diff --git "a/ILLA/13_Оренбург.txt" "b/ILLA/13_Оренбург.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/13_Оренбург.txt" @@ -0,0 +1,2590 @@ +Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән МИЛЛИ-МӘДӘНИ +МИРАСЫБЫЗ +Оренбург өлкәсе татарлары + +СӨЙЛИ ИКӘН ТАШЛАР ДА +Марсель Әхмәтҗанов +Эпитафик язмалар, ягъни кабер ташларына язылган хәбәрләр татар халкы тарихы өчен зур кыйммәткә ия. Алар бу җирдә безнең физик һәм рухи яшәвебезнең документлары. Аларга карап татар кешесенең мәдәниятен, динен, дөньяга карашын, нәселен, кем варисы булуын һәм аннан калган варисларны белә алабыз. +Оренбург төбәге тарихи ташбилгеләргә аеруча бай. Кабер ташлары өчен иң яхшы сыйфатлы материал Оренбург шәһәре янындагы Татар Каргалысы авылыннан ерак булмаган Йыланчык (Грибини) тавыннан алынганга күрәдер дә, биредә (бигрәк тә, Каргалыда) ташбилгеләр эшләүче осталар аз булмаган. Болардан без Ибраһим Мөхәммәд-Түләк углы Орынбурҗының XVIII йөз урталарыннан калган эшләрен күрсәтә алабыз. Шулай ук Каргалыда Исхак бине Габделкәрим, Хәйрулла Каргалый, Гыймадулла, Сакмар шәһәреннән Гали Габдрахман улы кебек осталар яшәгәнлеге билгеле. Каргалыда XIX гасырда моннан тыш та таш кисеп язучы осталар күп булгандыр, киләчәктә алар да ачыкланыр әле. XX гасырда да кабер ташлары язучы осталарның күп булуы шик тудырмый, чөнки Каргалыда гасыр башында сыйфатлы эшләнгән һәм язылган йөзләгән ташбилгеләр хәзергәчә сакланганнар. +Оренбург төбәген, нигездә, XVIII йөзнең икенче яртысында гына колониаль үзләштерү башлана. Ул дәвердә бу яктагы татар мәдәниятенә Казан, Касыйм якларындагы кебек көчле йогынты, басым булмаган. Шунлыктан бу төбәктә татар кабер ташлары сәнгате иркен үсеп китә алган. Ул ташбилгеләр Оренбург төбәгендә XX йөзнең беренче яртысында да әле матур, затлы күренәләр иде. Ул затлылыкның үзәге дип, әлбәттә, үзенең таш кисеп ясау сәнгате осталары булган Каргалыны әйтә алабыз. Башка бер халыкта да таш билгеләрне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрүчеләр юк. +Оренбург шәһәре һәм татарның XVIII-XIX гасырларда зур мәдәни үзәге булган Каргалы бистәс е галимнәребезне күптән тарихи яктан кызыксындырып кил гән урын. Белүебезчә, бирегә XIX гасыр ахырында Оренбургка нигез салучыларның каберләрен табу нияте белән беренч еләрдән булып күренекле татар галиме Ризаэддин бине Фәх ретдин килеп киткән. Ул анда Каргалыда күмелгән Габделкәрим Балтай улы каберен дә өйрәнгән. Ләкин галимнең Габделкәрим турындагы язмаларында ялгышлыклар күренә. Ул ташбилгедәге текстны хата белән укыган. Моны без укыган текст белән чагыштырып карарга мөмкин. +Соңыннан Каргалы зираты ташбилгеләре белән Оренбургтан Мәдинә Рәхимкулова, Рәшит Искәндәров, Миркасыйм Госманов, Лерон Хәмидуллин һ.б. килеп танышып киткәннәр, алар, нигездә, Каргалыда Сәгыйдь Хәялин кабер ташын эзләгәннәр. Берән-сәрән ташларны карап, алар турында галимнәрнең материаллары чыккалады, ләкин аларны масштаблы итеп өйрәнүче булмады. Дөрес, минем андагы укыган текстларны күчереп алып, үз китапларына шыпырт кына бастырып чыгаручыларны дә бераз искә алып китү мөмкин. Тик гарәп язуының аеруча катлаулыларына фән кешесенең керүе лязем. +Без 2004-2006 елларның җәйләрендә Оренбург якларына барып, җирле химаячеләр Рәшит һәм Әнвәр Искәндәровлар ярдәме белән, каланың һәм Каргалы, Сакмар, Чебенле авылларының зиратларын өйрәнеп йөрдек, бик күп материал һәм фоторәсемнәр алып кайттык. Шулар арасыннан, Каргалыдагы иң катлаулы текст булган Хәдиҗә бикә дөрбәсендәге эпитафик текстны матбугатка чыгардык. Күпчелек ташбилгеләрнең текстлары гарәп графикасында язылган. Без аларны укып шул ук графикада күчереп тә алдык. Әмма, ата-бабалары турындагы мәгълүматны күбрәк кеше укый алсын иде дигән өмет белән, киң катлам укучыларга гарәп графикасыннан күчереп, татарчалаштырып, аңлатмалар һәм искәрмәләр белән бирергә булдык. +Оренбург өлкәсе Сакмар төбәге +Татар Каргалысы авылы зиратлары +1. Беренче зират +Каргалыдагы иң зур иске зират Оренбургтан килгәндә юлның уң ягында кала. Аның бер очыннан икенче очына кадәр чыгу өчен генә 40 минутлап вакыт кирәк. Аркылысын үтү өчен 20 минутлап вакыт уза. Зират Каргалы ягыннан биек, ташлардан салынган стена белән әйләндереп алынган, Оренбург ягыннан һәм кыр ягыннан стенаның биеклеге 70-80 см чамасы. Ике зиратта безнең тарафтан 27 ташбилге укылды. +1. "Мәрхүмә +Гайшә Сираҗетдин +хәлиләсе Мөхәммәдшәриф +кызы вафат 1919 +60 йәшендә" 2. "Әл-мәрхүмә-и әл-мәгъфурә-и Биби-Газизә бинте мелла Габдерәшид Хан Кирмани Нур Аллаһу тәгаля-и мәркадә 1850 сәнә майда" Искәрмә: ак известь таштан э енең түбәсендә "җан кошы" өч окыры бар. Үлчәмнәре: 3*7*12 с ). Язмалар гарәп язуының татар т да калкытып язылган. Ташбилгене 1*105 см. Мәрхүмнең чыгышы К ән икәнлеге күрсәтелә. 3. "Мәрхүмә Мәрьям Бану Ахмитова 1892 - 1923.IV" Искәрмә: ак известь таш, кири язылган, су чокыры юк. Ташбил : 12*31*85 см. 4. "Мәрхүмә Маһи Йахъйа кызы Галийева вафат 1920 нче сәнә 9 нчы ийүлдә 55 яшендә Гыймадулла сәнгате" +5. "Әр-раҗи гафур +әл-бари Мөхәммәдсадыйк +Мөхәммәдрәхим углы вафат 43 йәшендә +1852 [йылда] мартның +12 нче йәүмендә" +Искәрмә: ташбилге известь таштан эш +ләнгән, язмалары калкытып, тәгъликъ ысулынд +язылган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 13*27,5*13 +см. Аның түбәсендә "җан кошы" өчен су җыел +чокыры ясалган, тир әнл еге 2 см, диаметры (чөн +ки чокыр түгә рәк рәвешендә) 10 см. +6. "Әл-мәрхүм әл-мәгъфур +Нигъмәтулла Габид +улла углы 50 +йәшендә вафат +яздырды углы +4 нче сәнә" +Искәрмә: ташбилге ак известьтән кисе +эшләнгән. Язмалар тәгъликъ ысулында калкыты +язылган. Ташбилгенең очында "җан кошы" өче +су чокыры ясалган. Таш билгенең үлчәмнәре +14*27*85 см. 7. "Нур Аллай әл-мәркаде мәрхүм Хисаметдин Шәрәфетдин углы Корманайыф. +Ташбилгенең уң янында: +Риҗам улдур сиңа и бер дога кыйл +Ташбилгенең сул янында: +Килүрсең кабримә зинһар дога кыйл!" +Искәрмә: ташбилге ак известь таштан кисеп эшләнгән. Язмалар тәгъликъ ысулында калкытып язылган. Ташбилг енең очында "җан кошы" өчен ��у чокыры бар, аның диаметры (түгәрәк) 8,5 см, тирәнл еге - 3 см. Ташбилгенең үл чәм нәре: 17,5*37*120 см. +8. "Әл-мәрхүм әл-мәгъфур +Рәхмәтулла Госман углы +вафат итди 68 йәшендә +1857 сәнә нуйәбердә +рухына Фатиха" +Искәрмә: ташбилге ак известь т малар тәгъликъ ысулында, кабартып яз "җан кошы" өчен ясалган су чокыры б 15*34*120 см. +9. "Мулла Әлмөхәммәд бине +Габдулла әл-Кирмани +дәлүнең 9" +10. "Әл-мәрхүм әл-мәгъфур +дамелла Йосыфшаһ +бине Гарәбшаһ +1802 сәнә" +Искәрмә: ташбилге ак известь таштан кисеп эшләнгән. Эпитафик текст тәгъликъ ысулында уеп язылган. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалмаган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 17*35*70 см. +11. "... фи ... +Мәхмүд бине Тимерхан +Кирмани 1215 сәнә" +Искәрмә: Текст ташбилгегә уеп язылган. Язмалар уеп тәгъликъ ысулында теркәлгәннәр. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалмаган. Мәрхүмнең үлгән вакыты һиҗри ел белән күрсәтелгән. Милади белән караганда бу дата 1800/1801 елларга туры килә. Ташбилгенең үлчәмнәре: 15*32*115 см. Мәрхүмнең ватаны Касыйм шәһәре булган. +12. "Көлли нәфсин даикатен әл-мәвет +Биби-Һәдийә +Биби-Гаишә +кызы +Һибәтулла +Дәүләтйаров +хәлали вафат +1921 сәнә +ийүл 15-е +55 йәшендә" +Ташбилгенең ике янында түбәндәге шигъри юллар ки терелгән: +1. Күб гомер бирмәк иде тол әмәл +Көтмәгәндә килде җитди бу әҗәл. +2. Үтди дәүрән, кичди сәйран бәни күр. +Бәни күр дә, гүр йарагын син дә күр! 13. "Көлли нөфсин даикател әл-мәвет Сөм әлинә торҗигун имам-мөдәррис дамелла Әбелмәһҗан мелла Гыйсмәтулла әл-Котлымәти тәвәләде вә әл-Кышкар тәгълимә-и вә әл-Нөгәри сөм әл-Каргалый тусна вә тәдрисә 68 йәшендә (ташбилгенең икенче ягында) Кятиб Хәйрулла сәнә-и һиҗрийә мөбарәкә 1330 рамазан 18 синтәбер 8" Искәрмә: ташбилге ак известь тан кисеп эшләнгән, алгы ягындаөп текст тәгъликъ ысулында кал +п язылган. Арткы стенасына текст язылган. Ташбилгенең үлчәмнәре: *34*144 см. Һиҗри 1330 ел, милади +елга туры килә. 14. "Көлли нәфсин даикател әл-мәвәт әл-мәтүфийә Биби-Мөкәррәмә Хәким бай карый кызы, Имам Харис әл-Хәйдәри әһлийәсе 33 йәшендә 1911 сәнә 23 нче гыйнварда. (арткы стенасында) әл-мәрхүмин" Искәрмә: ташбилге ак известь ташта тәгъликъ ысулында калкытып язылган. А Ташбилгенең түбәсендә "җан кошы" өче ган, һәйкәлнең үлчәмнәре: 19*32*132 см рулла Каргалый останың эше дип бәяләрг 15. "Һәза әл-мәзар кол, әлмогыйзар Мәркадә әл-фазыйл әл-хәзир агънибә дамелла Әхмәди әш-шәһир балгыйлем вә әл хөкем рухыйн Әл-тәдбир лә мисле вәляде әл-мәрхүм лә фәна була назыйр (арткы стенасындагы язма) дамелла Нигъмәтулла вә әлкаһ әл-назыйр Нурулла Тәгалә-и мәркаде һимә вә җәгаль әл-җәннәт (Ташбилгенең бер янындагы язма) Илле алты йыл гомер сөрди, гүзәл Гыйш әйләди. Җан, мал, тән дин йулына әсмарләди" 16. "1187 Хәмәл бороҗында Бикчәнтәй Мөхәммәдкол углы кәнд фәрзәндләре Искәндәр вә Әбүбәкер бер көн вә бер сәгат эчендә фәнадин бакайа рихләт кыйлдыйлар. Өмид улдыр догада..." Искәрмә: вакыйгада 1773 елның март аенда Татар Карга +нда яшә�� яткан Казан артындагы Түбән Оры авылыннан булике сәүдәгәр баласының Пугачевчылар тарафыннан җәзала елү вакыйгасы чагыла. Ташбилгедә "җан кошы" өчен су чокыры Тирәнлеге - 2 см, диаметры - 10 см. Ташбилгенең үлчәмнәре: 3,7*140 см. Ташбилгене Каргалының атаклы ташкисү сәнгат сы Габделкәрим бине Исхак язган. +2. Икенче зират 17. "Әл-мәрхүм, әл-мәгъфур хәзрәте ишан Һибәтулла бине Сәйедбаттал дарел бакайа рихләт әйләде 1867 йылында маһи шәүвәл 4ндә. 1283 тә (ташның икенче ягында) әл-мәгъфур әл-мәрхүм" 18. "Әл-мәрхүмә, әл-мәгъфүрә .......... Биби Мәхтүмә вафат җөмади әл-әвәл әвәлендә 1283 дә 53 йәшендә сәнә 1866 нчы ишан хәлаләсе" Искәрмә: Һибәтулла Салихов ташбилге нының вафат тарихы да язылган. Язмалар ында башкарылган. Ташбилгенең сакланыш 0*135 см. Ташбилгенең түбәсендә "җан кошы" килү о окыры да эшләнгән. Аның тирәнлеге - 3 см, а. 19. "Таҗетдин бине мулла Габделнәфигъ Нур Аллаһ Тәгалә-и Мәркад һа... 1801" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан +ысулында кабартып язылган. Ташбилгенең +су чокыры ясалмаган. Ташбилгенең үлчәмнә 20. "Әл мәгъфүрәт әл мәрхүмәтә Мәгълифә Илек кызы вафат улды" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан я нда "җан кошы" өчен су чокыры ясалмаг әре: 15*33*60 см. 21. "Әл-әхлак әл-бакый мәрхүм Хәлил бине Җәммәт Нур Аллаһ тәгалә-и йөз йәшендә 1845 сәнәдә кавәснең 15 ндә" 22. "Габдессәлам бине Йосыф" Искәрмә: ташбилге кабырчык токы ликъ ысулында уеп язылган. Ташбилген +су чокыры ясалмаган. Ташбилгенең үлчә 23. "Һазә мәркадел шәйех мулла Габделнәфигъ бине мулла Габдулла әл-Каргалый Нур Аллаһ тәгалә-и .......... Тарих минг дә йөздә сиксән тукызынчы йылда шәүвәл айының 1 нче көнендә дар фанадин дар бакайа нәкылъ итди, илли йитинчи йәшендә рәхим Аллаһ галәйһә рәхмәтә вә сәгатә" Искәрмә: ташбилге кабырчык токым +ысулында кабартып язылган. Ташбилге +су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәм 24. "Әбүләйес Әбүлфәйез углының хәлале Шәмсекамал 1912 нче сәнә нуйәбер 20 сендә 85 йәшендә Айа ихвандин кардәш Айа вәляде фәрзандән гарибнең рухына Аллаһ укуб багышлаң Коръән!" 25. "Мөхәммәдсадыйк Габделҗәлил углы вафат 75 яшендә 3 нче апрель 1902 нче сәнә И карендашлар килүбән бәни күр бәни күрүб гүр йарагын сез дә күр" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан яс +ысулында калкытып язылган. Ташбилгенең +су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 26. "Гатаулла Таҗетдин углы Сәйедҗәгъфәроф 50 йәшендә 1899 йыл И кардәшләр кәлиб бәни күр бәни күрүб гүр йарагын син дә күр" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан +ысулында калкытып язылган. Ташбилгенең +су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 27. "Мәркаде мәрхүм Әхмәд ибне Габдерәшид әл-мәрхүм 38 йәшендә вафат улды, дәлү бороҗында, миладийә... Килеб кабремә зийарәт идән ихван Кыйла рухыма бер Фатиха, Ихсан" +3. Татар Каргалысындагы өченче зират +Дүнә зираты +(Материаллар 2005 елның +16 июль көннәрендә өйрәнелде). +Каргалыдагы татарларның казаклы төркемнәре 1870 еллардагы урыс-төрек сугышында катнашып кайткач Каргалы елгасының икенче ягында аерым бер бистә булып яши башлыйлар. Алар шул Дунай буйларында дан алып кайткач, торган бистәләрен дә истәлеккә Дунай (Дүнә) ягы дип атап йөргәннәр. Дүнә ягы зураеп, аның үзенең зираты да үсеп киткән. Әлеге зиратны 2005 елда беркадәр өйрәнеп аның материалларын да бу китапка кертүне кирәк дип саныйбыз. Дүнә зираты да бик зур мәйдан биләп тора, анда тарихыбыз өчен кирәкле сәхифәләр саклана. Биредә без 13 ташбилгене укып тасвирладык. +1. "Мәрхүмә Аюпова Рашида Гибадулла кызы, туган 1935 ел, вафат 21 апрель 2004 ел. Алланы(ң) рәхмәтен дә булсын" +Искәрмә: коеп ясалган ак таш. Үлчәмнәре: 13*29,5*140 см. "Җан кошы" өчен ясалган чокыр бар. +2. "Мәрхүм Аюпов Марат Фавис улы, туган 4 декабрь 1962 ел, вафат 15 июнь 2001 ел. Алланы[ң] рәхмәтендә булсын" +Искәрмә: койган ак таш, үлчәмнәре: 13,5*30*140 см, "җан кошы" хәтирәсе булган чокыры бар. +3. Ташбилгеләр куймыйча баш казыклары утыртылган каберләр дә күп бу зиратта. Металл, арматурадан ясалып буялган чардуганнар да күп күренә. Беренче зиратта чардуганнар күрмәгән идем. Чардуганнарның монда эченә керү өчен капкалары да бар. Биеклекләре - 135-140 см, иңе - 210 см, буе - 260 см. Чардуганнарның почмак багана башларына шарлар утыртылган. Чардуганнар, нигездә, көмеш, кара, зәңгәр, яшел төсләргә буялганнар. Инде ташландык хәлдәге, күгәреп беткән чардуганнарны да күрергә туры килде. Мәсәлән: "Рафиков Мухаммади Магдиевич. 1906-1979" - шундыйларның берсе. +4. Агач рәшәткәдән эшләнгән, зәңгәр төскә буялган бер чардуган. (Зиратта башка агач чардуганнар күренми, бары калын тактадан эшләнгән баш казыклары шактый күзгә ташлана). Чардуганның үлчәме: 70*155*263 см. +Зиратта ташлары тузган булса, алар янына яңаны эшләтеп кую кебек уңай күренешләр дә бар. +Ташбилгенең башында - тимпанда ярымай силуэты да бу Дүнә зиратында таралган икән. Анда язылган текст: +"Мәрхүм Мухамедъяров Абдурашит Юсуп улы +Туган 1918 ел 30 март +вафат 1993 ел 28 май +Алла рәхмәтендә булсын" +Искәрмә: ташбилгенең үлчәмнәре: 13,5*30*140 см. Ташбилгедә "җан кошы" хөрмәтенә кечкенә су чокыры да ясалган. +5. Агач тактадан куелган баш казыгы. +Өске очында ярымай силуэты ясалган. Текст: "Мухамедъяров Наил Семен углы туган 19... 22/VII; вафат 2005 03/V" +Искәрмә: үлчәмнәре: 4,5*29*117 см. Тактада чәчәк сурәте мотивы бар. +6. "Мәрхүм Исәнҗан Кинҗебай углы +Биреш, вафат 1910+6 йылда мизанда 26 йәшендә" +Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Текст тәгъликъ ысулында калкытып язылган. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Үлчәме: 13*33*100 см. +Баш казыгы куелган кабер. Казыкның очы гөмбәз силуэтына ошатып эшләнгән. Баш казыклары күплеге күзгә ташлана, Әстерхан зиратларына охшашлык арта. Каберләр өстенә, баш һәм аяк очларына да баш казыклары утырту бу зиратта күп чагыла. Каргалының беренче зиратында мондый күренешләр юк. 7. "Мәрхүм Шәрәфетдин бине Шәмседдин Туктамышев, вафат 51 йәшендә 2 июльдә 1917 елдан" Искәрмә: язмалар йөзлектә калкытып, тәгъликъ ысулында, я рында уеп язылганнар. "Җан кошы"на су чокыры эшләнгән. Таш үлчәме: 14*30*90 см. 8. "Мәрхүм Мөхәммәдзариф Мөхәммәдәмин углы Фәйзуллин вафат 44 йәшендә 25 ийүндә 1917 нче йылда" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Йөзлектә кал +п тәгъликъ ысулында язылган, ян якларында уеп язылган. Таш енең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Ташбилгене мнәре: 15,5*27*90 см. 9. "Мәрхүм Тимергали Әхмәди углы 22 йәшендә 1915 йылда 9 нчы майда" Искәрмә: тәгъликъ ысулында уеп язылган. 10. "Нурулла мәркадә Бохарлык Мирзашәриф Мирза Мокыймҗан углы Мөхәммәдъйаров вафат 87 яшендә" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Текст тәгъ +ысулында калкытып язылган, дүрт якка да орнаментлар төше рел Таш билгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Таш енең үлчәмнәре: 16,5*25*122 см. 11. "Нур Аллаһ мәркаде һәза Бохарлык Мирза Ширин җәмәгате Биби Сахибә Габдулла кызы 68 йәшендә 1905 йылда майда Йаздырды углы Мирза Мөхәммәд 1907 нче йылда рамазан шәриф 10 нында. Әл кабер баб көлли нас да... Әлмәвет кас көлли нас шарба" +12. "Нур Аллаһ мәркадә әл-мәрхүм имам +җамигъ Әйүб Ибраһим углы Ибраһимов +вафат 76 йәшдә 1917 йылда 25 ийун +числасы рухына дога. 9 нчы мәхәлләдә +35 йыл имам. +Дәвалау эшләре, тәрбийә, кулындан килгән гайрәтен ахыр гомренә кадәр милләт өчен хезмәт иткән" +Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Язмалар тәгъликъ ысулында калкытып язылганнар. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 19*36*145 см. +13. "Баширова Ризәләт Фуат кызы +1962.12.X11 - 2000.28.VI. +Басып торам тып-тын +Каберлектәмен мин +Уйлар кичәм +Алар үлемсезләр" +Искәрмә: догалар да, ай да юк, "җан кошы" өчен су чокыры да юк. +Кызганыч, XX гасыр безнең халкыбызның борынгы сәнгатен таптый, юкка чыгара башлады. Оренбургның үзендәге тарихи (XVIII йөзнең икенче яртысыннан башланган) булган зират өстенә дә (аны юк итеп, әлбәттә) тугыз катлы йортлар салганнар. Оренбург шәһәре кырыендагы XX йөз ахырында ачылган татар зиратын бетерергә җыеналар дигән хәбәрләр дә ишетергә туры килде. Булыр, төтене күренгәч, кайдадыр уты януы да гаҗәп түгел. Кешеләр рәхимсез булганда, ташлар да мәңгелек түгел икән шул... Шунлыктан, һәрбер татар зиратының тарихын сөйли торган ташбилгеләрне өйрәнеп калырга өлгерә алсак иде. +РӘДҮТ АВЫЛЫНЫҢ ТАШЪЯЗМА ИСТӘЛЕКЛӘРЕ +Венер Усманов +Рәдүт 1742 елда барлыкка килә һәм аңа, анда хезмәт итүче командир офицерга нисбәтле, "Никитинский редут" дигән исем-атама беркетелә. Ары таба, бу торак-ныгытма ишәеп, ике мәхәлләле авылга әверелә. +Аңлашыла ки, Рәдүт каберстанындагы сакланып калган борынгы ташъязмалар узган гасырлардагы мәдәни тормышны чагылдыручы кыйммәтле тарихи чыганаклар. Бире дә, барлыгы 28 кабер ташы исәпкә алынды. Теркәлгән иң әүв әлге таш 1822 елда язылган. Безнең тарафтан өйрәнелгән ташъязмаларның күпчел еге XIX гасырның икенче яртысына һәм ХХ гасыр башына карый. Эш барышында танылган шәхесләрн��ң киң җәмәг атьчелеккә моңа кадәр билгесез булган кабер ташлары ачык ланды, мәсәлән: ахунд Габделҗәлил бине Мөкәй бине Капкын бине Чапкын (1731-1841)3, хаҗел-хәрәмәен Шаһмәхмәд бине Йосыф морза Тәфкилев (1767-1845)4, Шаһгали хәзрәт бине дамулла Шаһ-Әхмәд хаҗи (1812-1875), ШаһГыйльман бине мулла Шаһ-Мөхәммәд бине Шаһиәхмәд хаҗи (?-1892), мөгаллим вә шагыйрь, Гобәйдулла бине Габдулла әл-Рәдүди (1885-1912) , хәлфә Габдрахман Габдессаттар углы Бикчәнтаев (1885-1914), мөэззин Кәлямулла имам Газыйшаһ углы Мөкәев (1834-1923), имам Габделгафур мулла Һуд углы (1856-1924), имам вә мөдәр рис Габделхак бине шәех Һибәтулла әл-Каргалый (?-1924)2, хаҗи Шаһ-Сәлим бине Шаһ-Гали Тәфкилев (79 яшендә вафат). +Югарыда әйтеп үтелгән кайбер шәхесләр Ризаэддин Фәхретдинов хезмәтләрендә дә телгә алына. +Рәдүт авылы каберстанындагы ташлар төрле шәкелдә һәм би зәлештә ясалган, алар арасында сәнгать дәрәҗәсендә башкарылганнары да бар. Мондагы эпиграфик һәйкәлләрне барлыкка ки терүдә катнашкан авторларның саны уннан артык дип исәпләнә һәм алар турында мәгълүмат безгә (әлеге көнгә кадәр) төгәл билгеле түгел, шуңа күрә, хәзерге вакытта, без бу мәсьәләдә фәкать фаразлар белән генә эш итә алабыз. Бу төбәктә таш карьерлары булмау сәбәпле эпитафияләрнең күбесе Каргалы һәм Оренбург хаттатлары тарафыннан язылган (әмма ләкин бу Рәдүт авылында кятибләр булмаган дигән сүз түгел) дип кистереп әйтә алабыз (мәсәлән: кятиб Гобәйдулла бине Әхмәт бине Мәхмүд Исмәгыйлев (1862-1910), кятиб Сәйфеддин бине Хафизеддин әл-Каргалы һ.б.). "Таш язгучы" билгесез осталарның исемшәрифләрен, Каргалы һәм Оренбургта шул дәвердә яшәгән руханилар исемлегеннән эзләргә кирәктер. +Рәдүт авылында тикшеренү эшләребезне башкаруда зур ярдәм күрсәткән Маннур һәм Хаҗирә Абдулмәновлар гаиләсенә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. +№ 1. Ахунд Габделҗәлил хатыны Зөһрәгә куелган таш +(1822 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мәрхүмәт әл-мәгъфурәт +2) ахунд Габделҗәлил Мөкәй у +3) глының хатыны Зөһрә Моса +4) л морза кызы вафат алтмыш +5) өч яшендә 1822 +6) үктәбер йолдызында +Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы, әлегә аның исем-шәрифләре ачыкланмаган, без аны бу мәкаләдә шартлы рәвештә "хаттат № 1" дип билгеләдек. +Якынча үлчәмнәре: 13*31*160 см. +№ 2. Бикҗан Меңләш бай кызына куелган таш (1829 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) һу әл-Хәййе әл-ләзи лә йәмүт +2) мәрхүмә мәгъфүрә +3) Бикҗан Меңләш бай кызы +4) зәүҗә морза Шаһ-Әхмәд Тәфкилүф 55 +5) яшендә маһ шәрифнең икенче көне хут +6) ның 25 нче көне 1829 сәнә бәне яздырды +7) кияве Габдеррәүф. +Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы, әлегә аның исем-шәрифләре безнең тарафтан ачыкланмаган, без аны бу мәкаләдә (шартлы рәвештә) "хаттат № 2" дип билгеләдек. +Якынча үлчәмнәре: 12*33*160 см. +№ 3. Хәлим-Җәүһәр Кылай кызына куелган таш (1832 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мәрхүмәт әл-мәгъфурәт +2) Хәлим-Җәүһәр +3) бинте Кылай +4) хәлиләи +5) Ишмөхәм��әд ва +6) фат 62 яшендә +7) каръяи Рәдүтдә +8) 1832 сәнәдә +9) гакрабда, рухына фатиха. +Аңлашыла ки, ташъязманың авторы - Каргалы яисә Оренбург остасы, әлегә аның исеме ачыкланмаган, без аны шартлы рәвештә "хаттат № 3" дип билгеләдек. +Якынча үлчәмнәре: 13*30*150 см. +№ 4. Бәлхия Нәзер кызына куелган таш (1833 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәрхүмә...* ...** +2) морза кызы вафат +3) 1833 сәнәдә * Бәлхия (?) ** Нәзер +Ташъязманың авторы мәгълүм түгел, шул ук Каргалы (яисә Оренбург) остасы язган дип уйланыла. +Якынча үлчәмнәре: 12*30*60 см. +№ 5. Ахунд Габделҗәлил Мөкәй углына куелган таш +(1841 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәркадь мәрхүм +2) ахунд Габделҗәлил +3) бине Мөкәй вафат +4) 110 яшендә +5) 1841 сәнә май. +Язу үзенчәлегенә карап: эпиграфик ядкәрнең авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы булгандыр дип әйтергә була, әлегә аның исем-шәрифләре ачыкланмаган, ул (шартлы рәвештә) бу мәкаләдә "хаттат № 4" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 8*33*65 см. № 6. Ишан, хаҗи Шаһиәхмәд Йосыф морза углына куелган +таш (1845 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-Хәллякъ +2) әл-Бакый оста +3) з әл-көлл хаҗи +4) әл-хәрәмәен +5) ишан әл-мәрхү +6) м хаҗи Шаһиәхмәд ибне +7) Йосыф морза +8) 1261 нче сәнәдә +9) маһ сәфәрнең +10) 18 нче йәүмендә +11) 88 яшендә +арткы һәм уң ягында (күпертмә язулы): ... (догалар язылган) +Сул ягында (күпертмә язулы): +1) хәер +2) дога +3) өмет +4) итеп +5) яз +6) дыр +7) гу +8) чы +9) ... +10) еддин +11) бине Нур +12) Мөхәммәд +Эпиграфик һәйкәлнең авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасыдыр, исем-шәрифләре әлегә ачыкланмаган, шартлы рәвештә "хаттат № 5" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 16*32*165 см. +№ 7. Ишхуҗа Ишмөхәммәд углына куелган таш (1867 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мәрхүм әл-мәгъфүр +2) Ишхуҗа +3) бине Ишмөхәммәд +4) 72 яшендә +5) рухына фатиха +6) амин 1867 елда. +Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы, исем-шәрифләре ачыкланмаган, "хаттат № 6" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 8*30*75 см. +№ 8. Шаһгали хәзрәт Тәфкилевкә куелган таш (1875 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мөтәвәффи +2) дамулла Шаһ(и) +3) Әхмәд ха +4) җи бала +5) сы Шаһгали +6) хәзрәт в +7) афат 63 +8) яшендә +9) 1875 +Арткы ягында (күпертмә язулы) авыр укылышлы текст. Каберташ "чалмалы" дүрткел сөтүн-багана рәвешендә ясалган. Калган ике як кабыргасында калкытып бизәк төшерелгән. +Якынча үлчәмнәре: 25*25*125 см. +№ 9. Шаһимәрдан Шаһиәхмәд хаҗи углына куелган таш +(1879 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы мәркадь +2) әл-мәрхүм +3) Шаһимәрдан +4) Шаһиәхмәд +5) хаҗи углы +6) 78 яшендә +7) ... +Сул ягында (уйма язулы): 1879 сәнә +Шаһимәрдан Тәфкилевкә нисбәтле каберташ "хаттат № 4" тарафыннан язылган дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 9*27*100 см. +№ 10. Габделбакый Җангол углына куелган таш (1882 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мәрхүм әл-мәгъфүр +2) Габделбакый +3) Җангол углы Тәналин +4) 1882 нче ел хут 7 ндә +Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) кешесе, исем-фа милиясе ачыкланып бетмәгән, ул "хаттат № 7" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 9*28*120 см. +№ 11. Шаһ-Гыйльман Тәфкилевкә куелган таш (1892 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) Мәрхүм +2) Шаһ-Гыйльман +3) ибне мулла +4) Шаһ-Мөхәммәд +5) Тәфкилев 55 дә +6) Шаһиәхмәд хаҗи +7) нәбирәсе саратанда. +Уң ягында (күпертмә язулы): 1892 сәнәдә. +Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы, исем-шәрифләре ачыкланмаган, "хаттат № 8" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 20*30*160 см. +№ 12. Биби Шакирә Мөхәммәдҗан кызына куелган таш +(1894 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) Шәһре +2) Каргалының +3) мәшһүр Һибәтулла +4) ишан хәзрәт +5) хәлиләсе мулла +6) Мөхәммәдҗан кызы. +Арткы ягында (күпертмә язулы): +1) биби Шакирә +2) 62 дә маһ рәҗәб +3) 23 ндә 1894 сәнә +4) һиҗрия 1311. +Ташъязманың авторы имам вә мөдәррис Габделхак бине шәех Һибәтулла әл-Каргалый (?-1924) булуы ихтимал. +Якынча үлчәмнәре: 11*25*80 см. +№ 13. Биби Әминә Габбас кызына куелган таш (1896 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәрхүмә +2) биби Әминә +3) Габбас кызы +4) Шаһ-Гыйльман +5) хатыны 60 +6) яшендә 11 +7) нче августда +8) 1896 сәнәдә. +Бу эпитафия "хаттат № 8" тарафыннан язылганга охшаган. +Якынча үлчәмнәре: 11*30*140 см. +№ 14. Нәфисә Габдулла кызына куелган таш (1908 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы +2) мәркадь әл-мәрхүмә Нәфисә бинте Габдулла хәлиләт Исхак ибне Исмәгыйль тәваффиәт фи сәнәи һ (һиҗри илән) 1326-1908... +Ташъязманың авторы "хаттат № 4" булган дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 8*38*65 см. № 15. Габделгази хатыны Мәхбүбәгә куелган таш (1909 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) сахиб һазә әл-мәркадь Рәдүд +2) карьясендә имам +3) Габдулла хәзрәт +4) Габделгази +5) углы Ишморадов +6) әнкәсе Мәхбүбә +7) мәдфүн 1909 +8) нче ел 25 нче февральдә... +Ташъязманың авторы Габдулла хәзрәт Ишморадов булуы ихтимал. +Якынча үлчәмнәре: 8*32*120 см. +№ 16. Госман Хөсәеновка куелган таш (1910 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы мәркадь +2) Госман Гомәр +3) углы Хөсәенов +4) вафат 62 яшендә +5) 1910 нчы елда +6) 11 нче сентябрь +7) дога өмид итә +Ташъязманың авторы югарыда әйтеп үтелгән "хаттат № 4" дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 8*32*85 см. № 17. Мөгаллим Гобәйдулла Габдулла углына куелган таш +(1912 ел) +Алгы ягында (уйма язулы): +1) мөгаллим Гобәйдулла +2) бине Габдулла әр-Рәдүди +3) вафат 27 яшендә +4) ноябрь 28 ндә 1912 сәнә +5) үзенең нәзымләре +6) кешеләр шәб шәб атлаб үтерсезләр селкетеп йерне +7) онытмагыз берәү калмас бу йергә күмелми. +Уң ягында (уйма язулы): +кеше үлгәч аңа маллар гыяллар да кирәк булмас +гамәлләр изге халләр тик улыр кабер әһленә юлдаш +Сул ягында (уйма язулы): +биек шөһрәтле таулар бар җиһанда мәшһүр ирләрдәй +ләкин ирләр үлә таулар утырыб кала җирләрдәй +Арткы ягында (уйма язулы): +тәне чересә дә рухы саудыр әүвәл шаддыр йә әгълиядер +аның шадлануы әгъля вә би хакъ әмеренә багълиядер +кятиб Гобәйдулла мөэззин әл-Оренбурый +Якынча үлчәмнәре: 22*31*155 см. +№ 18. Габдрахман хәлфә Бикчәнтаевка куелган таш +(1914 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәрхүм +2) Габдрахман хәлфә +3) Габдес��аттар углы +4) Бикчәнтаев +5) вафат 29 +6) яшендә. +Сул ягында (уйма язулы): 1914 елда +Ташъязманың авторы - Каргалы яисә Оренбург остасы, исем-шәрифләре ачыкланмаган, "хаттат № 9" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 18*40*120 см. +№ 19. Мөхәммәдкәрим Мөхәммәдләтыйф углына куелган +таш (1920 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәрхүм +2) Мөхәммәдкәрим +3) Мөхәммәдләтыйф +4) углы вафат +5) 60 яшендә +6) ...* сәнә майда * 1920 нче ел дип укырга кирәктер. +Арткы ягында (күпертмә язулы): +1) фи сәфәр... +2) 12 нче +3) фатиха +Ташъязманың авторы югарыда әйтеп үтелгән "хаттат № 8" булуы ихтимал. +Якынча үлчәмнәре: 11*30*120 см. +№ 20. Шәрәфеддин Килмөхәммәдовка куелган таш +(1922 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) Рәдүдле +2) мәрхүм +3) Шәрәфеддин +4) Садыйк углы +5) Килмөхәммәдов +6) 81 яшендә +7) 1922 нче ел +Ташъязманың авторы - Каргалы яисә Оренбург остасы, исем-шәрифләре ачыкланмаган, "хаттат № 10" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 10*32*155 см. № 21. Мөәззин Кәлямулла Мөкәевкә куелган таш (1923 ел) +Алгы ягында (уйма язулы): +1) көлли нәфсин заикател-мәүт +2) мөэззин Кәлямулла имам Газыймшаһ углы Мөкәев 69 яшен дә вафат 1923 сәнә 31 март шагбан 15. +Ташъязманың авторы билгеле түгел. +Якынча үлчәмнәре: 9*30*150 см. +№ 22. Имам Габделгафур мулла Һуд углына куелган таш +(1924 ел) +Алгы ягында (уйма язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы мәркадь +2) имам Габделгафур +3) мулла Һуд углы +4) 1924 сәнәнең +5) февраль 12 ндә +6) 68 яшендә... +Ташъязма остасының исем-шәрифләре төгәл билгеле түгел. +Якынча үлчәмнәре: 7*26-30*95 см. +№ 23. Имам вә мөдәррис Габделхак Һибәтулла ишан +углына куелган таш (1924 ел) +Алгы ягында (уйма язулы): +1) мәрхүм +2) имам вә мөддәрис Габделхак бине шәех Һибәтулла әлКаргалый 1924 нче сәнә 1 нче гыйнуар (да) мәдфүн. +Ташъязма авторының исем-шәрифләре билгеле түгел. +Якынча үлчәмнәре: 11*30*115 см. +№ 24. Гобәйдулла Фәтхулла углына куелган таш +(ике өлешкә чатнап сынган). +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы +2) мәркадь +3) Гобәйдулла +4) бине Фәтхулла +5) 65 яшендә +6) рухына +7) (фатиха...). +Ташъязманың авторы югарыда билгеләп үтелгән "хаттат № 7" дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 8*30*95 см. +№ 25. Биби Шакирә Җөмһүр кызына куелган таш +Алгы ягында (күпертмә язулы): +нәүвәрә Аллаһы мәркадиһа биби Шакирә Җөмһүр кызы Габдулла мөэззин хәляле 23 яшендә. +Ташъязманы Каргалы остасы кятиб Сәйфеддин бине Хафизеддин язгандыр дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 8*29*80 см. +№ 26. Әбүбәкер Хөсәеновкә куелган таш +Эпиграфик һәйкәл дүрт кырлы сөтүн-багана рәвешендә ясалган. +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы мәркадиһә +2) Әбү-әл-бәкер +3) Гомәр углы Хәсәнов +4) 51 яшендә +5) ... +Ташъязманың авторы Каргалы остасы кятиб Сәйфеддин бине Хафизеддин дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 26*26*115 см. +№ 27. Хаҗи Шаһ-Сәлим Тәфкилевкә куелган таш +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мәрхүм әл-мәгъфүр +2) хаҗелхәрәмәен +3) Шаһ-Сәлим ибне +4) Шаһ-Гали Тәфкилев +5) вафат 79 +6) яшендә. +Эпиграфик һәйкәлнең авторы югарыда билгеләп үтелгән "ха��тат № 9" булгандыр дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 10*38*160 см. +№ 28. Мулла Габделхак кызы Садыйкага куелган таш +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәрхүмә +2) Садыйка мулла +3) Габделхак кызы +4) Мамина +5) (Батталова) +6) 27 яшендә +7) ... +* Һиббәтулла ишанның оныгы. +Эпиграфик һәйкәлнең авторы - югарыда билгеләп үтелгән "хаттат № 10" булгандыр дип фараз итәргә кирәк. +Якынча үлчәмнәре: 10*34*110 см. +ТЕЛЕН БЕЛГӘН - ТАРИХЫН ДА БЕЛЕР +Дария Рамазанова +Оренбург яклары миңа балачактан таныш кебек тоела. Күршебез Кәшшаф бабай җилкәсенә кечкенә, ләкин бик авыр сандыгын куеп, Оренбург якларына тегүчелек белән кәсеп итәргә чыгып китә иде. Гомумән, безнең авылда өязгә йөрү челәр шактый иде: Шәриб абзыйлар, Фазылҗан абзыйлар, Ислам абыйлар (кайсы тегүче, кайсы итек басучы) 1960 елларга кадәр өязгә йөрделәр. Өяз сүзе уезд сүзенең халык телендәге варианты. Хәзерге Татарстанның Кама аръягының көнчыгыш өлеше, көньяк Башкортстан, Оренбург яклары - Уфа өязе (Уфимский уезд) дип атала иде, соңга таба Оренбург губернасы оеша. Башкортстан татарларының тарихын өйрәнгәндә, архив материалларындагы кайбер фактларны ачыклау өчен мин авылыбызның мөхтәрәм бабайларына мөрәҗәгать иткәнем булды. Мәсәлән, хәзерге Башкортстанның Баймак районы Юлук авылы кешеләре үзләренең бер үтенечләрендә (ХIХ йөз башы) безнең бабайларыбыз Арча даругасы Эзмә Пүкәле авылыннан килгәннәр дип күрсәтәләр. Мин авылыбызның исеме (Пүкәл) шулай икенче төрле аталып йөртелдеме икән дип баш ватканнан соң, әлеге өязгә йөрүче бабайларыбызга мөрәҗәгать иттем. Алар барысы да "безнең авыл документларда шулай аталып йөртелә иде, адресны Эзмә Пүкәле дип язмасак хат та бармый иде", дип аңлаттылар. Казан арты кәсепчеләребез шул рәвешле бөтен Урал буйларын, Оренбург далаларын иңләп-буйлап йөргәннәр, күрәсең. Идел буе һәм Оренбург далалары арасындагы бәйләнешләрнең ерак традицияләре хәзерге чоргача килеп җиткәннәр. Бу мәсьәләләр белән Көнбатыш Башкортстандагы татар сөйләшләрен, андагы татарларның тарихын өйрәнгәндә безгә архивларда (Мәскәү, Уфа, Пермь, Оренбург, Казан) шактый озак тикшеренүләр алып барырга туры килде (Рамазанова, 1984; 2001; 2002, 1996, 1998 һ.