diff --git "a/ILLA/Шарипова-Юныс Әминев.txt" "b/ILLA/Шарипова-Юныс Әминев.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Шарипова-Юныс Әминев.txt" @@ -0,0 +1,482 @@ +А.С. Шәрипова +ЮНЫС ӘМИНЕВ +ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ ӘХЛАКЫЙ-ГУМАНИСТИК КОНЦЕПЦИЯ + +КЕРЕШ +XXI гасырда кешелек җәмгыяте алдына бар катлаулылыгы һәм кискенлеге белән әхлакый торыш, бу җәһәттән югары кешелек кыйммәтләренең югалу куркынычы мәсьәләсе килеп басты. Фән-техника камиллеккә омтылган чорда гасырлар буе формалашкан гуманлылык критерийлары әйтерсең лә юкка чыга, аларга алмашка моңарчы күзаллау да мөмкин булмаган яңа феноменнар килә. "Концептуаль, гуманитар, шәхсән мәдәният һәм сәнгатьтән - технологик сәнгатькә күчеш" процессы күп кенә кыйммәтләрнең алмашынуына, гасырлар дәвамында яшәеш нигезе кебек аңлашылган төшенчәләрнең мәгънәләрен җуюына китерә; гомер-гомергә югары идеяләр җыелмасы булган, дини өйрәтмәләргә нигезләнеп әхлакый юнәлештә үсеш алган матур әдәбиятка да йогынты ясый. Озак вакытлар хөкем сөргән тоталитар режим, атеистик заман нәтиҗәләре дә әледән-әле үзен сиздереп торган бу шартларда сәнгатьнең этик һәм эстетик башлангычларга игътибар итү зарурлыгы мәсьәләсе аеруча актуальләште. Чөнки әхлак һәрвакыт кеше тормышында һәм аның иҗади чагылышы булган әдәбият-сәнгатьтә үзәк урынны биләүче төшенчәләрнең берсе булды. Хакыйкать һәм ялган, яхшылык һәм яманлык мөнәсәбәтенә игътибар юнәлтү әдәбият тарихының һәр дәверен, һәр юнәлешен характерлаучы сыйфат вазифасын үтәде. Әхлакый проблематика әдәби барышның төрле чорларында төрлечә гәүдәләнеш алды, әхлак-этика мәсьәләләре үзенчәлекле позицияләрдән торып хәл ителде. Шулай да, аларның һәммәсен сайлау алды ситуациясенә кую аша, шәхеснең рухи кыйбласын, социаль-әхлакый йөзен билгеләү омтылышы берләштерде. +Бүгенге күзлектән карап бәя биргәндә, совет чоры әдәбияты классик әдәбиятның игътибар үзәгендә булган әхлакый феноменнан XXI гасыр башындагы әхлакый тотрыксызлык проблемасына күчеш этабы буларак аңлашыла. Закончалыклы рәвештә ХХ йөз татар әдәби процессын, аерым әдипләр иҗатын әхлакый яссылыкта тикшерү, бәяләү ихтыяҗы туа. Бу җәһәттән татар тормышы һәм әдәбияты тарихында үткән гасырның 1950 еллар уртасыннан 1960 еллар ахырына кадәрге, соңрак "Хрущев җепшеклеге" исеме алган чор аеруча игътибарга лаеклы. +Аяусыз сугыш нәтиҗәсендә тетрәнү кичергән буын, балачак һәм яшьлек хыялларының чәлпәрәмә килүе күңелләренә тирән җәрәхәт ясауга карамастан, идеаль тормыш коруга романтик ышанычын югалтмый. Л.А. Аннинский үзенең "Шестидесятники и мы" (1961) хезмәтендә әлеге сыйфатны хаклы рәвештә "зыян килмәгән идеализм" ("неповрежденный идеализм") дип атый. Дөньяга карашның әлеге тибы 1950-1960 еллар әдәби процессының нигезендә ята. +Игътибар юнәлтелгән чорда татар сәхнә әдәбияты һәм театр сәнгатендә исеме еш яңгыраган, "җепшеклек" билгеләрен бар тулылыгында яктырта алган әдипләрнең берсе - Юныс Әминев. Ул - 1950 еллар башында әдәбият мәйданына килеп, 30 еллык иҗат гомерендә егермедән артык пьеса язган һәм әсәрләренең күпсанлы театр сәхнәләре аша үз тамашачысын табуын күрү бәхетенә ирешкән драматург. Язучының драма һәм комедияләренә уртак бер сыйфат хас: ул - югары кешелек кыйммәтләрен раслау һәм һәртөрле әхлаксызлык күренешләрен фаш итү. Ю. Әминев кешенең эчке, рухи сфераларына үтеп керү омтылышы аша яшәешнең мәңгелек әхлакый нигезен ачыклауны максат итеп куя, кеше тормышына актив тәэсир ясаучы югары кыйммәтләргә игътибар юнәлтә. +Ю. Әминев әдәбият мәйданына 1950 еллар башында килә. 1947 елда языла башлап та, камилләшкәннәнкамилләшә барып, 1961 елда гына дөнья күргән тәүге зур күләмле "Тамыр лар" сатирик комедиясе аның өйрәнүтәҗрибә туплау мәктәбе була. Беренче исеме "Яктыдан яктыга" дип аталган пьеса Язучылар союзы идарәсендә Таҗи Гыйззәт, Әнәс Камал, Риза Ишморат тарафыннан тикшерелеп, уңай бәягә лаек була. Соңыннан Р. Ишморат әлеге пьесаны гаҗәеп җанлы, үткен, тапкыр тел белән язылган, фикергә бай әсәр буларак искә ала. Авторга зур уңыш алып килгән, биш ел буе җентекләп эшләнгән "Язылмаган законнар" драмасы 1955 елда төгәлләнә. Минзәлә драма театры режиссёры Сабир Өметбаев тарафыннан сәхнәләштерелгән әсәр 1957 елда Мәскәүдә, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашып, югары бәяләнә. Автор ТАССРның Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Шул вакыйгадан соң яшь драматург иҗаты әдәби тәнкыйтьнең игътибарын үзенә тарта башлый. Тамашадан соң ук Мәскәүдә яшәүче театр белгече - тәнкыйтьче Юрий Фрид, Ю. Әминев әсәрләре белән якыннан танышып, вакытлы матбугат битләрендә чыгыш ясый. +Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашкан пьесаларны тикшергәндә, В.Ф. Пименов "Язылмаган законнар"га аерым туктала. Аның чыгышында пьесада чорның мөһим проблемалары күтәрелүе, тормышчанлыкның көчле булуы билгеләп үтелә. Шул ук вакытта жанр аныклыгы, образлар системасы, әсәрнең конфликтына мөнәсәбәтле тәнкыйть сүзләре дә яңгырый. Үз вакытында шактый гына бәхәсләр уяткан "Язылмаган законнар" драмасы 1980 еллардан соң А. Әхмәдуллин, М. Вәлиев, Ә. Исмәгыйлев, Һ. Мәхмүтов һәм башкалар тарафыннан уңай бәяләнә. +Халыкның, тамашачының әсәрләрен җылы кабул итүе, театр тәнкыйтьчеләренең игътибар үзәгендә булу Ю. Әминевне яңа дәрт һәм күңел күтәренкелеге белән иҗат итүгә этәрә. Бер-бер артлы яңа әсәрләр - "Гөлчәчәк" (1956), "Умырзая чәчәкләре" (1959), "Сатучылар" (1961), "Өти балак" (1964), "Гөлҗәннәтнең җәннәте" (1966), "Уҗым бозавы" (1966), "Минем җинаятем" (1968) дип исем ләнгән драма һәм комедияләр дөнья күрә. Әлеге һәм башка пьесалар Татарстанның Г. Камал исемендәге академия театры, Республика Күчмә (бүгенге К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия) театры, Әлмәт, Минзәлә, Башкортстанның Салават, Сибай театрлары сәхнәләрендә киң катлам тамашачыга тәкъдим ителә, авторга танылу алып килә. Гражданнар сугышы чоры геройларын чагылдырган "Умырзая чәчәкләре" драмасы рус теленә тәрҗемәд�� Яшь тамашачылар театры репертуарына кертелә. +Әлеге спектакльләрнең сәхнәдә куелуы уңаеннан күпсанлы рецензия-бәяләмәләр языла. Тик аларда драма һәм комедияләргә тулы әдәби анализ ясау максаты куелмый, төп игътибар пьесаның сәхнәләштерелү, артистлар тарафыннан образлар тудыру үзенчәлекләренә, сәнгатьчә эшләнешенә, театр белгече күзлегеннән карап бәя бирүгә юнәлтелә. +Үзешчән сәнгать коллективлары аеруча үз иткән "Тикшерү" (1956), "Көләч Хамыйз" (1956), "Саран малы - саранның үзен ашый" (1958), "Латыйфа" (1958), "Бусагада" (1958), "Тапшырылмаган бүләкләр" (1958) дип исемләнгән бер пәрдәлек пьесаларның аерым китап булып басылып чыгуы уңаеннан язылган мәкалә авторлары Юныс Әминевнең заман билгеләренә сизгер драматург булуын ассызыклыйлар. +Вакытлы матбугат басмаларында язучының аерым әсәрләре анализланган мәкаләләр еш басылып торса да, драматургның тормыш һәм иҗат юлын бербөтен күренеш буларак күзаллау мөмкинлеге биргән бәяләмәләр, нигездә, авторның вафатыннан соң гына дөнья күрә . 1971 елда А. Гыйләҗевнең "Казан утлары" журналында басылган "Ак нур белән..." исемле мәкаләсендә язучыны бөтен бер иҗади шәхес, аның һәр яңа адымын элегрәк ясаган адымнарының законлы дәвамы итеп карау омтылышы ясала. +Соңрак Һ. Мәхмүтов Ю. Әминевнең тормыш юлы һәм әсәрләре турында кыскача мәгълүмат бирә, нинди генә материал алынуга, нинди генә жанрда иҗат ителүгә карамастан, беренче карашка гади генә тоелган пьесаларда тирән эчтәлек ятуын билгеләп үтә, сәхнә сәнгатенең алга китешендә әлеге драма һәм комедияләрнең зур роль уйнавын ассызыклый. Ул язучының җир кешесен, гади кеше образларын сурәтләү аша гаделлекне, сафлыкны, матурлыкны, батырлыкны пропагандалау осталыгын югары бәяли. Яшь авторларның таләпчән һәм кайгыртучан остазы, гаҗәеп җанлы, үткен, тапкыр тел белән язылган, фикергә бай әсәрләрнең авторы булуына басым ясап, татар әдәбиятында үз темасын, үз тавышын тапкан әдипне А. Гыйләҗев "халык күңеленә төшүче ак нурга" тиңләсә, Р. Вәлиуллин "күңелләрдә сакланучы балкыш" дип атый. Т. Миңнуллин Ю. Әминевнең бөтен иҗаты кеше күңеле серләрен ачуга багышланган булуын ассызыклый . "Җитди һәм моңсу комедия, җыйнак һәм кырыс драма остасы, сәхнәне бик яхшы өйрәнгән язучы, яулап алганнары белән генә һич канәгатьләнмәгән, сәнгатьтә яңа юллар эзләүче әдип" - Ю. Әминевкә күренекле тәнкыйтьче, драматургия белгече А. Әхмәдуллин биргән бәя шундый. +Остазы, танылган драматург Р. Ишморат, Ю. Әминев иҗатын бәяләп, әдипне зур ихтирам белән "табигате белән бик тыйнак, сабыр, саф намуслы, иҗатында тынгысыз, үз эшенә зур җаваплылык белән карый торган каләмдәш дустыбыз", "сәләтле, җитез каләмле, уңган драматург" дип атый. Әдәбият мәйданында күренекле урын биләгән Н. Исәнбәт үзе шул чор драматургиясенә килгән яшьләрнең иң ышанычлысы дип санаган Ю. Әминевкә хәер-фатихасын бирә, әсәрләре теленең "халык аңында меңәр ел дәвамында чарланган бик үткен тел" булуын билгеләп үтә. Укучысы Мансур ВәлиБарҗылы остазының олы әдип һәм сизгер җанлы, бик ярдәмчел, кешелекле шәхес булуын әйтә һәм аның пьесаларына салынган тормыш көченең һаман да тылсымлы бер чишмә сыман бәреп торуын ассызыклый. +Шулай да күп еллар татар театры репертуарында лаеклы урын биләгән, укучы ихтирамын казанган әсәрләргә соңгы елларда игътибарның кимүе сизелә. Г. Ахунов "үлемсез данга лаеклы Салагыш егете"нең иҗатына театрларыбызның мөрәҗәгать итмәвен "акылга сыймаслык гамьсезлек" дип атый. +Ю. Әминевнең күпкырлы иҗат мирасын кабат тергезү һәм үз укучыларына җиткерүдә "Мирас" журналы шактый эш башкарды. Соңрак Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Өти балак Гөлүзә" спектале, сәхнәләштерелеп, тамашачыга тәкъдим ителде. +Әлеге хезмәттә Юныс Әминев драматургиясендә әхлакый- гуманистик концепциянең закончалыкларын билгеләү, әдипнең иҗат эволюциясен тикшерү аша драматургның сүз сәнгатендә тоткан урынын ачыклау омтылышы ясала. +I бүлек +ЮНЫС ӘМИНЕВ ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ +ЧАГЫЛЫШ ТАПКАН +ЮГАРЫ ӘХЛАК КЫЙММӘТЛӘРЕ +Намус, гаделлек, миһербанлылык... Дөнья барлыкка килгәннән алып бүгенге көнгәчә кешелек язмышында үзенчәлек - ле урын биләп торучы төшенчәләр. Әлеге югары кыйммәтләрдән башка әхлаклылык һәм әхлакый идеал турында күзаллау булдыру, фикер йөртү мөмкин түгел. Барлык дәверләрдә дә халык туган илгә мәхәббәт, күңел матурлыгы, хисләр һәм фикерләр сафлыгы, ярдәмчеллек кебек сыйфатларга иң югары бәяне бирергә, янәшәдәгеләрне әлеге критерийлар буенча бәяләргә гадәтләнгән. +Кешелекнең гакыл үсеше - гаять катлаулы һәм озак вакытлы процесс. Рухи яктан камилләшү иң элек кешенең әхла гында чагылыш таба, табигатькә һәм җәмгыятькә мөнәсәбәте аша билгеләнә. +Кызганычка каршы, ХХI гасыр башында кешелек җәмгыяте каршына күп кенә әхлакый кыйммәтләрнең югалу куркынычы килеп басты. Фән һәм техниканың иң югары камиллеккә омтылган бер чорында кеше аңы, әйтерсең, мөстәкыйль бәя бирү, фикри нәтиҗәләр ясау сәләтен югалта: еш кына бүгенге көнгә кадәр капма-каршы полюсларда торган хакыйкать һәм ялганны, яхшылык һәм яманлыкны аера алмый башлый. Күпсанлы бәхәс-дискуссияләр, тикшеренүләргә этәргән әлеге проблеманы чишүдә, кешелекнең әхлакый йөзен саклап калуда сәнгать хәлиткеч роль уйный. Бу мәсьәлә турында А.Б. Мигдалның түбәндәге фикерләре бар: "Бүгенге көндә әхлакый кануннарның үтәлү-үтәлмәве кешелекнең яшәү һәм үлем мәсьәләсе дәрәҗәсенә күтәрелде. Без иҗтимагый әхлакның фән үсешеннән ни дәрәҗәдә артта калуын аңлый башладык. Шунлыктан сәнгатьнең, аерым алганда матур әдәбиятыбызның максаты әхлакый кыйммәтләрне ассызыклау нәтиҗәсендә әлеге аерманы киметү булырга тиеш". +Чыннан да "сәнгать тормыш чагылышы гына түгел, ул - бөек педагог, кешенең күңел дөньясын төзүче, хөкемдар һәм дус, миһербансызлык белән көрәшүче матурлык һәм иҗадилык тарафдары". Чөнки "сәнгатьнең төп максаты, әгәр ул чын сәнгать һәм аның максаты бар икән, гади сүзләр белән генә тасвир итү мөмкин булмаган кеше күңеле серләрен бар чынлыгы белән ачып бирү булырга тиеш... Сәнгать - оста рәссам тарафыннан кеше рухына юнәлтелгән һәм кешеләрнең күпчелегенә хас серләрне ачык итеп күрсәтүче микроскоп ул". Аның төп бурычы - кешене танып-белү, аның бай интеллектуаль-акыл һәм эмоциональ-хисси дөньясын тасвир итү. +Сәнгатьне тикмәгә генә "әдәп кануннары сурәте" дип атамыйлар да, тикмәгә генә аның бер төре булган әдәбият сүзе "әдәп" төшенчәсенә мөнәсәбәтле рәвештә килеп чыкмаган. Әгәр игътибарны дөнья әдәбияты һәм сәнгате тарихына юнәлтсәк, сюжет төзү нигезендә, кагыйдә буларак, әхлакый конфликт ятуын, геройларның үзара мөнәсәбәтен тикшергәндә, мораль якның ассызыклануын күрү кыен булмас. "Әдәбият һәрвакыт әхлак төшенчәләре һәм эстетик идеяләр генераторы, кешене танып-белүдә таяныч булып торды, чорның әхлак таләпләренә туры килгән үз-үзеңне тоту моделен тудыручы вазифасын үтәп килде". +М. Горький әдәбиятны кеше турындагы фән дип атаган. Кешенең ил язмышындагы, җәмгыятьтәге роле, аның әхлагы, киләчәк буынга калдырыр мирасы турында уйланулар әдә бия тыбызның чишмә башыннан ук килә. "Кыйммәти омтылышлар субъекты" булган шәхеснең рухи дөньясын, эчке матурлыгын тулырак ачу юнәлешендә туктаусыз эзләнүл әр алып барыла. Төрле тарихи дәверләрдә иҗат иткән әдипләрнең дөньяга карашы, язу осталыгы бер- берсеннән аерылып торуга карамастан, аларның һәммәсен бер уртак сыйфат берләштерә: ул - гомумкешелек кыйммәтләрен яклау һәм әхлаксызлык күренешләрен фаш итү аша халыкның рухи әхлакый йөзен, акыл хәзинәсен саклап калу омтылышы. Кайсы гына чорда язылган әсәр булмасын, анда мораль-әхлак нормалары турында сөйләү, сәнгатьчә үгет-нәсыйхәт бирү, үрнәк һәм гыйбрәт мисалларны пропагандалау үзәк урынны били. +Әхлакый яссылыкка куеп тикшергәндә, ХХ йөз матур әдәбияты тарихында 1950 еллар ахырыннан 1970 еллар башына кадәрге вакыт шактый кызыклы, игътибарга лаеклы чорларның берсе дип аталырга хаклы. +Тарихи барышның әлеге дәвере "аерым кеше кыйммәтеннән башлап, барлык югалган кыйммәтләрне барлау чоры һәм этика, эстетика, фән, гомумән, яшәеш асылын яңадан ачу еллары" була. А. Әхмәдуллин иҗтимагый-сәяси шартлар һәм заман идеологиясенең әдәбият-сәнгать алдына куйган таләп-бурычларына җавап буларак, әдәби процесста, аерым алганда драматургиядә, интеллектуаль-фәлсәфи башлангычка нигезләнгән тенденциянең көчәюен, әлеге тенденциянең үзәгендә замандашларының рухи яшәеш мәгънәсен тәшкил иткән әхлак нормаларын анализлау һәм раслау ятуын билгеләп үтә. Ф.Ф. Кузнецов шул чордагы әдәби бәхәс һәм дискуссияләрнең төп проблемасы булган әхлакый һәм рухи кыйм мәтләр кеше һәм җәмгыятьнең рухи яшәеше мәсьәләләренең, гомумә��, 1960-1970 еллар әдәби барышының игътибар үзәгендә торуын ассызыклый, В. Гусев әлеге дәверне "дөресл ек эзләүчеләрнең һәм әдәби-әхлакый проблематиканың югары киеренкелек чоры" дип атый, әдәбият һәм тәнкыйтьнең кешенең әхлакый потенциалы, җәмгыятьнең әхлакый халәтенең бүленеш шкаласындагы югары урыны өчен көрәшен сәламәт һәм нәтиҗәле гамәл дип бәяли. +Гади кешенең рухи дөньясын җәмгыятьтәге үзгәрешләргә, көндәлек тормышка, гаиләгә бәйле ачу, аның шатлыкборчуларын, теләк-омтылышларын үзәккә кую, туган туфракка, халыкка тирән хөрмәтне чагылдыру, әхлаксызлык, ваемсызлык, икейөзлелек күренешләрен фаш итү, дуслык, тугрылык кебек сыйфатларны данлау - әлеге чорда иҗат ителгән әсәрләрнең характерлы сыйфатлары. Бу чор геройлары сыйнфый дошманнар белән каршылыкка керми, алар башкаларның хезмәткә омтылып тормауларына, әхлак нормаларын бозуларына каршы көрәшә. +Драматургия дә илдә барган вакыйгаларга, әдәбиятсәнгатьтәге үзгәрешләргә битараф кала алмый: драматурглар көн кадагына сугучы мәсьәләләрне әсәрнең үзәгенә куеп хәл итәргә омтыла, әхлакый савыгу проблемасы киң колач ала, заманга хас тормышчан коллизияләргә игътибар юнәлтелгән хәлдә, кеше бәхете мәсьәләсенә аерым дикъкать ителә, ә ул исә турыдан-туры иҗтимагый тормыш, хезмәтнең кешегә тәэ сире белән бәйләп аңлатыла. Геройның рухи эволюциясе, әхлаклылык принциплары формалашуда килеп туган каршылык рус әдәбиятында В. Розов, А. Арбузов, В. Володин, А. Штейн, И. Шток, С. Алешин, Я. Зорин, Э. Радзинский кебек драматурглар иҗатында үзәк урынны биләсә, татар драматургиясендә дә шәхси бәхет һәм иҗтимагый бурыч, тарих һәм кеше намусы кебек проблемалар яктыртыла һәм сәхнәдә яңгыраш таба. Сәхнә әдәбиятын әйдәп баручы өлкән буын драматурглары Н. Исәнбәт, М. Әмир, Р. Ишморат һ.б. янына 1960-1970 елларда Х. Вахит, С. Шәкүров, Р. Мингалим, Ф. Яруллин кебек әдипләр килеп кушыла. Ш. Хөсәенов, Ю. Әми нев, Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев, Ә. Баянов, И. Юзиев кебек үткен каләмле авторлар иҗатында шәхеснең тормыш-яшәештә үз-үзен тоту моделе, әхлакый бурыч турындагы фикерләр калку күтәрелә, сәнгатьнең тәрбияви функ циясе белән бәйләп, үзләрен борчыган проблематиканы иҗади чишүнең төрле ысуллары тәкъдим ителә, жанр диапозонының киңлеген күрсәтергә тырышу омтылышы сиземләнә. +Пьесаларда конфликтның кеше һәм кеше, кеше һәм коллектив, кеше һәм җәмгыять, кешенең эчке каршылыгы кебек төрләре чагылыш таба һәм драматик хәрәкәтнең тыгызлануына китерә. Авыл-колхоз тормышын мәхәббәт, гаилә, хезмәткә караш мәсьәләләре аша чагылдыру (Ю. Әминев. "Тамырлар", "Минем җинаятем"; Т. Миңнуллин. "Кырларым- тургайларым" һ.б.), кешенең рухи ныгуы, ягъни шәхес формалашу проблемасы (Т. Миңнуллин. "Миләүшәнең туган көне", "Күрше кызы"; Х. Вахит. "Беренче мәхәббәт"; А. Гыйләҗев. "Әгәр бик сагынсаң"; Ю. Әминев. "Өти балак" һ.б.), туган якка мөнәсәбәт (Т. Миңнуллин. "Монда тудык, монда үстек"; С. Шәкүров. "Туган туфрак"; Ю. Әминев. "Чишмәдә сабан туе" һ.б.), кешеләрнең күңел дөньясын әдәп-әхлак мәсьәләләренә нигезләнеп сурәтләү (Ш. Хөсәенов. "Зөбәйдә - адәм баласы"; А. Гыйләҗев. "Көзге ачы җилләрдә"; Р. Хәмид. "Җиде баҗа" һ.б.) үзәк урынны били. Гомумән, драматургларны кешенең тормышта үз урынын табуы, матди байлыктан бигрәк, рухи байлыкка ия булуы, нинди әдәп-әхлак принципларына нигезләнеп яшәве кызыксындыра. Авторлар хезмәт ярату, өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасындагы рухи бәйләнеш, борынгыдан килгән әхлакый кануннарга тугрылык кебек мәсьәләләргә аеруча игътибарлы. +Әдәбият тарихының әлеге чорында иҗат иткән, сүз сәнгате һәм татар театры үсешенә лаеклы өлеш керткән фигураларның берсе Юныс Әминев була. +Әдипнең иҗатын шартлы рәвештә ике чорга бүлеп карарга мөмкин: +I. Барҗы чоры - 1950-1960 еллар. Әгерҗе районы Барҗы авылында яшәп, укытучы булып эшләгән елларда язылган әсәрләр өчен җирлек итеп реаль тормыш күренешләре алынган. Драма һәм комедияләрнең үзләрендә дә вакыйгаларның Барҗы авылында баруы турында әйтелә. Бер пәрдәлек пьесалар, "Тамырлар", "Язылмаган законнар", "Гөлчәчәк", "Уҗым бозавы", "Өти балак" һ.б. - беренче чорга караган әсәрләр. Әлеге драма һәм комедияләрдә сугыштан соңгы татар авылының йөзен, яшәү рәвешен күрсәтү-тасвир итү аша гади хезмәт кешесенең әхлакый матурлыгына дан җырлана, алар арасындагы саф, эчкерсез мөнәсәбәтләргә игътибар юнәлтелә. +II. Әлмәт чоры - 1970-1982 еллар. Әлмәт шәһәренә күчеп яши башлавы Ю. Әминевнең иҗат тематикасы киңәю, сурәтләү объектлары арту, образлар галереясы төрлеләнү, баюг а китерә. Әсәрләргә шәһәр тормышы, җитештерү-хезмәт процессы килеп керә. Бу билгеле бер дәрәҗәдә заман таләпләренә ярашу да була. "Кан-кардәшләр", "Сафура бураннары", "Сөймим, дисәң дә...", "Очрашырбыз, Гөлсылу!" һ.б. пьесаларда нефть, газ сәнәгате үсешенә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенә бәйле вакыйгалар сурәтләнә. Үзе өчен ят темага язылган драма һәм комедияләрендә авторга, тормыш дөреслегенә тугры калу өчен, шактый көч куярга туры килә. Кирәк булганда, ул, үзе сайлаган объектларга вакытлыча эшкә урнашып, эшчеләр белән тыгыз аралашкан хәлдә, булачак пьесасының геройларын якыннан өйрәнә. Мисалга, "Кан- кардәшләр" комедиясе Миңлебай газ эшкәртү заводында инструментальщик булып эшләү процессында языла. Ю. Әминев, завод "казанында кайнап" материал туплаганнан соң да, эшчеләр белән араны өзми, әсәрдән аерым фрагментларны еш кына цехларда укый, киңәшләшә. Нефтьчеләр тормышына багышланган һәм Әлмәт театрында сәхнәләштерелгән "Сөймим, дисәң дә..." комедиясе исә, скважина бораулаучылар бригадасын җитәкләп, барысын да үз күз алдыннан үткәрү нәтиҗәсендә иҗат ителә. +Иҗатының кайсы чорында язылуга, үзәккә авыл тормышы яисә җитештерү-хезмәт процессы куелуга карамастан, Ю. Әминев пьесаларын уртак бер сыйфат характерлый: алар гомумиләштерелгән тормыш картинасын һәм аның үсеш закончалыкларын күрсәтү, чынбарлыкның объектив каршылык ларын төрле яклап ача барудан бигрәк, бер ноктага җыйнап, кеше яшәешендәге чын һәм ясалма кыйммәтләрне барлау, мораль-этика коллизияләрен билгеләүгә юнәлтелгән. Әдип геройларының күңел дөньясын психологик тирәнлектә тас вир итү аша рухи кыйммәтләрнең кайсыларының буыннан- буынга тапшырылуын, кайсыларының яшәеш шартларына бәйле рәвештә үзгәреш кичерүен ачыкларга омтыла. Бу исә кешене әхлакый-рухи яктан бәяләүдә Ю. Әминев иҗатына хас шәхес концепциясе формалашуга китерә. Язучының дөньяга карашы үткән буыннар мәдәнияте мирас итеп калдырган идеаль тормыш коруга ышаныч-өметнең реаль чынбарлык тәҗрибәсе белән конфликтка керүе нәтиҗәсендә формалаша. Әлеге каршылыкны өйрәнү-тикшерү аша кеше яшәешенең тотрыклы мәңгелек әхлакый нигезен эзләү эше тормышка ашырыла. Каләм әһеленең игътибар үзәгендә кеше яшәеше мәгънәсен өйрәнү мәсьәләсе тора. Ю. Әминев "бәхет" сүзенең мәгънәсен хезмәт, гаилә төшенчәләренә мөнәсәбәтле ача: +Сәрдия. Кеше үз хезмәтеннән тәм тапмый икән - аның бәхете юк ("Кан-кардәшләр"); Мәрьям. Кеше бәхетле булу өчен туа, ә моның өчен эшләргә кирәк ("Өти балак"); Васфирә. Яраткан кешең белән гомер кичерү - зур бәхет ул. ("Сафура бураннары") +Үзе әйтергә теләгән фикерне автор яраткан герое Хәбир монологында бирә: +Хәбир. Гомер ике килми шул. Шуңа күрә бер гомернең кадерен белергә кирәк. Яшим дигән булып пыскып ятудан мәгънә юк. Дөрләп янып, тирә-якны нурга күмеп яшәргә кирәк... ("Гөлҗәннәтнең җәннәте") Әдип тарафыннан бәхет төшенчәсе кешенең күңел халәте һәм әйләнә-тирә дөньяның гармонияле яши белүе кебек аңлатыла, шул ук вакытта югары әхлаклылык төшенчәсенә тәңгәлләштерелә. +Гадәттә, Ю. Әминев пьесаларында үзәк герой әхлакый ситуациядә бирелә, һәм әлеге ситуация идея-сюжет конфликтының характерын, киеренкелекнең югары ноктасын, эстетик аспект һәм аның чишелеш пафосын билгеләүче критерий вазифасын үти. Драматург сюжет төзегәндә, конфликт корганда кешене күтәрә торган табигый мөнәсәбәтләрне, рухи матурлыкны алгы планга куеп эш итә. Автор тормыш матурлыгын, яшәү ямен кешеләрдә күрә: +Мәрван. Дөнья кешеләре белән матур. ("Өти балак") +Җәүдәт. Бөек Тукай: "Халык зур ул, көчле ул, шагыйрь ул, әдип ул", - дигән. Бу сүзләргә мин: "Халык шәфкатьле ул, намуслы ул, аңа ышанырга, аны хөрмәт итәргә кирәк", - дип тә өстәр идем. Шундый халкың булганда вак-төяк җилләр генә түгел, океаннарны актарып килә торган гарасатлар да куркыныч түгел, дусларым! ("Сатучылар") +Ю. Әминев фикеренчә, саф күңелле, уй-ниятләре яхшылыкта булган кешеләр халык күңелендә мәңге сакланырлар, ә киресенчә булганда исә аларның яшәүләре бернинди мәгънәгә дә ия түгел, аның гади тереклек итүдән һич аермасы юк: +Миргаяз. Кешеләр үлгәч тә, саф күңелле булулары, тормышка мәхәббәтләре белән яшиләр. Ә кайберәүләр, бүген исән-сау булсалар да, киенеп-ясанып йөрсәләр дә, күптән тере мәетләр. Андыйларның туганнарын да белмәдек, үлгәннәрен дә сизмибез. ("Сатучылар") +Драматург тарихи үткәнебезне мәңге хәтердә сакларга, киләчәк буынның бәхетле тормышы өчен гомерләрен корбан итү бәрабәренә тынычлык яулаган каһарманнарны онытмаска чакыра: +Фәһимә. Яшәгән көнегезнең якты булуы өчен дәрья булып каннар акканын, бәхетнең күз яше, ут-ялкын аша, кеше сөякләре аша яулап алынганын онытмагыз. Ирекнең, гомерегезнең, тормышның һәм кешенең кадерен белегез. ("Умырзая чәчәкләре"); +Гарифә. ...Нәрсә әйтсәң дә, бу тормыш явызлыклар белән якалашып, кыенлыкларны җиңеп төзелгән бит. +Гаффар. Шуңа күрә матур да, кадерле дә ул - тормыш... ("Үлемнең үлеме") +Сугыш ачысын, әсирлек газапларын үзе татыган язучының хәтта хәрби билетына да түбәндәге сүзләр язылган: "Бүген мине хәрби учёттан чыгардылар. Военком рәхмәт әйтте. Күңелем тулып китте, мине учёттан алсалар, минем ике улым учётка басачак. +Теләгем: еллар имин торсын. Ил өчен, Ватаным өчен кирәк икән, тәүлегенә бер телем арыш ипие белән бәрәңгегә риза, иң авыр эшкә риза, тик сугыш кына булмасын. 