diff --git "a/ILLA/Яхин-2018.txt" "b/ILLA/Яхин-2018.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Яхин-2018.txt" @@ -0,0 +1,2935 @@ +Ф.З. Яхин +ӘДӘБИ-МӘДӘНИ ТАРИХЫБЫЗДА + +СҮЗ БАШЫ +Бу китапның сәяхәтнамә жанры кысаларында язылган беренче өлеше археографик эзләнүләргә бәйле. Шунлыктан аңарда берникадәр могҗиза һәм авантюра элементлары да бар. Әмма аларның асылында җитди фәнни мәгълүматлар ята һәм бу өлеш чын мәгънәсендә гыйльми ачышларга һәм фән ни хәбәрләргә корылган. Публицистик чигенешләрнең булуы да - жанр таләбе кысаларына җавап бирерлек дәрәҗәдә. Башкача була да алмый, чөнки бу бүлек 1990 һәм 1997 ел ларда Әлмәт төбәгендә уздырылган фәнни-гамәли эзләнү лә ребезне һәм юлыккан табышларыбызны бәян итү максатында язылды. Анда, бер яктан, Әлмәт төбәгендә, ягъни Әлмәт, Зәй, Азнакай, Сарман, Лениногорск, Чистай якларында дөньяга килгән, формалашкан һәм татар мәдәни- әдәби хәрәкәт ендә танылу алган тарихи шәхесләребез барлана, әдәбият һәм иҗтимагый фикер тарихы фәненә мәгълүм булганнарының тормышы әлегә кадәр билгесез кала килгән фактлар ярдәмендә баетыла, ул әдипләрнең иҗат үзенчәлекләре ачыклана, текстология гыйлеме таләпләре нигезендә аларның әсәрләреннән өзекләр дә китерелә. Икенчедән, хезмәттә шушы төбәктән чыккан, әдәбият һәм мәдәният тарихыбызда тормышлары һәм иҗатлары яктыртылмый читтә калдырылган шәхесләр барлана, аларның тормыш фактларын бәян итү белән бергә, киләчәктә иҗат мирасларын эзләүгә, табуга бәйле һәм тарихи-мәдәни күзаллавыбызны киңәйтү юнәлешендә игътибарга лаеклы мәгълүматлар бирелә. Өченчедән, бүгенге көнгә кадәр әдәбият тарихы фәнебездә чишелми килгән мәсьә ләләрнең иң катлаулыларыннан Кол Галинең, Мәүла Колыйның шәхесләренә ачыклык кертелә һәм шуларга караган тарихи фактлар дәлилле итеп аңлатыла. +Китапның икенче өлешендә татарның "Мәүлидүн-Нәби", "Кыйссаи-Нәүруз" әсәрләре фәнни-текстологик яктан тикшерелә, бүлекчәләрдә аларның авторлары һәм язылган еллары ачыклана. Шушы кыйммәтле әдәби мирасыбыз ядкәрләренә гыйльми-текстологик анализлар ясала. Бүлек ахырындагы бүлекчәдә 629 елда Болгар иленә беренче тапкыр сәхабәләрнең килүләре һәм Коръән сүзен китерүләре хакында "Алты бармак" китабыннан алынган хәбәр һәм аңа тарихи-мәдәни аңлатма бирелә. +Китапның өченче бүлегендә "Мәликә китабы"на әдәби-текстологик анализ ясала, әсәрнең авторы һәм язылу датасы ачыклана. Хезмәт яңа фәнни хәбәрләрдән һәм ачышлардан гыйбарәт. +ГЫЙЛЬМИ СӘЯХӘТ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН +"РУХ ИМӘНЕ" ТАМЫРЛАРЫ +"Рух Имәне"нең тамырлары ерак гасырлардан булганда - һәр төбәк күкрәп үсә, ныгый һәм күтәрелә. +XX гасырның кырыгынчы-илленче елларында җәннәт туфрагына сыенган Татарстан җирендә нефть ятмалары табылгач һәм ул байлыклар үзләштерелә башлагач, халык телендә һәм газета-журнал сәхифәләрендә сәгадәтле "Әлмәт төбәге" дигән атама, тылсым һәм могҗизадай тәэсирле рәвештә күңелләрне үсендереп, үзенә тартырлык дәрәҗәдә хозурлыкта, горурлык белән еш кулланыла башлады. Хәер, бу хәзер дә шулай. Нефть ятмалары саекса-корыса да, Әлмәт шәһәре "Нефть башкаласы" исеме белән яшәвен дәвам итә. +Ул вакытларда, бигрәк тә 1960 еллардан, әлегә искечә яшәп, асылда ат иярләүдән һәм дилбегә тотудан дөнья тернәкләнә дип йөргән кодрәтле авыл егетләре дә, чишмәләрдән су алганда сандугач тавышын ишетүгә мәхәббәт хисләре кузгалудан җаннары тибрәнеп киткән гүзәл кызлар да, туп тибү уены караудан алган тәэсирләрен бүлешеп стадионнан кайтып килүче шәһәр яшьләре дә Әлмәт төбәгендә яңа бер нефть коесына юл ачылу хәбәрен ишетүгә колак торгыза, киләчәк тормышының ямьле булачагына ышаныч кора, үзләре дә шунда, шул бәхет чыганагына барып, хезмәт батырлыклары күрсәтүдә илне һич +Мин шушы олы йөрәкле, киң бәдәнле егетләрне, сылу кызларны күреп, аларны өлге итеп һәм аларга сокланып үстем. Тәрбия шундый иде: һәркем үзен ил өчен, халыкка хезмәткә, батырлыклар күрсәтүгә багышларга тиеш! Тормыш бары тик шулай гына дөрес була ала иде кебек! +Элекләрдә "авыл" дип аталуына да карамастан, шәһәрг ә әверелә барып калыккан яңа кала нефтьчеләрнең башкаласына әйләнде. "Әлмәт" дигәннәрен ишетүгә, нурлар эчендә балкып торган әкияти сарайлар күз алдына килеп баса, тынгысыз күңелләрне канатландырган хыяллар күпләрне шул бәхет төбәгенә таба тарта, ашкындыра... +Хәер, болары - бер яктан шулай, ә икенче яктан... Ул вакытларда нәкъ менә шушы төбәктә мәдәниятебезнең колачлары тагын да киңәеп киткән. Җитмәсә, кысынкылыктан изелгән рухларны нурландырырлык асыл хәзинәләргә дә юлыкканбыз икән. Чыннан да, Әлмәт төбәге үзенә илнең батыр һәм тырыш улларын, һәр үзгәреш сулышын җаннары аша уздыручы әдипләрен, җир төбенең серләрен төшенүче галимнәрен, хикмәтнең асылын аңлаучы инженерларын, йөзләрне һәм меңнәрне туплаган, аларны үз кочагында үстергән. Ул, асыл мәгънәсендә, алга киткән алдынгы шәһәрнең берсенә, халык горурлыгына әверелгән. Яңа чор, яңа дәвер иң әүвәле Әлмәт урамнары буйлап атлап узган, күңелләребезгә горурлык хисе белән бергә тернәкләнеп юл тапкан. +Хәзерге вакытта Әлмәт үзе дә - милли гимназия һәм мәктәпләре, театрлары, югары уку йортлары, данлыклы базарлары гына түгел, хәтта университеты да булган зыялы һәм алдынгы шәһәр. +Хәер, аның бүгенге данлыклы көне шикелле үк борынгы дәверләре дә зиһенгә дәрт бирерлек дәрәҗәдә шанлы һәм әһәмияткә лаеклы, "Рух Имәне"нең тамырлары ныклы +Татар халкы тарихларны ярата. Сәгатьләр буена сөйләсәң дә бетмәс вакыйгалар тезмәсе белән күңелен юата. Заманында империяләр тоткан милләткә генә хас сыйфат ул. +Бу төбәктән элеккеге заманнарда да зур һәм мәртәбәле фән эшлеклеләре, галимнәр, әдәбиятыбызның асылын тәшкил иткән шагыйрьләр, язучылар да чыккан. Габдеррәхим Утыз Имәни Әл-Болгари, Риза Фәхретдинов, Фатих Кәрими... Болар инде бүгенге көн укучысына иҗатлары белән шактый таныш булган шәхесләр. Саналганнарда гына тукталып калмыйча, тарих хәтеренең катлаулы һәм билгесез сәхифәләрен дә кузгатып үтәргә, "Рух Имәне"нең тамырларына сулыш бирергә ниятем. +Шулай итеп... +Без сәфәрдә йөрибез. Һәркемнең үз сукмагы, үз юлы, дигәндәй, әле, очрашып, бергә барабыз, әле аерылып китәбез. Галим, язучы, журналист... +Әлмәт төбәгендә борынгы һун кабиләләренә бәйле кызык лы материаллар хәзерге көнгә кадәр саклана. Шушма елгасы буендагы Елховка (төп исеме - Иске Баграҗ) авылыннан ерак түгел басу эчендә таш балбаллар ерак тарихларның хәбәрләрен саклыйлар. "Изгеләр зираты" дип аталган, шушы ук авылдан бер чакрымнар чамасы ераклыкта борынгы каберстанда да чөй язулы таш булып, бу төбәкнең чыннан да борынгы һун вә болгар дәверләренә барып тоташканын раслыйлар. +Минем юлдашым - хәлфә Фәсхетдинов Искәндәр Мәх мүт улы. Шушма елгасы буендагы калкулык-яр буендагы "Изгеләр зираты"на керәбез. Күңелләр тынычланып кала. Изге туфракка аяк басуыбыз. Телебезгә илаһи дога сүзләре килә. Искәндәр хәзрәт 1968 елда туган, Чаллы мәдрәсәсен тәмамлап кайтканнан бирле Елховка авылында: уку йорты ачып, мәдрәсә оештырып, хәләл җефете Зөлфия Низаметдин кызы +Мәдрәсәне карап, мәчеттә гыйбадәт кылып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә сөенеп, дога да кылган идек. Иртәнге як, намазга вакыт кермәгән. +"Изгеләр зираты"ндагы бер олуг ташны кулым белән сыпыр ам. Чиста торган, мүкләнмәгән. Әмма язуы юк. Гадәтем чә - гарәпчә язма эзлим. Кем булыр бу изге зат? Ташы - калган, сүзе - югалган. "Ташка уелган - мәңгелек", диләр иде, аны да замана җилләре боза икән. Юк, бу нинди билгеләр. Чөй язуы түгелме? +Әйе, шуңа охшаган! Без икебез дә аптырабрак калдык. Борынгы төркиләр яшәгән Җиде-су, Орхон-Енисей, Хакас якларыннан монда кадәр бу таш ничек килеп җитәргә мөмкин? Бәлки бер-бер тамгадыр? Юк, борынгы олы ташның бер калдыгы гына икән. Шуны сындырып, исламча кабер ташы ясаганнар. Ә хәрефләр.., алар өчесе генә сакланып калган, күккә каратып, башаяк уелганнар. +- Моннан ике чакрымнар булыр, анда кереп җитә генә алмаб ыз, "Тораташ" бар... "Изге таш", диләр... "Кыз ташы", диләр... +Искәндәр хәзрәт, минем кызыксынуны сизенеп, серле елмая. Вакыт тарлыгына карамастан, шунда юл тотарга әзер икәнлегемне күрә. Әмма тагын да белдереп куярга ашыга: +- Анда кереп булмас, юлы ябык хәзергә. Басулар җилләп бетмәгән... +Хәзрәт белән килешергә туры килә. Бөтерелеп аккан Шуш ма елгасы инде язгы ташудан соң үз ярларына кайтып беткән дә кебек, ә басу-кырлар утырып җитмәгәндер шул. +Әйе, бу чөй язулы таш монда юктан гына тормас. Бәлки урынын күчергәннәрдер? Шулай да, "тораташ", ягъни, фәндәгечә атасак, "балбал" дигәнебез бар икән, димәк монда, шушы Шушма буенда борынгы дәвердә бер-бер хан, яисә чорында, исламгача, безнең халык Тәңрегә табынып, ил башлыгы вафат итсә, аңа, барча батырлыклары халыкта онытылмауны искәртү максатында, шигырь белән багышлау язып, таш куйганнар. Кабере өстенә тау-курган өйгәннәр, әйләнә-тирәсенә хезмәтч��ләрен, хатыннарын җирләп, алар өстенә балбаллар, халык телендәгечә әйтсәк, "тораташлар" утыртканнар. Алар халык рухын чагылдырган сын үрнәкләре булганнар. Ханның гүрдәге тынычлыгын саклаганнар. Хәбәрләргә караганда, ул ташлар ниндидер магик көчкә дә ия икәннәр. +Елховка (Иске Баграҗ) авылындагы төбәк тарихына багышланган гаҗәеп кызыклы музейда да сокланып тамаша кылырлык таш балбал (алар аны үзләре ярымрусча "таш баба", ягъни "ташка әверелгән кыз" дип тә йөртәләр) бар. Халыкта бу ядкәрләрне киләчәккә мирас буларак калдырырга теләп, гадәттәгечә, һәртөрле риваятьләр иҗат иткәннәр. Кайберәүләр таш балбал яныннан үткәндә әллә нинди хорафи затларны "күргәннәрдер", икенчеләре исә, кичкә калган вакытта, ул урыннардан узган чакларында, куркынып, арба, яки чана төпләренә сеңгәннәрдер. +Арадан бер риваятькә, тәрбияви әһәмиятенә күрә, аерым игътибар итәргә кирәктер? Имеш, ишеткән-белгәннән килгән хәбәр, дигәндәй, бер кыз булган, әнисе бик тә таләпчәнлек итеп, аңа үзе теләгәнчә яшәргә һич кенә дә ирек бирмәгән. Ә кыз, әнисенең сүзенә буйсынмыйча, нәфесе ирегенчә гамәл йөртеп, үгет-нәсыйхәтләргә игътибар итмәгән. Шул кыланышлары белән әнкәсен рәнҗеткән. Ахыр килеп, анасы тарафыннан каргалган да ташка әверелгән, диләр. Шуңа күрә бу ташны "Кыз ташы", "Ташка әверелгән кыз" буларак та беләләр икән. +Каһәрләнгән затның бәласе зур була, гөнаһсызлар" тораташ"ның "ачуын китерүдән" сакланырга киңәш итеп, аңа гыйбадәт кылырга кушмыйлар икән. Имеш, яшен чатнаганда, күктән ут йөгергәндә бу ташка җан керә һәм ул басу буйлап арлы-бирле йөренә башлый, кемгә очраса, шуны бәлали икән. Аңардан котылу чарасы болар гына: яки җиргә сеңәсең дә капланып ятасың, яисә Аллаһы Тәгаләгә сыенып сәҗдә итәсең, диләр. +Ә мондый хәбәрләр юктан гына тумый. Мөгаен, монда борынгы чорларда, ислам диненәчә заманнарда гыйбадәт урыны булгандыр? Югыйсә алар белән бәйле шушы кадәр катгый рәвештә чикләүләр һәм тыюлар барлыкка килмәс иде. +Бу риваять һәм дә аңа охшашлы кыйссалар, җыр-бәет вариантлары тарихи хәбәрләрнең кайбер чалымнарын һичшиксез саклаган булалар. Әмма, асылда, алар, хакыйкатьне турыдан- туры ачыклау өчен хезмәт итүдән бигрәк, тәрбияви, әхлак һәм әдәп куәте нигезләрен үзләрендә саклыйлар. Димәк, татар халкы борынгыдан бирле үзен әхлакның һәм әдәп принциплары кысаларында тәрбия итә килгән. Ул принциплар җирле материал нигезендә тагын да үтемле төс алып ныгытылганнар. Чишмәләр, изге урыннар, әүлия зиратлары, "тораташ", билгеләр һ.б. илаһилаштырылган урыннар, һәртөрле риваятьләр ярдәмендә серләргә күмдерелеп, үсеп килүче яшь буынга үтемле тәэсир итәргә, аларны ялгышудан тыярга, тормышның катлаулы чорларында адашып калудан сакланырга өйрәтү өчен дә кирәк булганнар. Әгәр дә бүгенге көндә шушы рухи фондны кабат торгызу һәм халык күңелендә ныгыту эше башланып киткән икән, димәк, бу төбәкнең киләчәктәге үсеше, һичшиксез, халыкчан рухка нигезләнгән сыйфатта барачак, дигән фикергә килә алабыз. Бу - аерым дәүләт өчен генә түгел, бәлки дөньякүләм әһәмияткә ия фактор, фәнни яктан бүгенге көняңарыш халыкның үткәндәге тарихын ачык белмәгән хәлдә тәэмин ителә алмый. Халыкның көч- куәте тарихи тамырлары тернәкле һәм тирәнгә үткән булудан килә. +Дөньяда татар халкы тарихына бәйле сүзләр кузгалса, аның шактый бай булуына игътибар итәләр. Болгар дәверенә килсәк, Әлмәт төбәге белән бәйле тарихи-мәдәни ядкәрләрне, археологик материалларны шактый күп очратырбыз. Хисаметдин бине Шәрәфетдин Әл-Болгари-Мөслиминең болгар тарихына нисбәт ителгән "Тәварихы-Болгария" дип аталган һәм XVI гасырның икенче яртысында язылган риваятьләр тезмәсеннән торган китабын укыганда да шактый кызыклы, хәтта тарих гыйлеменең гаҗәеп катлаулы булуын танырга мәҗбүр итә торган материалларга тап булабыз. Анда болгарларга Мөхәммәд пәйгамбәр исән вакытларда сәхабәләр килгән, Айдар хан заманында ил ислам динен алган, шул мөҗәһидләрнең берсе Ибне Зөбәер булган дигән хәбәрләр бар. Дөрес, XIX гасыр татарның рационализм дәвере голамәләреннән Шиһабетдин Мәрҗаниның данлыклы "Мөстәфадел-әхбар"ында Мөслиминең тарихларына каршы язылган тәнкыйтьләреннән соң ул "сәхабә тарихлары"на ышанып җитеп тә булмый. Әмма болгарларның исламга керүе вакыйгалары 646 елларда булганлыгына ышанырлык та. Чөнки 629 ел белән бәйле, хәтта пәйгамбәребез Мөхәммәдтән дин алулары хакында да ачык һәм төгәл хәбәрләр бар. Бу фактлар тамырларыбыз тирәндә һәм ныклы булуын сөйләмиләрме? +Мөслиминең хәбәрләренә күрә, табигыйннар, болгар халкы арасына килеп, мәдрәсә оештырганнар, күп кенә шәкертләрне тәрбия кылганнар. Арада Әлмәт төбәгеннән дә шактый кешеләр булып, алар да үз якларында, ягъни Зәй, Ык, Минзәлә буйларындагы халыкларга ислам динен тараәһәмиятле, Әлмәт төбәгендә "Әүлияләр зираты" дип аталган изге урыннар шактый икән. +"Тәварихы-Болгария" китабыннан: "(Әүлияләрнең) берсе - Моратым Хафиз, икенчесе - Мөхсин Хафиз, Юлдаш угланнары; Минзәлә елгасының башында Дүсем авылында - Дү семдер, янә Ил-Бактыдыр, болар - Нияз угылыдыр. Әгъләм табигыйн (арада зур галимнәрдән) - болгардыр, янә Ык суы ның Агыйделгә койган җиренә якын ике табигыйн (зираты) бардыр. Берсе - Дәвиш хандыр, берсе - Кәлил хандыр. Бонлар һәм башкорт вә мишәр таифәләрен әһле-ислам әйләделәр", - дигән сүзләрне укыгач, үзем дә, тумышымнан һәм тәр биямнән монда хәбәр ителгән Дүсем авылыннан булуым сәбәп ле, балачактан "Әүлияләр зираты"ндагы борынгы кабер ташларын күреп белеп һәм "Әүлияләр чишмәсе"нән сугарылып үскәнлегемнән, авылыбызда ул изгеләрнең рухлары барлыгы һәм яшәгәнлеге турында искәртелгән бәндәмен. Шунлыктан бу китерелгән хәбәрләргә чын күңелемнән ышанамын. Моның өчен мине Казан галимнәре азмы кактылар?! +XX гасырның соңгы дистә елларыннан башлап Дүсем мәче ��ендә имамлык иткән Сәхбетдинов Разин абый белән әң гә мә корабыз. Дөньяның ачысын-төчесен тулаем татыган бу шәхес, озын буен тәкъва затларча бераз алга таба авыштырып, ерак бабалардан килгән вакыйгаларны төгәл бәян итә. Басу- кырларда, болын-урманнарда һәр куакның, уентыкның, калкулык- тауның исемнәрен белә ул. Хәтере - яхшы, фикере - камил. +Ул имамлык иткән "Мөнәвәрә мәчете"н төзергә "Җәлилнефть" тә ярдәм иткән. Мөнәвәрә әбине мин яхшы белә идем. Ул тәбәнәк буйлы, ак йөзле, кара чәчле, тынгысыз җанлы иде. Ни хикмәт, өлкәнәйгәч элеккеге оештыру осталыклагән күркәм зат, ир халкын шаккаттырып, теләген тормышка ашыр ды. Гаҗәеп, бик гаҗәеп заманда яшибез. +- Ул "Әүлияләр зираты"н Кәҗә уентыгында дип әйтүчеләр белми сөйлиләр. Кадер авылы зираты белән бутыйлар...дип сөйли Разин хәзрәт (Разин дигән исемне "Разаллаһ"тан дип ишеткәнем бар иде), сынап кына күз сала. Син үзең дә белергә тиешсең, дигәнедер? Бәхәсләшмим. +- Анда Кадрәк авылы бар иде. Чаллы ягыннан күченеп килгәннәр, утар корганнар. Алар киттеләр. Зиратлары калды. Дәү наратлары әле сиксәненче елларда да күркәм иде. Нефтьче ләрнең тракторлары ергычлап бетерде ул урынны, җир астыннан торба, нефть үткәргеч сузганда әйләндереп ташладылар. Ике адым гына читтән казырга ярамый идеме?.. - диде имам, авыр ризасызлык белән. +Ә чыннан да - ярамый идеме? Каберлекләрне актарып ташлау зур гөнаһ бит ул, юньсезлек. +- Дүсмәт карт бик усал булган...- дип сөйли-сөйли, Разин хәзрәт тагын сынаулы караш ташлый. - Этләр асраган, диләр. Шуларны ияртеп йөри икән, бөтен тирә-юньнең котын алып торган... +- Менә шулай... Әйе... "Әүлияләр зираты"н әйтәсеңме? "Дүсем зираты" дип атала ул хәзер. Тау башында. Әүлияләр кү мел гән урыны һаман күтәрелә, үсә аның. Менә бусы, хәзерге, "Сабантуй болыны", дибезме?.. Менә шунда таба "Әүлияләр чишмәсе" агып чыга икән. Сихәт бирә торган. Нидер булдымы, әллә бер мәкерлесе шакшылык эшләдеме - югалган ул, җиргә киткән. Алар өч әүлия булган, диләр. +Хәбәрләрне минем белән бергә авылның мөхтәрәм кешеләре тыңлый, барысы да дөреслеккә дәлил итеп баш кагалар. Китапта язылганнар белән муллабыз Разин хәзрәтнең хәбәрләрен күңелдән белгәннәрем, хәтеремә сеңгәннәр белән +Әйе, "Тәварихы-Болгария" китабында хакыйкать юк, әкият ул" дип, кайбер галимнәребез кебек кистереп әйтә башласак, 922 елда Алмуш хан (Җәгъфәр бине Габдулла) заманнарында Багдадтан Сусан Әр-Рази җитәкчелегендә ислам илчелеге килгәндә дә, шушы илчелекнең сәркәтибе Ибне Фадланның хәлифкә язган хисап-хәбәрләреннән күренгәнчә, Болгарда мәчет булганлыгын (һәм ул андагы азан әйтү, кыска төннәрдә ястү уку мәсьәләләре хакында җирле мулла белән бәхәс кылуларын да искәртик) истән чыгарган булыр идек. Димәк, болгар бабаларыбыз 922 елга кадәр үк, күпкә алдан ислам динендә яшәгәннәр. Бу фактларны күрми үтү, исәпкә алмый калдыру мөмкин түгел. Шуңа күрә дә галимнәр яңа бер төшенчә, яңа бер аңлатма уйлап таптылар һәм 922 елда Болгар дәүләте ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән, аңа кадәр бездә мөселманлык рәсми булмаган, дип аңлата башладылар. Шунысы тагын да кызыклы, ислам дине - иман китереп, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм пәйгамбәре Мөхәммәд булуга гуаһлык-ышаныч итеп кабул ителә торган дин. Моның өчен рәсмилек таләп ителми. +"Шура" журналының 1914 елгы 5 нче санында Вәли ӘрРахман М(өхәммәд) Габиди һәм Мөхәммәд бине Садыйк Тимйанилар күчереп җибәргән "Иске язу" исеме астында игътибарга лаеклы һәм шушы мәсьәләгә кагылышлы хәбәр басылган. Алар бу язуның асыл нөсхәсе Золотоуст өязе Мирза лар волосте Иделбай авылы Кинҗәбулатов исемле кешедә саклануын белдергәннәр. +Анда күрсәтелгән даталарның нинди ел исәбе белән бирелгәнен ачыклый алмасак та, тарих белән кызыксынучылар һәм бәхәстә хакыйкатьне эзләүчеләр өчен әһәмияте ким түгел дип, монда аны тулы килеш урнаштырырга булдык. Ул исә "Тәварихы-Болгария" хәбәрләре белән дә аваздаш. Мондый +Анда болар язылган: +" елда Рәсүлуллаһ саллаллаһ галәйһи вәссәлләм Мәкк әдән Мәдинәгә һиҗрәт итте. 593 - Һиҗрәттән 9 нчы елда, Рәсүл Әкрам Болгар йортына Мәдинәи-Мөнәвәрәдән өч сәхабә йибәрде: бере - Зөбәер бине Җәгъдә иде, икенче - Габдеррәхман бине Зөбәер, өченче - Талиха бине Госман. Бунлар Болгарда өч ел торып, Болгарны Ислам диненә өндәделәр. Габд ерр әхман бине Зөбәер, Талиха бине Госман кайтып китте ләр, Зөбәер бине Җәгъдә Болгар ханы Айдархан кызы Туйбик әне гакъде никах итеп, егерме биш елдан соң вафат улды. +655 нче - вә Һиҗрәтнең 17 елда безем башкорт таифәләре, Ий вә Үзән, Кыйгу, Әүвәли Ык, Кече Ык, Уфа Иделе вә һәм Әсәм, Ине, Бөре Суы, Ак Идел елгалары буйларыннан барып, иман килтерделәр. Аллаһы Тәгаләнең вә Хода ниятен вә Рәсүл Әкрам нәбүвәтен икърар әйләделәр. +Мәзкүр сәхабә Зөбәер бине Җәгъдәдән дин-диянәт үгрәнеп кайтып килеп, ошбу елгалар буендагы башкорт җәмәгатьләрен әһле Ислам әйләделәр. Ул безем бабаларымыз Аит Зәит угылы, икенче Котлыбай Тәүләт угылы, өченче Аит Имгән Кылыс угылы, бишенче Уразбакты Борһан угылы, алтынчы Тайман Таймыс угылы, җиденче Ак Иделдән килгән Җыянкол Иманкол угылы, сигезенче Иманкол Надир угылы, тугызынчы Җамынай Сагынбай угылы. Мәзһүр бабаларымыздан калдыклар Ислам дине үзренә. +1147 нчедә Чынгыз хан тәсарруфына(кердек). Ул Чынг ыз хан ун яшендә хан булды. Алтмыш тугызда вафат булды. +Аннан соң 1237 нчедә Аксак Тимер Болгарны һәлак итте". +Монда сүз, белдерелгән датасына күрә, Аксак Тимер хакында түгел, Бату хан турында барырга тиеш кебек. Әмма ел исәпләренең "Язма"да 38 елга чигерелеп бирелүен истә тотсак, ул дата 1199 ел буларак язылыр иде. +Ни хикмәт, тарихи документларда күрсәтелгән хәбәрләргә бәйле сораулар фәндә еш туучан. Бу - табигый. Фактлар гыйльми яктан кат-кат тикшерелергә, ачыкланырга тиешләр. Беренчедән, алардагы хәбәрләр асыл-хакыйкыймы? Икенчедән, документны нинди макса��та төзегәннәр? Аннары, мондагы даталар нинди ел исәбе белән бирелгәннәр - болары да төгәл ачыклауны таләп итә. Анда, мәсәлән, һиҗрәтнең тугызынчы елы хакында сүз бар. Кабатлап исәп-хисап итик: 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәребезнең Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт итүен, ягъни күченүен истә тотып, аңа тугыз ел өстәсәк, бу сан 631 ел булып чыга. Әгәр дә 631 саныннан ул тарихи документта күрсәтелгән 593 санын алсак, 38 саны килеп чыга. Башка даталарга да шул санны куша-ала башласак, аңлаешлы һәм ышанычлы нәтиҗәләргә киләбезме? Юк, ялгышлар берничә тапкыр очрыйлар! Менә шул хәл аптырашта калдыра. Аннары, гарәп илчелеге Болгарга җәйге айларда килгәндер, дисәк, ул һиҗри исәптә 630 елга туры карар иде, чөнки 9 ел Һиҗри 630 елның 20 апрелендә, җомга көнне башланган, 631 елның 11 мартында, дүшәмбе көн белән тәмамланган. +Шунысы әһәмиятле - бу тарихи документ фәнни-тарихи яктан шактый кызыклы. Шул сәбәпле ул "Язма" белән танышуны дәвам итик: +"Аннан калдык хан Алтын-бик тәсарруфына. Иске Казан калгасында Алтын-бик ундүрт яшендә (хан) булды. Йөз дә дүрт ел анда тордылар. Түбәндә мәгълүм ханнар илә аннан Яңа Казан шәһәрене бина иттеләр. Яңа Казанда тордылар йөз дә илле сигез ел. Хан Алтын биктән соң Мөхәммәт хан, аннан соң Мөлкәт хан, аннан соң Мөхәммәтәмин хан, аннан соң Мамык хан, аннан Габделлатыйф хан, аннан Шигали хан утыз өч ел ханлык кылды . Аның заманында шәһәр Казанны урыс алды, хан царь Иван Вачилич алды. Царь Иван Вачиличкә баш салдык дүрт илдән дүрт кеше варып, урыс хан тугыры ирмеш, дип. Бәгъземез Бусай ханнан, бәгъземез Ногай морзасы йибәргән би Актулуштан җәфалар күр мәк сәбәпле. Тугырылык юклыгыннан ул Бусай ханны һәм Актулуш бине царь Иван Вачиличкә тотып бирдек. +Вә һәм царь Иван Вачиличкә үз ихтыярымыз илә рәгъйәт булдык. Вә һәм үз ризалыгымыз илә түләмәк булдык сусар ясаклары вә бәгъзеләремез төлке ясаклары вә һәм бал ясаклары вә бәгъзеләремез кондыз ясаклары. +Ул ясакларны салдык ошбу урман ябылган төрле исемләнмеш Сим суы буенда Карайак җәмәгатьләре, 3 нче - Уфа Иделе буе Бүләк Күди җәмәгатьләре, 4 нче - Ий, Үзән буе Кыр Күди җәмәгатьләре, 5 нче - Үзән буе Шайтан Күди җәмәгатьләре, 6 нчы - Әйдән чыкган Кыйгу вә һәм Әүвәли Ык вә Кече Ык буйлары, Даван иле җәмәгатьләре, 7 нче - Үзән буйлары мирзалар җәмәгатьләре, Әй буенда Тирнаклы җәмәгатьләре, Кошчы җәмәгатьләре, 8 нче - Инбер буе Кытай иле җәмәгатьләре - барчаларымыз иттифакта булып (баш) салдык. +Мәзкүр ясакларымызны Казан калгасына падишаһымыз әгъзам хәзрәтләренең хәзинә йортына, Казан калгасына (илтмәгә). Ул падишаһымыз царь Иван Вачилич хәзрәтләре без башкорт җәмәгатьләрене ризалыкымыздан башка көч вә һәм җур-җәфа кылмак булмады вә һәм йирләремезне вә һәм диннәремез илә ярлыкап бирде. Указлар вә һәм кәрибләр җәлләтвә һәм аера-аера кәрибләр ясап бирде. +1567 елда вә һәм 1657 елда ул сусар ясакларыны түләп алган забудның витбичлары һәнүз дә б��рдыр. +Бәгъдә, Казан калгасына сусар ясак илтеп салмак агыр вә һәм ерак булмаклыгыннан, үз йиремездән шаһымыз әгъзам хәзрәтләреннән үтенделәр Уфа калгасына шәһәр бина кылырга. +Бәгъдә 1748 елда Ирек Арзовны яудап, шаһымызга ихлас хезмәтләрне күрсәттек. Аннан һәнүзгәчә шаһымыз әгъзам хәзрәтләренә ихлас хезмәтләремезне күрсәттек. +1833 ел тәрҗәмә ителгән. +Ошбу тәрҗәмәне яздым Стәрлетамак өязенең Гөлчәр Табунски волостеның Үзәннәр авылының бин башкорт Кәлимулла ибне мәрхүм Фазлулла. Кария Үзәннәре тарихча(сы) шунда тәмам. Бу тарихча ярты табак кәгазьгә, каурый каләм берлә язылган". +Бу тарихи "Язма"ны укыгач, бераз аптырашта каласың: ул шактый күп хакыйкатьләрне ача, вакыйгаларның барышын тасвирлый. Ә ни өчен аны бүгенге тарихчыларыбыз һич кенә дә күрмиләр, игътибарларыннан читтә калдыралар? Аны аңлаешсыз дип әйтеп булмый билгеле. Хәер, "ошбу тәрҗәмәне яздым" дигән сүзләре, бер-бер телдән тәрҗемә ителгән дигән уйны тудырып, берникадәр аптырашта калдырырга мөмкин, анысы. Әмма бу мәсьәләне дә чишүе авыр түгел. Безнең төрки халыклар гарәпнең "тәрҗәмә" сүзен "тарихча", "тарихи хәбәр" буларак та күзаллыйлар. Кешенең "тәрҗәмәихәле" дигәндә, аның биографиясе, ягъни тормышы тарихчасы хакында сүз бара. "Кешенең хәл-әхвәл тарихчасы" буларак "тәрҗәмә" сүзе төрки телләрдә Урта гасырлардан кулланылган. Хәер, бездә, татарда, "тәрҗәмәи-хәл" сүзе "тәрҗемәихәл" дип кулланыла. Моңа бер дә сәерсенергә кирәкми. Без "Тәрҗәман"ны да "Тәрҗеман", дибез. Телебез сүзләрне үзенә уңайлы булганча кабул итә тора. +Аннары, бу "Язма"ның башкорт халкына бәйле генә түгел, болгар һәм татар тарихына караган өлешләрендә дә уйланырлык урыннар шактый күп. Монда зур тарихыбызның билгесез сәхифәләре ачыла, алар белән танышканда яңа хакыйкатьләр белән күңелебез байый. +"Язма"дагы хәбәрләрдән аңлашылганча, 593, ягъни 630631 елларда (яисә Мөслиминең "Тәварихы-Болгария" сендәгечә 646 елда) Зөбәер бине Җәгъдә, Габдеррәхман бине Зө бәер, Талиха бине Госманнарның Мәдинәдән Болгарга ирешү ләре бүгенге тарих фәне өчен бер дә әкияти вакыйга кебек тоелмый сыман, чөнки аларга кадәр үк, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең үзеннән борынгы бабалары илаһият хәбәрләрен алганнар. Ул фактлар да иске тарих китапларыннан халыкка инде күптән билгеле булды. +Болгар дәвереннән безнең көннәргә килеп җиткән Кол Гали нең "Кыйссаи-Йосыф" дастаны киң җәмәгатьчелеккә яхшы мәгълүм. Әдип Таҗетдин Ялчыголның (ул тормышының күп өлешен Әлмәт төбәгенә караган Азнакай- СарманЗәй якларында уздырган, 1763-1837 елларда яшәгән) 1805 ел ларда язган "Тәварихы-Болгария" ("Болгар тарихлары") хез мәтендә Кол Галинең Зәй тамагыннан икәнлеген күрс әтә. Бу хәбәрне өстәмә рәвештә дәлилләгән материалларның хәзер гәчә табылганы юк. Әмма Т. Ялчыгол язганнарны да игътибардан читтә калдыру урынсыз. +Кол Гали хакында тарихи вакыйгаларны әдип халык риваятьләренә таянып яза. У�� тасвирлаган хәлләрне эзлекле бер рәвешкә тезеп карасак, алардан шушылар аңлашыла: Болгарда Илһам ханның Габдулла исемле улы туган. Атасы вафатыннан соң тәхеткә хан булып Габдулла утырган, илле ел буена ил белән идарә итеп, сугышларның берсендә һәлак булган. +Шушы Габдулла бине Илһам ханның Галимбәк һәм Алтынбәк исемле ике улы калып, Галимбәккә язмышның тагын да авыррагы туры килә. Ул үз гомерен туган иленнән читтә, ягъни горбәтлектә һәм дәрвишлектә уздыруга мәҗбүр ителә. Ахырда, тәкъдирдән өлешнең ачысын вә төчесен татыганнан соң, кабат Болгар туфрагына кайтып, Кашан шәһәрчегенә килеп урнаша, монда мәктәп-мәдрәсә ачып, шәкертләрне тәрбияләү эшенә керешә. +Хан, әмир, морза нәселеннән булган кешеләрнең мулла булып китүләре татар тарихы өчен гадәти күренеш. Хәтта соңгырак дәверләрдә, Пётр I заманында да туфрагыннан аерыл ырга мәҗбүр ителгән күп кенә морзалар (аларны фәндә "чабаталы морза" дип тә атыйлар) муллалыкка тартылалар, мәдрәсәләр ачып, шәкертләр тәрбияләүгә алыналар. +Кашанда Галимбәк бине Габдулла ханның Мирхаҗи исемле улы дөньяга килә. Халык арасында ул "Хаҗи" кушаматы белән билгеле була. +Мирхаҗи гомерен утыз яшенә кадәр Кашан шәһәрендә уздыра. Ә Кашан шәһәре Зәй тамагында була. Анда Мирхаҗи йорт төзетеп, ихата корып яши һәм улы Кол Гали туа. Әмма Мирхаҗи бине Галимбәк Зәй Тамагында озак тормый, Харәзм шәһәренә күченә. Монда кырык ел буена имам-мөдәррислек итеп, мәктәп-мәдрәсә тота. Улы Кол Гали дә шушы Харәзм шәһәрендә үсә, белем ала... +Бу риваятьләргә ышанырга да, ышанмаска да мөмкин. Әмма без, барыбер дә, Кол Галинең "Кыйссаи-Йосыф" әсә рен укыганда, үзе хакында "Кашан зәгыйфе" булуын белдерүе нә очрап, бу фактны аерым игътибарга алмый калмыйбыз. +Димәк, шагыйрьнең Кашан шәһәреннән булуы шик уята алмый. "Зәй тамагы" дигәндә дә, әлеге Зәй тамагын Зәй елгасының Камага койган урыныннан түгел, бәлки Каманың аргы ягыннан, ягъни Алабуга төбәгеннән эзләргә кирәк! Ә ул Мамадыш һәм Алабуга якларында андый каберлекләр берничә түгелме соң?.. +Тарихлардан мәгълүм булганча, 1219 елда Чыңгыз хан гас кәрләре караханиларның Җиде-Су (Баласагун) төбәген басып алалар, бүтән илләргә һәм шәһәрләргә дә сугыш куркынычы яный. Яу исә Харәзмгә дә якынлаша. +Һәлакәттән котылу өчен күпләр шәһәрне калдырып чыгалар. +Т. Ялчыгол бәян иткән хәбәрләргә инансак, Харәзмнән Кол Гали күчмә төркиләр арасына китә, аннан атасының йорты саналган Зәй Тамагына, ягъни Кашанга кайта. Монда 115 яшенә кадәр яши. Аның Миргали исемле бер улы Үргәнечтә мөдәррислек итеп, шунда вафат була. +"Борынгы татар әдәбияты" китабында тагын шундый мәгъ лүматлар да китерелә: "Кол Гали, Ибне Хаҗибның остазы булгач, ул аңардан олы булырга тиеш. Ягъни 1174 еллардан алда Кышанда (Кашан) яки Бараҗ ханның (Болгар ханы) резиденциясе булган башка бер шәһәрдә туган һәм үзенең башлангыч белемен шул тирәләрдә алган була. Соңынн��н ул, Харәзм шәһәрләренең берсенә барып, анда укып, чама белән алганда, 1176 елларда үзенең белемен төгәлләп, шундагы мәдрәсәдә укытырга калган. Кол Гали Харәзмдә кырык биш ел (чама белән күрсәткәндә 1176-1220 елларга туры килә) мөдәррис була. 1220 елларда, монгол ханнарының, феодалларының армиясе Харәзмне яулап алган вакытларда, Кол Гали Үргәнечкә качкан. Ә 1221 елларда, яулап алучылар Үргәнеч шәһәренә килгән вакытларда, Кол Гали, кыргыз далалары аша үтеп, Зәй тамагына, әтисенең йортына кайта һәм шунда үлә... Кол Галине 1174 елда туып, 1221-1248 еллар арасында үлгән дип санарга мөмкин". +Риваятьләргә нигезләнеп фикер йөртү менә шушы нәтиҗә ләргә китерә. Әмма бу сөйләнелгән вакыйгаларга ахырда кайбер галимнәр ышанып бетмичә, башка төрле тарихи хәбәр ләр белән аваздашлыклар тапмыйча, табылганнарын да күрмичә- төшенмичә, тарихи чынбарлыкка туры килми торган фикер йөртүне хуп күрәләр. Шунлыктан соңгы вакытларда кайберәүләр, Кол Галинең тормыш юлын ачыклау мәсьәләсе кузгатылса, аны игътибарсыз калдырырга тырышалар һәм әйләнеп кенә узалар. Бу тенденция фәнни китапларда да яши башлый. Әмма бу хәл фән үсешен канәгатьләндерми. Мондый икеләнүләрдән арынырга вакыт җитте түгелме!.. +Археологик экспедицияләр тарафыннан Зәй елгасы тирәсендәге борынгы тарихны өйрәнү разведкаларында галимнәр кызыклы табышларга очраганнар. Бу хакта Е.П. Казаков, П.Н. Старостин, А.Х. Халиков тарафыннан төзелеп, Казанда 1987 елда бастырылган "Археологические памятники Татар ской АССР" китабында әһәмиятле мәгълүматлар би релә. Әйтик, Түбән Мактама авылы янындагы каберлекне тик шергәндә археолог А.Х. Халиков борынгы болгарның иң тәү ге дәвер енә, безнең эраның беренче меңьеллык чорына караган ике чүлмәксыман савыт һәм бер комганга охшаш балчык савытны 1955 елда ук тапканын яза. Бу материаллар калкулыкта казынулар алып барганда чыгарылганнар һәм галимнәр: "Элгәр е монда курган булган булырга кирәк", - дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Зәй елгасының сулъяк ярындагы ул урын әле бүгенге көндә дә шактый борынгы серләрне саклый торгандыр? +Кичү елгасының уңъяк ярында, Шушма елгасына кушылган җирдә, галимнәрнең белдерүенә караганда, бай һәм кызыклы, бронзадан эшләнгән "Дербәдән хәзинәсе" табылган. +Зәй елгасының уңъяк ярындагы "Зәй-Чишмә табылдыклары", Ямаш авылы янында казынулар алып барганда чыгарылган чүлмәк ватыклары калдыклары һәм башка шундый әһәмиятле тарихи археологик казылмалар монда, Зәй буенда, борынгы дәверләрдә, бигрәк тә Болгар чорында үсеш ягыннан алга киткән утарлар булганлыгы хакында сөйлиләр. +Әйе, күңел сак халыкта риваятьләр нигезсез генә барлыкка килмиләр. Алар зур һәм олы тарихның аерым кыйпылчыклары буларак яшиләр, үзләрендә хакыйкать тә саклыйлар. Халыкның хәтта әкиятләре дә (аларга "әкият кенә" дип карасак та), нигезсез була алмыйлар. Ә нигезсез әйбер бик тиз онытыла. +Шулай да Кашан шәһәре��ең урынын, Зәй тамагы дип аталган төбәкнең кайда булуын төгәл белмичә эш итеп, Зәй елгасының Камага койган урыныннан эзләргә кирәкми. Татарда "елга тамагы" дип бер елганың икенчесенә кушылган урынның аргы ягына әйтәләр. Кама тамагы - Кама елгасы ның Иделгә койган урынының аргы ягында, Минзәлә тамагы - Минзәлә елгасының Камага кушылган җиренең аргы ягында, Зәй Тамагы да нәкъ шулай, Зәйнең Камага агып төшкән төбенең аргы ягында. Бездә "Тамак" исеме белән бәйле авыллар да җитәрлек. +Кашан, Зәй тамагы - болар бер үк шәһәрнең ике төрле аталышы. Хәер, алар икесе дә онытылган. Ул урында хәзер русларның Свиногорье авылы, Татарстанның Алабуга шәһәреннән 46 чакрым көньяк-көнбатыштарак. Аның янында борынгы шәһәрчек урыны, каберлекләр, аларның ташлары бар. Ул урынны "Свиногорье комплексы" дип йөртәләр, Аны археологлардан 1887 елда А.А. Спицын, 1894 елда Ф.Д. Не федов тикшергәннәр. Әмма әлегә кадәр шәһәрнең тарихи-археологик яктан фәндә ачылганы, чикләре- биналары билгеләнгәне юк. +"Кыйссаи-Йосыф" әсәрендә күрсәтелгән датадан чыгып, фәнни әдәбиятта поэманың язылган елын галимнәр 1212 елның 26 декабре яки 1233 елның 12 мае дип белде рәләр. Кайсыбер кулъязмалар беренче датаны расласа, икенчеләре 1233 елны дөрес дип билгеләргә мөмкинлек бирә ләр. Бу күрсәтеп үтелгән даталарның беренчесе хакыйкый булып, икенчесен исә күчереп алу, таралу елына туры килә дип әйтергә дә нигез бар. Һәрхәлдә "Кыйссаи-Йосыф" әсәре Кол Гали тарафыннан 1212 елда Харәзмдә язылып бетеп, үз иленә - Болгарга кайткач, 1233 елда яңадан күчерелгән. Шуның өчен дә әсәр ике төрле дата белән йөри, шуңа да аларда күзгә чалынырлык башка аермалар очрамый. +Традиция буларак, борынгы әсәрләр кайсы да бер ханга яки хөкемдарга атап язылганнар. Ә "Кыйссаи-Йосыф"та андый адрес юк. Кол Гали үзенең сәяси карашлары аркасында әсәрен һичбер ханга багышламаган булса кирәк. Әллә ул багышлау урынын без генә "күрмибезме"? +Димәк, "Кыйссаи-Йосыф" һәм аның авторы Кол Гали белән бәйле чишелмәгән мәсьәләләр бар икән әле. Әсәргә карата язылган том-том китапларда, кызганыч, әлегә алар чишелмичә калганнар. +Санап үтелгән фактлар нигезендә, Кол Галинең тормышы хакындагы Т. Ялчыгол язып калдырган хәбәрләрдә бүтән төрле мәгълүмат булмау сәбәпле, "Тәварихы-Болгария"дәге риваятьләрне хакыйкатькә туры килә дияргә мәҗбүрбез. Әлмәт төбәгеннән, ягъни Зәй, Минзәлә, Ык буйларыннан тарихыбызда дан вә шөһрәтләрен калдырган азмы шәхесләр чыккан, азмы хезмәтләре бүгенге көннәребезгә килеп җиткән? Бу исә Әлмәт төбәгенең рухи нигезе таза һәм тамырлары ерак га +XVII гасыр шагыйре Мәүла Колыйны гына алыйк. Без аны Әлмәт төбәгенә турыдан-туры нисбәт итә алмыйбыз. Ул бөтенләй дә бу як кешесе түгел, әмма аның да әсәрләре Әлмәт төбәгендә таралыш табып, монда яшәүче халыкның игътибарлы булуы аркасында бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр. Әдәби иҗатның, милли мәдәни мирасның кадерен белә торган халык таза, ныклы һәм бәхетле була ул! +Мәүла Колый иҗаты әдәбият тарихы фәнебезгә бары тик 1925 елдан гына мәгълүм. Автор бик еш кына үзен "Мәүла колы", ягъни "Хуҗа булучы Аллаһы Тәгаләнең колы" дип атаган, шуннан ул аның исем-тәхәллүсенә әверелгән. Әсәрләренең кулъязмасы, хәзерге мәктәп дәреслекләрендә үк язылганча, Әлмәт районы Сөләй авылында Мөхәммәди Вил дан улында сакланган булган, алар аңа ата-бабаларыннан мирас рәвешендә калган. Аның кызы Гайшә, хәзерге Лениногорск районы Зәй-Каратай авылына кияүгә чыккач, үзе белән Мәүла Колыйның әсәр ләр җыентыгы кергән кулъязма китап төпләнмәсен дә алып киткән. Шушы авылда укытучы, шагыйрь, фольклорчы Фазыл Туй кә бу кулъязманы Казандагы Гыйльми Үзәк директоры Галим җан Ибраһимовка юллаган, профессор Габдрахман Сәгъ ди аны фәнни яктан тикшереп, махсус мәкаләләр язып чыккан. +Алга таба да галимнәр, бигрәк тә М. Әхмәтҗанов һәм К. Дәүләтшин бу юнәлештә махсус эзләнүләр алып барганнар, шул вакытта Мәүла Колыйның яңа әсәрләрен дә тапканнар, бигрәк тә М. Әхмәтҗанов һәм Р. Мәрда новларның шушы яктан эшчәнлеге зур мактауга лаек. +Ә кем соң ул Мәүла Колый, нигә аның кулъязмасы нәкъ менә Әлмәт ягында сакланып калган? +Бу сораулар галимнәрне күптәннән борчып килгән. Шуңа белән алып барылган. Хәтта хаталы күзаллаулар һәм уйланма-т еләкләр хакыйкать итеп тәкъдим ителгәннәр. +Галимнәр баштарак Мәүла Колый дигән исемнең тәхәллүс кенә булуыннан артыгын белдерә алмадылар. Әмма бу мәсьәләгә борынгы әдәбият белгече М.Әхмәтҗанов сиксәненче еллар ахырында үзенчә "ачыклык кертте" һәм бу хакта берничә тапкыр язып та чыкты. Күпләрне ышандыра да алды. +"Мәүла Колый" дип әйтү һәм язу, асылда, әдәбият тарихы фәнендә генә кабул ителгән. Дөресе - "Мәүла колы", югыйсә. Билгеләп узганыбызча, ул бары тик әдәби тәхәллүс (псевдоним) буларак кына күзаллана, шагыйрьнең асыл исеме түгел. +М. Әхмәтҗанов Мәүла Колыйның, кемлеген ачыклау өчен архив документларына һәм риваятьләргә мөрәҗәгать итүен белдереп, асыл исемен "Бәйрәмгали Колыев" дип яза. Икенче төрле аны халык арасында "Бимкә суфи" исеме белән дә атап йөрткәннәр имеш. Һәм без аңа ышанырга тиеш идек. Аннары, "Колый" белән "Колыев" бер үк тамырдан ясалганнар. Монысы да инандыра. +Галимнең катгый белдерүеннән билгеле булганча, Бәйрәмгали Колыев (ягъни аны Мәүла Колый) дигәннәре XVII гасырның урталарында Казан өязе Чыты авылында (хәзерге Питрәч районы) казаклы татар гаиләсендә туып үскән. +Әмма, онытмыйк, Мәүла Колый исә мулла Мамай мәдрәсәсендә белем алганлыгын әсәрләрендә үзе үк белдергән: +Остазымның исме ирер мулла Мамай, +Оҗмах эчрә рузы кылсын күшек-сарай , +Җөмлә мөрит, догасында булың, дустлар. +Остазымыз мәгъсиййәтдин әман ирде, +Туган җире Сембер-Казан мәкамь ирде, +Мәсҗет эчрә мөнбәр үзрә имам ирде, +Ул мәкаме куйды, рихләт итте, дустлар. +Галимнәр аңлатканча, бу шигъри юллардагы мулла Мамай Сембер-Казан тирәсендә дан тоткан укымышлы кешеләрдән булган. Ул имам гына түгел, бәлки мәдрәсәдә шәкертләрне дә тәрбияләгән, мөдәррис булган. Тик монда галимнәр "СемберКазан" сүзләренең кулъязмаларда төрлечә язылуын һәм аның "Себер-Казан" варианты да барлыгын искәртәләр. +Мәсьәләгә ачыклык кертеп шуны искәртергә кирәк: Мәүла Колый берничек тә Сембердән була алмый. Хикмәте шунда, ул шәһәр рус мәмләкәте патшасы Романов Алексей Михайлович Тишайший-Шымытым (1629-1676) тәхеткә 1645 елда килгәннән соң, бары тик 1648 елда гына бояр Богдан Матвеевич Хитрово җитәкчелегендә Идел һәм Зөя елгалары арасындагы Изге тау өстенә хәрби гарнизон өчен ныгытма буларак салына. Изге тау монгол сүзе "Синбир" исеме белән дә аталганга күрә (анда изгеләштерелгән каһарман кабере булган), кальганы да "Синбирски" дип атыйлар. Ул Әби патша заманнарында гына шәһәр статусы ала һәм, "м" хәрефе белән, "Симбирски" дип языла башлый. Димәк, әгәр дә Мәүла Колыйда Сембер хакында сүз барса, ул аны, беренчедән, "н" белән, ягъни "Синбир" дип язар иде, икенчедән, аның чорында татарлар ул кальгага кертелмәгәннәр, хәтта якын да китерелмәгәннәр. Димәк, "Казан-Сембер мәкамь булды" дип уку - хата, уйдырма. Ә "Казан-Себер мәкам булды" варианты - дөрес. +Шагыйрьнең хикмәтендә искәртелгән фактларыннан берсе - мулла Мамайның "Балгулым Хуҗа" ("Балголым Хуҗа") исемле бер изгенең, әүлиянең каберен карап-саклап торуына бәйле. Ул тагын да бер кат монда сүзнең Себердәге Казан хакында барганлыгын раслый. Чөнки изгеләр каберләрен, ягъни астаналарны барлау, аларга "тәрбия күрсәтү", барып-барып гыйбадәт-мөҗавирлек кылу культы себер татарларына хас күренеш. Казан ягында да ул бар, әмма алардагыча йола-гадәт дәрәҗәсендә түгел һәм бездә динчеләр тарафыннан катгый тыелган булган. +Аннары, "Мамай" дип "Мөхәммәд" исемен кыс картып әйтү тәртибе татарда электән булган. Мәсәлән, "Мөхәм мәтҗан"ны "Мокамай", "Мөхетдин"не "Мухи" дигән кебек. Әмма нинди тәртиптә сүзләр-атамалар татар телендә кыскартыла-редукцияләнә - аларның кагыйдәләре әлегәчә фәндә тикшерелмәгән һәм ачыкланмаган. +Аннары, "Балголым Хуҗа" мәсьәләсе! Әлбәттә ул "Бал колым Хуҗа" сүзләреннән гыйбарәт. Казакларда ул исем хәзер дә бар. Монда "бал" - "Хода, Кот" мәгънәсенә ия ("балбал" сүзенә игътибар итегез). Ә сөйләм телендә "Балголым Хуҗа" "Балгым Хуҗа", "Багым ишан" рәвешендә кыскартып йөртелә торгач, бүгенге көнгә "Баиш" хәленә килгән. Тубыл шәһәреннән Иртеш буйлап көньякка таба күтәрелгәндә изгеләр күмелгән Баиш зираты бар. Баиш авылыннан төньякта. Балголым Хуҗа кабере барлыгын ачыклап, анда астана төзетеп, шунда мөҗавирлек кылган. +Хикмәтендә Мәүла Колый үз остазын зурлый, аны хаталардан азат һәм өстен кеше буларак белдерә. Әсәрне укытучысының вафатыннан соң язганлыгы аңлашылып тора. Сакланган кайбер кулъязмаларда Мамай мулланың туган җире "Казан" дип күрсәтелә. Шулай да, бол��рдан чыгып, Мәүла Колыйның Казанда укыганлыгын искәртеп үтмичә мөмкин түгел. Әмма XVII гасырда Казан шәһәрендә мәдрәсә һәм мәчет булу факты тарихка мәгълүм түгел. Димәк, сүз башка бер Казан, яки Казан исемен йөрткән кала яисә авыл хакында бара. Ул Баиш авылы булырга да бик мөмкин! +1678 елларда Казан ягыннан төрле авылларның Биләр шәһәре тирәсенә күченеп утыруларын яза галимнәр. Бу аларның иреккә омтылулары белән дә, әледән-әле бимазалап торган чукындырылу хәвефеннән качып китү, дин карендәшләре арасында сыену табарга тырышуларына да бәйләп аңлатыла. Шул хәр әкәтнең башында Бәйрәмгали Колыев торган, ди галимнәр. +1699 елда Пётр Беренченең махсус фәрманы нигезендә Биләр тирәсендәге татар авылларының халкы, мал мөлкәте таланып, читкә куыла. Аларның йорт-җирләренә укчыстрелецлар китереп утыртыла. Бу вакыйгалар халыкта ризасызлык уята. Язмышларына буйсынырга мәҗбүр ителгән татарларны Бәйрәмгали Колыев Шушма буендагы авылларыннан алып китә һәм Зәй якларына ияртеп килә. Шушы рәвешле Иске Иштирәк авылы барлыкка килә. Болар хакында язган М. Әхмәтҗанов Бимкә (Бәйрәмгали) суфиның нәселе шушы авылда булырга кирәк, дип белдерә. +Шушы белдерелгәннәргә таянып, галимнең фикерләвенә иярсәк, Мәүла Колый 1699 елларда исән булган да, бары XVIII йөз башларында гына вафат дигән нәтиҗәгә киленә. +Мөхип дустлар, хикмәтене әймеш көндә - +Сиксән сикез ирде тарих ул көн мең дә, +Әйтелде шәһре Болгар кәндләрендә, +Гасый-җәфи Мәүла Колый сүзли, дустлар, - дип яза шагыйрь. +Һиҗри ел исәбе белән күрсәтелгән 1088 ел, миладига күчергәндә, 1677 гә туры килә. Петербургтагы Шәрыкны өйрәнү институтында сакланган кулъязмадагы шушы ук өзек башка рәвештәрәк бирелгән һәм, аңа таянып, бу тарихи вакыйгаларның шактый иртәрәк булуын да күзәтергә мөмкин: +Мөхип дустлар, бу хикмәтне әймеш көндә - +Сиксән йыл ирде ул көн тарих мең дә, +Әйтү ады шәһри Болгар көннәтләрендә, +Гасый-җәфи Меллагол кол сүзли, дустлар. +Монда күрсәтелгән 1080 ел Милади ел исәбенчә 1669 елга туры килә. Әгәр дә бу шигъри юлларның мулла Мамайга багышланган урында бирелгәнлегенә игътибар итсәк, аның тарихи әһәмияте тагын да арта кебек. Димәк, шагыйрь шушы рәвешле үзенең остазы Мамайның ничәнче елда вафатын да әйтеп калдырган икән. +"Хаҗ юлында җанын тәслим кылды, дустлар", - дигән юллардан мулла Мамайның хаҗ сәфәре вакытында үлгәнлеген беләбез. Мәүла Колыйның суфи-ишан сыйфатында олылап сурәтләвеннән һәм идеал шәхес итеп күрсәтүеннән чыгып, мулла Мамайның халкыбыз тарихында урыны барлыгы хакында сөйли алабыз. +Әмма әле генә мисалга алынган шигырь юллары, күренеп тора, хаталы укылганнар. Чөнки тезмә үлчәме, рифмалары ягыннан шактый бозык чыккан, хәтта сүзләре дә дөрес түгелләр. Бәлки кулъязманың төзүчесе нөсхәне күп хаталар белән күчергәндер? Һәрхәлдә аның галимнәр тәкъдим иткән укылышы бездә ышаныч тудырмады. Шуңа да түбәндәге фикергә киләбез: мулла Мамай (Мөхәммәт) монда күрсәтелгәнчә 1669 елда түгел, бәлки 1677 елда хаҗ сәфәрендә вафат булган. +Хәер, Мәүла Колыйның асыл исеме, кайдан һәм кем булуы безгә күптән ачык мәгълүм. Шулай да Мәүла Колыйның әсәрләре Әлмәт ягы халкына таныш булу факты, аларның буыннардан-буыннарга рухи тәрбияви рольләренең зурлыгы аерым игътибарга лаек. Моны, форсатына күрә, аерым билгеләп үтми мөмкин түгел. +Шулай да тагын бер сорауның чишелеше икеләндерә. Сүз шәһри Болгар хакында бара. Шагыйрь болай ди: "Әйтелде шәһре Болгар кәндләрендә..." +Шәһри Болгар, ягъни Болгар шәһәре Иртештә түгел, Иделгә Кама кушылган җирдә. Димәк, Мәүла Колый берничек тә Себердән була алмый! Әллә "Табул" шәһәре исеме дә болгарларга бәйлеме? Әйтик, ул "Та Болгар" ("Болгар чиге") дәлилле итеп аңлатуы бик авыр һәм бу фикер колакка ятышлы ишетелми, хәтта куркытып куя. +Шулай да Аксак Тимер (1336-1405) яздырган таш искә төшә. Аны ул 1391 елда Олы-тау тезмәләрендәге Алтынчокы калкулыгына куйдырган (хәзерге Казакстанның Караганда өлкәсенә карый). 1936 елдан Дәүләт Эрмитажында (СанктПетербургта) саклана. Ул ташка гарәпчә язылган дога белән башланып, алга таба уйгырча хәрефләр белән уелган. Таштагы сүзләр болар: "Бисмилләһир-рахманир-рахим! Маликел-м өлки, әл-котдүсел-хаккый, әл-мөэминел-мөхәймин, әл- җәббарылкадыйр, әл-хәкимел-мөэминәйтел-хәййү! Тарих йите йөз туксан өчентә, куй ел, язның ара ай, Тураннын солтаны Темир бәк фиш йөз миң черик била Ислам өчүн Туктамыс кан - Булгар каныга йөриди. Бу йергә йетип, белгү булсун тип бу убаны купарды. Тәңри носрат бергай, иншалла! Тәңри ил кәсегә рәхмәт кылкай, бизни дога била йад кылгай". Хәзерге телдә: "Рәхимшәфкатьле Аллаһ исеме белән! Байлыклар хуҗасы, Хакыйкать чыганагы, мөэминнәр терәге, Бар нәрсәгә көче-куәте җитүче, мөэминнәргә яшәеш бирүче хөкемдар (Аллаһы Тәгалә)! Тарих җиде йөз туксан өчендә, куй елы, язның ара ае (апреле), Туранның солтаны Тимер бәк биш йөз мең гаскәр белән ислам (дине) өчен Туктамыш хан - Болгар ханына (яу белән) килде. Бу җиргә җитеп, билге булсын дип бу тауны күтәрде. Тәңре җиңү бирер, Аллага шөкер! Тәңре ил кешесенә рәхмәт кылыр - (кем) безне дога белән исенә алыр". +Димәк, Алтын Урда Аксак Тимер өчен Болгар булган. Югыйсә ул Туктамыш ханны Болгар ханы буларак күрсәтмәс иде. Һәм гомумән дә Идел-Урал-Себер мөселманнары бүгенге көндә дә, Ираннан килгән карендәшләр аңлатканча, татарлар түгел, ә болгарлар буларак билгеле. +Урта гасырларда Тубыл елгасы исеме, шулай итеп, "Та Бу сорауларга әлегә борынгы чыганаклардан табылган җавабыбыз юк. Мәсьәлә әлегә ачык кала. +Тубыл шәһәре тарихына килгәндә, ул 1587 елда рус казаклары һәм монахлары тарафыннан Тубыл елгасы Иртешкә койган урынга каршы якта, ягъни Тубыл тамагында яр сыртына ташкала ныгытма буларак төзелгән. Түбәндә, Иртеш буенда Тубылтамак татар шәһәрчеге хәзер дә бар. Ул Себер ханлыгы башкаласы Искердән 17 чакрым тө��ьяктарак урнашкан. +Шулай итеп... +Мәүла Колый татар шагыйрьләре арасында тәүге тапкыр игенчелекне зурлап язган шагыйрь буларак мәгълүм һәм аның бу фикерләре югары бәяләнергә тиешле. Ул игенченең эшен изге гамәл буларак аңлата, аның башкаларга ризык бирүе - Аллаһының барлык бәндәләрен үз азыклары белән бергә тудырганы кебек үк булуын яза. Кош-корт, хайваннар, башка кешеләр, нинди диндә һәм милләттән булуларына карамастан, игенче үстергән иген белән ризыкланалар - бу хәл аның йөзен ак итә, аны тәмугтан коткара һ.б. Игенче бозык та, гамәлсез дә түгел. Аны Аллаһы Тәгалә җәннәтле итә. Мәүла Колый фикеренчә, гыйбадәтләрне вакытында үтәү белән бер бу. Иген игүе белән игенче гыйбадәтләрне, гамәл ләрне төгәл башкаручы белән тиңләштерелә. Монысы - нәкышбәндилек, чын мәгънәсендә суфичылык күзаллавы инде. +ИГЕНЧЕЛЕК +Игенчелек хуш һөнәр Хак колларына, +Гыйззәт-хөрмәт бардыр монда, белер булсаң, +Нәфәка итеп бирде Аллаһ җаннарына, +Хак рәхмәте бар монда, кылыр булсаң. Игенчегә Хак рәхмәте баек булыр, Дөньялык һәм Ахирәтлек кулга килер, Игенчене рахман итеп газиз кылыр, Кыямәттә урыны җәннәт, сорар булсаң. Игенченең әл-азакы булыр туфрак, Хак Тәгалә хәзрәтендә йөзләре ак, Кыямәт көн асан булгай сөаль-сораг, Игенченең эше мондаг, белер булсаң. Игенчеләр туфрак үзә иген иксә, Кош-корт, хайван, адәм - һәркем андин йийса, Игенчегә андаг савап, белер ирсә, Һәр локмәгә бер кол азат, кылыр булсаң. Игенчелек галәмара изге аты, Нигъмәт йийар мөэмин, кәфер, юктыр каты, Игенчене көйдермәгәй тәмуг уты, Игенчелек гали эштер, белер булсаң. Бу игенне газиз белеп һәркем игәр, Тереклектә галәмара гыйззәте бар, Үлеп барса, Хак тТәгалә рәхмәте бар, Иген икгел, рәхмәт өмет итәр булсаң. +Мәүла Колый, иген игеп - сәхи булгыл, +Сәхи булып, нәфәкалекне Хакдин кулгыл, +Йите ниран газабындин азат булгыл, +Бу дөньядин Ахирәткә барыр булсаң. +Р. Фәхретдиновның "Асар"ыннан билгеле булганча, "Бим кә суфи" дигәннәре тарихка чыннан да мәгълүм шәхес. Аны чынында "Бимәк суфи" дип атап йөрткәннәр, асыл исеме дә Бәйрәмгали Колыев түгел. +Ул тумышы белән дә Казан якларыннан булмаган, бәлки Әлмәт төбәгеннән, Кичү елгасы буендагы Чупай авылыннан. Аның асыл исеме Мөхәммәтшәриф - Мөхәммәтшәриф бине Сөләйман бине Чикә бине Бимәк суфи. Минзәлә елгасы буендагы Шыгай авылында имам һәм мөдәррис булып, 1779 елгача яшәп, бик озын гомер кичергән. 1697 елда бер "Кыйссаселәнбия" ("Пәйгамбәрләр тарихлары") язып т әмамлаган. +"Кабере Шушма елгасында булган Иске Иштирәк авылында... Кабере мәгълүм, ләкин ташы искермеш вә язулары укылмас хәлгә килмештер", - дип, аның хакында ачык белдерә "Асар"да Р. Фәхретдинов. +Кабере өстендә төрбәсе дә булган. Хатыны Габдессәлам кызы Рабига 1794 елда вафат. Балалары Шәмсетдин һәм Борһанетдин икән. +Димәк, Бимәк суфи ул бөтенләй башка зат. Әмма аның 1697 елда "Кыйссасел-әнбия" китабын язуы (монда 1310 елда Алтын Урдада иҗ��т ителгән Насретдин бине Борһа нетдин Рабгузыйның китабын күчерүе хакында сүз бара булса кирәк) яшьли гыйлемгә маһир, аңлы, зиһенле булуы хакында сөйли. Мәүла Колый белән Бимәк суфиның бер чор кешеләре икәнлегенә һичбер шик юк, әмма аларны бер үк затлар дип әйтү - хаталанудан гыйбарәт. Бимәк суфидан Мәүла Колый 20-25 яшьләргә өлкәнрәк булырга тиеш. Бәлки күбрәктер дә? Хәер, ул мәсьәләне дә аерым тикшерү кирәк. +Мәүла Колыйның әсәрләре Әлмәт төбәгеннән табылуны кабат искә төшергәндә, шагыйрьнең шушы яклардан булганлыгына бу фактның дәлил икәнлеген искәртергә мөмкин. Һәм галимнәр шулай эшлиләр дә. Әмма бу гына аз әле, хакыйкатьне ачар өчен, дәлилле язма фактик хәбәрләр дә кирәк. Фәнни эзләнүләр эше дәвам итә. Мәүла Колыйның тормышы, асыл исеме, Кол Галинеке кебек үк, билгесез, риваятьләрдәге хәлдә генә калырмы, әллә ачыкланырмы?.. Мәүла Колый иҗат мирасының хикмәте шунда - шигырьләре бүгенге көндә дә актуаль яңгырыйлар. Бигрәк тә динебез ныгыганда, дини карашларны аңлау-төшенүләребез үсә барганда аларның әһәмияте тагын да арта. +КАРЕНДӘШЛЕК +Карендәшнең мәхәббәте бал-шикәрдән +Ләззәтледер, кыйммәтене белер булсаң, +Карендәшең тереклектә җанга куәт, +Чиста юып гүргә куяр - үләр булсаң. +Карендәшкә ярдәм күрсәт - җитсә хәлең, +Сарыф итеп аның өчен дөнья малын, +Карендәшләр синең белән булса, белең, +Дошманнарың синнән куркыр, күрер булсаң. +Карендәшсез кешеләргә юктыр сәбәп, +Хак Тәгалә үзе кылсын аңа хөрмәт, +Өлеш кылсын ул ятимгә мал һәм нигъмәт, +Карендәшсез кеше - ятим, белер булсаң. +Карендәшсез кешеләрнең сердәше юк, +Дошманнарга каршы торса - юлдашы юк, +Күңелдәге эшне кылса - кулдашы юк, +Һәркем моңлы - карендәшсез булыр булсаң. +Карендәштер - барча хәлең күреп белсә, +Кыен килгән эшләреңне җиңел кылса, +Һәрбер эштә синең якта кулдаш булса, +Карендәшең шул кешедер, белер булсаң. +Дошман улдыр - өйгә керер, ашың ашар, +Аннан, чыгып, халыкларга гаебең сөйләр, +Җаен тапса, хәнҗәр алып, күзең уяр, +Чында дошман шул кешедер, күрер булсаң. +Карендәшсез кешеләрнең хәсрәте күп, +Галәмара тереклекнең ләззәте юк, +Кинәт үлем килер башка беркөн анык, +Карендәшсез кыен эштер, үләр булсаң. +Мәүла Колы, Хакка кол бул, моңлы башың, +Аллаһ бирсен, җыелып торыр карендәшең, +Хак төзесен гүр өендә синең эшең, +Әҗәл килеп, үлеп гүргә барыр булсаң. +Дуслык, туганлык, диндәшлек хакында искиткеч дөрес, акыллы, мәгънәле шигырь бу. Мәүла Колый кебек шагыйрьне тудыра, үстерә алган, укып-белеп яши торган халык дөнья йөзендә һәм Аллаһы Тәгалә каршында ким-хур була алмый. +Борынгы кулъязмаларның Әлмәт төбәгендә саклануы дигәннән, 1990 елда мин үзем дә халкыбызның элекләрдән укылып килгән китапларын барлау һәм җыйнау өчен СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан бу якларга командировкага җибәрелгән идем. Шунда фән өчен әһәмиятле кулъязмалар табылды. Арадан бер��ен махсус тикшереп, фәнни чыгышлар да ясадык, текстын да басма өчен әзерләдек. Ул - "Һәмдәми" имзасы белән язган шагыйрьнең, моңа кадәр фәнгә билгеле булмаган әдипнең, "Нәсыйхәтнамә" поэмасы булып чыкты. Аңа "Әлмәт кулъязмасы" дигән исем бирелде. +"Нәсыйхәтнамә" поэмасын шагыйрь 1703 елның 26 гыйнварында тәмамлаган. Ә "Әлмәт кулъязмасы", күчерүченең белдереп калдыруына күрә, XVII йөз ахырында язылган 1787 елгы нөсхәдән күчермә булып чыкты. Алга таба тикшеренүләр бу "Нәсыйхәтнамә"нең 1872 елда Казанда аерым китап сыйфатында басылганлыгын ачыкларга мөмкинлек бирде. Кыска гына бер өзеге дә аның тирән мәгънәләргә ия олуг әсәр икәнлеген аңларга юл ачты: +... Бар, шәригатьдин кадәмең басма таш, +Юкса, белгел, кем, егар башыңа таш. +Кер шәригать юлыга, булгыл фәкыйрь, +Нәфсе чөн күрмә шәригатьне хәкыйрь. +Кер шәригать юлыга Мәүла өчен, +Хәйлә кылма шәригъдин дөнья өчен. +Хак өчен һәркем шәригъны сөрәр, +Күзен ачып, Хак җамалын ул күрәр. +Эстәсәң галәмдә иманыңны сак, +Мәгәре тәлбис хәйләдин бул ерак. +Нәфсеңне үлтер, Ходага бәндә бул, +Кайда кем, дәрвишләр бар, анда бул. +Тагын да дәвам иттерелгән фәнни эзләнүләребез "Һәмдәми" имзасы Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат иткән Хуҗа Шөкер бине Гаваз-бай исемле кешенеке булуын ачыкларга ярдәм итте. Ул 1702 елда Дәүләтшаһ бине Гаделшаһ әлХәсәни мәдрәсәсен тәмамлаган һәм моны раслаучы "иҗазатнамә" (диплом) алган. Ул гына да түгел, аны шул елда Тубыл шәһәре имамы һәм мондагы татарларның хакиме, ягъни түрәсе итеп куйганнар. Менә шуңа да "Әлмәт кулъязмасы"нда әсәрнең авторы әмир булуы хакында хәбәрне ни өчен бирүен төшенеп алу зиһенне хәйран итми калдырмады. +Әмма алга таба да гаҗәпкә калулар көтә булып чыкты. Юлым Тубылга, Тубыл шәһәреннән Баиш әүлияләре зиратына төште. Миңа Хәким-ата каберен күрсәттеләр. Шәһәр музеенда мөселман каберташы булып, ул Гаваз-бай улыныкы икәнен белеп алу тагын да шаккатырды. Дөрес, анысы Хуҗа Шөкернек е түгел икән. Ак мәрмәрдән затлы итеп эшләнелгән үзе... +Баишта бу ташның икенчесе дә булганлыгын тарихчылары кат-кат сөйләде. Кызганыч, әмма ул хәзер юк икән инде. +Хәер, барысы аңлашылды кебек: бернинди Мәүла Колый Җитмәсә - бер үк кешенекеләр. Шагыйрьнең чын исеме - Хуҗа Шөкер Гаваз-бай, ул 1702 елда Тубыл мөселманнарына хаким итеп куелган, ә "иҗазатнамә"не шул сайлануы уңаеннан алган. +Әдәби иҗатын яшьли башлаган. Соңыннан аларны "Хикмәте хәким..." исеме белән бергә туплап, җыентык итеп төзегән. "Мулла Мамай" аның беренче укытучысы булган, аннары мәүланә Дәүләтшаһ бине Гаделшаһ әл-Хәсәни мәдрә сәсендә белем алган. Акылы һәм зиһене, тәрбиясе һәм сыйфатлары яхшылык сәбәпле зур дәрәҗәләргә ирешкән, хөкемдар-т үрә итеп сайланган. +Кабере - Баиш зиратында, "Хаким-ата астанасы" буларак билгеле. +Татар әдәбияты тарихы фәненең "Мәүла Колый"га бәйле бер гасырлык эзләнүләре менә шуларны ачыклау белән тәмамланды. Күңелемдәге йөкләрем дә тәмам бушап калды кебек... +Әлмәт төбәгенең узган дәверләрдәге атаклы шагыйре һәм әдипләреннән иң бөеге, һичшиксез, данлыклы Габдеррәхим Утыз Имәни (тулы исеме: Габдеррәхим бине Госман бине Сәрмәк и бине Кырым Утыз Имәни Әл-Болгари). Аның биографиясе һәм иҗаты һәркемгә мәктәп бусагасыннан яхшы ук таныш. +Габдеррәхимнең әтисе Госман бине Сәрмәки тумышы белән Әлмәт төбәгеннән, хәзерге Лениногорск районы Тимәш авылыннан. Госман хәзрәт иртә үлеп китә. Хатыны көмәнле хәлендә үз туганнары янына, Чирмешән районы Утыз Имән авылына кайта. Улы Габдеррәхим 1754 елда Утыз Имәндә дөньяга килә. +Габдеррәхимгә ике-өч яшьләр чагында әнисе дә гүр иясе уянып, җизнәсе аны үз тәрбиясенә алып үстергән, диләр. Малай кеше шул, законда аңа имана җире бирү каралган. Ә Габдеррәхимне мәдрәсәгә илтсең, ул шунда үзе кебекләр арасында үсәчәк. +Агасы да нәкъ шулай эшли. +Габдеррәхимне менә шуңа күрә дә биш яшеннән мәдрәсәгә бирәләр. Аның укый башлавы туган авылларындагы Вилдан муллага йөрүдән башланып киткән. Үсә төшкәч, мәдрәсәдә торып укуга күчкән. +Зиһене яхшы булу сәбәпле, укыган китапларын хәтерендә җиңел калдыра, мәгънәләрне тирәнтен төшенеп ала икән. Шунлыктан иптәшләре аны "укымыйча да белә торган шәкерт" дип атаганнар. +Тырышлыгы белән аерылып торган Габдеррәхим, ул вакытлардагы гадәт буенча, гыйлемен тагын да тирәнәйтү һәм киңәйтү максатында, Вилдан мулладан китеп, күршетирә авылларның мәдрәсәләренә күчеп, аларда да бераз вакыт белем эсти. Аннан, гыйлем чишмәсенең куәтлерәген эзл әп, Оренбургның Сәгыйть бистәсе дип дан тоткан Карга лы касәбәсенә (поселогына) китә. Монда мәшһүр Вәлид бине Мөхәммәтәмин мөдәрриснең мәдрәсәсенә барып керә. Белемне шактый җыярга өлгергән егет тиздән хәлфәлек итә башлый. +Аның хакындагы тарихта сакланып калган хәбәрләргә таянып, Әнвәр Шәрипов кебек борынгы мәдәни һәм әдәби хәрәкәтләрне ачык белүче галимнәребез, Габдеррәхимне шәкертләрен азатлык һәм милли үзаң үстерү юнәлешендә тәрбия кылучылардан итеп күрсәтәләр. Ә факт татарда рухның һичвакыт сүнмәве хакында сөйли түгелме? +Утыз Имәнидән дәресләр тыңлаган шәкертләрдә халык бәхете өчен көрәшкә дәрт уяна. Ул хәтта аларны кырга алып чыга да җәядән ук атарга, көрәш ысулларына өйрәтә икән. урыс солдатының карачкысын ясатып, шуңа каршы һөҗүм иттергән, диләр. +Мәгәр боларны тарихлар дөрес сөйли икән, Габдеррәхим үзе дә бу төр гамәлләргә бик маһир булгандыр, башкача мөмкин түгел. Әмма кайчан һәм кемнән өйрәнеп өлгерде икән, шунысы гына гаҗәпкә калдыра. Әллә татар гомергә көрәшче, ныклы рухлы, көчле халык булганмы? +Хәлфәнең бу эшләрен сизенеп алган ялагай куштаннар тиз арада болар хакында патша хөкүмәте хәстәрендә йөрүче түрәләренә җиткерәләр. Ни дисәң дә, Е. Пугачёв явы күптән түгел генә бастырылган еллар шул. Халык өстеннән тикшерүләр-тентүләр, белешеп-карап торулар, шымчылык итүләр бу вакытларда табигый күренеш булганнар. +Гаиләсен алып, Габдеррәхим тиз арада Бохара якларына чыгып китү җаен карый. Бу вакытта аның никахында ике хатын булган: беренчесе - Габдеррәзак кызы Хәмидә, икенчесе - Бәдигыльҗамал. Габденнасыйр исемле улы әле бишек тә яткан ел бу. +Бохарага килүгә, Габдеррәхим Утыз Имәни бер-бер мәдрәсәгә урнашу ниятендә була. Мондагы галим-голәма белән тыгыз элемтәгә керә, һәртөрле бәхәсләргә катнашып китә һәм үзен камил зат, белемле шәхес итеп күрсәтеп өлгерә. Ул вакытлар татарның соклангычы һәм ышанычы булган Урта Азиядә, бигрәк тә Бохарада, суфичылыкның чәчәк аткан чоры була. Габдеррәхим дә нәкышбәндия тарикате вәкиле, суфичылыкка күңелен баглаган атаклы Хуҗа Фәезхан ӘлКәбил ишанга мөрит булып китә. +Ул вакытта Бохараның Мөгак мәчетендә имам данлыклы "Хаҗи Багдади", ягъни Вәлиэтдин бине Хәсән икән. Аның вафатыннан соң, шәригать канунына туры китереп, урынына туры сүзле, үткен зиһенле Габдеррәхим Утыз Имәнине куячә идарә итәргә кирәк, ул эш томаналыкны кабул итми. Әмма Габдеррәхим артыгы белән катылык күрсәтә, ахырда мәхәллә халкы белән бәхәскә керә, үз дөреслеген сындыра алмыйча, имамлыктан баш тарта. Аннары шәһәрдән үк китеп бара. Акча, Туфи, Сәмәрканд, Мәзаре-Шаһимәрдан калаларында күченгәләп йөри, төрле мәдрәсәләрдә укыту эше белән шөгыльләнә. Әмма һаман да бер урында гына төпләнеп кала алмый. +1798 елда аның хатыны Хәмидә Бәлх вилаятендәге Кав ырмыч авылында вафат була. Габдеррәхим бу хәсрәтен авыр кичерә. Вакыйганың авырлыгыннан йөрәк әрнеткеч мәрсия яза. +Бу әсәрнең хикмәте шунда, аңардан башлап татар шигърияте тормыштан алынган вакыйгаларны сурәтләүгә күчү ягына борыла. Мәрсия - татар әдәбиятын урта гасырчылык романтизмыннан аерган, дини карашлардан дөньяви мәсьәләләргә якынаюда аерым роль уйнаган жанр да булган. Мисалдан бу яхшы аңлашылып тора. +ХӘМИДӘ МӘРСИЯСЕ +Яшәр җирдән күчеп киткән, +Мөселман иленә җиткән, +Ятимлек утында көйгән +Учагымнан аерылдым. +Якыннардан күңел өзгән, +Мөселманлык эшен төзгән, +Тугрылык юлында гизгән +Юлдашымнан аерылдым. +Шәригатьтән өлге алган, +Туры юлга аяк куйган, +Шәехләрнең кулын тоткан +Саф җанаштан аерылдым. Кичә-көндез ишем булган, Хәтәр чакта дога кылган, Шәехләрдән ярдәм көткән Догачымнан аерылдым. Ял иткәндә күңелем күргән, Мохтаҗлыкта ярдәм иткән, Егерме ел гомер сөргән Сердәшемнән аерылдым. Ни әйтсәм дә колак салган, Өем эчен җыеп торган, Һәрбер эшен белеп кылган Һөнәрледән аерылдым. Эссе чакта гөмбәз булган, Суык чакта ышык булган, Караңгыда якты биргән Якты уттан аерылдым. Башыма күп бәла килсә, Дус-ишләрем күңел өзсә, Шул чакта да күңел өзмәс Туры дустан аерылдым... Балалары ятим калган Ана өчен аһлар орган, Бала өчен бәгъре көйгән Сөеклемнән аерылдым... Югалтудан хафа булдым, Айрылудан бәгърем көйде, Шәгъбан ае көне иде, Кадерлемнән аерылдым. +Бу авыр вакыйгадан соң Габдеррәхим Утыз Имәни, ка��ак һәм башкорт далалары аша узып, үзенең туган-үскән якларына юнәлә. Тукталган урыннарында, халыкның өлкәннәре белән аралашып, аларның олы хөрмәтләрен казана. Аның гыйлеме, диндә ныклыгы, намуслы һәм туры сүзле булуы соклану хисләре тудырган. Аны әүлия урынына кабул иткәннәр. +Утыз Имән авылына кайтканнан соң, бераз вакыт узуга, Рахманкол кызы Фәтхияне кияүгә ала. Әүвәле Чистай ягындагы Исләй авылында, аннары Бөгелмә төбәгендәге Сара Бикколда, соңрак ямьле Ык суы буендагы Тимәштә мәдрәсәләр ачып, шактый еллар балалар укыту белән мәшгуль була. Китаплар язу һәм имамлык эшләрен дә алып бара. +Р. Фәхретдиновның "Асар"ыннан мәгълүм булганча, Габдеррәхим Утыз Имәни, Бохара якларыннан туган туфрагына кайтышлый, Стәрлетамак тирәсендәге Мирас авылында башкорт түрәсе Локман кантун бине Госман бине Ибраһим белән очрашкан. Аның кайчандыр Габдеррәхим исемле улы булган икән. Исемнәре бер булу һәм Утыз Имәнинең ятим үскәнлеге, йортсыз-җирсезлеге сәбәпле Локман кантун аны үз малае итеп хөкүмәт дәфтәрләренә яздыра. "...Мишәр буларак дөньяга килмеш <...>, башкорт буларак ахирәткә китмеш. Балалары да башкортларның җир вә туфракларына шәрик улмышлардыр", - дип яза Р. Фәхретдинов бу хәбәрләрне бәян иткәндә. +Башкорт якларында ятим-горабаны тәрбиягә алу, хәтта аларны үз балалары дип атау, аларга җир-суларыннан мирас калдыру гадәте электән яшәгән булса кирәк? Утыз Имәни белән генә түгел, аңа кадәр һәм аңардан соң да андый хәлләр булгалап торган. Моның хакыйкый икәнлеген искәртү өчен, шагыйрь Акмулланың әтисе Мөхәммәдьярны, хәтта үзен дә искә төшерү җитә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да, бәйле, Галимов (Мөхәммәтгалимов) фамилияле булуына карамастан, Стәрлебаш имамнары Тукаевларның фамилиясен үзенә тәхәллүс итеп ала һәм шул фамилия белән гүр иясе була. Дөрес, бездә, аның фамилиясе чыннан да Тукаев икәнлеген дәлилләргә теләп, күп төрле шәҗәрәләр төзеп карыйлар, әмма хаталанулардан узмыйлар. +Габдеррәхим Утыз Имәни туган авылы Утыз Имәнгә кайт маган түгел, кайткан, шунда яшәп тә калырга теләгән. Тик ни хикмәт, усаллыкта һичкемнән ким булмаган мишәр карендәшләре: "Синең атаң Тимәш кешесе иде", - дип, аның ниятләренә аркылы төшкәннәр. Сабый чагында тәрбиягә алган агасы да имана җирен үзләштереп өлгергән. +Моның хикмәте шунда, ул вакытларда крестьяннар үз туган авылларына закон нигезендә имана җирләре белән беркетелгәннәр. Илнең эчке тормышы шул рәвешле идарә ителгән. Җир - җәмәгать-мәхәллә-общинаныкы саналган. Имананы (ягъни "именной" җирне) шул җәмәгать кишәрлекләренн ән бүлеп биргәннәр. Ә Габдеррәхим - үзе генә түгел, аның уллары да бар. Димәк, һәркайсына да имана өлеше бирелергә тиешле. Әгәр шулай итсәләр, авыл халкының болай да кечкенә җирләре тагын да кысылачак. Болай булуын кем теләсен? Әлбәттә, ризасызлык хисләре уянган, сүзләр кузгалган. Эш олыга киткән. +Мәсьәләне дөрес а��лаган Габдеррәхим, муллалыкка урын табылгач, Кара Чишмә авылына киткән. Бер ел чамасы анда яшәп, аннан Тимәшкә килеп, әтисенең нигезен тергезгән, шунда гомеренең ахыргы көненә кадәр яшәп, бар көчен балалар тәрбияләүгә, мәдрәсәдә шәкертләр укытуга биргән. Әдәби иҗат һәм гыйльми эзләнүләр белән дә шөгыльләнүен куймаган. Фарсы, гарәп китапларына, әдәби әсәрләргә шәрехләр төзегән. Кол Галинең "Кыйссаи-Йосыф" әсәрен дә, кән. Бу дастанны соңыннан наширлар аның фәнни-текстологик эшкәртүе вариантында китап итеп бастырып чыгаруны гадәт иткәннәр. Әмма Утыз Имәни "Кыйссаи-Йосыф"тагы үзе аңламаган һәм төшенмәгән сүзләрне дә алыштырган. Шул сәбәпле фәндә, аның авторитеты алдында баш иеп, дастанның асыл кулъязма нөсхәләренә карата тәнкыйди, игътибарсыз караш барлыкка килгән. Моннан әлегәчә котылып җитеп булмый. +Халкын агартуга гомерен багышлаган Утыз Имәнинең барлык казанганы бер кечкенә йорт икән. Аз гына имана җире дә булган. Абзарында хайван-мал тотмаган. Авылның ярлыдан-ярлы бер фәкыйре сыйфатында, суфиларча яшәгән. Аның шулай авыр тормыш белән көн күрүе дөньяга карашларыннан да, Аллаһыга таянып гомер итүеннән дә килгән. Матди байлыкларга кызыкмаган. Гыйлем җыюны һәм таратуны ул һәммә нәрсәләрдән өстен күргән. Китапка береккән. Җир йөзендә бәхетле яшәүне аң-белем белән нурлануда күргән. Бу фәлсәфәсе иҗатында да чагылыш тапкан. +ЗАМАНГА ИЯРҮ ТУРЫНДА +Гаҗәпләнегез сез дә бу заманга, +Заманага карап адәм азганга. +Хәләлдән хәрәмне халык аермас, +Аларны галимнәр һич тыя алмас. +Тәкәббердер мохтаҗлар байдан артык: +"Беләм, - дия надан, - галимнән артык". +Ата - улын, ана - кызын тыялмас, +Күреп яхшы-яманны - гыйбрәт алмас. +Атасын узып улы сүзен сөйләр: +"Синең вакыт түгел", - дип, җаен көйләр. +Аганы, аксакалны хөрмәт итмәс, +Шәригатьне инкарьга исе китмәс. +"Мин кем!" - диеп, үзен шулай белер ул, +Моңа каршы торырлык тумады шул. +Ясатырлар биек якалы туннар, +Чәч җибәреп, сакалларын кырганнар. +Танымассың, кайсы мәзһәптәндер дип, +Сөйләр кәфер телендә, белмәсен, дип... +Бу шигъри өзекнең кайсы юллары заманыбызга туры килми, безнең чор турында түгел? Баксаң, үз милләтеннән йөз чөерү татарның электән килгән авыруы икән. Рухи сафлык һәм ныклыкны сакларга өйрәнергә вакыт җиткән түгелме инде? Ә югыйсә, оят, әсәрдә кемлегебез ничә йөз еллар элек тә язылган булган. +Габдеррәхим бине Госман бине Сәрмәки бине Кырым Әл-Болгари Утыз Имәни рабигыль-ахыр аеның бишесендә, җомга көнне, 80 яшендә, 1834 елда атасының нигезе Тимәш авылында вафат булган. Аның җеназасын шул авылның имам-мөхтәсибе Сәфәргали бине Габдеррәхман укыган. Бүгенге көндә кабере өстендә төрбә-мавзолей төзелгән. +1997 елның 20 май көне яңгырлы иде. Каләмдәшләрем белән ул каберлекне зиярәт кылдык. Төрбәсендә бөек шагыйрь нең рухы шат булсын дип, гүренең нурлануын үтенеп, татар халкының кылган ялгышларын һәм гөнаһларын Аллаһы Тәгалә яр��ыкасын дип, сүрәләр укып дога кылдык. Олуг бер дулкынлану һәм тәэссорат кичердек. Бу төрбә туфрагыбыздагы изге бер урын буларак хәтеремә урнашты. +Габдеррәхимнең ун баласы булган. Шулардан өлкәне - Габденнасыйр Бохарада урнашып калган. +Сәхипҗамал исемле кызы Чиләбенең Күбәкәй авылындагы Мөхәммәт исемле кешегә кияүгә чыккан. +Сәхипкәмал исемле кызы шул ук яктагы Зариф хаҗиның хатыны булган. +Бибиҗамал исемле кызы Куакбаш авылының имамы Гимадетдин бине Котлык-байның хатыны булган, нәселе шунда төпләнеп калган. +Хәбибкәмал исемле кызы Сара Биккол авылы имамы Әхмәтҗан бине Шәмсетдингә кияүгә чыккан. Бу кеше шагыйрь дә булган. Р. Фәхретдинов аны: "Гүзәл яза иде", - дип бәяли. Ниндидер сүзе аркасында кулга алынып, Себергә сөрелгән. Тара елгасы буендагы бер авылда гомер кичереп, шунда вафат булган. Нәселе дә шул якларда калган. +Утыз Имәнинең Әхмәтҗан исемле улы да язу һәм иҗат эшендә гаять маһир булган. 