б.). +Халык күбәя, җирләр җитми башлагач Башкортстаннан көньякка таба күчеш башлана. Мәсәлән, Оса даругасы йомышлы татарлары (хәзерге байкыбаш сөйләше вәкилләре) Уфа өязе Ногай даругасы (хәзерге Кырмыскалы районы) җир ләренә күченәләр (РГАДА, ф. 248, тасв. 3, сакл. берәмл. 115, 647 б.), Казан, Ногай даругаларыннан хәзерге Стәрлетамак төбәгенә (РГАДА, ф. 452, тасв. 2, сакл. берәмл. 115, 62 б. һ.б.) күченәләр. Архивлардагы язма чыганаклар аларның Оренбург губернасы белән күрше төбәкләргә (хәзерге Стәрлебаш районы җирләренә) (Халикеево, Карагушево һ.б. авыллар) күчүләре турында сөйли. Гомумән, Уфа өязеннән көньякка таба күчеш XVII гасыр азагында, XVIII гасыр башларында бик актив булган (РГАДА, 248, 452, 172 һ.б. фондлар)1. +Оренбург губернасын үзләштерүчеләрнең зур өлеше Уфа өязеннән көньякка таба, Идел буеннан көнчыгышка таба иркенрәк җирләр эзләп килгән һәм урнашкан татарлар булган. Крайда формалашкан сөйләшләрнең камышлы һәм стәрлетамак, минзәлә сөйләшләре белән аеруча зур уртаклык күрсәтүенә шул вакытта нигез салынган булырга тиеш. Планлы күчереп утыртуларга хәтле әлеге җирләрдә азмы-күпме абориген төрки халыклар да яшәгән булса кирәк. Биредә тагын нугай компонентының ролен дә онытырга ярамый. +Рус хөкүмәте тарафыннан, Урта Азия белән бәйләнешләрне үстерү, Россиянең көньякта һәм көнчыгыштагы чикләрен ныгыту максатларын күздә тотып, Орь елгасы буена башта Орск, ә 1735 елдан Оренбург шәһәренә нигез салына. Алга таба әлеге шәһәрне Самара аша Россия башкаласы белән тоташтыру күздә тотыла һәм ул юлга "Яңа Мәскәү юлы" (Новомосковская дорога) дигән исем бирелә. +Оренбург каласына иң башта татар сәүдәгәрләре чакырыла. Сәгыйть Хаялинга һәм аның белән бергә Казан губернасыннан намуслы, сату-алу итә алырдай, моның өчен матди мөмкинлекләре дә булган 200 татар гаиләсе күчереп утыртыла. Шулай итеп Сәет бистәсенә нигез салына. +1745 елгы халык саны алу материалларыннан күренгәнчә, Сәет бистәсенә (ул икенче төрле Каргала дип тә атала) Казан өязе Арча даругасыннан Муслюм Кусюмов сотнясына керә торган Мәмәт пустыше (Маметева пустышь)1 авылыннан Сеит (Сәет) Хаялин (ул Аид Хаялин улы була) һәм аның белән бергә Малые Сабы, Бубый, Тенекеево, Бурначи, Ст. Сабы, Адаево, Атлашево авылларыннан, Свияга (Зөя) өязе Яңа Тархан, Җөри даругасы Усюли, Алат даругасы Кумбыбаш, Ногай даругасы Старый Адам авылларыннан да күчүчеләр була (РГАДА, ф. 350, тасв. 3, сакл. берәмл. 2619). Шулай итеп, Сәет бистәсенә беренче башлап утыручыларның иң күбесе Арча даругасыннан, тагын Җөри һәм Алат даругаларыннан (Бу хәзерге Саба, Мамадыш, Кукмара, Дөбъяз районнарыннан дигән сүз) да булалар. +1743-1744 елларда Оренбургны Россиянең үзәге Мәскәү белән Казан аша тоташтырырга булалар. Бу юл "Большая Московская дорога" ("Зур Мәскәү юлы") дип атала башлый, поч та тракты оештырыла һәм ул трактта 20-30 чакрым ара калдырып авыллар утыртыла, алар ям куучыларның бистәләре дип аталалар һәм бушлай ям чабарга (почта йөретергә) тиеш булалар, рекрутлык йөкләмәсеннән азат ителәләр. +XVIII гасырның 50 нче елларында Мәскәү трактында 4720 кеше исәпләнә, шуларның яртысы татарлар була, Идел буеннан башка халыклар да катнаша (Материалы по истории Башкирской АССР. Т. IV, ч. I, М., 1956, 390 б.). Аларны "чемоданные татары" дип йөртә торган булганнар. Яңа Мәскәү тракты тирәләрен үзләштерүдә үзирекле, үз теләкләре белән килгән крестьяннар да катнаша. Оренбург өлкәсе дәүләт архивында (ГАОО) 138, 98 һәм башка фондларда төрле почмаклардан бу якларга күчеп килеп урнашучылар турында күп кенә материаллар саклана. +Оренбург төбәген үзләштерүдә нократ сөйләше вәкилләре дә катнашкан. Архив докумен��ларыннан күренгәнчә XVII йөз урталарында аларның бабалары хәзерге Әгерҗе, Актаныш төбәкләрендәге Ырыс, Салагыш, Мөшөгә һ.б. авылларга нигез салалар (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 861, 23 б.). Экспедициядә йөргәндә әлеге авылларда аларның бабаларының карин татарлары булуы турындагы риваятьләр ишетергә туры килгән иде. Бу бәйләнешләр тел материаллары белән раслана. Соңга таба карин татарлары көньякка таба күчәләр. 1685 елгы документлардан күренгәнчә, Бөгелмә округы Утазы авылы кешеләре (Токтамышевлар), Бәләбәй округы Устюба авылыннан Дәүләтъяровлар (Сәгыйть Сараев һәм башкалар) үзләрен карин татарлары дип күрсәтәләр (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 642, 1, 2, 25, 74 б.; сакл. берәмл. 861, 1 б.), тагын да соңга таба аларның дәвамчылары Оренбург җирләрен үзләштерү кампаниясендә катнашулары билгеле һәм, Сәет бистәсендә халык артык күбәеп киткәч, алар Яшырган елгасы буйларына (Оренбург өлкәсенең төньяк чиге) күчереп утыртылалар. Гомумән, Оренбург җирләрен үзләштерүнең бай тарихы бар һәм бу тарихны өйрәнү дәвам ителергә тиеш. +Шулай итеп Оренбург өлкәсендә урнашып калган халыкларның этник составы Казан татарларыннан, типтәр ләрдән, мишәрләрдән торган, аларның чыгышы Казан һәм Уфа губерн аларының төрле районнарыннан булган. +Социаль катламнардан түбәндәгеләр билгеле: типтәрләр, ялгызаклар, ясаклы татарлар, "чемоданные татары", йомышлы татарлар, тарханнар, башкортлар, нугайбәкләр, мещаннар, казакълар. +Шулай итеп, чагыштырмача иркенрәк булган хәзерге Оренбург җирләрен үзләштерүдә төньяктан үзирекле рәвештә күчеп килгән халыкларның да роле зур була. Моңа Оренбург өлкәсендәге сөйләшләрне өйрәнүче галимә З.Р. Садыйкова да игътибар итә. Тагын шунысын ассызыклап күрсәтергә кирәк, Уфа өязеннән килүчеләр төрле сословиеләргә караганнар: тархан, башкорт, типтәр һәм башкалар. Галимнәрнең архив документларына нигезләнеп язган тикшеренүләрендә бу сословиеләрнең саф татарча сөйләшүләре, рухи һәм материаль мәдәниятләре белән Казан татарларыннан аерылмаулары исбатлана. Шуңа күрә, биредә бу сословиеләргә карата кыскача мәгълүматлар китереп китү кирәк. +Тарханнар ясактан азат ителгән йомышлы катламны тәшкил иткәннәр. Казан ханлыгы чорында аларга тарханлык турында грамота бирелә торган булган. Алар Уфа өязенә кергәч тә тарханлыкларын саклаганнар. Ләкин башкорт җирләрендә үзенең хакимлеген көннән-көн ныгыта барган патша Россиясе өстенлекле хокукларны бетерә бара һәм, нәтиҗәдә, XVIII гасырда тарханнарның өстенлекләре, гәрчә әле җир мәсьәләсендә берникадәр роль уйнаса да, юкка чыгарыла. Халык арасында да тархан дип атау очраклары күзәтелә. +Башкортлар. Казан ханлыгы җимерелгәч, хәзерге Башкортстан җирләрендә яшәүче җирле халык, нинди милләттән булуына карамастан, башкортлар яки башкортлар-вотчинниклар дип атала башлыйлар. Казан өязенең көнчыгыш өлешендәге җир биләүчеләр Уфа ясагына (ул Казан ясагына караганда җиңелрәк була) күчкәч шулай ук Башкирия халкы булып китәләр һәм аларга карата да башкорт дигән административ атама кулланыла башлый. Өстенлекле сословие булганга күрә, башка сословие вәкилләре дә башкорт сословиесенә күчәргә тырышканнар (бу турыда әдәбиятны кара: Рамазанова, 2002; Исхаков, 2002 һ.б.). Тархан атамасы кебек үк, башкорт сословиесе дә Оренбург өлкәсендә сирәк күзәтелә. +Типтәрләр Оренбург өлкәсендә шулай ук сирәк очрый. Күп кенә авылларда типтәр сүзен белмиләр дә. Бу социаль атама да, нигездә, Уфа өязеннән күчеп килүчеләр белән бәйле булса кирәк. Көньяк Урал далаларында күчеп йөргән башкортларның җирләренә утыручы крестьяннар припущенниклар дип аталулары мөмкин. Гомумән, бу җирләрдәге халыкларның тарихы җентекләп өйрәнелгән дип әйтеп булмый. +Типтәр дигән атама рәсми сословие мәгънәсендә XVIII йөз урталарында кулланыла башлый. Бу сүз фарсыча дәфтәр сүзенең халык телендә таралган варианты, аның тагын девтяр дигән варианты да архив документларында теркәлеп калган (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 1198, 3 б.). Бу атама тагын "тептярской ясак", "девтярской ясак", "окладной тептярской ясак" дип тә аталган мондый ясакны башкортлар, ясаклы татарлар түләгән. +Оренбург экспедициясе оештыру, яңа чикләрне сак лау линияләре төзү кебек әһәмиятле чаралар уздыру өчен, рус дәүл әтенә барлык ресурсларны да барлау, икътисади мөмкинлек ләрне исәпкә алу ихтыяҗы туа һәм хөкүмәт 1734 елның 31 мартында түбәндәге Указны чыгара: "всех припущенников края записывать и расправшивать, кто откуда и давно ль пришли и в подушный оклад положены ль..."2. Бу указ чыкканнан соң, типтәрләр аерым сословие буларак исәпкә алына башлыйлар һәм алар махсус ясак түләргә тиеш булалар. +Фәндә билгеле булганча, санап чыгылган сословиеләр ХIХ гасыр уртасыннан "башкиры из тептярей" дип атала башлыйлар. +Оренбург өлкәсендәге татар сөйләшләре +Сөйләшләрне өйрәнү тарихыннан. Татар диалектларын лингвистик география методы белән өйрәнү башлангач, Оренбург өлкәсен эченә алган квадратны яшь галимә З.Р. Садыйковага тапшыралар. Ул, күп санда экспедицияләр уздырып, бай материал туплауга ирешә. +Конкрет материалларны җентекләп анализлаганнан соң, З.Р. Садыйкова Оренбург өлкәсендә 3 сөйләш таралган икәнен ачыклый: каргалы, богрыслан (урта диалект) һәм шарлык (көнбатыш диалект), сөйләшләр эчендә урынчылыклар да аерып чыгара. Автор әлеге сөйләшләргә хас уникаль күренешләрне, оригиналь үзенчәлекләрне тасвирлап монография бастырып чыгара (1985)1 һәм аны кандидатлык диссертациясе итеп яклый (1986). Крайда таралган сөйләшләр татар халык сөйләшләренең 2 томлык атласында чагылыш таба. +Оренбург краендагы татар сөйләшләренең З.Р. Садыйкова тарафыннан язылган тасвирламасы "Татар халык сөйләшләре" дигән 2 томлык китапта да урын алды. +Соңгы елларда А.Я. Хөсәенова тарафыннан әлеге төбәктәге сөйләшләрнең лексик-семантик системасын анализлауга багышланган тикшеренү уздырылды һәм диссертация якланды (2015)2. Хезмәтнең ике зур яңалыгы бар иде. +Беренчедән, Оренбург краендагы сөйләшләрнең лексикасы система буларак тикшерелде һәм номинациянең үзенчәлекләре ягыннан сөйләшләрдәге оригиналь күренешләр ачылды. Ике диалектка караган сөйләшләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән күренешләр табылды, шушы төбәккә генә хас лексик берәмлекләр аерып чыгарылды. +Икенчедән, Оренбург краендагы сөйләшләр Идел буе татарларының чагыштырмача соңгырак (XVIII-ХIХ йөзләрдә) чорда күчеп килүләре нәтиҗәсендә формалашканнар, аларның элекке яшәү урыннарындагы ана сөйләшләр белән уртак үзенчәлекләре күзәтелә. Бу факторларны ачуда Институт тарафыннан төрле төбәкләргә комплекслы экспедицияләр оеш тыруның роле һәм әһәмияте зур булды. +Нәтиҗәдә, А.Я. Хөсәенова ана сөйләшләргә хас диалекталь лексиканың Оренбург краенда, ягъни яңа шартларда, төрле сөйләшләр белән үзара тыгыз контактта төрле характердагы үзгәрешләр кичерүен ачты. Мәсәлән: көнбатыш диалектка хас зәрә (таң) сүзе шарлык сөйләшендә тагын кен зәрәсе (көн яктысы) дигән синтаксик деривациягә дучар булган һәм яңа сүз ясалган. Баплы - уңган, булдыклы сүзе каргалы сөйләшендә баплану - иркәләнү мәгънәсен алган һ.б. +Автор һәр сөйләшнең үзенә генә хас булган лексемаларның да составын баета. +Биредә ана сөйләшкә хас диалектизмнар сакл анып килә: йорт - ишек алды, йабу - камыр ашлары пешерү, пикеш - чүлмәкнең бер төре, дәдәй - абзый, т'ут'ыш - түтәй һ.б. шарлык сөйләшендә, сәwәнәйле уйнау - өс киемен алыштырып танытмыйча йөрү, ушы - бу, тақыйа - түбәтәй һ.б. каргалы сөйләшендә, битйаулық - сөлге, бәллү - бишек һ.б. богрыслан сөйләшендә һ.б. Шулай итеп татар диалектологиясендә беренче мәртәбә күчеп утыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән сөйләшләргә махсус күзәтүләр уздырылды. +Бу юллар авторы үзе дә Оренбург өлкәсендә экспе дицияләрдә булып күзәтүләр уздырган иде (З.Р. Садыйкова белән 1964 елда, А.Я. Хөсәенова белән 2014 елда). Автор күрше сөйләшләрне (1978 елда Самара өлкәсендә 2 ай, 1968-1969 һәм 1971-1972 елларда Башкортстанның Бишбүләк, Бәләбәй, Стәрлебаш, Стәр ле тамак, Ишимбай, Күмертау, Мәләвез, Татарстанның Баулы районнарында 6,5 ай) экспедицияләр уздырып, җентекләп өйр әнгән иде. +Күрсәтелгән районнар Оренбург өлкәсе белән берлектә үзенчәлекле зур ареалны хасил итәләр, аларда урта һәм көнбатыш диалектларга карый торган авыллар аралашып утырганнар. +Сузыклар. Бәлки көнбатыш диалектның тәэсире белән дә бәйледер, сөйләшләрдә ачык а куллану активлык күрсәтә. +Билгеле булганча, а авазының татар сөйләшләрендә берничә варианты бар. Алар әле һаман да эксперименталь юл белән тикшерелмәгән хәлдә кала бирә. Мәсәлән, каргалы сөйләше вәкилләре арасында, нигездә Казан арты, Саба, Мамадыш төбәкләреннән чыккан татарлар күпчелекне алып торалар. Мамадыш төбәгендә а авазы, әдәби тел белән чагыштырганда, көчлерәк иренләштерелә. Оренбург краенда бу көчле иренләшү сакланмаган. +Көнбатыш диалектка хас ачык а шарлык сөйләшендә тот рыклы лык саклый. +Бу вариантларның барысын да З.Р. Садыйкова җентекләп күрсәтә. +Оренбург төбәге татар сөйләшләрендә иренсезләштерү тенденциясе о, ө ~ у, ү тәңгәллекләрендә дә актив күзәтелә. Мәсәлән, бер төркем сүзләрдә о ~ у ~ ы: шолай/шылай - әд. шулай, орлау/ырлау - урлау, йоқа/йыка/йуқа - йука (график. юка), йымарт/йомарт - йумарт (график. юмарт) һ.б. +Бу күренеш башка сөйләшләрдә сирәк күзәтелә торган мисалларда да чагыла: қолҗаулық/қылҗаулық - кулъяулык, корка/ кырка - күркә һ.б. +Шарлык һәм богрыслан сөйләшләрендә: бөгөн/беген - бүген, көңөл/кеңел - күңел, төгөл/тегел - түгел һ.б. +Сүз уртасында б авазы алдында иренсезләштерү: чыбар/чобар - чуар, чыбалту/чобалту - чуалту, чыбан/чобан - чуан; шулай ук: ыңгай/оңгай - уңай һ.б. +Крайда о, ө һәм у/ү ирен авазларының үзара тәңгәл килүләре шактый актив күзәтелә: богаз ~ бугаз, топса ~ тупса - әд. бусага, коллану/куллану - куллану, молла ~ мулла, тоқмақ ~ тукмак, нокта/нукта - недоуздок һ.б.; төбәкәй ~ түбәтәй, төбә ~ түбә, көзәтү ~ күзәтү һ.б. Каргалы сөйләшендә югарыда китерелгән формалар, нигездә, әдәби телдәгечә. +Бу күренешләр гомум төрки характердагы закончалыклар белән бәйле. +Көнбатыш диалекты йогынтысында формалашу а/ә авазларына ы/е авазларының тәңгәл килүенә китергән. +-ыр/-ер кушымчалы фигыль формаларында: сатырга/сатарга, сугыр/сугар, чыгыр/чыгар; үсәр/үсер, көләр/көлөр, тегәр/тегер һ.б. +Хәл фигыль формаларында: баргынчы/барганча - барганчы, күргенче/күргәнчә - күргәнче, аргынчык/аргынчак - арганчы, чыккынча/чыкканча - чыкканчы, бетергәнчә(к)/бетергенчә(к) - бетергәнче һ.б. +Кабатлаулы фигыльләрдә: баргыла - баргала, килгелә/килгәлә, йазгыла/йазгала һ.б. +Аерым сүзләрдә: йаңы - яңа, тотош/тоытыш/тытыш - тоташ, кылыну/кылану, кагыз/кийагыз/кагаз - кәгазь, сондок/сындық - сандык һ.б. +Бер төркем сүзләрдә ә ~ и, и ~ ә, э (е) ~ и тәңгәллекләре күзәтелә. Әйтергә кирәк, бу күренешнең системалылыгы табылмый һәм, күрәсең, ул ана сөйләшләргә (чүпрәле, мамадыш) хас традицион үзенчәлекләрнең тотрыклылыгы белән аңлатыла. Әлеге тәңгәллекләрнең мисаллары көнбатыш (нәк - ник, йәмерек - җимерек) һәм урта (кәбән - кибән, кәштә - киштә, мәләш - миләш) диалектларга хас мисалларда чагыла. +Аерым авылларда э ~ и тәңгәллеге очрый: энде - инде, эпи - ипи, эләк - җиләк һ.б. Шулай ук борынгы күренешләрнең берсе. +Оренбург төбәге татар сөйләшләрендә дә, гомумән Урал төбәге сөйләшләрендәге кебек, тамырдагы у/ү иренләшмә сузыкларны иренсезләштерү күренеше таралган: была - була, бысы - бусы, намыс - намус, былыша - булыша, быйақ - бу як, быйау - буяу, Быгырыслан (< Богарыслан), хушбый - хушбуй һ.б. +Билгеле булганча, бу күренеш Урал алды татар сөйләш лә рендә тагын да дәвам итә: бийақ < быйақ < бу як, бий��у - буяу, Сабан тийы - Сабан туе, сыw бийында - су буенда һ.б. +Оренбург сөйләшл әре ндә дә сузыклардагы ирен гармониясе, нигездә, саклана: тормыш, соло - солы, төлкө - төл ке һ.б. Тамырдагы ирен-ирен авазлары (о/ө) сакланса, алар ның тәэсире белән киләсе иҗекләрдә ы/е сузыклары иренләшә. +Әлеге сөйләшләргә хас ярым иренләшкән тамыр авазларның (оы/ыо, өе/еө) алдагы ы/е сузыкларына йогынтысы күзәтелми. Ассызыклап әйтергә кирәк, З.Р. Садыйкованың гаять җентекле тикшеренүләре киләчәктәге өйрәнүчеләр өчен төп кулланма ролен үтәячәк. +Билгеле булганча, төрки телләрдә сингармоник рәтләр (ачы/ әче, акрын/әкрен һ.б.) азмы-күпме кулланыла. Татар телендә дә мондый янәшәлекләр күзәтелә. Шулай да калын әйтелешле сүзләр урынына нечкә әйтелешле һәм, киресенчә, нечкә сүз ләрне калынайтуның мисаллар составы белән татар диалектлары аерылалар. Мәсәлән, шарлык сөйләшендә яки аның урынчылыкларына түбәндәге сүзләр калын вариантта әйтелә: кукай - күк әй, йыгыру - йөгерү, кырка - күркә, кычык - көчек (әд. эт), сыл'ык - сөлек һ.б. Киресенчә: бәлчек - балчык, йәр - яр, фәйдә - файда, сәленү - салыну, кечерткән - кычыткан һ.б. +Түбәндәге сүзләр исә каргалы һәм богрыслан сөйләшендә, киресенчә, калынайтып әйтеләләр: сақы - сәке, мазақ - мәзәк, табанақ - тәбәнәк, шал - шәл, хаммасы - һәммәсе һ.б. Нечкә итеп әйтү: йәбешү - ябышу, чәк кенә - чак кына, көңгерт - коңгырт, шер - шыр (тоз), җән - җан һ.б. +Тикшерә торган сөйләшләрдә тагын сүз башында сузыклар өс тәлү (протеза: эчерек - черек, өтерү - төрү, эзерә - рус. зря һ.б.) яки төшү (йәңке - өяңке, йәреп йөри - ияреп, зат - озат һ.б.) күренешләрендә дә үзенчәлекле мисаллар күзәтелә. +Дифтонглар. Өй дифтонгы бер аваз итеп тә, иренсезләшеп тә әйтелә: өй > ү/ий, сүлә/сийлә - сөйлә, кү/кий - көй, күwәнтә/ көйәнтә - көянтә, үләнү/ийләнү - өйләнү һ.б. +Шарлык сөйләшенең кайбер авылларында ай, әй, уй, өй дифтонгларын бер авазга калдыру шактый системалы төс ала: ул'а - уйла, фад'а - файда, бар'әм - бәйрәм, кат'а - кайта, сал'ый - сайлый, мун' - муйын - муен, ал'әнә/әләнә - әйләнә һ.б. +Богрыслан сөйләшендә бер төркем сүзләрдә һәм туганлык атамаларында әдәби -ый/-и (й) урынына -ай/-әй дифтонглары тәңгәл килә: әпәй - ипи, песәй - песи, үгәй - үги, тәпәй - тәпи, әтәй - әти, әнәй - әни һ.б. +Каргалы сөйләшендә әдәби -ый/-ий урынына -ай/-әй әйтү чикле. +Тартыклар. Өлкәдәге урта диалект сөйләшләрендә тартык авазларның әйтелешендә әдәби телдән аерымлыклар юк. Шарлык сөйләшендә к, г авазларының әйтелеше көнбатыш диалекттагыча. Кайбер авылларда нечкә тартыклар әйтелә: кын'д'ык - кендек, т'ут'ыш - тутай, сил'ык - сөлек, йугат'ты, кыт'ыклау, Фат'их, Мус'а, Л'атифа һ.б. Нечкә тартык авазлар ике сузык арасындагы позициядә күзәтелә: баз'а - баҗа, наз'ум - тирес, Мус'а һ.б. +Тартыклар өлкәсендәге башка үзенчәлекләр төрле комбинатор үзгәрешләрне һәм позицион характердагы күренешләрне тәшкил итәләр. +Сөйләшләрдә борынгы төрки телгә хас әйтелешләр сакланы�� килә: керпек - керфек, тупрақ - туфрак, йебәк/йепәк - ефәк, калпак - калфак, Патыйма - Фатыйма һ.б. +Алынмалардагы ф авазы да п авазына күчә: пурман - фурман, нәпсе - нәфес һ.б. Шулай да, ф авазының кулланылышы шактый актив: филтә/пилтә - фитиль, пирме/фир ме - ферма, ышкап/ышкаф - шкаф һ.б. +Кайбер сүзләрдә ф > п һәм п авазы үзе дә яңгыраулашырга мөмкин: пәлән > бәлән - фәлән, йебәк - ефәк һ.б. +Сөйләшләрдә м авазының кулланылышы белән бәйле түбәндәге тәңгәллекләр бар. +п ~ м: пич/мич, пичкә/мичкә; +м ~ б: мынан/менән - белән, малан/балан, мөре/бөре, чым ылдық/чыбылдык һ.б. +н ~ м: калын/калым, агын/агым, ынтылу/омтылу һ.б.; шарлык сөйләшендә нөгез/негез - мөгез. +м ~ н: тырмау - тырнау, җилем - җилен, үләм - үлән һ.б. +Бер төркем фонетик үзенчәлекләр яңгыраулаштыру-саңгыраулаштыру белән бәйле. +Мәсәлән, з ~ с: җиләз - җиләс, баскыз < баскыс/баскыз - әд. баскыч һ.б. +п ~ б: потак/пытак - әд. ботак, пот/пыт - бот, пөтөн - бөтен һ.б. +г ~ к: чугыну - чукыну, тыг(ы)рык - тыкырык, игенче - икенче, тугу - туку, шарлык: тугызан - әд. туксан, сигезән - сиксән һ.б. +Оренбург татар сөйләшләренә, нигездә, җ-ләштерү хас, ул й-ләштерү хас булган көнбатыш диалектка карый торган шарлык сөйләшендә дә күзәтелә, ләкин ул аффрикат аваз булып әйтелә: дҗир/йир - җир, дҗәй - җәй, дҗәйәү - җәяү, мәрҗен/ мәрдҗен һ.б. +Оренбург татар сөйләшләрендә тагын авазлар төшү, охшашлану-охшашсызлану, авазларның урыны алмашу (метатеза) һ.б. күп кенә күренешләр табыла. +Грамматик үзенчәлекләр. Оренбург өлкәсендәге татар сөйләшләре грамматик үзенчәлекләре белән әдәби телгә якын торалар, сүз төркемнәренә хас грамматик категорияләр, аларның ясалышы татар әдәби телендәгечә. +Исемнәрдә һәм алмашлыкларда икеләтелгән тартым кушымчасы куллану күзәтелә: аш урнысы - аш урыны, өй алдысы - өйалды, кайсысы - кайсы, берсесе - берсе һ.б. +Тартымлы исемнәрнең төшем килеше -ы/-е кушмчасы белән ясала: баламы - әд. баламны, йөрәгеме - йөрәгемне, суганыңы - суганыңны һ.б. +Татар теленең барлык сөйләшләрендәгечә, кеше исемнәре кыскара һәм аларга и/ый, ич, ит һ.б. шундый иркәләү-кечерәйт ү кушымчалары ялгана: Сәйфи - Сәйфетдин, Хайбыл - Хабибулла, Ибәт - Ибәтулла, Фәткыл - Фәтхулла, Фәйзүш - Фәйзулла, Калук - Хәлимулла, Йарук - Ярулла, Хамык - Хәмдия һ.б. +Зат алмашлыкларының юнәлеш килеше еш кына нечкә вариантта ясала: миңә - миңа, сиңә - сиңа. Каргалы сөйләшендә тагын мийә/мийа, сийә/сийа. Бу вариантлар дөбъяз, бәрәңге, Урал тирәсе татар сөйләшләрендә таралган. +Стәрлетамак сөйләше территориясе белән күрше районнарда, ягъни богрыслан сөйләшендә юнәлеш килеш икеләтелгән кушымчалар белән ясала: миңарга - миңа, сиңарга - сиңа. +Күрсәтү алмашлыкларының составы ягыннан Оренбург татар сөйләшләре күрше сөйләшләргә якын тора: мыни, маный, мынагынак - менә, шарлык сөйләшендә ана сөйләшләргә (Чүпрәле, Кузнецк һ.б.) хас формалар саклана: шандый/шонди - әд. шундый, шансы - шунысы, шалай - шулай һ.б. +Каргалы сөйләше ушы алмашлыгын куллану буенча татар теленең борынгылыкны саклый торган касыйм сөйләше белән уртаклык күрсәтә. +Мынау/мынаwы - менә ул, анау/анаwы - әнә ул алмашлыклары Урал төбәге, лаеш сөйләшләрендә дә бар. Бу формалар нугай этносы катнашлыгында формалашкан сөйләшләргә хас. +Юнәлеш килештә икеләтелгән кушымчалар куллану күрсәтү алмашлыкларында да күзәтелә: мынарга/мыңарга - моңа, тегенәрдән - тегеннән һ.б. +Нәрсә сорау алмашлыгының нәстә, нәстә(кәй), нийәстә, нийәр сә(кәй), нәмәрсә һ.б. вариантлары күзәтелә. +Калай - ничек, нинди: Қалай матур өйләре - Өйләре нинди матур. Чийәләре эре калай - Чияләре нинди эре һ.б. +Шарлык сөйләшендә борынгы кар'ы алмашлыгы сакланып килә. Аның вариантлары көнбатыш диалектта киң таралган, бу яктан шарлык сөйләшенең бигрәк тә Пенза мишәрләре сөйләше белән уртаклыгы күренә. +Исемнәр һәм сыйфат сүз төркемнәренең ясалышы һәм кулланылышы татар әдәби телендәгечә. +Фигыльләр. Билгеле булганча, фигыль сүз төркеме үзенчәлекләргә иң бай категорияне тәшкил итә. +Кабатлаулы фигыльләр шарлык сөйләшендә көнбатыш диалекттагыча (баргакла, укыкла, сүләкли һ.б.), богрыслан һәм каргалы сөйләшләрендә урта диалекттагыча (баргала, укыштыр, сөйләштер) ясалалар. +Урал төбәге сөйләшләренә хас -ыңкыра/-еңкерә (эшнең ким яки артык дәрәҗәдә үтәлүен белдерә) формасы да актив кулланыла. +Хәзерге заман хикәя фигыльнең II зат берлек санда тарихи чыганак варианты саклана: барасын - әд. барасың, күрәсен - күрәсең, китәсен - китәсең һ.б. +Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны -дыр/ -дер, -тыр/-тер (< бор.-төрки торыр, себер диалектларында -ты/-те, мордва-каратай сөйләшендә -т) кушымчалары ала: Йогрып чып китәдер (китә) дә хатны өстәлгә выргытадыр (ыргыта) һ.б. +Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче зат күплеге -сыгыз/сегез кушымчасы белән ясала: куйарсыгыз - куярсыз, белерсегез - белерсез һ.б. Әлеге форма татар теленең үзәк (казан арты, бәрәңге, керәшен һ.б.) сөйләшләрендә дә, Урал төбәге (минзәлә, бөре һ.б.) сөйләшләрендә дә билгеле. +Оренбург өлкәсе татар сөйләшләрендә хәзерге заман хикәя фигыльнең аналитик формасы да бар: -а/-ып йат- - а/-еп йат-. Мәсәлән: Эшкә китеп бара йатам - Эшкә барам. Көтү кайтып йата - Көтү кайта. +Бу форма эшнең шушы моментта үтәлеп торуын белдерә. +Тикшерә торган сөйләшләрдә үткән заман формалары да та тар әдәби телендәгечә: -ты/-те; -ган/-гән; -ган иде/-гән иде. Мәсә лән: Мин монда туган, монда үстем. Ул үрәнгән иртә торырга. +Дәвамлы үткән заман әдәби телдәге кебек -а иде, -ыр иде, -адыр иде, -а торган иде аналитик формалар белән белдерелә; билгеле киләчәк заман -ыр/-ер, категорик киләчәк заман -ачак/ -әчәк кушымчалары белән формалашалар. +Сөйләшләрдә боерык фигыль, теләк фигыль формалары әдәби телдәгечә ясала. Шарлык сөйләшендә, богрыслан сөйләше территориясенең мишәрләр һәм урта диалект вәкилләре катнашлыгында формалашкан авылларда көнбатыш диалектка хас -ак кели, -гы кели һәм урта диалектка хас -асы килә формалары, сөйләшләрнең үзара тәэсир итешү шартларында, контаминацияләшкән вариантлар барлыкка килгән. +-асы кили: күрәсем кили - әд. күрәсем килә, ашасы киләми - ашыйсы килми. +-ма кел-; барма кели - барасы килә, укыма келим - укыйсым килә. +-ырга келә-: китәргә кели - китәсе килә, сатып алырга келисезме - сатып алмакчы буласызмы. +-ырга телә-: сүләргә тели - сөйлисе килә яки сөйләмәкче була. +-ырга ит-: чыгаргайтә - чыгарга тели яисә чыкмакчы була. +-мак бул-: ашыкмак була - ашыкмакчы була, үрәнмәк була - өйрәнергә тели яисә өйрәнмәкче була. +Урта диалект сөйләшләрендәге кебек үк, каргалы һәм богрыслан сөйләшләрендә дә -асы/-әсе, -малы/-мәле, -ышлы/-ешле формалары актив кулланыла һәм төрле мәгънә төсмерләрен белдерәләр: хәл фигыльләрнең дә (-а/-ә, -ып/-еп, -ганчы/-гәнче, -гач/-гәч һ.б.) Оренбург татар сөйләшләрендә төрле фонетик һәм семантик вариантлары табыла. +Затланышсыз фигыль формалары (-ырга/-ергә, -у/-ү) белән дә без тикшерә торган сөйләшләр ана сөйләшләргә якын торалар, күрше камышлы, минзәлә, стәрлетамак сөйләшләре белән дә зур уртаклык күрсәтәләр. +Китерелгән күзәтүләр турында З.Р. Садыйкованың хезмәтендә (1985) бай һәм әтрафлы анализ бирелгән. +Лексик үзенчәлекләр. Оренбург өлкәсен һәм күрше регионнарын үзләштерү тарихына багышланган хезмәтләрдән аңл ашылганча, крайга төрле төбәкләрдән төрле этно-социаль төркемнәрдән булган татарлар күчеп килеп утырган, алар арасында катлаулы үзара тәэсир итешү процессы барган. Нәтиҗәдә төрле сөйләшләргә хас диалекталь күренешләр катнашлыгыннан торган диалекталь сүзләр системасы да формалашкан. +Туганлык атамалары ике системаны чагылдыра. +Урал төбәгенә хас вариантлар: әнә(й) - ана, әнәй - әни, мама, инәкәй - әникәй, әтә - ата, әтәй - әти, каргалы сөйләшендә әннә - әни, әттә - әти (икеләтелгән вариантлар - борынгы формалар, алар чуваш, карачай-балкар, бабатөрки чорындагы хеттлар телләрендә теркәлгән). +Йола, уен атамалары: билге бирү - якын туганнарны чакырып уздырган мәҗлес, шунда кодаларга кызны бирергә ризалык билгесе итеп сөлге бирәләр, аткылану - төркемнәргә бүленеп уйнау, урта чартау - алга таба сикереп-сикереп уйнау, титаклы - классиклы уен, зәрә йасау - сабантуй алдыннан йомырка җыю (чагышт.: мамадыш сөйләшендә зәрә итү - 1) тау башына чыгып йомырка тәгәрәтеп уйнау; 2) сабан туена йомырка җыйганда әйтелә торган такмакның беренче сүзләре: зәр-зәрзәрәгә...). +Кеше белән бәйләнешле сүзләр. Әгъза атамалары, нигездә, әдәби: баш, кул һ.б., уч табаны - әд. уч төбе (чагышт.: аяк табаны, ягъни бу ике әгъзаның функциясе кайчандыр бертөрле булган), урта тийәк - урта бармак, айак бите - аяк башының өске ягы (чагышт.: чабата чырайы - минз., чабата бите - минз., камышлы, мамадыш һ.б.), дөбә кабыргасы - астагы кыска кабыргалар һ.б. +Зыңкар - авыру, чир, башка сөйләшләрдә билгеләнмәгән, гозер - зәгыйфьлек, кимчелек. Күргәнеб��зчә, әлеге алынмалар сөйләшләрнең специфик үзенчәлекләрен тәшкил итәләр, алар мәгънә функцияләре белән дә аерылалар, чагышт.: мам. ғозер - үтенеч. +Шөкәтсез - ямьсез, чәм - хурлану, көнләшү, анкау - ахмак, комкүз - комсыз, кырку - коры (мам. кырку - озак кайнап ачкылт тәм кергән аш турында), әлекәй - аумакай, кеше сүзенә бирешә торган һ.б. +Хуҗалык эшләре һ.б.: кәртә - абзар, лай өй - саман өй, пикеш - чүлмәкнең бер төре, запраткы - шәл җебен эрләгәндә, эчкә кертеп калдырыла торган җеп, утар - мал ябу урыны һ.б. +Хайваннар дөньясы: оргач/ыргач - сарык (ана булганы), ала ат, бурлы ат, чал ат - ат төсләре, кырка - күркә, әнәч - тавык булачак чеби, казайак бака - күл бакасы, багара - кызылтүш, сырка - байбак, рака - кысла, пупуп - һөдһөд, бакашар - соры челән, хәүле - челәннең бер төре, чәкелдек - йомранның бер төре, сагаwык - укра һ.б. +Күргәнебезчә, бу лексик-тематик төркемдә үзенчәлекле, специфик диалекталь атамалар күп табыла. +Үсемлекләр дөньясы: кыр кишере - җонлы бәрәңге (бутень клубненосный), казчәй - сөтле билчән, сүwәрби/сийәрби (< рус. свербига) - ачы какы, йара үләне - бака яфрагы (мам. шулай ук), дүңгелди - песи борчагы, дурман - тиле бәрән орлыгы; карагай - нарат, чаган - өрәңге, бүтәкә - русча белоус, майран - дүләнә һ.б. +Кием-салым: хөрти - җиңсез камзол, wәл - мамык шәл, чарык - күн аяк киеме һ.б. +Аш-су: бөкөри - зур пирожок, чагышт.: кмшл. - шулай ук, паштик - пирог, самбуса - бөккән, чокорча - ачы камырдан творог белән пешерелгән пәрәмәч, көләчә - көлчә, кыйгыча - кош теленең бер төре, уралма/уратма - рулет, пичунка - көлдә пешкән бәрәңге, шеш - туй мәҗлесенең тәмам булуын белдереп бәлеш өстенә махсус утыртып куелган камыр кисәкләре һ.