17 март, 1972 ел, Әлмәт". +Ю. Әминевне монументаль героик образлар, масштаблы характерлар, экстремаль ситуацияләр кызыксындырмый. Аның әсәрләренең үзәгендә - гап-гади татар тормышы, күнегелгән яшәеш. "Юныс тема эзләп әллә кайларга чапмый, аның пьесалары - беренче карашка үзе кебек тыйнак, гади пьесалар. Ләкин аларның һәрберсендә заман чагыла, халкыбызның зур, катлаулы язмышы тасвирлана", - дип яза А. Гыйләҗев. Әдип артык күзгә ташланып тормаган, тышкы кыяфәт артында яткан күңел байлыгы, олы җанлылык кебек кыйммәтле хәзинәгә ия гадәти кешеләргә йөз тота. Матурлыкка гашыйк драматург беренче карашка гади генә тоелган кешеләрнең рухи бөеклегенә, әхлакый гүзәллегенә дан җырлый. "Чишмәдә сабан туе!.." ("Икебез дә өйләнәбез...") комедиясендә Мөшәррәф, "Очрашырбыз, Гөлсылу!" комедиясендә Мөхәррәм, "Сатучылар" комедиясендә Миргаяз, "Минем җинаятем" драмасында Вәлиша, "Сөймим, дисәң дә..." җитди комедиясендә Гамир - игътибарга һәм ихтирамга лаеклы персонажлар. Әлеге геройлар кимчелекләрдән дә азат түгел. Әмма туган җир, гаделлек, намус, тугрылык кебек төшенчәләргә мөнәсәбәтләре белән алар укучы күңелен тиз яулый. Укучы, үзе дә сизмәстән, вакыйгаларга нәкъ менә әлеге персонажлар күзлегеннән карап бәя бирә, аларча уйлый башлый. +1970 -1980 елларда иҗат ителгән әдәби әсәрләрдә еш кына ил карты образы үзәккә куела. "Бу күренешнең яшьләр иҗатында урын алуы шактый мәгънәле. Ил карты образы элеккеге кешеләрнең рухи матурлыгын сагынып түгел, ә бүгенге көнне, бүгенге кешенең пычрак якларын аңларга теләүдән игътибар үзәгендә тора", - дип яза Ф. Зөлкарнәев. Ю. Әминев иҗатын да әлеге күренеш читләтеп үтми. Аның геройлары "ил карты" дигән мәртәбәле исемгә үк дәгъва кылмасалар да, укучы күңеленә рухи матурлык сакчылары, гадел һәм әхлакый гүзәл персонажлар булып кереп кала. Әйтик, нефтьчеләр тормышын яктырткан, 1971-1976 елларда иҗат ителеп, тәнкыйтьче А. Әхмәдуллин тарафыннан " 1976 ел драматургиясенең матур табышы" дип бәяләнгән "Сөймим, дисәң дә..." җитди комедиясендәге кешелекле, намуслы Гамир нефтьче яшьләрнең әтисе кебек. Ул бригадасындагы барлык ир-атны "улым", хатын-кызны "кызым" дип йөртә, үз баласыдай якын күрә. Яшьләрнең дә аны шаярып "әти" дип атаулары табигый, чөнки һәммәсе өчен дә кайгыртучан остаз, ярдәмчел дус, акыллы киңәшче ул. Кирәк икән - мактап үсендерә, кирәк икән - усал да була белә. Шунлыктан Ядкәр, Нәҗибә кебек яшьләр эшлисе эшләренә, кылган гамәлләренә иң әүвәл Гамир күзлегеннән карап бәя бирергә гадәтләнәләр, аның эш юнәлешен үзләштерергә тырышалар. Мастер өчен планны арттырып үтәүдән, эшнең күләменнән бигрәк, аны сыйфатлы итеп башкару, намуслы хезмәт мөһим. Яшьләрне үзара ярдәмләшеп, киңәшеп, киләчәк буын хөрмәт белән искә алырлык итеп эшләргә өйрәтү - Гамирның төп максаты. +Ю. Әминевнең иҗади казанышы - бөтенлеккә ирешкән, күп яктан бер-берсен диалектик дәвам иткән, тулыландырган, шул ук вакытта кабатланмас уникаль характерларның катлаулы полифониясен иҗат итү. Драматургның һәр герое катлаулы психологиягә, үзенчәлекле фикерләү тибына ия, дөнья га карашлар төрлелеге белән аерылып тора, шул ук вакытта алар бер-берсен тулыландыра да. Авторның сурәтләнүче вакыйгаларга катнашы сизелми дә, геройлар мөстәкыйль активлыкка ия, аларның тормышы, характеры гади тасвирда түгел, ә җанлы хәрәкәттә ачыла бара. Мисал өчен, бетүгә йөз тоткан татар авылында тормышны саклап калу өчен җаны-тәне белән янып-көеп йөрүче Мөшәррәф "Сөймим, дисәң дә..." комедиясенең персонажы Гамирда булган гаделлек, хезмәт сөю, кешеләрне ярату кебек сыйфатларның барысына да ия, шул ук вакытта ул икмәккә, җиргә, туган туфракка мөнәсәбәтле рәвештә бәя бирү җәһәтеннән дә кызыклы. Ю. Әминев күз уңында тоткан "ил карты" исеменә лаек образ шул рәвешле "Чишмәдә сабан туе!" ("Икебез дә өйләнәбез... ") комедиясендә тагын да тулылана төшә. Ул туган җиренә чиксез гашыйк, тир түгеп табылган икмәкнең кадерен белүче, хезмәт кешесенә зур хөрмәт белән караучы үзсүзле, үҗәт карт кыяфәтен ала. "Сатучылар" комедиясендәге Миргаяз, "Минем җинаятем" драмасындагы Вәлиша исә әлеге типны нечкә күңеллелек, олы җанлылык сыйфатлары белән тулыландыра. +Югарыда билгеләп үтелгәнчә, драматургның күпчелек геройларына гаделлек, саф күңеллелек, миһербанлылык, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт белән карау, тугрылык кебек сыйфатлар хас. Әдип әлеге характерларны төрле яклап ачарга омтыла, аларның күңел дөньясын ашыкмыйча, тәмен белеп кенә тасвир итә. Бу эш ихлас ярату белән башкарыла, персонажларга өмет-ышаныч тулы караш булу сиземләнә, аларга үзгәрү-камилләшү мөмкинлеге бирелә. "Без - кешеләр. Кешеләрне яратырга тиешбез. Сез дә аларны хөрмәт итәргә өйрәнегез. Тәмам беткән кешедә дә бер яхшы як була. Үстерергә кирәк шул яхшы якны. Кеше бөтен ягыннан да яхшыга әйләнсен. Чын кеше булсын. Бу - безнең изге бурычыбыз". "Өти балак" комедиясенең персонажы Мәрван әйткән әлеге сүзләр, Ю. Әминев иҗатының буеннан буена киң яңгыраш ала. Драматург тарафыннан тормышчан ситуацияләр, җанлы диалоглар, мәрхәмәтле геройлар ярдәмендә эчкерсез мөнәсәбәтләр зурлана, кешеләргә ышану, яхшылыкка һәм изгелеккә инану алга сөрелә: +Бакый. Мин кешеләрне яхшы итеп кенә күрәм. Минемчә, җирдә яхшы кешеләр күбрәк. Әгәр юньле кеше кәкре сукмактан киткән бер юньсезне туры юлга бастырса, каравылчыларның да, ат башыдай йозакларның да кирәге калмас иде. ("Минем җинаятем") +Дөрес, авторның бу фикерләре кайбер тәнкыйтьчеләр тарафыннан "заманының мәгълүм идеология кысаларыннан чыга алмау, "кешене яратырга кирәк" дигән гомумгуманистик чакырудан ары китмәү" дип бәяләнә. Соңрак А. Әхмәдуллин тарафыннан Ю. Әминев М. Фәйзиләрдән килә торган, алга таба Т. Миңнуллин иҗатында дәвам иттерелгән кешене ярату һәм яратырга өйрәтү рухындагы стиль агымының үзенчәлекле тарафдары буларак тикшерелә- өйрәнелә һәм уңай бәя ала. +Әдип аерым бер шәхеснең язмышы аша күпләрне борчыган җитди мәсьәләләрне күтәрә, социаль вакыйгаларның шәхеснең әхлагына һәм кыйбласына тәэсир итүен, аерым кеше язмышының халык язмышы белән аерылгысыз бәйләнешен чагылдыру юнәлешендә эшли. Ю. Әминевне иң кызыксындырган тема - җәмгыять һәм әхлак, кеше һәм әхлак, җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәтләре. Драматург аерым кешенең рухи дөньясын тасвир итү, кылган эш-гамәленә үз мөнәсәбәтен сиздерү аша иҗтимагый әхлак турында фикер йөртү мөмкинлеген тудыра. +Әдипнең драматургиясе гореф-гадәтләрне, традицияләрне гәүдәләндерүгә, тормышчан, милли эчтәлекле сюжет төзүгә, туган җир, кардәшлекнең кадерен ассызыклауга зур игътибар бирә. Әсәрләрнең үз чорында укучы һәм тамашачы тарафыннан җылы кабул ителүе шулай ук халыкчанлык белән бәйле. Чөнки "тормышның кискен борылышында кем дә читкә атылып калмасын өчен, үзәккә - халык рухына нык береккәнлек кирәк". Шунлыктан драматург билгеле бер традиция ләрне дәвам итә, үстерә һәм үзе дә әдәби-эстетик күзаллавына бәйле яңалыклар алып килә. Бу яңалыклар иң әүвәл образлар төрлелегендә, әдәби сурәтләү алым- формаларында күзәтелә. Мисал өчен, борынгы мифологик ышанулардан килгән, дини китапларда урын алган Иблис, Үлем образларын Җир кешесенә якынайтып сурәтләү, аларны тыныч дөнья ны үзенә буйсындырып тотарга теләгән көч һәм куркыту коралы-чараларының җыелма символик образы буларак тәкъдим итү үз заманы өчен шактый кыю адым була. Эзоп теле белән иҗат ителгән "Үлемнең үлеме" пьесасының (1962 елда языла башлап, 1973 елда тәмамлана) ХХI гасырга аяк баскач кына дөнья күрүе нәкъ шуңа бәйле дә. Татар әдәбияты тарихында киң кулланыла торган төш күрү алымы ярдәмендә автор татар иленә мәгълүм идеология йогынтысын күрсәтә, максатка бары бердәмлек, теләк-омтылышларның уртаклыгына бәйле рәвештә генә ирешү мөмкин булуын ассызыклый. +Ю. Әминев иҗатында тарихи барышның әлеге дәверенә хас булган иҗтимагый гармониягә ирешү ышанычы тормышяшәешнең камил булмау сәбәпләрен эзләү омтылышы белән бергә үрелеп бара. Эзләнү-тикшеренүләрнең катлаулылыгы драматургның социаль гармонияле идеалдан баш тартырга теләмәвенә дә бәйле. Социалистик реализм методы кысаларында иҗат итүенә дә карамастан, әдип үз әсәрләрендә совет җәмгыятендә мин-минлек чире белән авыручы бригадир Талибә ("Минем җинаятем"), итәк астыннан гына товар озатып, ревизия килеп төшкәндә авыруга салышучы, үз сүзләре белән әйткәндә, "честный" сатучы Сафура ("Сафура бураннары"), ферма мөдире Нури ("Өти балак") кебек үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләргә дә җылы урын бирелүен күрсәтә, күренешләрне идеаллаштыру юлыннан китми. М.Б. Храпченко тарафыннан билгеләп үтелгән "Язучы әсәрләрендә үз чорының абсолют хакыйкате урын ала" дигән закончалык драматург иҗатына туры килә. Хәтта үз заманында әдипкә кайбер әдәбиятчы галимнәр әлеге "җитешсезлеген" бетерергә дә киңәш итәләр. +Әйтик, "Гөлҗәннәтнең җәннәте" психологик драмасында әдип, 1960 еллардагы татар авылы тормышы мисалында кешеләр арасындагы саф, самими мөнәсәбәтләргә дан җырлау белән беррәттән, авылда да колхоз рәисе, бригадир кебек кешеләрнең тормышы гади колхозчы тормышыннан шактый аерылып торуын күрсәтә. Авыл халкы көнне төнгә ялгап эшләгәндә, бригадир Лотфулла хатыны Гөлҗәннәтнең көннәр буе, үз сүзләре белән әйткәндә, "күңеле китапка, китабы диванга, диваны йокыга тарта". Кәгазьдә китапханәче булып исәпләнсә дә, авылдашларына Гөлҗәннәтне китапханә ишеге төбендә көтеп-көтеп тә кире борылып кайтып китүдән башка чара юк. Һәммәсе дә бу турыда яхшы белә, әмма тиешле чара күрелми, чөнки ул - бригадир хатыны! +Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: беренче карашка Ю. Әминев пьесаларында социаль мохит хәлиткеч роль уйнамый, ул бары геройларның рухи дөньясын сурәтләү өчен фон вазифасын гына үти кебек тәэсир калдырса да, әсәрләрдә социаль проблематика да, әхлакый проблематика да әдәби фикерләүнең фәлсәфилек дәрәҗәсенә күтәрелгән. Автор конкрет тормыш күренешләрен анализлау аша дәвернең социаль коллизияләрен ачыкларга, әлеге процессларның асылына төшенергә омтыла. Шул рәвешчә, иҗтимагый әхлак, җәмгыять һәм кеше, шәхес һәм дәвер мәсьәләләрен хәл итүдә үзенчәлек ле адым ясала. Әдип, нигездә, бу юнәлештә читләтеп әйтү, ишарәләү алымына таянып эш итә. +Татар әдәбияты даими мөрәҗәгать итеп килгән әхлакый характердагы темаларның берсе - гаилә ныклыгын тәэмин итүче ата-ана һәм бала мөнәсәбәте. 1960 еллардан соңгы сәхнә әдәбиятында Ш. Хөсәеновның "Әни килде" ("Әниемнең ак күлмәге"), А. Гыйләҗевның "Ефәк баулы былбыл кош", Р. Батулланың "Кичер мине, әнкәй" кебек пьесаларында әлеге мәсьәләләрнең күтәрелүе җәмәгатьчелектә хуплау тапты. Ю. Әминев драматургиясендә дә төп игътибар гаилә нигезенең һәм дуслык-кардәшлек мөнәсәбәтләренең эчкерсезлеген һәм ныклыгын тәэмин итүче сыйфат-нормаларга юнәлтелә. "Язылмаган законнар", "Тамырлар", "Кан-кардәшләр", "Сафура бураннары", "Очрашырбыз, Гөлсылу! " пьесаларында ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтү аша буыннар арасындагы бәйләнеш, милли үзенчәлекләрне саклап калу, гореф-гадәтләргә тугрылык, хезмәткә мөнәсәбәт кебек проблемалар күтәрелә. "Язылмаган законнар", "Канкардәшләр" әсәрләрендә ата-ана һәм бала арасындагы каршылыкның сәбәпчесе намусын җуйган, кешелек кыйммәтен югалта баручы балалар (Шәйхенур, Назирә) булса, "Сафура бураннары", "Тамырлар", "Очрашырбыз, Гөлсылу!" комедияләрендә яшәү ямен акчага бәйләп караучы өлкәннәр һәм яшь буын арасында конфликт оеша. Әмма һәр ике очракта да ата-ананың максаты изге - баласының бәхетле киләчәген тәэмин итү. Шунлыктан автор әти-әниеңне хөрмәт итеп яшәргә өнди: +Фидаһи. Әниләр барысы да яхшылык кына эшләргә тырышалар, тик кайбер яхшылыклары балаларын кимсетү икәнне аңламыйлар... Ялгышлары да балаларына мәхәббәттән. ("Очрашырбыз, Гөлсылу!") +"Язылмаган законнар" драмасында үзәк герой Шәйхенур, гаиләсендәге тынычлык-иминлекне минутлык ләззәткә алмаштырып, әнисен, хатынын мәңгелек газапка дучар итә. Әни кешенең авыру йөрәге бердәнбер малаеның мәгънәсез кыланышларына, Назлыбикәдән күргән җәбергә түзә алмый: Хөббиҗамал үлә. Үләр алдыннан улына әйткән сүзләре: "Синең балаң минем балам кебек булмасын". Эш-гамәлләре, авыр сүзләре белән әнисен үлемгә этәргән Шәйхенурга авторның хөкеме катгый. Драматург пьесаның төп героен беркайда да язылмаган-теркәлмәгән, әмма кырыс хөкемгә тартучы гадел тормыш кануннары ярдәмендә акылга утырта. +"Син ашадың башымны" комедиясендә дә әлеге мәсьәлә күтәрелә. Сугыштан соңгы авыр еллар. Күптәннән ир-ат кулы тимәгәне сизелеп торган йорт-җир, җимерелә башлаган каралты-кура. Сугыштан шактый мая туплап кайткан, инде чәченә чал төшә башлаган Әсфан, авыру хатынын ташлап, япь-яшь Бәриягә йортка керә. Склад мөдире булып эшләүче ир, йорт-җирне ныгыту өчен, үз вакытында кирәк булса да, көч-егәре бетү белән, "артык кашык"ка әверелә. Улларының йөрәгенә онытылмас яра, төзәлмәс җәрәхәт ясаган Әсфанны балалары гомер буе кичерә алмасалар да, әтиләре авырый дигән телеграмма алу белән үк, юлга чыгалар. Автор биредә әтиәни алдындагы бурыч, намус төшенчәләрен беренче планга куя, төп фикерне ятимлек газабы татыган, балалар йортында үскән, әти-әни назын күрмәгән Варя авызыннан әйттерә: +Варя (паузадан соң). Менә мин әтиемне дә, әниемне дә белмим. Хәтта мин кайсы милләттән икәнемне дә белмим. Бәлки, татардыр, бәлки рустыр. Атам булса да - атасыз, анам булса да, анасыз үстем. Исемем дә кушылмага�� килеш больницада калдырып киткәннәр. Синең, яхшымы, яманмы, атаң бар. Сабый чагыңда ул сине җилкәсенә атландырып йөрткәндер. Магазиннан яңа күлмәкләр алып кайткандыр. Арбага үзе белән янәшә утыртып, урман-болыннарга алып баргандыр. Соңгы елларына карап кына булган яхшылыкларны онытырга кирәкмидер. +"Якын кешеләр арасында да драматизм күрү, каршылыкка китерердәй сәбәпләр таба белү - бик тә кыен һәм нечкә эш. Мондый конфликт әхлак һәм этиканың тулы хокукына ия булган иң тар почмакларына да үтеп керергә, интим, гаиләнең тотрыклылыгын, киләчәген тәэмин итә торган тойгы-хисләрнең ныклыгын ачыкларга һәм расларга мөмкинлек бирә". Ир белән хатын, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләү аша Ю. Әминев дуслык-кардәшлекнең кадерен белергә чакыра. Автор фикеренчә, чын дуслыкны билгеләүче төп критерий - ярдәмчеллек: +Җәүдәт. Кешегә авырлык килгәндә, шул авырлыкны җиңеп чыгу өчен кем гадел юл белән кулыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтә, әнә шул кеше чын дус була. Борынгы шагыйрь менә нәрсә дигән: +Суның кадерен ком сахрасыннан килгән +Мосафирлардан сорап бел, +Дусларыңның дусмы икәнлеген +Авыр көннәреңдә сынап бел. +("Кан-кардәшләр") +Бөек немец галиме - философ Иммануил Кант моральне кешенең үз-үзен ничек бәхетле итүе түгел, ә бәхеткә лаек - лы кеше итүе турындагы тәгълимат дип атаган. Ю. Әминев иҗатында "үз-үзеңне бәхеткә лаеклы шәхес итеп тәрбияләү"нең түбәндәге юллары тәкъдим ителә: +Вафирә. ...тыйнак бул. Урынсыз сүз әйтеп, өлкәннәрнең хәтерен калдыра күрмә. +Яхшылыкны бервакытта да онытма, ә явызлыкны онытырга өйрән. Явызлыкны оныта алмаган кешенең күңеле явызлык белән генә тула. Ул явызлык әкренләп ачуга әйләнә. Эчләрендә ачу йөрткән кешеләр тора-бара җирдә яхшылык та барлыгына иманнарын югалталар. Аларга хәтта кояш та кара тап булып күренә. +Эшеңне җиренә җиткереп эшлә. Үз хәсрәтең белән башкаларны борчый күрмә. Яман кешеләр синең хакта тузга язмаган сүзләр дә сөйләрләр, бәлки. Шулай да сүз артыннан йөрмә. Сабыр була бел. Шул ук кешеләргә яхшылык эшлә. Якты йөз, ачык чырай белән исәнләш, хәлләрен сораш. Ул кеше сиңа карап соклансын, ә үзеннән оялсын. ("Сафура бураннары") +"Татар совет драматургиясе күтәргән актуаль темаларның берсе - хезмәт темасы. Моның да сәбәпләрен аңлатырга була. Хезмәт кешесен олыларга, аны җәмгыятьнең тоткасы итеп күзалларга омтылуны бу чор әдәбиятының зур казанышы дип карарга кирәк", - дип яза А. Әхмәдуллин . Шунда ук галим хаким идеология тәэсирендә берьяклылык өстенлек алуын да билгеләп үтә. Ул - күмәк хезмәтнең өстенлеген раслау һәм мактауга гаять зур игътибар бирү. +Әлеге чорда иҗат иткән Ю. Әминев драматургиясе өчен дә хезмәт темасы ят түгел. Әмма драматургның максаты үзгәрәк: аны күмәк хезмәт матурлыгына дан җырлаудан бигрәк, хезмәтнең кешегә тәрбияви йогынтысы, хезмәт кешесенең күңел дөньясы кызыксындыра. Чөнки "хезмәт - куәтле тәрби�� коралы, кешенең бөтен интеллектуаль, әхлакый һәм эстетик сыйфатлары хезмәттә үсеш ала". Шунлыктан әдип, әлеге темага башка яссылыктан якын килә, хезмәткә мөнәсәбәтне, эш сөюне кешенең кешелеклелеген билгеләүче критерийларның берсе итеп карый. Хезмәт кешесен изгеләштереп карау "Сөймим, дисәң дә...", "Кан-кардәшләр", "Өти балак", "Чишмәдә сабан туе!.." ("Икебез дә өйләнәбез..."), "Үлемнең үлеме" пьесаларына хас. Автор фикеренчә, кешене хезмәт бизи, хәләл хезмәт белән тапкан акча гына кадерле, тормыш яме эшеңнән тәм табып, нәтиҗәсен күреп яшәүдә. Ул үзе әйтергә теләгән фикерне түбәндәге юлларга салган: +Мөхтәр. Син хезмәтеңне башкарганда үзең турында, дан турында оныт. Бары тик хезмәтне яхшырак башкару, халыкка файда китерү турында гына уйла. Хезмәтеңә бәяне үзең түгел, халык бирсен. ("Тамырлар") +Шул ук вакытта драматургның совет җәмгыятендәге коллективизмга, күмәк хезмәткә тәнкыйть күзлегеннән каравы да сиземләнә. Әйтик, "Язылмаган законнар"да драматург Шәйхенурны гына гаепләү юлыннан китмичә, Фәридәне дә тулысынча аклау дөрес булмавын искәртә. Әлеге героиня язмышы мисалында җыелыш, утырыш, киңәшмәләр белән артык мавыгуның аянычлы нәтиҗәләргә китерүенә дә ишарәли. +Ю. Әминев иҗаты өчен кешегә акча-байлыкка мөнәсәбәте җәһәтеннән дә бәя бирү омтылышы хас. Бүгенге көн шартларында инде актуальлеген җуйган, социалистик реализм методы таләп иткән "үземнеке" һәм "коллективныкы" төшенчәләренең бәрелеше, үз хуҗалыгын кайгырткан, шәхси мәнфәгатьләрне күмәк мәнфәгатьләрдән өстен куйган персонажларны тәнкыйтьләү әлеге әдип иҗатын да читләтеп үтми. "Совет кешесенең күмәкнең шәхсигә карата бөеклегенә ныклы ышаныч рухында тәрбияләнгән булуы шәхеснең ролен түбәнсенеп аңлауга китергәнлеге инде хәзер безгә әйбәт билгеле", - дип яза бу уңайдан А. Әхмәдуллин. Шулай да әлеге тенденция урын алуга карамастан, мал-мөлкәтне хәләл хезмәт белән туплауны хуплау, урлашу, кеше өлешенә керү, ришвәтчелек кебек күренешләрне өнәмәү җәһәтеннән "Тамырлар", "Сатучылар", "Очрашырбыз, Гөлсылу!" комедияләре игътибарга лаек. "Болар бер бөртек тә искермәгән, бер генә сүзен дә үзгәртмичә сәхнә түрендә булырга лаеклылар. Ул әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше шул тикле дә камил - аларны бүген теләсә кайсы театр алып куйса да хур булырлык түгел, зур булырлык!" - дип билгеләп үтә күренекле язучы Г. Ахунов. Мисал өчен, "Очрашырбыз, Гөлсылу!" җитди комедиясендә ришвәтчелек проблемасы күтәрелә, аның сыйфатның кимүенә китергән төп сәбәпләрнең берсе булуы ассызыклана. +Ризыкны кадерләү, аңа олы хөрмәт белән һәм хәтта изгеләштереп карау - татар халкына элек-электән үк хас сыйфат. Мәгълүм булганча, вәгъдә биргәндә, ант эчкәндә кешеләр "икмәк" төшенчәсен куллана. Ю. Әминев әсәрләрендә дә әлеге фикерләрнең урын алуы гаҗәп түгел. Түбәндәге өзекләрдә язучының икмәккә мөнәсәбәте, аны олылавы чагыла: +Андрей (электр чәйнеге алып килә). Эчәргә булгач, чәйдән башлыйк (икмәк куеп). Арыш икмәге белән! +Гобәй. Бәйрәм көнне арыш ипие?.. +Андрей. Сугышта йөргән чакларымны искә төшерә ул. 41 нче елның Октябрь бәйрәмен окопта каршыладым. Окоп сазлыкта - тездән су. Атна буе кайнар аш күрмәдек. Соңгы ике тәүлектә хәтта сохари да булмады. Ә менә бәйрәм көнне, ничек җаен таба алганнардыр инде, яңа гына пешкән арыш икмәге китерделәр. Кеше саен берәр буханка. Ә ул икмәкнең хуш исе! Ә син: "Арыш ипие!.. " +Гобәй. Гафу ит, Андрей Алексеевич. Тик торудан аптырасам, мәгънәсез сүз ычкындыра башлыйм... ("Син ашадың башымны") +Яисә: +Мөшәррәф (счётны ала, үзе исәпләп). 1260 центнер, ата-баба теле белән әйткәндә, 7560 пот икмәк дигән сүз. +Хәсән. Хәзер икмәкне берәү дә пот белән исәпләми инде. +Мөшәррәф. Син шулайрак шул: центнерлап та тонналап кына. Ризык кадерен белгән кешеләр икмәкне килограммлап, граммлап чутлыйлар. +Хәсән. Фикеремне бүлдердегез (счётта исәпләвен дәвам итеп). Ата-баба ысулы белән сез җитештергән 1260 центнерның үзкыйммәте, акчага әйләндергәндә... +Мөшәррәф (бүлдереп). Акча!.. Мин үстергән икмәк белән күпмедер кешене ачлыктан йолып була, әмма акча белән, кәгазь белән син берәүне дә ач үлемнән коткара алмыйсың. Шуңа күрә борынгылар: "Икмәкнең валчыгы да ат башыдай алтыннан кадерлерәк", - дигәннәр. ("Чишмәдә сабан туе!..") +Шул рәвешчә, драма һәм комедияләрдә кешенең туган җир, Ватан, ата-ана, дуслык-кардәшлек, хезмәт, байлык һәм икмәк кебек төшенчәләргә мөнәсәбәтен тикшерү аша, Ю. Әминевнең әхлак-этика концепциясе ачык бер төс ала. Аның әсәрләрендә, бер яктан, кешедә булырга тиешле күркәм холык, рухи сыйфатлар төрлечә мактау-хуплау тапса, икенче яктан, алардагы ялкаулык, комсызлык кебек сыйфатлар тәнкыйтьләнә. Драматург, үзе әйтергә теләгән фикерне укучыга җиткерү, эмоциональ тәэсирлелекне арттыру өчен, еш кына әсәрләренә җыр текстлары кертеп җибәрә. +Ю. Әминев пьесаларында халык җырлары һәм автор үзе иҗат иткән җыр текстлары түбәндәге максатларга да хезмәт итә: +1) персонажларның күңел дөньясына үтеп керү, җыр аша аларның хис-кичерешләрен ачып бирү. Мәсәлән, "Очрашырбыз, Гөлсылу!" җитди комедиясенең бер персонажы - әтисез үскән, исерек әнисе белән яшәүче китек күңелле кыз Наҗилә һәрвакыт: +Үсәдер таллар Сакмар - су буенда, +Үсәдер кызлар әнкәсе куенында... - юлларын көйләп йөри. Әлеге юлларда ата-ана назын күрмәгән, тулы гаиләдә яшәү рәхәтен татымаган баланың ачы хәсрәте дә, үпкәсе дә чагыла. +"Син ашадың башымны..." комедиясендәге Хәтирәнең күңелендәге шатлык-куанычы да җыр-моң булып агыла: +Гөл утырттым чүлмәкләргә, +Чәчәк ата гөлләрем. +Кояш кебек балкып килә +Рәхәт күрер көннәрем. +Кыз баланың уйлары... +Чулман су дулкыннары... +2) персонажларның яшерен уй-ниятләрен җиткерү, булып узган вакыйгаларга мөнәсәбәтләрен белдерү. Мисал өчен, "Язылмаган законнар" драмасында кеше бәхетсезлегендә дип җырласа, җаны бәргәләнгән Ф��ридә түбәндәге җырны суза: +Ай югары, ай югары, +Ай югары салкынга. +Агач булса, янар иде +Эчемдәге ялкынга. +Алмаларын өзәрмен дә +Ашармын дигәнсеңдер. +Чәчәкләрен коярмын да +Ташлармын дигәнсеңдер. +3) әсәрнең төп идеясен җиткерү. Әйтик, "Минме?.. Мин!.." комедиясендә яңгыраган хор Ватанга мәхәббәт, бердәм тату тормышка омтылыш тәрбияләү максатына хезмәт итә: +Туган илем - гөлстан, +Туфрагы - алтыннан, +Сөй илеңне, +Сөй халкыңны, +Аерылма, аерылма +Алтынга биргесез халкыңнан. +Әсәрләрдә татар халкының милли рухын чагылдыручы гадәт-йолаларның берсе булган аулак өйдәге элемент - сүз уйнату алымына мөрәҗәгать итү дә очрый. Ул онытылып баручы милли традицияләргә ихтирам тәрбияләү җәһәтеннән мөһим. "Чишмәдә сабан туе!.. " ("Икебез дә өйләнәбез...") лирик комедиясендә әлеге алым ярдәмендә татар халкына хас булган үткен тел, зирәк фикер, шаян рух ассызыклана: +Яисә: +Зиннәт. Яратуымны әгәр белсәң... +Саҗидә (шаярып). Ышанырмын, каршымда биесәң. +Зиннәт. Саҗидәкәй, матур син. +Саҗидә. Ачуланган чагымда күр син. +Зиннәт (Саҗидәнең кулларын тотарга тели). Күзләрең кара. +Саҗидә (Зиннәтнең кулына сугып). Бу кул кая бара? +Зиннәт. Исемем мактау тактасында, рәсемем район газетасында, менә күр... (газета чыгара). +Саҗидә. Ә шулай да минем йөрәгемдә син мактаулы түгел... +"Тамырлар" комедиясеннән китерелгән әлеге өзектә авторның чая татар кызларына хөрмәте, үткен егетләренә ихтирамы сиземләнә. Сүз уйнату алымы халкыбызның шигъри дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, аның чиксез акыл-зиһен, тел-сүз хәзинәләрен, күркәм гореф-гадәтләрен калкурак күрсәтергә ярдәм итә. +Ю. Әминев, әхлакый тәрбия юнәлешендә эшләү белән беррәттән, милли рухны да югалтмыйча яшәргә өнди, драматургның укучының эстетик зәвыгын үстерү юнәлешендәге +Үз чорында татар әдәбияты һәм театр сәнгатендә лаеклы урын биләгән, әмма бүгенге көндә беркадәр онытыла башлаган Ю. Әминев иҗаты югары әхлакый кыйммәтләрне саклап калырга чакыру, җирдәге төп вазифабызны (игелек кылу) искәртү, кылган эш-гамәлләребезгә башка күзлектән карарга этәрү җәһәтеннән кызыклы. Кешенең рухи дөньясы сурәтләү объекты итеп алынган драма һәм комедияләрдә әдипнең әхлак төшенчәсенә мөнәсәбәте, кешенең дөньядагы һәм җәмгыятьтәге ролен аңлавы чагыла. Автор әхлаклылык сүзенең мәгънәсен геройның гаиләгә, дуслык-кардәшлеккә, хезмәткә, туган туфракка, икмәккә, яшәү мәгънәсен аңлауга мөнәсәбәте-карашын тикшерү аша ача. +Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: язучыны туган җиргә мөнәсәбәт ("Чишмәдә Сабан туе!..", "Уҗым бозавы"), ата-ана һәм бала мөнәсәбәте ("Син ашадың башымны", "Язылмаган законнар" һ.б.), буыннар арасындагы бәйләнеш ("Кан-кардәшләр", "Тамырлар" һ.б.), җәмгыять һәм шәхес әхлагы ("Очрашырбыз, Гөлсылу!", "Гөлҗәннәтнең җәннәте", "Сафура бураннары" һ.б.) мәсьәләләре кызыксындыра. "Кичеккән тәүбә", "Гөлчәчәк" пьесаларында үгет-нәсыйхәт өстенлек алып, әсәрләрнең беркад��р дидактик характер алуына китерә. "Үлемнең үлеме", "Очрашырбыз, Гөлсылу!" һ.б. драма һәм комедияләрдә исә идея, яшерелгән фикер рәвешендә, конфликт чишелешендә эзләп табыла. +Реаль тормыш вакыйгалары җирлек итеп алынган пьесаларда төрле һөнәр ияләре - көтүче, савымчы, игенче, механизатор, сатучы, хисапчы, музыкант, нефтьче һәм башкаларның яшәү рәвешен, теге яки бу ситуациядә аларның үз- үзен тотышын, рухи дөньясын тасвир итү, дөньяга карашын күрсәтү аша Ю. Әминев үз чорының иҗтимагый әхлагын күзаллау мөмкинлеген тудыра. Әдипне аеруча яшьлек темасы, яшь геройларның зур тормышка килү юлы, характеры формалашу шартлары, хезмәткә, мәхәббәткә, дуслыкка мөнәсәбәтләре кызыксындыра ("Өти балак", "Кичеккән тәү бә", "Кан-кардәшләр" һ.б.). Гадәттә, гомумкешелек кыйм мәтләре тип дәрәҗәсенә күтәрелгән образ-характерлар аша ачыла ("Чишмәдә Сабан туе!.." комедиясендәге Мөшәррәф, "Сөймим, дисәң дә..." комедиясендәге Гамир һ.б.). +Ю. Әминев драма һәм комедияләрендә сюжет төзү остасы булып таныла, әсәрнең нигезен тәшкил иткән конфликт тормышчанлыгы, әхлакый һәм фәлсәфи киңлеге белән аерылып тора. Җыр-музыка еш кына пьесаларның лейтмотивына әйләнә һәм геройларның эш-хәрәкәтен, рухи халәтләрен, күңел дөньяларын ачарга, аңларга ярдәм итә, эмоциональ тәэсирлелекне арттыра ("Минме?.. Мин!..", "Язылмаган законнар", "Очрашырбыз, Гөлсылу!" һ.б.). +II бүлек +ДРАМАТУРГ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ +ӘХЛАКЫЙ-ФӘЛСӘФИ ПРОБЛЕМАТИКА +Драматург иҗатының идея-эстетик эволюциясе +Ю. Әминев комедия жанрын аеруча яратып, үз итеп эшли, аның иҗаты башлыча комедия юнәлешендә үсеш ала, әмма драма жанры да язучы өчен ят түгел. Дөрес, драмаларның саны чикле, алар бары алты. Тик шунысы игътибарга лаек: әдипнең иҗади йөзен билгеләүче, әсәрләрен фикри яктан туп лап торган үзәк вазифасын үтәгән "Язылмаган законнар" пьесасы нәкъ менә драма жанрына карый. +"Драматург сәнгатьтә үз урынын дөрес таба алса, шул урыннан торып юлын билгели белсә, шул юлга тугрылыклы булып кала алса, бу - аның бәхете", - дип яза А. Гыйләҗев. Ул Ю. Әминевне "беренче пьесасы белән үк үз темасын, үз тавышын тапкан бәхетле язучы, үз халкына әйтер сүзе булган, шул сүзе белән тынгысызланып, борчылып, кабынып, янып яшәүче драматург", - дип атый. Үзенең "чын талант иясе һичбер вакыт теге яки бу әдипкә яисә әдәби агымга сукыр рәвештә ияреп бармый" дигән сүзләренә тугры әдип, дөрестән дә, драмаларын иҗат иткәндә дә үзе булып кала, ягъни кешеләрнең чын матурлыгын, эчке матурлыгын игътибар белән, җентекләп өйрәнүен дәвам итә. Ул драманың түбәндәге жанр формаларына мөрәҗәгать итә: + психологик драма: "Гөлҗәннәтнең җәннәте" (1972); + көнкүреш драмасы: "Язылмаган законнар" (1955), "Гөлчәчәк" (1956), "Кичеккән тәүбә" (1962), "Минем җинаятем" (1968-71); + героик-тарихи драма: "Умырзая чәчәкләре" (1959). +Г. Ахунов үзенең бер мәкаләсендә әлеге һәм башка пьесаларга югары бәя бирә һәм "Гөлҗәннәтнең җәннәте", "Язылмаган законнар" кебек әсәрләре булган драматургия халыкның йөз аклыгы саналырга хаклы", - дигән фикер әйтә. Р. Ишморат "Язылмаган законнар", "Гөлчәчәк" пьесаларын "драматургиябез хәзинәсендә күренекле урын алырлык әсәрләр" дип атый. +Язучы нинди генә темага алынмасын, драмалар тышкы яктан бер-берсеннән никадәр генә аерылмасыннар, аларның һәммәсенә бер уртак сыйфат хас: аның өчен вакыйганың кайда баруы артык мөһим түгел, аны кешеләрнең нинди булуы, ничек яшәүләре, нинди максат белән гомер итүләре уйландыра. Драматург тормыш-яшәеш нигезендә ятучы закончалыкларны иң әүвәл кешенең рухи матурлыгы, эчкерсез мөнәсәбәтләре аша билгеләргә омтыла. Әдипне шулай ук аерым алынган бүгенге көн генә дә кызыксындырмый. Чөнки бүгенгенең башы кичәгедә, үткәндә. Әмма "тарихи темага алынганда да Ю. Әминев үз-үзенә тугрылыклы булып кала, ипи-ипекәйне олылый, игенче-кырчының бөек, буйсынмас, горур җаны турында җырлый". +Кешегә, аның изге хисләренә хөрмәт белән карау кырыс һәм дәһшәтле Гражданнар сугышы чорын чагылдырган "Умырзая чәчәкләре" исемле героик-тарихи драмада да күзәтелә. 1919 елда Әгерҗе районында барган канлы вакыйгалар җирлек итеп алынган әдәби материал нигезендә, анда тарихиреволюцион үткәнебез совет чоры идеологиясе рухында яктыртыла. Драманың асылы татар хезмәт кешеләренең Гражданнар сугышында һәм булачагына ихлас ышанган яңа тормыш өчен көрәштә катнашуларын күрсәтүдән гыйбарәт. Шул ук вакытта әсәрдә революцион борылышлар тудырган җирлекне, кешеләр аңында барлыкка килгән үзгәрешләрне анализлау, аерым геройлар язмышы аша бөтен бер халык кичергәннәрне үсештә күрсәтү максаты да куела. Автор авыл җирлегендәге Гражданнар сугышы вакыйгаларын шактый киң планда яктырта. Шуның белән бергә, драмада ил күләмендә барган үзгәреш-вакыйгалар, сәяси атмосфера да сизелә. "Умырзая чәчәкләре"ндә татарның төрле социаль катлаулары язмышын сурәтләү аша халкыбызның ХХ гасыр башында үткән авыр, каршылыклы һәм хәтта драматик төс алган юлы чагылыш таба. Бу юлны әдип конкрет тарихи шәхесләр язмышын тасвирлап чагылдыра. +"Бу әсәремне Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Салагыш авылында 1919 елның 14 марты көнне ак фетнәчеләр тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән Сәхәбиев Вәҗи, Күкрәков Хәбибрахман һәм башка коммунистларның батырлыгына чиксез соклану һәм тирән ихтирам белән багышлыйм", - дип яза автор әсәрнең кереш сүзендә. Әсәр гади кешеләрнең батыр, каһарман булу юлын, серен аңларга теләп иҗат ителгән. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: әлеге чор вакыйгаларын тергезгәндә еш очрый торган купшы сүзләр, гыйбарәләр биредә юк диярлек, монда - гади авыл кешеләре, гади авыл сөйләме. Геройларның сүзләре гадилектән күтәрелеп, еш кына героик һәм хәтта романтик төсмер алсалар да, үз-үзләрен тотышлары буенча алар - югары идеяне аңлаган чын җир кешеләре. Мисал өчен, драма алдыннан бирелгән прологта инде һәйкәлгә әверелгән каһарманнар сүз ала. Әсәрнең төп герое Максут, бүгенге чор кешеләренә дәшеп, мондый сүзләр әйтә: "...Әллә арагызда кешегә бары тик бер генә тапкыр бирелә торган гомернең кадерен белмичә, башкалар утырткан агачларның әзер җимешен генә ашап, тормышны бизәү өчен берни эшләргә теләмәүчеләр дә бармы? Бар икән - димәк, алар безне аңламаганнар". Соңыннан, драманың иң ахыргы күренешендә, яңадан һәйкәл-каһарманнар телгә килә: "...Ирекнең, гомерегезнең, тормышның һәм кешенең кадерен белегез!" Бу идея Ю. Әминев иҗаты өчен характерлы. Бу уңайдан автор үзе дә А. Гыйләҗев белән бер әңгәмәсендә: "Менә мине "Язылмаган законнар", "Тамырлар" пьесаларының авторы буларак кына таныйлар. Мин үземне "Умырзая чәчәкләре" авторы буларак та белүләрен бик теләр идем", дигән сүзләрне әйтә. +"Умырзая чәчәкләре" - кискен конфликтларга корылган әсәр. Мәсьәләгә сыйнфый караштан якын килеп, драматург авылда бер-берсеннән аерылып торучы ике катлауны укучы алдына бастыра: бер якта - алпавыт улы поручик Давыт Гаянов, авыл мулласы Әхмәдиша, кулак Нуретдин, урман промышленнигы Сәмигулла, сәүдәгәр Малтабар, фельдфебель Кадыйр. Баррикаданың икенче ягында - ярлылар комитеты рәисе Максут һәм аның иптәшләре. Совет чоры әдәбиятына хас булганча, драмада революциягә каршы булган көчләр тискәре планда, дошман сыйфатында күрсәтеләләр. +Конфликт эшчеләргә җибәрү өчен авылда икмәк җыю вакыйгасы тирәсендә төенләнеш ала. Гомерләрен куркыныч астына куеп тырышучы яшь егет һәм кызларның максатлары изге: "Икмәк өчен нигә шул кадәр тартышасыз дисең, Давыт әфәнде. Салам түбәләрен күтәрә алмыйча кыйшайган бу йортлар урынына колач җитмәс тәрәзәләре белән балкып таш йортлар күтәрелсен өчен!.. Гәрәбә бодай кыры өчен... Кешеләр тигез булсын өчен тартышабыз без..." +Вакыйгалар үрелеше белән "Умырзая чәчәкләре" берникадәр дәрәҗәдә Т. Гыйззәтнең "Бишбүләк" драмасын, М. Әмир нең "Хөррият" әсәрен хәтерләтә. Иҗтимагый вакыйгаларга геройларның шәхси язмышлары килеп кушыла. Максут белән Фирүзә арасындагы мәхәббәт хисләре, урта хәлле крестьян Мирсәетнең каршылыклы язмышы, фельдшер Фәһимә белән аның кызы Фәния әсәрне тагын да җанлырак итәләр. Вакыйгаларның гел үсештә бирелүе, персонажларның киеренке шартларга куелуы, сәнгатьчә табигыйлек һәм кыскалык авторның осталыгы турында сөйли. Героик көрәш вакыйгаларын тулырак күрсәтү өчен, драматург шартлы, романтик алымнарга мөрәҗәгать итә: романтик пролог, Җир-ана образы, җыр һәм шигъри сөйләм, чынбарлык һәм хыял. Болар пьесага шигъри яңгыраш бирә, романтик пафос өсти. "Умырзая чәчәкләре"ндә "изге ялган" детале дә уңышлы кулланылган. Канлы сәяси вакыйгалар корбаны булган яшь кыз Фәния үлем алдындагы куркудан һәм көчле яшисе килү теләгеннән чарасыз калган. Ул, гомерен саклап калу өчен, хәтта хыянәткә барырга да риза. Үлем шәүләсеннән югалып калган кызының күңел тынычлыгын саклап тору өчен, әни кеше "изге ялганга" бара: ул йөрәк парәсен коткарырга вәгъдә бирә: +Фәһимә. Олауның кайда икәнен әйтермен. Үзең иптәшләреңә бу хакта бер сүз дә эндәшмә. Рәнҗерләр дә, нәфрәтләнерләр дә. +Фәния. Әнием, хәзер үк, яме? +Фәһимә. Әйе, әйе... Тик башкалар сизмәсен өчен, сине дә куркыткан булып кыланырлар. Максутлар белән бергә атарга да алып чыгарлар, мылтык та төзәрләр. Давыт сине исән калдырырга карар бирсә, мин башыма ак шәлемне бөркәнермен. Башымда ак шәл булса - курыкма, күзләренә туры кара. +Гомеренең соңгы мизгелләрендә генә әлеге ялганга төшенгән кыз әнисен гафу итә, ул, хыянәт хурлыгын тоеп яшәүгә караганда, саф намус белән үлүне артыграк күрә. "Милли драматургиябездә беренче тапкыр һәм уңышлы кулланылган бу образлы деталь бөтен пьесага эчке поэтик мәгънә бирә, автор фикерен эреләндерә, характерларны бөтенәйтә". +Вакыйгаларның зур масштаблы булуы геройлар санына да тәэсир итми калмаган, билгеле. Әсәрдәге персонажларның саны берничә дистәгә җитә. Автор аларның һәркайсын истә калырлык, җанлы, тормышчан характерлар итеп тасвирларга тырышкан. Ярлылар комитеты рәисе Максут һәм авыл мулласы Әхмәдиша образлары аеруча калку итеп сурәтләнгән. Әхмәдиша образын тудырганда, Ю. Әминев персонажның үз-үзен фаш итү алымыннан оста файдалана. Әхмәдиша мулла сердәше ак офицерга менә нинди киңәш бирә: +"Һе, мелла Давыт, миндә коралның кылыч, камчыдан да куәтлесе. Менә ул: "Коръән!" Кылычыңны кылыч белән бәреп төшерерләр. Ә моны туп белән дә ала алмыйсың. Кылыч белән атна буе йөреп тә бер пот икмәк таба алмассың, ә Коръән ятимә хатынның чирле баласына дип сакланган соңгы тавыгын да суйдырыр. Менә нәрсә ул Коръән! Сугыш беткәч, кылычыңны куй да Коръән ал. Көчле дә, бай да булырсың". +Шул рәвешле чор идеологиясе астында авыл мулласы Коръәнне корал дәрәҗәсенә төшергән. Ул мәкерле, хатынын, авылдашларын атарга фатиха бирүче мәрхәмәтсез бер зат буларак тасвир ителә. +"Умырзая чәчәкләре" героик-тарихи драмасы белән әдип укучыны геройларның реаль дөньясына алып керә, аларның эчке рухи дөньяларын күз алдына бастыра. Әсәрдә тарихилык рухы, канлы көрәш вакыйгаларын сурәтләү өстенлек алса да, Ю. Әминевне, барыннан да бигрәк, җанлы кешеләр, аларның шатлык-кайгылары, язмышлары кызыксындыра. Шуңа күрә, пьеса үзәгенә шәхес язмышы, кешелеклелек, кеше бәхете идеяләре куела. +Ю. Әминевнең башка драмаларында да әлеге мәсьәлә ләр игътибардан читтә калмый. Мәхәббәт һәм бәхет мәсьәлә ләренә багышланган "Гөлчәчәк" драмасының конфликты егет белән кыз арасындагы каршылыкларга корылган. Табиблар тормышын яктырткан пьесаның сюжеты шактый гади. Үзәктә табиблар гаиләсендә тәрбиягә алып үстерелгән яшь хирург Гөлчәчәк образы тора. Вакыйгалар барышында без аның тормышы, эше, язмышы белән якыннан танышабыз. Автор үзенең героен кыен хәлләргә куеп сыный. Драманың фабуласы түбән��әгедән гыйбарәт: Гөлчәчәк яшь урманчы Илшатны сөя. Бердәнбер көнне, сөйгәне авырып киткәч, ул язгы пычракларга, салкын сулы елгаларга да карап тормыйча, Илшат янына ашыга: операция ясап, аны үлемнән коткара. Әмма бу батырлык кызга бик кыйммәткә төшә, Гөлчәчәк үзе авырып егыла. Әти-әнисе күрү сәләтен югалту куркынычы янаган кызларын шәһәргә дәваланырга озаталар, ә бу вакытта сәламәтләнеп килүче Илшат, Сөмбел исемле тол хатын белән танышып, сөйгәнен бөтенләй оныта. +Драматургны әлеге драмада кызыксындырган проблемаларның берсе - яманлык һәм җәза мөнәсәбәте. Кеше, тиешле урында җәзасыз калу, гафу ителү нәтиҗәсендә, олы җинаятькә дә килергә мөмкин дигән фикердә торган автор егетне тагын бер тапкыр сыный. Ул кабат авырып китә. Янә операция өстәлендә яткан Илшатның гомерен тиешле группа кан биреп кенә саклап калырга мөмкин. Андый кан очрак лы рәвештә Гөлчәчәк белән Сөмбелдә генә булып чыга. Сөмбел кан бирергә риза булмый, Гөлчәчәк, авыру булуына да карамастан, кан биреп, үзе үк операция ясый. Тик кыз соңыннан Илшатның мәхәббәтен кабул итми: "Җитәр, җитәр инде явызлыкны җиңел генә гафу итәргә! - ди Гөлчәчәк. - Һәр җинаять - сабый күзеннән тамган яшьме ул, яки гаепсез мыскылланган йөрәкме ул - барыбер, гадел һәм мәрхәмәтсез җәзага тартылсын! Бик үтенәм: мине яратсагыз, хәтерегездә тотыгыз, гаепне җәзасыз гафу итмәгез. Бу минем өчен сезнең тарафтан эшләнгән зур яхшылык булыр". +Ю. Әминевнең башлангыч чор иҗатына караган драма булганлыктан, "Гөлчәчәк"тә ясалма урыннар шактый очрый. Ремаркаларның артык күп булуы күзгә ташлана. Илшатка кан кирәк булгач, икесендә дә I А группалы кан булса да, укучы Сөмбелнең кан бирмәячәген дә, Гөлчәчәкнең җиңеп чыгачагын да алдан белеп тора. Нәтиҗәдә, әсәрнең кызыксындыру көче кими, вакыйгалар үстерелеше схематик характер ала. Пьесаның билгеле бер дәрәҗәдә тәнкыйтькә дучар ителүе язучының медицина өлкәсе белән тиешле дәрәҗәдә таныш булмавы белән дә аңлатыла. Мисал өчен, Ш. Хөсәенов әлеге драмага табиб күзлегеннән бәя биргән мәкаләсендә диагноз кую, авыруның характерлы билгеләре, дәвалау моментларына аерым туктала, аларның фәнни нигезләнмәгән булуын искәртә. Аның фикеренчә, хирург Гөлчәчәкнең кылган эш-гамәлләре һәрвакытта да медицина кануннарына туры килеп бетми. Ш. Хөсәенов хәтта әлеге әсәрне "медицина работникларына карикатура" дип атый. +Чыннан да, табигыйлеккә хилафлык, тормыш дөреслегенә туры килеп бетмәү мәгълүм дәрәҗәдә пьесаның тәэсир көчен киметә, идея-эстетик кыйммәтен түбәнәйтә. Әмма Ю. Әминев камиллеккә дәгъва итмәгән бу пьесасы белән дә әдәбиятның төп рухын күзаллавын, дөрес билгеләвен күрсәтә: сүз сәнгатенең төп максаты булган яхшылыкка өндәү, матурлык хисе тәрбияләү, укучыны изге эшкә рухландыру, миһербанлы итү, әхлаксызлык күренешләренә нәфрәт тәрбияләүгә йөз тотып эш итә. +Уңайны раслау, тискәрене фашлау юнәлешен үз иткән драматург, "Минем җинаятем", "Гөлҗәннәтнең җәннәте" драмаларында үзәккә тискәре персонажларны кую аша "әдәп не әдәпсезләрдән өйрәнү" тенденциясен алга сөрә. +1968 елда языла башлап, 1971 елда тәмамланган "Минем җинаятем" драмасында "Язылмаган законнар"да күтәрелгән мәсьәләләр тагын да калкурак куела. Гаиләдә алган тәрбия, әйләнә-тирә мохит йогынтысының кешене нык үзгәртергә сәләтле булуы күрсәтелә. Колхоз юлламасы белән югары белем алырга киткән алдынгы механизатор Әкрамның әкренләп хыянәт-алдау юлына басуын сурәтләү аша автор артык мактауның масаюга китерүен, хәләл көч белән табылмаган акчаның кешене бозу ихтималын ассызыклый. Яшьлеге авыр елларга туры килгән Мәүлиянең "синеке рәхәттә үтсен, бәбекәем" дип биргән акчаларын, хатыны Илүсәнең төп нигезен саткан акчаны, хезмәт хакын, колхоз биргән стипендияне кесәсенә салып, җайлы гына "баеп киткән" Әкрам әнисенең "Син бу дөньяда кунак кына. Укыганда да җаның теләгәнне аша, җаның теләгәнне ки" сүзләрен бик тиз тормышка ашыра башлый. Нәтиҗәдә, җилбәзәк ир институттан куыла, яшь гаилә таркала. Дан-акча артыннан куган Әкрам, бербер артлы үзе уйнаган футбол командаларын алыштырып, иптәшләренең ышанычын югалта, хатынына хыянәт итә. Кешеләргә карата, гаилә әгъзаларына мөнәсәбәттә әлеге герой бик тупас. Әнисенең иркәләү-назлаулары, авылдашларының чамадан тыш кадер-хөрмәт күрсәтеп, масаюга мөмкинлек тудыруы аны үзен генә яратучы, башкалар фикерен санга сукмаучы мәгънәсез кешегә әверелдергән. Дуслык, намус, мәхәббәт кебек хисләр дә бик үк изге түгел аңа. +Тудырган анасын, гаиләсен, туган авылын, дусларын оныткан Әкрамнан әсәрнең ахырында якыннары да ваз кичә, ул гомерлек намус утында януга дучар ителә. Әкрамның ваемсызлыгына, тупаслыгына һәм миһербансызлыгына Илүсә, Вәлиша, Бакый, Гыйлемияләрнең чын күңелдән борчылуын, каршы чыгуын җанлы диалоглар ярдәмендә тасвирлап, драматург кешегә бер генә бирелә торган гомернең кадерен белергә өнди, үкенмәслек итеп яшәргә чакыра. Шул рәвешле, Ю. Әминев тормыш-яшәештә кешенең тоткан урыны һәм төп вазифасы нәрсәдә дигән сорауга җавап эзли. +"Кеше тормышындагы рухи һәм матди байлыкның урыны, роле турында бәхәсләрнең бервакытта да тынып торганы юк. Рәхәт, матур яшәешкә омтылу һәр кешегә хас. Әмма матди байлык кына кешегә тулы канәгатьләнү хисе, бәхет китерми. Акыл һәм хискә ия адәм заты күңел байлыгы, әхлакый сафлыгы, вөҗданы белән матур. Шундыйлар бездә хөрмәт, соклану уята, күңелләрдә саклана", - дип яза Ә. Закирҗанов. "Минем җинаятем" драмасында да конфликт, нигездә, матди байлыкка, акчага мөнәсәбәтле оеша. Җиңел генә акчалы булырга гадәтләнеп киткән Әкрам намуслы хезмәт кешеләре белән каршылыкка керә, шуның нәтиҗәсендә көннән-көн үзенә булган ихтирам-хөрмәтне җуя бара. Әкрамның эгоизмы фонында Илүсәнең олы йөрәкле, чиста вөҗданлы, гадел, тиешле урында һәм тиешле вакытта үз сүзен кистереп әйтә белгән туры сүзле, шул ук вакытта нечкә күңелле кеше булуы бөтен тулылыгында ачыла. Милләтебезгә хас сабырлык, түземлек, чисталык, хезмәт ярату, олыларны ихтирам итү кебек сыйфатлары әлеге геройга хөрмәтне арттыралар. +Драмада авторның симпатиясен казанган бер персонаж бар: ул - кече күңелле, ярдәмчел, гадел Бакый. Бу тип - Ю. Әминевнең иң яраткан типларыннан. "Язылмаган законнар"да Самат, "Гөлҗәннәтнең җәннәте"ндә Гайсә, "Өти балак"та Ситдыйк - холыклары, темпераментлары төрле булуга карамастан, кешелекле, бераз беркатлырак Бакыйга бик нык охшаш геройлар. Шулай да кеше никадәр генә миһербанлы, яхшы күңелле булмасын, ул барыбер җир кешесе булып кала, берәү дә хатадан хали түгел. Ләкин ялгышучыларны гаепләргә ашыкканчы, иң элек аларны аңларга тырышу дөресрәк булыр. Чөнки андыйлар болай да иң гадел хөкемгә - намус хөкеменә дучар ителгән. Ю. Әминев үзенең "Кичеккән тәүбә" драмасында әнә шундый фикерләр үткәрә. Дөрес, автор гаеплеләрне аклау ягында түгел, ул кешенең рухи дөньясына көчле тәэсир ясаучы вакыйгаларны әсәр үзәгенә куеп, укучыны ялгышлардан сакларга омтыла, хаталы адымнарның сәбәпләрен аңларга тырыша. Әлеге әсәре белән драматург, "намус" сүзенең мәгънәсен иҗаты өчен характерлы булган аспектта - гаиләгә, хезмәткә, дуслыкка мөнәсәбәттә түгел, ә үзенчәлекле ракурста - "сафлык" төшенчәсенә бәйләнештә ача, үзенең никах, ирекле мәхәббәт, җенси тотнаксызлык кебек күренешләргә карашын ачык сиздерә. Нечкә күңелле, хыялый, бераз беркатлырак Миләүшәнең беренче елмаюны ук мәхәббәт дип уйлап ялгышуы, нәтиҗәдә, ялган вәгъдәләргә ышанып, сафлыгын җуюы һәм ахырда үз-үзен хөкемгә дучар итүе тасвирланган драмада романтик буяулар ярдәмендә керсез мәхәббәткә дан җырлана. Тик әсәрнең финалында кызның үз-үзенә кул салу күренеше һәм аның үлемен "керсез мәхәббәткә һәйкәл" буларак тәкъдим итү эмоциональлекне арттырудан башка әллә ни файда китерми, киресенчә, тормышчан ситуация ясалмалылык төсмерен ала, табигыйлеккә хилафлык килә. Беренчедән, табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк - кеше гомере белән "шаяру", бигрәк тә үз-үзеңә кул салу берничек тә акланмый торган, алай гына да түгел, ислам дине тарафыннан зур гөнаһ дип саналган гамәлне кылу тиешенчә мотивлаштырылып бетмәгән булса, икенчедән, әлеге гамәлне "һәйкәл" пьедесталына күтәрү бәхәсле фикерләр уята. Дидактик характердагы озын монологлар белән мавыгу да билгеле бер дәрәҗәдә әсәрнең сюжетын таркау итә. Шулай да әлеге җитешсезлекләр драманың төп идеясенә зыян китерә алмыйлар, авторның яшьлек хаталарыннан сакланырга чакыруы, ихлас хисләрне данлавы беренче планда тора. +"Гөлҗәннәтнең җәннәте" пьесасында шәхси тормыш белән иҗтимагый тормышның гармониясе генә кешене бәхет ле итә ала дигән фикер үткәрелә. Жанры ягыннан әлеге пьеса - тормышчан вакыйга-күренешләрдә мәхәббәткә, хез��әткә, яшәү мәгънәсен, бәхет төшенчәләрен аңлауга бәйле җитди каршылыкка нигезләнгән психологик драма. Бәхет темасын яктырткан әсәрдә төп конфликт тормыш-яшәешкә, мәхәббәткә, бәхеткә мөнәсәбәтле карашлар төрлелегенә нигезләнгән. Төп герой Гөлҗәннәт ире, әнисе, сеңлесе, күршеләре, гомумән, янәшәдәгеләр белән каршылыкка керә. Нәтиҗәдә үзенә ни кирәклеген дә аңламыйча буталып беткән герой җан тынычлыгын җуя, күңел борчулары, аеруча дәвамлы булып, вөҗдан газабына әверелә. +Гөлҗәннәтнең гомер юлын тасвир итү аша Ю. Әминев тормышта үз урыныңны табу, яшәү мәгънәсе, хезмәткә дөрес караш, мөнәсәбәт, хаксызлыгыңны белеп тә шуның белән ярак лашып яшәү, саф мәхәббәт һәм аңа лаеклы булу кебек проблемаларны күтәрә. Язучы тормышчан вакыйгаларны мавыктыргыч сюжет аша тәкъдим итә. Әсәрдәге вакыйгалар ике вакыт аралыгында бәян ителә. Драманың пролог өлешендә 18-19 яшьлек егетләрне армиягә озату күренеше сурәтләнә. Кызлар, көтәргә вәгъдә биреп, сөйгәннәре белән саубуллаша. Башкалардан бер баш өстен булу турында хыялланган җилбәзәк Гөлҗәннәт, кинодагы кызларга охшарга тырышып, Хәбиргә бик җиңел генә "биш ел, унбиш ел көтәргә туры килсә дә" көтәргә вәгъдә бирә. Әти-әнисе дә, туганнары да булмаган ятим егет әлеге сүзләргә шикләнеп тә куя, әмма үзе ялганлый белмәгән, "вәгъдә - иман!" сүзләренең асылын аңлаган Хәбирнең сөйгәненә ышанмаска сәбәбе дә юк. Тик Гөлҗән нәт бу сүзләрне ничек тиз әйткән булса, шулай тиз оныта да. Аның хәтта елавы да ихлас түгел, "кызлар ела ганга гына". +Озак та үтми, гомернең һәр мизгеленнән ләззәт алып яшәргә омтылган кыз, вәгъдәсенә кул селтәп, үзе өчен җир өстендә җәннәт төзергә сүз биргән, барлык капризларын да үтәргә риза булган егерме яшькә өлкән колхоз рәисе Лотфуллага тормышка чыга. Вакыйгалар шулай төенләнеш ала. +Драманың икенче өлешендә ун ел үткәннән соң бара торган күренеш тасвир ителә. Гөлҗәннәтнең "җәннәте" инде төзелгән, ул уттай кызу эш өстендә затлы йортында яшьтән сөйгән егете Хәбирнең рәсеменнән күзен дә алмыйча диванда ята. Гөлҗәннәт ун ел буе колхозда да, өйдә дә бармакка бармак та сукмыйча, иренең җилкәсендә, бай җиһазлы йортына сокланып яши. Лотфулланы яратмый, баласы да, дөньяда гаме дә юк, әнисе, бертуган сеңлесе белән дә килешә алмый. Хатын "бик бәхетле булуга караганда аз гына бәхетсез булу яхшырак" икәнлеген дә аңлаган. Лотфулла да "яратмаган кешенең битеңне биткә куеп йокласаң да барыбер яратмавына" төшенгән. Әнисе Мәхдүмәнең кызына биргән бәясе катгый: "Каргап түгел, йөрәгем әрнеп китәм, балам. Яшәмисең, йоклыйсың син. Кайчан да булса бер уянырсың, әмма әрәм узган менә бу минутларны кире кайтара алмассың. Уян. Күзеңне ач та дөньяга кара. Тормыш дулкынланып ага. Ярда калма. Сикер шул дулкыннарга. Теләге булган - йөзәргә өйрәнә, ә йөзә белгән диңгездә батмый. Ә син хәзер тәмле төшләр белән саташа-саташа уяу килеш йоклыйсың". +Яшәү мәгънәсен, тормыш ямен халык хөрмәтендә күргән Сайра исә апасының мең җәннәтенең янәшәдәгеләрнең бер рәхмәтенә дә тормавын әйтә. Хәбир дә Гөлҗәннәтнең гомерен "шалтыравыклар белән бизәлгән җәһәннәм-базда яшәү" дип атый. Драма ясалма кыйммәтләргә, затлы киемгә, мул тормышка алданып, үзен рухи байлыктан, кешеләр хөрмәтеннән мәхрүм иткән Гөлҗәннәтнең "җәннәтендә" ялгыз калуы белән тәмамлана. +Ю. Әминев, әлеге гаилә тормышын чагыштырып бәяләү мөмкинлеге тудыру өчен, әсәргә ярдәмче персонажлар Гайсә белән Мөслимәне керткән. Әлеге образлар гаиләдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең психологиясен тирән аңлату һәм яктырту юнәлешендә шактый кызыклы ачылган. Гайсә һәм Мөслимәнең тышкы матурлыклары һәм эчке рухи гүзәллекләре дә табигый һәм бербөтен. Алар яшәү ямен гаилә тынычлыгында күреп, гомер мәгънәле һәм рәхәт үтсен өчен, иң әүвәл саф мәхәббәт кирәклегенә төшенеп, бәхет өчен эчкерсез, самими мөнәсәбәтләр зарурлыгын аңлап яшиләр. Гайсә белән Мөслимәнең бер-берсенә булган сөю хисе шулкадәр саф һәм ихлас ки, хәтта баласызлыктан җаны әрнегән, күңеле өзгәләнгән Мөслимә, сөйгәне әти булу бәхетенә ирешсен өчен, Гайсәнең, үзен аерып, башкага өйләнүенә дә риза. Әлеге җәһәттән бу персонаж Г. Исхакыйның Остазбикәсен ("Остазбикә"), М. Галәүнең Саҗидәсен ("Болганчык еллар"), С. Батталның Сөбхыен ("Олы юл буйлап") хәтерләтә. Бу яктан Гөлҗәннәт - Мөслимәнең капма-каршысы: +Җәннәт. ...Бала!.. Аны үстерүе читендер. Юындырасы, киендерәсе... Үзеңне карарга вакыт та калмыйдыр. +Драмада кешенең кешелеклелеген сынау өчен кулланылган бер уңышлы әдәби деталь бар. Ул - укучыга Ә. Еникинең "Шаяру" хикәясе аша таныш булган җәдәчләшү. Һәр ике әсәргә дә үзләреннән ике тапкыр диярлек өлкән ир-атка тормышка чыгып, ваемсыз, хөр яшьлеген югалткан, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүче, бай, чибәр ханымнарның, игътибарны үзләренә юнәлтү өчен, егетләр белән җәдәчләшү күренеше кертелгән. Әлеге күренеш Гөлҗәннәт һәм Диләрәнең мәгънәсез эгоистлыгына да ишарәли, аларның күңел бушлыгын тоемларга, рухи халәтләрен аңларга да ярдәм итә. "Оттыручы отучының бер теләген үтәү" шартына бәхәсләшкән геройлар оттыручы егетләрне иң кадерле әйберләреннән - сөйгәннәренә дип алган яулыктан мәхрүм итәләр. Ә. Еники, геройларның төрле бәйләнеш-мөнәсәбәтләр җирлегендә туган күңел хәрәкәтләрен, дөньяны философик аңлауларын үзенчәлекле сурәтләүче сүз остасы буларак, Диләрәнең күңел халәтен тасвир итүдә геройның эчке кичерешләрен автор сөйләме белән бергә үреп бирү алымына мөрәҗәгать итә: "...Барысы да бар кебек - байлык та, яшьлек тә, хөрлек тә - ләкин берүзе генә ул. Алар белән нишләсен?", "Нигәдер, ни сәбәптәндер, аның хәтта яшь буласы, ваемсыз шат буласы, әле бер ни дә үтмәгән, барысы да - мәхәббәте дә, бәхете дә - алда булачак дип ышанасы һәм әнә шул яшьләр шикелле, юк кына нәрсәдән дә куаныч табып, хыялланып, өметләнеп яшисе килә". +"Гөлҗәннәтнең җәннәте"ндә исә үзәк геройның күңел халәте кискен хәрәкәтләр аша күрсәтелә: Гөлҗәннәт әле кычкырып көлеп җибәрә, әле яулыкка ут төртергә тели, әле өстәлне кыйный. +Һәр ике әсәрдә дә ханымнар урынсыз шаярулары белән күңел бушлыгын тутырырга теләсәләр дә, бу гамәлләр кешелек кыйммәтен җуйганнан җуя бару, янәшәдәгеләрнең күңелен кайтарудан башка нәтиҗәләргә китерми. Шул рәвешчә, Ю. Әминев үзәк герой Гөлҗәннәтнең яшәешкә, тормышка мөнәсәбәтен бер мизгелдә генә түгел, ә ун ел гомерне үз эченә алган вакыт аралыгындагы вакыйгаларны бәян итү аша билгеләргә омтыла. Күңел җылысы белән сугарылган бу әсәрендә дә автор сөйгәнеңә, якыннарыңа, тормышка мәхәббәт әхлаклылык, намуслы хезмәт төшенчәләреннән аерылгысыз дигән фикер үткәрә, укучыны гомерлек борчугазапка салучы яшьлек хаталарыннан сакланырга чакыра. Гомумкешелек кыйммәтләре тип дәрәҗәсенә күтәрелгән образ-характерлар аша ачыла. Пьесадагы вакыйгаларда яхшылык, изгелек, намуслылык һәм хезмәт сөю, хәтта туганлык, якынлык җепләреннән дә өстенрәк куела. +"Совет чоры әдәбияты дигән күренеш бар, яши һәм яшәячәк. Дөрес, аның зур-зур кимчелекләре дә, үсеш авырлыклары да булган. Бүгенге югарылыктан аларны күрү һәм тәнкыйтьләү җиңел. Ләкин һәр нәрсәне шул вакытлардагы шартлардан, сәяси, идеологик һәм эстетик нормалардан чыгып аңларга тырышырга һәм бәяләргә кирәк", - дип яза А. Әхмәдуллин. Әлеге фикерләрне исәпкә алып эш итү социалистик реализм методы кысаларында иҗат иткән Ю. Әминев пьесаларын объектив бәяләргә мөмкинлек бирә. Әсәрләргә совет идеологиясе үз эзен салса да, драматург, замандашлары производство темасы, фән-техника казанышлары, планны арттырып үтәү мәсьәләләре белән мавыккан чорда да кешенең рухи дөньясын яктыртудан читләшми, кешене шәхес иткән билге-сыйфатларны эзли һәм таба, шуларны олылый. Билгеле, әлеге драмалар идеаль тормыш төзүгә ышаныч-өмет, шәхес һәм коллектив мәнфәгатьләренең кушылып-аралашып китүе кебек күренешләрдән, күмәкчелек рухыннан азат түгел. Шулай да Ю. Әминевнең иҗат концепциясе, заман таләп иткән идеяләрне алга сөрүдән бигрәк, классик сәнгать тарафыннан расланган гуманизм традицияләрен үз эченә ала, характерлар һәм гамәлләр каршылыгын әхлакый аспектта яктыртуга өстенлек бирә. Драмаларда, гадәттә, тасвир ителгән вакыйгаларга автор бәясе ачык сиземләнә: күңел бушлыгы, башкаларны аңларга теләмәү, җаваплылык хисеннән мәхрүмлек кебек сыйфатлары өчен, вакытында үзенең кешелек вазифасын аңламаса, гаилә, дуслык, мәхәббәт кебек изге төшенчәләрне кабул итмәсә, кешене гомерлек вөҗдан газабы көтә. Дөрес, әлеге идеяне укучыга җиткерүдә беркадәр дидактизм өстенлек итә. Драмаларда үгет-нәсыйхәт рухындагы репликалар шактый. +Тормышта гармония эзләүче драматург, геройның үзүзе белән көрәшеп, алга хәрәкәт итәргә комачаулаучы эчке каршылык-киртәне җиңүен күрсәтү аша, кешеләрнең рухи бердәмлеге мәсьәләсенә, шәхес эволюциясенә, сайлау мотивына игътибар юнәлтә. "Умырзая чәчәкләре"ндә геройларга яшәү белән үлем, тугрылык белән хыянәт арасында сайларга туры килсә, "Гөлҗәннәтнең җәннәте", "Минем җинаятем" драмаларында үзәк геройлар Әкрам, Гөлҗәннәт халык хөрмәтенә караганда дан-шөһрәт, мал-байлыкны өстенрәк күрә. "Гөлчәчәк", "Кичеккән тәүбә", "Минем җинаятем" пьесаларында исә Гөлчәчәк, Миләүшә, Илүсә тапланган сөю, хыянәт күренешләренә мөнәсәбәтле сайлау алды ситуациясенә куела. +Персонажны сайлау алды ситуациясенә кую, игътибарны аның фикер-гамәл логикасына юнәлтү геройларның күңел дөнья сына үтеп керү мөмкинлеге тудыра. Ю. Әминев драмаларының тәэсир көче сурәтләүдәге психологик тирәнлек белән дә аңлатыла. Каршылыклы хис-кичерешләрнең бербөтен процесс буларак тасвирлануы, конкрет нәтиҗәгә, фикергә, гамәлгә алып килгән хәрәкәтнең сәбәбе ачык күрсәтелү, шул хәрәкәтнең һәр борылышы җентекләп сурәтләнү кешенең рухи дөньясын язучының тирәнтен аңлавын күрсәтә. "Кеше күңеленең нечкәлекләрен белеп язу - иң авыры. Бу авыр һәм мактаулы хезмәтнең бер өлешен драматургиядә Юныс ага Әминев башкара", - дип яза Т. Миңнуллин бер мәкаләсендә һәм шунда ук әдип сүзләренең күңелне тырнамавын, яраламавын, ә чын-чынлап оялтуын билгеләп үтә. Язучы ның әлеге юнәлештәге эшчәнлеген Мансур ВәлиБарҗылы "чынбарлыктагы җанлы, тере кешегә якынаю, аның күңел төпкелләренә эчкәрәк үтеп керергә тырышу, катлаулы рухи-эмоциональ тормыш белән яшәүче замандаш йөрә генең чын һәм ихлас юлдашы булырга омтылу" дип бәяли. +Ю. Әминев драмаларында, әхлак мәсьәләләре белән беррәттән, социаль мотивлар да яңгыраш ала. Бу, бер яктан, шул чорда хөкем сөргән коммунистик идеаллар тәэсире белән аңлатылса, икенче яктан, шәхси карашларының гуманлылыгына бәйле. Ул кешеләрнең бәхетен, матур тормышны бары бергәлектә, бердәмлектә генә күзаллый, күңеле, йөрәге башка юлларны, социаль тигезсезлекне кабул итә алмый. "Умырзая чәчәкләре", "Гөлҗәннәтнең җәннәте" драмаларында әлеге фикерләр образлы, тәэсирле гәүдәләнеш ала. +Ю. Әминев драмалары аз санлы булса да, тематик төрлелеге белән аерылып тора. Тарихи вакыйгаларга мөрәҗәгать итү ("Умырзая чәчәкләре"), табиблар тормышын яктырту ("Гөлчәчәк"), яшьлек һәм мәхәббәт темасы ("Кичеккән тәүбә"), әхлак темасы ("Язылмаган законнар", "Минем җинаятем", "Гөлҗәннәтнең җәннәте") авторның дөньяга карашының киңлеген күрсәтә. Ул драманың көнкүреш, психологик, героик-тарихи төрләрендә эшли. Кайсы гына әсәрне алсаң да, аларда күтәрелгән проблемалар, нигездә, гаилә эчендә барган вакыйгаларны сурәтләү аша хәл ителә. Бары "Умырзая чәчәкләре" драмасы гына эпик киңлеге белән аерылып тора. Драмаларны кешегә шәхес итеп карау, аны аңларга чакыру идеясе берләштерә. Автор заман билгеләрен, чорга хас үзенчәлекләрне эволюцион үзгәрештә ��урәтли, буыннар бәйләнеше, җитди, әхлакый мәсьәләләр, милли традицияләр яшәеше кебек мөһим проблемалар куя. Язучы үзен драмаларында җәмгыятьтәге үзгәрешләрне ачык сиземләүче, аларга үз мөнәсәбәте булган һәртөрле әхлаксызлыкны, битарафлыкны кабул итмәүче иҗатчы буларак таныта. "Әдәпне әдәпсезләрдән өйрәнү" тенденциясен яклау социаль күренешләрнең дә асылын ачу, чорның иҗтимагыйсоциаль йөзен күзаллау мөмкинлеге тудыра ("Минем җинаятем", "Гөлҗәннәтнең җәннәте"). Кайбер пьесалар әдәби эшләнеше ягыннан, сәнгатьчәлек җәһәтеннән бик үк камил булмасалар да, сүз сәнгатенең төп кануны булган саф әхлак һәм сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүгә тугрылыгы ягыннан игъти барга лаек. +"Язылмаган законнар" драмасында +мораль-әхлак проблемасының хәл ителеше +Язылмаган законнар... Бөек акыл иясе Аристотель хезмәтләрендә үк һәр халык өчен аерым булган, язылган һәм язылмаган формада яшәргә мөмкин "шәхси законнар" барлыгы турындагы фикер әйтелә. Ягъни юридик законнар формасын алган хокук нормаларыннан аермалы буларак, әхлак нормалары тулысынча язылмаган-теркәлмәгән, алар халык аңында яшиләр, халык фикере көче белән сакланалар. Тикмәгә генә немец философы И. Кант: "Дөньядагы ике әйбер турында күпме ешрак һәм озаграк уйласак, җанны шулкадәр көчлерәк гаҗәпләнү һәм рәхәтлек хисе били. Болар - йолдызлы күк йөзе һәм минем үземдәге мораль закон" димәгән. +Бүгенге көндә дә "язылмаган законнар" төшенчәсен турыдан-туры халыкның әдәп-әхлак "кодексына" мөнәсәбәттә куллану кабул ителгән. "...Кешелек дөньясы язылмаган законнар буенча гына яшәп үзен-үзе саклый ала. Язылмаган законнар буенча яши белмәгәннәр өчен генә язылган законнар дөньяга килә", - дип яза Т. Миңнуллин һәм "Илгизәр плюс Вера" пьесасында аксакал ил карты Нурхәмәт авызыннан түбәндәге сүзләрне әйттерә: "Кешеләрне язылган законнар түгел, язылмаган законнар кеше итеп тота. Язылмаган законнарны бозсалар, кешеләр звиргә әйләнәләр". +Танылган фольклорчы Х. Мәхмүтов әлеге төшенчә белән элек-электән үк кешеләрдә туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага хөрмәт-итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык һәм пөхтәлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килүче халык авыз иҗатын атый. +Төп иҗади кыйбласы "кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләр өчен җан ату, миһербанлылыкны, тугрылыкны, намус аклыгын данлау, туганлык җепләренең ныклыгын, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең изге һәм пакь булырга тиешлеген аклау, ягъни язылмаган кыйммәтле кагыйдәләрне алга сөрү" булган Ю. Әминевкә беренче зур уңышны алып килгән, театр дөньясына киң юл ачкан әсәрнең "Язылмаган законнар" дип аталуы очраклы түгел. +Әлеге драмасы белән Ю. Әминев театр сәхнәсе югарылыгыннан түбәндәге фикерне җиткерә: "Һәркем беркайда да язылып куелмаган, әмма халык күңелендә, милләт язмышында яшәп килгән законнарга да буйсына. Буйсынырга тиеш! Шунда гына җәмгыять алга бара ала, тереклек дәвам итәчәк, кешелек тәрәккый итәчәк". +Пьесада Иж буенда урнашкан гап-гади бер татар авылының гап-гади кешеләре сурәтләнсә дә, күтәрелгән мәсьәләләр шактый катлаулы, күпләрне уйланырга мәҗбүр итә, фәлсәфи фикергә этәрә. Әсәрнең үзәгенә куелган әхлакый проблема кешеләрнең бер-берсенә, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре, хезмәтнең кешегә тәэсире кебек мәсьәләләрне тикшерү яктылыгында хәл ителә. +Авылның мактаулы тракторчы егете Шәйхенур белән төскә-биткә чибәр, эшкә уңган савымчы кызы Фәридә тормыш корып җибәрәләр. "Бәхетләре ташып тора, яраткан кешеләре янәшәдә, җанга якын эшләре бар, йорт дисәң, йортлары менә дигән, азык запасы уйламыйча 3 елга җитәрлек, кием-салым сандыкка сыймый". (73 б.) Шәйхенур, хатынының җәмәгать эшләренә күп көч һәм вакыт бирүен сылтау итеп, канәгатьсезлек белдерә башлый, ире өчен болай да җанын да кызганмаган Фәридәсенең гомерен бары тик аңа гына багышлавын таләп итә. Аның фикеренчә, ашарга-э чәргә мул булып, сөйгәне гел янәшәсендә булса, хатын-к ызга башка берни кирәкми. Тормыш мәгънәсен яраткан эшендә күргән, "минем хезмәтем - минем намусым" сүзләренә тугры Фәридә "ә иптәшләр, халык ни әйтер?" дигән соравына каршы "синең иптәшләр белән яшисең юк, син минем белән гомер итәсе кеше" дигән кискен җавап ишетә. Изге күңелле, олы җанлы Фәридә сөйгәненең тупас мөгамәләсен авыр кичерсә дә, җәмәгать эшләреннән, җанга якын хезмәтеннән баш тартмый. Әмма мин-минлекле Шәйхенур Фәридәдән үч алыр га була: акыллы, сабыр холыклы, уңган хуҗабикәнең урынын күбәләктәй көяз, җилбәзәк Назлыбикә били, яшь гаилә җимерелә. +Ю. Әминев бүгенге көндә дә еш күзәтелә торган гаилә тотрыксызлыгы проблемасының сәбәпләрен тирәннән эзли, "Язылмаган законнар"да Шәйхенурны гына гаепләү юлыннан китми, вакыйгаларны мотивлаштырып бирә. Автор фикеренчә, көнозын фермада эшләп, кичләрен җыелыш- утырышларда үткәрүче Фәридәне дә тулысынча аклау дөрес түгел. +Җәмәгать эшләрен җигелеп тартучы хатын тормышта да бөтен нәрсәгә үзе өлгерергә тырышып ялгыша, һәрнәрсәнең чиге-чамасы була дигән яшәеш канунына кул селтәп, үзенә артык күп йөкләмә ала. Бу, бигрәк тә, Шәйхенурга мөнәсәбәтендә ачык күренә. Иренең дорфа мөнәсәбәтенә күз йому, үз бәхете өчен көрәшмәү гаиләнең таркалуына китерә. Фәри дәнең әтисе әлеге хәлнең асылына төшенергә тырыша: +Фазыл. Гаепнең Шәйхенурда гына булуы мөмкин түгел. Фәридәнең үзендә дә, бездә дә гаеп юк микән? ...Кызыбызны җиленә дә, давылына да сыгылмаслык нык итеп үстерә алмадыкмы әллә? Габдри кызы Сараны ал, юлдан язган адәм актыгын да кеше итте бит. Ә безнең кызыбыз авылның мактаулы егетен дә кулында тота алмады. (104 б.) +Фазыл сүзләреннән күренгәнчә, кешенең тормышта үзүзен тотышы, кылган эш-гамәлләре гаиләдә алган тәрбия белән турыдан-туры бәйле, бала оясында ни күрсә, очканда шул була. Автор әлеге фикернең хаклыгын әсәрдәге гаиләләр мисалында күрсәтә. Бер-берсенә терәк булып, олы мәхәббәт белән гомер кичерүче тырыш, акыллы гаиләдә тәрбияләнгән Фәридә кешеләрне яхшы итеп кенә күрергә гадәтләнгән. Атаана аның өчен изге, сөйгәнен югалту кайгысын кичергәндә дә ул, үзеннән бигрәк, әти-әнисе өчен борчыла: +Фәридә. Әти, әни... Алар мине кечкенә вакытларымда төннәр йокламыйча бакканнардыр. Йокым тыныч булсын өчен, аяк очларына гына басып йөргәннәрдер. Кызыбыз үсәр, куанычыбыз булыр, шатлык китерер дип өметләнгәннәрдер. Ә мин аларга кайгы-хәсрәттән башка нәрсә китердем соң? (105 б.) +Фәридәнең кайнанасы Хөббиҗамалга мөнәсәбәте дә үрнәк булырлык: ул "әнкәй" дип өзелеп тора, ачык йөзен, тәмле телен кызганмый. Тормышта үз урынын тапкан кызларына әтисе Фазыл, әнисе Җәмилә хәзер дә, киңәшләре белән ярдәм итеп, ялгыш адымнардан сакларга тырышалар. +Исемнәре җисемнәренә туры килүче Майлыбикә белән Назлыбикәнең яшәү принциплары бөтенләй башка. Үткәне шактый караңгы булган Майлыбикәнең кызы, билгеле, агачыннан ерак төшмәгән. Майлыбикәдәге хәйләкәрлек, заманга яраклаша белү сәләте күпләрне хәйран калдырырлык. "Их, заманалар!.. Мин әткәңә тормышка чыкканда аның кызыл малы гына да 20 йөк иде. Төмәннән Чиләбегә хәтле безне танымаган кеше булмады. Тройка җигелгән йомшак фәйтунда кош кебек очканда уңда да, сулда да баш иеп, бүрек салып калалар иде", - дип искә ала ул. Дөньяда үзгәрешләр башлангач, бу гаилә сизгерлеген тагын да арттырган: тиз арада мал-мөлкәтләрен сатып, акчага әйләндергән, "тумыштан ук көтүчеләр" дигән ялган белешмәне кулга төшереп, кабат җылы урынга урнашкан. Әтиләренең хөкем ителүе, тиешле җәзасын алуы да Майлыбикә белән Назлыбикәгә сабак булмаган. Аларның бүгенге көндәге бердәнбер максаты: Назлы бикәгә, үз сүзләре белән әйткәндә, "йорты, мунчасы, сыеры, сарыгы, бәрәңгесе, икмәге, яшелчәсе, суганы" булган "бай" кияү табу, шуның исәбенә көн күрү. Шәйхенур белән Фәридә арасыннан "кара мәче йөгереп узганны" сизеп алган Назлыбикә шунда ук үзенең мәкерле планнарын тормышка ашыру эшенә керешә, оста итеп гаиләнең нигезен какшата, тиздән теләгенә дә ирешә. Автор "культуралы тормышка омтылучы" Назлыбикәнең барлык кешелеклелек сыйфатларыннан да мәхрүм булуын күрсәтә: эш мәсьәләсенә килгәндә, фельдшерның "законы үз кулында, теләсә унда кайта, теләмәсә бөтенләй бармый", йөрәк авырулы кайнанасын асрауга әйләндерә, "вак-төяк йорт эшләрен дә карамагач, сине нәрсәгә дип асрыйм мин?" дип кенә җикеренә, ә ире Шәйхенур, аның өчен - акча табучы "утын агачы". +Ю. Әминев ана белән кызның чын йөзен ачу, әлеге персонажларга үз мөнәсәбәтен белдерү өчен, гипербола алымына мөрәҗәгать итә. Бер айда 20 тавыкны "йоту", эчәкләрен алмыйча тавык шулпасы пешерү кебек мәзәкчел ситуацияләр ярдәмендә драматург, татар фольклоры традицияләрен дәвам итеп, ялкау килен, комсыз хатынны халык хөкеменә тапшыра. +Назлыбикә нәкъ Шәйхенур теләгән хатын булып чыга: ул ире эшләп тапкан акчага канәгать, үзе эшләргә, бакча, терлекләр белән мәшәкатьләнергә теләми. Хатынның "баткаклыгы" Шәйхенурны да көннән-көн тирәнгәрәк сөйри, күңел күзен томалый. Заманында күпләргә үрнәк булган тракторчының хезмәт күрсәткечләре түбәнгә тәгәри, гаиләдәге мөнәсәбәтләр кискенләшкәннән-кискенләшә, дус-ишләр белән аралар ерагая. Әнисе Хөббиҗамал өчен ул - гомерлек җан ярасы, йөрәк җәрәхәте, югыйсә кайсы хатын-кыз үз баласына, ана өчен иң авыр мизгелләрне кичереп, "син туганчы ук үзем үлмәгәнемә үкенәм" дигән сүзләрне әйтер иде. Төн йокыларын калдырып, зур өметләр баглап үстергән бердәнбер улыннан картлыгында кадер-хөрмәт күрергә хыялланган авыру ананың бер сүзгә дә хокукы булмаган асрау хәленә төшүе, килене Назлыбикә тарафыннан "әрәмтамак" дигән хурлыклы исем тагылу, намуссыз улының бу хәлләргә битарафлыгы һәм, ниһаять, Хөббиҗамалның вакытсыз үлеме укучыны тетрәндерерлек тормышчанлык, хисләр муллыгы белән тасвирлана. +Намуссыз малае аркасында урамга чыгарга, кеше күзенә күренергә оялып яшәгән изге җанлы Хөббиҗамалның Шәйхенурга карата хөкеме катгый: "...Намуссыз син. Башың ны читкә борып кына хөкемнән котыла алмассың... синең мондый җинаятең өчен язылмаган законнар буенча хөкем итәрләр. Хөкем каты булыр. Сезгә беркемнән дә мәрхәмәт, шәфкать булмас". +Ата-ананың бәхиллеге - татар халкында тирән мәгънәгә ия төшенчә. Әти-әнисе бәхиллеген алган кеше генә рәхәт күрә, бәхетле гомер кичерә, ди халык. Ә Хөббиҗамал фани дөньядан бакый дөньяга малаена карата үпкә-рәнҗеш белән күчә. Күңеле әрнүле уйлар белән мөлдерәмә, җанын бер баласын да кеше итә алмау турындагы үкенеч газаплаган ананың соңгы сүзе тетрәндергеч көчкә ия: +Хөббиҗамал. Рәхмәт, улым, әниеңне зурладың... Мин сине куенымда үстердем, ә син... +Шәйхенур. Әнкәем, гафу ит, кичер мине. +Хөббиҗамал. Зарар юк, зарар юк. Ләкин шуны хәтереңнән чыгарма: синең балаң минем балам кебек булмасын. (103 б.) +Әни кешенең әрнү-үкенеч тулы сүзләре, баладан өмет өзү мотивы киң яңгыраш алу ягыннан "Язылмаган законнар" Ш. Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" ("Әни килде") драмасы белән аваздаш. Әлеге әсәрдә дә балаларына яшәү бүләк иткән, бар җан җылысын биргән авыру Ана соңгы көннәрендә "артык кашык"ка әверелә, аеруча аны улы Исламның мөнәсәбәте рәнҗетә. +"Бала жәл була шул ул, - ди Ана. - Егерме беренче елның көзендә балалар арасында тамак чире чыкты, минем дә бер балама йокты. Укымаган дога, ясатмаган им-том калмады. Бу бала кеше булачак түгел, кәфенлек әзерлә, диде абыстай. Эт тә чыкмаслык бер кичтә баламны төреп күтәрдем дә авылдан илле чакрымдагы Тәтеш больнисына киттем. Мин барып җиткәнче таң атты. Больниска барып керсәм - бөтен больнисларына бер сестра. Күм-күмгәк булган баламны ачып кына карады да, бу баланың җаны чыгасы гына калган, ярдәм күрсәтүдән узган, диде. Синең балаңда дифтерий, кара аны, бер җиргә дә кермә, югыйсә башкаларга да дифтерий ияртерсең! - дип кычкырып калды. Нишләргә? Баламның суына башлаган гәүдәсен күкрәгемә кыстым да кайтырга чыктым. Каршыга ачы җил исә, өскә юеш кар ява, аяк асты бозлавык. Кайта-кайта аягымдагы оек-чабатам тузып төште, аяк табаннарым суелып канга батты... Ярты юлга җиткәч, балам гаргарәгә килде. Ичмасам, җир-әнкәнең куенында үлсен инде, дип, башымдагы шәлемне салдым да, бозга җәеп, баламны шунда куйдым. Ә балам көчкә тын ала. Бу авырудан шулай буылып үлгәнне күргәнем бар иде. Нишләп болай авыр сулый соң бу бала, әллә тын юлына берәр нәрсә кергәнме? - дип авызын ачып карасам - авызы тулы лайла! Менә ни өчен!.. Аптырагач, баламның авызына авызымны куйдым да шул лайланы суырдым. Ничек өйгә кайтып җиткәнемне белмим. Үпкәм кабарудан савыга башлап, аңыма килгәндә, балам инде йөгереп йөри иде! +...Башка балаларыма бер генә тапкыр яшәү бирсәм, аңа мин ике тапкыр тормыш бүләк иттем. Шуңа ул шулай яхшы булып чыкты. Тугач та мендәр каплап үтерәсе нәрсә!.. +...Ул инде минем өчен күптән мәет. Аналар өчен балалар шулай. Кайберәүләре вафат булсалар да, мәңге исән, чөнки алар намус белән үлгән булалар. Кайберләре икмәк черетеп яшәсәләр дә - мәет". +Һәр ике әсәрдә дә Ана сүзләре рәнҗеш-үпкә белән тулы, үкенү дә, өметсезлек тә чагыла аларда. Авторлар тарафыннан укучы күңелендә сабыр, түзем Аналарга мәдхия укыла. +Татар әдәбияты өчен традицион булган аналар һәм балалар темасы күтәрелү ягыннан пьеса Ә. Еникинең соңрак иҗат ителгән "Әйтелмәгән васыять", А. Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән", Ф. Садриевның "Таң җиле" әсәрләре белән дә аваздаш. Әлеге әсәрләрдә Акъәбиләргә дан җырлану, аналар рухына баш ию белән беррәттән, замана шаукымына ияреп, әти-әнисен, гомумән, милли традицияләрне оныткан, матур гадәтләрдән ваз кичкән балалар тәнкыйтьләнә. Шул ук вакытта бар гаеп әйләнә-тирә мохиткә генә кайтарылып калмыйча, әти-әнинең балага тәрбия бирү мәсьәләсе дә калку күтәрелә, билгеле бер дәрәҗәдә аларның да гаепле булуы турындагы фикер үткәрелә. Балада күркәм холык тәрбияләү, җәмгыятькә файдалы кеше итеп үстерү - иң беренче чиратта, ата-ананың бурычы, чөнки бар җаваплылык алар өстендә. Баласы нинди дә булса уңышка ирешә икән, бу - иң элек әти-әнисенең казанышы, йөз аклыгы, киресенчә булганда да, шулай ук, иң элек ата-ана исеменә тап төшә. Ю. Әминев тә драмада Шәйхенурның түбәнлеккә төшүендә әнисе Хөббиҗамалның да күпмедер гаебе булуын күрсәтә. +Кешеләрне ихлас яратучы, аларда иң элек уңай кешелеклелек сыйфатларын күрергә теләгән олы җанлы Ю. Әминев хаталанган геройларын да аяусыз вакыт агымында, тормыш каршылыклары алдында ярдәм-таянычсыз калдыра алмый, һәр мизгелдә үзен алар өчен җаваплы итеп тоя, һәр ялгыш адымнары өчен җаны-тәне белән борчыла. Драматург "Язылмаган законнар"да да Шәйхенурны кискен тәнкыйтьләү юлына басудан бигрәк, әлеге хаталы адымнарның сәбәбен эзли, асылына төшенергә, вакыйгаларга, геройларга объектив бәя бирергә омтыла. +Б.О. Корман билгеләп үткәнчә, автор үз позициясен а) әсәр дәге аерым өлешләрне урнаштыру һәм б) хәрәкәт итүче затларның сөйләме аша тәкъдим итәргә мөмкин. Ю. Әминев әсәрдә үзенең идея-әхлакый позициясен чагылдыруда икенче ысулга өстенлек бирә. Авторның вакыйгаларга мөнәсәбәтен, карашын ачыклау өчен, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, ихтирамга лаеклы Фазыл репликаларына игътибарлы булу кирәк. Аның тирән фәлсәфи мәгънәгә ия һәр сүзе, һәр фикере автор бәясе буларак яңгырый, автор позициясен ачык чагылдыра. Киявенең тормыш баткаклыгына чумуына җаны әрнегән Фазыл "кеше харап була бит, кеше" дип өзгәләнә, чын күңеленнән Шәйхенурның кабат аякка басуын тели, өметсезлеккә бирелгән кызы Фәридәне хаталы адым ясаудан саклап кала. +Г.Ф. Ващенко авторның идея-әхлакый позициясен ачуда драма әсәрләрендә конфликтка нокта куела торган иң соңгы күренешнең аеруча мөһим булуын ассызыклый, нәкъ шушы урында автор персонажларга үз мөнәсәбәтен ачыктан-ачык белдерә дип саный. Бу җәһәттән караганда да, Ю. Әминев үз карашларын җиткерү вазифасын Фазылга йөкли: әлеге герой, Фәридә белән Шәйхенурның саф, матур, бәхетле тормыш кичерүләрен теләп, оныгы Алмазны әтисе кулына тапшыра. Шул рәвешчә, автор җилбәзәклеге, ялгышлары өчен язылмаган кырыс тормыш законнары буенча хөкем ителгән, авыр намус газапларына тартылган Шәйхенурның үз хаталарын тануын күрсәтә, укучы күңелендә ул чын мәгънәсендә кеше исеменә тап төшермичә, аны горур йөртергә сәләтле шәхескә әверелер дигән өмет уята. Тиешле җәзасын алган иргә драматург ышаныч баглый, үз ялгышлары аша төзәлүче Шәйхенур хатыны Фәридә һәм улы янәшәсендә тигез, бәхетле тормышта яшәр дигән фикер үткәрә. +Драмада шәхес һәм коллектив мөнәсәбәтләрен яктыртуга да шактый урын бирелгән. Ю. Әминев әлеге әсәрендә дә үзенең иҗат принцибына тугры калган: характерларны тулы ачу өчен, геройларның гаиләдә үз-үзләрен тотышын тасвир итү белән беррәттән, дуслар, хезмәттәшләр арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләүгә дә игътибарын юнәлткән. Автор әсәргә бригадир Хатыйп, фельдшер кыз Әминә, колхозчы яшьләр Самат һәм Былбыл образларын керткән. Язылмаган законнарның кырыс хөкеменә тартылып, гомерлек вөҗдан газабына дучар ителгән Шәйхенурга, тормыш лабиринтында адашып, үз-үзенә урын тапмыйча, урталыкта торган вакытта янәшәдәгеләр кул сузмаса, ул, нәкъ Былбыл әйткәнчә, "тормыш төбенә тәгәрәп исләнә башламас иде"ме икән? Шәйхенурның кылган эш-гамәлләре күңелдә ачу уятса да, күпләр тәнкыйть уты яудыру белән генә чикләнгән вакытта, Хатыйп үзе "дөммә-дөм сукыр" дип аталган дустын аяусыз язмыш кочагында ташлап калдырырга теләми, аның күзләрен ачарга, уңай сыйфатларын табып, шуларны башкаларга да күрсәтергә омтыла. Чөнки тормыш сикәлтәләрендә абынган кешегә үз хаталарын төзәтү мөмкинлеге бирү, дөрес юнәлеш күрсәтү - дуслар-хезмәттәшләрнең изге бурычы. Ю. Әминев төп фикерне Фәридә авызыннан әйттерә: +Фәридә. ...Кеше үзе яхшы чакта аның дуслары күп була. Начар чакта да дус итә белергә кирәк. (110 б.) +"Язылмаган законнар" - тормышчан вакыйгакүренешләрдә мәхәббәт, хезмәт, яшәү мәгънәсе, бәхет төшенчәләрен аңлауга бәйле җитди каршылыкка нигезләнгән драма. Әсәрдә саф сөю, аның матурлыгы, җаваплылык хисе белән бәйле булуы, тормышта үз урыныңны табу, бәхет ле булу һәм яшәү мәгънәсе, хезмәткә мөнәсәбәт кебек мәсьәләләр киң яңгыраш ала. Драматург сөйгәнеңә, якыннарыңа мәхәббәт әхлаклылык, намуслы хезмәт төшенчәләреннән аерылгысыз, кешене гомерлек борчу-газапларга салучы яшьлек хаталарыннан сакланырга кирәк дигән идея үткәрә. Гомум кешелек кыйммәтләре тип дәрәҗәсенә күтәрелгән Фә ридә, Шәйхенур, Назлыбикә образ- характерлары аша ачыла. +Әсәрдә үзәк герой Шәйхенур хатыны, әнисе, дуслары һәм, ниһаять, үз-үзе белән конфликтка керә. Әлеге эчке конфликтлар бер фокуска туплану нигезендә бербөтен тышкы конфликт оеша: гомумкабул ителгән, кеше тормышында гаять мөһим урын биләгән әхлакый кыйммәтләр реаль чынбарлыктагы әхлаксызлык күренешләре белән йөзгә-йөз бәрелешә, каршылыкка керә. +Ю. Әминев психологик монологлар ярдәмендә геройларның каршылыклы эчке дөньяларын гәүдәләндерүгә ирешә, җанлы, үткен, җор телле диалоглар, эчке мәгънәгә бай гыйбарәләр күңел пакьлеген, шәхеснең катлаулы үсеш процессын чагылдыруга юнәлтелгән. +Автор геройларыннан бер генә яңгыравыклы гомуми сүз дә сөйләтми, аның сәхнә персонажлары җаннарында айкалып туган фаҗигале сүзләрне генә әйтеп бирәләр. Алар күңел түренә үк үтеп керә, кайнар теләктәшлек яисә кискен нәфрәт уята. "Язылмаган законнар"дагы ирсез бала үстерүче Фәридәнең монологы шундыйлардан: +Фәридә. Онытырга? Үткәннәрнеме?.. Юк, юк. Яхшы хәтерлим. Сез Назлыбикә белән калдыгыз. Кайгыдан башымны түбән иеп, кайнар күз яшьләренә буыла-буыла чыгып киттем мин сездән. Бәлки, ул ялгышкандыр, уйларыннан кире кайтыр, мине яңадан үз янына чакырыр дип, соңгы өмет белән салкын капка баганасына сөялеп, сезне озак, бик озак көттем. Иң якын, иң яраткан кешемнең шулкадәр мәсхәрә итүенә күңелем ышанмады. Йолдызлар калыктылар, ай да чыкты, сез чыкмадыгыз. Мин гарьләнүдән ут кебек кызышкан йөземне бәхетсезлектән калтыранган кулларым белән каплап, тын, караңгы урамнар буенча ялгызым киттем. Әткәйнең таныш капкасын ачып кердем. Баскычка мендем, ләкин ишек шакырга көчем җитмәде. Кире төштем. Шул вакыт кинәт күз алдыма кара дулкыннарын ярга бәреп аккан Иж елгасы килде. Аның төпсез упкыннары миңа яшьтән таныш бит. Капка тавышына гаҗәпләнгән әткәй үзе килеп чыкмаса, белмим... Йокысыз узган төннәремнең санын белмисез шул сез. Бер төн эчендә күз яше белән чылатып ташланган кулъяулыкларның санын белмисез шул сез. Барысына да түздем, барысына да чыдадым. Ә сез тыныч йокладыгыз ул төннәрдә. Минем хәсрәтем сезне борчымады. (125-126 б.) +Драматург укучыны әнә шул стихиягә оста алып керә. Чөнки "язучы өчен иң мөһиме - нәкъ менә кешенең күңел хәрәкәтен күрсәтү" , ә "драмада психологизм геройлар сөйләме аша бирелә". +Татар халык мәкальләре, әйтемнәре укучыны әсәрнең буеннан-буена "озата баралар", алар вакыйгаларны шәрехләү вазифасын үти яисә геройлар тарафыннан башкарылачак эш-гамәлләргә ишарәли, нигезләмә булып хезмәт итә. Әмма һәр ике очракта да алар бер ноктага барып тоташа: максатлары - кешенең әхлакый потенциалын ачу, рухи кыйммәтләргә дан җырлау, вакыйгаларны мораль-этика күзлегеннән карап бәяләү. "Эштән кеше үлми" (71 б.), "Минем хезмәтем - минем намусым" (73 б.), "Вакыт ялкауга гына аз бирелгән" (77 б.) кебек гыйбарәләр эшнең тәмен тоеп, ямен табып, яратып эшләүне яклый, чөнки татар халкы кешегә бәяне сөйләгән сүзенә карап түгел, ә башкарган эшенә карап бирергә гадәтләнгән. Җәмилә тарафыннан әйтелгән "Яшь чагында үзеннән өлкәнрәкләрне хөрмәт итсә, картайгач, аның үзен дә хөрмәт итәрләр" (71 б.) гыйбарәсе белән укучы күңелендә үзеннән алда килгән буынга карата ихтирам тәрбияләнсә, "Башыңны читкә борып кына хөкемнән котыла алмассың" (82 б.), "Саф кул белән эшләнгән әйбер чиста акчага гына сатыла" (96 б.) кебек фикерләр намус аклыгы, вөҗдан сафлыгы дип аталучы төшенчәләрне ачыклый. +"Әдәбият кешенең үз-үзен тотышының гомумиләштерергә мөмкин булган барлык формалары - үзенчәлекле сыйфатлар, характерлар, гамәлләр белән эш итә. Ә үз-үзеңне тоту турында сүз алып барганда, тормыш-яшәештәге кыйммәтләр бер үк вакытта әхлакый кыйммәтләр дә булып чыга. Шул рәвешчә әдәбият һәм этика арасында аерып булмаслык бәйләнеш яшәп килә". Ю. Әминев - әдәбиятның югарыда аталган әлеге хасиятен нечкә тоемлаучы әдип, ул, беренче карашка тормышта еш очраган, гадәти кебек тоелган күренешләрне сурәтләү объекты итеп алып, әхлак проблемасын куя, шул ук вакытта әлеге мәсьәләне чишүдә турыдантуры үгет-нәсыйхәт бирү, үз фикерен көчләп тагудан ерак тора. Яшәешнең югары әхлакый-фәлсәфи моделен тудыру, кеше һәм аның дөньядагы урыны, үтәгән роле турындагы гомумкешелек карашларын чагылдыру һәм моны тормыш тәҗрибәсе белән тәңгәлләштереп яктырту - драматургның иҗади омтылышларының төп асылы, мәгънәсе шуннан гыйбарәт. "Язылмаган законнар" драмасында автор геройларның үзбәясе һәм бер-берсенә биргән бәяләре аша тормыш хакыйкатен ача, төп фикерне үткәрә: Җир йөзендәге иң зур кыйммәт - югары дәрәҗәдәге әхлаклылык. +Ю. Әминевнең әхлакый кодексы түбәндәге компонентларны үз эченә ала: кешенең шәхси холык-фигыле; тәрбия һәм мохит тәэсирендә барлыкка килгән сыйфатлар һәм төрле шартларда кешенең эш-гамәлләрен контрольдә тотучы мораль-этик принциплар. Персонажларның шәхси позициясен ачу өчен, алар хәрәкәттә бирелә, геройның рухи дөньясы сурәтләүнең төп предметы буларак тәкъдим ителә. Чөнки "әхлакый проблематикага нәкъ менә психологик анализ хезмәт күрсәтә". Геройларның эчке кичерешләрен тасвир итү, күңел монологларын бирү, әрнү-үкенеч тулы уйларын, өмет-шатлык белән мөлдерәмә фикерләрен сурәтләү аша кешенең чын асылы ачыла, аның югары кыйммәт булуы ассызыклана. +"Язылмаган законнар" - тормышчан вакыйгакүренешләрдә мәхәббәт, хезмәт, яшәү мәгънәсе, бәхет төшенчәләрен аңлауга бәйле җитди каршылыкларга нигезләнгән драма. Ю. Әминев бәхет сөйгәнеңә, якыннарыңа мәхәббәт, намуслы хезмәт төшенчәләреннән аерылгысыз, кешене гомерлек борчу-газапларга салучы яшьлек хаталарыннан сакланырга кирәк дигән идея үткәрә. Әсәрдә үзәк герой Шәйхенур хатыны, әнисе, дуслары һәм үз-үзе белән каршылыкка керә. Әлеге эчке конфликтлар бер үзәк тирәсенә туплану нәтиҗәсендә бербөтен тышкы конфликт оеша: гомум кабул ителгән, кеше тормышында мөһим роль үтәгән әхлакый кыйм мәтләр чынбарлыктагы әхлаксызлык күренешләре белән каршылыкка керә. Яшәешнең югары әхлакый-ф әлсәфи моделен тудыру, кеше һәм аның дөньяда биләгән урыны турындагы гомумкешелек карашларын аерым кешеләрнең, гаиләләрнең тормыш тәҗрибәсе белән тәңгәлләштереп яктырту - драматургның иҗатта үз алдына куйган бурычының асылы, мәгънәсе шуннан гыйбарәт. Ю. Әминев аерым кешенең шәхси холык-характерын заман, гаилә, тирәлек йогынтысы киселешендә дә, җәмгыятьтә хөкем сөргән тәэсиркүренешләргә бәйләп тә күзәтә. Аның фикеренчә, кешенең эш-гамәлләрен контрольдә тотучы әхлаклылык принциплары бары тик шәхеснең үзәге нык булганда гына уңай нәтиҗәләргә китерә ала. +III бүлек +Ю. ӘМИНЕВ ИҖАТЫНДА +ӘХЛАКЫЙ КЫЙММӘТЛӘРНЕ РАСЛАУЧЫ КӨЛҮ +Юмор һәм сатира төшенчәләрен аңлау һәм аңлату комизм эстетикасы кысаларында башкарыла. Сәнгать күренеше буларак көлүне тарихи яссылыкта тикшерү-өйрәнү зарурлыгы бәхәссез. Әмма тарихилык принцибын аңлауда төрлелек күзәтелә. Мәсәлән, В.Я. Пропп үзенең "Ритуальный смех в фольклоре" хезмәтендә болай дип яза: "Без бүген элек көлгәнчә көлмибез. Шунлыктан комизм һәм көлүнең гомуми фәлсәфи билгеләмәсен табу мөмкин түгелдер, мөгаен. Чөнки мондый билгеләмә бары тик тарихи гына булачак". Әлеге фикер бәхәсле, чөнки мәдәнияттә тарихи барышка бәйсез бер генә күренеш тә тумый, әмма бу аларны фәлсәфи күзлектән аңлату мөмкин түгел дияргә җирлек хасил итми. Көлү теориясе тарихы, һичшиксез, көлке (комизм) төшенчәсенең үсеш юлын күрсәтә. Бүгенге көндә кабул ителгән төшенчә үткән буыннарның теоретик фикеренә таяна. Чөнки һәрбер төшенчә - теоретик продукт кына түгел, ә нәтиҗә, аңлауның тарихи тенденциясе ул. +Комизм эстетикасы башлангычы дип көлүнең объектив нигезләре билгеләнүне санарга мөмкин. Антик көлү эстетикасы (Платон, Аристотель, Гораций, Цицерон) объективистик характерга ия, ягъни үзәк урынны көлкеле вакы��га түгел, ә көлүче били. Аристотель фикеренчә: "Комедия - начар кешеләрне кабат тергезеп күрсәтү, әмма аларның барлык тискәре сыйфатларын да колачламаска мөмкин: чөнки көлке - тискәренең бер өлеше генә. Чынлыкта, көлке ул күпмедер күләмдә хата яки кимчелек, әмма зыянсыз кимчелек. Көлке битлек - ниндидер ямьсез һәм бозылган йөзне күрсәтә, әмма бу биттә авырту юк". Аристотель тарафыннан тәкъдим ителгән комизмның "намуссызлык", "ялгышу", "ямьсезлек" кебек атрибутлары көлү объектын характерлый. Көлкеле ситуациядә субъект катнашы да кире кагылмый, бары тик күләгәдә калдырыла. +Урта гасырларда көлкегә мөнәсәбәт объективистик характерын саклый, әмма асылында мәгънәсез, ямьсез күренешләрне кабатлау яткан көлүне кире кагарга кирәк дигән фикер тарала. Дини идеология басымы астында көлүгә "шайтан сәнгате" дигән ярлык тагыла. +Гносеологиядә һәм эстетикада субъект роленә игътибар арту Декарт һәм XVII гасыр инглиз сенсуалистлары исеме белән бәйле. Декарт көлүне "күңел илһамлану"ның бер төре буларак тикшерә. Әлеге чорда комик күренешләрне аңлату юнәлешендә Т. Гоббс концепциясе игътибарга лаеклы: "... көлү кимчелекләргә ия башка кешеләрдән үзеңнең өстен торуыңны кинәт аңлаудан туган хисне күрсәтә (...) көлү барлыкка килсен өчен 3 шартның үтәлүе мөһим: теге яки бу кимчелек, аның чит кешегә хас булуы һәм тойгының кинәт тууы". +Аристотель үз билгеләмәсендә комедия яки сәнгати көлүне күздә тотса, Гоббс гомуми көлү төшенчәсе турында сүз алып бара. Аристотель өчен көлке объектының сыйфатлары мөһим булса, Гоббс әлеге объектка "теге яки бу күләмдә кимчелек" хас дип, төп игътибарны көлүче позициясенә юнәлтә. Классицизм чорында комедия түбән катлау, гади халык тормышын сурәтләргә тиеш була, бөек, даһи кешеләр тормышын трагедия чагылдырырга тиеш дигән фикер алга сөрелә. +Комизм төшенчәсе эволюциясендә мөһим баскычларның берсен Кант концепциясе тәшкил итә. Ул көлүне хәрәкәттәге механизм буларак тикшерә һәм аңа түбәндәге аңлатманы бирә: "Көлү - киеренке көтүнең кинәт юкка чыгуы нәтиҗәсендә туган аффект. Әлеге әверелеш, аң өчен куанычлы булмаса да, бер мизгелгә тере шатлык тудырырга сәләтле". Билгеләмә, формаль характерда булуына карамастан, үзәккә субъект һәм аның кичерешләрен ("аффект") кую ягыннан яңалык алып килә, комик күренешнең асылын аңлауны тирәнәйтә. Биредә көлүне процесс, вакыйга буларак аңлату әһәмиятле, ул комизмның принципиаль моментларын билгеләргә ярдәм итә. Кант көлкеле ситуция белән очрашканда аның бер күрүдән танылмавы, иң элек җитди караш ташлау, билгеле бер барьер аша көлкене аңлау, аннан соң, әлеге көлү объекты белән беррәттән, үз-үзеннән дә көлү процессын күрсәтергә тели. +Романтизм юнәлешенең күренекле вәкиле Жан Поль үз концепциясендә сатираны көлүгә капма-каршы куя: "Беренче очракта (сатирада) үзеңне әхлакый бәйле итеп тоясың, икенчесендә (көлүдә) - поэтик ирекле". Юмор төшенчәсе беренче тапкыр нәкъ менә Жан Поль эстетикасында очрый. Концепциясе "юмор үзәкле" булуга карамастан, аны хаклы рәвештә комизм дифференциясендә алга таба бер теоретик адым дип атарга мөмкин. +Романтизм эстетикасында Р. Шлегельнең ирония концепциясе үзәк урын били. Универсаль мәгънә алган "ирония" төшенчәсе эстетик күренешләрнең аерым бер тибы буларак кына түгел, гомумән, эстетика һәм иҗадилыкның нигезе буларак тикшерелә, автор шәхесен чагылдыручы "кәеф төре" б уларак тәкъдим ителә, төп игътибар көлкеле объектив дөньяга каршы позициядә торучы субъектка юнәлтелә. Шул рәвештә тоталь субъективизм предметсыз иронияне тикшерүгә кайтып кала, нәтиҗәдә көлкеле һәм җитди күренешләр арасындагы аерма югала. +Көлү тарихында яңа этапны Шеллинг һәм Гегельнең идеалистик карашлары тәшкил итә. Алман диалектикасы вәкилләре комизмның объектив һәм субъектив якларының бердәмлеген ачык аңлый. Алар көлү концепциясен "язмыш ирониясе" дип аңлату яклы. Үз-үзеннән иронияле көлүгә сәләтле булмаган кеше көлү объекты була алмый. Ягъни "комизмның асылы - кеше яки предметның үз-үзеннән көлүен күрсәтү". Укучының кабул итү объекты булган көлкеле герой әдәби әсәрдә үз язмышына үзе хуҗа булырга омтылучы актив субъект ролендә тәкъдим ителә. Икенче яктан, автор ирониясе укучы көлүен барлыкка китерерлек объектив характер ала, ул геройның үз язмышы ирониясе буларак аңлашыла. +Гегель көлкене форма белән эчтәлек, бер-бер күренешнең эчке асылы белән тышкы гәүдәләнеше арасындагы каршылык итеп билгели. Ул, тарихи барышның трагик һәм комик фазалары турында фикер йөртеп, көлке-көленечкә иҗтимагый-т арихи яктан якын килү заруриятен күрсәтә. +Рус көнбатышчылары эстетикасында комизм төшенчәсенең фәлсәфи эчтәлеген әдәбият проблемалары белән тыгызрак бәйләү омтылышы сиземләнә, тарихта беренчеләрдән буларак көлүнең социаль-идеологик функциясенә игътибар юнәлтелә. В.Г. Белинский "Ревизор" пьесасына мөнәсәбәттә "цивилизациянең чәчәге, үсеш алган җәмгыятьнең җимеше" булган комедиядә бөтен нәрсәнең очраклылыкка бәйле булуын, ә зарурлыкның бары очраклылык аша гына туарга сәләтлелеген билгеләп үтә, көлүнең чынны ялганнан аеручы булуын ассызыклый. А.И. Герцен карашларында беренче планга көлүнең иҗтимагый функциясе чыгарыла, көлү "яңа тормышка үсәргә комалаулап, көчсезләрне куркытып торган, яшисен яшәгән, ләкин, алла белсен, ни сәбәптәндер үзен зур күрсәтергә тырышкан искелек калдыкларына каршы көрәштә иң көчле коралларның берсе" дип тәкъдим ителә. Көлке объектын искелек белән тәңгәлләштерү аспекты М.Е. СалтыковЩедринның да игътибар үзәгендә: "сатира барлык искелек калдыкларын "күләгәләр патшалыгына озата" (...) Яңа тормыш төзелү алдан сиземләү яисә сатира формасында тискәре чагылыш таба, ул башкача мөмкин дә түгел". +Комизмны аңлау һәм аңлатуның яңа этабы көлкеле күре��ешләргә конкрет-тарихи аспектта якын килү белән бәйле. Ул М.М. Бахтин, Л.Е. Пинский, В.Я. Пропп хезмәтләрендә чагылыш таба. М.М. Бахтин Ф. Рабле иҗатына мөнәсәбәттә болай дип яза: "Без, ХХ гасыр кешеләре, Рабле һәм аның укучылары көлгән кебек көләбезме соң?" Ул сәнгатьчә көлүнең заманча формаларында борынгы йола-ритуаль билгеләрне, үзенчәлекләрне күрә. Көлүнең, сәнгать күренеше буларак, редукцияләнгән карнаваль көлү булуын ассызыклый. Биредә логик каршылык туу белән беррәттән, тарихи-мәдәни процессның реаль диалектикасы да чагылыш таба. +Соңрак В.А. Сахновский-Панкеев, Н.М. Федь комизм төшенчәсен аңлатуга комедия жанрының төп өйрәнү объектын өйрәнү-ачыклау аша якын киләләр. Н.М. Федь комедиянең кешене үзенчәлекле ракурста - көлке аша ачуын билгеләп үтә, көлүнең югары кешелеклелек идеалларын раслау өчен хезмәт итүен ассызыклый. В.А. Сахновский-Панкеев комедиячел ситуациянең комик башлангычка нигезләнгән тормышчан ситуацияне үткенәйтүен әйтә, чынбарлыкның реаль каршылыкларын тирәнрәк күрсәтүдә комедиячел конфликтның ролен ача. +Татар әдәбияты белгечләре дә әлеге мәсьәлә буенча үз фикерләрен белдерә, "көлү", "көлке" төшенчәсенә мөнәсәбәт тә төрле жанрларга билгеләмә-аңлатма бирәләр. А.Г. Әх мәдуллин көлке уята торган тормыш күренешләренең сәнгатьчә чагылышын күздә тоткан эстетик категорияне көлке- көленеч термины белән атый, аның күренешнең яисә предметның эчке асылы белән тышкы гәүдәләнеше, эчтәлеге белән формасы арасындагы туры килмәүдән, күп очракта капма-каршылыктан килеп чыгуын әйтә, уңай эстетик идеалны раславын ассызыклый. Ә. Исмәгыйлев җәмгыять өчен зарарлы булган тормыш тискәрелегенең көлкеле сыйфаты белән яктыга таба әйләнгән чагының комедия жанрында тотып алып күрсәтелүен билгеләп үтә. Ул сатирик комедиянең язарына азыкны күбрәк сәяси тормыш борылышларыннан, гадәти булмаган тарихи хәлләрдән чүпләвен, юмористик комедиянең исә көлү объекты итеп ыгы-зыгылы көндәлек күренеш хәлләрен алуын әйтә. Ф.М. Хатипов үзенең "Әдәбият теориясе" хезмәтендә көлке турында болай ди: "Комедиянең үзенчәлекле сурәтләү объекты булган көлке яшәештәге табигыйлек һәм нормадан тайпылыш турында карашларның бәрелеше җирлегендә туа" . Галим кәмитчел ситуациянең бары сәламәт акыл яктылыгында гына барлыкка килүен искәртә, ягъни сәламәт акыл гына табигыйлектән читләшүгә көлкеле бәя бирә ала, ди. Ул мәгънәсезлекнең - әһәмиятлелек, түбәнлекнең - бөеклек, ваклыкның мәһабәтлеккә дәгъва итүен, тайпылышның норма булып калырга тырышуы нигезендә мәзәк хәл барлыкка килүен билгеләп үтә. +"Көлкенең социаль тормыш һәм үзгәреш-яңарыш таләп итүче күренешләр арасындагы каршылык буларак күрсәтелүче объектив-тарихи нигезе комик әсәрләрдә һәрвакыт тематик чагылыш тапмаска да мөмкин". Әмма һәр көлкеле ситуация ахыр чиктә барыбер "язмыш ирониясен" (Гегель) чагылдыра. Ягъни гому��тарихи драматизм көлкеле күренештә яшерен рәвештә тәкъдим ителә. В.Г. Белинский билгеләп үткәнчә, "комедиядә тормыш үз-үзен инкарь итә (...) Автор шәхесе тышкы яктан күренми, әмма аның субъектив катнашуы яшерелгән фикер (arriere pensee) формасында, һичшиксез, сизелә". Ә иҗатчының эстетик идеалына каршы килгән һәрнәрсә белән көрәштә төрле төсмерләр алган көлке төп корал булып хезмәт итә. +Алдан билгеләп үтелгәнчә, иҗтимагый тормыштагы яки кешедәге көлкеле якларны үткен тәнкыйть утына тоту яисә дустанә көлү объектына әверелдерү юнәлешендә мөһим эш башкаручы жанрларның берсе - комедия. "Чын комедия тормышка карашлар киңлеген һәм югары идеал таләп итә, чөнки биредә еш кына көлкеле күренешләр трагик күренешләр белән бәйләнештә бирелә". Ә. Исмәгыйлев юмористик характерлар сатирик характерларга тоташып киткән кебек, сатирик комедияләрнең күз яше аша язылган көчле рухлылары трагедияләргә ялганып китүен, ул очны фаҗигале тойгы белән тоташтыруын ассызыклый. Шушы хәлнең әсәрләрдә чагылыш табуын искәртеп, А.С. Пушкин: "Характерлар үсешенә нигезләнгән югары комедия еш кына трагедиягә якын тора", - дип яза. Ә А. Караганов җитди хәлләр турында көлкеле итеп язуның чын сәнгать булуын билгеләп үтә. Драматург Т. Миңнуллин: "Ә бит, дөресен генә әйткәндә, комедия язу драма язуга караганда күп мәртәбә авыррак. Тормышта да кешене елату җиңел, көлдерү кыен. Елату өчен кырыслык та җитә, көлдерү өчен тапкырлык кирәк. Тапкырлык инде ул - акыллылык галәмәте", - дигән сүзләрне әйтә. +Зарарлы сыйфатларны һәм тискәре күренешләрне көлке объекты буларак халык хөкеменә тапшырып, комедия тәрбияви вазифа башкара, иҗтимагый үсешкә этәргеч ясый. Комедиянең әлеге үзенчәлеген үз чорында Дидро да күрсәткән. "Кем ул Аристофан? - дип яза ул. - Үзенчәлекле фарс лар тудыру остасы. Мондый автор - җәмгыять өчен, әгәр дөрес файдалана белсә, иң кыйммәтле кеше. Халыкны үз гамәлләре белән шаккатыручы энтузиастларны нәкъ менә алар хөкеменә тапшырырга кирәк. Андыйларны кеше көлкесенә калдырсаң, төрмәләргә ябып куюның кирәге дә булмас иде". +Н.Г. Чернышевский билгеләп үткәнчә, "һәр начар гамәл закон нигезендә җәзага дучар ителә алмый. Закон җинаятьчене җәзага тарта, ә начар характер эчке бозыклыкка чик куярга сәләтле түгел. Закон ярдәмендә тыю мөмкин булмаган усаллык, миһербансызлык сатира ярдәмендә фаш ителергә тиеш". +Бу яктан, комедия башка сатирик һәм юмористик жанрлар арасында өстенлеккә дә ия, ул, формасы буенча күләмле жанр буларак, тормыш күренешләрен киңрәк иңләп алырга, чагыштырмача зуррак масштабтагы мәсьәләләрне хәл итәргә, гомумиләштерелгән сатирик типлар һәм характерлар тудырырга, комизм чараларының төрле формаларына мөрәҗәгать итәргә сәләтле. Шунлыктан комедия, танып-белү һәм тәрбия вазифаларын үтәү белән беррәттән, укучыга эстетик ләззәт тә бирә. Комедиячел конфликт чынбарлыкның реаль каршылыкларын тирәнрәк күрсәтергә, сюжет һәм интрига - әсәрнең нигезен тәшкил итүче тормыш материалын оештырырга, комедиячел ситуация комик башлангычны үз эченә алган тормышчан ситуацияне үткенәйтергә ярдәм итә. Әлеге жанр "сәнгатьчәлек җәһәтеннән тирән эшләнгән тормышчан һәм ышандыра торган характерлар иҗат итәргә, (...) кешенең бай эчке дөньясын, аның хисләрен, фәлсәфи уйлануларын ачарга, чынбарлыкның алга хәрәкәтен тиешенчә сурәтләргә киң мәйдан бирә". Аның бурычы - тискәре күренешләрне фаш итү, асылын ачып бирү, көлке объектына әверелдерү генә түгел, ә аларның социаль, психологик, тарихи күренешләргә ясаган йогынтысын да күрсәтү. "Тарихи барышның төрле этапларында теге яки бу төсмерне алса да, комедия һәрвакыт үзенең төп максатына тугры кала, ул - кешеләрдә гаделлеккә омтылыш уяту, югары кешелеклелек идеалларын раслау". Биредә "көлү хакыйкатьтән ялганны аеруда бөек арадашчы вазифасын үти". Көлү ярдәмендә усаллык һәм аның тарафдарларына көрәш игълан итү, тормышта яхшылыкның һәрчак яманлыкны җиңәчәгенә ышаныч-өмет уяту - Ю. Әми нев комедияләренең дә асылы шуннан гыйбарәт. +Әдип иҗат иткән әсәрләрнең өчтән ике өлешен комедияләр тәшкил итә. Комедия жанрының югарыда атап үтелгән тарихи закончалыкларына нигезләнгән, көлүдән һәм фаш итүдән гыйбарәт пьесалар үзәгенә "көн кадагына суга торган" конкрет материал алынган, алар, нигездә, гадәти көндәлек тормышны сурәтләүгә корылган. Әлеге пьесаларга тормышчан конфликтлар, үткен тел, сатирик буяулар, лирик, юмористик төсмерләр хас. Ю. Әминев каләменең үзенчәлекле ягы шунда: ул драматик характерларны көлкеле хәлләрдә ача, яшь аралаш көлә һәм көлдерә. +Ю. Әминев комедияләренең жанр киңлеге түбәндәгечә: + җитди комедияләр: "Сөймим, дисәң дә..." (1976), "Очрашырбыз, Гөлсылу!" (1979); + сатирик комедия: "Тамырлар" (1947-1961); + лирик комедия: "Чишмәдә сабан туе!.." (1980 -1982) + көнкүреш комедияләре: "Сатучылар" (1961), "Уҗым бозавы" (1968), "Өти балак" (1968), "Кан-кардәшләр" (1974), "Сафура бураннары" (1975), "Син ашадың башымны..." (1978), "Минме?.. Мин!.." (1980); + водевиль: "Кошның үз канаты була" (1979); + моңсу комедия: "Үлемнең үлеме" (1962). +Дөрес, кайбер әсәрләрнең жанрын билгеләүдә беркадәр бәхәсле урыннар да бар. Мисалга, Н. Ханзафаров автор үзе сатирик комедия дип атаган "Тамырлар" пьесасының, әсәрдә кулланылган көлү төсмере һәм конфликтның чишелеше ягыннан, лирик комедиягә якынрак торуын билгеләп үтә . Драматург тарафыннан музыкаль комедия дип аталган "Кошның үз канаты була" әсәрен Ә. Исмәгыйлев водевиль кысасында каралырга тиешле комедияләр исәбенә кертеп тикшерә. Безнең фикеребезчә дә, мәзәкчел сюжет, мавыктыргыч интрига, ялгыш аңлау-юрауга корылган булуы, җыр-музыка белән аралашып баруы, сурәтләү байлыгы шуны таләп итә. +Кайбер очракларда әсәрләренең жанрын билгеләүдә авторның үзенең дә икеләнеп калгалавын әйтеп үтү кирәк. Мәсәлән, "Дүрт пьеса" җыентыгына кергән бер әсәрнең дә жанры билгеләнмәгән. Нигездә, әлеге пьесалар - 1960 еллар драматургиясендә активлашып киткән көнкүреш комедиясенең матур үрнәкләре. Н. Ханзафаров та Ю. Әминевнең "көнкүреш драматургиясе" дип аталган ярым комедиягә, ярым драмага тартым пьесалар иҗат итү юнәлешендә иң актив эшләүче әдипләрнең берсе булуын билгеләп үтә. +Ю. Әминев комедияләрен берләштерүче, гомумән, әдипнең бөтен иҗатына хас бер сыйфат бар: ул - конфликтның үзара туганлык мөнәсәбәтендә торучы кешеләр арасында оешуы. Пьесаларда я кардәшләр, я ата-ана һәм бала, яисә ир белән хатын үзара каршылыкка керә. Ю. Әминев үзенең бер комедиясен хәтта "Кан-кардәшләр" дип исемләгән. А. Әхмәдуллин да әлеге драматургик мирас нигезендә гап-гади, гадәти хәлләрдә гади кешеләр - туганнар язмышы ярдәмендә гуманизм сыйфатлары сыналу ятуын ассызыкл ый. Конфликт характерлар каршылыгы җирлегендә туа, хезмәткә, туган туфракка, малгабайлыкка, әхлаклылыкка төрлечә караш нигезендә хәрәкәткә килә, яшәеш өчен гадел яки гадел булмаган юлларны сайлау юнәлешендә үстерелә. +Әдипнең "Кан-кардәшләр" комедиясендә газ эшкәртү заводында компрессор цехы начальнигы Хисами Хәкимов гаиләсендәге вакыйгалар сурәтләнә. Гомерен заводка багышлаган, намуслы хезмәт иткән Хисамига 55 яшь тула. Җанытәне белән эшенә бирелгән кеше булса да, "җитмеш яшенә кадәр урындыкларын кочаклап каткан картларны яратмаганлыктан", ул үз урынын егәрле, белемле яшь белгечкә калдырырга ниятли. Хисами, пенсиягә китәр алдыннан, кылган эш-гамәлләрен күздән кичерә, нәтиҗәләр ясый. Цех эшчәнлеген яктырткан, үз сүзләре белән әйткәндә, "мактап" мәкалә язу максаты белән корреспондент килү әйләнә-тирәдәгеләргә башкачарак күз белән карарга этәрә. Заводта эшләүче балаларының хезмәткә мөнәсәбәтенә, гаиләсенә игътибарлырак караш ташлау гына да тормышның пәрдә артында торган якларын ачып сала. Бар көчен, вакытын заводка багышлап, Хисами үз гаиләсенә тиешле игътибар бирә алмаганын аңлый. Бигрәк тә әти кешене кече кызы Нәзимә язмышы борчый. Кызының тирә-яктагыларга битараф, үз мәнфәгатен генә кайгыртучы эгоистка әверелүе Хисаминың җанын әрнетә. Нәзимәнең баласына мөнәсәбәте дә ошап бетми. Хатын фикеренчә, нәни Булат бары иренә генә кирәк булган, һәм дөньяга сәламәт ир бала тудырып "яхшылык" эшләгәне өчен Сакмар аңа гомере буе рәхмәтле булырга тиеш. Иренең "Балабызны яратмыйсыңмы әллә?" дигән соравына да Нәзимәнең җавабы әзер: +Нәзимә (үзенең хаклы икәнлегенә ышанган хәлдә). Яратам. Просто, бала өчен үземә тиешле рәхәттән ваз кичәсем килми. Бүген аны кулыма алсам, кичен сез аны коендырырга кушасыз. Иртән чүпрәкләрен юарга кирәк. Көндез урамга алып чыгарга, коляскасын өстерәп йөрергә тиеш булам. Ә төннәрен аз гына көйсезләнсә дә, татлы йокымны бүлеп, урынымнан сикереп торырга, сәгатьләр буе аны кулларымда селкетеп җәфаланырга тиеш. +...Мәҗлескә бала күтәреп бар, магазинга бала күтәреп чык, ял йортына бала тагып йөр. Төчкерсә дә, йөткерсә дә аны сөйрәп больницага чап. Мин Булатның үзенә бөтен бер гомер бирдем. Сез исә аңа үз гомеремнең дә яртысын таләп итәсез. Үз гомерен ул үзе яшәр. Мин үз гомеремне үзем яшәргә хаклы. (347 б.) +Нәселгә тап төшерүче Нәзимәнең үз-үзен тотышын, кылган гамәлләренең сәбәбен әтисе түбәндәгечә аңлата: +Хисами. Сәбәбе гади. Тумыштан чирләшкә генә бер нәрсә иде ул. Шуңа артыграк кызгандык, артыграк иркәләдек. Укыганда математикага теше үтмәде. "Башы да эшләп җиткерми", - дип тагын кызгандык, тагын жәлләдек. Тормышка чыккач син дә аны үчти-үчти итеп кенә йөрттең, кияү. Хәзер күз алдыгызда: чирләшкәбез ничек сәламәтләнеп җиткән! Нинди йомры сүзләр ычкындыра! Башы да эшли, димәк. (346 б.) +Хәкимовлар гаиләсендәге әлеге ситуация мисалында әдип бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган проблеманы куя. Автор әсәргә Нәзимәне үз балаларына битараф хатын- кызларның җыелма образы буларак керткән. Пьесада нәсел дәвамчысы, тормыш яме булган балага җанны өшетерлек салкын караш, сабыйны ана назыннан мәхрүм итү, нәнигә бирелергә тиешле вакытны күңел ачуларга багышлауның хаталы гамәлләр булуы ассызыклана. Һ. Такташ тарафыннан 1920 еллар ахырында ук күреп алынган һәм чаң сугылган әлеге проблема ("Югалган матурлык") шул рәвешчә Ю. Әминев иҗатында да үстерелә, баетыла. Соңрак, 1980 ел лар уртасында, Т. Миңнуллин үзенең "Әниләр һәм бәби ләр" драмасында балага мөнәсәбәтне җәмгыятьтәге әхлак торышын бәяләүче төп билгеләрнең берсе итеп күтәрә. Һ. Такташ балага битараф карашны совет чоры идеологиясе, рәсми караш йогынтысы белән бәйләп аңлата, хатын- кызның җирдәге төп вазифасы җәмәгать эшлеклесе түгел, ә ана булу икәнен раслый. Ю. Әминев пьесаларында исә балага мөнәсәбәт кешелеклелек сыйфатын билгеләүче төп кыйммәт төсендә тәкъдим ителә, Т. Миңнуллин аны иҗтимагый әхлак белән дә бәйләп карый. +XXI гасырда да әлеге проблема көн кадагына сугучы мәсьәләләр югарылыгында тора. Якыннарының җан җылысын тоеп үсмәгән бала күңелендәге үпкә-рәнҗеш киләчәктә тирә-яктагыларга карата нәфрәткә әверелмәс дип кем әйтә ала? Ю. Әминев "Кан-кардәшләр" әсәре белән укучы алдына әнә шундый җитди сорау куя, катлаулы проблеманы чишү юлларын эзли. +Хисами үзенә нихәтле генә авыр, нәселе өчен зур хурлык булса да, тиешле чараны күрергә мәҗбүр. Нәзимәнең баласын абыйсы Ләззәт гаиләсе тәрбиягә ала, ә үзен Хисами алып китә. "Син - үз имгәгем. Синең белән мин үзем җәфаланырга тиеш", - ди әти кеше. Саллы тормыш тәҗрибәсе туплаган Хисами бар гаепне кызына гына өяргә ашыкмый, билгеле. Гаеплеләр рәтенә иң элек үзен куя. "Үз нәселемдә тәртип урнаштыра алмадым", - дип ачына ул, эшеннән китәргә теләвен дә шуның белән аңлата. Аның фикеренчә, үз нәселен киртәдә тота алмаган кешенең башкалар белән идарә итәргә хакы юк. Шулай ук сеңелләренең түбән тәгәрәвендә апа-абыйлар��ның да гаебе юк түгел. "...Кайберәүләр туганнарының хәлләрен мәҗлес табынына чакырылгач кына белеп китәләр. Кардәш кеше, туганының хәлен ихлас күңелдән белергә теләсә, чакырылмаган чакта ешрак килсен", - ди Хисами. Бу юллар тормыш мәшәкатенә чумган, үз кабыгына бикләнгән, күңелен туганнарына карата битарафлык пәрдәсе каплаган кешеләргә адреслана. Автор янәшәдәгеләргә карата игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өнди, шатлык-куанычларны уртаклашып, кайгы-хәсрәтләрне тигез бүлеп яшәргә чакыра. Ул икейөзлелек, ялагайлык кебек ямьсез сыйфатларның кардәшлек мөнәсәбәтләрен суытуга этәргеч булуын мисаллар белән күрсәтергә омтыла. +Драматург персонажларының чын йөзен ачуның үзенчәлекле ысулын файдалана. Махсус рәвештә билгесезлектә тоту геройларны фаш итә. Берсе ришвәтчелеккә өстенлек бирсә, икенчесенең җылы урын турында хыяллануы ачыклана, өченчесе исә чын күңеленнән завод өчен янып-көеп йөри. Бер гаиләдә тәрбияләнгән бер ата балалары да төрле холыкка ия, һәммәсе тормышны үзенчә аңлый, үзенчә яши. Беренче карашка дус, тату, бердәм гаилә кебек тоелса да, Хәкимовларда да проблемалар җитәрлек. Тормыш сикәлтәләрендә абынган Нәзимәгә апасы белән җизнәсе йортында вакытлыча яшәп тору өчен урын табылмавы да шуны раслый. +Шул рәвешчә, "Кан-кардәшләр" комедиясендә туганнар арасындагы каршылыклар сурәтләнә, гаилә һәм бала тәрбияләү проблемасы үзәккә куела. Автор фикеренчә, гаиләнең бар куанычы, шатлыгы - бала, баладан да зуррак байлык юк. Драматург ата-анага бәяне баласына карап бирә, гаилә ныклыгын кардәшләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең сафлыгына, хисләренең самимилегенә, гамәлләренең эчкерсезлегенә карап бәяли. +Ю. Әминев өчен кешенең чын матурлыгы, абруе аның хезмәткә мөнәсәбәте белән дә билгеләнә. Әсәрдә хезмәт сөюнең, намуслы эшчәнлекнең, тырышлыкның кешене бизәүче асыл сыйфатлар булуы ассызыклана. +Кешегә бәяне эшенә карап бирү, тормыш сикәлтәләрендә абынганнарга вакытында ярдәм кулы сузу күренешләре драматург иҗатында еш очрый. "Кан-кардәшләр"дә дә баласыннан баш тарткан Нәзимәгә туганнарының вакытында ярдәм итүен, башка ялгышларга юл куймавын күрсәтеп, әдип гаиләнең, нәселнең кеше өчен мөһим булуын ассызыклый. +Ю. Әминев үзенең "Кан-кардәшләр" комедиясе белән кешеләрне тирә-яктагыларга мәрхәмәтле булырга чакыра, туганлык- кардәшлекнең кадерен белеп, әти-әнигә миһербанлы булып, балаларың өчен җаваплылык тоеп яшәргә өнди. +"Сафура бураннары", "Сатучылар", "Минме?.. Мин!..", "Кошның үз канаты була", "Очрашырбыз, Гөлсылу!" комедияләрендә конфликтның нигезендә акчага, малмөлкәткә мөнәсәбәтләр каршылыгы ята. +"Сафура бураннары" кибеттә ике бертөрле сумканың ялгыш алышыну вакыйгасы белән башланып китә. Әсәрдә Сафураның сумкасын, сумкасындагы "ике йөз сум акчасын" эзләгәндәге хәлләр тасвирлана. Ул, пенсиягә чыкканчы, күп еллар сатучы булып эшләгән һәм намуслылыгы белән аерылып тормаган. Итәк астыннан гына товар озатып, ревизия килеп төшкәндә авыруга салышучы, үз сүзләре белән әйткәндә, "честный сатучы", кимендә ун сум "читтән" кереп тормаса, көнен югалган дип исәпләгән. Һәм еллар буе канына сеңгән бу принцип әкренләп аның кешелек сыйфатларын үтерә килгән, характерында төзәлмәслек эз калдырган. Хәзер ул бар нәрсәгә үз аршыны белән якын килә. Сафура өчен дөньяда намусы саф булган бер генә кеше дә юк. Башкаларның чын йөрәктән эшләнгән эшләренә дә ул үзенчә бәя бирә. Шуңа күрә дә, аңа бар җирдә дә караклар, ришвәтчеләр генә күренә. Логика буенча, дөньяга бу рәвешле караш бервакыт барыбер эчке кризиска китерергә тиеш иде, һәм шулай булып чыга да. Нәтиҗәдә хатын һәм аның балалары арасында җитди каршылык туа. Ю. Әминев Сафура образын иҗат иткәндә йомшак юмордан алып, ачы сатирага кадәр куллана. +"Очрашырбыз, Гөлсылу!" комедиясендә дә әлеге проблематика киң яңгыраш ала, әсәрдә ришвәтчелек мәсьәләсе күтәрелә. Тормыш-яшәештәге проблемаларның күпчелеген акча ярдәмендә хәл итәргә омтылу, шуның нәтиҗәсендә белемнең, намуслы хезмәтнең бәясе төшү, әлеге күренешләрнең кискен каршылыклар китереп чыгаруы күрсәтелә. +Төзелеш техникумына керү имтиханнары тапшыру вакыты. Кайчандыр әлеге техникумда сәркатип вазифаларын үтәгән Мөкатдимәгә исә шул гына кирәк тә. Эшеннән күптән киткән булса да, алдап-йолдап, ялган вәгъдәләр биреп укырга керергә теләүчеләрнең әти-әниләреннән ришвәт алып йөри, шул рәвешле харам мал туплый. Балалары механика бүлегенә керергә документ тапшырган Мөхәррәм белән Ләбибә арасындагы сөйләшү әлеге күренешнең җәмгыятьтә ныклы тамыр җәюен күрсәтә, ришвәтчелекнең асылын ачып бирә: +Ләбибә (уңайсызланып). Менә килеп чыктым әле... +Мөхәррәм. Сизәм: малаең ачасы ишекләрне майларга инде. +Ләбибә. Майларга дип... Ай алла... Күрше Банатбану авыл буенча: "Тәпән белән бал илткән кешеләрнең балалары укырга эзләүсез-сораусыз керә икән", - дип йөргән була да... +Мөхәррәм. Тәпән белән бал!.. Хәзерге ришвәтчеләр бал белән, бер йөз, ике йөз сум акча белән кул пычратмыйлар. Бирсәң, син аларга меңәрләп бир. Өч мең! Биш мең! +Ләбибә. Минем меңнәрем булмаса? +Мөхәррәм. Автомашина бүләк ит. +Ләбибә. Ышанмыйм. Андый кешеләр булмас. +Мөхәррәм. Бар. Аена йөз сумга эшләп ике ел эчендә машина алдымы - ул кеше йә ришвәтче, йә карак. Нефтьтә 6-7 ел эшләп тә квартир күрмәгән кешеләр бар, ә кайбер әүләр шул ук эштә ел тулганчы ук квартир алалар. Алар да йә ришвәтче, йә карак! +Ләбибә. Башыма сыймый: кешедән ничек меңәрләгән сум акча аласың инде? +Мөхәррәм. Ришвәтне юньле кеше алмый да, бирми дә. Юньсезнекеннән юньсез тартынып тормый! +Механика бүлегенә мотоциклын да төзәтә белмәүче Әссар кабул ителеп тә, авылда тракторчы булып эшләүче, сәләтле Фидаһиның баллары җитмичә кире борылуы җәмгыятьтә "сыйфат" төшенчәсенең бәясе төшүне күрсәтә, әшнәчелек белән ��ку йортларын тәмамлаган "белгечләр" хезмәтенең нәтиҗәлелеге түбән булачагына ишарәли. +"Минме?.. Мин!.." комедиясендә һәр җирдә беренче булырга күнеккән, үзен башкаларга һәр яктан үрнәк дип санарга гадәтләнгән, бар хыялы "яшәгәч-яшәгәч, кешедән артык итеп яшәү" булган хисапчы хатын Җаниянең бердәнбер көнне башына китереп суккандай була: барлык хисапчыларның хезмәт хакын арттырганнар, бер аныкы гына элеккечә калган. Драмтүгәрәктә - "алыштыргысыз артистка", идарәдә - "кайбер бухгалтерларның ике көн чемченеп утырганнарын бер сулышта әйләндереп ташларга сәләтле белгеч", "авылның асыл кызы" - әлеге мактаулы исемнәр белән башы әйләнгән, күзе томаланган, үзен дөньяның тоткасы итеп санарга гадәтләнгән Җания беркемне тыңларга да, аңларга да теләми, хәтта моннан 4 ай элек кенә, башкалардан аерып, бер үзенең хезмәт хакын арттырган булулары да тынычландыра алмый аны. Башында бары бер уй бөтерелә: "Кадеремне белмиләр. Кемлегемне танытам әле мин аларга, танытам!.. Башта иремне бөгәм, иремнән соң коллективны тезләндерәм". Әлеге ачуга иренең затлы тун алуга каршы булуы да өстәлә. Әйләнәтирәдәгеләрне "акылга утырту" эшен Җания авыру турында ялган белешмә юнәтүдән башлый. Үзешчән драмтүгәрәкнең "йөзек кашы" булган артистка шул рәвешчә тормышта да "спектакль уйный башлый": тиз генә авыру роленә керә, ире Тәфкилне үзен күтәреп кенә йөртергә мәҗбүр итә, дусларын, коллегаларын борчуга сала. Җаниянең "авыруы" беркемдә дә шик тудырмаса да, һәммәсе ярдәм кулы сузарга атлыгып торуга карамастан, әлеге "операция" көтелгән нәтиҗәне бирми: хезмәт хакы да арттырылмый, тун да алынмый, тәүбә итүче дә булмый. Үзен бөтенесеннән сәләтлерәк, талантлырак, матуррак дип санаган мин-минлекле ханым, әгәр уенны дәвам итсә, тормышта да, эштә дә үз позицияләрен югалтачагын төшенә. Уеннан уймак чыгып куя: ике генә көн булса да ялгызлык газабын кичергән, намус газапларын татыган, кылган эш-гамәлләренә үкенгән Җания борчылудан чын-чынлап авырып китә. Нәтиҗәдә "алыштыргысыз хатын"ны (пьесаның беренче исеме дә нәкъ шулай булган) йорт эшендә 13 яшьлек күрше кызы, бухгалтериядә - олы яшьтәге авыру хисапчы Сәгъдия, сәхнәдә япь-яшь Рәйхана алыштыра. Төп фикерне автор Җаниянең ире Тәфкил авызыннан әйттерә: "Мин туктасам, кояш та туктар дип уйлагансыңдыр да... Без югында да җирдә тормыш кайнаган, тормыш без киткәч тә дәвам итәчәк. Чөнки халкыбыз бар. Халык булганда алыштыргысыз җанкисәкләр юк, йөзек кашым". Данны да, кадер-хөрмәтне дә даулап яки хәйлә белән алып булмаганына төшенгән, ялганның яхшылыкка китермәвенә инанган, ялгышларын таныган, үкенеч утларында янган Җанияне вөҗдан газабы кичерү, янәшәдәгеләр биргән бәя туры юлга этәрә. Шул рәвешчә, кешенең рухи ныгуы, шәхес һәм аның язмышының формалашу мәсьәләсе "Минме?.. Мин!.. " комедиясендә тәэсирле гәүдәләнеш ала. +1960 -1970 елларда "авыл прозасы", "авыл драматургиясе" ��изелерлек уңышларга ирешә. Р. Төхфәтуллинның "Йол ды зым", "Авылдашым Нәби", А. Расихның "Язгы аваз лар", Ә. Ба янның "Тау ягы повесте", Т. Миңнуллинның "Кырларым- тугайларым", Р. Хәмиднең "Синең урыныңа кайттым" һәм башка әсәрләрдә, авыл-колхоз тормышын тергезеп, шул контекстта мәхәббәт, гаилә, хезмәткә караш мәсьәлә ләре аша чагылдыру үзәк урынны били. Бу әсәрләрне берләштерүче сыйфатларның берсе - хезмәт кешесен олылау идеясе. Әлеге күренеш Ю. Әминев иҗатын да читләтеп үтми. +"Уҗым бозавы" - исеменнән үк күренеп торганча, ачы көлүгә нигезләнгән, төп стихия итеп әнә шул халәт сайланган комедия. Гадәттә, әлеге төшенчәне татар халкы булдыксыз, юаш адәмгә мөнәсәбәтле куллана. Тик әсәрнең үзәк герое Имамины, гәрчә кушаматы шундый булса да, "уҗым бозавы" дип атау һич дөрес түгел. Имами драматург тарафыннан эшчән, тырыш, намуслы авыл кешесенең җыелма образы сыйфатында тәкъдим ителә. Никадәр генә гадел булмасыннар, андыйларга "намуслы кешегә караганда азаулы кешеләр рәхәтрәк яши" дигән принцип белән гомер итүче, "үзенә кирәкне ишектән, ишеге бикле булса, тишектән дә кереп алырга" сәләтле Факия кебекләр янәшәсендә яшәү кыенга туры килә икән ул. Мавыктыргыч сюжет, көтелмәгән вакыйгалар аша автор әнә шул хакыйкатьне ача. "Үлән белән агуланып тилерү" күренеше намуслы хезмәт кешесенең психологиясенә тирәнтен үтеп керү мөмкинлеген тудыра. Имаминың "...Сез ак бүлмәләрдә тыныч кына укый алсын өчен, кемнәрдер иген игәргә, кемнәрдер мал карарга тиеш бит. Сез китегез. Сез укыгыз. Тик сез мохтаҗлык күрмәсен өчен, әниегезнең алтмыш яшькә җиткәч тә һаман эшләп йөрүен, кемнәрнеңдер җиде кат җир астында таш ватуын, коеп яуган яңгыр астында да көтү көтүен онытмагыз. Ишетәсезме: онытмагыз!" сүзләре, "Умырау Мусасы ялга кайткан икән. (...) Үз машиналары. Авылга төкереп киткәненә өч ел. Башы - дүрт класс. Утын складында капрал икән. Нишләп соң мин сигез класслы таныклыгымны кулыма тотып, ун ел рәттән көтү көтсәм дә машина ала алмыйм?" дип ачынуы авыл кешесенең күңел түренә яшерелгән уйларын ачып бирә. Дөрес, Ю. Әминев бар нәрсәне акчага гына бәйләп карау ягында түгел, киресенчә, ул "Уҗым бозавы" комедиясе белән иң кыйммәтле хәзинә - кеше күңеле белән бик сак эш итәргә кирәклеген искәртә. Намуслы хезмәтне данлый, шул ук вакытта җәмгыятьтә әлеге төшенчәләрнең бәясе шактый түбән булуына ишарәли. Тик кешеләрне тирәннән һәм бар катлаулылыгында тоеп яшәгән драматург беркайчан да ситуацияләрне җиңелләштерми, бер схемага сыйдырырга тырышмый. Аның бу комедиясенә дә лиризм һәм хис-кичереш дулкыннары мул килеп кергән. Биредә җиңелчә елмаю, геройларга карап җитди уйлану, аларның күңелен аңлау, ярдәм итәргә теләү дә бар. +1960 -1970 еллар татар әдәби барышын характерлаучы билгеләрнең тагын берсе - нефтьчеләр тормышын сурәтләү. Бу күренеш аеруча проза һәм поэзиядә чагылыш таба. С. Хәкимнең "Үрләр аша" (1966), Ә. Малик��вның "Дуслык юлы" (1960), Г. Ахуновның "Хәзинә" (1962), А. Гыйләҗевнең "Зәй энҗеләре" (1965), Р. Төхфәтуллинның "Агымсу" (1968) һәм башка әдипләрнең әсәрләрендә әлеге тема үзәк урынны били. Ю. Әминевнең "Сөймим, дисәң дә..." комедиясе - татар драматургиясендә нефтьчеләр тормышын яктырткан иң уңышлы әсәрләрдән. Хезмәт кешесен изгеләштереп карау - комедиянең төп пафосы шуннан гыйбарәт. Автор нефтьчеләрнең бай күңел дөньясын хезмәт процессында ача. Әмма производство темасын яктырткан башка әсәрләрдән аермалы буларак, әсәрдә төп игътибар киеренке эш атмосферасын, эшлекле мөнәсәбәтләрне сурәтләүгә юнәлтелми, ә, киресенчә, нефтьчеләр арасындагы җылы элемтәне күрсәтүче ягымлы диалоглар, игътибарлы һәм зирәк Гамирның яшьләргә аталарча мөнәсәбәте яктылыгында хезмәт процессы бар җитдилегендә ачыла. Хезмәткә һәм мактауга лаеклы бу эшнең уңай яклары күрсәтелә, "кара алтын"ның мул тормыш алып килергә сәләтле зур хәзинә булуы ассызыклана, шул ук вакытта табигатькә китергән зыяны да күрсәтелә. Түбәндәге өзектә сүз шул турыда бара: +Нәҗибә. Табигать... Кайберәүләр нефтьчеләрне дөнья корытучылар, дип тирги. +Гамир. Арабызда нефтьче исемен күтәреп йөрүче имгәкләр дә бар әле, кызым. Шулар гаебе белән басулар пычрана, елгалар чери. Әмма килер бер көн, кешеләрнең үз намусы ук мондый җинаятькә юл куймас. Скважиналар арасында сахрада йөргәндәй генә йөрербез. Һавабыз төтенсез, урманнарыбыз сандугачлы булыр. Кыйблабыз шул тарафка, иманыбыз шул китаптан. +Яшьләр арасындагы мәхәббәт күренешләре белән баетылган сюжет, комедиячел ситуация, шаян җырлар, җор тел, үткен гыйбарәләр ярдәмендә Ю. Әминев җаваплы нефтьче хезмәтенең асылын ачып бирә, әлеге хезмәт вәкилләренә ихтирам тәрбияли, рухи бөеклегенә дан җырлый. +"Син ашадың башымны" комедиясендә, киресенчә, яраткан эшеннән ләззәт алып эшләгән намуслы хезмәт кешесенә алмашка җиңел юл белән яшәргә омтылучы геройлар килә. Үзәктә - үз максатына ирешүдә бернидән дә тартынып тормаган, "халык ни әйтер?" дигән сүзләрне бар дип тә белмәгән Бәрия һәм үз рәхәте өчен балалар, җаваплылык, тугрылык кебек төшенчәләрне таптап узган Әсфан. Комедиядә, үзенең кызы яшендәге җилбәзәк хатын белән бергә булу өчен, гаиләсен җимергән Әсфанның, еллар үткәч, әлеге гамәленең ачы җимешләрен татуы көлкеле детальләр ярдәмендә тасвир ителә. Уңышлы сайланган эпиграф ("Җаныңның ваклыгын сылтама заманга". Р. Фәйзуллин) әсәрнең төп идеясен ачып бирә. +Драматургның икенче бер әсәрендә авыл яшьләре алма бакчасы утырту эшенә тотыналар. Бу - яңа, матур һәм иң кешелекле яшәү символы булып аңлашыла. "Тамырлар" комедиясендә әлеге идея үзәккә куела. Гапсаттар, Хәерниса - бары тик үз ихтыяҗларын гына алга куеп яшәүчеләр. Ә яшь ләр бергә-бер эшләргә, бергә-бер яшәргә омтылалар. Драматургн ың бу омтылышларны образлы итеп бирүе дә бик уңышлы чыккан. Яшьләр: "Бакча яз саен ак чәчәккә төренер. Без синең белән актан киенеп шушы бакчада йөрербез. Агачлар да ак... Киемебез дә ак, чәчебез дә ак, бигрәк тә халык алдында йөзебез ак", - дип хыялланалар, халык алдында йөз аклыгын иң зур максат итеп куялар. Ә картларны (аерым алганда Хәернисаны) мүкле саз үзенә тарта, яңа мунча өчен мүк кирәк аңа... Юк, драматург биредә мәсьәләне беркат лыландырмый. Ул "кешенең үз хуҗалыгы өчен тырышуы - начар" дигән фикер әйтми. Ул "кешеләрнең ялгызялгыз гына эшләргә, ялгыз-ялгыз гына матур тормыш корырга теләүләре дөрес түгел" дигән фикер үткәрә. Драматург Хәернисаларның, Гапсаттарларның үз мунчаларын өмә белән күтәрергә каршы булуларыннан көлә. Автор халкыбыз ның гомер-гомергә бергәлеккә омтылып яшәгәнлеген күрсәтергә тели. Күмәкләп эшләүнең кешегә күңел яктысы, йөз аклыгы китерүен матур итеп, сәнгать телендә әйтеп бирә. "Тамырлар" комедиясенең ахырында Гапсаттар картның, үзен уратып алган яшьләргә карап: "Күбәйдегез сез, безне тәмам чолгап, бөтереп алдыгыз. Болай булгач, эшләр хәзер сезнеңчә барыр инде", - диюе дә, туры мәгънәсеннән бигрәк, "бөтен тормыш" мәгънәсендә аңлашыла. +А. Вулис комик күренешнең үзенчәлекле бер сыйфатын билгели: ул - ике яклылык, ягъни көлкеле күренешнең артына беренчесенә охшаш, әмма шул ук вакытта аннан нык аерылып торучы бөтенләй башка күренеш яшерелүе хакында сүз бара. Әлеге ике як арасындагы бердәмлек "сюжеттан тыш", үтә күренмәле ситуациянең динамик үсешен билгели, ди ул. Ю. Әминев иҗатында да бу закончалык чагылыш таба. Гадәттә, беренче карашка көлкеле булган вакыйганың нигезендә тормыш драмасы ята. Чөнки "югары комедия көлүгә генә нигезләнми, еш кына ул трагедиягә якын була". Мисалга, тискәре персонажлар рәтендә урын алган, сатира угына тотылучы Фәрдәнәнең ("Сатучылар") яшәеш принцибы түбәндәгечә: +Фәрдәнә: Теләгеңә ирешү өчен сугышырга, чәйнәшергә кирәк. Алай да булмый икән, хәйләлә, алда, ялганла. Юкса сиңа дигән ризык күршең авызына барып керәчәк. Намусны оныт. Әйләнә-тирәңдә вөҗдансызлар яшәгәндә, ялгызың гына намуслы булып киртә кора алмассың. (260 б.) +Фәрдәнәнең кешеләргә ышанычы югалуның сәбәпләре нидә соң? Автор моңа да аңлатма бирә: +Фәрдәнә: ... саф чагында, тормышның ачы каһәрен күргәнче, барыбыз да яхшы булабыз. Дөнья мәшәкатенә уралып яшәү өчен тарткалаша башлагач, кырысланабыз, ерткычка әйләнәбез. Вакыты-вакыты белән яхшы буласы да килә, тик йөрәктәге иске төер ирек бирми. (261 б.) +Әлеге кырыслык буш урында гына барлыкка килмәгән, билгеле. Үз эшенә гашыйк беркатлы Фәрдәнә, бер хисапчы гаебе белән, нахакка гаепләнеп, чәчәктәй яшь гомерен рәшәткә артында үткәрергә мәҗбүр булган. Бу исә аның күңеле катуга китергән, кешеләргә ышаныч, киләчәккә өмет югалган. Әлеге вакыйга белән автор һәрчак яшәешнең гаделлек принципларына гына нигезләнмәвен күрсәтә, ягъни комедия алымнары белән җитди әйберләр турында сөйли. Мәсәлән, "Кан-кардәшләр" комеди��сеннән бер өзек: +Мәснәви (Сәрдиягә). Син утыр. Дуңгыз гына басып торсын. +Хәтирә. Бу нишләвең инде, үз киявеңә үзең... +Сәрдия. Киявең дуңгыз булгач, мин кем булам инде, абый? +Мәснәви. Син дуңгыз хатыны буласың, сеңлем. +Хәтирә. Үз туганыңа шулай дип әйтеп буламыни инде?! +Мәснәви. Ник булмасын, әйттем ич. (Күкрәген уып.) Үз туганнарым булмаса, җенем дә бу кадәр котырмас иде. Үз туганнарым шул, үз туганнарым!.. (Әсрарга урындык биреп.) Утыр, мисез ишәк. Аякларың талгандыр... +Әсрар (борынын мышкылдатып). ...Ярый инде, судка бирегез. +Мәснәви. "Судка бирегез..." Сиңа әйтүе җиңел. (Эчке ачыну белән.) Ә кемне хөкем итәләр? Эшчене! Кайсы цехныкын? Безнекен. Цехка, заводка хөрмәт юк синдә. Үзең белән бергә эшләгән иптәшләрең өчен аз гына да борчыла белмисеңмени? +Әсрар (уңайсызланган булып). Борчылмаган кая? Күзләренә күренергә оялам. +Мәснәви. Ояласың?.. (Иркен сулап куя.) Оятың бетеп җитмәгән икән әле... Хәтирә, чәеңне чыгар. +Хәтирә. Нинди чәй? Куярга кушмадың ич. +Мәснәви. Ир кушмады дип, юньле хатын чәй куймый торамы? Йөгер! (87 б.) +Ю. Әминев комедияләренә бер үзенчәлек - интриганың кискенлеге хас. Әсәрдә катлаулы кисештерү-чуалтулар ярдәмендә хәрәкәт үсешен барлыкка китерүче әлеге ысул, гадәттә, я бәрелештә катнашучыларның берсе тарафыннан оештырыла, яки вакыйгаларның очраклы туры килүе аркасында туа. З. Бигиевнең "Зур гөнаһлар", Г. Ибраһимовның "Тирән тамырлар" романнары, К. Тинчуринның "Американ", Х. Вахитның "Күк капусы ачылса" комедияләре кебек үк, "Сафура бураннары", "Кошның үз канаты була" пьесалары нигезендә дә үткен интрига ята. "Сафура бураннары"нда аңлашылмаучылык очраклы рәвештә сумкалар алмашыну нәтиҗәсендә туа, эшнең асылына төшенергә теләмәгән кызу канлы Сафура, үзе дә сизмәстән, булачак килене һәм кияве белән каршылыкка керә. "Сатучылар" комедиясендә исә күренеш кибеттә бүлек мөдире булып эшләүче Җәүдәткә 30 яшь тулу уңаеннан мәҗлес оештыру вакыйгасы белән башланып китә. Мул сыйлы табынга дус-иш, якыннар чакырылган. Экспозиция өлешендә персонажлар турында билгеле бер дәрәҗәдә мәгълүмат бирелә, ягъни сүзләре, гамәлләре буенча алар турында күзаллау булдыру мөмкинлеге тудырыла. Күңелле генә бәйрәм иткәндә, һич көтелмәгән хәбәр яңгырый: кибеттә булган ревизия нәтиҗәсендә дүрт мең сум акча җитмәве ачыкланган. Әле генә бер өстәл артында утырган "дуслар" шунда ук бер-берсеннән шикләнә башлый. Әлеге геройлар белән беррәттән, укучы да уйга кала. Яшь, тәҗрибәсез сатучы кыз Хөриянең әледән-әле әти-әнисенә тәм-том, күчтәнәчләр җибәреп торуы, шуның өстенә үзенә дә затлы кием-салым алуы әти-әнисендә шик уятса, хисапчы Миргаязның, Фәрдәнә үзенә кияүгә чыгарга ризалашсын өчен, махсус эшләвенә һич икеләнми, Хәдичә исә бертуктаусыз әле Миргаяз, әле Гафур гаепле дигән сүзләрен тәкърарлый. Шулай итеп, автор махсус рәвештә укучыны билгесезлектә тота, шул ук вакытта эзлекле фикер йөртү, вакый��аларны объектив бәяләү өчен мөмкинлек тә бирелә. Бары тик әсәр ахырында гына көтелмәгән чишелеш тәкъдим ителә: җитмәүчелек бөтенләй кемнеңдер акчаны үзләштерүеннән түгел, ә игътибарсызлык аркасында товарны дөрес бәядән сатмауга бәйле булып чыга. +"Кошның үз канаты була" пьесасында исә вакыйга исәп-хисап буенча гаилә кору мәсьәләсе тирәсендә төенләнеш ала. Ашыккан ашка пешкән дигәндәй, кызын бай кияүгә биреп, шәһәргә күчеп яшәү турында хыялланган әни кеше ялгышуын сизми дә кала: үзе дә сизмәстән кызын композитор егет урынына шофёрга кодалап та куя. Уенны ахырына кадәр дәвам итү өчен, әлеге ике егеткә буталчык вакыйгалар үзәгендә кайнарга туры килә. Бары әсәр азагында гына аңлашылмаучанлык, көлкеле вакыйгалар чишелеш таба: комедиянең буеннан-буена сузылган киеренкелеккә чик куела. +"Кан-кардәшләр"дә гаилә башлыгы Хисаминың башкаларны "акылга утырту" хәйләсе, ягъни начальник балалары булырга күнеккән улларын, кызларын "канат асты җылы сы"ннан мәхрүм итүе, "уеннан чыгуы" элекке кодакодагыйлык һәм дус-иш бәйләнешләрен тәмам чуалтып җибәрә, көтелмәгән хәлләр тудыра, геройларның яшәү рәвешләренә башкача карарга ярдәм итә. +Алда билгеләп үтелгәнчә, игътибар юнәлтелгән чорда әдипләрдә авыл тормышына карата кызыксыну арту күзәтелә. Әсәрләрдә авыл халкының кимүгә йөз тотуын, яшьләрнең шәһәргә китүен, ягъни урбанизация күренешен күрсәтүгә аерым урын бирелә. "Урбанизация - хәзерге чорның төп билгеләреннән берсе. Бу проблема үз геройларын һәм антигеройларын тудырды", - дип билгеләп үтә Ф. Зөлкарнәев. +Ю. Әминев, үз чоры өчен мөһим мәсьәләләрне күтәреп, милләт язмышы турында уйлана. Шуларның берсен ул сәнәгать үсеш алу нәтиҗәсендә, авыл халкының шәһәргә күчүенә бәйләп карый. Яшьләр җиңел тормышка омтыла, халыкның рухи мирасын, "алтын" тәҗрибәсен саклаучы өлкән буын исә авылда кала. Шул рәвешчә, буыннар арасындагы элемтә ныклыгын җуя бара, җирнең кадере кими, туган туфракка мөнәсәбәт үзгәрә. +"Чишмәдә сабан туе!.." ("Икебез дә өйләнәбез...") комедиясендә көлкеле ситуация, комик детальләр ярдәмендә "кечкенә авыл драмасы" күрсәтелә. +Заманында шаулап-гөрләп яшәгән 200 хуҗалыклы Якты Чишмә авылы бетүгә йөз тота. Яшьләр әкренләп шәһәргә, һич югы колхоз үзәгенә күченү җаен карый. Эшче кулларның кимүе үзен сиздерә: уңдырышлы җирләрнең күпчелеге эшкәртелми башлый, авылга игътибар нык кими. Автор Якты Чишмәнең таркала бару сәбәпләрен берьяклы гына күрсәтми. Ул әлеге хәлне авыл хуҗалыгына дәүләт тарафыннан тиешле дәрәҗәдә ярдәм булмау белән дә аңлата. Әлеге битарафлык күмәк хуҗалыклар турындагы сәясәт нәтиҗәсе икәнлеге ассызыклана. Чөнки гомере буе җирдә "тир түккән", бу хезмәтнең бар нечкәлекләрен белгән авыл кешесенең югарыдан бирелгән мәгънәсез күрсәтмәләр нигезендә эшләргә мәҗбүр ителүе, җирнең кыйммәте кимү, колхозчы хокукларының чикләнгәнлеге ("Барыбызныкы да б��лган җир теләсә кемнеке. Теләсә кемнеке булган җир беркемнеке дә түгел. Хуҗасыз җир... Теләсәләр, ул җиргә иртәгә үк завод коралар, теләсәләр, мунча салалар. Синнән дә, миннән дә рөхсәт сорап тормыйлар, чөнки ул җир синеке дә түгел, минеке дә түгел") күрсәтелә. +Авылның бетүгә йөз тотуына борчылучы бердәнбер кеше - Мөшәррәф карт. Җаны-тәне белән туган авылы өчен янып-көеп йөрүче бригадир карт колхоз рәисе белән сүз куеша: әгәр Сабан туена кадәр, үзе дә, малае Хәкимҗан да өйләнеп, авылга эшче куллар тарта алсалар, колхоз Якты Чишмәнең бетүенә юл куймаячак, яңа йортлар салыначак, умарталык, ремонт мастерское ачылачак. "Чишмәсе өчен балык булып кибәргә дә, тузан бөртегенә әйләнергә дә риза" Мөшәррәф улына да, үзенә дә авыл җире өчен файда китерерлек кәләш эзли башлый. Вакыйгалар шулай төенләнеш ала. Әтиле-уллы чишмәлеләрнең кәләшләрне сынавы, билгеләнгән вакытка икесенең дә өйләнүе үткен диалоглар, сүз уйнату, халыкчан гыйбарәләр ярдәмендә сурәтләнә. Әлеге комик ситуация ярдәмендә драматург рухи хәзинә чыганагы булган авылларны саклап калу юлын тәкъдим итә: ул - яшьләрне үз көннәрен үзләре күрерлек дәрәҗәдә хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары белән тәэмин итү. Бары тик кирәклеген йөрәге белән аңлаган, күңеле белән тойган кеше генә авылның, җирнең, икмәкнең кадерен белә. Беренчеләрдән булып халыкка туйганчы икмәк ашаткан Мөшәррәф өчен җир - зур кыйммәткә ия хәзинә, ул - тормышның нигезе, яшәеш чыганагы; туган туфрак исә - җанга җылылык өстәүче, зур эшләргә рухландыручы төшенчә. Әсәрдә туган туфрак, туган нигезнең кадере ассызыклана, кеше өчен иң газиз урын булуы күрсәтелә. Бу җәһәттән пьеса Ю. Сафиуллинның "Нигез туздыручылар" (1983), Т. Миңнуллинның "Нигез ташлары" (1967), С. Шәкүровның "Туган туфрак" (1968-1969) пьесалары белән аваздаш. +Кечкенә авыл проблемасы Т. Миңнуллин иҗатында да үзәк урынны били. Мисал өчен, "Без бит авыл малае" (19831985) комедиясендә "бер урамлы Алпамыш авылының бер йортлы урамында" яшәп ятучы Иртуган гаиләсендәге вакыйгалар тасвир ителә. Илле ел элек 250 хуҗалыктан торган авылда Иртуган гаиләсе берьялгызы торып калган. Колхоз үзәгенә күчәргә аны беркем дә күндерә алмый. Ул - дүрт малай атасы. Авылны тернәкләндереп җибәрүдә дә үзенең балаларына таяна. Авылдагы мәктәпне ябу - авылны таркатуга китергән иң беренче сәбәп дип саный Иртуган. Ул максатына ирешә: авылда мәктәп ачыла. Димәк, Алпамыш яшәячәк, аның язмышы Иртуган, Иршат кебек җирне яраткан ышанычлы кулларда. +А. Гыйләҗевнең "Ефәк баулы былбыл кош" драмасында да "картлар картаеп авылдан китәргә мәҗбүр булган, яшьләр исә авылда калырга теләмәгән кискен бер вакытта" барган вакыйгалар сурәтләнә. +Ю. Әминев комедияләрендә тормыш-яшәешнең гаять катлаулы өзлексез үсеш-үзгәреше шәхес эволюциясе аркылы да чагыла. Гомумән, социалистик реализм методы өстенлек алган чорда иҗат ителгән драма әсәрләренең күпч��легенә (А. Арбузов, В. Розов, В. Володин, А. Штейн, С. Алешин, Л. Зорин, Ш. Хөсәенов, Х. Вахит, Р. Хәмид һ.б. пьесалары) кешенең эчке һәм тышкы факторлар тәэсирендә рухи күтәрелеш кичерүен күрсәтү хас. "Үз язмышлары аша үсүче-үзгәрүче кеше" темасы нигезендә шәхеснең рухи тәҗрибә туплау процессы ята. Бу исә әсәрләрдә кешенең тормыш күренешләре белән йөзгә-йөз бәрелешүе нәтиҗәсендә килеп туган эчке көрәшне күрсәтү рәвешендә бирелә. Ю. Әминев кайчандыр хаталы адым ясаган кеше - дәвамлы эчке көрәш, күңел газаплары, намус борчуы нәтиҗәсендә, үзгәреш кичерергә сәләтле, саф әхлаклы кешегә әверелергә мөмкин дип саный. Драматург бу юнәлештә хезмәткә зур ышаныч баглый, кешенең җитлегүе, шәхес буларак формалашуы хезмәт аша бара дигән берьяклырак фикер үткәрә. Шулай да ул мәхәббәт, игътибарлы караш, гаилә, коллектив йогынтысы, мохит тәэсире кебек факторларны да кире какмый. "Өти балак" комедиясе - шушы идеяне алга сөргән, оптимистик рухта язылган әсәрләрнең берсе. Үзәк герой Гөлүзә, күңелен яулап алган егет Мәрван ярдәме белән, бөтенләй башка кешегә әверелә: ялкау, дорфа кыз тормышка җиңел карау гадәтеннән әкренләп арына бара, җитдиләнә төшә, рухи күтәрелеш кичерә. Вакыйгалардагы ясалмалык күзгә бәрелеп торса да, автор хезмәтнең кешегә уңай тәэсир ясавы турындагы фикерне укучыга җиткерергә омтыла. +Татар әдәбиятында һәр чор әдипләренең игътибарын үзенә җәлеп иткән мәңгелек төшенчәләр бар: алар - "яшәү мәгънәсе", "җисми яшәеш", "рухи яшәеш". +Күп гасырлар дәвамында кешеләрне кызыксындырып торган, фәлсәфи фикер объекты булган яшәү һәм үлем мәсьәләсенә төрле чор һәм төрле халык акыл ияләре, иҗатчылары мөрәҗәгать иткән. Кызыксынуның төп сәбәбе шунда: дөньяда үлем, яшәү мәгънәсе турында уйланмаган кеше юктыр. Чөнки адәм баласы иртәме-соңмы фани дөнья белән хушлашачагын белеп яши, әмма шул ук вакытта күңеле бу хәлнең аның белән дә булачагына, аңа гына хас үзенчәлекле "мин"енең яшәүдән туктаячагына ышанырга, әлеге табигый күренеш белән килешергә теләми. Биредә көчле яшәү теләге, җисми һәм рухи эшчәнлеккә омтылыш гомернең чиклелеге факты белән каршылыкка керә, ягъни курку хисе туа. Кешелек әлеге курку белән көрәшергә, аннан котылырга тырыша. Бу халәттән чыгу өчен, яшәү мәгънәсен табу, аны күңелең белән тою гаять мөһим. Чөнки "кеше үз гомереннән кыйммәт нәрсәдер булганда, аның хакына көчле нәфрәт хисенә һәм аның идеалына туры килмәүче көчкә каршы торырлык сәләткә ия вакытта, хәтта аның өчен үлемгә барырга әзер булганда гына яшәү мәгънәсен тулысынча аңлый". Яшәү мәгънәсенә төшенгән кеше исә һәрвакыт үлемнән өстен булырга тырыша, ихтыяр көче, рухи ныклыгы белән аны җиңәргә омтыла. +Ю. Әминевнең "Үлемнең үлеме", Т. Миңнуллинның "Әлдер мештән Әлмәндәр", грузин драматургы О. Иоселиан ин ың "Пока арба не перевернулась" дип исемләнгән моңсу комедияләре "үлем һәм үлемсезлек", "яшәү мәгънәсе" ��өшенчәләрен аңлату юнәлешендә аерым игътибарга лаеклы. Әлеге пьесаларда җисми яшәештән өстен рухи яшәешнең дә булуы, иң әүвәл кеше шуңа омтылып яшәргә тиешлеге ассы зыклана. Гамәлләре, кылган эшләре белән башкалар күңелен яулаган кешенең мәңге үлемсезлеге, халык күңелендә якты хатирә булып "яшәвен дәвам итүе" хакындагы фикер үткәрелә. Ю. Әминев "Үлемнең үлеме" әсәре белән яшәүнең кадерен белергә, кыенлыклар алдында куркып калмыйча, артка чигенмичә "янып" яшәргә өнди. Үз максатларына ирешү өчен, хәтта Үлем алдында да тез чүкмәгән, чигенмәгән кешеләр - рухи үлемсезләр, мәңге халык хәтерендә сакланачаклар дигән фикер үткәрелә. Бердәмлек, татулык, матурлык, саф күңел, изге ният кеше гомерен озынайтучы "көчләр" буларак күрсәтелә. +"Геройның теле - драматургиянең төп төзү материалы". Чөнки теленең байлыгы хәрәкәт итүче затның рухи байлыгын да күрсәтә. Ягъни пьеса өчен хәлиткеч рольне әсәрнең теле уйный. "Әдәбиятчы үзенең каләм белән язып кына калмыйча, сүз ярдәмендә сурәт тудыруын, һәм кешеләрне хәрәкәтсез итеп сурәтләүче рәсем сәнгате осталарыннан аермалы буларак, өзлексез хәрәкәттә (...) тасвир итү зарурлыгын аңларга тиеш". Ю. Әминев комедияләренә нәкъ шулай үткен тел, фикерне җыйнак итеп җиткерү, шаян гыйбарәләрне мул куллану, халык авыз иҗаты үрнәкләрен иркен файдалану хас. +Драматург комедияләрендә ирония, юмор, сатира һәм башка төрдәге көлү төсмерләрен, комик детальләрне уңышлы куллана. Комик персонажларның көлкеле сыйфатларын сүз уйнату, комик чагыштырулар ярдәмендә күрсәтә. Гипербола, гротеск, антитеза кебек алымнарны, көлү детальләрен уңышлы кулланып, әдип тискәре персонажларны төрле формада үз-үзләреннән фаш иттерә. Телнең телгә йокмавы, кызыклы хәлләрнең берөзлексез чыгып торуы - әсәрләрнең уңышын тәэмин иткән төп факторлар. +Бу иҗатта көлү фаш итүгә тәңгәлләштерелә. Комедия ләрдә, нигездә, тискәре иҗтимагый-социаль күренешләр, аерым кешегә хас кимчелек-җитешсезлекләр, әхлаксыз, рухи яктан гарип, башкалар хисабына яшәүчеләр, гомумән, моральәхлак нормаларыннан тайпылышлар көлү объекты итеп алына. Әлеге тискәре күренешләрнең асылын ачып бирү, сәбәпләрен аңлатырга тырышу, нинди нәтиҗәләргә китерәчәгенә ишарә итү - комедияләрнең нигезендә шулар ята. Гадәттә, комик вакыйга, комедиячел ситуация гомумкешелек кыйммәтләре, әхлакый кануннар белән реаль чынбарлыктагы нормадан тайпылышның, "язылмаган законнар"дан читләшүнең каршылыкка керүе нәтиҗәсендә туа, конфликт мораль-этик җирлектә үстерелә. Персонажларның үз гамәлләренә объектив бәя бирергә сәләтсезлеге, ялгышу-х аталарын аңламыйчатөшенмичә, хаклыкларына инанган хәлдә, үзләрен иң акыллылар рәтендә күрергә омтылуы көлке уята. Чөнки "ямьсезлек гүзәл булырга тырышканда комик төс ала", шул ук вакытта "кәмитчел ситуациягә, табигыйлектән читләшүгә бары тик сәламәт акыл гына көлкеле бәя бирергә сәләтле". +Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: Ю. Әминев драматургиясендә комедия жанры өстенлек алган, пьесаларының өчтән ике өлеше комедияләрдән гыйбарәт. Әдип җитди, сатирик, лирик, көнкүреш, моңсу комедия һәм водевиль төрләрендә эшли. Комедияләр, нигездә, традицион характерда. +Моннан күп гасырлар элек Аристотель тәкъдим иткән комизм атрибутлары - "намуссызлык", "ялгышу" - Ю. Әми нев нең дә көлү объектын характерлый. Тискәре иҗтимагый- социаль күренешләр, аерым кешегә хас кимчелек- җитешсезлекләр дустанә юмор, усал сатира, ачы ирония кебек көлү төсмерләрен кулланып фаш ителә. Комедияләрдә көлү чынбарлыкның реаль каршылыкларын тирәнрәк күрсәтүгә, югары кешелеклелек идеалларын раслау - га хезмәт итә, хакыйкатьне ялганнан аеруда бөек арадашчы вазифасын үти. Реаль чынбарлыктагы нормадан тайпылышның әхлакый кануннар белән каршылыкка керүе нәтиҗәсендә туган комик ситуацияне тасвирлаганда, Кант тәкъдим иткәнчә, көлке объектыннан көлү белән беррәттән, үз-ү зеңнән дә көлү принцибы саклана: пьесаларның нигезе итеп алынган, бүген дә актуальлеген җуймаган вакыйганы чынбарлык күренешләре белән чагыштырып, тиешле нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге тудырыла. Беренче карашка көлкеле тоелган вакыйгалар артына еш кына тормыш драмасы яшерелгән. Автор комедия алымнары белән җитди проблемаларны (ата-ана һәм бала мөнәсәбәте, кечкенә авыл проблемасы һ.б.) күтәрә, "яшь аралаш көлдерә". Комизм һәм драматизмның үрелеп баруы әсәрләрнең тормышчанлыгын тәэмин итә. +Гадәттә, конфликт үзара туганлык мөнәсәбәтендә торучы кешеләр арасында оеша һәм хезмәткә, туган туфракка, мал-байлыкка, дуслык-кардәшлеккә, мәхәббәткә, бәхеткә төрлечә караш нәтиҗәсендә хәрәкәткә килә, мораль-этик җирлектә үстерелә, яшәеш өчен гадел яки гадел булмаган юлларны сайлау җәһәтеннән шактый кискен төс ала ("Канкардәшләр", "Сафура бураннары", "Тамырлар" һ.б.). +Хезмәт кешесен олылау идеясе Ю. Әминев иҗатының буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып бара. Әсәрләрдә төп игътибар, киеренке эш атмосферасын, эшлекле мөнәсәбәтләрне сурәтләүдән бигрәк, эшчеләр арасындагы җылы бәйләнешләрне, аларның бай күңел дөньясын яктыртуга юнәлтелә ("Сөймим, дисәң дә...", "Уҗым бозавы", "Өти балак", "Син ашадың башымны"). +Еш кына интрига алымы кулланыла: катлаулы кисештерүчуалтулар хәрәкәт үсешенең нигезен тәшкил итә. Укучы ларны махсус рәвештә билгесезлектә тоту, көтелмәгән чишелеш әсәрләрнең кызыксындыру көчен арттыра ("Кош ның үз канаты була", "Сатучылар", "Сафура бураннары" һ.б.). +Комедияләрнең теле образлы, үткен. Җанлы, җор телле диалоглар, эчке мәгънәгә бай, тапкыр гыйбарәләр, мәкальәйтемнәр халыкчанлыкны тәэмин итә. +IV бүлек +БЕР ПӘРДӘЛЕК ПЬЕСАЛАРДА +ШӘХЕС ҺӘМ ЗАМАН МӨНӘСӘБӘТЕ +Дөнья әдәбияты тарихында, күләмле әсәрләр белән беррәттән, зур булмаган әсәрләрнең дә формалашуы, эволюцион үсеш алуы мәгълүм. Әдәби төр буларак, драма тарихында да мондый күренеш күзәтелә. Антик чордан бүгенге көнгәчә зур һәм кечкенә күләмле драма әсәрләренең идея-эстетик үсеш юлы янәшә барган. Дөнья драматургиясендә кече жанрда җәүһәрләр тудыручылар дип хаклы рәвештә М. Сервантес, Ж.-Б. Мольер, А. Лесаж, П. Мериме, А. Мюссе, Г. Клейст, О. Уайльд, М. Метерлинк кебек драматургларны атарга мөмкин. Аерым алганда, инглиз әдәбиятында Б. Шоу, Дж. Голсоурси, Д. Синг, Америка сүз сәнгатендә Ю. О'Нил, У. Сароян, Франциядә Р. Мерль - сәхнә миниатюраларын үстерүгә лаеклы өлеш керткән авторлар. +Рус драматургиясендә кече жанрның формалашуы христиан динен кабул иткәнгә кадәрге чорда яшәгән славяннар фольклоры белән бәйле дигән фикер бар. Аның театр репертуарында тотрыклы урын биләү чоры дип XVII гасыр ны атыйлар. Бер пәрдәлек пьесалар язу белән күп авторлар мавыкса да, рус әдәбиятында сәхнә миниатюраларын тотрыклы, ныклы нигезгә куеп, әдәбият-сәнгать кануннары буенча, профессиональ дәрәҗәдә иҗат итә башлау XIX гасыр га туры килә, һәм әлеге өлкәдә Тургенев, Чехов, Гогольнең өлеше бәһасез. +1900 - 1920 елларда бер пәрдәлек пьесалар массакүләм популярлык казана, һәм Россиядә "миниатюра театрлары" ачыла. Кече драматик формаларга игътибарның нык арткан чоры дип рус әдәбиятында Беренче бөтендөнья сугышына кадәрге вакыт аралыгын атарга мөмкин. Бу исә "көмеш гасыр" язучыларының күпкырлы иҗатка омтылышлары белән аңлатыла. Соңрак, 1920 еллар уртасында, идеологик әдәбият формалашу "агитка"лар тууга этәргеч була. Тематик заказ буенча иҗат ителгән әсәрләр, укучы ихтирамын казана алмау сәбәпле, профессиональ сәхнәдә үз позициясен югалта. Бер пәрдәлек пьесалар бары тик үзешчән театрлар өчен генә языла башлый, ел саен диярлек нәшер ителеп торган җыентыклар театр тәнкыйте һәм әдәбият белгечләренең игътибарын үзенә тартырга сәләтле булмый. Соңрак сәхнә миниатюраларының сәнгатьчәлек дәрәҗәсе түбән булу күпсанлы бәхәсләргә этәрә, вакытлы матбугатта ачык хат формасын алган, кече драматик формага профессиональ-иҗади мөнәсәбәт булдырырга чакырган мәкаләләр дөнья күрә. Нәтиҗәдә, С. Серафимович, А. Луначарский, М. Зощенко, А. Володин кебек күренекле драматургларның әлеге драматик формага мөрәҗәгать итүе һәм 1927-1967 елларда иҗат ителгән бер пәрдәлек пьесалардан төзелгән ике томлык антология басылып чыгу укучының да, театр әһелләренең дә, әдәби тәнкыйтьчеләрнең дә фикерен үзгәртә. Соңрак бу юнәлештә нәтиҗәле эш башкарыла, күпсанлы җыентыкларның үз укучысын табуы шуны раслый. +Татар драматургиясендә кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре, бигрәк тә кыска комедияләр активлашу чоры дип 1950 елларны атарга мөмкин. Бер пәрдәлек комедияләр, интермедияләр, скетчлар бу чор газета-журналларында, үзешчәннәр өчен чыгарылган махсус китапларда еш очрый ("Үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен пьесалар", 1951-1955; "Күңелле сәхнә", 1956 елдан; "Эстрада", 1955 елдан; "Үсү юлы", "Идел" әдәби ��льманахлары). Р. Ишморатның "Бай кияү" (1950), "Директор хатыны" (1954), Г. Насрыйның "Кушамат" (1955), Г. Зәйнашеваның "Көйсез кияү" (1956), Ш. Рәкыйповның "Сөю билгесе" (1958) комедияләре һәм комик күренешләре язылу бу өлкәдә нәтиҗәле эш җәелүне күрсәтә. Ә. Фәйзи, Х. Вахит кебек авторларның нечкә көлүләре әлеге юнәлештә шактый тәҗрибә туплануга китерә. Ю. Әминев, соңрак Т. Миңнуллин кече жанрда уңышлы иҗат итәләр. +Кечкенә күләмле драма әсәрләрен тикшерүгә багышланган хезмәтләрнең күпчелегенә бер уртак сыйфат хас, ул - пьесаларның сәнгатьчә эшләнеше ягыннан камил булуын һәм театр сәхнәсе өчен профессиональ туры килүен расларга тырышу. Әмма, безнең фикеребезчә, новелла яки сонетның камил әсәрләр булуын исбатлау кирәкмәгән кебек, кече драматик форманың да сәнгатьчә югарылыгын раслау өчен дәлилләр эзләү таләп ителми. Бер пәрдәлек пьесаның төп үзенчәлеге шунда: ул - драматик форма, бары тик күләме генә кечкенә, әмма конкрет бер жанр түгел, ә төрле жанрлар җыелмасы. Бүгенге көнгәчә әлеге форманың эстетик табигатен күрсәтүче-ачыклаучы фәнни хезмәтләр юк дәрәҗәсендә дип әйтү ялгыш булмас. Чөнки "бер пәрдәлек пьеса", "кече драматик форма", "бер пәрдәлек драматургия" терминнарына аңлатманы, билгеләмәне "Кыска әдәбият энциклопедиясе"ндә дә, "Әдәби энциклопедик сүзлек"тә, әдәбият белеме буенча төзелгән терминологик сүзлектә дә очрату мөмкин түгел. Әлеге әдәби форма буенча вакытлы матбугатта басылган аерым мәкаләләргә нигезләнеп кенә фикер йөртергә мөмкин. +Рус драматургиясенә мөнәсәбәттә В. Гудкова бер пәрдәлек драматургиянең өч юнәлешен аерып тикшерә: +1) "агитка" - "әдәби төр булудан бигрәк, тиешле тарихи моментта, тиешле идеяне тапшыру чарасы", ягъни әсәрнең жанр үзенчәлекләре исәпкә алынмый, төп игътибар күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлегенә юнәлтелә; +2) "шигъри драма" - аларның сәнгатьчәлеген лиродраматик табигате билгели. Төп үзенчәлеге итеп образлылык, ритм, метр күрсәтелә, мисал буларак А. Пушкин, Н. Цветаева, А. Блок әсәрләре тәкъдим ителә; +3) "бер пәрдәлек психологик пьеса". Әлеге юнәлешкә "Чехов миниатюраларыннан башлангыч алып", ХХ гасырда сизелерлек үсеш алган пьесалар кертеп тикшерелә. +Театр белгече тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге классификация ачыклык кертүне таләп итә. Чөнки агитацион миниатюраларның барысына да бердәй ярлык тагу, аларны сәнгатьчә үзенчәлекләрдән мәхрүм дип әйтү дөрес булмас. Шулай ук "шигъри драма" төшенчәсе дә шик уята. Жанр үзенчәлекләренә ия булса да, шигырь белән язылган драма һәм традицион драма арасында принципиаль аерма юк диярлек. +Беренчеләрдән булып И. Давидова, жанр төрлелегенә бәйле рәвештә барлыкка килүче структур үзенчәлекләрне өйрәнеп, кечкенә күләмле драма әсәрләренең классификациясен тәкъдим итә. Ул сәхнә миниатюраларын "микродраматургия" һәм "бер пәрдәлек пьесалар" дигән төрләргә бүлеп тикшерә. Беренче төркемгә интермед��я, клоунада, скетч, драматик этюд, блицминиатюра, пьеса-монолог, театраль күзәтү, фарс, раек, бер актёрлы театр өчен микропьеса кертеп каралса, икенче төркемне водевиль, трагедия, сатирик комедия, лиро-психологик драма, көлкеле күренеш, драматик этюд-д иалог, драма, комедия тәшкил итә . Тәкъдим ителгән классификациядә бер пәрдәлек пьесаларны жанрларга бүлү критерийлары сакланмый, кече драматик форма чикләре эстрада жанрлары хисабына сизелерлек киңәйтелә, сюжет-композиция үзенчәлекләре буенча бер-берсенә якын булган фарс һәм водевиль аерып тикшерелә, шул ук вакытта пьеса-монолог, фарс һәм интермедия бер төркемгә кертеп карала. Гомумән алганда, безнең карашка, әлеге жанрлар бүленеше дә камиллектән ерак тора. +Кече драматик формага куелган төп таләпләр сыйфатында А. Бородин тарафыннан түбәндәгеләр тәкъдим ителә: +1. Драматик көрәш сызыкларының саны чикләнгән булу (бер яки ике). +2. Сюжетның мөмкин кадәр энергияле булуы, ярдәмче күренешләрнең мөмкин кадәр азрак кертелүе. +3. Перипетияләр, вакыйгалар үстерелеше этаплары күп булмау. +4. Аерым драматик күренешләрнең саны һәм күләме мөмкин кадәр аз булу. +Соңрак А. Бородин атап үткән сюжет-композиция үзенчәлекләре, А. Глебов, Я. Апушкин, И. Вишневская, В. Гудкова, А. Пронин һ.б. тарафыннан тулыландырыла. Тәнкыйтьче һәм драматург Я. Апушкин сәхнә миниатюраларында, жанр үзенчәлекләренә карамастан, Н. Буало тарафыннан тәкъдим ителгән классик вакыт, урын, вакыйга берлеге сакланырга тиеш дип саный. Күренешнең бер пәрдәгә сыеп бетүе төп шарт булганлыктан, кыска вакыт эчендә билгеле бер урында баручы вакыйга тасвир ителергә, шунлыктан "драматург барлык персонажлар да табигый рәвештә очрашырлык логик нигезләнгән тормышчан обстановка тудырырга тиеш" . А. Пронин фикеренчә, бер пәрдәлек пьеса - "чикләнгән күләмле, катнашучыларның саны аз булган, югары сәнгать чаралары ярдәмендә тудырылган үткен конфликтка һәм төгәл эшләнгән характерларга ия әдәби-драматик форма". Ул әлеге формага хас теге яки бу сәнгатьчәлек үзенчәлекләрен аерып күрсәтүне файдасыз гамәл дип саный, чөнки аның хасиятләре конкрет жанрга бәйле. Бер пәрдәлек драматургияне күп пәрдәлек драматургиядән аерып торучы сыйфат дип "югары тыгызлыкны, сәхнә әсәрләренә хас булган башка идея-эстетик таләпләрне дә тулысынча үтәгән хәлдә, барлык элементларның да югары конденсациясе"н атарга мөмкин. Димәк, сәхнә миниатюраларын иҗат итү киеренке хезмәт, зур осталык, кыскалык һәм төгәллек сорый. Дәвамлылыгы спектакль буларак якынча 20 - 40 минуттан артмаган пьесасы белән автор укучыга һәм тамашачыга драматургия кануннарына нигезләнеп иҗат ителгән, тәмамланган бербөтен әсәр тәкъдим итәргә тиеш. Югары драматик кие ренкелек, кульминацион ноктага омтылган вакыйга, артык сүзләрдән, кирәкмәс гамәлләрдән азат тасвир - әсәрнең нигезендә шулар ята. Әлеге төп компонентларны Я. Апушкин "драматик концентрат" дип атый. +Вакытның чикләнгән булуы, проблеманың кискен куелуы белән бер пәрдәлек пьесалар шунда ук укучының игътибарын геройның эчке дөньясына юнәлтә, тирән психологик анализ, кеше күңелен җентекләп өйрәнү-тикшерү өчен мөмкинлек тудырыла. Еш кына "бер пәрдәлек пьесалар сәнгатьчәлек җәһәтеннән күп кенә зур күләмле драма әсәрләреннән югары булып чыга". +Беренче әсәрләре үк укучы һәм тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителгән Ю. Әминев үзенең каләм көчен әнә шундый зур осталык, төгәллек, үткен фикер, тапкыр тел таләп итүче кече жанр формасында да сынап карый. Аның алты сәхнә миниатюрасы бар. Әлеге пьесалар аерым китап булып басыла, үзешчән сәнгать коллективлары өчен чыгарылган җыентыкларга да кертелә. Драматург сәхнә миниатюраларында югары әхлакый кыйммәтләрне раслауны, гаделлекне, сафлыкны, матурлыкны пропагандалауны, кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләрне данлауны төп максат итеп куйса да, шул чордагы җәмгыять тормышын күрсәтү, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне бар чынлыгы белән ачып бирү юнәлешендә дә эшли. Дөрес, социалистик реализм методы әсәрләрдә чынбарлыкның объектив картинасын тудыру, иҗтимагый күренешләргә тәнкыйть күзлеге аша карау, җәмгыятьтәге тискәре якларны фаш итү кебек гамәлләрне үз кысаларына сыйдырырга теләми. Ю. Әминев сәхнә миниатюраларының билгеле бер дәрәҗәдә тәнкыйтьләнүе дә, иң беренче чиратта, шуның белән аңлатыла. Аларга "тормыштагы зарарлы тенденцияләр, ямьсез күренешләрнең намуслы совет кешеләре чолганышында җил-яңгыр тими яши алуларын аңлату, кешелек сыйфатын югалткан хәшәрәтләрнең социалистик яшәеш прициплары белән мөнәсәбәте мәсьәләсен хәл итү җитеп бетми" дигән ярлык тагыла. Ә бүгенге көндә әлеге әсәрләр иң элек шушы ягы белән игътибарны җәлеп итә. Чөнки әдәби әсәрнең үзенчәлеге - "авторның игътибары юнәлтелгән күренешләрне танып-белү генә түгел, ә язучыга ияреп бару аша авторның үзен, ул яшәгән чорны ачу мөмкинлеген дә тудыра, әлеге дәверне күрсәтүче "тәрәзә" вазифасын үти". Бу шуның белән аңлатыла: "сәнгать әсәрләрендә фикер аларны иҗат итүченең иҗади максат һәм карашларыннан киңрәк була", "автор, һичшиксез, күбрәкне әйтә". +"Тикшерү" (1956), "Көләч Хамыйз" (1956), "Латыйфа" (1955-1958), "Тапшырылачак бүләкләр" (1958), "Бусагада" (1955-1958), "Саран малы - саранның үзен ашый" ("Каракның бүреге яна") (1955-1958) әсәрләр социалистик җәмгыятьнең, совет чорының асылын ачып бирү җәһәтеннән дә кызыклы, игътибарга лаеклы. +"Тикшерү" комедиясендә үзен бик эре тотып, кәпрәеп йөрүче, ләкин булдыксыз, исереклеге өчен эштән куылган бушкуык адәм - Низам сатирик планда тасвирлана. Элек сельпода эшләп тә, хәмер белән мавыгуы аркасында урыныннан колак каккан Камышевны бер айлык сынау шарты белән янгын инспекциясенә инспектор итеп эшкә алганнар. Халыктан аерылган һавалы түрәләр кебек, Низам да тупас, тәкәббер, формалист.. Аның өчен инспекторлык вазифасын үтәү өстәл артында акт язу белән чикләнә, депоның үзенә барып, эш шартлары белән танышу өчен һичбер теләге юк: +Низам. Мин сезне тикшерергә килдем. +Әхәт. Мине түгел, депоны тикшер, иптәш кем... Әйдәгез депога, анда һәммәсе дә күз алдында. +Низам. Миңа акт язарга кирәк. Өстәл-урындыксыз эшләп булмый, иптәш кем... +Әхәт. Алай булса, өстәл-урындыгын да шунда күтәреп алып барырбыз. +Низам. Сезнең эшегезне шушында утырган килеш тә күрәм мин. (7 б.) +"Рольгә тәмам кереп киткән" инспектор үз вазифаларын бөтенләй белми диярлек, аның карашынча, акт язу юридик кануннар буенча сорау алу процессыннан башка һич була алмый, ул хәтта янгын депосы начальнигы Әхәтнең, ялган җаваплары өчен, җинаять эшләре кодексының иң каты статья лары буенча җәзага тартылу мөмкинлеген дә искәртергә онытмый. Җитәкчелек постына мөкиббән киткән, үзен башкалардан бер башка югары санаган Низам өстенлеген эре кыяфәте, тупас мөгамәләсе белән расларга омтыла, хөрмәтне куркыту нигезендә казану мөмкин түгеллеген аңламый. Янәшәдәгеләр белән үзе арасында дистанция саклау, мизгел саен "начальник" булуын сиздереп тору, кешеләрне кимсетү-мыскыллау өчен җай, сәбәп эзләү - әлеге геройга хас сыйфатлар. Шулай да үзен иң акыллылар рәтенә керткән, булдыклы санаган Низам "төп башына утыру"ын сизми дә кала. Саллы тормыш тәҗрибәсе туплаган, яхшыны яманнан тиз аеручы, кешеләргә дөрес бәя бирә белгән зирәк Әхәт карт тапкыр, шаян җаваплары белән тикшерүченең үзен сынап карарга була. Инспектор "кармакка тиз каба". Әхәт әйткән һәр сүз, һәрбер шаян җавап шунда ук документка теркәлә. Янгын сүндерү насосларының берсе ремонтта, икесенең шлангы черегән, башкаларының бөтенләй эшкә яраксызлыгы, чиләкләренең югалып бетүе, атларның ачлыктан хәлсезләнүе, коеларның ташландык хәлдә булуы турында Әхәт карт тарафыннан сөйләнгән сүзләрне Низам аеруча ләззәтләнеп язып бара. Тимерчене кызган тимер өстенә бастырып биетергә, депода дежур торучы Гайфушка чиләкләрне түләтергә, кыр станында аш пешерүче Патыйны "бер бочканы ватып чәй кайнаткан өчен" судка бирергә, янгын депосы начальнигын "бер минут та тотмыйча эштән алып атарга" тели ул. Низам, эш урынын үз күзләре белән күрмәгән дә килеш, шундый нәтиҗәләр ясый. +Үзен кырыс, җитди эш кешесе итеп күрсәтергә теләгән Камышевның ике йомшак ягы бар. Беренчесен Әхәт карт бик дөрес билгели: +Әхәт. ...Фамилияң бик дөрес синең, энем, Камыш. Дулкын каян бәрсә - шул уңайга ятасың. (15 б.) +Әлеге герой өчен янәшәдәгеләр төп-төгәл ике категориягә бүленә: җитәкчелек постын биләүчеләргә һәм башкаларга. Низам фикеренчә, беренче категория вәкилләре генә "кеше" исемен йөртергә лаеклы. Чөнки синең язмышың алар кулында. Шунлыктан теләсәң-теләмәсәң дә, алар көен көйләргә туры килә. Низам андыйлар белән хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә берничә тапкыр бик тырышып түбәнчелек белән баш иеп ала. Калган��ар исә Камышев өчен куркыныч тудырмый: андыйлар белән ничек теләсәң, шулай сөйләшер гә, ни теләсәң, шуны эшләргә мөмкин. Әлеге сөйләшү шуны раслый: +Низам. Безобразие. Бер генә кеше дә юкмыни соң биредә? +Ямал. Моңа кадәр мин үземне кеше токымыннан исәпли идем дә... +Низам. Син бит - җыештыручы. (4 б.) +Инспекторның район инспекциясе начальнигы Шәфиевкә шалтырату эпизоды аның чын йөзен ачу, кешеләргә мөнәсәбәтен билгеләү җәһәтеннән игътибарга лаек. Биредә икейөзле адәмнең мәгънәсезлеге, тәрбиясезлеге тулысынча ачып бирелә: +Низам (телефонда). Алло, алло... Миңа срочно район янгын күп сөйләшмә, тизрәк шалтырат. Әй, кем анда минем линиягә тыгыла? Ал танавыңны: алло, алло... Кем бу, иптәш Шәфиевме? (Түбәнчелек белән бик тырышып берничә тапкыр баш ия.) Исәнмесез, исәнмесез, иптәш начальнигыбыз, иптәш Шәфиев... Кычкырма әле, хәсрәт, куй телефоныңны... Юк, юк, бу сезгә түгел, иптәш Шәфиев. Мин... (кул сәгатенә карап) килеп җиттем. Унике километр араны илле инспекциясе начальнигын бирегез. Әйе, иптәш Шәфиевне. Давай, давай, тугыз минутта үттем. Хәзерме? Бер генә минутны да әрәм итмичә, түбәнчелек белән сезнең әмерегезне үтәргә керешәм. Их, авызына сугып җибәрергә... Юк, юк, сезгә түгел, иптәш Шәфиев... (5 б.) +Низамның әлеге сыйфатын аңлап алган Әхәт уенын ахырына кадәр җиткерергә була. Җиде малай тәрбияләп үстергән карт инспекторны сынавын дәвам итә: кызлары булмаса да, янгын инспекциясе начальнигын үзенең кияве итеп күрсәтә. +Әхәт (Низамның юлына аркылы төшеп). Иптәш кем, ни... Кечкенә үтенеч: зинһар кияү алдында мине хур итә күрмәгез. +Низам. Сезнең киявегезнең миңа ни кирәге бар? +Әхәт. Кияү булмыйча, мин аңа, иптәш кем, йөзек кашына куярдай кызымны бирдем. Иллә матур да минем төп чегем. Сызылып киткән кара кашлы, нечкә билле, зифа буйлы... Шуңа күрә кияү миңа җил-яңгыр тидерми, хе-хе... Яхшы кеше ул. Шәфиевне әйтәм, үз балаң да шундый булмас. +...Узган ел шулай бер яшь кенә нәрсә килде. Инспектор инде, үзенчә. Миңа бәйләнә башлады. Нигә тегеләй дә, нигә болай, имеш. Кияүгә телефон аша тел генә кыймылдаттым, икенче көнне үк теге инспектордан җилләр исте, хе-хе-хе... (11-12 б.) +Әлеге сүзләр аңа бик тиз тәэсир итә, Камышев "дулкын уңаена авыша да башлый": +Низам. Һе! Ни... иптәш Исламов, мин дә иптәш Шәфиевне бик яратам. Аның кыяфәте дә, кыланышы да зур кешеләрчә. Ә сөйләве, сөйләве! Башкаларның мең сүзе - иптәш Шәфиевнең бер сүзе! +...Аның елмаюы да, көлүе дә, хәтта ачулануы да искиткеч яхшы. Ә кешеләргә мөгамәләсе дисәң! Иптәш Шәфиев кебек начальникны гомеремдә беренче тапкыр очраттым. Белем иясе. Анда акыл бар. Иптәш Шәфиев киләчәктә күгебезнең йолдызы булачак. (12 б.) +Ул тиз генә язылган актны чүп савытына ыргыта, "график буенча эшлисе булмаган, план бирелми торган, растрата дип куркырга кирәкмәгән" тыныч эш урынын саклап калу өчен, "Ярый әле, карт юләр үзе сөйләп бирде" дип шатланып, "Шәфиев хатынының әтисе" хезмәтен я��адан "җайлабрак" бәяләгән акт яза. Ни әйтсәң дә, "Кул кулны юа, карга күзен карга чукымый диләр бит". +Низамның икенче йомшак ягы - исерткеч эчемлекләр белән мавыгу. Һәрвакыт эчү турында уйлап йөрүе аны вакытвакыт фаш итеп тә куя: +Әхәт. Иптәш кем... ни... Әйдәгез безгә, чәйләп алырбыз. Балы да бар. +Низам. Һе... Балы диген... Ачыганмы соң ул? +Әхәт. Нинди ачу, кичә генә алдым, яңа бал. +Низам (үз-үзенә). Ачы бал дип сөенеп киткән идем. (Әхәткә) Теләмим. (11 б.) +Әлеге геройның тискәре сыйфатларын ассызыклау өчен, пьесага җыештыручы кыз Ямал образы кертелгән. Инспектор һәм җыештыручы үз-үзләрен тотышы, сөйләшү манерасы, хезмәткә, кешеләргә мөнәсәбәте буенча капма-каршы позициядә торалар. Саф күңелле кызның итагатьлелеге, әдәплелеге, матур сөйләме фонында Низам тагын да нурсызлана. +Хезмәткә мөнәсәбәте җәһәтеннән Ямал үрнәк образ: авыл советы бүлмәсендә чисталык хөкем сөрә, бар җирдә тәртип, тәрәзә төбендәге гөлләр чәчәккә бөреләнгән. Документлар саклана торган бүлмәдә чит кешенең үзен генә калдырырга теләмәве кызның эшенә җаваплы каравын күрсәтә. Ямал әйләнә-тирәгә, янәшәдәгеләргә карата да игътибарлы: ул, Низамның кояшта калдырылган атын күреп, хайванны кызгана, лапаска кертеп тугарып та куя. Кешеләргә мөнәсәбәте дә ихтирамга лаеклы: тәрбияле кызны Низамның тавыш күтәрүе, мыскыллы карашы да чыгырдан чыгармый, ул сабырлыгын җуймыйча, тыныч кына сөйләшүен дәвам итә. Акылы, тапкырлыгы, чаялыгы, сөйләшү манерасы белән кыз укучы күңелен тиз яулый: +Низам (графинга үрелеп). Кайнаганмы? +Ямал. Ул эчү өчен куелган. +Низам. Кайнаганмы дим. +Ямал. Кайнамаган суны эчәргә ярамый. +Низам. Һе (стаканны тутырып эчә дә йөзен чыта). Суыгыз да үзегез кебек, әллә ничек, коры. +Ямал. Ә без су һәрвакыт юеш була дип йөрибез. (Елмаеп) Ялгышабыз икән. (4 б.) +Яки: +Низам. ... (кәгазь чыгарып) Укый беләсеңме? +Ямал. Японча язылганмыни? +Низам. Нәрсә син, безобразие. +Ямал. Безнең авылда укый-яза белмәүчеләрнең беткәненә егерме ел инде, абый... (5 б.) +Бу мисаллар гади җыештыручының башкаларның эшен тикшерү һәм бәяләү хокукы булган инспектордан тәрбиялерәк, акыллырак булуын күрсәтә. Ямалның "без районнан килгән кешеләрне үзебезгә үрнәк дип исәплибез" дигән сүзләре Низамга гына түгел, җәмгыять кануннарына шелтә булып яңгырый. Кеше белән кешечә сөйләшә дә белмәгән, мәгънәсезлеге белән дан казанган адәм актыгына башкаларның эшен тикшерү хокукы бирелү ни белән аңлатыла? Бу очракта җәмгыять нинди законнарга таянып эш итә? Ю. Әминев "Тикшерү" комедиясендә әнә шул сорауларга җавап эзли. Автор төп фикерне тәҗрибәле Әхәт карт авызыннан әйттерә: +Әхәт. ...Киләләр, кырдагы эшне дә, фермадагысын да кәнсәдә утырып кына тикшерәләр... Итекләрен пычратудан куркалар. Хәтта алар өстәл артыннан торып тәрәзә янына килергә дә иренәләр. (17 б.) +Икейөзлелек, намуссызлык, эшкә салкын карау, җавапсызлык, әдәпсезлек кебек сыйфатларны үзендә т��плаган Низам җәмгыятьтә еш очраучы бюрократ түрәләрнең типик образы буларак тәкъдим ителә. Ул яшәешнең, көнкүрешнең асылын күрсәтү-аңлатуга хезмәт итә. +"Көләч Хамыйз" пьесасында колхоз тарафыннан елга аша көймәдә кешеләр чыгарып тору эшенә куелган, ләкин үз файдасын гына кайгырткан, колхозны да, кешеләрне дә, хәтта ятим балаларны да алдап көн күрүче вөҗдансыз Хамыйз образы үзәк урынны били. Ягымлы, көләч көймәче беренче карашка үз эшенә җитди караучы, әдәпле-итагатьле кеше кебек күренә. Аның ике баланы, акчалары булмаганга, аргы якка чыгарудан баш тартуы да артык гаҗәпләнү тудырмый. Ул бит колхоз тарафыннан һәм колхоз файдасына эшләү өчен куелган кеше, һәр көнне керем кертергә тиеш. Тик кечкенә юлчыларның балалар йортыннан булуын, кайчандыр үзләрен тәрбияләгән, инде каты авырып түшәккә егылган әбиләренең чакыруы буенча юлга чыгуын, директор юлга дип биргән акчага әбиләренә күчтәнәч алуларын белү көймәчегә карата туган фикерне үзгәртә. Драматург, Хамыйзның гадәти таш бәгырьле кеше генә булмавын күрсәтү өчен, әхлаксызлык сыйфатларын бер-бер артлы ача башлый. +Көймә сорап кычкырган тавыш ишетелгәч, юл уңаенда абыйлы-сеңелле ике баланы утыртып китәсе урынга, Хамыйз, чәчелеп ята торган утыннарны өяргә, землянка тирәсен себерергә кирәклеген сиздереп, буш көймә белән аргы якка юнәлә. Балаларның әлеге эшләрне тиз генә эшләп куюы да, Азатның һәм Диләнең акчасы да, банкадагы юкә балы да ярдәм итми. Ю. Әминев Хамыйзны сурәтләүдә гипербола алымына да мөрәҗәгать итә. Кечкенә малайның бүрәнә тотам дип бата башлаган көймәчене коткаруы, Хамыйзның кесәсеннән акча төшеп калу һәм аның балалар тарафыннан кире үзенә кайтарылу күренешләре табигыйлеккә хилафлык китерсә дә, геройның чын йөзен ачу максатына хезмәт итә. +Ятим балаларның соңгы тиеннәренәчә талап алган көймәченең мондый гамәле беренчесе түгел. Ул, җае чыккан саен, кешене сүз белән мавыктырып, түләнгән акчага квитанция бирмичә, үз кесәсен калынайту турында уйлый. Ул, кирәк булса, мескенләнү-ялынудан да тайчанып тормыйча байлык туплый: колхозчы кыз Фәүзияне елга аша чыгару күренеше Хамыйзның әлеге гамәлен мотивлаштыру өчен кертелгән. Аның комсызлыгы, кешелексезлеге буш урында гына бар лыкка килмәгән, ә күпсанлы алдашу-ялганга җитәкчелекнең күз йомуы нәтиҗәсендә формалашкан сыйфат буларак аңлашыла. Эшчеләрнең хезмәте контрольдә тотылмау, җавапсызлыкка юл куелу әнә шундый нәтиҗәләргә китергән. Үзендә урлау кебек начар гадәтнең булмавы турында тәкърарларга яраткан Хамыйзга күзен дә йоммыйча алдашу берни түгел: +Фәүзия. Абый, квитанция бирергә оныттыгыз. +Хамыйз. Бирдем бит, туганай. +Фәүзия. Акчамны алдың, абый, ә квитанцияне бирмәдең. +Хамыйз. Җан илчегә нахак бәла яга торган алама гадәт миндә тумыштан ук юк. Яхшылабрак кара әле. +Фәүзия. Юкны карасаң да, карамасаң да юк инде ул. +Хамыйз. Сул кесәңә салды��, туганай... Гөнаһсыз җанымны юкка рәнҗетмә инде, туганай... Югалган, югалган инде. Хәерле булсын әйдә, туганай! Квитанциясез генә кит. Кичкә дә каласың, болытлар да кабарынып тора әнә. (46-47 б.) +Әртил уставын аяк астына салып таптарга теләмәве, үз колхозын алдый алмавы турында еш кабатларга яраткан Хамыйзның кылган гамәлләрен күрү аңа карата чиксез нәфрәт уята, мондый башбаштаклыкка юл куйган җитәкчелекнең эшен шик астына алырга мәҗбүр итә. +"Латыйфа" комедиясендә вакыйгалар җәмгыять эшеннән читләшкән, йортында квартирантлар тотып, шул исәпкә көн итүче Латыйфа образына бәйле рәвештә төзелгән. Латыйфаның бар белгәне: өйгә кеше кереп идәнне таптап йөрмәсен, өйгә тузан тулмасын, баскычны пычратмасыннар, хәтта ... ишек алдындагы чирәм тапталмасын. Саранлыгы да мәгънәсез, усаллыгы да мәгънәсез, хәтта ялкаулыгы да мәгънәсез. Өендә табиб кызны фатирда тотуы да ай саен акча түләп торганга һәм колхоз эшенә чыкмас өчен генә. Кешеләрне сөймәүче, бөтен дөньясына ачулы Латыйфа докторның үзен дә, аның янына йомыш белән килүчеләрне дә яратмый. Ул, хәтта, килүчеләрне капкадан уздырмас, өй алдын таптатмас дигән өмет белән бер көчек тә үстерә. Әмма чамадан ашкан карунлыгы эт баласын тиешенчә ашатудан да тыеп тора. +Латыйфаның кешелек кыйммәтен күрсәтү һәм укучыга бәяләү мөмкинлеге бирү өчен, автор кызыклы ситуация тудыра. Бер якта - ачлыктан, чылбырда торудан чирләгән көчек һәм икенче якта - фатирда торучы табибка бар өметен баглап килгән юлчының авыру баласы. Күрше ветврач Гайнетдинне йокыдан уятып, көчегенә тиешле игътибар даулаучы Латыйфа өзгәләнгән әти кешенең үтенүләренә колак салырга да теләми. Югыйсә аннан бернәрсә эшләү таләп ителми, бары тик табибә кызны, кереп, йокыдан уятып алып чыгарга гына кирәк. Кешегә яхшылык эшләү дигән нәрсә ят булган әлеге герой бичара гаиләне алдап-йолдап медпункт җыештыручының йортына озата. Габдрахманның нәние өчен бер шешә сөт соравы һәм Латыйфаның бирмәве әлеге адәмгә карата нәфрәтне тагын да көчәйтә: +Габдрахман. ...Апа җаным, зинһар, шушы шешәгә сөт салыгызчы, кызым сөтне бик ярата иде, бәлки... +Латыйфа. Әнисенең сөте җитмимени? +Габдрахман. Әйе... +Латыйфа. "Тал чыбыктай", - дигән булып, хатынкыз ның шыр сөяккенәсен сайлыйсыз. Юанракка өйләнергә иде. +Габдрахман (шешәсен сузып). Апа җаным, акча түләрмен... +Латыйфа. Юк, апаем, юк, берүк кыстама. Чирле бала авызында әвәләнгән нәстәне тотарга... Үләсем килми әле. +Габдрахман. Алайса шешәгә сөтне үзем тутырып алыйм. +Латыйфа. Берүк, чиләгемә кагыла күрмә, ни... Бу бит кайнамаган сөт, сыерым да ни туры килсә шуны ялый. (35 б.) +Юлчылар ишегалды чирәмен таптамасын, баскыч төбен пычрата күрмәсен дип борчылган Латыйфаның күңелен сабыйның хәле начарайганнан-начарая баруы да йомшартмый. Ул, киресенчә, авыру баланы ишегалдына кертмәс өчен, бар көчен куя, "Минем сабыем үлә, аңлыйсыңмы? Кеше үлә", дип өзгәләнг��н атаның күңел кичерешләрен, хис- тойгыларын аңларга да теләми. Шул ук вакытта үзенең авыру көчегенә колхоз ветврачы тарафыннан игътибар булырга тиеш дип санаган хатын Гайнетдинне башта ялыныпялагайланып, аннан мескенләнеп-елап, соңрак куркытыпянап үз дигәнен эшләргә мәҗбүр итә. Әмма "чыгымы күп булса да", әлеге хатын өчен көчек Габдрахманның баласыннан кадерлерәк тоела, кеше гомере аның өчен хәтта сөттән дә арзанрак. Кайгыдан шашынган яшь ана, бала үлде, дип йөгереп кергәч, Латыйфа салкын кан белән болай ди: "Бер бала өчен елап торырга... Яшь чагың әле, кызыкаем, егерме берне тудырырсың. Әнә, ирең сөтемне түктерде, менә аны җыеп алып булмый". (39 б.) +Тормышта Латыйфадай кешеләр очравына ачынган автор әсәр ахырында аңа тиешле җәзасын бирә: табибә кыз Асия фатирдан чыгып китә. "Йомшак түшәгегез җаныма каты", ди Асия һәм аңа кешеләр арасында, кырда эшләргә киңәш бирә: "Хезмәт сезне һичшиксез аңыгызга китерер, кешеләрне ихтирам итәргә өйрәтер". (41 б.) Кечкенә Акбай да, Габдрахман сүзләре белән әйткәндә, "Латыйфага эт булып хезмәт иткәнче, үлүне артыграк саный". Идәненең чисталыгын саклыйм дип, кеше гомерен өзә язган герой шул рәвешчә иң каты җәзага - ялгызлыкка дучар ителә. +"Тапшырылачак бүләкләр" пьесасының нигезендә, үз абруен бөтен нәрсәдән югары куеп, эшнең нәтиҗәсеннән бигр әк, аның формасына күбрәк игътибар бирүче колхоз рәисе белән авыл халкы арасындагы конфликт ята. Аның кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт: колхоз районда арткы урыннарны били, ә Исламовның моңа һич эче пошмый, үз-үзен дә, район җитәкчеләрен дә алдап-тынычландырып, эшне сүз белән алмаштырып йөри, хәлне аңларга теләмичә, юк урында уңышлар эзләп, сөт савып алу буенча районда 19 нчы булып барган савымчыларны бүләкләү эше белән мәшгуль. Колхоз терлегенә ашатырга азык булмаган вакытта җитәкчелекнең әлеге гамәле көлке тудыра, уй-фикергә сәләтсез, ялкау хуҗалар белән җәмгыятебезнең әллә ни алга китә алмаячагына ишарәли. "Минем колхозым" сүзен теленнән дә төшермәгән рәиснең, сөт савып алудагы уңышсызлыкларның сәбәбен эзлисе, күбрәк азык мәсьәләсен кайгыртасы урында, бүләк бирү белән шөгыльләнүе, "Үз сыерларын үзләре туйдыра алмыйлар" дип бөтен колхозлар алдында сүкмәсеннәр өчен, ссуда алудан баш тартуы, "Исламов малларны ач калдырды. Исламов сәдака җыйды, Исламов фәлән, Исламов төгән" дип сөйләүләреннән куркып, авыл халкы тәкъдим иткән ярдәмне дә кабул итмәве аның ялкау, башбаштак, инициативасыз кеше булуын күрсәтә. Рәвиянең "Савучысына бүләк ителгән машинаны күргәч, сыерларның җилененә сөт күбрәк төшәр дип уйлыйсызмы?" - диюе коры сүз белән генә эшнең нәтиҗәлелеген күтәрергә маташучы рәискә карата ачунәфрәт булып яңгырый. +"Бусагада" исемле пьесада тагын да көлкелерәк, аянычрак күренеш күрсәтелә. Ир белән хатын арасындагы сөйләшүдән колхозда эшләрнең җайлы гына бармавы аңлашыла. Һәм монда яшь агитатор Рәхимә "гаепле" икән: колхозчыларга лекция укымау, фермада плакатларның яңартылып тормавы савым кимүнең сәбәбе итеп күрсәтелә. Беренче карашка тәнкыйтькә дучар ителгәндәй тоелса да, Рәхимә - чынбарлыкны бар дөреслеге белән ачып бирү юнәлешендәге әһәмиятле персонаж. Түбәндәге өзек шуны раслый: +Рәхимә. ...Каршыларында шундый искиткеч лозунг торгач, сыерларның эчкән сулары минут эчендә сөткә әйләнәчәк, хи-хи... +Мансур (чыраен сытып). Сәбәпсез көләсең. +Рәхимә. Ачуым килгәнгә көләм. Кичә парторг (биленә таяна, калын тавыш белән): "Агитатор-р Р-рәхимә фермада аңлату эшләре алып бар-рмый, аңламагач, әлбәттә, сыерлар сөт бирмиләр... " +Мансур. Ул дөрес әйтә. +Рәхимә (кимсенеп). Дөрес булмый, әлбәттә... Иртәгә Фатих Кәримнең искиткеч шигырьләрен сыерларга укыйм әле. Илгә мәхәббәтләре артсын да, сөтләре елгадай ташып аксын. (58-59 б.) +Әлеге сүзләр формаль як белән мавыгучы, агитация, пропаганда, плакатлар белән мәшгуль, сыйфаттан бигрәк, мондый эш юнәлешенә өстенлек биргән җәмгыятькә шелтә булып яңгырый. +"Саран малы - саранның үзен ашый" комедиясендә үзенең эш урыныннан оятсызларча файдаланып яшәүче Камали күрсәтелә. Ул эшендәге һәр нәрсәне үз мәнфәгатьләрендә куллана, эләктереп кайтырлык бар нәрсәне дә хуҗалыгына ташый, хәтта кул астындагы хезмәткәрләрне дә үз эшен эшләргә мәҗбүр итә. Әнә шул кеше - депо начальнигы! Тыныч кына, бер җил-яңгыр да тимичә яшәп ята! Пьесада ышанып тапшырган эшкә бармак аша карап, үзенең тормыш-көнкүрешендәге барлык кирәк-ярагын хөкүмәт, халык исәбенә, бүтәннәр көче белән генә табып яшәүчеләргә шактый уңайлы шартлар тудырылуы хакында сүз бара. +Ю. Әминев иҗаты - кимчелекләрне фаш итәргә, яңалыкны, матурлыкны күрә белергә һәм яклый белергә чакыручы иҗат. Пьесаларда фаш итүче юнәлеш көчле. Җәмгыятьтә җылы урын биләгән геройларның чын йөзен ачып бирү, шул рәвешчә иҗтимагый тормышның асылын күрсәтүдә түбәндәге алымнар кулланыла: +1) персонажларның үз-үзләрен тотышына тәңгәл килгән исемнәр сайлау. Мисалга, җил кайсы яктан иссә, шул якка авышырга әзер Камышев ("Тикшерү"), тәмле теле белән кеше күңелен яуларга тырышучы вөҗдансыз Хамыйз ("Көләч Хамыйз"); +2) геройларга башка персонажлар тарафыннан бәя бирелү. Автор әйтергә теләгән фикер, гадәттә, я саф күңелле, олы җанлы яшь кеше, я тәҗрибәле, акыллы, зирәк карт авызыннан әйттерелә. Мәсәлән, Низамга бәяне Әхәт карт ("Тикшерү"), Хамыйзга нәни кыз Дилә ("Көләч Хамыйз"), Латыйфага акыллы яшь врач Асия ("Латыйфа") бирә. Ягъни Ю. Әминев автор позициясен күрсәтүдә үзенә идея ягыннан якын булган персонаж сөйләмен файдалана; +3) эчке монолог алымын куллану нәтиҗәсендә драматург геройның күңел дөньясын, ягъни уй-фикерләрен, теләкомтылышларын, эчке планнарын ачып бирә. Монда персонажның тормышка карашы, максаты, чынбарлыкны аңлавы да чагыла. "Латыйфа" комедиясендә Латыйфаны шәхси монологы фаш итсә, Низамның үз ал��ына сөйләнүе яшерен планнарын ачып бирә ("Тикшерү") һ.б; +4) контраст характерлар тудыру аша геройга хас сыйфатларны калку күрсәтү, ассызыклау, капма-каршы холыкка ия персонаж фонында объектив бәя бирү мөмкинлеге булдыру. Мәсәлән, Низам һәм Ямал ("Тикшерү"), Хамыйз һәм Фәүзия ("Көләч Хамыйз"), Камалый һәм Әхкиями ("Саран малы саранның үзен ашый") образлары мисалында миһербанлылык һәм вөҗдансызлык, юмартлык һәм саранлык күренешләренең йөзгә-йөз бәрелешүе күрсәтелә; +5) гипербола алымына мөрәҗәгать итү. Ю. Әминев бер пәрдәлек пьесаларында үткен һәм җанлы тел, тапкыр детальләр һәм ситуацияне куерту ярдәмендә образны үткенәйтү, калкуландыру, арттырып сурәтләүнең уңышлы үрнәген бирә. Дөрес, вакыт-вакыт артык мавыгып китүләр дә очрый. Әйтик, суга бата башлавы һәм акчасын югалтуы кебек эпизодтан башка да Хамыйзны фаш итәргә мөмкин булыр иде ("Көләч Хамыйз"). Яисә Латыйфаның барлык начар гадәтләренә эш сөймәү (үз хуҗалыгында!) сыйфатын өстәү шулай ук артык ("Латыйфа"). Бу эпизодлар әсәргә, ясалмалык алып керүдән тыш, бернинди дә файда китермиләр. +"Әдәби геройда язучының гына түгел, шул заман җәмгыятенең дә шәхескә мөнәсәбәте, кешенең дөньядагы һәм җәмгыятьтәге ролен аңлавы чагыла. Мондый образда әхлак һәм этика нормалары гәүдәләнә, фәлсәфи фикерләр кисешә. Герой образы дөньяны танып-белүне дә, рухи баету һәм тәрбияләүне дә төп вазифасы итеп алып, җәмгыятьнең алга үсешен тәэмин иткән көчләрнең тупланма чагылышы ролен үти". +Ю. Әминев яшәешнең нигезен тәшкил иткән әдәп-әхлак нормаларын барлау, кимчелекләргә каршы чыгу, иҗтимагый тормышның асылын күрсәтүне тискәре геройларны фаш итү аша тормышка ашыра. Әшнәчелеккә, ясалмалылыкка, ялганга корылган яшәешне сурәтләү объекты итеп алып, җәмгыять үсешенең һәрбер дәверендә чагылыш табучы кайбер гадел булмаган кануннарны шик астына куя, тормыш чынбарлыгын ачып бирә. Драматург бер пәрдәлек пьесаларында, дөнья да гаделлек хакимлек итсен өчен, югары кешелек кыйммәтләре өчен көрәшергә чакыра. Тасвирланган образлар, ситуацияләр ярдәмендә автор яшәешнең мәгънәсе, тормышта үз урыныңны табу, идеалларга тугрылык кебек мәсьәләләрне, проблемаларны күтәрә. Шул рәвешчә, һәр җәмгыятьтә очрарга мөмкин булган алдау, эш урыныннан файдалану, кеше хисабына яшәргә омтылу, харам мал туплау кебек күренешләр конкрет мисаллар нигезендә фаш ителә. +Югарыда атап үтелгән сәхнә миниатюралары шушы яклары белән игътибарга лаек булып, алар илнең, милләтнең үткәне һәм киләчәге хакындагы уйларга этәрә. Биредә әдип үз замандашларының эш-гамәлләрен, хыял-омтылышларын сурәтләү аша җәмгыятьтә өстенлек иткән нормалар, халкыбызның яшәү тәртипләре турында сүз алып бара. Гадәттә, пьесаларда әхлаксыз, рухи яктан гарип, яшәү нормаларыннан читләшүче, башкалар хисабына көн күрүчеләр көлү объекты итеп алына, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы типлар булып ач��лалар. +Мәгълүм булганча, әдәбиятның тарихи үсешендә күркәм кеше идеалы Аллага, дини кануннарга мөнәсәбәттә тикшерелә, мәдәният ислам тәгълиматы белән тыгыз багланышта үсә. "Большевиклар хакимияте безнең халкыбызны бу мирастан, бу тарихтан аеру өчен барысын да эшләде. Бу исә зур әхлакый югалтуларга китерде, рухи яктан зәгыйфьләндерде". Ю. Әминев атеистик заманның бу сыйфатын аңлап эш итә. Шунлыктан язучының дәвер концепциясендә динсезлек тә аерым урын алып тора, шәхси һәм иҗтимагый әхлаксызлык билгеле бер дәрәҗәдә атеистик заман җимеше буларак та аңлашыла. +"Даһи останың иҗатында да бар нәрсә дә бердәй кыйммәткә ия булмый". Ю. Әминевнең бер пәрдәлек пьесаларына карата да әлеге фикерне әйтергә мөмкин, чөнки аларның һәммәсе дә сәнгатьчә эшләнеше, идея-эстетик кыйммәте ягыннан бердәй югарылыкта тормый. "Аларда сюжет йомшаклыгы да, конфликт схемачылыгы да, образлар сайлыгы да юк түгел. Ләкин аларда (...) бер әйбер мондый кимчелекләрне каплап тора: тормыш дөреслегенә омтылыш зур, тормышчан җирлек көчле. Тормышны һәм кешеләрне яхшы белү аларда сәнгатьнең нечкәлекләрен белеп бетермәүдән күп өстен". Әлеге әсәрләр шәхес һәм заман мөнәсәбәтенә, шәхес һәм җәмгыять мәсьәләләренә дикъкать итү, аларны табигыйлеккә хилафлык китермичә чагылдыру җәһәтеннән һәркайсы аерым игътибарга лаеклы. +Ю. Әминевнең иҗади мирасында бер пәрдәлек пьесалар аерым урын тота. Драматург тарафыннан комедия жанрындагы алты сәхнә миниатюрасы иҗат ителгән. "Тикшерү", "Көләч Хамыйз", "Латыйфа", "Тапшырылачак бүләкләр", "Бусагада", "Саран малы - саранның үзен ашый" - 1955-1958 еллар аралыгында язылган пьесалар, димәк, алар әдип иҗатының башлангыч чорына карый. Бер пәрдәлек пьесалары белән драматург җәмгыять тормышында, кеше көнитешендә, эш-гамәлендә, уй-фикерендә, сөйләмендә үзенчәлек ле чагылыш тапкан кайбер кануннарны шик астына куя. Үз замандашлары тормышын сурәтләү объекты итеп алып, икейөзлелек, намуссызлык, эшкә салкын карау, җавапсызлык, әдәпсезлек кебек күренешләрне үткен тәнкыйтькә дучар итә. Әлеге тискәре сыйфатларны үзләрендә туплаган геройлар бюрократ түрәләрнең типик образлары буларак тәкъдим ителә, мондый башбаштаклыкка юл куйган җитәкчелекнең эше шик астына алына. Пьесаларда яшәешнең асыл мәгънәсе, тормышта үз урыныңны табу, идеалларга тугрылык кебек проблемаларны күтәрү аша иҗтимагый әхлак, җәмгыять һәм кеше, шәхес һәм дәвер мәсьәләләрен хәл итүдә үзенчәлекле адым ясала. Автор тоталитар үткән хакында уйга этәрә, рухи зәгыйфьлекне билгеле бер дәрәҗәдә атеистик заман йогынтысы буларак та аңлау мөмкинлеге тудырыла. Драматург дөньяда гаделлек хакимлек итсен өчен, югары кешелек кыйммәтләре өчен көрәшергә чакыра. +Әсәрләрдә фаш итү юнәлеше көчле. Фаш итү персонажларның үз-үзләрен тотышына тәңгәл килгән исемнәр сайлау, геройларга башка персонажлар тарафыннан бәя бирелү, эчке монолог, гипербола алымнарын куллану, контраст характерлар тудыру аша тормышка ашырыла. +ЙОМГАК +Юныс Әминев - 1950 -1970 еллар татар драматургиясе һәм театр сәнгатендә аерым бер урын алып торучы, сәхнә әдәбиятында үз йөзе, үз иҗади кыйбласы булган каләм иясе. Ул - 30 еллык иҗат гомерендә 13 комедия, 6 драма, 6 бер пәрдәлек пьеса язган һәм әлеге әсәрләренең күп кенә театр сәхнәләре аша үз тамашачысын табуын күрү бәхетенә ирешкән драматург, 13 китап авторы. +Ю. Әминев иҗатын шартлы рәвештә 2 чорга бүлеп карарга мөмкин: +I. Барҗы чоры - 1950-1960 еллар. Әлеге чорда язылган әсәрләрнең төп кыйммәте шунда: алар Бөек Ватан сугышыннан соң татар авылларындагы җимереклекне торгызу дәверен реалистик формаларда чагылдыра, үз заманының типик образлар галереясын сәхнә югарылыгында күрсәтә. Драматург шигъриятле алымнар белән авыл кешесенең рухи матурлыгына, әхлакый сафлыгына дан җырлый. "Тамырлар", "Язылмаган законнар", "Өти балак", "Уҗым бозавы" һ.б. драма һәм комедияләре аның татар авылы тормышын әсәрләрендә мәңгеләштергән язучы-философ булуын раслый. +II. Әлмәт чоры - 1970-1982 еллар. Әлеге чорда Ю. Әминев төп тематиканы бераз үзгәртеп, авыл тормышы вакыйгаларыннан аерылып, эшчеләр тормышын чагылдырган әсәрләр язуга алына. Бу - әдипнең һич кенә дә үз кыйбласына хыянәт итүе түгел, ә көчен башка юнәлештә дә сынап каравы була. Тематик яктан төрләнү-киңәю кичергән әсәрләргә шәһәр тормышы, җитештерү-хезмәт процессы килеп керә. "Канкардәшләр", "Сафура бураннары", "Сөймим, дисәң дә...", "Очрашырбыз, Гөлсылу!" һ.б. пьесалар әнә шул тематик колачның киңәюенә мисал булып тора. Мәгълүм ки, " 1950 еллардан Татарстан СССР-ның нефть һәм химия сәнәгате, энергетика һәм машина төзелеше буенча иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә. Әдәбиятта республика икътисадындагы үзгәрешләр татар халкының профессиональ-техник яктан үсүенә булышты дигән фикерне үткәрүгә басым ясала. Болар барысы да татар әдәбиятында эшчеләр дөньясын сурәтләү аша чагылдырыла". Димәк, Ю. Әминевнең производство темасына мөрәҗәгать итүе заман таләбе дә була. +Фән-техника революциясенең кешелекне рухи ярлылыкка китерүе дә мәгълүм. Социалистик реализм иҗат методы өстенлек алган чорның төп үзенчәлеге булган производство темасы белән мавыгу рухи кыйммәтләргә, әхлакый кануннарга игътибарның сизелерлек кимүенә сәбәп була. Техника казанышларын, планны арттырып үтәү мәсьәләләрен үзәккә куеп иҗат ителгән әдәби әсәрләр арасында, аерым алганда 1950 -1970 еллар драматургиясендә, Ю. Әминевның драмалары һәм комедияләре аерым игътибарга лаек. Әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган әсәрләрендә һәртөрле кимчелекләргә каршы чыгуы, югары кешелеклелек кыйммәтләрен алга сөрүе Ю. Әминевне үзенчәлекле каләм иясе итеп таныта, драматург буларак баета, әдәби процесста үз юлын, үз кыйбласын тапкан язучы булуын күрсәтә. Геройларга иң әүвәл гуманлылык критерийлары буенча бәя бирү, югары әхлакый кыйммәтләрне раслау, матур кешелеклелек сыйфатларын данлау - Ю. Әминев каләменең уңышын тәэмин иткән характерлы билгеләр. +Драматург кешенең эчке, рухи сфераларына үтеп керү омтылышы аша яшәешнең мәңгелек әхлакый нигезен ачыкл ауны максат итеп куя. Кешенең рухи дөньясы - катлаулы төшенчә. Ул үз эченә кеше аңында тудырылган шәхси һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр җыелмасын да, социаль, матди яшәешкә көнкүреш шартлары тәэсирендә баручы интеллектуаль, эмоциональ, әхлакый һәм психологик процессларны да ала. Әлеге катлаулы дөнья сурәтләү объекты итеп алынган драма һәм комедияләрдә Ю. Әминевнең әхлак төшенчәсенә мөнәсәбәте, кешенең дөньядагы һәм җәмгыятьтәге ролен аңлавы чагыла. Ул әхлак төшенчәсен иң әүвәл гаиләгә, дуслык-к ардәшлеккә, хезмәткә, бәхеткә, туган җиргә, намуска мөнәсәбәтле ача. Драматургны кеше шәхесе, аның формалашуы, тормышта үз урынын табуы, бәхетле яшәве, матди байлыктан бигрәк рухи байлыкка ия булуы, нинди әдәп-әхлак принципларына нигезләнеп яшәве кызыксындыра. Язучы өчен иң югары кыйммәт - кеше бәхете, шунлыктан аның төп максаты - укучыны кешегә бер генә бирелә торган гомернең кадерен белеп, ялгышмыйча-хаталанмыйча, чиста намус, тыныч күңел, саф әхлак белән яшәргә чакыру. Автор тарафыннан бәхет төшенчәсе кешенең күңел халәте һәм әйләнә-т ирә дөньяның гармонияле яшәеше нәтиҗәсе буларак аңлатыла, шул ук вакытта югары әхлаклылык төшенчәсенә тәңгәлләштерелә. Ә әхлаклылык сыйфатын билгеләүче төп критерий вазифасын иң әүвәл гаиләгә, дуслык- кардәшлеккә, хезмәткә, туган җиргә, югары кешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәт үти. Ю. Әминев әсәрләрендә рухи башлангычларны яклый, тормыштагы ямьсез күренешләрне, кешеләрдәге һәртөрле кимчелекләрне тәнкыйтьли. Пьесаларның бер өлешендә төп идея "өскә калкып чыга", аеруча иң кискен мөнәсәбәтләрдә геройлар сөйләме аша бирелә. "Гөлчәчәк", "Тамырлар", "Кичеккән тәүбә" пьесаларында төп фикер үгет-нәсыйхәткә әйләнеп, әсәрләрдә беркадәр дидактик рух өстенлек алуга китерә. "Очраш ырбыз, Гөлсылу!", "Чишмәдә Сабан туе!", "Үлемнең үлеме" һ.б. драма һәм комедияләрдә төп фикер конфликт чишелешендә эзләп табыла, яшерен идея рәвешендә тәкъдим ителә. +Шәхес - җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше, бер компоненты. Язучы конкрет кешенең әхлакый дөньясын тасвир итү, рухи кыйбласын күрсәтү аша үзе иҗат иткән чорның иҗтимагый яшәеш кануннарын, җәмгыять әхлагын күзаллау мөмкинлеген тудыра. "Гөлҗәннәтнең җәннәте", "Сафура бураннары", "Язылмаган законнар" һ.б. пьесаларда иҗтимагый гармониягә ирешү ышанычы тормыш-яшәешнең камил булмау сәбәпләрен газаплы эзләү омтылышы белән бергә үрелеп бара. Автор конкрет тормыш күренешләрен анализлау аша дәвернең социаль коллизияләрен ачыкларга, әлеге каршылык ларның асылына төшенергә омтыла. +Ю. Әминевнең бөтен иҗаты өчен маяк вазифасын үтәүче әсәр - "Язылмаган законнар". Әсирлек газабын татыган, соңрак үз Ватанында да шактый михнәт-кыенлыкларга дучар ителгән, нәтиҗәдә, билгеле бер дәрәҗәдә юридик кануннар көченә ышанычын җуйган әдип бар өметен язылмагантеркәлмәгән, әмма халыкның күңел түрендә тотрыклы урын биләгән югары кешелеклелек кагыйдәләренә баглый. Бу ышаныч-өмет әкренләп иҗатының буеннан-буена кызыл җеп булып сузылучы, әлеге драматургик мирасның кыйммәтен билгеләүче бер сыйфат рәвешен ала. +Драматургны аеруча яшьлек темасы, яшь геройларның зур тормышка килү юлы, характеры формалашу шартлары, хезмәткә, мәхәббәткә, дуслыкка мөнәсәбәтләре кызыксындыра. Гадәттә, гомумкешелек кыйммәтләре тип дәрәҗәсенә күтәрелгән образ-характерлар аша ачыла. Әдип кешеләрнең гадәт-психологиясен яхшы белеп яза, шуңа ул сурәтләгән типл ар таныш һәм шул ук вакытта кабатланмас була. +Ю. Әминевнең драмалары һәм комедияләренә фикер ачыклыгы, һәртөрле кимчелек-җитешсезлекләргә тирәнтен борчылу, яхшылык-матурлыкның өстен булырына, иртәгесе көнгә ышаныч хас. Бу җәһәттән, бүгенге көндә дә бу иҗат актуальлеген җуймый: ул кешелек йөзебезне саклап калырга чакыра, җирдәге вазифабызны аңларга ярдәм итә, кылган эш-гамәлләребезгә башка күзлектән карарга этәрә. Мәгълүмат ташкыны, рухи зәгыйфьлек, ашыгу-кабалану дәверендә әлеге әсәрләргә мөрәҗәгать итү яшәү рәвешебез турында уйланырга мәҗбүр итә, "Нәрсә таптык? Нәрсә югалттык?" соравын алга куя. +Укучы матди байлык, дан-шөһрәт артыннан куу нәтиҗәсендә рухи байлык, җан тынычлыгы, күңел матурлыгының көннән-көн югала баруын ныграк тоемлый башлый. Кайбер фикерләрнең бәхәслерәк булуын исәпкә алмаганда, бүгенге көндә дә әлеге әсәрләр уку өчен кызыклы, тәэсир көчен җуймый. "Кан-кардәшләр", "Язылмаган законнар" - ХХI гасыр театры сәхнәсе югарылыгында да үз сүзен әйтергә, үз тамашачысын табарга сәләтле пьесалар. +Язучының әдәби мирасын, жанр үзенчәлекләрен исәпкә алып, әхлак-этика яссылыгында тикшерү түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: +1. Драматург Ю. Әминевнең әсәрләрендә тормышчанлык көчле, драмалар һәм комедияләр өчен реаль тормыш вакыйгалары - җирлек, реаль шәхесләр прототип итеп алынган. Авылга гашыйк әдипнең авыл кешесенең матурлыгына дан җырлаган әсәрләрендә укучыны ышандыру көче зур булу табигый, билгеле. Ә үзе өчен ятрак булган производство темасына язылган пьесаларда, тормыш чынлыгына хилафлык килмәсен өчен, авторга шактый көч куярга туры килә. Мисалга, газ эшкәртү заводы эшчеләре тормышын тасвир иткән "Канкардәшләр", нефтьчеләр тормышына багышланган "Сөймим, дисәң дә..." комедияләре әлеге профессия вәкилләре белән бер коллективта эшләү, хезмәтнең бар нечкәлекләрен өйрәнү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу фактлар каләм әһеленең иҗат процессында материалны өйрәнүгә ничек әһәмият бирүе, моңа вакытын, көчен, тырышлыгын кызганмавы турында сөйли. +2. Нинди генә темага алынмасын, Ю. Әминевне иң әүвәл кешен�� кеше итә торган табигый мөнәсәбәтләр кызыксындыра. Шунлыктан драматургның иҗат концепциясе, заман таләп иткән идеяләрне алга сөрүдән бигрәк, классик сәнгать тарафыннан расланган гуманизм традицияләрен үз эченә ала. Илнең социаль яшәешен зур масштабларда сурәтләү бурычы куелган чорда да әдип характерлар һәм гамәлләр каршылыгын әхлакый аспектта яктыртуны кулайрак күрә, кеше яшәешенең тотрыклы, мәңгелек нигезен тәшкил иткән югары кыйммәтләр - миһербанлылык, намус, гаделлек үзәккә куелган әсәрләр иҗат итә. Ю. Әминевнең әхлакый "ко дексы" түбәндәге компонентларны үз эченә ала: кешенең шәхси билгеләре, тәрбия һәм мохит тәэсирендә барлыкка килгән сыйфатлар һәм төрле шартларда кешенең эш-гамәлләрен контрольдә тотучы әхлаклылык принциплары. Персонажларның әхлакый позициясен ачу өчен алар хәрәкәттә бирелә, шәхеснең эчке дөньяс ы сурәтләүнең төп предметы буларак тәкъдим ителә. +3. Әдипне монументаль героик образлар, гадәти булмаган характерлар, хәлләр артык кызыксындырмый. Әсәрләрнең үзәгендә - гап-гади татар тормышы, күнегелгән яшәеш, артык күзгә ташланып тормаган, тышкы кыяфәт артында яткан күңел байлыгы, олы җанлылык кебек кыйммәтле хәзинәгә ия кешеләр. Бөтенлеккә ирешеп, күп яктан бер-берсен диалектик дәвам иткән, тулыландырган, шул ук вакытта кабатланмас, уникаль характерларның катлаулы полифониясен иҗат итү аша Ю. Әминев "үрнәк" герой концепциясен формалаштыра. Шулай да язучы персонажларны идеальләштерү юлыннан китми. Авторның тискәре геройга мөнәсәбәте дә кызыклы. Ул, геройны уңай дип атау мөмкин булмаган очракта да, әлеге характерны төрле яклап ачарга омтыла, җентекләп аның күңел дөньясын тасвир итә. Язучының бөтен әсәрләрендә диярлек конфликт төп хис - кешеләрне ярату хисенә нигезләнеп чишелә. А. Әхмәдуллин бу җәһәттән Ю. Әминев иҗатының М. Фәйзи драматургиясенә якынлыгын билгеләп үтә. +4. Драматург иҗатында тормыш-яшәешнең гаять катлаулы өзлексез барышы шәхес эволюциясе аркылы да чагыла. Бу исә кешенең тормыш күренешләре белән йөзгә-й өз бәрелешүе, эчке көрәше нәтиҗәсендә формалаша. Гадәттә әсәрләрдә алга таба атларга комачау иткән эчке каршылыкны җиңү аша барган үсеш-үзгәреш тасвир ителә. Кешенең күңел дөньясын аңларга омтылу, рухи проблемалар сферасына игътибар юнәлтү - Ю. Әминев иҗатының асылы шуннан гыйбарәт. "Өти балак", "Минме?.. Мин!.." һ.б. пьесаларда кимчелекләрдән арына барган шәхескә җитди игътибар бирелә. +5. Драма һәм комедияләрнең конфликты, нигездә, туганлык мөнәсәбәтендә торучы кешеләр арасында оеша. Кардәшләр, ата-ана һәм бала, ир һәм хатын үзара каршылыкка керә, конфликт хезмәткә, туган туфракка, малга-б айлыкка, әхлак төшенчәләренә төрлечә караш нигезендә хәрәкәткә килә, яшәеш өчен гадел яки гадел булмаган юлларны сайлау юнәлешендә шактый кискен төс ала ("Сафура бураннары", "Кан-кардәшләр", "Язылмаган законнар" һ.б.). +6. Ю. Әминев драматургиясендә комедия жанры өстенлек итә. Комедиячел ситуация әхлакый кануннар белән реаль чынбарлыктагы нормадан тайпылышның каршылык ка керүе нәтиҗәсендә туа. Тик беренче карашка көлкеле тоелган вакыйгалар артына еш кына тормыш драмасы яшерелгән. Автор комедия алымнары белән җитди әйберләр турында сөйли, "яшь аралаш көлдерә". Комизм һәм драматизмның үзара үрелеп баруы әсәрләрнең тормышчанлыгын тәэмин итә. +7. Язучы иҗатында фаш итү юнәлеше көчле яңгыраш алган. Дустанә юмор, ачы сатира ярдәмендә әхлаксызлык күренешләре тәнкыйть утына тотыла. Үзәккә тискәре герой куелган "Минем җинаятем", "Син ашадың башымны...", "Гөлҗәннәтнең җәннәте" пьесаларында автор "әдәпсезләрдән әдәпкә өйрәнү" принцибына таянып эш итә: фашлау аша югары әхлакый кыйммәтләр раслана. +8. Беренче карашка, Ю. Әминев әсәрләрендә социаль мохит фон вазифасын гына үти кебек тоелса да, конкрет тормыш күренешләрен анализлау аша иҗтимагый әхлак, җәмгыять һәм кеше, шәхес һәм дәвер мәсьәләләрен хәл итүдә үзенчәлекле адым ясала ("Сатучылар", "Уҗым бозавы" һ.б.). Драматург иҗатында тарихи барышның әлеге дәверенә хас булган иҗтимагый тормышта бәхеткә, гармониягә ирешү мөмкин икәнлеккә ышаныч тормыш-яшәеш камил булмау сәбәпләрен газаплы эзләү омтылышы белән бергә үрелеп бара. +Әшнәчелеккә, ялганга корылган яшәешне сурәтләү объекты итеп алып, әдип җәмгыятьнең кайбер нормаларын шик астына куя. Авторның дәвер концепциясе ачык чагылган сәхнә миниатюраларында, "Очрашырбыз, Гөл сылу!", "Гөлҗәннәтнең җәннәте" һ.б. пьесаларда рухи зәгыйфьлек атеистик заман җимеше буларак та кабул ителә. Гомумкешелек кыйммәтләрен данлау аша социаль-иҗтимагый күренешләрнең асылын нечкәләп ачу күренә, читләтеп әйтү алымы чорның чын йөзен күзаллау мөмкинлеген тудыра. +9. Ю. Әминев пьесаларында еш кына интрига алымы кулланыла, катлаулы кисештерү-чуалтулар хәрәкәт үсешенең нигезен тәшкил итә. Укучыны махсус рәвештә билгесезлектә тоту, көтелмәгән чишелеш әсәрләрнең кызыксындыру көчен арттыра. "Сафура бураннары", "Кошның үз канаты була", "Сатучылар", "Кан-кардәшләр" драма һәм комедияләре шундыйлардан. +10. Ю. Әминев пьесалары - шигъриятле драматургиянең матур үрнәге. Җыр һәм музыка еш кына пьесаларның лейт мотивына әйләнә, геройларның эш-хәрәкәтен, рухи халәтләрен, күңел дөньясын аңларга ярдәм итә, әсәрнең төп идеясен җиткерү вазифасын үти, эмоциональлекне арттыра. +11. Драма һәм комедияләрнең теле образлы, үткен. Җанлы, җор телле диалоглар, эчке мәгънәгә бай, тапкыр гыйбарәләр, мәкаль-әйтемнәрне мул куллану әсәрләрнең халыкчанлыгын тәэмин итә. +12. Җиде театр сәхнәсе аша үз тамашачысын табуы, драма һәм комедияләренең сәхнә таләпләренә тулысынча туры килүе - Ю. Әминевнең театр сәнгате кануннарын яхшы белеп эш итүче автор булуын раслаучы фактлар. +Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: Ю. Әминев иҗат иткән чор үтеп китсә дә, аның комедияләре һәм драмалары бүгенге укучы һәм тамашачы өчен дә әһәмиятен җуймый, киресенчә, рухи кыйблабызны югалтмыйча яшәргә чакыру җәһәтеннән көннән-көн актуальләшә генә бара. Чыганаклар 134 Шәрипова А.С. Юныс Әминев драматургиясендә әхлакый...