1848 елда Тимәш авылында вафат. Аның балалары Уфа ягындагы Мирас авылына күченгәннәр, нәселләре хәзер дә шунда яши булсалар кирәк? +Утыз Имәнинең Җамалетдин исемле улы шулай ук Мирас авылында төпләнеп яшәгән һәм 1889 елларгача гомер кичергән. Р. Фәхретдинов та заманында аны күреп калуын искә ала. +Р. Фәхретдинов "Асар"да Габдеррәхим Утыз Имәни әсәрләре исемлеген аерым күрсәткән. Аның "Шәрхе әбйаты "Мордыл-гарифин", "Шәрхе "Собател-гаҗизин", "Кәшфеллогать" китапларын үзе дә укыган. Суфи Аллаһиярның "Морадыл- гарифин" ("Галимнәр теләге") китабына язган шәрехен "Төхфәтет-талибәйн" ("Гыйлем таләбендәгеләргә бүләк") исеме белән атап, Утыз Имәни аны Габделмотталип Әл- Болгарига бүләк иткән. Ул хәтта бик калын ике китаптан торган Шәмсетдин әл-Бохариның "Җәмигур-рамуз" ("Сим воллар сүзлеге") китабын да күчереп язып, андаБашкортстанның Стәрлебаш районы Бакый авылында шәхси кулларда саклана. Күрсәткәне өчен хуҗасына мең рәхмәтлемен! Язуы гаҗәеп матур булуы белән дә сокландырды.) +Габдеррәхим Утыз Имәни, болардан тыш, бик күп гарәп, фарсы, төрки телләрдә зур һәм уртача күләмдәге китапларны күчергән, язган. Р. Фәхретдинов аның олуг галим булуын белдерә, шәкертләренә (алар арасында Мөхәммәдьяр бине Габдулла Әл-Ахунди, Габденнасыйр бине Солтангали Әл-Кырмыскалы) яхшы белем биргән, аларны хатасыз язарга, гыйлемне аңлап- төшенеп үзләштерү принципларына өйрәткән. +* * * +Егет булсаң, егетлек күргәз илгә, +Мәхәббәтлек футасын багла билгә. +Бу - Утыз Имәни сүзләре. +Габдеррәхман Утыз Имәнинең шушы шигъри юллары күптән инде халык телендә әйтем-мәкальгә әверелеп киткәннәр: +* * * +Каза килсә берәүгә, димә: - Булсын!.. +Әгәр рәнҗүгә төшсәң, димә: - Үлсен!.. +Синең сүзеңдин аңа нәрсә килмәс, +Зарардыр бу үзеңә, файда булмас. +Мөселманга явыз дога хәрамдыр, +"Хәерле кыл, Илаһым!" - дип дога кыл. +* * * +Олугларның кечеккә файдасы бар - +Ничек агач төбенә яумады кар. Булыр-булмаз нәсәбләрнең нишаны - Сүгәр үз агасын, м��ктар фәләнне. +* * * Таралып йөрсәңез береңне ташлап, Бер эт килсә - өзәр тәнеңне тешләп. +* * * Әгәр килсә кулыңдин - кыл яхшылык, Әгәр килмәсә - телдин ит сөчеклек. +* * * Байлары бар, гарипләр бар җиһанда, Диваналар, камилләр бар акылда. Бары ага булып дөньяны көтмәс, Күбенең үз-үзенә акылы җитмәс. Көтәр бәгъзе дөньяны - бәхте бардин, Көтәр бәгъзесе шуйлә - аклы бардин. Берәүнең аклы юк һәм шуйлә бәхте, Улыр дөнья көтәргә шимди сәхте. Берәү - ахмак, үзе надан вә малсыз, "Беләмен" дип сөйләр ул үзе күп сүз. +* * * Тормыш корсаң, хәләлне син ит кәсеп, Көчеңә тиң байлык та булыр насыйп. +* * * Яратты ел эчендә унике ай, Кышы бардыр, җәе бар билгеле ай. +Белеп вактын, гыйбадәт әйләгәй дип, +Елын кырык сигезгә бүлде Мөҗип. +Көнен якты итеп кәсепкә мәхбүб, +Төнен кылды гыйбадәт әһлегә хуб. +Төзеде күкне - йолдыз, йирне - үлән, +Күреп хөкмен Ходаның - шимди уян. +Ятып оема, йокыда файда булмаз, +Көнен - руза, төнен һәм әйлә намаз. +* * * +Үзеңне бел, кеше гайбене ачма, +Шәригать бойрыкын тот, читкә качма. +* * * +Егетлектә егетлек - һәркем эшләр, +Яманлыкка егетлек - ир кем эшләр. +Бу шигъри юллар Габдеррәхим Утыз Имәнинең "Мөһиммәтез-заман" ("Заманның мөһим билгеләре") дигән поэмасыннан китерелде. Аның бигрәк тә шушы әсәренең кулъязмалары халык арасында киң таралыш тапкан. Әсәре мәгънәле, эчтәлекле язылган. Беренче тапкыр 1889 елда Казанда Вячеслав типографиясендә, икенче мәртәбә 1898 елда Казанда М.Чиркова типографиясендә китапчылар Мөхәм мәтҗан һәм аның туганы Шәрифҗан Кәримиләр тарафыннан нәшер ителгән бу әсәр әдәбият тарихыбызда һәм милли фәлсәфә гыйлеме өлкәләрендә әһәмиятле урын били. +Китерелгән шигъри юллардан да Габдеррәхим Утыз Имәни Әл-Болгариның бөек акыл иясе, шагыйрь икәнен күрә без. Ул халыкчан рухта, гади итеп яза. Әсәрләре аның чын әдип булуын раслап торалар. Мең еллар буена эшләнелгән әдәп-әхлак кануннарына нигезләнеп, тормышка үз күзәтүләреннән чыгып биргән бәяләрне үзәккә алып, әсәрләрен акыл тантанасын тасвир итүгә кора белүе сокландыра. Һәр бүлек саен сүзен гомум кабул ителгән әдәп-әхлак нормаларын бәян итүдән башлап китә, аннан соң гына аларны конкретлаштыра, тормыш фактларын мисалга китерүгә күчә, аннары шуларны гомуми фикер кысаларына кертә, ахырда нәтиҗәләр бирә, яңа мәгънәләр белдереп куя. Ә ул нәтиҗәнең эчтәлеге шулай ук җиңел аңлаешлы һәм бик гади: Ахирәттә (әгәр дөньялыкта насыйбы ирешмәсә) гамәлләрең өчен үз бәяңне һичшиксез алырсың! +Бу рәвешле язу - Шәрык мистик-суфичыл шигъриятенә хас үзенчәлек, фикерләү нормасы буларак кабул ителгән форма. Мондый иҗат метафораларны һәм символларны оста, мул куллануга да, тормышның төрле катламнарына үтеп кереп, хакыйкатьне ачыкларга да, тасвирларны гомумиләштерүгә дә, шигъри сурәткә дә, мәгънә төгәллегенә ирешүгә дә, үгет-нәсыйхәткә дә киң юл ача. Габдеррәхим Утыз Имәни иҗат иткән дәвердә әдәби формалар эшләнелгән һәм традицияләр к��кшамас булып урнашкан була. Шунлыктан әдип үз бурычы итеп сүз энҗеләрен тезүне һәм фикер төгәллегенә ирешүне шагыйрьлек максаты итеп алган, ягъни ул "бүкән башына чыгып утырган авыл мужигы да" аңларлык итеп язуны кирәк тапкан, халкы өчен хезмәт иткән. +Әлмәт төбәге, Зәй, Ык һәм Минзәлә елгалары буйларынТаҗетдин Ялчыгол (1768-1838) дан тоткан. Гарәп-фарсы телләрен яхшы белгән, табиблык һөнәрен үзләштереп, халыкка медицина хезмәте күрсәткән. Бу якларда таралыш тапкан төрле риваятьләрне җыйнап, шулар нигезендә тарихлар да төзегән. Китап күчереп язуны һәм мәдрәсәдә шәкертләр укытуны да төп эшләреннән санаган. Бөек шәхес! +1997 елның 20 мае иде. Шактый соңарып Зәйгә килдек. Мондагы соклангыч мәчеткә кермичә, андагы хәлләрне белешмичә китү ярамас дип, шунда юнәлдек. Безне, алдан хәбәр салуыбыз сәбәпле, көне буе көткәннәр икән. 71 яшенә җиткән, олы җанлы Әнәс хәзрәт Мирсалих улы Салихов, юл кешесенә алай әйтергә ярамаса да, бераз ачуланыбрак каршы алды. +- Бик көттек, бик көттек!- диде ул. +Безгә аңардан гафу үтенүдән артыгы калмаган иде. Балалар да килгәннәр, кечкенәләре дә бар. Мөгаллимәләре Зөл фия Әхәт кызы Әшрапова, татар гимназиясендә математика һәм төрек теле укытучысы, сабыр гына әйтә куйды: +- Сокланып туймаслык, милли җанлы, намуслы һәм иманлы балаларыбыз үсеп килә! +Ул хаклы иде. +Әмма шул үсеп килгән яшь, самими үсентеләргә сәясәтчеләребез балта белән чабарга да мөмкиннәр. Шулар хакында да сүз булды. Ил тормышы, аның җитәкчеләре хакында халык белгәннән артыгын сөйләшмәдек анысы. Шулай да милли тел, милли аң, милли тәрбия кебек изге, бөек хакыйкатьләрнең һәркемгә насыйп фарызлардан икәнлеген искәрми калмадык. +Зәй халкы күркәм һәм затлы мәчетләрен Таҗетдин Ялчыгол исеменә атаганнарын белгәч, куанычтан күңелләр күтә релеп, юлда арылганнар онытылды сыман. Ахшам нателәгәч, Әнәс хәзрәт белән дә аралашып алдым. Дөньяның ачысын-төчесен татыган бу мөхтәрәм зат Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт белән яши, халкыбызның киләчәгенә зур өмет баглавын сөйли торды. Таҗетдин Ялчыгол исемен мәчеткә ни сәбәпле биргәннәрен сорадым. +- Андый олуг затка да атамагач, кем исемен куярга ди? +Хәзрәтнең карашы үткен, әмма бераз борчулы иде. Менә хәзер кабынып китәр дә, "Таҗетдин Ялчыголны белмәгән кеше бармы әллә бу дөньяда", дип, ачулана башлар кебек. Шулай да ул үзен тыныч тотты, алга таба сабыр гына сөйләп китте: +- Безнең Мәлемдә имамлык иткән ул, Имәнлек авылында вафат. Ай-һай гына да гыйлем кеше булган... +Безне озатып йөрүче, Зәй-нефть идарәсеннән табигатьне саклау хезмәте җитәкчесе Әслах Мәүлаветдин улы Нәҗмиевкә карап куям. "Шәһәрдәге мәчетебезне күрсәгез әле", - дип әйткән иде, сүзләре дөрескә чыкты, имамнары да соклангыч кеше икән шул. +Әслах Мәүлаветдин улы тумышы белән Сарман районы Дүсемнән, минем авылдаш, гомерен нефтькә багышлаган, кемнең кемлеген бер күрүдә тоеп ала торган зат. Юлда соңа��уыбыз өчен дә хәзрәттән башлап ул гафу үтенгән иде. +"Таҗетдин Ялчыгол мәчете" каршында балалар өчен мәдрәсә оештырып, аларга дин сабакларын да өйрәтәләр, гарәп теленнән авыр булмаган күнекмәләр дә бирәләр, Коръә н нән аятьләр дә ятлаталар икән. +- Балалар бик теләп йөри. Барысы да бертөрле түгел шул. Кайсысы бик җиңелчә карый, әмма өйрәнәләр... +Хәзрәткә рәхмәтләр әйтеп, сәяхәтебезне дәвам иттердек. Таҗетдин Ялчыгол исемен йөрткән Зәй мәчете минем күңелгә шәфәкъ нурлары эчендә алтын төсләргә кереп балкыган +- Сокландыргыч мәчет, - диделәр, күңел тулы куанычларын уртаклаша-уртаклаша сәяхәттәшләрем. +- Әйе, бераз соңаруыбыз гына яхшы булмады... Озак көттергәнбез... Таҗетдин Ялчыгол исемен бирүләре бик урынлы шул, кеше китә, ә аңа хөрмәт халык күңелендә һаман да саклана, рухы изгеләштерелә... +Таҗетдинның әтисе - Ялчыгол, башкорт ягыннан, диләр. Галимнәр шулай язалар. "Әтисе башкорт булгач, улына да "башкорт" кушаматы ягылып калган" дигәннәрендә дә хаклык булырга тиеш. Әмма шунысы кызыклы, Таҗетдинның туган җирен кайдан табалар. Аны әле Кукмара ягына нисбәт итәләр, әле Әтнәгә, әле Азнакайга, әле Минзәләгә, башкасына... +Ул бик тә динле һәм тәкъва кеше булып, гыйлемгә шактый иртә тартылып, бөтен зиһене белән бирелеп, вакытына күрә шактый бөек галим буларак җитешкән. Таҗетдинны, бала гына булуына карамастан, әтисе Ялчыгол үзе белән алып, хаҗ сәфәренә юл тоткан. Әстерхан, Дагстан аша сәяхәт итеп, Төркиягә кадәр алып килгән. +Әгәр дә Таҗетдинның 1768 елда туганлыгын искә алсак, Ялчыголның болай кубарылып чыгып китүендә сәяси мотивлар ятканлыгын да аңларбыз. Ни дисәк тә, балага сигезун яшьләр чамасы, Пугачёв явының хөкүмәт тарафыннан бастырылган вакытлары, җитмәсә, һәркайдан диярлек хөр фикер ияләрен эзләү-эзәрлекләү бара. Ялчыгол, мөгаен, ул яуда катнашкан булырга кирәк? Әллә шулкадәр озак вакытлар Кавказда халык хәрәкәтләрендә йөрдеме? Шунлыктан хаҗ сәфәренең бер-бер риваять кенә булуы да бик мөмкин. Аннары, ул елларда татарлар һәртөрле азатлык хәрәкәтләренә максатчыл рәвештә тартылудан читләшмәгәннәр. +Төркиягә килеп ирешкәч, янындагы улы Таҗетдинны әтисе Диярбәкердә самавырчы малай хезмәтендә калдыра, юлын +Үзен көтәргә, ары-яры китмәскә сорап калдырган атасының сүзеннән чыкмыйча, Таҗетдин, мескен бала, тормыш ачысыннан күз яшьләрен түгеп, җәберләү һәм кимсетелүләрне бәгыре белән күтәреп, дүрт ел дәвамында, бер көнен дә калдырмыйча диярлек, иртән-кичләрен юлга чыгып баса да әтисенең кайтуын көтә икән. +Ачлы-туклы, гаҗизлектә һәм ятлар кулында гомер кичергән Таҗетдин көннәрнең берендә теләгенә ирешә, хаҗ сәфәреннән атасы кайтып, алар күз яшьләренә бөелеп күрешәләр. Бераз вакыттан туган якларына карап юлга чыгалар. +Элгәре Әстерханга киләләр, аннан, ни сәбәпледер, Мәскәүгә юнәләләр һәм, Түбән Новгород аша, Казанга киләләр. Моңа кадәр атасының дәресләрен тыңлап йөргән Таҗетдин бу сәфәрләрендә дә гыйлем туплаудан туктамый. Ялчыгол аңа бар белгәнен тапшырып бара. Алар Казаннан Троицк тарафына ниятләнеп юл алалар. Бары тик җәяүләп кенә йөриләр. Ә ни өчен Троицки шәһәренә? Бәлки Ялчыгол тумышы белән Себер татары булгандыр? Аның кушаматы "Иштәки" ("Ишим кешесе" дигән сүз) түгелме соң? +Хәзерге Мамадыш районы Кече Сон авылында, 1785 елның 24 маенда Таҗетдинның атасы Ялчыгол вафат була. Бу сәфәрләре аны бик йончыган һәм таушалдыргандыр, хәлләре дә ачлы-туклы гына булгандыр? +17 яшьлек Таҗетдин ятим кала. Кая барсын? Кече Сон авылында урнашырга уйлый. Монда балалар укыту эшенә керешә. Аннары Минзәлә ягына китә, Җирекле, Кызыл Капчак, Мәлем авылларында мәктәп-мәдрәсәләрдә шәкертләргә дәрес ләр бирә. Табиблык белән шөгыльләнүне үзенә кәсеп итә, әдәби иҗат эшен төп хезмәтеннән саный. Минзәлә һәм Зәй буйларынд агы халыкка, авылдан-авылга йөреп, күп хезмәтләр күрсәтә. +Мәлемдә үз йорты белән яши, Зәй елгасы буендагы чагында, 1838 елда, чәй эчкәндә, хәле китеп, мендәргә таяна да үлеп тә китә. Яше җитмештә була. +Ул үз гомерендә дистәдән артык китап язган. Минзәлә ягы Татар-Җиреклесе авылында яшәгән чагында "Хәзинәтелбаб" ("Хәзинә ишеге") китабына шәрех язып төгәлли, бу хезмә тендә дини белеменең шактый тирән һәм үзенчәлекле, тәкъва- мистик карашлар белән сугарылган булуын күрсәтә. Кызыл Чапчак авылында "Гафия" ("Кәфия") ("Бар нәрсәне белеп торучы") китабына шәрех) яза. Шушы ук авылда тәмамлаган "Рисаләи-Газизә" китабы белән исә зур шөһрәт казана. Бу әсәре Бохаралы татар Суфи Аллаһиярның "Сөбателгаҗизин" ("Гаҗизләр терәге") китабына шәрех рәвешендә, авылдашларының соравы буенча, кызы Газизәгә атап язылган. Анда аның суфичылык карашлары тулы чагылыш тапкан. Таҗетдин Ялчыгол киң белемле, тарихлардан һәм шәхесл әр тормышыннан гаять тә хәбәрдар галим буларак таныла. +Әсәр 1847 елда Санкт-Петербургта, 1850 елда Казанда басылып чыга һәм шулардан соң да ел саен диярлек, хәтта елына икешәр мәртәбә дөнья күрә, үз вакытында ул Шәрыкны өйрәнүче галимнәрнең өстәл китабына әверелгән. Хәзер дә әһәмиятен югалтмаган, ислам белгечләре аңа даими мөрәҗәгать итеп торалар, мәгълүматларына нигезләнеп фикер йөртәләр. +Таҗетдин Ялчыгол шушы Кызыл Чапчак авылында тагын алты китап язган. Алар - "Тәнбиһел-гафилин" ("Тома налыктан кисәтү", икенче бер исеме - "Рисаләи Яхъяи вәлидә" ("Яхъяның әтисе язмалары") китабына шәрех, "МөфатихелКодури" ("Кодури әсәрен зиһенгә алу") исеме белән "ШәрхеКодури" китабына аңлатмалар, "Фәваидеш-шәрәфия" ("Намусның файдалары") исеме белән "Тәлхис" китабына шә рех ләмә, "Фәваиде-җәлалия" ("Бөеклек файдалары") - медицина гыйлеменә багышланган "Фәваиде-бәһарийә" ("Яз ның файдалары") китабы. Болардан тыш та күп кенә язма хезмәтләр аның каләменнән булганнар. Аларның берикесеннән гайреләренең әлегә өйрәнелгәне, фәнни-текстологик яктан әзерләнеп басылып чыкканы юк. +Таҗетдин Ялчыгол гыйлемдә һәм шигърияттә камил зат булып, диндә тәкъвалыкны өстен күрсә дә, гамәлләрендә ялгышлыклары да булган, диләр. Шиһабетдин Мәрҗани аны хәтта, диндарлык күрсәтә торып, ачы бал кебек исерткеч эчүдән дә тыелмаганлыгын "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" ("Казан һәм Болгар тарихларыннан кыскача хәбәрләр") китабында язып уза. Әмма шунысын да онытмыйк, Ш. Мәрҗани шигъри образлар һәм мистик символлар системасын аңлап та, кабул итеп тә бетермәгән, суфичылыкка тәнкыйди караган, шунлыктан бу өлкәдә каләм тибрәтүчеләрнең хезмәтләренә ышанып җитмәгән. Аның Таҗетдин Ялчыголга кагылышлы кайбер мәгълүматларын башка галимнәр кабул итеп бетермиләр. +Г. Тукай һәм К. Мотыйгый тарафыннан Уральски шәһәрендә 1905-1907 елларда чыгарылган "Фикер" газетасында Әлмәт авылына кагылышлы, халкының гамәлдә тәвәккәл, иманда ныклы булуы хакында да хәбәр бар. Ул мәкаләдән аңлашылганча, атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә, җомга алдыннан Әлмәткә, кышын, чаналарга төялеп, бик күп мөритләр киләләр икән. Алар XII гасырда әүлия Әхмәт Ясәви (1091-1166) тарафыннан төзелгән "Җаһрия тарикате"ндә, аның дәвамчысы ишан Баһаветдин Нәкышбәндинең (13181389) "Нәкышбәндия юлы"нда булганнар. "Фикер"дәге ул хәбәр дән чыгып, бу төбәктә яссәвия-н әкъшбәндиянең тамыр +Р. Фәхретдинов "Асар"да язганча, Ә. Ясәвинең нәсел-н әсәбе татарлар арасында яшәгән. Шуларның берсе - Ахунд-Хуҗа бине Маһым-Хуҗа. Ул Әстерхан (Хаҗитархан) янындагы ХанТүбә авылында гомер сөргән, 1755 елда шунда вафат булган. Кәләндер-Хуҗа һәм Габдеррәхим-Хуҗа исемле уллары калган. +Әлмәт төбәге элек-электән рухи яктан камил һәм әдиплектә шөһрәт казанган шәхесләре белән билгеле як. Р. Фәх ретдиновның әнкәсе ягыннан бабасы Габдеррәхман да (Габдеррәхман бине Туймөхәммәт бине Бикмөхәммәт бине Янбулат бине Ягъкуп бине Сәймән бине Ильяз бине Габдулла бине Бикчура-х ан) шундый шәхесләрнең берсе булган. +Борынгы китаплардан һәм сакланган тарихи кәгазьләрдән күренгәнчә, - дип белдерә Р. Фәхретдинов, Бикчура хан үзе Җаек (Урал) елгасының башланган җирендәге Карагай дигән төбәкнең әмире булган. Шуннан ул үз гаиләсе һәм иле белән Минзәлә һәм Зәй елгасы буйларына күченеп килә. Янбулатның бер улы - Кадермәт, ягъни Кадер-Мөхәммәт, икенчесе - Уразмәт, ягъни Ураз-Мөхәммәт була. Алар тарафыннан Әлмәт төбәгендә Кадермәт һәм Уразмәт авылларына нигез салына, каберләре дә шул җирләрдә булса кирәк. +Уразмәтнең улы - Сөләй, Сөләй авылына нигез салган шәхес. Сөләйнең уллары - Әмин белән Сөбханкол. Әмин Минзәлә елгасы буенда, Сарман янындагы Мортыштамак авылында яшәгән. Сөбханкол исә Әлмәт районындагы Яңа Кәшер авылында гомер кичергән, хәзерге көндә бу авылларда яшәүчеләр арасында аларның нәселен дәвам итүчеләр дә бардыр. +Яңа Кәшер - иманы ныклы һәм диндә камил авылларның берсе. Ул катлаулы елларны да бирешми уздырган. +1990 елның 28 августында Яңа Кәшергә килеп, укымышлы зат Солтанов Кыяметдин Зыятдин улы белән очрашкан идем. Ул гомерен мәктәптә балаларга биология һәм табигать рас рәвешендә, борынгы заманнардан җыелып килгән зур гына китапханә аңа сакларга һәм укырга калдырылган булган. Әмма, ни хикмәт, коткы һәм куркыныч астында ул аларны советлар чорында яндырып бетергән. +Яңа Кәшердә шуларны искә алып сөйләгән шушы Кыяметдин бабайның елаганына шаһит хәлемдә йөрәгем әрнеп утырган чакларым да булды. 1895 елда туган, камил акыллы, 95 яшьлек, күңеле гаҗәеп саф һәм тынгысыз ул затның сүзләрендә ялган юк иде. Әңгәмәбез ахырында миңа үзе язган дәфтәрләрне дә күрсәтте. Болары - авылы тарихлары, истәлекләр, хәбәрләр. Күрше-тирә авыллар хакында да кызыклы мәгълүматлары шактый икән. +- Киленебез Галимә мәктәптә рус теле укыта, аңа эшендә файдалану өчен кирәк булыр дип туплаган идем, - ди Кыяметдин бабай.- Балалар үз тарихларын белеп үссеннәр... Аларга ядкәрем... +Ул мең-мең тапкырлар хаклы иде. +- Син, энем, Солтанморатка кереп чык әле, Мөхәммәтша улына, заманында ул Һади Атласиның үзендә укыган, - дип тә киңәш итте әле ул. +Кыяметдин бабайның сүзенә колак салып, Яңа Кәшер буйлап Солтанморат бабайны эзләп киттем. +Явымлы көн. Көзгә авышып барган табигатьнең яңгырны болыт иләгеннән үткәртеп кенә сибәләве битләремне юа. Муеннардан саркып, билләргә су төшә. Урамда адашып йөргән сарык бәрәннәреннән һәм качкын кәҗәләрдән гайре хәтта эт тә күренми... +Солтанморат бабай Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин 1901 елда туган. Тәрәзәгә якын куелган өстәл янында тузып беткән бер борынгы китапны укып утыра, елмаеп куя. +- Һе, энем, гыйлем эше шундый ул, тирәннәнрәк казырга +Бабайның кинаясе урынлы. Күренеп тора, заманында шул гыйлем дигәненең чыккан урынында нурланып калган. +- "Һади Атласи" дигәнеңнән, шәп кеше иде мәрхүм. Ул гәүдә-кыяфәт, ул төс, дисеңме... Мин әле яшь идем. Безнең авылдан бик күп кеше аңардан укыды. 1910, 1912 еллар иде. Әлмәт мәдрәсәсе дан тотты. Ни, Һади Атласи укыта иде анда. Югары сыйныфларга керәдер иде. Мин түбән сыйныфта укыдым... +Аның хәтерендә сәгатьләрдән көннәргә күчәрлек, айлар эчендә дә сөйләнеп бетмәслек тарихлар... +- Син, энем, Мотыйгулла улына бар әле, "Хатип" дип сора, әйтерләр. Аның да гыйлеме аз түгел... +Солтанморат бабай мине капка төбендә озатып кала. +Мотыйгулла улы Хатип Төхфәтуллинны, мин яшь кешедер дигән идем, 1910 елгы булып чыкты. Аларның күршесендә генә Надыйров Фазлиәхмәт исемле мулла яшәгән булган. Советлар килгәч, аны "кулак" дип талаганнар, китапларын олау-олау чыгарып ташлаганнар, яндырганнар. +- Бу китапларны шуннан яшереп кенә җыеп кереп, Аллаһы ризалыгы өчен саклаган идем... Миннән соң кемгә дә кирәкмәс. Әрәм-шәрәм итәрләр. Ә?.. +"Юк!" - дип әйтә алмыйм. Хатип бабай миңа карап тора. +- Казан галимнәренә биреп тә җибәргәләдем, кулдан язылганнарын. Альберт исемлесе иде. Һай белә иде китап кадерен. +- Альберт Фәтхиме? +- Шул булыр, шулдыр. Эссе көн иде. Мескенем, җәяү килгән бит, башына кояш капкан, яна бу. Килеп тә керде, хәлсез, чак егылмады. Урынга яткырып тордык. Башына эссе капкан. Салкын суда сөлге чылатып, маңгаена урадык, бераз яткырып торгач, кайнар чәй бирдек. "Гыйлем эстәү" дип инде, "халык өчен кирәк" дип шушы кадәр үзен-үзе бетереп йөр +Мин 1997 елның 22 маенда шушы Яңа Кәшер авылына кабат килдем. Бу юлы иптәшләрем белән безне мәчеттә көтә иделәр. 1990 елда мин намаз укып киткән агач мәчетләре дә исән. Инде төп урамга матурлап, кирпечтән сигез манаралы итеп яңасын да төзеп куйганнар. Элеккеге совет, хәзерге үзидарә рәисе Роза Рәшит кызы Хәбибуллина бу мәчет өчен айларны Казаннан үзе эшләтеп алып кайткан. +Заманалар үзгәрә тора икән ул. Аның белән бергә кешеләр дә акыллырак була баралар. +1990 елда килгәнемдә инде 1977 елда ук хаҗга барып кайткан имам-хатип Габделхәмит Мөхтәрулла улы белән очраша алмаган идем. Ни әйткәннәр иде үзен, "ай-һай гыйлем зат" дип. Әле 1996 елда да хаҗ сәфәрен кабатлаган икән. 1911 елгы, тавышы ныклы, саф һәм вәкарьле. Аның азан әйткәнендә бөтен авыл халкы үрә баса. Мәхәллә рәисе 1937 елгы Хөсни мәрдан Сәгъдәтов хакында кешеләрнең һәр сүзенә колак салуын, мәчетне яхшы тәрбиядә тотуын сөйлиләр. +Элеккеге таныш бабайларымны сораштырам. "Авыр туфраклары җиңел булсын, Аллаһы Тәгалә урыннарын җәннәттә кылсын", - дип догалар укыйм. Алар да, Альберт Фәтхи ага да ахирәт дөньясына күченгәннәр. Тормыш һаман да үзгәрештә... +Кадермәтнең икенче улы (Уразмәт белән бертуганы) Ураздәү ләтнең Сабира исемле кызы булган. Сабираның кызы исә Күҗ кә авылындагы (хәзерге Сарман районы Куҗак авылы) Габ дел җәлил исемле акыллы һәм укымышлы кешегә кияүгә чыккан. +Янбулатның Теләүмәт һәм Әхмәт исемле уллары булган, алар үзләрен абызагайлар сыйфатында танытканнар, ягъни мулла булып, Коръәнне һәм хәдисләрне яттан белүче изге ләр дән саналганнар. Аларга нисбәтле рәвештә Йөзкәй Тәкермән (Тә кер мән) һәм Әхмәт Абыз (Әхмәт) авыллары +Әхмәт абызны якташлары "Акмәт" ("Ак-Мөхәммәт"тән) кушаматы белән йөрткәннәр. Аның улы - Туймөхәммәт, халык телендә "Тукмәт баба" булган. Иманай исемле улы Оренбургның Сәгыйть бистәсендә (Каргалы касәбәсендә) яшәгән. Ә аның улы Мөхәммәт хакында Р. Фәхретдинов "Асар"ында болай яза: +"Туймөхәммәт бине Бикмөхәммәтнең олы улы Әлмөхәммәт исемдә булып, Әлмәт авылы да шушы затка бәйле барлыкка килгән. Әлмөхәммәт үзе бик тә шөһрәтле һәм данлыклы шәхес буларак танылган. Башта хәзерге Сарман районындагы Әлмәт авылында яшәсә дә, аннары Минзәлә елгасы буйларына килеп, аннан Зәй елгасы тарафына күченеп, хә зерге Әлмәт шәһәренең урынындагы элеккеге Әлмәт авылына нигез салган. Һәр икесе дә бүгенге көнгә кадәр аның исемен йөртәләр". +Ул Әлмөхәммәт абызның Рәхмәтулла исемле улы бик тә укымышлы һәм хөрмәт иясе кеше булган, Зәй Әлмәтендә (хәзерге Әлмәт шәһәрендә) имамлык һәм мөхтәсиблек иткән. XIX гасыр ахырында Зәй Әлмәте зур авылларның берсенә әверелгән. Монда инкыйлабка кадәр үк өч җәмигъ мәчете эшләгәне, зур гына базары, почтасы, телеграфы булганлыгы мәгълүм. +Әлмөхәммәтнең тагын да Рахманкол һәм Габдеррәхман исемле уллары булып, алар да шунда яшәгәннәр. Нәселләре дә Әлмәттә төпләнеп калган. +Туймөхәммәтнең икенче улы Габдеррәхман 1690 елда Мортыштамак авылында туган, озак еллар гыйлем өйрәнү һәм уку юлында йөреп, белем иясе сыйфатында җитешкән. Гыйлеме белән үз заманында шактыйларны гаҗәпкә калдырган, ил-халык алдында зур хөрмәт казанган. Зәй елгасы буендагы, Әлмәттән ерак түгел, Тайсуган авылына килгән һәм Кеше тормышында килеп туган һәртөрле мәсьәләне шәригать гыйлеме нигезендә хәл иткәнгә, тирә-яктагы авылларда да изге зат дәрәҗәсендә йөртелгән. Әмма төп эше итеп олы һәм зур мәдрәсәләрне тәртиптә тотуны, аларда төрле фәннәр укыту эшен оештыруны сайлаган, шушы юлда зур тырышлыклар куйган. Аның шәкертләре Оренбург һәм Казан якларына таралганнар. Р. Фәхретдиновның "Асар"дагы хәбәренә күрә, 1762 елда ул 74 яшендә булып, сәламәт яшәгән. Моннан соң күпме гомер кичергәнлеге мәгълүм түгел. +Габдеррәхманның тугыз баласы булган. Алар: Габделмән нан, Гобәйдулла, Габделхәмит, Габделислам, Фәйзулла, Габ дел җәббар, Гыйсмәтулла, Мәрфуга, Зөбәйдә. Мәрфуга исемле кызы Россиянең Европа һәм Себер мөселманнары үзәк диния нәзарәтенең икенче мөфтие Габделислам бине Габдер рә хим гә кияүгә чыккан. Ә Зөбәйдәсе Кинәле елгасы буендагы Солтанкол авылындагы Сәлим исемле кешенең хатыны булган. +Габделҗәббар 1752 елда, Гыйсмәтулла 1762 елда дөньяга киләләр. Гомерләрен гыйлем өйрәнүгә багышлыйлар, ислам динендә халыкны тәрбияләү өчен күп көч куялар. Яшәгән өйләре дә гыйлем йорты буларак таныла. Кулларында бик күп китаплар була. Бу нәсел кешеләре күбесе галим һәм әдип сыйфатларында тарихыбызда эз калдырганнар. Р. Фәхретдинов үзенең әдәби-тарихи хәбәрләр тупланмасы "Асар"да каберләре Тайсуган авылы зиратында икәнлеген яза. +Габдеррәхман хәзрәт "Шәрхе-Хәләби" ("Хәләби китабына аңлатмалар"), "Бөстанул-фикъһийә" ("Ислам кануннары гөлбакчасы"), "Ифтитах" ("Белемгә юл ачу") китапларын күчереп һәм аңлатмаларын язып тәмам иткән, ахырларында үз исемен куеп калдырган. Р. Фәхретдинов заманнарында бу китаплар халык арасында йөргән, ул аларны укуын "Асар"ынд а 1726 елда, рәҗәп аеның 22 сендә, "Бөстанул-фикъ һия"не 1728 елн ың рабигуль-ахыр аенда, "Ифтитах"ны 1746 елда күчереп тәмамлаганы да билгеле. Аның хакында Р. Фәхр ет дин ов: "Язуы - гүзәл, рәсеме - дөрес вә игътибарлы, гарәби гыйбарәте һәм зарарсыздыр. Үзе тәкъва-диндар бер зат булып, сөннәт илә гамәл итәр булмыштыр", - дип белдергән "Асар"ында, сүзе ахырында аның бер касыйдәсен дә урнаштырган. +* * * +Йә шәфигым, сәидүл-күнин, сәхрел-мөрсәлин, +Сәнең өчен яратылды җөмлә әфләкү-зәмин, +Моһтар гарәп, гоҗум, сән - рәхмәтү-лил-галәмин, +Сән шәфагать әйлә��ел бу мөбтәлайә, йа шәфигъ. +Әмрү нәһи нәбиемез сән безем, и зөл-кәрам, +Кемсә юк сәндин иврәк димәдә ла вә нәгамь, +Җөмлә куркуглар да сәнсен һәм шәфигы мөхтәрәм, +Сән мәдәт әйлә бу мескен мөбтәлайә, йа шәфигъ... +XVIII гасырның беренче яртысында мондый бөек галимебез яшәве күңелләргә нур өсти. Туймөхәммәт улы Габдеррәхман Тайсуган-Мортыштамаклы шагыйребез әдәбият тарихында да үзенең хаклы урынын алырга тиеш. +Менә шушы шагыйрь һәм галим Габдеррәхман хәзрәт Р. Фәх ретдиновның әнисе ягыннан бабасы булган. Атаклы Батырша Галиев та менә шул Габдеррәхман мулланың мәдрәсәсендә белем алган һәм азатлык өчен көрәш фикере, тәүге башлап, күңелендә аның өйрәтмәләре тәэсирендә шытып, тернәкләнеп киткән. +Тайсуган Әлмәт төбәгендә электә иң мәртәбәле һәм алга киткән авыл булган. Ул һәртөрле гыйлемнәрдән дәрес бирүче мәдрәсәсе вә бөек имамнары белән дан тоткан. Монда Габдеррәхим Утыз Имәни дә килеп-китеп йөргән. +Әлмәт төбәгендә бер-бер укымышлы кешене очратып, аңардан Тайсуган авылын сорасаң: +- Ә, галимнәр авылымы? Анда безнең авылыбызның мулласы укыган булган! +Яки: +- Аның халкы соклангыч һәм бик тә яхшылыклы, - диләр. +Тайсуган авылының тарихы ерак чорлардан килә. Бу авыл ничәмә-ничә гасырлар буена гыйлем чишмәсенең башлангыч урыны сыйфатында дан тоткан. Андагы мәдрәсәдә белем алу татар өчен мәртәбә саналган. +Шушындагы борынгы дәвер галимнәреннән берсе - Габдел мәннан бине Габдеррәхман бине Туймөхәммәт. Тайсуган авылында атасы Габдеррәхманнан соң имамлык иткән һәм мәдрәсә тоткан, мөдәррис булган. Гыйлемдә дан казанган. Әллә ни озын гомер кичермәсә дә (әле 1779 елда исән-имин булган), "Асар"да Р. Фәхретдинов аның хакында боларны яза: "Русия исламнары эчендә олуг бер шөһрәт кәсеп итмеш тәхсил итмеш" (Коръән гыйлемен өйрәнгән). Шөгер авылындагы имам Габдеррәшит бине Мөхәммәт аның якын дусты булган. Остазы - Кариле авылыннан Габдессәлам бине Хәсән. +Габделмәннанның улы Фазлулла шулай ук зур гыйлем иясе кешеләрдән булган. Ибне Һишамның "Кавагыйдүл-әгъраб" ("Гарәп теле грамматикасы кагыйдәләре") китабын үз аңл атмалары белән күчереп язган. Р. Фәхретдинов аның хакында: "Рәсем хаты дөрес вә гүзәлдер", - дип белдерә һәм бу китабының нөсхәсе белән таныш икәнлеген "Асар"ында язып та уза. +Тайсуган авылына 20 май көнендә килеп (1997 елда) Яруллин Расих Зиннәтулла улы белән очраштык. Ул мәчеттә мәзин вазифасын башкара иде. Татнефть ярдәме белән хаҗ сәфәрендә дә булып кайткан икән. Миңа авыллары тарихына кагылышлы кайбер сөйләмә мәгълүматлар бирде. Мәчетне Иркен-нефть салдырган. Намазны бер дә калдырмауларын горурланып сөйләде. +Имам хезмәтен башкаручы Шакирҗан Сабирҗан улы Зәки җа нов та тиз арада килеп җитте. Расих хәзрәт үзе Казандагы Кабан арты мәдрәсәсендә әле дә белем бирә икән. Әмма, ни хикмәт, "Мөхәммәдия" китабын кулыма күтәреп актара башлагач: +- Бу китапны укырга киңәш итмәделәр безгә, - дип әйтеп куйды. +Шушы кадәр дә тәэсирле һәм кыяфәтенә иман билгеләре чыккан кешедән бу кадәр дә изге китапка карата саксыз гына әйтелгән сүзләрне ишеткәч, дөнья караңгыланып киткәндәй булды. +Һай хәзрәтләр, иртәрәк өлгереп китәсез, ахырда хәтерләрегез яңармасмы? +Аллаһы Тәгалә рәхим һәм шәфкать иясе ул! +- Тайсуганда әүвәлдән өч мәдрәсә булган, - дип, сораугы хәзрәтебез Таһир исемле, мәдрәсәсе хәзерге мәктәп урынында иде. Икенче мәдрәсәбезнең урыны шушы мәчетебез нигезендә иде. Бусы башлангыч сыйныфлар өчен махсус салдырылган булган. Анда хәзер кибет урнашкан, шуның артындагы зур бинада кызлар өчен җидееллык мәдрәсә иде. Безнең авылда борынгы китаплар күп иде. Мәчетебезнең подвалын китапханә итеп, аларны шунда саклаганнар... +Советларның хәвефле еллары Тайсуган кебек ныклы авылны да какшаткан әлбәттә. Нишләтәсең, тарихыбызның бөек сәхифәләре теркәлгән китапларны да яндырганнар, юкка чыгарганнар. +- Безнең Тайсуган мәдрәсәсендә Габдеррәхим Утыз Имәни, Батырша укыган, - дип сөйли Расих хәзрәт.- Боларны язып чыктылар инде. Дамир Гарифуллин шагыйрь Сәгыйть Рәмиевнең дә монда укыганлыгын язды... Саный киткәндә - күпләр инде, күпләр!.. +Ике гасырдан артык вакыт узган, ә халык һаман да Батыршаны онытмый, хәтерендә саклый, исемен горурлык белән телгә ала. Дөрес шул: "Эш күрсәткән ирне ил онытмый!" Милли азатлык хәрәкәтенең байрагын бу яклар югары күтәргәннәр, халкының иреге өчен җаннарын фида иткәннәр. Заманалар ничәгә генә төрләнмәсен, милли каһарманнарыбызның исемнәре һаман да күңелләрдә! +Батырша (Баһадиршаһ) - бу исем аңа халык тарафыннан бирелгән, яратып әйтелгән кушаматы кына. Ә асыл исеме - Габдулла, Гали улы Галиев. Ул 1710 еллар тирәсендә Себер юлындагы Карыш авылында мишәр таифәсеннән Гали мулла гаиләсендә туган. Әүвәле үз авылында, аннан соң данлыклы Тайсуган мәдрәсәсендә белем алган. Аннары Ташкичү мәдрәсәсенә күчкән. +Зирәклеге белән аерылып торуы аркасында Габдеррәхман шулай ун ел гомерен белем туплауга багышлап, шулардан соң Оренбургка китеп, үзен данлыклы, киң гыйлемле мулла буларак таныткан. +Бераздан Батырша туган авылы Карышка кайта, монда төпл әнеп, муллалык һәм мөдәррислек итә башлый. Халыкны һәртөрле салымнар-ясаклар белән кысуларга, дини изелүгә җаны әрнеп, патшага хат яза һәм аңардан гаделлек урнаштырыр дип өмет итә. Асылда бу хат татарлар тарафыннан патшага ышаныч белән язылган мөрәҗәгатьләрнең тәүгеләреннән һәм тәэсирлеләреннән берсе була. Әмма аның сүзләренә тәхет колак салырга теләми. Патшаның гаделлегенә ышану, аңардан ярдәм өмет итү - утопик хыял гына була. Һәм ул моны аңларга мәҗбүр ителә. +1755 елда Батырша халыкны, азатлык хәрәкәтенә өндәп, җәбер-золымга каршы баш күтәрергә чакырып, үзенең данлыклы өндәмәсен яза. Шәкертләреннән аны күчертеп алдыра һәм күбәйттерә дә, махсус атчабарлар ярдәмендә тирә-күрше төбәкләргә тараттыра. +Шуннан соң ул Оренбург, Урал, Әлмәт якларына үзе дә барып чыга. Авылдан-авылга йөреп, халыкны азатлык өчен көрәшкә өнди, тугры шәкертләрен шушы эшкә җигә. +Ислам диненең өйрәтмәләренә таянып оештырган бу өндәмәләре халыкның күңеленә үтеп керә. Бердәм күтәрелгәндә уңышка ирешәчәкләрен төшендерсә дә, халыкның инде сабырлыгы төкәнгән була, анда-монда кузгалулар башланып китә. 1755 елның 15 маенда Бөрҗән башкортлары хәрәкәткә килә, аларга якын-тирәдәге татар һәм башкорт авыллары кушыла. Көрәш стихияле төс ала. Озакламый патша гаскәрләре аларны бастыра. Батыршаны эзләү башланып китә. Ул, гаиләсе һәм шәкертләре белән бергә, йортын ташлап, урманга кача. Төп эше "Мөритләр хәрәкәте"нә җит әк челек итү +Бер ел чамасы уңышлы яулар оештыралар. Әмма шымчылар аның эзенә төшә. 1756 елның 8 августында Батырша кулга алына һәм Уфага озатыла. Сак астында Оренбургка китерәләр, аннан, богаулап, Мәскәүгә озаталар. Шлиссельбург төрмәсенә ябып куялар. 1762 елның 24 июлендә зиндан сакчылары белән сугышып һәлак була. +Батыршаның батырлыгы - милли тарихыбызның күркәм бер сәхифәсе, халкыбыз горурлыгы. Әлмәт төбәгеннән язучы Җәмит Рәхимовның 1992 елда басылып чыккан "Батырша" романында аның тормышы һәм каһарманлыгы вакыйгалары бәйнә-бәйнә сөйләнелә. Бу әсәр данлыклы каһарманга куелган әдәби һәйкәлләрнең берсе булып тора. +Әңгәмәдәшем, Тайсуган авылыннан Расих хәзрәт, боларны миңа искәртә. Белгәннәремне сүзләренә өстәп барам. Аннары аңардан борынгы кулъязма китаплар хакында сораштырам. Мәдрәсә китапханәләре тулы китап булган. Шулар ның берсе генә дә исән калмадымы икән? +Мәчетнең михраб тарафынарак куелган киштәлектән алып, миңа күрсәтергә Расих хәзрәт китаплар чыгара. Карап барам. Арада, ни хикмәт, гарәп графикасында бастырылган "Инҗил" дә бар. Нәрсә икәнлеген сорыйм. Танышлыгы юк икән. Монысы - кулъязма китап, Суфи Аллаһиярның "Сөбател- гаҗизин"не ("Гаҗизләргә терәге"), тезмә белән язылган. Бер мөнәҗәтен укый башлыйм. +* * * +Илаһи, гасыймыз, бичарадырмыз, +Һаваи нәфсе илә әүвәрәдермез. +Миһманбыз бер кичә дөньяи һичә, +Нә эшләр кичәдер бездин бу кичә? +Бу төндә тот бөтен иманымызны, +Күңел сандыкына дөр би бәһадер, +Үзең раст әйләдең, йә кәшфе әлзарер. +Ушалдыр касдына Шайтан бәдбәхет, +Төшептер күп һавахаһи белән сәхт. +Әгәр булсаң мәнем хәлемгә хами, +Түзәр гөлдик гадуларның тәмамы. +Әгәр сән сакласаң рәхмәт юлыдин, +Гаду кол кылса ни килгәй кулыдин, +Янә иманда иде әһле тәхкыйк, +Ходадиндер һидаять берлә тәүфыйк. +Ходаның фигыле ул мәхлук имәстер, +Кеше мәхлук аны һәргиз димәстер. +Диделәр мәгърифәт берлә вә икърар, +Ушал кем, бәндә синең фигъледин бар. +Ничек кем, бәндәне халкъ итте Мәүла, +Тәкый мәхлук ирер фигъле вә каүлә. +Ирер бер мәгънәдә иман вә ислам, +Моны белсә кирәк һәр хассы, һәр гамь. Хәзерге татар телендә бу мөнәҗәт болай яңгырый: +* * * +Илаһи, гөнаһлы бичарадыр без, +Нәфсе белән йөреп бә��етсездер без. +Дөнья эчендә кунак без бер кичә, +Нинди эшләр бу кичә бездән кичә? +Бу кичәдә бөтен тот иманыбызны, +Таңда коткар төтеннән җаныбызны. +Күңел сандыгына тутыр энҗене, +Туры юлга керт, Белүче, мөшкелеңе. +Шул явыз ниятле Шайтан бәдбәхет +Төшә каты хәйләләр белән үтеп. +Әгәр булсаң минем хәлгә яклаучы, +Гөл кебек көяр дошманлык кылучы. +Рәхмәт белән сакласаң Син юлыннан, +Дошманлык кылса ул, ни килер кулыннан? +Янә иманда иде бәндә хакыйк, +Ходадандыр туры юл белән тәүфыйк. +Ходаның фигыле ул мәхлук булмас, +Кеше мәхлук аны һәрчакта димәс. +Диделәр, мәгърифәт белән һәм икърар, +Шушы бәндәсенең фигыленнән бар. +Ничек бәндәне бар кылды ул Хода, +Шулай мәхлук иде фигыль вә сүздә. +Булыр бер мәгънәдә иман һәм ислам, +Моны белер һәр бала, һәр олы җан... +Расих хәзрәт ишеттеме, юкмы - һичбер сүз әйтмәде. Бу "Сөбател- гаҗизин" китабына (монда бер мөнәҗәтен генә бирдек) Габдеррәхим Утыз Имәни, Таҗетдин Ялчыгол кебек олуг галимнәр шәрех язганнар, Коръән-хафиз затлар, ягъни абызагайлар, олы-олы имамнар аның эчтәлеген яхшы белгәннәр, мөдәррисләр бу китапны шәкертләренә дәрес итеп өйрәткәннәр. +Безгә Коръән белән хәдисләрне белсәк тә җиткән, калганнары - "Мөхәммәдия"ләр, "Сөбател-гаҗизин"нәр - барысы да кирәксез, буш сүз дип сөйләп йөрү никадәр зур хата булыр иде. Беребез дә бүген генә тумаган, һәркайсыбыз, тормыш юлыннан тыш, кендегебез белән тарихка тоташкан. Милләтнең "Рух Имәне" тамырлары тирән гасырлардан көч-куәт ала түгелме? +Ык елгасы буендагы Бәйрәкә авылыннан Мөхәммәткол бине Табай даны тирә-юньгә таралган имам-мөдәррисләрнең берсе булган. Аның исемен гыйлем ияләре еш телгә алган. 1785 елда ул шул ук Бәйрәкә авылында вафат булган. +XVIII йөзнең атаклы шәхесләреннән Сарман һәм Азнакай якларында Габдессәлам бине Хәсән бине Кадермәт (Кадермөхәммәт) бине Теләнче бине Бигелде бине Тәвеш тә дан тоткан. Ерак бабасы Тәвеш - Минзәлә елгасы буендагы Бикбау авылыннан. Бигилде бине Тәвиш исә Азалак авылында җирләнгән. +Теләнче исемле бабасының Кадермәт һәм Сәрмәкәй атлы уллары булган. Алар Мәллә елгасының башында Кәкре Елга (хәзерге Азнакай районында) дигән авылга нигез салганнар. Бу авылның, Р. Фәхретдинов "Асар"да белдергәнчә, тарихы 1700 елдан башланып китә. Кәкре Елга тирәсендәге урманнарны, җирләрне һәм болыннарны-печәнлекләрне - барчасын Нәдер бине Уразмәт (Уразмөхәммәт) үз милке иткән. +Азнакай дигәннән, электән бакыр базлары белән дан тоткан Чатыр тау күренешенә бүген дә сокланып яши бу шәһәр нең халкы. Күркәм итеп ике катлы мәчет, янына мәдрәсә дә төз етеп куйганнар. 1938 елгы Әсгать Мансур улы Мөхәммәди монда имамлык хезмәтен башкара икән, мәзиннәре лаганнар. Бу "Ак мәчет"ләрен 1996 елда ачканнар. Аның төзелеше нә төп ярдәмне Азнакайнефть идарәсе күрсәткән. +- Җомга намазына 60-80 кеше килә, яшьләр дә йөри башладылар, - дип сөйли Әсхәт хәзрәт.- Аллаһы Тәгаләнең рәх мәте, күңелемә има�� нуры төште. Тормышымның асылы, мәгънәсе үзгәреп китте. Шуннан бирле үземне бәхетле тоеп яшим. Динле, иманлы булуы - рәхәт икән ул, үз мәртәбәңне, кемлегеңне белә башлыйсың. Дин кирәк ул, динсез булмый... +Бу якларның электән укымышлы икәнлеген дәлилләүче борынгы китаплар аларда киштә-киштә җыелган. Дөрес, әлегә аларны аңлап укучы юк, киләчәктә, һичшиксез, гарәпфарсы- төркигә маһир затлар да үсеп җитәрләр. +Чатыр тау зәңгәр киңлекләргә төбәлгән. Шушы якта, шушы туфракта үскән язучы, шагыйрь Марсель Галиев язганча, бу тау башыннан ерак Парижларны күрергә, Азия җилен кочагыңа сыйдырырга була. +- Казанга кайтышлый, "Дүсем чишмәсенә" тукталдык әле..., - дип әйтеп куйган иде миңа М. Галиев бер күрешкәнебездә. +Ул "Дүсем чишмәсе"н авылдашлар "Корбый чишмәсе" диләр. Суы саф һәм тәмле булып, бөтен авылыбызны диярлек сугарып акты. Безнең өйдә аны "Корбый бабам чишмәсе" диләр иде, чөнки әнкәмнең әткәсе Нургали бабамның атасы - ерак бабам булган ул Корбый. Аның яныннан, тавын ишеп, олы юл салгач, "Корбый чишмәсе"н үзен дә, исемен дә беразга онытып тордылар. Чөнки Дүсем авылы йортларына урман тауларыннан торба буйлап саф су килә башлады, элеккеге чишмәләрнең кадере китте. +Әмма күпмедер вакыттан авылыбызның уңган егетләре "Корбый чишмәсе"н кабат торгыздылар. Аны "Дүсем чиш +Һәр төбәкнең, һәр авылның шундый изге урыннары була инде ул. Марсель әфәнденең дә миңа шуны сиздерүе булгандыр. +Сәрмәкәйнең Дүсмәт (Дусмөхәммәт) исемле улы шушы якларда, беренчеләрдән буларак, Россия дәүләтенә сусар (байбак) тиресе белән ясак түләгән. Аның улы Алтынбай җиде бала үстергән: Исмәгыйль, Мәрханә, Габдеррәшит, Җәгъф әр, Ягъкуп, Яхъя, Тәхаветдин. Бертуганы Тимеркәй бине Дүсмәтнең Миңлекәй исемле бер улы һәм чибәрдән-чибәр кызлары булган. Кадермәт бине Теләченең нәселен Мостафа һәм Хәсән исемле уллары дәвам иттергән. +Габдессәлам бине Хәсән (Кадермәтнең оныгы), Кәкре Елга авылында шөһрәтле һәм данлыклы имам-мөдәррис булган, бик озак яшәгән, балалар укытуга бер дә галәмәт ихласлык белән гомер кичереп, 1789 елда вафат булган. 1771 елда бер шәрех китабын язып тәмамлаган. Бу китап хәзер дә шушы төбәктә кулъязма хәлендә сакланса кирәк. Р. Фәх ретдинов та үз заманында аның бер нөсхәсен кулларында тоткан, тасвиры белән танышып чыккан, әмма тышлыгы һәм әүвәлге сәхифәсе сакланмау сәбәпле, ул китапның исемен ачыклый алмаган. Ахырында шушы сүзләрне күчереп алган: "Кәтәбтү фи вәлидәти Уфа вә фи карийәти Кәкре Елга би-мәдрәсәтин вәлидина Габдессәлам бине Хәсән 1185 сәнәтин Һ(иҗри) вә 1771 сәнәтин М(илади) вә әнә фәкыйрүн Габдел гаффар бине Габдессәлам бине Хәсән" ("Уфа төбәге Кәкре Елга авылында үз атам мәдрәсәсендә Габдессәлам бине Хәсән 1185 ел Һиҗридә, 1771 ел Миладида яздым һәм мин үзем фәкыйрь Габделгаффар бине Габдессәлам бине Хәсән"). +Габдессәлам мөдәрриснең балалары: Габделгаффар, Шәмсетдин, Зәйнетдин, Габдессаттар һәм башкалар. Габде ссаттарның улы Сәгъдетдин исә шушы ук Кәкре Елга 1882 елда вафат булган. Әмма аның ир балалары тумаган һәм нәселе өзелеп калган. +Сәрмәкәйнең улының исемен "Асар"да Р. Фәхретдинов Әлмәт (Әлмөхәммәт) исеме белән күрсәтә. Моның сәбәбен аңлый алмадык. Басма хатасы булуы да ихтимал. +Инде телгә алып үтелгән Нәдер бине Уразмәт мирза хакында сөйләүгә күчсәк, ул берүзе Хива ханлыгы зурлыгындагы җирләргә хуҗа булган. Татарның эре алпавытларыннан саналган. Р. Фәхретдинов аның нәселен төгәл санап чыга: Нәдер бине Уразмәт бине Түтеш бине Туйбакты бине Төйгелде бине Шәехмөхәммәт бине Гадеррәхман бине Габдулла бине Хөсәен бине Асылхуҗа бине Мөҗак. +Зәй елгасы буендагы, Әлмәт шәһәре янындагы Нәдер авылы шушы Нәдер мирза исеменә аталган. +Нәдер бине Уразмәт чыгышы белән Тау ягыннан, ягъни мишәр мирзаларыннан икән. Казан ягында яшәгәндә үк, аннары Идел-Уралдагы Пугачёв явына кадәрге халык буталышлары чорында Россия дәүләте өчен зур хезмәтләр күрсәтеп, Зәй, Кичү, Шушма, Ык елгалары буйларында бертоташтан урман һәм җирләрнең хуҗасы-алпавытына әверелгән. Аның кул астында кырыктан артык авыл исәпләнгән, аның биләмәләре мәйданы ул чордагы Хива ханлыгынан зуррак булган. +Соңыннан, 1861 елда крепостнойлык бетерелгәч, Нәдер мирзаның варислары бу милек-мөлкәттән ваз кичкәннәр. Форсаттан файдаланып, җирләренең бер өлешенә рус алпавытлары хуҗа булып өлгергән, кайсыларын, бүлгәләп, байлар сатып алган. Әмма варислар башта мондагы авылларга, аларның халкына бу биләмәләрне үз кулларына алырга тәкъдим итәләр. Мондый хәбәрдән барысы да аптырашта калалар. Ниндидер бер хәйлә түгелме икәне хакында сүзләр китә. Чукындырылу хәвефе куркыта башлый. Чөнки Нәдер тартканнар, шуннан җирләрен тартып алганнар имеш. Ә бу сүзләрне алар арасына мәкер иясе кешеләрнең махсус таратуларын уйларына да кертмәгәннәр булса кирәк? +Әлмәт ягындагы Тайсуган авылыннан Фәзлулла бине Габделмәннан бине Габдеррәхман, Р. Фәхретдиновның "Асар"да язуыннан аңлашылганча, олуг галимнәрдән берсе буларак җитешкән. Имамлык һәм мөдәррислек иткән, 1794 елда вафат булган, шушы ук авылда җирләнгән. +Бу кеше Мөхәммәтҗан мөфтинең шәригать мәсьәләләрен ачыклауда киңәшчесе булган һәм халыкны мөфтият тирәсенә тартуга зур тырышлык куйган. Аның Габдулла исемле улы бик күркәм сурәттә һәм яхшы хаттатлардан саналган, бик күп китапларның күчермәләрен төзегән, үзе дә әсәрләр иҗат иткән. 1844 елгача яшәгән. Әмма ул вафат булганнан соң, мәдрәсәсе гыйлем йорты булудан туктаган, сүнгән. Дөрес, халык үтенече белән, гыйлемнең кабат тергезелүе өчен дип Каран авылыннан мөдәррис итеп Габденнасыйр бине Габдеррәхман чакыртылган. Әмма мәдрәсәнең элеккеге даны кире кайтмаган. +Фәзлулла мулланың улы Габдулладан гайре, тагын да Гобәйдулла, Фәтхулла, Габденнафигъ, Мофазыл, Мәүһүбә, Сәрвиназ һәм Фәрхиназ исемле балалары калган, әмма алары гыйлемдә зур шөһрәткә ирешмәгәннәр. +Яңа Әлмәттә (хәзерге Әлмәт шәһәренең иске исеме) Җәгъфәр бине Ибраһим бине Сәрмәт бине Әлмәт бине Алыш дигән кеше, 1795 елда вафатына кадәр, имамлык һәм мөдәррислек иткән, кабере шушы ук Яңа Әлмәттә. "Каһестани китабы"н күчереп, тәртипкә китергән, үзен анда "Казан төбәге, Болгар җирлеге, Нугай юлы Әлмәт авылыннан" дип күрсәткән һәм 1766 елда тәмамлавын белдергән. Яше 54 тә булган. Хатыны Казан шәһәренең эре сәүдәгәрләреннән Бикбау бине Шәех Гобәйдулла хәзрәт - аның улы. Ул да шулай гыйлемдә камил затларның берсе булган. +Зәй елгасының башындагы Каратай авылында туып, заманында иң мәртәбәле уку йортларыннан саналган Кышкар мәдрәсәсендә укыган Мортаза бине Габделгазиз бине Бикмөхәммәт, укымышлы булу сәбәпле, Казан шәһәренә имам итеп сайланган һәм 1796 елда вафатына кадәр шушы хезмәтен үтәгән. Кадер исемле мөдәррис кулында укыган вакытында "Нигъмәте-Аллаһ" ("Аллаһ нигъмәте") дигән китабын яза башлап, 1753 елда аны тәмамлаган. Әнисенең исеме Ярмөхәммәт кызы Бөстан булган. Каратай авылы белән гомер буе бәйләнештә торган һәм язган китапларын да шушында бүләккә китерү гадәтен саклаган. +1997 елның 20 маенда Иркен-нефть җитәкчеләреннән Хәйретдинов Җәмил Фәтхетдин улы мине Кодаш авылына алып килде. +- Безнең идарә тарафыннан гына да җиде мәчет төзелде, - дип сөйләде ул.- Карабаш, Тайсуган, Кама-Исмәгыйль, Бишмунча авылларында, Габдеррәхманда. Дөрес, монысын тулысы белән үзебез генә төзетмәдек, халык та өлгер булып чыкты. Тагын - Иркеннең үзендә. Менә бу Кодаш мәчете. Халык аңа Миргазыян исемен бирде, фамилиясе - Зәкиев, Иркен-н ефть идарәсенең башлыгы ул. Әле тагын да төзибез, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Кодаш мәчетен 1996 елда зурлап ачтык... +Без мәчет имамы Җамалетдинов Ризаэддин хәзрәтне эзләп киттек. Озаклап тукталырга мөмкинлегебез юк, вакытыбыз тарлыгын белгәч, тәртип өчендерме - канәгатьсезлеген сиздереп алды. Авыл зиратына кереп, Габдеррәкыйп дамелланың ташы янында тукталып, 1901 елда вафат булганлыгын укып, җаны тынычлыгына һәм гүре нурлы булсынга атап дога кылганнан соң, өстән явып торган яңгырдан артык +Моңа кадәр Карабаш мәчетенә тукталган идек. 1907 елда төзелгән мәчетне советлар үз чорларында авыл клубы ясаганнар. Инде халык аны 1994 елда кабат кайтарып алган һәм күмәкләп торгызганнар. Анда безне имам Гыймадетдин Сәха бетдин улы Бәдретдинов каршы алды. +- Бөгелмәдән Сөләйман хәзрәт әйтте, "мәчетегездә кеше булмаса да, биш вакыт намазның азаннарын әйтегез", диде. Болай, ни, картлар килгәли инде. Белгәне аз шул, - дип зарланып та алды ул. - Монда бит алты мең кеше яши. Үзем СПТУда укыттым, аннан совхозда баш инженер булдым. Ханнанов Минзыя - мәзин вазифасын башкара, Вәлиәхмәтов Габдулла, Гыйззәтуллин Мөстәкыйм, Җиһаншин Искәндәр... Йөрибез намазга, йөрибез. Халыкка дин гыйлемен өйрәтүчеләр кирәк, мәктәп бусагасыннан ук! Бигрәк мәхрүм булып үсәләр шул... +Гыймадетдин хәзрәт хаклы иде. Мәктәптә дин дәресләре керми торып, дин тарихын өйрәнү белән генә халык әллә кая китә алмаячак. Болар хакында уйланасылар, хәл итәсе мәсьәләләр, башкарасы эшләр шактый икән әле! +Хәзрәт киңәш иткәч, җирле тарихчы, шигырь һәм хикәяләр язучы Солтангәрәй Асыловка да барып кердек. Шактый күптөрле язмалары бар, чорына күрә әһәмиятле вакыйгаларны көндәлек теркәп куя торган гадәтен дә ташламаган. +- Бу таш мәчетне 1907 елда төзүләренең вакыйгасы шуннан башлана: аның урынында агач мәчет булган, 1904 елда янгын юкка чыгарган, - дип сөйләп китте тарихны белүче бабай. - Анда 1857 елның 18 августында туган Габделгалим Габделгани улы 1889 елдан имам булган. Мәхәлләдә 1661 ир заты исәпләнгән. +Солтангәрәй бабай муллаларының кемнәр һәм кайсы елларда булуларын да санап китте, мәчетнең манарасын 1938 елда кискәннәрен әйткәч, кемнәр эше икәнлекне сора +- Кайдандыр килгән чуаш иде бугай?.., - диде. Ул хаклы иде, андыйларның исемнәрен дә телгә аласы түгел. +Солтангәрәй бабай үзе 1928 елда туган. Димәк, ул вакытта ун яшендә булган. Аның кемлеген ишетми-белми калмагандыр? "Чуаш" дип әйтүе болай, тәртип өчен генә инде. +Менә шундый алар - Әлмәт төбәге кешеләре. Үз җайларын белеп кенә, сабыр һәм тәвәккәл халәттә яшәүчеләр. Нинди генә авырлыклар килгәндә дә рухларын сындырмаганнар, милли йолалардан тайпылмаганнар. Аз гына җай, вакыт бир һәм гыйлем белән сугар - хәзер тернәкләнеп китәргә, чәчәк атарга тора аларның Рух Агачы. +Бар төбәкләргә белем нуры чәчкән Тайсуган авылы инде кабат ныгып киткән, Карабаш, Кодаш авыллары да арта калырлык түгел. Шушындый зур сынаулар аша үтеп тә сүнми калганнар икән, аларның киләчәге дә зур һәм ышанычлы. +XVIII йөздә татарлар арасында гыйлемдә һәм халыкка хезмәтләрендә иң мәшһүр кеше (аны Р. Фәхретдинов "Асар"да шулай атый) Вәлид бине Сәгыйть булган. Аның каләменнән төшкән гарәп, фарсы, татар телләрендәге кулъязма китапларны хәтта бүгенге көндә дә Татарстанда һәм читтәге төбәкләрдә еш очратырга мөмкин. +Вәлид бине Сәгыйть бине Фулат (Булат) бине Әмин - Минзәлә елгасының башында урнашкан Минзәләбаш (хәзерге Иске Минзәләбаш) авылыннан, атасы Сәгыйть, Оренбург белән сәүдә итеп, зур сәүдәгәрләрдән саналган. +Вәлид мулла хакында Р. Фәхретдинов: "Бу кемсә хәтта бу заманымызга кадәр "Вәлид ахунд" димәк лә мәшһүр бер заттыр", - дип яза "Асар"да. Ул Минзәләбаш авылында имам, мөдәррис, ахун хезмәтләрен үтәгән, 53 яшендә, 1806 елда +Шушы авыл зиратындагы кабере өстенә элгәре заманнарда төрбәсе булган, әмма ташларын колхозга сүтеп алганнар имеш. +Минзәләбаш авылында Вәлид ахун олуг мәдрәсә тоткан, шәкертләр тәрбияләү белән генә чикләнмичә, гомере буена китаплар язу белән дә шөгыльләнгән. Имам булырга теләмәгән. Әмма авыл халкы аңардан бик үтенгәч, аларның теләк ләренә буйсынган, мөфтияткә барып, рәсми имтиханнарны тапшырып, ахун, ягъни имам-ха��ыйп, мөдәррис исемнәре алган. Бу хакта мөфтият таныклыгы аңа 1789 ел 11 февралендә бирелгән. +Шул заманнарда ук Минзәләбаш авылында җәмигъ мәчете булган. Вәлид бине Сәгыйть тә, имам булудан тыш, әтисеннән калышмыйча сәүдә итеп, "өченче гильдия сәүдәгәр" мәртәбәсенә ирешкән, ягъни Оренбург белән бәйләнештә торган эре сәүдәгәрләрнең берсенә әверелгән. Холкы белән - катгый, намусы ягыннан - тугры, белемдә - галим, эштә - булдыклы затлардан булган. +Бу авыл халкын һәм аларның янындагы Дүсем авылы кешеләрен элек "типтәрләр" дип атаганнар, алар Бөгелмә хәрби округының Мөслим-Бакый йөзлегенә (сотнясына) караганнар, казаклар гаскәрендә хезмәт иткәннәр. Бу типтәр гаскәриләре яуда маһир вә тәвәккәл булганнар, хәрби хезмәт һөнәрендә һәртөрле осталыклары белән танылганнар. +Вәлид бине Сәгыйть белемне Габделислам бине Хәсән Әл-Кариледән һәм Габделмәннан бине Габдеррәхман Тайсуганидан алган. Шаһиәхмәт бине Рафыйк Әс-Сәмәки, Гашүр бине Каракай Әш-Шөгери, Габделвахит бине Габделмәннан, Габбас бине Рахманкол Әл-Әсаи исемле шәкертләре тарихта исемнәрен калдырганнар. Аның Шәмсетдин, Хәдичә, Мөхәм мәтшәфигъ һәм башка исемдәге балалары булган. Мө +Вәлид хәзрәтнең китапларга суккан мөһеренә: "Ахунд Әл-Болгари Вәлид бине Сәгыйть" дип язылган. "Кәһестани китабы"н Габдессәлам бине Хәсән мөдәрристә укыган заманында, 1775 елда, күчереп язган. Шулай ук Тайсуган мәдрәсәсендә укыган чорында, 1779 елда, Габделмәннан бине Габдеррәхман хозурында чагында күчергән китаплары да бар. Ул аларга үзеннән өстәмәләр һәм аңлатмалар да кертә барган. "Халасатул-Кодури" ("Кодури авторлыгындагы "Тәмуг утыннан котылу" әсәре) китабын 1780 елда Минзәләбаш авылында күчереп тәмамлаган. +Мәдрәсәсендә "Җәмигул-Әсрар" ("Серләр тупланмасы", 1786) китабы язылган, аны күчерүче буларак Минзәләбаш авылы Вәлид бине Сәгыйть мәдрәсәсе шәкерте Рәхимкол бине Рафыйк бине Сөләйман күрсәтелгән. +Р. Фәхретдиновның язуына караганда, Вәлид бине Сәгыйть гарәп һәм фарсы телләренә гаҗәп дәрәҗәдә маһир булып, төрки әдәби телне дә камил үзләштергән һәм матур, хатасыз итеп язган. Шәригать һәм фикъһе (дини кануннар фәне) гыйлемнәрен төгәл һәм яхшы белгән, һәртөрле авыр мәсьәләләргә очраган вакытында да, аларның асылына төшенеп, чишелешен дөрес итеп аңлаткан, дәлилләрне тулы файдаланган, бик күпне белгән. Шушы гыйлемнәре белән һәммәләрне хәйран итә торган булган. Вафатыннан соң имамлык урыны һәм мөдәррислек итү вазифалары кияве һәм шәкерте Габделвахит бине Габделмәннанга (Чистай мулласы Габделгафур бине Габделмәннанның туганы) тапшырылган. +Бүгенге көннәрдә бу Минзәләбаш авылыннан ерак түгел Җә лил шәһәрчегендә Кол Шәриф урамы бар. Анда Җәлилнефть идарәсенең матди ярдәме белән төзелгән бик күркәм мәчет эшләп килә. Җомга намазларына әйләнә-тирә авыллардан да бик күп халык җыелып, бишвакыт намазны калдырМинзәлә баштан (Иске Минзәләбаш авылыннан) Әнәс хәзрәт имамлык итә, мәчетнең рәисе вазифаларын Фәрит Зарифулла улы башкара. Әмма Минзәләбашның үзендә мәчет төзү эшләре башланып та, ахырынача эшләнеп беткәне юк әле. Болар хакында 1997 елгы сәфәребездә белдек. +Дүсем авылына җәйлеккә Казаннан кайтучы Әхмәдишин Нияз әфәнде белән очрашып сөйләшкәндә, Җәлил мәчетенә җомга намазларын үтәү өчен йөргәнен ишеткәч, сәбәбен сораган идек, ул: +- Әнәс хәзрәт бик тә камил зат, Коръәнне дә ачык һәм дөрес итеп укый, хөтбәсе дә күңелләрне ямьләндерә. Җәлил мәчетенең нуры бар аның, энем, - дигән иде. +Чыннан да, коры туфракта нефтьчеләр тарафыннан салынган бу шәһәрчекнең шушындый күркәм һәм ямьле, гайбәт һәм буш сүзләрдән азат булган мәчете, ак бабайлары булу аеруча күңелле хәл. Димәк, Вәлид бине Сәгыйть кебек тарихыбыздагы зур һәм мәртәбәле шәхесләрнең рухи мирасын югалтмыйча ишәйтәләр, ул нурландырып калдырган иман шәмен сүндермичә саклыйлар алар. +Әлмәт төбәгендә урнашкан Кичүчат авылы татар халкына бөек әдип Риза Фәхретдиновны биргән. Моны кем белми?.. Аның бабасы - Сөбханкол бине Бикмөхәммәт бине Юлдаш бине Ишкәй бине Түмкәй бине Янгилде бине Кайбула бине Кырмыш. Кырмышның атасы Тансар булган. +Юлдаш бабасы Казан төбәгендәге Зөя суы буендагы Шырдан авылыннан чыккан, Кичү елгасы буйларына күченеп килеп, ихата корган. Шушы затка бәйле рәвештә авыллары да баштарак "Юлдаш" аталып, аннары гына, йортлар ишәеп киткәч, яныннан аккан инеш исеменә нисбәттә Биккол, Бикмәт, Морат исемле уллары булган. Бикмәт (Бикмөхәммәт) бине Юлдашның Сөбханкол һәм Рахманкол исемле балалары бар икән. Рахманкол өйләнергә өлгерми вафат булган. Ә менә Сөбханкол гаҗәеп кеше булып чыккан. Аның каһарманлыклары сөйләп бетергесез. +Сөбханкол, татарның гадәтендә булганча, ата-анасыннан китәргә рөхсәт алып, Шушма елгасы буенда утлап йөрүче елкы көтүеннән бер кыргый айгырны эләктереп иярләгән дә, тәкъдирен үзенә юлдаш итеп, Кичүчат авылыннан чыгып киткән. Бу кыргый ат ничә көн чапкандыр - билгесез, әмма Сөбханколны Бәләбәй якларындагы Кыска Елга тарафына кадәр алып килгән. +Монда аны кардәшләре санап кабул иткәннәр. Анда бераз вакытка яшәп калган. Сөбханкол төпләнгән авылга ул атланып килгән кыргый атның (ягъни иркәк-кыйратның) могҗизасына бәйле "Кырчы" ("иркәкне өйрәтүче, кыйратны иярләүче" мәгънәсендә) исемен биргәннәр. Егет монда шәригать кушканча гаилә дә корган. Хәтта Габделлатыйф исемле улы да туган. +Әмма Сөбханкол, тыңгысыз йөрәк, кабат кубарылып, шанлы-данлы имам Мөхәммәт бине Дагстани хозурына сәяхәт иткән. Шул китүеннән Дагстан илендә яшәп, мәдрә сәдә гыйлем алган, тагын да Казакай ахун мәдрәсәсендә тоташтан алты ел укып, барча гыйлемнәрен ныгыткан һәм тәмам галим буларак җитешкән. +Ахырда туган якларына кайткан һәм Куак елгасы буендагы Түбән Шалычлы авылында имам һәм мөдәррис булган, утыз өч ел буена мәдрәсә тоткан, бик күп шәкертләр тәрбияләгән. Аннан аны һәм Габдеррәхман авылыннан Габделмәннан бине Аблайны Оренбургка чакыртып алганнар. +Болар ул чакыртылуның сәбәбен һичничек төшенә һәм ихтималын уйлап, тәмам курка калганнар. Әмма нишләсеннәр? Туган-тумачалары һәм балалары белән елашып хушлашканнар. Олы кайгы һәм хәсрәт белән Оренбург тарафына юнәлергә мәҗбүр булганнар. Әмма кайгы урынына аларны анда шатлык көтеп торган. +Бу вакытларда Россиядә татарлар арасыннан укымышлы, һәм шәригать гыйлеменнән, һәм дөньяви белемнән яхшы хәбәрдар кешеләрне хөкүмәт эшенә тарту башланып киткән. Россия белән идарә итү тәртипләренә кискен үзгәрешләр кертелеп, яңа милли дәүләт сәясәте өлгереп җиткән. +Боларның икесеннән дә хөкүмәт түрәләре имтихан тотып, аларның гыйлемнәренең камиллегенә инанып, үз-үзләрен тотышларыннан канәгать калганнар. Аннары икесен дә старшиналар, үз төбәкләренең хаким-хөкемдарлары итеп билгеләгәннәр. Һич тә көтмәгәндә Сөбханкол хәзрәтнең дәрәҗәсе тагын да үскән, ул инде олы бер түрәгә әверелгән. +Бу йөкләнгән яңа эшне дә ул камил дәрәҗәдә башкарып, халкы өчен күп хезмәтләр кылган. Сүзе-әмере һәммә тарафка ирешә алган. Мал-мөлкәте ишәйгән. Ул 1808 елда Кичүчат авылында вафат булган. +Аның икенче хатыны Сахибә Шөгер авылыннан Каракай бине Госман бине Бикмәт кызы булган. 83 яшенә җитеп, 1830 елда уба авыруыннан үлә. Ире янына җирләнгән. Бу абыс тай Гашур бине Каракай исемле, заты һәм кемлеге хакл ыкта мәшһүр имам-мөдәрриснең туганы булган. +Аталары Каракай бине Госман 1773 елда Пугачёв гаскәрләренә каршы сугышлар оештырган һәм хөкүмәт ягында, патша хезмәтендә тугры адәм буларак йөргән. Шул йөрүләренең берсендә үтерелгән. Кабере Шөгер авылына каршы тауда, кыйбла якка аккан чишмә янында икән. +"Элек заманнарда булган халык, - дип, ул хәлләрне искә тәбәр вә хөрмәтле кемсәләрне, мәгъруф вә белекле булсын, вә чишмә янына килгән вә киткәннәр хәер дога итеп китсеннәр өчен булса кирәк, бу илә чишмә яннарына дәфен итәр бул мыш лардыр". Хәзер андый каберләрне "Әүлия күмелгән җир" дип, изгеләштерү очраклары да халкыбызда бар. +Түрә Сөбханколның Сахибәдән туган балалары: Сәй фетдин, аннары - Фәсихетдин (1779-1861 елларда яшәгән, аның Таҗетдин, Нәҗметдин, Әхмәди, Шәрәфетдин һәм дә Әхмәтҗан исемле уллары калган), Мәхфүзә (1790-1877 елларда яшәгән, Чистай ягы Килке-Бурмәт имамы Габделҗәб бар бине Гомәргә никахлы булып, аңардан Вәлиулла, Әхмәтҗан, Гыйсаметдин исемле балалары туган), Фәхретдин, тагын да - Габид (Кичүчат авылында тормыш кичереп, 1854 елда вафат, аның Фатиха, Миңлебай исемле балалары булган), Фәрханә (Шөгер авылыннан Габдеррәшит бине Мөхәммәт никахында яшәгән), Сәгыйдә (Сугышлы авылында Мөхәммәтшәриф бине Мансурга кияүгә чыккан, Мөхәммәткәрим һәм Мөхәммәтзариф исемле уллары булган). Болар олы бер нәсел булып, ул төбәкне үз кулларында тотканнар. Сүзләре - үтемле, догалары - хәерле, га��әлләре изге саналган. +Сөбханкол имамның хөкүмәт тарафыннан олы түрә буларак билгеләнүенең төп сәбәпләре шунда - ул акылы белән камил, зиһене белән саф, белеме белән югары, хөкеме белән тугры кеше булган. Аның язулары хатасыз һәм дөрес, матур һәм пөхтә булган. "Мохтасар-Кодури" ("Кодури әсәренең кыскачасы") шәригать китабын күчереп, 1768 елда аны тәмам иткән. Гарәп һәм фарсы телләрен яхшы белгән. Бу китабын 1807 елда улы Фәсихетдингә мирас итеп тапшырган һәм беренче битенә: "Бәңа хәер-дога кылсын дия ошбу холаса китабымы угылым Фәсихетдингә мөлек итеп вирдем, бән - Сөбханкол Бикмөхәммәт..." - дип язып, датасын күрбабалары ядкәре буларак килеп ирешкән. Хәзерге көндә саклану урыны билгесез. +Бу төбәкнең данлыклы галимнәреннән тагын берсе - Габделкәрим бине Габдулла бине Солтан Әл-Чалпави. Әлмәт төбәгендәге Чалпы авылыннан чыккан бу әдипнең бабалары Казан ягындагы Норма авылыннан күченеп килгәннәр. Габделкәрим мәгърифәтле булган, халыкны дин юлында үгет- нәсыйхәт бирү ярдәмендә тәрбия иткән. Рафыйк бине Таип Әл-Курсави һәм Габдессәлам бине Хәсән Әл-Кари ледән гыйлем өйрәнгән, алар мәдрәсәсендә укыган. Аның Табыл бине Сабак Әл-Юкәмеши һәм Габдессаттар бине Габдессәлам бине Хәсән исемле шәкертләре зур гыйлем ияләре буларак танылганнар. 1814 елга кадәр гомер кичереп, Чалпыда җирләнгән. +Тайсуган авылының мәгърифәт һәм гыйлем үзәкләреннән Әлмәт төбәгендә иң мәртәбәле булуын инде язып узган идек. Мондагы мәдрәсә халык өчен үзенә күрә бер рухи таяныч булып торган. Мәдрәсәнең мөдәррисе Габдеррәхман бине Туймөхәммәт хәзрәт "гыйлем чишмәсе" буларак дан тоткан, дигән идек. Борынгыда танылган шәхесләрдән Моратбакый бине Ишали бине ИшМөхәммәт бине Йосыф бине Сөләйман да шушы мәдрәсәне тәмамлаган. Ул Богырыслан ягындагы Гали авылында тереклек итеп, шунда вафат булган. Моратб акый, мәдрәсәне тәмамлагач, тагын да дин гыйлеменең серләрен ныграк төшенү максатында Кабал авылына сәяхәт иткән һәм андагы танылган Нәҗметдин ишаннан суфичылык гыйлемен өйрәнгән, аңа ияреп, мөритлек мәртәбәс енә ирешкән. +Аллаһы Тәгаләгә ул: "Йа Әкрамул-мәхлүкать!" ("И тереклек ияләрен хөрмәттә Тәрбия итүче!") - дип зикер әйтүне гадәте иткән. +Шушы Моратбакый суфи күп кенә шигъри әсәрләр язган. булган. Әмма, ни кызганыч, әлегә аның ул китапларын таба алганыбыз юк. Нәҗметдин ишан да Моратбакый суфи кебек үк шагыйрь булгандыр бәлки? Анысы әлегә билгесез. Әмма шунысы ачык: суфилык - шагыйрьләргә хас. +Әлмәт төбәгенең Бөгелмә ягындагы Саралы авылында имам булып, мәдрәсәләр салдырып, күп шәкертләрне тәрбияләгән Әхтәм бине Әхмәр 1815 елларгача сәламәт яшәгән галимнәрнең берсе булган. Хәбибрахман бине Мәхмүт Әлмәти һәм Мөхәммәткәрим бине Исхак Мәчтаи аның шәкертләре булган. Бу имам-мөдәрриснең зур әдип һәм яхшы тәрбияле, әхлак иясе кеше булуы хакында матур хәбәрләр калган. Төрле мәзәк һәм көлкеләр сөйләүгә маһирлыгы белән, халыкны таң-гаҗәпкә калдырган чаклары да еш булган. Болары - аның зирәклеге хакында сөйли торган фактлардан. Вафатыннан соң да ничә еллар буена күпләр аның ул кызыкларын исләрендә тотканнар. +Габдеррәхим Утыз Имәнинең Әлмәт төбәгеннән икәнлеген язып үткән идек инде. Аның шәкертләреннән булган Мөхәммәдьяр бине Габдулла бине Мөслим берничә тапкыр Урта Азия якларына китеп, укуын Бохарада дәвам иттергән. Беренче барганында шәех Фәезхан бине Хозерхан тәрбиясендә торып, суфи-дәрвиш сыйфатына кереп, гыйлем һәм хикмәткә өйрәнгән. Күңеле шигырьгә тартылган әдип буларак, аны күбрәк тарикать мәсьәләләре кызыксындырган. Икенче тапкыр Бохарага барганда, хаҗ сәфәре юлында тукталып, хаҗи Бәйтулла белән очрашкан, аның әңгәмә сен нән гыйлем һәм мәгълүматлар алган. Кайвакытта, зур бер галим белән очрашкач, үзеңә гыйлем нуры күчүен тоясың. Ул да шундыйрак халәт кичергәндер. Әмма, хаҗга юлын дәвам иткәндә, 1816 елда авырып китә һәм вафат була. Р. Фәх ретдинов аның каберен, Кара диңгез буендагы Ана фада, яисә +Шушы шагыйрь Мөхәммәдьяр хәзрәтнең бер кызы калып, Таип бине Зәит бине Колмөхәммәт Табынлының никахында торган. Ул Таип хәзрәт тә хаҗга китеп, аннан кайтышлый Мәдинә шәһәренә килеп, шул якларда вафат булган. +Шагыйрь Мөхәммәдьяр бине Габдулла гарәп телендә әсәр ләр иҗат итә алырлык дәрәҗәдә белемле булган. Аның кыска төннәрдә ястү намазын уку фарыз түгеллегенә дәлилләр китереп язган китабы галим-голәма каршында танылу таба. Бу китабын остазы Габдеррәхим Утыз Имәнигә багышлаганын Р. Фәхретдинов "Асар"да искәртә. Аның Габденнасыйр Курсави каберен зиярәт итәргә баруы, әмма таба алмагач, бу хакта Казан ягы муллалары белән әңгәмә корып йөрүләре дә мәгълүм. +Габдеррәхим Утыз Имәнинең икенче бер шәкерте - Мөхәмм әдьярның туганы Габделмәҗит бине Габдулла бине Мөслим. Ул да хаҗга абыйсы белән барган җирендә, 1816 елда, Анафада үлеп калган. Әмма Р. Фәхретдинов "Асар" да: "Вә бер риваятькә күрә, хаҗ итеп кайтып, озын гомер сөреп, асыл авылы булган Ахунд карийәсендә вафат итмештер", - дип яза. +Түрә Сөбханкол бине Бикмөхәммәтнең Фәхретдин исемле улы булган дип билгеләп үткән идек. Ул Кичүчат авылында туган. Фәхретдиннең әнисе Каракай мулла кызы Сахибә исемле кеше булган. +Фәхретдин бине Сөбханкол әүвәле Әлкидә Хисаметдин бине Мөэмин мәдрәсәсендә, аннары Сабада Сәйфетдин бине Әбубәкер Шәнгәрәи каршында гыйлем эстәп, 1807 елда Бохарага сәфәр кылган. Беренче өч аен Оренбургның Сәгыйть бистәсендә (Каргалы касәбәсендә) Габдеррәхман ӘлКирмани мәдрәсәсендә укып уздырган. Аннары, ары китеп, Бохарага җитеп, биш ел буена мәдрәсәләрдә укып, Мәккәгә очрашып, ахырда Төрек солтаны Мәхмүт бине Габделхәмит каршына китерелгән. +Солтан аны Кара диңгез буендагы Анафага казый итеп бил геләгән. Фәхретдин бине Сөбханкол шунда гомер итеп, казна хезмәтен үтәгәндә, 1818 елда вафат булган. О��ак та үтми хатыны да үлгән. Аларның Латыйфә исемле бер кызы калган. +Фәхретдин бик тә гыйлем иясе булып, шактый гына китаплар язып, алар барчасы төрек әдәби мирасына әверелгән. Шушы затка ядкәр буларак, Риза Фәхретдиновның әтисе тууга, аңа "Фәхретдин" исемен биргәннәр. +Уфа (Оренбург) диния нәзарәтенең икенче мөфтие булган Габ дессәлам бине Габдеррәхим бине Габдеррәхман бине Мөхәммәт тумышы белән (ул 1774 елгы) Әлмәт төбәге Габдрах ман авылыннан. +Бу авыл Зәй елгасының сул тарафында, Әлмәт белән Карабаш авылы арасында урнашкан. Аның аша элек почта һәм сәүдә юллары узган. Кәрваннар тукталу, атларны алыштыру, ял алу өчен монда утарлар булган. Габдессәлам мөф тинең әти-әнисе дә шушы авылныкылар. Мондагы халыкны типтәрләр дип йөрткәннәр. Бу авылны башлап Габдес сәлам мөфтинең ерак бабасы Габдеррәхман нигезләгән, шунлыктан ул бүген дә аның исемен йөртә. +Габдессәлам әүвәле Әлмәт якларында төрле авыл мәдрә сәләрендә белем алган. Аннан соң Казанга килеп, Ибраһим бине Хуҗаш хозурына ирешеп, аның мәдрәсәсендә укыган. Имаммөдәррис Ибраһим ибне Хуҗаш үзе дә тумышы белән Әлмәт ягы кешесе булган. Шарлама авылыннан булган. Р. Фәх ретдинов "Асар"да язганча, ул Габдессәламгә һәрдаим игътибар биреп, аңа хөрмәтле яхшы мөнәсәбәт күрсәткән. Аның мәр +Берничә еллар Казанда гыйлем эстәгәч, Габдессәлам "Орен бургның Сәгыйть бистәсе" дип аталган Каргалы авылына китә. Анда Габдеррәхман бине Мөхәммәтшәриф ӘлКирмани хозурында укый. Оренбург шәһәрендә беренче мә чет төзелә. Аны Урта Азиядән килгән илчеләр һәм сәүдәгәрләр намаз укыр өчен махсус эшлиләр. Патша хөкүмәте чиновниклары монда имам итеп куеласы кешене җентекләп тикш ер әләр. Муллалыкка бары тик Габдессәламнең кандидатурасы гына уңышлы дип табыла. Соңыннан ул, шул вазифада хезмәт итеп, имам-мөдәррис дәрәҗәсенә ирешә. +Бу мәсьәләгә бәйле тагын бер хәбәр бар: Оренбург шә һәрен ең байлары, таш мәчет төзелгән арада, бер йортны гыйб адәтханә һәм балаларына мәдрәсә итеп тәгаенлиләр. Шунда муллалык вазифасын башкарыр өчен, берәр шәкертен бирүен сорап, Каргалының атаклы имамы Габдеррәхман бине Мөхәммәтшәриф Әл-Кирманигә мөрәҗәгать итәләр. Ул аларга янындагы Габдессәламне күрсәтә. Болар шунда аннан имтихан алып, мәкамен һәм Коръән укуга маһирлыгын тикшереп карыйлар. Егетнең күркәм тавышы һәм гыйлемдә осталыгы аларда соклану уята. Габдессәлам шулай шәһәр мулласы булып сайлана. +Оренбургта муллалык хезмәтен күркәм рәвештә башкару белән бергә, сүз сөйләүгә осталыгы һәм олпатлыгы аркасында да байларның күңеленә хуш килә ул. Аңа халык сөенеп бетә алмый. Таш мәчет салынуга, аны имам итеп каршылыксыз сайлыйлар. +"Асар"ын язарга материаллар туплаганда Р. Фәхретдинов рәсми кәгазьләрдән Габдессәламнең тормыш юлына кагылышлы хәбәрләрне барлый. Аның 1826 елда нибары 53 яшьтә булуын, балаларыннан Габдеррәвефнең - 20, Әхмәдин ең - 11, Гыйниятулланың бер яшьлек икәнлекләрен һәм бу +Габдессәлам 1799 елның 17 октябрендә Оренбургның Берен че таш мәчетенә имам итеп куела һәм 1805 елның 14 авгус тында ахун, имам-мөдәррис итеп сайлана. 1806 елның 16 августында Россия дәүләте каршында башкарган хезмәтләре өчен аңа патша хөкүмәте тарафыннан елына 100 сум хезмәт хакы билгеләнелә. Ә 1814 елда ул алтын медаль белән бүләкләнә һәм аның еллык хезмәт хакы 230 сумга кадәр күтәрелә. (Бу вакытлар өчен ул акчаларның бик зур булганлыгын онытмаска кирәк.) +1817 елда Габдессәлам җан башыннан алына торган салымнан азат ителә, ә еллык хезмәт хакы 300 сумга җиткерелә. 