б. +Каргалы, богрыслан, шарлык сөйләшләре буенча тупланган бай фактик материаллар тугандаш телләрнең, аерым сөйләшләрнең үзара тәэсир итешүе закончалыклары, күчешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән сөйләшләрнең, ана сөйләшләр белән үзара мөнәсәбәте кебек, теоретик мәсьәләләрне тикшерү өчен әһәмиятле чыганак булачак. +Сөйләү үрнәкләре +Әңкәй бәғрем Әңкәй, бәғрем, өзлөп сағынам сине, Изге нурлар тулған йөзләрең. Белсәң ийе ничек күрәсем килә, Шәфқәт нуры тулған күзләрең. Күз алдымнан китми синең гәүдәң, Шундый ачық сыман күренә шул. Ә йөзөңнән, моңсу күзләреңнән Шундай матур нурлар сибелә шул. Озаққамы болай айырым йәшәү, Озаққамы сузылыр сағынулар. Ғөмөр үткәнлеген сөйли-сөйли Тағын күпме сулар ағырлар. Тиздән мин сине қочармын, Йәшле күзләреңдән үбәрмен. Йомшақ сачләреңне сыйпый-сыйпый Қайттым, әнкәй бәғрем, дийәрмен. Күпме нечкә хисләр, изге уйлар, Нинди сизгер йөрәк аларда. Бала-бала дийеп көйә-көйә, Аналарның саче ағара. Қайчан синең мәрхәмәтле қулың Сачләремнән йомшақ сөйәрләр, Қайчан мине үпкән йомшақ иреннәрең, Қайттыңмыни, балам, дийәрләр. Кичләремдә чақ-чақ күзем йомсам, Күз алдыма килеп басасың. Хыйалыма кереп ураласың, Ә уйансам миннән йуғаласың. +Ана күңле И дусларым, ��игыр йазам, Йоқыларымдин уйанам, Матур кошларга карата. Күгәрчен қағынғанға. Шигыр йазып уку минем Бу шиғырләрне йазамын, Кайгыларымны тарата. Бәбекәйемне сағынғанға. Тирәзәгә килеп кунды, Тугыз ай күтәреп йөрдөм, Йәшел түшле матур чыпчык. Йегермик ай сөт имездем, Балаларымдин айрылып калдым Суwықларға туңдырмадым, Кереп халемне белүче йук. Сине үстергән анаң бит мин. Өй артында матур гөлләр Туғыз ай күтәреп җөрдөм, Сайрарсың шунда кунып. Туғач ақ сөтөм имездем, Шулай ғөмөр узар инде, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Бер күрергә зар булып. Баладин қатылык күрдем. И матур кош, миңа иптәш, Бала анаға бик татлы, Сандуғач, кил, җир кипкәч, Туғач бар җирләрен пақли, Безгә күрешүләр кайдинде, Бу ни ғәҗәп, бу ни хикмәт, Җырақ җирләргә киткәч. Ана күңлен бала тапмый. Ишегалдым карама, Алар үлсен дисәләр дә, Туқыран килеп чуқый. Wақытсыз кермиләр гүргә. Балаларымдин айрылғач, Бу ни ғәҗәп, бу ни хикмәт, Китә икән тәмле йоқо. Ананы сөймиләр бер дә. И туқыран, түшең чобар, Доғада утыра үзе, Қанатың икән зәңгәр. Йәше белән тула күзе, Балаларың бергә булса, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Шунда икән бөтөн йәмнәр. Бар да йалған ана сүзе. Исем китә туқыранға Ни сачсән, шуны урырсын, Қоро ағач чуқығанға. Дигәннәр бит бороңғолар. Җөрәкләремә җал була, Ана доғасы мәқбүл дийеп, Шиғыр йазып уқысам да. Хәдис бардыр пиғәмбәрдин. Менә тағы исем китә, Үлем ачылары күреп, Күгәрчен гөрләwинә. Балам, сине китердем мин. Шиғыр йазмый ниләр йазыйм, Awыр, қыйын чақларында, Җөрәкнең дөрләwинә. Балам, сине үстердем мин. Суwық, балам туңмасын дип, Гөлнөң қошо гөлгә куна, Өстөгөзгә җабар ыйым. Күңел қошо ирер бала. Балам ачқа үлмәсен дип, Күрәсең, ходай қөдрәте, Ыризықлар табар ыйым. Үсеп җиткәч қулдан ала. Атаң үлеп йәтим қалғач, Бала булғач, җана бәғре, Көмәндә күтәреп йөрдөм. Китәрә йәшлекнең қәдрен, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Сағыш белә тула садрым, Баладин қатылық күрдем. Сабыр бирсен үзи алла. Үләргә халләрем җиткәч, Бала дийеп сүзем бетмәс, Халемни сорамый балам. Йөрәкнең қайғысы китмәс. Бала бәғре қаты икән, Ғақылы һәм һушың кермәс, Бәхиллек сорамый миндин. Сабыр бирсен үзи алла. Балам, дидем, балам, дидем, Бала ғөмөрне уздырыр, Башымның ғакылы бетти. Җөрәк майыңны сыздырыр. Балам бик шәфқәтсез булды, Ни шатлықтан да биздерер, Анаға қатылық итти. Сабыр бирсен үзи алла. Әйа балам, йөрәк парәм, Қызыл булмаса иде, Ики күзем дәхи қарам, Сачелеп тормаса иде, Синең йөзең күрер өчөн, Бери әҗәл, бери фәрқәт, Диwаналар булып парам. Бу ике булмаса иде. +ЕЛЛАР ҮТКӘН ХАЛЫК ЙОЛАСЫ +Оренбург сөйләшләрендә халык традицияләре һәм фольклор (этнолингвистик аспектта) +Флера Баязитова +Оренбург өлкәсе Евразиянең үзәгендә, көнчыгыш белән көнбатыш кисешкән бөек ефәк юлы өстендә утырган. Әлеге өлкә төньяк-көнбатышта Татарстан, төньякта Башкортстан респуб ликасы, төньяк-көнчыгышта Чиләбе өлкәсе белән, көнбатышта Самара, көньяк-көнбатышта Саратов өлк��ләре белән, көнч ы гышта һәм көньякта Казакъстан республикасы белән чикләнә. +Оренбург өлкәсе Россия Федерациясенең зур регионнарыннан санала. Биредә татар культурасының күренекле шәхесләре турында тарихи истәлекләр саклана. Мәсәлән, Шарлык районы Мостафа авылында герой-шагыйрь Муса Җәлил туып үскән. Авылда аның истәлегенә бик зур мемориаль-музей ачылган. Оренбург та Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театры эшли. +Бу төбәкнең табигате бай һәм үзенчәлекле. Биредә дәвалау үзенчәлекләре белән танылган Соль-Илецк (Тозтүбә) тозлы күле бар. +Оренбург өлкәсе - күпмилләтле, биредә 126 милләт яши. Күп өлешен бөтен өлкә буйлап сибелгән татар халкы алып тора. Төбәктә 150 меңнән артык татар яши, барлыгы 88 татар һәм 63 катнаш авыллар бар. +Оренбург өлкәсендәге татар сөйләшләрен беренче булып Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тел белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зидә Рәшит кызы Садыйкова өйрәнде. +Зидә Садыйковага моңа кадәр беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән Оренбург татарлары сөйләше кандидатлык диссертациясе темасы итеп бирелә. Ул Оренбург өлкәсендәге 70 ләп авылны монографик планда да, "Диалектологик атлас" төзү өчен дә лингвистик география методы белән өйрәнеп чыга. Озак еллар экспедицияләрдә йөреп, авыл халкы белән аралашып бик күп материаллар туплый. 1985 елда аның "Говоры оренбургских татар" дигән фәнни китабы басылып чыга. Әлеге хезмәт җәмәгатьчелек кулына кереп, әйбәт бәяләмә алгач, 1986 елда шул ук темага (кушымталар: 50 картадан торган атлас, шәл бәйләү үрнәкләре һ.б.) кандидатлык диссертациясен яклый. Аны да аспирантура курсы үтмичә, төп эшеннән аерылмыйча яза. Зидә Садыйкованың тикшеренүләре нәтиҗәсендә бу зур территориядә татар теленең ике диалекты (урта һәм мишәр) сөйләшләре таралган булуы ачыклана. +Оренбург өлкәсендә таралган җирле сөйләш үзенчәлекләре башка төрки телләр белән мөнәсәбәттә өйрәнелә. Мәсәлән, башка диалектларда күзәтелмичә, бары тик Урал һәм Сакмар буйларында яшәүче Оренбург татарлары сөйләшләрендә генә кулланыла торган -акай (-әкәй) формалы сыйфат фигыльнең күп кенә угыз һәм кыпчак телләрендә дә кулланылуы ачыклана. Бу борынгы сыйфат фигыль формасы Себердә таралган төрки телләрдә дә күзәтелә. Аннан тыш -акай формалы сыйфат фигыль (киләкәй кеше - килә торган кеше, пешерәкәй әби - пешерә торган әби) төрек, гагауз (-ка), якут (-аай, -маай), кыргыз, алтай, хакас, шор, тува, тофалар, чулым-татар (-гай, -кай, -багай, баай), кырым татарлары, каракалпак, карачай-балкар, караим (-гай), казах (-кай) телләрендә актив кулланыла. Болар барысы да җирле сөйләшләрне башка төрки телләр белән бәйли торган фәнни ачышлар булып тора. +Зидә Садыйкова үзенең тикшеренүләрендә лексик үзен чәлекләрне тематик яктан, башка төрки телләр белән чагыштырып өйрәнүгә дә зур өлеш кертә. ��ның тарафыннан, беренче ләр дән булып, Оренбург өлкәсе өчен характерлы булган кәҗә мамыгын эшкәртү, шәл бәйләү терминологиясе, бизәк атамалары һ.б. фәнни әйләнешкә кертелә. +Халык традицияләрен саклау һәм үстерү, культура казанышларының синтезын булдыру, халыкларның дуслыгын ныгыту хәзерге заманның приоритетлы бурычы итеп куела. Төрле халыклар арасында икътисади һәм сәяси килешүләр белән генә түгел, рухи байлыклар белән дә уртаклашып яшәү сорала. +Бүгенге көндә туган телебез саегып бара дип саналган чорда халыкта сакланган һәр лексик берәмлек язылып, күтәре леп, текстлар, иллюстратив материаллар белән бергә киләчәк буыннарга тапшырып калдырылырга хаклы. Тематик төркемнәрне өйрәнеп чыгу нәтиҗәсендә бик тә әһәмиятле борынгы катлам - сүзләр һәм сүзтезмәләр, лексик-семантик "оялар", терминнар кү тәрелә. Алар исә тарихи лексикология, тарихи этнография һәм тарихи фольклор өчен дә бик зур хәзинә. Кадерен белгән кешел әр, рәхмәт әйтеп, тиешле урында файдаланырлар дип уйлыйбыз. +Гаилә йолалары. Туй +Йаучы +- Элек йаучы булып бер ир кеше килә иде. Бер балағын өскә күтәргән, берсен төшергән. Йаучы икәнен шуннан беләләр инде. Ул бер көн генә килми әле, қат-қат килә. Тегеләр риза булғанчы килеп йөри. Җайлап сөйләшә. +Менә минем үземә бер атна йөрде йаучы. +"Мин бер зур йомыш белән килдем, қызығызны сорарға килдем", - ди (Мостафа). +Сөлге бирү +- Қыз йағында риза булсалар, сөлге бирәләр. Сөлгене иңенә салып, қайтып китә инде йаучы. Көтеп торалар қайтқанын ( Мостафа). +Башкода, башкодалый килү +Башкодалый киләләр йегетнең ата-анасы. Менә миңа килделәр. Әнийем атʹа: "Тизерәк мен пич башына". +Канʹана-канʹатага күренү йук кушылмича. +- Башкода килә. Йастык салалар. Түргә менеп утыра. Бер балагы күтәргән (Яңа Муса). +Киңәш +- Бер килгәндә генә бирмиләр ризалыкны. Агай-эне белән киңәш кирәк. Киңәшеп бирергә риза булалар (Яңа Муса). +Билге, билге бирү +- Кызның билгесен бирәләр. Билгегә пирчәткә, битсеберләр (сөлге), шарфлар бәйләгән, ак шәлләр, кулйаулык чиккән (Яңа Муса). +Билге күрсәтү +- Кийәү йортында билге күрсәтәләр (Яңа Муса). +Көн куйу +- Көн куйарга киңәшәләр. Касʹы көнне туй (Яңа Муса). +Кодалашып йөрү +- Йаучы килеп кызны килешкәч, кодалашу башлана. Кодалашып йөрү булды бездә. Сөлге алганнан соң кыз йагы да, йегет йагы да йақын туғаннарын чақырышып, қодалашып йөрүне сөйләшкәннәр. Биш пармы, ун пармы йөрешә. Қара-қаршы шулай чақырышалар. Бер көнне бер қодада, икенче көнне икенче қодада ашта буласың. Шулай иттереп бер йарты ай ашта йөрисең. Қодалашып йөргәндә йақшы атларга утырып урам әйләнгәннәр (Мостафа). +Қодаларға җырлау +Иртән торып тышка чыгам, +Йәшәрә суганнарым. +Йәшәргән суганнар кебек +Йәшәгез, туғаннарым. +Аллар булғанда ғына, +Гөлләр булғанда ғына, +Күтәрелә күңелләрем +Бергә булганда ғына (Мостафа). +Туй атлары +- Қыш көне бит туйлар. Чаналы атлар. Атлар бизәлгән. Битйаулықлар, қыңгыраулар элгән. "Җидешәр ат белән килгәннәр", - дип сөйләделәр (Мостафа). +Бирнә, бирнә тарату +Йаучы килеп қызны килешкәч, бирнә бирүне сөйләшәләр, бирнә тараталар. +Бирнә таwар: күлмәклек, шәл, шарыф, наски, бийәләй. +Менә қодағый йагында унсигез кеше була икән, мин унсигез кешегә бирәм таwар, күлмәклек таwар, шәл, шарыф, наски, бийәләй. Үзем бәйләгәнне бирәм (Мостафа). +Өшәнчек +- Өшәнчек белән килә йәш килен. Битҗаулығы, тастымалы, өйгә эләргә чаршаwы була. +Күпертеп чиккән намазлықлар булды. +Күпертеп чиккән мендәрләр булды (Тукай). +Қул өшәнчеге: - Йәш килен үз қулы белән өләшә, бийәләй, шарыф, қулйаулық, йанчық. "Қул өшәнчеге өләшә", - диләр (Т укай). +Элү +- Килен төшә. Бийеменә сөлге элә, таwар элә. Сөлге чикмәгән бездә (Сарманай). +Өйгә элү +- Өйгә эләргә алып бара төшкән йортына. Тәрәзәсенә челтәр, караwат өсләренә йабарга. +Түр йурганы алып бара. +Ап-ак кийезен дә алып бара. +Кәштәгә (киштәгә) күтәреп куйу: +- Өй эченә кәштә куйып, йастықларын, йурғаннарын кәштәгә күтәреп қуйа торғаннар ыйы (Мостафа). +- Таwар фәрдә, тәрәзә фәрдә: - Дүрт тәрәзәлек таwар фәрдә алып бара. Тәрәзә фәрдә элә, таwар фәрдә элә. +- Чыбылдык, мендәр кабы (мендәр тышы): - Чыбылдық элә сәке кырыйына. Мендәр қабы алып бара. Мендәр қабы икене алып бара. Чигүле түгел, теккән генә (Рәдүт). +Ызба бизәү +Ызба бизәү - килен әйберләре белән өй бизәү. +- Қызның әйберләрен китереп, таwар китереп ызба бизиләр. +Битйаулықлар (сөлгеләр), мендәр қаплары белән олы йаққа да, бәләкәй йаққа да чаршау эләләр (Рәдүт). +Кийәүлек, кийәүлек әзерләү +Кийәүлек - кияүгә бара торган кыз әзерләгән әйберләр: бирнә, өйгә элү, кием-салым һ.б. +- Кийәүлеккә дип әзерли кыз. Кийәүгә, кийәү йегетләренә, өйгә эләргә әзерли. +Өйгә кергәч тастымал бирә. +Наски, пирчәткә бирә кийәүгә, кийәү йегетләргә. +Пута: - Пута бәйлиләр кийәүгә. Утыз-қырық күздән, английский вязка белән бәйлиләр путаны. Кийәүгә бүләк. Кийәү биленә бәйли путаны (Рәдүт). +Билбугычлы күлмәк кийәүгә. Җылы ыштан, пирчәткә әзерли кыз. Кийәүгә күлмәк, йақалар қайулы (Мостафа). +Қызлар йаны +Қызлар йаны - туй алдыннан уздырыла торған мәҗлес. +- Қызлар йаны дип киләләр җыйылышып. Җырлыйлар, бийиләр, кереп чәйләр эчеп чыгалар. +Хәзер менә йегетләр дә килеп тула қызлар йанына (Каргалы). +Ишек баwы тоту, кийәү пәкесе +Кийәү йегете белән кийәү килә қыз өйенә. Шау-гөр килеп қапқаны биклиләр, ишек баwына басалар малайлар. +Кийәү туй көнне килә. Ишек баwы тотучылар була. Ишек төбендә торалар. +Кийәү ишек дөбердәтә. Аңа әйтәләр: +Сикереп төштем бақчаға +Бастым бақыр ақчага +Без апайны сатмыйбыз +Биш тин бақыр ақчага. +Ишек баwы - бер сум, +Безнең апай - мең сум, +Пәкең булса - кисеп кер, +Пәкең булмаса - көтеп тор, +Акчаң булса - түләп кер. +Шуннан кийәү пәке бирә малайларга. Ишек баwын пәке белән кисеп керә була инде, йәнәсе (Сарманай). +Кийәү пәкесен чәкчәкигә қадый +- Чәкчәки чығаралар. Өстенә әйбер йаққан. Аны бийи-бийи чыгаралар да ачалар. +Чәкчәки чыгаргач, кийәү пәке қадый чәкчәкигә. Ул пәкене қәйнешләр ала. +"Чәкчәки нық қаты, пәкесе үтми", - диләр. +Ничә пәке қадый кийәү. Зур бүләк булған шул кийәү пәкесе (Кабан). +- Кийәү пәкене чәкчәкигә қадый. Ничә малайы бар, әллә ничә пәке қадый (Мостафа). +Чәкчәкигә пәкеләр қадый кийәү. Ничә пәке қадый? +Ничә ир малайы бар, шуның хәтле пәке қадый (Чишмә). +Бүлмәгә бару +Бүлмәгә бару - кияү белән кызның икесе кавышкан көнендә хәл белергә бару. +- Бүлмәгә бару булды. Бер киленне билгелиләр. Ул боларны қарап, чәйләр эчертеп тора. Килен белән кийәү икесе генә утыралар. +Әшнәләрен чакыралар хәл белергә дип. Кем нәстә алып бара. Падарык бирәләр килен белән кийәүгә (Рәдүт). +Йәш килен тоқмачы, килен салмасы +- Йәш киленгә тоқмач җәйдертәләр дә аның тоқмачын берәү килеп йырта. Тоқмачын йыртсалар, йәш килен аны йаңадан басып җәйәргә тийеш була. +Тоқмач йыртқан кешегә күчти (күчтәнәч) бирү: +- Қулйаулық булды инде күбесенчә, үзебез чигеп әзерләп қуйдық. Токмачны йыртқан кешегә күчти булды ул (Каргалы). +- Салма йәйдерәләр, кистереп карилар. Wакмы кисә (Яңа Муса). +Йәш киленгә су йулы күрсәтү +- Йәш киленгә су йулы күрсәтүләр булды элек. Миңа менә иремнең сеңлесе күрсәтте. Ике митыр тасма бирдем, йефәк тасма. Қызлар чәчләрен тасма белән үреп, бантиклап қуйалар ыйы. +- Су ташу ул йәш киленнең зур эше булып торды инде. Иртүк, таң башыннан су ташып қуйабыз. Сақмар суwына төшәбез иртүк, алтышар көйәнтә су алып қайтабыз (Каргалы). +- Килен төшерәләр. Ике бидыра, күwәнтә әзерләп торалар. +Су йулы күрсәткәнгә кайын сеңелләргә кулйаулык, пирчәткә бирә килен (Яңа Муса). +Тел йәшерү +- Тел йәшерү булган әwәле. Канʹата белән сүләми. Килен түр гә үтми, бусагадан атлап керми. Ишектән генә бирә чәйне (Яфар). +- Бийем-бийатадан узмадық. Алар қушқанны ғына эшләдек. +Бийатай белән әз генә сөйләшә килен (Чишмә). +Айакчылар +Айакчылар - туйда хезмәт күрсәтүчеләр, пешекчеләр һ.б. +- Айакчылар була туйда. Кем нәрсә булдыра, шуны пешереп китерә туйга. Алар табын әзерли, саwыт-сабаларны йуwалар, кунакларны карилар. +Туй беткәч инде хуҗа булган кеше айакчыларны чакырып үзләрен кунак итә, хөрмәтли, рәхмәт әйтә. +- Айакчылар ике йакта да була. Алар йардәм итүчеләр. Алардан башка туй булмый. +- Киленнәрне айакчы итеп куйалар. Менә күршеләрнең тәүге кызын биргәндә айакчы булдым. +Айакчы булган кеше җырлап та бирә туйда: +Әй, илаһи, илаһи, +Тагын бер кат илаһи. +Каwым-кабиләгез белән +Йаратамын, билләһи (Яфар). +Кулсебергеч +Кулсебергеч - кул сөрткеч; тастымал. +- Айакчыларның алйапкычына кулсебергеч кыстырган. +Ару кулсебергечләр тотып йөриләр айакчылар. +Кунакларга да кулсебергечләр куйалар алларына (Яфар). +Кодаларның пималарына (киез итекләренә) +сөйәк салу +- Туйда йәшләр, унөч-ундүрт йәшлекләр дә күп була. Алар са маwыр кайнатып, булышып йөриләр, айақчылар була инде алар да. +Шунда менә шайартып кодаларның пималарына сөйәк салалар ыйы. Қайс��на қазның ботын, қайсына қанат салалар. +"Қарале, минекенә ничек салғаннар", - дип көлешәләр ийе (Мостафа). +Киңәш ашы +- Киңәш ашында киңәшәләр. Кем нәрсәне пешерә туйға. Киңәшкә җыйылып киңәшәләр (Мостафа). +Аш китерү +- Туйга аш китерәләр. Ун пар булса ун аш, унике пар булса унике аш килә. Ике күмәч, утызлап җәймә, ләwәшләр, пешкән пар казлар, чәкчәк, бәлешләр килә. Зур күмәчләр салалар кабартып. +Туйга чакырылган һәрбер кеше аш алып килә. Ит, бәлеш, күмәч (Мостафа). +"Менә йөз таба аш килде" дип сөйләгәннәр. +- Безнең Мостафада туйга җәймә, күмәч, ләwәш, катлама салалар. +Башта салма чыга, аш, ит белән бәрәңге. Казны турыйлар (Мостафа). +Ашларны күчтәнәч итеп бирү +- Туйда ашларны күп китерәләр. Ул ашларны туганнарына тараталар күчтәнәч итеп. Өйләренә алып китәләр. +Май ашы +- Май ашы әтелә. Хазер менә пәрәмәч әтәләр. +"Йакшы кабарган май ашлары", - әтәләр (Яфар). +Аш эчү +- Туйда аш эчәбез. Түгәрәк токмач салалар ашка (Чишмә). +Чәлпәк +Туйга кырык чәлпәк алып бара идек тәүдә. Күкәйгә генә камыр басып, аны йока гына итеп җәйә. Зур казанга салып, майда гына пешереп ала. +Сындырып куйалар чәлпәкне, дүрт кешегәме, ике кешегәме (Яфар). +Бәлеш +Бодай бәлеше пешерәбез. Бодайны төйәбез, аны сөткә салып зур казанда пешерәбез. Бодай тәмле булып пешә. Шул бодайны бәлеш эченә сала. Бәлешнең бөкесен алып май сибәләр. Бик тәмле була (Чишмә). +Катлама +- Катлама ул күмәч камырыннан. Җәйәбез дә пешереп алабыз. Берсе өстенә берсен куйып, майлап пичтә пешерәбез. Иң өстәге катламаны бизиләр ийе (Мостафа). +Пилмән +- Кичкелеккә пилмәнгә чакыралар кодаларны. Өч көн пилмән ашаталар. Өч көн мунча керә. +Кийәү пилмине +- Кийәү пилмине пешерәбез wак кына итеп. Ит күп, башмаклар суйабыз туйга (Яфар). +Кийәү пилмәне +- Кийәү пилмәне бик wак була. Бер агач қашық, шул қашыққа биш пилмән сыйа торган ыйы. +- Зур бабай дип йөртә торган ыйық әтәйнең дәдәсен. Менә аларның пилмәне бер қашыққа биш пилмән сыйа торған ыйы. Зур пилмән йасасалар "бақа хәтле пилмән йасағаннар", - дип әйткәннәр. Пилмәннәр эре булса, ул ғәйеп булған. Күп wахыт кирәк булса да, кич утырып зур-зур тәпәннәр тулы пилмән йасап қатырып қуйғаннар туйға (Мостафа). +Әби кимагы +- Әби кимагы дип кийәү акча сала кимакка. Кийәү кимагы, дип күчтәнәч белән килә кийәү (Яфар). +Қыстыбый +- Қыстыбыйларын күп пешердек. Бәрәңге эчле қыстыбый пешерәбез (Яфар). +Кыйгача +- Қыйғачалар, күмәчләр қуйылган табында чәй эчәбез (Чишмә). +Самбуса +- Бәрәңге самбусасы пешерәбез. Сөткә суды, тоз салып камыр басасы. Бәрәңгене айырып пешерәбез. Бәрәңге өстенә суган, ак май, тоз салып изәбез йақшы гына итеп. Қамырны токмачка җәйгән кебек җәйәбез дә дүрт қырлы итеп, өстенә бәрәңге йагып пичтә пешереп алабыз (Сарманай). +Җәймә +- Безнең Сарманайда җәймәне күп пешерәләр қунаққа да, туйларга да. Йарты литыр сөткә бер күкәй, тоз салып камыр басасың да шуны йегерме биш кисәккә бүләсең. Шул кисәкләрне нә зек кенә итеп җәйәсең дә йанып торган пичтә пешерәсең. Ул ут йалкынында бик тәмле булып пешә пичтә (Сарманай). +- Җәймәне дүрткә бөклиләр дә, шуңа каз итен урап, кодаларга бирәләр ийе. Табында шулай коданы сыйлыйлар ыйы (М остафа). +Чөче җәймә +- Безнең Йафарда чөче җәймә пешерәбез. Белен пешерәбез дә каймак белән шәкәр, ванилин салып крем йасап, шул белен өстенә канат белән сөртәбез. Кунакка чөче җәймә куйабыз сабан туйында. Нәзек йәймә пешерәләр туйларга күп итеп (Яфар). +Катлама +Чөчели катлама пешерәбез, ачыли катлама. +Ләwәш +- Туйларга ләwәшне үзем пешерәм. Дүрт таба ләwәшкә: 1 кг. сливочный маргарин, бер кг. шикәр, бер кг. он, бер л. сөт, ун күкәйдән камыр басам. +Шушы камырдан эченә йә чийә, йә күрәгә салып пешерәм (Каргалы). +Кош теле, лақша, чумар +- Кош теле, лақша дип күкәйгә генә басып майда пешерәбез. Қайсы кеше бал да сибә. +- Бер табақ қош теле пешереп бара туйга. +Чумар - өзеп сала токмач камыры (Биктимер). +Тәңкә токмач, бәлеш +- Туйларда тәңкә токмач салып шулпа куйалар. Шулпадан соң бәлеш, каз ите белән (Каргалы). +- Қабақ бәлешен өлешләп кисәләр (Чебенле). +Салма +- Камырны өзеп, салма салабыз (Чишмә). +Пашкит +- Пашкит салалар туйга алтышарны. Өстенә павидло йагып пешерә, бизәкләп. Шуны туйда ашаганнан соң бүлгәлиләр дә алып кайтып китәләр күчтәнәч итеп (Үрге Чебенле). +Шишара +- Әче камырны кабарталар да җәйеп, шакмаклап кисеп майда пешерә. Шул шишара була (Үрге Чебенле). +Төш өсте +- Әчегән күмәч камырын түгәрәкләп җәйеп, көлчә итеп пешерә. Шуның өстенә күкәй белән сөтне тугылап сөртә дә пичкә тыга. Икенче йагын әйләндереп пешерә дә каймак сөртә. Нык тәмле әйбер була (Үрге Чебенле). +Питырач, бәләкәй күмәч +Питырач - төче күмәч. +- Тары оныннан питырач пешерәбез казан төбендә. +Питырач - чөче камырдан була, хәйергә пешерәләр. +Эләннән дә питырач пешергәннәр тирмән тартып. +Бәләкәй күмәч - аны хәйер өчен пешерәләр. Питырач дип төчедән пешереп хәйер бирәләр (Яфар). +Чүрәк +Чүрәк - вак күмәч. +- Чүрәкләрне зур таба белән пешерәбез. Чүрәк өстенә җәймәләр қуйабыз. +Чүрәкләрне урап пешерәбез. Ул wак күмәч була инде (Яфар). +- Коръән ашында күчтәнәчкә чүрәк тараталар, хәйерләр бирәләр. Чүрәк ул күмәч кебек wак кына була, табада кабара. Өстенә қукай сөртәләр, тмин сибәләр (Яңа Муса). +Баwырсақ +- Баwырсақны эре итеп пешерәләр бездә. Күкәйгә генә басалар камырны (Сарманай). +- Кийәү йегете белән кийәү киләләр кичен. Алар килүгә кыз өйендә баwырсақ пешереп әзерләп торалар. Ул баwырсақ баллаган баwырсақ булмый. Аны очраган бер кешегә тараталар кыз нә селләре. Шулай кийәү килгән көнне тараталар (Үрге Чебенле). +Баллы баwырсақ +- Ә туйга инде баwырсақны баллап қатыралар ыйы. +"Терсәк буйы булсын, бийек булсын, - дип, чүмәлә-чүмәлә баwырсақ булды (Сарманай). +Кийәү ашы, чәкчәк, чәкчәги +- Кийәү ашына қыз йағыннан чәкчәги китерәләр. Шунда инде кийәүгә өс-баш, пирчәткә, шарыф, күлмәк тә килә. +Чәкчәги - йегетләр үзләре генә утырған мәҗлесне шулай әйтәләр. Кийәү ашыннан соң була ул. Қыз йағыннан бир гән кийем нәрне кийенеп утыра кийәү. Йегетләр күп булып җыйы лып утыралар. +- Чәкчәк мәҗлесе, диләр. Ул йегет йагында була. Кыз йагыннан чәкчәк пешереп җибәрәләр. +Чәкчәк, чәкчәги +- Чәкчәкне waқ қына итеп кисеп пешерәләр. Туйларға пешергәндә бийек итеп пешерәләр: +"Терсәк бийеклеге булсын", - дип бийек чәкчәкләр пешереп қуйалар (Сарманай). +- Чәкчәги - иң атаклы аш. Қыз йағыннан алып чығалар икешәр патнус чәкчәги. +- Тоқмач кебек итеп кисеп пешерәләр. Бүләк салалар. Бер туйға җиде патнус чәкчәги. +Ләwәш +- Алма, чийә, кузгылдактан ләwәшләр пешерәләр туйга, кунакларга. +Тутырған таwық +- Таwық суйсалар, таwықны тутырып пешерәләр ийе. Суйалар, әйбәтләп йуwалар, эчен чистарталар. Қайнарламыйлар. Тиресен итеннән айыралар да ике араға күкәй белән қаймақны туғылап салалар, унар-унбишәр күкәй салалар. Бәйләп қуйалар аны җеп белән. Ул бик зур булып, қабарып пешә матур булып. Безгә, балаларга, бүлеп бирәләр. Аwыл зур, бер өйдә бишәралтышар бала була иде. +- Таwықны йолқыйбыз. Йыртырга йарамый. Тиресен қуптарабыз итеннән. Түшен нәзек энә белән тегәбез. Бугазыннан тутырабыз күкәй белән сөтне, қаймақны тугылап. Әзрәк тоз салып. Бәйләп қуйабыз да сүрән генә утта пешерәбез. Әзрәк пешкәч энә белән төрткәләп эченнән һаwасын чыгарабыз. Йарылмасын дип (Кылчым). +Қаз турау +- Қазны табында турыйлар. Иң элек кийәү турый башлый. Шулай тийеш. Ул қазны турарга инде бер ғәйрәтле генә әбигә бирәләр. Майлары агып тора, бөтен кеше қарап көтеп тора. Аны менә Ғәлийәнең зурнәсе Мәхүп әби турый торған ыйы күбрәк. Берәү турый, берәү таратып тора. +Ә қодаларга қаз итен җәймәгә төреп бирәләр ийе. Бер җәймәне дүрткә бөкләп, эченә каз ите салып бирәләр табында (М остафа). +Каз бүлү +- Бер казны кырыкка бүләләр ашта wак-wак кына итеп. Пар қаз була туйда (Чишмә). +Кодагый күчтәнәче +- Кодагый алып килә пар каз, чикчәги (Рәдүт). +Кыстыбый +Кыстыбыйларны күп пешердек. Тары эчле кыстыбый. Бәрәңге эчле кыстыбый (Яфар). +Күмәч йабу +- Күмәч йаптык. "Күмәчем чыкты, чәй эчәргә керегез", - дип ча кырган күршеләрен (Яфар). +- Күмәч йапса, табагач, ухват, кучаркаларын алып тора күршедән. "Синеке чыксын, мин алырмын", диделәр. +Күмәч пиче бар, алты күмәч сыйа. Колмак белән пешерәбез күмәчне (Чишмә). +Йылы күмәч хәйере +Йылы күмәчне хәйергә күршеләргә кертергә тырышканнар әбиләребез. +"Йылы күмәч хәйере - корбан чалган белән бер булыр", - ди. (Кылчым). +Кырынды күмәч +Қырынды күмәч - күәсне кырып алган камырдан пешерелгән күмәч. +- Күмәч салганда қырынды күмәч салып хәйергә илтәләр ийе. Қырынды ул күәстә йабышып калган камырны кырып шуннан пешерелгән кечкенә күмәч. Бер әйберне дә әрәм итмәделәр элеккеләр. +Күмәч салган сайын әни шул күршеләргә һәркайсына кырынды күмәчен хәйер күмәче итеп биреп җибәрә торган ыйы. Шул кырынды күмәче, хәйер күмәчен төргән тастымал өстенә моннан шырпы да салып җибәрә торган ыйы. Шундый ырымы булган инде, күрәмсең. Шулай кешедән кәм йәшәмәдек (С арманай). +Үрә +- Пийала шиша белән бодайны йарабыз да үрә пешерәбез. Күрше әбине чакырабыз үрә ашарга (Султакай). +Өйрә +- Кул тирмәнендә тартабыз бодайны, бер учтай гына йарма була. Өйрә итеп аш эчәбез (Биктимер). +Тары төйү +- Тары төйәбез киледә. Ботқа пешереп ашыйбыз (Биктимер). +Талкан, "талқаны коры" +- Бодайны йуwасы да казанга салып пешерәсе. Пичкә табалар белән тыгасың. Ул пичтә кибә. Кул тирмәне белән йарасың. Пешергәндә суга май саласың. Шуны түгәрәкләп куйасың, балаларга бирәсең. +"Талканы коры" дигәнне ишеткәнең бармы. Талкан майны йарата ул. Кырыс, усалрак кешене дә әйтәләр бит "аның талканы коры" дип (Султакай). +Дурочмақ +- Дурочмақ пешерәбез ақ эремчектән, өстенә күкәй сөртәбез (Каргалы). +Кәкүрткә +Кәкүрткә - бөккән. +- Ат кузгалагыннан кәкүрткә салалар табага әwәләп. Түгәрәкләп шикәр сибеп пешерәләр. Кәкүрткә итеп салдым, диләр (Кылчым). +Үсемлекләр, җиләк-җимешләр +- Җиләкне күп җыйдық. +Җир җиләге, қайын җиләге күп була бездә. +Менә быйыл қорылық булды, йаңгырлар йаумады җәй буйына. +Быйыл җиләкләр темәләнгән дә кипкән, күдергән җил әкләрне. +Үткән йыл кучалап җыйдылар җиләкне. Бер бидерә җиләк бер адым җирдән, күз ачып йомганчы тула бидерә (Яфар). +- Карлыған, йалан карлығаны, бөрлегән, миләш җыйдық, қам ырлық, гөлҗимеш җыйдық. Мәләш қағы қойдық (Мостафа). +- Қарағат қағы, алма қағы, миләш қағы қойдық (Тукай). +- Шомырт күп була. Қара шомырт үсә. Қызыл шомырт үсә. +Шомыртны җыйып киптереп, қул тирмәнендә тарттық. Қышқылыққа бик шәп була. Қайнар суға болғатасың да шикәрләп қуйасың табынга (Биктимер). +Чийә, майлы чийә ашадық. +- Йаланнан қыр чийәсе җыйып алып қайтабыз, салқын суда йуwабыз. +Сары майны қайнатып чийә өстенә қойабыз. Ул инде бозылмый. Қышқысын әйбәт була (Кабан). +- Ашакайын ашаган үләннәрне. +Бибекә үләне, песәй үләне, кәҗә мөгезе, андыз җыйабыз. +Қуйан тубылдыгы - төбендә бәрәңгесе була (Чишмә). +Ашый торган үләннәр дә күп үсә. +Қымызлық, сийәрби, кузғалақ, йуwа, тау қыйары, балтырған ашадық. +Ашқа турап ашый торган үләннәр халықны ачлықтан сақлап қалдылар (Сарманай). +Қамыш туқмағы була башында. +Ашый торған ыйық қамыш (Сарманай). +Кырмалау тамыры була, кучаны була кырмалауның. Шуны ашадык. Ул әрекмән инде казанча (Султакай). +- Тубалдык үсеп чыга. Ак чәчкә ата. Бәрәңге тубылдыгы диләр. Ашадык (Сарманай). +Балтырган ашы, балтырганлы умач +- Май айында балтырган ашы пешереп эчәбез. Умач уwабыз күкәй белән, ашқа салабыз. +Каймаклап, қатықлар салып балтырган умачы ашыйбыз (Биктимер). +Алабута оныннан умач +- Алабута оныннан умач пешереп ашадық. Ул қап-қара умач инде, ашы да қап-қара була алабутаның. Ул қара орлыклы була алабута. +Қатық қатып ашадық. Қатық салсаң, ашарға була ул алабута умачын (Сарманай). +Алабута питырачы +- Алабута оныннан питырачлар пешердек бик тырышып. Әзерәк сөт белән майың булса, әзрәк оның булса ул да ашарлык була. Алабута питырачын да күршеләр белән бүлешә торган булды. Халык бик тату, дус йәшәде (Чишмә). +Өшегән бәрәңге кимагы +- Йаз башын җирдән бәрәңге казырга чыга идек. Ул көздән калып кар астында кышлаган өшегән бәрәңге була инде. Шуны берәр бидыра казып, эзләп алып кайтабыз. Тапсак - куwанышабыз әле. +Шул казып алган чергән бәрәңгене чичтартып, кабыгын алып әрчеп түгәбез. Булса - он кушабыз, май салабыз, тоз салабыз. Пичкә йагып бәрәңге кимагы пешерәбез. Күрше-тирәне чәй эчәргә чакыра идек. Шул өшегән бәрәңгедән пешергән кимак белән гөрләшеп чәй эчә идек (Султакай). +- Йаз башын туңган бәрәңгене казып җийабыз. Аны киптерәбез дә кул тирмәнендә тартабыз. Оны булса он кушып кимагын пешерә (Яфар). +- Йылак кели башлый элекеләрне искә төшерсәң. +Җеназа +- Җеназада Наҗийә җыwа. Кайсы йортта мәйет, бөтен аwыл килә. Хайер илтәләр, төнәтергә киләләр. +Төне буйы, йорт тулы, ызба тулы кеше утыра. +Төнәтүчеләр төне буйы утыралар. Күрше-тирә төнәтү че ләрне чәй эчәргә чакыра. +Дисбе тартып утыралар әбиләр. Зиратка чакырмыйчы, үзләре белеп, ишетеп баралар. Саwаплы ул зиратка бару. +Мәйет озаткач, энә сабақлап өләшәләр. +Өчесе, җидесе, кырыгы була. Кырыгына хәтле йасин укилар (Яңа Муса). +Хатем ашы +- Хатем ашына иң алдан салма пешереп куйалар, ит куйалар, йәймә, баwырсак. +Ашка хатле коръән укилар, хайер тараталар бөтен халык. +"Әрwах өчен", "әрwахлар рухына". +Әрwахларны онытырга йарамый. Атна көн, йома көннәрне хайер тараталар. +Эчәкәй кешегә хайер бирергә йарамый. +Лә илаһа дигән сүзне +Укик китаплардан алып. +И, туганнар, амәл кылик, +Ахирәтне искә алып (Яңа Муса). +Даладагы серле ташлар +Утырткан таш +- Йафар аwылыннан йырак түгел бер таш бар. Ул кеше бийеклеге таш. Утырткан таш дип йөртәләр. Аны аударганнар машина белән төртеп. Шуннан соң менә үзләре аварийәгә очрап бә релеп үлделәр ул кешеләр. +Ул ташны кабат утыртып куйдылар. Ул таш элек коршаган урын булган диләр. Дин таратып йөргән кеше үлеп калган. Әнийемнең әнисе шылай сүли иде. Сезнең аwылда шынди таш бар, уратып куйыгыз ул ташны дип. Йәпәк кенә таш ул, кеше бийеклеге. +Аwылдан чыкканда тигез урында ул таш. Элеке зур иде, озын иде. Хәзер инде йиргә иңә. Дин таратып йөрүче булган диләр (Яфар). +Киле таш +- Аwыл кырында шундый зур таш, таудан чыгып тора. Ул ташка элекеләр исемнәрен йазганнар. Таш өстенә әзрәк чокырлар чокыганнар. +"Кошларга эчәргә су җыйылып торсын". Шуны Киле таш дип атаганнар (Яфар). +Утарташ +Утарташ - ул тау. Чишмәсе бар. Йаңгыр теләргә чыгабыз. +Утарташ - бийек тау. Шунда күл, бик тирән (Кабан). +Кыр җәнлекләре, йорт хайваннары +- Қылғанны далалар булды бездә элек. Ап-ак чәчәк ата, чайкалып утыра далада қылганнар. +Қыр җәнлекләре күп бездә. +Қыр кәҗәләре, қыр қуйаннары күп. +Қуйанны төлкеләр ашый. +Қыр чучқалары, бурсықлар, бүреләр бар. +Қыр песәйе - рысь бар Чагыл тауда. +Бурсық аталар аучылар. +Бурсық итен үпкә аwыруыннан а��ыйлар. Бурсық ул тамырлар белән туклана, җир тәме килә бурсық итеннән. Қайсы җирең аwыртса, шул җирен ашарга ди бурсықның. +Пошилар да күп бездә. Пошиның бәбиләп йатканын күрдек. Ул йаман үкерә икән бәбиләгәндә. Усал була икән. +Поши ул мөгезе белән түки, имгәтә. +Бүреләр дә килә аwылга. +Менә Нурҗиһанны сарык тәкәсе түкәде. Шул сарық тәкәсен төннә бүре килеп алды. Сарай эченә төшкәннәр бүреләр. +"Мине түкәгән өчен бүре алды сарык тәкәсен", - диде. +- Менә күршеләр бүре баласын алып кайтканнар. Төннә шул бүре баласының анасы, ана бүре килеп, қыйықчадан (түбәдән) төшеп, бөтен сарыкларны буwып киткән, үч алган баласы өчен. +Көзәннәр, әрләннәр, йомраннар күп. +- Көзәнне тиресе өчен тоталар. Ул сасы була, итен ашамыйлар. Капкан белән тоталар. Тиресе қыйбат була көзәннең. +- Әрләннәр таwықларны буwалар (Яфар). +Йомран тоту +- Йомраннар элек бик күп булды. Сызгырып утыра ул йомран, ойасыннан чыға да. +Йомран тотарға чыгалар қар китә башлауға уқ. +Йомранның ойасын табып, ойа тишегенә қарлы су салалар. Тишек авызында берәү тора. Йомран шул тишегеннән атылып чыга. Чыққан көйенә эләктереп алалар waқ қына йомран балаларын. Қулны да тешли инде ул эләктергәндә. +Йомран ул көздән ойасына иген ташып, башақлар ташып қуйған була. Кышлый шуны ашап симереп йата. Йазга чыққанда ул бик симез була. Тик ашап йатқан инде ойасында. Шул йомраннарны менә йаз көне тотып ашадық. Күп кеше йарата йомран итен. +Йаз көне без шулай шаwа-шаwа йомран ашадық. Таба тулы майы чыга пешергәндә. Кар әз генә ачыла тау башында, менә шул чагында тоталар йомранны, бик тәмле аның ите. Жареный таwык та андый тәмле булмый. +Йомран ите чөче була икән ул, чөчкелтрәк ул ашарға. +Алдан тозлап қуйарға кирәк икән аны, йомран итен. +Шундый күп ашадык йомран итен. Тау башында тотабыз йомранны, қар китә башлаганда. +Тау башында шул чагында кичке уйын да була инде. Без балалар йалан айақ йөгерешәбез (Сарманай). +Атлар утлап йөри +- Бүреле тау артында атлар утлап йөри. Бер йаратқан атым бар ыйы, Зәрә исемле. Әти шуны аwызлықлап бирә дә атланып китәм. Атларны алып қайтып сарайга йабам. "Әти атларны йаптым" (Мостафа). +Рабучи атлар +- Рабучи атлар айырым тора. Аларға ашарға печән, салам, солы салабыз. +Чабыш атлары +- Чабыш атларын айырым ашатып торалар сабан туйларына. Атны йаратқан кеше генә ат чабышына чыга ала (Яфар). +Кырыкмыш +- Кырыкмышларны күп карадым. Йигәргә йараганчы кырыкмыш була ул атлар. +Атның ике йәшлеге кырыкмыш дип атала. Сарайда тотабыз кырыкмышларны. Эрәнмәгәннәре тибеп җибәрә (Яфар). +Тай +- Тайлары үзләренә башка була. Аларны үзе бер кеше карый иде. +Башмак +Башмак - бер йәш тулган бозау була. Сугымнарга әйбәт була башлыклар. +Азбар +Азбар - әд. абзар. +Карды - ачык абзар. +- Азбарга кыш көне йабабыз, йәйгелеккә кардыга чыгарабыз (Яфар). +Өмәләр. Күмәк эшләр +Кийез басу +- Кийез басарға өмәгә чақыралар. Алты-җиде җыйылып барабыз. +Җон түшәүче +- Җонны аны тигез итеп түшәргә кирәк. Бер оста кешене җон түшәүче итеп қуйалар кийез басқанда. Бөтен аwылға йөртәләр оста итеп кийез түшәүчене. +Кийез түшәүче +- Кийез түшәүче дә бик белеп кенә түши кийезне. Иң башта чүперәк җәйеп қуйа да шуның өстенә түши җонны. Җон өстенә җылы сулар сибәләр дә шуны әйләндерәләр. Бераздан ачалар, тағын су сибәләр, басалар. +Ике көчле кеше кирәк +- Ике көчле кешене қырыйға қуйалар. Көчле кеше булмаса, кийез бүлтәйеп чыға. Шуңа көчле кешене қырыйға қуйалар. +Уртадагылар +- Уртадағылар җырлый-җырлый тәгәрәтәләр кийезне. Ул керешә башлый. +Кийез басу - кыш көне +- Кийез басу ул қыш көне була бит. Шул кийезне кисәү ағачларына элеп, мәкегә (бәкегә) чайқарга алып китәбез. +Бидерәләр (чиләкләр) белән өстенә су қойабыз боз өстенә җәйеп. Кийезебез ап-ақ була торған ыйы. +Кийез - тоташ ақ җоннан була +- Бездә кийезне тоташ ақ җоннан ғына бастылар. Кыш көне басабыз бит күберәк. Боз өстенә җәйеп, мәкедән (бәкедән) су алып җуwабыз. Шулай өстенә су Койып торабыз. Күп кеше булғач аwыр эш түгел ул. Шап-шап иттереп әйләндерәбез, шапылдатып қағабыз да алып қайтып хуҗаға тапшырабыз. +Кийез басучыларны сыйлау +- Хуҗа инде сыйлый кийез басучыларны. Итен, ашын пешерә хәл кадәренчә. Қоймағын, қыстыбыйын пешерә. Итне шулпалап бирәләр. Бал қуйалар (Мостафа). +Көзге йон +- Көзге йоннан кийез бастық, көзге йон кирәк. Йазгы йон керешми ул. +Йонны теттерәбез, түшибез +- Көзге йонны теттерәбез дә түшибез. Ләписең йонны, тигез булсын. Өстенә кан'ар су сибәсең. Ул тигезләнергә тийеш. Сирәк йиренә йон өстисең. +Чүперәкне өтөрәсең дә қатат' итәсең. Йон керешкәнче тәгәрәтәсең. +Кийез безнең ак йоннан, ак кийез бастык. Кырыйына кара йон белән йазып куйасың исемеңне. +Урдыкка (сәкегә) кийез җәйү +- Түрдә урдык (сәке). Урдыкка да кийез җәйәбез. Урдык ул сәке була инде карича. Ак кийез бөтен ызбаны йактыртып тора, матур булып (Яңа Муса). +- Йоннарны кич утырып ийылып тетәләр. Идәнгә иске-москы чүперәкләр, чаршаулар җәйәләр дә йоннарны чүперәкләргә түшиләр. Йон өстенә су бөркиләр, йылымса су. Тагы урыйлар. Бераз баскач сүтәләр дә тагы су бөркиләр. Биш-алты катын әүмәләтәләр. Карилар, тигез генә барамы. Тигез булмаса, тигезлиләр. Шул күгә йәйеп кенә киптерәләр. Керләнсә, су буйында йуwалар. Ап-ак кийезләр була торган ыйы (Султакай). +Кийездән ойоклар кидек +- Кийез ойок ул пимадан да йылы була (Султакай). +Кийез басу +- Кийез бастым килен булып төшкәчтен. Көзге йонны теттерәләр. Сарык йоны көзге йон кирәк. Йазгы йон басылмый ул. +Шул йонны түшибез тигез иттереп. Өстән дә, астан да чүпер әк белән каплыйбыз. Берничә кеше җыйнала. Урыйлар. Тигез барырга тийеш. Биш-алты кеше шушылай итеп басалар, тәгәрәтәләр. Көзге йон үзе керә бара, үзләнә, таралмый. Чүперәктән төшерәләр, сулыйлар да тагын басалар (Тукай). +Кийезне күп кулландык. +- Ак кийезне сәкегә җәйдек. Идәнгә дә ак кийез җәйдек. Элек өстәп дигән нәстәкәй булмады ул. +Кунакны да ак кийез җәйеп идәнгә утырттык, табын йасадык. +Үлгәч тә кешене ап-ак кийезгә урап зиратка илтәләр (Тукай). +Мамык өмәсе +- Мамык өмәсенә агай-эне, күрше-тирә ийыла. +Кәҗә тарагы: +- Кәҗә мамыгын тарап алалар. Мамык ул қыш башында ук күтәрелә, йамбарда күтәрелә. Шунда иң йакшы мамык була. Фиврал, март, апырилләргә калса, мамык кылы белән чыга. Кылын чүпләсе була мамыкның. Кәҗә тарагы була, кәҗә мамыгын тарарга йасалган була. +Мамыкны тетәсең. +Айалый идек элек (Султакай). +- Дыркынныйлар хазер энәле тарак белән. Бүген мынарда, иртәгә анарда. +Берәү дыркынный, берәү эрли орчык белән. +- Киләп йасыйлар. Берсе ката йепне орчык белән. +Шәл башлыйлар бәләргә. +Берәү кайма бәли, берәү урта бәли (Султакай). +Мамык айалау +Мамык айаларга кулалмаш +- Әниләребез мамык айалый иде. Менә сезгә барып мамык айаласак, алар да безгә килеп мамык айалыйлар иде. Шулай қулалмаш йасап мамық айаладық (Каргалы). +Дебет айалау +Дебет айаларга кулалмаш +- Дебет айаладық. +Айаға тыгалар дебетне дә айалыйлар. +Бер көнне беребез дебетен, икенче көнне икенче кешенең дебетен айалау булды. Кулалмаш йасадылар (Каргалы). +Дебет тарак +- Дебет айаладык тарак белән. Дебет тарак белән дебет айаладык. +Хәзер шапылдык белән шапылдаталар. Дыралкы диләр шапылдыкны. +Дебет кыллау +- Дебетне кәҗәдән тарап алабыз да қыллыйбыз. Қылын чүплибез, йуwабыз, эрлибез (Каргалы). +Дебет өмәсе, шәл бәйләү +Дебет айалау +- Энәле айа була, йегермеләп камыт энәсе кебек. Дебет айалыйбыз. Айалағанда бер төйене, бер нәрсәкәйе дә қалмый. +Бер-ике кеше айалап утыра, бер-ике кеше эрли. +- Дебет айаларга өмәгә йөрдек. +Кийезгәк дебетне теттерәләр. +Дебетнең түбере чыга, аны теттергәндә кала аламасы. +Шулай ташлақай түбере чыға айалаган дебетнең. Шул ташлақай түбердән дә бийәләй бәйләделәр, наски. Ул ташлақай инде, бәйләделәр әниләр (Кылчым). +- Үзем шапалатам (айалыйм) дебетне. Үзем эрлим, катлыйм, чиратам, бәйлим шал. Шал бәйләп, сатып көн күрдек. +- Эштән қайтабыз. Өмәгә әйтәләр дебеткә. Анда утырып, дебетне эрләп, қатлап қайтабыз. Аннан хуҗа үзе бәйлиме, кешегә биреп бәйләтәме, шәл бәйли. +Мин өмәгә барсам, теге кеше дә миңа килә қулалмашқа. Шулай қулалмаш йасап йөри торган ыйық. Бер-ике кеше айалап утыра, бер-ике кеше эрли (Кылчым). +Шәл сату, күчти алып кайту +- Бер-беребезгә шәлләр бәйләп йөрдек. Аны сатарга йөрдек Ырынбурга, Шарлыкка. Сатып кайткач куwанабыз. +- Күчти алып кайтабыз шәл сатып. Күчтисез кайту йуқ. Балалар көтеп тора. Кәнфит, алма алабыз балаларга (Сарманай). +Кулалмаш +Чит бәйләргә кулалмаш +Чит - ул шәлнең чите. Шәл чите бәйләдек бер-беребезгә кулалмашка барып. +Кайма бәйләргә кулалмаш +- Кайма - эшәлнең чите. Без, бала-чагалар, кешегә кайма бәйләдек. Үзебезгә кирәк-йаракка акча эшләдек. +Чәй эчереп җибәрә кулалмашта. +Күмәч пешкән, чәй кайнаган (Яңа Муса). +Җитен, киндер эшләре +Элән (< рус. лен) - җитен. +- Элән чәчәбез. Аны йолкыйбыз да суга салабыз. Илтеп йәйәбез. +Эләнне мунчага күтәреп киптерәбез дә талкы белән талкыйбыз. Киндер тугибыз. +Мошко (< мордва. киндер). - Мошко да чәчтеләр. Аны йерләп йеп йасадык, ойоклар бәләдек (Яфар). +Зилем әйләнү, зилем уйнау +Зилем әйләнү - яз көне су ташыганда җырлап, түгәрәк әйләнеп уйнаулар. +Шарлык районы Яңа Муса авылында: +- Күпер төбендә уйын өсте. Йаз башы су акканда төшәбез. Менә монда гына күпер. Шунда гармуннар белән төшәләр, кара-каршы әйтешәбез. Кул белән тотынышып зилем әйләнәбез. +Зилем-зилем зиләйлән, +Кашың кара, күзең кара, +Орчык кебек бер әйлән. +- Зилем уйныйлар, тауда йырлыйлар, тугайларда уйныйлар. +Зилем-зилем Зөбәйдә, +Калдырып китәргә жәллим, +Алып китәмен әйдә. +Зилем-зилем Зөбәйдә, +Зөбәйдәсе торып торсын, +Хөбәйбәсен үп әйдә. +Зилем-зилем-зиләләй, +Зилем дийәрсең әле. +Кайда минем wәгедәле +Йарым дийәрсең әле. +Исемнәре Хәлимә, +Әллә кайларда йөрисең, +Һич кермисең хәлемә. +Исемнәре Гөлсара, +Минем кайда икәнлекне +Сандугачлардан сора. +Исемнәре Нурый да, +Үзен әллә кемгә саный, +Тәмәкесен урый да. +Мостафа авылында язгы уеннар: +- Су киткәндә йар башында уйныйбыз. Тауға менәбез тау кипкәч, туғайларга да төшәбез су киткәндә. +"Сақмар буйлары" дип җырлап әйләнәбез. +Сақмар буйлары қалдинде. +Сары чәчәк алдинде. +Сағынышып, сарғайышып +Хат йазарға калдинде. +Сақмар буйында +Үсә алмағачлары. +Күңелле иттереп +Сайрый сандугачлары. +Ал алам сезнең өчен, +Гөл алам сезнең өчен. +Аққан дәрйәләргә төшеп +Йуғалам сезнең өчен. +Их су алулары, +Суның болғанулары. +Су алғанда су төбенә +Төшеп йуғалулары. +Алым дийәрсең әле, +Гөлем дийәрсең әле. +Кайда минем wәгедәле +Йарым дийәрсең әле. +Бийек тауға менгән чақта +Йулға тайақ ташладым. +Ғәйеп итмәгез иптәшләр, +Инде бии башладым. +Сакмар районы Үрге Чебенле авылы: +- Йаңгыз тирәк дигән җиргә су ташуны карарга барабыз. Сакмар су ташып ага, калын-калын бозлар буладырыйы. Без менә борын-борыннан әниләр җырын җырлыйбыз. +Туган аwылым Чебенлем, +Урамнарың киң синең. +Урамыңда матур кызлар, +Йәш йегетләр күп синең. +Тәрәзә төбем пар кына, +Үстерәм сыйпап кына. +Пар каендай без йәшәрбез, +Бик тату булсак кына. +Машинага утырмагыз, +Машина алып китә. +Алып китеп чит илләрдә +Башларны wайран итә. +Аллар булырсың әле, +Гөлләр булырсың әле. +Их, бер генә күрим дигән +Көннәрең булыр әле. +Сандугачлар басып сайрап +Сындырган гөлләремне. +Сынган гөлләргә ошатам +Айрылган көннәремне. +Әйдә, иркәм, барасыңмы, +Мин барам кар су wына. +Кар суларын эчеп торам +Йөрәгем йарсуwына. +Шарлык районы Сарманай авылы: +Төртмә җырлар +- Кич утырғанда шәл бәйләп утырабыз. Йегетләр керсә, төртмә җырлар җырлыйбыз. Алар да безгә төртмә җыр җырлый. +Сақмар суwы буйларында +Тырактыр чирәм ача. +Төртмә җырлар җырлыйк әле, +Төртмә җыр күңел ача. +Ишек алдым ақ балчық +Бата күрмә, атлап чық. +Син дә әллә кем түгел әле, +Тик әзерәк мақтанчық. +Йуғарычтан түбән очка +Тәгәрәп бара бер пичкә. +Әби кызың бик нечк��, +Түзәр микән бер кичкә. +Бийек тауларның башында +Күренә пәри шәһәре. +Хәзер қызларның мәһәре +Бер подаука бәрәңге. +Зөлхәбирә көлтә бирә +Эскерттән кибәнләргә. +Безнең дә исебез китми +Мин кем дип йөргәннәргә. +Айағыңның берсе озын, +Икенчесе кыскарак. +Икесе дә тигез булса, +Бийер идең остарак. +Шарлык районы Яңа Муса авылы: +Төртмә җырлар +- Йаз башында күпер төбендә җыйылабыз. Йегетләр белән кара-каршы төртмә җырлар җырлый идек, тотынышып зилем әйләнү дә булды. +Кара кәчтүм ак йака, +Кара кәчтүм ак йакага +Исебез китми пака. +Түтәл-түтәл кийарлар, +Борыныңны бик күтәрмә, +Чиләк элеп куйарлар. +Чийә чийәләнми ул, +Үзең ийәләндермәсәң, +Йатлар ийәләнми ул. +Чәпелдәтеп басыйым, +Синең кебек гармунчыны +Бәлчектән дә йасыйым. +Көйәнтә сүзе белән төртмә җырлар күп җырлана иде: Көйәнтәләрегезне, Нигә алып килмәдегез Сөйәркәләрегезне. Көйәнтә буламыни, Илдә илле, кырда кырык Сөяркә буламыни. Көйәнтәләребезне, Без ийәртеп йөремибез Сөйәркәләребезне. Тимерләт көйәнтәңне, Үзең бармаган җирләргә Җибәрмә сөйәркәңне. Агып килә йомычка, Йырларыгыз беткән булса Чакырыгыз пумичка. Қарғалы авылы җырлары Безнең Қарғалы аwылы Түбәләре зәңгәр бит. Йәмле Қарғалы аwылын Ташлап китүwе жәл бит. Қарғалының қызлары Шәлләр бәйлиләр икән. Йегетләре үткен икән, Арттан қалмыйлар икән. Қарғалының қапқасы Барысы да запорсыз. Әллә сағынуларым җитте, Әллә үзем сабырсыз. Қаз қанатларын саныймын, Тезелеп қағынғанда Тулған айларға қарыймын, Өзелеп сағынғанда. +Қулымдагы йөзегем Қулымдагы йөзегемнең Исемнәре Сәкинә. Бийемәсә йалынмыйбыз, Тик утырсын сәкедә. Қулымдагы йөзегемнең Исемнәре Саҗидә Ағым суда ағар идем, Туқтармын дип сай җирдә. Қулымдагы йөзегемнең Исемнәре Фелүрә. Аримбурға барып уқы, Шунда булырсың түрә. Қулымдагы йөзегемнең Исемнәре Шәмсенур. Син минеке түгел хәзер, Үз күеңне үзең күр. Қулымдагы йөзегемнең Исемнәре Галимҗан. Гыйшык уты уртак булсын, Мин йанганда син дә йан. 124 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары +Зирекле авылы: Дәүләтшина Сәвия (69 яшьтә), Кәбирова Зәрә Зад ретдин кызы (97 яшьтә), Мәвликаева Шәмсеруй (85 яшьтә), Ямалетдинова Зөлфирә (67 яшьтә), Шахмуратова Тәзкирә (79 яшьтә). +Мостафа авылы: Сәгъдиева Мәйсәрә (82 яшьтә), Саягфарова Сәбилә (72 яшьтә), Гобәйдуллина Гөлнара (40 яшьтә), Сәгъдиева Флера (75 яшьтә), Фаткуллина Миңнегөл (74 яшьтә). +Александр районы +Султакай авылы: Дабаева Рәсимә (36 яшьтә), Асяева Наҗия (80 яшьтә), Агишева Галия (70 яшьтә), Исмәгыйлева Вәсилә (75 яшьтә), Сәфәрова Лена (61 яшьтә), Салихов Фуат (62 яшьтә), Агишев Фатыйх (75 яшьтә), Ибраһимова Мөнәвәрә (79 яшьтә), Мусаева Сания (80 яшьтә). +Тукай авылы: Мурзакаева Наилә, Мурзакаева Люция (77 яшьтә), Мурзакаев Әсгать (80 яшьтә), Даутова Руза, Даутов Мөхәммәтгаян (85 яшьтә). +Яфар авылы: Ишмөхәммәтова Дания (83 яшьтә), Дабаева Әлфинур (50 яшьтә), Яһүдина Рәшидә (66 яшьтә), Айукаева Сәрия (87 яшь тә), Асяева Рәмзия (90 яшьтә), Яфарова Саҗ��дә (88 яшьтә), Асяева Румия (56 яшьтә), Мифтахова Фәнүзә (52 яшьтә), Яһүдинә Гөлнур (48 яшьтә). +Сакмар районы +Каргалы авылы: Дәүләтьяров Ягъфәр, Хәйретдинова Флера (76 яшьтә), Ягъфарова Назира (54 яшьтә), Кывандыкова Наилә (75 яшьтә), Гафарова Мөнирә (79 яшьтә), Даутов Гирфан (85 яшьтә), Ягъфарова Гөлназ (92 яшьтә), Сафиуллина Илсия, Рәҗәпова Фидая (76 яшьтә), Халикова Гөлнур (77 яшьтә), Мөлекова Зәйтүнә (76 яшьтә), Мөлеков Габдерәүф (82 яшьтә), Улеева Розалия (80 яшьтә). +Үрге Чебенле авылы: Әбделмәннанова Наилә (44 яшьтә), Рәхмәтуллина Зөһрә (92 яшьтә), Кунафина Мәгъдәлинә, Искәндәрова Әлфия (75 яшьтә). +Сарыкташ районы +Кылчым авылы: Бакеева Нурҗиһан (75 яшьтә), Хәсәнова Гылара (74 яшьтә), Фазлыева Хәмдия (75 яшьтә), Гомәров Илсур (55 яшьтә), Гомәрова Зөһрә (86 яшьтә), Гомәров Шәрәфетдин (87 яшьтә), Фазлыева Рәшидә, Фазлыева Хәмдия (80 яшьтә). +Чишмә авылы: Рәхимова Хупйамал (80 яшьтә), Әбүбәкиева Мәүҗидә (88 яшьтә). +Еллар үткән халык йоласы 125 +Кабан авылы: Кадыйрова Гөлия, Солтанхуҗина Алсу, Ишмө хәммәтова Гөлчирә (80 яшьтә), Ядеханова Фәрдәнә (77 яшьтә), Абдрашитова Рушания (50 яшьтә), Мөхәммәтова Нурия (87 яшьтә), Бәйрәмгулова Рәйхана (81 яшьтә), Алтынчурина Бүләк (55 яшьтә). +Биктимер авылы: Гомәрова Миңсылу (86 яшьтә), Гомәров Хөснетдин (86 яшьтә), Низаметдинова Зөһрә, Хәсәнова Бадима (64 яшьтә), Муллазыйанова Нәфисә (84 яшьтә). +Рәдүт (Никитино) авылы: Макаева Фәния (85 яшьтә), Сәйфетдинова Сәгыйдә (85 яшьтә), Макаева Саҗидә (80 яшьтә), Мәҗитова Фәния (55 яшьтә), Именкулов Марат (78 яшьтә), Мәвлиева Эльвира, Байгильдина Галия. +Әбләз: Әхмәрова Гөлнара (75 яшьтә), Вәлитова Гөлнара (44 яшьтә), Вәлитова Фирдәвес (85 яшьтә), Абдуллин Әхтәм (80 яшьтә), Абдуллина Фәйрүзә (78 яшьтә). +ӘДИП ИШНИЯЗ БИНЕ ШИРНИЯЗНЫҢ +ЯҢА ТАБЫЛГАН БИЛГЕСЕЗ ӘСӘРЛӘРЕ +Марсель Әхмәтҗанов +XVIII гасыр татар әдәбиятына мәгърифәтчелек фикерләре чәчкән Ишнияз бине Ширнияз Хәрәзми (1725-1791) тормышы һәм иҗаты хакында матбугатта язып чыккан идек инде. Ул үз дәверендә татар әдәбиятына инде халыктан шактый ераклаштырылган мәгърифәтчел сюжетлы әсәрләр белән яңа сулыш өрде. Мөселман дөньясында, төрки әдәбиятларда популяр булган Ләйлә-Мәҗнүн, Баязид Бистами, Мәхмүд Газнави, ИбраһимӘдһәм һ.б. популяр тарихи шәхесләр турында хикәяләрне яңартып җибәрүдә аның хезмәте зур. +Казанда Татарстан милли музеенда татар археографиясенең күренекле вәкиле Зәйнәп ханым Максудованың (1897-1980) шәхси архивында аның үзе исән чагында туплаган борынгы кулъязмалар коллекциясенең бер өлеше саклана. Алар арасында Таҗетдин Ялчыголның "Тарихнамәи-Болгар" сюжеты язылган, XIX гасыр башы фабрикалары су билгеләре булган 20*32 см зурлыктагы ике яшькелт кәгазь бар. Шушы мәгьлүм әсәргә ялганып, кара тушь белән бер "Хикәят" тә күчерелгән. Күчерүче әлеге хикәятне, Ишнияз бине Ширнияздан ишетеп яздым, ди. Ихтимал, ул күчерүче Таҗетдин бине Ялчыгол үзе булгандыр. Чөнки XVIII гасырның 70 нче елларыннан Оренбург Каргалысына Ишнияз хәзрәттә укырга татарның күп укымышлылары барганнар. +Бу хикәяттән күренгәнчә, Ишнияз хәзрәт Каргалы мәдрәсәсендә җирле, татар тарихына, сюжетларына кагылышлы әсәрләр дә иҗат иткәнгә охшый. Аның эчтәлеге Казан ханлыгы оешу дәверләренә караган легендар Соңкырый вәзир турындагы хикәядән гыйбарәт. +Хикәя оригиналда авыр телдә язылганлыктан, аны хәзерге укучыларга аңлаешлы итү теләгеннән чыгып, язылу стилен үзгәртм ич ә, телен җиңеләйтеп бирергә булдык. Бу хикәя XVIII га сырның икенче яртысындагы милли татар хикәятләренең бер кызыклы, тапкыр тарихлы үрнәге. Ул Ишнияз бине Ширн ияз ның иҗат мирасына яңа бер сәхифә булып тора. Аны безгә 1978 елда Зәйнәп Максудова телдән дә сөйләгән иде. Шулай ук аның бер тексты С.-Петербургта - Көнчыгышны өйрәнү институтының С.-Петербург филиалында сакланучы Ризаэддин бине Фәхретдин кулъязмалары арасында да барлыгын ачыклаган идек. +Хикәянең бер версиясендә Казан ханының Болгар хакименә куфи хәрефләре белән хат язганы, аны анда укый белүче кеше табылмыйча, Соңкырый вәзирнең укыганда хатны үз файдасына ярак лашырып укуы сөйләнә. +Хикәйәт +Кадими дәвердә кальга-и Казан мөселман вакытында ханның бер вәзире бар иде. Аны Сонкырый дирләр иде. Соңра бу Сонкырыйның башына бер четрекле эш бәйләнде. Ул бу эшдин качып Болгар каласына барды, дәрвиш кыяфәтенә кереп, ханның каршында хезмәт итәр иде. +Ахыры бер көн Казанның ханы вәзиренең анда икәнен белеп, Болгар ханына хат язды. Хатында болай димеш ки: +"Бу Казандин минем Сонкырый исемле вәзирем качкан иде. Аны хәстәрен күреп, тамгалап бәйләп кире үземә җибәрүеңне сорыйм". +Хат Болгар ханына килде. Бу хатны кем укыр, - дигәндә, Сонкырый вәзир, үзенең зирәклеге белән, аның үзенә зарар китер ү өчен язылганлыгын аңлап, шаһтан әдәп белән генә сорап алып, и, ханым, үзем укырмын, - диде. Аны алып шулай укыды кем: +"И, Болгари шаһы, бу "Коръән"нән "Бирсен каберең фәләнесе..." - дигән аять качкан, аны теркәп-бәйләп, безгә җибәрерсең", - дигән. +Хан моны ишетеп берничә фикерләргә төште. Ахыры, хәтеренә килде ки, аятьне теркәп-бәйләп җибәрергә кирәге. Аятьне хатка мәгьнәви бәйләнешен күчерү авырлык мөнәсәбәтен дәдер дип, аңа мәгьнәви тәфсир язып, мөһер сугып җибәрде. +Соңра бу хат Казан ханының кулына барып иреште. Хан хатны укып карап, хат эчтәлеге турында бер фикергә килеп әйтте: +"Ханның кулыннан алып, минем хатымны кем укыды? Мин болай язмаган идем бит", - дип сорады. +Аңа җавап биреп, хатны бик гадел бер дәрвиш укыды, - диделәр. +Соңра Казан ханы белде кем, бу дәрвиш аның вәзире икәнен. Ул аңа хат язды, кайт, гаебеңне гафу итәм, - дип, хатны сәлам кылып җибәрде. Вәзир шатлык, исәнлек белән, әүвәлгечә Казан ханы хезмәтендә вазифа үтәде. Ишнийаз бине Ширнийаз хәзрәтләреннән ишеткәнемчә. +Хикәйәт (оригиналы) +Кадими дәвердә кальга Казан мөселман вакытында ханның бер вәзире бар ирде. Буны Сонкырый дирләр иде. Соңра бу Сонкыры��ның башыйна бер эш уграды. Бу эшдин качуб кальга-и Болгарә варды, дәрвиш сурәтинә керүб ханның хозурында хезмәт идәр ирде. Ахыры бер көн Казанныйң ханы бу вәзиринең анда ирдүкен белүб, бу Болгар ханына хат йазды. Хатыйнда димеш ки "Бу Казандин бәнем Сонырый исемле вәзирем качмышдур, аны кыйд-бәнд идүб кәнд үзүмә йибәрәсен", - дийү. Бу хат (Болгарга. - М.Ә.) хана килде. Бу хатны кем укыр дидүкдә, бу Сонкырый вәзири чәпәклик (зирәклек. - М.Ә.) илә кәндүлгә зарар йөкләмеш хат идүкене белүб, шаһдин әдәбәнә теләб әйдүб, - И, ханым, кәндим укыйурәлүм! Бу алуб шәйлә укыдый кем: "И, шаһ болгари, бу "Корьән"дин "бир синкабрең фәләнесе" дигән айәте качмыш. Аны кыйд бәнд идүб монда йибәрсен, - дийү, хан моны ишедүб берничә тәфәккерә варуб, ахыры хатеринә килде кем, бу айәтнең мәгани кыйд вә бәнд идүб йибәрмәк эстәдүке. Айәтнең мәгани мәгаляка вә тәфсир мәнзүбәтәседүр, - дийу, айәтнең мәгани тәфсиренә бәййан идүб, хата кичүрүб, миһер өзүб йибәрди. +Соңра бу хат Казан ханыныйң әлинә варуб ирешди. Хан укуб карайа, хат фикерә варуб әйде - "Кем укуды бәнем хатымны ханныйң әлендин алуб, - дийү, мин буилә йазмаган идем? Җаваб әйдиләр, - дәрвишрәк хадиме укуды, - дийү. +Соңра хан Казани белде кем, бу вәзиридүр. Хат йазды, - кайтсун, гөнаһын гафу кыйлдым, - дийү хатны сәлим кыйлды. У шадлыйк әйләб, хуш идүб әүвәлгүнчә вәзир улды. Самыйганә (ишетүче) хәзрәти Ишнийаз бине Ширнийази. +"Мөнәҗәте Ишнияз әфәнде" +Ишнияз бине Ширниязның тагын бер шигьри "Мөнәҗәте Ишнияз бине Ширнияз" исемле әсәре табылды. Аны без 1982 елда Татарстан Республикасы, Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында табылган кулъязмадан ачыкладык. Ул кулъ язма җыентык ТФАнең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә 39 коллекциядә № 7195 шифры белән саклана. Бу әсәр әлеге мәгърифәтченең поэтик әсәрләр язуына да дәлил булып хезмәт итә. "Мөнәҗәт" Ишнияз әфәнденең вәзен-рифмаларны, иҗекләр структурасын тоеп иҗат итүен күрсәтә. Шунысы кызык, автор әсәренең ахырында шигырь юлына үз исемен дә кушып җибәрә: +"Йөзи Нийази гасый, +Йыглаб түгелмәс йәши. +Кабул улсун догасый - +Иман улсун йулдашый!" +Мөнәҗәте Ишнияз әфәнде Йарлыкагый җибәрсен, Гөл тик йөзләр, хуш буйлар, Сәндин үзгә кемем бар. Сулыб калыр бел [тамыб]. Җәлил Гаффар җибәрсен, Җөмлә карендәш-туганлар, Синдин үзгә кемем бар. Ушпу тәнни йугайлар, Сагыйрь улды колагым, Җиңсез тунлар кидереп, Зәгыйфь улды күзләрем, Гүргә илтеб куйгайлар. Тәсбих, тәһлил телдә йук, Мөнкир-Нөнкир килгәндә, Гайбәт, һава сүзләдим. Сөәлләрне сорганда, Зикре тәсбих әймәдим, Җавабымны асан кыйл, Тәгать-коллык кыйлмадым, Мин, Раббикә, - дигәндә! Үтди гомрем файдасыз - Гөнаһларым кичергүл, Кәндү халем белмәдим. Тәмугь утын өчөргел Кеше, гайбәт сүзләдим, Фазлың берлә йа Кәрим, Үз гаибими гизләдим, Сират күпрен кичүргил. Хакыйкать ни сүзләдим. [На]рың бездән ала күр, Гәр әҗәлдер бу кәл��әт, Гафулыйк сарый бара күр, Саум, салават һәм зәкят, Шул гаҗизлек көнендә - Фитыр, гошер вә иҗабәт, Рәхим-рәхмәт кыйла күр. Өстемездә чук калды. Йөзи Нийази гасый, Йил тик үтди бу хәййәт, Йыглаб түгелмәс йәши. Шәриф тәндин җан очса, Кабул улсун догасый - Пәрваз кыйлып газиз җан, Иман улсын йулдашы! +ОРЕНБУРГ ТАТАРЛАРЫНЫҢ ФОЛЬКЛОРЫ +Халык иҗаты үрнәкләре +Ильмир Ямалтдинов +Әлеге өлкә җирлегендә яшәүче халкыбызның фолькло ры, авыз иҗаты белән кызыксыну моннан нәкъ 55 ел элек башлана. Оренбургның татарлар яшәгән районнарына хәзерг е Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ның иң беренче фольклор экспедициясе 1960 елның май-июнь айларында атаклы фольклорчы галим, филология фәннәре докторы Хәмит Ярми җитәкчелегендә оештырыла. Экспедиция эшендә түбәндәге хезмәткәрләр катнаша: Х. Ярми, Х. Гатина һәм Х. Гарданов. Фольклорчылар ике төркемгә бүленеп барлыгы 7 районның 11 авылында булалар (Шарлык районының Мостафа, Сарманай, Яңа Муса авылларында, Александр районының Тукай, Султакай авылларында, Октябрь районының Биккол авылында, Сакмар районының Каргалы авылында, Сарыкташ районының Рәдүт, Әбләз авылларында, Тоз-түбә районының Линевка авылында, Илек районының Озерки авылында). Аларның экспедиция хисапларына күз салсак, түбәндәгеләрне күрәбез: барлыгы 36 әкият, 2530 кыска җыр, 32 сюжетлы җыр, 27 бәет, 215 мәкаль һәм табышмак, 12 халык уены, 64 мәзәк, 28 көй, 18 истәлек язып алынган. Шулай итеп, Институт хезмәткәрләре бер ай эчендә фән өчен бик кыйммәтле халык иҗаты материалларын туплап кайтканнар. +Һәм, ниһаять, 2015 елның июнь ахыры - июль башында әлеге төбәктәге татар авылларына яңадан комплекслы фәнни экспедиция оештырылды. Шарлык, Александр, Сакмар, Сарыкташ районнарында урнашкан ундүрт татар авылында булып, шәхсән мин үзем дә атна-ун көн эчендә өч йөздән артык берәмлек авыз иҗаты үрнәкләре алып кайттым. +Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар арасында сан ягыннан караганда, иң киң таралган авыз иҗаты жанрларыннан җырларны аерып чыгарырга була. Өч йөзгә якын җыр язып алынды. Аларның күбесе кыска җырлар. +Александр районы Султакай авылы музеенда 7-8 ел элек вафат булган Альбеков Рәшит Закир улы (1926 елгы) дәфтәреннән 224 татар халык җыры язып алынды. Әлеге дәфтәрдәге җырлар Рәшит абыйга истәлеккә моннан 74 ел элек, 1941 елның ок тябреннән алып 1942 елның маена кадәр, сигезенче сыйныф укучылары тарафыннан язылганнар. Мәсәлән, "Чит илләрдә" җыры: "1942 елда ФЗОда укыган вакытта язылды", - дип теркәлгән. Әлеге дәфтәрдә рус җырлары, русчадан татарчага тәрҗемә ител гән җырлар да бар. Дәфтәргә язучылар кыска җырларны төрле исемнәр астында теркәп куйганнар: "җырлар", "татарча җыр лар", "көлке җырлар", "җыентык җырлар", "җырларым", "җырлар җыентыгы", "хат аша килгән җырлар", "төртмә җырлар". Ә менә Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан Кывандыкова Наилә Гыйният кызы (1940) безнең өчен махсус утыз җыр (ул белгән җырларның саны ике йөзгә тула икән) җырлап күрсәтте. +Автор җырлары да халык тарафыннан бик яратылып башкарыла. +Шарлык районы, Яңа Муса авылында Абдршин Марат Рузит улыннан (1962 елгы) татар халык көенә И. Юзиев иҗат иткән "Ике егет китә армиягә" җырының варианты язып алынды. Әлеге җыр халыклашкан. +Язгы ташкыннарда урсып аккан карда, +Икәү-икәү урам буйладык. +Берсе җырлый шашып, изүләрен ачып, +Икенчесе гармун уйнады. +Сау булыгыз, кызлар, сагынырсыз, кызлар, +Сагынырсыз әле без киткәч. +Сагынсагыз әгәр, без кайтканга кадәр +Шушы җырны отып җырларсыз. +Бозлар ага, кызлар, сизәсезме, кызлар, +Сизәсезме, җилләр искәнен. +Искән җилләр исәр, исегезгә төшәр, +Бездән сезгә сәлам шул булыр. +Озын көйләр татар-мишәр авылларында (Султакай, Тукай һ.б.) күбрәк сакланган, ләкин һәрбер авылда "Олы юлның тузаны", "Рәйхан", "Сарман буйларында" һ.б. җырларны очратырга була. +Татар эстрадасында да, халык арасында да популяр булган автор-композитор Рәис Ханнанов иҗат иткән "Килә ява, килә ява" җырының тарихы язып алынды. Бу җыр нәкъ Оренбург җирендә, Яфар - Сарыкташ арасында татар халык җырлары нигезендә туган булган. +Татар халкы - җырлы халык. Туйларда яисә төрле мәҗлесләрдә күңел ачкан вакытта да, авырлыклар килгәндә яисә туган ягыннан аерылып, моңсуланган чакта да, җыр кешенең юлдашы булган. Оренбург татарлары да гомер буе җырлап яши. Кунакларны каршы алу - озату традиция ләренә тугры калып, алар (аерым алганда, Шарлык районы Яңа Муса, Александр районы Яфар, Сарыкташ районы Никитино (Рәдүт) авыллары халкы) безне дә изге, матур теләкләр әйтеп, җыр белән озатты. +Ерак юлны якын итеп, +Хуш килдегез, туганнар. +Хуш килдегез, сау кайтыгыз, +Сау йөрегез туганнар. +Җырлыйк әле, җырлыйк әле, +Җырламый тормыйк әле. +Җырласак шушы көйләргә, +Калыр сагынып сөйләргә +Ияләр, җеннәр турындагы мифологик хикәятләр халык арасында борынгыдан сөйләнеп килгән, халык аларга ышанган, буыннан-буынга тапшырган. Бигрәк тә, татар халкында киң таралганы - атның ялын үрүче йорт анасыннан башлап, Оренбург төбәгендә генә була торган, аерым алганда, Тукай авылы тирәсендәге Пәрилекүл ягында төне буе басуда эшләүче механизаторларның таң атканда трактор тәрә зә ләрен шакучы, яисә Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла кызының (1940 елгы) әтисенең яшь вакытында каршына тавык-чебешләр булып чыгучы, аннары Яфар авылы тирәсендәге сары күпер астыннан ак ат булып килеп чыгучы, яисә әби куаклары тирә сендәге адаштыручы җеннәр-шайтаннар турындагылар бар. +Оренбург төбәгендә барлык татар халкы өчен хас уеннар язып алынды. Түгәрәк уеннан башлап, "Лапталы", "Ал тирәк, күк тирәк" белән беррәттән, аулак өйләрдә традицион уйналып килгән "Наза", "Йөзек салыш", "Йолдыз санашлар" да бар. Әлеге кич утыруларда, шулай ук, "Почта куу", "Мунча кертү", "Күгәрчен туйдыру", "Ярма ярулы", "Үрдәккәем, чумасың", "Дуадак", "Тамчы, там", "Кристанцы", "Саңгырау телефон" кебек һ.б. уеннар аеруча яратып башкарылганнар. "Зилем" уены да булган, кич утыру уеннарын кайбер авылларда, гомумән "Зилем сугу" дип тә йөрткәннәр. +Берничә ел элек туксанынчы дистәләрен вакласалар да, малай вакытларында уйнаган уеннарын Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан Даутов Гыйрфан Гыйният улы (1930 елгы) һәм Сарыкташ районы Кылчым авылыннан Мөхәммәтев Гакип Сафиулла улы (1933 елгы) бүген дә бик яхшы хәтерлиләр. Г. Даутовтан "Ашыклы", "Чүрәкә" (өч төрле), "Түк-түк", "Туплы", "Мура", "Ходули", ә Г. Мөхәммәтевтән "Гәрәй алышлы", "Звезда", "Сака", "Ма" уеннары язып алынды. +Әкиятләргә килгәндә, 1960 елда язып алынган 36 әкият арасында "Әйдә, кызым, безгә" (Александр районы Тукай авылында Х. Сәлимовадан), "Аю белән өч кыз", "Әйдә, кызым, безгә", "Алтынбай" (Сакмар районы Каргалы авылында Х. Исмәгыйлевадан), "Песәй", "Сеңлесе кәҗә булган", "Аучы", "Карунбай", "Алпамша" (Октябрь районы Биккол авылында М.Гапсаттаровадан), "Кучер малае" (Александр районы Султакай авылында Р. Яһудиннан) кебек әсәрләр бар. 12 томлык "Татар халык иҗаты"ның әкият томнарында әлеге әкиятләрнең дүртесе ("Аю белән өч кыз", "Песәй", "Сеңлесе кәҗә булган", "Әйдә, кызым, безгә") басылып чыга, калганнары вариант буларак күрсәтелә, яисә архивта саклана. Быелгы экспедициядә бер генә тулы әкият тә язып алырга насыйп булмады. Ләкин Яфар авылында Асяев Бари исемле әкиятче булганлыгы ачыкланды һәм аның улы Ришат Асяевтан өзек-өзек булса да, әкият сюжетлары язып алдык. Чебешләр чыккан вакытка туры килү сәбәпле, Ришат Асяевның вакыты бик тар иде. Шуннан соң Л. Җамалетдиновның "Энҗе чәчтем, энҗе җыйдым..." мәкаләсендә бәян ителгән хәл искә төште. Ул 1976 елда Лениногорск районында гомер итүче Миңҗамал әбидән, аның чакыруы буенча, әкиятләр язып алыр өчен экспедиция планлаштыра һәм аңа янә бер хат килә. Ул хатта аңа чебиләр чыккан вакытта килмәскә кушыла, чөнки андый чакта әкият сөйләшергә вакыты булмаганлыгы әйтелә. Безнең белән дә шулайрак булып чыкты. Әмма ул хәлдән аермалы буларак, Яфар авылында кайчандыр әкиятче Бари бабай булганлыгын, хәзерге вакытта аның улы Ришат Асяевны очратасыбызны алдан белмәдек. Аның күңелендә әтисенә, аның әкиятләренә карата тирән, җылы хисләр саклана. Әтисенең әкият сөйләгәннәрен түбәндәгечә искә ала: "Аның бер әкияте айга сузыла. Ноябрь айларында сүли башлый, декабрьга бетә. Икенче елны бүтән әкият сүли. Нык озакка сузыла инде, бер-ике сәгать сүли, 15-16 яшьлекләр керә иде. Нәгыйм братишкалары белән керә иде, барыбыз да йоклап калабыз шунда. Шундый иде аның комически дә, трагически да, азагы әйбәт бетә. Көн дә кичен сүли иде. Озын әкият, аны озак сүләргә кирәк". +Балалар әкиятләрне яраталар. Ришат Бари улы да әтисенең әкиятләрен бик яраткан һәм, әкият сөйлә, дип йөдәткән. Шундый вакытларда әкиятче Бари бабай "котылу" яки шаяртып алу өчен улына алдавыч әкият, яисә үзенчәлекле бер әкияткә охшаган хәл, уйлап чыга��ылган хикәят сөйләгән: +"Апкайткан әкият капчыгым тышта калган. Иртән торгач чыгам да: +- Кая теге капчык? - дим. +Әти: +- Әй, телке орлаган, - атя. +Әй, елыйм ышанып. +- Ник соң кертмәдең аны? +- Онытканмын, атя, атта - чанада. Төн эчендә телке орлаган әкиятне"1. +Әкиятче Бари бабайның улы Ришат Асяевның да күңелендә шул әкиятләр саклана. Ул аларны үзенең кыз-улларына да сөйли торган булган. Аларны күңел төпкелләреннән барлап балаларның балаларына сөйләргә кирәк. Буыннан-буынга тапшырыла барса, безнең халкыбызның авыз иҗаты, аерым алганда әкиятләре яшәр. Сөйләгәндә, һич югында, диктофонга яздырырга, яисә кәгазьгә төшерергә була. +1960 елгы экспедиция Яфар авылына да барып җиткән булса, безнең халык иҗаты фонды, шул исәптән әкиятләрнеке дә, тагы да баеган булыр иде. Бүгенге көндә Яфар авылында язып алынган материаллар шуны күрсәтте. Киләчәктә Яфар якларына янә бер экспедиция оештырылыр әле, бәлки. +Балалар фольклоры үрнәге буларак 3 алдавыч әкият, 2 әйтеш үрнәге, яңгыр теләү, берничә бишек җыры һ.