1820 елда Оренбург губернаторы аңа 100 сум күләмендә бүләк бирә. 1820 елда Кыргыз Урдасы (Казакстан) эшләре белән мәшгуль булган комиссиягә аны әгъза итеп билгелиләр, казакларның Ширгази исемле ханына илчелек вазифасы белән җибәрәләр. +Моңа кадәр Россиягә тугры хезмәт иткән Габдессәлам имам бу эшләрне дә тиешле дәрәҗәдә башкарып чыга, үзен оста сәясәтче итеп күрсәтә. Ул хезмәтләре өчен 1824 елның 28 апрелендә Россия хөкүмәте аны 500 сумлык алтын сәгать белән бүләкли. Ә 1825 елның 30 сентябрендә император Александр Икенченең махсус фәрманы белән мөфти итеп билгеләнеп куела. Аңа Уфада йорт сатып алыр өчен казнадан дүрт мең сум акча бирелә. Моннан соң да һәм акчалата, һәм медальләр белән берничә тапкыр бүләкләнә. +Аның хатыны - Тайсуган авылыннан атаклы галим Габ деррәхман бине Туймөхәммәтнең кызы Мәрфуга булган. Әмма Уфага килгәч, күпмедер вакыт үтүгә, ул вакытсыз үлеп китә. +Шуннан соң Габдессәлам мөфти яңа хатын - Рәхмәтулла кызы Фәрхебану белән никахлаша. Хәзрәтнең ике хатыныннан, искә алып узылган улларыннан тыш, Бибибәдерсафа, кызлары булган. Әнүрхан исемле кызы Бохаралы кәрван башы Хаҗи Назарбай бине Ишмөхәммәткә кияүгә бирелә, әмма озак яшәми, үлә. Бибифәхерҗиһанны Казанның атаклы бае, сәүдәгәр, "Печән базары" хуҗасы буларак та танылган Исхак бине Мостафа бине Мортаза бине Давыт бине Йосыф бине Мөхәммәт бине Аппакка, ягъни Исхак Аппаковка никахлый. Ул моны сәяси максатлар белән дә эшли, кияве аша Казан байлары белән идарә итү форсатына ирешә. +Улы Габдеррәвеф хәзрәтне Габдессәлам үзе урынына Оренбург шәһәренең таш мәчетенә имам итеп калдыра. Халыкта "Әфәнде хәзрәт" кушаматы белән йөртелгән кеше менә шул инде. +Габдеррәвеф мулла Орунбургның кадетлар корпусында мөселман курсантларына дәресләр дә укыта. Ул елына 500 сум хезмәт хакы алып барган. Императорның указы белән 1830 ел ның 17 июнендә тарханлык (дворянлык) титулына ирешк ән. Бу титул аның энесе Әхмәдигә дә бирелгән. +Шуннан соң Габдеррәвеф, ахунлык эшен калдырып, кадетлар корпусында гына укытуда калган. Патша хөкүмәте каршында зур хезмәтләр күрсәтеп, отставкага чыга, 72 яшендә, 1881 елда вафат була. +Ул фарсы телен бик яхшылап өйрәнгән. Хатыны - казакларның Җиһангир хан карамагындагы казый Җабир ахунның кызы булган. Хәбибулла исемле уллары үсеп, имамлык эшендә торган. Әмма өйләнергә дә өлгермичә, иртә вафат булган. Халык арасында аның гыйлеменә һәм үз-үзен тиешле дәрәҗәдә әдәпле тотышына соклануларын соңыннан да искә алып сөйләгәннәр. +Габдессәламнең улы Әхмәди 1834 елдан Уфа шәһәренең таш мәчетенә өлкән ахун итеп билгеләнә. Әмма 1843 елда аны бу хезмәтеннән үз теләге белән азат итәләр. Ул Бохарага лар чыгарып, имамлык дәгъвалап йөри дә, ахырда Мөчтак авылына муллалыкка китеп бара. +Габдессәлам мөфти китап җыярга һәм китапханә туплауга бик тә маһир булган. Әмма ул җыйган нөсхәләрнең бик азы гына оныкларында сакланып калган. Гарәп телен бик үк яхшы белмәгән һәм сүзләрне хаталы язган. Әмма төрки һәм фарсы телләренә бик оста булган. +Хәбәрләргә караганда, Габдессәлам мөфти үзен татарбашкорт иленең ханы кебек тота белгән. Падишаһларга хас булганча, мул һәм тәрбияле тормыш белән яшәгән. Зур карета- шаһбазда, алтышар, хәтта аннан да күбрәк атлар җиктереп йөргән. Сәлам биреп калган халыкка артык игътибар салып тормастан, аларның яннарыннан ашыгыч кына узып китә икән. Аның мондый гадәтләрен белмәгән кешеләр: "Падишаһ килә!" - дип, артыннан карап кала торган булганнар. Чөнки Россиядә алтышар-сигезәр ат җигелгән шаһбаз-каретада бары тик патшаның үзенә генә йөрергә яраган. Хәтта генералгубернаторларга да мондый киңлекләр рөхсәт ителмәгән. +Мөфти Уфа һәм Оренбург якларында чиксез болыннарга һәм урман-басуларга, елкы һәм мал көтүләренә хуҗа булса да, Россия дәүләтенә салым түләүдән азат ителгән. Шул сәбәпле, аның байлыкларының күләме һичкемгә мәгълүм булмаган. +Габдессәлам мөфтигә патша сараеннан кунаклар еш килгән. Александр Икенче белән электән танышлыкл ары яхшы булып, Оренбургта аның белән бергә типтәр, башкорт, атлы казак гаскәрләренең күрсәтмә-парадын оештырган. Ул гына да түгел, гаскәриләрнең осталыгын тикшерү максатыннан уздырылган сугыш уеннарының әмерчесе дә, шул ук ва кытт а йөзбашларның рапортларын кабул итүчесе дә үзе булган. +Ничек кенә әйтмәсеннәр, Габдессәлам мөфти патшалардан ким яшәмәгән һәм үз тирәсен куштаннары- урынбасарлары буенча үзәк булудан бигрәк, шушы Габдессәламнең теләкләрен үтәүче хезмәтчеләрдән торган хан сараена тартым икән. Ул гына да түгел, мөфти үз тирәсенә хәтта һәртөрле шаг ыйрьләрне дә туплап, алардан шигырь әйттерә, бәхәс ярышулары оештыра, башкорт җәйләүләренә чыгып, кымыз эчә һәм кубыз чирттертеп, курай уйнаттырып, нәзек кызларга сокланып, нечкә билләрне биетеп гомерен уздыра торган булган, ди. +Гомәр Мөхәммәт улы аның сарай шагыйрьләреннән берсе булган. Оренбургның Каргалы бистәсе имам-мөдәррисе саналса да, яшәве-тереклеге һаман шул мөфти Габдессәлам янында икән. Холыкта - күндәм, киңәштә - уңайлы кеше булган ул. Аның шундый сыйфатлары 1832 елда иҗат иткән, "Тәзкирәи Габдессәлам мөфти" ("Габдессәлам мөфтине данлау") дип аталган мәдх-мактау поэмасы��нан да күренә. Гомәр Мөхәммәт хәтта Александр шаһзадәнең Оренбургка килүе уңаеннан да әсәр яза, аны "Сәфәрнамәи шаһзадә Александр" ("Патша улы Александрның сәяхәтнамәсе") дип атый, 1837 елда тәмамлап, анда Россия хөкүмәтенә, патшага хезмәт итүче югары татар даирәләренә, мишәр һәм башкорт, типтәр гаскәриләренә дан җырлый. Әсәр ил түрәләренә мәңге күндәм хезмәт итү рухы белән сугарылган. +Шаһзадә Александр Икенче үзенең укытучылары - шагыйрь В.А. Жуковский һәм географ К.И. Арсеньев белән 1837 елның 12 июнендә Оренбургка килә. Шунда Гомәр Мөхәммәт үзенең мәдхия-поэмасын, мөфти Габдес сәлам янында, шаһзадәгә зурлап тапшыра. Шуның белән патшалык каршында ышаныч яулый һәм аерым бүләкләр ала, зур хөрмәткә ирешә. +Гомәр Мөхәммәт улының "Тәзкирәи Габдессәлам мөфти" поэ масыннан кайбер өзекләргә игътибар итик. Монда, мәсәлән, мөфт инең башкорт даласына кәеф корып ял итүләре Вакытлары - җәйнең башы иреште , Бакчаларда гөл-чәчәкләр нур чәчте, Бар агачлар матурлыкка бизәлде, Бәхетлеләр гыйбрәт күреп күз салды. Җир өстенә яшел келәм түшәлгән, Анда-монда төсле яулык җәелгән. Өлге булып җәннәтнең сыйфатына, Гамбәр бөрки лалә, агач заты да. Сафландырып җанны, манчылып төсләр, Һәркайсы да кигән төрле киемнәр. Яшеллекләр кызыл гөлгә бизәлгән, Моны күреп җырлый былбыл, тилергән. +* * * +Күңел теләгәнчә күпме сыйлангач, Бер тарафтан моңлы көйләр башлангач, Аның дәрте җанны телеп, яшьләтеп, Шикәрдәй ләззәт бирәдер, дәрт артып. ...Төрле курай, сыбызгылар җыр башлый, Ак йөзле ул гүзәлләрдән хис ташый. ...Гүзәлкәйләр тавистай очып ала, Тәкать табып, шунда бераз туктала. Нәзакәттә биюгә дә чыгалар, Тамашаны күргән - һушсыз калалар. Һәммәсе дә зирәк коштай сирәкләр, Ирене - мәрҗән, тешләр - энҗе кебекләр. +...Алар биеп арыгач, ял сорыйлар, +Утырырга бераз вакыт карыйлар. +Күп урыннар әзер тора аларга, +Шат сөйләшеп, оялышып шулай да. +Шәрабчеләр кызыл шәраб китерә, +Өлкәннәр дә касәне "капкалап" тора. +Бал ширбәте кебек татлы шәрабләр +Тәнгә куәт бирә, бетә сусаулар. +Иске телебезгә хас барча сурәтләү алымнарын да тулы килеш хәзерге телгә күчермәдә биреп бетерү мөмкин түгел. Поэма шактый озын. Аның бу өзегеннән дә эчтәлегенә бәйле күп нәрсәләрне аңларга мөмкин. Габдессәлам мөфтинең табигать манзарасы эчендә җәннәттәге кебек яшәвен шагыйрь тәэсирле тасвирларда, ачык бәяннарда укучыга җиткерә. +Әлмәт төбәге Яңа Иштирәк авылыннан Таҗетдин бине Габ дер рәшит бине Мортаза Әл-Иштирәки элек дан тоткан шәхес ләрдән булган. Үз вакытында Балтач янындагы Сасна авылына сәяхәт кылып, анда тормышын корып, озын гомерләр яшәп, шунда 1841 елда, 74 яшендә вафат булган. +Ул Яңа Иштирәк авылында 1767 елның 5 гыйнварында дүшәмбе көнне иртәнге якта дөньяга килгән. Белем һәм тәрбия иясе булып җитешкән. Ул заманнарда татар халкы илкөннәрен тәртипле алып бару өчен авылларда, мәхәлләләрдә муллаларны баш итеп сайлап куюны (шәригатькә туры китереп, әлбәттә) гадәт иткәннәр. Алар үзләренә күрә кенәз ролен башкарганнар. Мондый башлыклар һәм тәрбия, һәм гыйлем ягыннан өлге булырга тиешләр. +Авыл-мәхәллә өлкәннәре таләпләренә туры килерлек бербер кешенең барлыгын ишетсәләр, үзара киңәшеп, шул затны үзләренә муллалыкка чакыртуның барлык чараларын да күргәннәр. Таҗетдин белән дә шулай була. +Атасы Габдеррәшит хәзрәт белән киңәшеп, Таҗетдиннең Саснага күченүенең сәбәпләреннән тагын берсе шунда: моңа кадәрге муллалары - Сәфәр бине Талкыши дигән камил зат - үз кардәшләренең өндәвенә колак салып, туган авылы Талкышка кайтып киткән. +Сасна байларыннан булган Муса Ягъкуп улы һәм аның сердәшләренең чакыруы сәбәпле Таҗетдин бине Габдеррә шит ул авылда имамлык итәргә ризалык бирә. Саснага 1794 ел ның 30 сентябрендә, якшәмбе көнне килеп җитә. Бу килүдән ул шунда яшәп калган. Тарихларны белгән кешеләр: "Г. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстай 1890 елда Сасна янындагы Түбән Сасна (Сасна Пүчинкәсе) авылы мулласында кияүдә булган, ул шушы нәселдән түгел идеме икән?" - дип сорау да бирергә мөмкиннәр. Әлегә моңа ачык җавабыбыз юк. Әмма Р. Фәхретдиннең Г. Тукайга мөнәсәбәтенең аеруча яхшы булуын истә тотсак, ул безне "Бик мөмкин", - дип җавап бирүгә этәрә. Аннары, ул авылның исеме "чишмә" сүзеннән ясалган, диләр. Казан артындагы Сасмак//Сосмак (Чишмәлек), Сасна//Сосна (Чишмә) авыллары бер үк тамырдан ясалган авыллар булуы да ихтимал. Һәрхәлдә бу - борынгы исем, ягъни, искәрткәнебезчә, хәзерге телебездәге "чишмә" сүзенең иске вариантларыннан берсе. +Ә Таҗетдин хәзрәтне исә Яңа Иштирәк авылы халкы да ярат кан. Аны "Саснаны калдырып менә кайтыр, менә кайтыр" дип, 29 ел буена көткәннәр. Үзе югында атасы Габдеррә шит аның урынына имамлык эшен башкарса да, ахырда Та җетдин хәзрәтнең Яңа Иштирәккә кайтмаслыгы төгәл ачыклангач, шушы авылга кияү буларак килгән Мөхәммәткәрим бине Мөхәмәтәмин Биркәвине (Таҗетдин хәзрәтнең сайлаганнар. Бу хәл бары тик 1823 елның 13 августында гына булган. Ул вакытта Яңа Иштирәк авылында 198 кеше исәпләнеп, һәммәсе дә атлы гаскәри типтәр таифәсеннән исәпләнгән. +Бу авыл халкының күркәм холыклы һәм яхшы гадәтле затларына хәйран калырлык. Без, татарлар, бер-беребезне үпкәләтеп һәм кимсетеп, борын чөеп яшәргә бик маһирбыз. Без элекке заманнарны искә төшереп, муллаларыбызның халыкка яхшы тәрбия бирергә омтылып гомер кичерүләреннән үрнәк алып, холыксызлыктан килгән бәлаләребездән котылырга тиешбез. +Яңа Иштирәк авылы Шушма елгасының уң тарафында урнашкан. Иске Иштирәк авылы белән "тугандаш". "Иске Иштирәк исә Казан шәһәре Русия тарафыннан басып алынган көндә, Казан тарафыннан күчеп вә качып килгән типтәрләр тарафыннан нигезләнгән авыллардан имеш", - дип яза аның хакында "Асар"да Р. Фәхретдинов. +Иштирәк-Бәкер авылы исә Иске Иштирәк авылының каршы ягына - Шушма елгасының уң тарафында урнашкан. Пугачёв явы күт��релгәч, аның бертөркем гаскәре шушы авыллар янындагы таулар өстенә килеп, чатырлар корып, сугышка әзерләнеп ятканнар. "Безнең сабый вакытларыбызда картлар вә карчыклар тарафыннан сөйләнелер, вә безләр дә күктән килгән вәхи тыңлар мәртәбәсендә бер ләззәт вә игътибар илә тыңлар идек", - дип яза болар хакында Р. Фәхретдинов үзенең мәшһүр "Асар" китабында. +Гаҗәеп дәрәҗәдәге укымышлы Таҗетдин хәзрәт, Яңа Иштирәк халкының аны үз авылларына мәҗбүри кайтарту өчен Диния нәзарәтенә махсус хат юллаганын белгәч, бу авылга имамлык мәртәбәсенә Мөхәммәтәминне үзе күндерә, кешеләр белән уртак бер фикергә килүне дә ул үзе оештыра. +Аның туган авылына кайтырга теләмәвенең сәбәбе Сасна юмартлыгына бәйле булган. Аннары, тагын шунысы да бар: Таҗетдин хәзрәтнең хатыны Казанның данлыклы имамхатибы Ибраһим мөдәрриснең кызы була. Шушы хәзрәт аның остазы да булган. Егетне ул мәдрәсәдә укыганда ук күреп алган, аны үз кызына ниятләгән. Таҗетдиннең язмышы, әлбәттә, күркәм сыйфатлары аркасында, әнә шулай алдан хәл ителгән. +Таҗетдин хәзрәткә, патша законнары нигезендә, Иштирәк кешесе саналуы һәм имана җире дә анда булуы белән бәйле рәвештә, ел саен бер-ике тапкыр туган авылына кайтып килергә туры килә. Ул хәтта кышкы салкын бураннарда да Яңа Иштирәккә килеп киткәләгән. "Юлы безнең Кичүчат авылы аша булганлыктан һәм дә шәкерте мөнәсәбәте илә бабабыз Сәйфетдин бине Сөбханкол ханәсенә тукталыш итәр булмыштыр", - дип яза Р. Фәхретдинов "Асар"да аның хакында. +Таҗетдин хәзрәт Казан ягы Чалпыбаш авылы мәдрәсәсендә Габделмәҗит бине Әбу-Бәкердән, Габделхаликъ бине Әгъзам Тинкидән, Ибраһим бине Хуҗаш Әл-Казанидан, Иш мөхәммәт бине Заһит Күбәкидән һәм башка мөдәррисләрдән гыйлемнәр алган. Үзе дә шактый күп шәкертләр тәрбияләп калдырган, алар арасыннан мәшһүррәкләре (исемлек Р. Фәхретдиновның "Асар"ыннан): Гали бине Сәй фулла Түнтәри, үзенең улы Зыятдин, Сәйфетдин бине Сөбхан кол Кичүчати (Р. Фәхретдиновның бабасы), Гайсә бине Габделмәҗит Камәви, Ягъкуб бине Габдеррәфигъ Әл- Мораси, Мөхәммәтшәриф бине Мостафа Әл-Кабили, Ибраһим бине Мөхәммәт Бөрсуани, Фәйзулла бине Мөхәм мәтә мин Бөр суани, Габделхәким бине Габделкәрим Әл-Битракси, Мө хәммәтзакир бине Габделваһап Саснави. +Таҗетдин хәзрәт Казандагы остазы Ибраһимның кызы Мәүдүдәгә өйләнгән, һәм сөю-сәгадәттә, һәм тормыш яменяшәгән, хатынына һәм гаиләсенә тугрылык һәм мәрхәмәтлелек ягыннан искиткеч олуг бер зат булган. Кешегә карата ихтирамын һичбер вакытта да кызганмаган, яшәешентормышын гыйлемгә һәм халыкка хезмәткә багышлаган. Үзе вафат булган елда ук хатыны да (беразга гына соңарып) бакыйлыкка күчкән, каберләре дә янәшә булуы мәгълүм. +Зур мәртәбәле имам - Таҗетдин башка хатыннарга карамаган, Мәүдүдәгә көндәш белән яшәргә насыйп булмаган. Әйтерләр ки, Ахирәткә күчкәндә хатыны бу дөньяга һәм мәрхәмәтле иренә бик рәхмәтле икәнлеген әйтеп калдырган. Болармы безнең заман өчен үрнәк затлар түгел? +Аларның шушы кадәр күркәм тормыш бизәкләре буларак биш балалары туган, алар Мәфтүха, Мәүсүфә, Дилшат, Мәүһүбә һәм Зиятдин исемле булганнар. +Беренче балалары Мәфтүха (1800-1869) атасының мәдрәсәсен тәмамлаган Ибраһим бине Мөхәммәт Бөрсуанига кияүгә чыккан. Уфа ягыннан килеп укыган бу шәкерт Казаннан төньяктагы (150 чакрымнардыр) Нөнәгәр авылында имамлык иткән, вафаты да шунда. Боларның балалары Казан арты авылларында имамнар һәм абыстайлар булып танылганнар. Таҗетдин хәзрәтнең улы Зыятдин исә зур галим булып җ итешкән. +Таҗетдин хәзрәт үзе, шактый күп китаплар язып, заманасында "гыйлем чишмәсе"дәй бер зат булып танылган һәм милләтенә олы хезмәтләр күрсәткән. Яшь чагында ук үзендә белемгә сусау тоеп, Карача-Елга авылында мулла Мохтар бине Мөхәммәтшәриф мәдрәсәсендә укыган вакытында (1780 елда) "Сарфы Бидаи вә шәрхе Габдулла" ("Галим Бидаи язган гарәп теле грамматикасына Габдулланың аңлат малары") китабын күчереп язган. 1784 елда "Шәрхеәнмүзәҗ" не ("Синтаксис гыйлеме аңлатмалары"), 1786 елда "Шәрех шәрхе Исагуҗи Ногман" китабын (Утар авылында яза. Данлыклы "Мөшкәтел-әнвар" ("Нурлы лампа") китабын 1785 елда, Чалпыбаш авылында Габделмәҗит бине Әбубәкер мәдрәсәсендә укыганда, 1787 елда "Шәрхе-Исагуҗи"ны - Казан ягы Тинки авылында Габделхалик бине Әгъзам мәдрәсәсендә, 1788 елда "Шәрхеш-Шәмсия" ("Фонетика гыйлеме нә аңлатмалар") китабын - шул ук мәдрәсәдә укыганда, "Рамазан шәрхе" һәм "Шәрхел-гакаиден-нәсәфәт" ("Иман кагыйдәләренә гадел аңлатмалар") нөсхәләрен Ибраһим бине Хуҗаш Шарламавидә укыганда күчереп язган. Болардан тыш аның кулы аша узган тагын ике-өч дистә кулъязма китап күчермәләре фәнгә билгеле. Арада өстәмәләр һәм аңлатмалар да биреп барган урыннары очрый. Гыйлеме яхшы булган. Язмалары заманына күрә зур әһәмияткә ия фәнни хезмәтләр санала. Таҗетдин хәзрәт ул китапларында үзен нөсхәне төзүче итеп күрсәтеп барган. +"Бу китаплар бер-бер җиргә җыелган булганлыгында биек бер печән кибәне микъдарында булыначак шөбһәсездер. Бу көндә боларны язмак түгел, исемнәрен укырга да ялкаулык итмәгән аз булыр", - дип белдерә Р. Фәхретдинов үзенең "Асар" китабында. +Таҗетдин бине Габдеррәшит хәзрәт шагыйрь дә булган. Кызганыч, шигырьләренең күпчелеге хәзерге фәнебезгә мәгъ лүм түгел. Билгеле булганнарына игътибар күзе салсак, аларның дога-хат рәвешендә язылган булуларын күрәбез: +Сәламәт, сихәт үзрә, кем, торыпмыз, +Һәва-һәвәс илә гомер уздырыпмыз. +Мөбарәк хатларыңыз илән - +Сәламәт укыдылар җаны-дилдән, +Кылырлар гарзе ихлас Хуҗасыннан, +Сәламәт-сихәт үзрә тордыгыннан. +Димешләр: - Хат ирер нисфел-мәлакать, +Күңелләр шат улыр, булса мәлакать. +Мөҗәррәптер Хәлилең хуб ликасы, +Галилек күңленә улыр шифасы. +Мөйәссәр булганы бу көндә безгә - +Каләм тотмак, дога язмагы сезгә. +Кабул кылмай Ходаем бу доганы, +Гафу кылгай язаны-укыйаны. +Догагүең ирер мулла Таҗетдин, +Асан идә хисабын Хак Йәүметдин. +Таҗетдин хәзрәт таныш-белешләренең хәлләрен һәрдаим хатлар аша сораштырып, аларга изге догаларын юллап торган. Бу чын күңелдән язылган хатларны укыганнан соң, аның нинди киң күңелле һәм үз чорының хөрмәткә лаеклы затлы +Зыйәдә әйләйә Хак бәхтеңезне, +Кичрә дәүләт илә вактыңызны. +Мөкәфат мал илә котымыз юк, +Сезгә лаек килер төхфәмез юк. +Дога кылдым сезә һәммә сүземе, +Кыямәттә агартсын Хак йөзеңе. +Фәкыйрьләр һәдийәсе изге догадыр, +Кабул итсә аны Хак - би бәһадер. +Кабул улмыш гыйбәдәт галәм эчрә, +Догасыдыр гаибең гаиб үзрә. +Догагүең ирер исме Таҗетдин, +Гафу идә гөнаһын Насретдин. +Таҗетдин хәзрәт үз шәкертләренең тормыш-көнкүрешен, мәдрәсәне тәмамлап киткәч тә, һәрдаим күзәтеп-белешеп торган. Аларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп барган, тәрбиясеннән читкә калдырмаган. +Шундыйлардан бер хатында ул имам дәрәҗәсенә ирешкән шәкертен, Фатыйма исемле хатынына җәбер-золым күр сәт кәне өчен, ныклап ачулана. Аның мәхәббәт һәм хөрмәт белән яшәргә тиешлек хакында искәртүләре дә урынлы. Вәх ши леккә хәйран итеп һәм кисәтеп, аңа ул боларны яза: "Ахунд абзыйның фәрештә кеби кызы гафифәи вә җәмиләи (гыйффәтле һәм чибәр) Фатыйманы кыйный-кыйный, әгъзаларыны ватып вә үзене мингерәү итеп бетердең, буның өчен ун елдан бирле йөрәгем янды". +Аның шушы сүзләренә Р. Фәхретдинов "Асар"ында игътибар итеп: "Үзе гомерендә бер генә көн буларак Собраниядә (Диния нәзарәтендә) булган хатын дәгъваларыны күрсә вә аларның чиктекләре золымнарын белсә иде, йөрәкләре ни хәлгә килер иде, гаҗәбан!", -дип, халкыбызда хатын- кызга карата күрсәтелгән мәрхәмәтсезлек һәм вәхшилек кебек гамәл ләрнең элекләрдә очрап торганлыгын белдереп уза. +XVII йөз ахыры - XVIII гасыр башларында Әлмәт төбәгеннән чыккан галимнәрдән тагын бер шәхес бар, ул - Габделвахит бине Габделмәннан бине Аблай. Бу зат хәзерге Сарман районы Минзәләбаш авылында имам, мөдәррис һәм ахунд хезмәтләрен үтәгән. 72 ел гомер сөреп, 1843 елның ноябрь аенда вафат иткән. Гүре дә шушы авыл зиратында. Анда ике төрбә (шуларның берсе Габделвахит имамныкы) булган. Кызганыч, алар советлар чорында караучысы юклыктан җимерелгәнме, әллә махсус ватканнармы - билгесез. +Габделвахит хәзрәт чыгышы белән Габдессәлам мөфти туган Зәй елгасы буендагы Габдрахман авылыннан. Инде бер тапкыр язып узылды: аның әтисе Габделмәннан типтәр халкына (атлы гаскәриләренә) старшина хезмәтендә торып, дәүләт чиновнигы да булган. Барлык улларына да дин гыйлеме алдырган, аларны мәдрәсәләрдә тәрбияләткән. Бер улы - Габделгафур, Чистай ягында имамлык иткән. Аңардан гайре Габдессаттар, Мәхбубә, Хәдичә, Габдулла, Габдеррәшит исемле балалары булган. Алар да тәкъвалыкта хөрмәткә иреш кән затлардан булганнар. +Бу типтәр старшинасы Габделмәннан Әлмәт төбәгендә аның яшә гән җире дә тирә-юньдә "Гыйлем йорты" буларак дан алган. Габдрахман авылында гына түгел, Бөгелмә якларында да шөһрәтле булган ул. +Габделвахит үзе Минзәләбаш авылында Вәлид бине Сәгыйть хәзрәттән белем алган, аның мәдрәсәсен тәмамлаган. Остазының игътибарына һәм хөрмәтенә ирешкән. Вәлит имам аңа хәтта күз карасы кебек сөекле кызы Хәдичәне кияүгә биргән. +Матур тормыш кичереп, алар дүрт бала үстергәннәр: Мөхәмм әтлатыйф, Мөхәммәтсадыйк, Мөхәммәтвәли, Гөлҗәүһәр. +Араларыннан Мөхәммәтлатыйф исемле улы заманына күрә яхшы белемле һәм мөхтәрәм зат буларак җитешкән, әүвәле Минзәләбаш мәдрәсәсендә, әтисенә ярдәм итеп, хәлфәлек кылган, балалар укыткан, ахырда шушы ук авылда имамлык иткән. +Мөхәммәтвәли исемлесе Чалпы авылындагы Галибай бине Ярмөхәммәт исемле имам-мөдәррис каршында шактый зур гыйлемнәр туплап, Дагстан якларына сәяхәт кылган, анда азатлык хәрәкәтләрендә катнашып йөргән, ахырда исән-имин әйләнеп кайткан, диләр. +Хәбәрләргә караганда, Габделвахит хәзрәт бик гыйлем зат булып, тирә-юньдә дан-шөһрәт казанган. Кыш көннәрендә аның мәдрәсәсендә шәкертләр саны бишәр йөзгә кадәр җиткән. "Дәресе гүзәл вә тәрбиясе файдалы иде. Фарсы теленә булган маһирлыгы шаукатьле иде ки, Исбаһанда тәрбия алмыш бер кемсә кебек һич хатасыз язар вә фикер итеп тормый туры сөйләр иде", - дип яза аның хакында "Асар"да Р. Фәхретдинов. +Габделвахитның кардәшләре бик күп булса да, ул аларның хәлләрен һаман саен белешеп, аларга тиешле ярдәмнәрен күрсәтеп яшәгән. Аның шушы ягын мактап халык әле озак +Тарих өчен әһәмияте булу сәбәпле аның каләме белән язылган бер хатның күчермәсен тәкъдим итәбез: +"Ошбу ел 22 нче май, 1199 нчы номер кәгазе үзерендә җавап сорамакына бинаи ошбу җавабымы яздым: Габдер рәхман авылында мөхтәсиб Габдеррәкыйп Габделмөэмин угылы илә Шарлама авылына барып, Гыйсмәтулла Тимрәй угылыны имамәттән нәһи иттегемез һәм дә Каратай авылы ның типтәр Сираҗетдин Габдулла угылыны имамә тә насыйп иттегемез юк. Бу исә мәзкүр Тимерәй угылының гаризасына күрә "Зимский суд" тәфтишеннән һәм мәгълүм улыр. +Тимерәй угылы йортта тормадыгы сәбәпле, Шарлама авылы халкы үзләренең балаларыны укытыр өчен югарыда мәзкүр улан Габдулла угылыны бер ел мөддәт илә чакырдыклары мәзкүр тәфтишнамәдә авыл халкы тарафыннан бәян ителмеш улыр. +Хәзерендә Шарлама авыл халыклары үз авылларыннан ясаклы кемсә Мөсәгыйть Габделкәрим угылыны балалар укы тыр өчен ялламышлар, бинаи галийә, Габделкәрим угылы тәгълим бирәдер. +Тимерәй угылы исә, сәүдә иттеке сәбәпле, үдә тора алмайдыр, шуның өчен балаларны һәм укыта алмайдыр. +Дөрес, бән Шарлама авылына бардым. Ләкин андай эш өчен дәгел, бәлки Нигъмәтулла Габделмән угылының дәгъват итүенә имтисала бардым. Габделмән угылы исә бәнем яныма Тимерәй угылыны чакырмыш. Тимерәй угылы кәндисе китергән шаһитлар Мактамабаш авылының имамы Габделкәрим Габдулла угылы илә Әлмәт-Мулла авылының типтәр Габделҗәббар Бакый угылы да тугырысыны сөйләрләр. Әгәр дә аны ләваземнән манигъ итүем дөрес улса, митрикәсене язган улмаз. Буны исә тәфтиш ителсен иде: митрикәсе язылмышмы? Яки башка кеше язмамышмы, имеш? +Карабаш, Кодаш авыл мулларына һәм җәфа иттегем юк. Мәзкүр Гыйсмәтулла Тимерәй угылы, имам улдыгы хәлдә, һичбер җәмәгать намазына йөрмәдеге, тәравих укымадыгы, хәтта Кадер кичәсендә улсын, бармадыгыны, үвендә тормай, һәмишә сәүдә итеп йөрмәгене Шарлама авыл халыклары, тәкрар, килеп бәңа шикаять иттеләр, хәтта бу хадисәне дворянский предводитель Михаил Иванович Пасмаровка да барып сөйләмешләр, имеш. +Ошбу җавабымы кәнди әлем илә яздым бән - ахунд Габделвахит Габделмәннан угылы. 25 нче июль, 1837 ел". +Бу хатның тарихыбыз өчен әһәмияте шунда: +Беренчедән, Габдеррәхим Утыз Имәнинең шәкертләре суфи булганнар, шунлыктан алар даими рәвештә хезмәт һәм кәсеп итү белән яшәгәннәр. Хатта моңа дәлил бар. Суфи кешенең намазы укылганмы-юкмы - моны сорау әдәпсезлек санала, чөнки суфи туктаусыз гыйбадәттә тора. +Икенчедән, суфиларны мулла итеп кую мәхәллә халкы өчен уңайсызлыклар тудырган. Чөнки, мәсәлән, Шарлама авылы имамы Гыйсмәтулла Тимрәй улы халыкка рухани хезмәт күрсәтүгә җавапсыз караган. +Өченчедән, дворянский предводитель Михаил Иванович Пасмаров - шушы Шарлама авылы янындагы Иске Ми хайловка авылыннан зур алпавытларның берсе - халыкның заринтизар булуыннан файдаланып, алардан имзалы исемлек җыйд ырып алган һәм хөкүмәткә: "Болар чукынырга ризалык биреп гариза яздылар", - дип, авыллары белән православие диненә аударырга маташкан һәм барчасын коткыда тоткан. Алар, шушы имза җыюлары сәбәпле, ахырда бик күп бәлаләр күреп, шактый җәберләнгәннәр. Бу хакта әле хәзер дә күршеләр е Сөләй, Кәшер авылларында картлар риваять итеп сөйлиләр. +Дүртенчедән, Габделвахит бине Габделмәннан бине Аблай үз заманының укымышлы кешесе булып кына калмаган, дөреслек һәм мәгърифәт өчен дә шактый көч куйган, әмма башбаштак адәмнәр аркасында төрле бәлаләргә дә очраган. +1990 ел иде. Яңа Кәшер имам-хатибы хаҗи Габделхәмит бине Мөхтәрулла бабай белән сөйләшеп утырабыз. Сүз иярә сүз чыгып, үткән гасырда булып үткән вакыйгаларны искә алды. Бу хакта инде хәбәрдарлыгым булганлыктан, хәзрәтнең һәр әйткәненә колак салып торам. Ул Михаил Пасмаров этлекләре нәрсә белән бетте икән? +- Сөләй, Шарлама авылы кешеләре имза җыйганнар икән. Теге алпавыт, дворянский предводитель Пасмаров, хәйләгә керешеп, аларны чукындырырга, урыс диненә аударырга теләгән дидек бит... +Хәзрәт тынып кала. Бераздан җанын калтыратып кына дәвам итә: +- Бу хәлне белеп алгач, бер мулла, поп белән килешепме... нең дингә керәбез инде" дип ышанычын яулаган. "Ничекничек ул сезнең динегез?" дип сораштырган. Ни рәвешле булгандыр, белмим. Әмма теге исемлекне мулла үз кулына төшергән шул. Аннан, комганына махсус икенче төп ясатып, эзләсәләр дә тапмасыннар өчен инде, исемлекне шунда яшереп, Саратовка, алпавытны судка бирергә юнәлгән. Артыннан руслар куа чыкканнар. Бөтен җирен тентегәннәр, комган төбен карарга башларына да килмәгән. Шулай итеп ул мулла Саратов суд палатасына исемлекне илтеп тапшырган. Боярны чакыртканнар да хөкемгә тартканнар... +- Эш ничек беткән соң? Ул муллага исемлекне илткәне өчен җәбер салмаганнармы? +Хәзрәт минем кызыксынуга туры җавап бирергә теләмәдеме, әллә вакыйгалардан бик үк төгәл хәбәрдарлыгы юкмы - сүзен бояр хакында сөйләп дәвам иттерде: +- Безнең дингә дә ирек биргән еллар икән. Боярга "тимер беләзек" кидергәннәр шул, хөкемгә тартканнар үзен. Хөкүмәтне алдаганы өчен инде. "Тимер беләзек" дигәнем ни инде, кандал-чылбыр... +1997 ел... Вакыйгаи хәбәрләрне тыңлап барган юлдашларым, үткән тарихларда халыкның рустан күргән җәберзолымнары хакындагы сүзләремне күңелләре аша уздырып, авыр сулыш алдылар. +...Шарлама авылына юл тоттык. Авыл уртасында, күркәм чишмә янында нурланып торган мәчет янына тукталдык. "Гыймаделислам мәчете". Сөләй-нефть идарәсе башлыгы В.А. Тачаев аны 1996 елда төзеткән. +Бер вакыйга икенчесенә килеп уралды. XIX гасырда бояр Михаил Пасмаров татарларны ни хәйләләр белән чукындырырга йөргән, ә менә заманабызның акыллы идарәчәсе В.А. Тачаев татарлар өчен мәчет салдырып биргән. Безнең +Шарлама авылындагы "Гыймаделислам мәчете"ндә өченче елын Өлфәт хәзрәт Харис улы Мотыйгуллин имам икән. Өйлә вакыты кергән иде. Намазга тезләнеп, мосафир буларак фарызны укыдым. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне белдереп, халыкның күңелен яктыртуына үтенечемне җиткердем. Шуннан соң авыл зиратына да кагылып китәргә теләгебез барлыгын Өлфәт хәзрәткә әйттем. Каберлек ихатасы шушында гына, шаулап торган агачлык эчендә икән. +Мәчеткә исеме бирелеп мәңгеләштерелгән Гыймаделислам Шәвәли улының (1991 елда вафат) кабере янына килеп, мөэминнәргә сәлам бирдем һәм сәях дусларым белән бергәләп, "Татнефть" башлыгы Ренат Галиев кебек асыл ир үстергәне өчен рәхмәтләремне җиткереп, Коръән аятьләрен багышлап, гүре нурлы булуны, Аллаһы Тәгаләдән урынын җәннәттә итүен сорап дога укыдым. Хатыны Шәмсекамәр дә 1993 елда гүр иясе икән. Аның янына да килеп, сәлам биреп, аятьләр укыдым һәм дога кылдым, шулай ук Ахирәт көнендә урыны җәннәттә булуын теләдем. Бу хәлләрдән күңелем тәэсирләнеп, бераз тын тордым һәм үзем дә сизмәстән: +- Улыгыз Ренат Ганиев зур кеше, милләтебез өчен күп эшләр башкара, Аллаһының рәхмәте ирешсен, - дип хушлаштым. +- Бигрәк тыйнак кеше икән Ренат әфәнде, халыктан уздырып кыландырмаган. Ташларын да тыйнакны куйдырган... +Бу сүзләрне иптәшләрем сөйләделәр. Алар белән тулысынча килештем. Хаклы иделәр. Шарлама авылында алган тәэсирләребез Ренат Галиевкә карата булган ихтирам һәм хөрмәтебезне бермә-бер арттырды. +Юлыбыз Яңа Михайловка авылына алып килде. Шарлама һәм Сөләй авылларындагы халыкның җанын җәрәхәт��әгән бояр, дворянский предводитель Пасмаров Михаил Иванович авылы бу. Кырымнан, Семфиропольнең үзеннән килгән рен алып бара икән. Борынгы сурәт-иконаларны да тапканнар, чиркәү китапларын да саклап калдырганнар, барысын дин эшләренә кабат җыйнаганнар. +Яңа Михайловкада авыл хуҗалыгын Арча ягы Хәсәншәех авылыннан килеп төпләнгән Гыйльметдинов Илгиз Хәлим улы җитәкли икән. Аның сүзләре мәгънәви әһәмияткә ия: +- Бу авыл тәмам бетеп бара иде инде. Менә, татарлар да килеп урнаша башлагач, тернәкләнеп китте тагын. Руслар белән тату яшибез. Алар җир эшен яратып бетермиләр инде анысы. Тау буйларына алмагачлар утырттык, умартачылыкны торгыздык... +- Бу урыс кызлары-егетләре ничек болай татар милли киемнәрен кигәннәр әле? +Безнең киләсен алдан белеп, тамаша күрсәтергә булганнар икән. Егетләр-ирләр кәләпүштән-җиләннән ат өстендә ярышып уздылар. Туташлар-ханымнар, чиләк-көянтәләр асып, милли татар киемендә су буеннан күтәрелеп киләләр. Көле шәләр. Хәтта җырлашып та алалар. +Кызыксынуыма каршы Илгиз Хәлим улы, елмаеп, хуҗаларча җавап бирә: +- Нигә кимәсеннәр, безнең татар руслары бит алар!.. +"Кавказ татары", "монгол татары", хәтта "рус татары", "фин татары" дигәннәрен ишеткән дә, укыган да бар иде. Ә менә "татар русы" дигәне колакларга әлегә ятрак тоелды... +Хәер, Казанга кайтуга, Түбән Новгородтан кунак буларак кызларына килгән күрше рус карты белән очрашкач, Яңа Михай ловкада күргән тамашаны тагын бер кат искә алдым. Казаннан күченеп киткән бу бабай, сүз куертып җибәрде дә, ахырдан болай диде: +- Ә беләсеңме, мин бит анда радиодан вакыт-вакыт татарча тапшыруларны да тотам. Җанга рәхәт булып китә. теле, татар җыры миңа бик якын, үземнеке кебек тоела хәзер. Моңа кадәр бер дә әйткәнем юк иде... +Аның шушы чын күңелдән сөйләгәннәре күңелгә хуш килде. Башкаларга да боларны сөйләгән икән. Сүзләренә алар да гаҗәпкә калганнар. +Әлмәт төбәгенең XVIII йөз ахыры XIX гасыр башы шагыйрьләреннән һәм әдипләреннән берсе - Тайсуган авылында туган Гыйсмәтулла бине Габдеррәхим бине Туймөхәммәт Тайсугани. Ул гомерен Түбән Шалышлыда мөхтәсиб һәм ахун буларак уздырган, 1845 елның Рабигыль-әүвәл аеның унсигезендә, җомга көн вафат булган. +Хатыны Шыгай авылыннан мәшһүр сәүдәгәр Үткән ӘлКазани кызы Хәбибә икән. Аларның уртак тормышлары бик тә ямьле булып, ун бала үстергәннәр. Алар: Хәбибулла, Сафиулла, Габделкаюм, Габделхәлим, Һидайәтулла, Фәрхиҗамал, Фәхриҗамал, Бәлкыйс, Зөләйха, Сәрви. +Араларыннан Хәбибулла белән Сафиулла, бик күп маҗара лар күргәннән соң, Ташкент шәһәренә китеп, шунда вафат бул ганнар. Габделкаюм исә әтисе урынына имам булып калган. Фәрхиҗамалы Рәмкол бине Максуд Иштирәки никахында яшә гән. Фәрхиҗамал Р. Фәхретдиновның әнисе ягыннан әбисе була. +Фәрхиҗамал исә Мөгыйнетдин бине Габделрәшит ӘшШөгеридә кияүдә гомер сөргән. "Асар"да бу гаилә хакында тагын бу мәгълүматлар бар: "Бәлкыйс - Зәйн��лгабидин бине Бикчәнтай Әл-Балыклы никахында, Зөләйха - хаҗи Зәйнел габидин бине Әбубәкер Әл-Иштирәки никахында, Сәрви - Габдеррәхим бине Салих Әл-Карани, вә аның вафаты соңында, Габдеррәхим бине Гайсә Әл-Имәни ника +Гыйсмәтулла бине Габдеррәхимнең остазы Тайсуган мәдрәсәсе мөдәррисе Габдессәлам бине Хәсән Әл-Кариле булган. +Фикъһе гыйлемендә маһирлык күрсәткән Гыйсмәтулла хәзрәтне Бөгелмә-Әлмәт ягы имамнары өлкән ахун дәрәҗәсендә йөрткәннәр һәм дә моны рәсми рәвештә раслауны Диния нәзарәтеннән дә үтенгәннәр. Тәүфыйк һәм әдәп ягыннан да халыкка үрнәк булган ул. Шактый гына шигъри әсәрләр дә иҗат иткән. Р. Фәхретдинов аның язуга осталыгын әйтеп уза да үрнәк рәвештә бер мөнәҗәтен "Асар"ында урнаштыра: +Йа Илаһи, ярлыкагыл ошбу гасый бәндәне, +Ул Хәбибең хөрмәтенә хәстә дил әфкәндәне. +Гәһе йилдәй гәһ йөгердем нәфсем арзусы илә, +Тыя алмай гаҗиз улдым ошбу сәркәш нәфсеме. +Биниһаять мәгъсийәт лә кальбем алуда улып, +Агъламадым яшь акызып күзләремнән бер көне. +Нә хәл улыр фәкыйрең ул Кыямәте дәштедә, +Хак тәгалдән хитап улса "хәзу-ә" диеп аны. +Аһ хәсрәте, ваһ нидамәт , нә кылаем анда бән ?.. +Фазлың әйлә, кылма рисвай бән фәкыйрь шәрмәндәне. +Бу мөнаҗаты кылыптыр Гыйсмәтулла зөл-хата, +Тәхрир итте акызубән күзләреннән яшене. +Гыйсмәтулла хәзрәт 1791 елдан бирле Түбән Шалышлы авылында имам-мөдәррислек иткән, анда аның күркәм генә мәдрәсәсе булган. Укулар октябрь аеннан башланып, майгача дәвам иткәннәр. Мөфти Габдессәлам бине Габдеррәхманның каенише булуы сәбәпле, ул һәрдаим аның игътибарында т орган. +Тайсуган авылыннан хөрмәткә лаек затларның берсе - Габделҗәббар бине Габдеррәхман бине Туймөхәммәт. Ул имам-мөдәррис булып, үз халкына шактый зур хезмәтләр күрсәткән. 1845 елда 92 яшендә вафат булган, кабере дә шул авыл зиратында. Балалары: Мөхәммәтзариф, Мөхәммәтлатыйф, Баһаветдин, Мөхәммәтшәриф, Мөэминҗан, Шәмгыҗиһан, Гайшә, Сәгъданә. +Улы Мөхәммәтзариф әүвәле атасы Габделҗәббар мәдрәсә сендә, аннан соң Әлки авылындагы Хисаметдин бине Мөэмин мәдрәсәсендә белем ала. Аннары Тайсуган авылында данлыклы имам дәрәҗәсенә ирешә. Мөхәммәтзариф хәзрәт 53 ел гомер кичереп, 1847 елда вафат була. Аның балалары күп булып, бигрәк тә Әхмәт исемлесе үзенең зирәк акылы һәм мәгънәле сүз-гамәлләре белән аерылып торган. +Мөхәммәтзарифның вафатыннан соң Тайсуганга Габденнасыйр бине Габдеррәхим хәзрәтне имам итеп чакырганнар. Габделҗәббарның бүтән балалары читтәге авылларда имамлык хезмәтен башкарганнар. Гайшә исемле кызы Әлкидә Хисаметдин бине Мөэмин никахында торып, күп балалар үстергән, арадан бер кызы Азалак имамы Җәгъфәрсадыйк бине Миңлебай никахында, икенчесе Тайсуган авылы имамы Габделмәннан бине Фазлулла бине Габделмәннан бине Габдеррәхманда кияүдә икән. Сәгъданә Богырыслан ягындагы Мөэмин авылында Корбангали бине Мөэмин хәзрәттә тормышта булып, арадан Гаделгәрәй исем��е уллары галим сыйфатында танылган. +Габделҗәббарның остазы Габделислам бине Хәсән ӘлКариле шагыйрь булган, суфичылык юлында да күп мәшәкать ләр тарткан. Оренбургның Сәгыйть бистәсендәге шәех Вәлид бине Мөхәммәтәмин Әс-Сәгыйдидә мөритлек хезмәтендә торган. +Вәлид бине Мөхәммәтәмин заманына күрә бик данлыклы шәхес булып, шигырьләр дә язган. Аның Мөхәммәтҗан мөфтигә атап, шәригатькә хилаф гамәле өчен ачуланып һәм әрнеп язган касыйдәсе дә бар. Вәлид хәзрәт Буа ягы Кыр-Кайбыч авылында туып, Бохара һәм Кабул мәдрәсәләрендә белем алып, Оренбургка килеп, ишанлык кылган, бик күп мөритләр тәрбияләгән. 1800 елда хаҗ сәфәренә юнәлеп, әүвәле Напо леон гаскәрләренә, аннары инглизләргә әсир төшкән. Бик күп җәфалар күреп, 1802 елда Мәккәгә барып ирешкән, 1803 елда Мәдинәдә вафат булган. Ул мөфтиятнең Россия хөкүмәте мәнфәгатьләрен яклаучы икәнлеген, халыкны, гаделсезлекләргә буйсындырып, махсус бастырып тоту өчен оештырылуын яхшы аңлаган һәм, аңа беренче көненнән башлап каршы торган. +Вәлид мулланың шәкерте Габделҗәббар хәзрәтнең бик тә диндар булуын, тәрбияле, күркәм зат, мәгълүматлы имам, халык мәгарифе өчен җан атучы кеше икәнлеге хакында Р. Фәх +Габделҗәббар хәзрәт "Әл-Ысулул-әрбагыйн" ("Кырыгын чы көн тәртибе") дигән әсәрне күчереп, үз аңлатмалары белән язган һәм бу китап Р. Фәхретдиновның шәхси китапханәсенә бабасы Рәмкол бине Максуд хәзрәттән мирас буларак кергән. +Габделҗәббар хәзрәт гарәп һәм фарсы телләрен камил дәрәҗәдә белеп, шул телләрдә китаплар һәм шигырьләр дә иҗат иткән. Болардан тыш, тыйб, ягъни медицина гыйлеме белән дә шөгыльләнгән. +Чалпы авылында Ибраһим бине Мәдйар бине Ярмак исемле зат имам һәм мөдәррис булып, зур гына мәдрәсә тоткан, 73 ел гомер кичереп, 1836 елда вафат булган. Үзе Әмирхан бине Кучкар Әл-Үтәги һәм Әхмәтҗан бине Әмирхан исемле мөдәррисләрдән гыйлем алган. +Шушы Ибраһим хәзрәт мәдрәсәсендә, Р. Фәхретдиновның хәбәрләренә караганда, гаять гүзәл һәм дөрес әсәрләр язылган. Заманасына күрә, бүтән галимнәрдән аермалы буларак, Ибраһим хәзрәт халыкка аңлатып вәгазь сөйләү ягыннан иң маһир мулла саналган. Р. Фәхретдинов аның хакында әтисеннән ишеткән бер вакыйганы язып калдырган: +Ибраһим белән Галибай хәзрәтләр бервакыт Чалпыдагы ике мәдрәсәдә, аерым-аерым мөдәррисләр булып, шәкертләргә дәресләр бирәләр икән. Болар шул ук Чалпының ике очындагы бишвакыт намаз өчен төзелгән мәчетләрнең имамнары да булып торалар. +Авылда тагын да бер Җәмигъ мәчете төзелеп, бөтен авыл белән җомга намазына һәм гаеткә шунда җыелалар, ди. Әмма, ни хикмәт, бу мәчетнең имамы надан гына бер мулла икән. Җәй көннәренең берсендә, гает намазы туры килеп, авылн ың барча халкы һәм, җитмәсә, һәр ике мәдрәсәдәге шәкертләр һәм мәсе бердәм шул мәчеткә җыелышып барганнар. дәмлек күрсәтеп, надан мулладан хөтбә тыңларга теләмичә, Ибраһим яки Галибай хәзрәтләрне ишетергә ниятләнгәннәр. Икесенең берсенә ишарәт ителер дип көткәннәрендә, теге надан мулла, хәтта аларга итагать йөзеннән генә булса да, гозерләнеп тормыйча, үзе хөтбәгә керешкән. Сафсаталы һәм мәгън әсез хәбәрләргә нигезләнә-нигезләнә, ямьсез бер тавыш белән укый башлаган. Аны тыңлап торган халыкның кәефе бозылган, бәйрәмнең матурлыгы беткән. Әмма Ибраһим һәм Галибай сабыр гына тыңлап утырганнар. Халыктагы аптырашуларга катышмаганнар. +Кәефсезләнеп кайткан шәкертләргә арадан берсе, бәйрәм рухын тудыру өчен, әлбәттә, кызыклы бер вакыйга сөйләп көлдергәч кенә, барысының да күңеле күтәрелеп китә. Имеш, бервакыт бу шәкерт башкорт старшинасы һәм аның куштаны белән намаз укырга ниятләнәләр. +Беренче рәкәгатьтә үк, сәҗдәгә киткәнендә, тегеләрнең сөй ләшкәннәрен ишетеп, сүзләренә колак сала шәкерт. Старши надан куштаны: "Кайда эчтеңез? Кайда эчтеңез? Кайда эчте ңез?" - дип, тәсбих әйтәсе урында шулай көйләп сорый икән. Һәм исерткеч исе аңкыганы сизелә. Бу шәкерт, намазының бозылганын аңлап, сәҗдәдән торырга, тәһарәтен яңартырга мәҗбүр була. +Шәкертнең сөйләгән бу вакыйгасы әле яңа гына тыңланган хөтбәгә ишарә булганлыктан, мәдрәсәдәгеләр һәммәсе дә тәгәрәшеп көлешкәннәр... +Ибраһим хәзрәт бик тә юаш кеше икән. Шәкертләре артыгы белән күп җыелып, тәүфыйк һәм тәрбиядә камил затлар буларак җитешкәннәр. +Ибраһим хәзрәт, әгәр дә бер-бер китапта үзенә аңла шылып җитмәгән урыннар очратса, мәдрәсәдәге дәресен туктатып, Галибайга килә дә: "Хәзрәт, бу сүз ничек, бу бәхәс күрсәтеп сорый һәм хәбәрен өйрәнеп китә торган булган. Хәтта күпвакыт Галибайның дәресләрен бүлеп килеп керә икән. Аның мәдрәсәсендә шәкертлек һәм остазлык аер ма сы калку куелмаган. "Мин беләмен, син белмисең", - дигән сүзләрне Ибраһим хәзрәт бервакытта да авызыннан чыгармаган, һәр мәсьәләне һәм серне тәмам төшенмичә, ике ләнү ләрдән азат булмыйча торып башкаларга аңлатырга маташудан сакланган. Үзе белмәгәнне кешегә өйрәтергә алынган надан муллалардан ул күпкә өстен торган һәм шул сыйфатлары аркасында халык алдында зур хөрмәт-мәртәбәләр казанган. +Үзеннән соң улы Габделхәким Чалпыда имам һәм мөдәррис булган. Әхмәт исемле улы Чуар авылында имамлык итеп, 80 ел гомер кичергән. +Сарман янындагы Әхмәт авылының имамы Нигъмәтулла бине Габдулла бине Җәгъфәр 82 яшенәчә яшәп, 1853 елда вафат булган. Гатаулла һәм Хәйрулла исемле уллары булган. Мөхәммәтрәхим бине Йосыф Әл-Ашытый, Габдеррәхман бине Мөхәммәтшәриф Әл-Кирмани мәдрәсәләрендә белем алган. Коръән гыйлемен Вәлидетдин бине Хәсән Багдадидан алган, атасы шәех Габдулла бине Нигъмәтулладан суфичылыкны өйрәнгән. Хәбибулла бине Әс-Сембери дигән шагыйрь, аның вафатыннан соң, бер мәрсия язган һәм Нигъмәтулла хәзрәтне ул әсәрендә бик тә олылаган. +Иштирәк авылының имамы Рамкол бине Максуд бине Мөх син бине Шәех 63 яшькә җитеп, 1853 елда вафат иткән. Васыятенә күрә, Мөхәммәтшәриф бине Сөләйман бине Чикә кабере янәшәсенә күмелгән. +Рамкол хәзрәт тумышы белән Богырыслан ягындагы Байтуган авылыннан булып, бик тә фәкыйрь гаиләнең баласы икән. Көннәрнең берендә күңеленә гыйлемгә мәхәббәт төшеп, җәяүләп Казан тарафына таба юнәлгән һәм Сабага кибулса кайтып килүдән мәхрүм калып) мәдрәсәдә укыган. Кеше белән сөйләшкәндә гаҗәеп дәрәҗәдә игътибарлы һәм хөрмәтчел зат булып, үзен һичвакыт өстен куймаган. +Сәйфетдин бине Әбубәкер Шәңгәрәи, Фәхретдин бине Сөбханкол Кичүчати, Хисаметдин бине Мөэмин Әлкиидән гыйлем алган. Әмма Рамкол үзе мәдрәсә ачып балалар укыту белән шөгыльләнмәгән. Барлык гыйлемен борынгы китапларны өйрәнүгә, алардагы хаталарны төзәтүгә, кабаттан яңартып төпләүгә һәм әсәрләр язуга биргән. Вафатыннан соң, аның бай китапханәсе Чистай ахуны Шәехзакир бине Габделваһап Әс-Саснави кулына күчкән. +Рамкол хәзрәтнең бердәнбер хатыны Фәрхиҗамал Гыйсмәтулла кызы булып, матур һәм яхшы тормыш корганнар. Иреннән соң, бер ай да соңармый, бу күркәм хатын 54 яшендә вафат булган. "Заманына күрә байлыгы һәм яхшы улдыгыннан күп кемсәләргә күрмәк насыйп улмайан әсәрләрне тапмайа муафикъ улмыштыр", - дип белдерә Рамкол хәзрәт хакында Р. Фәхретдинов. Аның китапханәсе бүгенге көнгәчә килеп җиткән булса, ничек яхшы булыр иде, дибез. +Рамкол һәм Фәрхиҗамал дүрт бала үстергәннәр: Мәүҗ үбә, Һидийә, Мәрфуга, Мөхәммәт, Мостафа. Арадан Мәүҗүбә исә Р. Фәхретдиновның анасы булган. 51 яшендә 1873 елның 9 нчы рәҗәбендә вафат иткән. Иштирәк авылы зиратында җирләнгән. +Хәбибулла бине Рафикъ бине Мәхмүт бине Мөслим Зәй елгасы буендагы Нәдер авылында имам һәм мөдәррис булган, 82 яшенә җитеп, 1859 елда вафат. Аның остазы Әбуннасыйр Габденнасыйр бине Ибраһим Курсави икән. Димәк, ул да сәләфи булган. +Шәкертләрен Хәбибулла мөдәррис әдәп һәм әхлак нигез ләрендә тәрбия кылып, һәр фәннең нигезләренә төшенү аерылып торган. Мәсьәләне тәмам аңламый торып, бәхәскә керешмәскә өндәгән, көнчелекне һәм хәсислекне сөймәгән. +Асылда ул Коръәнгә һәм хәдисләргә нигезләнеп эш иткән. Һәртөрле яңалыкның эчтәлеген шулардан чыгып аңлаткан. Габдеррәкыйп бине Исмәгыйль Әл-Кодаши белән берлектә бер рисалә иҗат итүе мәгълүм. Үз шәкертләреннән Коръәнне матур итеп, ялгышсыз укуны һәм аңлатмаларын да дөрес бирүне таләп иткән. Шул сәбәптән анда укыган кешеләр Коръәнне белүдә, тәҗвид фәнен яхшы үзләштерүдә аерылып торганнар. Алар тормыштагы төрле мәсьәләләрдән дә хәбәрдар булганнар. +Аның шәкертләреннән Гатаулла исемле берәү, ни сәбәпледер, башка мәдрәсәгә күчеп китәргә мәҗбүр була. Әмма ул Хәбибулла хәзрәтнең дәресләрен искә алып, сагынып сөйләү, хәтта Курсави мәсләге хакында нотыклар белән чыгу гадәтен саклаган. +Бу хәл Р. Фәхретдинов укыган мәдрәсәдә була. Иптәшләре белән ул аның сүзләрен тыңлап, электән сөннәт һәм җәмәгать әһеле өчен Тафтазани һәм Дувани хәзрәтләрнең фәлсәфәсен күңелгә якын кабул итәргә өйрәнеп, әмма бу өлкәдә Курсави хәзрәтләренең үзенчәлекле сурәттә язылган фикерләрен аңлап бетерә алмыйча, дәлилләрен "йомшакка" чыгарганнар, хәтта инкарь итеп көлешкәннәр дә әле. "Асар" китабында шәкертләрнең башта "йомырка кабыгы эчендә" булып, белем алгач, "кош кебек оча башлаулары", шәкерт чагында бәхәсләрдә никадәр ялгышулары хакында да бәян ителә. Кеше шулай инде ул, бер-бер фикерне башта инкарь итә, дөресне дә ялганга чыгара, аннан соң аңа игътибар бирми башлый, ахырда шуның белән кабат яшәеше дәвамында очраша да, моны әллә кайчаннан белгән адәм кыяфәтенә керә, башкалардан алган сүзләрне үзенеке итә. Бу - хакый +Р. Фәхретдиновның бабасы Сәйфетдин бине Сөбханкол бине Бикмөхәммәт 83 яшенә кадәр гомер кичереп, Кичүчат авылының имамы булып торган, 1861 елда вафат булган. Аның әнисе Сахибә Каракай кызы булган. +Сәйфетдин башта Габдеррәшит бине Мөхәммәт ӘшШөгеридән, аннары Әмирхан бине Кучкар Әл-Үтәги, Таҗетдин бине Габдеррәшит Әл-Иштирәки, Таһир бине Сөбхан Әл-Әдаилардан белем алып, Диния нәзарәте ачылгач, дүртенче кеше буларак, 1791 елда имамлыкка имтихан тоткан. Әмма мәдрәсә төзетмәгән, шәкертләр җыеп укытмаган, шулай да гомерен мәгърифәт юлында уздырган. Җәйләрен хатыны Хәдичәне (Габделмәннан кызын) һәм балаларынякыннарын ияртеп, борынгы Биләр һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт кыла торган гадәте булган. Балаларын да изгелеккә өйрәтеп үстергән. +Күрәбез, шәхесләр белән бәйле исемлек күпкә китте... Тамырлары - тирәндә... +Биредә искә алып үткән шәхесләрдән тыш та Әлмәт төбәгендә электән тарихыбызда эз калдырган затлар күп булып, аларның барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Саналып үтелгәннәре дә халыкның гыйлемгә ихластан күңел салуларын дәлилли. Алар хакында искә алып: ""Рух Имәне"нең тамырлары ныклы булса да, ни өчен халкыбызныңмы бәхеткә хакы юк?" - дип уйланырга мәҗбүрсең. +Әлмәт төбәгенең иң олуг әдибе Риза Фәхретдинов икәнен һичкем һичничек инкарь итәргә теләмәс? Аның иҗатына бөек шагыйребез Габдулла Тукай да сокланган, әдипне "язу тарызы садә вә гүзәл бер язучыдыр" дип бәяләгән. +Р. Фәхретдиновның "Әсма", "Сәлимә" кебек матур әдәбият әсәрләре үз заманында татар дөньясының үсеш һәм үзгәрешендә әһәмиятле роль уйнаганнар, аларны укыган яшьләр фикер киңлегендә кыйбланы дөрес билгеләргә өйрәнгәннәр. Бүгенге әдәбиятка булган таләпләр югарылыгыннан караганда, ул әсәрләр әллә ни хәйран итәрлек түгелләр дә кебек. Әмма бер гасыр гына артка китеп, ул чордагы яшәү рәвешен күз алдына китерсәк, бу әсәрләрнең җаннарыбызны ни рәвешл е тибрәткәнлеген төшенер идек. +Хәер, бүгенге көндә дә Р. Фәхретдинов татар халкының рухи атасы булып санала. Шуңадыр дәүләт чиновниклары да, үзгә кавемнәрнең әдипләре дә аңа һәм иҗатына игътибар юнәлтеп, гамәлләрен контрольдә тотканнар. Жандармерия һәм полиция 1911 елның февраль төнендә аның бай китапханәсен туз��ырган, язмаларын төяп алып чыгып киткән. Мондый бәлаләргә ул бер генә тапкыр тарымаган. Әмма аларга да карамастан, һаман әдәби һәм фәнни эшләрен дәвам иттергән. +Р. Фәхретдинов 1858 елның 31 декабрендә (хәзергечә 1859, 12 гыйнварга туры килә) Әлмәт төбәге Кичүчат авылында дөньяга килә. +Әти-бабалары гарәп-фарсы телләрен яхшы белгән, чорларының алдынгы карашлы, киң фикерле һәм тирән гыйлемле затлары булганнар. Шунлыктан кечкенә Риза да бала чагыннан китапка мәхәббәт белән караган, төрле телләрне өйрәнг ән. Аның хатларыннан күренгәнчә, ул вакытларда татарлар арасында, ни хикмәт, Ж.Ж. Руссо кебек акыл ияләренең фикерләре дә таралыш табып (әлбәттә, 1883 елдан чыга башлаган "Тәрҗ еман" газетасы мәкаләләреннән), шәкертләр арасында фикер көрәше оештыруга һәм бәхәс куертуга нигез булган. +Кайберләребез: "Кая ди ул? Булмаганны", - дип сөйләнеп, борын чөяргә мөмкинбез. Ул заманнарда халкыбызның +Юк шул, китаплы халыкның дөньяга карашы һичкайчан чикләнгән була алмый. Ә татар - китаплы халык ул. +Гади авыл мәдрәсәсен тәмамлап, шунда хәлфәлек эшенә калдырылган Р. Фәхретдинов мәгърифәтчелек идеяләрен кыю рәвештә яклап чыга һәм фәлсәфи нигездә хезмәт язарга утыра. Утыз яшенә җиткәндә тәмамланган бу калын китабында ул халыкны ни рәвешле бәхетле итәргә һәм аны, мәдәни яктан тагын да үстереп, алдынгы милләтләр дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкин икәнлеген шәрехләп аңлатып яза. +Әмма аны китап итеп бастырырга патша цензурасы тарафыннан рөхсәт бирелми. +1898 елда Р. Фәхретдиновны Диния нәзарәтенә казый итеп сайлыйлар. Ул Уфага күченә һәм анда да гыйльми эзлә нү эшләрен ташламый. Берничә томдагы "Асар" хезмәтен төзүг ә утыра. Аны аерым кисәкләрдә бастырып та чыгара башлый. Борынгы китапларны туплау, кулъязмаларны халыкка аерым басмалар итеп чыгару юнәлешендә зур эшләр алып бара. +1906 елда Р. Фәхретдинов казыйлык эшеннән китә, Оренбургта алтын приискалары хуҗалары Закир һәм Шакир Рәмиевлар тарафыннан оештырылган "Шура" ("Берлек") журналына баш мөхәррир итеп чакырыла. 1908 елның гыйнварында бу журналның беренче саны дөнья күрә. 1918 елның 23 нче февраленәчә журналның ай саен икешәр саны халыкка ирешеп бара, абунәчеләренә бүләк рәвешендә әдәби-гыйльми җыентыклар да бастырып таратыла. +Бу журнал татар тарихында аерым урын тота. Аның шөһрәте бүгенге көнебездә дә сүнми яши. +"Шура" журналында эшләү елларында Р. Фәхретдинов (Ризаэддин бине Фәхретдин) "Гакаид", "Мөхәммәд" (1909), "Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр" (1914), "Җәвамигулькәлам шәрхе" (1916, 552 сәхифәдән торган зур күләмле, хәкебек хезмәтләрен язып бастыра. Аларда актуаль дини һәм әхлакый мәсьәләләрне фәлсәфи-иҗтимагый яктан ачыклап, милләтнең алга таба үсешен күзаллап, әдәп-әхлак юнәлешендә чишү юлларын барлап, тарихи-милли аң кысаларында ныгыган төпле фикерләрен бәян итә. +Р. Фәхретдинов - киң карашлы әдип, беренче чиратта - үз халкының бәхетен кайгыртучы ми��ләтпәрвәр ул. +1922 елда ул Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлана. Шушы зур вазифаны башкарганда да гыйльми эшчәнлегеннән аерылмый. "Асар" томлыкларын төзүен дәвам итә. Мәдә ниятебез тарихын яктырткан һәм бүгенге көндә фәнни әһәмия те бермә-бер арткан 1200 бит күләмендәге "Юаныч" китабын шул чорда яза, 1924 елда "Әл-Бәлагуль-мөбин" ("Ис лам диненең хакыйкый булуын төшенүгә ирешү") дип аталган хезмәтен тәмамлый. +Р. Фәхретдиновның барлык хезмәтләре дә кешене бәхетле итү өчен, шушы сәгадәткә килү юлларын эзләү һәм барлау, шуларны аңлату буларак язылганнар. Шушы "гыйлем чишмәсе"нә "ирен тидергән" һәркем үзен тереклек суын эчкән шикелле тоя. +Р. Фәхретдинов 78 яшендә, 1936 елның 12 апрелендә Уфа шәһәрендә вафат була. +Шәрыкны өйрәнүче галимнәр аның никадәр олуг шәхес булуын кат-кат тәкрарлап язып чыктылар инде. Әлмәт төбәге шушындый зур акыл иясен һәм әдипне үстерүе белән чиксез горурлана ала. +Р. Фәхретдиновның 1898 елда язылган "Сәлимә, яки Гыйф фәт" әсәре татар укучысының күңеле аша акылына тәэсир итү максатында язылган. Автор үзен "Гафил бине Габдулла" исеме белән күрсәткән. Әсәр аерым китап буларак, берничә кат басылып чыккан. Татар халкының рухи күтәретормышы тасвирлары белән бергә, Р. Фәхретдинов җәмәгатьчелек алдына җитди таләпләр дә куеп яза. Ясалма сыманрак тоелган сюжетка корылса да, вакыйгалар бер сәяхәт вакыйгасы рәвешендә сурәтләнеп, татар дөньясын бәяләүгә әверелә һәм искечә, ваемсыз хәлдә яшәргә кирәк түгел, дигән фикер алга уздырыла. Әдип үзен натуралист һәм рационалист язучы итеп күрсәтә, аның әсәреннән француз язучысы Э. Золяның (1840-1902) фикерләү стиле, идеяләре, әдәби манералары тәэ сире сиземләнә. +Иран баеның кызы Сәлимә, чибәр һәм укымышлы туташ, Идел буйлап көймәдә сәяхәт иткәнендә, иске тип тәрбия алган тәүфыйклы татар шәкерте белән очраша. Танышыпсөйләшеп китәләр. Ике йөрәктә дә мәхәббәт гөле бөреләре шытып, бер- берсенә гашыйк булалар. Аларның уй-фикерләре дә үзара туры килә, карашлары да уртак. Сәлимә Мисыр университетын тәмамлаган, гарәп, француз, инглиз телләрен яхшы белә. Искечә укыткан мәдрәсәдә дә гыйлем җыйган, татарның җәдит мәк тәбендә дә укыган егет, әлбәттә, аның укымышлы булуына соклана, мөкиббән китә. Кыскасы, әсәрдән, дөньяви белем алган кешеләрнең, ягъни университет тәмамлаучыларның дини мәд рәсәдә укыган шәкертләрдән күпкә өстен булулары а ңлашыла. +Заманына күрә бу фикерне укучы күңеленә уздыру дөрес булган. Фән-техника гасыры җиткәнлеген ачык тойган Р. Фәх рет динов акыллы каләме белән татарның авырткан җиренә, дөньяви гыйлемнәрдә артта кала баруына җай гына төртеп алган. +Әсәр романтик рухта тәмамлана, үзара гашыйк булган шәкерт һәм Сәлимә, Баку шәһәренә җитеп, ни хикмәт, һичнигә карамыйча өйләнешәләр, алга таба тормышта бәхетле булалар. +"Казан шәһәрендә булган Ислам мәдрәсәләренең берендә повестеның "Ана нәсыйхәте" исеме белән аталган бүлеге. - Гыйлемгә омтылышым һәм теләгем камил иде. "Гыйлем Кытайда булса да эзләңез" дигән сүзгә таянып, асыл ватанымны вә җаным бәрабәренә булган анамны калдырып, ничә йөз чакрым еракта Казан шәһәренә юлламыш идем. +Анамнан аерылган вакытларым һич онытылмас. Әйткән нәсыйхәте күңелемнең эчендәдер. Бу кеби вәгазьләрне әйтмәк күп ирләр яки күп мөдәррисләргә һәм насыйп булмас. Димеш иде ки: "Балам, мин сине Ислам карендәшләрең өчен тудырдым һәм тәрбия итеп үстердем. Гәрчә атаң (Аллаһ рәхмәт итсен) йөзене син вә синең йөзеңне атаң күрмәде исә дә, атаңның күркәм эшләренә варис булмак өчен тырышлык итмәк синең бурычыңдыр. Һәр никадәр язар вә укырга белдең исә дә, бу кадәр генә атаң камиллегенә варис була алмассың. Хәзерендә яшең унөченчедәдер. Шуның өчен сине ерак, ягъни Казан шәһәренә җибәрәмен. Һәр ни кадәр камил сәламәт түгел исәм дә, сине мәктәпкә җибәргәнгә кадәр дия Аллаһы Тәгаләдән гомеремә форсат сорамыш идем. Күп шөкерләр булсын, бу моратыма җиттем. Инде дөньяда олы эшем калмады. Үлгәнемне ишетсәң, хәер-дога кылырсың, шулай ук атаңны һәм хәтереңдә с акларсың. +Мөселман хатынының баласы я мәктәпкә белем алуда, яки ерак шәһәрләрдә кәсептә булырга тиештер. +Терек хәлемдә синең чит шәһәрдә белем алуда булмагың минем өчен олы бер ләззәттер. Ахирәт өчен - ялгыз дин гыйлеме, дөнья тормышы өчен - дин илә дөнья гыйлеме һәм белмәк тиештер. Боларны белергә син һәм бурычлысың. +Кеше булмак өчен гыйлем һәм күркәм холык кирәктер. Һәм дә боларны бер-береннән аермак дөрес булмас. +Мөселманнар - дин карендәшләрең, вә башкалар - нәсел карендәшләреңдер. Шуның өчен һәр эшеңдә шәфкать вә гүзәл булмаган кешене адәмнәр сөймәсләр. Хәлбуки, аларга хезмәт итмәк өчен иң элек мәхәббәтләрене кәсеп итмәк тиешледер. Гүзәл холык әдәп, гыйффәт, сабыр, түземлектән гыйбарәттер. Әдәпле бул - халык сөяр; гыйффәтле бул - Аллаһы Тәгалә сөяр; сабырлы бул - үкенмәссең; түземле бул - картаймассың; гыйлемең артканча - кечелегең, белемең артканча сабырың артсын! Укымаган кешеләр шул сәбәптән бер-бер эшне башкара алмаслар. Алар хакында, әйттем дә аңламадылар, яки кадеремне белмәделәр дип, үпкә итеп бер читкә чыкмак һәм гаеп-гөнаһтыр. +Һәр сүзне аңламак, вә яки гыйлем кешеләренең хөрмәтләрене йиренә китермәк кебек бер камиллек һәрбер кемсәнәдә табылыр исә, белгән илә белмәгән арасында һичбер аерма булмай, барча адәм баласы бертигез булмыш булыр иде. +Инде сине Аллаһы Тәгаләгә тапшырдым. Аллаһы Тәгалә бөектер вә бездән мәрхәмәтледер. Сиңа дөнья вә Ахирәттә сәгадәт насыйп итсен!.." +Ананың бу кадәр бөек нәсыйхәтләре бүгенге көндә дә һәр баланың күңеленә ирешергә тиешле сүзләр! Монда татар халкына хас һәм тиешле булган әхлак, әдәп кагыйдәләре тулысынча диярлек чагылганнар, милләтебезнең йөзен күрсәтеп торалар, "мил ли канун" рәвешендә һәркем тарафыннан һәр җирдә кулланылырга тиешләр. Татар халкы бүген дә менә шул кысаларда яши. +"Әсма, яки Гамәл вә җәза" романы белән дә Р. Фәх ретдинов татар дөньясын тәмам шаулатып ала. Аңа үз вакытында зур бәя бирелә, хәзер дә татар әдәбиятының классик үрнәкләреннән санала ул. +Әсәрдә вакыйгалар искелек һәм яңалык тарафдарларын ың каршылыгы сурәтләнүдән үрелеп китәләр. Әсма - башкорт даласында үсеп килүче чибәр кыз, аның әтисе Габбас мулла ишан мөрите Мусалар тарафыннан оештырылган бәлагә тара. Өстеннән хөкем чыгартып, аны харап итмәкчеләр икән. Габбас мулла гарәп якларына чыгып кача, шунда вакытында үлгәнлеге хәбәре килә. Хатыны да вафат була, Әсма тоташ ятим кала, бабасы Йосыф аны үзенә тәрбиягә ала. +Кызның бабасы кымызчы була. Аның җәйләвенә Казаннан шәкертләр килеп, арадан берсе Әсма белән дуслаша. Кызны укырга өйрәтә. Киткәнендә аңа алтын тәңкә бүләк итә. Кыз үз ягыннан шәкерткә әнкәсеннән мирас булып калган балдагын бирә. +Хәмидә карчык һәм Зәйнүш абыстайлар исә ятимә кызларга мәрхәмәтсезлек күрсәтәләр. Аларны, алдап, читкә сатып җибәреп баеганнар. Әсма дә Хәмидә карчыкның "тырнагына эләгә". Кызны алда тагын да бәхетсезрәк язмыш көтә. +Әсманы шәһәргә алып китеп, аның үлгәнлеге хакында Хәмидә карчык ялган хәбәр тарата. Ә чынлыкта кызны Зәйнүшкә сата. Бусы, үз чиратында, Әсманы фәхешханәгә бирә. Чибәр һәм яшь кызның исемен, кеше белмәсен өчен, "Зәйнәп"кә алыштыралар. +Йорт эшләренә ялланган Әсма (инде хәзер исеме Зәйнәп), баскычтан ялгыш егылып төшеп, аягын сындыра. Аны ши фа ханәгә салалар. Монда ул бер хатын белән таныша. Вакыйгалар шунда яңа юнәлеш ала. +Әсәрнең шушы рәвешле сюжет сызыгы тармакланганнан-тармаклана бара. Әсма-Зәйнәпне ул хатын кызгана һәм шифаханәдән үзе белән алып китә. +Шәһәргә киләләр. Бу хатын бер байның йортына эшкә урнаша, ә Әсманы мәктәпкә укырга бирәләр. Ул яхшы белемнәр ала, мәктәпне тәмамлый, мөгаллимә-укытучы була. +Романның бу өлешендәге вакыйгалар менә шулай укучы күңеленә хуш килерлек эчтәлектә тәмамланалар. Аны әсәр +"Әсма, яки Гамәл вә җәза" күптөрле мәгънәләрне колачлый, вакыйгаларны автор тыгыз тасвир ысулы белән биргән, әсәр "халык романы" тибына карый. Әгәр дә автор тарафыннан күренешләрне җентекләп сурәтләү юлы сайланган булса, без аны дәвамлы кисәкләрдә укыр идек. +Әсмагә берьюлы бай малае да, ярлы мөгаллим дә гашыйк булалар. Кыз исә мөгаллимне сайлый. Шунда бай улы гайбәт тарата: Әсма, имеш, уйнаштан туган. +Салих байга кыз үз тормышын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Гарәбстаннан килгән Бикбулат мулла да байга шушыңа охшаш вакыйгаларны сөйләгән икән. +Һәм менә Бикбулат мулланың да кемлеге беленә, ул Әсманең әтисе Габбас мулла булып чыга, исән-имин. +Туйга әзерләнгәндә Әсма белән әтисе күрешәләр. +Туй була. Егет белән кыз, ягъни мөгаллим белән Әсма, шулай ук электән үзара белешләр икән. Башкорт даласына Казаннан кымызга килгән теге шәкерт булып чыга мөгаллим. Алтын тәңкәдән һәм балдактан алар бер-берсен танып алалар. +Әмма әдәби әсәрдә барлык вакыйгалар да шушы рәвешле матур тәмамлана алмый. Яхшылык ияләре, ягъни бәхетле булырга лаеклы геройлар күркәм язмышка ирешкәндә, яманлык кылучылар, ягъни бәхеткә лаексыз геройлар авыр тәкъдир хөкемендә калырга тиешләр. Моны хәтта Аллаһы Тәгаләнең гыйлеме Коръән дә өйрәтә, намус, әхлак, кешелек кануннары да аның шулай булуын таләп итә. Шунлыктан автор әсәр вакыйгаларына өстәмә борылыш бирә. +Зәйнүш белән Әсма очрашалар. Ул "абыстай" үз хөкемен тапкан - теләнчелеккә калган. +Шулай итеп романның һәр герое гамәленә күрә тәкъдир хөкемен ала. Әсәрен Р. Фәхретдинов болай дип тәмамлый: "Адәм нәр, кирәк яхшы, кирәк яман булсын, гамәлләренә идеясе исә аң-белемнең тормышта кешегә бәхетен табарга булышучы көч икәнлеген раслауга хезмәт итә. +"Шура" журналының 1917 елгы кушма чыгарылган 2324 нче саннарында "Күбкинский" имзасы белән "Сәлимә, яки Гыйффәт". Гафил бине Габдулла әсәре. Үткән юлга бер караш" исеме астында мәкалә басылган. Ул Р. Фәхретдиновның повесте һәм романы хакында уйлануларыннан гыйбарәт. Тәнкыйтьче бу әдәби әсәрләрнең татарны киң юлга чыгарырга теләү максаты белән язганлыгын белдерә. "Әнә шуны эшләүче, - дип яза ул, - гонсырларның берсе - "Сәлимә" кеби шигъриятсез, ләкин сөйкемле фикерләр белән тулган әсәрләрдер. Әз генә дә шигъриятькә малик булмаган бу әсәр - фикер инкыйлабы ясаган гонсырларыбызның берседер. Бу "классически" бер әсәр булып калачак булганга, аның хакында сөйләгән сүз кайчан булса да кирәкле булыр". +Әсәрнең иң гүзәл урыны - "Ана нәсыйхәте" өлеше үрнәккә алына. Авыл хатыны авызыннан мондый сүзләр сөйләнү чынбарлыкка туры килмәвен дә яза тәнкыйтьче, сюжеткомпозициясенең ясалма эшләнелгәнен дә күрсәтә. +Әйе, ул хаклы. Борынгы вакытларда төзелгән васыятьнамә ләрне безгә укырга туры килгәне бар. Аларда нәкъ менә "Сә лимә" әсәрендәге "Ана нәсыйхәте" кебек мәгънәле һәм та ләп чән сүз энҗеләре, васыять-үтенечләр тезелгән. +"Күпкинский" матур әдәбият әсәреннән әдәбилек, үз теле белән әйтсәк - шигърият, эзләп дөрес эшли. Шулай ук тагын да мең кат хаклы: без бу "Ана нәсыйхәте"нең татар дөньясына хас сыйфатта төгәл һәм дөрес булуына игътибар итәргә, аңарда "милләт кануны" чагылыш тапканлыгын хаталанмый таный белергә тиешбез. +"Күпкинский"ның: "Безнең әдәбият бик табигый вә дөрес агым белән киткән", - диюе белән дә тулысынча килешергә тиешбез. Монда да ул хаклы: "Фараз итик, - дип яза "Күпкинский", - "Сәлимә" чыккан вакытта (моннан унөч еллар элек) "Яшь йөрәкләр", "Мөгаллимә"ләр чыкса иде, татарларны берьюлы хәйрат упкыны өстерәр, ул шашар, һөҗинга килер иде. Кайда анда файда, зарар килер иде. Аны аңлаучы, аны язган өч бармак санына тулса - тулар иде (чөнки "Яшь йөрәкләр"не чын идеясе вә бөтен хассы белән аңлауч ы әле дә бик аз). Шөкерләр булсынга алай булмаган". +Тәнкыйтьче, Р. Фәхретдинов әсәренә бәя биргәндә, аның ял��ышларын да күрсәтеп уза һәм студент, гимназистларны күккә чөеп мактап, шәкертләрне түбән куеп сурәтләүнең һич тә тормыш дөреслегенә туры килмәвен белдерә. "Без һәр урында, һәрвакытта һәркайсыбыз башкаларны тау түбәсенә утыртып, үзебез яр астыннан карап торырга өйрәнгәнбез", - ди ул, татарның мескенләнергә яратуын ассызыклап. Бу хакыйкатьләр бүгенге көнебездәге үз-үзебезне тотышыбызда да сизелә. Юкса, татар кешесе туган телен, тарихын, фәлсәфәсен, гыйлемен, әдәбиятын түбән куяр, башка милләтләрнекен өстенгә санар-чыгарыр идеме? +"Бер ел (ничәнче ел икәне хәтеремдә юк), Ырынбур җәм гыятенең: "Китапханәгә нинди китаплар алыйк, кайсы китапларны яратасыз?" - диеп ясаган анкетына җавапта һәркемнең җәдвалендә иң элек "Сәлимә" язылган иде", - дип белдерә мәкалә авторы. Димәк, Р. Фәхретдиновның бу әсәрен халык һаман да бик яратып укыган. "Сәлимә, яки Гыйффәт" повесте, икенче тапкыр китап булып басылгач та тиз арада таралып беткән, хәтта искелек тарафдарлары да бу юлы каршы чыкмаганнар, аңа карата тәнкыйть сүзләрен ә йтмәгәннәр. +"Күпкинский"ның мәкаләсен Р. Фәхретдинов "Шура"да һичбер каршылыксыз бастырып чыгара. Журналда баш мөхәррир булуыннан файдаланып, ул аны, үзен хурлаган урыннарны юкка чыгарып, төзәтеп, укучыга тәкъдим итәргә дә, "игътибарсыз" калдырырга да, чүплеккә ыргытырга да мөмкин иде. Әмма итагать вә әдәп иясе әдип алай эшләми. Хәтта "Идарә" исеменнән аңлатма биреп, мәкалә авторының фикерләренә хөрмәт белән каравын белдереп уза һәм болай яза: +"...Мин үз каумебез арасында хикәятләр язу вә романнар тәртип итү юлы берлә баруны үземә мәсләк итеп алган бер кеше дә түгелмен, үз кашымда бик әһәмиятле вә бик гали бер-ике төрле мәгънәви вә рухани максудым бар иде, шул максудларымны җиренә җитештерергә сәбәп булмасмы дип мин шул "Сәлимә"не һәм дә аның тиңдәше булган "Әсма"ны яздым. Шигъриятьтән, мәгънәдән ялангач булган җөмләләрнең һәрбере шул максудларымны хасил кылу юлында иртикап ителгән нәрсәләр... +Моннан башка "Сәлимә" белән "Әсма" минем яшь вакытымның ядкәрләре һәм дә эчемдәге зар-моңнарымны, хәсрәткайгыларымны уртаклашкан сердәшләремдер. Шул әсәрләрдә ("әсәр" исемнәрене бирергә ярамаса - "шул нәрсәләрдә") булган кимчелекләрне күрсәтүчеләргә каршы сүз сөйләүне артык нәрсә хисап итәм. Никадәр тырышып та Ләйләнең кимлекләрен Мәҗнүнгә күрсәтә алмаганнар иде. Мин дә - шул Мәҗнүн кабиленнән бер кеше. Гафил бине Габдулла". +Ә татарның киң юлга чыгуында, чыннан да, Р. Фәхретдиновның әдәби һәм фәнни хезмәтләренең дә әһәмияте зур булган. Ничә еллар үтеп, гасыр башыннан ахырына таба кичеп, без аның шулай икәнлеген күңелебез белән тоябыз, акылыбыз белән аңлыйбыз. Киләчәктә, тагын да алга киткән саен, без бу әсәрләрнең кыйммәтен яхшырак беләчәкбез әле. Юккамы тарихны "киләчәккә илтүче күпер" дип атыйлар? +XIX йөз ахыры - XX гасыр башында татар рухи дөньясының терәк баганасы б��лган тагын да бер бөек әдип бар, ул да булса - Г. Тукай, Г. Исхакый, Г. Камал, Ф. Әмирханнарның да әдәбият мәйданына килүе өчен сукмак салган һәм аларның да һәр уңышына сокланып яшәгән язучы, ялкынлы публицист Фатих Кәрими. Әлмәт төбәге, Бөгелмә ягы, Миңлебай авылыннан. Имам-мөдәррис, нашир-мәгърифәтче баласы... +Гыйльман ахун улы Ф. Кәрими 1870 елның 30 (18) нче мартында дөньяга килгән. Башлап атасының мәдрәсәсендә, аннан соң җиде ел буена Чистайда гыйлем җыя ул. 1891 елда Төркиягә китеп бара һәм Истанбул университетына укырга керә, аны 1896 елда тәмамлап, гарәп, төрек, француз телләрен һәм һәртөрле фәннәрне яхшы үзләштереп, туры Кырымга кайта. Монда данлыклы Исмәгыйль мирза Гаспринский (Исмәгыйль Гаспралы) белән дуслаша, җәдитчелек юнәлешендә эшен җәелдерә һәм авыл мәктәбендә укыта башлый. +1898 елда И. Гаспринский аны Бакчасарайда ачылган җәдитчә укытучы мөгаллимнәр әзерләүче курсларның җитәкче-директоры итеп чакыра. Оештыру эшләреннән тыш, Ф. Кәрими әдәбият һәм методика буенча лекцияләр сөйли, дәресләр алып бара. Бу "Курслар" милләтебезнең яңа типтагы беренче университеты булганлыгын һичбер икеләнмичә ассызыклый алабыз! +Шушы елда аның әтисе Гыйльман хәзрәт, имамлыгын ташлап, Оренбург шәһәренә күченә, бакчачылык белән шөгыльләнә башлый. Типография сатып алу, китап бастыру эшен җайга салу уе белән янып, бу максатын да тормышка ашыра. Басмаханә булдыруга, улы Фатихны үз янына эшкә чакыртып ала һәм бераздан аны Мәскәүдәге бухгалтерлар курсларына укырга җибәрә. +Бухгалтер-хисапчы дипломын алып кайтуына, 1899 елда Европага сәяхәткә чыгып китәргә җыенган алтын приискл ары хуҗасы миллионер Шакир Рәмиев аны үзе белән барырга күндерә. Фарсы, рус, гарәп, төрек, француз телләрен яхшы белгән Ф. Кәрими алар өчен иң кулай юлдаш була. 1899 елның 15 февр алендә алар сәяхәтләрен Оренбург шәһәреннән башлап җибәрәләр. Дүрт ай дәвамында Мәскәү, Петербург, Германия, Бельгия, Франция, Италия, Төркиядә булалар, тау инженер иясе эшләре белән якыннан кызыксынып, алдынгы техноло гияләрне өйрәнәләр, һәртөрле эшлекле килешүләр төзиләр. +Рәмиевләр оештырган бу Европа сәяхәте Ф. Кәрими иҗаты на шактый көчле тәэсир ясый. Шулар нигезендә ул "Авропа сәях әтнамәсе" дигән публицистик хезмәтен яза һәм аны 1902 елда аерым китап итеп бастырып чыгара. Шушын дый иҗтимагый-икътисади-мәдәни юнәлешләрдәге иҗат эшчәнлеген Ф. Кәрими алга таба да дәвам иттерә. 1912-1913 елларда Балкан сугышы белән бәйле сәяхәттә була, анда 70 хат тан торган "Истанбул мәктүпләре" дигән мәшһүр китабын яза, аны 1913 елда 450 сәхифәдән торган күләмле китап итеп бас +Наширлек эше белән бергә язучылык шөгыленнән аерылмаган Ф. Кәрими Оренбургта миллионер Рәмиевләр оештырган "Вакыт" газетасына баш мөхәррир булып 1906 елның 21 февраленнән эшкә килә. Аның үткен каләме татар тормышына гына түгел, дөньяда барган вакыйгаларга да бәя бирүдә, мәгълүмати хакыйкатьләрне ачып салуда бик өлгер булып чыга. +"Вакыт" газетасында баш мөхәррирлек эшен ул 1917 елның 20 сентябренә кадәр башкарып, шул ук елның 1 ноябреннән "Яңа вакыт" газетасын оештырып җибәрә. Илдә социалистик революция булгач, совет хөкүмәте тарафыннан "Яңа вакыт" та чыгарудан туктатылгач, "Эшчеләр дөньясы", "Юл", "Сабан" газеталарында языша, "Мөгаллимнәр әзерләү курслары"нда укыта. 1919 елда татарлар һәм башкортлар өчен "Мәгариф институты" ачылуга, Ф. Кәримине лекцияләр укырга шунда чакыралар. Муса Җәлил аның шәкертләреннән берсе була. +Ф. Кәримине 1925 елның гыйнварында Мәскәүгә, СССР халыклары үзәк нәшриятына эшкә күчерәләр. Ул Н. Нариманов исемендәге Көнчыгыш университетында төрек теле дә укыта. Шул ук елда үзенең сайланма әсәрләрен аерым китап итеп бастырып чыгара. 1929 елда Дәрдемәнднең (Закир Рәмиевнең) шигырьләрен туплап, җыентыгын әзерли. Бу китабы да, зур фәнни-текстологик тикшеренүләргә нигезләнгән хезмәт буларак, галимнәр тарафыннан югары бәяләнә. +1937 елның 27 сентябрендә данлыклы язучы һәм галимпублицист Ф. Кәрими вафат була. +Аның беренче әдәби әсәре - "Салих бабайның өйләнүе". Ул 1897 елда язылган. Шуннан соң Ф. Кәрими "Бер шәкерт илә бер студент" дигән "милли хикәя"сен 1898 елда иҗат итә һәм аны 1899 елда Казанда бастырып чыгара. Ә 1901 елда шигърилеген сурәтләүгә корылган бу әсәрендә һәркемнең үз бәхете өчен көрәшергә хакы барлыгын раслап чыга ул. +Болардан тыш, "Солтан гыйшкы", "Телсез хатын", "Гаяш хәлфә", "Хыялмы-хакыйкатьме?" дигән хикәяләре басыла. Алардан аңлашылганча, Ф. Кәрими әдәби иҗатында романтик стихияне өстен куеп язу юнәлешен сайлаган язучы. Ул хакыйкатьне үзенең теләк-хисләр омтылышына буйсындыра, хәтта укучы үзе дә сизмәстән аның шигъри теленә ияреп китә, геройларының тормышы белән яши башлый. +Аның "Салих бабайның өйләнүе" дигән хикәясеннән бер өзеккә, мисал буларак, игътибар итик: +"Мин яшь вакытта безнең кыяр каравылчысы бер картыбыз бар иде. Бу картны мин сөядер идем. Чөнки, төрлетөрле хикәяләр сөйләп, минем күңелемне бик хуш итә торган иде. +Салих атлы бу картның биле бөкрәйгән, сакалы серпәйгән исә дә, бик сөемле вә бала-чагаларга бик мәрхәмәтле булып, саф табигатьле вә йомшак кальбле иде. Картларның барысы да болай булмый бит, бәгъзыларының табигатьләре бозылыбрак, холыклары тараеп китә вә тиз ачуланучан буладыр. Яшь киленнәрнең күбесе шундаен тар табигатьле вә холыксыз кайната-кайнаналардан күп иза-җәфа күрәләр. Аллаһ рәхмәт итсен үзенә, Салих бабай миңа күп хикәятләр сөйли торган иде. +Мәсәлән, аю белән төлкенең дус булып, беренче ел шалкан, икенче елда богдай чәчкән хикәятләрене, төлкенең торна белән дус булып, ашка чакырышкан хикәятләрен һәм дә бик кызык-кызык пәри вә җен хикәятләрен шулкадәр балландырып- татлыландырып сөйли иде ки, шул хикәятләрне тыңлап, кич белән йокларга яткач төшемә кереп, саташа торган идем. Аю, бүре, төлке вә кәҗә хикәятләрен, зуррак Крылов вә француз мөхәррирләреннән Лафонтен атлы затларның китапларыннан укып ләззәт алсам да, безнең Салих бабай сөйләгән шикелле ләззәтле итеп язылган җен хикәятләренә сирәк туры килдем. Безнең Салих бабай һәр хикәянең башын үзенә махсус аерым сүзләр илә башлаганлыгы шикелле, ахырын да бик килештереп хәтем итә торган иде. Мәсәлән, ул кыяр каравыллаганда без, малайлар илә җыелып, аның янына бара торган идек. Күп вакытта ул, без барганда, куышының тышкы ягына бер бүкән өстенә утырып чабата ясый яки юкә каезлый торган буладыр иде. Безне күргәч: "Һай балакайларым, рәхмәт минем яныма килүегезгә", - дип сөенә торган иде. Без аннан-моннан азрак кыяр ашагач, Салих бабайның тирә-янына җыелып, коры туфрак өстенә йөзтүбән сузылып ятадыр идек, терсәгебез илә җиргә, учыбыз илә ияк астыбызга таянып, башларыбызны бабайга таба борып: +- Йә Салих бабай, безгә берәр хикәят сөйләсәнә?- дип ялварырга башлый идек. +Без шулай әйтү белән, Салих бабай елмаеп көлеп җибәреп: +- Һай мутлар, һай наяннар, хикәятләрем бетте бит инде, сезгә барысын да сөйләдем, - дип әйтә торган иде. +Без, аның сүзенә карамыйча, тагын ялварырга башлагач: +- Сөйләсәм, берне генә сөйлим инде, менә монысы - актыгы, моннан соң бер хикәятем дә калмады. Тагын хикәят сөйләргә йөдәтмәссез, - дип, сөйләргә башлыйдыр иде. Һәр мәртәбәсендә шулай әйтсә дә, икенче мәртәбәсендә тагын хикәят таба торган иде. +Салих бабай азрак төзәтеп тамагын кырып: +- Бар иде, ди, бер кешенең өч угылы, таз иде, ди, кече угыл... +Яки: +- Бар иде, ди, бер торна, ком ашыйдыр иде дә су эчәдер иде...- дип хикәят сөйләргә башлау белән, ике колагыбыз дүрт итеп, гаять дикъкать белән күңел биреп тыңлыйдыр идек. Әгәр хикәятнең бәгъзе җирләрене аңламаенча калсак, тагын, кайтарып: +- Салих бабай, шул җире ничек булган әле, шуны икенче кат сөйләсәнә?- дип риҗа иткәч, аслан иренмәенчә бик тәмләп сөйли торган иде..." +Галим, мөгаллим-мөдәррис, дәүләт эшлеклесе Һади Атласиның да язмышы Әлмәт төбәге белән бәйле. Ул 1876 елда Чүпрәле мишәрләренең Иске Чәке авылында Мифтахетдин мулла гаиләсендә туган, югары белемне Буа мәдрәсәсендә алган. Ә гомерен Әлмәт төбәгендә уздырган. +Һ. Атласи гаҗәеп дәрәҗәдә тирән белемле "гыйлем чишмәсе" затлардан булган. Ул чын мәгънәсендә милләтебезнең горурлыгы саналырга хаклы олуг шәхесләребезнең берсе. +Гарәп, фарсы, төрек телләре белән беррәттән, русчаны һәм немецчаны да өйрәнеп, шул телләрдә яхшы төшенеп фәнни хезмәтләр укыган. 1898 елда Оренбургта Татар укытучылары семинариясен тәмамлап, Буа мәдрәсәсенә мөгаллим булып эшкә кайта, "Гыйльме-һәйәт" ("Астрономия"), "Тарихы табигый" ("Табигать белеме") дәреслекләрен төзеп, китап итеп бастырып чыгара, әмма асылда борынгы төрки халыкларның тарихлары белән кызыксынып, шул юнәлештә фәнни эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара, татар халкының тарихына кагылышлы материаллар туплау эше белән максатлы рәвештә шөгыльләнә. +1903 елда Һ. Атласи Әлмәткә (хәзерге Әлмәт шәһәренә) имам һәм мөдәррис итеп чакырыла. Монда килүгә, ахунлык эшен тәртипкә салу белән бергә, кыз балалар өчен аерым мәдрәсә ача, публицистик һәм фәнни иҗат эшчәнлеген дә туктатмый, матбугатта кызыклы мәкаләләр бастыра. Аны халыкны аң-белемле итү мәсьәләләре борчыган, асылда ул шул юнәлештә күп яза. +Халык ышанычын яулаган Һ. Атласины 1907 елда Өченче Дәүләт думасына депутат итеп сайлыйлар. Ул Уфадан мөгаллим Кәримулла Хәсәнов оештырган, "Мөселман хезмәт таифәсе" дип аталган, "Трудовиклар" партиясенә караган фиркага керә һәм татарча "Дума" газетасын булдыруда, аны чыгаруда к атнаша. +1906 елның 31 мартында патша исеменнән рус хөкүмәте татар мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә русча укытырга, татарның милли әлифбасын кириллицага үзгәртергә дигән махсус указ-фәрман кабул итә. Бу исә татар милли мәктәбенә көтелмәгән һөҗүм була. Хөкүмәтнең тел һәм милли тәрбияне, гомумән милләтне бетерергә җыенуын татар зыялылары сизеп алалар һәм моңа каршы чыгалар. +Дәүләт думасы утырышларында татар депутатлары милли мәктәп системасын саклап калу өчен көрәш башлый. Руслаштыру сәясәте каты тәнкыйть ителә. Карагруһчылар: "Әгәр дә татарча укырга теләсәгез, Төркиягә китегез!" - дип белдереп чыгалар. Аларның шушы рәвешле мыскыллаулары һәм татар мәгарифен юк итәргә омтылулары халыкны хәйран калдыра. Татар зыялылары моның руслаштыру сәясәтенә бәйле булуын аңлап ала. Г. Тукайның "Китмибез!" шигыре дә шушы уңайдан языла: +Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр: +- Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит, - диләр... +Һ. Атласи 1906 елда бу хакта "Яңа низам вә голәмаларымыз" ("Яңа закон һәм галимнәребез") дигән китап язып, аны Оренбургта бастырып чыгара. Ул анда 31 март фәрманы азчылык милләтләргә каршы юнәлдерелгәнен, аның руслаштыру сәясә тенә бәйле эшләнелгәнен ачыктан-ачык халыкка аңлатып бирә, милли интеллигенцияне халык язмышы өчен көрәшкә әйди. +Рус хөкүмәте Һ. Атласины 1909 елда шушы китабы өчен судка бирә һәм төрмәгә яптыра. +Өч ай утырып чыкканнан соң, Һ. Атласига зур авырлыклар һәм мәрхәмәтсезлек күрсәтәләр, аны имам- мөдәррислектән кудыралар. Ул оештырган кызлар мәктәбен ябалар. Төрле яклап эзәрлекләүләр башлана. Полициянең махсус күзәтүе астына алдырып, Һ. Атласиның рухын тәмам сындырырга телиләр. Әмма ул бирешми. Тарихи эзләнүләрен дәвам иттереп, фәнни хезмәтләр язуын туктатмый. +1911-1914 елларда Әлмәттә Һ. Атласи бер-бер артлы "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" дип аталган, тирән фәнни эзләнүләргә һәм ачышларга нигезләнгән тарихи китапларын яза, Казанда бастырып чыгара бара. Алар халык арасында таралып өлгерәләр һәм авторына танылу китерәләр. Инде 1913 елда ук Һ. Атласины галимнәр Казан Император университеты каршындагы "Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте"нә тулы вәкаләтле әгъза итеп алалар. Бу фа��т аның хезмәтләрен фән дөньясының тануы хакында сөйли. +Һ. Атласи 1917 елгы революцияләр алды елларында Әлмәтт ән Бөгелмә шәһәренә күченә, уку-укыту эшләрен оештыру һәм дәресләр алып бару белән шөгыльләнә, сәяси тарткалашулардан читтә торырга тырыша. +Февраль һәм Октябрь революцияләреннән соң, совет милли мәгарифе системасында көтелгән зур эшләр башланып китә. Һ. Атласи өяз идарәсендә халык мәгарифе бүлеген җи тәк ли. Нинди генә хөкүмәт килмәсен, ул бу эшен ташламый һәм халкына хезмәтен дәвам иттерә. Колчак гаскәрләре аны үзләре белән китәргә мәҗбүр итсәләр дә, ул, алардан котылып, Бакуга юл ала, анда мәгариф системасында эшли. Аны, Бөгелмәдә укытучыларны төрмәгә утырттыручы, дип гаепләү челәр дә табыла, әмма Бөгелмә суды бу шикаятьләрнең тулысынча ялган булуын 1920 елдагы утырышында ачыклый. +1920-1929 елларда Һ. Атласи Бөгелмәдә икенче бас кыч мәктәпнең тарих һәм немец теле укытучысы булып эшли. Әмма 1929 елда "солтангалиевчелек"тә гаепләнелеп, Соловки каторгасына озатыла. +Бу вакытта коммунистлар диктатурасы ныгып, алар татар әлифбасын латинга алыштыру эшен башлап җибәргәннәр. Руслаштыру сәясәтен үткәрүдә беренче кискен омтылышлар ясалган. Һ. Атласи ул сәясәтнең асылын дөрес төшенгән һәм мең елдан артык халкыбыз кулланган гарәби әлифбаны алыштыруның халыкны аңда-белемдә артта калдыру өчен оештырылганлыгын аңлаган. Әлбәттә, андый акыл иясе яшер тен эчке сәяси максатларына кичекми ирешер гә омтылган хөкүмәт өчен зур куркыныч тудырган. +1934 елда Һ. Атласи каторгадан Бөгелмәгә кайта һәм аннан Казанга күченә. Әмма 1936 елда тагын кулга алына, аның белән бергә Әлмәт төбәгеннән тагын да 24 кеше төрмәгә ябыла, аларны бу юлы "Төркия шпионнары" дип гаеплиләр. Имеш, төп оештыручы - Һ. Атласи үзе. +1937 елның 23-28 октябрендә Казанда Менжинс кий клуаның белән бергә кулга алынучылар нахакка гаепләнеп, атып үтерүгә хөкем ителәләр. Карар кичекмәстән үтәлә. +Исемлектә Әлмәт төбәгеннән Лениногорск районы, ЗәйКаратайда 1888 елның 10 июнендә туган шагыйрь һәм фольклорчы Фазыл Туйкә дә бар... +Дөрес, 1958 елда аларның гаепсезгә үтерелүен хөкүмәт таный һәм исемнәрен аклый. Әмма... +Фазыл Кәрим улы Туйкин (Фазыл Туйкә) әүвәле белемне туган авылы Зәй-Каратайда ала, аннары Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә. Аны тәмамлап, туган авылына мөгаллим булып кайта. Бу елларда ул, Афзал Таһи ров белән бергә, Шушма елгасы буендагы Габдрахман авылында "Тегермән" исемендә журнал да бастырып чыгара. Бераз вакытка Минзәләбаш авылына да мәдрәсәдә укытырга килә, монда танылган галим Газиз Гобәйдуллин да мөгаллим була. Электән дан тоткан Минзәләбаш мәдрәсәсендә алар дәрт ләнеп эшлиләр, әдәби иҗат белән шөгыльләнәләр. Моннан аларны Уфа шәһәрендәге "Хәкимов мәдрәсәсе"нә укытырга чакыралар. Фазыл Туйкә дә шунда китеп бара. +Шагыйрьнең беренче җыентыгы "Нардуган" исеме белән 1915 елда басылып чыга. Ул 1906-1907 еллардан вакытлы матбугатта шигырьләре белән күренгәләп килә. Уральскидагы Г. Тук ай эшләгән, К. Мотыйгый тарафыннан чыгарылган татар газета-ж урналларында да аның аң-белемгә өндәгән берничә шигыре дөнья күрә. Укучылар аның әсәрләрен яратып кабул итә. +Фазыл Туйкә халык җырларын туплау һәм өйрәнү белән дә шөгыльләнә, шул юнәлештә "Җырлар әхтәрисе" дигән китап- җыентыклар да бастыра. +Ул бар гомерен балалар укытуга багышлаган шагыйрьлә ребезнең берсе, халык иҗатын һәм борынгы әдәби мирасыбызны саклауга, өйрәнүгә, җыеп туплауга көч салган +Аның шигырьләре халыкчан, халык җырлары текстларына тартымнар. Гүяки шагыйрь халык улларын алда нинди сынаулар көткәнен сизенеп, аларны сынмаска-сыгылмаска өйрәткән: +* * * +Кара ла елан, ай, туз башлы, +Йөзәдер дә камышлар буенча, +Арысландай гына ир-егетләр +Йөриләр дә язмышлар буенча. +Биек тә тауның башларында +Ак куяннар буран туздыра, +Карчыга кебек булгыр яшьләр +Гомерләрен заяга уздыра. +Алдырмас та киек, һай, алдырмас, +Алларында кыялар дәү булса, +Кайгырмас та егет, юк, кайгырмас, +Газиз башкайлары сау булса. +Яндырган да шәмнәр, һай, сүнәрме? +Җыр җырлаган егетләр юләрме? +Җырлар җырлап күңел ачылмагач, +Моңлы кеше егылып үләрме? +* * * +Бу дөньяның ачы зәһәрләрен учлап берәү йотса, +Явыз дөнья каты тырнаклары белән аны тотса, +Йөрәге әрнешеп, утлар кабып, үз урыныннан купса, +Менә шул булыр чын кеше, бәгърем, кирәк булса. +Күлбай Мораса авылыннан Кыям Юлдашевның да күңеленә, яшьли шигырь җене кагыла. Ул, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлауга, 1912 елда "Моңлы тавышлар" исемле шигырьләр җыентыгын бастыра. Аннары "Зилзиләләр" хикәясе һәм балалар өчен шигырьләре аерым китаплар буларак чыгарыла. Ул "К. Юлдаш", "Юлчы", "Шат" имзалары белән язган. "Аң" журналының 1916 елгы март санында аның зур күләмле "Чура Батыр" поэмасы дөнья күргән. К. Юл да шев бу әсәрен халык иҗаты мотивларында иҗат итә, вакый га ларын Казан шәһәре корылуны бәян итүче риваятькә бәйли. +Кыям Юлдашев 1890 елда дөньяга килеп, 1955 елда Казанда вафат була, советлар чорында гомерен китап сәүдәсе эшенә багышлый. +Шагыйрьнең "Көнчелек җәзасы" поэмасыннан: Борын заман зур мәмләкәт тәшкил итеп, һәрьякка дан аткан, "Фәкыйрь, бай, эшче, кол - бер" дип мөсавәт шәмгыны яккан. Гаять тугъры гакыл патша булып һәр эштә тәдбирле, Фәкыйрьне итмәгән мәэйүс 3- сузып кул, сузганын бирми. Буның мал күп вә гаскәре мөнтазәм җир-күкне тетрәткән, Ләкин ул тапмаган изге адәм - изге эшне үгрәткән. Тотынган калмаган ал-арт, киңәшче затны эзләткән, Гакыл ирме, хатынмы - тикшереп анларны күзләткән. Шулай ул таптырып алган гаять тәдбирле инсанны, Салып һәртөрле уй-фикрен, алып торган күп ихсанны. +(Икенче вәзен белән:) Билгеле бу эшкә вәзирләр бөтенләй күнмәгән: "Бетте безнең кадремез", - дип, берсе бигрәк көнләгән. Ул хөсетлеккә-мөнафикълыкка биргән бар көчен, Йокламый көн-төн - киңәшчедән үчен алмак өчен. Ай, ди, ачык йө�� биреп, тыштан көмеш тик ялтырап, Ау салып эчтән - явызлыкка Ходадан хәл сорап. Бервакыт корган план, дәшкән сәяфәт итмәгә, Ашларын кылган ачы - киңәшчене кызык итмәгә. Мәҗлес үткән матур, ләкин киңәшче кычкырып: "Ник ашадым, агъзым исле булды", - дип, киткән торып. Чөнки эш беткәч, вәзир: "Патшага барма, бул ерак, Ул сөймәс суган исен", - дип, патшадан кылган фирак. Бик ачык, көнче вәзир мәҗлесне дус дип кормаган, Патшага киткән хәсит нәммам, озак та тормаган. "Агъзы исле падишаһның, - дип киңәшче сөйләде, - Күп кеше көлде моны ишеткәч, җаным тик сөймәде", - дип хәсит чиксез яманлыкларны сөйләп алдаган, Сачрәгән падишаһ, киңәшчегә түзәр хәл калмаган. Бервакыт ялгыз гына калган икән патша тынып, Шунда киңәшче кереп, күргән төсен бик куркыныч. Агъзына тоткан кулын, ис бармы соң дип, сафланып, Патшаны тәгъзим кылып йөргән үзенчә сакланып. Патша: "Ул миннән җирәнгән", - дип, бетереп шөбһәсен, Хурланып һәм тын тоеп, дәшми җыерган җәбһәсен. Шул минут җәлладка: "Тиз ошбу колым үлтер!" - диеп, Язганын биргән киңәшчегә: "Җавап килтер!" - диеп. Хат эченнән һич хәбәрсез - ул фәкыйрь киткән чыгып, Юлда очрап әлеге нәммам, хатны алып киткән тагын. (Юк вәзирдә изге эш һич, алдамак тик бармагы, Сизми киткән алданып, элгән озын үз кармагы). Йөгрә-йөгрә киткән ул, җәлладка тоттырган хатын, Җәллады түккән канын, тикшермичә исмен-атын. Аһ итеп юллап вәзир ялварса да хәл тапмаган, Чәчкәнен урган, һәлак булган, хөсетлек каплаган. Саг күреп киңәшчене, патша сорап белгән эшен, Бик куанган - ул калып, хасит вәзир үлгән өчен. +Әлмәт төбәгенең борынгыдан ныгып үскән имәндәй нык лы рухы 1929-1939 еллар аралыгында урнашкан канлы коммунистик диктатура дәверендә сындырыла, изелә һәм таптала. Бу бәлане ялгыз Әлмәт төбәге генә түгел, хәтта бөтен ил үз бәгыре белән күтәрә. "Рух Имәне" кабат яңармас һәм күтәрелмәс булып тамырыннан корырга тиеш булгандыр? Бәлки ул кабахәтлекне башкаручылар нәкъ менә шуны теләгәндер? +Ә кара болыт каплаган күктән мәрхәмәт кояшы, азга гына булса да, җылы нурларын җир өстенә сипкәләп ала. Әлмәт төбәге дә, вакыт-вакыт күренеп киткән ирек һәм үзгәреш яктылыгын тоеп, кабат күтәрелеп китәргә өметләнә. +Шулай да сындырылган "Рух Имәне"нең тернәкләнүе һәм үсеп китүе өчен шактый күп еллар кирәк була... +Ул гына да түгел, туфрагы бәрәкәтле, рухи тамырлар ныклы булганга, Тәкъдир бу төбәкне үз мәрхәмәтеннән ташламаган. Нефть ятмаларының табылуы - нәкъ менә шуңа дәлил дә инде. "Рух Имәне"нең кабат ныгып һәм тернәкләнеп китүе өчен, Җир-ана бәгыреннән ташып чыккан ул. Дөрес, әгәр дә шушы табигый байлыкка халыкның бәхетен тәэмин итә торган чын демократик шартлар да урнашса, Әлмәт төбәге тарихи үсештә бүгенге көндәге хәлендә генә калмыйча, дөнья ның иң алдынгы һәм алга киткән җәннәт урыннарыннан берсенә әверелер иде. +Тәмам сындырылып тапталган Әлмәт төбәгенең рухын кабат тергезеп җибәрүчеләр - әлбәттә, бу якны�� үз шәхесләре. Читтән килгән кеше моны эшләми. Ул гына да түгел, шушы якта яшәүче язучылар, шагыйрьләр, сәнгать һәм фән хезмәткәрләре - шулар алар рухи яңарышны тәэмин итүчеләр. Ә кем нәр соң алар? "Рух Имәне"н ялгыз бер кеше торгызу һәм тергезү өчен ничәмә еллар, ничәмә шәхесләрнең үз йөрәк-бәгырьләрен халыкның күзе ачылу бәрабәренә телеп яндырулары кирәк. +Әлмәт төбәгенең "Рух Имәне", тамырлары белән тарихыбызның ерак катламнарына тоташкан хәлдә, ничәмә дәһшәтле яшен чыбыркыларын һәм бәла-казаларны кичереп, һаман югарыга таба үсә, ныгый бара. Аны сыга алырлык, сындырырлык, кисеп ташларлык көчләр табылмас, чөнки аның тамырына бөек гамәл өлгеләре калдырган борынгыларның васыяте салынган, кәүсәсендә киләчәк буыннарның өмет нурлары уйный. Догам итеп, амин, шулай булсын, ныгысын, үссен, яшәсен, дим! +1997 ел, июнь +БОРЫНГЫ КИТАПЛАРЫБЫЗНЫ БАРЛАГАНДА +ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНДА +"МӘҮЛИД" КИТАПЛАРЫ +Пәйгамбәрләрне тану, аларга чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәтү, бигрәк тә Мөхәммәд галәйһис-сәлләмнең башка рәсүл һәм нәбиләрнең һәммәләреннән өстен һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан сайлап алынганлыгын, Ахырзамангача соңгы илчесе булуын тану - мөэминлекнең асыл нигезләреннән берсе, иманның төп баганаларыннан икәнлеге һичкемнән яшерен сер түгел. Боларны бәхәс итмибез. "Мәүлидүн-Нәби", ягъни "Пәйгамбәрнең туган көне" бәйрәме мөэминнәргә-мөселманнарга рәсүл Мөхәммәд-Мостафа саллаллаһу галәйһис-сәлләмне хөрмәтләү һәм аның якты төсен- сыйфатларын искә алу, үзенә һәм гамәлләренә бәйле соклану хисләрен җәмәгать белән белдерү көне булып тора. Мөселман илләрендә, бигрәк тә төрекләрдә бу көн - гаҗәеп бер бәйрәм көне. "Аллаһы Тәгалә тарафыннан сайланган хәзрәте Мөхәммәдне сөю - иманның бер өлешедер, - дип яза төрек профессоры Нәвзат Ялчынташ.- Аңа булган сөю арту белән мөэминнәрнең иманы артыр, дине куәтләнер. Ул белдергән илаһи әмерләрне белдергәннән һәм бөтен кешелеккә үрнәк булган тормышын өйрәнгәннән соң, ул бөек Пәйгамбәргә хәйран калмау һәм аны сөймәү мөмкин түгел". +Татар халкында Мәүлид бәйрәмнәре иске заманнарда ук уздырыла килгән булсалар кирәк. Моның шулай икәнлеген берничә сәбәпкә бәйле рәвештә күз алдына ачык итеп китерү авыр түгел. Беренчедән, халкыбызга ислам дине ныклап кергәч, бәндәләрнең иманда ныгу дәверендә суфичылык тарикатьләре оешкан, төрки халыкларның үзләрендә дә Әхмәт Ясәви (1091-1166) кебек бөек әүлияләр-шәехләр үз юллары белән мәйданга чыккан, җитлеккән. Дөрес, әгәр дә без исламның VII гасырның икенче чиреге башларына Пәйгамбәребезнең илчеләре белән халкыбыз арасына тәүдә китерелүе (бу хакта мәкаләбез шушы китапта алга таба бирелер) хакындагы хәбәрләрне истә тотсак, ул чорда кая ди әле ул суфи шәехләребез барлыкка килсен, хәтта юньле имамнарыбыз да юк иделәр бит, диярбез. Һәм бу сүздә дә хаклык бардыр. Әмма аның беренчесендә дә хата юк. Мәүлид бәйрәмнә��е ислам дөньясы өчен Урта гасырларда да яңачарак, бидгатьлек сыйфатларына ия сыман күренеш буларак күзалланган. Моның да сәбәбе аңлашыла: ул - дини йолалары бызның иң соңгыларыннан урнашканы-җитлеккәне һәм, шуңа да карамастан, халыкта да сөелә торган чаралардан берсе. Икенчедән, борынгы әдипләребезнең иҗатында РәсүлӘкрамыбызга багышланган шактый күптөрле, эчтәлектә кызыклы, хикмәтле, могҗизалы, хәтта ки әкият элементлары белән күркәм рәвештә баетылып язылганнары, сүзгә-сүз яратылып укылганнары дистәләрчә булыр. Шулар хисабына "Дастаны-Күгәрчен"не ("Күгәрчен дастаны"н), "ДастаныАвык"ны ("Авык дастаны"н), "Дастаны-Тивә"не ("Дөя дастаны"н), әлбәттә инде "Кисекбаш"ны кертәбез. Тагын да суфи шагыйрьләрнең касыйдәләрен, Ә. Ясәвинең "Мигъраҗнамә"сен, башкасын искә алыйк, С. Бакыргани (1111-1176), Кол Гали (XIII йөзнең беренче яртысы), Гүр Шәрифинең халкыбыз арасында электән таралып, яратып укылганнар һәм, Мөхәммәд пәйгамбәрнең затына, сыйфатына багышланып, аны сөю, аңа соклану мотивларына корылганлыклары белән үк Мәүлид бәйрәме касыйдәләрен хәтерләтәләр. Әмма хәтерләтү генә аз, аларның "Мәүлид китабы" булулары да шарт, диярбез. Бу да хаклы сүз. Тик шунысы бар: тормыш үз тәртибендә үзгәрә һәм яңалыклар белән байый барган, пәйгамбәрләребезгә кагылышлы бәет, касыйдә, хәбәрләрне җыеп, "Мәүлид" өчен дип атап җыентыклар булдыру мәдәни үсеш барышының аерым чорында гына активлашкан. Ул гасыр, әлбәттә, килгән. +Шуны яхшы белергә тиешбез: әүвәле - уникенче, аннары -кабат унөченче йөзләрдән башлап халкыбызда китап культурасы шактый көч алып китә. Аңа кадәр ул аксөякләр арасында гына булган. Әмма аларның асылташлар белән бизәкле, чибәр язулы төпләнмәләре, бик сирәк һәм мөкатдәс ядкәрләр хәлендә бүген дә шәхси кулларда очраштырса да, халык күзеннән шактый еракта торганнар. Ә "Мәүлид китаплары", дини йола белән турыдан-туры бәйләнешле текстларны да үз эчләренә алып, нигездә халык укысын, халык ишетсен, халык күңеле тәрбия алсын өчен әдәби әсәрләрдән торган җыентык рәвешендә хрестоматик характерда төзелгәннәр, җәмәгатьчелекне бергә туплау, җәмгыять итеп яшәтү бурычларына да җавап биргәннәр. +Бу - олы мәсьәлә, аны "Мәүлид китаплары" барлыкка килү сәбәпләрен ачыклауда дәлилләребездән өченчесе дип билгелибез һәм фикерләмәләребездә аерым-махсус алга чыгарабыз. +Халык арасында очраган күпсанлы элеккеге гасырларның китапчыклары эшләнештә гадилекләре, еш укылулары аркасында таушалып беткән хәлгә җиткәнлекләре белән ләре тудыруларына карамастан, бозылган һәм таркалган хәлдә булулары фәнни эшчәнлектә, эчтәлекләрен бәйнә-бәйнә тикшерүдә һәм гыйльми өйрәнүләрдә шактый авырлыклар да китереп чыгара. Аларның сәхифәләре шулкадәр теткәләнеп беткән булалар ки, кагылуга таралып киткәннәре дә бар. Елдан-елга кат-кат укылып килеп, күңелләргә сеңгән касыйдә һәм мөнәҗәтләрнең шигъри тезмәлә��ен хатасыз кабатлау өчен күрсәткеч булып хезмәт итәләр алар. Тагын башкасын да истә тотыйк: халкыбызда шундый ышану-ырым яши, әгәр дә борынгы әсәрне - дастанмы, касыйдәме, башкамы ул - укыганда саксызлык күрсәтеп кыскартсаң, гомерең дә кыскара имеш. Мәдәни карашлар тәэсирендә, хәзер мондый ырымнарга ышанмыйчарак карыйлар. Әмма иске заманнарда халык бер дә андый фикердә тормаган. +"Мәүлид китаплары", XIX гасырдагы, XX йөз башындагы басмалардан ачык күренгәнчә, структур яктан тәмам оешып, тәртипкә салынып җиткән булганнар. Искедән килгән кулъязма китаплар арасында яхшы сакланган "Мәүлид"ләрнең кулыбызга кергәннәре һәм дикъкатебезне җәлеп иткәннәре очрамады кебек. Әмма бу хәл "борынгыларда Мәүлид уздыру йоласы булмаган" дияргә юл бирми. Монда соңгырак дәвер "Мәүлид китаплары" тәэсире аркасында фикерләребез формалашып, шул күзаллаулар йогынтысында калып, аларга кадәргеләрен, ягъни "Мәү лид" ләрнең борынгыракларын танымау-күрмәү халәте тоткынлыгында калуыбыз да сәбәп булырга мөмкин. Тагын шунысы да бар: "Татар халкында туган көн бәйрәмнәрен билгеләми, уздырмый торган булганнар", - дип тә кистереп әйтә алмыйбыз. Чөнки туган көн бәйрәме ул - турыдан-туры "Мәүлид" йоласына килеп тоташа. +"Мәүлид" сүзенең "туган көн" дигәнне аңлатуын, аның борынгыда яшәгән туган көн бәйрәмен уздыру тәртипләре "Мәүлид" йоласында сакланган. Монысы аерым әһәмияткә ия мәсьәлә. Мөселманнарда бала тууны олылап, бәйрәм белән билгеләп үтү хакында сүз чыкканда, туйлар җыеп, халыкта күңел ачулар ясау гадәтенең Ибраһим пәйгамбәрдән килүен искәртик. Ул туй исә аның улы Исмәгыйль туу белән бәйле рәвештә уздырылган. Бу хакта сүзне кузгаткач, ул бәйрәмнең "Бәби туе", икенче төрле - "Сабыйан туе" ("Гайдесабийан") дип аталган булуын да белергә тиешбез. Шушы "Сабыйан туе", ягъни "Сабый бала туе" бездә бүгенге көндә саф татарча "Сабантуй" рәвешендә әйтелә башлаган. Аның җир сөрә торган сабанга һәм игенчелеккә бәйләнеше юк. Чөнки, тагын да искәрик, сабантуйлар кышын да, җәен дә, көндез дә, кичен дә уздырылганнар. Балаларны күңел ачтыру белән башланып киткәннәр, аннан өлкәннәр эстафетаны үзләренә алган. Сабантуйлар шәригатебез кушкан гамәлләрдән булган. Шул юллар белән үстерелә килеп, ул бәйрәм татар халкында бүген дә мөкатдәс санала. Әмма "Мәүлид уку" (аны безнең халыкта "Мәүлид укыту" дип тә атыйлар) йоласын уздыру аңардан тәмам аерылып тора. Чөнки "Мәүлид" - бала туу, бәби туе түгел, бәлки туган көн бәйрәме. Аннары, "Мәүлид"ләр бары тик Мөхәммәд пәйгамбәребезгә бәйле генә оештырыла. +"Мәүлид"тә иң әүвәл, әлбәттә, Коръәннән аятьләр укыла, җыелган халыкка сый-хөрмәтләр күрсәтелә. Аннары махсус касыйдәләр башкарыла. Монда шунысына да игътибар ителә: беренчедән, сыйга, ризыкка хөрмәт күрсәтелү сәбәпле, ә мәчетләрдә аш-су исе чыгарырга ярамаганга һәм шәригатебез белән тыелганга, бу бәйрәмне җәмәгатьнең мәҗлес йортларында- залларында оештырылуы яхшы; икенчедән, касыйдәләр, мөнәҗәтләр, дастаннар үзләренә күрә аерым көйләр белән башкарылалар, аңа карап, бу бәйрәмне концертка, тамашага әверелдерү дә дөрес гамәлләрдән булмый. "Мәүлид" нең хикмәте шунда - анда катнашкан һәркем касыйдә уку-көйләүгә катнашып китәргә хаклы. Мөселман кеше бәйрәмнәрдә үз күңелен үзе бәйрәмчә итүдән тарсынмаскатайчынмаска тиеш. Кеше күңелен дә, үз күңелеңне дә күрү - мактаулы гамәлләрдән санала. Дөрес, үзәктә бәйрәм нең барышын тәмам күркәм итеп алып баручы мулласы, аның ярдәмч еләре, ягъни вәлиләре була. Җәмәгать алар тәртип иткәнчә бәйрәмдә катнаша, башбаштаклык белән тавыш чыгармый, йолага үзе теләгән үзгәлекләрне һәм чараларны кертми. +Инде мәсьәләнең өченчесенә килгәндә, анысы бу бәйрәмдә уен коралларын файдалану тиешлеме-юкмы дигән икеләнүләргә бәйле. Кайбер төбәкләрдә-якларда мөселманнарның барабан ишеләрне кагулары, таллир-тәлинкә челтерәтүләре, кыллы уен коралларын да чалып-чалып уйнау очраклары булгалау хакында да ишеткән бар, андый хәлләрне күргәләргә дә туры килде. Әмма дини йолада, бигрәк тә мәчеттә, андый гамәлләр - бидгать күренеш. Мәүлид бәйрәме музыка, көй чыгаручы коралларның уеннары белән озатылып уздырыла алмый. Моның сәбәбе бик гади: уен коралларында яңгыратып чыгарган көйләр кеше күңелен үзләренә ияртү көченә ия. Ә "Мәүлид"тә Мөхәммәд пәйгамбәргә мәхәббәт хисе белән рух-җаннарны тернәкләндерү максатыннан читләшергә ярамый. +Менә шушы мәсьәләләр һәм шартлар "Мәүлид"ләр өчен төп нигез һәм кагыйдә ролен башкаралар. Бер яктан, алар гый буйсындырылган бәйрәм булулары белән хөрмәт хисенә лаек, икенче яктан, бу бәйрәмебез (бәйрәм дигәнебездә - бер көн, бәйрәмнәребез дигәндә, берничә көн булуын күздә тотабыз) гаҗәеп дәрәҗәдә халыкчан, гади, шуның белән бергә суфи-диндарлардан килгән тәртип-кагыйдәләр ярдәмендә ямьләндерелгән. Шуңа да Мәүлид бәйрәмнәрен рәсми дини кагыйдәләргә хилафсыз, ягъни рәсми дини йола дип тә, шул ук вакытта суфийана бер гореф-гадәт, тәртип буларак та аңларга-аңлатырга тиешбез. "Рәсми дини" дигәнебездә, аның дин галимнәре тарафыннан, ягъни олуг имамнарыбыз ачыклаган дини гамәлләргә бәйле төзелгән кагыйдәләрдән торган булуы күздә тотылып әйтелә, "суфийана", ягъни "суфиларча" дигәнебездә диндар кешеләрнең күңел ихтыяҗларына җавап бирерлек рәвештә икәнлекләре белән бәйле белдерелә. Алар бер-берсенә карышмыйлар, бәйрәмнең үзенә бер мәдәни үсеш юлы кичерүе хакында сөйлиләр. +Һәр тарихи этап, үзгәреш чоры Мәүлид бәйрәмен уздыру тәртипләренә үзләреннән замана билгеләрен керткәннәр. Шулай ук һәр төбәк-төркем дә үзеннән аңа өлешен бирми калмаган. Уен коралларын файдаланып, җыр-биюләр белән Мәүлид бәйрәмен уздыру татар халкына ят булса да, башка кайбер халыкларда (үзбәктә, таҗикта бу галәмәтләр күренде) андый тәртиптә үткәрелүе табигый тоелырга мөмкин. Моны сәбәп итсәк, бәйрәмнең төсе һәм рәвеше төрлечәрәк булуы бер дә сәер түгеллеген төшенергә мәҗбүрбез. +Төрек тарихы галимнәре Мәүлид бәйрәме белән бәйле касыйдәләрнең төп авторы итеп шагыйрь һәм галим Сө ләйман Чәләбине (1350-1422) саныйлар. Ул Госманлы импер аторлыгының беренче башкаласы Бурса шәһәрендә Солтан Елдырым Баязид төзеткән "Олы Җәмигъ мәчете"ндә һәм шуның мохите тәэсирендә Мөхәммәд пәйгамбәргә багыш лап, нар белән күңелне җәлеп итәрлек тулы бер җыентык иҗат итә, аны халыкта "Мәүлидүн-Нәби китабы" ("Пәйгамб әрнең туган көне китабы", ягъни "Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне бәйрәменә багышланган китап") дип атыйлар. Ул китапның тулы нөсхәсе Казанда да 1883 елда "Китабы шәрифенаиб Мәүлидүн-Нәби галәйһис-сәлләм" (ягъни "Хөрмәтле изге китап - Мөхәммәд пәйгамбәрнең, аңа сәлам ирешсен, туган көне бәйрәме китабы") исеме белән бастырыла. Ул Аллаһы Тәгаләгә багышланган мөнәҗәт белән ачыла. 25 бәеткуплет күләмендәге, рәмәл үлчәмендәге бу касыйдәдә Аллаһы Тәгаләгә, аның сыйфатларына бәйле хөрмәт хисләре бәян ителә һәм анда "мондый мәхәббәт тәмугтан, һичшиксез, коткарып калачак" дигән фикер уздырыла. Суфичылык идеяләре эчендә туган шушы шигъри юллар Кә лам фәлсәфәсе кысаларыннан чыкмый. Аллаһы Тәгаләнең һәммә нәрсәләрнең әүвәлгесе һәм ахыргысы икәнлегенә игътибар юнәлдерелә. Шушы хәбәрне җиткереп суфи шагыйрьләр гаҗәеп тирән хакыйкатьләрнең серләренә бәйле мәгънәләрне белүләре белән бүгенге фәнни дәлилле хәбәрләрне аңлаган, өйрәнгән кешеләрне дә хәйранга калдыралар. Аларның кайдан шушы кадәр тирән гыйлемнәргә ия булуларына килсәк, моның тарихлары безгә билгеле түгеллеген генә таный алабыз, шунлыктан зиһенебез, хикмәте бәлки тарикать серләре белән бәйледер, дигән фаразны гына алга чыгаруга этәргеч итә. 26 нчы бәеттән, Аллаһының сәнгате буларак, барча нәрсәләрдән дә элгәре, беренче итеп Мөхәммәд пәйгамбәрнең рухын бар кылуын назым белән сөйләп бирү башланып китә. +Шәрыкта бу - кагыйдә рәвешен алган күренеш. Һәртөрле дастаннар, җыентыклар әүвәлдән Аллаһы Тәгаләне, аннары гына Мөхәммәд пәйгамбәрне олылау белән ачылалар. Сө ләйман Чәләби дә шушы традиция нигезендә эш итә. Ул дөньян ың һәм галәмнәрнең, һәммә нәрсәләрнең Мөхәммәд пәйг амбәр рухына мәхәббәте төшкәнлеге сәбәпле яратылуы, ягъни бар кылынуы хакында тәэсирле итеп бәянлый. Һәрбарчалар Пәйгамбәрнең дуслыгына, аның мәхәббәтенә омтыла, дип бәян итә шагыйрь. Бүлек ахырындагы 42 нче бәеттә алдагы бүлекнең соңгы 25 нче куплетындагы шигъри юллар кабатланып килә: "Гәр диләрсез, булырсыз уттан ниҗат (котылган), / Гыйшкыйлә-дәрдилә әйдең әс-салат (дога укы)". Мондый кабатлану ике бүлекне үзара бәйләп куя, алар ның бер әсәрнең кисәкләре икәнлекләре хакында да сөйли. +Алга таба шигъри ритм тәртибе кискен үзгәрә һәм Аллаһыга гашыйкларга зур сөенеч килүе хакында һәм моның сәбәбе Мәүлид ае (ягъни "Рабиг��ль-әүвәл" ае) җитү белән бәйләп аңлатыла. Монда, башка бүлекләрдән аермалы буларак, шигъри куплетларның беренче өч строкасы үзара рифмалы, дүртенче шигъри юллары "Дугдыгы ае кәлде йәнә" хәбәреннән гыйбарәт сигез иҗекле, декламация характерындагы тезмәләрдән төзелгәннәр. Шунысы аеруча әһәмиятле: "Мәүлид ае" дигән сүзләр кайбер куплетларда (мәсәлән: 44, 45, 46 һ.б.да) "Тугдыгы ае" сүзләре белән төрки телдә бирелә. Бу - борынгы суфи шигъриятнең сыйфаты. Анда әһәмияткә лаеклы хәбәрләр, терминнар, гыйбарәләр әүвәле гарәпчә вариантында кулланылып, аннары, шул ук әсәрнең башка бер урынында, халыкның үз әдәби теле - төркигә тәрҗемәсендә (үзләре аңлаганча) ачык әйтелә. +Хикмәт жанрында язылган шушы бүлекне үзенә бер әсәр буларак та аерымларга мөмкин. Аның тупланмага ахырдан өстәлгән булуы да бар. Әмма әсәр-җыентыкның тукымасына күркәм, органик рәвештә ярашып тора ул, фикер үсешенә, +Суфи әдәбиятлардагы Мөхәммәд пәйгамбәргә чиксез мәхәббәтне тасвирлау һәм аның сафлыгын яшерми белдерү кемне дә хәйран итә. Моның эчтәлеге хикмәте нәрсәдә соң? +Сорауга җавап бирү өчен, суфичылыкның тарихына мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Рәсми ислам даирәләре халыкны Аллаһы Тәгаләнең Каһһәр булуын, ягъни каһәрләүче икәнлеген, әмерләрен кешеләргә ирештерүенә карамастан, Коръән белән белдереп тә, адәмиләрнең гамәлдә бозылулары өчен каты хөкем итәчәге хәбәрен калку куеп, шул юл белән яшәеш мәсьәләләренә якын килеп, Хак Тәгаләне тиран рәвешендә өстен чыгарып, шәригать хөкемнәрен аңлатуда катгыйлыкка таянуны кагыйдә иткәннәр. Моңа каршы демократик хәрәкәт буларак, әмма дини аристократиянең таркалуы аркасында, аның төркемнәре эчендә Аллаһы Тәгаләгә, шуның белән бергә дингә, кешенең барлыгына, гамәлләренә бәйле фәлсәфә кешелеккә һәм кешелеклелеккә хөрмәт һәм мәхәббәт белән сугарылган хәлдә туа. Шушы фәлсәфә белән үсеп, киңәеп, эчтәлектә тирәнәеп, халыкта тарала биреп, "суфичылык" дип аталган диндарлык юл алып, күтәрелеп китә. Аның чын асылы Мөхәммәд пәйгамбәр шәфкатенең чиксезлеген төшенүдән гыйбарәт. Менә шунда аның һәммә өстенлек сыйфатлары ачыклана башлый һәм, әгәр дә башка пәйгамбәрләр үзләрен ("нәфсүһүм", ягъни "җаныбыз", "үзебез" дип) Мәхшәр көнендә кайгыртсалар, Мөхәммәд пәйгамбәр исә өммәте ("өммәти", ягъни "милләтем", "өммәтем" дип) өчен җан атып йөрер, дигән хәбәр дини-дөньяви карашларны мөэминнәр күңелендә тәмам үзгәртеп куя. Дөньяда яшәү принциплары кискен яңарыш ала. Суфичылык үзе эчтәлеге белән демократик хис-тойгыларга корылган хәрәкәт рәвешендә мәйданга чыга, һәм әүвәл рәсми дин даирәләре тарафыннан кысрыкланса да, берничә гасырда әверелә. Суфичылыкны үз тарихи үсешендә бәяләсәк, аның да рәсми дини кысаларга "әйләнеп кайту" чорлары булуын күрергә, аңларга, төшенергә тиешбез. С. Чәләби яшәгән һәм иҗат иткән дәвернең (XIV йөз ахыры - XV гасырның беренче яртысы) рәсми дини даирәлә�� белән суфичылыкның бер агымны биләгән чорларыннан берсе икәнлеген дә белергә тиешбез. Бу дәверләр - төрек аристократиясе дә демократия принципларында яшәүнең никадәр уңышлы булуын аңлаган еллар санала. Хәер, ул чорның бөек хөкемдарлары Аксак Тимерне (1336-1405) вәхши-тиран төсендә белә, ә аның суфичылыкка мөнәсәбәтен сәяси уен рәвешендә түгел, рухирухани сыйфаты кебек аңлый. Аның тирания һәм демократия юлларында бердәй тигез торганлыгын расларга омтылу дөрес нәтиҗәгә китерәме? Юк, әлбәттә! Аксак Тимер шәхесе тарих гыйлемендә әлегә ачылмый кала тора. Бәлки шушы юнәлештә аерым тикшеренү, фәлсәфи нигезләмәләр төзү эшен башлап җибәрү кирәктер? +С. Чәләбинең 25 куплеттан гыйбарәт шушы хикмәте Мәүлид аенда Мөхәммәд пәйгамбәргә атап догаларны даими уку тиешлеген һәм аның сәбәпләрен, нәтиҗәләрен төгәл аңлата. Сентенция, акыл бирү алымы белән язылган бу шигъри юллар һәр мөселманга яхшы таныш һәм күңелендә бикләнелгән, телендә торган "Лә иләһе илләлләһү, Мөхәммәд рәсүлүлләһү" дигән иман кәлимәләренең кабатлануы яңгырашына корылганнар. Гомум гавам, җәмгыять белән көйле әйтелгәнендә шул кәлимәләр авазлар ияртемендә кабатланып ишетелгәндәй тоелалар. Монда форманың матурлыгы эчтәлекнең күзаллануын тудыруда уңышлы бер күренешне барлыкка китерә. С. Чәләбинең бу хикмәте шушы үзенчәлеге белән көчле дә. +Алга таба, 69-109 нчы бәетләрдә, "Хикәят" дип күрсәтемистик эчтәлек белән ныгытылган лиро-эпик әсәр килә. Анда сүз заманасында Багдад шәһәрендә, Мөхәммәд пәйгамбәргә гыйшкына "баш куйган" изгелек иясе бер кеше хакында бара. Әлеге образ Рабигуль-әүвәл аенда, халык җыеп, аш уздыру гадәтендә саклана. Ул Мәүлид бәйрәме ясый, халыкны сыйлый, күп кенә куйларын корбан итә. Әмма көнче бер яһүдә яры бар. Бу эшләрен яратмыйча, хатыны буларак, ни өчен бу Рабигуль-әүвәл аенда шулай Мәүлид уздыруын сорый. Ире аңа сәбәпне аңлатып бирә. Мөхәммәд пәйгамбәрнең изге булып тууын сөйли, аңа хөрмәтен аңлата. Шунда хатынының күңеленә дә изге мәхәббәт уты төшә, ул да Пәйгамбәрне сөя башлый. Төнге йокысында аңа төш керә. Гаҗәеп гүзәл йөзле Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм сәхабәләренең белән йолдызлар һәм Ай кебек булуларын күрә. Аңа гыйшкын белдерә, коллык итүен әйтә. Пәйгамбәр дә хөрмәтен күрсәтә, Мәүлид бәйрәмен уздырганы өчен, Аллаһы Тәгалә иман күлмәге һәм Җәннәт бирәчәген әйтә. Хатын уяна. Төшен иренә сөйли. Моннан соң алар икесе бергә гыйбадәттә булалар, Мәүлидләрне дә бергә оештыралар. С. Чәләби, "Хикәят"ен тәмам итеп: "Мәүлидә идекләр ичен хөрмәте / Анларга Хак вирде иман хилгате [күлмәге, киеме]" дип, мәгънәви нәтиҗә ясап уза. Шул рәвешле ул Мәүлид бәйрәменә карата булган хөрмәт бәндәләрнең иманнары ныклыгы билгесе икәнлеген төшендерә. Китаптагы шушы 40 куплетлы "Хикәят"тән соң тагын да 32 бәетле, шулай ук шигъри хикәят жанрындагы 110142 нче пар тезмәләрдә урнаштырылган. Автор аны: "Буннан әлтаф [яхшырак] бу хикәят әйтаин, // Хасса Фәкыйһтән бер риваять әйтаин", - дип башлап китә. Ул "Хасса Фәкыйһ" исеме белән кайсы кем шәригать белгечен белдерүен ачыклавы кыенрак хәл. Хәтта күңелгә Хасса Фәкыйһ исемле кеше дә тарихта булгандыр дигән фикер килә. Әмма андый шәхеснең хөрмәтләү сүзләре икәнлеген аерым билгеләп үтәргә тиешбез. Ул "шәригать кануннарын нечкә белүче" мәгънәсенә ия, аңа белем һәм интуиция ярдәмендә ирешелә. +Бу хикәят асылда Зәйд улы Гали исеменнән сөйләнелә. Автор аны "хасса вәли", ягъни "үзгә, аерылып торучы, үзенчәлекле суфи", дип атый. Араларында бер диндар хатын булганын, үлгән чагында улына бер флүр акча (иң вак алтын акча) мирас итеп калдырганын сөйли. Угыл да изге икән. Акчасына нәрсә алырга дип йөргәндә, халык җыелган җирне күрә. Алар анда "Мәүлид" укыйлар икән. Егет шунда бара, күзләреннән яшьләр агызып касыйдәләр тыңлый. +Шул көнне төнге йокысында егет төш күрә: Кыямәт вакыты ирешкән икән. Аны Җәннәткә кертәләр. Анда егет бер сарайга узарга тели. Әмма үткәрмиләр. +Диделәр: "Мәүлид идәннәр керер аңа, +Вирмәбез кермәклеккә дәстүр [рөхсәт] сәңа. +Димәк, Мәүлид укымавы сәбәпле егеткә рөхсәт бирелми. +Ул моңа бик кимсенә. Шунда егет йокысыннан уянып китә, аһлар орып елый башлый. +Суфичыл шигърияттә йокы һәм төш күрү мотивлары мистик эчтәлектә еш файдаланыла. Алар кешенең башка дөнья белән бәйләнеше дә барлыгын аңлау һәм аңлату өчен кулланыла. Төшләр дөньясы, аларга ышану, алар ярдәмендә хакыйкать серләренә төшенү рәсми исламда да мактала. Бу факт рәсми ислам белән суфичылык арасында кискен каршылыклар булмавын төшенергә ярдәм итә. С. Чәләбинең шушы шигъри хикәятендә сөйләнелә торган егетнең суфи икәнлеге аңлашылып тора. Автор аны тәүфыйк, изгелек, нәсыйхәт иясе (ягъни башкаларга изгелек үрнәге) итеп сурәтли. Ул егет, әнисеннән калган бер флүр акчасына аш уздырып "Мәүлид" укыта. Шушы рәвешле гомер буе бу бәйрәмне ел да үткәрә. Вафатында да шатлык белән дөньядан китеп бара. Аның йөзендә чалымланган елмаю балкышы һәркемне хәйран итә. Шунда егет, күзләрен ачып (монысы да әдәбимистик алым): "Госса [кайгы] йиймаң, - улың шадиман [шат бул, шат яшә] !" - диде. +Аңа Аллаһы Тәгалә нурлы язмыш бирә. Әүлияләргә һәм әнбияләргә аны яр итә, шул рәвешле ул Пәйгамбәребез мәҗ лесенә ирешә. Хикәяттә бу сүзләрне егет һушына кайтканында сөйләп биргән итеп сурәтләнә, Мәүлид укытуны башкаларга нәсыйхәт кыла һәм: "Итдекем чөн "Мәүлид"енә хөрмәти // Хак Тәгалә бәңа итте рәхмәти", - дип, сүзләрен шунда тәмамлый, кабат күзләрен йома. +Үлгән кешеләрнең "терелеп" хәбәр бирүләре мотивын суфи шагыйрьләр үз әсәрләрендә мистик эчтәлекне тирәнәйтү максатында еш файдаланалар. Үлгән кеше - Ахирәт көненә рухы күчкән кеше. Бу рухның, дөньялыкка кабат ирешеп, икенче дөньядан хәбәрләр бирүе һәм аларны хакыйкать буларак белү, ул сүзләрнең Аллаһы Тәгаләнең барлыгын раслаучы икәнлегенә инану дини ��үзаллаулар кысаларында бирелү Урта гасырларда әдәби әсәрләрнең фәлсәфи һәм шигъри эчтәлеген мәгънәви тирәнәйтә. Ул - шул ук вакытта дини хакыйкатьләрне бәянләү Коръән аятьләреннән алынган хәбәр ләрне халыкка әдәбиләштереп сөйләп бирү ысулы да. +С. Чәләбинең "Мәүлидүн-Нәби" исемле җыентыгында, шушы Зәйд улы Гали хакындагы шигъри хикәяттән соң, 142 нче бәеттән башлап, бер-бер артлы ике касыйдә урнаштырыла. Алар икесе дә Мөхәммәд пәйгамбәрнең изгелек ләрен бәян итүгә һәм танытуга бәйле язылганнар. Шигърилеге ягыннан караганда, беренче касыйдә эчке дәрт белән сугарылган, анда шагыйрь Җәннәт бакчасының былбылларына мөрәҗәгать итә һәм Рәсүл Әкрамның ни сәбәпле дөнья йөзенә киАллаһы Тәгаләнең үзе буларак аңлашыла. Шагыйрьнең биргән үтенечле сораулары Мөхәммәд пәйгамбәрнең сыйфатларын хисси һәм тәэсирле рәвештә сурәтләп бирүгә әверелеп китә. Ул сораулар - соклану белән тулы хәбәрләр дә. 166 нчы бәеттән башланып киткән касыйдә исә Мөхәммәд пәйгамбәрнең халыкка килгән хезмәтләренең бөеклеген һәм зурлыгын белдерүгә, рухи кузгалыш белән күңелләрне дулкынландырып, хәбәрләрне шигъри тәртиптә төшендереп бирүгә корылган. Автор үз фикерләрен тезмә формалар эчендә бирә, үгет-нәсыйхәт итүне касыйдәнең ахыргы бәетендә (китапта ул 178 нче куплетта) генә бирә, анда да алдагы касыйдәләренең соңгы куплетын кабатлап ала: "Гәр деләрсез - буласыз утдин ниҗат, // Гыйшкыйлә-дәрдилә идең әс-сәлат! [Әгәр теләсәгез - тәмуг утыннан котыла аласыз, // Мәхәббәт белән, дәрт эчендә дога укыгыз!]", - ди. +Моннан соң "Риваять" исеме белән Адәм галәйһис- сәлләм һәм башка нәбиләр-рәсүлләр хакындагы бүлек килә. Алар Мөхәммәд пәйгамбәргә, берсеннән икенчесенә тапшыратапшыра, пәйгамбәрлек нурын җиткергәннәр. +Бу 179-201 нче бәетләрдән торган риваять, нәкъ алдагы бүлек кебек, шундый ук шигъри куплет белән тәмамлана. Китаптагы һәр кисәкнең бер үк төрле юллар кабатланып йомгаклап куелуы аның өлешләрен дөрес ачыкларга ярдәм итә, шул ук вакытта әсәрләрнең һәркайсы аерым да, җыелма-тупланманың бер кисәге булуын да аңлата. Шушы юл белән хикәят, риваять, касыйдә, газәл кебек төрле жанрларның үзара бербөтенлек ясап кушылуыннан тирән эчтәлекле полифоник әдәби әсәр барлыкка китерелгән. Бу үзенчәлеге исә төрки әдәбиятларның Урта гасырларда гаҗәеп зур үсешкә ирешүен дә аңларга һәм танырга ярдәм итә. +Алдагы бүлек "Хикмәт" исеме астында бирелгән. Лирик "шикәр савытларын ача". Мондагы "шикәр" метафорасы "дөнья да шөкер итеп яшәү" мәгънәсенә ия икәнлеге хакында "Хикмәт"нең үзендә ачык бәян ителә. Тутый кошка һәм былбылга лирик герой мистик серләрне белдерә һәм: "Мостафаның "Мәүлид"ене укысын, // Шаукыйлә сәрмәст улыбән сакысын" [ягъни, "Мөхәммәд пәйгамбәрнең "Мәүлид"ен укысын, тәэсиреннән хушланып сөенсен"], - дип белдерә. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәрнең күркәм сыйфатларын олылап искә алу, мактау бәетләре килә. +Шушы "Хикмәт"тән соң, 218 нче шигъри куплеттан, тагын да хикәятләр тезмәсе башланып китә. Аларны "МәүлидүнНәби хикәятләре" дип, халык телендә шушы уртак исем бел ән атап йөртәләр. Монда да аларны шул исемдә бергә җый нап тикшереп узу дөрес булыр. Бу "Мәүлидүн-Нәби хикәя т ләр е" Мөхәммәд пәйгамбәрнең туу вакыйгаларына бәйле хә бәрләрне шигъри тасвири калыпта назым белән бәян итүд ән гыйбарәт. Аның әүвәлгесе Пәйгамбәрнең бабасы Габ делм отталип һәм аның төш күрүенә бәйле хатирәләрне сурәтли. Төгәл 35 (202-237 нче икеюллыклардан) бәеттән гыйбарәт. Икенчесендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең газиз әткәсе Габдулла ның Әминәгә өйләнү вакыйгалары, хис-кичерешләре сурәтләнә. +Беркөнне Габдулла аркасыннан агач тишелеп үсеп чыкканны төшендә күрә. "Шәрка-горбә [көнчыгыштан көнбатышка] ирешер бодаклары // Галәмгә сачлыр күп япраклары", - дип, искиткеч итеп сурәтләнелә бу агач. +Габдулланың төше изге баласы туачагына. Әтисе шушы төшне күргән кичә - Пәйгамбәребезнең нуры әнкәсе Әминәгә ирешкән төн була. Шушы 18 бәетле (238 нчедән икеюллыктан 256 нчыга кадәр бара) хикәяттән соң, "Әминә хатын..." сүзләре белән башланып киткән 257-272 нче бәетләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең рухы газиз әнкәсе көмәнендә 273-289 нчы бәетләрдәге хикәятләрендә ханымның тагын да могҗизалы төшләр күрүе, 290-309 нчы бәетләрдәге хикәяттә Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга тууы белән бәйле хәбәрләр бәйнә-бәйнә сөйләнелә. Боларда төп игътибар Пәйгамбәребез әнкәсе Әминәнең тойгы-кичерешләрен һәм күргән төшләрендәге вакыйгаларны тәэсирле мистик эчтәлектә төгәл сөйләп бирүгә юнәлтелә. Мөхәммәд галәйһис-сәлләмнең чын мәгънәсендә сәүче, ягъни Аллаһының илчесе булачагын алар тәмам дәлилләп торалар һәм бәндәләргә алдан китерелгән хәбәрләр сыйфатында аңлаталар. Җирләр, күкләр, җанлыҗансыз һәрнәрсә Пәйгамбәрнең тууын белеп, аңлап, тоеп һәм сизенеп торалар. +Бу хакта С. Чәләби дә фикерләрен белдерми калмый. Ул, мондый сорау туа башласа, Мәүлид бәйрәме мәсьәләсенә күчеп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен хөрмәт итәргә тиешлегебез хакында белдерүне һәм аңлатуны кирәк таба. Әсәр идеологик юнәлешне югалтмый, үзәктә тота. +310-317 нче бәетләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең "җиһанга аяк басуы" (ягъни, дөньяга тууы) хәлләреннән хикәят сөйләнелә. Бу мизгелдә Мәккә шәһәре нур белән тула, тууга, Пәйгамбәребез сәҗдә итә һәм бармагын күтәрә. Имән бармагын күтәрү - иман китерү, Аллаһы Тәгаләнең берлеген һәм барлыгын белдерү галәмәтләреннән ул. Бүгенге сүзлекләрдә "имән бармак" атамасының мәгънәсен "имән агачы" сүзе белән бәйләп аңлаталар, асылда ул иман китергәндә, иман кәлимәләрен әйткәндә ишарә рәвешендә күтәрелә торган бармак булып, "иманлымын, иман китерәм" дигәнне белдерү өчен файдаланылганга күрә шушы исем белән йөртелә. +Алга таба урнаштырылган шигъри хикәятләрдә (318334, 345-395, 396-432 нче бәетләрдә) Мөхәммәд пәйгамбәрнең биләүдәге вакыты белән бәйле могҗизалары бәян ителә. Моннан соң, аерым бүлек буларак, "Фи бәянин мигъраҗән-Нәбиин" ("Пәйгамбәрнең мигъраҗы бәяненнән") өлеше килә. Ул "Гаклы тавис ачды кийрү порбал" (ягъни, "Акыллы тавис кошы канатларын киереп ачты") дигән шигъри юл белән ул башланып китә һәм 433-538 нче бәетләрдә сөйләнеп бирелә, аннары 7 куплетлы "Мөнаҗат" (ягъни "Шигъри дога") урнаштырылган. Анда шагыйрь Мөхәммәд пәйгамбәрнең хаклыгы өчен Аллаһы Тәгаләдән шәфәгать һәм ярлыкау үтенә, хаталары да булмый калмавын аңлап, аларны кичерүне сорый. Аңла шылып тора: әсәр дога рәвешенә тулысынча буйсындырылган. +546 нчы бәеттән "Фи бәянин аусафинән-Нәбиин" ("Пәйгам бәрнең сыйфатлары бәяныннан") бүлеге башланып китә. Иң әүвәлдә автор рухи, эчке сыйфатларны ачыклауга игътибар бирә, иманында ныклыгы һәм ислам динен халыкларга таратуы, шуның белән һәммәләрне гыйлемле итүе шигъри хис һәм тойгыларга сугарылган сурәттә төшендерелә. 587 нче бәеттән "Пәйгамбәрнең вафаты бәяне" килә. 587707 нче, ягъни 120 шигъри куплетны эченә алган бу бәетләр үлем килү, хушлашу, сагышлану һәм сагыну хисләре белән тулган вакыйгаларны үз эченә ала. Пәйгамбәребезнең кызы Фатыйма, оныклары Хәсән һәм Хөсәен, тагын да барча сәхабәләрнең кайгылары монда ачык бәян ителә. Төп темаларның берсе буларак имамлык әманәте мәсьәләсе куела. Аны автор сөнни мәзһәбендә кабул ителгәнчә чишә. Билал сәхабәгә әйтеп, Пәйгамбәребез имамлыкны Әбу-Бәкергә тапшырырга куша, ә ул исә имамлыкны Гомәр сәхабәгә тиешле итә. Ислам дине тарихыннан яхшы хәбәрдар кешеләр бу тезмәләрне укыганда сүзнең нәрсә хакында барганлыгын яхшы аңлый. +Имамат дәгъвасы мөселманнар арасында күп заманнар буена кискен торган. Пәйгамбәребез вафат булгач, сәхабәләрнең берничә төркемгә бүленеп хәлифлеккә ашкынулары, бу хәлләрне соңыннан да Билалның һәм аның кебек хөкемдарлык вәсвәсәсенә бирелмәгән мөэминнәрнең хәсрәт белән искә алулары тарихлардан яхшы мәгълүм. С. Чәләби китабындагы тезмә хикәятнең эчтәлеге дә шушы теманы колачлый. Шуның белән мөселманнарның үз тарихларын саф, кара тапларсыз истә тотуын, аны дөрес күзаллавын һәм вакыйгаларның эчтәлеген бозмый саклау зарурлыгын автор үзмаксат итеп куйган. Шушы рухта язып, ул хикәятен нечкә күңел кылларын тибрәтерлек вакыйгаларны бәян итүгә кора, хушлашу тойгысын, сагышны һәм кайгыны күтәреп булмаслык моңга әверелдерә бара. +Шул мотивлар белән сугарылган "Пәйгамбәрнең вафаты бәяне"нә бәйле икенче риваяте 708-852 нче бәетләрдә килә, 144 куплетны үз эченә ала. Урыны белән "әл-видагъ" ("бәхил бул") өлеше бирелеп, күңелдә кичерелүче хис-тойгыларны тагын да авырайтучы сүзләрне уңышлы файдалана. +Алга таба 853 нче бәеттән иң ахыргы 936 нчы куплеткача дүрт касыйдә урнаштырылган. +Аның беренчесе җиһанның (дөньялыкның) вакытлы гына булуын, үлемнең һәркемгә һичшиксез киләчәген, шунлыктан бердәнбер таяныч мәңгелек Аллаһы Тәгалә генә икәнлеген хисси бер моң��ю, сагышлану һәм дәртләнү белән сөйләүгә корылган шигъри юлларны эченә ала. +Икенче касыйдәдә Мөхәммәд пәйгамбәргә иман киискәртелеп, тормыштагы казалардан-языклардан котылуга өмет итү, Аллаһның мәрхәмәтеннән мәхрүм калмауны теләү һәм эзләү тиешлеге аңлатыла. +Өченче касыйдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең хакы өчен һәр мөэминнең гафулар үтенүе рухында (дога эчтәлегендә) язылган. Дүртенче касыйдә 925 нче бәеттән башланып китә. Ул авторның укучыларына мөрәҗәгатеннән һәм үтенечләреннән гыйбарәт. Алар Мәүлид бәйрәмендә укылыр өчен түгел, авторның "газизләргә" ("изгеләргә") мөрәҗәгате, "васыятеннән" саналырга тиешле. С. Чәләби монда китабының хаталарын (сүз, әлбәттә, хәреф хатасы турында түгел, мәгънәви һәм хакыйкатькә хилаф итүче ялгышулар хакында бара) ачуланып телгә алмауны үтенә. Ул хәтта "үз гамәлендә хаталы кешеләр һәр кешенең җитешсез якларын күзләр" дип төшендерә, "Һәр кеше кем, улә әксүкәсез ир, // Кылмаз ул кемсә гаебенә нәзир" ("Һәр кеше, әгәр дә дөрес ир икән, ул кеше башкаларның гаебенә карамас"), дип тә белдерә. Шул рәвештә шагыйрь үзенең "Мәүлидүн-Нәби" тупланма-дастанын тәмамлый. Соңгы тәмамлау сүзләре булып "Ахирәт кирәк икән - дөньяны сат!", ягъни "Җәннәтле булырга теләгән кеше дөньяга ябышып ятмасын" дигән фикере килә. +С. Чәләбинең "Мәүлидүн-Нәби" дастан-тупланмасы, китап булып басылганчыга кадәр үк, татарлар арасында кулъязма рәвешендә киң таралыш алган. Аның аерым кисәкләре белән бергә, касыйдә һәм хикәят-риваятьләренең эчтәлегерухы күчкән әсәрләр халкыбыз галәмендә барлыкка килә торган. Татар укымышлылары төрек әдәбиятын начар белмәгән, аның йогынтысы, аңа мөкиббән китү башка төрек китапларының да милләт эчендә популяр булып, ил халкына һәм кулъязма күчермәләрдә, һәм басма хәлдә дә ирешүләре, шәхси кулларда аларның "Изге китап" исеме белән бүгенге көнгә +С. Чәләбинең "Мәүлидүн-Нәби" китабының әдәбимәдәни хикмәтләреннән берсе тагын шунда, ул шигъри хәбәрләрдән генә түгел, бәлки ислам дине тарихына бәйле һәм аны аңлатып, төшендереп бирүче хакыйкый эчтәлектән дә гыйбарәт. Шушы хәл аның изгелеген шик астына алырга бирмәгән. Рухи-рухани дөреслек һәм хакыйкать әдәби әсәрнең бөеклеген тәэмин итә. Бу яктан С. Чәләбинең иҗатын югары бәяләргә тиешбез. +Татар әдәбиятының үзенә килсәк, анда "Мәүлид" китаплары, әлбәттә, төрек әдәбияты тәэсиреннән башка да, үз юллары белән, туганнар һәм үсеш алганнар. Әмма бу әле төрек әдәби-мәдәни йогынтысы бөтенләй дә булмаган дигән сүз түгел. Урта гасырларда төрки халыклар уртак мохиттә яшәгәннәр. Бүгенге көндә тел тарихын тикшерүче галимнәр төрки язма әдәби телебезне дүрт-биш (хәтта ки җиде-сигез) әдәби телгә бүләләр (әмма бу системаларын дәлилләп бетерә алганнары юк әле). Безнең телебез ул чорда, ягъни Урта гасырларда бары тик Урта Азия - чыгтай төрки теле һәм Кече Азия - госманлы төрки теле әдәби тел нормаларында калыплашканлыгын истә тотып сүз йөртсәк, гаделрәк булыр иде. "Чыгтай (яки чыгыдай) әдәби теле" дигәнебез Монгол империясенең (урдаларының) эчендә уртак язма төрки әдәби тел булганы кебек (ә ул тарихи һәм әдәби нигездә барлыкка килә, үсеш ала), бу империядән читтә үсеш алган госманлы теле дә шулай ук асыл төрки әдәби тел иде һәм монысы да безнең Кырым-Кавказ-Идел-Урал-Себер татарлары өчен мөкатдәс иде. Чыгтай һәм госманлы әдәби телләренең берникадәр аерымлануы, әлбәттә, тарихи нигезләргә һәм мәдәни-и кътисади үзгәреш-үсеш шартларына да бәйле булган. Безнең ул вакытлардагы төрле исемнәр белән йөртелгән, хәзер һәммәсе бергә "татар" дип аталган халкыбыз чыгтай төркисен дә, госманлы хәтта берләштереп, берникадәр кушып та кулланган. Әмма бу хәл аерым бер тәртип, система рәвешен алмаган. Һәр төбәк, географик урынына бәйле рәвештә, яки чыгтай, яки госманлы йогынтысына бирелгән. Монда укымышлыларның кайсы әдәби тел мохитендә тәрбияләнүе дә роль уйнаган. +Госманлы төрки теленең безнең сөйләшебезгә тәэсире XV гасырда үтеп кергән әдәби китаплар еш укыла башлау аркасында башланып киткән һәм XIX гасыр ахырыннан XX йөз башынача, асылда 1914 елгача, ягъни хәзерге татар әдәби теле формалашып җиткәнчегә кадәр, үзенең йогынтысын һәм ролен югалтмаган. Тарихи үсеш дәверләрендә җирле татар теле нигезендә туган әдәби әсәрләр XII-XIII гасырларда, аннары XIV, XVIII йөзләрдә берникадәр көч алган. Әмма ул үзенчәлекләрне язма өчен грамматик кагыйдәләр белән раслап, системалы рәвешкә җиткерүне К. Насыйри 1855-1860 елларда гына башлап җибәргән. Шул ук чорда И. Гас принский, бигрәк тә "җәдит методы" буларак белдерелгән дөрес уку һәм язу кагыйдәләрен 1883 елдан алга этәргән. Госманлы әдәби теленең татарга тәэсире дә XIX йөздә шактый кискенләшкән һәм әдәби телебезнең күркәмләнүен тәэмин итүдә катнашкан. Бу хәл бигрәк тә басма китап үсеше белән бәйле күренеш булган. +Татар халкында (һәм аларның нәселенең тармаклары кыпчакларда, болгарларда, бичәнәкләрдә, хазарларда һ.б.) Мәүлид бәйрәмнәре уздыру кайчан башланып киткәнлеге хакында хәбәрләр фәндә әлегә ачыкланып җитмәгәннәр. Әмма бу әле ул бәйрәмнең электә бездә булмавы хакында сөйләми. Сәбәп шунда - халкыбыз арасында ислам дине суфичылык белән бергә киң таралыш алган, үскән һәм ныгыган. +Рәсми дин белән бергә суфичылык мөселманнарның үсеш- тәрәккыятен тәэмин итүче рухи-рухани көчләрдән икәнлеге Урта гасырларны тикшерүче галимнәр күзаллавында ачык аңлатыла, фикер сөрешләрендә табигый хәл буларак бәяләнә. Башкача мөмкин дә түгел. Рәсми дини даирәләрнең оешуы, халыкның ышанычын яулап, тормыш-көнкүреш нигезләрен ныгытуда рольләре арту, тәэсирләренең үсә-киңәя баруы белән бер үк вакытта, суфичылык та мәйданга шактый әһәмиятле оештыручы көч буларак чыга. Әүвәле ул исламның үзәге Мәди нәдән юл алып, башланып китә. Пәйгамбәребез алтмыш өч яшендә вафат булгач (Мил��ди ел исәбе белән 632 ел, 8 июнь), ислам дөньясында ике-өч, хәтта ки биш- алты елгача сузылган сагыш, кайгы, хәсрәт чигү, рухи төшенкелек өстенлек алып тора. Күпләр Мөхәммәд пәйгамбәрнең үлеме хәбәре белән килешмиләр. Ул кабат терелер, "яңадан килер" дип көтелә. Ахырзаманның якынлыгы да, соңгы пәйгамбәр булуы да бу хәсрәтләнүләрне, боегуны көчәйтә. Шул елларда ислам диненең изге үзәкләренең берсендә - Мәдинәи-Мөнәүвәрә шә һә рендә, Пәйгамбәребезне сагынып эзләп килүчеләр, күңел ләрендәге сагышны күтәрә алмаслык дәрәҗәгә җиткән сәха бәләр шактый еш очрый торган булганнар. Көннәрнең берендә Билал сәхабәнең азан авазы кабат ишетелү аларны хәй ран итә һәм изге сәхабәләр, моны мог җиза итеп, Мөхәммәт галәйһис- сәлләмнең исән вакытлары кире кайтты дип кабул итәләр. Менә шушы хис, менә шушы чиксез бәрәкәтле тойгылар өермәсе суфичылыкның оеткысы рәвешен алып, рәхим- шәфкать өметендә мөэминнәрнең саф күңелләренә тәэсир иткән, алардан беренче суфиларны ясаган. Билал сәхабә үзе дә, Пәйгамбәребез вафат булгач, Шам- Шәриф тарафына күченеп китә. Көннәрнең берендә, бик тә сыгышланып, Мәдинәгә юл ала . Шулай елга бер тапкыр Пәйгамбәребез каберен зыярәт итүне гадәтенә кертә. +Тарихта беренчеләрдән булып Мәүлид укуны оештыручылар да сәхабәләр булганнар. Аларның аң һәм фәлсәфә, гореф һәм гадәт ягыннан чын суфилар сыйфатында берегеп җитүләре өчен бер гасырлык вакыт сарыф ителгән. Хәер, рәсми исламның шәригать кануннарын төзек ачыклаулары да бер гасыр дәвамында барган. Моның өчен, әлбәттә, мөселман аристократиясенең (аксөякләренең) аерымлануы һәм мәйданга иҗтимагый көч рәвешендә чыгуы кирәк булган. Ул мәсьәләләрне бәхәскә кую һәм тарихи, һәм фәлсәфи яктан инкарь итү мөмкин түгел. +Безнең татар халкында сакланган иске изге китаплардагы мәгълүматларга таянып тикшеренүләр уздырганда, беренче "Мәүлид"ләрдә төп игътибар "Мигъраҗ", ягъни Мөхәммәд галәйһис-сәлләмнең исән чагында серле кичәдә күкләргә ашуы, галәмнәрне гизүе, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшүе вакыйгаларын бәян итү, Пәйгамбәребезнең нәсел-нәсәбен искә алу, Билал сәхабәнең сөйләүләренә бәйле хәбәр ителгән хакыйкый риваятьләрне һәм хикәятләрне күңелгә алу кебек тарихларның аларда барысы да хатасыз сөйләп бирелгәнлеген төшенү авыр түгел. Бу рәвешле касыйдә-риваятьләр белән рухлану гарәпләрдән килгән гадәтләрдән икәнлеге дә аңлашылып тора. Ә менә Мөхәммәд пәйгамбәрнең АллаһыТәгалә каршында өммәте өчен ярлыкау, рәхим-шәфкать үтенүенә ышану һәм инану - "Мәүлид"нең генә түгел, чын суфичылыкның төп фәлсәфи һәм мәгънәви асылын тәшкил иткәнлеге фактын ачыклау аерым гыйльми әһәмияткә ия. Рәсми ислам даирәләре Аллаһы Тәгаләнең каһәре белән мөэминнәрне куркытып, шуның белән иҗтимагый тормыш өчен җаваплылыкны үз җилкәләренә алып, өммәтне ныклы катгый кысаларда тотарга омтылса, тирания тәртипләрен урнаштырып ил белән и��арә итсә, суфилар моңа каршы куярлык көч тапканнар, Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәфкатен, шул сәбәпле Аллаһы Тәгаләнең мөэминнәргә рәхим-шәфкатьле булуын хакыйкый асыллы фәлсәфә дәрәҗәсендә аңлый, аңлата, күтәрә алганнар, аңардан, ягъни бу мәгънәләрдән рухи көч, рухани мәртәбә һәм тормыш-яшәеш бәрәкәте тапканнар. +Безнең халкыбыз арасында популярлык казанган беренче "Мигъраҗнамә"ләрдән Әхмәт Ясәвинең (1091-1166) шул исемдәге әсәрен һәм хикмәтләрен, Пәйгамбәребез тормышына бәйле шигъри риваять һәм хикәятләрдән Сөләйман Бакырганиның (1111-1186) әдәби мирасын искә төшерергә тиешбез. Төрки телдә татарлар өчен "Мәүлид китабы"н иҗат итүчеләрнең берсе буларак, XVIII гасырның ахыры - XIX йөзнең башында Оренбург Каргалысында яшәгән, шунда тормышын корган, балаларын үстергән, мәдрәсәдә укыткан һәм ике манаралы Җәмигъ мәчетендә имам булган, тумышы белән Багдад шәһәреннән, шуннан күченеп килгән гарәп Вә лидетдин бине Хәсән Әл-Багдадины (1755-1831) да атап китәргә тиешбез. +Татарларда бүгенге көнгә кадәр төп саналган "Мәүлид китабы" (андый китапның бездә булуы хәйранга калдыра һәм сокландыра) башка халыклардагы "Мәүлидүн-Нәби"ләрдән үзенчәлекле булып аерылып тора һәм, әгәр дә халкыбызда Мәүлид уку-укытуның низамлы-тәртипле, катгый кысалар эчендә алып барылганлыгын аңларга-белергә теләсәк - аны өйрәнү кирәк. Бу эш Мәүлид бәйрәмен уздыру йоласын тулы кануннарында яңадан торгызу өчен дә ярдәм бирә ала. +Татарның ул классик "Мәүлид китабы" "Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-салате вәс-сәлләмнең шәмаиле шәрифе" (ягъни "Пәйгамбәребез Мөхәммәднең, аңа догалар һәм сәламнәр ирешсен, күркәм сыйфатлары сурәте") бүлеге белән ачыла. Анда дүрт мәсьәләгә игътибар юнәлтелә: 1) Пәйгамбәребезнең кешеләр арасында иң күркәм холык иясе булуына (алар мисаллар белән дәлилләп тә куела), 2) кешеләр арасында иң күркәм-матур зат булуы (тышкы сыйфатлары шулай ук мисаллар белән сөйләп бирелә), 3) аның юмартлыгы бәян ителә, 4) баһадирлыгы-батырлыгы искәртелә. +Бүгенге холыкнамә-психология гыйлемендә кешеләрне асылда эчке һәм тышкы сыйфатларына бәйле бәяләү-бәянләү кагыйдәләре кулланыла. Халкыбызның Урта гасырларда, тормышны аңлау тойгысына бәйле рәвештә, әлбәттә, кешеләрнең кемлекләрен билгеләүләре системасы дүрт юнәлешкә нисбәттә корылган булуы белән аерылып тора. Эчке-тышкы сыйфатларга карамыйча, иң тәүдә юмартлыкны һәм баһадирлыкны аерым алып югары кую - милли этик карашларыбызның да катлаулы булуын төшенүгә юл ача. Без бу төр үзенчәлекне төрек "Мәледүн-Нәби"ендә очратмадык. +"Шәмаиле-шәриф"еннән мәгълүм булганча, татар "Мәүлид"л әре Пәйгамбәребезне "адәмиләрнең иң күркәм сыйфатлысы һәм гүзәле иде" дип тасвирлый, сурәт үзенчәлекләре дә санап күрсәтелеп узыла: 1) буе озынга якын (дөрес, бераздан соң "урта буйлы иде" дип тә тәкрарлана), 2) ике иңбашы арасы ерак (ягъни киң җилкәле), 3) яңаклары бик чыккан һәм бик эчкә кергән түгел, тигез һәм озынчага якын (бу мәсьәләгә игътибар бирелү аеруча кызыклы), 4) чәче-сакалы бик тә табаны белән басып йөри, әмма аю табанлы түгел (салмак һәм җиңел адымлы), 7) тәне көмеш кебек ак һәм саф (шунда ук хәтта "кызылга якын" диелгән), 8) көлгән вакытында йөзе нурланучан ("сөчүк йөзле", ягъни "ягымлы йөзле" диелгән), 9) тирләре, тир бөртекләре энҗе кебек ак була, 10) тешләре арасы ачык, сөйләгәнендә аннан нур чәчелә, 11) аркасында ит кисәге, ягъни пәйгамбәрлек мөһере бар, 12) олы башлы. +Бу сыйфатлардан, татар халкы карашынча, ир-атларга хас күркәмлек эталоны ничек күзаллануы аңлашыла. Татар "Мәүлид"ләрендә "Шәмаиле-шәриф" проза-чәчмә белән бире лә. Төрек шагыйре С. Чәләбидә ул шигырь белән бәян ителә һәм күркәмлек тойгысында да берникадәр аерылып тора. +Эчке, рухи сыйфатларга килгәндә, татар "Мәүлид"ләрендә Мөхәммәд пәйгамбәр хакында ачыктан-ачык: "Үвендин чыкканда кыздан да оялчанрак иде" (монда үз өеннән халык арасына чыккан чаклары хакында сүз бара), - диелә. Тыйнаклыкның һәртөрле рухи сыйфатлардан өстен куелуы да аерым әһәмияткә ия, бу шулай ук татар халкының кешелеклелеккә хас сыйфатларны ничек бәяләвенә, холык үрнәкләрен кайда күрүләренә бәйле бирелгән. Икенче рухи сыйфат буларак - Пәйгамбәребезнең һәртөрле авырлыкларга түзүе, сабыр итүләре күрсәтелә. +Мөхәммәд пәйгамбәрнең аерым, үзенчәлекле сыйфатлары татар күзаллавынча, болар икән: 1) кул биреп күрешкәнендә кешенең кулында бертөрле яхшы ис калдыра, 2) кем очраса да, алдан үзе сәлам бирергә ашыга. +Болар барысы да татар халкының тормышны аңлау-кабул итү үзенчәлекләрендә аермалы булуларын бәяләү белән бергә, матурлык тойгыларының нинди сыйфатларга нигезләнг ән икәнлеген белергә, аларны төгәл һәм ачык итеп күзаллауларының күрсәткечләрен билгеләргә ярдәм итә. Мөхәммәд бәяләгән икән, бу аларның аңа карата чиксез соклануларының һәм көчле мәхәббәтенең билгесе дә. Пәйгамбәребезнең "шәмаиле-шәрифе"н тасвир итүләр, бер яктан, халыкның үз хис-тойгы сыйфатларын аңларга булышса, икенче яктан, көчле тәрбияви функция дә башкаралар (монысы шулай ук зур әһәмияткә ия). Пәйгамбәребез идеал рәвешендә генә бирелеп калмый, бәлки халык күңелендә дә бу идеалга ирешү омтылышын тудыра. +Рәсми ислам мондый, хәтта сүз белән, язмада ачык, төгәл, аерымлап сурәтләүләргә каршы килгән. Сурәт - тәүхид, ягъни Аллаһының бердәнберлеге, Мөхәммәд - Аның илчесе икәнлеге хакыйкатенә комачау итүче, иманны какшатучы буларак бәяләнә. Аллаһы Тәгаләнең үз йөзе, сыйфатларыннан гайре, билгеле булмаганы кебек, Пәйгамбәребезнеке дә сурәткә әверелмәве хәерле. Чиксез мәхәббәт һәм ачык күзаллау аркасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең рәсем сурәте ясалып, аңа мөэминнәрнең табына башлавы, шуның белән Аллаһыны онытып куюлары куркынычын рәсми ислам даими тоеп, аңлап, ул юлга ирек бирмәүнең җаен караган. Шул сәбәпле суфиларның "шәмаиле-шәриф"не татарл��рдагы кебек ачык һәм рухи яктылык белән бирүләре сирәк күренеш булган. Тезмә эчендә С. Чәләбинең сурәтле күзаллау белән сугарылган тасвиры, бу яктан караганда, рәсми ислам таләпләре югарылыгында язылганнар. Җаваплылык тойгысы төрек әдәбиятында дини мәсьәләдә нәтиҗәләрне алдан күзал лап иҗат итү юлын ачкан. +Татар "Мәүлид"ләрендә кыскача, әмма төпле "шәмаиле-шәриф"тән соң, "Рәсүле-әкрамның нәсәп шәрифе" касыйдәсе килә. Бу унике юллык әсәрдә Пәйгамбәрнең әткәсе һәм бабаларына бәйле нәсел-нәсәбе санап чыгыла. Уникенче, соңгы бәеттә "Мәгадд - имде егерменче бабадан, // Егерме шәҗәрәсен бәян итүче мондый рухтагы касыйдә һәм хикмәтләр Ә. Ясәви әсәрләре арасында да бар. Әмма болай ук коры, өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе... дип санап, күрсәтеп бару рәвешендә үк түгел. Татар "Мәүлид"ендәге бу коры санап үтүдә бирү шулай ук милли рухи үзенчәлекнең бер чагылышы буларак бәяләнергә тиешле. Әмма бу касыйдәнең өлгесе гарәпләрдә икәнлеген дә онытмаска кирәк. +Күңелнең йомшаруын пәйгамбәрне сагыну хисе, аның күркәм сыйфатларын искә алу тудырса, тойгыларны тынычландыруда коры шигъри вәзеннәрнең файдасы бар. Бу исә татар "Мәүлид"енең уңышлы төзелүе хакында сөйли. +Өченче булып "Төрки "Мәүлидүн-Нәби" касыйдәсе" килә. Аны С. Чәләбинең "Мәүлидүн-Нәби" тупланмасында бирелгән беренче хикәятнең (әнисеннән мираска бер вак алтын акча (флүр) алган бер Багдад егете хакында) шактый үзгәртелгән, бәлки "татар редакциясе"ндә бирелгән варианты дияргә дә мөмкин. С. Чәләбидә әсәр 40 бәеттән гыйбарәт, "татар варианты" исә 32 нче бәет белән, әмма бөтенләй башка төрле тәмамланган. +Аларның икесен чагыштырып карау кызыклы ачышка китерә. Бу әсәрләрне бары тик тема, каһарман - әдәби герой, вакыйгалар берлеге генә берләштерә. Шигъри юллары, алардагы сурәтләнеш, аңлатма-хәбәрләр, кяфия-р ифмалары - бөтенләй башка. Шартлы рәвештә "татар варианты" дигәнебез дә чынлыкта оригиналь әсәр төсен алган. Аның "Төрки "Мәү лидүн-Нәби" касыйдәсе" дип аталуы да редакция төзәтмә лә реннән, күчерүчеләрнең С. Чәләби әсәре белән таныш булып, тема берлегенә карап кына шулай билгеләвеннән дип аңларга була. "Касыйдә" атамасын алган бу әсәрнең жанрын "көйле хикәят" дип күрсәтү дөресрәк. Аның татар авторы тарафыннан мәйданга чыгарылган булуы да безнең клау мәсьәләсенә килгәндә, анысы аерым игътибарга лаек. Мәсьәләне чишәргә китаптагы калган бүлекләрне тикшерүөйрәнү ярдәм итә. +Тупланманың дәвам өлешендәге бүлеген аерым көй, мәкам белән башкарганнар. Ул ун бәеттән гыйбарәт булган касыйдәгә китапны төзүчеләр җәя эченә "Истанбуллы Кәтиб мәкаменә" дигән исемне урнаштырганнар. Сүзләрне җәя эченә алу ул - соңгырак чор күренеше, кулъязмаларда андый аерымлаулар һәм күрсәтмәләр һашиядә, ягъни юл-текст читендә урнаштырыла. Басмаларда шушылай җәя эчендә хәбәр бирү исә кулъязмада һашия күрсәтмәсенең барлыгын белдерү чарасы буларак ��а файдаланыла. +Җәяләр эчендә "Истанбуллы Кәтиб мәкаменә" диелгән бу касыйдә "И Ходадат" дип, ягъни Ходадат исеменнән башланып китә һәм аның билгеле бер шәхескә бәйле булуын, авторының исеме яки тәхәллүсе икәнлеген белдерә. +Ходадат исемле кеше - тарихи шәхес, Алтын Урда шагыйре, хәтта берара хан урынында хөкемдарлык иткән. Аның яшәү еллары әлегә төгәл ачыкланган булмаса да, 1421-1425 елларда яу башы булып йөрүләре белән бәйле хәбәрләр рус елъязмаларында сакланып калган. Бу шагыйрь татар укучысына "Бакырган китабы"ннан да мәгълүм. +Әмма аның иҗаты әлегә кадәр махсус тикшерелмәгән. "Мәүлид китабы"ндагы касыйдәсе дә фән игътибарыннан читтә калдырылган. Өйрәнелгән һәм ачыкланган әсәрләреннән түгел. +Ходадатның касыйдәсе Аллаһыга сыену эзләүгә бәйле фәлсәфә белән башланып китә, аннары ул Мәүлид көне үзенчәлекләрен сурәтләүгә күчә. Мәүлид бәйрәмен уздыру бәндәнең Җәннәткә керүенә, сиратны кичәргә юл бирүенә тукталып үтә. +Бу касыйдә Ходадатның шигъри талантының мәртәбәсе һәм куәте хакында ачык сөйли. Ул әдәби яктан камил һәм тәэ сирле язылган. +Татар "Мәүлид китабы"нда алга таба "Мәүлидүн-Нәби риваятьләре" бүлеге башланып китә. Андый бүлекләр берничә булса да, аларның бары тик өчесе генә "Бисмиллаһ" белән башлана. Бу бүлектә касыйдәләр дүртәү һәм алар һәммәсе дә алдагы бүлектәге хикәят тәмамланганча "И Мөхәммәд, Мостафа син, и Рәсүл, // Кыл шәфәгать безләрә йәүмүннозул!" ("И Мөхәммәд, Мостафа син, и Рәсүл, // Бирмеш көн дә безләргә яклаучы бул!" дип бетә. +Бу касыйдәләрнең беренчесе 16 бәеттән гыйбарәт, ул "Әүвәл Аллаһ исмене яд идәлем" дип башланып китә. С. Чәләбидә эчтәлеге белән аңа охшаш касыйдә "Мәүлидүн-Нәби" тупланма-дастанының башында ук килә. Мәгънәдә алар икесе дә Аллаһының бердәнберлеге тәгълиматын бәян итүгә корылганнар. Хәтта үзара берникадәр охшашлар да кебек, әмма шигъри юллары, фикер, мәгънә бирү үзенчәлекләреннән күренгәнчә, кабатланмас оригинал әсәрләр. +Ә менә Оренбургның XVIII йөз ахыры - XIX гасыр башы шагыйре (аның безгә берничә әсәре мәгълүм, шунлыктан үзен "шагыйрь" дип атыйбыз) Вәлидетдин Багдадиның "Мәүлид" әсәре "Аллаһы ядын зикр идәләм әүвәлән" дип, нәкъ С. Чәләбидәгечә башланып китә, әмма алга таба ул да, икенче һәм өченче юлларында үзара уртаклык булуга карамастан, дүртенче шигъри юлыннан башлап бөтенләй баштоелды, 33 яшендә генә Оренбургка килеп мәдрәсәдә белем биргәндә төрки-татар телен үзләштергән Вәлидетдин Багдади ничек әдәби телебездә шигырьләр иҗат итәрлек дәрәҗәгә җитә алды икән? Аның әле гарәптән һәм фарсыдан телебезгә тәрҗемәләре дә бар. Болар аның төрки кавемнән, хәтта татар булуы хакында сөйләмиме? +Кызыксыну һәм өйрәнү объектыбыз татар "Мәү лид"ендәге баштагы дүрт риваятьнең беренчесе Пәйгамбәребезнең рухы һәммә нәрсәләрдән (хәтта күкләрдән, галәмнәрдән дә) әүвәлрәк, нурдан яратылышы вакыйгаларыннан шигъри формада хәбәр бирә. ��кенчесендә газизләргә, ягъни изгеләргәәүлияләргә багышланган васыять сөйләнелә. Анда Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәсел- нәсәбе һәм сурәте хакындагы хәбәрләрне тыңлаган кешеләрнең хөрмәткә ирешәчәген белдерү тәэсирле рәвештә 8 бәет эчендә бәян ителә. +Өченче риваятьтә Адәм пәйгамбәр белән Иблис арасында, ут һәм туфрак каршылыгы кебек үк, килешмәүчәнлек барлыгы сөйләнелеп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең нуры Адәмгә бирелүе сәбәпле, аның да Аллаһыга сөекле булуы, аннары ул нурның анабыз Хәүвага, аңардан Шискә, шулай килә-килә, Ибраһимга, Исмәгыйльгә кадәр күчә баруы белдерелә. 15 бәет тән торган бу риваять мәгънәне кыска шәкелдә оста итеп сөйләве белән дә мавыктыра. +Гомумән дә бу татар "Мәүлид китабы" үзенең эчтәлеге, формасы, корылышы белән экспрессив рухта эшләнелгән. Аның дүртенче шигъри риваяте Пәйгамбәребезнең әнкәсе Әминәне, бигрәк тә аның улы Мөхәммәдне тудыруы көнендәге кичерешләрен, тойгыларын 24 бәет эчендә сурәтли. +Бу әсәрләр дә С. Чәләбинең шулар хакындагы риваятьләре нә тартым. Эчтәлекләрдә уртаклыклар, әлбәттә, вакыйгаларны шагыйрьләрнең бердәй күзаллавыннан һәм бер үк ләрне белү ләреннән килә. Шунысын онытырга ярамый, С. Чәләби дә, Ходадат та бер чор, бер заман кешеләре. +Татар "Мәүлид китабы"нда Пәйгамбәребезнең тууы хакындагы хәбәрләр искә алынганда, аяк өсте басып, аны каршылау мәрасимен күрсәтү тәртибе кагыйдә итеп куелган. Бу урында гарәп голамәләренең дә аяк өсте торып салават шәриф һәм сәлам укулары искәртелә. Имам яки касыйдәләрне башкаручы мөселман: +1. Яратылмыш барча мәхлук улды шат, +Кайгылар китте галәмнән, калды саф. +2. Җөмлә заррате җиһан итеп сәда, +Чагырышбән диделәр кем: "Мәрхабә!" - дип әйтүгә, Мәүлид бәйрәмендә булучы һәммә кеше, Пәйг амбәребезгә хөрмәт билгесе күрсәтеп, аяк өсте басалар һәм барысы бергә, өченче бәеттән башлап унберенче бәетне тәмам иткәнчегәчә бердәм аваз белән укыйлар. Ул урын китапта "Мәрхабә, и гали солтан, мәрхабә!" (ягъни: "Хуш киләсең, бөек солтан, хуш киләсең!") дигән сүзләр белән башланып китә. +Монда мөселманнар үз күңелләренә бәрәкәт һәм бәхет тойгысы тулу хисе белән шатлыклы булалар. Аннары, барысы да утыргач, "Мәүлид касыйдәләре"ннән Мөхәммәд пәйгамбәрнең, тууга ук, биләүдә ятканында гаҗәеп гамәлләрне күрсәтүен сурәтләүгә багышланган могҗизалы касыйдә укыла. Бу вакыйгалар әнкәсе Әминәнең үз күзе белән күреп торулары рәвешендә хәбәр ителә. +Шушы 13 куплетлы бәеттән соң өченче касыйдә килә. Анда Пәйгамбәребез тугач та Җир йөзендә, Мәккәдә, галәмдә, Шамда (Сүриядә) һәм башка урыннарда күзәтелгән могҗизалы хәлләрнең булулары хакында бәян ителә. Бу өлеш Аллаһы Тәгаләдән Пәйгамбәребезнең рухы шатлануын үтенеп төрки телдә дога уку белән тәмамлана. Ул дога да камил һәм күркәм эшләнелгән. +Шушы догадан соң "Йәмән чүлләрендә Вәйсел-Карани" дигән исем белән "Йәмән шәһәрендә бер әүлияи Аллаһының әхвале" дип аталган 6 куплетлы касыйдә башланып китә. Аның махсус көе дә бар һәм ул халкыбыз арасында, бигрәк тә Казан кешеләрендә бүген дә яратып көйләнә. +Моннан соң Мөхәммәд пәйгамбәрне сагыну хакында 7 һәм тагын да 5 бәетле касыйдә укыла, ахырда 32 бәетле "Дастаны-Күгәрчен" ("Күгәрчен дастаны") дип аталган кыйсса көйләп әйтелә. Кайбер китапларда "Дастаны-Авык" ("Киек дастаны"), "Дастаны-Кисекбаш" ("Кисекбаш дастаны") кебек әсәрләр дә шушы тәртиптә урнаштырылганнар. Бу кыйссаларның Мәүлид бәйрәмендә катнашучыларның күңел теләге белән башкарылып, хәтта аерым шәкертләрдән махсус көйләтеп тә укытылган булулары мөмкин. +Бу - классик татар "Мәүлид китабы". Аның авторы, касый дәләреннән күренгәнчә, Алтын Урданың таркалу чорында (XV йөзнең беренче яртысында) яшәгән шагыйрь (ханшагыйрь) Ходадат булуы аерым фәнни әһәмияткә ия. Әмма бу мәсьәләне дөрес чишү галимнәрнең игътибарын таләп итә. Татар "Мәүлид китабы" үзенең эчтәлеге, тойгылы һәм экспрессияле булуы белән сокландыра. Аның Урта гасырлардан бирле халкыбызга хезмәт итеп килүе мәдәни яшәешебезне ачыграк күзалларга ярдәм итә. +Бу китап милли тойгыларыбыз белән өретелеп, халкыбызның тормыш, бәхет, бәрәкәт, матурлык кебек төшенчәләрен, яшәешебездәге югары хисләрнең сыйфатын һәм мәртәбәсен бүгенге көнебезгәчә саклап килгән булуы белән дә куандыра. +Татарның борынгы әдәби ядкәрләреннән "Мәүлид китабы" әсәрен 1907 елда Казанда Г. Баруди тарафыннан бастырып чыгарылган китабыннан урнаштырабыз: +ТӨРКИ "МӘҮЛИДҮН-НӘБИ" КИТАБЫ +Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-саләте вә сәлләмнең +шәмаил шәрифәсе +Рәсүлуллаһи саллаллаһи галәйһи вә сәлләм адәмиләр арасында иң күркәм холыклысы иде һәм адәмиләрнең иң күркәмрәге вә юмартрагы вә баһадиррагы иде. +Вә һәм адәмиләрнең иң күркәм сыйфатлысы вә гүзәле иде. +Буе исә озынга маил иде. Вә ике иңбашы арасы ерак иде, ушандак яңаклары бик чыккан вә бик тә эчкә кергән булмаенча, тигез вә озынга маил иде, төге (сач вә сакалы) бик кара вә күзләре сөрмәле, озын керпекле иде. Басканда бөтен аягы белән басар иде, табанында кушылык юк иде. Өстеннән ридасыны салса, эрегән көмеш кебек ак һәм саф була иде, көлгән вакытта нурланып китә иде. Әфәндемез саллаллаһы галәйһи вә сәлләмнең йөзе нурлы вә ак төсле иде, вә тирләре энҗе кеби ак бөртек-бөртек иде. +Йөргән вакытта ике аякка салмакланып вә йиңел йөрер иде. +Рәсүлуллаһи саллаллаһы галәйһи вә сәлләм үвендин чыкмаган кыздан да оялчанрак иде. Вә ул Рәсүл әкрам вә нәбие мөхтәрәм әфәндемез хәзрәтләре адәмиләрдән күрелә торган һәртөрле авырлыкларга сабыр кылгучы иде. +Вә ул Мөхәммәд галәйһис-сәлләмнең алгы тешләренең аралары ачык иде. Сөйләшкән вакытында тешләре арасыннан нур сачылган шикелле күренә иде. +Рәсүлуллаһи саллаллаһи галәйһи вә сәлләмнең пәйгамбәрлек хатме-мөһере аркасында калкып чыккан ит кисәге иде. Вә ул пәйгамбәремез ак вә сөчүк йөзле вә урта буйлы иде. Рәсүлулла��ның төге, ягъни йоны вә сачы бик каты да түгел һәм бик йомшак та түгел, уртача иде. Вә һәм ак тәнле иде ки, аклыгы кызыл берлә катыш, кызылга маил иде. Олуг башлы, күркәм йөзле, ак чырайлы иде. +Рәсүлуллаһи саллаллаһи галәйһи вә сәлләм кем берлә күрешер булса, ул кешенең кулына бер хуш тәмле ис калыр иде. Кем генә очраса да, әүвәл үзе сәлам бирергә ашыга һәм бирәдер иде. Әл-хасил, ул фәхре-галәм Мөхәммәдел-Мостафа саллаллаһи галәйһи вә сәлләмнең әүсафына бәян вә тәгъриф итүчеләр һәркаюсы камил тәүсафыннан гаҗиз калдылар. +Имде Аллаһы Тәгалә вә тәкаддүс хәзрәтләре, барча өммәт Мөхәммәд галәйһи вә сәлләмгә куркулы Мәхшәр көнендә ул Рәсүл сикълын, Мөхәммәд галәйһи вә сәлләмнең шәфәгатен насыйп вә мөйәссәр кылса иде, Амин! 1. Дүртесенең исемен белмәк ваҗип , +Әһле-инсан санадылар ап-ачык: +2. Габдулла иде - Мөхәммәд атасы, +Габделмотталип иде һәм бабасы. +3. Һашим иде ул - баба өченчесе, +Габдеманиф - улды тәмам дүртесе. +4. Сабыр итеңез, хәзер әйтәм калганын! +Бишенчесе иде - Кусай, бабаның. +5. Алтынчысының иде исме - Килап, +Мораттыр - җиденчесе, би-инкыйлап. +6. Сигезенче - Кәгъб иде бабаларның, +Ул - Лөәйдер, тукызынчысы аның. +7. Исме - Галиптер, унынчы бабаның, +Унберенчесе - Фиһрдер, бел, аның. +8. Уникенчесе - Маликтер, исме - шәп, +Унөченчесе - Нәзердер, кылма шәк. +9. Ундүртенчесенең исеме - Кинанәт, +Ки унбишенчесенеңдер - Хозәймаһ. +10. Ки Мөдһикәтиһтер - уналтынчы, бәс, +Ки унҗиденчесенең исме - Ильяс. +11. Мозар - унсигезенчедер бабаның, +Низар - унтугызынчыдыр, бел, аның. +12. Мөгадде - имде егерменче бабадан, +Егерме бер - тәмам улды ки, Гаднан. +Төрки "Мәүлидүн-нәби касыйдәсе" +1. Әүвәле бән бер хикәят әйтәем, +Әһле-әхбардин риваять итәем. +2. Вар иде Багдадта бер салиха, +Габидә хатын иде һәм нәсыйха. +3. Беркөн ул - дөньядин әйләде сәфәр, +Дөньяга килгән кеше, шиксез, китәр. +4. Анасыннан бер фөлүр мирасы бар - +Җәннәт аңа ни чөн улмасын карар! +5. Вар иде бер изге угылы - яшь егет, +Тәгать үзрә улыр иде һәрвакыт. +6. Ул фөлүре калды мирас угылына, +диер иде: "Кем, ни алаем буңа?" +7. Уйлый-уйлый йөргәнендә ул егет +Күп кешегә очрады шулвакыт. +8. Мәүлид укыйлар җыйлыбән бер өйдә, +Бу егет тыңлады һәм ихлас илә. +9. Иштебән гашыйк улды ул егет, +Күзләреннән акты яшьләр чишмә тик. +10. Ул егет күрде төшендә шул төнне: +Гүя улмыштыр Кыямәтнең көне. +11. Чакыра фәрештә: "Кил! - диеп шул заман. +Кайда син? Кил, җәннәткә кер, и фәлән! +12. Мәүлидә хәзер уланнар һәм дәхи +Җәннәткә керсен алар да һәммәси!" +13. Күрде шунда бу егет бер зур сарай: +"Кертсәгезче мине монда!" - дип сорай. +14. Диделәр: "Монда керәй шундай кеше - +Хөрмәт итсә кем - нәби туган көнне! +15. Хөрмәт иткәнең синең юк ул көнне!" - +дип кире күндерделәр ул мескенне. +16. Ойкысыннан уйганып - күп егълады, +Күңлене кем, аһәк уты чорнады. +17. Иртәгесен ул фөлүрә алды аш, +Мәүлид укытты түгебән канлы яшь. +18. Ул егет Мәүлид укытты ел саен, +Шатланып көтәр иде Мәүлид аен. +19. Көлә-көлә Ахирәтә күчте ул, +Чы�� әҗәлнең мәңге суын эчте ул. +20. "Үлмәгәндер! - диделәр кауме аның, - +Чөнки Газраил саһил алды җанын". +21. Бер табиб китерделәр тизлек илән: +"Җаны чыкмыш, - диде ул, - рәхмәт белән!" +22. Кауме диде: "Үлмәгән, - дә, - Үлмәгән!" +Чөнки җан чыкканын һичкем белмәгән. +23. Күрделәр кем, ул егет ифрат матур, +Нуры балкыр - мисле җәннәт эчрә хур. +24. Диде: "Белгел, үлмәгендә шөбһә юк, +Хак назир кылмыш аңа, рәхмәте чук!" +25. Шул минутта күзен ачты ул үзе, +Диде: "Каумем, тыңлагайсыз бу сүзе! +26. Хак бәңа бер нурны изһар әйләде: +"Җаныңны рәхәттә тот һәрдәм", - диде. +27. Җәннәт эчрә урнымы күрдем хәзер, +Мостафа мәҗлесенә булдым хазир. +28. Иттегем чөн Мәүлидене хөрмәти - +Хак Тәгалә кылды бәңа рәхмәти! +29. Көлгәнем будыр бәнем, белгел, - диде, - +Кылыңыз туган көнен хөрмәт!" - диде. +30. Шуйлә диде, күзләрен йомды янә, +Кауме калды шатланып - көлгәненә. +31. Ул Хәбипнең хөрмәте чөн, и гани, +Кыл шәфәгатен насыйп сән, и вәли! +32. И Мөхәммәд, Мостафа син, и Рәсүл, +Кыл шәфәгать безләрә йәүмүн-нозул. +1. И Ходадат, лотфы-ихсан эстәйәгел Мәүлидә , +Җәннәт эчрә хуры-гыйльман эстәйәгел Мәүлидә. +2. Ул Рәсүлнең тугдыгы көн нәкъ кадер кичәсиде +Һәм ушандак йөзе нурлы Ай кебек балкыр иде. +3. Җан вә дилдән, чын күңелдән тыңлайа Мәүлидә гел, +Улдыгынча дөньяда сагъ - тыңлайа Мәүлидә гел. +4. Заты-паки, мөхзе-нури, хактыр ул заты хәсән, +Мәҗлесе-әхван кәрәксә - тыңлайа Мәүлидә гел. +5. Укылырса Мәүлидә махсус касыйдә һәрзаман - +Ул Рәсүлнең рухы хөшнуд улачактыр, бел һаман. +6. Гәр шул мәҗлесә әйдәрләрсә сәне дәгъват белән, +Бер минут торма, элек кит, калма ялкаулык илән! +7. Ни кадәрле шөгълең улса да куеп - кил мәҗлесә, +8. Җәннәте-әгъла эстәрсәң - мәкаме-Мәледә кәл , +Хаузе-Кәүсәрдин деләрсәң - эчмәге Мәүлидә кәл! +9. Гәр Сираты кичмәгә эстәр исәң - Мәүлидә кәл, +Һәм шәфәгать эстәр улсаң - ашыгып Мәүлидә кәл. +10. И Кәрим, сән җәннәтә керт без гасый бәндәңезе, +Һәм дидарыңны насыйп ит - күрмәгә барчамызы. +"Мәүлидүн-нәби риваятьләре" +1. Әүвәл - Аллаһ исемене яд идәлем, +Соңра - башлап һәр эшә керешәлем! +2. Эш башында һәркем аны яд итәр, +Ул эше Аллаһ аңа асан итәр. +3. Аллаһ исмен яд итеп эш башламак +Һәркемә ваҗеп тиештер аңламак. +4. Булса Аллаһ исме берлә һәр эшең - +Бушка китмәс эшләгән һәрбер эшең! +5. Шуны кыла - "Аллаһ!" дисә кем теле, +Түгелер һәр гөнаһы япрак кебе. +6. Пакь улыр Хак исмене яд әйләгән, +Ирешер максудыга "Аллаһ!" дигән. +7. Чын күңелдин, килеңез, "Аллаһ!" диик, +Күземездин яшь түгеп без аһ итик. +8. Шуйлә кылсак - буш куймаз Аллаһ безе, +Рәхмәте киң, ярлыкар барчамызы. +9. Бердер Аллаһ, берлегенә шөбһә юк, +Сөйләгәннәр яңлышып - дөнья тулык. +10. Барча галәм юк икән, Ул вар иде, +Та әзәлдин бар иде, Җәббар иде. +11. Җен-фәрештә һәм адәм - берсе дә юк, +Һәм янә тукыз фәләк - һичберсе юк! +12. Гарше-Көрси, ай-кояш һәм юк иде, +Барча җаннан әүвәл үк ул бар иде. +13. Кодрәт илә бунларны бар әйләде, +Берлегене барча икърар әйләде. +14. Бу хосуста күп сүзә хаҗәт тә юк, +Бер вә бар Аллаһ дорыр ул, башка юк! +15. Гәр шәфәгать лазем исә - эзләңез, +Ул Рәсүлнең сөннәтеннән бизмәңез. +16. И Мөхәммәд, Мостафа син, и Рәсүл, +Кыл шәфәгать безләрә йәүмүл-нозул. +1. И Газизләр, инде кәлде сүз башы, +Тыңлагай сез агызыбән күз яше. +2. Бер васыять сөйләмәкче буламын, +Ул васыять ошбудыр, тот колагың! +3. Һәркем аны тыңласа, тотар исә - +Ул кешедән һәрзаман хушбуй исә. +4. Кылар Аллаһ ул кешегә рәхмәтен - +Мәүлидүн-Нәбинең кылса хөрмәтен. +5. Тыңлаганнар һәм табар фәзаилен - +Укыр улса инсабән шәмаилен. +6. Рухыны шат идәлем салат илә, +Әһле-бәйте барча әсхапләр илә. +7. Тугдыгы көннәрене хөрмәт идән - +Дыңлар ул кыйссасыны ихлас илән. +8. И Мөхәммәд, Мостафа син, и Рәсүл, +Кыл шәфәгать безләрә нәүмүн-нозул! +1. Хак Тәгалә чөн яратты Адәме, +Кылды Адәм лә мөзәййән-галәме. +2. Сәҗдә кылды күп фәрештә Адәмә, +Әмма Иблис кылмады сәҗдә аңа. +3. Диде Аллаһ: "Ни өчен бу икърарың? +Юкса бармы бунда бер-бер әфкәрең +1. +4. Диде: "Балчыктан яраттың син аны, +Мин ни чөн сәҗдә кылыйм аңа?" - диде. +5. "Мине уттан син яраттың бит! - диде, - +Утмы артык яки балчыкмы?" - диде. +6. Куйды адәм алдына ул бер нуры: +"Бел, Хәбибем нурыдыр бу нур!" - диде. +7. Диде ул нура: "Аның алдында тор!" +Калды анда ничә еллар ошбу нур. +8. Соңра Хәүва анабызга күчте, бел, +Торды анда ничә айлар, ничә ел. +9. Шис тугач та күчте аңа ошбу нур, +Аның алдында тәҗәлли кылды зур. +11. Соңра Ибраһима, Исмәгыйлә һәм +Тиде, әл-хасил, озаймасын кәлам. +12. Шул рәвешчә күчә-күчә килебән, +Фәхре-галәм Мостафага төште ул. +13. Галәмә рәхмәт өчен килде бу нур, +Килде, торды ул нәбидә ошбу нур. +14. Гәр шәфәгать лазем ирсә - эзләңез, +Ул Рәсүлнең сөннәтеннән бизмәңез. +15. И Мөхәммәд, Мостафа син, и Рәсүл, +Кыл шәфәгать безләрә йәүмүн-нозул! +1. Әминә ханым - Мөхәммәд анасы, +Ул сәдәфтән тугды энҗе данәсе. +2. Ул Мөхәммәд дөньяга тәшриф итәр +Вакыт иреште - килмәгән хәйрел-бәшар. +3. Имде аның килмәке булды анук, +Күп галәмәт заһир улды аннан ук. +4. Ул Рабигуль-әүвәл аенда иде, +Уникенче кичә, дүшәмбе иде. +5. Диде: "Күрдем, - ул Мөхәммәд анасы, - +Бер гаҗәеп нур, нәкъ кояшның яктысы! +6. Ялт итеп чыкты ивемнән шул заман, +Күкләрә тик нур белән тулды җиһан. +7. Һәм һава үзрә түшәлде бер түшәк, +Аты - "Сөдүс", түшәгән аны мәләк. +8. Өч адәм дәхи тегелде өч йирә, +Аралары бик ерак бер-берийә. +9. Берсе - мәшрыйк, бере - мәгъриптә аның, +Бересе - нәкъ уртасында Кәгъбәнең. +10. Белдем аннан ул мөбарәкәтнең нурын, +Заһир улды килмәсеннән әүвәлин. +11. Иңде күктән күп фәрештә сафы-саф, +Кәгъбә кеби кылдылар ивем тәваф. +12. Заһир улды дәфгатән өч хур кызы, +Билгесе улмады кайдан кердеге. +13. Өчесе дә яныма утырдылар: +"Мостафа килә!" - диеп гәп ордылар. +14. Диделәр: "Угылың кеби хөрмәтлене +Ул Хода һичбер анага бирмәде! +15. Бик олуг дәүләт иясе буласың - +Холкы күркәм бер угыл тудырасың! +16. Бу угыл галимнәрдән солтаныдыр, +Бу угыл тәүхиде-гыйрфан кәнедер!" +17. Васфыны шул рәсмә тәртип иттеләр, +Ул мөбарәк нуры тәргыйп иттеләр!" +18. Диде Әминә: "Вакыт йитте тәмам, +Килә имде дөньяга хәйрел-әнам. +19. Эсселектән сусадым гаять кати, +Шулвакыт эчерделәр бер ширбәти. +20. Ак иде, кардан дәхи салкын иде, +Эчтем аны, барча әгъзам булды нур. +21. Килде бер аккош канат илә очып, +Аркама сөялде ул, монда төшеп. +22. Тугды, әүвәл сәгатьтә ул солдандин +Нура гарык улды сәмәвате-зәмин!" +23. Гәр шәфәгать лазем улса - эзләңез, +Ул Рәсүлнең сөннәтеннән бизмәңез! +24. И Мөхәммәд, Мостафа син, и Рәсүл, +Кыл шәфәгать безләрә йәүмүн-нозул. +Мәхәлле-кыйам +Рәсүлуллаһи саллаллаһи галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренең тугдыгы зикр улынганы вакытта аяк үзрә торып салават шәрифе укымак голәмаи-кәрам кашында бик күркәм эш улдыгыннан, гарәп голәмалары, хосусан, хәрамәйни-шәрифәйн голәмалары бу урында аяк үзрә торып салават шәрифе вә сәлам укырлар. Түбәндәге бәетләрне аяк үзрендә укымак тиешледер. Чөнки, бөек голәмаларның каулларына бинаан, Рәсүлуллаһи саллаллаһи галәйһи вә сәлләм әфәндемезең тугдыгы вакыты зикр улынса, шул зикр улынмыш мәҗлескә ул мөбарәкнең рух шәрифләре хазир улыр, имеш! 1. Яратылмыш барча мәхлук улды шат, +Кайгылар китте галәмнән, калды саф. 2. Җөмлә зәррәте-җиһан итеп сәда, +Чагрышыбән диделәр кем: "Мәрхабә!" 3. Мәрхабә, и Гали-солтан, мәрхабә, +Мәрхабә, и Кәне-гыйрфан, мәрхабә! 4. Мәрхабә, и Куррәтел-гайнел-хәлил, +Мәрхабә, и Хассы-мөхбибе-Җәлил! 5. Мәрхабә, и җөмләнең мәтлубы сән, +Мәрхабә, и халыкның мәхбүбе сән! 6. Мәрхабә, и дәрдә дәрман, мәрхабә! +Мәрхабә, и дәрдә дәрман, мәрхабә! 7. Мәрхабә, и гасый өммәт мәлҗагы, +Мәрхабә, и чарасызлар әшфагы! 8. Мәрхабә, и Рәхмәтүл лил-галәмин! +Мәрхабә сән, и Шәфигуль-мөзнәбин! 9. И Җәмали , көн яме Бәдре-мөнир ! +И куму дүшәннәрә сән дәстәгир! 10. И күңелә дәрденең дәрманы сән! +И яратылмышларның солтаны сән! 11. И Мөхәммәд, Мостафа син, и Рәсүл, +Кыл шәфәгать безләрә йәүмүн-нозул! +* * * +1. Ошбу һәйбәтдин Әминә-хубыруй +Берзаман гаклы китеп, килде кири. 2. Күрде: китмеш һәммә хурлар, кемсә юк, +Углы да юк, күрмәде, эзләде күп. 3. "Алдылар әллә микән хур кызлары?" - +диде уйлый, фикрилә кылды зари. 4. Як-ягына борылып карап иде, +Күрде бер почмакта хәйрел-бәшаре. 5. Шуйлә Кәгъбәтуллаһка каршы Рәсүл +Сәҗдә кылган хәлдә - күрде аны ул. 6. Сәҗдәдә башы-теле тәхмит итәр, +Һәм күтәрмеш бармагын - тәүхит итәр. 7. Тибрәнер агызлары, сөйләр кәлам - +Аңламадым ни дияр хәйрел-әнам? 8. Агзына куйдым колагым, тыңладым, +Сөйләгән сүзләрене һәм аңладым. 9. Дир ки: "И Мәүла, йөзем тоттым сиңа, +Йа Илаһи, өммәтем виргел биңа!" 10. Хакка баглаеп күңледин һиммәти, +Дир иде: "Ва өммәти, ва өммәти!" 11. Бала вактындук теләде өммәтен, +Картлыгыңда син оныттың сөннәтен. 12. "Өммәтем!" - диде сиңа ул Мостафа, +Вир салават, син дә аңа бул сафа. 13. И Мөхәммәд, Мостафа син, и Рәсүл, +Кыл шәфәгать безләрә йәүмүн-нозул. +* * * +1. Мәккә халкының олуглары рәвах +Кылдылары Кәгъбәне бер кичә тәваф. 2. Күрделәр Кәгъбәне - сәҗдә кылды ул, +Төшмәде бер ташы, кире торды ул. 3. Кәгъбәнең почмаклары вирде сәлам, +диделәр кем: "Тугды у�� хәйрел-әнам!" 4. Кәгъбәтуллаһтан ишетелде сәда, +диде: "Тугды бу кичә Нурыл-һода!" 5. Яланаяк, башы ачык, сафы-саф +Итәчәк өммәтләре бәне тәваф. 6. Пакь итеп поттан-кәфердән ул Рәсүл, +Коткарачак бәне мөшрикләрдән ул!" 7. Фәхре-галәм килде кырык яшенә, +Ул нөбүвәт таҗ киерде башына. 8. Инде Коръән аять-аять биният, +Заһир улды ничә төрле могҗизат. 9. Әүвәле ул кем, мөбарәк тәненең +Күләгәсе төшмәде йиргә аның. 10. Чөнки аның нур иде бар гәүдәсе, +Нурын булмас һичвакыт күләгәсе. 11. Ул мөбарәк башы үзрә һәрзаман +Күләгәләп бер болыт йөрде һаман. 12. Ул Мөхәммәднең туган көне кичә +Тулды нер берлән бөтен дөнья дәхә. 13. Шәүләсе итте аның Шамда зоһур, +Әһле-Мәккә күрделәр кем, юк косур. 14. Сүнде фәрәс мәгъбүденең утлары, +Чыкты дәхә ул Бохәйра сулары. 15. Күп гаҗәеп могҗизалар күрделәр, +Тугдыгы көнне икәнен белделәр. +16. Фәхре-галәм тугдыгыйлә барча җан: +"Чук бәшарәт безгә! - диделәр, - Һәман!" +17. И Мөхәммәд, Мостафа син, и Рәсүл, +Кыл шәфәгать безләрә йәүмүн-нозул! +"Мәүлидүн-нәби касыйдәсе" у кыдыктан +соңра укылачак дога +И рахманир-рахим Аллаһ, гыйззе вә җәлл, ошбу мәҗлестә укылмыш Коръәне-Кәрим вә салават шәрифләрнең савабы Мөхәммәд галәйһис-сәлләмнең өммәтенә насыйп әйлә! +Хосусан пәйгамбәребезнең тугдыгы вакытыны бәян әйләгән касыйдәсене укучыларга, һәм ерактан вә якыннан таңларга тәшриф итүче әфәнделәргә шәфәгатеңе насыйп әйлә! +Вә барча дин карендәшләремезне һәр урында вә һәрвакытта Рәсүлуллаһи саллаллаһи галәйһи вә сәлләмнең сөннәтләрене тотмакны вә аның сиратына иярмәккә муафикъ әйлә, вә аның Мәүлид шәрифене укыдыгымыз вакытта кальбләребезг ә риккать вә күзләремезгә яшьләр китереп, Аллаһы Тәга ләд ән: "Пәйгамбәремез Мөхәммәдел-Мостафа саллаллаһи галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренең шәфәгатене насыйп әйлә?" - дип сорадыгымыз вакытта, йа Рабби, фазлың берлә әйлә! +Вә ул Пәйгамбәремез галәйһис-салате вәс-сәлләмнең рухы пөр-фәрвәһәрене хөшнут әйлә! Вә җөмлә әһле-бәйтене вә али вә әсхабене вә голамәи-кәрам вә мөҗтәһидүн-гыйзам хәзрәтләренең әрвахы-таййибәләренә һәдийәмезне васил әйлә! Ошбу мәҗлесе-хәердә хәзердә булган барча мөэмин вә дин карендәшләремезнең ата вә аналары вә бабаларының әрвахларына васил әйлә! Вә киләчәк заманнарымызда да ошбуның кеби шатлыклы вә хәерле мәҗлесләрне күрергә вә ясарга мөйәссәр ит! Вә барчамызга күркәм холык вә күркәм гыйбадәтләр муафикъ әйлә! Вөҗүтләремезгә рәхәтлек виреп, мәгыйшәтемезгә тәэминиять насыйп әйлә! Вә хәсән мәгыйшәтемез өчен хәләл кәсепләр виреп, ризкымызны һәм хәләл нигъмәтләрдән рузы кыл! Телләремезгә хәлавәт вә күңелләремезгә сәдакать вә фигыльләремезгә гадәләт ихсан әйлә! +"Әгузе биллаһис-сәмигуль-галим иминәш-шәйтанирраҗим! Раббанә әтинә фид-дөнья хәсәнәтән вә фил-ахирәти хәсәнәтән вә кыйнә газабән нар" аяте җәлиләсе хөрмәтенә дөньяви вә ухрави максудларымызны, йа Рабби, ихсан кыл! +"Истәгыйзү билләһи Раббанә лә тәүзигъ кулүбанә бәгъдә изһәдәтәйнә вәһәбе ләнә мил-ләдүнә рәхмәтән иннәкә әнтәлваһһап" аяте кәримәсе хөрмәтенә үземезгә вә балаларымыза тәүфыйк һидаяте-ихсан итеп, хәерле истикамәт насыйп әйлә! +Йа Рабби, җөмләмезе бәла вә казалардан вә дошманнар шәрреннән имин әйлә. Ахыр сулуымызда иманымызны юлдаш кылып, иң соңгы сүземезне "Лә иләһә иллаллаһу, Мөхәммәдур-рәсүллаһу" кәлимәи-тайибәсе илә мөшәррәф итеп, хөсне-хатимә насыйп әйлә! Амин, би-хөрмәти "ТәҺа" вә "Йәсин"! +Йәмән шәһәрендә бер әүлия Аллаһының әхвале +1. Һәм сәхәр вактында калкып гизәрде, +Япан вә чүле сәйран идәрде, +Гадәте бу ирде: тәвә көтәрде... +Йәмән чүлләрендә Вәйсел-Карани, +Гарәп чүлләрендә Вәйсес-Солтани. +2. Һәр сәхәр вактында бу ирде касди, +Ясдыкы таш ирде, түшәге пусти, +Аллаһның Хәбибе будике дусти... +Йәмән илләрендә Вәйсел-Карани, +Йәмән чүлләрендә Вәйсес-Солтани. +3. Һәр сәхәр вактында бу ирде әйше +Арйадин үт-мәке - йыйдеке ашы, +Акарды күзеннән мөбарәк яше... +Йәмән чүлләрендә Вәйсел-Карани, +Гарәп чүлләрендә Вәйсес-Солтани. +4. Гасасы вар иде аның әлендә , +Кәмәре вар иде аның билендә, +Аллаһның зикре даим телендә... +Йәмән чүлләрендә Вәйсел-Карани, +Гарәп чүлләрендә Вәйсес-Солтани. +5. Гасасы вар иде хөрмә җәрденнән, +Хиркасы вар иде тәвә йоныннан, +Хата сүз сөйләмәс иде деленнән... +Йәмән илләрендә Вәйсел-Карани, +Гарәп чүлләрендә Вәйсес-Солтани. +6. Пәйгамбәр мәсҗеттән ивегә керде: +"Ивегә кем керде?" - дип Гайшәдән сорды, +Дустының кердекен урныннан белде... +Йәмән чүлләрендә Вәйсел-Карани, +Гарәп чүлләрендә Вәйсес-Солтани. +* * * +1. Мөфхаре җөмлә җиһан сән, и Шәфәгать мәгъдани, +Мәккәдә тугдың, Мәдинә эчрә калдың мәскәни. +Васләтеңлә бән фәкыйре әйләгел мәсрур гани, +Дөшде күңлем, йа Мөхәммәд, җаным арзулар сәне. 2. Җәнабе-Хактан Рәсүл сән, чук бәшарәт итмәги , +Гыйрькый көфри каттигъ идеп дин гамарәт итмәги. +Рузаи пөр нурани биргәз зийарәт итмәги, +Дөште күңлем, йа Мөхәммәд, җаным арзулар сәне. 3. Маил улдым хуб җәмалыңны дөшемдә күрмәгә, +Руйатенлә җөмлә максудларыма ирешмәгә, +Угубари хакьпайә баш игеп йөзе сөрмәгә, +Дөште күңлем, йа Мөхәммәд, җаным арзулар сәне. 4. Хәдде юк васфыңда гаҗиз мән пәришани әда, +Тәүсыйфә кәлмәде куәт, кальбемә кәлде җөда, +Җану-малы кем, әйләрем җаным фида, +Дөшде күңлем, йа Мөхәммәл, җаным арзулар сәне. 5. Чөн дүнелде шанына ләүләке-ләүләк, йа Хәбип, +Фил-хакыйкать мәдхедә лаек түгелдер бу Гарип, +Дәртле мән, дәрманә мәлдем сәннән улыр, йа Табип, +Дөшде күңлем, йа Мөхәммәд, җаным арзулар сәне. 6. Җорму-гыйсьян илә кәлдем хәзрәтеңә, ит кабул, +Рузы-Мәхшәрдә безе сән итмә, солтаным, мәлул, +Ишегеңнән кайтара күрмә, Шәфигуль-мөзнәбин, +Дөшде күңлем, йа Мөхәммәд, йа Табибүл-мөҗрәмин! +Дастаны-күгәрчен +1. Ишет имде бер гаҗәеп хуш хәбәр, +Кем, нә димеш равияне-мөгътәбәр. +2. Рәсүл икенде намаз кылмыш иде, +Дога әйтеп, әл - йөзе сөрмеш иде. +3. Күрде: саг ягында күгәрчен очар, +Кунды Рәсүлнең дезенә, яшь сачар. +4. Дир Рәсүлә: "Сәңа кәлдем, гизләгел, +Бер туган ипдәш килерсә, бирмәгел! +5. Ул туган өч көн дорыр - бәне куар, +Җаным алмак касдедә улмыш суар. +6. Яшерерсән, инде яшер, тиз кәлер, +Алты балам, йа Рәсүл, үксез калыр. +7. Гизләмәсәң, рөхсәте вир, очалым, +Башына биек бинаның качалым!" 8. Рәсүлуллаһ ишетте бу сүзләре, +Яшь илә тулды мөбарәк күзләре. 9. Диде Рәсүл: "Йиңемә керәй, һомам, +Харап улмыштыр сәнең эшең тәмам. 10. Йөз бең иптәшләреңә дә бирмәмен, +Башымы вирәм, сәне һич вирмәмен!" 11. Чөн күгәрчен керде Рәсүл йиңенә - +Карасана Тәңренең тәкъдиренә! 12. Инде ул сәгать һавадан бер туган +Йирне-күкне тетрәтеп кылды фөган: 13. "Йа Рәсүл, яшермә, виргел авымы, +Юкса хаста кылырмын бән җанымы. 14. Кичә-көндез һавада кудым аны, +Куркудан бәлки азаймыштыр каны. 15. Ул бәнем авымдыр, аны вирәсен, +Йа Рәсүл, у авымы сән нидәсен! 16. Алты балам ач ирер, юла бакар, +Буш кидерсәм - әүладым җаннар атар!" 17. Диде Рәсүл: "Бер куин вирәм сәңа, +Сән багышла бу күгәрченне бәңа!" 18. Диде: "Куйның итене ашамыймын, +Ул миңа ярамый, аны бакмыймын!" 19. "Үз итемнән вирәм, ал, кисеп сәңа, +Сән багышла бу күгәрченне бәңа! - 20. диде Рәсүл.- Адәм ите татлыдыр, +Сүзем ишет, сүз ишетмәк - яхшыдыр!" 21. Чөнки күрде ул туган бу эшләре, +Мостафа тәшвишләрә батмыш иде. 22. Рөхсәт улды, бычагы китерделәр, +Һәмма әсхап кайгыда утырдылар. 23. Бычага кәлде хитап: "Кисмә!- диде, - +Ал, кисәлсәң, бер кисәк базар ите!" 24. Бычагы орды мөбарәк кулына, +Кисмәгәч, куйды бычак уң янына. 25. Ул бычак кисмәде чөнкем тәнене, +Нигә киссен, аңа Хак: "Кисмә!" - диде. 26. Күгәрчен селкенде - улды Җәбраил, +Туганы селкенде - улды Микаил. 27. Диделәр: "Хаккакый сән улдың Хәбип, +Сән улыпсән җөмлә дәртләргә табип. 28. Сәнең өчен Хак яратты галәме, +Гарше-Көрси, әнәсү-җен, адәми! 29. Без сәне сынар өчен кәлгән идек +Һәм синең кылачагың белгән идек. +30. Имде кылгыл безләрә бер изгелек, +Шәфәгатең уммага килгән идек. +31. Кыл шәфәгать, Әүлияләр соруры, +Җөмлә пәйгамбәрләрнең һәм рәһбәре. +32. Фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләт, +Вир Мөхәммәд Мостафага салават! +ИСКЕ ӘДӘБИЯТЫБЫЗ ЯДКӘРЛӘРЕННӘН +"КЫЙССАИ-НӘҮРУЗ" КИТАБЫ +XIX йөздә һәм XX гасыр башларында еш басылып килгән "Китабы Кыйссаи-Нәүруз: Кыйссаи ике былбыллар - ике кызлардыр" исемле, татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә әһәмиятле әсәрләрдән берсе саналырлык кызыклы ядкәр бар. Эчтәлегенә, еш укылып йөртелүенә бәйле без аны "халык китабы" буларак та бәяләргә тиешбез. +Авантюра, фантастика-могҗиза элементлары белән дә баетылган, халыкның гореф-гадәт, ышану-инану идеалларын да саклаган, гадәти тормыш вакыйгаларына, кешеләрнең холык-психологик сыйфатларына да игътибар бирүче бу әсәр әдәбиятыбыз тарихын өйрәнү фәнендә беренче тапкыр XX йөзнең егерменче елларында Г. Рәхим тарафыннан аерым алып тикшерелә, әмма алга таба ул галимнәр игътибарыннан ни сәбәпледер читтә калдырыла. +Ядкәр белән танышканда, иң әүвәлдә, әсәрнең берничә исем белән бирелүе берникадәр аптырашта калдыра. Б�� мәсьәләне чишү өчен, аның төзелешенә игътибар итәргә мәҗбүрбез. +Ул өч кисәктән тора. Һәркайсы "Тәмам" сүзе белән бетә, ахыргысы, өченчесе, "Тәматтү-тәмам" (ягъни, "Тулысынча тәмам") дип төгәлләнә. +Беренче өлеше (беренче бүлеге) биш куплетлы "Нәз ым"нан ("Тезмә"дән) һәм бер куплетлы "Бәет"тән ("Шигъри хәбәр"дән) гыйбарәт. Нәзымы Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау үтенү рухы белән сугарылган, борынгы дастаннарга хас башламдагы "Мөнаҗат" рәвешендә язылган, 7+7 строфикасына корылган, арадаш рифмалы, силлабик һәм силлаботоник (гаруз) тәртибендә иҗат ителгән. +Әсәр ике кызның үзләрен ике былбыл итеп күрсәтүләре, үзара сайрашулары хакында сөйләүдән башланып китә. Аларның тәкъдир кушуы буенча илләреннән читтә йөрүләре хәбәр ителә һәм "Шәмсе-Талигъ йөзләре" дип белдерелә, алга таба "бу вәгазьне язды анлар", диелә. Шушы юллардан аңлашылганча, китапның авторлары шул ике кыз - Шәмсия һәм Талига булулары ачыла. Дөрес, алар үзләренең кем икәнлекләрен әле генә укучыдан мөмкин кадәр яшерүне, ә икенче бер урында исемнәрен тәмам, тулы атап, ачык белдерүне кирәк тапкандай язалар. +Бу исә башыннан ук әсәрнең серлелеген арттыра. Шулай да алга таба, "бәет" өлешендә: "Үземезнең кем идекне бәян кылдым сезә изһар", - дип, игътибарны җәлеп итеп, турысын әйтеп бирәләр. Монда "изһар" сүзен "әбҗәд хисабы"нда исәпләп карасак (1+900+5+1+200), 1107 саны килеп чыга. Бу исә, Һиҗри ел тәртибеннән Миладига күчергәч, 1695 елга туры килә. Шуңа бәйле рәвештә әсәрнең язылу елын төгәл ачыклау мөмкинлеге туа. Боларга таянып, бу китапның Шәмсия һәм Талига исемле кызлар иҗатыннан булуын һәм аларның аны, үз тормышларыннан алып, 1695 елда иҗат итүләрен белә алабыз. +Дөрес, безнең бу раслауны галимнәрнең бәхәс итүе урынлы булыр. Әмма алардан "Шәмсе-Талигъ йөзләре" дигән тезмә юлын укыганда андагы сүзләрнең үзара табигый бәйләнеше җитешмәүгә, мантыйксызлыкка да игътибар итүләрен сорар идек. "Талигъ йөзле", ягъни "йолдыз йөзле" дип кызларга карата белдерү сәер түгелме? "Йолдыз кебек нурлы йөзле", яки "Зөһрә йолдыз йөзле", яисә, һич югы, "Зөһрә йөзле" рәвешендәге чагыштыру булса - ярый әле, әмма "йолдыз йөзле" эпитеты хәтта шигырь өчен дә ятышлы түгел икәнлегенә игътибар бирсәк, монда "Шәмсе" һәм "Талигъ" кызларның исемнәре белән бәйле буларак килеп, сер эчендә урынлы искәртелеп үтелүләрен, Шәмсия һәм Талига хакында сүз барганлыгын аңларбыз. +Кызларның үзләрен "Ике былбыл" дип атаулары да аерым әһәмияткә ия. Чөнки китапның исеменә "Кыйссаи ике былбыллар - ике кызлардыр" дип чыгарылуы мәсьәләсенә килгәндә, моны "Ике былбыллар - ике кызларның иҗат иткән кыйссасы" дип аңларга кирәк һәм, шушы нигездә анализлап, аның әсәр исеме түгел, бәлки авторлары кемнәр икәнлеген күрсәтү өчен шулай бирелүен төшенәбез. Димәк, китапның тышына авторлары кем булуы псевдоним рәвешендә ("Ике былбыллар") чыгарылган. Бу исә үзе генә дә татар китабы тарихы белән кызыксынучылар өчен кызыклы, әһәмияткә лаеклы күренеш булып тора. +Шулай итеп, китапның беренче бүлеге әсәрнең авторлары кем икәнлекне һәм язылу датасын белдерү өчен язылган, эчтәлеге белән "мөнәҗәт" жанрын хәтерләтә. +Китапның икенче бүлегенә килгәндә, ул чәчмә белән иҗат ителгән, алдагы сәхифәдә мондый язма урнаштырылган: мәдрәсәдә йиде ел укып, андин чыкып, сәйр кылып йөргәннәредер". Аның аерым битнең уртасында бирелүе дә әһәмиятле: ул милли китап культурасының үзенчәлеген ачык күрсәтә. +Бу бүлек башланып киткәндә шулай ук "Кыйссаи Ике былбыл" дип аерып язылган һәм "Ике кызларның вәгазь әйтеп йөргәннәредер" дигән башлам аның артыннан юл уртасында куелган. Боларның "Кыйссаи Ике былбыл" дигәнен инде ачыклап киткән идек, ул сүзләр авторларын күрсәтә, дидек. Ә алдагы сәхифәдәге "Ике былбыл дидеке - ике кызлардыр, мәдрәсәдә йиде ел укып, андин чыкып, сәйр кылып йөргәннәредер" дигән язманы бүлекнең аннотация өлеше буларак кабул итәргә тиешбез. Мондый форма Шәрык китапларының җитдиләренә хас күренеш һәм татар китабының да культура үзенчәлекләренең тагын да бер сыйфаты булып тора. Ә бүлек башындагы "Ике кызларның вәгазь әйтеп йөргән сүзләредер" дигән хәбәрне проза өлешенең исеме буларак аңларга кирәк. +Вакыйгалар Урта гасырлар Шәрык әдәбиятларына хас рәвештә башланып китә: "Бер карьядә бер кем ирсә вар ирде, аның угылы-кызы юк ирде" дип. Ул кеше Аллаһыдан бала сорап "Ихлас сүрәсе" һәм "Гаиб әйраннар" догасы укый. Бу "Гаиб әйраннар догасы"на татар халкында зур хөрмәт белән ихлас күңел куйганнар һәм аның могҗизалы көченә ышану олы булган. Аерым китап рәвешендә дә ул догалык еш бастырылган, бүгенге көндә дә изге китаплардан санала. Бу дога китабы асылда ике төрле исем белән йөртелә: "Гаиб әйраннар" (яки "Гаиб ираннар") дигәне - төркичә аталышы белән, "Риҗалел-гаиб" диелгәнендә - гарәпчә әйтелешендә. +Кыйссада сөйләнелә башлаган ир кешенең догалары көннәрдән-бер көнне кабул булып, аңа "риҗалел-гаибләр"дән бер кунак килә. Һәм үзен ерак ил кешесе итеп белдерә. Хуҗаның үтенече буенча ул гаиб иран дога укый һәм, догасы +Ул ике кыз буйга җитеп, унике яшьләрендә өйләреннән егет киемнәрендә чыгып китәләр. Бер зур мәдрәсәдә укый башлыйлар. Җиде ел гыйлем алгач, ишан хәзрәт аларның кызлар икәнлекләрен сизенә. Бу хакта үзләренә дә белдерә. +Мәдрәсәне кызлар таңда ташлап чыгып китәләр. Озын юлларны йөри торгач - адашалар. Урманда угрыларга очрыйлар. Алар бу егет киемле кызларны тоталар да, үзләре белән яшеренеп яшәгән урыннарына китерәләр, тоткынлыкка салалар. Әмма дә шул ук көнне үзләре дә зинданга эләгәләр. +Кызлар өч көн ашсыз һәм сусыз яшәп, ахырда котылу җаен карап, тәрәзә ватып чыгып качалар. Әмма маҗаралары болар белән генә бетми. Тагын да шактый газаплар чигеп, тәмам адашып йөриләр. Бәхетләренә бервакыт Хозер галәйһиссәлләмне очраталар. Ул аларга юл күрсәтә. +Әсәрдә шушы рәвешле дини ыш��нуларга корылган вакыйгалар белән реаль тормыш хәлләре бәйләнештә бирелә. Бу алым әсәрне могҗизалы, кызыклы, маҗара итә. "Халык китабы"на хас бу алымнар авторларның үз укучыларын яхшы күзаллап язулары хакында сөйли. Шул ук вакытта дини тәгъбирләр дә әсәрдә файдаланылып, алар халыкта рухи-рухани хисләрне ныгытуда катнаша. +Гади укучыга аталган бу әсәр кыска-кыска вакыйгалардан җыелган. Һәр вакыйга аерым ситуациягә корылган. Алар "әл-кыйсса", ягъни "шулай итеп" дигән сүзләр белән башланып китәләр. Бу яктан да "халык китабы" әсәре икәнлеге күренеп тора. Шушы үзенчәлегенә карап, аны ун бүлекчәгә бүләргә мөмкин. +Шулардан алтынчы бүлекчәдә кызларның бер авылга ки лү ләре, анда бай кешегә кунак булып төшеп, шунда күп вакытларга кадәр авырып калулары хәбәр ителә. +"Халык китабы" тибындагы әсәргә хас үзенчәлек: аңарда файдаланылмый. Төп игътибар маҗаралап сөйләп бирүгә юнәлдерелгән. "Бу ике кызлар-бичаралар, кайу җирләрдә вә урыннарда булмадылар, кунак өйләрендә хуҗалар берлән бер түшәктә яткан вакытлары булды һәм егетләр белән бер түшәк тә яткан вакытлары булды - һичбер урында җәбер булмады" дип бәян итеп, әсәрдә укучының күңелен юкка-барга ымсындырып алу элементларын файдалануны да авторлар кирәк тапканнар. +Жанрына хас таләпләр әсәрнең башыннан ахырынача шушы рәвешле үзгәртелми, бозылмый саклана. "Үзләре егетлектә уйлары булмаганы өчен үзләренә зарар тидермәделәр" дип, тәрбияви аңлатмалар биреп алу алымы да вакыйгаларны сөйләп бирү дәвамында уңышлы кулланыла. Гади укучыга аталган бу әсәр, шушындый урыннарны укыганда, "юктан гына язылмаган" дигән фикергә этәрә. Аның талантлы авторлар тарафыннан иҗат ителгәнлегенә шик калмый. +Җиденче бүлекчәдә вакыйгалар авантюра алымында яңача үсеш ала. Чөнки шул билгеле була: алар егетләрнең генә яшәү рәвешен күргән, кызларның тормыш-көнкүрешләрен бөтенләй дә белмиләр икән. Димәк, хәзер кызлар буларак яшәргә өйрәнергә тиешләр. Менә шушы теләкләре аларны хәйләгә этәрә. Кызлар укуда алган белемнәрен файдаланырга, авылдан-авылга вәгазьләр сөйләп йөрергә булалар. Үгетнәсыйхәт шигырьләрен төзиләр. Берсе - сөйли, икенчесе - язып бара. Шул рәвешле "Кыйссаи-Нәүруз"ны иҗат итәләр. +Бу кызлар бик тә чибәр икәннәр. Егет киемендә йөргәннәренә күрә аларга башка кызлар гыйшык тота башлыйлар, хәтта байлар да боларны, чыннан да егетләр икәннәр, дип белеп, әмма чибәрлекләренә тәмам сокланып, икесенә дә зур хөрмәтләрен күрсәтәләр. +Менә шулай алар авылдан-авылга вәгазьләрен сөйләп ни +Авантюра алымын тагын да көчәйтә төшеп, инде авторлар геройларының чибәрлекләрен аерым игътибар үзәгенә куеп яза башлыйлар. Әмма һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш. Югыйсә әсәрнең кызыгы бетәчәк. +Менә ул кызлар бер байхуҗага кунак төшәләр. Һәм шул байның кызы аларга, әлбәттә, егетләр дип белеп, тәмам гашыйк була. Кунак кызлар бер-берсенә охшаган, хәтта иге зәкләр икән. Шуңа да бай кызы аларны аера алмый. Бу хәл әсәрне тагын да катлауландыра. +Кызларның күрше авылга барып вәгазьләр сөйләп килергә әзерләнүләрен белгәч, бай кызы бер бөтен икмәкне урталай бүлеп, һәр яртысын аерым-аерым икесенә дә бирә. Шулай ук аларга берәр алтын акча да хәер итә. +Юлда ул ике кыз ашарга дип утыралар. Икесе дә үз икмәкләрен биштәреннән ала. Шунда алар, ни гаҗәп, байхуҗаның кызы икесенә дә гашыйк икәнне аңлап, тәмам шиккә төшәләр. +Икмәк яртыларын ашамыйча алып кайтып, кыздан нигә шушылай бүлеп бирүен сорыйлар һәм шикләнерлек сәбәпнең чыннан да булуын аңлыйлар. Казыйга китеп, вакыйганы сөйләп, кемгә гашыйк булуын хәтта кызның үзен чакыртып төгәл ачыклыйлар. +Бу урында бик нечкә вакыйга бәян ителә. Әсәрдә байхуҗаның кызы тәүфыйклы, акыллы, әмма мәхәббәте аркасында көлкеле хәлдә калучы итеп тә тасвирлана. Казый да гадел хөкем йөртә. Ул егетләр киемендәге кунак кызларына алган бүләкләрен кире кайтарып бирергә куша. Әмма байхуҗаның кызы бу хөкем белән килешми, бүләкләрне аларның кайтаруларын теләми. +Казый белән булган бу вакыйгада мәхәббәт мәсьәләсен ислам шәригате нигезендә аңлату үзәккә куела. Көлкеле булсын, башкачамы, әмма мәгънә, акыл һәм аң бирү әсәркуәтләндереп тора. Вакыйгалар шушы агымнарда сөйләнелеп, авторлар сюжетны бәян итү белән генә чикләнмичә, форсатларны тудырып, рухи кыйммәте олы булган дини хөкемнәр дән дә гади һәм гадәти рәвештә хәбәрләр бирәләр. Бу үзенчәлекләр татар "халык китабы" тибы әдәби әсәрләрнең җитәрлек дәрәҗәдә мәгънәле булулары хакында да ачык сөйлиләр. +Әсәрдә бирелгән вакыйгаларның дәвамы тагын да гыйбрәтле: мәхәббәтеннән байхуҗа кызы өметен өзәргә мәҗбүр, чөнки "шәкертләрнең" икесе арасыннан берсен сайлар хәлдә түгел ул. Димәк, икесенә дә гашыйк, әмма ике кешегә берьюлы кияүгә чыга алмый. Чөнки алай эшләргә ярамый, шәригать тә кушмый. +Тугызынчы бүлекчәдә, шулай итеп, әсәр яңа үсеш юнәлешенә күчә. Казый да бу ике шәкертнең кызлар булуларын вәгазьләре язмасын укыганында аңлап ала. Аларны ул, алтын биреп, үз илләренә кайтарып җибәрә. +Монда казый хакыйкать иясе кеше мәртәбәсендә сурәтләнә. Ул гадел хөкем йөртә, мәсьәләләрне кешеләр алдында дөрес куя белә, чишелешләренә бәйле хөкем итә. Кызларга алтын акча хәер итүе шулай ук мактауга лаеклы, ил тормышын дөрес оештырып алып баруы хакында сөйли торган фактлардан берсе. Мәдрәсәгә дә аларның казыйдан рөхсәт алып кергәннәрен искәрик. +Кызларның маҗаралары шулар белән тәмамлана. Алар үз илләрендәге өйләренә кайтып кергәннәрендә әтиләре инде ак сакаллы карт икән. Бер кыз карендәшләре булып, ул да үсеп өлгергән. Сөйләшеп утыралар. Шәкерт киемендә кайткан кызлар бабайдан югалган теге ике кызы хакында сорыйлар. Аннары кем икәнлекләрен, бабайның югалган кызлары булуларын әйтәләр. Әтиләре һушыннан китә. Аннары, аңына кайтып, кочаклашып елашалар. Китапның икенче өлеше шу +Өченче өлешендә "Кыйссаи-Нәүруз"ның куплетлары, ягъни "әсәрнең үзе" урнаштырылган. Ул шигырь белән язылган, искәртелгәнчә, җидешәр иҗекле тезмәләрдән тора. Беренче өч юлы үзара рифмалашып, дүртенчесе "Нәүруз, мөбар әк бад!" (бу сүзләр, татар аңына муафикъча, "Яз башы - Яңа көн котлы булсын!" - дигәнне аңлаталар) рәвешендә ге гыйбарәләр, котлаулар буларак, куплеттан-куплетка кабатланып баралар. Һәр биш куплеттан соң, кайбер урыннарында хәтта алты яки җиде куплет аша: "Шәһәдбәт, шәһәдбәт, // Нәүруз, мөбарәкбад!" (монда да шулай ук татар акылы гына уйлап чыгара ала торган мәгънәне - "Хактан да раслыйбыз, Яңа көн - Яз башы, бәрәкәтле-котлы булсын!" - дигәнне аңлаталар) тезмәсе белән ике юллы кайма-куплет килә. Әсәрнең шушы рәвештә бүленеп-бүленеп алуы мотивлашу күренешен бирә. Бу ысул тезмәләргә тагын да көчле шигъри тантаналылык өсти. Гади-гадәти сүзләрне тәкрарлаугадекламацияләүгә мөмкинлек тудыра. +Шушы 125 куплеттан гыйбарәт "Кыйссаи-Нәүруз" нәзым- тезмәләрендә кызлар үз язмышларын, дөньяда авырлыклар күрүләрен, җиде ел мәдрәсәдә укуларын сөйлиләр. Бу бүл ектә дә әдәби тасвир авторларның игътибарыннан читтә кала, шул ук вакытта "халык китабы" тибы әсәрләренә хас форма-кысалардан да читкә чыкмый. +Ул шигъри өлешне кайма-куплетларына бәйле рәвештә төрле бүлекчәләргә аеру авыр түгел. Беренче биш куплет Ал лаһы Тәгаләгә һәм пәйгамбәре, әсәрдәгечә искәртсәк, "Мө хәм мәд Мостафага" дога кылуны хәбәр итү белән бергә, казага риза булуга, бәлаләргә сабыр итүгә багышланган. Икенче биш куплетта кызларның былбыллар кебек сайравыннан, бу вәгазьләрне үзләре язуларыннан хәбәр кабаттан бирелә. Өченче бүлекчә шулай ук биш куплетны үз эченә ала белдерәләр. Дүртенче бүлекчә кызларның мәдрәсәдә җиде ел укуларын кабатлап сөйли, бишенчесе - аннан чыгуларына, алтынчысы - ишанның фаш итүенә, җиденчесе - юлда адашып йөрүләренә, хәсрәт чигүләренә бәйле язылган. +Сигезенче бүлекчәдә шәкертләр үзләрен егетләр буларак белдерәләр һәм михнәтләр күреп газаплануларын сөйлиләр. Тугызынчы бүлек кызлар күзләп йөрүләре хакында, вәгазь әйтүләре өчен түләү сорауга багышлана, унынчы бүлекчәдә бу мәсьәлә тагын да куертыла. Шул эчтәлектә әсәр дәвам итә. Әле кызлар үртәлә, әле әбиләр, бабайлар шаяртыла. Мактау өлешләре дә җитәрлек. Шул рәвешле бу "вәгазьләр" гади итеп, уку, сөйләү өчен күңелле алымнарда төзелгәннәр, "халык ки табы" тибы таләпләренә буйсындырылып эшләнгәннәр. Гарәпфарсы сүзләре дә кайбер урыннарда "татарчалаштырылган", ягъни татар теленә "ярашлы" хәлгә китерелгән. Моны да үзенчәлекле алым буларак бәяләү урынлы. Әсәргә галимл ек, белемлелек төсмерен бирү аның тәэсир көчен арттырган. +Г. Рәхим бу китапның халык арасында "Нәүруз бәете" дип йөртелүен, Казанда 1888 елдан башлап бик еш бастырылуын бәян итә һәм, "безнең халык арасында бик күп укыла торган китаплардан иде" дип, әсәргә ��әйле әһәмиятле мәсьәләләрне ачыклап яза, әсәрнең эчтәлеген аңлатучы мондый фикерләрне алга чыгара: "Кызлар күзләү, кыз урлау, гыйшык, кияүгә бару шикелле мәсьәләләргә кагылып, тыңларга җыелган кызларны шаяртып, комплиментлар әйтеп, аларның эротизм тойгыларын кытыклау - менә шушы мотив "Нәүруз бәетләре"ндә кызыл җеп булып сузылып бара", - ди. Аның бу фикерләре әсәрнең татар халык әдәбияты ядкәре икәнлеген тагын да ачык раслап торалар. +Халкыбызда Нәүруз бәйрәмен уздыруның электән үк булганлыгы-булмаганлыгы ачыкланып җитмәгән. Аны руслардагы "Масляница бәйрәме"нә охшатып уздыру галәмәтләре дә кайбер төбәкләрдә күзәтелә, әмма киң таралмаган. Мәдрәсәле авылларда Нәүруз бәйрәмен шәкертләр май башларында, укулардан таралыр алдыннан үткәргәннәр. Халыктан, уен- көлке бәрабәренә, әлбәттә, май, ярма, бераз ит кисәкләре җыеп, авылдан читтә учак ягып, казан асып ботка пешерү, тамашалар ясауны башлап йөрүчеләре - яшьләрдән, чын, асыл егетләрдән булганнар. Әмма кызлар да уеннардан читтә калмаганнар. Алар да, шәкертләрчә киенеп, борын асларына күмер белән мыек ясап, өйдән-өйгә "Нәүруз бәетләре" әйтеп йөргәннәр. Бусы - Нәүруз бәйрәме уздыруның икенче бер рәвеше. Мондый уеннарның "Кыйссаи-Нәүруз" әсәре язылганнан күпкә алдарак булуы күзаллана. Менә шуңа да ике кызның "Нәүруз вәгазьләре" әйтеп йөрүләре әсәрдә табигый хәл рәвешендә бәян ителә. Тагын шунысы әһәмиятле: кызлар - парлап, икесе бергәләп тезмәдә ул "вәгазьләр"ен башкаралар. Димәк, "Нәүруз бәетләре"н шәкерт киемендәге пар кыздан әйттерү халкыбызда гадәт булган. Мондый күренеш бәйрәмгә күркәмлек, кызыклы халәт өстәгән дип белергә кирәк һәм ул хатын-кызларның бәйрәм итү рәвешендә барган. +"Кыйссаи-Нәүруз"дә бәян ителгән вакыйгалар, аның бигрәк тә беренче кисәгендәге авантюралы өлешләре, икенче кисәгендәге "эротизм" дип бәяләнгән урыннары, әсәрдәге могҗизалы вакыйгалар, "Риҗалел-Гаиб" ("Гаиб әйраннар"), Хозер галәйһис-сәлләм, угрылар, аларга бәйле очраклар әсәрнең сюжетын маҗаралы итү максатында файдаланылган. Тарихыбызда халыкчан матур әдәбиятның электән булганлыгы татарның мәдәни офыклары киңлеген ачык төшендереп һәм белдереп торалар. Бездәге халык әдәбияты могҗиза, мәдәни-әдәби тәрбия бирүгә дә юнәлтелүе соклану тудырмый калмый. +Европада төрле иҗтимагый катламнар белән бәйле әдәби агымнар XVIII гасырга аерымланып җитә. "Халык китабы" тибындагы әсәрләр дә шул чордан үсеш алып китә. Бу процесс Европада ренессанс чорын әзерли, хәтта аны кузгатып җибәрүдә зур әһәмиятле роль башкара. Мондый мәдәни процесслар татар тормышын да читләтеп узмаган. +Шунысы да аерым әһәмияткә ия: татар халкы гореф-г адәттә һәм йолаларда үзенең борынгыдан килгән традицияләренә таянуы, башка халыкларга да иярүе белән беррәттән, яңаларын иҗат итү, мәйданга чыгару ягыннан да маһир булган. "КыйссаиНәүруз" китабы безгә шуларны аңларга этәргеч бирә. +2012. +"Кыйссаи-Нәүруз" белән танышу аның үзенчәлекләрен тагын бер кат төшенергә ярдәм итәчәк. Шушы өметтә бу урында әсәрнең 1896 елда Казанда "Домбровский" басмаханәсендә дөнья күргән тулы текстын урнаштырабыз: +Ике былбыл Шәмсия һәм Талига +КЫЙССАИ-НӘҮРУЗ +[Беренче бүлеге] +Нәзым +1. Заһир улды ике былбыл, +Сайрашалар зар-зар: +"Йа Илаһи, ярлыкагыл, +Сән үзең пәрвардигәр! 2. Йа Илаһи, кыл гыйнаять +Безләрә тәүфыйк илән, +Ике былбыл бичаралар +Йөргәннәр тәкъдир илән. 3. Ике былбыл сүзләшер, +Шәмсе-Талигъ йөзләре, +Назер улса - хәтм-идалар, +Былбыл кеби сүзләре. 4. Бу кыйссаны язды анлар - +Ике былбыл үзләре, +Назер улса - сайрашалар, +Былбыл кеби сүзләре. 5. Нөсхә язды бичаралар - +Үзләре күз яшь илән, +Укыганнар яд идеңез +Анлара дога илән. +Бәет 1. Бу көн сезгә бәян иттем, +Гаеп кылма безе, зинһар, +Үземезнең кем идеген +Бәян кылдым сезә изһар. +Тәммү. +[Икенче бүлеге] +Заманият булган көннәрдә бер карьядә бер кем ирсә вар иде. Аның угылы-кызы юк иде. Бу кем ирсә "Сүрәи-Ихлас"н ы укыр иде вә һәм "Риҗалел-гаиб" догасын укыр иде. +Бу кем ирсәгә беркөн риҗалел-гаиблардан килгән бер кем ирсә кунак булды. Өенә кереп, дога кылды. Бу хуҗа ул - риҗалел-гаиб - килгән кемсәнәгә әйде: +- И кунак, сән кандан йөрерсән, кандин кәлдең?- тиде. +Бу риҗалел-гаиб әйде: +- Бән ерак вилаятьтән килермән, - тиде. +Бу хуҗа әйде: +- И кунак, сән мосафирсән, бәңа догае кылгай сән. Бәнем углым-кызым юкдыр. Аллаһы Тәбарәк вә Тәгалә бәңа фәрзанд биргәй иде? +Бу риҗалел-гаиб дога кылды. Бу хуҗа әйде: +- Амин!- диюп. +Аллаһы Тәбарәк вә Тәгалә бу риҗалел-гаиб догасын кабул кылып, бу хуҗага ике кыз бала вирде. +Бу кызлар унике яшьләренә йитделәр ирсә, әл-кыйсса, бу кызлар егет киемнәрен киеп, аталарыннан чыкып китделәр. Бер карьядә олугъ мәдрәсә вар иде. Шунда варып, бу ике былбыл кызлар егет булып, казыйдин сорап, шул мәдрәсәдә укыдылар. +Бу кызлар балигъ булдылар. Үзләренең садрларын багълап, йиде еллар тәгълим алдылар. Егетләрдә хаҗәтләре булмады. Икесе бер бүлмәдә укыдылар. Егетләр, ягъни та липлар илә күп сүзләшмәсләр иде. Анлар илан хәммамә кермәсләр иде, анлар илә утырмаслар иде. +Әл-кыйсса, бунларның йиде еллары тәмам булгандин соң, мәдрәсәдән чыгарга сәбәп булды. +Көннәрдә-беркөн бу мәдрәсәгә ишан хәзрәте килеп керде. Күрде ки, бу кызлар укый торган бүлмәдән нур заһир булды. Ишан хәзрәте тәвәҗҗүһкә барды. Белде ки, бунлар егет ирмәс, бүлмәдә ике кыз торырлар. +Ишан хәзрәте казыйларга әйде: +- И казый, бу сезләрнең мәдрәсәңездә ике былбыллар вардыр. Бу былбыллар сезләргә муафикъ ирмәс, нәмәхрәм торыр, - тиде. +Бу бүлмәдә улган ике кызлар бик оялдылар, ни эш кылыр га белмәде. +Би изни Аллаһы Тәгалә ишан хәзрәте белде һәм казый белде, гайре талиплардан беркем ирсә белмәде. +Таң булды ирсә, бу ике былбыл, читлектән очкан кош кеби, мәдрәсәдән рәван булдылар. +Әл-кыйсса, бунлар һич белмәгән юлларга дөшеп, юл адашдылар. Зар-зар егълашдылар. Ка��да барырмыз диеп, анлар бичара барырда бер урманга юлыкдылар. Бу кызлар егет киемнәре илан иде. Угырылар очрап, бу бичара ике былбылларны дотдылар, үзләренең өенә алып бардылар. +Бу угырыларның өйләре үзләре торыр өчен. Урманда мәкамь дотарлар. Ул өйдә ашап-эчеп торырлар. +Бу ике кызларны ул өйгә алып бардылар. +Угырылар әйделәр: +- Бу егетләр - матур егетләрдер, - диеп.- Үземезгә шәрик улсыннар, - диеп. +Ул өйгә бу ике кызны, егет диеп, чыкмасыннар, диеп, бикләп куйдылар. +Би изни Аллаһы Тәгалә бу угырылар шул ук көн, тотылып, зинданга дучар булдылар. +Әл-кыйсса, бу ике кыз ул угырыларның йортында өч көн тордылар. Бер тәгамь капмаин егъладылар. Һични хәл идәргә белмаин, тәрәзәләрен ватып, ул өйдән чыкып качдылар. Бу бичаралар ничә вә ничә көн ач йөреп рийазат чиктеләр. Аллаһы тәбарәк вә тәгалә бунларга илһам бирде. Беркөн - йөргән хәлләрендә бер юлга дөшделәр. +Би изни Аллаһы Тәгалә бу бичараларның яшендин Хозер галәйһис-сәлләм юл күргәзде. Шул юл илан ничә көндин соң бер карьягә килеп дөшделәр. "Йа Аллаһ, бу көнне күрдек!" - диеп, Аллаһы Тәбарәк вә Тәгаләгә мөнаҗат укыдылар. +Әл-кыйсса, бу ике кызлар бу карьяләрдә күп вакытлар гомер кичерделәр, ягъни үзләре курку илән мәшәкать чигеп, сырхау булып, күп вакытлар ятдылар. Бу ике кызларбичаралар каю йирләрдә вә урыннарда булмадылар: кунак өйләрендә хуҗа лар берлан бер түшәкдә яткан вакытлары булды һәм егетләр белән бер түшәктә яткан вакытлары булды - һичбер урында җәбер булмады. Үзләре егетлектә уйлары булмаганы өчен үзлә ренә зарар тигермәделәр. Һичбер адәм "кызлар" дип белмәделәр. +Әл-кыйсса, бу кызлар үзләренә-үзләре исәп дотып, берберсе лә сүзләшделәр: +- Безләр йиде ел укыдык, һич кызлар күрмәдек. Карья ләрдә ниндәй кызлар бардыр, безләр күрәик, - диеп. +- Бер эш кылаикъ, - дию, вәгазь чыкардылар. +Бу кызларның берсе әйтер иде вә берсе яза барыр иде. Түбәндә яд улынган вәгазьләрне яздылар. Морадлары шул иде: кызлар күреп йөрер өчен иде. +Күп вакытлар бунлар мәшәкать чикеп, бу вәгазьләрне тәсныйф кылдылар. Бу вәгазьләрне тәмам идеп, бу ике кызлар карьягә чыкды. Ошбу яд булынган вәгазьләрне әйтеп, үзләрене үзләре тәрбия кылып йөрделәр. Үзләре гаять бик матур күркәм кызлар иде. Егетләр диеп, кызлар үзләре гашыйк булырлар иде. Күрмәгән кемсәнәләр, талипләр диеп, үзләренә алып китәрләр иде - вәгазь әйтер өчен. +Бу ике кызлар ничә вә ничә еллар йөрделәр, кем ирсәйә дөшделәр. Бу ике кызны бер бай хуҗа үзенә алып кунак идеп тотар иде - гаять күркәмлек өчен. +Бу байның булмыш бу ике кызларны, ике егет диеп, гаять күркәмлеге өчен, ул байның кызы гашыйк булды. Хуҗаның кызы бу ике егетне күп вакытлар тәрбия кылып иде, бу ике кызлар икесе дә бертөслек иде. Бу хуҗа байның икесеннән тәфавут тапмады. Аның өчен - икесе игезләр иде. +Бу вәгазь әйтүчеләр беркөн әйделәр: +- Безләр иртәгә фәлән карьягә барамыз, - тиделәр. +Бу бай хуҗаның кызы бу егетләрнең берсенә бер алтын, ярты нан бирде. Бу алтын илән нан алганы карьягә бер кем ирсәгә кунак булып чыкды. +Бу ике егетнең берсе дәхи өегә килеп керде ирсә, бу бай хуҗаның кызы дәхи: +- Аз булмасын юл хәрҗеңез, - диеп, дәхи бер алтын бирде, шул ярты нанны. +Бу ике егетнең икесенә дә яртышар нан булды. Бу бай хуҗаның [кызы]6 "берсенә бирәм" диеп биргән иде, бу ике егетләрнең икесенә дә берәр алтын, берәр нан туры килде. +Әл-кыйсса, бу ике егетләр, исәнләшеп, ул бай хуҗаның йортыннан чыкып китделәр. Юлда барырда бу ике егет йиймәк эстәделәр. Бер-берсендә нә булганын белмәделәр. Берсе нан чыкарды, икенчесе дәхи нан чыкарды. Күрерләр ки, икесе - ике кисәк нан, бер нанны урталай бүлмеш булды. Бу егет[ләр], бер-берсенә карашып, бу эшкә хәйран калдылар. +Берсе әйде: +- Сәңа кем ирсә бирде? +Ул әйде: +- Бәңа бай хуҗаның кызы бирде: ярты нан, бер алтын, - тиде. +Бу ике егет бу наннарны йиймадылар. Тиз заман ул бай хуҗага кайтдылар үзләрене тәҗрибә кылмак өчен: "Безләргә икемезгә бер нан бүлеп бирмеш, берәр алтын бирмеш", - диеп. +Хуҗа байның йортына керделәр. Хуҗа байның кызына әйде[ләр]: +- Сән безләргә нә өчен бер нанны урталай бүлеп бирдең, - тиделәр. +Бу бай кызы әйде: +- Бәнем алай морадым юк иде. Береңезгә генә биреп идем - гашыйк булганым өчен. Сезләрне, мисалыңызда тәфавут тапмай, бән ялгыш бирепмен, - тиде. +Бу ике кызлар казыйга барды, әйде[ләр]: +- Йа казый, безләргә сән хөкме-шәригать кылгыл! +Кызлар әйде казыйга, үзләре егет мисалындадыр: +- Йа казый, бер кыз ике егеткә гашыйк булса, икесенә дә булырмы яки юкмы? - тиде[ләр]. +Казый әйде: +- Юк! - тиде. +Казый: +- Ул кем торыр?- тиде. +Бу ике егет әйде: +- Ул бай хуҗаның кызыдыр! +Дәр хәл казый чакырып китерде. Казый ул кызыннан сорды: +- Йа кызый, сән кемгә гашыйк булдың? +Кыз әйде: +- Йа казый, бу вәгазь сүзләүче егетләрнең берсенә гаять күркәмлеге өчен гашыйк булып, [шул] берсенә бер алтын бирдем, ярты нан бирдем. Бу ике егеттә тәфавут тапмадым. Шул биргәне яңгыш [булды дип], икенчесенә дәхи бер алтын илән ярты калган нанны бирдем. Берсенә бирдем диеп, икенчесенә тугыры килмеш. Бәнем морадым берсенә бирер өчен иде. +Казый әйде: +- Сезләрнең береңездән бу кызны алырга морадыңыз бармы? - тиде ирсә, бу ике егет берсе йөзен өретде. +Казый тәҗрибә кылды: "Бунлар егет дәгелдер, бунлар кызлар торыр!" - тиде. +Казый: +- Сезләр каю вилаятьтән торырсызлар?- тиде. +Бу ике егет җавап бирде: +- Безләр фәлән карьялек, - диеп әйделәр. +Әл-кыйсса, казый сорды: +- Нә өчен кәлдеңез? +Ике егет әйделәр: +- Безләр вәгазь сүзләрмез, - тиделәр. +Казый әйде: +- Ниндәин вәгазь сүзләрсез? - тиде. +Бу ике егет язган ошбу вәгазьне чыкарып бирделәр. +Казый укыды ирсә, белде ки: "Бу ике егет дәгелдер, ике кызлардыр", - дип гаҗаибә калды. +Казый әйде: +- Бу кыз сезгә яңгыш бирмеш алтын илән нанынны, кайтарып биреңез. Сезләрнең береңез дә ул кызга хәлал булырга җаиз дәгелсез, - тиде ирсә, бу ике егет ике алтын, ике ярты наннарны чыкарып бирд��ләр. Әйделәр: +- Йа казый, безләр килдек үземезне үземез сынамак өчен, - тиделәр. +Кыз алмады. Бу ике егеткә кайтарып бирде: +- Бән риза, - диеп. +Бай хуҗаның кызы кайтып китде. Бу ике кызлар казыйга үзләрендин улган эшләрне башдан-ахырынача бәян әйләделәр. +Казый һушы кидеп әйде: +- Бу сүзләр раст булырмы?- тиде. +Кызлар әйде: +- Раст!- диеп. +Казый бу кызларга ун алтын биреп, үзләренең вилаятьләренә озатты. +Бу кызлар үзләренең йортларына кайтдылар. Бу кызларның атасы бер ак сакаллы булмыш. +Бу ак сакал илән бер кыз кардәшләре вар иде. Кызларның атасы берлән сүзләшеп ултырыр иде. Бу ике кызлар егет киемнәре берлән килеп керделәр, дога кылдылар, сүз сүзләшә башладылар. +Бу егетләр әйде: +- Йа бабай, сәнең балаларың юкмы?- тиделәр. +Карт әйде: +- Ике кызым бар иде, гаиб булдылар. +Бу ике егетләр әйде: +- Ул кызларың кайтсалар, танырлармысән?- тиделәр. +- Безләр сәнең кызың торырмыз, - тиделәр ирсә, [аталары] һушы кидеп екылды. +Һушына килде ирсә, аталарын кочаклап егъладылар. Бу ике кызлар, атасының йортына кайтып, морадынча эш кылдылар. +Сүзләр күп булды. Мохтасар кылдык. +Тәмам. +[Өченче бүлеге] +[Бу кызларның сөйләгән "Нәүруз кыйссалары"] +1. Шөкер кылдык Ходага, +Салаватым анларга - +Мөхәммәд Мостафага! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +2. Риза булдым казага, +Сабыр итдем бәлагә, +Очрасам - дәвага! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +3. Безләр күрдек михнәтне, +Безләр күрдек зәхмәтне, +Безләр күрдек горбәтне! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +4. Мәгънә бардыр сүзләрдә, +Әйтми белдең сезләр дә, +Гаеп юктыр безләрдә! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +5. Нә әйтерсән үзләрен, +Сайрап торган сүзләрен, +Былбыл дәю үзләрен! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! + +6. Сайрамагач - кош булмас, +Кошларга ул иш булмас, +Бонлар кеби һич булмас! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +7. Күз күрмәгән ят булмас, +Әйткән сүзләр хак булмас, +Кыз дигәнем раст булыр! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +8. Без икемез пар булдык, +Халаикъка дан булдык, +Барча адәмгә фаш булдык! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +9. Без белмәдек савапны, +Бирәлмадык җавапны, +Кылалмадык тәүвафны ! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +10. Моны язды талиплар, +Укысыннар гарифлар, +Дәва кылсын табиплар! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! + +11. Килеп дөшдек илләргә, +Һич белмәгән йирләргә, +Носрат бир сән безләргә! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +12. Безнең сүзләр бер булыр, +Күз күргәннәр үз булыр, +Вәгазь әйткән кыз булыр! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +13. Моны яздым үземдин, +Аңлар булсаң сүземдин, +Уйлап кара үзеңдин! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +14. Белер улсаң безләрне, +Вәгазь әйткән кызларны, +Басаи дип безләрне! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! + +16. Юлым булса - йөргәймез, +Вәгъдәмездә торгаймыз, +Былбылларны күргәймез! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +17. Безләр ике кызлармыз, +Вәгазьләрне сүзләрмез, +Бәлки сезләр аңларсыз, +Нәүруз, мөбарәкбад! + +18. Йиде елдыр белмәдем, +Кызлар берлән йөрмәдем, +Кызларны һич күрмәдем! +Нәүруз, мөбарәбад! + +19. Мәдрәсәдә без ятдык, +Анда зиһен без тапдык, +Үземез хәйран калдык! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +20. Кызлар әйткән кызларбыз, +Бәлки аңлап алгайсыз, +Яхшылыкны кылсаң сез! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! + +21. Гамәл кылмай эш булмас, +Күңелләргә хуш булмас, +Ни булса да буш булмас! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +22. Изге булса ядыңда, +Шаһитларың алдыңда, +Гамәл кылмай калдырма! + +23. Кылса Ахирәт тагатен - +Табар дөнья рәхәтен, +Калмагай һич хаҗәтең! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +24. Мәдрәсәдә без булдык, +Икебез дә кыз булдык, +Йиде елдин юк булдык! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +25. Изгелек кыл көн-төне, +Күңелләрнең бөтене, +Шәригатьнең хөкеме, +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! + +26. Ишан әйде безләрә: +"Хуш булмасдыр сезләрә, +Дөшәрсез фасикъларә!" +Нәүруз, мөбарәкбад! + +27. Шәкертләре үз булды, +Мәрдәрәсәгә сүз булды, +Күрәчәк күзләр булды! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +28. "Нә хәл, егет - сез? - дирләр, - +Икеңез дә кыз, - дирләр, - +Белермез безләр!" - дирләр! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +29. Безгә ашарга аш булды, +Күземезгә яшь тулды, +Шәкертләргә фаш булды! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +30. Хәер биреп муллага, +Ялбардык без Аллага: +"Тәүфыйк бир кыз балага!" +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! + +31. Мәдрәсәдин качдык без, +Пәрдәмезне ачдык без, +Нәчә карья кечдек без! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +32. Чыкып киттек далага, +Шайтан төште арага - +Безгә, бичараларга! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +33. Шайтан дөште артымдин, +Йөрдек аның шартындин, +Кызлар күрер дәртендин! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +34. Агын сулар кечдек без, +Угърыларга йитдек без, +Рийазатны чикдек без! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +35. Без ултырдык , җал булды, +Аккан сулар кан булды, +Йөрәк җәрәхәт булды! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! + +36. Әйтеп бирим сезләрә, +Юл табылды безләрә, +Сүз сүзләим сезләрә! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +37. Өч көн үтте юллара, +Нан булмады кулларда, +Йиймәк-эчмәк юкларга! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +38. Көн йөгердек - белмәдек, +Төн йөгердек - тынмадык, +Карьяләрне күрмәдек! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +39. Сырхау булдык юлларда, +Харҗ булмай кулларда - +Шул ук йөргән җирләрдә, +Нәүруз, мөбарәкбад! + +40. Ике егет киләбез, +Ач ишекең - керәбез, +Хәер-дога кылабыз! + +41. Әүвәл икәү кыз идек, +Шәкерт кызлар без идек, +Икебез дә дус идек! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! + +42. Вәгазь әйтик без сезгә, +Сабыр итсәң сез безгә, +Үземне әйтим сезгә! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +43. Бу көн күрдең безләрне, +Безен кеби кызларны - +"Кыз" дип белдең безләрне! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +44. Бу көне бер талипмыз, +Сырхауларга табипмыз, +Сезне килеп таныпмыз! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +45. Вәгазь әйтик без сезгә, +Хакын бирең сез безгә, +Яшеңез йитсен йөзгә! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +46. Вәгазь әйткән без булдык, +Усаллыкны без кылдык, +Сезгә дога без кылдык! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +47. Вәгазь хакы биш алтын, +Бирсәң - ярар ике алтын, +Карама ял��ын-йолтын! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! + +48. Әби, бармы төн гөлең, +Бирсә безгә орлыгын, +Сакла аны төн-көнен! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +49. Язгы җил - йилләр, исәр, +Кар-бозның тамрын кисәр, +Кем үлсә - туфрак басар! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +50. Ачуланма безләргә, +Бән әйтәмен сезләргә, +Без килдек кыз күзләргә! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +51. Гаепләмә үземә, +Күзем төшсә йөзеңә, +Хәйран калып үзеңә! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +52. Абыстайлар бай булса, +Күрер идең җай булса, +Алыр безләр - җай булса, +Нәүруз, мөбарәкбад! + +53. Йөрмәс идек мал булса, +Матуррак яр булса, +Урлар идек - җай булса! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +54. Кызларыңыз күп икән, +Матурлары юк икән, +Берсе генә хуб икән, +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! + +55. Абыстайлар, күреңез, +Безнең әйткән сүземез, +Урласак та - түзеңез! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +56. Әүвәл безләр заманда +Йөргән идек әмандә, +Имде калдык яманга! +Нәүруз, мөбарәкбад! + +57. Вәгазь әйтик сезләргә, +Гаеп итмә безләргә, +Васыятем сезләргә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +58. Вәгазь әйтик сезләргә, +Ачуланма безләргә, +Килдек кызың күзләргә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +59. Изге булса балаңыз, +Аны яхшы караң сез, +Матур булса - саклаңыз +Нәүруз, мөбарәкбад! +60. Изге туар анадин, +Матур кызлар - баладин, +Тәүфыйк телә Алладин! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +61. Хаҗәт булсаң балага - +Хәер бирең муллага, +Ялбара күр Аллага! +Нәүруз, мөбарәкбад! +62. Бик күп йөрдек илләрдә, +Килеп дөштек сезләргә, +Гаеп итмә безләргә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +63. Вәгазь бардыр безләргә, +Ишетеңез сезләр дә, +Күреп калсын сезләр дә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +64. Гаеп итмә безләрдин, +Өметебез сезләрдин, +Бар усаллык безләрдин, +Нәүруз, мөбарәкбад! +65. Безең сүзләр шул сезгә, +Ни булса да - бер безгә, +Юкса үпкә зур сезгә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +66. Вәгазь хакы буш булмас, +Юкса эшең уң булмас, +Бирмәинчә котылмас! +Нәүруз, мөбарәкбад! +67. Без әйткәнне күреңез, +Чибәр икән үзеңез, +Яхшы икән сүзеңез! +Нәүруз, мөбарәкбад! +68. Ташламаңыз безләрне, +Сөеп килдек сезләрне, +Кызганыгыз безләрне! +Нәүруз, мөбарәкбад! +69. Гаеп итмә безләргә, +Ишетсәңез сезләр дә, +Фаш идеңез кызларга! +Нәүруз, мөбарәкбад! +70. Үпкәм зурдыр сезләргә, +Карамыйсыз безләргә - +Алдыңдагы кызларга! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +71. Карасаңыз безләргә, +Ике матур кызларга, +Әйтеп бирим сезләргә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +72. Без - кызларның гүзәле, +Сез - егетнең бүләге, +Килсә иде теләге! +73. Без килгәнгә ай булды, +Хуҗа - яхшы бай булды, +Кыз күрергә җай булды! +Нәүруз, мөбарәкбад! +74. Күреп торың безләрне, +Карап торган кызларны, +Ишетең күп сүзләрне! +Нәүруз, мөбарәкбад! +75. Гашыйк булдым сезләргә, +Үземез тик кызларга, +Әйтеп бирим сезләргә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +76. Вәгазь әйткән без идек, +Сезләр кеби кыз идек, +Әйткән кызлар без идек! +Нәүруз, мөбарәкбад! +77. Ышанмаңыз кызларга, +Оста булыр сүзләргә, +Хәйлә кылыр безләргә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +78. Сүзләр сүзе күп булыр, +Хаҗәтләре бер булыр, +Һаваланып хур булыр! +Нәүруз, мөбарәкбад! +79. Алдым вәгазь кулларга, +Чыкып киттем юлларга, +Килдек кызлар күзләргә! +80. Бар булса да кызыңыз, +Юк булса да кызыңыз, +Ни булса да - түзеңез! +Нәүруз, мөбарәкбад! +81. Кызлар дигән ат булса, +Күрер күзгә ят булса, +Әйткән сүзе хак булса! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +82. Сүзем шулдыр сезләргә, +Карап торган кызларга: +"Күз тиермә безләргә!" +Нәүруз, мөбарәкбад! +83. Сүзләрне алга алдым, +Сезнең өчен дан калдым, +Ахры алмый калдым! +Нәүруз, мөбарәкбад! +84. Кайчан килим сезләргә, +Әйтсәңез лә безләргә, +Гаепләмә сезләр дә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +85. Су буенда кызлар бар, +Аңа әйтер сүзләр бар, +Һич күрмәгән кызлар бар! +86. Күз яшьләрнең арганын - +Белми Ходай язганын, +Укый тузга язганын! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +87. Насыйп булса - килермез, +Сезгә дога кылырмыз, +Ни булса да белермез! +Нәүруз, мөбарәкбад! +88. Карап калың безләргә, +Гашыйк булдым сезләргә - +Икенче рәт килгәндә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +89. Алма татлы бал берлән, +Егет - йөрсә пар берлән, +Үзе булса дан берлән! +Нәүруз, мөбарәкбад! +90. Алма бирдем, алмадың, +Әллә кемне сайладың, +Сүвсәм - алмый калмамын! +Нәүруз, мөбарәкбад! +91. Сабый кызның язгы юк, +Шәкертләрне азгы юк, +Бер үпкәннең язгы юк! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +92. Кызганыгыз сез безне, +Бик мактыймыз без сезне - +Шәкертләр булган кызны! +Нәүруз, мөбарәкбад! +93. Шәкерт булдык үземез, +Яман булмас сүземез, +Кыз икәнен белдеңез! +Нәүруз, мөбарәкбад! +94. Гозер сүзем шул сезгә, +Кызың бирең сез безгә, +Савап булыр күп сезгә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +95. Һай-һай матур күп кызлар, +Начарлары күп сүзләр, +Ишеткәч - эчем сызлар! +Нәүруз, мөбарәкбад! +96. Кунак өең бай булса, +Урла кызны - җай булса, +Үзе матур, дан булса! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +97. Васыятем сезләргә, +Бай үстергән кызларга, +Гыйбрәт булсын сезләргә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +98. Карамаңыз безләргә, +Безнең әйткән сүзләргә, +Сезгә гашыйк кызларга! +99. Урлар идем - кул булса, +Качар идем - юл булса, +Үзе матур хуб булса! +Нәүруз, мөбарәкбад! +100. Егет үлсә - дан калыр, +Кызлар үлсә - мал калыр, +Күргәннәр хәйран калыр! +Нәүруз, мөбарәкбад! +101. Безнең күпдер сүземез, +Без әйткәнгә түзеңез, +Матур түгел кызыңыз! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +102. Һай ишбабай, ишбабай, +Мич башыннан төш, бабай, +Биш тин акча бир, бабай! +Нәүруз, мөбарәкбад! +103. Булмас булса акчаңыз, +Намусыңа тартмаңыз, +Кызың булса - саклагыз! +Нәүруз, мөбарәкбад! +104. Әгәр булса җүнеңез, +Бардыр сезнең оныңыз, +Савап булыр, биреңез! +Нәүруз, мөбарәкбад! +105.Вәгаземез аз булса, +Ашар идек каз булса, +Алда сүвгән яр булса! +Нәүруз, мөбарәкбад! +106. Бардыр сезнең маеңыз, +Яки бардыр балыңыз, +Бары берлән куеңыз, +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +107. Әхмәд байның кызы бар, +Киләм дигән сүзе бар, +Әйткән чакта үзе бар! +Нәүруз, мөбарәкбад! +108. Вәгазь әйткән мин булсам, +Хәер биргән син булсаң, +Савапларга җуш булсаң! +Нәүруз, мөбарәкбад! +109. Ике гүзәл кызы бар, +Безгә ярар сүзе бар, +Бирергә бүләге бар! +Нәүруз, мөбарәкбад! +110. Эшләр кылсаң бай белән, +Аша икмәк май белән, +Эшең кара - җай белән! +Нәүруз, мөбарәкбад! +111. Байларга күп уй бирмә, +Шайтанлыкка буй бирмә, +Бу эшләрне син кылма! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +112. Абзый, эшең уң булсын, +Теләгәнең җуш булсын, +Күңелләрең хуш булсын! +Нәүруз, мөбарәкбад! +113. Карамаңыз байларга, +Кара - эшең җайларга, +Күргән кызны сайларга! +Нәүруз, мөбарәкбад! +114. Бу көн синең малың бар, +Безгә бирер хәлең бар, +Бирмәин нә хәлең бар! +Нәүруз, мөбарәкбад! +115. Гаҗәп сезнең эшеңез, +Җае берлән кылыңыз, +Хәер-дога кылырмыз! +Нәүруз, мөбарәкбад! +116. Хәер бирсәң безләргә, +Хода бирер сезләргә, +Безгә - мескеннәрегә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +117. Бу көн сезгә барамыз, +Ятимнәрне караңыз, +Таңда күркә барамыз! +Нәүруз, мөбарәкбад! +118. Гаҗәп калып сүзенә, +Гашыйк булып үзенә, +Былбыл кеби сүзенә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +119. Бу көн үзем дөш күрдем, +Дөшемдә бер кош күрдем, +Бән үземә җуш күрдем! +Нәүруз, мөбарәкбад! +120. Ниндәй икән атасы, +Чибәр икән анасы, +Гүзәл-хуб - кыз баласы! +Нәүруз, мөбарәкбад! +121. Гүзәлдер кыз баласы, +Бәңа тигде җәфасы! +Андин ни хәл кыласы? +Нәүруз, мөбарәкбад! +122. Хубҗамалдыр баласы! +Ни хәл итеп аласы? +Алсаң - безгә ярасы! +Нәүруз, мөбарәкбад! +123. Сәлам язсаң хат идеп, +Йөрмә безне ят идеп, +Даим йөргел яд идеп! +Нәүруз, мөбарәкбад! +124. Сәлам язсаң хатларга, +Карамагыл ятларга, +Төшмә яман атларга! +Нәүруз, мөбарәкбад! +125. Вәгазь әйтдек сезләргә, +Хат биреңез безләргә, +Яшең йитсен йөзләргә! +Нәүруз, мөбарәкбад! +Шәһәдбәт, шәһәдбәт: +Нәүруз, мөбарәкбад! +Тәмәттү тәмам. +"МӘЛИКӘ КИТАБЫ"НА +ӘДӘБИ-ТЕКСТОЛОГИК АНАЛИЗ +Иске әдәби ядкәрләребезнең классик ятмалары өйрәнелеп, бәяләнеп, ачыкланып беткән дә кебек тоела кайвакытларда. Әдәбиятыбыз тарихын яктырткан томлыкларда һәм татар әдәбиятына караган хезмәтләрдә, элеккерәк чорлардагы, Т. Ялчыгол, Г. Чокрый, К. Насыйри, Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов, Г. Сәгъди, Г. Рәхим, Г. Газиз кебек XIX гасырга һәм XX йөз башына караган иске язмалы гыйльми тикшеренү әсәрләреннән гайре, һәм хәтта аларда да телгә алынмаган, фән каһарманнары тарафыннан әлегә бөтенләй дә кузгатылмаган, шулай булуга да карамастан, аңны һәм күңел не әсир итәрлек әдәби мирасыбыз катламы, табылмаган хәзинәләр һаман да халык күзеннән яшерен яткырыла. Шул байлыкларыбызның бер энҗесе - "Мәликә китабы". Электән аны татар халкы укып яшәгән. Әсәр милләтнең рухи терәге хезмәтен үтәгән, ул чын мәгънәсендә әдәби-мәдәни тарихи байлыгыбыз. "Мәликә кита��ы" 1846 елда Казан университеты карамагындагы "Азиатской нам табигъханәсе"ндә урта форматта, 16 сәхифә күләмендә беренче тапкыр бастырып чыгарыла. Моңа кадәр дә күптөрле кулъязма күчермәләрендә укылган китап, нәшер ителүгә, үзенең кулланылу ареалын тагын да киңәйтә һәм, татар сәүдәсенең керемле төп товары сыйфатында, Урта Азия, Кырым, Себер, Кавказ, хәтта Төркия һәм Европаның төрки төбәкләренә кадәр барып ирешә. Аны белем учаклары булган университетларның китапханәләрендә дә очратабыз. Китапны Бәрәскә авылыннан (хәзерге Татарстанның Әтнә районына карый) Габденнасыйр улы мулла Мөхәммәдшакир текстологик яктан әзерләп, хашиясенә (текст читләренә) әсәрдә очраган кайбер сүзләргә тәрҗемәләр биреп бастырып чыгара. +Дөнья йөзенә шушы кадәр киң таралуына һәм иске заманнарыбызда төп уку китапларыбызның берсе булуга карамастан, "Мәликә китабы" әдәбият, тарих, тел һәм дин, фәлсәфә галимнәре тарафыннан өйрәнелми калуы белән тагын да гаҗәпләндерә. Һәрхәлдә аны әдәбиятчылар, телчеләр һәм дин галимнәребез беренче чиратта өйрәнергә тиеш иделәр, чөнки әсәрнең теле - иске әдәби татар телебез, аның эшләнеше, лексик-г рамматик дәрәҗәсе ачык сакланган, сыйфатын да ачык күрсәтә, эчтәлегендә дини тәгълиматлар, мәдәни кыйммәткә ия мәгънәләр схоластик нигездә, бәхәссез итеп әдәби формада бирелгәннәр. Шулай да кайбер мәсьәләләрдә дини карашлардан читкәрәк "чыгу", "тайпылу" (мәсәлән, яман-бозык кешеләрдән төрле хәрами хайваннарның барлыкка килүләре хакындагы хәбәрләр һ.б.) күренешләре дә күзәтелә. +"Мәликә китабыны"ның хикмәте шунда, ул халкыбыз аңы үсешенең аерым бер тарихи чорындагы барлык кызыклы. Дөрес, бу әсәрдә Алтын Урда дәверенә яисә аннан соңгырак чорлардагы прозага хас шомартылган, матур әдәби тел юк. Ул гади, халык әдәбияты әсәрләре формасына корылган. "Мәликә китабы" гыйбрәт өчен, тормыш мәгънәсен аңлар өчен түгел, укучыга дини-фәлсәфи карашларны җиткерү максатыннан чыгып язылган. Шулай да ул әдәби әсәр, чын мәгънәсендә матур әдәбият әсәре. Аның хәтта корылышы да могҗиза һәм маҗара хикмәтләрен үзенә җыйган, геройлар тарафыннан алып барылган сорау-җавап ярышы гади, әмма мавыктыргыч рәвештә төзелгән. +Шушы кечкенә генә хикәят китабы, үз вакытына хас төрле фәннәрдән хәбәрләрне бергә җыюы сәбәпле, күңелдә калын роман укып чыккандай хис тудыра. Әсәр хакында Г. Рәхим болай дип яза: "Мәликә китабы"ның кем тарафыннан һәм кай чан язылуы китапның үзендә әйтелмәгән. Ул татар арасында йөри торган хикәятләрнең иң борынгы тел белән языл ганнарыннан. Бу безнең халыкта бик макбул бер китап. Хосусан катын-кыз аны укучан". Ул хаклы да, шул ук вакытта аның белән бик үк килешеп тә бетеп булмый. +Асылы белән бу китап гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләре өчен дә фәнни кызыксыну ягыннан әһәмиятле һәм шулай ук, әдәбилек үзенчәлегеннән караганда да, заманча билге лә мәләр нигезендә тикшер��леп бәяләнергә хаклы милли язма ядкәрләребезнең берсе булып тора. Әмма гыйльми тикшеренүче алдына килеп баскан төрле мәсьәләләрдән күбесен җиңел генә хәл итү дә мөмкин түгел. Бу милли әдәби мирасыбыз энҗесенең үзенчәлекләрен һәм эчтәлеген аңлауаңлату өчен күпкырлы фәнни эзләнүләр таләп ителә. +Әсәрнең "китап" дип аталуы кызыклы. Аның 1846 елгы басмасыннан гайреләре дә 110*170 мм үлчәмле кәгазь битләренә басылган нибары 16 сәхифәдән гыйбарәт, ягъни ул "уртакул" зурлыкта. Сәхифәләрнең дә беренчесе титул битенә туры килә, анда, гадәттәгечә, китапның исеме, цензура рөхсәте, кайда басылуы һәм типографиясе бирелә. Кайбер басмалары юка кәгазь тышлык белән эшләнгән. Әсәрнең тексты икенче биттән "бисмиллаһ" белән башланып китә, кызыл юлсыз, җөмләләре үзара тоташ бара. Тыныш билгеләре бөтенләй юк. Сәхифә номерлары өске якта уртада, җәяләр эчендә бирелеп бара. Текст төзек рамкалар белән кысаланган. 90*135 мм зурлыктагы ул кысалар татар басма китабы өчен гадәти күренеш санала. Җөп номерлы сәхифәләрнең аскы ягында сулда, кысадан тыш урында алга таба киләчәк биттәге текстның беренче сүзе бирелгән. Болар барысы да "Мәликә китабы"ның татар китап культурасы шартларында эшләнүен ачык күрсәтеп торалар. Аның кулъязма вариантлары да шундый ук рәвештә һәм сыйфатта булулары белән әһәмиятлеләр. Әмма сораулар туарлык урыннар да бар. Аларның берсе: зур күләмдә булмаган әсәрне, һәм гомумән дә бу әсәрне ни өчен "китап" дип атаганнар? Кыйсса да түгел, хикәят тә диелмәгән. +Асылда бу төр әсәрләрнең басмалары тышында жанры күрсәтелә. Монда әсәрнең жанры "китап" дип куелуны аерым игътибарга алмый мөмкин түгел, чөнки бу мәсьәләне ачыклап узарга кирәк дип саныйбыз. Басмага әзерләүчеләр "китап" сүзен "хикәя"гә яки башкага алыштырмаган. Бусы да әһәмиятле. Әсәр, кайсы гына басмасын алып карасаң да, һаман да шулай "китап" буларак дөнья күргән. Бу хәл әсәрнең әдәбият тарихыбызда чәчмә әсәрләрнең жанрлары ачык +Ә нигә башка чор, яңарак дәвер күчерүчеләре аны, мәсәлән, "Мәликә хикәяте" дип атамаганнар? Җавабы гади: андый үзгәртүнең кирәге булмаган. +Татарда әдәби әсәрне дә, шәригать белән бәйле хезмәтләрне дә һәм, гомумән, төпләнелгән һәммә төрле нөсхәләрне "китап" дип билгеләп йөртү яши. Бездә хәтта VII-VIII йөз кабер ташы язмаларын да "таш китап" дип атау бар. "Ташка басылган" дигән гыйбарәбез исә "мәңгелек", "югалмаслык" төшенчәләрен бирә, ныклыкны, катгыйлыкны, үзгәрмәслекне аңлата. +Гарәптән телебезгә кергән бу сүзгә кадәр бездә "битиг" (X гасыр китабы "Ырк битиг"не искә төшерик) сүзе кулланылган. "Китап" сүзе гарәптә "кәтәбә" (язу) сүзеннән булган кебек, безнең борынгы телебездәге "битиг" тә "битү" (язу) [ә "Ырк битиг"тә: "батидим" (яздым) дигән] сүзеннән ясалган. Бу факт исә "Мәликә китабы" язылган чорда халкыбыз телендә "бетек"не "китап" сүзе алыштырган һәм кулланылышка кертелгән булган дигән фикергә этәрә. Әгәр дә "Ырк битиг"не X йөздә иҗат ителгән дип санасак, "Мәликә китабы"ның әсәр жанрын "битиг", ягъни "китап" дип атау традициясе сакланган чорда язылган булуын искәртергә тиешбез. Аннары тагын да шунысы бар: гарәп сүзләре кулланылса да ("Мәликә" дә, "китап" та - гарәп сүзләре), алар төрки тезмә формасында бирелгәннәр. XII йөзләрдә яки аннан соңрак тудырылса, бу әсәрне бездә гарәп-фарсы калыбында "Хикәяте-Мәликә" яки "Китабы-Мәликә" исеме белән атар иделәр. Һәр чорның үз стиле, язма традицияләре бар, әмма бездә алар әлегә ачыкланылып кына җитмәгәннәр кебек. +XII гасыр шагыйре Ә. Ясәвинең (1091-1166) китаплары "дәфтәр" дип аталганнар: "Дәфтәри-әүвәл" ("Беренче дәфтәр", ягъни "Беренче китап") һәм "Дәфтәри-сани" ("Икенче дәфтәр", ягъни "Икенче китап"). Инде, күренеп тора, сүзләр гарәп-фарсы калыбында урнаштырылганнар. XV-XVI йөзләр шагыйре Мәҗлиси генә "Сәйфелмөлек дастаны"нда "китап", "дәфтәр" урынына себер татарларының "тута" ("тота") сүзен куллана. Бу фактлар гыйльми эзләнүләр өчен зур әһәмияткә ия һәм алар күп кенә тарихи мәсьәләләрне ачык күзалларга мөмкинлек бирәләр. Г. Рәхимнең әсәрнең борынгы әдәби ядкәрләрдән булуын белдергән сүзләренә шик калмый да төсле. Әсәрнең сорау-җавап тәртибендә төзелешенә игътибар итеп ул: "Бу мәүзугъ Шәрык дөньясында бик борынгы заманнарда ук ясалган булырга кирәк, - дип белдерә, - чөнки легендаларда "Саба" мәликәсе "Бәлкыйс"нең дә Сөләйман патшага, шундый читен сөальләр биреп, Сөләйман аларга җавап биреп, Бәлкыйстән бик күп мал вә хәзинә отып алганлыгы сөйләнә". Г. Рәхим алга таба "Кәләф белән Турандык" әсәренең дә шушындый ук формада язылуын искәртә һәм: "Мондый хикәятләрдән безнең татарда күп элек таралганы "Мәликә китабы", - дигән нәтиҗәгә килә. +Жанрына караганда, "Мәликә китабы", бәхәссез, хикәяткә туры килә. Әдипнең фантазиясе нигезендә тудырылган, чәчмә яки тезмә формада язылган, бер сюжет линиясенә корылган әдәби әсәрләр борынгы әдәбиятта хикәят дип йөртелә . Хәзерге әдәбиятка хас хикәя жанрының килеп чыгышы хикәятнең тарихи үсеше белән бәйле. Әмма хикәят хикәядән әкиятирәк, ә әкият жанрыннан исә дөньявирак булуы белән аерылып тора, синкретик жанр буларак да бәяләнергә мөмкин. Аның һәм хыялый, һәм рационалистик нигезгә корылуы да әһәмиятле. Үзенең тарихи үсешендә хикәят, кыска анекдотлардан күләмле повесть-кыйссаларга кадәр, күптөрле жанрларга бәйле уртак исем белән аталып йөртелгән. Рационалистик нигезләргә корылган булуы сәбәпле аңа Шәрык әдәбиятларында төрле әдәби-фәлсәфи агымнарга караган әдипләр мөрәҗәгать иткәннәр. Хыялый сюжетка корылганнарыннан әкиятләр барлыкка килгән. Тезмә яки чәчмә белән язылуы исәпкә алынмаган, чөнки һәр әдәби әсәр тезмә яки чәчмә рәвештә тудырыла, яши, укыла ала. Бу - авторның талантына бәйле. +"Мәликә китабы"ның үз чорына хас матур әдәбият кысаларында язылганлыгы һәм гади укучыга аталган булуы эчтәлегеннән аңлашылып тора. Мәгънәләрне бирү ягыннан формасы да кызыклы. Әсәрнең төп өлеше сорау-җавап тәртибенә корылган. Аның халык әдәбияты әсәре тибында төзелүе исә тарихта сакланып калуын тәэмин иткән. "...Татар теле башта әдәбиятның хикәяләр, кыйссалар бүлегендә нык оя ясады, - дип яза Г. Рәхим, халык әдәбияты мәсьәләләрен кузгатып. - Бу төрле әдәбият "голәма" өчен түгел, бәлки "гаувам" [гавам]2 өчен. Киң халык массасына уку материалы итеп языла һәм нәшер ителә, шунлыктан аның халык теленә иң якын булган бер телдә булуы һәм матлуп һәм табигый иде. Шулай итеп, хикәят китаплары әдәби татар теленең барлыкка килүе юлында бер күпер, бер баскыч ролен үтәделәр". +"Мәликә китабы"ның һәм эчтәлеге, һәм формасы, һәм адресаты, ягъни нинди укучыга атап язылганлыгы, аның халык әдәбияты ядкәре (халык иҗаты, һәрхәлдә фольклор яд кәре түгел) булуын ачык белдереп торалар. Ул тел җәһәтеннән дә халыкчан, әмма сөйләм телендә язылган әсәр түгел, үз чорының әдәби теле кысаларында барлыкка китерелгән. Анда берникадәр чыгтай әдәби теле элементының булуы, госманлы әдәби теленең бөтенләй тәэсире юклыгы, беренчедән, госманлы әдәби теленең әлегә мәйданга куелмавы (ә госманлы әдәби теле XIV гасырда көчле үсеш ала), икенчедән, әсәрнең суфичыл даирәләр белән бәйләнеше азлыгы, яисә бөтенләй юклыгы хакында да ачык сөйли, чөнки суфичылык үскән елларда безнең Идел-Урал халкы чыгтай әдәб и телле Урта Азия белән тыгыз бәйләнештә яшәгән. +Ә менә әдәби әсәрнең жанрын "китап" дип атау ясәвичеләргә кадәр үк булган. Шунысы кызыклы, ул чорда әсәр әгәр дә "китап" дип аталган икән, аннары да ул шул атамасында калдырылган, мәсәлән, "Кисекбаш китабы". Ә XIII гас ырда язылган әсәрләр, аерым китап формасында төпләнеп йөртелсәләр дә, жанрларына бәйләнештә исем алганнар, һәм шунысы кызыклы, XIX йөздә басма китап төсен алгач, традицион үз аталышларын саклаганнар, мәсәлән, С. Бакырганиның (1111-1886) "Ярты алма кыйссасы", "Мәрьям ана кыйссасы". Әмма шунысын да искәртү урынлы: С. Бакырганиның тормышы турында язылган әсәр исә "Хәким ата китабы" дип атала. Моның хикмәтенә төшенү өчен ул әсәрне аерым алып тикшерү зарур. +Тарикать гыйлеменә бәйле хезмәтләрен суфилар XIII йөздә "дәфтәр" дип атап йөрткәннәр, Ә. Ясәвинең "Хикмәтләр" китабы да авторы тарафыннан "дәфтәр" диелгән. Әмма яңа суфичылык тарикатьләрендә алга таба, башка гасырларда үзгәрешләр барлыкка килә. +"Дәфтәр" сүзе фарсыдан телебезгә кабул ителгән, ул да шулай ук "битиг", "китап" мәгънәләренә ия. Әмма бүгенге көндә телебездә "дәфтәр" һәм "китап" сүзләре үзара синонимнар булып саналмыйлар. Дәфтәрне - язу өчен, китапны - уку өчен дип беләбез. Иске замандагы сүзләрнең хәзерге мәгънәләренә туры килмәве сәер, очраклы хәл түгел. +Татар халкы, башка мөселманнар кебек үк, китапта язылган сүзләргә зур хөрмәт белән караган. Бездә басма сүзне үзгәртү өчен зур укымышлы булу соралган. Андый эшкә Г.Утыз Имәни кебек галимнәр генә алынган. Ә аларның халык әдәбияты әсәрләрен "карап чыгу"ны кирәк табулары хакында бер хәбәр дә юк. Шул сәбәпле булса кирәк, "Мәликә китабы" нинди исем белән мәйданга чыгарылса, шулай аталып һәм укылып йөртелгән, иске заманнарда татар хыялы белән тудырылган хәлендә гасырдан-гасырга кала биргән. Телендә чыгтай сүзләре очраштыру исә халкыбызның сөйләме иске заманнарда Урта Азия төркиләренеке белән бәйле булганлыгы хакында сөйли, бусы - бер, икенчедән, "Мәликә китабы" авторының укымышлы кеше, затлы аристократаксөякләрдән икәнлеген искәртә. Ул халык әдәбияты әсәрен тудыруын үзе дә яхшы төшенеп эш иткән. Ислам дини тәгълиматыннан аның белемнәре камил. Укучыга әйтер сүзе дә төгәл, ачык. Мәзһәбләрнең серләрен аның дәрәҗәсендә белгән кешеләрне хәзерге көндә дә сирәк очратасың. Болардан чыгып, шундый фикер туа: "Мәликә китабы" дөньяны һәм ахирәтне танытып белдерә торган дини-фәлсәфи тәгълиматны халык хәтеренә салу максаты белән язылган. Әгәр дә автор башка юлны сайласа, эшенең ахыры китабына һәм үзенә рәсми дини даирәләрдән бәддога ирешү белән тәмамланыр иде. Ә әсәр XIX гасырның беренче яртысыннан инде басма китап рәвешендә бастырылып таратыла башлагач, эчтәлегендә нәрсә ятканлыгын төшенгән-белгән кешеләр өчен ул халык әдәбияты ядкәре буларак күзалланган, укучыны эчтәлеге белән сокландырган, ә фикерләрен, бирелгән сорауҗавапларның мәгънәләрен бәяләргә теләүчеләр табылмаган. +II +"Мәликә китабы"ның эчтәлеге һәм төзелеше гади. Аның төп өлеше сораулар һәм җавап бирүләрдән, шул җавапларга Мәликәнең соклануын хәбәр итүдән гыйбарәт. Мондый форма әсәрнең схоластикага корылуын "оныттыра". Бирелгән сораулар һәм аларга дөрес, тапкыр җаваплар, никадәр коры булмасыннар, дөреслекләре белән мавыктыру, могҗиза тудыру көченә ияләр. Инде бер-бер сорау җавапсыз калыр, яки ризасызлык тудырыр, дисең. Әмма ялгышасың. Сораулар да, җаваплар да үзара тапкырлыкта ярыша башлыйлар. Авторга җавапның дөрес булуы гына аз, соравы да хикмәтле булсын. Сорауның яисә җавапның мәгънәви тирәнлеге дә мавыктыргыч роль башкара. Мондый хәл әсәрнең башыннан ахырынача дәвам итә. Дөрес, ул сорауларның тапкырлыгын, җавапларның хикмәтле булуын аңлар өчен укучының үзендә шактый яхшы белемнәр туплануы шарт икәнлеген дә онытырга ярамый. Бу рәвешле сорау-җавап формасына өстенлек биреп язылган әсәр, әлбәттә, укучының үзеннән дә тапкырлык таләп итә. Әсәр шушы ягы белән дә мавыктыра. +Кызыклы якларның тагын да берсе шунда - сорау-җавап сорау бирүче ягыннан таләп ителми. Әмма, дәлилләр соралганда, менә-менә бәхәс башланып китәрдер сыман тойгы тудырыла. Әсәр шулай төзелгән: укучы да җавапларны хакыйкать буларак кабул итә. +Ул сорау-җавапларны тематик яктан 22 төркемчәгә бүләргә мөмкин. Шулай иткәндә әсәрнең эчтәлеге яхшырак ачыла һәм аңлашыла башлый. Аларны аерым бүлекчәләр итеп аерым��ау да уңышлы. +Әсәр "Равилар мондаг риваять кылдылар кем, Рум шәһәрендә Мәлик дигән бер падишаһ бар ирде. Угылы-кызы юк ирде..." (ягъни, "Вакыйгаларны сөйләүчеләр мондый риваять сөйләделәр: Рум [Византия] шәһәрендә Мәлик дип аталган бер падишаһ бар иде. Улы-кызы юк иде...") дип, әкияти мотивта башланып китә. Монда "мәлик" сүзе исемне түгел, бәлки титулны белдерә дип тә аңларга мөмкинлек бар, ягъни "император аталган бер падишаһ бар иде" рәвешендә. +Тагын да шунысына игътибар итми мөмкин түгел: әсәрдә хөкемдар "хан" дип түгел, бәлки "падишаһ" дип күрсәтелә. XIX йөз ахырында, бигрәк тә XX гасыр башында һәм хәзерге әдәбиятыбызда авторлар аны "патша" дип язарлар иде. Татарда "падишаһ" термины Россия дәверендә активлаша, ул "рус патшасы" тезмәсендә, "рус падишаһы" формасында кулланыла. Дөрес, әкиятләребездә "хан" да бар, "татар патшасы" да очрый. Әмма Рум императорын бездә "падишаһ" дип атау борынгыдан бар. Әсәрдә бу традициягә игътибар бирелү кызыклы. Моның сәбәбе аның борынгыда язылуына, яки әдипнең тарих гыйлемендә маһирлыгына бәйле. Әмма беренче гипотеза ышанычлырак сыман, андый фараз дөрескә якын кебек: ягъни, Рум иле белән бәйле булганлыктан, хөкемдар "хан" дип түгел, "падишаһ" рәвешендә аталган. +Әсәрнең мондый башлангычы бер үк вакытта әкияти дә, ган, аның балалары юк икән. Һәм менә Мәлик шул мәсьәләдә сагыш эчәргә, кайгыга төшәргә мәҗбүр. +Шулай итеп, "Мәликә китабы" беренче җөмләләреннән үк укучының күңелен кузгата һәм зиһенен мавыктырып өлгерә. Моның ахыры, әлбәттә, могҗиза булырга тиеш. Әмма Мәлик аңа ничек ирешә? Баласы туамы? Әллә Мәлик ул мәсьәләне чишәр хәлдә түгелме? Бу сораулар укучы күңелендә туарга һәм аны алга таба әсәрне кызыксынып укуга ымсындырырга тиеш. Мондый типтагы әдәби әсәрнең хикмәте, әлбәттә, маҗарада, әмма маҗара могҗизасыз була алмый. +Мәлик, Кәгъбәгә барып, кырык тивә (дөя) корбан итә һәм Аллаһы Тәгаләдән бала бирүен сорап үтенә, ягъни дога кыла. Әсәрдә "дога кылды" дип түгел, бу гамәл "хаҗәт теләде" рәвешендә бирелә. Аны хәзерге әдәби телебездә "хаҗәте үтәлүен теләде" дип аңларга тиешбез. Бу факт исә, беренчедән, "Мәликә китабы" иҗат ителгән дәвердә әдәби телебезнең җитәрлек дәрәҗәдә эшләнелмәгәнлеген, ягъни әсәрнең чынлыкта шактый иске булуын сөйләсә, икенчедән, татар теленең ул вакытларда шактый үзенчәлекле, сүзләрне сайлап алу һәм куллануда да аерылып торуы хакында белдерә. +"Аллаһы Тәгалә догасыны кабул кылды, бер кыз бала бирде" дигән җөмлә аннары килеп, аның хәзерге әдәби телебездә дә үзгәрешсез сакланып, шушы ук формада кулланылуы гаҗәпкә калдыра. Текстларны өйрәнгәндә мондый фактларга аерым игътибар бирергә кирәк. Алар әдәби телебезнең грамматик формаларны сайлап алу юлын күрергә, тарихына төшенергә ярдәм итәләр. Бертөрлеләре гайре табигый төзелештә, икенчеләре - хәзер дә телебезгә грамматик яктан туры килеп торалар. +Кызның исемен "Мәлик��" дип куялар. Әсәрдә "атыны" (ягъни, "исемен") дип язылган. Димәк, инде хәзер төгәл тор", "Мәликә" дигәндә "императрица" күздә тотылганнан булып чыкмый. "Мәлик" - хөкемдарның, "Мәликә" - аның кызының исемнәре икән. +Кыз акыллы, зирәк, яхшылык-күркәмлек иясе булып үсә. Әсәрдә аның укымышлылыгына аерым игътибар бирелә һәм ул шәһәрдә Мәликәдән гайре башка андый гыйлем иясе юклыгы текстта махсус искәртелә. +Кызны укырга муллага бирәләр - монысы инде саф татар күзаллавында гына туа ала. Мулланы бөтен гыйлемнәрдә дә маһир буларак бездә генә белгәннәр. Мәликә дә "җәмигъ гыйлемнәрдин өлеш ала". +Әсәрдә кызның киң белемле булуы, ул гына да түгел, һәм мәләрдән дә шушы ягы белән өстенлеге мәгърифәтчелек идеалларына бәйле тасвирлаудан дип аңлату урынсыз әлбәттә. Хикмәт гыйлемле кешенең тормыш-яшәешне үзгәртүен ачыклауда түгел, бәлки каһарманның акыл һәм зирәклек иясе булуын конкретлаштыра төшеп сурәтләүгә бәйле. Хатынкызның гыйлемдә ир-егетләрдән һич тә ким түгеллеген сиздереп алу да тарихи яктан әһәмиятле. +Шушылар белән әсәрнең беренче өлеше тәмамлана. Аны экспозиция буларак карарга кирәк. Әмма автор төп вакыйгалар бәянына күчми, әсәрдә яңа экспозиция өлеше бирелә. Шулай итеп башлам өлеше башка юнәлеш ала, көтелмәгәнчәрәк дәвам итә, хәтта катлауланып та китә, геройларның булачак вакыйгалардагы позицияләре үзгәртелеп, сюжетның реэкспозициясе тудырыла. +Бу реэкспозиция "Мәликә китабы"на яңартылган башлам бирә. Мондый алым укучыны җәлеп итү көчен арттыра, әсәргә өстәмә мавыктыру, сюжетка көтелмәгәнлек өсти. Вакыйгаларның сурәтләнеше "Көннәрдән беркөн..." дип башланып китә. Падишаһның бердәнбер кызы бар икән. Шушы кызын кияүгә бирергәме-юкмы икәнлеген белешеп, сорау бе лән Пәйгамбәре Ходага (ягъни Аллаһының пәйгамбәренә) илчесен җибәрә ул. Сүз, әлбәттә, Мөхәммәд пәйгамбәр хакында бара икән дип аңлашыла. Шушы рәвешле вакыт һәм урын күзаллана, әмма хронотопта буталыш та ясала. Әмма аны укучы сизми. Рум падишаһы, чынлыкта, берничек тә мөселман булмаганы кебек, Мөхәммәд пәйгамбәр чорында муллалар да юк. "Мулла" сүзенең төректә кулланылган "мәүланә"не (суфи-диндар мәүлави берләшмәләре X йөздә генә туа башлыйлар) татарда, тел табигатенә бәйле рәвештә кыскартып, ягъни редукцияләү юлы белән ясалуын да (мәсәлән, Мөхәммәд исемен кыскартып бездә "Мөхи", яисә "Мамай", я инде Мөхәммәдҗанны "Мокамай" дигән кебек) искәртергә тиешбез. Динилек тә, суфичылык та, гыйлем-хикмәт иясе булуы да һичшиксез исәпкә алына. Дөрес, XX йөз татар әдәбияты тарихы фәнендә "мулла" сүзенә "менла"ны каршы кую, "менла"ны "укымышлы кеше" мәгънәсенә ия буларак аңлату яшәде. Асылда алар икесе дә бер үк "мулла" дигән сүз генә югыйсә. Фәкать фонетик вариантлар, "Тәрҗеман" газетасы (1883-1914) теленә хас үзенчәлек кенә. Аларның мәгънәләре дә бер үк. Бүгенге көндә дә җирле сөйләшләрдә "менла" да, "мулла" варианты да кулланыла. +Мулла сүзенә бәйле XIX йөз төрек галиме Шәмсетдин Саминең "Камусы-төрки" китабында ("Икенче җильд") "мулла" сүзенә бәйле мондый мәкалә бирелгән: "Мулла } яхуд Менла [гар. "Мәүланә"дә] 1. Мәүлият сахибе, бөек казый: Мәккә, Мисыр мулласы, 2. Мәүлият пайәсендә булынан зат, 3. Бөек галим, хуҗа: Мулла Җами =Мәүланә Җами; Менлаи Рум = Мәүланә Җәлалетдин Руми, 4. Голуме динийә вә аләйһи талибы; талибәи голумнән улан: Кәл, бакалым, мулла, менла // Мулла бәк = риҗале гыйльмия, асыл зат кәнендә итълак улыныр". "Мулла" сүзенә үзенең "Асар" хезмәтендә Риза Фәхретдинов та туктала, аның гарәп сүзе "мәүланә"дән алынуын, сөйләмдә "мулла" яки "дамелла" әйте лешендә кулланылуын, язмада да соңрак "мулла" булып китүен аңлата. +Хәер, хикмәт анда гына да түгел. Кайсы еллардан татарлар "мулла" сүзен куллана башладылар икән? Вакыйгаларында Рум (Икенче Рим, ягъни Византия) патшасына бәйле рәвештә күренешләр тасвир кылынуы шушы Рум җирләренең төрекләр кулына күчкәнчегә кадәрге үк чорларда бу әсәрнең язылуын ачыкларга мөмкинлек бирәләр. Ә Византиянең төрекләр кулына күчә бару тарихлары 1320-1326 еллардан башланып китә һәм XV йөздә "госманлылар" исеме белән дан алган шушы төрекләр алга таба дөньяда көчле һәм алдынгы милләт буларак танылалар. Шунысын да онытмыйк: төрек патшалары солтан титулы белән йөртелгәннәр. "Мәликә китабы" әгәр дә госманлылар заманында язылса, алар белән бәйле аталыр һәм тарихларыннан бер-бер хәбәр, титул-дәрәҗәләр рәвешендә булсын, исем-атама булсын, сүз арасында искә алынмый калдырылмас иде. Әдипләр, кем генә булмасыннар, үз заманнарының вәкилләре, шунлыктан аларның фикерләрендә-сүзләрендә чорлары чагылмый калмый. Рум падишаһының мөселман булуы хакында авторның телгә алуы да чор факторы түгелме соң? +1077 елда Кече Азиядә, Византиянең көнчыгыш тарафындагы җирләре төркиләр кулына күчү белән бәйле "Сәлҗүкыйан Рум", ягъни "Сәлҗүкләр Румы" дип аталган империя барлыкка килә. Мондагы төп халык фарсылар, әрмәннәр һәм греклар күчмә төркиләр белән бер ил төзеп яши башлыйлар. Әүвәлдә башкала Никея (төркичә - Изник) шәһәре була, ә 1096 елда Икониум, ягъни Конйа шәһәренә күчерелә. Солтан Галәветдин Кәйкубат бине Кәйкагус заманында (12191237 еллар арасында хөкемдарлык итә) солтанат иң югары үсеш дәрәҗәсенә ирешә. 1307 елда монгол яулары басымы астында ил җимерелеп, бәклекләргә таркала. Араларыннан 1299 елда олугбәк Госман Газиның (1299-1324 елларда бәклек хөкемдары) "Дәүләте-Галийе-Госмания", ягъни "Бөек Госман дәүләте" үсеш ала һәм 1453 елда Византия империясен басып алуы белән тарих мәйданына чыга. +Рум солтанатын Котылмыш угылы Сөләйман Шаһ 1077 елда төзи. Бу чорда Сәлҗүкләр империясенең хөкемдары Мәлик шаһ (1072-1092 елларда идарә итә) була. Аның тулы исеме Солтан Алып-Арыслан улы Габделфәттах Җәлалетдин Мәликшаһ (1055-1092), икенче төрле аны "Мәликша" дип тә йөртәләр. Аның заманында мәмләкәт Фирганә, Төркестан чикләреннән алып Урта диңгезгәчә, Кавказдан Төньяк Сүриягәчә җәелә. Ул мәктәп-мәдрәсәләр, аң-белем үсешенә зур игътибар бирә. Аның мәмләкәтендә әдәбият, сәнгать, фән үсеш ала. Шагыйрь һәм математик Гомәр Хәйям Нишабури (1048-1131), галим Әбу-Хәмит Мөхәммәт бине Мөхәммәт Газали (1058-1111) һәм башкалар шушы мәмтарихта зур гыйлем йортлары төзүчеләр буларак мәгълүм. Ислам динендә сөнни мәзһәбенә өстенлек биреп һәм аңа тугры калып, сәлҗүк солтаннары шигыйларны бастыру һәм кысрыклау, юк итү белән дә мавыгалар. Мәликшаһ заманында ел хисабына реформа уздырыла һәм Кояш календаре кертелә, ел башы "Нәүруз" атала башлый, әмма хисабы Миладиның 622 елыннан, Һиҗрәттән килә, фәндә "Кояш Һиҗри календаре" дип тә, "Мәлики ел хисабы" исеме белән дә атала. Мәликшаһ вафатыннан соң уллары арасында тәхет өчен тарткалаш һәм сугышлар башланып китә. +Бу фактлар - кызыклы һәм гыйбрәтле. Әмма бу Мәликшаһ солтанны "Мәликә китабы"на бәйләү мөмкин түгел. Чөнки аның Рум дәүләтенә бәйләнеше юк. Әмма Мәликшаһ исемле хөкемдарлар шактый җыела. Аларның да Румга катнашы юк. Әмма Рум падишаһлыгын төзегән Котылмыш улы Сөләйман Шаһның (1077-1086) улы Мәликшаһ солтан (1107-1116) бар. Ул үзенең абыйсы Давыт Кылыч Арысланнан соң (10921107) Рум тәхетенә утыра. Ул үз заманында Тәре йөртүчеләр һәм Византия императорлары белән сугышлар алып бара. Аңа каршы тугандаш энесе Рукнетдин Мәсгут гаскәр күтәрә, аны сукырайтуга ирешә һәм җәя җебе белән буып үтертә, тәхеткә үзе утыра һәм 1116-1156 елларда - 40 ел солтанлык итә. +Димәк, "Мәликә китабы"нда телгә алынган падишаһ Мәликнең прототибы 1107-1116 елларда Рум солтаны Мәликшаһ булуын ачык фаразлый алабыз. Җитмәсә, кешеләр хәтерендә тирән эз дә калдырмаган, әмма аның тарихта булганлыгын беләләр, чөнки сәлҗүкләр солтаны Мәликшаһ исеме моны искәртеп тора. Ә икесенең, укучы күңелендә буталмасын өчен, кайсы мәмләкәт хөкемдары икәнлеген белдерү әсәр вакыйгаларына хакыйкать көчен өсти. Әдәби әсәрнең ачыклавы шарт. Бу таләп хәтта хикәят-әкиятләргә дә куела. Әдипләр буш сүз белән вакыт уздыручылардан түгел. Шул ук вакытта халыкның күзаллауларын һәм ышануларын да автор инкарь итмәскә тиеш. "Мәликә китабы"нда да нәкъ шул ук үзенчәлекләр күзәтелә. Шуларның берсе - Мөхәммәд пәйгамбәрне исән, үлемсез итеп күзаллау әсәрнең рухи тәэсир көчен арттыру өчен хезмәт итә. Мәсәлән, шуларның берсе - Мәлик падишаһның Мөхәммәд пәйгамбәргә илче җибәрүе, аннан килгән илченең хәбәр китерүе. Моны ислам динен яхшы белүче мулла белән падишаһның киңәшләшүе итеп тә яза алыр иде автор. Әмма алай итми, чөнки пафос үзгәрә. Ә автор аны түбән төшерми саклый белгән. Бу хәл сыйнфый мәртәбәлелек, аксөяклелек күрсәткече дә. +Мөхәммәд пәйгамбәрдән кеше килеп, падишаһ "никах - минем сөннәтем" дигән җавап ала. Аннары кызына гарәп телендә хәбәр бирдерә ("Ән-никаху сөннәти фә мин рагъбин ган сөннәти фә ләйсә минни", ягъни "никах минем сөннәтем торыр, һәр кеше - минем сөннәтемне кылмаса, минем өммәтем ирмәс"). Кыз да гарәпчәләп җавап бирә: "Кәм әлҗенсүн - мәгаль-җенсүн, кайчан кем рагъбәт кылсам, үземдик габид вә заһит порһизкәр булса, сөннәтне биҗай китергәймен" (ягъни камил җенескә тиң килерлек, кайчан теләсәм, үзем кебек динле һәм сабырлык иясе дәрвиш булса, сөннәтне тәртибенчә үтәрмен). +Әтисе моны: "Андый олуг эш булды", - дип бәяли, кызына каршы сүз җиткерә алмый. +Татарда да "олы эш булды" дип, озакка сузылачак, бүген-иртәгә генә хәл итеп булмаячак эшне, катлаулы мәсьәләне әйтәләр. Асылда ул "чишеп булмаслык, башкарып бетерү мөмкин түгел" дигәнне белдерә. +Әсәрнең экспозициясе шушы рәвешле бөтенләй "сүтетуктап кала. Бу тышкы динамик сюжет хәрәкәтенең киселүе укучыда эчке уйланулар кузгату, зиһендә фикер төене барлыкка китерү өчен авторның иҗади тудырган уңышлы чарасы дип бәяләнергә х аклы. +Алга таба әсәрдә вакытларның күп узуы, кызның атасы вафаты гади җөмлә кысаларында хәбәр ителә. Мәликә тәхеткә утыра. Вакыйгалар агышы, шуларны хәбәр итүче җөмләләр кебек үк, катлаулана бара һәм тагын да яңа, инде өченче юнәлештә башлам тәкъдим ителә. +III +Тәхеткә утырган Мәликә, үз тирәсенә галим- голәманы җыеп, йөз соравы барлыгын, шуларга җавап бирә алган кешегә генә, падишаһмы ул, фәкыйрьме, хезмәтче-колмы, кемлекләренә дә карамастан, кияүгә чыгачагын белдерә. Шәһәрдән- шәһәргә, илдән-илгә хәбәре таратыла. Һәм кияү булырга теләүчеләр җыела. Мәликә аларга: "Сөалемне тапсаңыз лар - котылдыңыз, юк ирсә - тотылдыңыз!" - дип шарт куя, сораулар бирүгә керешә, җавап таба алмаганнарны палач кулыннан үтертеп бара. Бу хәлләрне күреп торган олуг хәзрәтләр (әсәрдә алар "хәзрәте-гали" термины белән белдерелә) хәдис "укып" торалар: "Мин гарифин нәфсиһи фәкать гарифин Раббиһи!" - дип, ягъни: "Һәркем үз хәлене белмәсә - һәлак булыр". +Әлбәттә бу хәдис һәм аның татарча тәрҗемәсе сүзгә-сүз түгелләр. Бу хәдистә сүз бәндәнең түгел, Аллаһының белеп торуы хакында бара, ягъни "Күңелдәгене белсә - фәкать Аллаһы Тәгаләң белеп тора" диелгән, әмма эчтәлектә аларны адекват дияргә дә урын бар. Автор монда да иҗади эш итә белүе белән сокландыра. Хәдисләргә татар мәкальләреннән эквивалент табу- ул белем һәм зирәклекне дә таләп итә. Халыкның үзендә булган һәм телендә кулланылышта электән йөргән хәдис (Пәйгамбәр сүзе) бер шушы урында гына түгел, башка вакыйгалар эчендә искәртелгәндә дә шушы рәвешле, "тәрҗемә вариантлары"нда бирелгән. Бу хәл кат-кат сокландыра, авторның таланты хакында сөйли. Дөрес, әсәрдә ул вакыйгаларны киң алып, шул заманнарда ук гарәпләрдә һәм фарсыларда үсештәге формаларда нечкәләп тасвирлап язу эзенә төшми. Стиль мөмкин кадәр "коры" һәм саф, фикерне туры тота. Мондый схематик алым әдәбиятны зурламый. Шуңа да "Мәликә китабы" халык әсәре дәрәҗәсендә кала. Без моны осталык җитмәүдән дип кенә, мәсьәләне сызып ташлап бәяләү ягында түгелбез. Татарны�� каләм ияләреннән Р. Фәхретдинов үзенең әдәби әсәрләрен шулай схематик ысул белән язмаганмы? Моның үзенә күрә рационалистик алым булуын да онытмыйк. Ә татар укучысы тасвирлауларны, табигать күренешләрен чуклап язуны бик өнәп бетерми. Әдәбиятны бәяләгәндә менталитетны санга сукмый мөмкин түгел. "Мәликә китабы" авторы да моны яхшы тоеп эш итә. Вакыйгаларны тыйнак стиль агышында бирә, тасвирларны бөтенләй дә файдаланмый. Аны хәтта кызның чибәрлек мәсьәләсе дә кызыксындырмый. Мәликәне ул "сәхип хәсән" дип кенә атый, сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә бу гыйбарә "яхшылык иясе" дигәнгә туры килә. Икенче мәгънәсе - "матурлык, күркәмлек иясе" дигәнне белдерә. +Әмма Мәликәнең гыйлемле, акыллы, зирәк булуы, сүз бе лән атап кына түгел, вакыйгалар барышы эчендә дә аңлашы лырлык бәян ителеп бирелә. Аның биргән сорауларына җавап ларны аңа кияү булырга теләүчеләр арасыннан белә алучылар табылмый. +Шушы рәвешле "Мәликә китабы"ның башлам-э кспозиция өлеше кабат "сүтелеп" кала. Бу алым татарның: "Борынборын заманда булган, ди, яшәгән, ди, әби белән бабай, тыңлаучыны тәмам гаҗизләп бетергәнче берничә кат яңабаштан сөйли- сөйли аптыратып йөдәткәннән соң гына, кызыксынуны уятып, алга таба бәянләп китү алымын хәтерләтә. Әмма монда авторны кабатлаулар куллана дип гаепләп булмый. Әсәрнең һәр башламы әле экспозиция, әле реэкспозиция ролен башкара һәм укучыга өстәмә хәбәрләр бирә. Моның өчен әдип төрлечә башламнар биреп алу алымын вакыйгалардан-вакыйгаларга күчү рәвешендә төзи. Алар, бер-бер артлы килеп, әсәрнең эчтәлеген хасил итәләр. +IV +Һәм менә Мәликә турындагы хәбәр Төркестан вилаятенә барып ирешә. Бу инде иске заманнарыбызда яшәгән, хәтта тарихлардан аз-маз хәбәре булган кеше өчен дә күп нәрсәләр хакында сөйләүче вакыйга буларак күзалланган билгеле. Беренчедән, Төркестан ул - төрки дөньяның үзәге, мәркәзе, Казык йолдызы. Икенчедән, төрки дөньяның борынгы төрки телле диндар суфилары Төркестанда җитешкән. Өченчедән, ул - Ә. Ясәвинең (1091-1166), С. Бакырганиның (1111-1186) ватаны. Монысы инде иске заман кешесе өчен аерата газиз һәм әһәмиятле. Шунысы тагын да кызыклы, бигрәк тә XVII йөз ахырыннан башлап татарда мөкатдәс саналган Бохара хакында әсәрдә бер сүз дә әйтелми. XVII-XVIII, хәтта XIX йөз башы әсәре булса, "Мәликә китабы"нда Төркестан түг ел, Бохараишәриф турында сүз барыр иде. Төркестан мәмләк әт енең бөек һәм данлыклы дәвере Ә. Ясәви чорына, ягъни XII-XIII йөзләргә карый. Ә "Мәликә китабы"н шул гасырларга нисбәтләү бераз икеләнү тудыра. Бохараны махсус рәвештә санга алмау кебек кабул ителә. Әсәрнең үзендә язылу датасы һәм авторы күрсәтелмәү сүзне кистереп әйтергә мөмкинлек бирми. Фәнни алымнарыбыз да хатасыз нәтиҗәләргә килү өчен файдаланырлык түгел кебек тоела башлый. Әгәр дә Мәликә китабы 1846 елда ук китап рәвешендә бастырылып чыгарылмаган булса, безнең әдәбият тарихыбыз гыйлеме аны XIX йөз ахырына ��исбәт итәр иде дә хатын-кыз азатлыгына дан җырлаучы мәгърифәтчелек реализмы әсәре буларак бәяләр иде. Моңа дәлил өчен Россиянең кораллы көчләре Төркестанны яулап алуын да мисалга китерер иделәр. Чыннан да XIX йөз ахырында Төркестан темасы, аның тарихи төзелеш ядкәрләрен өйрәнү һәм үзләштерү Россия шәрыкн аслары арасында шактый көч алып китә. Шулай да XIX йөз ахыры Төркестаныннан "Мәликә китабы"нда искә алынган Төркестан вилаяте үзара аерылып торалар. "Мәликә китабы"ндагы Төркестан ул - гыйлем учагы. Аның шулай булуы әсәрнең төп геройларыннан Габделхәлим образында гәүдәләнә. +Габделхәлим - фәкыйһ, ягъни иҗтимагый-дини кануннарны дөрес төшенеп аңлатучы галим. Мәликә хакындагы хәбәр аңа да килеп ирешә һәм ул Рум шәһәренә килә. Мәликә аны да алдан ук кисәтә: "Сәнең дик күп егетләр үлде, син үләрсең", - ди. Әмма аңа Хәбделхәлим: "Көлли шәй-ин һәлакыйн, иллә вәҗһиһи ләһил-хөкми вә иләйһи тәрҗигун" (ягъни: "Бар нәрсәләр дә Аллаһы Тәгалә әмере белән һәлак ителә һәм Аның хөкеме белән кабат тергезелә"), - дип, Коръәндә шул сүрәне күрүен дәлил буларак искәртеп җавап бирә. +Әсәрдә Габделхәлимнең дә, кызның да исемнәре сирәк телгә алына. Мәликәне автор "кыз әйде", "кыз сорды" ("кыз әйтте", "кыз сорады") дип, Габделхәлимне "фәкыйһ әйде" ("фәкыйһ әйтте") рәвешендә генә укучыга искәртеп бара. Аның егетне "фәкыйһ" дәрәҗәсендә атавы - укымышлы, хакыйкатьләрне танып-белүче булуын сиздерер өчен әлбәттә. Әмма, шул ук вакытта, укучы күңелендә "фәкыйһ" кеше исеме буларак кабул ителә башлый, егетнең Габделхәлим икәнлеге онытыла бара. Моннан чыгып, авторның үз исемөмкин. Тик ул вакытта шуны да искәрергә тиешбез: Мәликә дә әсәрдә һаман "кыз" дип кенә аталып барыла! Шулай да Габделхәлимнең авторлыгын бу хәл юкка чыгара алмый. Ул фаразның асылы юк түгел. +Мәликәнең шартын Габделхәлим Коръән аятен дәлилгә искәртеп, ягъни Аллаһыга таянуын шушы рәвештә белдереп кабул иткәч, ягъни һәлакәт табуның да, яшәүнең дә Аллаһы Тәгалә кулындагы эш икәнлеген белдергәч һәм шуның белән иманы ныклыгын һәм чын мөселман булуын да искәрткәч, аның зирәклеге дә, белем дәрәҗәсе дә укучы күңелендә соклану хисләрен уята. Бу хисе аны Габделхәлим ягына куя, егет шулай кадерлегә әверелә. +Әдәби әсәрне укыганда укучының кайсы герой позициясенә басуы аерым әһәмияткә ия. Лояльлек мавыктыра алмый, мәгънәләрне төшенүгә дә юл ачмый. "Мәликә китабы" никадәр коры, рационалистик стильдә язылмасын, әмма ул укучының хисләрен яулап алырлык, күңелен мавыктырырлык итеп эшләнелгән. Кызның сорауларына егетнең тапкыр һәм акыллы җаваплары могҗиза кебек кабул ителәләр. Коры сорау бирү һәм җаваплар гына югыйсә, әмма аларның мәгънәләре, менә хәзер, бу юлы кызга егет нәрсә дә әйтә алмас дигән уй, яисә, ничек тапкырлык күрсәтә, беләсезме, дигән тойгылар уяну әсәрне хикмәтле һәм маҗаралы ясый. Авторның таланты тагын шунда: схоластик белемнәрне уку��ыга ул кызыклы һәм мавыктырырлык итеп төзи алган, ягъни, әсәрдә Мәликәнең сораулары укучыга да юнәлдерелгән, укучыга да аталган. Бу методны хәтта хәзерге инновацион мәктәп дәреслекләре дә файдалана. Мисалга М.В. Панов редакциясендә басылып чыккан рус теле дәреслеген күрсәтү дә җитә. +Бу дәреслектә Вова Бутузов, Настя Кувшинчикова, Степа Рогулькин исемнәре белән бирелгән персонажлар катнаша һәм алар үзләренең сорау һәм җаваплары белән рус теле грамматикасының кыен үзләштерелүче очракларын, аерым кагыйдәләрен истә калырлык, кызыклы итеп аңлаталар, дәреслек материалын үзләштерүне шушы юл белән җиңеләйтәләр. Авторлар ул методик персонажлар белән артыгын мавыкмыйлар, аларның сорауларын да, җавапларын да "Мәликә китабы"ндагыча коры, җитди, ягъни конкрет тоталар. Шушы дәресл ек белән янәшә куеп караганда, "Мәликә китабы"н схо ластикага каршы уңышлы бер тәҗрибә дип тә бәяләргә тиешбез. Шунысы кызыклы, тарихыбызда XIX йөзнең сиксәненче елларыннан башланып киткән яңа төр мәктәп өчен көрәштә җәдит методы буларак тәкъдим ителгән уку-укыту алымы да сорауҗавап тәртибенә корылган. Әмма "Мәликә китабы" - гади сораулар һәм җаваплар әсәре генә түгел, ул сюжетка салынг ан әдәби формадагы мәгълүматлы хөкемнәр тупланмасы да. +Мәликәнең Габделхәлимгә биргән беренче соравы: "Кайдан киләрсән?" ("Кайдан киләсең?"). Егет Төркестаннан икән ле ген әйтергә тиеш, югыйсә. Әмма ул "аталар нәселеннән, аналар көмәненнән килгәнен" әйтеп җавап бирә. Һич шик юк: тапкыр, зирәк җавап! Гади генә сорау шуның белән мавыктыргыч, эчтәлекле, мәгънәле төс ала. Укучыны егет шушы җава бы белән хәйран да итә, аптырашта да калдыра, сокландыра да. +Габделхәлимнең җавабы дөрес булуын күп очракларда Мәликәнең тиз генә икенче сорауга күчүеннән дә беләбез. Бу ысул хис-фикер ритмикасын тудыра. Беренче булып бирелгән кайдан килүе хакындагы гади сорауга алынган мәгънәле һәм дөньяви белемнәр өлгесе булган җавапка кыз исә дәлил таләп итә. Егет аңа, Коръән аятен искәртеп: "Йәхриҗүмин бинин әс-сальби вәт-тураиб" (ягъни: "Адәм балаларын туфрактан бар кылдым") дигән сүзләрне китерә. +Кыз канәгать кала. Шулай да ике җавап үзара тәңгәл килми ләр. Әмма автор, аларны янәшә куеп, икесендә дә бер үк нәрсә хакында сүз барганлыгы тойгысын уята. Ата-анадан туу белән туфрактан бар кылыну хакындагы шушы ике хәбәр не дә укучы бер үк нәрсәләр икән дип кабул итәргә тиеш. Мондый мантыйк әдәби әсәрләр өчен дә, дин гыйлеменә дә ят түгел. Иң әһәмиятлесе шунда, әгәр дә фикерләрне раслау юллары дөрес, башкалар кабул итә алырлык дәрәҗәдә төзелсә, аларны, хакыйкатькә хилафы юк, дип аңлыйбыз. Моны тормыш чынбарлыгы раслый. Мәсәлән: кеше яши, туфракта үскәнне ашый, картаеп үлә, кабат туфракка кайтарыла, беркем дә Марс планетасында тумаган, Айга илтеп күмелмәячәк. Димәк, Җирдә яшәгән - Җирдә кала. Тән өчен бу шулай. +Мәликә икенче соравына күчә һә��: "Кайда барырсән?" ("Кайда барасың?"), - дип сорый. Аңа егет: "Ламәкәнга барырмын" ("Мәңге торыр урынга барырмын"), - дип җавап бирә. Шушы рәвешле ул әүвәлдәге дөньяви юнәлештә җавап бирүләрдән дини-мистик өйрәтмәләргә күчә бару юлын сайлый. Кыз өченче соравын бирә һәм егеттән кайда яшәвен сорый. Ул: "Гүрстанда торамын", - дип җавап бирә. +Аның бу сүзләрен дөрес аңларга кирәк: егет дөньяны гүрстан, ягъни каберлек буларак атый, чөнки дини-мистик карашлар системасында бу дөньяда һәр ни бар - алар үләчәк, бәндәнең һәр адымы, суфичылык шигърияте тасвирлаганча, үлгәннәр туфрагына басып йөрүдән гыйбарәт. +Дөнья йөзен бу рәвешле итеп күз алдына китерү һәм аңлату кайсы мәзһәб яки тарикатькә карый, дигәндә, аны инкарь итүчеләр юк икәнлеген искәртү дә җитә. Диндә, суфичылысәфәләр корыла, Урта гасырлар әдәбияты аңа нигезләнеп мәгънәләр чыгара. Әмма аның кайчан барлыкка килүен билгеләү - аерым игътибарга лаеклы мәсьәлә. Әсәрдә егетнең "мәңге торыр урынга", ягъни "Ламәкәнга барырмын" дип җавап бирүеннән "кабердә торырмын" дигән фикерне аңлыйбыз, мондый карашның дини-мистик күзаллаулар кысасында туганлыгын ачык күрәбез. Кызның бәхәсләшмәве дә әһәмияткә ия. Авторның үзенә дә аның кирәге юк. Чөнки егетнең шушы җавапларында игътикад-иман белән бәйле карашлар алга чыгарыла. Ә иман мәсьәләсендә бәхәс урынсыз, иманга дәлил кирәкми, ул тел белән әйтеп расланыла. Габделхәлимнең җавабы аның иманы дөрес булуны ачык аңларга ярдәм итә. Фикеренең хикмәте дә әнә шунда, фәлсәфәсендә түгел. +Бүгенге ислам дөньясында ике төп мәзһәб - сөнниләр һәм шигыйлар мәзһәбләре генә рәсми танылган, башка мәзһәбләр исә яки беренчесенә, яисә икенчесенә карый. Аларның игътикадта, гыйбадәттә, шәригатьтә аермалыклары берникадәр генә, әмма принципиаль. Ислам дөньясында матуридия, ка дәрия, әшгария һ.б. мәзһәбләр дә, IX йөздән XII йөзгәчә яшәп, төрле суфичыл юнәлешләрне барлыкка китерүдә нигез ролен башкарганнар. Бу мәзһәбләрне тирәнтен өйрәнү әлегә текстология фәнебездә җитенкерәми кебек. Шунлыктан әдәби әсәрләрне бәяләгәндә эчтәлекләрен дөрес аңлату, мәгънәләрен төшендерү юлында хаталану очраклары аз түгел. +Габделхәлимнән кайдан килүе һәм кайда баруы белән бәйле сорауларга җаваплар алынгач, әсәрнең төп герое Мәликә икенче төркем сорауларына күчә. Иң элек, барлыкка китерелгән җан ияләренең кемнәр булуын сорый кыз. Егет аларның җеннәр икәнлеген әйтә. Кыз дәлил таләп итә. Фәкыйһ бу хакта Коръән аяте барлыгын искәртә: "Ви-җанни халикънаһу мин нарин әс-сәмун" ("Җеннәрне самун утыннан ярат +Алга таба авыр сорау бирәчәген искәртеп, Мәликә егетне максатыннан кире кайтырга өнди, аңа һәлак ителәчәген искәртә. Фәкыйһ моңа каршы шигырь белән җавап бирә. Әсәрдәге ул шигъри юлларның урта гасырчылык традицияләрендә, җитмәсә, төрки телдә булуы аерым әһәмияткә ия: +Шөгъләп шәмгы җәмалың бәхрене күргәч, рәван +Җандин пәрванә яңлый кем, кәчдем һәман, - дип белдерә Габделхәлим. +Алга таба бу шигырь гади укучыга аңлашылырлык дәрәҗәдә бирелә: "Ягъни, сән - чырагсән, мән - пәрванәмен, үлсәм - гаҗәп ирмәс", - рәвешендә. +Бу мисрагның авторын ачыклау кызыклы нәтиҗәләр һәм фикерләр бирер иде. Ул шагыйрь вәзен һәм кяфияләре белән Ә. Ясәви әсәрләренә якын, әмма аны шушы әдипнеке дип кистереп әйтеп булмый, чөнки җыентыкларында мондый шигъри юллар юк, шулай да охшашлары бар. Мәсәлән: "Нурланып балкып торган чибәрлегеңнең диңгезен күргәч, урынында тора алмаучы җаным күбәләк кебек канатланып очты шунда". Бу - сәлҗүкләр чоры шигъриятенә караган, фарсы-гарәп символик күзаллау тәэсирен татыган төрки тел, төрки телнең кагыйдәләре исәпкә алынып, төрки тел табигатендә фарсы теле лексикасында язылган шигъри юллар. Әдәбилек ягыннан шома, матур, килешле, эчтәлекле, бик тә мәгънәле. Автор бу шигырьне укучысы өчен махсус рәвештә гадиләштереп, хәтта, әйтергә кирәк, аңлатып бирүне кирәк тапкан икән, димәк, моның да әһәмияте бар. Чөнки ул шигъри тел белән гади сөйләмнең аермасы барлыгы хакында әйтә. "Син - янучы ут (чыра), мин - күбәләк, (шул утта янып) үлсәм дә гаҗәп түгел" дигән юллар аша "сиңа мәхәббәтем аркасында янып бетсәм дә ярый" дигән фикерне югары стильдә, итагать белән, аксөякләрчә белдерү юлын да күрсәтүе түгелме авторның? Фарсы сүзе "шәмгъ" төрки сүзе "чыраг"ка (чыра) алмаштырыла, "пәрванә" (күбәләк) шигырьдәгечә калдырыла, "күчү" сүзе исә "үлү" буларак бирелә. Болар барысы да әдәби ядкәр сыйфатында "Мәликә китабы"ның Урта гасырлар чорына караганлыгын фаразлауга этәрә. Әмма шунысы да бар: төрки әдәби теле бездә, татарда, XIX йөзнең соңгы чирегенә кадәр, хәтта ки XX гасырның 14 елынача, татар милли әдәби теле тәмам гамәлгә кереп җиткәнчегә тикле язмада кулланылышта йөргән. Моңа әдәби ядкәрләрнең наширлар тарафыннан еш бастырылып таратылуы да уңай йогынты ясаган. Татар укучысы өчен бу төрлелек сәер тоелмаган. Шулай да ул, төрки тел, XIX йөзнең соңгы чирегенә генә түгел, хәтта иртәрәк тә ясалма буларак тоела башлаган. Аның яшәү көче, төрки халыкларның милләтләргә аерымлана баруы белән бергә, кимүгә таба юл алган. "Мәликә китабы"нда "миллиләшү" бөтенләй дә сизелми. Ул, үзенең "чыраг"лары, "пәрванә"ләре, "гаҗәп ирмәс"ләре белән бергә, кайбер урыннарда гади халык вәкиленә катлаулы тоелырга мөмкин төрки сүзләрне сөйләмдәге төркигә "тәрҗемә" иткән, текстны шушы рәвешле "җиңеләйтеп" бирүе сәбәпле "иске чыгтай" дип аталган Ә. Ясәви һәм аның чордашлары теле. +VI +Егеттән имтихан алу дәвам итә, алга таба аңа Мәликә ягыннан яңа сораулар куела. Кызның: "Камугдин борын ни-шәйне яратты?" (ягъни: "Барчадан алда ни-нәрсәне бар кылды?") - дигәненә каршы Габделхәлим "Кәф" һәм "Нүн" хәрефләрен Аллаһы Тәгаләнең бар итүе хакында әйтә. Шушы җавабыннан соң фәкыйһ бу гарәп әлифбасы хәрефләренең "Күн, фәйәкүн!" сүзләрен әйтү өчен кирәк булганлыгын ��а искәртә. Бу сүзләрнең төрки вариантлары да әйтелә. Ул хәл исә "бул, булсын" төшенергә мөмкинлек бирә. Әмма шунда кызның: "Кәф" илә "Нүн" нә кылгучы?" - дигән сүзләре ул "Кәф" һәм "Нүн"не затлар, ягъни җан ияләре буларак күз алдына китерүгә этәрә. Фәкыйһ тә җавабында "Кәф" илә "Нүн"не "Күн, фәйәкүн!" дип торучы торыр" - дип җавап бирә. Бу исә әсәр язылган вакытта "Кәф" һәм "Нүн"нең нәрсә икәнлекләре тәмам ачыкланган, авазлар түгел, бәлки фәрештә кебек терек затлар буларак күзалланганлыгы хакында сөйли. Бусы - бер яктан, ә икенче яктан, гакыйдә гыйлеменең (иман фәлсәфәсенең) катлаулы мәсьәләләренең берсенә бәйле тәгълиматны искә төшерә. Аллаһы Тәгаләнең һичбер нәрсәгә бәйсез рәвештә барлыгын дәлилли алар. "Күн, фәйәкүн"гә нисбәтле шушы фәлсәфәне галим Мансур бине Мөхәммәт Матуриди IX гасырның ахырларында - X йөзнең башларында ачыклый һәм Аллаһының мәңгелек хакыйкать булуын акылга ярашлы һәм зиһенгә сыешлы дәрәҗәдә, ягъни рационализм кысаларында чишкән галим санала. Өченчедән, әгәр дә кызның сораулар бирү манерасына игътибар итсәк, әсәрдә бер генә җавап та бәхәс ителми, Мәликә дәлил сораган очракта, Габделхәлим бары тик Коръән аятьләренә генә таяна. Бу факт әсәрнең ислам дөньясында схоластика дәвере чорында язылганлыгын аңлата. Ә Матуриди - дискурс заманы кешесе, сүз сөйләүченең фикер-мәгънәләрне тәртипкә салып бирә һәм белдерә белүен таләп иткән фәлсәфәчеләрнең берсе. Ул чорга әйтелгән сүзнең ачык һәм төгәл, аңлаешлы булуын таләп итү хас. Коръәннән конкрет мисал китерү ярдәмендә хакыйкатьне ачыклау - шул чорның үзенчәлеге. Тарих дәвамында ислам дөньясында мондый дәлилләү манерасы ныгый гына барган. Димәк, "Мәликә китабы" шул дискурс дәверенә якын чорда язылган. Башкача була да алмый, чөнки аңарда дискурс манералары ачык чагылылыш тапкан. Шулай итеп, автор ул стильдән качарга теләве аркасында вакыйгаларны коры, аз сүз белән бизәксез тасвирлауга махсус рәвештә барган, ә төп өлешне сорау-җавап формасына коруны уңышлы әдәби тасвир чарасы итеп күзаллаган булып чыга. Һәм бу максатына ирешкән дә. +1017 елда хәлиф Әл-Кадыйр (исеме - Әбу-Габбас Әхмәт, кушаматы - "Кадыйрелбиллаһ", ягъни "Аллаһының кодрәтендә", 947-1031 елларда яшәгән) мөгътазилийә мәзһәбендә булучыларны тынычландыру максатында иман нигезләрен билгеләүче рескрипт фәрманын чыгара һәм, шул вакыйгадан башлап, "гакыйдә гыйлеме" схоластикага әверелдерелә. Бу исә һәртөрле дискурсларны чикли башлауга китерә. Ә "Мәликә китабы" схоластика юлыннан бара. Тагын шунысы әһәмиятле - Матуриди фикерләре белән берникадәр дискурста булган әшгарийәләр һәм аның өйрәтмәләрен дин асылы дип аңлатучылар (мөгътазилийәләр) өстеннән 1010 елда (Һиҗри исәптә 400 ел), Пәйгамбәрне үле дип раслаганнары өчен, хәлиф хөкүмәтенә шикаять китерәләр. Хәер, бу шикаятьне язган кәррамийәләр дә шул ук елда, әшга рийәләр белән бергә, бәддогага тапшырыла. Әш��арийәләр Галине пәйгамбәр, хәтта Аллаһы Тәгалә урынына куя башлыйлар. Шулай итеп, хәлиф Әл-Кадыйрның 1017 елгы рескрипты вакытында эшләнгән гамәл ислам дөнья сын тәмам тарткалашулардан һәм таркалудан туктата. Әмма шушы хокукый акт, ягъни рескрипт аркасында фикер үсешенә тоткарлыклар да ясала, куылулар һәм чикләүләр дә башланып китә. Ә "Мәликә китабы"нда шушы чорның рухы бөтен барлыгы һәм тулылыгы белән чагылыш тапкан. Ул мөмкин кадәр дискурска бирелмәскә, фикер киңлегенә генә түгел, хәтта тасвир стихиясенә бирелмәскә өндәп язылган. Бу факт исә китапның язылу датасын ясәвичелек алды елларына, ягъни XI гасырның урталарына нисбәт итәргә мөмкинлек бирә. Чөнки, беренчедән, әсәрдә Пәйгамбәр тере итеп сурәтләнә, ә Ә. Ясәвидә ул тарихи шәхес буларак тасвирлана; һәм, икенчедән, "Кәф" һәм "Нүн" мәсьәләсе ачыкланып җитмәгәнлек ул гасырның дин гыйлеменә хас үзенчәлекләрнең берсе - ул да "Мәликә китабы"нда урын ала. Дөрес, алга таба Пәйгамбәр хакында бирелгән сорауларда Мөхәммәт галәйһис-сәлләмнең ничә ел яшәгәнлеге хакында сорау бар. Фәкыйһ аның 63 ел яшәвен әйтә, әмма барыбер дә "үлгән" яки "вафат булган" сүзләрен кулланмый. Бу исә авторның шактый сак эш итүе хакында сөйли. Аңарда белем, талант һәм чама хисен тою югары дәрәҗәдә булган. +"Мәликә китабы"нда кыз биргән сораулар берсе икенчесеннән кызыклырак, көтелмәгәнчә. Бу исә әсәрнең укучы күңелен үзенә тарту көчен арттыра. Ул сораулар һәм җа ваплар ислам фәлсәфәсеннән бихәбәр кешеләр өчен аңлаешсыз һәм кызыксыз тоелырга мөмкин. Белеме барлар, бигрәк тә Урта гасырлар укучысы аларны хикмәтле буларак кабул иткән билгеле. XIX йөздә, әсәрнең 1846 елда беренче тапкыр китап буларак басылып чыкканында, аның нинди мәзһәб, нинди фәлсәфә кысаларында язылганлыгын, кайсы дини юнәлешне яктыртуын аңлап эш этми калмаганнар. Бу чорда татарда сәләфийәт мәзһәбе чәчәк ата. "Мәликә китабы" да мең кат үлчәнми-бәяләнми калмаган. Башкача мөмкин дә түгел. Шулай да, әгәр дә нечкәләп бәяли башласак, бу китап эчтәлеге белән сәләфийәтнең игътикад гыйлеменә дә, ислам фәлсәфәсенә дә тәмам ярашып бетми, әмма каршылыкка да килми. Бастырып чыгаручысы Казан өязе Мөхәммәтшакир мулла Габденнасыйр улы боларны гына белми калмагандыр? +Шунысы әһәмиятле, "Мәликә китабы"нда XI-XII йөзләр кешесе өчен яхшы таныш һәм аермалыклары ачык тоемланган мәзһәбләр көрәшенең хикмәтле каршылыклары да теркәлгән. Әсәрнең авторы, язылган елы күрсәтелмәү дә нәкъ шуның белән бәйле булган. Болай белдерергә аңарда тулы җирлек бар. "Мәликә китабы" дини идарәче даирәләр тарафыннан тыелган кайбер мәзһәбләрнең рәсми булмаган фәлсәфәсенең эчтәлеген дә "хикәяләп" бирүгә корылган урыннары белән игътибарга лаеклы. Бу үзенчәлек исә аристократиянең хакыйкатьләрне тарихта саклап калу максаты белән бәйле күрәсең. Төркиләр дөньясында дини аксөякләр X йөздә тәмам ныгып җитә, XI йөздә, шушының нәтиҗәсе буларак, Йосыф Баласагуни, Әхмәт Йөгнәки кебек бөек әдипләр әдәби фикер мәйданына күтәреләләр. Әмма идарәче даирәләр, тарихи барыштан һәм шул чорда язылган әсәрләрнең эчтәлегеннән аңлашылганча, хөкемдарлыкта аксөякләр белән артык санлашмый башлыйлар. Җитмәсә, 1017 елгы рескрипты хәлиф Әл-Кадыйрның мөгътәзилийә мәзһәбен бәддогага тапшыра. Матуридийәгә дә, башкасына да көн калмый. Шушы рескрипт тудырган схоластик рух ислам дөньясында гасыр уртасына тәмам урнашып җитә. Фикер эзләнүләре әдәбият өлкәсенә күчә бара. Бу исә фәлсәфә фәненең үзенә яшәеш мәйданын эзләвенә бәйле була. Әдәби әсәрләрдә фәлсәфи фикерне сурәтләү юллары, аны бирүнең стилистик алымнары барлана башлый. Моның үзенчәлекле бер мисалы - "Мәликә китабы". Аның стиле һәм өслүбы нәкъ шул чорның үзенчәлекләре белән бәйле оешкан. Әсәр бу яклары белән үз заманы рухын күзалларга да ярдәм итә. Мәсәлән, беренчедән, хикәятнең башлам өлешендә экспозициянең реэкспозициягә, ә ул реэкспозициянең төп вакыйгалар белән бәйле экспозициягә күчүе - кыйсса эченә кыйсса кертү рәвешендә бирелә. Язучыларның мондый әдәби формаларны гадәт итүләре XI йөзнең икенче яртысыннан көчәеп китә. Аннары, икенчедән, "Мәликә китабы"ның теле, аның әдәби үзенчәлекләре аерым игътибарга лаек. 912-1058 еллар арасында фарсы прозасының беренче дәвере чорына хас үзенчәлекләре фәнгә яхшы мәгълүм. "В целом все языковые особенности прозаического стиля можно свести к следующим моментам, - дип яза бу мәсьәләдә фарсы галиме Әхмәт Таминдари, - незначительное количество арабских слов, применение которых ограничивалось религиозной и политической терминологией, не имеющих персидских эквевалентов; отсутствие лексических и литературных укрошений, неиспользование айатов и хадисов для украшения речи; небольшое влияние арабского стиля не тексты, переведенные с арабского языка; незначительное использование персидских и арабских стихов и поговорк; лаконичность фраз; повторение глаголов и других слов в предложении; создание и использование научной терминологии вместо арабских слов; применение некоторых грамматических и ситексических конструкций, которые отличают литературу этого переода от придыдущих". Боларны укыганда "Мәликә китабы" күздә тотылып язылган кебек хис кала. Әмма бер халыкның әдәбиятына хас үзенчәлекләрне икенче халыкның әдәбиятына бәйле механик күчереп кую дөрес булмас иде. Шулай да бу охшашлыкларны да күрми калдыру дөрес юл түгел. Чөнки төрки дөнья ул дәвердә гомумислам мәдәни конгломератының берсе булган. Бер халык әдәбиятындагы күренешләр икенче әдәбиятка үрнәк итеп күчерелү дә табигый хәл санала. Ә ислам мәдәнияте кысаларындагы төрки әдәбиятлар аеруча фарсы телле әдәбиятлар белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Әмма бездә фарсы прозасына хас бу стиль газнәвиләр һәм сәлҗүкиләр чорында, бигрәк тә 1058 елларда�� 1156 елларга кадәр кергән булса кирәк. Фарсы прозасы үсешенең икенче чоры беренчесеннән әллә ни кискен аерылып та тормаган. Әмма аның алга үсеше дә күзәтелә: ул гарәп йогынтысы көчәюдән гыйбарәт. "Мәликә китабы"ның телендә гарәп йогынтысы көчле дип әйтеп булмый. Ә менә Коръән аятьләренә урыны-урыны белән тәрҗемәләр бирү, фарсы сүзләре күп катнаштырылган шигъри кисәккә "тәрҗемә-аңлатма" ясау - болар игътибардан читтә калдырыла алмый. Әсәрнең укучысы кем булачагын, аның катлаулы шигъри стильдән ерак торачагын автор яхшы күзаллап эш иткән. +Безнең төрки-татар әдәбиятында андый әдәби тел (аны хәтта "корама әдәби тел" дияргә була) XII гасыргача, хәтта ки X йөздән әйләнештә булган. Әгәр дә Йосыф Баласагуниның 1070 елда язылган "Кодатгу билик" ("Белем куәте") гомумтөрки әдәбияты ядкәре саналган әсәренә генә игътибар итсәк тә, аның телендә шушы "корама тел" конструкцияләре очравын күрербез. Ул дастанның теле, андагы гыйбарәләр, аллегорияләр борынгы төркиләр дөньясының идеологиясен, фәлсәфәсен, идеалларын чагылдырган. Аның шушындый әһәмияткә ия булуының төп сәбәбе иске заманнарда китапларның юктан гына язылмаулары хакында да сөйли. "Мәликә китабы" да телендә, стилендә, формасында, кузгаткан фикерләрендә үз чорының үзенчәлекләрен саклый, бу әсәр тарихта юкка һәм юктан гына тумаган, асылсыз ядкәр түгел. +Кыз сорый: "Җефетләрдә каю җефетне яратты?" - дип, парлы җан ияләреннән Аллаһы Тәгаләнең беренче булып кемнәрне-нәрсәләрне бар кылуы хакында сорый. Фәкыйһ аңа: "Тәблит-Җәблит атлыг кем ирсәне яратты. Беренең койрыкы белән елан дик вә йәнә беренең койрыкы чаян дик, икесен җефет кылды", - ди. Алга таба бирелгән сорауга җаваптан Тәблит һәм Җәблитнең Шайтанның ата-анасы булулары беленә. Тәблитнең койрыгы еланныкы кебек, ә хатыны Җәблитнеке чаянныкы сыман икән. Әгәр дә иске заман кешеләренең һәртөрле табигый көчләрне мифологик планда, әкияти формада танып-белүләрен һәм аңлатуларын исәпкә алсак, гомумән дә сурәтле-образлы күзаллау кеше аңының үзенчәлеге булуына төшенәсең. Шулай итеп, Тәблит һәм Җәблит мәсьәләсендә артык бәхәс итмичә, аларның төрки-татарлар җанлы күзаллавында шушындый икәнлекләре күздә тотыла. Шул ук вакытта алар каршылыклы, Шайтан белән бәйләнештәге, кешелек дошманнары сыйфатында да кабул ителә. Иске заманнар аңлавындагы Тәблит һәм Җәблитнең йөзе, буе-с ыны һәм башка яклары түгел, бәлки койрыклары сурәте-рәвеше генә китапта искә алынган. Бусы да кызыклы факт. Еланныкы һәм чаянныкы кебек койрыклар башка җан ияләрендә юк. Шушы рәвешле сурәтләп бирү, җитмәсә, исемнәрен дә искәртү - болар рескриптка кадәрге бәхәсләрдән исән калган берәмлекләрдән әлбәттә. Алар инде XI гасырның икенче яртысында каләм мәсьәләсендә язылган китапларда искә дә алынмыйлар, алга таба әдәби әсәрләрдә дә бик сирәк очраячакл ар, алардан хәтта бөтенләй юкка чыгарылачаклар. +"Мәликә ки��абы"нда кыз күптөрле мәсьәләләрне кузгата. Шулардан берсе: "Каю намаз торыр: күктән инде, йиргә тимәде?" - дип сорый. (Ул - бишенче төркем сораулардан. ни хәзерге китаплардагыча цифрлар белән бүлә бару тәртибе кулланылмаган. Аның тексты тоташ, нокталар һәм өтерләрсез, кызыл юлларсыз ахырынача бара. Әмма әсәрнең эчтәлеге бүгенге көндәгечә, мәгънә-фикер, вакыйга күчеше белән бәйле рәвештә бүлгәләү өчен мөмкинлек бирә. Текстны фәнни-т екстологик яктан эшләгәндә бүгенге укучы күнеккән, аның таләпләренә яраклы итеп башкарырга кирәк табылды. Әгәр дә аны җөмләләргә, абзацларга бүләбез икән, ни өчен бүлекләргә дә аермаска.) +Егет бу намазның җеназа намазы булуын әйтә. Кыз шунда ук башка төрле, бөтенләй дә бүтән мәсьәләләргә бәйле сорауларны бирүгә күчә. Алар: "Дәрьяларның асылы нә торыр?" - дип башланып китәләр. Бу рәвешле тема үзгәртелеп, көтелмәгәнчә бирелгән сорау урыннары әсәргә, әлбәттә, шаккату төсмере бирә. Ә егетнең җавапларны оста табуы исә гаҗәпләнү, хикмәт тойгысын уята. Ул: "Нух туфаны торыр" - дип белдерә. Аның җавабы дөресме-юкмы - укучыда мондый шик тумый калмый. Сорау-җавап ярышы гомумән дә интригалы булучан, бигрәк тематиканың төрлелеге монда аеруча уңышка китерә. "Мәликә китабы" авторының боларны яхшы аңлап, белеп эш иткәнлеге сизелеп тора. Тематиканың бер сораудан икенчесенә көтелмәгәнчә үзгәрә баруы, ә вакыт-вакыт аларның бертөрлеләре бергә җыелуы әсәр "вакыйгалары"на пластика бирә. Бу исә хәтта саф фикер үсешенә этәргеч бирә. +Кыз сорый: "Башы юк, җаны юк, дөньяда ут йийде [ашады], су эчте. Ул нә ирер?" Егет аның Муса пәйгамбәр таягы булуын әйтә. Хикмәте шунда, Муса пәйгамбәр, Мисырдан качып китеп, Лут пәйгамбәр белән көтү көтеп йөри, шунда аның кулына көтүче таягы керә. Билгеле булганча, татар кешесе күзаллаган көтүче таягы ыргак башлы, ныклы һәм озын була. Көтүче аның белән көтүне куалап йөртә, кирәк ботыннан эләктереп ала, ә инешләр аша, чокырлардан чыкканда шул таягын басма итә, яисә аңа таянып сикерә һ.б. Сүз менә шундый таяк хакында бара. Әмма Муса пәйгамбәрнең таягында башка хикмәтләр дә була. Фиргавеннең сихерчеләре кулларындагы бауларын Муса өстенә елан итеп җибәргәндә, ул таяк, аждаһага әверелеп, аларны йота. Иске хикәят китапларында бу таяк хакында кызыклы хәбәрләр табарга була. Аның хикмәтләре турында Коръәннең "Шугарә" ("Шагыйрьләр") сүрәсенең 62-63 аятьләрендә дә әйтелгән. +Кыз, егеттән җавапны алуга, Аллаһы Тәгаләдән ирешкән китаплар хакында сорауга күчә. Бу бүлекчәдә алты сорау бирелә һәм алар һәммәсе дә шул китапларга бәйле. "Асмандин [күктән] ничә китап иңде?" - дип сорый кыз. Егет аларның дүрт йөз дә дүрт китап булуын әйтә. Алга таба аларның кайсылары мәшһүр икәне сорала. Егет туры җавап бирә, дүрт китапның (Тәүрат, Инҗил, Зәбур, Коръән) булуын, аларның кайсы пәйгамбәрләргә (Мусага, Гайсәгә, Давытка, Мөхәммәд галәйһүмәс-сәлләмнәргә) "иңүен" әйтә. Шунысы әһәмиятле, Коръән китабы "Форкан", ягъни "Хакыйкатьне ялганнан, яхшыны яманнан аеручы" исеме белән, суфилар телендәгечә атала. +Кыз шуннан соң пәйгамбәрләр хакында сораулар төркеменә күчә. Алар барысы - җидәү. Җавабында егет 124 000 пәйгамбәр булганлыгын, 313-ен мөрсәл, ягъни "китаплы", ә "ун кәсе" [ун кешесе] - нәби, ягъни "китапсыз пәйгамбәр" дип атаулары хакында әйтеп, ул китапларны Аллаһыдан Җәбраил фәрештә китерүен белдерә. Шунысы әһәмиятле, бу пәйгамбәрләрнең "ойкуда", ягъни йокыда, чагында хәбәр алулары аркасында нәби дип аталуларын да искәртә. Бу, әлбәттә, әһәмиятле, игътибарга лаеклы мәсьәлә, чөнки вак кына күренгән шул үзенчәлекләр артында олы хикмәтләр ята. Суфилар нәбилекне әүлиялеккә янәшә куя. Нәбилекнең гыйлеме", ягъни каләм фәлсәфәләре аерымлану дәверендә, төгәл алганда - VIII-X гасырларда туганнар. "Мәликә китабы"ндагы фикерләр киңлеге ул йөзьеллыклардан әллә ни алга китмәгән. Аның нигезендә инде утырып җиткән сөнни мәзһәбенә хас иман шартлары өйрәтмәләре ята, әмма аңарда матуридийә юнәлешенең фәлсәфи карашлары йогынтысы да шактый сизелә. Дөрес, ул калкытып куелмаган, тирән яшерелгән, әмма "гакыйдә гыйлеме"ннән, ягъни кәлам фәлсәфәсеннән яхшы хәбәрдар галимнәр сиземләр дәрәҗәдә бирелгәннәр. Ә менә Мәликәнең пәйгамбәрләр арасында ничә әфзаль (укымышлы, өстенлекле) булуы хакында биргән соравына егетнең Ибраһим, Муса, Гайсә һәм Мөхәммәд пәйгамбәрләргә бәйле җавап бирүе матуридийә карашларын турыдан- туры өскә чыгара. +Алга таба куелган җиде сорау суфичылыкка багышланган. Җавапларында егет суфилыкның (суфиларча диндар булуның) Идрис пәйгамбәрдән үк килүен әйтә. Ни өчен аңардан соң? Чөнки ул терек хәлендә Җәннәткә керә. Суфилар да шулай. Үзләренең гыйбадәтләрендә алар, Аллаһыга ирешеп, аның нурында "эриләр", гыйрфан, ягъни нурлану алалар. Бу гыйрфан - серләрне аңлап алу, тою аркасында әлбәттә. Хакыйкатькә ирешү - нурлану тойгысын тудыра. Кыз: "Галим кем торыр?" - дип сорый. Җавабында егет Хозер пәйгам бәрне атый. Моның хикмәте аның "тереклек суын" табуына бәйле булса кирәк? Кызның: "Разый кем торыр?" - дигән соравына егет: "Исмәгыйль торыр", - дип әйтә. Монда исә аның хәтта әтисе кулыннан Аллаһы Тәгаләгә корбан булырга әзер торуы, каршылык итмәве исәпкә алынган. Татар әдәбияты ядкәрләрендә Исмәгыйль пәйгамбәрнең бу риза булучанлыгы, итагатьлек сыйфатлары туктаусыз, бигрәк тә Корбан бәйрәменә бәйле касыйдәләрдә мактала. Аңа сок лану, сабырлыкның кемнән килүенә бәйле сорауга егет: "Әйүпдин калды", - дип җавап бирә. Аллаһы Тәгаләнең барлык сыйфатлары да, ул нигъмәт, чын итагатьлек, коллык күрсәтеп кабул итүче буларак та, Давыт пәйгамбәр исеме белән бергә атала. Кыз бу мәсьәләдә аерым кызыксына һәм: "Нәдин "нәгамел-габд" атанды?" - дип сорый. Егетнең җавабы: "Әйүп бәлагә сабыр кылды. "Нәгамел-габд" атанды. Давыт нигъмәткә шөкер кылды, "нәгамел-габд" атанды", - ди. Моның белән "нәгамел-габд" төшенчәсе дә аңлатылып бирелә. "Нәгамь" - гарәп сүзе, "нигъмәт"нең күплек саны, ягъни "нигъмәтләр" дигәнне белдерә. "Габд" - "кол", шулай ук гарәп сүзе. Егетнең биргән җавабыннан аңлашылганча, алар - бәлаләргә сабыр булучылар, Аллаһының биргәненә шөкер итүчеләр. Димәк, нәкъ менә шундый кешеләр "нәгамел-габд" дип аталалар да икән. Бу рәвешле дини-суфичылык терминнарын аңлаткалап алу ягыннан "Мәликә китабы" дидактик әдәбият юнәлешенә дә якынлаша. Әмма, тулаем алганда, бу әсәрне матур әдәбиятның дидактик төренә кертеп булмый. +Дидактик әдәби төр безнең татар әдәбияты белемендә аерымланып өйрәнелми, аның барлыгы хакында сүзнең кузгатылганы да юк. Әмма башка халыкларның әдәбиятлары белән бәйле язылган хезмәтләрдә, мәсәлән, фарсы әдәбияты белемендә андый әдәби төр аерым алып тикшерелә һәм өйрәнелә. Дидактик формалар эпик әсәрләрдә кулланылучан булалар. Алар әдәби чигенеш ясау өчен уңай, мәгънә өстәү, төшенчәләрне, фәлсәфәне аңлау-аңлатуны тәэмин итү өчен дә кулай юл. +Кыз алга таба заһитлык, ягъни монахлык белән бәйле сораулар бирә. Алар барысы өчәү: беренчесе - заһитлыкның үзе хакында, аның Гайсә пәйгамбәрдән гадәт булып калуы белән бәйле икән; икенчесе - шәкертлек турында, аның се - фәкыйрьлек, анысының Яхъя пәйгамбәрдән килүе турында. Заһитлыкның монахлык, диндарлык булуында бәхәс юк. Дөрес, ул сүзне суфичылык буларак та аңларга мөмкин. Әмма заһитлык исә суфичылыкның бер сыйфаты гына, үзе түгел. "Заһит" сүзе "монах" дигәнне белдерә. Ә менә "шәкерт" сүзе нәрсәне аңлата? Әлбәттә, кайсы да булса остаздан гыйлем өйрәнүче кешене бездә "шәкерт" диләр. Ә Нух пәйгамбәрнең шәкертлеге, ягъни остаздан өйрәнүе хакында хәбәрләр нинди? Ул бит "Икенче Адәм" ләкабе-кушаматы белән атап йөртелә, Адәмнең остазы булмаган шикелле, аныкы да юк түгелме? Димәк, "шәкерт" сүзе бер-бер остаздан гыйлем өйрәнүче дигән мәгънәгә генә ия түгел булып чыга. Аны башкача да аңларга мөмкинлек бар. Дөрес, "шәкерт" сүзе борынгы телебездә "шәгерд" булган. Ул фарсы телендә дә шулай. "Шәгерд" дигәндә - "тәҗрибәсезлек" мәгънәсе дә бар. Чөнки ул башкача ни өчен остаздан өйрәнергә тиеш? Гомумән дә һәртөрле остазлар үзләре янында шәкертләр тотып, аларны эшкә өйрәткәннәр. Ул шәкертләре аларга булышчылык итеп, дәресләрен хезмәтләре белән түләгәннәр. Безнең татар мәдрәсәләрендә һәр атнакич көнендә, ягъни пәнҗешәмбедә, шәкертләр остазларына, укыткан өчен, бер тиен акча белән хакларын кайтарганнар. Мәдрәсәдә бушка укыту практикасы булмаган. Остазына түләрлек акчалары булмаган шәкертләр аңа хезмәткә ялланганнар. "Мәликә китабы"нда бу рәвештәге шәкертлек хакында сүз бара алмый билгеле. Чөнки, ул мантыйкка сыймый, табигый түгел. Дөрес, борынгы заманнарда, мәсәлән, грек философы Сократның да, башкаларның да шәкертләре булган. Нух пәйгамбәр хакындагы хәбәрләр туфан, дөньяны су басу вакыйгалары ��елән бәйле. Ул исә, котылып калу өчен, көймә ясаган. Аны ул Аллаһының әмере белән Җәбраил фәрештәостазга- өйрәтүчегә ияреп эшкә өйрәнүне, шәкертлек буларак, Нух пәйгамбәр белән бәйләп шушылай аңлату хаклы да кебек тоела. "Шәкертлек" сүзенең борынгы үз әйтелеш варианты - "шәгерд" сүзеннән, ә "шәкертлек" - "остаздан өйрәнүче" дигәннән. Шулай итеп, "Мәликә китабы" безгә Нух пәйгамбәрнең тагын да бер асыл сыйфатын - шәкертлеген ачыкларга булыша. Димәк, бу "шәкертлек" тарихи-фәлсәфи мәгънәгә ия. +"Фәкыйрьлек мәсьәләсе"нә килгәндә шул ук хәл, монда да ул тарихи-фәлсәфи мәгънәгә ия, аның эчтәлеге Яхъя пәйгамбәрнең холкы-фигыленә бәйле аңлашыла башлый. Булганга канәгать итү, хәтта бәла-казаны да канәгатьлек белән күтәрү - болар аңа хас сыйфатлардан. Дан, дәрәҗә, байлык, гаилә һ.б. шундый дөньялык бәрәкәтләре Яхъя пәйг амбәрнең күңелен яулый алмаганнар. Ясәвия тарикате ни гезендә дә шушы ук фәкыйрьлек идеаллары һәм идео ло гия се ята. Без яссәвия тарикате вәкилләрен "типтәрләр" дип беләбез, чөнки алар үзләрен, хәзергечә әйтсәк, "дәфтә ри ләр" дип йөрткәннәр. Ул атама Ә. Ясәвинең китаплары "дәф тәр" (ягъни "төптәр"//"тифтәр") дип йөртелүдән шулай. Ясәвичеләрнең гыйбадәтләре аның, шәех-хуҗаларының (аларны "хуҗаганнар", ягъни "хуҗалар" дип йөрткәннәр) "типтәр"ләрендә аңлатып язылган. Сүз Ә. Ясәвинең "Дәфтәриәүвәл" - "Беренче дәфтәр" исеме белән аталган тарикать гыйлеме китабы хакында бара. Хәер, аның хикмәтләр китабы да "типтәр" атала, ягъни "Дәфтәри-сани" ("Икенче дәфтәр") исеме белән. Хәер, бу мәсьәләләргә галимнәр хәзер игътибар да итеп тормыйлар. Шулай да "фәкыйрьлек фәлсәфәсе" безнең татарда идеология рәвешен алып киткәнлеген ачык күзаллап, аның яшәеше XIX йөзнең соңгы чирегенә, хәтта аерым билгеләре белән XX йөз урталарынача нәкышбәндия тарикате белән бергә яшәп килгәнлеген онытырга ярамый. кыбызның яссәвия һәм нәкышбәндия суфичылык юлларында булуларын аерым күрсәткәннәр. +"Мәликә китабы" фәкыйрьлекне, шәкертлек белән бергә, заһитлык мәсьәләсенә бәйле бүлекчәдә, алга таба да искә ала. Без монда суфилыкка монахлык каршы куела икән дия алмыйбыз. Суфилык белән заһитлыкның бергә, янәшә искә алынуларына игътибар итәргә тиешбез. Суфилык, бер яктан, заһитлыкка барып тоташа һәм аның да кайбер үзенчәлекләрен үзенә ала. Әмма, икенче яктан, суфилык заһитлыктан шактый киңрәк тә әле. Бәхәссез ки, "Мәликә китабы"нда сүз заһитлыкмонахлыкта Гайсә, Нух һәм Яхъя пәйгамбәрләрне өлге итү, аларга иярү, идеалны алар өлгесеннән табарга өйрәнү хакында алып барыла, ә суфилыкка килгәндә, Идрис, Хозер, Исмә гыйль, Әйүп, Давыт (Дауд) пәйгамбәрләр үрнәк ителә. Суфилыктагы заһитлыкка килгәндә, ул анда турыдан-туры түгел, бәлки диндарлык белән, ягъни эчтәлек белән катнаша. Суфи ларның сумгалары, төрбәләре, гыйбадәтләре һ.б. формаль яклары монахлыкка бик аз тартым. Шулай да уртак яклары да аз түгел. Аларны "Мәликә китабы" төгәл күрсәтеп бирә: аскетлык, шәкертлек һәм фәкыйрьлек! Шушы өч сыйфат аларны үзара охшаш итә, әмма суфилык, заһитлыктан аермалы буларак, Идрис пәйгамбәр юлында булуга, ягъни тере килеш Җәннәткә керүне, Аллаһыга якынаюны, Хозер пәйгамбәр кебек галимлекне, Исмәгыйль пәйгамбәрдәй разыйлыкны, Әйүп пәйгамбәр сыман балык карынында калып та сабыр булуны, Давыт һәм Әйүп пәйгамбәрләр кебек һәртөрле бәлаләргә сабырлыкны, нигъмәткә шөкер кылуны, ягъни "нәгамел-габд" булуны таләп итә. Монда Ибраһим пәйгамбәр кебек утка төшүләр искә алынмый. Һәрхәлдә Ә. Ясәвидә Ибраһимны суфиларга үрнәк итү тиешлеге хакында аз искәртелмәгән. Димәк, бу фактлар безне "Мәликә китабы"ның яссәвиягә кадәр языл +Шунысын да истән чыгармыйк: автор китабының ахырына таба, фәкыйрьлек хакында кабат сүз кузгатып, аны кешегә хурлык китерүче буларак бәяли, аның ялган сөйләү, ялган ант эчү һ.б. аркасында килүен белдерә. Мондый урыннары әсәрнең язылу чорын ачык күзаллатуга караганда, эчтәлегенә төшенүгә, аңларга омтылуга күбрәк җәлеп итә. Беренче карашка гади тоелган бу халык әдәбияты әсәре иске заманнар татар акылын аңлар өчен аерым әһәмияткә ия. Аның әдәби яктан оста язылуы түгел, ни-нәрсәләрне, кайсы хакыйкатьләрне үзендә саклавы күбрәк кызыксындырды. Хәер, барча хакыйкатьләрен ачык, дөрес һәм тәмам төшенеп бетерә алабыз дип тә ышанып җитеп булмый. Шулай да һәр туа барган сорауларыбызга җаваплар да табыла төсле. +VIII +"Мәликә китабы"нда алга таба Мөхәммәд пәйгамбәр белән бәйле бүлекчә килә. Анда барысы дүрт сорау һәм аларга җаваплар бирелгән. Кыз шунда Мөхәммәд пәйгамбәрнең ничә ел гомер итүе хакында сорый. Егет: "Алтмыш өч яшәде", - дип җавап бирә. Әсәрнең башында Пәйгамбәрнең исән булуы хакында әйтелеп, вакыйгалар аның белән бәйле сөйләнелсә дә, монда ул хакта бөтенләй дә искә алынмый. Бу хәл "Мәликә китабы"ның башыннан ахырынача бер мантыйкка корылмавы хакында искәртә торган факт, әмма акылга сыешлы булуы гаҗәпләндерә. Чөнки моның шулай булуы бик гади, ислам хәлифе Әл-Кадыйрның рескрипты белән бәйле җәелдергән эчке сәясәт авторны шушы рәвешле "мантыйксыз" булуга этәрә. Бер яктан, Пәйгамбәрне үлгән дип әйтергә ярамый, моның өчен эзәрлеклиләр, ә икенче яктан, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына бәйле хәбәрләрне үзен мөселман санаган кеше яхшы белергә тиеш. Һәм, әлбәттә, аның ничә яшь яшәгәнлеген дә. Пәйгамбәребезнең эшен дәвам итүчеләр, урынына "баскан" кешеләр буларак, үзләрен күзаллаган хәлифләр Мөхәммәд галәйһис-сәлләмнең үлемсезлеге идеясе һәм идеалы ярдәмендә идарә итү алымыннан файдаланмый калмаганнар. Бу очракта аның рухи яктан яшәве шик астына алынырга тиеш түгел. Чөнки идарә эше һаман да Пәйгамбәр исеменнән алып барыла, моның өчен кылган эш-гамәлләре барлана, том-том хәдис китаплары төзелә, сөннәт белән бәйле мәсьәләләр чишелә. Рескрипт авторы хәлиф Әл-Кадыйр үзе дә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына бәйле хезмәт яза, хәдисләргә аңлатмалар төзи, ислам тарихы белән шөгыльләнә. Мондый эшләр һәр хәлифкә хас булган. +Мәликәнең Мөхәммәд пәйгамбәргә бәйле икенче соравы: "Ничә яшендә Коръән иңде?" Габделхәлим аңа: "Кырык яшендә Коръән иңде", - дип җавап бирә. Әмма кыз тагын да: "Ничә яшендә пәйгамбәрлек йетеште?" - дип сорый, егет бу юлы да: "Кырык яшендә", - дип җавап бирә. Димәк, Мөхәммәд галәйһис-сәлләм кырык яшенә чын мәгънәсендә, акылы, зиһене, күңел сафлыгы, намусы, пакьлеге, гамәлләре өстенлеге белән пәйгамбәрлек мәртәбәсенә лаек була. Ә бәлки "пәйгамбәрлек җитеште" дигәндә сүз Мөхәммәд галәйһис-сәлләмнең үз бурычларын аңлап эш итүе хакындадыр? Бу сүзләргә борынгылар нинди мәгънәләр салганнар? Әмма монда сорау - туры. Шунлыктан аңа җавапта бары тик бер генә мәгънә була ала: Мөхәммәд пәйгамбәр үзен Аллаһы Тәгаләнең илчесе сыйфатында кырык яшендә таный, Рәсүл итеп сайлануын төшенә. Һәм шул кырык яшендә аңа Җәбраил фәрештә ярдәмендә аяте-аяте белән Коръән иңә башлый. Аларның дүрттән-бере - төшендә, калганнары - өнендә ирешә. Ул аятьләрен сәхабәләр тире-күн кисәкләренә, оча сөякләренә язып баралар. Шулай алар сандык-сандык җыела. Беренчеләрдән буларак Әбу-Бәкер (573төпләнә, аннары - Гомәр (579-644) хәлиф заманында, ахырда кабат - Госман (574-656) сәхабәнең хәлифлек елларында. Бүгенге көндәге Коръән китабы төпләнешен без, Госман сәхабә нөсхәсеннән килә, дибез. +Һәм менә Мәликә көтелмәгән сорау биреп, егеттән Мөхәммәд пәйгамбәрнең үз гомерендә ничә батман ашлык ашавын сорый. Моның әһәмияте шактый зур. Пәйгамбәрнең чыннан да яшәгән булуын, һәр кеше кебек икәнен аңларга ярдәм итеп, реаль тормыш кысаларында укучыны фикер йөртүгә этәрә. Бер батманда - дүрт подаука (дүрт пот яки 64 кг). Четерекле сорау. Ничек төгәл җавабын табарга мөмкин? Кешенең күпме ашавын кем санап барган? Ә аннары, нигә Мәликә "ничә капчык ашлык ашаган" дип, "батман" урынына "капчык" сүзен кулланмый? +Монысына җавапны табуы авыр түгел. "Капчык" сүзе иске заманнарда бүгенге татар халкының тамыр тармаклар ыннан берсе - кыпчакларның атамасы. Кем өчендер - "кап чык", "кабҗак" һ.б., ә кемнәргәдер - "кыпчак", "кыфшак". Алар һәммәсе дә сөйләмдә генә түгел, язуда да кулланышта йөртелгән. Димәк, "капчык" һәм "кыпчак" бер үк сүз булганнар. Менә шуңа да капчыкны "батман" дип әйтү гадәт ителгәнлек бу әсәрнең кайсы дәвердә һәм нинди даирәдә язылганлыгын күзалларга ярдәм итә. Шик тә юк, "Мәликә китабы" чыннан да кыпчаклар чорына һәм даирәсенә карый булып чыга. +Әсәрдә Мәликә алга таба унберенче төркем сорауларын бирүгә күчә, алар хөкемдарлык-падишаһлык кылучыларга карый. "Ничә пәйгамбәр падишаһ булды?" - дип сорый кыз. Егет биш пәйгамбәрнең падишаһ булуын, ә кайсы пәйгамбәрләр икәнлекләре хакында сорау бирелгәч, аларның Йосыф, Давыт, Сөләйман, Искәндәр Зөлкарнәйн һәм Мөхәммәд пәйгамбәрләр булуын әйтә. Йосыфның Мисыр мәлиге тәхехөкемдар булса да, мәлик кенә, падишаһ түгел, хөкүмәт башлыгы. Йосыфны падишаһ буларак белдерү факты исә аерым игътибарга лаек, чөнки ул, беренчедән, яңа чорның сәяси-иҗтимагый карашларына туры килми, икенчедән, иске заман кешеләренең падишаһларга карата мөнәсәбәтен ачык күрсәтә. Аның хикмәте шунда: борынгылар фикеренчә, падишаһлар - Аллаһы Тәгаләнең җир йөзендә халыклар белән идарә итү өчен билгеләп куйган кешеләре алар. +Егеттән кыз көнчыгыштан көнбатышкача ничә патшаның идарә итүе хакында сорый һәм җавапта аларның дүртәү генә булуларын ишетә. Боларның икесе - мөселман, икесе - кяфер икәннәр. Мөселманнар: Сөләйман һәм Искәндәр Зөлкарнәйн пәйгамбәрләр; кяферләр: Нәмруд белән Шедат. Бу хәбәрләр пәйгамбәрләр хакындагы кыйссалардан, Коръән сүрәләреннән мөселманнарга таныш булган. +Кызның пәйгамбәрләргә бәйле сораулары гакыйдә гыйлеменә, ягъни кәлам фәлсәфәсенә һәм иман шартларына караган гыйлемнәреннән, җаваплары да шуларга барып тоташа. Егет аларга җавапларны җиңел таба, белемнәре белән ул үзен чын мәгънәсендә мөселман итеп күрсәтә. +Алга таба Мәликә Җәннәт һәм Тәмуг, аларның ничәү булулары хакында сорый. Егет сигез Җәннәт һәм тугыз Тәмуг барлыгын, аларның исемнәрен әйтә. Шушыннан соң яңа төркем сораулар килә. Кыз дөнья йөзендә терек калдырылган пәйгамбәрләрнең барлыгы-юклыгы белән кызыксына. Габделхәлим дүрт пәйгамбәрнең терек булуын әйтеп, алга таба алар хакында боларны сөйли: "Гайсә, Идрис, Хозер, Ильяс. Идрис берлән Гайсә дүртенче кат күктә, фәрештәләр берлә итагать кылыр, Хозер - юлда, сусаганнарга су бирер, Ильяс - суда, кимәдә [көймәдә] гарык булганнарга мәдәт [ярдәм] бирер", - ди. +Шушылар белән иман-гакыйдә гыйлеменә бәйле мәсьәышанулары, гореф-гадәтләре һәм гомумән дә яшәешне күзаллауларына бәйле сорауларга күчелә. Кыз сорый: "Ничә кошны үлтерсә гөнаһ булыр?" - дип. Егет болай җавап бирә: "Дүрт кошны үлтерсә гөнаһ булыр. Әүвәл - күк карга, икенче - карлыгач, өченче - һөдһөд, дүртенче - байгуш". Бу кош атамалары арасында бүгенге татар әдәби телендә сирәк кулланылганы - күк карга. Иске заманнарда күкшене дә "күк карга" дип атап йөрткәннәр. Шуның аркасында "күк карга" дип атауны халык оныткан. Хәзерге вакытта "күкше" атамасы мари телендә дә кулланылышта йөри. Әмма күкшенең канат кыйгачлары гына зәңгәрсу тасмалы. Ул кош үзе көрәнсу төстә. +Күкше (цоя) кошы очыш-хәрәкәтләрендә зәгыйфьлек күрсәтә, канатларын какканда да аларны авырлык белән кузгатадыр сыман. Ул урманнарда, агачлы урыннарда яши. "Күкше" дип аталуы - күгәрек төсендә булуыннан. Әгәр дә "күгәрчен" сүзе "күк әрчи", ягъни "күк төсендә" сүзләре үзара берегүкушылудан ясалган кушма сүз булса, "күкше" атамасы "күгәрекчә", ягъни "күгәрек кебек" сүзенең редукция ләнеп кыскартылуыннан барлыкка килгән. Күгәрчен белән күкшене бутарга мөмкин булган кебек, аларның аталыш ларын да бертөрле бәйләнештә карап ялгышырга урын бар. Тик "күк карга" дигәндә, "күк төсендәге карга" дип аңларга кирәк. Димәк, монда зәңгәр төс, күк төсенә бәйле сүз бармый, күгәрек төсе дә, хәтта аның көрәнсу-зәңгәрсыман төстә булуы да күздә тотылмый, чөнки шунлыктан күкшене берничек тә "күгәрек карга" дия алмыйбыз. Тагын да онытмыйк, "күкшел" дигәндә төтенсыман, зәңгәрсу-көрән-аксыл төсләр кушылмасы хакында әйтелә. Анысының да "күк карга"га катнашы юк. Димәк, "күк карга" ул бөтенләй башка кош. +Кошлар арасында, Европа киңлекләрендә яшәүче, "карга" буларак аталучы, русча "ракша", "сиворакша", "сивовокадәрле, әмма кыяфәте белән каргага тартым кош бар. Әмма аның томшык очы - ыргаксыманрак, канатлары да очлырак. Аның төсе яшелле-зәңгәр-күк, урыны белән сыегая-куера. Аларның каурыйлары эшләпәләрне бизәр өчен файдаланыла. Каргалардан аермалы буларак, алар үләксә белән тукланмыйлар. Шунлыктан итләре өчен дә аларны аулаучылар бар. Оялары агач куышларында була, ак, ялтырап торган дүрт күкәй салалар. Бу кошны руслар "сивка-воронка", "зеленая ворона" дип тә атыйлар. Алар "күк карга"ны калькалаштырудан барлыкка килгән булырга да мөмкин. Бу кошның затлылыгы һәм матурлыгы күңелләрдә үзенә карата хөрмәт уятырлык әлбәттә. Татарлар аны "шөглә кошы" дип тә атыйлар. +Җавабын дәвам итеп, Габделхәлим ул кошларны ни өчен үтерергә ярамауны аңлатып уза: "Күк карга - Адәм-атаның фәрзәнде [угылы, баласы] ирде. Карлыгач - Ибраһим пәйгамбәр утыга су китерде, Нух пәйгамбәрнең туфанында Адәм угылларыга яхшылык кылды. Байгуш - Сөләйманга нәсыйхәт кылды. Һөдһөд - Сөләйман пәйгамбәрнең бике [бәге - илчесе] ирде", - ди. Тагын да алга таба егет, аерым тукталып, Сөләйман пәйгамбәр һәм байгуш арасында булган бер сөйләшүне хәбәр итә: "Йәнә Сөләйман сорды: "И байгуш, кичәләрдә сәна [Аллаһыга мактау] әйтерсән, ул ни сәна торыр?" Байгуш әйтер: "И Адәм угланнары, юл ерак торыр, йөк агыр торыр, Ахирәт галәмәтләреңезне кылыңыз, тийәрмән". Йәнә Сөләйман сорды: "И байгуш, кемсәләрне күрсәң, нә чөн [ни өчен] башыңны иргаларсын [җыерасың-боргалыйсың]?" Байгуш әйтер: "Камуг [барча] туганнар үлде, тугмаган дик булды, сезләр һәм үләрсез, тийәрмән". Йәнә Сөләйман сорды: "И байгуш, богдайны нә чөн йиймәзсән?" Байгуш әйде: "Атаңыз Адәм богдайны йийде, Биһишдин [Җәннәттән] чыкды, аның өчен йиймәзмән". Йәнә Сөләйман сорды: "Нә чөн су эчмәзсән?" Байгуш әйде: "Нух пәйгамбәр каумене су харап кылды, аның өчен эчмәзмән"". +Егетнең бу хәбәрләре дини күзаллауларга һәм белемнәргә нигезләнгән. Аның асылында аллегорик фикри мәгънәләр ята. Байгышның сәна, ягъни Аллаһыга мактау, рәхмәт, ни өчен укуын сорый Сөләйман пәйгамбәр. Әмма кош ул сәнасенең Аллаһыга аталмаганлыгын, җир йөзендә яшәүче адәм балаларының колагына әйтелүче сүзләр булуын белдерә. Аның "юл ерак торыр" дигәне - Кыямәт көнендә Мәхшәрдә сөреләчәк хакында. "Йөк агыр торыр" дигәне - җавап бирәсе барлыгы, хата белән кылынган шактый җыелганлыгы, "Ахирәт гамәлләреңезне кылыңыз" дигәне - дини таләпләрне үтәргә кирәклек хакында. Сөләйман пәйгамбәрнең байгыштан "ни өчен башыңны боргалыйсың?" дип соравына каршы, кош моның шулай ук кешеләргә ишарә итү икәнлеген аңлата, моның мәңгелек юк, үлем, бу тереклектән китү һәркемгә килүне искәртүе турында булуын әйтә. Байгышның һәр хәрәкәте-гамәле асылында кешеләргә нәсыйхәт белән ишарә итү галәмәте ята икән. Суфилар өчен байгыш шуның өчен дә өлге саналган. Алар аның "һу-һу!" дигәнендә дә "АллаһАллаһ!" дип әйтүне күзаллаганнар, төн кошы булуында исә таңга кадәр йокысыз гыйбадәт кылуы, Аллаһыдан гафу итүен үтенүе, догада булуы дип белгәннәр. +Егетнең хәбәреннән аңлашылганча, байгышның богдай ашамавы ерткыч кош булуыннан түгел, бәлки нәсыйхәтеннән, богдай җимешеннән ризыклану Җәннәттә Адәм белән Хәүвага тыелган булганлыгын, аларның хәрәмгә кул сузулары аркасында аннан куылулары хакында белдерүеннән икән. Әмма моңа карап гомумән дә бодай кебек бөртеклеләрне бары тик Ходай Тәгалә тыйганга тыелумы? Адәм балалары өчен икмәк - хәләл ризык. Бу хакта бәхәс итеп булмый. Әмма Адәм белән Хәүвага богдай җимешенең харам ителүе мәсьәләсе бүгенге көнгә кадәр чишелмәгән хәлдә кала бирә. +Ә байгышның су эчмәве сәбәбе Нух пәйгамбәр туфаны белән бәйле протест йөзеннән түгелме? +Авторның аңа нисбәтле сүзләре шулай ук аллегорик күзаллау кысаларында укучыда фикер уятуга корылган. Алар - ураза тоту, ризыктан читләшә белү һәм хәрәм ашаудан саклану тиешлек хакында. Дини хәбәрләрдә аңлатылганча, шул җимешне ашаулары сәбәпле Адәм белән Хәүва оятны таный башлаганнар. "Мәликә китабы" да дини идеология кысаларында язылган әсәр. Ул гына да түгел, ислам дөньясындагы фәлсәфи фикер-бәхәсләрне, хәтта шикле карашларны да үз эченә алган әсәр. Һәм шул ягы белән тарихыбызны аңлауда һәм аңлатуда ярдәм итә. Мондагы хәбәрләр татар халкының дини-фәлсәфи, сәяси-иҗтимагый карашларын үз эченә җыйган. Аларга бәйле мәгънәләрне асылларынача төшенеп җитү аерым әһәмияткә ия. +IX +Кыз сорау бирә: "Пәйгамбәрнең ите йирдә чердеме?" - дип. Егетнең җавабы: "Йосыф пәйгамбәрнең ите йирдә черде аның өчен кем, атасына күрешердә атдин төшмәде". Бу хәбәр татар күңелен тетрәндерерлек. Аның тәрбияви әһәмияте дә зур. Гомергә ат өстендә йөргән татар кешесе ата белән күрешкәнендә ияреннән төшкән. Башкача була алмый. +"Атасыз туган кемдер?" - дип сорый кыз, пәйгамбәрләрне күздә тотып. Егет монда Шис пәйгамбәрне генә атый, Гайсә пәйгамбәрне телгә алмый. Аннары баланың кемнеке хакындагы мәсьәлә кузгатылып, Шис пәйгамбәр белән бәйле риваятьләрдә сөйләнелгән вакыйга искә алына. Дөрес, ул хәбәр, иҗтимагый төс алып, балаларның атамы, әллә анамы нәселеннән килүе мәсьәләсен хәл итү өчен дәлил рәвешенә дә кергән. Аңарда патриархат идеаллары өскә чыгарыла. +Алга таба кызны Пәйгамбәргә беренче булып иңгән Коръән сүрәсе кызыксындыра. Шул хакта сорау бирелгәч, егет ул сүрәнең "Икъра" икәнлеген әйтә. +Аның иңдерелү вакыйгасы болай була: Мәккәдән читтә, шәһәргә каршы Хира тавы мәгарәсендә кырык яшьлек Мөхәммәд пәйгамбәр гыйбадәт итә. Шунда аңа Җәбраил фәрештә килә һәм, канатлары белән җилпеп: "Икъра [Укы]!" - дип әмер итә. Мөхәммәд пәйгамбәр укый белмәвен әйтә. Беренче аять һәм сүрә Пәйгамбәргә шулай иңә. Ул болай башлана: ق لح ىذ لأ ك بر مساب أرقإ ["Икъра бисми Раббикә әлләзи халака" - ягъни: "Бар кылган Раббың исеме белән укы!" // "Бар кылган Аллаһыңа тапшырып укы!"] +Бу аять Коръәннең 96 нчы сүрәсеннән. Ул "Сүрәтелгаләкъ", ягъни "Оешкан кан сүрәсе" дип атала. Дин галимнәре шушы сүрәнең нәкъ менә тәүге биш аяте Хира тавында иңгәнлеген, шул көннән Мөхәммәд пәйгамбәрнең рәсүллек итүеннән хәбәр бирәләр. "Галәкъ" сүзен Коръәнне тәфсирләүчеләр "мәхәббәт" дип тә аңлаталар. +Бу биш аять болардан гыйбарәт: +["Рәхим-шәфкать иясе Аллаһы Тәгалә исеме белән! +1. Бар кылган Раббыңа тапшырып укы: 2. Кешене оешкан кан кисәгеннән кылган // Кешене мәхәббәттән бар кылган. 3. Укы: Һәм Раббың хөрмәткә лаек // Укы: Һәм Раббың зат иясе // Укы: Һәм Раббың иң юмарт. 4. Язу белән өйрәтүче (белдерүче) // Каләм белән гыйлем белдерүче. 5. Кешегә белмәгәнен белдерүче // Кеше нәрсәне белми, шуны өйрәтүче".] +Бу аятьләрдән аңлашылганча, Мөхәммәд пәйгамбәр беренче вәхидән үк серләр һәм гыйлем дөньясына лаеклы була. Аллаһы Тәгалә аңа кешеләрне Үзенең мәхәббәте белән барлыкка китерүен (ягъни ана көмәнендәге кан кисәгенә җан иңдереп бар кылуын), Раббының бәндәләреннән хөрмәткә иң лаеклы икәнлеген, язу ярдәмендә гыйлем иңдерүен, белмәгәннәрне белдерүче, серләрне аңлатучы булуын хәбәр итә. +"Мәликә китабы"нда болар хакында аерым-аерым искәртелми. Егеттән кыз иң ахыргы иңгән аятьнең кайсы аять икәнлеген сорый һәм мондый җавап ишетә: "Әл-йәүмә әкмәлтү ләкүм динәкүм вә әтмәмтү галәйкүм нигъмәти вә разийтү ләкүмүл-исламә динән". +انيد ملاسلاا مكل تيضر و ىتمعن مكيلع تممتا و مكنيد مكل تلمكا مويلا +Бу аять дин галимнәре тарафыннан чыннан да иң соңгы иңгәне буларак бәяләнә. Аннары, 81-82 көн узгач, Пәйгамбәребез вафат була. Бу аятьнең әһәмияте шактый зур. Ул ислам диненең төгәл, камиллеккә ирешкән дин булуын раслый, Гайсә пәйгамбәрнең Ахырзаман пәйгамбәренең туачагы хакында алдан хәбәр бирүен, аның камил Рәсүл булачагын әйтеп калдыруын да раслаучы дәлил сыйфатын үти. +Коръәндә бу аять "Сүрәтүл-маидәти"нең, ягъни "Азык сүрәсе"нең өченче аяте эчендә килә. Бу аятьтә үләксә ашау тыелу хакында белдерелә. Ә үләксәгә үз үлеме белән үлгәннәр дә керә, шулай ук дуңгыз ите һәм каны, Аллаһының исеме телгә алынмый сугым ителгән терлек, кош-корт итләре, егылып җан тәслим кылган мал-туар, үлемгә җиткерелгән хайваннар, мөгезле эре терлек сөзгәннән үлгәннәр, ерткыч хайваннар тарафыннан үтерелгәннәр, Аллаһыдан гайрегә атап суелганнары, ук кадап бүлешенгәннәре - болар һәммәсе дә хәрәмнән санала. Шулар хакында һәм имансызларның боларны белмәүләре турында аятьтә төгәл хәбәрләр бар. Аннары, тагын шуны искәртү кирәк, менә шушы аять эчендә "соңгы аять" бирелә. Аның мәгънәсе: "Бүген сезгә сезнең динегезне камилләштердем һәм сезнең өчен нигъмәтемне тәмам иттем һәм сезгә исламны динегез итеп разый кылдым". Шушы хәбәрдән соң бу аятьтә тагын да, әгәр кемнедер ачлык мәҗбүр итсә, кеше үз теләге белән гөнаһка бармаганда, ягъни мәҗбүр ителсә, белмичә ашаса - Аллаһы Тәгалә ул бәндәсен чыннан да гафу итүче икәнлеге, аңа рәхимле булуы хакында да белдерелә. Бу "Азык сүрәсе"ндәге аятьләр күләмле һәм шәригать гыйлеменә, дингә бәйле әһәмиятле мәсьәләләргә ачыклык кертә. +"Мәликә китабы"нда кыз алга таба да егетнең Коръәнне ни дәрәҗәдә белүен имтихан итә. Дөньяда Җәннәтне кемнең төзүе хакында сорый. Габделхәлим: "Гад угылы Шедат кылды", - дип җавап бирә. Инде моңа дәлил дә соралгач, ул Коръән хәбәрләреннән әйтә. Бу хакта, чыннан да, Коръәннең "Сүрәтел-Фәҗри" ("Таң ату сүрәсе") дип исемләнгән 89 нчы сүрәсенең 6, 7, 8 нче аятьләрендә искәртелә икән: +داعب كبر لعف فيكرت ملا ٦ +[Гад (кавеме) белән синең Раббың нишләде - әмма уйламадыңмы?] +دامعلا تاذ مرا ٧ +[Затлы төзелешле Ирамны (ягъни Ирам бакчасы, Җирдәге +[Илләрдә алар мисалында төземиләр.] +Бу гад кавеме яшәгән Ирам бакчасының төгәл урыны, Коръәндә белдерелмәү сәбәпле, әлбәттә, билгесез кала килә. Тарихи риваятьләр аның Йәмән белән Һадрамут арасында булуын бәян итә. Бу кавемне иманга чакыру өчен хәзрәте Нух пәйгамбәр җибәрелә. Алар Хак Тәгаләгә гыйбадәт юлыннан тайпылып, ташлардан юнылып эшләнгән потларга табына башлыйлар. Ахырда Һуд пәйгамбәрнең бәддогасы ирешеп, Аллаһы Тәгалә аларга бәла җиле җибәрә. Ул җил 7 көн һәм 7 төн буена туктаусыз исә һәм аның эссесеннән гад кавеме бөршәйгән хөрмә җимешләре кебек булып кибеп-көеп харап булалар. Бу гад кавеменең падишаһы Шедат исемле икәнлеге дә риваятьләрдән мәгълүм. +Алга таба кыз: "Йәэҗүҗ-мәэҗүҗнең асылы нәдин торыр?" - дип, Ахырзаманда җир өстенә чыгачак кавем хакында сорый. Егет аларның Нух пәйгамбәр нәселеннән, әмма этләргә охшаш икәнлекләрен, ә буйлары унике аршын, сакаллары җиде аршын булуын сөйләп бирә. Әмма кыз тагын да дәлил таләп итә. Егет Коръәннән хәбәр китерергә мәҗбүр: +["Иннә йаҗүҗә вә маҗүҗә мөфсидүнә фил арди", ягъни "йаҗүҗ вә маҗүҗ җир йөзендә бозыклык кылдылар".] +Бу хәбәр "Сүрәтел-кәһфи", ягъни "Мәгарә (Тау куышы) сүрәсе"нең 94 нче аяте эчендә бирелгән: +["Алар әйттеләр: И Зөлкарнәйн, йәэҗүҗ һәм мәэҗүҗ җир йөзендә бозыклык кылалар, бәлки сиңа түләргәдер - безнең һәм аларның арабызга ныгытма (бүлеп торучы койма) төзетергә?"] +Сүз, әлбәттә, Искәндәр Зөлкарнәйннең йәэҗүҗ-мәэҗүҗ кавемен җир йөзенә чыкмаслык итеп бикләп куюы хакында бара. Урта гасырларда бу халыкларны монголлар буларак та күзаллаганнар, яки монгол-татарлар дип тә белгәннәр. Димәк, әгәр дә "Мәликә китабы" XIII йөз башларында киң җәелә барган монгол яулары, Чыңгыз хан урдалары килгән чорда, яисә аннан соңрак язылса, анда аларны йәэҗүҗмәэҗүҗ дип кабул иттерү тойгысы яки хәбәре чагылыш тапмый калмас иде. Аннары, ул кавем кешеләренең буйга 12 аршын һәм 7 аршын сакаллы булулары, кыяфәтләре белән эткә охшашлыклары, ягъни сурәт-портретлары әсәрдә төгәл бирелгәннәр. Бу фактлар "Британия энциклопедиясе"ндәге "Гог и Могог" мәкаләсендәге бәянга туры килә. Шушы хакта әхмәдияче галим Мәүланә Мөхәммәт Галинең Коръән тәрҗемәләренә бәйле ясаган аңлатмаларында болар язылган: "Есть, однако, еще один вопрос, заслуживающий обсуждения, - гигантские изображения Гога и Магога в Гилдехолме в Лондоне. "Известно, - пишет Британская энциклопедия, - что изваяния, похожие на эти, существовали в Лондоне еще во времена Генриха V". Это замечательное обстоятельство Джеффри Монмаутский объясняет следующим образом: "Гемот и Гемагот (возможно, искажение имен Гог и Магог) был великаном, который вместе со своим братом Горинеусом, наводил ужас на западный полуостров Англии, пока его не убели чужеземные завоеватели". (Британская энциклопедия. Статья "Гог и Магог")" . Алга таба Мәүланә Мөхәммәт Гали хәзрәтләре бу кешеләрнең скифлар белән дә бәйләнешләре хакында фикер йөртә. Ул мәгълүматлар аерым игътибарга лаек. Безнең күзаллаулар өчен бу халыкның кыяфәтләре хакында хәбәрләр дә кызыклы: йәэҗүҗ вә мәэҗүҗ кавеме (христианнар дөньясы аларны Гог һәм Магог дип белә) ун метр чамасы озын буйлы, ягъни великаннар-алыплар (яисә, соңгырак вариантта - диюләр), Нух пәйгамбәр нәселеннән, сакаллы һәм эт кыяфәтле булганнар. Болардан татарларның алыплар турындагы риваятьләренең дә борынгы тарихларыбыздан килгәнлеген төшенми мөмкин түгел. +Алга таба кыз фәрештәләр хакында, аларның нинди җенестән булуларына бәйле сорауларын бирә. Фәрештәләрне җенесле (ир-хатын) дип белдерүне егет көферлек буларак бәяли һәм ул серләрен Ходай Тәгалә үзе генә белә, ашаганнары-эчкәннәре - Аллаһы Тәгаләгә зикер, ягъни дога-гыйбадәт икәнлеген әйтеп җавап бирә. +Кыз шул урында тагын да башка сорауга күчә. Аның дәлил таләп итүе җавап белән риза икәнлеге хакында сөйли торган факт рәвешендә кабул ителә. +"Унсигез мең галәм ни торыр?" - дип сорый кыз. Егет болай дип җавап бирә: "Йете кат күк. Алтысы - һавада, кушлар [шушылар] берлә унсигез мең галәм булыр", - ди. Бу урында кабат "фәкыйһ әйде" дигән сүзләр килә. Димәк, бу сорауга ул ике тапкыр җавап биргән булып чыга: "Йәнә бер риваятьтә бу торыр: алты мең груһ хайван [алты мең төрле хайван], алты мең груһ нәбатан [алты мең төрле үсемлек, үлән] булгай". Һәм шунда кыз дәлил таләп итә. Мондый җавапны ала: "Калән-нәби галәйһис-сәлләм [ягъни Пәйгамбәр, аңа сәламнәр ирешсен, әйткән"]: +" ةيجانلا لاا رانلا ىف مهلك ةقرف نيعبس و ثلث ىلع ىتما قرتفتسا" +"Истәфтәрак өммәти галә сөлүсин вә сәбгыйн фиркат, күлл��һүм фин-нари иллән-наҗийәт". +[Ягъни: "Минем өммәтем җитмеш өч төркемгә аерылыр, аларның барчасын ут эченнән коткарыр".] +Монда җавапның хәдисләрдән алынганлыгы аңлашыла. Әмма ул Кыямәттә мөселман өммәтенең җитмеш өч төркем булуын, аларның һәммәсенең уттан азат ителүен сөйли. Бу хәдисне җиде кат күкләр, алты мең төрле хайваннар һәм шул ук сандагы үсемлекләр хакында дәлил итүче дип булмый. Әмма кыз бу урында беренче тапкыр: "Садака сәнең остадка!" ["Дан синең остазыңа!"] - дип, егетне мактап ала. +Моны ничек аңларга? Сорау белән җавап үзара ярашмаүга, җитмәсә, кызның мактап алуына бәйле фикер йөртергә кала. Боларның сәбәбе төп нөсхәнең (протографның) дефектлы булуыннан, яки текстны күчерүчегә начар сакланышлы кулъязма килеп ирешүдән дия алабыз. Бәлки бу урында ядкәрнең бите-сәхифәсе төшеп калгандыр? Ул хакта да уйланмый мөмкин түгел. Хәтта күчерүчегә бәйле, аның игътибарсызлыгы аркасында текст тулысынча күчерелмәгән дип тә белдерергә була. Әмма бу сәбәпләрнең аерып кайсын гына да атау яки билгеләү мөмкинлеге әлегә юк. Моның өчен әсәрнең кулъязмаларын барлап өйрәнеп чыгу, аермалыкларны ачыклау кирәк. Тик ул эшебезне киләчәккә калдырырга туры килә, чөнки хезмәтебез әсәрнең кулъязмалары һәм вариантларын чагыштыру юнәлешендә түгел, "Мәликә китабы" басмасының эчтәлеген ачыклау һәм аңлату юнәлешендә язылды, ягъни әсәрнең басма вариантына әдәби-текстологик анализ бирүдән гыйбарәт. Текстның басмалары кулъязмалары белән дә чагыштырылса, бу хезмәтнең мәртәбәсе бермә-бер артачак билгеле. Әмма ул эшкә алынмавыбызның сәбәбе дә бар: "Мәликә китабы"ның әлегә безгә таныш кулъязма текстлары басмалардагыча, аларда аермалар юк. Кыскасы, әсәрнең фәнни анализыбыз өчен ышанычлы борынгырак кулъязма нөсхәләрен әлегә таба алмадык. +Кыз алга таба, егетнең остазын мактап алганнан соң, тагын да сорау бирә: "Нәчә нәрсә атасы юк кәлде-китте?" Габделхәлим биш нәрсәнең атага бәйсез барлыкка китерелүен әйтә: "Әүвәл - Адәм ата, икенче - Хәүва ана, өченче - Исмәгыйль пәйгамбәрнең кучкары, дүртенче - Салих пәйгамбәрнең тивәсе, бишенче - Муса пәйгамбәрнең гасасы [таягы]". +Бу юлы да Гайсә пәйгамбәрнең исеме аталмый. Аннары шунысы да бар, әсәрнең авторы бер генә дә иманына хилафлык итми. Адәмне дә, Хәүваны да Аллаһы Тәгалә тудырмаган, ул аларны бар кылган. Бу хакта Коръәннең 112 нче сүрәсендә, ягъни "Ихлас сүрәсе"ндә төгәл искәртелә: Аллаһы Тәгалә һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады! Ул - бар кылучы, кадир-кодрәт иясе. Аның теләгенчә һәммә нәрсә була яки юк ителә. +Исмәгыйль пәйгамбәр урынына корбанга кучкар Җәннәттән китерелә, Салих пәйгамбәрнең дөясе таштан тудырыла, Муса пәйгамбәрнең таягы кипкән коры агач була. Алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең могҗизасыннан саналалар. Әмма ни өчен атасыз бар кылынганнар? Чөнки алар бары тик Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән һәм кодрәте көченә мисаллар булып торалар. +Гайсә пәйгамбәрнең атасыз тудырылганнар исемлегенә кертелмәве "Мәликә китабы"ның борынгы әсәрләрдән булуын ачык раслый торган фактларның берсе. Әмма XII гасыр шагыйрьләре Ә. Ясәвидә, С. Бакырганида эш инде башкача тора. Сөләйман Бакырганиның "Мәрьям ана" кыйссасында +Мәрьям иде анасы, +Һич юк иде атасы, +Әнбияләр айасы, +Йилдин тугъмыш ирдия. +Алга таба кыз диңгез эчендә балык карынында кырык көн гыйбадәт иткән кешенең кем икәнлеген сорый. Егет аның Юныс пәйгамбәр булуын әйтә. Җир белән күк арасында намаз укучыны исә - "Сөләйман пәйгамбәр", ди. Болар берсе дә бәхәс ителми, егетнең пәйгамбәрләр тарихларын яхшы белүе хакында сөйли. Һәм менә катлаулырак сорау да бирелә: "Каю кем ирсә торыр - кырык яшендә, сакалы кара; угылы - йөз егерме яшендә, сакалы ак?" Егет бу сорауга да җавапны белә: "Ул - Гозаир пәйгамбәр торыр. Кырык яшендә Аллаһ Тәгалә аның җанын алды, сиксән елдин соң тергезде". Димәк, Гозаир пәйгамбәр бер үлеп, аннары кабат терелтелгән икән. Әгәр дә исән булса, аңа да 120 яшь булыр иде. Кырык яшендә үлеп, кабат тергезелгәндә аңа шул ук кырык яшь була. Моңа кызның үз соравы һәм аңа егетнең җавабы дәлил. 80 елдан соң ул тергезелә, ә улына 120 яшь була. Димәк, Гозаир пәйгамбәргә дә, улыныкы кебек, 120 яшь килеп чыга. Әмма ни өчен алар бер үк елгылар - бусы аңлашылмый. Егетнең шушы хатасын кыз, бик акыллы һәм белемле булып та, бөтенләй игътибарсыз калдыра. Монда атаның кырык яшьтә, улының йөз егермедә, атаның сакалы кара, улыныкы ак булуы әйтелеп, укучының күңелендә гаҗәпләнү, аптыраш хисе тудырыла. Егетнең "дөрес" җавабы исә тәмам шаккатыра. Күңелендә могҗизага юлыгу тойгысы туа. Шул рәвешле укучы табигый фикерләүдән аерыла, ата белән улының икесенә дә 120 шәр яшь икәнлеген аңламый кала. +Шушы урында "Мәликә китабы" игътикад гыйлеменә, кәлам фәлсәфәсенә бәйле мәсьәләләрдән "милли шәригать"кә караган күзаллауларны бәян итүгә күчә. Аларда, дини карашлар белән бергә, халыкның дөньяны аңлавы үзара бәйләнештә бирелә. +IX +Кыз: "Каю рәхмәт торыр - халык андин качар?" - дип сорый. Аның бу соравы табышмак әлбәттә. Егетнең тапкырлыгын сынар өчен бирелә ул. Кыз: "Ягъмур торыр", - дигән җавапны ишетә. "Ягъмур" сүзе борынгы төрки формада язылган. Безнең татарда ул кайчаннан "яңгыр" булып киткән - әйтүе авыр. Дөрес, "явым" сүзендә борынгы форма сакл анган, әмма анда да авазлар күчеше күзәтелә. +Егеткә кыз тагын бер табышмак бирә: "Каю фетнә торыр - халык аны сүвәр [сөяр]?" - ди. "Мал берлә угыл-кыз торыр", - дигән җавап ала һәм моңа дәлил таләп итә. Табышмакларның җавабына дәлилләү соралмый югыйсә. Шулай да егет, Аллаһының сүзе дип, ягъни Коръән аяте буларак болай әйтә: +ةنتف مكدلاوا و مكلاومل امنا +["Әмнәма ләмәвалкүм вә әүладикүм фетнәтүн". Ягъни, "Чынлыкта малларыбыз вә балаларыбыз фетнәдер".] +Фетнә сүзен бабаларыбыз "бәла", "кайгы", "сагыш" буларак аңлаганнар. Ул шулай ук "гаугалану" мәгънәсенә дә тур�� килә. +Егетнең бу рәвешле җавап бирүе аңлашыла: халык акылы Аллаһы Тәгалә сүзенә янәшә куела һәм шуның белән, бер яктан, Коръәннең чын мәгънәсендә хакыйкать икәнлеге раслана, икенче яктан, халык акылы югары бәяләнә. Мондый параллельләр укучыда Коръәнгә дә, халык акылына да хөрмәт хисен уята. +Балаларны фетнә буларак белүнең хикмәте шунда, атааналар аларны даими кайгыртып торырга, алар өчен җан атып, сагышланып яшәргә мәҗбүрләр. Ә балалар моны шулай кирәк дип кабул итәләр. Хәер, үсеп җитеп, гаилә коргач, алар да үз чиратларында балаларын кайгырта башлыйлар. Тормыш шулай дәвам итә. Һәр буын киләчәккә карап яши. Кешеләрнең генә түгел, бөтен дөньялыкның яшәеш тәртибе шундый. Бу кагыйдәне дини фәлсәфә үзенчә аңлаткан. Балаларны фетнә буларак күзаллап, аларга таянмау, алардан яхшылык өмет итмәү мәсьәләсен суфичылык алга чыгарган. "Мәликә китабы" бу мәсьәләгә шактый якын килгән, әмма ул аны суфиларча чишмәгән. Бу факт исә әсәрнең суфичылык фәлсәфәсе эшләнелеп җиткән чорда язылмавы хакында сөйли, суфичылык тәэсире аңарда гомумән дә юк дәрәҗәсендә. Монда сүз төрки, аерым алганда татар дөньясындагы бөреләнеп килүче суфичыл фәлсәфәнең электән табигый нигезе булуы һәм ул нигезнең халык акылына да таянуы хакында. +Кыз алга таба: "Каю нәмәрсә торыр - күрмәин барыр?" - дип, ягъни күрмичә дә нәрсәгә ышану дөрес булганлыгын сорый. Егет моның иман икәнлеген әйтә. Иманның хикмәте шунда - Аллаһы Тәгаләгә инану өчен дәлил кирәк булмауда. Гомумән дә, иман китерелгәндә кешедән ышану гына таләп ителә. Хәтта чын мәгънәсендә инанып иман китерәме ул, әллә куркып яки кирәк булган өченме - боларның да әһәмияте юк санала. Иманың үз телең белән раслап: "Иман китердем!" - дип әйтү белән дөрес була. Ул кешенең чыннан да иманлымытүгелме икәнлеген тикшерү, тәҗрибә кылу, бәяләү таләп ителми. Менә шуңа күрә дә иман - "күрмичә дә бара", ягъни раслау сорамый. Тагын шунысы әһәмиятле, иманны шушы рәвештә кабул итү кәлам фәлсәфәсенә хас, гакыйдәнең шарты булып тора. Бу бездә, татарларда, шулай кабул ителгән һәм монда +Иманның нәрсә һәм ничек булуы хакындагы бәхәсләр VIII гасырдан көч алып китәләр. Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Хәсән иманның "күрмичә дә бара" идеясен алга чыгара, шәһадәт сүзләрен әйткән һәркем, шулай итеп, мөселман санала башлый. Аның асылына бәндәнең хаклымы-түгелме икәнлеген ачыклау Кыямәт көнендә булачак дигән фикер салына. Шулай итеп, кеше иманлымы-түгелме - моны бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә булып чыга. Шушы өйрәтмәләр мөрҗийә мәзһәбен барлыкка китерә, ул Гыйракта ныгый һәм шигый мәзһәбе тарафыннан кабул ителә. Өммийә нәселе хәлиф булып утырганда (661-750 еллар) гарәп дөньясында төп кагыйдә санала. Португалия һәм Испаниядәге Кордова хәлифлегендә (929-1031) бу традиция дәвам итә. Мөрҗийә мәзһәбе карашларына хариҗилар каршы чыгалар һәм кече һәм олы гөнаһлар белән бәйле принципиаль концепция булдыралар, зар гөнаһлар кешене имансыз калдыра дигән фикерне алга сөрәләр. Сөнни мәзһәбе идеяләре формалашуда төп рольне башкарулары белән аларның идеаллары алга таба яшәвен дәвам итә. Димәк, "Мәликә китабы"ндагы "күрмичә дә бара" дип иман хакында әйтелгән сорау һәм җавап сөнни мәзһәбе өйрәтмәләре белән ярашып тә җитми булып чыга. +Кыз тагын да сорый: "Күкдин югары нә торыр?" Аңа төрлечә җавап бирергә мөмкин. Әйтик, Аллаһының тәхете "Көрси" дип тә, "һәммә нәрсәдән өстен булучы" дип тә һ.б. Әмма әсәрнең авторы иманда - ныклы, аның фәлсәфи-дини карашлары һәм белемнәре - тирән. Бу үзенчәлеге аның чын мәгънәсендә талантлы булуы хакында да сөйли. Шунысы әһәмиятле, әсәрдә егетнең дөньяви мәсьәләләр хакындагы җаваплары да дини эчтәлек белән ныгытылган. Бу исә халыкта ислам дини тәгълиматлары инде нык урнашкан булуы хакында сөйли. +Кызның күкләрдән дә югарырак нәрсәнеңдер барлыгы дигән җавап кайтара. Монда "көфер сүз" дигәндә, хаталы, ялган сөйләү, бозык сүзләр тарату күздә тотыла. Аларның күктән югары торуларының сәбәбе шунда - көфер, ялган, кабихи сөйләү дөньялыкка да, күкләргә дә сыешмый, ягъни бернинди кысага да сыймый, һәртөрле чикләрне уза, дип уйларга да була. Әмма бу хәбәр көфер сөйләүнең өстенлеге хакында түгел. Ничек инде бозык сүз күкләрдән дә өстен була алсын? Димәк, моңа җавабыбыз юк, бу мәсьәләне чишми калдырырга мәҗбүрбез. +Моннан соң кыз тагын да бер сорау бирә: "Ул нә кош торыр кем, Кыямәткәчә бер-берендин калмаз?" - ди. Егет аңа бу кошларның көн белән төн булуларын әйтеп бирә. Бу, әлбәттә, чын табышмак һәм анда дини фәлсәфә дә, гыйльми мәгънә дә юк. Аңардан соң килә торган сорау да чын табышмактан гыйбарәт: "Каю егач [кайсы агач] - унике шахы [ботагы] бар, һәр шахында утыз яфрагы бар, бер йөзе - ак, бер йөзе - кара?" Монда тагын да шунысына игътибар юнәлтергә тиешбез, бу табышмакның телендә чыгтай элементы бөтенләй дә юк. Бу исә әсәрнең язылу урынын Урта Азия белән тыгыз бәйләргә мөмкинлек бирми. Әмма эчтәлеге... +Мәликәнең ул табышмагын Габделхәлим болай чишә: "Ул егач - бер ел торыр. Унике бодакы - унике ай торыр. Утыз яфракы - утыз көн торыр. Бер йөзенең акы - көн торыр. Бер йөзенең карасы - кичә торыр". Бу - тапкыр һәм дөрес җавап. Әмма шунысы да бар: атна белән бәйле һичбер сүз юк. Һәм бу ни өчен алай? Ай календаре, ягъни Һиҗри ел исәбе буенча елның алты ае 30 көннән, алты ае 29 көннән гыйбарәт, ә Кояш календаренда, ягъни Милади ел исәбендә, елның 7 ае 31 көннән, 4 ае 30 көннән, февраль ае 28 көннән (дүрт елга бер тапкыр 29 көннән) тора. Һәр елда мөселманнар календаре (ягъни Һиҗри ел исәбе) 11 көнгә Европа календареннан (ягъел исәпләренең көннәре туры килешә, очрашалар. Әмма бу вакытта Милади ел исәбендә 32 ел гына узган була. +Габделхәлимнең җавабында болар искә алынмыйлар. Авторга монда әсәренең язылу датасына ишарәләү мөмкинлеге дә бар, әмма ул аны файдаланмый. Табышмакта елны агач б��лән, айларына ботакларына, көннәрен яфракларына тиңләү кызыклы. Борынгы дәверләрдә дә, Урта гасырларда да төрки халыклар, кытайлар, японнар, монголлар кебек үк, хайван исемнәре белән аталган ел циклын файдаланганнар. Бу табышмак та шуның белән бәйле бер-бер хайванга охшату рәвешендә төзелгән булса, без аның борынгы төрки бабаларыбыз тарафыннан гына уйлап чыгарылганлыгына инаныр идек, һич югы, кытайларга яки монголларга бәйләр идек. Ә монда ул мөмкинлеккә урын калдырылмаган. Елны - агач, айларны - ботаклары, көннәрне - яфраклары белән янәшә куйган. Безгә агачлар белән бәйле календарьның тарихи кельт кавемнәренә караган друидларныкы булганлыгы мәгълүм. Аның беренче ае - Каен, 24 декабрьдән башланып, 20 гыйнваргача дәвам итә; икенчесе - Миләш, өченчесе - Корыша (корычагач, дардар; русчасы - ясень), дүртенчесе - Зирек, бишенчесе - Тирәк, алтынчысы - Йогышма (дүләнә, камырлык, явышгы; русчасы - боярышник), җиденчесе - Имән, сигезенчесе - Очлак (русчасы - остролист), тугызынчысы - Чикләвек, унынчысы - Йөзем, унберенчесе - Сырмавык (русчасы - плющ), уникенчесе - Куралык (русчасы - тростник), унөченчесе - Карга миләше (аю баланы, русчасы - бузина). Шунысына игътибар итик: друидлар календаренда унөч ай. Димәк, бусы да Мәликәнең табышмагының асылын тәшкил итми. Бәлки берничә календарьдан хәбәрдарлык аркасында ул иҗат ителгәндер? Ягъни, бер мәдәни үсеш юлыннан икенчесенә күчкән чорларда иҗтимагый аңда шундый урнашып өлгермәгән. Әгәр дә шушы мантыйкка нигезләнсәк, агач-ел белән бәйле табышмакның килеп чыгышы, эчтәлеге, мәгънәсе аңлашыла башлый да сыман. +Борынгы календарьлардан зәрдөштләр ел хисабы (Зороастр календаре) кызыклы. Анда һәр ел унике айдан гыйбарәт булган. Ә айларның һәркайсы төгәл утыз көннән торган. Аларның үз фасылларына туры килеп барганнар. Шунысы әһәмиятле, зәрдөштләрдә атна төшенчәсе бөтенләй дә булмаган. Димәк, Мәликәнең табышмагының асылында шушы календарь ята. Безнең төрки бабаларыбызда да ул кабул ителгән һәм файдаланылган күрәсең. Югыйсә татар китабында андый табышмак кайдан урын алыр иде? Габделхәлим - Төркестаннан. Ел белән агачны бәйләп җавапны ул ничек дөрес табар иде? Ә елларның исемнәрен - агач исеме, айларныкын - ботаклар аталышы дип тә булмый, андый ел һәм ай хисаплары безгә мәгълүм түгел. Әмма шунысы әһәмиятле: бу табышмакның фактологик асылы бар һәм алар халкыбызның борынгы тарихларына барып тоташа. +"Мәликә китабы"нда алга таба кыз: "Дөньяда ачылыг нә торыр?" - дип сорый, ягъни нәрсәнең ачы булуы белән кызыксына. Егет аңа ул ачылыкның хәерчелек булуын әйтә. Кыз катылыкның нәрсә икәнлеген сорый, егет аның байлык булуын әйтә. Монда барысы да аңлашыла. Хәерчелек, мохтаҗлык - җанны кисә, аларны шуңа күрә дә "ачылык", дибез. Ә байлык - бәгырьне катылата, таш ясый. Ул катылыкны фетнә буларак та аңларга кирәк. +Егеттән кыз: "Дөньяның киңлеге нә торыр?" - дип сорый һәм аңардан: "Падишаһларның гаделе торыр, галимнәрнең гыйлеме торыр, байларның сәхавәте [юмартлыклары] торыр, дәрвишләрнең догасы торыр", - дигән җавап ала. "Дөньяның киңлеге"н бүгенге көндәгечә аңлау-аңлатуга күЕгетнең кызга җавабында дәрвишләр дә искә алына, әмма ул "суфи-диндар" гына түгел, "фәкыйрьләр" мәгънәсендә дә килә. Моның шулай булуы байларга каршы куелуыннан дип аңлашыла башлый. Шунлыктан байларның юмартлыгы белән фәкыйрьләрнең догасы мәсьәләсе тагын да аерым мәгъ нәләр алалар, алар үзара бәйләнештәге төшенчәләр кебек кабул ителәләр. Ә бит падишаһларның гаделлеге белән галимнәрнең гыйлеме дә үзара шундый ук бәйләнешле мәгънәләрдә булырга тиешләр югыйсә. Әмма падишаһка галим түгел, бәлки халык каршы куелганда дөресрәк булмасмы? Димәк, шушы мантыйк юлы белән килеп, монда "дәрвишләр" сүзенең "дин ияләре, динле кешеләр"не белдерер өчен кулланылуын аңларбыз. Егетнең җавабы байларга дәрвишләрне, патшаларга галимнәрне каршы кую тәртибендә түгел, бәлки аларны бер-бер артлы санап бару уңаена корылган булып чыга. Алардан тагын да шунысы аңлашыла: дөньяның киңлеге патшаларның гаделлегенә, байларның юмартлыгына, динле кешеләрнең догаларына гына түгел, галимнәрнең гыйлеменә дә бәйле икән. Менә ни өчен ил, җәмгыять гыйльми югарылыкны тәэмин итүгә, саклауга, үстерүгә омтыла. +Сорауларын Мәликә көтелмәгәнчә бирә. Ул кабатлана да кебек, инде күптән булып узган темага кире кайтып ала сыман, әле халыкчан, әле гыйльми, әле дини, әле тарихи, әле фәлсәфи, әле хәтта сәяси темалар белән эш итә. Аның арсеналында үз чорының фән өлкәләре белән бәйле сораулар бар һәм алар кызның кызыксыну өлкәләренә карыйлар. Бу ягы белән ул үз гасырының укымышлы шәхесе буларак күз алдына килә. Хикмәт аның ишеткән җавапларында гына түгел. Нәрсә хакында сорарга кирәк икәнлеген белгән кеше генә андый сорауларны бирә. Мәликәнең үзендә аларның җаваплары юк икән, егетнең хаклы яки хаксыз икәнлеген ничек бәяли кадәр һичкем җавап таба алмаган. Әмма, ничек кенә булмасын, әдип - үз чорының кешесе. Ул хәтта хыялый әсәр язсын, фантастика юнәлешендә иҗат итсен, барыбер үз дәвере җитештергән күзаллау кысаларыннан читкә чыга алмый. Аның геройлары да, - никадәр акыллы, батыр, белемле, тәүфыйклы күренмәсеннәр, әдип яшәгән дәвернең, даирәнең, шул гасырда халык җитештергән аң-белем һәм гореф- гадәтләрнең җимешләре. Борынгы ядкәрләребезне өйрәнүдә бу кагыйдәне истә тоту зур таяныч бирә һәм аерым әһәмияткә ия. +Игътибар итик: Мәликә татар суфичылык чоры әдәбияты әсәрләрен яхшы өйрәнгән укучы өчен бөтенләй дә яңалык булмаган, XIX йөзнең беренче яртысы бөек шагыйре Һибәтулла Салиховның бүгенге укучыга мәктәп бусагаларыннан таныш "Тәндә җаным..." шигырендәге төп фикере белән аваздаш мондый сорауны бирә: "Гыймарәтме [төзекме] күп, вәйранәме [җимерекме] күп?" - дип. Сүз җир йөзе хакында бара. Һәм егет аңа бола�� дип җавап бирә: "Вәйранә күп, аның өчен - барча гыймарәтләр вәйран булыр", - дип. +Һ. Салихов бу хактагы шигырендә: "Бу гыймарәт барчасы вәйран икәндер, белмәдем", ди. Боларның хикмәте нәрсәдә? Беренчедән, җир йөзендә бер генә нәрсәнең дә мәңгелек түгеллегендә, ягъни дөнья мәңгелек түгел. Икенчедән, моның шулай булуының сәбәбен Һ. Салихов наданлыктан күрә: "Дөньяда дөздем гыймарәт бары наданлык белән", - ди ул. Ә "Мәликә китабы"нда барча төзекләр җимерелә бара дигән фикер алга чыгарыла. Бүгенге зыялы кеше дөньяның туктаусыз үзгәрә баруын аның яшәү рәвеше, яшәеш кануны буларак кабул итә, әгәр дә шушы үзгәреш тукталса, яшәүнең дә бетүен белә, ягъни яшәү белән үлемнең даимилекне, мәңгелекне тәэмин итүче көчләр икәнлеген аңлый. Моны суфилар да, борынгы бабаларыбыз да шулай дип аңлаганнар. гын күздә тота һәм бу сәбәпнең нәтиҗәсенә күз сала, "дөнья йөзендә вәйран күбрәк" дигән фикерне алга сөрә. Монда хәтта XIX йөз татар шагыйрьләреннән дә беркатлырак фикерләү рәвеше сизелеп тора. Һ. Салихов вәйранлыкны рухи халәт һәм мәгънә кысаларында күзаллый. Алай тирән фикер йөртү "Мәликә китабы"нда юк, әмма андагы конкретлык, төгәллек һәм шулар белән бәйле серләр, мәгънәләр күңелдә соклану хисләрен тудырмый калмыйлар. Ә Һ. Салиховча тоя һәм уйлый белү өчен татар акылына суфичылык дәверенә ирешү кирәк булган. Шушы фәлсәфә үзе генә дә "Мәликә китабы"ның язылуы суфичылык дәвере башларында, бәлки тарихи яктан аңа кадәрге чорда ук булганлыгын төшенергә ярдәм итә. +Алга таба кыз нәкъ шушы соравы белән аваздаш икенчесен бирә: "Дөньяда үлекме күп, терекме?" - ди. Егетнең фикер сөреше ничек буласы, әлбәттә, аңлашыла. Дөньяда вәйран күп икән, димәк - үлек тә күп, диячәк ул. Аның җавабы да нәкъ шулай яңгырый: "Үлек күп торыр. Аның өчен кем, барча терекләр үлек булгучы торыр". +Әмма бу рәвешле фикер йөртү һәрвакытта да яшәмәгән. Шәрык әдәбиятларында киң таралган риваятьләрнең берсендә (мәсәлән, Искәндәр һәм хакимнәр (акыл ияләре) турындагысында) мондый вакыйга тасвир ителә: Һиндстанны яулап алган Зөлкарнәйн (сүз Александр Макендонский хакында бара) илнең хакимнәре белән очраша һәм аларга ун төрле сорау бирә. Шулар арасында беренчесе нәкъ менә Мәликәнең Габделхәлимгә әйткәненә туры килә: "Кемнәр дөньяда күбрәк: терекләрме яки үлекләрме?" Һәм ул мондый җавап ишетә: "Терекләр, - диләр хакимнәр, - чөнки үлекләр инде юк". +Монда бөтенләй башка төрле җавап белән очрашабыз. Хакимнәрнең Искәндәргә әйткәннәре ачык аңлашыла. Аның мантыйгы да гади: үлгән кешеләр бу дөньяда калмый, башка дөньяга күченә. Димәк, бу дөньяда алар инде юк. +Терекләр һәм үлекләр мәсьәләсендә шушы рәвешле фикерләүләрдә без ике төрле мантыйк белән очрашабыз. Берсе - Искәндәр падишаһның акыл ияләренә бәйле, икенчесе - татарның үз карашы. +Искәндәргә нисбәтле ул риваятьнең кайчан барлыкка килгәнлеген белешә башласак, аның элекке заманнар��ан ук халыкта йөргәнлеген искәрергә тиешбез. Ни өчен дигәндә, бу риваятьтә индусларның борынгы ышанулары, аларның дөнья га карашлары һәм тормыш-яшәешне күзаллаулары фәлсәфәсе теркәп калдырылган. Ә менә ул теркәлү чоры, анда төп каһарман итеп Искәндәрне алу - монысының да төгәл елын ачыклый алабыз. Ул ислам дине таралуы белән бәйле булып, борынгыларның фикерләвен, борынгы дәверләрдә дөньяның асылын аңлау һәм аңлату фәлсәфәсен саклап калу кирәклеген төшенү чорында гына языла алган. Әгәр дә без риваятьләрне һәм гомумән дә әдәби әсәрләрне берәүнең күңеленә-башына килгән дә, ул шуларны язып куйган дигән караш белән чикләнсәк, моның белән бик тә ялгышырбыз. Әдәби әсәрләр юктан гына язылмыйлар. Аларның тарихи-мәдәни кыйммәте дә бер-бер сәбәп белән мәйданга чыгуларына бәйле. Һиндстанга ислам дине VIII-IX гасырларда барып ирешә, әмма таралышы берьюлы гына да һәм җиңел генә дә түгел. Искәндәр турындагы бу риваять X гасырда теркәлгән булырга тиеш. Башкача мөмкин түгел. Бу чор аларда иске фәлсәфәнең яңасы белән алышынуы дәвере була. Шәрыкта искедән яңага күчеш нәкъ менә X гасырга карый. Ә яңача фикерләү үсеп киткәч, иске карашлар санга алынмый башлыйлар. Төркиләр арасында XII йөздән тәмам көч алган суфичылык исә һәртөрле "искене" яңартып, яңа эчендә хакындагы ул риваять тә хикмәтле эчтәлек төсен алып, идеясенә, фәлсәфәсенә бәя бирелмичә, мөкатдәс мөслими вакыйга төсендә яши һәм тарала, яңа чор кешесе акылына хезмәт итә башлый. +"Мәликә китабы"на күчсәк, аның төрки дөньяда киң таралыш алган ислами фәлсәфәгә корылганлыгын аңларга мәҗбүрбез. Әмма ул ислами гына да, чын мәгънәдә мөселманлык фәлсәфәсе генә дә түгел. Ислам дине фәлсәфәсе үлгән кешеләрнең җаннары күккә ашуын, тәннәре, җирдә калып, туфракка әверелүен төшендерә. Суфиларча күзаллауда һәр тузан бөртеге дә элек үлгәннәрнең күзе буларак кабул ителә. Габделхәлимнең җаваплары исә шушы кысаларга тәмам сыеп бетә дип әйтү мөмкин түгел. Ул безнең төрки халыкларның электән яшәп килгән фәлсәфәсенең чагылышы, аның китапка теркәлеп калган өлеше генә. Әмма шушы эчтәлеге белән суфи фәлсәфәсенә дә, рәсми ислам фәлсәфәсенә дә каршы килми. Менә шушы үзенчәлеге аркасында ул теркәлгән хәлендә яшәп калган һәм тормыш-яшәү рәвешен реаль күзаллату функциясен югалтмаган. Аны бүгенге көндә халкыбызның дөньяга карашы һәм аны күзаллавы системасыннан алып ташларга мөмкин дә түгел. +Һәм менә тагын да кыз егеткә сорау бирә: "Мөэминме сән, мөселманмы сән?" - ди. Аның бу соравын алдагы җаваплар белән бәйләсәк, юкка гына бирелмәгән булуын төшенербез. Габделхәлим ул сорауга каршы: "Иман килтермәк берлән - мөэминмен, Пәйгамбәр шәригатенә кермәк берлән - мөселман", - дип белдерә. Аның бу җавабы теманың үзгәрүен тәэмин итә. Укучы монда "мөэмин" дип кемнәрнең аталуын, "мөселман" дип кайсыларының йөртелүен аңлап ала. Дин тәмам ныгып, бәндәләрнең шә��игатьчә яшәү рәвешләре тәэмин ителгән дәверләрдә мөэминнең-мөселманның кем буикәнлеген белеп торалар. Ә ислам дине таралган, әле үсешкә ирешмәгән, ныгып барган чорлар өчен бу "мөэмин" яки "мөселман" төшенчәләренең үз функцияләре бар һәм алар бер-берсеннән мәгънәви яктан нәкъ "Мәликә китабы"нда Габделхәлим аңлатканча аерылып та торалар. Безнең татарда ислам динен киң җәелдереп үстерүдә суфичылыкның роле гаять тә зур, куәтле булган. XII йөздән төрки суфичылыкның башында Ә. Ясәви торган һәм алга таба аның өйрәтмәләре өстенлек иткән. Дөрес, аңа кадәр бездә тарикать гыйлеме таралыш алмаган дип белдерә алмыйбыз. Ә. Ясәвинең әтисе Ибраһим Яссы да суфичылык иткән. Әмма тарикать, ягъни Аллаһы Тәгаләне тану һәм таныту методы-юлы сыйфатындагы төрки эчтәлектәге суфичылык өйрәтмәләрен булдыру, тарикать төзү аның улына насыйп ителгән. Болардан чыгып, Ә. Ясәвигә кадәрге дәвердә төркиләрдә ислами тәрбия нәкъ менә "Мәликә китабы" һәм шуның тибындагы әсәрләр белән алып барылган, дияргә мәҗбүрбез. Аларның тарихи-мәдәни әһәмиятләрен аңлау, эчтәлекләрен төшенү лазем билгеле. Шулар белән без үзебезне һәм үз тарихларыбызны яхшырак аңлый башлыйбыз. +XII +Хакыйкатьләрне күрү, тану, төшенү - бер хәл, аларны аңлатырга алыну - икенче, әмма башкаларны үзең күргән һәм тапкан дәрәҗәдә белемле итү - бусы, өченчесе, иң катлаулысы. "Мәликә китабы"ның авторы моны яхшы аңлаган һәм шунлыктан, һичбер бәхәс һәм аңлатуларны куертмыйча, белгәнен сөйләп баруның уңышлы җаен тапкан. Кыз сораулар бирә тора, ә егет - аларга җавап таба. Билгеле инде, хаталанмасын, югыйсә, Мәликә аны дар агачына астырачак. Моны укучы һәр бирелгән сорау саен хәтерендә яңартып тора, хәер, гәл, җавапларның да шундыйлары таләп ителә. Әсәр шушы ягы белән укучының күңелен һәрдаим борчый. Җитмәсә, сораулар берсе икенчесеннән хәтәррәк. Аларның кайсыларына укучы үзе дә җавапны белергә тиеш. Югыйсә, ул каян Габделхәлимнең ялгышмавын бәяли алсын? Җавапларның хатасыз, төгәл, тулы икәнлегенә укучы бер бөртек тә шикләнмәскә тиеш. Ә моның өчен халыкның үз фәлсәфәсе, үз күзаллаулары, аңы, белеме, гореф-гадәтләре истә тотылу таләп ителә. Башкача икән, ул вакытта әсәр материалы, хилафлыга, хыялыйга әверелеп китеп, рациональ эчтәлектән читләшер иде. "Мәликә китабы" авторының таланты дәрәҗәсе югарылыгын бу әдәби үзенчәлекләр раслап торалар. +Һәм менә кыз яңа, 21 нче төркем сорауларга күчә һәм: "Дөньяда нәчә нәрсә бәдәл булды?" - дип сорый. Егет: "Егерме өч нәмәрсә үз фигылендин бәдәл булды", - дип җавап бирә. Мәликә аның боларны аңлатып чыгуын таләп итә. +Ә нәрсә соң ул "бәдәл" һәм, гомумән дә, фигылеңнән бәдәл булу? +Бүгенге көндә халкыбызда "Кеше эшенә тыкшынма, борының озынаер" яки: "Кеше серен тыңлап йөрмә, колагың зураер", яисә: "Харамны күзләмә, күзең сукыраер", кебек әйтем-мәкальләр азмы әллә? Менә болар, ягъни теге яки бу гамәл аркасында "бәлале" ��улулар - "бәдәл" дип атала да инде. Ул сүзне "алдану" мәгънәсендә дә аңларга кирәк. Әмма, барысыннан да бигрәк, аның мәгънәсе "алданып әверелү" сүзенә ныграк туры килә. Татар халкының "Өч кыз" әкиятендә әниләренең авыруы һәм аның үтенече хакында хәбәр китергән тиенне тыңлаганнан соң, эшләрен ана кадереннән өстен куйган кызларның берсе - үрмәкүчкә, икенчесе - бакага әверелә, ягъни гамәлләренә, эшләренә бәйле рәвештә, шул шөгыльләреннән алданып, алар бәлагә мифологик күзаллауларга да, дини күзлектән карап әйткәндә - бәддогага да бәйләргә була. Шулай да ерак тарихлардан килгән мифологик күзаллаулар бәдәлнең нигезендә ятмый мөмкин түгел. +Кызның бу соравына егетнең җавабын, күренеп торсын һәм аңлашылсын өчен, әлбәттә, әсәр текстыннан аермалы буларак, саннар артында бирергә булдык. Ул боларны әйтә: +1. "Таушкан [озынколак, ягъни куян] - бер кеше ирде, халык арасында шайтанлык кылыр ирде"; +2. "Көя - бер кеше ирде. Пәйгамбәрдән гизләнде [ягъни иман китерүдән качып йөрде], йонның арасында зәгыйфәсе шул булды"; +3. "Аю - бер кеше ирде, бәни-исраил каумендә [ягъни яһүдиләрнең борынгы кабиләләреннән берсе. Йосыф пәйгамбәрнең әтисе Ягъкуп пәйгамбәрне "Исраил" дип атап йөрткәннәр, ә балаларын-нәселен - "бәни-исраил" дип] харамлык кылыр ирде"; +4. "Мәймүн [маймыл] - бере кеше ирде, Гайсә галәйһис-сәлләмгә инанмады"; +5. "Дуңгыз - бер кеше ирде, хараме-хур [харам ашаучы] ирде"; +6. "Төлке - бер кеше ирде, угрылык кылыр ирде"; +7. "Үрмәкүч - бер кеше ирде, мәккәрә [мәкерле], канәгатьсез хатын ирде"; +8. "Сыртлан [шакал] - бер кеше ирде, кәфен суйгучы [кабердәге мәетләрнең кәфенен салдырып урлаучы] ирде"; +9. "Әма [үрдәк] - бер кеше ирде, гайар иде, Һарут-Марут белән күккә чыкты"; +10. "Качыр [кечкенә ат, пони] - бер кеше ирде, артык алып, аз-ким бирер ирде"; +11. "Ташбака - бер кеше ирде, артык үлчәп алыр ирде, +12. "Тутый [попугай] - бер кеше ирде, вөҗүден [үзен, барлыгын, дөньясын] халыкка күрсәтер ирде"; +13. "Сычкан [тычкан] - бер кеше ирде, күп сүзләр ирде"; +14. "Ерканат [ярканат] - бер кеше ирде, карендәшләрен гайбене әйтер ирде"; +15. "Фил - бер кеше ирде, надан бай ирде. +Бу кем ирсәләр үз фигылендин бәдәл булды [гамәлләре аркасында әверелмәклек]". +Шулай итеп, егет кызга егерме өч нәрсәнең үз фигыльләре сәбәпле алданулары хакында әйтсә дә, китапта аларның унбишен генә табабыз. Ә калган сигезе кайда? дигән сорау туа. +Игътибар белән укыганда, тәртип буенча тугызынчы булып аталган "Әма" белән бәйле урында фикер һәм җөмлә барышы үзгәрешенә тап булабыз. Монда мәгънәләр дә бутала. Шуны исәпкә алсак, текстта өзеклек килеп чыкканлыгын һәм аны тутырырга тиешле сигез хайван хакында хәбәрләр язылган булырга тиешлеген фараз кыла алабыз. Төп текстта, ягъни протографта, ул урында нәрсәләр искәртелгән иде икән - алар әһәмиятле әлбәттә. +Тагын да шунысын онытмыйк: фигыль бәдәле аркасында теге яки бу хайванга, кошка, кортка-бөҗәккә әверелүне Коръәндәге х��бәрләргә, мөселманлыкка бәйләргә ярамый. Дөрес, "Бәкара сүрәсе"нең ("Сыер сүрәсе"нең) 65 нче аятендә: +نيئسخ ةدرق اونوك مهل انلقف تبسلا ىق مكنم او دتعا نيذلا متملع دقل و +Ягъни: "Вә ләкад галимтүмүл-ләзийнә әгътәдәү минкүм фис-сәбти фәкульнә ләһүм күнү кырадәтән хаси-ийнә", татарчасы: "Һәм чыннан да, арагыздагы шундыйларны беләсез, сәбтне [шимбә көнне эштән тыелуны] боздылар, без аларга әйттек: Чиркангыч маймыл булыгыз", - диелгән. Әмма моны "маймыл кебек булыгыз" дип аңларга тиешлебез. Аннары, Һарут һәм Марут исемле фәрештәләр мәсьәләсенә килгәндә, Коръәннең шул ук "Бәкарә сүрәсе"нең 102 нче аятендә, аларның фетнә һәм көферлек кылмаулары хакында хәбәр килә. Әмма иске заманнарыбызда галимнәребез ул хәбәрләрне үзләренчә, үз чорларына хас карашларга нигезләп аңлатканнар. Ул риваятьләр мәдәниятебезнең, һичшиксез, игътибарга лаеклы тарихи катламы булып торалар. +Маймылга бәйләнешле мәсьәләне Коръән хәбәрләре аша аңлаганда, "Мәликә китабы"ндагы хәбәрләр, беренчедән, халыкның борынгы ышануларына, тормышны тәртиптә тоту чараларына барып тоташалар, икенчедән, бу чаралар ислам дине килү белән юкка чыгарылмаган, бәлки дини хәбәрләр дә аларга кушылып киткән. Шайтанны искә алу, бәни-исраил халкының, Һарут-Марутның, Гайсә пәйгамбәрнең ул күзаллаулар эчендә күрсәтелүе хәбәрләргә хакыйкать көче биргән, аларны ислами күзаллаулар белән яраштырган. Әмма "Мәликә китабы"ндагы бу ярамас фигыльдән бәдәл ирешү мәсьәләсе һәм фикерләре ислам диненә кадәрге карашларга таянып төзелгән. Әмма боларга карап кына ул хәбәрләрне көферлек дип атау урынсыз. Чөнки алар Һарут-Марут турындагы риваятьләр иске заманнардан бирле халык йөрәгендә иманны, дини тойгыларны ныгыту һәм яшәтү өчен хезмәт иткәннәр. Әхлакый һәм әдәби әһәмиятләренә килгәндә - болары бәяләп бетерерлек түгел. Аннары шунысы да бар: "Мәликә китабы" авторы иске карашларны ислам дөньясына хәйләле һәм яшерен рәвештә кертеп калдыру өчен тырышкан икән, дигән фикер һич тә туарга тиеш түгел. Ул үз чорының кешесе булган. Дини күзаллаулары нинди - әдип шуларны бәян иткән һәм үзен хаклы, белемле кеше сыйфатында күрсәткән. Әгәр дә фәнебез бүген дә акны карадан аера алырлык түгел икән - бу безнең гаеп. Тагын шунысын онытмыйк: дини күзаллауларны риваяти, хикмәти, хикәяти таба мәдәни-иҗтимагый үсеш барышында фәнни хәбәрләр иске карашларны алыштыра барган, халыкны хакыйкатьне ачык итеп күз алдына китерү дәрәҗәсенә кадәр үстерә алган. Боларны исәпкә алмыйча һич тә мөмкин түгел. +Шулай да "бәдәл" дип әйткәндә, XIX гасырда татар халкы берәр кеше исеменнән хаҗга баруны атаган. Ул мөселманны бездә "бәдәлче" исеме белән йөртәләр. Шуннан чыгып, хәтта "бәдәлчелек итү", "бәдәл сату" кебек терминнар барлыкка килгән. Хәзерге төрек телендә "бәдәл"не "түләү" мәгънәсендә кулланалар. Димәк, "бәдәл булды" дигәндә "(гамәле өчен) түләү булды" дип аңларга кирәк. Әм��а теге яки бу хайванга, агачка яки үсемлеккә әверелү мәсьәләсендә ислам динендә аны "тәнасух" яисә "тәкаммус", "нәкль", "тәнәккуль", "интикаль" терминнары белән атыйлар һәм бу әверелүинкарнацияләнүгә ышанган мөселманнарны "тәнасухийә", "әсхабе-тәнасух" дип атап йөртәләр. "Мәликә китабы"нда кулланылган "бәдәл булу" терминын ачыклау таләп ителә. Автор гүяки махсус рәвештә "тәнасух" сүзен кулланмый. +Һәм моның хикмәте чыннан да бар. Беренчедән, сөнни мәзһәбе галимнәре "тәнасух"ны тулысынча инкарь итәләр һәм аңа ышануны бозыклык саныйлар. Без, татарлар, үзебезне сөнни мәзһәбе мөселманнары буларак беләбез. Әгәр дә шигыйда икәннәр, алар бу "тәнасух" сүзен таныр һәм шул термин белән эш итәр иделәр. Димәк, "Мәликә китабы" сөнни мәзһәбе даирәсенә бәйле. Ә бу - әһәмиятле күзәтү. Ә икенчедән, сөнниләр арасында "тәнасух"ка ышану дәвере "фатыймыйлар чоры"нда булган. Монысы - тагын да кызыклы факт. Фатыймилар хәлифлеге 909 елда оешып, 1171 елга кадәр яши. Бигрәк тә исмәгыйлийә хәлифе Әбу-Гали ӘлМансур (аны Әл-Хәким буларак та атап йөрткәннәр) хөкемдарлык иткән 996-1021 елларда, тәнасух идеясе киң җәелү һәм Кавказдан килгән мәмлүк-кыпчак көчләреннән торган. Кыпчакларның реинкарнацияга бәйле карашлары фатыймиларга да тәэсир иткән булса кирәк? Башкача була да алмый. Чөнки өч йөз елдан артык ислам дине андый мәҗүси карашларны юкка чыгарып килә-килә дә, тиз арада алар X гасырдан Урта һәм Кече Азиядә кабат калкып чыгалар һәм хәтта дини күзаллаулар һәм карашлар юнәлешен алалар. Моны төркиләрнең активлашуы буларак та аңларга кирәк. Тәнасух теориясе җанның нинди булуы, аның тышкы кабыгы, ягъни тән-сынның үзгәреше, шундый ук кыяфәткә керүе белән бәйле күзаллауларга корылган. Реинкарнация бу дөньяда бара, теге дөньяга калдырылмый һәм дүрт төрле этапка кадәр булырга мөмкин санала. Кеше үз гамәлләренә бәйле рәвештә кыяфәтен дә үзгәртә, бу хәл гүяки кием алыштыру кебек бара. Җанның ниндилеге алга таба кайсы кыяфәткә керүеңне тәэмин итә. Әгәр дә надан бай икән, "Мәликә китабы"ндагыча, ул филгә әверелә. Мәсәлән, бала еш авырый икән, димәк аңа начар кешенең җаны күчкән, шунлыктан тәне газапла нырга мәҗбүр. Хәлиф Әл-Кадыйр 1017 елгы рескрипты белән мөгът әзилиләрне бидгатьчеләр буларак игълан итә, 1041 елда шул ук хәлиф "Шарйатуль-иман"ны мәйданга куя һәм шуның белән кәлам фәлсәфәсенә бәйле һәртөрле бәхәсләрне туктата. Бу китап нигезендә төрки телдә "Иман шарты" төзелә. Безнең татарлар аны мәдрәсәдә укыган, димәк, ул 1041 елда язылган һәм аның авторы да хәлиф Әл-Кадыйр булып чыга. Бу фактлар "Мәликә китабы"ның иҗат ителү вакытының XI гасырга караганлыгын тагын бер кат раслыйлар. Иман китерү һәм реинкарнация-тәнасух мәсьәләләре әсәрнең 1018 елда вафат булган философ Ад-Даразиның (Мөхәммәт бине Исмәгыйль Ад-Дарази) идеаллары тәэсирендә язылган булуы хакында да сөйли. Бу галим тумышы белән Төркестанның Тәраз шәһәреннән (хәзерге Казакстанның Жанбул өлкәсендә), төрки нәселдән, тегүче-тукучылар гаиләсеннән булган. Фатыймилар сараена хезмәткә алынып, тиздән хәлиф Әл-Хәкимнең (996-1021) иң якын күргән кешесенә әверелә. Мөхәммәт Тәрази илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә үзгәрешләр кертүгә зур көч куйган сәясәтче дә булып өлгерә. Аның фикерләре мәмлүк гаскәриләре арасында яклау таба. Әмма үзен "Сәйфел-иман" ("Иман кылычы") дип атап, "хәлифкә Аллаһының рухы күчкән" дигән сүзләр сөйләве аркасында бәддогага ирешә. Аның Төркестанның Тәраз шәһәреннән булуы кыпчак телле мәмлүк гаскәриләренең идеаллары һәм дөньяга карашлары формалашуда роль уйнамый калмаган билгеле. Мисыр мәмләкәтендә Мөхәммәт Тәрази өйрәтмәләре нигезендә друзийә мәзһәбе барлыкка килә һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Сөнниләр аларны шигыйлар буларак беләләр. Алар үзләрен "мөвәххитләр" дип йөртәләр, ягъни "бер Аллачылар" дип. "Мәликә китабы"ның сөнниләр мәзһәбенә бәйле язылган булуы, әмма кайбер урыннарында Мөхәммәт Тәразиның реинкарнация һәм иман өйрәтмәләре чагылыш алуы - болар аның иҗат ителү датасын һаман да шул XI гасырга кайтарып калдыруга этәрә. Ә бәлки ул соңгырак чорга карыйдыр? Бусы - һич мөмкин эш түгел. Чөнки эчтәлеге әсәрне башка дәверләргә калдырырга юл бирми. Ә 1846 елда аерым китап буларак басылып чыгуын да һәм аннары да күп тапкырлар нәшер ителүен дә татар халкының дини ышанулары, иман-игътикадлары белән андагы фикерләрнең каршылыкка килмәвеннән дип уйларга кирәк. +"Мәликә китабы"нда кыз алга таба мондый соравын бирә: "Гыйлемме йә малмы әфзаль [өстен]?" Егет аңа богыйлем - игәсенә [иясенә] дуст торыр, мал - игәсенә дошман торыр. Гыйлеме харҗ кылсаң [сарыф итсәң] - артар, малны харҗ кылсаң - әкесләр [кимер]. Гыйлем - игәсегә Кыямәт көне шәфкать кылыр [файда, ярдәм итәр]". Һәм шунда Габделхәлимгә Мәликә, "остазыңа дан булсын" дип, соклануын белдерә. Бу аның икенче тапкыр бу сүзләрне әйтүе. Әмма анда да кыз егетнең үзенә түгел, укытучысына бәясен белдерә. Бу исә юктан гына түгел, бәлки замананың үзгәргән булуын, инде остазлардан өйрәнү, белемне аңлы галимнәрдән алу дәвере килгәнлеге хакында сөйли торган факт. Әлбәттә, шик юк, шул заманга хас этикет та бу. Әмма этикетлар бербер сәбәп белән, асыл нигездә барлыкка киләләр, ягъни алар өчен фәлсәфи мәйдан һичшиксез кирәк. Хакыйкатьне тануга мөгаллимсез ирешү ислам мәдәни дөньясында "гыйрфан" дип атала, ягъни "нурлану" була. Суфиларда гыйрфан югары куелган. Гыйрфанның беренче фәлсәфи нигезләмәләре борынгы грек философлары тарафыннан эшләнә һәм аны эзотеризм буларак аңларга кирәк. Бер яктан, ул оккультизмга, ягъни шаманнарныкы һәм суфиларныкы кебек йола практикасына, ритуаль практикага бирелүгә бәйле, ә икенче яктан, уйлану һәм рухи эзләнүләр барышында аңлап алуга, төшенүгә ирешүгә караган халәт. Аны шулай ук шәехтән мөриткә тапшырылучы серле гыйлем, яисә гыйлем серлә��е буларак та аңларга кирәк. Суфиларда гыйрфан төшенчәсе IX гасырда формалаша башлый, XII йөздә, суфичылык формалашкач, ягъни суфилык тарикатьләре барлыкка килгәч, ул оккультизмның ритуаль практикасына да күчерелә. +"Мәликә китабы" үз чорының мәдәни үсеш дәрәҗәсен ачык чагылдырган әдәби әсәр. Анда дини һәм дөньяви тәгъ лиматлар бергә, бер җепкә тезелгәннәр. Ул - тормышның чагылышы. Бу очракта милли тормышыбызның көзгеүзенчәлекләре, фикри үсешенең уңышлары һәм хаталары ачык сиземләнә. Әмма ул теле ягыннан һәм әдәби эшләнеше белән халык әдәбияты әсәре стилендә барлыкка китерелгән. Аның шундый булуының сәбәпләре шулай ук үз чорының әдәби һәм тел үзенчәлекләренә бәйле. Автор бу әсәрен тирән эчтәлекле, фәнни әһәмияткә ия гыйльми эзләнүләр рәвешендә дә, тәэссоратка һәм сурәтләүләргә корылган югары зәвыклы әдәби әсәр рәвешендә дә тәкъдим итми. Әгәр "Мәликә китабы" югары дәрәҗәдә язылса, аның даны тиз арада дөньяга таралыр иде. Үз исемен сер итеп калдырган кебек, автор әсәрен дә "күзгә кермәслек" итеп халык әдәбияты кысаларында барлыкка китергән. "Мәликә китабы" шушы форматта мәйданга чыгарылган дигән фикер акылга сыешлы, мәсьәләне дөрес аңларга ярдәм итә кебек. Һәр әдәби әсәрнең мәдәнитарихи яктан зур әһәмияткә ия булуын төшенү өчен, аның формасына түгел, эчтәлегенә игътибар юнәлтергә кирәк. +Китапта кыз алга таба мондый сорау бирә: "Хәүва-ананы Адәм-атаның эчендинме яратты, йә тышындинме яратты?" Мондый сорауны уйлап табарга кирәк бит! Без аңа бу җавапны сөйли алыр идек: Адәмнең кабыргасыннан Хәүва бар ителде, шулай булгач, кабырга эчке якта булганы өчен, әлбәттә, Хәүва да Адәмнең эченнән яратылды, дип. Ә егетнең җавабы мондый: "Эчедин. Әгәр тышыдин яратса иде, иркәк дик [ир бала кебек] ачык-ялаң [ачык-ялангач] йөрер иде". Монда мантыйк бөтенләй башка төрле һәм җавап хатын-кызның һәрвакыт күлмәкчән йөрүенең сәбәбен күрсәтү максаты белән төзелгән. +Әсәрдә мондый XI гасыр акыл ияләренең фикерләүләренә хас җаваплар очрап тора. Алар гади тоелган текстның кат лаулы, үрелеп баручы фаразлар һәм мәгънәләр белән тулы булуы хакында да, андый урыннарның "Мәликә китабы" язылган чорда халыкта бәхәс мәйданында йөргәнлеге турында да +Ә менә кызның: "Иркәкдин теши [кыз] булды. Тешидин иркәк булды - ул кем торыр?" - дигән соравына, егетнең: "Адәмдин Хәүва булды, Мәрьямдин Гайсә булды", - дип җавап бирүен ничек аңларга? Дини-сәяси яктан да бу уңышлы җавап, Коръән хакыйкатьләренә дә туры килә, ягъни Гайсә пәйгамбәрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан, Адәмнән Хәүваны бар кылган кебек "булдыруы" ачык белдерелә. Халкыбызда бу кадәр акыл һәм белемнәр булганлыгы бүгенге укучыны хәйран итә. +Шушы рухтагы фәлсәфә "Мәликә китабы"нда алга таба да дәвам итә. Кыз сорый: "Ике нәрсә әкесмәз [кимемәс, киселмәс], ул нә торыр?" Егет җавап бирә: "Оҗмах нигъмәте мөэминдин әкесмәз, тәмуг газабы кяферләрдин әкесмәз". К��з сорый: "Йете нәмәрсә бер-бередин туймаз, ул нә торыр?" Егет җавап бирә: "Әүвәл, күз - бакмакдин туймаз, иркәк - зәгыйфәдин (хатын-кыздан), ут - утындин, галим - гыйлемдин, бай - малдин, адәм гомере - яшәмәкдин туймазлар". Егетнең бу җаваплары - чын мөселман кешегә хас фикерләүләр нәтиҗәсе, алар, шул ук вакытта, халыкның ишануларына, мәкальләренә, дөньяны танып белүенә дә нигезләнгәннәр. Алар хакыйкать буларак кабул ителәләр, әйтем-м әкаль рәвешләрен алалар. +Суфилыкның аерым бер тарикать тәгълиматы буларак формалашуы, ягъни суфилыкның суфичылыкка күчүе өчен бездә "Мәликә китабы" язылган чорда шактый ныклы дини-фәлсәфи җирлек барлыкка килгәнлеген төшенү кирәк. +Егетнең алга таба биргән җаваплары шулай ук ислам дине карашлары кысаларында формалаштырыла кебек. Әмма аларда төркиләргә хас күзаллаулар да урын алгалый. Кыз сорый: "Җан нә йирдин керәр вә нә йирдин чыкар?" Бу со рауг а егет: "Кафәсендин [баш чүмеченнән] керәр, агызын"кафә". Бу заманнарда бездә "баш чүмече", яки аның урынына башка бер сүз (мәсәлән, "баш арты" кебек), "кафә"не аңлатырлык термин буларак сүз булмаган дип уйлау монда урынсыз. Габделхәлимнең монда гарәптән алынма сүзне куллануы мәгънәләрнең телебезгә төшенчәләр белән бергә керүе хакында да, халкыбызда исламга кадәрге дәверләрдә җан ның тәнгә ни рәвешле ирешүен бәян итүче мифологик күзал лауларның башкачарак булулары турында да сөйли. Ә менә җанның авыздан чыгуы мәсьәләсендә бездә башка ха лык ларның күзаллауларыннан аермалыклар күзә телмәгән. Кеше ләр хәтта тән төсләре белән аерылсыннар, төрле милләт вәкилләре булсыннар, әмма барыбер дә физиологик яктан бертөрлеләр. Җан чыкканда тән аяктан суына башлый. Аннары, җан, рух - болар фарсы һәм гарәп сүзләре, төрки халыкларда аның эквиваленты - тын. Аның кулланылыштан читләштерелүе мәгъ нәләрнең алмашынуы һәм күзаллауларның үзгәреше сәбәбеннән икәнлеген аңлау өчен дәлилраслаулар таләп ителми. Ә тын - авыздан чыга. Габделхәлим нең җавабы җан иңү һәм китү хакындагы төркиләрнең карашларына нигезләнгән булуы аңлашылып тора. +1846 елгы "Мәликә китабы" басмасында җанның кайдан керүе хакындагы кызның соравына егет: "Кагасендин керер", - дип җавап биргәнлеге язылган. Хашиядә бу сүзгә "ягъни йилкәсе" дигән аңлатма бирелгән. Шулай итеп, җан кешегә җилкәсеннән керә булып чыга. +Мәликә сорый: "Нәчә нәмәрсә адәмгә фәкыйрьлек килтерер?" Кыз монда ярлылыкны да, мохтаҗлыкны да атамый, бәлки "фәкыйрьлек" дип ачык итеп сорый. Инде язып узганыбызча, Ә. Ясәвинең бүгенге көнгә килеп җиткән китапларыннан берсе "Фәкыйрь-намә" дип атала. Ул - тарикать гыйлеменә багышланган, трактат кысаларында язылган хезмәт. белән дә билгеле) эчтәлеге, асылы, баскычлары аңлатылган. Ә. Ясәвинең үз тарикатен ничек дип исемләве "Фәкыйрьнамә" дип трактат-рисаләсен атавыннан үк аңлашыла, димәк ул - фәкыйрьләр тарикате. Егеткә кыз сорау биргәндә кызның бу тарикатьне күздә тотмавы аңлашылып тора, әсәр авторы да ул хакта хәбәрдар түгел, егетнең дә "Фәкыйрь-намә"не белүе сизелми, югыйсә әсәр яки тарикать исәпкә алынмый калмас иде. Әгәр дә Ә. Ясәвинең Төркестан кешесе икәнлеген искә төшерсәк, Мәликәгә Габделхәлимнең Төркестаннан килүен хәтердә тотсак, егетнең кызга җавабы нинди булырга тиешлеген алдан белеп тору авыр түгел сыман. Әмма җавап сүзләре авторның суфичылык һәм Ә. Ясәви тарикатеннән бөтенләй дә хәбәрдар түгеллеге хакында сөйлиләр. Бу факт "Мәликә китабы"ның Ә. Ясәви чорына кадәр язылганлыгын ачыклауда өстәмә дәлил була ала. Аны туры, катгый дәлил итеп файдалану да урынлы. Борынгы әсәрнең язылу датасы кулъязмада күрсәтелү генә аз, аның хакыйкать икәнлеген раслаучы фәнни анализ кирәк, китапның авторын төгәл билгеләү дә урынсыз, барлык төр раслауларны юкка чыгару көченә ия. Боларны онытырга ярамый. Фән ул - аңлата, фактларны ачыклый, ә фактлар - хакыйкатьне раслыйлар. Шуңа да фактларның хактан да дөрес булуларына гарантияне бары тик фәнни тикшеренү эше генә бирә ала. +Кызның соравына егет бу рәвешле җавап бирә: "Әүвәл - ялган сүзләсә, икенче - ялган ант эчсә, җәнабәтдә [җенси мөнәсәбәт сәбәпле тәһарәте китүдән соң] тәгамь йийсә [ризык ашаса], һәр чүп берлән теш кауласа [каезласа], нан ушакын [икмәк кисәген, валчыгын] йиргә сачсә, кулын юмай тәгамь йийсә, ата-ана исемен тотып чарласа [әйтеп чакырса], тәһарәт кылган йирдә намаз укыса, ыштанын аяк үзрә [аяк өсте] торып кисә, "өф" берлә чыраг очырса [утны өреп сүнйөзен сөртсә, гыйлемне хур кылса - боларның барчасы хурлык килтерер". +Бу йола-ышанулар кайсы халыкка карыйлар? Алар XII-XIII гасырлар фарсы шагыйре Фәридетдин Гаттарның "Хәмде-бихәдде" ["Аллаһыга чиксез мактаулар"] дигән дидактикага корылган нәсыйхәтләр поэмасында язылган. Егетнең җавабында кайбер урыннарда гарәп сүзләре кулланылган, ә калган хәбәрләре төрки мәгънәләрдән гыйбарәт. Шушы фактны гына игътибар күзендә тоту да бу йолаышануларның төрки-мөселман җирлегендә тууы хакында сөйләгәнен аңларга булыша. Гарәп халкына хас, ислам дине йолаларына кертелгәннәре дә арада бар. Башкача мөмкин дә түгел. Дөрес, дин әхлагы таләпләре аларга шундый тирән сеңдерелгәннәр, чын ислами ышанулар дәрәҗәсенә җиткерелүләре өчен бик тә уңай төс алганнар. Тагын шунысы әһәмиятле, егеттән кыз бу юлы һичбер дәлил сорамый, аның җавабын кабул итә һәм: "Хатыннарның берничә фигыле бар торыр, кайсылар торыр?" - дип сорый. Егет: "Бер фигыле атка беңзәр [атка охшар] - вафасы юк [ышанычсыз], бер фигыле кортка [бүрегә] беңзәр - әманәткә хыянәт кылыр, бер фигыле эткә беңзәр - хәлалега [иренә] канәгать кылмаз, бер фигыле - бинамаз [намазсыз] булгай, бер фигыле - коңызга [козгынга] беңзәр, һәр бодакдин һәр бодакга кунар [ботактанботакка күчеп йөрер], бер фигыле мәймүнга [маймылга] беңзәр - һәр кешегә бер бакып көләр, бер фигыле ишәккә беңзәр - сүзгә колак куймаз, бер фигыле шайтанга беңзәр - кун кешеләрне [бергә яшәүчеләрне, күршеләрне] орышыр. Кауләһи тәгалә: "Вәкыйна газабан-нар!" ["Ут газабыннан сакла!" - дип әйтте Хак Тәгалә]". Шулай итеп "Мәликә китабы" хатын-кызларны 7-8 төрле табигатькә бүлә. Аларның сыйфатлары ат, бүре, эт, козгын, маймыл, ишәк һәм шайтан атала. Монда шайтанга охшату һәм намазсыз хатынны искә төшерү - ислам дине таралу белән бәйле күзаллаулар икәнлеге аңлашылып тора. Шайтан урынына электә дию булуы бик ихтимал. Кешеләрнең табигатен эш-гамәлләренә, ягъни фигыленә бәйле билгеләү дә кызыклы. Әсәрдә "Кауләһи тәгалә" дип, "Әли-Гыймран" сүрәсеннән (Коръәннең өченче сүрәсеннән) 16 нче аятьнең ахыры искә алына: +انيقورانلا باذع +Тулысы белән ул болай: +رانلا باذع انق و انبونذ انلرفغاف انما انبر نولوقي نيذلا +["Әл-ләзинә йәкулүнә Раббана мәннә фагъфирләна зунүбәна вә кыйна газабан-нар" (3/16: "Раббыбыз, ышанабыз, гөнаһларыбызны ярлыка һәм безне ут газабыннан [тәмугтан] коткар!" - дип үтенүчеләрне".] +"Мәликә китабы"нда бу аять кыскартылып, "Һәм газап утыннан сакла!" рәвешендә бирелә. Димәк, монда нәкъ менә шушындый хатыннар, ягъни ат, бүре, эт, козгын, маймыл, ишәк һәм шайтан табигатьләренә ия, намазсыз кебекләр, автор тарафыннан тәмуг газабы белән тиң куелалар. Тагын да шунысы әһәмиятле, бу урында борынгы төрки бабаларыбызның хатын-кызларга хас үзенчәлекләрне ничек һәм нинди итеп күзаллаулары чагылыш тапкан. Юкка гынамы татарда, мәсәлән: "Ат белән хатынга таянма, көзге бозга таян", - кебек эчтәлекле һәм фикри юнәлешле мәкальләр, әйтемнәр бар? Автор халкыбызга хас борынгы ышануларны, таныпбелүләрне әсәрендә, дини терминология кулланып, мөселманча күзаллауга әверелдерә, шулай "шәригать ясый". Ул, шушы рәвешле эш итеп, урыны-урыны белән ислам диненә генә хас аңлатмаларга да күчә. Бу исә әсәрне мөкатдәс тарихи-әдәби ядкәр итүдә үз ролен башкара. Кыз сорый: "Очмах [оҗмах] кертеләчәк, изге кешеләрнең кемнәр булуы хакында сүз бара бу урында. Аңа җавабында егет боларны әйтә: +1) ураза тотучылар; +2) начар сүздән телләрен саклаучылар; +3) коръән укучылар; +4) ачларга ризык бирүчеләр; +5) егетлектә тәүбә кылучылар; +6) сәхәрдә уяу булучылар; +7) үзенә нәрсә теләсәләр - башкаларга да шуны теләүчеләр. +Димәк, шушы кешеләр җәннәтле булачаклар. +Боларның һәммәсе арасында "егетлектә тәүбә кылучылар" берникадәр аерылып тора. Ул фикер кешегә яшьли тәүфыйк керү хакында, ягъни гайрәтле чакта һаваланмау турында әлбәттә. Болар ислам тәгълиматы тарафыннан ачык эшләнелгән, диннең нечкә мәсьәләләреннән санала. "Мәликә китабы" аларны бернинди бәхәссез, аңлатуларсыз һәм төшендерүсез хәбәр итә. Бу ягы белән әсәр тагын да мактауга лаеклы. Аңа хакыйкатьләрне шушы рәвешле ачыклауда халык әдәбиятына нигезләнеп язу ярдәм итә. +Алга таба кыз: "Дүрт сөаль сорап, йәнә дүрт сөаль айган [әйткән] кем торыр?" - дип сорый. "Муса пәйгамбәр торыр", - дип җавап бирә егет. Һәм мондый хәбәр сөйли: Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү өчен, Муса пәйгамбәр Тур Синага, ягъни Сина тавына күтәрелә. Ул анда болай дип үтенә: +- И бар Ходаем, тырышлык бирдең, авыру-чир бирмәсәң ни булды? +Аңа Аллаһы Тәгалә әйтә: +- И Муса, авыру-чир бирмәсәм, һичкем мине исенә алмас иде, - ди. +Монда Муса пәйгамбәр, "тырышлык" дигәнендә, ихтыярны күздә тота. Кешенең гамәлендә ирекле булуы һәм булмавы һәм "ихтыяр" дигәндә, асылда, биргәнгә өмет һәм үз ягыңнан тырышлык күрсәтү тиешлек мәсьәләләрен алга чыгара. Муса пәйгамбәрнең соравында тырышлыкка авыру-чир каршы куелган. Моннан чыгып без тырышлыкның - ихтыяр, авыруның исә язмыш икәнлеген күзалларга мөмкинбез. Әмма боларның икесе дә шулай ук Аллаһы Тәгаләдән. Ихтыяры белән кеше максатына ирешеп, шушы юлда үссенүчән була, чир-авыру аны Аллаһы Тәгалә хөкеменә кайтара дип аңларга кирәк. Бәндә ниятли, Аллаһы Тәгаләдән язылганча була. Бусы - әшгарилар фәлсәфәсе. +Аллаһы Тәгаләгә Муса пәйгамбәрнең икенче соравы: +- И Бар Ходаем, тереклек-яшәү бирдең, үлем бирмәсәң ни булды? +Аллаһы Тәгалә аңа әйтә: +- Үлем бирмәсәм, халык миннән курыкмас иде, - ди. +Димәк, авыру-чир бәндәләргә Аллаһының барлыгын искәртә, үлем хәвефе аларны Аллаһының каһәреннән куркытып тота. Бу исә үлемнән курыкмаган кеше Ходайның каһәреннән үзен өстен куючы икәнлеге хакында сөйли. Муса пәйгамбәр һәм Аллаһының шушы сөйләшүләреннән тирән мәгънәле фәлсәфәләр туа. Аларны ислам дине алып килгән яңа караш буларак та бәяләү урынлы. Болары да рәсми дини тәгълимат өйрәткәнчә. +Аллаһы Тәгаләгә Муса пәйгамбәр өченче соравы белән мөрәҗәгать итә: +-И Ходаем, Оҗмах яраттың, Тәмуг яратмасаң ни булды? +Хак Тәгалә әйтә: +- И Муса, әгәр Тәмуг яратмасам иде, һичкем минем рәхмәтем өметендә булмас иде, - ди. +Димәк, бәндәләр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте сәбәбеннән генә Җәннәтле булалар. Бусы да әшгариларча. +Моннан соң Аллаһы Тәгаләгә Мусаның дүртенче соравы равында да хата бар булып чыга. Ул дүрт сорау сораган һәм егетнең җавабында да дүрт сораулы җавап искә алынырга тиеш иде. Тагын да шул: монда "айган", ягъни "әйткән" сүзе түгел, аның урынына "алган" язылырга тиеш булган. Ә менә "сорау алу" тезмәсе "сораулар бирү" дип аңлашылу аркасында "алган"ны "айган"га күчерүчеләр тарафыннан хаталанып алыштырылган булуы аңлашыла - бу хәл әсәрдәге фикерләр бирү мантыйгыннан сизелеп тора. Әмма иске телебездә "алу" һәм "айгу" бер үк мәгънәдә кулланылган булсалар кирәк? Мәсәлән, Ә. Ясәви хикмәтләрендә дә "айгым" сүзе "алдым" вариантында очрый. Мәсәлән: "Әбу-Бәкер, Гомәр, Госман, Мортазага / Горбәт тикте, аларыга айгым мына" (Униҗиленче хикмәт. Хәзергечә ул болай яңгырый: "Әбу-Бәкер Гомәр, Госман, Галигә илдән аерылу язмышы тиде, шулар кебек мин дә горбәтлекне сайлап алдым"), - ди шагыйрь. +Муса пәйгамбәр, шулай итеп, сорауларына Аллаһы Тәгаләдән җавап алган. Гомумән дә сораулы җаваплар тәртибе әңгәмәдәшне хөрмәт итү рәвеше түгелме? Мәликәнең әйткәннәренә җавап буларак хәбәрләрне сөйләгәндә Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен егет, сорау буларак түгел, аңлату рәвешендә бәян итә, җитмәсә, инде күрсәтелеп үтелгәнчә, сораулы өч җавап белән чикләнә, дүртенчесе искә дә алынмый. Мондый төгәлсезлекләр әсәрнең, чыннан да, халык әдәбияты кысаларында язылуын тагын бер кат раслап тора. Шунысы әһәмиятле, монда автор әшгарийәләр фәлсәфәсе кысаларында фикерли һәм үзен чын мәгънәсендә сөнни мәзһәбе вәкиле буларак күрсәтә. +Кыз сорый: "Өч нәмәрсәнең азы күп булыр, ул нә торыр?" - ди. Егет җавап бирә: "Бере - хәер, икенче - савап, өченче - дәрвиш". Аңлашыла, яхшылыкның азы да күп тоела, аннары - аз гына яхшылык та күп саваплы. Ә менә дәрвиш? Монда һич кенә дә аз санлы дәрвишләрнең дә күп булып тоелуы, күп булып күренүе хакында түгел сүз, бәлки дәрвишлек хакында. Дәрвиш - Аллаһы Тәгаләгә күңелен багышлаган мөселман ул. Изгелек юлындагы кешенең аз гына игелеге дә зур булып тоеламы? Болар - яхшылык, савап һәм изгелекнең һәммә нәрсәләрдән өстенлекләре хакындагы хәбәрләрдән, димәк. +Кызның алга таба егеткә бирелгән соравы да һәм аңа алган җавабы да кызыклы: "Кыз сорады: +- Нәчә нәрсә берлә дуст тормак хәтәр торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Бере - хатын, икенче - солтан". +Монда солтанның искә алынуы әһәмиятле. Сүз илбашы хакында бара һәм әсәрнең солтаннар заманында язылганлыгын ачыкларга булыша. Бу чор, әлеге дә баягы, XI-XII йөзләрдәге сәлҗүки солтаннар дәверенә туры килә. Шул чорлардан башлап, солтан титулы Шәрыкта кулланыла башлый, әмма сәлҗүкиләрдәге кебек илбашы, хан, шаһ мәгънәләрендә түгел. Хатыннар белән дус булуның бигрәк тә ир кеше өчен начар икәнлегенә һичбер шик юк, ә менә ил башлыкларына дус булуның хәтәрлеген тарихлардан мисаллар китереп дәлилләргә мөмкин. Егетнең туры җавап бирүендә һичбер шик калмый. Шушы рәвешле ул алга таба халыкның иҗтимагый, гаилә-көнкүреш аңына таянып фикер йөртә, "Мәликә китабы" халык тормышына бәйле мәсьәләләргә кабат күчеп ала. +Кыз бер-берсенә хезмәт итүдән гарьләнмәүче дүрт нәрсәне егетнең әйтүен сорый. Ул мондый җавап ишетә: "Угылкыз ата-ана хезмәтендин гарьләнмәс, ив игәсе [йорт хуҗасы] миһман [кунак] хезмәтендин гарьләнмәс. Анлар гарьләнсә - моратларына йитмаслар". Кунакка хөрмәт күрсәтү һәм атаанага балаларының хезмәте татар халкында тормышның төп асыл нигезләре булып тора. Бу яктан ислам дине шәригате халык әкиятләрендә төрле яклап исәпкә алына һәм аларда да ата-анага хөрмәт өстен чыгарыла. +Егеттән кыз сорый: "Тәваззугъны [сабырлыкны, аздан канәгать булуны] кемдин [кемнән] үгрәндең?" Һәм мондый җавапны ишетә: "Тивәдән үгрәндем [дөядән өйрәндем], аның өчен кем, бер ишәкнең койрыкыга багланса - китәр, гарьләнмәс". Монда бу хайваннар аллегорик мәгънәдә килмиләр. Аларны туры мәгънәдә аңларга кирәк. Сүз кәрван алдыннан баручы ишәк хакында бара. Үз дәрәҗәңә карамыйча, юлда юлны белүче кешегә иярүне күздә тоткан бу җавапта буйсынуның мәртәбәдә өстенлеге белдерелә. Дөянең аллегорик мәгъ нәсе - казый, гыйлем иясе, ишәкнең аллегорик мәгънәсе - надан кеше, кара халык. Шагыйрьләр бу аллегорияләрне мәснәвиләрдә, хикмәтләрдә оста файдаланганнар. Әгәр дә егетнең җавабын күчерелмә мәгънәдә кабул итсәк, эчтәлеге белемсез саналган кешегә галимнең иярүе дигәнне аңлатыр иде. Монда "койрыкка бәйләнү" төшенчәсе - юлга төшүне, максатка керүне белдерә. Димәк, туры мәгънәсе дә, күчерелмәсе дә берәүнең икенченең артыннан китүе хакындагы фикерне алга сөрәләр. Егет наданлыкка кушылу хакында түгел, мәгърур булмыйча, үзеңнән түбәнгә иярә белү хакында белдерә. Ә бу - әлбәттә, суфичылык, аның да беренчел чорына хас үзенчәлеге, рухи-әхлакый тамырларыннан берсе. +Кыз: "Нәрсәдән сакланырга кирәк?" - дип сорый, егет: "Өч нәрсәдән, - дип җавап бирә.- Арысландин, рәхимсез падишаһ һәм рийазатсыз хакимдин [оятсыз чиновниктан] сакланмак кирәк". Дөрес, "хаким" сүзен "акыл иясе" буларак та аңлатырга мөмкин. Әмма монда ул "хөкүмәт кешесе", ягъни "чиновник" мәгънәсендә килгән. +Кыз ике нәрсәдә игътибар булмавы хакында әйтә. Егет боларның угыл һәм давыл икәнлеген белдерә. Аның җавабертөрле икән. Димәк, давыл төзекләрне ничек һичнигә карамыйча җимереп үтсә, угыл да шундый башбаштак булып чыга. Әмма монда, "угыл" дигәндә углан, ягъни сугышчы батыр егет күздә тотыла. Әгәр дә угыл бала, ягъни ир бала хакында сүз барса, мантыйкка сыймаслык фикер туар иде. +Алга таба кыз акыл иясенең кем булуын сорый. Егет аның һәрдаим үлемне исендә тотучы, усаллар белән утырмаучы, андыйлар белән сөйләшмәүче кеше икәнлеген белдерә. Монда "акыл иясе" төшенчәсе "гакыл" сүзе белән бирелә. Шушыңа нигезләнеп, "хаким" термины "Мәликә китабы"нда "хөкемдар", ягъни "чиновник", "хөкүмәт кешесе" буларак кулланыла дип аңларга кирәк. Бу факт та әсәрнең суфичылык дәверенә кадәр язылганлыгын ачыкларга булыша. +Егеттән кыз тәрбия, әдәп-әхлак, үз-үзеңне ничек тоту хәерле икәнлеге мәсьәләләрендә тагын берничә сорау бирә. Ул: "Түрт йирдә, - дип әйтә.- Әүвәл - чакырмаган йиргә барса, икенче - боһтан [ялган] сүзләсә, өченче - дошмандин хаҗәт теләсә, дүртенче - бохилдин [көнчедән] хаҗәт теләсә". Димәк, бу эш-гамәлләр кешене оятлы гына итәчәкләр. +Алга таба кыз дүрт нәрсәнең авыр икәнлеген искәртә һәм боларның нәрсә булуларын сорый. Егет исә читтә йөргәндә авырып китүне, кадерле дусларның бер-берсеннән аерылуын, надан белән гомер итүне, кешенең дошман кулына әсир төшүен атый. Тагын да кыз өч нәрсәдә өч үзенчәлекнең, ягъни бәрәкәтнең булмавын әйтә. Егет аларны: "Әүвәл - хуб сурәттер, гакылы юк һичтер, икенче - гыйлеме бар, гамәле юк һичтер, өченче - байдыр, хәере юк һичтер", - дип санап, мәкаль рәвешендә әйтеп җавап бирә. Кыз шунда ук өч нәрсәне остазсыз белергә була икәнлеген искәртә һәм аларның ни-нәрсә икәнлеген сорый. Егет: "Үрдәк баласы су эч��ндә йөзмәкне остазсыз белер, икенче - гаурәттер [хатын-кыз], [бүре] остазсыз белер", - ди. Болар барысы да "Мәликә китабы"на халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсеннән алынганнар, алар берникадәр шаярту, берникадәр җитдилек төсендә бирелгәннәр. Әмма нигезсез түгелләр. +Алга таба халыкта ике төрле кешене сөймәүләре хакында сүз була. Егет аларның берсен - көнче, икенчесен - залим адәм буларак атый. Болары да халыкның мәдәни күзаллауларында борынгыдан ныгытылган һәм кешеләргә бәя бирү тәртибенә караган фикерләренә нигезләнгәннәр. +Егетнең әхлакый принципларын бәяләгәннән соң, кыз кабат дини-этик мәсьәләләргә караган сорауларга күчә. Кешенең күңелен һәм йөзен якты иткән нәрсәләр хакында кызыксына. Егет аларның мөселман балалар булуын әйтә. Кыз шикәрдән дә татлыракның нәрсә булуын сорый, егет мөэминнәр белән сөйләшеп утыруны атый. Халыкның нәрсә эзләве хакында кызның соравы әйтелгәч, егет моның саулык икәнлеген белдерә. Фәрештәләрнең нәрсәдән барлыкка китерелүләрен сорый кыз, егет аларның асылы нур булуын әйтә. Кыз пәриләрнекен сорый, егет аларныкы ут икәнен искәртә. Кыз: "Адәм угланнарының яхшы дусты, яман дошманы кайсы торыр?" - ди. Егет: "Мал белән угыл-кыз торыр", - дип белдерә. Бу җавап әсәрдә икенче тапкыр кабатлана. Кыз шунда егеттән сүзләренең хаклы икәнлеген расларга дәлил сорагач, ул бу юлы да бер тапкыр искә алган дәлилен кабатлый: "Иннәма лимүаликүм вә әүладикүм фетнәт" (Ягъни: "Чынлыкта сезгә сезнең малларыгыз һәм балаларыгыз фетнә"), - ди. Мондый җавапка бәйле кыз инде бу юлы халыкның сөйгән фетнәсе нәрсә булуны сорый. Аңа бәйле рәвештә бер үк сүзләрнең мәгънәләрен текст эчендә, контекстка карап, төрлечә аңларга һәм аңлатырга мөмкин икәнлеген һәм моны әсәрнең укучыга бу урында эчтәлек кысаларында искәртүен дә тоемларга мөм +"Мәликә китабы"нда мондый кабатлану башка бер дә очрамый. Димәк, ул мәсьәләнең бер-бер төрле сәбәбе, хикмәте бар. Әмма нинди? Моны ачыклавы авыр кебек. Ә менә әсәрдә кызның сорауларына алган җаваплары ярдәмендә үзенә ир сайлавын истә тотсак, беренчедән, бу соравы - тактик алым, егетнең ихласлыгын тикшерү, икенчедән - Габделхәлимнең тормышка һәм гаиләгә, хатынына нинди мөнәсәбәттә булачагын алдан билгеләү, ягъни, аңа мал, байлык һәм балалар гына кирәкме, әллә хатынмы, сөекле ярмы - ул монда шуларга җаваплар таба. +Алга таба кыз нәрсәдән халыкның качып та котыла алмавын сорый. Егет боларның нәфсе, җенси теләк һәм комсызлык булуын әйтә. Җавабына моны да өсти: "Икеседин котылсалар - вәли булырлар", - ди. Монда "вәли" сүзе "изге, әүлия" дигәннәргә туры килә. Бу өч үзенчәлек кешеләрнең табигатьләренә бәйле, алар башкача була да алмыйлар. Әмма нәфсене, җенси теләкне һәм комсызлыкны тыю көченә ия кешеләр мәдәнилеккә һәм затлылыкка ирешә. Егетнең андыйларны "вәли" дип атавы да менә шуннан. +Кыз дөньяның рәхәтлекләре нәрсәгә охшаш икәнне сорагач, җавабында егет болай сөйли: чибәр, күңелгә хуш килерлек кыз төш күрә, ә уянса - һичнәрсә юк. +Дөнья рәхәтлекләре дә менә шушылар мисалыннан икән, ягъни күргән төш кебек нәрсә. Һәм кыз: "Садака остазыңа [остазыңа дан]!" - дип, урыныннан сикереп тора, хөрмәтен күрсәтеп, Габделхәлимгә кияүгә чыгачагын белдерә: "Мән сәнең никахыңда булдым!" - ди. +Аның никахын Габделхәлим Төркестани кабул итә һәм асыл морадына ирешә. Әсәр: "Аллаһы Тәгалә адәмиләрне барчасыны һәм морадына тигергәй иде, амин, йа Раббелгаләмин!" - дип, дога белән тәмамлана. Кыска, төгәл +"Мәликә китабы" гади, халык әдәбияты әсәре булса да, әмма аның эчтәлегендә халкыбызның дини һәм дөньяви яшәеш хакыйкатьләрен эзләү юлында тышкы һәм эчке көрәшләренең үзенчәлекләре чагылыш тапкан, аның тарихи, мәдәни, иҗтимагый әһәмияткә ия олуг ядкәр икәнлеген танымый мөмкин түгел. Күп очракта шулай килеп чыга: беренче укуда гадәти, хәтта беркатлы, хикмәтсез тоелган язмалар, әгәр дә мәгънәсенә төшенү юлларын ача алмасак, эче тулы хәбәр, эче тулы хакыйкать, тарих һәм мәдәният гәүһәрләре икәнен күрмичә һәм белмичә дә калабыз. Укыганны аңлаудагы чикләнгәнлек фикер тарлыгыннан килә әлбәттә. Аздан күпне аңлау һәм аңлый белү өчен дә мәгълүматлы булу шарт. Гуманитар белемнәрнең хасияте менә шунда. Һәр белем өлкәсе гаҗәеп киң һәм тирән. Шуның эченнән кирәкле мәгълүматларны алу һәм ала белү зур көч, тырышлык, эзләнүләр таләп итә. Хәер, эзләнүчән галимнәрнең төрле нәтиҗәләргә килүләре дә сер түгел. Кайсының хаксыз, кайсының хаклы булуын аерып булмый кайчакта. Әмма хакыйкать барыбер дә ике төрле түгел. Ул фәкать берәү генә. +Ислам динен бертөрле, һәммә мөселман кавемнәрендә дә аермаларсыз дип күзалларга һич тә ярамый. Пәйгамбәрнең вафатыннан соң ук, 633 елда башланып киткән дини юлны җуймый саклау азмы галимнәрнең һәм изгеләрнең гомерлек эшенә әверелгән? Бу өлкәдә туган бәхәсләр, инкарь һәм гаугалар, йөзгә-йөз килүләр азмы күңелсез хәлләргә китергән? Һәм хәзер дә хәбәрсезләрне андый вәсвәсәләр туктаусыз саташтырып тора. Дини юлны җуймый саклау тарихи үсеш дәвамында иң катлаулы, авыр, мәшәкатьле, икеләнүле эшләрнең берсе булып санала. Яңа фикерләрсез үсеш мөмкин түгел. Иске карашлар бары бетүгә илтә. Бөтен хикмәт тә менә Яңалыкка, яңа фикергә каршы көрәшүнең мәгънәсе юк. Аны аңларга, кабул итә белергә, һәм тормышта файдалана белергә кирәк. Иске үлде, иске бетте, дип бит сыпыру да урынсыз. Һәм һәр яңа искене алыштырып килә дигән караш та дөрес түгел. Яңалык искенең куәтен һәм көчен арттыру очракларын да беләбез - бусы безнең хакыйкатькә якынаюыбыз. Яңаны сынап, аңлап кабул итү һәрвакытта да мөмкин түгел. Бу мәгънәләрне аңлаганчы кешелек ничәмә гасырларны кичә барган. Бүген көндә дә аларга төшенә алдык, дип әйтә алмыйбыз. +Дин юлын исламда "мәзһәб" дип йөртәләр. Ул суфилар юлы, ягъни тарикатьтән аерылып тора. Мәзһәб - хакыйкатьне танып бел��, төшенү принципларын бирә, тарикать - хакыйкатькә ирешү ысулларына кертә. Аерма бары тик белү-төшенүдә һәм мәгънәләрне аңлар хәлгә ирешүдә генә кебек. Әмма төшенүсез ирешү - юк, төшенү ирешүне таләп итми. Шунлыктан суфичылык - мәзһәбнең дәвамы, нигезе түгел. Боларны ачык аңлау "Мәликә китабы"ның эчтәлеген ачыкларга мөмкинлек бирә. Әсәр суфичылыкка кадәрге чорда язылган, бу фактта шик була да алмый. Суфилык белән суфичылыкның аермасын тарикать төшенчәсе формалашып җитүгә бәйле аңларга кирәк. Бу тәртиптә мәсьәләгә караш тудыру безне фикерләүдә буталудан с аклаячак. +Ислам тарихында динне сәхабәләрдән аларның балалары, ягъни гайре-сәхабәләр (сәхабәләрне белүчеләр), ә алардан - табигыйннар, аннары табигыйннардан үз чиратларында гайре -табигыйннар өйрәнеп калган да, шуннан соң хаталанулар башланган, шул заманнарда, ягъни VIII гасырда дин галимнәре мәйданга чыгып, йола һәм гадәтләрне тәртипкә керткәннәр дип аңлатыла. Баштарак мәзһәбләр сәяси мәгънәгә ия булган. Әбу-Бәкер, беренче хәлиф, ислам дине шәригатен үз аңлавында төзегән, Гомәр хәлиф чорында шәригать аның ләрен алга сөрүләре сәбәпле, алар яшәгән заманнарда дин юллары да сәяси төс алган. Бу сәясәт Коръәнне аңлау-аңлату, шәригать кануннарын төзү һәм алар нигезендә идарә итү принципларын да үзенә буйсындырган. Моңа каршы гыйльми-гакыйдә, ягъни хакыйкать булучы Аллаһы Тәгаләне танып белү принциплары куелган. Сәясәт һәм гыйлем юлы үзара каршылыкта торып, дин галимнәрен хәлифләрнең җәфалаулары, хәтта үлемгә хөкем итүләре кебек күренешләрне дә мәйданга чыгарган. Һәр идарәче дини төркем бүген дә ничек үз сәясәтен алга чыгарып, дини аңлауларны һәм аңлатуларны сәясәтләренә буйсындырса, вакыйга-күренешләр элек тә шул рәвештәрәк барган. Хәтта галимнәр арасында да төркемчелек алга чыгып, аларның да диндә, шәригатьне аңлатуда сәясәт корулары һич кенә дә сер түгел. Анысы да электән шулай килгән. Сәясәт - киң, гомуми күренеш, ә гыйлем - берәмлек, шул диңгез эчендә энҗе бөртеге сыман. Әмма диңгезсез энҗе бөртеге ничек тумый һәм үсми, сәясәт дәрьясыннан башка, аңардан аерым гына иҗтимагый гыйлемнәр дә яши алмый. +Сәяси һәм гыйльми-игътикади мәзһәбләрнең саны тарихта төгәл мәгълүм түгел. Әмма ачык билгелеләре дә җитәрлек. Диндә сәяси һәм гыйльми хәрәкәтләрне, асылларына карап, әһле-сөннәт һәм әһле-бидгатькә аералар. Сөннәт ул - Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләре өйрәткәнчә динне тану юлын саклау, аңа сәләфийә, әшгарийә, матуридийә, ә әһле-бидгатькә, ягъни шигый мәзһәбенә галәвилек (шигыйлык), хавариҗа, җәбрийә, мөгътазилә, мөрҗийә, мөшәббиһә һ.б. керә. Сөнниләр ничек шигыйларны бозыклар, ягъни әһле-бидгать буларак атаса, алар да, үз якларының хаклы булуларына инанган хәлдә, сөнниләрне ялгышучылар, дөрес юлдан тайпылучылар буларак беләләр. Әһле-сөннәт мәзһәбе юнәлешләре игътикад ягыннан, ягъни иман, хакыйкатьне төшенүдә, һәм гамәли, ягъни фикһе, мөгамәлә, гыйбадәт мәсьәләләрендә үзара шактый охшашлар һәм аерымлылар. Гамәли мәзһәбләр дүртәү, алар: хәнәфилек, шәфигыйлык, мәликилек һәм ханбәлилек. +"Мәликә китабы" гамәли мәсьәләләрне бик аз куерта, ул аларга хәтта бөтенләй дә керми, диярлек. Әмма аның бу яктан халыкның үз гореф-гадәтләренә таянуы фәнни-текстологик анализдан ачык күренә. Бу фактлар үзләре генә дә "Мәликә китабы" язылган дәвердә гамәли мәзһәбләргә тиешенчә игътибар бирелмәгәнлеге хакында сөйли. Әмма әсәрнең әһле-сөннәт юлында язылганлыгында һичбер төрле шик юк. Без андагы кайбер фикерләрнең матуридийәгә караганлыгын инде берничә тапкырлар искәртеп узган идек. Инде мәсьәләне ачыграк тикшерү зарур. +Матуридийә кәлам фәлсәфәсе игътикад мәсьәләләрендә әшгарийә һәм сәләфийәнең юнәлешләре белән янәшә тора. Шул ук вакытта алар арасында аермалар да җитәрлек. "Игътикад" дигәндә - иман, ягъни Аллаһы Тәгаләнең хакыйкатьләрен танып-белү мөмкинлекләре фәлсәфәсе күздә тотыла. Сәләфийә мәзһәбе Коръәнне, Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләрен, Пәйгамбәрнең өйрәтмәләрен ишетеп калган сәхабәләрнең ислам дини хакыйкатьләрен аңлау һәм аңлатуларына таяна. Әмма вакыйга сәбәпләренә һәм вакыт-урын төрлелегенә бәйле рәвештә, сәхабәләр дә бер үк сүзләрне һәм хәбәрләрне төрлечә кабул иткәннәр. Монда тәрбиянең, аң- белем дәрәҗәсенең, гореф-гадәтләрнең, шулай ук кешеләрнең табигате, фикерләүгә һәвәслеге, хәтере һәм шулар кебек башка төрле үзенчәлекләре дә үз рольләрен башкарганнар. Шунлыктан сәләфийәдә сүздән гамәл өстен куела һәм һәрбер хәбәрнең эш-гамәл белән дәлилләнгән булуы таләп ителә. Алар - әлбәттә рационалистлар. Зиһен һәм акылга таянуда бик сак эш итәләр. Акылның гаҗизлеге, вакыйга- күренешләрне, сүз һәм мәгънәләрне дөрес аңламау һәм аңлатмау очраклары һәм шуның аркасында гөнаһка бату куркынычы сәләфийә мәзһәбендә аеруча катгый искәртелә. Алар хакыйкатьнең күрсәткече итеп сүзне түгел, бәлки гамәлне саныйлар. Тормышка ашарлык һәм мөмкин, чынбарлыкта урыны булган һәммә нәрсәне хакыйкать итеп күзаллыйлар. Илаһият хакыйкатьләрен аңның аңлата алуы һәм аңлавы мәсьәләсен шик астына алып, алар практик тормыш күрсәткечләре белән генә чикләнәләр. Бу исә Илаһият хакыйкатьләрен аң ярдәмендә танып-белү аша бәндәләренең тормыштагы хаталарны төзәтүләрен, тормышны үзгәртеп кору мөмкинлеген инкарь итүгә китерә. Аларның аң-белем көченә игътибарсызлыклары, консервативлыгы, кадимилекне яклаулары иҗтимагый фикер үсешен тоткарлый. Сәләфийә мәзһәбенең шушы асыл үзенчәлекләре сәхабәләрнең Пәйгамбәребезгә һәм аның заманына чиксез мәхәббәтләре белән сугарылган изге бер юл икәнлеген дә аңларга тиешбез. Шушы сыйфатлары өчен аларны ярату һәм аларга соклану - урынлы. Әмма чикләнгән булуларын да онытырга ярамый. +Сәләфийә мәзһәбе тәэсире халкыбызга да көчле һәм даими булды. Шушы т��эсирнең күркәм ягы шунда - без үзебезнең халкыбызга гына хас борынгы йолаларыбызны ислам тәгълиматы заманнарына да өммәт идеаллары һәм гореф- гадәтләре рәвешенә күчерә алган милләтләрдән булдык. Шушы рәвешле ислам дине безнең үз динебезгә әверелде, ят, гарәптән кергән, гарәпчә булган гореф-гадәтләр шул сәбәпләр белән миллиләште, җан рәхәтебезгә әйләнде. "Мәликә китабы"нда бәян үткәнебезчә, борынгы бабаларыбыздан килгән күренеш. Аларны ислам идеологиясе кысаларында яңартып җибәрергә сәләфийә мәзһәбе карашлары мөмкинлек бирә. Сөнни мәзһәбенең бер канаты сәләфийә булу сәбәпле ул шулай иде. Әгәр дә тарихи яктан карасак, ислам дине халкыбызның рухына, дөньяны аңлавына, карашларына кискен каршы куелса, мөселманлыгыбыз да мәйдан алмас иде. Халкыбыз ислам шәригате кысаларында "үз милли шәригатен" тудыра алган икән, аны өйрәнергә, төшенергә, күрергә, аңлата алырга да тиешбез. Сөнни мәзһәбе гореф-гадәтләргә таянуны инкарь итми. Тарихны яңа биттән, яңа халык һәм яңа кыяфәт белән башлап китү мөмкин түгел. Безгә сәләфийәт ислам дине белән килеп, Алтын Урда чорында, бигрәк тә XIV гасырда ныгып урнаша. Сәләфийәтнең бу чорда иң атаклы галиме Сәгъдетдин Тафтазани (1322-1390) булып, ул укытучысы Котбетдин ӘрРази (1365 елда вафат) белән бергә Идел буендагы Сарай шәһәрендә яши. Ул Үзбәк ханның (1283-1341, 1313 елдан хан) өченче улы Җанибәк ханның (1342-1357 елларда идарә итә) укытучысы һәм галиме була, Сарай шәһәрендә кәлам, геометрия, мантыйк, гарәп теле һәм поэтика мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр яза. Аның бигрәк тә кәлам фәлсәфәсенә багышл анган рисаләсе озак еллар буена зур мәртәбәләр казана, аны бөек галим һәм философ буларак таныта. С. Тафтазаниның матуридийәгә карата хөрмәте дә хезмәтләрендә сиземләнә. Аңардан чыгып кына Тафтазанины әшгарийәгә каршы булган дип әйтергә урын юк. Хикмәте шунда, рационализмга, акылга сыешлы һәм гамәл белән раслап булырлык хакыйкатьләрне генә танучы сәләфийә юлыннан матуридийә дә һәм әшгарийә дә кискен аерылмыйлар, янәшә баралар. Алар өйрәткәнчә, Аллаһы Тәгаләнең хакыйкатьләре бәндәләренең аң белән танып-б елүеннән ирекле, шунлыктан иман - тел белән әйтелгын һәм Мөхәммәд Аның илчесе булуын факт рәвешендә, дәлилсез кабул итәргә тиешле. Хакыйкатьне кабул итәр өчен аң дәлилгә таяна. Матуридийә дәлил һәм фикерне бердәй күрә, фикер бар икән, аны дәлил буларак кабул итә, чөнки дәлил белән фикерне үзара бәйләнештә дип таный. Фикер кемдә дә дөрес күзаллау тудыра. Әмма дөреслек ул - хакыйкатьнең үзе түгел. Матуридийәдә бу фәлсәфә әшгарийәдә һәм хәләфийәдәге кебек үк. Алар Коръәннең аңлау өчен авыр урыннары Ахирәт көнендә чишеләсенә ышана, Аллаһының шәфкате, Аллаһының казасы, бәндәләрнең үзләрен тотышлары, фигыль һәм эш-гамәлләре мәсьәләләрен төшендерүдә Пәйгамбәребез һәм сәхабәләрнең юлларын ачыклау, эзләү, барлау ягыннан зур тырышлыклар күрсәтәләр. Матуридийә мәзһәбе тырышлыкны бәндәнең ихтыяры буларак аңлый һәм аңлата, әшгарийә һәм сәләфийә мәзһәбләреннән аермалы буларак, матуридийә мәзһәбе рационализмы, бигрәк тә рациональлекне югары куя, гамәлгә сыешлыны акылга сыешлы итеп, акылга сыешлыны гамәлгә ярашлы дип таный. Бәндәләрнең олы гөнаһлары аларны иманнан аера дип танучы мөгътазиләгә якынаеп, матуридийә ихтыярга өстенлек бирүнең хатага илтүен төшендерә. Болар "Мәликә китабы"нда да нәкъ шулай бәян ителәләр, кешенең өстенлеге табигатеннән өстен чыга алуында икәнлеге әсәрдә кат-кат белдерелә, матуридийәнең дә әхлак һәм әдәп кагыйдәләрен аңлатуының асылын шушы үзенчәлек билгели. Аңга һәм акылга, сәләфийәдән аермалы буларак, матуридийә зур урын бирә һәм хакыйкатьне танып-белүдә аңның ролен таный. Бу исә кешенең гамәленә генә түгел, аңына да таяну мәсьәләсен алга чыгару дигән сүз. Әшгарийә мәзһәбе бәндәнең ихтыярын яратылган, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бар кылынган дип саный, ягъни Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән язмыш белән бердәй аңлата, матуридийә исә яратөшендерә. Матуридийә Илаһи хакыйкатьләрнең акыл белән, аң тарафыннан танылып-беленүен ачыклый, иманның ныклыгын акылга бәйли, Аллаһының берлеген һәм барлыгын аң белән, акыл ярдәмендә танып булуын раслый. Бу яклары белән матуридийә мәзһәбе сәләфийә һәм әшгарийәдән кискен аерылып тора. Акылга, аңга танып-белүдә төп урынны бирүе һәм моның өчен тырышлык-ихтыярның кирәклеген төшендерүе белән ул аң-белем идеалын өстен чыгара. Әшгарийәләр һәм сәләфийәләр Аллаһының барлыгын, хакыйкатьләрнең һәммәсен бәндәләренә дин белдерер дип аңлаталар. Бу исә танып-белү кешенең теләге белән түгел, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте, Аның ярдәме, насыйбыннан дигән сүз. Әшгарийә мәзһәбе, кайгы-хәсрәтне акылга беленмәс, ягъни хис-тойгылар - күңел эше, аңның куәте нәтиҗәсе түгел, дип баралар. Матуридийә исә кайгы-хәсрәт, һәммә төрле хисләр акылгааңга беленеп торуын таный. +"Мәликә китабы" бу мәсьәләләрне ачыктан-ачык язмый, ул аларны сорау-җавап хикмәтләренә яшерә. Бу исә әсәрнең мәгънәләре берничә катламлы булуы хакында сөйли. Язма халык әдәбияты форматы, аңлашылганча, авторга фәлсәфидини хакыйкатьләрне үз аңлавынча теркәргә мөмкинлек тудыра. +Сөнни мәзһәбенең нигезендә әшгарийә фәлсәфәсе ята. Сәләфийә белән матуридийә - аның ике канатын тәшкил итәләр. Әшгарилар, мәсәлән, пәйгамбәрлек өчен ир кеше булуны таләп итмиләр, ә матуридийә пәйгамбәрләр бары тик ир кешеләр арасыннан гына дип аңлата. Мондый тәмам ачык карашларны "Мәликә китабы" бөтенләй кузгатмый, чөнки алар аның эчтәлеген ачык белдерер һәм әсәргә бәддога төшүенә сәбәпче дә булыр иделәр. Матуридийә юнәлеше, сөнни мәзһәбенә караса да, күп кенә яклары белән шигыйларның 1017 елгы махсус рескриптыннан соң моңа кадәрге кайбер фәлсәфи карашлары белән мөгътазилә юнәлешләренә якын торган, әмма үзенең аерымлыгын да саклаган һәм әшгарийә белән күп очракларда без эзгә төшкән матуридийәнең дә эзәрлекләнүен төшенүе авыр түгел. Һәм менә 1041 елда хәлиф тарафыннан "Иман шарты" нәшер ителә һәм мөселман халыкларына таратыла. Менә шушы шартларда ислам дини фәлсәфәсе суфилыкка таба борыла һәм аның кысаларында үсәргә юллар эзли башлый. Аның нәтиҗәсендә суфичылык тарикатьләре формалашуга юл ала. "Мәликә китабы"нда суфичылык хакында суфилык хакында сүзләр кузгатылып та, әмма эчтәлегендә суфичылык тәэсиренең булмавы, дини карашларда матуридийә фәлсәфәсенә дә таянуы аның XI гасырның икенче яртысында иҗат ителүен ачык күрсәтә. Дөрес, аның халык тарафыннан еш күчерелеп, халык әдәбияты әсәре буларак яшәвен, телендә дә төрле чорларга хас тел үзенчәлекләре теркәлеп калуын, шул сәбәпле гыйбарәләрендә азмы-күпме үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкинлеген истән чыгарырга ярамый. Эчтәлеге белән ул халыкчан да, дини дә, фәлсәфи дә, мәгънәләргә дә бай. +Әсәрнең авторына килгәндә, аның Габделхәлим Төркестани икәнлегендә һичбер шик калырга тиеш түгел. Ни өчен? Сәбәбе - гади. Моның шулай икәнен аңлар өчен халык иҗатына, бигрәк тә дастаннарга игътибар итәргә кирәк. Аларда вакыйгаларны сөйләүче герой бар. Ул үзен әсәрдә хәтта берничә тапкыр атый, тормыш фактларын күреп торган, аларда катнашкан кеше буларак сурәтли, урыны белән геройларның берсе сыйфатында әсәрендә катнашып китә. Башка акын-җыраулар да дастанны халык алдында башкарганда һаман да аның исеменнән сөйлиләр. Безнең халыкта кабул ителгән кагыйдә бар: дастанның сүзен дә төшереп калдырырга яраышану халык иҗаты әсәрләрен очраклы үзгәртелүләрдән саклаган. Бу кагыйдә язма әдәбиятка да сак мөнәсәбәт тудырг ан. Шунлыктан әдәби текстларга авторыннан гайреләрнең төзәтмәләр кертүе бары тик аңлатма-искәрмәләр характерында юл читендә, хашияләрдә генә мөмкин булган. Әмма бу әле тарихи әһәмияткә ия әсәрләрне очраклы кыскартылулардан, җөмләләре, хәтта сәхифәләре төшеп калудан саклаган дигән сүз түгел. Кулъязма китап та кешеләр язмышы белән яшәгән, орышларга алып барылган, укылган, янган, туракланган, ертылган, тузган. Ул хәл "Мәликә китабы"н да читләп үтмәгән. Аның кыскартылган урыннары, авторның үзгәртүенә-р едакциясенә карамый, күчерүчеләрнең саксызлыгыннан килгән. +Әсәрнең авторын билгеләгәндә дә эчтәлегенә хас фактик үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк. Аның Габделхәлим Төркестани булуын Әбу-Габдулла Мөхәммәт бине Исмәгыйль әт-Тәрази (1018 елда вафат санала) фәлсәфәсенең әсәрдә төп урыннарның берсен алуы ачык дәлилли. Моның өчен ел хисабына, тәнасух-реинкарнация идеяләренә бәйле фикерләренә, иман-гакыйдә мәсьәләсенә карашларына күз салу да җитә. Мөхәммәт Тәразины "Имам Һади" кушаматы белән атап йөрткәннәр, "Әнүштәкин", "Нәштәкин Дәрази", "Дәрази" дигән исемнәре дә булган. Аның Тәраз шәһәреннән булуын туган җиренә бәйле алган н��сби исеме (Тәрази) күрсәтеп тора. Борынгы Тәраз шәһәре хәзерге Казахстан һәм Кыргызстан мәмләкәтләре арасында чик буенда, Талас елгасы ярына урнашкан. Аның борынгы диварлары һәм биналары хәзер дә исән. Гарәп яулары аны 893 елда яулый һәм халкы ислам динен ала. VIII-X гасырларда бу шәһәр Карлук ханлыгының иң алдынгы калаларыннан берсенә әверелә. 999 елда аны Караханилар ханлыгы буйсындыра. 1220 елда Тәраз шәһәре монголларның көчле явына каршы тора, әмма басып алына һәм җимерелә. Монгол империясе +Шулай итеп, Мөхәммәт Тәрази чыгышы белән Карлук ханлыгыннан булган. Аның идеяләре "Мәликә китабы"нда урын алуы әсәрнең авторы белән бәйләнеше барлыгына ишарә итә. Әсәр авторы - Мәликәнең сорауларына җавап бирүче Габделхәлим Төркестани булуына да шик калмый. Автор-герой берлегенә борынгы әдәбияттан "Мәликә китабы" иң яхшы мисал. Әмма шунысы бар, X гасырда Төркестан шәһәре - Шауһәр, ә XII йөздә - Яссы исемнәре белән йөртелгән. Моның чыннан да шулай икәнлеген Әхмәт Ясәвинең (1091-1166), аның әтисе Ибраһим Яссының нисби исемнәренә бәйле дәлилләргә була. Әмма шунысы да бар, Ә. Ясәви үзе исә хикмәтләрендә Төркестан шәһәреннән булуын яза. Димәк, Шауһәр (Шаулы-шәһәр) дә, Яссы да зур бер Төркестан шәһәрен хасил итүче шәһәрчекләрнең исемнәре генә, һич кенә дә каланың үзе түгел. Чөнки Төркестан, шәһәр буларак, 639 елга караган сөгъдийә документларында, "Туркланд" исеме белән Скандинавия сагаларында искә алына. "Төркестани" нисби исеменнән дә Ә. Ясәви хәбәрдар булмый калмагандыр? Шуңа да үзенә "Яссы" имзасын алгандыр дияргә кала. Димәк, Габделхәлим Төркестани исемле шәхеснең XI гасырда яшәгән булуын фактлар нигезендә раслый алабыз. +Хезмәтебездә "Мәликә китабы"н татар халкының борынгы әдәби ядкәре буларак карадык. Тарихи яктан хакыйкатькә хилаф итмик дисәк, әсәр кыпчак халкыннан бүгенге көнгә килеп ирешкән мирас рәвешендә бәяләнергә тиешле. Бу әсәр бүгенге көнгә кадәр татар халкының рухи тәрбиясендә үз ролен башкарып килгән. Анда искә алынган хәбәрләр һәм тормыш хакыйкатьләре, дөньяга караш, дини-фәлсәфи күзаллаулар - алар һәммәсе дә, хәтта әшгарийә, матуридийә белән бергә Мөхәммәт Тәрази карашлары системасы да милли-дини аңыбызда, дөньяны күзаллауларыбызда һаман да яшәүләрен дәвам итәләр. +Габделхәлим Төркестани +МӘЛИКӘ КИТАБЫ +Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! +Равилар мондагъ риваять кылырлар кем, Рум шәһәрендә Малик дигән бер падишаһ бар ирде. Угылы-кызы юк ирде. Кәгъбәгә барып, кырык тивә корбан кылды. Аллаһы Тәгаләдин хаҗәт теләде ирсә, мәңа бер фәрзанд биргел тип, Аллаһы Тәгалә догасыны кабул кылды, бер кыз бала бирде. Атыны "Мәликә" куйдылар. Сахибе-хәсән вә гакыйль, вә зирәк булды. Ул шәһәрдә һичкем ирсә аның тик данешмәнд юк ирде. +Андин ул кызны муллага бирделәр, та егерме яшегәчә укыттылар. Җәмигъ гыйлемнәрдин өлеш алды. +Көннәрдән-беркөн атасы Пәйгамбәре-Ходага кеше йибәрде-ләр: +"Бер гаҗизә кызым вар, зәүҗиятьлеккә кешегә бираинме?" - тиде. +Пәйгамбәр, саллаллаһы галәйһи вәссәлләм, атасыга кеше йибарде: +"Никах мәнем сөннәтем торыр", - тип җавап бирделәр. +Андин соң падишаһ кызыга кеше йибарде: +- Пәйгамбәре Ходаның хәдисе торыр, каләмин-нәби галәйһис-сәлләм: "Ән-никаху сөннәти вә мин рагъбин ган сөннәти фи ләйсә минни", ягъни "Никах минем сөннәтем торыр, һәр кеше мәнем сөннәтемне кылмаса, мәнем өммәтем ирмәс" дип торырлар. +Кыз анда җавап бирде: +- "Кәмале-җенес - мәгале-җенес", кайчан кем рагъбәт кылсам, үзем дик габид вә заһид пөрһизкәр булса, сөннәтне биҗай килтергәймен, - тиде ирсә, атасы кызының җавабыны ишетте: +- Андин олугъ эш булды, - тип. +Сүз айта алмады. +Чәнд вакытлар үтте. Атасы дөньядин вафат тапты. Бу кыз атасы урныга падишаһ булды. Тәхет өстендә ултырып, галимнәрне йийгып хөкем кылды: +- Кем, мәнең йөз сөалем бар, һәркем ирсә сөалемга җавап бирсә, мән аның никахында булырмын, - тиде, - Хаһе падишаһ булсын, хаһе фәкыйрь булсын, хаһе рәгыять булсын, мән аңа тигәрмен, - тиде ирсә, бу сүз галәмнәргә мәшһүр булды. +Шәһре бә шәһр һәр вилаятьләрдән килеп, Мәликә сөалега җавап итә башладылар. +Мәликә әйде: +- Сөалемне тапсаңызлар - котылдыңыз, юк ирсә - тотылдыңыз!- тип әйде. +Андин соң кыз сөальга мәшгуль булды. Дәнешмәндләр мөттәхәбәр булдылар. +Кыз, хөкем кылдырып, җавап бирмәгәннәрне дарга асып үлтерә башлады. +Анда хәзрәте-гали бу хәдисне укыдылар: "Каләэн-нәби саллаллаһу галәйһи вәсәлләм: "Мин гарифи нәфсиһи, фәкать гарифи Раббиһа!9", "Һәркем үз хәлене белмәсә - һәлак булыр!", - тиделәр. +Андин соң нечә ел, нечә мөтдәтдин соң бу авазә Төркестан вилаятега төшде ирсә, вәләкин Төркестанда бер фәкыйһ бар иде. Аты аның "Габделхәлим" дирләр ирде. +Бу авазәне ишетде. Рум шәһәрега килде. Мәликәгә хәбәр йитде: +- Төркестаннан бер дәнешмәнд килепдер, - тиделәр ирсә, Мәликә хәбәрләп әйде: +- Нә эшкә кәлдең? +Фәкыйһ әйде: +- Сөалеңә җавап биргәли келдем, - тиде. +Кызый әйде: +- И егет, сәнең дәк күп егетләр үлде. Сән үләрсән, - тиде. - Кил! Бу раһдин кайтгыл, - тиде. +Фәкыйһ әйде: +- Мән Коръәндә күрепмән, кауләһи тәгалә: "Көлли шәйъи һәлакин, иллә вәҗһиһи ләһил-хөкми вәйләйһи тәрҗигун". +Андин соң кыз сорды: +- Кайдин килерсән? +Фәкыйһ әйде: +Кыз әйде: +- Дәлил кәрәк! +Фәкыйһ әйде: +- Коръәндә күрепмен, кауләһи тәгалә: "Йәхриҗу мин бинин әс-сальби вәт-тураиб". +Кыз сорды: +- Кайда барырсән? +Фәкыйһ әйде: +- Ламәкәнга барырмән. +Кыз сорды: +- Кайда торырсән? +Фәкыйһ әйде: +- Гүрстанда торырмән. +Кыз сорды: +- Камугъдин борын ни груһ яратты? +Фәкыйһ әйде: +- Җан атлигъ груһны яратты. +Кыз сорды: +- Дәлил кәрәк. +Фәкыйһ әйде: +- Коръәндә күрепмен, кауләһи тәгалә: "Вәҗ-җанни халикънаһу мин нарин әс-саумни", - тиде. +Кыз әйде: +- Бер мөшкел сөалем бар, әлбәттә белмәссен, - тиде.Кил! Бу раһдин кайткыл, үләрсән, - тиде. +Фәкыйһ анда шигырь әйде: +"Шөгъләи шәмгы җамалың бәхрене күргәч рәван, +Җандин пәрванә яңлыг кем, кечдем һәман". +Ягъни: "Сән - чырагсән, мән - пәрванәмән, үлсәм - гаҗәп ирмәс". +Андин соң кыз сөалега мәшгуль булды. +Кыз сорды: +- Камугъдин борын ни-шәйне яратды? +Фәкыйһ әйде: +- "Кәф" илә "Нүн"не яратты. +Кыз әйде: +- "Кәф" илә "Нүн" нә кылгусы торыр? +Фәкыйһ әйде: +- "Күн-фәйәкүн!" кылгучы торыр. +Кыз сорды: +- Җефетләрдә каю җефетне яратды? +Фәкыйһ әйде: +- "Тәблит", "Җәблит" атлыг кем ирсәне яратты? Беренең койрыкы белән - елан дик вә йәнә беренең койрыкы - чаян дик, икесен җефет кылды? +Кыз сорды: +- Шайтанның ата-анасы каю торыр? +Фәкыйһ әйде: +- "Тәблит", "Җәблит" торыр. +Кыз сорды: +- Каю намаз торыр - күкдин инде, йиргә тимәде? +Фәкыйһ әйде: +- Ул җеназа намазы торыр. +Кыз сорды: +- Дәрьяларның асылы нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Нух туфаны торыр. +Кыз сорды: +- Башы юк, җаны юк, дөньяда ут йийде, су эчте - ул нә ирер? +Фәкыйһ әйде: +- Муса пәйгамбәрнең гасасы ирде. +Кыз сорды: +- Асмандин нәчә китап инде? +- Дүрт йөз дүрт китап инде. +Кыз сорды: +- Нәчәсе мәшһүр булды, нәчәсе мәмсух булды? +Фәкыйһ әйде: +- Дүрт китап мәшһүр булды. +Кыз сорды: +- Мәшһүр булган китаплар кайсылар торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Тәүрат - Мусага, Инҗил - Гайсәга, Зәбур - Даудга, Форкан - Мостафа Мөхәммәд гамьга инде. +Кыз сорды: +- Адәм атадин Мөхәммәд пәйгамбәргәчә нәчә пәйгамбәр кәчде? +Фәкыйһ әйде: +- Йөз егерме дүрт мең пәйгамбәр кәчде. +Кыз сорды: +- Нәчәсе мөрсәл, нәчәсе нәби торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Өч йөз унөч мөрсәл кәчде, ун кәсе нәби торыр. +Кыз сорды: +- Мөрсәл кайсы, нәби кайсы торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Җәбраил гамь китап китергән - мөрсәл булды. Ул кем ойкусыда килгән - нәби булды. +Кыз сорды: +- Нәчә пәйгамбәр әфзаль торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Егерме пәйгамбәр әфзаль торыр. +Кыз әйде: +- Кайсылар торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Әүвәл - Адәм, икенче - Нух, өченче - Ибраһим, дүртенче - Исмәгыйль пәйгамбәр, бәшенче - Юныс, алтынчы - Идрис, йетенче - Лут, сәкезенче - Һуд, тукызынчы - Яхъя, унынчы - Йосыф, унберенче - Зәкәрйә, уникенче - Салих, унөченче - Гайсә, ундүртенче - Сөләйман, унбәшенче - Дауд, уналтынчы - Ильяс, унйетенче - Хозер, унсәкезенче - Муса, унтукызынчы - Ягъкуб, егерменче - Мөхәммәд Мостафа. +Кыз сорды: +- Болар эчендә нәчә пәйгамбәр әфзаль торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Дүрт пәйгамбәр әфзаль торыр: әүвәл - Ибраһим, икенче - Муса, өченче - Гайсә, дүртенче - Мөхәммәд Мостафа саллаллаһы галәйһи вә сәлләм. +Кыз сорды: +- Суфилык кемдин калды? +Фәкыйһ әйде: +- Идрисдин калды. +Кыз сорды: +- Галим кем торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Хозер торыр. +Кыз сорды: +- Разый кем торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Исмәгыйль торыр. +Кыз сорды: +- Сабырлык кемдин калды? +Фәкыйһ әйде: +- Әйүбдин калды. +Кыз сорды: +- Нәгамел-габде кемнәр торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Бере - Әйүб, бере - Дауд. +Кыз әйде: +- Нәдин "нәгамел-габде" атанды? +Фәкыйһ әйде: +- Әйүб бәлага сабыр кылды. "Нәгамел-габде" атанды. Дауд нигъмәткә шөкер кылды, "нәгамел-габде" атанды. +Кыз әйде: +- Заһитлек кемдин калды? +Фәкыйһ әйде: +- Гайсәдин калды. +Кыз әйде: +- Шәкертлек кемдин калды? +Фәкыйһ әйде: +- Нухдин калды. Кыз әйде: - Фәкыйрьлек кемдин калды? Фәкыйһ әйде: - Яхъядин калды. Кыз сорды: - Мөхәммәд галәйһис-сәлләм нәчә яшәде? Фәкыйһ әйде: - Алтмыш өч яшәде. Кыз сорды: - Нәчә яшендә Коръән инде? Фәкыйһ әйде: - Кырык яшендә Коръән инде. Кыз сорды: - Нечә яшендә пәйгамбәрлек йетеште? Фәкыйһ әйде: - Кырык яшедә. Кыз сорды: - Пәйгамбәре-Хода гомерендә нәчә батман ашлык де? Фәкыйһ әйде: - Егерме дүрт батман ашлык йийде. Кыз сорды: - Нәчә пәйгамбәр падишаһ булды? Фәкыйһ әйде: - Бәш пәйгамбәр падишаһлык кылды. Кыз сорды: - Кайсы пәйгамбәрләр? +Фәкыйһ әйде: +- Әүвәл - Йосыф пәйгамбәр, икенче - Дауд пәйгамбәр, өченче - Сөләйман пәйгамбәр, дүртенче - Искәндәр Зөлкарнәйн, бәшенче - Мөхәммәд Мостафа саллаллаһы галәйһи вә сәлләм. +Кыз әйде: +- Мәшрикъдин мәгърибкәчә нәчә кеше падишаһлык кылды? +Фәкыйһ әйде: +- Түрт кеше падишаһлык кылды. Икесе - мөселман, икесе - кәфер. Мөселманның бере - Сөләйман, бере - Зөлкарнәйн. Кәфернең бере - Нәмруд, бере - Шедат. +Кыз сорды: +- Җәннәт нәчә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Сәкез торыр. +Кыз әйде: +- Адлары кайсылар торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Әүвәл - Дәрел-Ислам, икенче - Дәрел-Карар, өченче - Дәрен-Нәһар, дүртенче - Җәннәтен-Нәгыйм, бәшенче - Җәннәтел-Фирдәвес, алтынчы - Җәннәтен-Маэви, йетенче - Җәннәте-Гайден, сикезенче - Җәннәтел-Әгъла. +Кыз сорды: +- Тәмуг нәчә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Йете торыр. +Кыз әйде: +- Адлары нечек торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Әүвәл - Һавийә, икенче - Хатимә, өченче - Сәкарь, дүртенче - Сәгыйрь, бәшенче - Ләза, алтынчы - Җәхим, йетенче - Җәһәннәм. +Кыз сорды: +-Нәчә пәйгамбәр терек торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Дүрт пәйгамбәр терек торыр. +Кыз әйде: +- Кайсы пәйгамбәрләр торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Гайсә, Идрис, Хозер, Ильяс. Идрис берлән Гайсә дүртенче кат күктә, фәрештәләр берлә тагать кылыр. Хозер - юлда сусаганнарга су бирер, Ильяс - суда кимәдә гарык булганнарга мәдәд бирер. +Кыз сорды: +- Нәчә кошны үлтерсә - гөнаһ булыр? +Фәкыйһ әйде: +- Дүрт кошны үлтерсә - гөнаһ булыр: әүвәл - күк карга, икенче - карлыгач, өченче - һөдһөд, дүртенче - байгуш. Күк карга Адәм атаның фәрзанде ирде. Карлыгач Ибраһим пәйгамбәрнең утыга су килтерде, Нух пәйгамбәрнең туфанында адәм угылларыга яхшылык кылды. Байгуш Сөләйманга нәсыйхәт кылды. Һөдһөд Сөләйман пәйгамбәрнең бике ирде. Йәнә Сөләйман сорды: "И байгуш, кичәләрдә сәна әйтерсән, ул ни сәна торыр?" Байгуш әйтер: "И адәм угыланнары, юл ерак торыр, йөк агыр торыр, Ахирәт гамәлләреңезне кылыңыз, тийәрмән". Йәнә Сөләйман сорды: "И байгуш, кемсәләрне күрсәң, нә чөн башыңы иргарсын?" Байгуш әйтер: "Камуг туганнар үлде, тугъмагандик булды, сезләр һәм үләрсез, тийәрмән". Йәнә Сөләйман сорды: "И байгуш, богдайны нә чөн йиймәзсән?" Байгуш әйде: "Атаңыз Адәм богдайны йийде, биһиштдин чыкты, аның өчен йиймәзмән". Йәнә Сөләйман сорды: "Нә чөн су эчмәзсән?" Байгуш әйде: "Нух пәйгамбәр каумене су харап кылды, аның өчен эчмәзмән". +Йәнә кыз сорды: +- Пәйгамбәрләрнең ите йирдә чердеме? +Фәкыйһ әйде: +- Йосыф пәйгамбәрнең и��е йирдә черде аның өчен кем, атасыга күрешерда атдин төшмәде. +Кыз сорды: +- Атасыз туган кемдер? +Фәкыйһ әйде: +- Шис пәйгамбәр торыр. +Кыз әйде: +- Сәбәп ни торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Ул торыр кем, көннәрдә-беркөн Адәм ата берлә Хәүва ана бәхәс кылдылар. Хәүва ана әйде: "Фәрзәндләр мәндин торыр". Адәм ата әйтер: "Мәндин торыр". Бу бабдин "икеседин" диделәр. Мөҗамигать кылудин соңра, мәнесендин бер шишәга алып куйдылар ирсә, тукыз ай ун көндин соң шишәдин бер угыл булды. Атыны "Шис" куйдылар. +Кыз сорды: +- Әүвәл кайсы аять нозул булды? +Фәкыйһ әйде: +- Әүвәл "Икъра" сүрәсе. +- Ахыр кайсы торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Бу торыр: "Әл-йәүмү әкмәләт ликүм динкүм вә итмәмәт галәйкүм нигъмәтийи вә разийат ликүм әл-исламии дөнья". +Кыз сорды: +- Дөньяда биһишт кем кылды? +Фәкыйһ әйде: +- Гад угылы Шедат кылды. +Кыз сорды: +- Дәлил кәрәк? +Фәкыйһ әйде: +- Коръәндә күрепмән: "Мин әләмин тәркифин фигълин Раббикә би-гадарамин затин әл-гыймадин әлләти ләм юхлика мисалиһа фил-биладин". +Кыз сорды: +- Йаэҗүҗ-маэҗүҗнең асылы нәдин торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Нух пәйгамбәрнең нотфәсендин яратып торыр. Ит җануварга охшар, вәләкин буйлары унике аршын, сакалы йете аршын тип торырлар. +Кыз әйде: +- Дәлил кәрәк? +Фәкыйһ әйде: +- Кауләһи тәгалә: "Иннә йаэҗүҗ-маэҗүҗ мәгасидүн фил-арди". +Кыз сорды: +- Мәлаикләр иркәкме, тешиме? +Фәкыйһ әйде: +- Иркәк-теши димәк көфер торыр. Ходай тәгалә үзе белер. Фәрештәләрнең йиймәке-эчмәке Ходай тәгаләнең зикре торыр. +Кыз сорды: +- Унсигез мең галәм ни торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Йиде кат күк. Алтысы - һавада, кушлар берлә унсигез мең галәм булыр. +Фәкыйһ әйде: +- Йәнә бер риваятьтә бу торыр: алты мең груһ хәйван, алты мең груһ нәбатан булгай. +Кыз әйде: +- Дәлил керәк? +Фәкыйһ әйде: +- Калән-нәби галәйһис-сәлләм: "Истифтарику өммәти галә сөлесин вә сәбгыйнин фиркатин күллүһүм фин-нари иллән-наҗийәти". +Кыз әйде: +- Садака сәнең остадкә, - тиде. +Кыз сорды: +- Нәчә нәрсә атасы юк кәлде-китте? +Фәкыйһ әйде: +- Бәш торыр: әүвәл - Адәм ата, икенче - Хәүва ана, өченче - Исмәгыйль пәйгамбәрнең кучкары, дүртенче - Салих пәйг амбәрнең тивәсе, бәшенче - Муса пәйгамбәрнең гасасы. +Кыз сорды: +- Ул кем ирде, дәрья эчендә балык карынында кырык көн гыйбадәт кылды? +Фәкыйһ әйде: +- Ул Юныс пәйгамбәр торыр. +Кыз сорды: +- Каю кем ирсә йир берлә күк арасында намаз кылды? +Фәкыйһ әйде: +- Ул Сөләйман пәйгамбәр торыр. +Кыз сорды: +- Каю кем ирсә торыр: кырык яшендә, сакалы - кара, угылы йөз егерме яшендә, сакалы - ак? +Фәкыйһ әйде: +- Ул Гозаир пәйгамбәр торыр. Кырык яшендә Аллаһы Тәгалә аның җанын алды, сәксән елдин соң тергезде. +Кыз сорды: +- Каю рәхмәт торыр: халык андин качарлар? +Фәкыйһ әйде: +- Ягъмур торыр. +Кыз сорды: +- Каю фетнә торыр: халык аны сүвәр. +Фәкыйһ әйде: +- Мал берлә угыл-кыз торыр. +Кыз әйде: +- Дәлил кәрәк? +Фәкыйһ әйде: +- Кауләһи тәгалә: "Иннамә лимуаликүм вә әүладикүм фетнәтүн". +Кыз сорды: +- Каю нәмәрсә торыр - күрмәин барыр? +Фәкыйһ әйде: +- Иман торыр. +Кыз сорды: +- Күкдин юкары нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Көфер сүзләмәк торыр. +Кыз сорды: +- Ул нә кош торыр кем, Кыямәткәчә бер-берендин калмаз? +Фәкыйһ әйде: +- Ул кичә-көндез торыр. +Кыз сорды: +- Каю егач - унике шахы бар, һәр шахында утыз яфракы бар, һәр яфракының ике йөзе бар, бер йөзе - ак, бер йөзе - кара? +Фәкыйһ әйде: +- Ул егач бер ел торыр. Унике бодакы - унике ай торыр. Утыз яфракы - утыз көн торыр. Бер йөзенең акы - көн торыр. Бер йөзенең карасы - кичә торыр. +Кыз сорды: +- Дөньяда ачылыг нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Юксызлык торыр. +Кыз сорды: +- Дөньяда катигъ нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Байлык торыр. +Кыз сорды: +- Дөньяның киңлеге нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Падишаһларның гаделе торыр, галимнәрнең гыйлеме торыр, байларның сәхавәте торыр, дәрвишләрнең догасы торыр. +Кыз сорды: +- Гыймарәтме күп, вәйранәме күп? +Фәкыйһ әйде: +- Вәйранә күп, аның өчен - барча гыймарәтләр вәйранә булыр. +Кыз сорды: +- Дөньяда үлекме күп, терекме күп? +Фәкыйһ әйде: +- Үлек күп торыр. Аның өчен кем, барча терекләр үлек булгучы торыр. +Кыз сорды: +- Мөэминме сән, мөселманмы сән? +Фәкыйһ әйде: +- Иман келтермәк берлән - мөэминмен, Пәйгамбәр шәригатенә кермәк берлән - мөселман. +Кыз сорды: +- Дөньяда нәчә нәрсә бәдәл булды? +Фәкыйһ әйде: +- Егерме өч нәмәрсә үз фигылендин бәдәл булды. +Кыз сорды: +- Кайсылар торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Тавышкан - бер кеше ирде, халык арасында шайтанлык кылыр ирде. Көя - бер кеше ирде, пәйгамбәрдин гизләнде, йонның арасында зәгыйфәсе шул булды. Аю - бер кеше ирде, бәни-исраил каумендә харамилык кылыр ирде. Мәймүн - бер кеше ирде, Гайсә галәйһис-сәлләмгә инанмады. Дуңгыз - бер кеше ирде, харам хури ирде. Төлке - бер кеше ирде, угрылык кылыр ирде. Үрмәчәк - бер кеше ирде, мәккәрә, канәгатьсез хатын ирде. Сыртлан - бер кеше ирде, кәфен суйгучы ирде. Әма - бер кеше ирде, га йар ирде, Һарут-Марут берлә күккә чыкды. Качыр - бер кеше ирде, артык алып, аз-ким бирер иде. Ташбака - бер кеше ирде, артык үлчәп алыр ирде, ким үлчәп бирер ирде. Тутый - бер кеше ирде, вөҗүден халыкка күрсәтер иде. Сычкан - бер кеше ирде, күп сүзләр ирде. Ерканат - бер кеше ирде, карендәшләренең гайбене әйтер иде. Фил - бер кеше ирде, надан бай ирде. Бу кем ирсәләр үз фигылендин бәдәл булдылар. +Кыз сорды: +- Гыйлемме йә малмы әфзаль? +Фәкыйһ әйде: +- Гыйлем әфзаль торыр, аның өчен кем, гыйлем - игәсенә дуст торыр, мал - игәсегә дошман торыр. Гыйлеме харҗ кылсаң - артар, малны харҗ кылсаң - әкесләр. Гыйлем - игәсенә Кыямәт көнне шәфәгать кылыр. +Кыз әйде: +- Садака сәнең остадкә!- тиде. +Йәнә кыз сорды: +- Хәүва ананы Адәм атаның эчендинме яратты, йә тышыдинме яратты? +Фәкыйһ әйде: +- Эчедин. Әгәр тышыдин яратса иде, иркәк тик ачыкялаң йөрер ирде. +Кыз сорды: +- Иркәкдин теши булды, тешидин иркәк булды - ул кем торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Адәмдин Хәүва булды, Мәрьямдин Гайсә булды. +Кыз сорды: +- Ике нәрсә әкесләмәз, ул нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Оҗмах нигъмәте мөэминнәрдин әкесләмәз, тәмуг газабы кәферләрдин ��кесләмәз. +Кыз сорды: +- Йете нәмәрсә бер-бередин туймаз, ул нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Әүвәл - күз, бакмакдин туймаз, иркәк - зәгыйфәдин, ут - утындин, галим - гыйлемдин, адәм гомере - яшәмәкдин туймазлар. +Кыз сорды: +- Җан нә йирдин керәр вә нә йирдин чыкар? +Фәкыйһ әйде: +- Кәгасындин керәр, агызындин чыкар. +Кыз сорды: +- Нечә нәмәрсә адәмгә фәкыйрьлек килтерер? +Фәкыйһ әйде: +- Әүвәл - ялган сүзләсә, икенче - ялган ант эчсә, җәнабәтдә тәгамь йийсә, һәр чүп берла теш кауласа, нан ушакын йиргә сачсә, кулын юмай тәгамь йийсә, ата-ананың исемен тотып чарласа, тәһарәт кылган йирдә намаз укыса, ыштанын аяк үзрә торып кисә, "өф" берлә чыраг очырса, итәге берлә йөзен сөртсә, гыйлемне хур тотса - боларның барчасы хурлык килтерер. +Кыз сорды: +- Хатыннарның бернәчә фигыле бар торыр, кайсылар торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Бер фигыле - атга меңзәр, вафасы юк; бер фигыле - кортка беңзәр, әманәтга хыянәт кылыр; бер фигыле - эткә беңзәр, хәлалега канәгать кылмаз; бер фигыле - бинамаз булгай; бер фигыле - коңызга беңзәр, һәр будакдин һәр будакга кунар; бер фигыле - мәймүнга меңзәр, һәр кешегә бер бакып көләр; бер фигыле - ишәккә беңзәр, сүзгә колак куймаз, бер фигыле - шайтанга беңзәр, кункешеләрне орыштырыр. Кауләһи тәгалә: "Вәкыйнә газабан-нар". +Кыз сорды: +- Очмах кемнәргә мөштак торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Рузадарга, ялган сүздин телне саклаганнарга, Коръән ханнарга, ачларга тәгамь биргәннәргә, егетлектә тәүбә кылганнарга, сәхәрдә пидар булганнарга, үзенә нәрсә сагынса, үзгә кешегә аны сагынганнарга - оҗмах анларга мөштак торыр. +Кыз сорды: +- Дүрт сөаль сорап, йәнә дүрт сөаль айган кем торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Муса пәйгамбәр торыр. Әйде: "И бары Ходайа, сагыйлык бәрдең, сүкәллек бирмасаң нә булды?" Аллаһ тәгалә әйде: "И Муса, сүкәллек бермасам ирде, һичкем ирсә мәне яд кылмас ирде". Йәнә Муса әйде: "И бары Ходайа, тереклек бердең, үлемне бермасаң нә булды?" Аллаһ тәгалә әйде: "Үлем бирмасам, халык мәндин курыкмаз ирде". Муса әйде: "И бары Ходайа, оҗмах яраттың, тәмуг яратмазсаң нә булды?" Хак тәгалә әйде: "И Муса, әгәр тәмуг яраматсам ирде, һичкем мәнем рәхмәтемдин өмиддар улмаз ирде". +Йәнә кыз сорды: +- Өч нәмәрсәнең азы күп булыр, ул нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Бере - хәер, икенче - савап, өченче - дәрвиш. +Кыз сорды: +- Нәчә нәрсә берлә дуст булмак хәтәр торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Бере - хатын, икенче - солтан. +Кыз сорды: +- Дүрт нәрсә бер-берегә хезмәт кылмакга гарьләнмәс, нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Угыл-кыз ата-ана хезмәтедин гарьләнмәс. Анлар гарьләнсә - морадларыга йитмәсләр. +Кыз сорды: +- Тәваззугъны кемдин үгрәндең? +Фәкыйһ әйде: +- Тивәдин үгрәндем. Аның өчен кем, бер ишәкнең койрыкыга багланса - китәр, гарьләнмәс. +Кыз сорды: +- Нәдин сакланмак кәрәк? +Фәкыйһ әйде: +- Өч нәрсәдин: арысландин, рәхимсез падишаһ вә рийазатсыз хакимнән сакланмак кәрәк. +Кыз сорды: +- Ике нәмәрсәнең игътибары юк, ул нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Бере - угыл, бере - давыл. +Кыз сорды: +- ��акыйль кем торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Гакыйль ул торыр: һәмишә үлемне яд кылса, залим берлән ултырмаса, сүзләшмәсә. +Кыз сорды: +- Адәм угылыга нәчә йирдә харьлек килтерер? +Фәкыйһ әйде: +- Түрт йирдә: әүвәл - чакырмаган йиргә барса, икенче - боһтан сүзләсә, өченче - дошмандин хаҗәт теләсә, түртенче - бохилдин хаҗәт теләсә. +Кыз сорды: +- Дүрт нәмәрсә катигъ торыр, ул нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Бере - гариплыкдә хастә булса, икенче - сәвекле дус бер-берендин аерылса, өченче - җаһил кеше берлә гомер сөрсә, түртенче - бәндәне бәндәгә герифтар кылса. +Кыз сорды: +- Өч нәмәрсә өч нәмәрсәсез һичтер , ул нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Әүвәл - хуб сурәтдер, гакылы юк һичтер; икенче - гыйлеме бар, гамәле юк һичтер; өченче - байдыр, хәере юк һичтер. +Кыз сорды: +- Ул нә торыр: өч нәмәрсәне остадсыз белер? +Фәкыйһ әйде: +- Үрдәк баласы су эчендә йөзмәкне остадсыз белер, икенче - гаурәттер, угылан тапкай остадсыз белер, өченче - куйны ярмакны корт остадсыз белер. +Кыз сорды: +- Ике кешене сәүмәсләр, кайсы торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Бере - бохил, бере - залим. +Кыз сорды: +- Адәмнәрнең күңелене, ак йөзене раушан кылган нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Мөселман угыл-кыз торыр. +Кыз сорды: +- Шәкәрдин ширин нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Мөэминнәр берлә сохбәт ултырмак торыр. +Кыз сорды: +- Ул нә торыр: халык эстаюрлар? +Фәкыйһ әйдер: +- Ул сагълык торыр. +Кыз сорды: +- Мәлаикләрнең асылы нә торыр? +Фәкыйһ әйдер: +- Нурдин торыр. +Кыз сорды: +- Пәриләрнең асылы нә торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Утдин торыр. +Кыз сорды: +- Адәм угыланнарының яхшы дусты, яман дошманы кайсы торыр? +Фәкыйһ әйде: +- Мал берлән угыл-кыз торыр. +Кыз әйде: +- Дәлил кәрәк? +Фәкыйһ әйде: +- Кауләһи тәгалә: "Иннәма әмваликүм вә әүладикүм фетнәтүн". +Кыз сорды: +- Каюлар торыр: халык андин качарлар , котылмаслар? +Фәкыйһ әйде: +- Нәфсе, шәһвәт, хирыстыр. Икеседин котылсалар - вәли булырлар. +Кыз сорды: +- Дөньяның шәүкы нәгә беңзәр? +Фәкыйһ әйде: +- Дилбәр төш күрде. Уйганды ирсә - һич нәмәрсә юк. Мисалы шундагъ торыр. +Кыз әйде: +- Садака остадыңа!- тиде. +Кыз, урынындин сачрап торып, тәгъзим берлә әкрам кылды. Габделхәлим гарифга буен куйды: +- Мән сәнең никахыңда булдым, - тиде. +Габделхәлим Төркестани кабул кылды, ничә көндез гыйш- гыйшрәт кылып, морадыга йитде. +Аллаһы Тәгалә адәмиләрне барчасыны һәм морадыга тигергәй иде, амин, йа Раббыл-галәмин! +Һиҗрәтнең 7 елында, ягъни Европада кабул ителгән Милади ел исәбе белән 629 елда, борынгы бабаларыбызга бәйле мондый вакыйга булганлыгы хакында Мисыр галиме Мөхәммәт Чок рыкчызадәнең "Алты бармак китабы"нда болай дип язылган: +"(Бер вакыйга дәхи.) Фәруһ бине Гомру Хазами - Рум падишаһы тарафыннан, арду-Болгардан, гоман хакиме иде, мөселман улды. Пәйгамбәр саллаллаһу галәйһи вәссәлләмә мәктүп күндереп, кәнде мөлазимнәреннән, Мәсгуд бине Сәгъд нам кемсә илә нәчә төхфә, һидийә тарикыйлә, билә күндерде. Мәдинәйә кәлүп, намәсене Рәсулуллаһы саллаллаһи тәгалә галәйһи вәс-сәлләмдә укыдылар. +Язмыш ки: "Бу мәктүп хәзрәте Пәйгамбәр саллаллаһи тәгалә вәс-сәлләмә Фәруһтан, шуйлә әгълам идәр ки: бән иманә кәлдем, Аллаһы Тәгаләнең вәхдәниятенә вә сәнең нәбүвәтеңә икърар итдем, белерем, сән ул пәйгамбәрсең ки, Гайсә галәйһис-сәлләм сәнең киләчәгеңнән бәшарәт итте, вәссәламү-галәйкүм!" +Хәзрәт ул килән кемсәйә әкрам итте. Билалә әмер итте: дәрел-зыйафәтә кундыра вә һидайәсен кабул итте. +Әйдерләр ки, бер бийаз катыр һидайә әрсал итде вә алтын илә тукынмыш бер сондус кафтан вә берничә нәснә. Дәхи катры Әбу-Бәкрә багышлады, кафтаны Мөхрәмә бине Нуфалә ихсан итте. Вә бер ат вә бер мәркәп вар иде, анлары Сәгъд-Сәгъдияйә вирде. Та кем, күзәдә вә инҗә җамәләр вар иде. Хатыннарына кыйсмәт итте. Намәнең җавабында язды ки: "Мөхәммәд рәсулуллаһтан Фәруһийә язылды, әмма бәгъдә күндердегең безә вәсил улды вә Исламыңнан хәбәр вирмешсән, тәхкыйк Хак тәгалә сәне тугыры юлә дәлаләт итмешдер, әгәр бәшвакыт намазы кылып вә зәкәтеңе әда идәрсәң!" +Вә Билалә әмер итде, Мәсгудә бәш йөз дирһәм вирде вә аны кире вилаятенә күндерде. +Нәкль улыныр ки, Фәруһның исламының хәбәре Рум падишаһына иреште. Адәм күндереп, Фәруһйы таләп итде вә әйтде: "Мөхәммәд диненнән дүн, сәңа нечә мәмләкәтләр вирәйем!" +Фәруһ әйтде: "Дүнмәзем! Зирә белүрем ки, Хак пәйгамбәредер. Вә сән дәхи белерсең ки, Гайсә бине Мәрйәм, галәйһүммас-сәлам, кәлимәсе илә бәшарәт итте ки пәйгамбәрлеген. Мөлкеңнән вә мәмләкәтеңнән аерыламыз, сән бәне Хактан манигъ идәр". +Аннан Рум падишаһы аны хәбес итте. Нечә мөтдәттән соңра катыйль идеп, җәсәдене дарга асды, рәхмәтуллаһи галәйһи!" +Бу текстның хәзерге татар теленә тәрҗемәсен бирәбез: +"(Тагын бер вакыйга.) Гомру улы Фәруһ Хазами - Рум падишаһлыгы тарафыннан, Болгар җиреннән, гуман [халкының] хөкемдары иде, мөселман булды. +Пәйгамбәр саллаллаһ галәйһи вәс-сәлләмгә хат ирештереп, үзләре тиешле күреп, хөрмәт күрсәтүен белдерер өчен Сәгъд улы Мәсгуть исемле кешене ничә төрле бүләк белән монда җибәрде. Ул, Мәдинә шәһәренә килеп, хан язган хатны Аллаһының Рәсүле саллаллаһу Тәгалә галәйһи вәс-сәлләмгә укыдылар. +Язган: "Бу хат Пәйгамбәр хәзрәтләре саллаллаһу Тәгалә вәс-сәлләмгә Фәруһтан, шулай дип белдерә: мин иманга килдем, Аллаһы Тәгаләнең бердәнберлегенә вә синең пәйгамбәрлегеңә ышанычымны белдердем, беләм, син ул пәйгамбәр буласың - Гайсә галәйһис-сәлләм синең киләчәгең хакында сөенечле хәбәр бирде, сиңа иминлек ирешсен!" +Хәзрәт ул килгән кешегә хөрмәт күрсәтте. Билалга әмер итте: йортында аш уздырып аны кунак итәргә. Һәм бүләкләрен алды. +Әйтәләр, хан бер ак ат бүләк итеп китерде һәм алтын белән тукылган бер ефәк кафтан һәм берничә нәрсәләр. Аннары [Пәйгамбәр] атны Әбу-Бәкергә багышлады, кафтанны Нуфал улы Мөхрәмәгә зурлап бирде. Һәм бер ат һәм аргамак бар иде, аларны Сәгъд һәм Сәгъдиягә бирде. Тагын да чинаяк һәм энҗе чәшкеләр бар иде. Хатыннарына насыйп итте. Хатка җа��абында язды: "Мөхәммәд рәсүлуллаһтан Фәруһка язылды: шулай итеп, җибәргәннәрең безгә килеп иреште. Һәм исламыңнан хәбәр биргәнсең, шиксез, Аллаһы Тәгалә сине туры юлга керткән, әгәр бишвакыт намазыңны кылып һәм зәкәтеңне үтәрсең!" +Һәм Билалга әмер итте: Мәсгудкә биш йөз акча бирсен һәм аны иленә кайтарып җибәрсен. +Хәбәрдә шулай сөйләнелә: Фәруһның ислам динен алу хакындагы хәбәре Рум (Византия) патшасына килеп иреште. Ул, кеше җибәреп, Фәруһны чакыртты һәм аңа әйтте: "Мөхәммәд диненнән кайт, сиңа күп илләрне бирермен!" - диде. +Фәруһ җавап бирде: "Кайтмыйм! Чөнки беләм: ул - Хак Тәгаләнең пәйгамбәре. Һәм син дә беләсең, Мәрьям улы Гайсә, аларның икесенә дә Аллаһының сәламнәре булсын, үз теле белән сөенечле хәбәрендә пәйгамбәрлеген әйтте. Мөлкәтеңнән һәм мәмләкәтеңнән аерылабыз, чөнки син мине +Аннары Рум патшасы аны тоткын итте. Ничә вакыттан соң, үтертеп, гәүдәсен дар агачына асты, (Фәруһка) Аллаһының рәхмәте булсын!" +Бу тарихи риваятьнең авторы - Мөхәммәт Чокрыкчызадә Төр кия нең Бурдә шәһәрендә Тарикъ Бәйрәмнән һәм Сәед Җәгъфәр хәзрәтләреннән белемнәр алган. Берара вакыт Солтан Мөхәммәт-х ани мәчетендә имамлык итә, шул елларда зур галим буларак таныла. Аннары Мисырның Каһирә шәһәренә җибәрелә, анда да мулла хезмәтен башкара һәм 1033 елның башында (ягъни, Милади ел исәбендә 1623 елның ахырына туры килә) вафат була. +Мөхәммәт Чокрыкчызадәнең "Алты бармак китабы"ндагы болгарларның мөселман булу, иман китерү вакыйгасы хакындагы хәбәрен тарих, әдәбият һәм фольклор фәннәренең игътибарсыз калдыруы дөрес эшме? Әлбәттә, юк! Андагы вакыйгаларны чынбарлыкка туры килми дип әйтергә һәм шуның белән аларны онытырга да була. Уңайлы юл. Әмма... +Хикмәте шунда, вакыйга мөселман ел исәбе Һиҗринең 7 елында, Европада кабул ителгән ел исәбе Милади белән 629 елда бара. Болгарларның тарихлары Азов (Азак) һәм түбән Идел, Төньяк Кавказ белән бәйле бу чор тәфсилләүне тиешле санаган тарих гыйлеме өчен бөтенләй диярлек мәгълүм түгел сыман. Ә менә аларның күршеләре хакында җентекле хәбәрләр җитәрлек. Сәбәбе гади: ул халыклар, мәдәни милләтләргә хас булганча, үз тарихларына һәм тарихлары белән бәйле һәртөрле хәбәрләргә хөрмәт белән карыйлар. Аннары, аларның язма истәлекләре сакланып калган, бүгенге көнгә килеп ирешкән. Ә безнекеләр?.. Ә безнекеләр, булсалар да, әкияткә чыгарылып, аяк астына ыргытылганнар. +Тарихчы Г. Дәүләтшин, "Алты бармак китабы"ндагы әйләнешкә керткән галим болай дип белдерә: "Шул рәвешле "Алты бармак"та китерелгән вакыйга ул чордагы тарихи мохиткә бик туры килә". Ул: "Шушы вакытта (VI гасыр 20 елларның ахыры - VII йөз 30 елларның башы) Азов, Кара диңгез, Кубань буйларында Бөек Болгар дәүләте оеша. Бу дәүләт берләшмәләренең иң күренекле ханнары - Орган һәм Кубрат", - дип, "Алты бармак китабы"нда бәян ителгән тарихи вакыйганың асылына төшендерә. Ул елларда Византия белән император Ир��клий (ул 575-641 елларда яши) идарә иткәнлеген дә искәртә. Аңа кадәр император Бөек Юстиниан хөкемдарлык тота һәм аның үлеменнән соң илдә буталыш чоры башланып китә, VII гасыр башына Византия тәмам таркалыр хәлгә җитә. Шулай да кабат тернәкләнү юлы табыла, Африкадан килгән хөкемдар улы Ираклий Константинопольдә император буларак игълан ителә, ул 610 -631 елларда тәхет тота. +Ираклийның император итеп утыртылуына күп тә үтми, фарсы шаһы Хөсрәү II (591-628 елларда шаһ) Византиягә (Румга) каршы сугыш ача, тиз арада Сүрия, Фәләстыйн һәм Мисырны басып ала. Иерусалимдагы (Кодсе-шәрифтәге) христиан диненә бәйле изге ядкәрләр дә аның кулына күчә. Бу вакыйгалар христиан дөньясына зур зыян сала, халыкта күңел төшенкелеге, рухи таркаулык көчәя. +Фарсы гаскәрләренең бер өлеше Константинополь шәһәре янындагы Халкиндонга ирешә, моның өчен бөтен Кече Азия аша уза. Берничә елдан фарсы гаскәре кабат килеп җитә. Төньяктан, ягъни Дунай буйларыннан аварлар (алар соста вында славяннар да була) Константинопольгә якыная . Император Ираклий качып китәргә уйлый, әмма аны патриарх Сергий туктата һәм тәхетендә калырга өнди. Яңадан гаскәрләрен туплап, император иң тәүдә аварларга сугыш белән чыга. Аларны чигендерә. Аннары фарсыларга каршы өч тапкыр яу чаба, Сүрия, Фәләстыйн һәм Мисырны үз кулына кайтаруга ирешә. +Бу туктаусыз алып барылган сугышлар Сүрия, Фәләстыйн, Мисыр халыкларына зур авырлыклар китерми калмаган. Алар, византиялеләрдән аермалы буларак, "монофелит" дип аталган христиан мәзһәбендә торганнар. Бу мәзһәп вәкилләре Гайсә пәйгамбәрдә, бер яктан, кеше асылы, икенче яктан, илаһи асыл-рух яши, әмма алар уртак бер ихтыярга буйсыналар, ягъни илаһи җан һәм кеше җаны аңарда бергә бербөтенлек хасил иткән хәлдә дип беләләр. Ә Византия әһеле аларны бу мәсьәләдә каты тәнкыйть итә тора. 680 елда Константинопольдә уздырылган православие христианнарының VI Гомум-Соборы (Вселенский Соборы) тарафыннан монофелит карашлар кире кагыла һәм нәкъ менә шул Собор (ягъни корылтай кебек җыелып карар чыгару өчен уздырылган югары формадагы дини җыелыш) Гайсә пәйгамбәрне илаһи кеше (богочеловек, Господь, ягъни Тәгалә) дип игълан итә, аңарда кеше ихтыяры да, Хода ихтыяры да аерым-аерым яши, әмма кеше ихтыяры Хода ихтыярына буйсынган хәлдә дип белдерә. Ә бу дини-фәлсәфи карашлар, шулай итеп, изге саналган православие христианнарында бары тик VII гасыр башында гына формалаша. +Император Ираклий монофелитлар белән дустанә яшәү җаен эзли, үз ягына аларны аудару сәясәтен башлый. "При Константине Погонате, или, может быть, незадолго до выступления его на престол, болгары, народ тюркского происхождения, под предводительством Аспаруха (Исперуха) поселились на нижнем Дунае и основали болгарское государство", - дип яза тарихчы А.А. Васильев. Ә 681 елда Аспарух хан Византияне Болгар дәүләтен танырга мәҗбүр итә. +Ул Константин IV Погонат (ягъни Сакаллы) җиде ел буена Константинопольне камап торган мөселман-гарәп флотын "грек уты" ярдәмендә чигендерүгә һәм яндыруга ирешә. Шул ук Константин Погонат, христианнарның монофелит мәзһәбен (680 елда) инкарь итү һәм юкка чыгару максаты белән, Констан тинопольдә VI Гомум-Соборны җыя. VII гасырның ахыры - VIII йөзнең башында Византия чуалышбуталыш чорына кабат килеп керә. Ә алар белән мөселманнар арасында каршылык Мөхәммәд пәйгамбәр заманында ук башланып китә. 633 елда Пәйгамбәребез Мәңгелек йортка күченгәч, беренче хәлиф ләр чорында ислам гаскәрләре Сүрияне, Фәләстыйнне, Евфрат буйларын һәм фарсы илен яулыйлар, ә 637 елда Иерусалимны (Кодсе-шәрифне) алалар һәм VIII гасыр башына, Испаниянең бер өлешен буйсындырып, франклар иленә килеп керәләр. +Шушы тарихи вакыйгалар эчендә бары тик болгарларның гына ислам динен үз теләкләре белән алуына аерым игътибар бирергә һәм моңа зур мәгънә салырга тиешбез. +Ислам диненең дөньяга киң таралу дәвере, шулай итеп, VII гасыр ахырына - VIII йөз башларына туры килә. "Бу вакытта Бөек Болгар дәүләте таркалып, Хәзәр каганлыгына кушылган була, - дип яза Г. Дәүләтшин. - 737 елда гарәпләр Мәрван җитәкчелегендә Хәзәр башкаласын алгач, каганга һәм ил халкына ислам диненә керергә тәкъдим ителә". Шунысы әһәмиятле, ни өчен мөселман гаскәрләре Идел буйларын тәмам яулап алмыйлар соң? Ул заманнарда Идел буенда, җиңелгән хәзәрләрдән гайре, аларга каршы тора алырлык ил дә булмаган түгелме? Мөселман яуларының Хәзәр каганлыгында туктап калуларының төп сәбәбе әллә болгарларның бу вакытта, чыннан да, ислам динендә булулары аркасындамы? +Моңа тарих китапларында ачык җавап юк кебек. Ул хакта гарәп чыганаклары да искәртмиләр сыман. Әмма "Алты бармак китабы"нда бәян ителгән тагын бер вакыйгага тукталып киткәндә, сорауга җавап юлында берникадәр аңлатма да табыла. Ул моңардан гыйбарәт: Болгар ханы Фәруһ бине Гомру Хазамидән Мөхәммәд пәйгамбәргә илче булып килгән Мәсгуть бине Сәгъд Болгарстанга кабат киткәч, Мәдинәдә гыйбрәтле хәл була. Ислам диненә өндәргә дип Габдулла бине Әбу-Җәдүдне гаскәр башында бер таифәгә җибәрәләр. Ул гаскәрдә Әбу-Катадә һәм Мөхәлим бине Җәсамә исемле сәхабәләр дә була. Аларга Гамер бине ӘлИхбат әл- Ишҗагый, юлда очрап, мөселманча сәлам бирә. Әмма аның сәламен гаскәриләр алмыйлар һәм, җитмәсә, Мөхәлим аны үтерә. +Бу хакта хәбәр Пәйгамбәребезгә ирешә. Мөхәлимнән ул ни өчен мөселман кешене үтерүен сорый. Мөхәлим: "Ул үлемнән куркып мөселман булды", - дип җавап бирә. Мөхәммәд пәйгамбәр аны шушы җавабыннан соң бик каты орыша. Мөхәлим гафу үтенә. Пәйгамбәребез аңа: "Лә гаффаруллаһ ликә!" (ягъни "Сиңа Аллаһының гафуы юк!") - дип җавап бирә, чөнки бу вакытта андый вакыйгалар белән бәйле хөкем дә ирешкән була. +Шушы хәлдән соң, озак та тормастан, Мөхәлим вафат була. Аны өч тапкыр җирлиләр, әмма өчесендә дә җәсәден җир кабул итми. Бер чокырлы урын табып, шунда аның мәетен ташлар белән каплап куялар. +Бу хакта Пәйгамбәребезгә хәбәр ирешә.Ул моны, ягъни җирнең кабул итмәвен, Аллаһының хикмәте буларак аңлата. +Шушы вакыйга мөселманнарның болгарлар өстенә сугыш белән бармавының да сәбәбен аңларга ярдәм итә түгелме? Аннары, Пәйгамбәребезнең Фәруһ бине Гомру Хазами ханга язган хатны да искәрик, анда: "Хак Тәгалә сәне тугъры юлә дәлаләт итмешдер, әгәр бәшвакыт намазы кылып вә зәкәтеңе әда идәрсәң!" - диелгән. +Шунысы тагын да әһәмиятле: Мөхәммәд пәйгамбәребезнең гомерендә иң куанычлы, сөенеч белән тулы көннәре дә шушы, һиҗрәтенең 7 елында булган һәм аңа "Ән-Нур сүрәсе" (Коръәннең 24 нче сүрәсе) дә шушы вакытларда иңгән. Анда мондый (56 нчы) аять бар: +ومحرت مكلعل لوسرلا اوعيطا و ةوكذلا اوتا و ةولصلا اوميقا و +"Вакыймү салата вәтүз-зәкәтә ватийгур-рәсулә ләгалләкүм түрхамүн". +(Ягъни: "Намазлар укыгыз, зәкәтләр кылыгыз һәм Рәсүлен таныгыз, сезгә (Аллаһы Тәгаләнең) рәхмәте ирешер".) +Бу аять Болгар ханы Гомру улы Фәруһ Хазамигә язылган хат белән аваздаш яңгырый. Моңа таянып, Коръән аяте, Аллаһының сүзе Болгар иленә тәүдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлләмнең үз хаты белән килеп иреште дип белдерә алабызмы? Әлбәттә һичбер шикләнүсез һәм икеләнүсез бу фикергә килә алабыз! +Болгар ханының исеме хатта "Фәруһ бине Гомру Хазами" дип бирелгән. Фәруһ исеме Аспарух хан исеме белән дә аваздаш. Икесенең дә тамырлары бер. Фәруһ исеменең сүз мәгънәсен чыгару да мөһим, ул фәр//пәр//бәр һәм уһ//ух//ук, ягъни "бәрук" килеп чыга, "аткан ук", "оча торган ук" мәгънәләренә ия. Хазами сүзе дә аңлашыла. Аның Казам яки Хазам//Казан икәнлеге күренеп тора, ягъни "Казанлы" дигән кебек. Әмма монда сүз хәзерге Казан шәһәре хакында бармый билгеле. Казан атамасы бер бездә генә булмаган. +Аннары, җире - Болгар, халкы - гоман, диелгән. Монда сүзнең коман халкы турында барганлыгы аңлашылып тора. 1303 елда латинча-фарсыча-команча төзелгән сүзлек тә фәнгә яхшы мәгълүм. Коман//күмән дип Венеция сәүдәгәрләре кыпчакларны атап йөрткәннәр. Димәк, "коман" яки "гоман" дип кыпчакларны атау Европада борынгыдан килә булып чыга. Бу сүздәге к/г авазларының чиратлашуы кызыклы. Димәк, Фәруһның атасы Гомру исеменең дә Комру булганлыгы шик тудырмый. +Тагын да бер тарихи ядкәргә игътибар итү урынлы булыр: ул - Дунай Болгарстанындагы Шумен төбәге Чаталар авылы (хәзерге Крумово авылы) янында табылган язулы таш. Аны "Омуртаг хан язуы" дип тә йөртәләр. Н. Николов һәм Харампиев В., - отмеченная годом Шегор (корова), соответствует 821 г.н.э.". Бу факт Фәруһ ханның әтисенең исеме Гомру белән Дунай болгарларындагы Омуртаг хан исеме дә үзара аваздаш булуы хакында сөйли. Димәк, Гомру улы Фәруһ ханның тарихта булганлыгы һәм Мөхәммәд пәйгамбәребез заманында яшәгәнлеге туры дәлилләр белән ачыклана. Шул ук вакытта Фәруһ бине Гомру Хазами хан исеменең гарәпчә яңгырашлы формада "Алты бармак китабы"нда язылып калган булуын да күзаллавы авыр түгел. \ No newline at end of file