б. язып алынды. Алдавыч әкиятләр чын әкият шикелле башланып китәләр һәм өчесе дә бер циклны тәшкил итәләр: +"Бабай әкият сүли иде: Борын-борын заман. Ү салган иде агачтан да таштан. Сөйлимме (яңа. - И.Я.) баштан. Аннан балалар әйтә: +- Сүлә-сүлә. +Аннан тагы тотына сүләргә. Борын-борын заманда булган ди, бер әби белән бабай. Аларның үләре булган мордадан. Хәзер сүлим уртадан. +Борын-борын заманда булган, ди, бер әби белән бабай. Аларның үләре булган казактан. Хәзер сүлим азактан. Шулай бәхетле генә яшәгәннәр, ди. +И шуның белән әкият беткән"1. +Әйтешләр дип балалар репертуарында диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләр турында әйтәләр. Аларны капма-каршы ике кеше дә, бер генә бала да башкара ала. Бишек җырларыннан башка, әйтешләр һ.б. балу багу поэзиясе үрнәкләре Яфар авылында гына очрады. Аларны Рәшит Асяевнең әнисе Рәмзә әбидән (90 яшь) ишеттек. Ул оныкларын кулга алу белән шуларны әйтә торган булган. +Язып алган әйтешнең "Төлке-Төләйман", "Төлке-Төләнтәй", "Төлке-Төләмби", "Аксак Төлке" кебек басылган вариантлары билгеле. Без язып алган "Төлке-Төләнби" әйтешенең иң якын варианты 1977 елда Мордва АССРның Темников районы Тархан авылында 9 яшьлек Рәшит Яфаевтан язып алынган һәм 1993 елда басылган. +Оренбург төбәгендә "Йокла, балам, йом күзең" һәм "АллаһуАл ла һу" бишек җырлары киң таралган. Аларның берничә вариантын теркәдек. Яфар авылында Әлфия Альберт кызы Асяевадан (1969 елгы) үзенчәлекле көе белән бергә бишек җыры язып алынды. +Бу төбәктән мөнәҗәт һәм бәет жанрларына караган үрнәкләр дә алып кайтылды. Алар арасында татар халкында еш очрый торган "Раббым Алла, диде Муса", "Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам", "Сабыр итик", "Үлем бәете", "Рәсүлулла бәете" һ.б. бар. Шарлык районы Мостафа авылында Саягфарова Сәбилә Гайса кызыннан (1943 елгы) үзенчәлекле "Әлки-әлки әлләли, Әлхәм белмәс әлләзи" башламы булган мөнәҗәт язып алынды. Ул аны әнисеннән (әнисе үзенең әнисеннән) өйрәнгән булган. Оренбург төбәгендә "Лә иләһе иллә Аллаһы" мөнәҗәте киң таралган. Берничә вариантта язып алынды. +Сирәк булса да халыкта бәет чыгару традициясе яши әле. Шарлык районы Яңа Муса авылында Сафарова Зөмәрә Бәсим кызыннан (1946 елгы) "Наза бәете", Абдершина Раушан Бари кызыннан (1940 елгы) "Наил бәете", "Раушаным" бәетләре һ.б. язып алынды. +Йола фольклорына килгәндә, йолалар, гореф-гадәтләр турындагы мәгълуматларны җырлары, уеннары, махсус әйтелә торган сүзләре белән мөмкин кадәр бер күренеш буларак язып алырга тырыштык. +Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлил, Сакмар районы Каргалы авылында Пугачев, Каргалы авылы яну турындагы сөйләкләр һәм Юрий Гагарин турындагы истәлек тә язылды. +Оренбург өлкәсе Шарлык, Александр, Сакмар, Сарыкташ районнарында яшәүче милләттәшләребездән язып алынган, халкыбызның буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп килгән кайбер фольклор үрнәкләрен (язылып алыну тәртибендә тематик бүлекчәләргә урнаштырып) тәкъдим итәбез. +Мифологик хикәятләр (ияләр, җеннәр турында) +Картлар сөйли иде. Каравыл куышларында шунда печән өстендә. Җыелабыз малайлар. Анда куна яталар инде. Конюх була инде. Ул әкият эчендә йөзгән Мөдәрис абый дигән. Ул мәрхүм булды күптән түгел. Минем дус та иде. Төрле куркынычлы әкиятләр. Ул чын итеп сөйли иде, еланнар турында, әллә нинди, кеше буып үтерә, дип. +Йорт анасы дип сөйли иде Мөдәрис абый. Минем, ди, бер атны, ди, үрә, ди ялын һәрвакыт. Сүтәм - үрә. Яратканга, ди. Ничә мә ничә ел үрде, ди. +Убырларны сөйлиләр иде. Куркыта дип бала-чаганы. Урманга бармагыз - елан чагыр, убырлар бар дип. Убыр җен кебек, белмим. Вроде тунны кирегә кисәң шулай була дип. Шундый ошаган, ямьсез. Убыр куа - үтерә, үзенә алып китә. Урманда яши, өе бар. +Шарлык районы Яңа Муса авылында +Сәфәров Фатих Фәйзи улыннан (1944 елгы) +язып алынды +Бу якта Иске чокыр, Кәтәмин чокыры дигән - шушы тау ягы бит ине. Шүрәле чокыры бу якта, әнә Котыев турында. +Быел әллә 300 ел була диме безнең авылның салынганына. Авыл артмый, шүрәле каргаганга артмый, диләр. Инәйләр сөйли ине. Кыйнаганнар икән дип сөйлиләр ие. Шуңа күрә Шүрәле каргаган да. Мона соңыдан утырган авыллар арта, безнең авыл шуңа күрә 60 ка җитә дә кими, 60 ка җитә дә кими, 70 кә дә җиткәне юк. +Каршыда гына Түгәрәк тау, аның кырында имәннек дигән урман бар, Шакмай чокыры бар авылны чыккач. +Шарлык районы Зирекле авылында +Кәбирова Зәрә Заһретдин кызыннан (1932 елгы) +язып алынды +Менә элгәре, без школда укыганда безгә әтәләр ие. Школның бер класында ике пич ие. Шул пичтә җеннәр бар дип сүли иде. Школны карап техничка әби шулай ди торган иде. +Нәнәй (әни дидем инде мин аны, әни урынына калган) безнең завхоз да булды, пич тә якты. Шул чагында мин бара ием, бәләкәй чагым. Сызып-сызып куя иде теге пич яннарын. +- Җеннәр килә, балам, монда ятма. Акбур белә сыза, Аятелкөрси укый да шулай иттереп сыза. Без шунда ятабыз, акбур белән сызган круг эченә. Ә тегендә биишеп йөриләр ие, без бәләкәй иек. Акбурны мичтән ераграк, ята торган җиребезгә сыза. Парталар күчерә иек тә, шунда йоклый идек. Мәрхүмкәем, әни бит инде олы кеше. Йокламыйча бит иртә пич ягарга кирәк. Кирпич-тизәк белә ягырга ие. Кайчак соң кайтабыз аннан, кайчак иртә китәбез дә ятып торабыз. Пичкә ут куябыз да ятабыз. Ике пичкә. Ул кирпич (тизәк) кайчан узып бетә. Хәзер бала-ч ага школга килә укырга. Кайчан килгәч әле кирпичне тыгалар да бала-чага, төтен чыгара да, узмаган дип кайтып китәләр, исе бар дип, бала-чага шундый усаллар ие. +Җен чыннан булган. Фәзилә исемле әби ие. Постоянно әйтә ие Фәзилә әби мәрхүмкәем: +- Балам, читтәрәк йөрегез, менә шунда сызам да, аятелкөрси укыйм да, шунда ятыгыз. Укыгыз безнең арттан дип әби укыта иде. Укып шунда ята идек. +- Ана йөриләр, ана йөриләр, дип әйтә иде. +Александр районы Тукай авылында +Морзакаева Люция Саях кызыннан (1938 елгы) +язып алынды +"Пәрилекүл" - пәриләр булган. Әле дә җеннәр бар. Механизаторлар төнгелеккә эшләсә таң алдыннан тәрәзә суккан кебек дип куркалар. +Александр районы Тукай авылында +Вахитова Сәрия Самат кызыннан (1970 елгы) +язып алынды +Безнең элгәре әтиебез Гарифулла Хәтчәсе белән йөри торган булган. Әбиебез яратмаган. Аның бер баласы ятим, тынышмаслар дип. Әти әтә ие: шул Ягафар бабаңнарның проулыгыннан кайтканда вак чебеш ияртеп чыга тавык һәрвакыт дия иде. Юк җирдән чебеш-тавык килеп чыга. Аннан югала. Бу безнең өске урамнан. Фәрхәнә проулогы диләр иде ул урынны. Җеннәр булган, шуннан аннан йөрми башладым. Инәй: менә, Аллаһы Тәгалә риза түгел, дип әйтә иде дип сөйли иде әти. +Мин комсомолга тордым, пионер идем. Әбиебез яратмый бит инде. Шуннан, Алла юк, дип әбиебез белән спорлашып торам. Бермәлне берәү тәрәз суга: туктыйсыңмы юкмы, дип. Ник шуннан соң бер тавыш чыгарыйм. Әбиебез әйтте: Йорт иябез яратмады сине, Алланы яманлап сөйләгәнгә, дип. Йорт иясе шул абзар иясе инде ул. Ул белдерә. Менә сыер бозауласа шакый ие. Менә шундый ие элгәре. Хәзер юк. Ат тотаек без. Шуны үрә иде. Ялын матур-матур иттереп үреп куя иде, ә яратмаса, шыбыр суга төшә ие - тиргә бата ие. +Көтү чыкканда күкәй бирә иек. Бөтен авылдан 1-2 бидра җые ла. Хәер итеп бирелә: күкәй кебек исән сау тәгәрәп йөрсен маллар, дияләр ие. +Александр районы Тукай авылында +Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Җеннәр былган күп. Сары күпер бар анда җен былган бер атка әйләнеп чыга былган постоянно күпер астыннан. Ак ат булып и туктаткан. Например, барасың күрше авылга, урыс авылына, чыга былган, атлар бармыйлар. Аннан анда юлчылар төшеп чыбыркы шартлаталар, теге ат кире кача булган күпер астына кереп. Чыгып сүгенгәннәр наверно, потому что ничек куркытасың шул җенне. Әле чыкмый, әле ул күпер дә ишелде. Или бүтән ергә күчкәнме? +Әби куаклары бар. Анда җеннәр күп. Анда постоянно адяштыра любой к��шене. Шунда янәсе әбиләр җирләнгәннәр. Ничектер әбиләр адяшеп үлгәннәрме шунда, әби куаклары дип йөртәләр анда җенне куакларны. Анда җәен дә адяшеп, кемнәр килмәсен, то теге якка китәләр, то кире китәләр. Шундый җир. +Александр районы Яфар авылында +Асяев Ришат Бари улыннан (1961 елгы) +язып алынды +Әбиләр сөйли торган ие. Пәри булган, җен булган анда. Булмаган әйберләрне бар иттереп. +Значит, бәләкәй вакытта ятасың бит, 3-4 бала күршегә кереп. Әби караулап ята, ул да шунда ята безнең белән бергә. Шул хәтеремдә торып калган бер әкияте: +Имеш, бер дию дип әйтә иде микән. Менә ятам, ди, тәрәзәдән, ди, боз каткан, ди, җәй көне. +Теге дию, ди, телен чыгарып теге бозны ялап торадыр ие, ди. +Без инде куркып (куркабыз. - И.Я.), бәләкәй бит инде. Шундый фурмыда сөйли торганнар ие. +Шуннан, әгәр дә китсәң, синең йә булмаса күзең сукыраеп кала, йә кулың кәкрәеп кала. +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Даутов Гыйрфан Гыйният улыннан (1930 елгы) +язып алынды +Әбиләр сөйлидерие: +Эссе мунча, суык таш, +Чабына икән ике таз, - дип. +Шул ике таз - җен булган икән. Эссе мунча булган, ә ташы суык булган. +* * * +Минем әнинең әтисенең сараенда атлар, маллар булган. Нык зур ут чыкканчы бөтен авыл янганнан алда әби-бабайның маллары күп булган. Ике этажлы өй ул вакытта. Асты таш, өсте агач. Вич Каргалы яна. Аста таш сарайлар гына калган. Теге кухня, ә өстә вич янган бөтен 2 этажлы өй. Андый өй 1 генә Каргалыда калган. Ут килеп еткән дә туктап та калган. Нинди өй булган ул? Әле ул тора. Сельпо өе диләр. Анда сельпо булды. Шуннан бу әби-бабайлар вакытында әни сөйли болай дип: +Иртән чыксалар сарайга, атның ялы үрелгән, ди. +Шуннан балалар сорау бирә икән: +- Әти, ә нигә чәчләре үрелгән аларның? +- Аларны - атларны җеннәр ярата. Алар атның бугын ашый. Алар атларның чәчен үрә, дип әйтте, ди. +Сарайларда җеннәр булган. Ә элекке җеннәр - шайтаннар даже күренеп йөргән дип сөйлиләр. Ак төстә булган алар. Төннә караңгы, алар ак икән, озын. Ул кеше түгел, ә шәүлә кебек. Бабайлардан сорагач, минем бабай, әтинең әтисе, ә аны бит җеннәр үрә аларның ялларын. Иртәнчек чыксалар, атлар вич тиргә батып тора икән, тирләп. +Әй, шайтаннар, тагын атларны чапканнар ине. Әти тиргәнеп керәдерие, ди. +Әйтәләр ине шулай. Мәктәпкә барган вакытта минем бер туган сеңлемнең улы ул, мин әйтәм менә шушы ердә, ай алла, убыр, диләр ие. Шушы өй, тыкрык янында үткәндә. Убыр дип сөйл и идек. Ут күренә дип. Убыр бар, тыкрыктан йөгерә. Әйтә ләр ие соңга калып мунча кермәскә, караңгыда. Җен була имеш, дип. +Өйдә берүзең генә тормыйсың, өй анасы бар диләр. Тыныч булмаган өйләрдә була икән ине. Борынгы әбиләр әйтәләр ине. +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Даутова Гөлҗиһан Әбдерәшит кызыннан (1926 елгы) +язып алынды +Риваятьләр-легендалар, сөйләкләр, +авыллар тарихыннан +Әтидән сорыйлар иде. Бу авылның датасын белмим, күптән инде. Муса дигән бер кеше елкы - атлар куып килгән. Башкирияме, Татария ягыннан микән, корылык булган, монда ашатырга килгән. Монда шундый таулар бар: ике ягы Тәңгре тау дибез - Ходай бирде, дигән сүз. Сарай кебек ике яктан каеннар каплаган. Бетте ул. Безнең монаннан ук урман тотына иде, бернәрсә калмады. Җир өчен. Шул Муса монда атларын керткән. Тәңребирде тау зиратның теге ягы. Аны белмиләр дә хәзер. +Илькульган бар. Анда сазлык кругом булган. Аның һаман тәрҗемәсен табалмыйлар. Минем әтидән килеп, Казаннан кайчандыр сорадылар. Илькульган - Елкы үлгән дип. Анда елкылар тоттылар, дип. Сазлыкка атлар батып үлгәннәр. Эсседәме, өркеп, таудан килеп төшеп, шунда батып үлгәннәр. Елкы үлгән - Илькулган дип исемен биргәннәр шул урынга. Хәзер анда авыл - рус авылы. Мусага 200 дән артыктыр инде, 220 ләрдер. +Аккош күле бар иде. Бетте алар кибеп. Аккошлар төшә иде. Күл юкка чыкты. Анда буа буалар иде ел саен, тегермән торды. +Бәбәй тавы - бәләкәй тау. Шунда ведролар белән су алып менеп укыганнар - теләгәннәр Алладан. Минем әти коммунист - бармаган инде анда. Төшүләренә яңгыр яуды, ни хикмәт, ди. +Минем нәнәй әйтә иде. Якуп исемле абыем, Ильяс исемле абыем булган. Якуп дигән абыем, менә, ферманы үткәч второй ферма бар, шунда илтеп салган избаны, Ильяс исемле абыем "Якут"ны (авыл исеме. - И.Я.) салган. Якут чыккан Тукайдан. Нәнәй Рәхмәтуллина Разия Юныс кызы 1883 елгы иде. Тукай борынгы авыл. Бездә 400 йорт, Якутта 60-80 генә. Тукайда чиш мә бар. Батакүл дибез. Белмим. Берәрсе батканмы? Мал фәлән батып шулай Батакүл дигәнбезме. Таулар - картыс тау дибез. +Александр районы Тукай авылында +Морзакаева Люция Саях кызыннан (1938 елгы) +язып алынды +Белмим ни өчен Тукай. Бүрлек елгасы, Картус тау - шунда бер таш утыра, биек таш. Ташның бер ягы кителеп алынган, шунда без йә ашарга, йә акча куеп китә идек менеп бала-чагалар белә. +Әби тавы - әбиләр туңып үлгән, без юк идек ул вакытта. Апрель аенда тирмәннән кайтышлый. Тирмән казанкада ие. Үзем дә барганым бар бәләкәй чакта. Уфалла арбасы бел ән кай тып барганда, адашып, биш әби туңып үлгән. Авылда җирләгәннәр. +Александр районы Тукай авылында +Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Җәгъфәр дигән кеше килгән булган. Урыс авыллары бит инде. Берәүдән: +- Куда едешь? - дип сораганнар. +- Яфару. +Шулай Яфар булып калган. Асяевлар Пенза ягыннан килгәннәр 1790 елларда. Безнең авылыбыз элек Клат (Кулатка) дип аталган. Элеккеләр Яфарны белмиләр иде, дия иде әби. Әбиебез әйтә икән: +- Минем әтием, күп баласы булган, килгән Искедән. +Әби сораган: +- Нинди Искедән? +Иске Клаттан, дип җавап биргән әтисе. +Пугачев Каргалыда булган. Сакланган йорты бар. Кызыл ташт ан ясалган. Пугачевның штабы булган. Өлкәннәр шулай дип сөйли торганнар ие. +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Даутов Гыйрфан Гыйният улыннан (1930 елгы) +язып алынды +Килгән ул (Пугачев). Бер көн йоклап киткән. +Каргалының беренче өен - крепость кебек салынган - кызыл таштан. Беренче к��шеләр Хаялиннар. Шул иң беренче килеп шул өйне салып Хаялин, шул Каргалыга нигез салган. +240 семьяны вич таратканнар Кушкүлгә, Үрге Чебенне, Түбән Чебенне, Сакмар, Каргал, Башкирия ягына. +Шуннан Пугачев шул өйдә кич кунып киткән. Гаскәре белән. Восстание ясап йөргән кешеләре белән. +Безнең аклар-кызыллар сугышы көчле булган. Безнең авылда 72 кешене - безнең коммунистларны бер көндә атып үтереп аклар, братский могилада 72 коммунист ята. +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Кывандыкова Наилә Гыйният кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Биятай мәрхүм сөйлидерие. Мин, ди, зияратта булганмын 3 яшем дә дип сөйлидер ие. Зияратка менеп киткәнмен дип. Шуннан соң бием мәрхүмә сөйлидерие. Сакмар суына төшеп утырды халык, ди, киезләр вич шунда, ут төшә, ди. Күгәрченнәр очып килә дә өйне яндыра, очып килә дә өйне яндыра, ди. Шундый ут чыккан. Ике мәртәбә янган ул Каргалы безнең. +Берәүдән ут чыккан. Сагыз кайнатканнармы борында, шуннан соң күгәрченнәргә ут эләгә дә икән, күгәрченнәр өйгә килеп төшә икән. 1919 елны. 1919 елны минем зур абыем туган. Кулымда, ди, әни мәрхүмә сөйлидерие: бала, ди, и поднос, өй биек иде, ди, баскычтан шуның белән төшеп калдым, бер поднос чинаяк кына алып калдык дип, вич гөрләп янды. Менә 1919 елны янган исемә яңа төште. Күгәрчен ут чыккан ергә килеп куна да, оча да, икенче өйгә барып куна. Ут хәтәр ул. +Йолалар, гореф-гадәтләр, ышанулар +Мин кечкенә вакытта миңа "Карга боткасы"на дип зүрнәй күлмәк тегә торган иде. Яңа күлмәк киеп без күпер башына бара торган идек. Ә менә хәзер балалар белән шул "Карга боткасы"н үткәрәбез. Беренче көнне чыгабыз урамга, балалар кулларына кәрзиннәр тоталар, йортларга килеп җиткәндә инде: +"Өйдәме, түтәй? +Тизрәк бир күкәй. +Безгә бирсәң 3 күкәй, +Тавыгың салыр 100 күкәй. +Он кирәк, ярма кирәк, май кирәк, +Карга боткасына бар да кирәк. +Чыгар, түтәй, тизерәк! +- Рәхмәт, түтәй, синең кебек уңган түтәй бу дөньяда бик сирәк!" +Шундый такмаклар әйтеп. Бу сүзләр электән үк килә шушы фурмыда. Шулай итеп, балалар күкәй җыйнаганнар. Кечкенә чакта мин үземнең алай йөргәнемне белмим, тик зүрнәйгә ияреп, күпер башына карга боткасына барганым истә. Ботка ашаганым да истә түгел. Ну менә исемдә күпердә яшьләрнең (апайлар инде безнең ул вакытта) төрле кичке уеннар уйнаганнары исемдә. Ә карга боткасын кешеләр шулай итеп көтә торган иде. Ә хәзергесе вакытта без күкәй генә җыйнамыйбыз, безгә ярма да бирәләр, он да бирәләр. +Акча да бирәләр, кәнфитләр дә бирәләр. Кешеләр көтеп торып бирәләр. Кайбер апайлар пешереп апчыгалар, ашагыз балалар, дип. Ул көнне дә инде балалар өчен бәйрәм була, арыйлар инде ике урамны да йөреп чыкканчы. Икенче көнне инде, без элек клуб каршысында үткәрә торган идек, хәзер безнең реконструкциядән соң менә монда площадка бар - шунда борынгы тастымаллар эләбез, төрле шарлар эләбез, тасмалар эләбез. Аппаратураларны чыгарабыз, өстәлләр куябыз, шуннан соң скамейкалар куябыз, зуррак кешеләргә утырырга, ботка пешерәбез. Ботканы инде символически, казанны өч аякка утыртабыз, ә ботканы мәктәптә поварлар зур кастрюльләрдә пешерәләр. Пешерәләр дә, без шуларны апчыгабыз, шуннан соң кешеләргә. +Башта инде: +- Балалар, әйдәгез, учак ягыйк, казан асыйк, - дип казанны асабыз инде, шул арада әйдәгез җырлар җырлап алыйк, нинди җырлар өйрәндегез, нинди шигырьләр өйрәндегез. Яз турында, кошлар турында шигырьләр сөйлиләр. +Шуннан соң уеннар уйнап алабыз. Шуннан соң ботканың пешкәнен карыйсың: +- Пешкән ботка! +- Тәмле булган боткасы! +Ботка ашарга башта инде олы кешеләргә таратабыз. Ботка ашыйлар, утырып чәй эчәләр, аннан балалар өстәл янына шулай җыйнала. Шуннан уеннар китә инде. Алар ашаган вакытта концерт номерлары бара. Балалар төрле уеннар: капчык киеп тә йөгерәләр, күкәйне кашыкка салып та йөгерәләр. Төрле-төрле шулай иттереп уеннар үткәрәбез инде. Балалар көтәләр инде ел саен, кайчан карга боткасы үткәрәбез, дип. +1990 елларда туктап торды ул. Үткәрелмәде. Карга боткасы - апрель урталарына туры килә. Яз иртәрәк килсә - апрель башы, җир кипкәчтен, көн елынгач. +Нигә үткәрелә карга боткасы - балаларга аңлатабыз: бу менә борынгыдан килгән бәйрәм, кешеләр елыны, кояшны, кошлар алып килә дип уйлаганнар, шуңа күрә каргалар килгәчтен куанышып бәйрәм ясаганнар (көлә), ботка пешергәннәр, каргаларны сыйлаганнар. +Шарлык районы Мостафа авылында +Гобәйдуллина Нәфисә Фатыйх кызыннан (1959 елгы) +язып алынды +Элек туйлар шундый озакка бара торганые. Башта яучы бара. Аларны бер көндә бирми. Икенче көндә бирмиләр әле кызны, килешмиләр. Өченче көндә килешсәләр килешәләр, яучы барганнан соң. Аннан соң инде кызны килешкәч, егет ягы чакыра кызның әти-әниләрен, туган-тумачаларын чакыра да, туйга хәтле, шуннан соң инде кыз ягы чакыра. Шуннан кодалашу башлана. Бу ике як сөйләшкәннән соң. Шул чакырган вакытта, егет ягы, сөйләшәләр бирнә бирүне. Хатын-кызга элек материал инде, яулык, күлмәклек. Ир-ат затына - күлмәк, нәски, кулъяулык. Бирнәләрне туйда тараталар. Сүзгә остарак халыклар бирнә биргән вакытта инде: +- Кода сак бул, менә хатыныңа бирәбез, ни, японский шолк. Көлдертә-көлдертә бирнәләрне биреп чыгасың. Аннан кыз ягы егет ягына бирә инде шулай иттереп. Ә кызлар инде әзерләнә: тәрәзәсенә фәрдәсен, челтәрен алып бара, карават өсләренә ябарга юрганын, пар мендәрләрен, бөтенесен дә алып бара инде теге үзенең төшкән йортына. Килен булып хезмәт итә. Килен булып төшкәндә, киленне каршы алалар ашлар пешереп, табыннар тезеп. Егет ягыннан да, туган-тумачалары, яшьләр бергә җиналалар да, шунда күңелле итеп утырып, киленнәрнең кайсын су юлына аббаралар инде. Су юлы күрсәтәләр инде. Кайсыларына яулык бирә, кайсыларына бияләй бирә. Менә шулай иттереп су юлыннан йөреп кайталар инде. Киленне су юлы белән таныштыралар. Элек чишмә булган. Бер кеше чишмә юлына киез куеп туктаткан. +* * * +Сабан туе элегрәк булды. Маевка да булды. Но хәзер, нишләптер, тукталды бит. Әйбер җыйдылар. Атлар белә чыгалар да, зур таяк. Шуннан соң теге таякка әйберләрне бәйләп атның дугаларына бәйләп җыйнап чыга торганнарые да, шуннан соң инде Сабан туенда тарата торганнар ие кемгә нинди. Берәү җиңәме, җиңгәнгә нәрсә бирергә, шулай тарата торганнар ие. Жюрилар кебек халык утыра. Җыйнап йөргәндә үзебез чыгып карап тора торган иек. Менә хәзер карга боткасы ясыйлар болар. Матур иттереп гармуннар белә урамга чыгалар. Укучылар чыгалар. Шуннан соң инде карга боткасы дигәч күкәен чыгарабыз, кем акчасын бирә. Шуннан болар клуб каршында боткалар пешерәләр, шуннан бөтен халык җыйналабыз, барабыз шунда, шуннан безгә савытларга салып ботка пешереп бирәләр, күкәйләр пешереп, кәнфитләр, самавырлар куялар, аннан шунда үзләре вич җырлыйлар, яшьләр дә җырлый, кайсы гармун уйный, үзебез дә төшеп китеп биибез шунда уйныйбыз, бик күңелле була карга боткалары. +Туй йоласы. Килен төшә инде. Мин үземнең төшкәнемне сөйлим сезгә. Кияү килә безне алырга инде. Ат белән, пар атта. Баштан кияү генә килә. Кияү алучылары була аның янында. Кызны алырга килгәч, аларны йөртәләр, берничә ергә кертәләр кунакка, сыйлыйлар. Алар кергән ерләрендә - кияү, кыз пока өендә тора, кайсы ердә кунакта йөриләр алар, шуннан нәрсә булса да урлап алып чыгарга тиешләр. Кашык урлыйлар, әтәчләрне чыгып урлыйлар. Менә шушы килен алырга килгәндә инде. Менә шушы әйберләрне урлыйлар да күрсәтмиләр. Хуҗа инде тик йөри урлатмаска. Урлыйлар да, шуннан киләләр кызның йортына. Кыз инде әтиләре-әниләре белән саубуллаша, утырталар анда парлап та, ә тегеләр артта бер 3 чана пар атлар иде инде элек, әле инде атлар бетте. Менә шул вакытта тегеләр урлаган әйберләрен урамнан селкә-селкә, әтәчнең аягыннан тотып, килен төшкән йортка алып баралар инде шуларны. Шуннан инде, мәзәк өчен генә инде, аннан бит инде кирәк әйберләрен кайтаралар, кирәкмәгән әйберләре кызда кала инде. +Ябалар бит инде беренче көнне кияү белә кызны. Аннан аерым өй була инде аларга, кияү егет була, әлеге вакытта свидетель диләр инде, кыз ягыннан да була. Алар кыз белә кияүне калдырып китәләр дә, сәгать 4 тән (иртәнге) мунча әзер. Кияү белән кызны иң беренче мунчага ебәрәләр. Пока аларның йокылары туймаган, аларны илтәләр мунчага. Мунча яга инде кызның җиңгәсе (абыйсының хатыны или якын кешесе). Мунчада алар бу ягучыга ниндидер булса да подарка салып китәргә тиешләр, салып китәләр. Аннан соң килгән кодалар бар да ул мунчаны керәләр. Кияү мунчасы диләр иде. Кияү мунчасына барысы да подарка салалар. Элек шулай иде, хәзер кафе-барларда үткәрәләр. Мунчасы бар инде. +Кияү коймагы. Итсез коймак иде ул вакытларда. Аннан кияү пилмәне була иде бездә. Менә шундый гына (кечкенә) ваквак ясыйлар. Безнең заманда кызның чисталыгын күрсәтә иделәр, әле юк. Чыбылдык. Иң беренче кергәчтен кайна белә кайната килә инде. Карый постелен ачып, анда күренә инде. +Туйлар инде нык шәп була иде. Берәр атна. Например ничә кода булса, бара икән синең туеңа анда 5 пар кеше - 5 кода - 5 көн була. Һәрбер кодага 1 көн. 7 кода була икән - 7 көн. Мин үземә бер көн алам, иртән торуга мунча ягам, аш салам. Кияү мунчасы була. +Туй көнне кияү коймагы. Кызны алырга килә егет. Шуннан кыз ягындагы кешеләр коймак чыгаралар. Түгәрәк майланган коймак. Кияү анарга акча сала. Аннан ул ала да, аннан икенчесе килә. Анда бер генә коймак булмый - берничә була. Аның барсына да кияү акча сала. +Кияүгә пилмәнне вак кына ясыйлар иде. Матур була дип. Шундый бәләкәч кенә. +Киленне сорый булганнар инде. Например, лампыны куялар пузырьлы. Пузырьне себермичә генә, әгәр дә килен белекле булса, әйбәт булса, ул пузырьне алып себерергә тиеш. Шуны тикшерәләр. +Кайсыберсе, белеклесе, идән юа. Аннан соң камыр бастыралар киленнән. Карыйлар, киленнең куллары ничек анда: нык буялганмы камырга? Аннан соң баскан талинкасы шомамы? Камырлы түгелме? А ту бит чип-чиста итеп калдырасың баскан савытыңны. Шундый сынаулар инде. +Тегеләр коймак белән чыгалар. Болары күчтәнәч апкилә. Аларга: +Ничек килдегез сез безгә, +Батмаенча диңгезгә. +Кадерле кунак сез безгә, +Ни хөрмәт итик сезгә. +Кодага ерлап бирә: +Стаканның төпләрендә +А хәрефе бар әле. +А хәрефе күренер, +Әйләндереп карале. +Әйләндерер өчен эчеп бетерергә кирәк. Ике якта да шундый ерлар була иде. +Стаканың тулы түгел, +Ерлап тутырыйк әле. +Кодаларның күңеле булсын, +Ерлап утырыйк әле. +Атна буена туй ясап күп ерлар ерлана. Иртә таңнан мунча ягасың, мунчага бөтен кодалар килә. Аларга чәй эчерәсең. Аннан арада минем ягымнан берәү ашка чакыра, өйлә вакыты була инде ул. Аннан тагы кичкелеккә мин үземә алам, төне буена утырырга: +Әй, кодалар, сезнең өчен, +Укадан бау үрәмен. +Күкрәгемдә яным ничек, +Сезне шулай күрәмен. Аннан ул үзе теләгәнен ерлый, капма-каршы: +Эй, кодалар, кодалар, +Кодалар-кодачалар. +Сездә ничек, бездә шулай, +Уйнап күңел ачалар. +Аннан чыгаралар бутка. Анарга калакларны шулай төртептөртеп куйганнар. Төртәләр инде китәргә. Аннан соң чыга да, берәрсе стенага кага тыштан. Янәсә (янәсе. - И.Я.) дә, бу китү билгесе. +Шак-шок, ә стенаны кага инде, безгә китәргә вакыт етте, диеп инде. Вакытын белеп кага инде, теләсә кайчан түгел. Кодалар кодаларны кызык иттереп, кодалар киткәндә, арбага утыргач, кулларына кишер тоттыралар. Туйдан кайтканда кодалар берберсен сүләшеп кайталар, тикшереп туйны, бусы әйбәт булды, тегесеме начар булды, бу җитешмәде, йә арттырып җибәрдеме - шуларны тикшерергә урын калдырмас өчен кодаларга кишер тоттыра да кулына: +Янәсә, безне чәйнәп кайтканчы, кишер чәйнәп кайтыгыз! - дип. +Кияүне куенга кертү дә бар иде. Кияү килә дә кызның йортына ул була кияүне йортка кертү. Шунда урын карарга да керәләр агай-эне. Шунда акча салып та чыгалар. Кызның урынын карага керәләр янәсә дә. Беренче көнне кияү белән кызны җиңгәләре саклап тора. Аннан инде бар-югын чыгып сөйлиләр: тегеләй булды, болай дип. Хәлләрен коймак белән кереп беләләр. Шунда кияү коймак ашый. +Ишек бавы тоту да бар иде. Кыз янына керер алдыннан. Ишекне тоталар, кертмиләр кияүне. Әйтәләр: +Ишек бавы бер алтын, +Безнең апай мең алтын, дип. +Шуннан: +Без килмәдек, буш китәргә, +Килдек алып китәргә, дип, - инде кияү акча бирә. Акча биргәч кертәләр. +Элек баш кодагый килә торганнар ие. 2-3 мәртәбә. Башта болай гына килә. Монда ыштан балагын чыгарган берсен. Яучы килә, бер балагы чыккан. Янәсе дә яучы булып килгән. Шуннан белгәннәр инде, аның яучы булып торганын. +Килделәр. Безнең үләнергә булгач сәфәр ае булды. Сәфәр аенда янәсе туйлар уйнарга ярамый. Шуннан без 1 ай буена тордык өйләнешмичә, сәфәр ае беткәнне көтеп. Шундый тәртипле, бер-беребезне күрмәдек тә хәттә. +Александр районы Яфар авылында +Асяева Рәмзә Газиз кызыннан (1925 елгы) +язып алынды +Килешергә килделәр. Элек сөт сатар идек битун белән. Сөт сатып пич янында торам, бер карт кына бабай килеп керде дә ишеккә, менә шулай итеп торды да, мин пич янында елынып торам. Әни, мин әйтәм, бу нинди кеше ул, ул бит түшәмгә карый, ул чыгып киткәч инде. Ярар, белмәсәң дә ярар. +Мунчага чыктылар. Аның туганнары мунчада эшли икән. Әнә шул ике ятимне туры китерергә кирәк, дип сөйләшкәннәр мунчада, өйдә дә түгел, колхоз мунчасы элек бар ие бездә. Шуннан килде, "колак сөенчесе" дип атала. Теге яулык белә акча китерәләр бит. Килә дә керә икән, мин белмим вообще. Мин ул вакытта өйдә тормадым да. Колак сөенчесе килде, мәһәр килде. Мәһәр килгән дә, чанадан алдылар әхә-хә дип көләләр, мин бернәрсә дә белмим. Мәһәр килгәч: кызым, клубка чыгасыңмы әллә? Миңа элек чыгарга ярамый иде, хәзер ярады. Мин ничек тормышка чыкканны да аңламадым даже. +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Назыйрова Мәдинә Габделхак кызыннан (1941 елгы) +язып алынды +Бәетләр +Наза бәете +Фатихның сеңлесе кибеттә сата иде. Аннан Казахстанга киттеләр. Ул анда үлде дә, анда күмделәр үзен. +Риза булыгыз, халкым, рәнҗетмәдем, +Кибетләрдә сату иткәндә. +Авылыма бер тутырып карадым, +Чит илләргә чыгып киткәндә. +Эшем яхшы иде, авылым - матур, +Ризыклар шулай аерды. +Киткән чакта нидер сизгән кебек, +Күңелләрем бик нык кайгырды. +Бер кыз бала таптым киләчәктә, +Сердәш булыр диеп үземә. +Икәү генә калгач, моңсу итеп, +Тутырып карый иде күземә. +Шулай моңсу итеп караганда, +Уйлый идем авыр көнемне. +Тормыш дулкыннары җил чыгарып, +Сындырдылар бәхет гөлемне. +Мин үлгәч тә, кайгырмагыз, +Язмышларны һичкем узалмый. +Күпме генә елап кайгырсаң да, +Кыска гомер артык озаймый. Хәзер минем сезгә теләгем шул, Кызымны бар диеп белегез. Тормышыгыз кушса, мөмкин булса, Килеп аның хәлен белегез. Руза кызым матур булып, Үземә ошап ул үсәр. Ятлар читләгән вакытта, Әңкәсе исенә төшәр. +Шарлык районы Яңа +Сәфәрова Зөмәрә Бәсим кызы И, Р��ушаным, Раушаным, Колагымда тавышың. Каберләрең калдырып киттем, Туган якка агышым. Бик зур шатлыгым булдың син, Мәрхүм абыеңнан соң. Әҗәлләр тартып иткәндер, Инде нишләтием соң? Башкаең өзелгән кебек, Бәгырьләрем өзелде. Шул чактагы кара кайгы Мәңгелек дип сизелде. Китмәс идем сине ташлап, Ризык бетте, күрәсең. Үлем-аерылу газаплары Маңгайдадыр, күрәсең. Кара-кашым, кара күзем, Төшермәдем теземнән. Чит туфракларда калсаң да, Чыгармамын исемнән. +Пар алмаларым калды шул, +Калды үзбәк җирендә. +Ходаем ярдәмнәрең бир, +Күчеп кайткан җиремдә. +Ах үземнең хәлләремне, +Кешеләргә сөйлим әле. +Эчемдәге моң-зарымны +Бәеттә көйлим әле. +Үстердем бит кочып-сөеп, +Үстердем шәфкать белән. +Ә хәзер яшим дөньяда, +Тик сезнең хәсрәт белән. +Балакаем, тыныч ят, син, +Нур уйнасын гүреңдә. +Тыныч ятып гүрләреңдә, +Бул син оҗмах түрендә. +Бу шул башы өзелгән кызына карата. Урта Азиядән кайткан апаның кызына. Ул инде малае үлгән була, шуның каберенә барырга, кызы да еткән була, шул машина астында кала. Берсенә барам дип, икенчесе дә үлә. Аннан монда эшләделәр, аннан киттеләр күчеп тагын Башкириягә. +Башкортстанда туып (бу апа инде) гаилә тормышын Үзбәкстанд а үткәргән, картлыгында Яңа Муса авылында яшәүче күр шем Фәндия апаның кызы Раушания истәлегенә (фаҗигале үлгән). +Шарлык районы Яңа Муса авылында +Абдершина Раушан Бари кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Наил бәете +(Тормыш иптәшем Наилгә багышлыйм) +Бисмилла диеп башлана +Изге корбан гаете. +Мин язамын, сез укыгыз, +Наилемнең бәете. Тарих мең дә тугыз йөздә, Туксан икенче елда. Мичкә эчендә вафат булды, 10 нчы ноябрьдә. Соңгы катлар чыгып китте, Иртәнге чәйне эчеп. Мин киттем дип, - шикле әйтте, Калдым эчләрем сизеп. Шикләнсәм дә, башыма килмәде, Күзенә тутырып карарга. Күбесе озатып кала идем, Чыгып ишек алларга. Навозлар ташырга киткәч, Кире әйләнеп кайтмадың. Оныгың белән күпме эзләп, Берничек тә тапмадык. Икенче көнне Ринат белән Икәүләшеп эзләдек. Күпме генә йөресәк тә, Күренмәде эзләрең. Луиза, Ринат, Илдус китте Торак йорттан карарга. Илдусның башына килгән Мичкәләрдән карарга. Шырпылар сызып карагач, Җизнәкәе күренгән. Абыем-җизнәм монда, диеп, Ишекләргә йөгергән. Илдус әйткәч, балакаем, Мичкәләргә үрләгән. Мичкә эчләрендә күргәч, Күңелләре сүрелгән. +(Шунда төшәләр, шунда төшеп рәтлиләр, ремонтлыйлар эчтә клапан, нәрсәдер мичкәнең, шуны ремонтларга төшкән, шунда ул аммиакка исергән, үзе генә булган, кеше булырга тиеш иде анда, хуҗаларның гаебе булган). +Арканнар белән бәйләп +Мичкәдән чыгарганнар. +Бу нинди хәлләр диеп, +Әдәмнәр караганнар. +Улым әйтә: ничек кенә +Кайтып әйтим әнекәемә. +Дөнья яктылыгы бетте +Газиз әтекәемә. +Алып кайтып өйгә куйгач, +Җаннарына иелдем. +Аның тыннары чыкмагач, +Күңелләрем сүрелде. +Алларың булалмадым, +Гөлләрең булалмадым. +Мичкәләрдә ян биргәндә +Ярдәмче булалмадым. +Маңгай битләреннән үптем, +Риза-бәхил бул диеп. +Изге догаларым кылдым, +Изге җаннан бул, диеп. +Сабырлыклар бир, Ходаем, +Минем йөрәкләремә. +Догаларым пәрдә булсын +Ахирәт көннәренә. +Балаларым белән бергә +Гел дә аны яраттык. +Койрыклар булганда +Кайгыларны бергә тараттык. Кеше балалары килгәч, Төрле сүзләр булды инде. Дөньялары шулай булгач, Аларны да кичер инде. Оныкларны бик яраттың, Изге күңелең белән, Ходай сине ярлыкасың Бакый иманың белән. Туганнарның һәрвакытта Хәлләрен белеп тордың, Бервакыт каршы килмичә, Сине озатып тордым. Барыбыз да сиңа риза, Бәхил булып калабыз. Оҗмахларны насыйп итсен Бер Ходаебыз - Аллабыз. Үкенеч булды шунысы - Эштән өйгә кайтмадың. Җаннар биреп ятканда Җылы урыныңда ятмадың. Инде нишлик, Ходаем, Кире кайтарып булмый, Караңгы гүрең якты булсын, Күңелләр шулай уйлый. Тормышыбыз булды гөл кебек, Гомеркәең булды төш кебек. Ике арабыз булды шундый йомшак, Татлы искән назлы җил кебек. (Бик яхшы яшәдек, бик матур) Исән кайтсын диеп озатып кала идем, Исән кайттыңмы, диеп каршылап, Бабакачым-әбекәчем дип гөрләшә идек, Арыган вакытларда сайрашып. Язмышлардан инде узмышлар юк, Шулай булгандыр шул гомерең, Әти-әни, мин, балалар фатихасын бирде, Тыныч булсын синең күңелең. Каткан кулларыңны турайтырга, Грелкалар куеп җылыттым, Җансыз гәүдәң, йөзләреңә карап, Ник болай булды икән, дип шаккаттым. Ачылмады синең йомган күзләр, Мәңгелеккә алар йомылган. Мичкә эчләренә менгән чакта, Үлем җиле сиңа кагылган. Бер кат башкаема да килмәде, Мичкә эчләрендә үләрең. Тик уйлана идем һәрвакытта, Атың (К700) калып, дөньядан китәрсең. Сау бул инде, җаным, риза-бәхилләр бул, Аз түкмәдең җирдә тозлы тир, Әхирәткә оҗмах ишекләрен Үз кулларың белән ачып кер. Исән чакта Әбҗәт догаларын Бик аз гына укымадың син. Машинага һәм дә К-700 ка Бисмилласыз утырмадың син. Шуның өчен соңгы юлга киткәч, Мин дә тыныч, син дә тыныч бул. Җансыз гәүдәң өйгә алып кергәч, Сөлгеләр дә яба алмадым. Тик шулай да, изге дога укып, Ак пәрдәләр сиңа капладым. Колхоз эше, дөнья малы дия-дия, Газраил тия яннарга. Исәнлекләр, тигезлекләр бирсен, Бездән калган балакайларга. Уфалардан кайткач, машинагызны Гаражларга кертеп куегыз. Дөньялыкта кабат күрешү юк, Каберләрем якын куегыз. Алларың булалмадым, Гөлләрең булалмадым. Төннәр буе җир сөргәндә, Яныңда булалмадым. Ниләр булды икән, ниләр генә булды, Синең әрнү йөрәккәеңә? Нигә ярдәм итәлмәдем икән Синең сынган беләккәеңә? (Элек аның аркасы - беләге сынган иде). Тәрәзәләрдән иртән карап калам, Абыемның үтеп киткәнен. Әле дә бәлки кайтып керерсең дип, Сине өзелеп көтә йөрәгем. Төймә тишекләре бик күп, бик күп, Төймә тишекләре бигерәк күп. Бер гүрләргә киткәч кайтып булмый, Аның инде ишекләре юк. Агыйделдән килгән ак параход, Томаннарга кереп юл алды. Исемең телләремдә тибрәнсә дә, Гәүдәң күз алдымнан югалды. Алмагачым чәчәк ата, Майның унбишләрендә. Мәңге сүнмәс булып калдың, Минем күңелләремдә. Гомерл��р ике килми шул, Дөнья тик фани гына. Аның асылын аңламый Бары тик сабый гына. +Белдең кадерем, белдем кадерең, +Матур үтте көннәрем. +Кадерләребез белергә +Ярдәм итте диннәрем. +Я, Ходаем, үзең кичер мине, +Шундый моңнар инде язаем. +Сабыр итәм, ләкин өзелеп көтәм, +Күңел бит ул, нишли алаем. +Соңгы сәгать, минут, секундлары ян тәслим итүе үзе бел ән бер Ходайга гына мәгълүмдер. Күпме генә башлар ватсак та белә алмыйбыз, кире кайтара алмыйбыз, Ходаем аны изге яннарыңнан кыйл, рәхмәт фәрештәләрең кабул итсен. Ярдәмче бул, иман белә ярлыкагыл. Укыган-укыткан Коръән-догаларыбызның савабын аңа насыйп ит. Оҗмах белә ярлыка. Дөньяда булган гаеп-гөнаһларын үзең кичер, әхирәт көннәрдә оҗмахларда күрешүне насыйп ит. Балаларга, миңа, туганнарга исәнлек-сабырлык, ярдәмнәреңне үзең бир. Амин. +Шарлык районы Яңа Муса авылында +Абдершина Раушан Бари кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Рәсүлулла бәете +Рәсүлулла ятим үзе, +Ятимнәрдә - ике күзе. +Әгәр күрсә ятимнәрне, +Башын сыйпар иде үзе. +Рәсүлулла ятим булган, +Ятимнәрнең кадерен белгән. +Аларның башларын сыйпап, +Аларның хәлләрен сораган. +Васият кылдый ул безгә, +Ятимнәрне күрсәгез сез дә, +Бәним тик хәлләрен сорап, +Башларын сыйпагыз сез дә. Ятимнәрнең башын сыйпап, Сәдака бирсә бер кемсә, Кыямәт көнне Алланың, Дидарын күрер ул кемсә. Гәет көнне Рәсүлулла Урамнарга чыгып йөрде. Агач төбендә утырган Ятим баланы ул күрде. Агач төбендә утырган Бу ятимнең хәлен сорады. Атам да юк, анам да юк, Диеп ятим җавап бирде. Рәсүлулла әйтеп аңа Атаң булаем, бән сиңа. Ни сүзең бар, сөйлә миңа, Күзләремнән яшьләр ага. Шулай дигәч ятим әйтте: Бәнем тик балалар монда. Менеп йөриләр дөл-дөлгә, Шатланып йөриләр анда. Рәсүлулла дәюп сиңа, Дөл-дөл булаем бән сиңа. Ни сүзең бар, сөйлә миңа, Күзләремнән яшьләр ага. Шулай итеп, ятим бала Рәсүл аркасына менде. Рәсүлулла дөя булып Анда-монда йөгереп йөрде. Дөя кебек тамагыңны Дәеп айга сәлә аф-аф. Аны күреп сәхабалар Җыелдылар алар саф-саф. +Рәсүлулла, барыгыз сез, +Ясак алып килегез сез. +Ятим баланы кулымдан +Бәндән сатып алыгыз сез. +Үлем бәете Рәсүлулланың чыкмыйк юлындан, Кәүсәр шәрәбен эчәрбез кулындан. Рәсүлулланың сөннәтен тотаек, Сөннәтен тотып өммәт булаек. Үтенәм сездән дога кылуның, Җәннәт эчендә бергә булуны. Иманлы кеше бирер җавабын, Дәфтәрләренә язар савабын. Газраил килер, җанымны алыр, Кызыл йөзләрем саргаеп калыр. Якын дусларым юа башларлар, Киемнәремне алып ташларлар. Зифа буемнан үлчәү алыгыз, Юып паклагач кәфен салыгыз. Әлхәм белән башлыйм сүзләрем, Ядкәр булсын йомсам күзләрем. Әлхәм соңында янәбе Аллага Салават әйтик Рәсүлуллага. Сезгә, дусларым, актык сүзләрем, Догадин куймагыз, йомсам күзләрем. Әҗәл шәрәбем бер көн эчәрмен, Якты дөньядан бер көн китәрмен. Фани дөньядан югалыр исемем, Яхшылык белән искә төшермен. Күңелем үсмәде, кулым бармады, Хәсрәтле уйлар миннән китмәде. +Мөнәҗәтләр И, Ходаем, мин телимен дүрт нәрсә Берсе - иман, берсе - җәннәт, Берсе - нигъмәт, берсе - нур. И, дусларым, телим сезгә Бергә-бергә булуларны. Бәдән-җәннәт эчләрендә Бергә-бергә булуларны. Йөземнең аллары бетте, Күземнең нурлары бетте. Иман белән җаныбызны алсаң, Безгә шул дәүләтең җитте. +Шарлык районы Яңа М +Мангутова Луиза Әүхәди кызынн Инандым мин Алланың берлегенә, Бердер Аллаһым бәнем. Барлыгы үзеннәндер, Һичкемсәдән түгелдер. Үзлегендин булган ул, Бердер Аллаһым бәнем. Аллаһының барлыгына Әҗәл, ахыр юк аңа, Бетмәс дәхи... Бердер Аллаһым бәнем. Бар нәрсәне белгән ул, Күп нәрсәне күргән ул. Тавышын ишеткән ул, Бердер Аллаһым бәнем. Син һәр эшне теләгән, Һәр теләгәне булган, Теләмәсә булмаган, Бердер Аллаһым бәнем. Аллаһы ул теректер, Аңа үлмәк һич юктыр, Кешенең шиге юктыр, Бердер Аллаһым бәнем. Юктыр тиңдәшең сәнең, Бердер Аллаһым бәнем. +* * * Лә иләһе иллә Аллаһу, Күп әйтегез фәләкләр. Лә иләһе иллә Алласыз, Кабул булмас теләкләр. Лә иләһе иллә Аллаһу, Таулар-ташлар басалмас. Лә иләһе иллә Аллаһны Ерләр-күкләр кысалмас. Лә иләһе иллә Аллаһу, Гәрше кеше баскычы. Лә иләһе иллә Аллаһу - Сигез оҗмах баскычы. Лә иләһе иллә Аллаһның Карамагыз азына. Лә иләһе иллә Аллаһу - Мәңге бетмәс хазина. +Шарлык районы Я +Абдершина Раушан Бари кыз Лә иләһе, иллә Аллаһы Мөхәммәдеррәсүлулаһы. Хозур Ильяс. И, Ходаем, бер Ходаем, Теләгәнем дүрт теләк. Берсе - иман, берсе - җәннәт, Берсе - нигъмәт, берсе - нур. +И Ходаем, бер Ходаем, +Дидарыңны күрсәм иде. +Ходайның рәхмәте белән, +Оҗмахка керсәм иде. +Шарлык районы Зирекле авылынд +Кәбирова Зәрә Заһретдин кызыннан (1932 елгы +язып алынд +Инәй элеккеләрне әйтә торган иде. Инәйнең инәсе бик укымышлы кеше булган. Ул шуннан откан, мин инәйдән оттым, булган хәтлесен инде. +Бисмиллаһи рахмани рахим. +Әлки-әлки әлләли, +Әлхәм белмәс әлләзи. +Ата хакын белмәдең, +Күрше күңелен күрмәдең. +Тәндә яның су булдый, +Тәнең калдый курылып. +Яның чыктый суырылып, +Ак кәфенгә төрделәр, +Илтеп гүргә куйдылар. +Кырык адым җир киткәч, +Килеп җавап алдылар. +Җире каты, кабре тар, +Каты газаплары бар. +Утлы чукмарлары бар, +Гамәлеңне алып бар. +Тезең куйсаң - тезең ут, +Йөзең куйсаң - йөзең ут. +Эшең-тышың бар да ют, +Шунда намаз кыйлгайлар, +Намаз вакыт - 5 вакыт. +Куя күрмә бер вакыт, +Әгәр үлеп китәр булсаң, +Мөэмин уйларым бер сәгать. И, мөэминнәр, торыгыз, Мәчет-сарай йөрегез. Мәчет-сарай йөргәннәр Оча, калка баралар. Таму(г) сарай йөргәннәр, Аяк басар белмәссең. Лә иләһе иллә Аллаһ, Мөхәммәдеррәсүлуллаһ. Байның күзе малдан туймый, Ачның күзе аштан туймый. Минем күзем яшьтән туймый, Биш барулдый бәнем хәлем, Асларыңнан утлар чәчәр. Өсләреңнән туфрак басар, Яланчаяк микән тәтәр, Ятим-ятим димәгез, Ятим хак(ы)на тимәгез, Ятим хакы зур булыр, Ахирәттә хур булыр. Лә иләһе иллә Аллаһ, Мөхәммәдеррәсүлуллаһ. +* * * Янам инде, көям инде, Гасыйлардан булам инде. Сабырсызлык кылам инде, Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам. Бу дөньяла�� үтәр - китәр, Әхирәтлек килеп җитәр. Әхер бер көн алып китәр, Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам. Бу дөньяның вафасы юк, Кемебез ач, кемебез тук. Арабыздан догачы юк, Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам. +Мөнәҗәтем яза-яза +Каләм тоткан кулым тала. +Күземнән яшьләрем ага - +Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам. +Мөнәҗәтем сезгә булсын, +Дус-ишем дога кылсын. +Догалары кабул булсын - +Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам. +Хәсбун Аллаһу вә нигъмәл вәкил, +Нигъмәл мәүлә вә нигъмән нәсыйр. +Гуфранәкә раббнә вә +Иләйкәл мәсыйр. +Ходаем бирде миңа дәүләт, +Мәкәмем әйләди карбәт. +Иманнурый лә гөлҗәннәт, +Көюл кадыйр мәңә рәхмәт. +* * * Әгүзе билләһи минә шайтани раҗим Бисмилләһи рахмани рахим. Әҗәл ширбәтен бер көн эчәрмен Якты дөньядан бер көн күчәрмен Әҗәлем җитәр - тыннарым бетәр. Ясин укырга вакытлар җитәр, Укый алмамын, бетәр сулышым. Артымнан калсын дога кылучым. Газраил килер - җанымны алыр, Кызыл йөзләрем саргаеп калыр. Якты дөньяны ташлап китәрмен, Караңгы гүрдә нихәл итәрмен. Караңгы гүрдә калыр бу башым, Ак фәрештәләр булсын юлдашым. Кыен хәл икән гүргә керүе, Авыр хәл икән җанны бирүе. Зифа буемны үлчәп алырлар, Караңгы гүргә илтеп салырлар. Газиз тәнемне каты тотмагыз, Кире кайталмам, ашыктырмагыз. Ерак җирдән дуслар килгәннәр, Карап калсыннар якын күргәннәр. Йорттан чыкканда ашыгып чыкмагыз, Елашмагыз, зинһар чыдагыз. Тордым дөньяда бераз вакытлар, Салкын туфрактан безгә ястыклар. Бу ят җиргә кемнәр китергән, Безгә йортларны кемнәр җиткергән. Иптәш калмаган түшәк җәймәгән, Кәфен сырылган акбүз җәймәдән. Каберләремне киңрәк казыгыз, Ак таш утыртып исмем языгыз. Каберем өстенә чардак корыгыз, Агач утыртып нурландырыгыз. Яфраклар ярсын, кошлар сайрасын, Рухым шат булсын, догалар барсын. +Раббым Аллам, шөкер кылам +Раббым Аллам, шөкер кылам, +Исәнлек биргәнеңә. +Аякларым йөргәненә, +Күзләрем күргәненә. +Раббым Аллам, шөкер кылам, +Нигъмәтләр биргәнеңә. +Күктән яңгырлар яудырып, +Иген үстергәнеңә. +Раббым Аллам, шөкер кылам, +Якты көн биргәнеңә. +Аятьләрне укыр өчен +Зиһеннәр биргәнеңә. Раббым Аллам, шөкер кылам, Ак карлы кышларыңа. Җәйнең матур таңнарында Сайраган кошларыңа. Раббым Аллам, шөкер кылам, Ураза биргәнеңә. Бәндәләрнең гөнаһларын Ярлыкыйм, дигәнеңә. Раббым Аллам, шөкер кылам, Караңгы төннәреңә. Намазларны укыр өчен Ярдәмең биргәнеңә. Раббым Аллам, шөкер кылам, Иманга кайтканыма. Намаз укып, Коръән укып Тынычлык тапканыма. Раббым Аллам, шөкер кылам, Сабырлык биргәнеңә. Сабырлыкның савапларын Бирермен дигәнеңә. +* * * Сабыр итим, сабыр итим, Сабыр итми нихәл итим. Сабырлыкның морадына Ничек кенә барып җитим. Мөнәҗәтләр әйтик әле, Өйнең эче нур белә(н) тулсын. Бу мәҗлесне ясаучыга Сигез оҗмах насыйп булсын. +Ике аккош, бер тутый кош +Оча кыйбла хутына. +Раббым Аллам, Кадир Мәүләм, +Салдың дөнья утына. +Шарлык районы Мостафа авылында +Фәтхуллина Миңлегөл Гали кызыннан (1941 елгы) +язып алынды +Нәнәй өйрәткән догаларым калган. Без 9 бала. Авыр торырга. Нәнәйләрдә тордым. Мине алды ул. Әйбер пешерә нәнәй, үзе мөнәҗәт әйтә: +Әр сәхәр вакытында бар иди эши, +Арпадин эрди, күзен агызды. +Гарәп чүлләрендә айзыл карани, +Гасасы бар иде аның билендә. +Камәре бар иде аның кулында. +Алланың сикрите аның телендә, +Гарәп чүлләрендә сән-сән солтани. +* * * +Лә иләһе иллә Аллага, +Күп әйтегез фәләкләр. +Лә иләһе иллә Алласыз +Кабул булмас теләкләр. +Лә иләһе иллә Алланың +Карамагыз азына. +Лә иләһе иллә Аллаһы +Мәңге бетмәс хазина. +Лә иләһе иллә Аллаһы +Гарше кеше пар кеше. +Лә иләһе иллә Аллаһы +Сигез оҗмах ачкычы. Кеше өчен иң әвәле намус дигән, Намусыңны сатып итмә, табыш дигән. Байлык өчен илен-көнен саткан кеше - Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән. Икенче кыйммәтлесе гакыл дигән, Акылсыз да тәүфикъ ягы такыр дигән. Акылсыз да намуссыз да иман да юк, Ялганга ант итеп барып сатыр дигән. Өченче кыйммәтлесе әдәп дигән, Әдәп көчле мәхәббәткә сәбәп дигән. Әдәпсез дә бәхет тә юк, тәүфикъ та юк, Кеше исеме үзгәрүе гаҗәп дигән. Дүртенче кыйммәтлесе күңел дигән, Күңеле бозык кеше кеше түгел дигән. Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы, Яшәмә дә җирдә, үлеп күмел дигән. Бишенче кыйммәтлесе сабыр дигән, Сабыр кеше зур бәхетләр табыр дигән. Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу - Бер кайгыдан икенчегә салыр дигән. +Александр районы +Асяева Әлфия Альберт кызын +Лә иләһе иллә Алланы +Сез әйтегез һәрзаман. +Лә иләһе иллә Алладан +Аерылган кол бик яман. +Лә иләһе иллә Алланы +Күп әйтиек халыклар. +Лә иләһе иллә Аллаһы +Барча афәтләрдән саклар. Лә иләһе иллә Аллаһы Яннарга рәхәт бирә. Лә иләһе иллә Аллаһы - Барча эшне уң кыла. +Сакмар районы Тат +йпова Фирдәвес Абделгаз Лә иләһе иллә Алла, Яңартыгыз иманны. Лә иләһе иллә Аллаһу - Куар сездән шайтанны. Лә иләһе иллә Аллаһу - Тәһлил җәүһәреннәндер. Лә иләһе иллә Аллаһу - Иман кәлимәседер. Лә иләһе иллә Аллаһу, Иман бирсен бәндәгә. Лә иләһе иллә Аллаһу, Сират күперен кичәргә. Лә иләһе иллә Аллаһу - Һич бетмәс хәзинәдән. Лә иләһе иллә Аллаһу - Җимешен бирер Аллаһ. Лә иләһе иллә Аллаһ, Кайгысы килгәндә дә. Онытмагыз Аллаһыны Шатлыгын биргәндә дә. +Газиз Аллам, Кадир Аллам, +Миңа җәннәт булыр микән? +Сиңа җәннәт булса булыр, +Атаң-анаң разый булса. +Газиз Аллам, Кадир Аллам, +Миңа җәннәт булыр микән? +Сиңа җәннәт булса булыр, +Күршеләрең разый булса. +Сакмар районы Үрге Чебенле авылында +Кунафина Мәгъдәлинә Гайзулла кызыннан (1938 елгы) +язып алынды +Уеннар, аулак өйләр +Кич утырганда "Зилем" уйный идек. Кул эше эшләп утырабыз да. Егетләр килә, гармунчылар килә, "Зилем" көе - бию көйләре уйныйлар да, берәү төшә дә уртага икенче кешене ала, аннан ансы өченчене ала. Төрле ерлар анда: +Алларым диям сезне, +Гөлләрем диям сезне. +Ал гөлләрдән, былбыллардан +Артык күрәм мин сезне. +Аннан "исем кушышлый" уены. Утырасың да, рәттән тезелеп, колагына бер сүз атясең дә, дөрес ишетмәсә наказ бирәсең. +"Йөзек салышлый", "Саңгырау телефон" уйный идек. +"Саңгырау телефон". Тезеләбез дә мин монарга бер сүз атям. Бу ничек ишетте - икенче кешегә атя. Шуннан, круглап чыккач, беренче кешедән, соңгыданмы сорап, дөрес атся - бер нишләми, хатя атся - эшли. +"Дуадак", "Тамчы там" уйный идек. +"Дуадак" - ике рәт тезелә кешеләр. Берсе алга баса, сугалар - йөгереп тоталар. Бу артка баса, теге икенче кешегә баса. +"Ярма ярулы", "Үрдәккәем, чумасың" уйный идек. +Аулак өйләрдә (безнең заманда бит уенчыклар юк) кызларегетләр тезелеп утырабыз да, кулдан-кулга "тычкан салышлый" (күмер алабыз да күмер белән) уйный идек. Шуннан, кемдә күмер? - дип сорыйсың. Белмибез бит инде, әллә кемдә. Шуннан ул кеше уртага чыга бит ине. Аны чыгарабыз - тагын шулай уйнап китәбез. +"Наза"лы уйный идек. Тотына иек тә, астан бит ине кызларегетләр йөри ерлап: +Наза, Наза, +Наза кара пальтолы. +Кеше йәре кешеләргә +Буламени әйт әле, - дия идек. +Аннан: +Наза дигән кыз баланың +Бөрлегәне түгелгән. +Наза дигән кыз бала +Һич тә чыкмый күңелдән, - дип тә. +"Туплы" уйный иек, качышлы. Аннан качаек та, бер кеше эзләп таба ие. Таяк белә өй мөешенә сугасың: тук-тук, дип. Туктук беткәч качабыз, хәзер бер кеше эзли, таба. +Аннан "Черта"лы уйный идек. Черта сызаек та урамга шакмаклап мел белә ясыйек та, шунда пыяла ыргытабыз, читкә төшмәсә үзең уйныйсың да уйныйсың. Ыргытасың инде шул пыяланы да шул шакмак эченә, шуннан читкә төшсә ул кешене чыгарабыз да, икенче кеше уйный башлый. Шакмак берничә сызык ине - 5-6. +Шарлык районы Зирекле авылында +Кәбирова Зәрә Заһретдин кызыннан (1932 елгы) +язып алынды +Аннан соң бит инде шакмак-шакмак ясар иек та, акбур белә сызарыек та шакмак ясап. 8 була торган ие: 4 кә 4 ике ягыннан. Аннан эченә, шакмакның эченә, бер нәрсә ыргытасың да, шуны сызыкка тимәсен өчен аягың белә эшереп кертәсең. +Безнең заманда бичәкәй дә юк иде. Шырпыны мулина белә урар идек тә, шуңа күлмәк тегеп, шуны бичәкәй итеп уйнар идек. Шырпы кабы белә кирпеч сугам дип. Гел шундый ие. +Шарлык районы Мостафа авылында +Саягфәрова Сәбилә Гайсә кызыннан (1943 елгы) +язып алынды +Икешәр-өчәр күкәй алабыз, шуннан тары ярмасы, шуннан он, май, шулай алабыз да кемдә бер апай кешене белешәбез дә, теге апай кеше безгә иртәгә - карга боткасы дигән көнне, безгә иртәнчек коймакларын пешерә, әйберләрен әзерли: тары боткаларын ясый - боткалар ашыйбыз. Кызлар җинаулашып, булган яңа киемнәрне киеп күпергә китә торганыек. Күпергә барабыз да, анда уйныйбыз, көләбез, тыкрыкка чыга торганыек, "тәкәләр" уйный торганыек, уеннар шундый иде, "кристанцылар" итә торганыек. Шуннан соң кайтабыз да, теге өйгә җыйналабыз да хәзер кичкелеккә пилмән, шуннан соң пилмәнгә үзебезнең классташлар, күз күргән егетләребез килә торганыек инде. Шуннан алар гармуннар белә киләләр инде, уйныйбыз инде шунда күпме мөмкинчелегебез бар. Хуҗа безгә сүз әйтми, без уйныйбыз. Шуннан арып-талып өйләргә таралыша торганыек. Гармонис(т) булмаса, гармонис(т)ны эләктерү өчен өенә бара торганыек. Шуннан тегеңә әйтә торганыек: +И, дүдәме, дүдәме, +Гармунчыгыз өйдәме. +Өйдә булса, килсен әле, +Биетеп китсен әле. +Үпкәлибез-үпкәлибез, +Үпкәлибез, килмәсә. +Килмәсен дә, йөрмәсен дә, +Әтиләр-әниләр каядыр китсә шул җыела идек. Егетләр килә иде шунда. "Йөзек салышлый", "Күгәрчен ашату" диләр иде инде - сөйгән яры белән кемгә чыга анда, йөзек салган вакытта, ул сөйгән ярын мунчага алып төнне китә иде. Шул күгәрчен туйдыру. +"Качыш". Берәү саналмышлар нитеп тора. Аннан 10 га кадәр саныйлар. Эзләргә чыгам, дисең инде. Тегеләр качалар инде. Урынны билгелиләр инде. Килеп тукылдый шунда тапкан кеше. +"Ак тирәк, күк тирәк". +Теге як әйтә: Ак тирәк. +Бу як: Күк тирәк. +Тегеләр: Бездән сезгә кем кирәк? +Бу як: Сездән безгә кара кашлы, кара күзле Галия матур кыз кирәк! +Тотынганбыз. Тегеләрдән берәү килеп өзеп чыгарга тиеш. Өзәлсә, значит ул алып китә үз ягына, өзәлмәсә, шунда кала. +"Кем суктылый". Халык тезелгән. Берәү килә дә суга, барсы да во-во! дип басып торалар. Теге әйтергә тиеш. Белсә кем сукканын, кем суккан баса. +Александр районы Султакай авылында +Агишева Галия Мөхәммәтҗан кызыннан (1945 елгы) +язып алынды +Кич утыруга (аулак өйне шулай атаганнар) йөрдек. Абыйлар йөри, без әле бәләкәй. Безнең өй буш булгач, без пич башында, абыйлар менә шулай тезелешеп утыралар да, шуннан соң ни - йөзек салалар. Сала-сала, шуннан: кемгә чыккан икән? Ул чыга. Әһә, теге кешене наказать итәбез - нишләтәбез? +Күгәрчен туйдырырга! +Кызга чыкса: егет белә кыз чыга. Кыз күгәрчен туйдырып кайта янәсе. +Без пич башында утырабыз. Пич башы туп-тулы пайлак - корт. +Кич утыру. Укыган вакытта бу. Әтиләр җибәрми бит. Бер подружкама барабыз дип чыгып китәбез дә, кич утырырга керәбез. Үзебезнең егетләрне алып кердек, арттан йөрүчеләрне кертмәдек, хәзер шакыйлар-шакыйлар. Без тәрәзәләрне кордык инде чүпрәк белән, үзебезчә уйныйбыз инде. Анда "Зилем", "Тамчы" - шундыйларны уйныйбыз. +"Тамчы". Ике кеше басасың да, куллар белән чәбәкләшеп җырлап торасың: +Там, там, тамчы, там, +Тамуыңны яратам. +Тамчы тамган вакытларда +Уйланырга яратам. +Хәзер менә моннан берәү килә дә, чыга тегеннән. Хәзер кемнедер ала: егетнеме, кызнымы. +Хәзер кыз егетне ала да, икесе тора: +Алы сиңа, гөле миңа, +Яфырагын бүләрбез. +Төрлебез төрле илләрдә +Саргаешып үләрбез. +Анда нинди җыр җырласаң да бата. +Аннан "Зилем" уйныйбыз: +Зилем-зилем, Зөбәйдә, +Аллар үсә, гөлләр үсә, +Идел буе тугайда. +Биешә-биешә җырлыйбыз: +Ай янында якты йолдыз +Минем йолдызым гына. +Таң алдында ул да сүнә, +Калам ялгызым гына. +Хәзер теге кертмәгән малайлар директорны алып килделәр. Ә без эчтә. Хәзер нишләргә. Ядкәр абый - директор, "ач та, ач" - ди Фәриткә. Теге бичаракаем азбарда тишеге булган, шуннан безне чыгарып, кайтарып җибәрде. Ишекне ачты. Теге малайлар бит инде белә. Икенче көнне вич тезеп кәнсәләриягә кертте безне. Әтиләрне чакырта. Зинһар әтине генә чакыртма, Яд��әр абый, дибез. Яфалама, Ядкәр абый әтине. +"Палачлый". Менә, например, бүреккә язулар саласың да, шуннан аласың. Менә аның кызы миңа чыкты. Хәзер ул сатып алырга тиеш. Ремень белән сугалар. Пример, унны сугарга, диләр. Сугалар, түзә, түзмәсә - кыз теге егеттә кала, ә түзсә - теге аңарга була. +Егет белән кызны "Гөрләтү" бар иде. +Александр районы Тукай авылында +Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Кич утыру. Без нык кич утырдык аулак өйләрдә. Башта инде егетләр килгәләгәнче эш эшләп утыра идек. Анда кем нәрсә илиме, оек бәйлиме, нәрсә булса да инде. Аннан инде егетләр киләләр дә. +- Ярар, етте сезгә, Зилем сугыйк. +"Зилем" әйтә идек элек. Биибез, җырлыйбыз, йөзек салышлы уйныйбыз. Шуларны без "Зилем сугабыз" дип әйтә торган идек. +Элек мәхәббәт ерлары юк иде ул, советский ерлар ерлый идек күбесе. +И, су агулары, +Суның болганулары. +Үзебез чәчкән кырлар буйлап +Күңелле барулары. +Самолеттан карап бардым +Безнең чәчкән кырларны. +Шул кырларда дан казанган +Егетләрне-кызларны. +Колхоз төзелгәннән соң "төзелгән" җыр: +Трактор дигән машина +Килде безнең кырларга. +Эшче белән крестиан +Элемтәсе булганга. +Трактор да килер әле, +Безнең авылларга да. +Безнең башлар өйрәнде инде +Нинди авырларга да. +Зилем сукканда уен ерлары, матуррак кызлар чыкса: +Сипарат әйләндерә, +Круг уртасына чыкса, +Кругны ямьләндерә, - дип. +Аннан "Йөзек салышлый" уйныйбыз. Бер кеше йөзек салып йөри. Аннан инде кемдә йөзек - биергә, йә ерларга - шундый наказ бирә торган идек. +Йә әйтә: мин шул кызны алам. Аңа атялар: суктыр кулыңа. Биш мәртәбәме, алты мәртәбәме. Аннан инде икенчесе суга. Сукканнан соң кызны үзенә ала. Егетләр түзә инде - нишләсен. А то кызны алалмый. Аннан алар утыралар икәү бергә кыз белән. Синнән ала да тегенең белән барып утыра. +"Мунча" дигән дә бар иде, "мунчага" чыгарга. Егет белән кыз икәү чыгып керәләр шунда - ишек алдына. Әз генә, минут кына, кызык өчен: "Мунча да кереп чыктылар". +Кич утыра идек тә, кайтып та китми идек, егетләрдән курка идек. Кемдә утырган кешедә куна торган идек. Егетләр китә иде өйләренә. +Дояркалар юып куя +Сипарат казаннарын. +Булса булсын грамотный, +Сөймибез наданнарын. +Элек шулай ерлый идек. +Каршы ерлар бар иде. Төртмә-төртмә ерлар дип атя идек: +Кулымдагы йөзегемнең +Исемнәре Фәридә +Син дустымны ошатамын +Мунчадагы пәригә. +"Тамчы там" уйный идек: +Там, там, тамчы, там, +Тамуыңны яратам +Тамчы тамган вакытларда +Уйланырга яратам. +Иртән дә киләм дидең, +Кичен дә киләм дидең. +Одеколон, исле сабын +Алып килермен дидең. +Ай иртә кил, иртә кил, +Тәрәзәңне чиртә кил. +Чиртүләреңнән танырмын, +Каршы чыгып алырмын. +Там, там, тамчы, там, +Тамуыңны яратам. +Әз эшләргә, күп йокларга, +Тәмне ашарга яратам. +Яртышар сәгать биергә була бу көйгә. +Александр районы Яфар авылында +Асяева Рәмзә Газиз кызыннан (1925 елгы) +язып алынды +Бала вакытта кар эреп бетәр-бетмәс борын "Ашыклы" уйный торганыек. +Сарыкта, кәҗәдә ул була сөяк. Атта була, ансы зур була. Ашыкларны (шарнирлы җирдәге сөяк) тезеп куясың да, шул сөякләрне сараймы, өйме, коймамы - тезеп куясың да, арасы 10 см чамасы була. Ун-унбиш адыммы - зурлыгына карап, тегене үзеңдә тагы бер "ашык" бар бит инде, шул ашык белән тегеңәргә еллисең. Әгәр дә теге ашыкка тигезсәң - ул минеке - кесәгә. Әле мин аның белән генә туктамыйм. Значит миңа дополнительно тагын бирелә, тагын алсам - тагын мин. Зурлар безне, нарош килеп ала торганнар ие. Шуннан тегеләр күлләвекләр була бит инде эрегән кар суыннан, шунда теге ашыкларны ташыйлар да - шуны кереп аласың ялангач аяк. +Кыш көне булса "Чүрәкә" биетү була торгание. Кыш көне ине Сакмар суына төшеп, бозны тазартып, бозны инде тазартасың зеркальный булсын дип. Шуннан чүрәкә дип атала инде, русча веретено була бит ине. +Значит монауң хәтлек кенә биеклектә була (якынча 5-10 см), юанныгы була агачның ние (башы) киселгән була, ул очлана (бер башы), уртада бау нитергә (бәйләргә) канава. +Шунда баудан ясалган чыбыркы була, шул тегене урап нитәсең дә тартып ебәрәсең, бозда теге әйләнә бит ине (баудан ясалган чыбыркыны бау бәйли торган урынга - канауга бәй лисең). Тартасың, тарткач сүтелү ягына китә, шуннан теге әйләнә бит ине. Шуннан теге туктарга тиеш, ә син туктатмаска, тагы чыбыркы белән сугасың (туктаганчы). Шундый осталык кирәк. Теге тагын да биергә башлый, урап тормыйча гына сугасың - чирт терәсең дип әйтелә. Ансы бертөрле була торган ие. +Шуннан, шул чүрәкәнең очына кадак кагасың (очланган очына), чтоб эшләпәсе калганчы, казак кереп киткәнче и теге эшләпә күбрәк әйләнергә файда бирә. Шуннан икенче төрлесе була торган ие. "Атлы казак" дип атала торган ие. Ансы менә шундый чүрәкәнең тагын бу ягы да очлы була, ике ягы да очлана. Уртада тоже бау урыны. Ансы сугып ебәрсәләр, тоже шул ук чүрәкәдәге кебек. Бездән зуррак мастерлар инде тегеләр (олыраклар) чыбыркы белән еббәрә, теге вы-ың-ң-ң итеп тавыш белән очып барып, 5 метрлык тегендә килеп төшә дә, тегендә бии. Тегендә барып чыбыркы белән чиртәсең. Монсы кыш көне бит ине. +"Чана" шуышлы вакытта кая ине, самодельный теге ике тактаны ясаган бу башларын азрак түгәрәкләгән, өстенә куйган. Апак кар булып кайта идек бала вакытта бит ине. Сугыш вакыты булса да, ач булса да, бала кешесе белми бит ине. +Шуннан җәй көне "Түк-түк"ле уйный торган иек - качышлы. Түк-түк дип атала торган ие. Например 10 бала, ограничение юк, ике команда була да, теге командада бер кеше атаман була. Атаман дип атала. Шул син атаман, мин атаман - бирәләр бер таяк, астан берсе тотып ала, аннан икенчесе - очына кем беренче чыга. Шуннан теге кем беренче чыга, шул башлап ебәрә уенны. Шуннан син үзеңнең командада, мин үземнең командада. Отылган кеше командасыннан бер баланы ала да атаман, битләрен каплата да, шуннан җиңгән команданың балалары вич төрле якка качалар ине. Шуннан беткәчтен - бетте, дип кычкыра ине атаман. Шуннан теге торып калган кеше (чутлап торган кеше) теге ташкамы, тактамы (билгеләнгән урын) - нәрсә була шуңа түк-түк дип кычкыра, вроде эзләргә киләм дип. Шуннан эзләп йөри. Әгәр дә ул табалмаса, арада теге җиңгәннең командасы бит качты, теге эзләп йөргән кешенең әгәр дә тапмыйча йөри икән, җиңгәннең бер бала барып тоже шул ук тактагамы сугып кычкыра: түк-түк, значит "мин җиңдем" дигәнне аңлата. Тегендә тагы штрафной, наказание була. Җиңелгән команданың балалары эзләүчедән башка, карап торалар уйнаганнарын. +"Туп"лы уйный торган иек. Аны бәлки, хәр дә уйный торганнардыр. Пример 5-6 кеше җыйналабыз да, монда врата дип атала - ике таш куелган. Монда бер сакчы. Бу сакчы булган кеше монавың хәтле таяк (хәр городки диләр бит ансын да уйнадык - "Мура" дип атала торган ие) белән теге тупны чөеп ебәрә дә туп очып бара, ә тегендә калган бала-чага тегендә әзер торалар. Тупны кем тота, значит ул җиңгән була ине. +Шуннан "Ходули" - озын ике таяк - шул таякка аркылы аяк басарлык кына такта куела. Ул 2 метр примерно биклектә, 3 метрлы да була даже. Басасың да ике таякка таянадыр идек тә - ходулида йөрибез. Анда борыннар канап беткән вакытлар да булды, кул сызырыла, егыласың бит ине, сразу ничек басып йөри аласың. +Шуннан ярар, бу уеннар бетте. Без әкренләп зураябыз. Сугыш башланды бит ине. Ашарга такы-токы бит ине. Сыер тоттык постоянно, шул сыер аркасында катыгын оета, нитә дигәндәй, шуннан бәрәңге шәп үсә иде - 20-30 капчыкка кадәр була торгание. +Шуннан аулак өйгә кызлар әзерләнәләр. Бәрәңге пешерәләр дә теге төеп ботка ясыйлар. Шуннан арыш оны табалсалар әгәр, йә солы оны катыштырып шул яртыга-ярты камыр ясап, җәеп пешереп кыстыбый ясыйлар. Гармун була торган ие. +"Яратасыңмы-яратмыйсыңмы", "Йөзек салу" уеннары уйныйбыз. +"Яратасыңмы-яратмыйсыңмы" - бер алып баручы бар, кулында каеш. Шуны икегә букли дә, мин кулны сузып торам. Шуннан бу суга. Яндагы утырган кызга карап әйтә: +- Яратасыңмы аны? +- Яратам. +"Яратам" дигән саен суга. Монда (уч төбе) әчетә башлый. "Яратмыйм" димичә торып туктамый. Слабыйраклар әйтә: +- Юк, мин уйнамыйм, кирәкми, - дип. +Кул авырта башлый бит. +Яратмыйм булала. Ул бит ине аның яраткан кызы түгел. Просто туры килеп утырды теге, бер егет, бер кыз. Безнеңчә әйткәндә шулай итеп егетлеген күрсәтә кызлар алдында. +Шуннан соң "Күгәрчен ашату" уены. Шырпыны ала да, тегене сындыра урталайга, сындыра да шуннан авызга каба, очын чыгарып калдыра. Кыз шуны алырга тиеш, теге шырпыны. Килә дә тешнәп алырга тиеш. Мин шул вакытта аны үбәргә тырышырга тиеш. +Шуннан "пучта куу" бар ие. Анысында егет белән кыз тышка чыгасың да, урамда нишлисең - өйдәгеләр белми бит ине. Шуннан тегендә кергәчтен ну нишли - пучты кудыгызмы? дип сорыйлар иде халык. Әле кайчан килә пучтыгыз? (көлкеле итеп). +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Даутов Гыйрфан Гыйният улыннан (1930 елгы) +язып алынды +Җырлар +Бакчаларга гөлләр чәчәсең дә, +Шытып чыгуларын көтәсең. +Дустың әгәр еракларга китсә, +Кайтуларын сагынып көтәсең. +Бакчаларга гөлләр чәчәсең дә, +Чәчәк атуларын көтәсең. +Дустың исеме сиңа якын булса, +Йөрәк уртасында йөртәсең. +Шарлык районы Яңа Муса +Сәфәрова Зөмәрә Бәсим кызыннан (1 +язы +Килен белән кияүгә җырлыйлар: +Син дә булдың кодагый, +Мин дә булдым кодагый. +Ике күрше арасында +Андый хәлләр булгалый. +Кушымта: +Әйтмә дә генә инде, +Сөйләмә генә инде. +Бу яшьләргә замананың +Иң матур чагы килде. +Сез дә яхшы күршеләр, +Без дә яхшы күршеләр. +Ике күрше бергә килә, +Әвеш-тәвеш итсеннәр. +Шарлык районы Яңа Муса +Абдршин Марат Рузит улыннан (1 +Кадырмаева Гөлзада Павловнадан +Алтынчурина Галимә Фаррах кызыннан (1 +һәм Абдршина Гөлгенә Наил кызыннан (1 +язы +Моны армиягә киткәндә дә җырлыйлар: Һавалардан очып килә Исеңдәме, киткән чакта Күгәрчен көтүләре. Кулларыңны биргәнең. Әле дә булса күз алдымда, Моңсу карап күзләремә Кул биреп китүләре. Көт, онытма, дигәнең. Инеш буе - сары чәчкә, Инеш буена төшмәсәң Өзәсең дә аласың. Күрмәгән булыр идем. Сары чәчкәләрне өзеп, Сары чәчкәләрне өзеп Үзең ялгыз каласың. Бирмәгән булыр идем. +И, дусларым, сезгә әйтәм, +Сары чәчкә өзмәгез. +Яраткан ярларыгызга +Сары чәчкә бирмәгез. +Шарлык районы Яңа Муса авылында +Абдршин Марат Рузит улыннан (1962 елгы), +Кадырмаева Гөлзада Павловнадан (50 яшь), +Алтынчурина Галимә Фаррах кызыннан (1964 елгы) +һәм Абдршина Гөлгенә Наил кызыннан (1963 елгы) +язып алынды Таулар биек, таулар биек, Болындагы чәчкәләрне Таулар биек менәргә. Таптамам, дигән идем. Баскыч кирәк, баскыч кирәк Туып үскән авылымны Шул тауларга менәргә. Ташламам, дигән идем. +Болындагы чәчкәләрне +Таптарга туры килде. +Туып үскән авылымны +Ташларга туры килде. +* * * +Казаннар килгәндә без "Хуш киләсез"не тегеннән ерлап керә идек. Чәчәкләр белән каршылый Эшләр әйбәт бара безнең, Безне иркен урманнар. Якларыбыз мул яклар. Ерак юлны якын итеп Күңелебез дә, түребез дә, Хуш киләсез, туганнар. Ачык сезгә, туганнар. Хуш киләсез, +Татар халкы иҗат иткән +хуш киләсез, +Җырлап бетмәс җырлар бар. Хуш киләсез, +Шул ерларны бергәләшеп +кунаклар. +Ерлыйк, әйдә, туганнар. +* * * Тәрәз ачып җимнәр сиптем, Эх, дуслар, әйдә бергә Килде ике күгәрчен. Уйнап ерлашик әле. Күрдем дә ике күгәрчен, Авылыбызның көй-моңнарын Килде сезне күрәсем. Бергәләп җырлыйк әле. +* * * Эх, дусларым, сезнең белән Уйсу җирдә дым була, Күтәрелде күңелләр. Дым бар җирдә су була. Күтәренке күңел белән Яшь чакларда уйна да көл, Үтсен безнең гомерләр. Картайгачтын соң була. +Шарлык районы Яңа Муса авылынд +Абдршин Марат Рузит улыннан (1962 елгы +язып алынд +Кич утырабыз инде. Үзебез кул эшләре эшлибез, шәл бәйлибез, йырлыйбыз: Гармунчыгыз өйдәме, Ялындыра, ялындыра, Бию көен беләме. Ялындыра, килми ул, Өйдә булса, килер иде, Килер иде, уйнар иде, Биетеп китер иде. Бию көен белми ул. +Ялынмыйбыз, ялынмыйбыз, +Ялынмыйбыз, килмәсә. +Килмәсен дә, йөрмәсен дә, +Бию көен белмәсә. +* * * Ак эшләпәм бар минем, Аклы ситса күлмәгеңнең Маңгаема тар минем. Җиң очында хаты бар. Нигә миңа башка ярлар, Хатын укып караган идем, Сөйгән ярым бар минем. Сөям, дигән сүзе бар. +Аклы ситса күлмәгемнең +Итәге тар, җиңе киң. +Ситсасын тапмадым, +Үземә пар яр бит син. +Әтинең хатта язган җыры: +Безнең госпиталь буенда +Сары төлке куалар. +Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, +Хуш булыгыз, туганнар. +Шарлык районы Яңа Муса ав +Әхмәтова Наилә Хәмзә кызыннан (193 +язып +Матур үтсен дисәң яшьлегеңне, +Дуслар булсын тирә яныңда. +Шулар арасыннан яшьлегеңнең +Бер юлдашы булсын тагын да. +Ул юлдаш та булсын, дус та булсын, +Күңлең төшкән чакта күтәрсен. +Сиңа төшкән шатлык-авырлыклар +Үзең белән бергә үткәрсен. +Менә шундый дуска ач сереңне, +Менә шундый дусны сөя бел. +Тормышыңны, гүзәл яшьлегеңне, +Менә шундый дуска гына бир. +Сезнең алсу йөзегездә +Һәрвакытта кояш, нур уйнасын, +Үпкәләү-көнләшү газаплары +Шат тормышның ямен җуймасын. +Туй җыры. +Алтын микән, көмеш микән, +Кесәсендә пәкесе. +Кара карлугач микән, сары сандугач микән, +Аны үстергән әнисе, - дип ерлый идек. +* * * +Безнең авылның капкасы +Ачык торсын, япмагыз. +Безнең газиз балаларны, +Җәтим, диеп какмагыз, - дип җырладылар әтиләр. +Без китәбез иртәгә +Шинель салып җилкәгә. +Без китмәс идек иртәгә, +Герман тия теңкәгә, - шулай дип тә ерладылар. +* * * +Киттеләр дә югалдылар, +Кайтырлар микән шулар, - дип ерлый иде инәй. +Шуннан җырлый иде: +Дустыкаем, син күрмәдең, +Басуның кибәннәрен. +Син кайтмасаң, мин күрмәсәм, +Артык бит үлгәннәрем. +* * * +Ак төтен яулык итеп болгап, +Авылым калды мине озатып ла, +Елгаларым-чишмәләрем калды, +Челтер-челтер көен уйнатып. +Болын тулы чәчәкләрем калды, +Сандугачым калды кагынып. +Камышларым калды башын иеп, +Туганнарым (балаларым) калды сагынып. +Юл читендә басып әнием калды, +Маңгаена куеп кулларын. +Хуш, исән бул, балам, рәхәт яшә, +Изге була күрсен, дип юлларың. +Шарлык районы Зирекле авылынд +Кәбирова Зәрә Заһретдин кызыннан (1932 елгы +язып алынд +Карлыгандай кара, ай, күзләрең лә, +Бөрлегәндәй йөзләрең. +Шикәрләрдән тәмле, ай, балдан татлы, +Сөям, дигән сүзләрең. +Кашың кара, кашың кара, +Кашларың кара синең. +Кара кашыңа карасам, +Йөрәгем яна минем. +Алма бакчасының юлы +Тәрәзәләргә туры. +Әллә сезгә бирде микән +Бөтен дөньяның нурын. +Шарлык районы Зирекле авылынд +Булатова Клара Заһретдин кызыннан (1940 елгы +язып алынд +Төртмә җырлар күп иде алар. Җырлый торганыек. Кристанцылар уйнаган вакытта. Артель-артель кызлар була. Шул олыраклар инде, без кечерәкләр керсәк, безне бик өнәп бетми торганнар ие. Төртмә җырлый торганыек. +Бер аягың озынрак, +Икенчесе кыскарак. +Ике аягың тигез булса, +Басар идең остарак, - дип биегән кешегә әйтә торганыек. +Күп ул җырлар, истә түгел. +Бие-бие, Гайфулла, +Биегән кеше бай була. +Биегән кеше бай булганчы, +Карт алаша тай була, - дип, биергә төшкәннәргә шулай әйтә торг��ныек. +Шарлык районы Моста +Фәтхуллина Миңлегөл Гали кызынна +Аклы ситца күлмәк алып +Яшелләрдән яка салдырам. +Исеңә төшкәндә бер укырсың дип, +Шул җырларны язып калдырам. +Ак иделкәй буен, ай, кичкәндә, +Бер ерладым микән ишкәндә. +Бер егласаң, туган, бер ерларсың, +Үткән гомер исеңә төшкәндә. +Матурдан да матур чәчәкләрне +Матурлыклары өчен өзәм мин. +Әле тормышым авыр булса да, +Киләчәкләр өчен түзәм мин. +Уфадан Мәскәүгә хәтле, +Тимер юллар күп микән? +Авыруларга давалар бар, +Кайгыларга юк микән? +Караны киеп туйдык без, +Кисеннәр кимәгәннәр. +Без сөеп ташлаганнарны +Сөйсеннәр сөймәгәннәр. +Күгәрченнәр күккә менә +Гөрләшеп, сүз серләшеп. +Йокыларымнан уянам +Сезнең белән сөйләшеп. +Сандугачның баласын +Тотып торың, дуласын. +Дошманыбызны сөйләгәнче +Элек үзен уйласын. +Җырлар яздым, туган, сиңа гына, +Альбомыңда урын табарсың. +Яшь чакларың исеңә төшсә, +Сагынганда алып карарсың. +* * * Язгы җилләр исә карлар катып Кепкаларың күтәр-күтәр, Салкын бирә кайнар күңелгә. Арасыннан җил үтәр. Иптәш, сиңа язам бу җырларны, Бу дөньялар үтәр-китәр, Булыр бәлки гомергә. Татулыкка ни җитәр. Карадан кара күлмәк тегеп, Беләзекне сынмый диләр, Кызыллардан яка салдырам. Кигәч кенә сынмасын. Яшь йөрәктән чыккан ерларымны Яшь йөрәкне янмый диләр, Истәлеккә язып калдырам. Нигә инде янмасын. Яланнарда матур чәчәк, Кулымдагы пирчаткамның Өзмә дустым үсеп утырсын. Китә инде күзләре. Сакла минем язган истәлекне, Ышанма ялган сүзләргә, Сагынганда алып укырсың. Бар да дошман сүзләре. Уфадан Мәскәүгә чаклы Алмагачлар арасында Юл буйлары чәчәкме. Шаулап үсәсең, илем. Суда балыклар ничаклы Җаннарымнан артык күргән Миндә хәсрәт шул чаклы. Якын дустым син минем. Поезд тауга менә икән, Һаваларда кошлар оча, Төтене кала икән. Кая баралар икән? Туган илләрдән чыкканда Дошманнар безне ишетеп Йөрәкләр яна икән. Утта яналар микән? Иртән торгач, битем югач, Яз көннәре җитә инде, Барып карыйм көзгегә Карлар да китә инде. Көзгеләрдә төсем күргәч, Безнең бергә көннәребез Искә алам сезне дә. Үтеп тә китә инде. Алмы матур үскәндә, Кара урманның эчендә Гөлме матур үскәндә. Ике аю чылбырда. Сагынам туган илемне, Синең кебек булмас инде, Әллә шунда үскәнгә. Сахрадагы былбыл да. Урманнарда кара елан, Минем чәчләрем сүтелми, Уралды беләгемә. Ефәк белән үрсәм дә. Синең кайгы штык булып Сине күргән кебек булам, Кадалды йөрәгемә. Кызыл чәчәк күрсәм дә. Карлыгачлар күккә менә Ак куянның баласын Иртән сәгать унбердә. Җибәр кырга, уйнасын. Бәгырькәем, гүзәлкәем, Дошман безне сөйләгәнче, Ник һич чыкмыйсың бер дә. Элек үзен уйласын. Базарлардан яулык алдым, Мин бу ерлар язамын, Ал белән яшелләрне. Бизәкле каләм белән. Нинди сүзләрем булса да, Язуымны тәмам итәм Мин синнән яшермәмен. Ялкынлы сәлам белән. +* * * +Ерлар язам, дустым, сиңа гына, +Сагынганда алып ерларсың. +Шул ерларым сиңа барып җитсә, +Бер утырып мине уйларсың. +Онытмамын, дустым, онытмамын, +Тормыш диңгезенә батсам да. +Тормыш дулкыннары синнән аерып, +Чит илләргә илтеп атса да. +Аклы кофта киям диеп, +Зәңгәр кофталар кимә. +Матур ярлар сөям диеп, +Кеше калдыгын сөймә. +Автомобиль килеп туктый +Магазин алларына. +Мин баралмасам яныңа, +Син килерсең яныма. Аклы кофта, кара юбка Кашларыңны, күзләреңне Килешә кичә кигәннәргә. Күрәсем килә минем. Зифа буең әрәм була, Синең эчке серләреңне Запаска сөйгәннәргә. Беләсем килә минем. Кара булсын, кара булсын, Аклы күлмәк кимә, дустым, Кара булсын кигәнең. Аклы күлмәк керләнә. Ут эченнән тартып ала Матурларны сөймә, дустым, Торган булсын сөйгәнең. Матур тәкәбберләнә. Түгәрәк шарлар ясадым Мин синең белән таныштым, Быел яуган карлардан. Шаярып көлү белән. Тормыш аермасын икән, Әлегә кадәр сөя килдем Җаның сөйгән ярлардан. Яшерен сөю белән. Киләм, киләм, киләм, киләм, Аклы ситца күлмәгемне Ак иделләрне буйлап. Тектереп киям инде. Ак йөзем сары булды, Үз күңелемә ошаганың Син дускаемны уйлап. Мәңгегә сөям инде. Су сип, дустым, гөлләреңә, Сөймиләр дошманнар, Чәчәк атып утырсың. Хәтерләр калдыралар. Сагынып сиңа ерлар язам, Көнләшәләр, уфтаналар, Сагынганда укырсың. Эчләрен яндыралар. Сандугачлар басып сайрый Ак иделнең аръягында Өй түбәсе - тактага. Сарымсак түтәлләре. Син дустымны онытмамын Булырбыз икән мәңгегә, Җаным чыккан чакта да. Кирәкми бүтәннәре. Сандугачлар җыелышып Кашың кара, кашың кара, Су буенда сайрыйлар. Бәләкәйдән карамы. Безнең дуслыкка көнләшеп, Минем яшь йөрәгем яна, Дошманнар теш кайрыйлар. Синеке дә янамы. +Пияла ишек, җиз тупса, +Ник ачыла җил юкта. +Син бар чакта, сиңа каршы, +Кемгә каршы, син юкта. +* * * Карлыгачкай олы, муены кара, Кара ефәк яулыгымны Канат очларыннан кан тама. Бәйлимен, юмасам да. Аталардан калган һай яшь бала - Исләремнән чыгармыймын, Күкрәк көче белән мал таба. Янымда булмасаң да. +* * * Биек таудан карап калдым Әйдә, дустым, барасыңмы, Кошның очып киткәнен. Лавкага сибирский. Кош артыннан сәлам әйтәм, Синең кебек матур булып, Белмим барып җиткәнен. Бакчада гөлләр үсми. Көлке җырлар Мондый күмер күмер мени, Сездә чәчәләрме торма, Яхшы каен күмере. Бездә чәчәләр торма. Кыз саклаган карчыкларның Тимер тырма теше кебек Кыска булсын гомере. Миңа кадалып торма. Безнең артның капкасын Безнең артта ак балчык - Кәҗә кереп ачмасын. Сикереп чыкма, атлап чык. Авызыңны бик зур ачма, Син дә миннән артык түгел, Телең чыгып качмасын. Син әзрәк мактанчык. Җыентык җырлар Сездә чәчәләрме кабак, Алмачылар алма сата, Бездә чәчәләр кабак. Алмасы ничә тиен. Туган илдән чыгып киткәч Бер башыма ике кайгы, Кайтып булмыйдыр кабат. Мин берсен нишләтием. Исә җилләр, исә җилләр, Алма чәчәк аткан чакта Исә җилләр файдасыз. Бакчаларга кергәлә. Төнлә төшләремдә күрәм, Ак бәхетләр, рәхәт тормыш, Көндез әллә кайда сез. Телим, дустым, сезләргә. Агач башларына мендем, Алтын алма авыр булмый, Яфракларын санарга. ��выр була бакыры. Бу ерларны сезгә яздым, Нурлы йөзләреңне күрми Мәңгелеккә сакларга. Саргаермын ахыры. Алма бакчасында үзем, Ай белән кояш, Гөл бакчасында күзем. Болыт араларында. Аерылган чакта онытма, Эх, бер сөйләшергә иде, Сиңа актыккы сүзем. Минут араларында. Кызылмы күлмәккәем, Агыйделнең аръягында Зәңгәрме бизәккәе. Казлар килә кагынып. Бергә йөргән искә төшсә Кычкырып җырлап җибәрәм, Өзелә үзәккәем. Сез дусларны сагынып. Стенада ике сәгать - Йөгереп чыктым урамга, Күтәрегез герләрен. Әйтер сүзем булганга. Үлсәм дә сине алырмын, Әйтер идем сүземне, Тар булмаса гүрләрем. Сирәк күрәм үзеңне. Безнең артта ике басма, Бигрәк матур үсә икән Басып су алганым юк. Бакчадагы алмабыз. Таң алдында бер кош сайрый, Эх, иптәшкәй, хәзер инде, Елмаеп көлгәнем юк. Бергә була алмабыз. +Ап-ак кәгазь өсте чуарлана +Юллар сыза очсыз каләмем. +Еракларга китеп аерылгач, +Шушы булыр соңгы сәләмем. +Җырлар +Уфа, дисең дә карыйсың, +Уфа күренә мени. +Аерылышып тору белән +Күңел сүрелә мени. Кайсы диңгезләргә коя икән Чылтырап-чылтырап аккан агымсу? Бергә чакта, дускай, берни түгел, Аерылышкач була ямансу. Чит илләрдә Туган илләремдә йөрегәндә Сандугачлар кебек шатландым. Аерылышып киткәч чит илләргә Кайгы дәрьясына ташландым. Алды тәкъдир мине үз илемнән, Илтеп салды бигрәк еракка. Күзләремнән ага кан яшьләре, Сагыну уты кайный йөрәктә. Сап-сау башым минем авыру була Туган илкәемне уйласам. Янган йөрәгемә минем дару була Туган илемне сагынып җырласам. Чит илләрдә йөрим утлар йотып, Ямь табалмый бер дә дөньядан. Туган илкәемне күрсәт, диеп, Теләк телим газиз Алладан. Таң атканда торып теләк телим, Сәлам сөйлим таңның җиленә. Сәламемне җилләр илтәр димен Туган үскән матур илемә. Авыр тормыш мине адаштырды Суын эчкән матур җирләрдән. Туган илгә мине кавыштырсын Алсын мине ямьсез илләрдән. Җырлар Сандугачның балалары Яхшы шлея, яхшы камыт, Сайрый-сайрый ялт итә. Яхшы атларда гына. Чит илләрдә шунсы кыен - Иртән торсам ике күзем Бер күрергә зар итә. Сезнең якларда гына. Агыйделнең аръягында Яхшы шлея, яхшы камыт, Ай-һай дигән бер тавыш. Кайдан алдың бу атны. Миннән, дустым, сиңа теләк - Бик сагынып, бик саргаеп, Сөйгәнең белән кавыш. Сезгә яздым бу хатны. Кулымдагы йөзегемнең Кара урман эчләренә Исемнәре Миңнегөл. Төшә айның яктысы. Көннәреңдә мине сөйлә, Сезне уйлап үтә инде Төшләреңдә мине күр. Гомеремнең яртысы. Көмеш чалгы алыгыз, Эх, дусларым, таныйсызмы, Су буйларын чабыгыз. Латинский хатларны. Кая безнең бергәләшеп Сагынганда бер сөйләрсез Уйнап йөргән чагыбыз. Бергә йөргән чакларны. Идел буе тугай микән, Өстәлләрдә күп алма - Йөрергә уңай микән? Барысын да башлама. Аерылышу кыен икән, Яңа дуслар таптым диеп, Кемгә дә шулай микән? Искеләрен ташлама. Базарларга барсаң, дустым, Бакчаларга кереп утырам, Ал күгәрчен читлеген. Ал чәчәкләр кадыйм түшемә. Хат эченә язып җибәр Еракларга китеп аерылг��ч та, Хәлеңнең ничеклеген. Син төшәсең минем исемә. Сандугачлар очкан чакта Башларыма кепка киеп, Канатын кузгаталмый. Чәчләремне таратам. Сезне сагынып елаганда, Исемә алып хатлар язам, Һич кем дә юаталмый. Гадәтеңне яратам. Безнең артта түгәрәк күл, Күп иттереп җиләк җыйдым, Үрдәк йөзәрлек түгел. Бер учым да тулмады. Быел кошлар моңлы сайрый, Ничә ел бергә укысак та, Бер дә түзәрлек түгел. Бер көн хәтле булмады. Төртмә җырлар Әйдә, дустым, урманнарга, Кулымдагы йөзегемнең Кара бөрлегәннәргә. Исемнәре Гөлбикташ. Бу җырларны без җырлыйбыз Юкка гына тавышыңны Ярын көннәгәннәргә. Күтәрмә әле, иптәш. +Ак пирчаткы, күк пирчаткы Ана аннан берәү килә, +Бәйләп тә бирәлмадым. Аягына чүп кергән. +Хәзер теләсәң дә булмас, Аягына чүп кермәгән, +Электән теләмәдем. Төртмә җырлар төртелгән. +Җырлыйк, дуслар, җырлыйк, Каен башында каргалар дуслар, Сайраган була микән. Янсын дошман йөрәге. Үзен үзе әллә кемгә Янсын дошманнар йөрәге, Санаган була микән. Шул кирәк бигерәге. +Зур тәрәзә төпләренә +Вазамны куйган идем. +Тик торганнан бер эш булсын +Дип кенә сөйгән идем. +Александр районы Султакай авылы музее +Альбеков Рәшит Закир улы (1926 ел +дәфтәреннән язып алын +Агыйдел сулары булсам +Болганып агар идем. +Яңгыр тамчылары булсам, +Алдыңа тамар идем. +Җырлыйк әле, гөрлик әле, +Барыбыз бергә чакта. +Бервакыт таралышырбыз +Төрлебез төрле якка. +Уен җыры Рәткә тезелеп баса идек тә: +Мин матур, мин матур, +Миннән матур кайсыгыз? +Миннән матур булганыгыз +Чыгып алга басыгыз. Аннан бусы чыга инде. Аннан без тагы ерлыйбыз: +Безнең персидәтел чаба, +Легковойда - такырдан. +Ә сезнеке җәяү йөри, +Тарантасы ватылган. +* * * Кодаларга: +Синсез савытларым тулмый +Син-синнәр тутырсам да. +Синсез күңелләрем булмый, +Кайларда утырсам да. +Александр районы Тука +Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла кызыннан +Шаулый урман, шаулый урман +Җилләр искәндә. +Сагындыра тугайлары, +Искә төшкәндә. +Сагындыра тугайлары, +Көмештәй салкын сулары, +Әллә инде шунда үскәнгә. +Сагындыра сызылып аткан +Алсу таңнары. +Әллә шул су буйларында +Яшь йөрәккә тәүге тапкыр +Саф мәхәббәт кабызган ялкын. +Александр районы Тукай авылында +Вахитова Сәрия Самат кызыннан (1970 елгы) +язып алынды +Сугыштан кайткач, әти чирләп ятты, шунда шулай ерлый иде: +Агыйделнең аръягында +Ак кар ятулары бар. +Яшь йөрәгем эчләремдә +Хәсрәт катулары бар. +Агыйделләр күтәрә алмый +Бер мыскал тимерләрне. +Эзләсәң дә табып булмый, +Үткән яшь гомерләрне. +Озын көй +Мәдинәкәй дигән калаларга +Кич акшамсыз капкалар ябылмый. +Үткән гомер белән калган хәтер +Сатып алыйм дисәң дә табылмый. +Үтәсең лә, гомерем, ай, үтәсең, +Үтәсең лә, харап итәсең. +Үтүләрең генә берни түгел, +Картайтып ла харап итәсең. +Александр районы Яфар авылында +Асяева Мөнирә Сибгатулла кызыннан (1936 елгы) +язып алынды +Бадъян гөлләр чәчәк атканда +Сандугачлар канат какканда +Ятлар яхшы тәмле аш капканда +Үзләр кирәк чирләп ятканда Борынгы җырлар Иртәдәй генә торып тышка чыксам Сандугачлар кунган киртәгә. Әҗәл вакытларын белеп булмый - Әллә бүген, әллә иртәгә. +* * * Ак тулалар бигрәк матур була, Аркау бавы тигез эрләнсә. Үз дигәннәрең дә ятка әйләнә, Читкә йөреп күңеле керләнә. +Александр районы Я +Яһудина Роза Газиз кызын Алма бакчасына керсәм Алма тия йелкәмә. Үземә дә берәү генә, Сүз әйтмәгез иркәмә. Алма пешкән, өзелеп төшкән, Сандугачның башын тишкән. Матур кызлар сайлый-сайлый Чәчләремә ак төшкән. Сандугачым, син бәләкәй, Гөл арасына күмел. Уйлап та карамас идем, Сабый чакларым түгел. Гармунчының кулларында Төрле көйләр уйныйбыз. Сез алырлык, без барырлык Булсак кына уйныйбыз. Минем дустым гармун уйный Ике җиңен сызганып. Гармун уйный, кулы тала - Үләм инде кызганып. +Гармуннары, гармуннары, +Гармуннары, моңнары. +Тәрәзәне ишек итеп +Йөргәннәр ич моңары. +Агыйделнең аръягында +Сандал киеп уйнама. +Үзең ничек, мин дә шулай, +Ялыныр дип уйлама. +Балаклары, балаклары, +Балаклары киң түгел. +Бигрәк оста бии инде, +Артистлардан ким түгел. +Агыйделгә төшә яздым, +Тотмадың беләгемнән. +Тамыр җәйгән гөлләр кебек +Китмәдең йөрәгемнән. +Әби мескен яшь чагында +Биегән дә биегән. +Менә хәзер бии алмый +Подшипнигы эрегән. +Сакмар районы Татар Кар +Кывандыкова Наилә Гыйният кыз Элеккеге җыр бу: +Сакмар буенда туып үстек, +Сусаганда эчтек суларын. +Сакмар суы булды якын дуслар, +Аңа чәчтек барлык серләрен. +Утырдым да кәмә төпләренә, +Карадым да суның төбенә. +Башка язганнарны күрми бер чара юк, +Ходай кушканнарны күрми чара юк, - әнинең ерлаган еры бабай белән бергә утырып. +* * * +Ерак-ерак җирдән +Сәлам сиңа улыңнан. +Сирәк язасың дип, +Үпкәләмә, әнием. +Үпкәләргә син генә хаклысың. +Әнием, күз нурым, +Көт мине, кайтырмын. +Сарыкташ районы Кылчым авылында +Хәсәнова Гөлара Ногман кызыннан (1941 елгы) +язып алынды +Балалар фольклоры +Бакчадагы алмагач +Корый яңгыр яумагач. +Бакчалардан ни файда бар, +Алма пешеп тормагач, - дип яңгыр телибез үскәндә, шулай урамнарда телибез. Инәйләр өйрәтә ине безгә. +Шарлык районы Зирекле авылында +Кәбирова Зәрә Заһретдин кызыннан (1932 елгы) +язып алынды +- Төлке-төлке, Телән би, +Төнне ка-йа бара-сың? +- Әбиемә ба-ра-мын. +- Әбиең сиңа ни би-рә? - Бер пешерем ит би-рә. - Аны кая ку-йа-сың? - Таш башына ку-йа-мын. - Таш башыннан эт а-лыр, Нәрсә белән ку-ар-сың? - Таяк белән ку-ар-мын. - Таяк каян а-лыр-сың? - Әрәмәдән а-лыр-мын. - Таягың сынса ниш-ләр-сең? - Балта белән ку-ар-мын. - Балта каян а-лыр-сың? - Кузничадан а-лыр-мын. - Кузничада тотарлар, Сакалыңны өтәрләр, Елкы мае сөртәрләр, Яулык белән капларлар, Яулыгыңны җил ачыр, Хатының яныңнан качыр. +* * * Басар ул, басар ул, Басар өчен туган ул. Безнең күңелләребезне Ачар өчен туган ул. Бас-бас, эзеңә, Күз тимәсен үзеңә. Фәрештәләр канат йәйсен, Синең баскан эзеңә. +* * * Әт итә, әт итә, Бармаклары чәрт итә. Кашы кара, буе зифа - Коеп куйган кәртинкә. +* * * Ары басма, бире бас, Идән ��рыгына бас. Идән ярыгына басма, Әниең өстенә бас. +* * * Бас, бас, бас әле, Тактасы сынмас әле. Сынса, ялгарлар әле, Такта табарлар әле. +Александр район +Асяева Рәмзә Газиз кыз +Бишек җырлары Матур гына кызым син, Бәләкәчем минем син. Ай-кояшым, таң йолдызым, Бәләкәчем минем син. Минем кызым, минем җырым, Ай-кояшым, таң йолдызым, Бәләкәчем минем син. Кашың кыйгач кара, Күзең йомылып бара. Матур төшләр күрә-күрә Йокла, газиз балам син. Минем кызым, минем җырым, Матур төшләр күрә-күрә Йокла, газиз балам син. +Аллаһу валлаһу, +Кәҗәләрне тауга ку. +Кәҗә тауны букласын, +Минем улым йокласын. +Лә иләһе иллә Аллаһу +Мөхәммәдер рәсүлуллаһу. +Сакмар районы Татар +Назыйрова Мәдинә Габделхак к +Һу-һу Аллаһу, +Кәҗәләрне тауга ку. +Кәҗә чәчәк ашасын, +Минем кызым йокласын. +Сакмар районы Үр +Кунафина Мәгъдәлинә Гайзулла к +Халык сүзләре, әйтемнәр Кара тояк карында ятмас. +Александр районы +Фәтхуллина Венера Әхмәт к Түз, түз балам, түзгән түш ите ашаган. +* * * Ике бармак арасына ит үсми. +Чүркә үрми шуның күзенә, +Кеше керми кеше гүренә. +Александр районы Яф +Асяев Ришат Бари улыннан Көл алабыннан он алабына төшкән. +Александр районы Яф +Асяева Рәмзә Газиз кызыннан +Табышмаклар +Утырышы мулла кебек, +Сызгырышы шайтан кебек. +(самавыр) +* * * +Ти, дисәң тими, +Тимә, дисәң тия. +(ирен) +* * * +Аягы да юк, кулы да юк, ә күлмәк кия. +(мендәр) +ЕРАК ЕЛЛАР КАЙТАВАЗЫ +Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә фәнни экспедицияләр вакытында төрле елларда тупланган бик күп фольклор, диалектологик, музыкаль һәм ар хеографик материаллар саклана. Институт галимнәренең Оренбург якларыннан язып алып кайткан кулъязмалары "З.Я. Әхмәров материаллары", "1960 елгы фольклор экспедицияләре материаллары" дигән папкаларга тупланган һәм аларның күбесен әкиятләр, җырлар, бәетләр, шигырьләр һ.б. тәшкил итә. Төп материаллар 1960 елда Оренбургның төрле авылларыннан Институт галимнәре Х. Ярми, Х. Гатина, И. Надиров, Х. Гарданов тарафыннан күчереп алып кайтылган. Әкият, бәет һәм җырларның күбесе Сакмар районының Каргалы, Октябрь районының Биккол, Шарлык районының Яңа Муса, Тоз-Түбә районының Линевка һ.б. авылларында язып алынган. Моннан тыш, фольклор материалларының шактый өлешен Зәкәрия Әхмәров язып тапшырган дәфтәрләр дә тәшкил итә. Мирасханәдә З. Әхмәровның 1953, 1954 елларда Хәмит Ярмигә язган хатлары һәм әлеге хатлар белән бергә җибәрелгән дәфтәрләре игътибарга лаек. Зәкәрия ага халкыбызның мирасын берәмтекләп туплап, авылларда олы кешеләрдән җыеп, даими рәвештә Казанга җибәреп торган кеше. Хатларның берсендә, мәсәлән, 2 сюжетлы җыр, 25 әйтем һәм мәкаль, 20 табышмак җибәрүе турында, икенчесендә - 1 бәет, 15 җыр, 3 әкият, 42 әйтем һәм мәкаль җибәрүе турында мәгълүмат бар. Әлеге язма байлык фольклорчылар, әдәбиятчылар өчен генә түгел, киң катлам укучылар өчен дә гаять кызыклы. +Галимнәребез Хәмит Ярми, Илбарис Надиров, Халидә Гатина җыйган һәм Зәкәрия Әхмәров туплаган халык авыз иҗаты әсәр ләре нең кайберләрен, сайлап алып, сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. +Эльвира Сафина +Әкиятләр +Суык +Кышкы суык бик каты котырынып, зәһәрләнеп тора-тора да: "Тукта әле, ди, мин авыллар буенча йөреп, хайваннарны катырып килим әле", - ди. Чыгып китә, ди, бу урманнар, болыннар буена. +Бара-бара барып җиткән, ди, бу бер бүре янына. Бүре үзенең оясында йоклап ята икән. Суык дигәнең бу бүрегә бик каты ябышып караган, ләкин ул аны туңдыра алмаган. Шуннан соң киткән, ди, бу аю янына. Аю да үзенең өненә кереп, табанын суырып ята икән, суык турында уйлап та карамый икән, ди, бу. +Йөри-йөри торгач суык барып чыккан икән, ди, йомран янына. Йомран җәй көне үзенә бик җылы оя ясап алган да, шул оясына ташып тутырган ашлыгын ашап ята икән. Суык монда да берни эшли алмаган. +Шуннан соң суык тагын ныграк котырынып, зәһәрләнеп йөргән-йөргән дә, ди, "тукта әле, бу киек хайваннар арасында йөреп бернәрсә дә чыкмады, кешеләр тирәсенә барып карыйм, аларны туңдырып булмас микән", - дип уйлый. +Китә бу кешеләр арасына. Йөри торгач барып керә бер авылга. Авыл буйлап йөри бу. Кайсы гына өй янына бармасын, һәр кешенең өе бик җылы итеп салынган, тәрәзәләре җил-суык үтмәслек итеп бик яхшылап ябыштырылган, ә ишекләреннән керер иде, бөтен ишекләр дә киезләр, келәмнәр кагылып җылытылган. Кешеләр җәй буена тырышып эшләгән ризыкларын ашап, әнә шундый җылы өйләрендә рәхәтләнеп утыралар икән, ди. Суыкның моңа бик каты ачуы килгән. "Тукта әле, бу кешеләр урамга чыкмыйча булдыра алмаслар" дип саклап тора икән, ди. Шулай итеп йөри торгач төн үтеп, эш көне башланган икән, ди. Кешеләр урамнарга чыгып кайсы кая китә башлаганнар: берәүләре җәяү, икенчеләре атларга утырып чыгып китәләр икән. Суык урамда йөргән кешеләргә ташланган. Урамдагы кешеләрне бик туңдырыр иде дә бит, һәркем җылы тун, җылы бүрек, аякларына киез итекләр киеп, рәхәтләнеп йөри, ди. Шулай да суык үзенекен итмәкче - кешеләрне туңдырып үтермәкче була. Ләкин ни хәтле генә тырышса да булдыра алмый. +Шуннан соң суыкның бик каты ачуы чыга да, китә бу елга буена. "Балыклар янына барыйм әле, аларны туңдырып булмасмы?" ди. Бара. Гадәтенчә, тотына бу елга өсләрендә, күл буйларында буран уйнатырга. Су өсләре боз белән каплана. Суык һаман котырына - су өстендәге бозлар калынайганнан калыная баралар, ди, ә балыклар "эһ" тә итми боз астында йөзеп йөри бирәләр, ди. +Шулай итеп суык анда-монда сугылып йөри торгач, март килеп җитә, ә аннан соң апрель башлана. Апрель урталары җитү белән елгалардагы бозлар эри башлыйлар, ди. Суык бер эш тә чыгара алмыйча, шул бозлар белән бергә эреп агып китә, шуның белән әкият тә бетә, ди. +Сакмар районы Каргалы авылында 1960 елда +Хәят Исмәгыйловадан Х. Ярми язып алган. +Ул "65 яшьлек Хәят апа бала чактан ук фольклорны +яраткан һ��м аның репертуары бик бай. Хәят ападан +без күп кенә әкиятләр һәм табышмаклар язып +алдык", - дип тә теркәп куйган +Язмыштан узмыш юк +Бер патшаның бер генә кызы булган, ди. Бик кадерләп кенә үстергән, ди, ул аны. Нинди генә патша улларыннан яучы килсә дә, тиңсенмичә, бирми икән, ди. +Ярар. Бер заманны патша сәйранга йөрергә чыга. Йөри торгач барып җитә бу бер карт янына. Карт язу яза да суга агыза, язу яза да суга агыза, ди. +- Бу нинди язу, - ди патша. +- Менә, кем кызы нинди кешегә кияүгә чыгуын язам, - ди. +- Алай булгач, әйт әле, - ди, - минем кызым кемгә чыгар икән, нинди патша улы алыр икән, - ди патша. +- Синең кызың үзегезнең бер хезмәтчегезгә чыгар, - ди. +- И, бабай, берәр яхшырак кешегә яз инде, - ди патша. +- Язмыштан узмыш юк, - ди карт. Ярар. Патша бик күңелсезләнеп өенә кайта да үзенең баш вәзире белән киңәш итә. Менә бер карт шулай-шулай дип әйтте, - ди. Вәзир әйтә: Ә син ул хезмәтчене бер йөк мал белән кояш чыгышы ягына сәүд әгә җибәр, ди. Анда барган кеше исән кайтмый. Сиңа бит бер йөк мал берни түгел, - ди. +Патша шулай итә дә, бер йөк мал белән теге хезмәтчене сәүдәгә җибәрә. Хезмәтче китә малны алып. Бара торгач, бер кечкенә генә өйгә барып җитә бу. Барып керсә, бер әби генә утыра икән. +- Кая барасың, улым, болай, - ди. +- Кояш чыгышына сәүдә итәргә барам, - ди. +- Ул кояш бик үкереп чыгар, ди. Анда адәм баласы чыдамас, ди. Син малыңны алып барсаң, бернәрсәң дә калмас, юкка чыгар, ди. Малыңны миңа калдырып кит, мин синең малыңны арттырып куярмын, - ди. - Үзең кояш чыкканны барып кара. Ул бик каты көйдереп чыгар, ничек тә чыда, - ди. +Хезмәтче бөтен малын карчыкка калдырып, үзе китә кояш чыгуын карарга. Барып җитә. Кояш чыгар вакыт җиткәч җил чыга каты гына, һич басып торып булмый, ди. Кояш нурлары тарала башлагач, җил басылып, көн матурланып китә. Егетнең йөзе дә үзгәрә, матурлана инде. +Ярар. Кайта бу әбигә. Бу кайтканда әби моның малын сатып, акчасын арттырып куйган була. Хезмәтче әбигә рәхмәтләр әйтеп, баеп өенә кайтып китә, ди. +Өйгә кайтып җиткәч патша сарае каршысында бер әйбәт кенә җиргә туктап тирмә кора да атын ашарга җибәрә. Патша күрә: моның рөхсәтеннән башка өе каршысына кемдер урнашкан. Бер вәзирен җибәрә патша: "Бар әле, кем ул анда минем рөхсәтемнән башка тирмә корган, белеп кил", - ди. Вәзир белеп килә дә әйтә: "Адәм карагысыз чибәр егет ул, малы да бик күп икән", - ди. Патша яңадан җибәрә вәзирен: "Барыгыз әле сорап килегез, ул минем кызымны кияүгә алмас микән", - ди. Вәзир кайтып әйтә: "Ярар, алырмын, дип әйтә", - ди. +Шуннан соң патша егетне чакырып сорый кем икәнлеген. Хезмәтче әйтә: "Мин сезнең хезмәтчегез, - ди. - Кызыгызны миңа бирәсегез килмичә сез мине үтерергә дип кояш чыгышына җибәрдегез, - ди. - Язмыштан узмыш юк - барыбер миңа бирдегез, - ди. +Сакмар районы Каргалы авылында +Хәят Исмәгыйловадан (65 яшь) +Х. Гатина язып алган. 1960 ел +Хөрхөр +(Җил арба) +Борын заманда Хөрхөр исемле кыз булган, ди. Аның җиде аг��сы булган, ди. Хөрхөр урамга уйнарга чыккач гел әйтәләр икән моңа "синең җиде агаң бар" дип. Кыз бер сорый инәсеннән, ике сорый, өч сорый "минем агаларым бармы" дип, инәсе бер дә әйтми, "юк" кына дип җавап бирә, ди. +Бер көнне шулай инәсе борчак куыра икән, кыз "үз кулың белән борчак алып бир әле", ди. Инәсе бабадан борчакны алыйм дигәндә генә кыз килә дә инәсенең кулын бабага басып тора. Инәсенең кулы пешә башлый. Шуннан соң гына инәсе "агаларың бар иде" дип әйтә. "Мин сине җибәрәсем килмәгәнгә генә әйтмәгән идем", ди. "Алай булгач, - ди кыз, - син миңа җил арба эшләтеп бир, мин агаларымны эзли чыгам", - ди. +Уллары юлга чыгып киткәндә әйтәләр инәләренә: "Без киткәч кыз тапсаң - өй кыегына көзге менгереп куй, ул тапсаң - ук менгереп куй" дип. +Боларның күршеләрендә усал гына бер карчык булган икән. Шул карчык боларның өй кыегында көзге торганны күрә дә ук белән алмаштырып куя. Бу кызның агалары кайталар икән дә өй кыегында ук торганны күреп "ә, энебез булган икән" дип китеп тә баралар икән, ди. +Ярар. Кызның инәсе җил арбаны ясатып бирә. Бер көчек, бер песәй, бер әтәч бирә дә, иптәшкә күрше кызын да чакыралар болар. Инәсе әйтә күрше кызына: "Минем кызымны какма, сукма, - ди, - бергәләп дус кына барыгыз", - ди. +Ярар. Утырып китәләр болар җил арбага, әй шәп баралар, ди, болар. Юлга чыкканда инәсе кызның тәненә язган була, агалары танысын дип: +Әй, җил арбам, җил арбам, +Җиде агага җитәек, +Җиде диңгез кичәек. +Мияула, песәем, мияула. +Тычкан килгәнне сизәек. +Өр, көчегем, өр, өр, өр, +Бүре килгәнне сизәек. +Кычкыр, әтәчем, кычкыр, +Таң атканны сизәек, - дип. +Болар бара-бара җитәләр бер су буена. Су буена җиткәч иптәш кызы әйтә моңа: "Әйдә, су керик", - ди. Су керәләр болар. Күрше кызы тиз генә судан чыга да Хөрхөрнең күлмәген кимәкче була. Хөрхөр үзе дә судан чыгып тәнен күрә дә: "Әй, кара әле, инәй нәрсә язган", - ди. Шуннан күрше кызы: "Я, мин тегеләй генә, күлмәгеңне алмыйм бит", - ди. Күрше кызының күңеле гел начарлыкта була инде, Хөрхөрнең күлмәкләрен киеп сеңелләре булып барасы килә, алдамакчы була инде. +Бара торгач тагын диңгезгә җитәләр болар. Диңгез янына җиткәч күрше кызы тагын, су керик, ди. Су кергәч күрше кызы тагын моның күлмәген кимәкче була. Шулай иткәч бу тагын: "Кара әле, инәй нәрсә язган", - ди. "Я, мин тегеләй генә, күлмәгеңне алмыйм бит", - ди, тагын күрше кызы. +Болар җиде диңгез кичкәнче су коеналар шулай. Соңгы мәртәбә коенганда инде кыз тәнендәге язу беткән була. Күрше кызы моның тәнендәге язу беткәнне күрә дә "хәзер моның абыйлары таный алмый инде", дип судан тиз генә чыга да тегенең күлмәген киеп, җил арбаның түренә кереп утыра. Ә Хөрхөрне арбаның алдына кучерга утырта бу. +Ярар. Барып керәләр болар абыйларына. Бик яхшы каршы алалар боларны. "Сеңлебез килгән икән, сеңлебез килгән" дип түрдәге кызны күтәреп алалар. Җиңгәләре дә хөрмәт итә инде. Ә үз сеңелләре бу хәлне күреп бер кырыйга китә дә җылый башлый. М��ңардан агалары сорыйлар: +- Нигә җылый ул? - дип. +- Әй, ул күрше кызы, өйгә кайтасы килә торгандыр, бер дә исе гез китмәсен, - ди. Ә бу кыз һаман җылый икән, ашамый да башлый. +Бер вакытны "бар, ат эчереп кайт әле" дип моны су буена җибәрәләр. Болар бит инде белмичә үз сеңелләрен җибәрәләр. Кыз ат эчерергә барганда җырлый-җырлый бара икән, ди. +- Әй, канатым аткынам, күрдеңме минем әткәмне? - дип. Ә ат җавап бирә икән: +- Күрдем синең әнкәңне +Пыяла чарлак эчендә; +Ефәктән тастар чүплидер, +Хөрхөрем дип җылыйдыр, - дип. +Шулай итеп бер бара бу кыз ат эчерергә, ике бара. Өченче барганда су буенда озак тора бу. Агалары "нишләп озак тора икән бу" дип су буена төшсә, сеңлесе җырлап утырганны ишет ә дә аптырап кала. "Әй, сеңелем, без бит белмәдек, үзең дә әйтмәдең", - ди. Шуннан соң ат белән кайтканда кыз агасына сөйли инде ничек булганны. Хәзер агалары моны хөрмәтли башлыйлар инде, күрше кызын бөтенләй куып чыгарып җибәрә ләр, ди. +Шулай тыныч кына торганда җиңгәләре көнләшә башлыйлар моңардан. +Бер көнне җиңгәсе кызга әйтә: "Әйдә, урманга чәчәк җыярга чыгыйк", - ди. Шулай дип кызны алдап урманга алып китәләр дә болар адаштырып калдыралар. Өйгә кайткач "әллә кая китеп югалды" дип әйтәләр. Шулай дигәч, моның агалары урманга чыгып китәләр сеңелләрен эзләргә дип. Эзләгәндә такмак әйтәләр, ди: +И, Җанбикәч, Җанбикәч, +Өйдә микән Җанбикәч; +Өйдә дә юк Җанбикәч, +Кырда да юк Җанбикәч, - дип эзли торгач табалар болар сеңелләрен. Алып кайталар өйгә. Өйгә кайткач агалары җиңгәләренә әйткән, ди: "40 сырак (ат) кирәкме, 40 чана утын кирәкме" дип. "40 чана утын" дигәннәр болар. Шулай дигәч, 40 чана утын китереп җиңгәләренең өсләр енә өйгәннәр дә, ди, яндырып үтергәннәр, ди, начарлык эшлә гәннәре өчен. Ә үзләре әниләре янына кайтып киткәннәр, ди. +Әле дә булса шулай бергә-бергә шатланышып торалар, ди. +Октябрь районы Биккол авылында +80 яшьлек әкиятче Минҗамал Гапсаттаровадан +Х. Гатина язып алган. 1960 ел +Акыллы кыз +Ярлы гына бер кеше була. Аның бер кызы була. Бер вакытны картны патша чакырта. Карт курка, бармый. +- И әти, нигә бармыйсың, - ди кызы. +- Куркам, - ди атасы, - аның таганы асулы, килгән бер кешене астырып тора, мине дә астырыр, шуңа бармыйм, - ди. +- Астырмас, - ди кызы, - бар, - ди. Ул сиңа берничә сорау бирер, ди, шуларга җавап тапсаң, бер нишләтә алмас. Аның беренче соравы: йөгеректән-йөгерек, дөньяда ни йөгерек, дип сорар, - ди. - Ә син әйт, йөгеректән-йөгерек куян, аннан да йөгерек күңел дип әйтерсең, - ди. - Икенче соравы: катыданкаты ни каты, дип сорар. Син, катыдан-каты таш, аннан да каты баш, дип әйтерсең, - ди. - Өченче соравы: татлыдан-татлы ни татлы, дияр. Син, татлыдан-татлы бал, аннан да татлы җан татлы, дип әйт, - ди. - Шул җавап ларны әйтсәң, бер ни булмас. Шуның өчен чакыра ул сине, - ди. +Ярар, китә карт патшага. Курка-курка гына җавапларны әйтә. +- Бу җавапларны кем өйрәтте сиңа, әйтмәсәң мин сине астыртам, әнә таган корылган, - ди патша. +- ��й, кызым әйткән иде лә, - ди карт. +- Синең кызың бик күп белә икән, - ди. Бер агач сындырып алып керә, бер чирек кенә әйбер бирә дә, - шуннан миңа такыя сырсын, күлмәк тексен, - ди патша. +Карт җылый-җылый кайтып китә, "мынавы бер чирек әйбердән кеше әйбер тегә аламыни" дип. +Кызы күрә, атасы бик борчулы. +- Әти, ник ул кадәр борчыласың, ни булды, - ди. +- Менә шулай-шулай эшләп китерергә кушты, - ди. +- Бер дә курыкма, әти, - ди. - Менә син анарга шушы агачны илтеп бир дә, - ди, - шул агачтан миңа киндер суга торган станок ясап бирсен, - ди, - бүтән төрле агач кертмәсен, бер төрле генә булсын дип әйт, - ди кызы. +Патша кыз җибәргән агачны алып карый да: "Ай-һай, кызың күп белә икән, - ди, - Алай булгач мин анарга алты кәҗә тәкәсе җибәрәм, - ди, - таң атканчы шуларны бәтиләтсен, ди, бәтиләре оргач (ана) булсын", - ди. +Карт тагын җылый-җылый тәкәләрне алып кайтып китә. Кыз кәҗә бәтиләрен күрүгә шатлана башлый. +- Безгә бик яхшы булды әле бу, без аларны берәм-берәм суеп ашарбыз, - ди. +- Әй, сиңа көлке, патша шул тәкәләрне бәбиләтергә кушты бит, - ди. +- Бер дә кайгырма, әти, - ди, - рәте табылыр әле, - ди кызы. +Патша бер көн көтә боларны, ике көн көтә. Көтеп-көтеп килмәгәч, үзе китә. Кыз патшаның килгәнен күрә дә әтисенә әйтә: "Хәзер үк мунчага бар, патшага үзем җавап бирермен", - ди. Карт "патша мине алырга килә икән" дип йөгерә генә мунчага. +Патша килеп кергәндә кыз килегә тары салган да тары төеп тора. +- Үзең тары төясең, - ди, - килеңдә ничә бөртек тарың барлыгын беләсеңме, - ди патша. +- Әй, падишаһым-солтаным, - ди, - хәзер генә килеп кердең, сездән безгә хәтле ничә адым булды, шуны санадыңмы, - ди кыз. +- Санап атламадым шул, - ди патша. +- Мин дә тарыны санап салмадым шул, - ди кыз. +- Атаң кайда? - ди. +- Мунчага бәбәйләргә китте, - ди кыз. +- Әй ахмак, ир кеше бәбәйлиме инде, - ди. - Кәҗә тәкәләре кая соң, - ди. +- Бәй, карт кешегә синең йомышка йөргән өчен аяк җалы кирәкмимени, - ди кыз, - суеп ашадык, - ди. +Патша уйлый: "Тукта, - ди, - мин бу кызны яучы җибәреп үземә ала алмам микән", - ди. +Бердәнбер көнне патша яучы җибәрә кызга. Кыз риза була. Ә карт: "Бара күрмә, кызым, икебезне дә астырып үтерер", - ди. "Юк, - ди кыз, - мин барам, - ди. - Бармасам, икебезгә дә начар булыр", - ди. +Ярар, патша кызны алып китә. +Азмы-күпме бергә торгач, патша яланнарны карап кайтыйм дип чыгып китә. Чыкканда әйтә: "Миннән башка беркемгә дә хөкем итмә" дип. Патша чыгып китүгә кыз чардакка менә дә карап тора. Эшчеләр эшли: кайсы кибән куя, кайсы җыя, кайсы нишли шунда. Шунда ике кеше килделәр дә атларын тугарып җибәрделәр, үзләре печән чаба киттеләр. Ашарга кайтсалар, тегеләрнең атлары колынлаган, колын ике тәртә арасында ята, ә ат печән ашап йөри. Болар икесе дә колын янына килгәннәр дә аптырап карап тик торалар. Берсе әйтә: "Бәй, бия колынлаган бит", - ди. Икенчесе: "Бияме соң, колын тәртә арасында ята бит, минем арба колынлаган", - ди. Шулай спорлаша-спорлаша сугыша башлыйлар болар. Сугышып кара канга баталар болар. Аннан "болай булмый, әйдә хөкемгә патшага барыйк", - диләр. Китәләр болар патшага. +- Патша өйдәме? - ди берсе. +- Юк, - ди хатын. +- Кая китте соң? +- Тау башына тары чәчкән идек, шул тарыны көн дә күлдән чуртан чыгып чүпли, шуны куарга китте, - ди. +- Бәй, - дигән берсе, - тау башына чуртан чыгып ничек чүпли ул тарыны, - ди. +- Чүпли шул, - дигән хатын, - әле сез дә килдегез бит бия колынламаган, арба колынлаган дип. Кайчаннан бирле шуның өчен су гышасыз. Ничек инде арба колынласын, - ди. - Барыгыз кайтып китегез, - ди хатын. +- Әй, без ялгышканбыз икән, - дип кайтып китәләр болар. +Ярар, кайтып керә патша. Сорый: +- Хөкемгә килгән кеше булдымы, - ди. +- Килделәр, - ди, - печән чабучыларның биясе колынлаган, - ди. - Шуны белмичә арба колынлаганмы, бия колынлаганмы икәнн е белергә хөкемгә килгәннәр, - ди. - Безгә килгәндә сугышып канга батып беткәннәр, ничек хөкем итмисең инде, - ди. +- Син нәрсә дип әйттең соң, - ди. +- Менә тау башына тары чәчкән идек, шул тарыны күлдән чуртан чыгып чүпли, шуны куарга китте, дип әйттем, - ди хатыны. +- Әй, ди патша, - син миннән узып хөкем иткәнсең, - ди, - мин кайткач килерләр иде әле, - ди. +- Эш кешесен ничек көттереп торыйм инде, хөкем иттем дә җибәрдем, - ди. +- Юк, - ди, - безнең сөйләшкән сүз бар иде бит, миннән башка хөкем итмәскә дип, мин монарга риза түгел, бүгеннән аерылабыз, үзең теләгән әйбереңне ал да кит, - ди патша. +- Ярар, - ди хатыны, - бер атна вакыт бир, аннан китәрмен, - ди. +Хатын яхшы иттереп бал куя да бер көнне шулай әйтә: "Инде миңа китәр вакыт җитте, әйдә китәр алдыннан икәү бергә утырып чәй эчик", - ди. +Хатын эчерә патшаны, теге исереп тә китә. Хатын әйтә хезмәтч еләргә: "Ат җигегез дә патшаны чыгарып салыгыз", - ди. Ат җигелгәч патшаны трантаска чыгарып салалар. Хатын үзе трантас алдына менеп утыра да алып китә патшаны. Әй ат белән йөриләр болар урам әйләнеп, әй йөриләр, чокырлы җирләрдән дә, чаптыралар гына, патшаны бөтенләй оныта бу. Шулай йөри торгач айнып патша сикереп тора да: +- Бәй, нишләп йөрибез без бу яланнарда, - ди. +- Сине үземә алып кайтып барам. Син бит, үзең теләгән әйберне ал да кит, дидең. Менә минем теләгән әйберем син, - ди, - сине алып китеп барам, - ди хатын. +- Их, - ди, - минем хатын үземнән акыллырак икән, миңа шундый хатын кирәк тә, әйдә, бор атыңны, өйгә кайтабыз, - ди. +Өйгә кайталар да болар яңадан яхшы гына тора башлыйлар. Килгән кешегә икесе дә хөкем итәләр, киңәш бирәләр. Хатын иренә караганда да тугры хөкем итә икән, ди. +Иренчәк +Бер Иренчәк булган, ди. Ул бернәрсәгә дә кыймылдамаган, "иренәм" дигән дә утырган. +Моның бөтен эше шул икән, көн дә бер балык тота икән дә, шуның белән туклана, бүтән бернәрсә дә эшләми икән, ди. +Патша кызы көн дә моның балыкка киткәнен күреп гел көлә икән "иренчәк китте балыкка" дип. +Патша кызының көлгәнен белеп, Иренчәкнең бик ачуы килә икән. "Әй, - ди, - бер Алланың боерыгы берлән, алтын чабак коерыгы белән патшаның кызы кор��аклы булсын иде. Ул миннән көлә, мин аннан көлсәм иде", - ди икән Иренчәк. +Бер заманны патшаның кызы корсакка уза да бер ир бала таба. +Патша бик хурлана инде, кызы бала тапты бит. "Ничек булса да баланың атасын табарга кирәк", - ди. Эзлиләр-эзлиләр баланың атасын, һич таба алмыйлар. Теге бала йөри дә башлый бит инде. +Хәзер баланың атасын белү өчен бөтен халыкны мәйданга җыялар. Халык түгәрәкләнеп тора. +- Авылда килмәгән кеше калмадымы, - ди патша. +- Иренчәк кенә калды, - диләр. +Патша кызы: +- Кирәкми, йөртмәгез шуны, - ди. +- Юк, - ди патша, - алып килегез, - ди. - Бәлки шул булыр бала ның атасы, - ди. +Баланың кулына алма тоттыралар да мәйданга җибәрәләр. Бала алманы кемгә бәрсә, атасы шул була инде. Менә түгәрәк эченд ә йөри бала, берәүгә дә бәрми бит. Патша әйтә: "Алып килегез иренчәкне", - ди. Иренчәкне алырга баралар, "юк, мин бармыйм, иренәм", - ди. Патшага кайтып әйтәләр. "Барыгыз, - ди патша, - ат җигеп, мендәрләр салып барыгыз", - ди. Теге һаман: "юк, мин болай гына бармыйм, иренәм, - ди. - Патша йортыннан минем йортка хәтле көмештән күпер салдырсын. Селкенчәкле арбага алтын башлы, көмеш тояклы ат җигеп, патша үзе килсен алырга, - ди. - Шуннан соң мин барырмын", - ди. +Моның бит өстенә кияргә рәтле күлмәге дә юк инде, шундый алама киенгән була. +Хәзер патша мәйданга җыелган халыкны күпер эшләргә куша инде. Күперне эшләп бетергәч ат җигеп, патша үзе китә иренчәкне алырга. Көмеш күпер дә салынгач, селкенчәкле арба белән дә килгәч, риза була бу барырга. Алып китәләр Иренчәкне селкенчәкле арбага утыртып. Бара Иренчәк селкенчәкле арбада селкенә-селкенә. +Иренчәкне алып килеп бер алмагачы төбенә яткыралар, утырып торырга "иренәм" ди бит инде. Моның тамагы да ач бит әле. "Алма аша", - диләр. "Өзеп ашарга иренәм лә", - ди Иренчәк. Ул алмагачы төбенә килеп ятуга теге бала алма белән китереп тә бәрә монарга. Шуннан ары "менә безнең кияү" дип күтәреп алалар моны. Алып менәләр Иренчәкне патша кызы янына. Кыз: "Яныма китерә күрмәгез, дөньяда бар көлгәнем Иренчәк иде", - ди. +Ярар, яхшы иттереп киендерәләр моны, хәзер танырлык та түгел инде. Кыз янына алып керәләр. Кыз моны күрүгә гашыйк була, шул хәтле чибәр була егет. +Шулай итеп, ашарга иренгән егет, йөгереп кенә йөри башлый патша кызына өйләнгәч. +Моннан соң кызы да кешедән көлми башлаган, ди. +Октябрь районы Биккол авылында +Минҗамал Гапсаттаровадан +Х. Гатина язып алган. 1960 ел +Бәетләр +Беренче Герман сугышында +чыгарылган бәет +(1914-1916 еллар) +Әнекәем, без йөрибез ят җирләрдә +Ризыгыбыз чәчелгәндер күп илләргә; +Бәлки шәфкать булса булыр хактан безгә, +Хак тәгалә шаһларга сабырлык бирсен инде. Вафат булсак, кая безне кәфенләмәк Зират казып, кая безне хөрмәтләмәк; Җиназа укып кая безне дәфенләмәк Ничәбезне бер чокырга салдылар инде. Ах дәрига ниләр күрми башларыбыз, Гөнаһдан хали түгел эшләребез; Кан аралаш агадыр яшьләребез, Елга булып ага безнең каннарыбыз. Урман сазлык безнең йөргән җиребездә, Авыр мылтык, кылыч, патрон билебездә; Кайчан кайтып кавышабыз илебезгә, Хак тәгалә үзе кавыштырсын инде. Кич ятканда карыймын күк йөзенә, Ни күрермен, диямен үз-үземә. Йокласам сез күренәсез күземә, Кавышуны арзу күреп ятам инде. Без йөрибез солдатларны саф-саф саклап, Өстебездә шрапнельләр тора шартлап. Шул сәгатьтә атларыбыз китә яклап, Кыямәт көн булды мәллә, диям инде. Бисмилла дип ияр салдык атыбызга, Бер-беребезне язып салдык хатыбызга. Кайчан кайтып хезмәт итәм каршыгызда, Уйлап торсам, гакылымнан шашам инде. +1960 елда З. Әхмәров +дәфтә +Солдат бәете +Бисмилла дип башладым +Мөнәҗәтем башларын. +Иртә торып, битем юып, +Ашим солдат ашларын. +Алдым сәлам, яздым сәлам, +Туганнарым сезләргә. +Атна кичен, җомга көнне +Дога кылың безләргә. +Кайгы-хәсрәт белән чыктым +Туган үскән илемдин. +Картус иләп шинель киеп, +Каеш будым билемдин. +Йортымыздин чыккан чакта +Бер карадым каерылып, +Бәхил булыгыз, туганнарым, +Киттем сездән аерылып. +Приемдин кайткачтин +Кердем әнкәй янына; +Хезмәт дигән авыр хәсрәт +Авыр газиз башыма. +Бәет Почтовойда кәгазь читләре күп, Сәлам язар идем, каләм юк. Каләм булса, ай, кара юк, Хак тәгалә язгач, чара юк. Бу якларның җире түбән икән, Һәрбер җирдә яман балоты. Безнең йөрәкләрне бик көйдерде, Бу герман сугышының уты. Висла сулары бик зур судыр, Биек лә булып үсә камышы. Безнең йөрәкләрне чайкалдырды Герман тупларының тавышы. Кара саганларда пешерелә Безнең ашый торган ашыбыз. Кошлар да очып җитмәс җиргә Ахры китте безнең башыбыз. Безгә дә икмәкне салалар Әчемәгән чүпрә башы берлән. Иртәдәй торып атка менсәк, Бит юабыз канлы яшь берлән. Безнең дәй кылычлар бик үткер, Кыеп бара камыш кыягын. Бу якларның юлы таш юл икән, Бик бетерде атның тоягын. Бу сугышка килеп ике ат мендем, Икесе дә атның аксады. Алдин да, арттин туп аткачдин, Сөяк буынларым каушады. Безнең дә ашаган кашыклар Бал кашык кебек шул очлыдыр. Сезни лә, туганнар, сагындым, Сезнең яктан карга да очмыйдыр. Ай җактылары җактый була, Айның унбишләре җиткәндә. Безнең дә җаный җылап калды, Без сугышка чыгып киткәндә. Висла тауларының ай башында Тәгәрәп үк ятадыр ташлар. Бу сугышка килеп йөрмәс идек, Азрак бәхетле булса башлар. Донесение язган кәгазьләрне Ташыйдыр бит түрә атлары. Безнең дә ләй өсне явып алды Бу палянның кара бетләре. Агачлар яфрак койды Октябрьнең унбише җиткәч, Безнең әнкәй җылап калды, Без сугышка җыенып чыккач. Висла суларыннан чыгар идем, Висла суы акмый туктаса, Туган илләргәләй бер кайтырбыз, Бер Ходаем үзе сакласа. Аягыма кигән итегемнең, Ахры таррак булды кунычы. Бу сугышка дип атап чыккач, Китте безнең җаныбыз тынычы. Минди илә калган балаларга, Җаныкаем, берүк тимәгез, Исән булсак - бер кайтырбыз, Җаный безнең өчен көймәгез. ...дигән сары майны, Әнкәй, бән кайтмыйча башлама. Исән дә генә йөреп сау кайтсын дип, Хәер фатихаңдин ташлама. Миннәнләй калган казакины Сандыклардин алып элегез. Исән дә ләй йөреп кайталмасам, Әнкәй, бәхил була күрегез. Карагай ла дигән агачларның Яфрагы ла өчле буладыр. Монда йөргән җирдә вафат булсак, Яшь балалар жалкы каладыр. Ботка да лай кигән чалбарымның Ике тези сусарып тузды. Безнең ләй, дуслар, яшь гомерләр, Урыс хезмәтләрендә узды. Астыма менгән туры атның Ялы килми өчтин үрергә. Хак тәгалә безгә язды микән, Туган илне кайтып күрергә. Безгә дәй төнләр сирәк килә, Кичтин тыныч ук ятырга. Безгә Ходай язды микән Куанышып өйгә кайтырга. Һаваларда очкан тилгәндер, Канат очкайлары көйгәндер. Бүгендин өйгәләй кайтыр идем, Хак тәгалә ниләр дигәндер. Сахраларга чыгып ятар идем, Яшел үләннәргә буялам. Син дә ләй, җаныем, исемә төшсәң, Йокылардин елап уянам. Миндин калган бүркемне, Җаныем, чөйгә алтын элегез. Миндин калган балаларны, Җаныем, үзем кебек күрегез. Җыен китапларның арасында Сөеп укый идем Бакырган. Сез туганнарны уйлый-уйлый Аерыла яздым акылдан. Висла суларын без үткәчтен Күп гаскәрләрнең башын җуйдылар. Кырылып та яткан солдатларны Барын бергә җыеп куйдылар. Висла суларындин без чыккачтын. Күп гаскәрне шунда салдылар. Бәд германларны кудырам дип, Күп сабыйлар җәтим калдылар. Висла суларындин үткән чакта, Пантонный мостлардин үттеләр. Вислалардан чыгып йөгергәч Күп гаскәрнең канын түктеләр. Висла өстендәге күперләрне Германнар туплардин ваттылар. Күпер өстендә килгән солдатның Бик күбесе суга баттылар. Минем дә Әхмәрем елады, Әткәй син кая барасың? дип. Бәнем дә йөрәгем ут янды, Ахры мәхрүм каласыз дип. +1960 елда З. Әхмәров тапш +арасыннан алынды. Бәет периалистик сугышта катнашучы +дәфтәреннән (8/Х-53 ел) күче +Бәет +Бу бәетне язган чакта +Бик күп уйлап утырдым. +Каләм алып язган чакта, +Күземә яшьне тутырдым. +Кызыл флагны күтәргәч, +Эшләрне ташлап киттек. +Күз яшьләрен елга иттереп, +Илләрдин чыгып киттек. +Инде китәсеңмени, дип +Барда миннән сорыйлар. +Өйгә күрешим диеп керсәм, +Бар да кычкырып елыйлар. +Исән йөреп сау кайтар, дип +Күп Алладин теләдем. +Яшь балалар кала диеп +Бән борылып еладым. +Әнкәем бәгырькәем лә, +Китеп бара балагыз. +Агай-эне, туганнарым, +Сезләр бәхил булыгыз. Балаларның яшен күргәч, Бән бик артка каерылдым. Бигрәк кыен булып калды - Туганлардин аерылдым. Нәрсә - караны җыйнадым, Ике кулым сызганып, Эчем пошып ут тик янды, Балаларны кызганып. Бу җирләргә килдим мин, Ризыгым булганга. Бәхил бул, дип әйтәлмәдем, Күңелләрем тулганга. Без сугышка җыйналганда, Дошманнар куандылар. Әти, китәсең бит диеп, Балалар еладылар. Без илләрдән чыккан чакта, Азан әйтеп калдылар: Хак тәгалә шулай язгач, Сугышка дип алдылар. Без сугышка китәбез бит, Әнкәй, бәхил бул сана. Әнкәй, без фәкыйрьләреңә Хәер-дога кыйлсана. Безләр чыккан күнләрдә бит Каты булды җил-давыл. Без җыйналып чыккан чакта Елады бөтен авыл. +Мөнәҗәтләр +Мөнәҗәт Газиз балам, сине искә алып Яза башлыйм мөнәҗәт башларын. Чыгып киткәч ерак юлларга, Әйләнеп кайтмады башларың. Газиз бәбкәм, исемә төшкән чакта Һичбер ала алмыйм сулыш та, Яп-яшь кенә көйгә әрәм булып, Югалып калдың инде сугышта. Безгә мәгълүм түгел әй, бәпкәем, Синең анда ничек булганың; Әллә ятасыңдыр җир астында Балчык, туфракларга болганып. Тәкъдиреңдә язган язмыш булгач, Әҗәлләр бит килми күренеп. Синең зифа, газиз гәүдәләрең Җир астында калды күмелеп. Ничек кенә итеп түзә идек Туплар тетрәп аткан чагында, Белсәм иде, кемнәр булды икән, Газиз җаның биргән чагыңда. Күреп торгандыр дошман тупларының Һаваларда очып килгәнен, Без белмибез, җан бәгырем, синең Кай җиреңә өзеп тигәнен. Без белмәдек, бәбкәм, син анда Әллә яткансыңдыр кансырап, Хәлең белгән кешеләр булмады, Яткансыңдыр тилмереп су сорап. Әҗәл уклары кадалгандыр, Күрә алмадык синең йөзеңне, Дошманнарны куып йөргән чакта Харап иткәннәр бит үзеңне. Күреп торгансыңдыр, җан бәгырем, Ярылып киткән дошман тупларын, Мөмкин булса, барып тоткан булыр идем Сиңа тия торган укларын. Мөмкин булмагач, ата-аналар Чакырсаң да яныңа килмиләр, Ачынып торган ата-ана Ни булганын сиңа белмиләр. Дошман уклары килеп тигәч Тырышкандыр торып йөрергә. Сугыш сафларында син югалдың Калдык тилмереп сине күрергә. Йөргәнсеңдер сугыш сафларында Аяк-кулларыңны талдырып, Ихтыярсыз кердең җир астына Әткәй-әнкәеңне калдырып. Минут саен көтеп тора идек Бетә диеп герман сугышын, Сугыш бетүләрен көткән икән Синең инде актык сулышың. Өзеп тисен диеп явыз дошман Туры итеп тупны аталар. Әҗәл җитми, гомере бетми, Буталышып җирдә яталар. Улым армиягә китте Кырык икенче ел июньдә, Чыгып киткәч кайта алмады Туган-үскән иленә дә. Уйлый идек сине солдат булгач Өсләренә шинель кияр дип. Хатларыңны тилмереп яза идең Сезне бик күрәсем килә дип. Дошман кулларында үләрсең дип Уйламадык сабый чагында. Сугыш сафларына китеп югалдың Яшең егермедә чагында. Сине уйлап сулышым эчемә сыймагач Тәрәзәләремне ачамын, Карточкаларыңны кулга тотып Әрнүле йөрәгемне басамын. Кай җиреңә өзеп кадалды икән Әй, бәләкәем, шушы явыз ук, Синең өчен йөрәгем әрнүенә Бер минут та түзәр хәлем юк. Синең үлем хәбәреңне алдык Бер мең дә кырык бишенче елда, Әче хәсрәт, каты кайгы Калды инде мәңге күңелдә. Күптән инде, бәбкәм, синең хатың Почтальоннар безгә китерми, Никадәрле сагынып җыласам да Җылауларым сиңа ишетелми. Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары җиргә кадала, Сугыш сафларында үлеп калгач Газиз гәүдәләрең югала. Көндезендә уйлап йөримен дә, Төнлә төшләремә керәсең, Төшләремдә боек күрә идем, Кайта алмаска булган күрәсең. Минут саен уйлап йөргәнгәдер, Һәр төн төшләремә керәсең, Гәүдәләрең килә күз алдыма, Әнекәем, дип кулың бирәсең. Туп актарган туфрак асларында Калгансыңдыр, бәбкәм, күмелеп, Ярдәм сорап куллар сузгансыңдыр Үләм, дуслар, су бирегез дип... +Шарлык район +кулъязмадан (бәетнең актыгы +Х. Гатина күче +Солд��т зары +Әнкәй, иртә торырсың, +Самаварың куярсың, +Газиз балам кайтсын диеп, +Хәер-дога кылырсың. +Казарманың эчендә +Урын җәйдем ятарга. +Ходай безгә кушар микән +Туган илгә кайтырга. +Казарманың буена +Бик күп үскән алмагач. +Алмагачы утка янсын, +Туган илең булмагач. +Таш казарма алларына +Бәйләп куйдым бер сары ат. +Ике кулым булса канат, +Тормас идем бер сәгать. +Сабый чакта бер төш күрдем, +Әрәмәлек эчендә. +Ул төшләрем килеп етте, +Егерме бер яшемдә. Агач башы аеры, Сандугачы сайрый. Җан тик күргән дусларымдин Бер Ходаем аерды. Машиналар барадыр, Эчендә ут янадыр. Артыма әйләнеп карасам, Туган илем каладыр. Ике дә аккош очып бара, Агыйделдә аларның кышлавы. Җан бирүдән яман икән Туган илне ташлавы. Бакчада гөлләр бетәрме, Арасыннан елләр үтәрме. Үзегезне күреп сүзләшмәгәч, Хатка язар сүзләр бетәрме. Карагайдай кара урманны Үтәр көннәр булырмы? Бу кайгылар башым дип Китәр көннәр булырмы? Күк күгәрчен гөрләсә, Җимнәр алып сибегез. Безнең әнкәйләр җыласа, Күреп үгет бирегез. Без барасы юлларда Агач башы теш кебек. Үз илемдә йөргәннәрем Йокымдагы төш кебек. Биек-биек бураларны Без булмагач кем бурар. Язгы сабан туйларында Без булмагач кем уйнар. Өстемдәге шинелемне Ничек киеп туздырыйм. Җыен кафер арасында Ничек гомер уздырыйм. Алмагачы ак була, Яфрагы вак була. Җыл тәүлеге унике ай, Бик сагынган чак була. +Мулла хакында Бу дөньяга хәйран калып Бән язамын мөнәҗәт. Ахырзаман муллаларын Бәян итмәгә хаҗәт. Мулла ашка җыяр булса, Җыя тышлы туннарны. Әллә нигә хөрмәт итми Фәкыйрь, мескен колларны. Муллаларның түрендә Тышлы туннар кигәннәр Хәзер алар хөрмәтле - Чуклы бүрек кигәннәр. Көз ... да гошер булса, Егет бирә атларын. Әллә нигә уйга алмай Фәкыйрь, мескен хәлләрен. Мәсчетләрдә вәгазь әйтә Агым су тик шаулатып; Халык гошер бирмәсә, Ала бирә даулатып. Корбан гаете ае җитсә Корбанны куй чалдыра. Фәкыйрьләрне, ятимнәрне Ашатмыйчы калдыра. +Үзенә якын туганнарын +Фәкыйрьлек тә хур тота. +Кирәк сүзне әйтер хәл юк, +Каргармын, дип куркыта. +Явыз дога кылган адәм +Булмас микән монафыйк. +Хәер илә дога кыйлса +Булыр иде муафыйк. +Бу хәлләрне күреп йөреп +Мин каламын хәйранга. +Хак тәгалә рәхмәте +Иман биргән биһрамга. +Муллаларга ник тиеш +Фәхерләнеп йөрергә; +Иблис ләгыйн кыссасы бар +Үзләре укый белергә. +Муллаларга ник тиеш +Гамәл илә мактану. +Бу дөньяга кемгә килгән +Оҗмахлы дип хаклану. +Туган илем Ки бисмилла дип башлаймын Мин мөнәҗәт. Теләюбән үзең дип Барча хаҗәт. Күрмәенчә түзеп булмый Һичбер сәгать. Хак тәгалә үзе ярдәм Бирсен имди. Туган илем искә төшсә Мин уйлаймын; Әткәй, әнкәй төшемә керсә Мин елаймын. Әй, Ходаем, кавыштыр, дип Мин теләймен; Хак тәгалә үзе ярдәм Бирсен имди. Туган илем кайда икән, белсәм иде, Туганнарым илә бергә йөрсәм иде. Үз илемдә газиз җаным бирсәм иде, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди. Кайтып күрсәм иде бән илемне, Һичкем белми минем мондагы хәлем. Васыл итәм сезгә, әнкәй, сәламемне, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди. Әгәр вафат булсам бән ышбу ердә, Һич кардәшем юктыр бит ышбу. И Ходаем кавыштырсын ахыр көн, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди. Язлы, көзле кошлар очар Энҗе кебек тезелеп. Сандугачлар сайраганда Әнкәй еглар өзелеп. Уральский диңгезенең Буй буйлары бик озак. Насыйп булса, без кайтырбыз, Булсын гомерләр озын. Солдат поход чыкканда Энчү кебек тезелә; Туганнарым исемә төшсә, Йөрәкләрем өзелә. Иртә торып тышка чыксам, Диңгез суы ялтырый. Поход чыгып киткән чакта Тәннәремез калтырый. Безләр киттек, сез калдыгыз Без йөрегән җирләрдә Гомер булса, без кайтырбыз, Туган-үскән илләргә. Безнең йөргән җирләрдә Кошлар сайрый тирәктә. Бу башта авыр хәлләр, Торыгыз, дуслар, теләктә. Безнең йөргән җирләрдә Комдин тузаннар туза. Хезмәт итү бигерәк авыр Гомерләр заегъ үтә. Хәсрәт утына төшкән Ирләр күптер дөньяда. Җиһанда күп михнәт чиккән Минем кебек дөньяда. +Шарлык районы Са +иске кулъязмадан күчере +Җырлар +"Йөрәк" +(Элегия) Ни булды соң сиңа, йөрәккәем, Нигә ашкынасың, шашасың, Һәр көн шулай ашкынасы булсаң Минем башкаемны ашарсың. Һич кайда да килми утырасым Һич кайда да килми йөрисем, Әллә бер-бер хәлләр булыр микән Нигә, йөрәккәем, әрнисең. Йөрәгемне ташлар идем, Ташлап булмый, өзеп алалмыйм, Башкайларым тыныч урын эзли, Ләкин илтеп суга салалмыйм. Салкын сулар алып эчеп карыйм, Ләкин йөрәккәем басылмый, Кеше уйный көлә, күңел ачып, Минем күңелләрем ачылмый. +Абдуллин районы Абдр +Мәрьям Фәтхулли +И. Надиров яз Озын көйләргә берничә җыр Ай казанкай кала сәхрә дала Күккә тиеп тора манара. Хуш-исән бул, дускай, аерылабыз, Бәлки күршә алмабыз тиз ара. Ак иделкәй алкын, суы салкын, Гизеп кенә булмый салларны. Беребез анда хәзер, беребез монда, Белеп кенә булмый хәлләрне. Ак иделкәйләрнең ар ягында, Ап ак чәчәк ята кар кебек. Сәхрәләргә чыгып тыңлап торам, Син дустымның тавышы бар кебек. Ак иделкәй суы дулкынлана Төньягыннан җилләр искәндә. Йөрәгемә ялкын ут кабына, Син дускаем искә төшкәндә. +Борынгы озын җырлар Алмалы да гөлләр алмалы, Бик зур шәһәр диләр Каргалы. Син җаныкаемны уйлый-уйлый, Йөзләремдә нурлар калмады. Көмештә генә чылбыр билдәндер, Көмешчеләр коеп биргәндер. Бер битләрең кояш, бер битең ай, Бер Ходаем сөеп биргәндер. Кистемдә генә йогач (агач), булды койгач, Эчләреннән чыкты ла сандугач. Оҗмахлардан чыккан хур кирәкми, Күз алкайларымда син булгач. Тәрәзәкәйләрдән караган, Якасына чылбыр кадаган. Кеше сүзләренә һич карамыйм, Үз күңелләремә яраган. Бадиян да белән кәләмфернең Күрсәң иде чәчәксийнанын Сәрби агачларның төпләрендә Сәрхүш булып яттым бән җиде ай. Гилми талип белән гилми дөхтәр Кавыштырсын иде бер Ходай. Ай яктыкайлары су кебек, Ай янында олы юл кебек. Мин сөямен сине җаным кебек, Җандин якын иманым кебек. Ай яктылары бигрәк якты, Шәмсидәләр кебек ник түгел. Вәссиярдә кәсир күп җиһанда Синең кебек зиһенле түгел. Тәрәзә төбем сигез гөл, Сигезесе дә аның кызыл гөл. Мине дә генә ташлап ятны сөйсәң, Саргаерсың сиксән сигез ел. Биек чардакларда торасың, Нечкә билләреңне йазасың, Нечкә билләреңне бора-бора Кемне генә кызыктырасың. Түгәрәккәй бакча эчендә Туксан җирдә тургай уйныйдыр, Тәкъдир-каминәре шулай язгач, Без теләүләр белән булмыйдыр. Шәмсекамәр им Ләйләбәдәр Һаваларда ... шул кадәр, Йосыф Зәләйханы ничек сөяр, Бән сәне сәвәмен шул кадәр. Әлкариларның (авылларның) мәрфугасында Балкыйдыр ла Шәмси нурлары. Синең дә кебек булса булыр, Сигезенче оҗмах хурлары. Кояшлар да чыгар ерактан, Алмагач ла дигән тирәктән, Кысма да, җаныем, ай, беләктән, +Мәзәк - Эй, энем, теге үзәндә бүре күрмәдеңме? - Юк. - Аннан арырак теге тауда дамы? - Юк. - Әнә теге урманда да юкмы? - Юк. Нишләп бүрене бик сорыйсың, әллә син бүрече? - Юк. Бүредән куркучы. +Мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар 1. Алганга алты да аз, +Биргәнгә биш тә күп. 2. Эт өрер, кәрван йөрер. 3. Язга чыксам, сөяктән сарай салырмын дигән. +Җәйгә чыккач, оныткан. 4. Выж-выж курай тартасың, +Тал төбендә ятасың; +Бер осьмуха чәй белән +Форсить итеп ятасың. 5. Ачу алдан, акыл арттан. 6. Кулыннан эшен алсаң, +Авызыннан ашын аласың. 7. Ат бирсәң - узар, +Тун бирсәң - тузар. +Бер яхшылык бирсәң - +Барысыннан да узар. 8. Ике табан таймас. 9. Бер дидем берлек, +Ике дидем икмәк, +Өч дидем очмак, +Дүрт дидем дүртмәк, +Биш дидем бишмәт, +Алты дидем атмак, +Җиде дидем җитмәк, +Сигез дидем сикермәк, +Тугыз дидем тукмак, +Ун дидем уймак, +Кытыр-кытыр каймак. +10. Бәләкәй генә бөкре +Бөтен кырны бетерде. (Урак) +11. Бәләкәй генә ак тана, +Мөгезем бар, дип мактана. (Чәйгүн) +12. Бөтри башлы, мең күзле. (Уймак) +13. Өй түбәсеннән кайрак төште +Бөтен кешене кыра төште. (Ыкой) +14. Өйдә өйләймән, кырда курайман, +Суда сөләйман. (Себерке, курай, сөлек) +15. Чын кара таш ярчылыр, +Ярчыгы диңгез аркылы. (Таң ату) +16. Апан-апан, иске чапан, дүрт терәвеч, бер болгавыч, кәкре кубыз, якты йолдыз. (Дөя, ябуы, аяклары, койрыгы, өркәче, ике күзе). +Әйтемнәр +1. Һаваны җил боза, адәмне сүз боза. +2. Куян бала тапкан, куяр җирен тапмаган. +3. Үз кайгыңны үзең йот. +4. Кулдан кулга, аннан олы юлга. +5. Алла ташламаса, бүре ашамас. +6. Барына шөкер ит, югына сабыр ит. +7. Чыда, казак, атаман булырсың. +8. Капмасаң да май яхшы, бирмәсә дә бай яхшы. +9. Ярлының улы булганчы, байның колы бул. 10. Байның мәчесе дә куян тота. 11. Бай белән даулашма, түрә белән талашма. 12. Хатын алсаң - сайлап ал, аяк-кулын бәйләп ал. 13. Ир хакы - Тәңре хакы. 14. Атны сыйлап, хатынны кыйнап өйрәтәләр. 15. Кемгә война, кемгә файда. 16. Амәнәт җан саклый. 17. Кешене өмет (яки мәхәббәт) яшәтә. 18. Егетнең сүзе үлгәнче, үзе үлсен. 19. Кеше булган кешедә һәр кешенең эше бар. +Кеше булмаган кешедә кешенең ни эше бар? 20. Кунак китәм-китәм дип сыйлата, +Хәстә үләм-үләм дип елата. 21. Көндез әкият сөйләгәнне ак аю ашый, диләр. +Ерак еллар кайтавазы 341 Фольклор экспедициясе вакытында язып алынган материаллар (1960) һәм ��әкәрия Әхмәров туплаган халык иҗаты әсәрләре (1953-1954) Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланалар (50 кол., 68 кол.) 342 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары 1953 елда Зәкәрия Әхмәров язып алып кайткан дәфтәрдән (50 кол., 1 сакл. бер.) +Ерак еллар кайтавазы 343 1953 елда Зәкәрия Әхмәров язып алып кайткан дәфтәрдән (50 кол., 1 сакл. бер.) 344 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары +Ерак еллар кайтавазы 345 1953 елда Зәкәрия Әхмәров күчереп алып кайткан әкиятләр дәфтәреннән 346 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары +Ерак еллар кайтавазы 347 1960 елгы экспедиция материаллары (68 кол., 57 сакл. бер.) 348 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары Х. Гарданов язып алып кайткан материаллар. 1960 ел (68 кол., 64-66 сакл. бер.) +Ерак еллар кайтавазы 349 Х. Гарданов язып алып кайткан материаллар. 1960 ел (68 кол., 64-66 сакл. бер.) 350 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары Х. Гатина язып алган фольклор материаллары. 1960 ел (68 кол., 45 сакл. бер.) +Ерак еллар кайтавазы 351 Х. Гатина язып алган фольклор материаллары. 1960 ел (68 кол., 45 сакл. бер.) 352 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары +Х. Гатина күчереп алган фольклор әсәрләре. 1960 ел (68 кол., 34 сакл. бер.) +Ерак еллар кайтавазы 353 И. Надиров язып алып кайткан материаллар. 1960 ел (68 кол., 46 сакл. бер.) 354 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары Абдуллин районы Абдрахман авылында язып алынган материаллар. 1960 ел +Ерак еллар кайтавазы 355 Абдуллин районы Абдрахман авылында язып алынган материаллар. 1960 ел Авторлар турында кыскача белешмә Миңнуллин Ким Мөгаллим улы - ТР ФА Г. Иб ра һим ов исе мендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы - филология фәнн әре докторы, профессор, ТР ФА Г. Ибраһимов исеменд әге Тел, әдәбият һәм сәнг ать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнн и хезмәткәре. Әхмәтова Айгөл Илфак кызы - ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге хезмәткәре. Баязитова Флера Сәет кызы - филология фәнн әре докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәб ият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хез мәткәре. Галимова Эльмира Мөнир кызы - сәнгать фән нәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исе менд әге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире. Дәүләтшина Лилия Шамил кызы - ТР ФА Г. Ибраһимов исем ендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни редакция бүлеге мөдире. Мельникова Галина Владимировна - ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдә бият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге аспиранты. Рамазанова Дария Бәйрәм кызы - филология фәннәре док торы, профессор, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнг ать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хез мәткәре. Усманов В.М. - ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре. Шкляева Людмила Михайловна - ТР ФА Г. Ибраһимов исем ендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге өлкән фәнн и хезмәткәре. Ямалтдинов Ильмир Илдар улы - филология фән нәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдә бият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире.