diff --git "a/ILLA/Хувайда-2017.txt" "b/ILLA/Хувайда-2017.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Хувайда-2017.txt" @@ -0,0 +1,212 @@ + +Хуҗанәзәр Һөвәйда +РӘХӘТЕ-ДИЛ- ҖАН РӘХӘТЕ + +ҮТКӘННӘРДӘН ИЗГЕ БЕР РУХИ МИРАС +XIX гасырда һәм XX йөз башларында халкыбызның яратып укыган китапларыннан берсе - "Рәхәте-дил" ("Җан рәхәте"), тезмә рәвештә, шигъри калыпта язылган әсәр. Без аны халкыбыз хәзерге көнгә кадәр мөкатдәс санаган XV гасыр төрек шагыйре Мөхәммәт Чәләбинең "Мөхәммәдия китабы" белән янәшә куябыз. +Татар дөньясында "Рәхәте-дил". Тарихи-мәдәни яктан чыгып бәя биргәндә, Һөвәйданың "Рәхәте-дил" китабы дин тоту кагыйдәләрен, әдәп, әхлак, тәрбия мәсьәләләрен конкрет ачыклап язган суфичылык әсәрләрдән берсе. Аның кулъязма күчермәләре хәзерге көнгә кадәр китапханәләрдә, архивларда һәм шәхси кулларда сакланган. 1917 елга кадәр шактый еш һәм зур тиражлар белән Казан басмаханәләрендә дөнья күргән. Шушы факт үзе генә дә әсәргә татар укучысының мәхәббәте зур булуы хакында сөйли."Рәхәте-дил" китабы тәүдә 87 сәхифә күләмендә 1860 елда Казан университеты типографиясендә басыла, аннары шунда ук 1873 елда 84 битлек, 1880 дә 79 бит хәлендә, 1890, 1893, 1898 елларда 81 сәхифәдә дөнья күрә. Шушы ук күләмдә 1898 елда Казанда "Чирков варисларының табигъханәсе"ндә дә аерым китап буларак чыгарыла. "Кәримия"ләрдә 1901, 1904, 1906 елларда 80 биттә, 1907 елда 85 биттә дөнья күрә. Шул 1907 елда "Ш. Хөсәенов варислары" Казанда аны вак хәрефләр белән 37 битлек итеп бастыралар, 1908 елда "Домбровский матбагасы" 80 биттән гыйбарәт китап итеп чыгара. Басмаларның күбесе Урта Азия белән сәүдә өчен әзерлән гән билгеле. +Һөвәйда - шагыйрьнең тәхәллүс-псевдонимы. Ул үзенең мулла Хуҗанәзәр бине Гаиб-Нәзәр Җәмйани икәнлеген әсәрендә язып уза: +Кәминә аты - Хуҗанәзәрдер, +Атасының аты - Гаиб-Нәзәрдер. +Нәсәптә - раушани, мәүлүде - Җәмйан, +Гарибе хакь, сардиле пәришан. +Күңел шәһрегә Йегәнә газем кылды, +Китабым нәсриде, мән нәзым кылды. +Бу Җәмйан шәһренең пирү-җәвани +Тәмамысы ирерләр төрки хани. +Алар гәрчә сүзегә биһөнәррак, +Дидем, булса китабым төрки бәһрак. +Шулай итеп, Һөвәйданың үз язганнарыннан без аның тумышы белән Җәмйан авылыннан булуын беләбез. +Шунысы аерым әһәмияткә ия, "Рәхәте-дил"дә шагыйрь үз әтисенең Гаиб-Нәзәр исемле булуын яза, өстәвенә нәсел-нәсәбенең халыкка билгеле икәнлеген дә әйтә. +Ә кем соң ул Гаиб-Нәзәр дигән кеше? +"Гаиб-Нәзәр" исеменең "гаиб" дигәне "суфи, дәрвиш" мәгънәләренә дә ия. Димәк, диндарлык дәрәҗәсен дә белдерә. Ул - Ахирәт, дин көне уе белән яшәүче, Аллаһы тәгалә катына ирешүдә олы мәгънә тойган "сер ирән", ягъни дин юлында йөргән "сер иясе, суфи ир" дигән төшенчә. Дин көне белән яшәп, тормыш рәвеше һәм гамәлләре кешеләрне гөнаһлы булудан коткаруга, алар өчен хәсрәт йотып, догалар кылудан гыйбарәт. Гадиләштереп әйткәндә, ул - диндар-суфи. Андый гаиб ирәннәргә бәйле махсус догалыклар да бар. Хәбәрләреннән аңлашылганча, дөньялыкны менә шушы гаиб ирәннәр тотып тора икән. Аларга атап укылган догалар кабул булучан, диелгән. "Гаиб ирәннәр догасы"��ың сихер белән бәйле икәнлеге дә аңлашыла. +Гаиб-Нәзәр исеме белән дан тоткан суфи хакында хәбәр себер татарлары арасында сакланып калган һәм буыннан-буынга тапшырылып килгән кулъязма "Шәҗәрә"дән фәнгә яхшы мәгълүм. Анда язылганнардан аңлашылганча, 1395 елда Себергә Сырдәрья буйларыннан нәкъшбәндиянең 366 шәехе дин тарату максаты белән к илгән. +"Шәҗәрә"дә шушы тарихтан хәбәр бирелгәч, ул изгеләрнең астанә-каберләре кайда булуы күрсәтелә. Исемлек шактый озын. Гасыр чикләре бозылып, яңа дәверләрдә яшәгән изгеләрнең астанәләре дә барлана. Аларда хаталар бар дияргә җөрьәт итү урынсыз. Әмма икеләнүләр тумый калмый. Шуларның берсе - фәнгә шагыйрь буларак мәгълүм Шәех Икани янәшәсендә, Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре зиратында, Иртеш елгасы буенда шәех Гаиб-Нәзәр җирләнгәнлеге язылган. Аның астанәсе иске заманнардан изге урыннардан саналган, суфиларның гыйбадәткә килә торган урыннарыннан берсе булган. Менә шуңа күрә дә Һөвәйда әтисенең нәсел-нәсәбенең халыкка ачык билгеле икәнлеген яза. Аның "раушанилар" дигәнендә "танылган изгеләр, ишаннар" дигән мәгънә дә күздә тотыла. Себер татарларында алар "яхшылар" дип атала. +Гаиб-Нәзәрнең башка бер урында җирләнүе, кабер ташы булу хакында фәнни хезмәтләрдә һичбер мәгълүмат табылмады. Ә менә тормышы, кайсы шәехнең мөрите булуы, тәрбиясе, гаиләсе, нәкъш бәндия тарикатен тотуы хакында хәбәрләр аның шәхесен ачык күзалларга ярдәм итә. Димәк, Искердә җирләнүен инкарь итәр лек түгел. Әмма ул монда кайчан һәм ничек, ни сәбәпле килгән? +Бу сорауларның берсенә төгәл җавап бар: нәкъшбәндияне тарату өчен килгән! Бу тезиска нигезләнсәк, калган ике сорауга шәехенең әмере белән, үзе дә шәехлек дәгъвасын күтәргән чагында килгән дигән чишелеш бирә алабыз. Әмма моның нәкъ шулай икәнлеген ачыклар өчен ул чор тарихларын барларга мәҗбүрбез. +Шагыйрь хакында мәгълүматлар. Һөвәйда - шагыйрьнең тәхәллүс-псевдонимы, аның үз исеме - Хуҗанәзәр. "Рәхәтедил"дә үзе белдергәнчә, ул Җәмйан авылында яшәгән. Шагыйрь монда яшәүчеләрнең "яше-карты һәммәсе дә төрки", ди, аларга атап, шушы китапны язуын, проза-чәчмәдән шигъри тезмәгә салуын сөйли. Бу вакытта "туган туфрагыннан аерылырга һәм шул сәбәпле сагышка чумарга мәҗбүр булган". Алга таба үзенең тулы исемен белдереп, "мулла Хуҗанәзәр бине Гаиб-Нәзәр Җәмйани" икәнлеген яза. +Һөвәйданың иҗаты үзбәк галимнәре тарафыннан яхшы өйрәнелгән. Аның тормыш юлы хакында 1780 елда вафат булганлыгын, Һөвәйда имзасы белән тупланган бер "Диван"ы ("Шигырь тупланмасы") барлыгын, XX йөз башында бу китабы ташбасмада нәшер ителгәнлеген, гомере буе Җәмйан шәһәрдә мәдрәсә тотып, шунда балалар укытуын, күләмле әсәре дә барлыгын искәртәләр. +Шагыйрьләрнең исемен псевдонимнары белән янәшә атау тәртибе борынгыдан килә. Әхмәт Яссәви (1091-1166), Сөләйман Бакыргани (1111-1186) һ.б. Без хәтта Габдулла Тукайның (18861913) "Тукаев" үз фамилиясе ��улмаганлыгын, псевдоним-и мзасы икәнлеген онытып җибәрәбез һәм аның нәселеннән "Тукай", "Туктукай" исемле бабаларын эзләп аптырыйбыз. Бу хәл шагыйрьләрнең исемнәрен псевдонимнары белән янәшә куеп әйтүдән килгәнлеген игътибарга алмаудан килә. "Һөвәйда" псевдонимын да хәзер фәндә үз исеме белән янәшә атыйлар һәм "Хуҗанәзәр Һөвәйда" буларак белдерәләр . Әмма "Һөвәйда Җәмйани" варианты уңышлырак тоела. +Хуҗанәзәр Һөвәйда 1704 елда Бохара ханлыгының Ош шәһәрендә туган. Ул Фирганә үзәнлегенә карый. Борынгы шәһәрләрнең берсе санала. Аның әтисе Гаиб-Нәзәр исә данлыклы ишан Ир-Нәзәр улы була. Гаиб-Нәзәр Җәмйан авылына Ош шәһәреннән гаиләсе белән күченеп килә. Мәдрәсә ача һәм шәкертләр тәрбияләүгә бөтен гомерен багышлый. Мәргилән шәһәреннән туганнары да Җәмйанга күченә. +Әсәрне тудырган тарихи җирлек. Ул чорда Бохара ханлыгы белән әштәрханилар силсиләсеннән Гобәйдулла хан Икенче (16751711) хөкемдарлык итә. Аңа кадәр Сөбханколый хан идарәсе 16801702 елларда ук ил эчендә куәт алып, елдан-ел арта барган таркаулык, әмирләренең башбаштаклыгы, төрле тәртипсезлекләр халыкның хәле начарлануга китергән. Шулар нәтиҗәсендә 1709 елда Кукан (Коканд) ханлыгы барлыкка килә. Гаиләсен һәм туганнарын Җәмйанга күчерүе һәртөрле башбаштаклыклардан Гаиб-Нәзәрнең ерак тору теләгенә бәйле булган. +Кукан ханлыгына хәзерге Кытайның Уйгыр автоном районы җирләре, Казакстанның көньягы, Узбәкстанның, Таҗикстанның, Кыргызстанның кайбер өлкәләре кергән. Тарих гыйлемендә бу җирләр, Хива һәм Бохара ханлыклары кебек үк, үзбәкләрнеке санала. +Әмма Фирганә җирләре борынгы заманнардан Дәште Кыпчакның (Кыпчак даласының) бер өлеше булган, шуңа халкы да кыпчак буларак күзаллана. Ә "үзбәк" дигәннән, алар тарихта XIII гасыр башында Алтын Урда эчендә Иртеш елгасы һәм Каспий диңгезе арасында яшәгән күчмә һәм ярым-күчмә кыпчак-угыз ыру-кабиләләреннән барлыкка килеп, XVI йөзнең тәүге елларында Урта Азияне яулап алган, анда яшәүче халыкларны буйсындырып, үз дәүләтләрен тудырган халык санала. 1512 елда Хива ханлыгы мөстәкыйльлек ала, әмма үзбәкләрнең Бохара ханлыгы бу хәл белән килешми, өсләренә яу чаба башлый. +Аксак Тимер (1336-1405) оныгының улы Әбу-Сәет хан (1424-1469) үзенең улы Гомәр Шәех-мирза II (1456-1494) өчен Фирганәне мәслихәт күрә, аны Аксы шәһәренә әмир итеп җибәрә. Бу кала элекке заманнардан сәүдә һәм һөнәрчелек үзәге булып, монда VIII га сыр дан корыч койганнар, тимерчелек эше алга киткән. Шушы Гомәр Шәех-мирза II гаиләсендә Заһретдин Мөхәммәт Бабур (1483-1530) - хан, тарихчы, шагыйрь туып үсә. Ул 12 яшендә әтисез кала. Малай чагыннан тәхет өчен көрәшә башлый. 14941504 елларда, әтисе үлеменнән соң, Фирганәне үз кулына ала. Аксак Тимер заманындагы бердәм бөек мәмләкәтне кире торгызу теләге белән янып, тиздән яу чаба башлый. Әмма Ак Урдада яшәүче күчмә үзбәкләр ханы Шәйбани (1451-1510) (Җүҗи хан (11811227) нәселеннән Әбел-Хәер ханның (142-1468) оныгы), 1500 елда Урта Азиягә яу белән килә һәм Сәмәркандны ала. Үз амбицияләреннән баш тартырга мәҗбүр булган Бабур хан Әфганистан ягына кача һәм 1904 елда, башкаласын Кабул ясап, ханлык төзи. Сәмәркандны яулау ниятендә шыгыйлар берлән берләшә. Уңышка да ирешә. Әмма халык, сөннилек ягында булып, аны кабул итәргә теләми. Бабурга Сәмәркандта хан тәхетендә утыру теләгеннән ваз кичәргә туры килә. Һәм ул 1527 елда Һиндстанны яулый һәм Бөек Могол империясен төзи. +Менә шушы Бабур ханның 1512 елда, Сәмәркандтан Һиндстанга гаскәр белән барышлый, Хөҗәндтән Канибадәмгә илтүче юлда хатыннарыннан берсенең (Сәйдә-пакьнең), тулгагы тота башлый һәм ул ир бала таба. Аңа Алтынбишек исеме бирәләр. Угылны тәрбиягә шул тирәдә генә күчмә тормыш белән яшәгән үзбәкләрнең миң (миңле) кабиләсенә калдырып китәләр. Бала аларның тәрбиясендә үсә. Тиздән кем икәнлеге халыкка мәгълүм була. Аны Аксыга күчереп, би (бәк) ясыйлар. Ә бу вакыйга Алтынбишек угыланга 16 яшь тулгач - 1528 елда була. Аны рәсми кәгазьләрдә "Алтынбишек Миңкотлы-хан Тәңрейар Ходайар Солтан" (15121545) дип атап йөртәләр. "Ходаяр I Солтан" ләкабе дә аныкы. Тәңрейар - аның улы, Миңкотлы - аның хатыны. +Миң кабиләсен тарихчылар Алтын Урдадан чыккан токым буларак аңлаталар һәм Чыңгыз хан заманыннан ук билгеле булуын "Дәфтәре-Чыңгызнамә"гә таянып раслыйлар. Алар үзбәкләр арасында гына түгел, нугайларда булган. XVII гасырның дөньякүләм бөек шагыйре буларак бәяләнеп йөртелүче Суфи Аллаһиярның (1616-1713) Сәмәрканд төбәгендәге нугай (татар) авылы Миңләннән булуы фәнгә яхшы мәгълүм. +Тәңрейар 1537 елда Аксыда дөньяга килә. Әтисеннән соң, 1545 елда, җиде яшеннән шәһәрнең бәге була. 1597 елда 20 яше тулгач, Фирганә бәге итеп билгеләнә. 1610 елга кадәр (унөч ел) монда хөкемдарлык итә. Шул елда вафат булгач, аның урынына улы Яр-Мөхәммәт бәклек тәхетенә утыртыла. Әтисе Тәңрейарны "Ходаяр II Илик-Солтан" (ил хөкемдары) ләкабе белән йөртәләр. Яр-Мөхәммәт тәхет эшенә сәләтсез булып чыга. Шул сәбәпле аны хөкемдарлыктан алып, 1615 елда Бөек Могул империясенә туганнары янына озаталар. +Яр-Мөхәммәт урынына хөкемдар итеп Ходаяр II ИликСолтанның оныгы Әбүл-Касыймны күтәрәләр. Шуннан ул рәсми кәгазьләрдә "Миң Солтан Кочак-би Әбүл Касыйм" (1606-1625) дип атала башлый. Аның әтисе Бохарага куылган Мөхәммәт-Әмин була. Аның 1615-1625 елларда Фирганә белән идарә иткәнлеге билгеле. +Аның улы Гобәйдулла Солтан Асыл-би (1622-1662) ӘбүлКасыймнан соң тәхеткә менә, 3 яшеннән идарә иткән санала, барчасы 37 ел хөкемдарлык тота. Ул вафат булгач, урынына Җәмашбәк Шахмас би хан була, 1677 елда вафаты ирешеп, аның урынына улы Шаһрух би I (1638-1694) тәхеткә менә һәм 1694 елга кадәр идарәдә кала. Аңардан соң улы Рөстәм Хаҗи-Солтан 1701 елга кадәр хөкемдар була. Болар барысы да Куканның миң нәселеннән булалар, Бабур ханның силсиләсеннән саналалар. +Рөстәм Хаҗи-Солтан бәкнең ике улы була. Берсе - ФазылАталык, икенчесе - Гашур-Кол. Фирганә бәкләреннән Ходаяр I башкала итеп Аксыны сайласа да, аның улы Ходаяр II тәхетен борынгыдан данлыклы бай шәһәр Риштанга күчерә. Әмма XVII гасыр ахырында Рөстәм Хаҗи-Солтан Аксы шәһәрен кабат үзәк итә. Әмма Риштанга улы Фазыл-Аталыкны хөкемдар итеп калдыра, үзеннән соң шушы өлкән улы тәхетенә утырыр дип өметләнә. Әмма 1701 елда вафат булуына, аксөякләр аның кече улы ГашурКолны бәк итеп күтәрәләр. Шушы сәбәпле ил икегә бүленеп, бер атаның ике улы мирас өчен дәгъва кыла башлыйлар. 1704 елда Гашул-Кол гаскәр белән Риштанны яуларга килә. Камап алып сугышканда һәлак була. Ул арада аксөякләр тиз генә аның улы Шаһрухны бәк итеп игълан итәләр. Сугыш туктатылмый. ФазылАталык та һәлак булып, Риштан каласы Шаһрухның хөкемдарлыгын тануын б елдерә. +Шаһрух шушы җиңүдән соң Риштанны җир белән тигезләргә әмер бирә. Фазыл-Аталыкның алты балалы Рәҗәп исемле улы гына исән калдырыла. +Шаһрух бәк, чадак хаҗилары ихтыярына таянып, Бохарага буйсынудан 1709 елда баш тарта һәм Фирганәдә Кукан (Коканд) ханлыгын игълан итә. Ике елга арасында, Калвәк, Актәпә, Иске Курган һәм Хакан авыллары уртасында борынгы Каган шәһәре урынында яңа кала төзелә башлый һәм ул озакламый башкала буларак игълан ителә. Бәк үзе Тәпә-Курганда яши. Илдә суфичыл ишанлык идеаллары чәчәк ату өчен киң мөмкинлекләр ачыла. +Шаһрух-бәк (1680-1722) акыллы, сугыш уенына оста, белемле һәм физик яктан көчле, куәт иясе кеше була. Бердәм дәүләт төзүенә карамастан, илдәге әмирләр арасында тарткалашны бетерә алмый. Аларның каршылыгы эчендә яшәп, 1722 елда үтерелә. Аның урынына өлкән улы Габдерәхим-бәк (1700-1733) хан итеп күтәрелә. Ул идарә иткән елларда Хөҗәнд һәм Әндиҗан калалары яулап алына, Кукан шәһәре төзелеп бетә, монда яңа кала һәм кәрвансарайлар, мунчалар, йортлар барлыкка килә. 1732 елда аның җитәкчелегендә гаскәрләре Сәмәркандны яулый. Әмма ул 1733 елда мәкерле рәвештә үтерелә. Аның урынына кече энесе Габдекәрим-бәк (1701-1750) хан итеп күтәрелә. +Ил өстенә җунһарлар һөҗүме янау сәбәпле ул 1740 елда Кукан шәһәрен яңа дивар белән уратып алырга әмер бирә. 1745-47 елларда Ош, Әндиҗан, Мәргилән шәһәрләренә җунһарлар басып керәләр, Куканны чолгыйлар. Габдекәрим-бәк көчле рухлы, батыр йөрәкле, акыллы хөкемдар була. Сугышны дөрес оештырып, шәхси батырлык өлгеләрен дә күрсәтеп, җунһарларны илдән куып чыгаруга ирешә. Әмма 1750 елда вафат булып, тәхете аның кече яшьтәге улы Габдерахман-бәккә күчә. Озак та үтми, хөкемдарлыкны аксөякләр Габдерәхим-бәкнең кече улы Ирданә-бәккә (1720-1764) тапшыралар. +Аның чорында тәхет өчен туганнары арасында тарткалаш тагын да көч ала. 1752 елда аның абыйсы Баба-бәк ханлык тәхетенә менеп утыра, ун ай буена идарә итеп өлгерә. Ирданә-бәк 1753 елда кабат хөкемдарлыкны үз кулына ала. Тышкы сәясәтен Бохара ханлыгы белән дустанә яшәүгә кора. Алар үзбәкләрнең йөз кабиләсе өстенә бергәләшеп яу чабалар. 1758 елда Оры-түбәне Кукан ханлыгына басып ала. +1762 елда Чин империясе ягыннан куркыныч яный башлый. Ирданә-бәк шул елларда Әфганистан хөкемдары Әхмәт-шаһ Дүр рани (1747-1768) һәм башкалар белән бердәмлек-коалиция төзи. Алар Урта Азияне Чин империясе явыннан саклап калалар. +Әсәр язылганнан соң тарихи-мәдәни үсеш. Ирданә-бәкнең угыллары булмый. Биш кыз үстерсә дә, алар тәхеткә утырудан мәхрүм калдырыла. 1764 елда шунлыктан хан итеп Сөләйман-бәк күтәрелә. Әмма озак тормый, аннан сөрелеп, Габдекәрим-бәкнең оныгы Нәрбүтә-бәкне (1749-1798) шул ук 1764 елда хөкемдар ясыйлар. Әмма ул, 14 яшьтә генә булуына карамастан, акыллы эшли: тәхеткә утырудан баш тарта. Әмирләргә аны шактый үгетләргә туры килә. Ахырда Нәрбүтә-бәк ризалыгын бирә. +Аның хөкемдарлыгы Кукан ханлыгы тарихында иң уңышлыларыннан санала. Заманында бакыр акча, ягъни пүл чүкелә башлый, дәүләт амбарларыннан икмәк бушка өләшелә, сарык бәясе очсызга кала. Болар читтәге халыкны монда тарта. Эшче куллар арту илнең баюына һәм күтәрелүенә китерә. +Нәрбүтә-бәкнең хөкемдарлыгы башланган елларда аңа кушбәк (регент) итеп туганы Габдулла билгеләнә. Аның ярдәме белән хан Чөсте һәм Нәмәнган әмирләрен тынычландыруга ирешә. Әмма кушбәк белән аралары бозыла, моның ахыры Габдулланың һәлакәте белән тәмамлана. +Ханлык эшләре алга китеп, 1774-1798 елларда Нәрбүтә-бәк Чин империясенә үз илчеләрен җибәрә. Бохара әмирлеге белән дә дустанә яшәү, яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра. Ил эчендә мәдәният үсешенә һәм фәннәргә ханлыкта зур игътибар бирелә башлый. 1762 елда "Мәдрәсәи-Сөләймания", 1789 елда "Ишан Ханхуҗа", 1794 елда "Имам Бәкер", 1795 елда "Тура Хәким" мәдрәсәләре, 1798 елда "Мәдрәсәи-Мир" һәм аның үз исемен йөрткән "МәдрәсиНәрбутә би" төзелә һәм ачыла. +Мөхәммәт-Әмин, Мөхәммәт-Галим, Мөхәммәт-Гомәрхан исемле улларын хан ишан Мөхәммәт Насретдин тәрбиясенә тапшыра, үзе дә аның һәм Хуҗа Мөхәммәт Якуп Ахунның мөрите була. Бу чорда Мөхәммәт Газый, Надир, Хуҗа Мәсләхетдин Өммәтвәли, аның улы Хуҗа Мөхәммәт Насретдин кебек шагыйрьләр дан алалар. Хуҗанәзәр Һөвәйдә шуларның берсе, әлбәттә. +Хан Нәрбүтә-бәк 1798 елда вафат була, аның урынына тәхеткә улы Галимханны (1774-1809) күтәрәләр. Ул максатчыл, катгый һәм таләпчән кеше булып чыга. Тиз арада үзенең көндәшләрен тынычландырып өлгерә. Үзен "хан" титулы белән атый, илен 1805 елдан ханлык буларак рәсми кәгазьләрдә атау тәртибен кертә, шул уңайдан 1806 елда көмеш акчалар суктыра башлый. Бу вакыйга исә илдә исәп-хисап йөртүне тәртипкә салуга китерә. +Хәрби эштә үзгәрешләр ясап, тау таҗикларыннан, ягъни "галча" аталган таулылардан гаскәрләр төзи. Алар, беренче чиратта, илне таркатучы көчләрне юк итүгә юнәлдерелә. Чикләрне киңәйтү максатында яулап алулар оештырыла. Чирчик, Аһәңаран, Чимкәнд, Төркестан, Сәйрам, Ташкент бәклеге аның кулына күчә. 1806 елда Оры-түбәне камауны хан үз идарәсе астында оештыра. Аңа гаскәр белән бу калага кат-кат килергә туры килә. Халкы батырларча сугыша, т��з генә бирелми. +Галимхан алга таба чын мәгънәсендә тиран ханга әверелә. 1809 елның декабре бик салкын килә. Моңа да карамастан хан гас кәрен күтәрә. Халкына да "аты булган һәр ир яуга катнашырга тиеш, юк исә - башларын чабарга" дигән әмер җиткерә. Галимхан ханның теләге Ташкентны яулау була. Моның өчен бернинди сәбәп тә табылмый анысы. Дәште Кыпчакның гаскәр белән килүе, җитмәсә, кышкы салкыннарны исәпкә алмаулары Бохара әмирен хәйран итә. Галимхан хан һичбер үгетләүләргә колак салмый. Ханлык мәртәбәсен югары тота. +Олы гаскәр белән Чирчик елгасы буйларына җиткәч, монда хан юлбарыс авы ясый. Аннары Ташкентка барып керә дә, көн арты көнен бәйрәмдә уздыра. Шул вакытта үз мәртәбәсен тагын да олы күреп, гаскәр башлыклары Ирискол-бигә һәм Җомга-бай кайтакка казаклар өстенә яу белән барырга боера. Бу вакытта далада йөргән казак ырулары Кукан хөкемдары ягыннан мондый мәкерле эш булыр дип көтмиләр. Шактый кешеләре әсир төшә, көтүләре куып алып кителә, ирләре үтерелә. Әмма, көннәрнең суык торуы аркасында, Кукан гаскәриләре арасында кул- аякларын өшеткәннәре дә күп була. Шул сәбәпле яу эчендә ризасызлык арта. Бу форсатны файдаланып калырга омтылучылар да табыла. Энесе Гомәрбәк (1787-1822), хәйлә корып, Галимхан ханга гаскәр башлыкларыннан зарлана, аларны казакларга качып котылырга мөмкинлек бирүдә гаепли. Бу хактагы сүзләре тәхет тирәсендә йөрүчеләрдә гаскәр башлыкларыннан ризасызлык тудыра. Яуны кабат казаклар өстенә алып барырга әмер биреп, хан олы хата ясый. +Бу вакытта Чирчик елгасы буенда тукталып калган Кукан гаскәренә яңадан яуга чыгарга һәм казаклар өстенә икенче тапкыр барырга әмер килә. Ирискол-би һәм Җомга-бай моны башбаштаклык саныйлар. Аларга Гомәрбәк килеп кушыла һәм ханның үтерелүе хакында ялган хәбәр сала. Гаскәриләр Куканка кайтырга кузгалалар. Башкалага җитүгә, Гомәрбәк тәхеткә менә һәм үзен хан буларак игълан итә. Әмма Галимхан ханны үтертергә кирәклеген дә исеннән чыгармый һәм бу эшкә кешеләр яллый. +Гомәрбәкнең ханлык тәхетенә утыруын белгәч, Галимхан хан Ташкентта үз янындагы аксөякләр белән киңәш уздыра. Шәһәрдән тиз арада чыгып, Куканка кайтырга кирәк дигән фикергә киләләр. Юлда хан Ташкент язмышы хакында кайгырып, улы Шаһрухны анда вәли итеп җибәрә. +Куканга якынаялар. Әмма Гомәрбәк хан кешеләре Галимхан ханны шунда үтерүгә ирешәләр. Моның белән генә канәгатьләнмичә, Гомәрбәк хан Ташкентка да үз кешеләрен җибәрә, Шаһрухны әсир ясап алып кайтырга әмер бирә. Нәкъ шулай эшлиләр. Аны китергәннәрендә, Аһәңаран төбәгенә ирешкәч, Шаһрухны чәнчеп үтерәләр һәм шунда җирләп калдыралар. +Гомәрбәк хан сәясәтне "йомшак" алып бару юлын сайлый. 1815 елда Бохара әмирлегенең Төркестан каласын басып ала, Хуҗа Әхмәт Яссәви (1091-1166) төрбәсен зыярат кылып, 70 куй чалдырып, яссәвийә тарикате шәйхләренә хәерләр өләштерә. Җомга намазы вакытында Гомәрбәк ханны "әмир��л-мөслимин" ("мөселманнар хөкемдары") дип атыйлар, башына таҗ кидерәләр. Аннары илнең данлыклы исемнәре таратыла, дәүләтнең яңа дәрәҗә ияләре билгеләнә. +Ул елларда Сырдарья буенда Яңакурган, Җулык, Камышкурган, Акмәчет, Кушкурган калалары төзелә. Алар Россия белән Кукан ханлыгы арасындагы сәүдә эшләренә хезмәт күрсәтә башлыйлар. Госманлы империясе, Россия, Хива ханлыгы һәм Бохара әмирлеге белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнашытырылып, 1819 елда Истанбулга Хаҗи Мир Корбан җитәкчелегендә Кукан илчелеге җибәрелә. +Гомәрбәк хан заманында Шәһрихан каласы төзелә башлый, мәдрәсләр саны елдан-ел арта. Бу чорда Куканның үзендә генә дә 70 шагыйрь яши. Гомәрбәк хан үзе дә "Әмири" имзасы белән иҗат итеп дан казана, сараенда үз заманының иң данлыклы ша гыйрьләрен тәрбиядә тота. Аның хатыны Маһлар-аем (1792-1842) - Әндиҗан хөкемдары кызы, "Надирә" имзасы белән төркичә, "Камилә" һәм "Макнүнә" имзалары белән фарсыча шигырьләр иҗат итеп, бөек шагырәләрнең берсенә әверелә. Ул хәтта ире Гомәрбәк хан белән шигырьләр әйтешергә ярата. Аларның Мәдгали (Мөхәммәт-Гали) исемле уллары туа. "Увәйси" ("Вәйси") имзасы белән иҗат итүче Җиһан-биби (1781-1845) аның сердәше дә, каләмдәше дә була. Гади гаиләдә туып үссә дә, әтисеннән язарга һәм укырга өйрәнгән бу кыз шигырь техникасын да аңардан үзләштерә. Бу факт халык арасында Куканда шигърияткә игътибар зур булганлыгы хакында сөйли. +Маһлар-аем Надирә җәмгыять тормышында әдәбиятның роле югары дип саный, шагыйрьләргә һәм галимнәргә төрле ярдәмнәр оештыра. Алар каршында көчле рухлы шагыйрә буларак танылу ала. +Әмма аның тормышы кайгылы тәмамлана. Надирәне бозыклыкта гаеплиләр һәм 1842 елда Бохара әмире Насрулланың әмере белән ерткычларча үтерәләр. Уллары Мөхәммәт-Гали һәм Солтан Мәхмүт тә шунда үтерелә. Бу вакыйга Бохарадан Кукан ханлыгының җиңелүе аркасында була. Әмма Насрулла әмирнең хөкемдарлыгы озакка бармый, илдә кыпчаклар баш күтәрәләр һәм мөстәкыйльлекне кире кайтаралар, яңа хан куялар. +"Увәйси" буларак дан алган Җиһан-биби яшьли ике бала белән тол кала. Куканга күченеп килгәч, шигърияткә мәхәббәте аны сарайга якынайта. Хан улы Мөхәммәт-Галинең тәрбиячесе булуга ирешә. Аның турында дастан да язарга алына. Хәсән һәм Хөсәен хакында "Кербала-намә" иҗат итә, шигырьләр җыентыгын төзи. Кызы Кояшның үлеме, улының Кашгарда солдат хезмәтенә алынуы, тормышының авырлыклары шигъриятенең сагышлы хис-тойгыларга тулуына сәбәп була. Иҗатында Нәвои һәм Физүли мотивлары көчле булу Кукан шагыйрьләре һәм шагыйрәләренең әдәби иҗат кредоларын ачык күзалларга мөмкинлек бирә. +Куканда туып үскән шагыйрьләрдән мулла Башман кызы Мәһрибану (1811- ?) "Мәхзунә" имзасы белән иҗат итә. Аның яратмаган иргә кияүгә бирелүе турындагы, Фазлы белән шигырьдә ярышулары хакында хәбәрләр һәм берничә әсәре тарихка кереп калган. Фазлы үзе Гомәрбәк хан сараенда яшәп иҗат иткән әдипләрнең берсе. Аның чын исеме һәм яшәгән еллары мәгълүм түгел. XVIII-XIX йөзнең Кукан шагыйрьләре белән бәйле "Мәҗмугатешшугарә" ("Шигырьләр җыентыгы") төзи, Мәхзунә белән шигырь әйтешүен тасвирлый. +Кукан шагыйрьләре арасыннан тагын берсе - "Гөлхан" һәм "Җөръәт" имзалары белән иҗат иткән Мөхәммәт-Шәриф (17701820 еллар тирәсендә яшәгән санала). Ул Гомәрбәк ханның сараенда хезмәттә тора, әмма тормышы авыр һәм катлаулы була. Төрки һәм фарсы телләрендә газәлләр, касыйдәләр иҗат итү белән бергә, шактый өлкәнәйгәч, мәсәлләр яза башлый һәм аларны "Зәрбелмәсәл" ("Төртке-мәсәл") исеме астына туплый. Халык аның бу китабын яратып кабул итә. Ул аңа төрле хикәятләр кертә, мәсәлләр, кыска вакыйга-сурәтләр җыя. Эчтәлекне сатирик планда ала, комик рәвешкә кора, табышмаклар һәм мәкальләр белән бизи. Шушы әсәрләрен халык әкиятләре тибына якынайта. Автор халыкчан рухта, гади сөйләм манераларында яза. Бу юл отышлы булып чыга. +Гөлханның сатирик иҗаты шагыйрь мулла Шир-Мөхәммәт Акмалның улы Мәхмүткә (?-1844) көчле тәэсир ясый. Ул "Махмыр" имзасы белән яза, әсәрләрендә шактый кызыклы образлар тудыра. +Махмыр Мәхмүт белемне әтисе мәдрәсәсендә ала. Алар Куканнан ерак түгел Байтөмән авылында яшиләр. Әтисе авыл мәдрәсендә әгъләм (шәригать белгече) булып эшли, "Акмал" имзасы белән шигырьләр яза. Улы Махмыр яшьли хаҗи Нияз, мәхдүм Күрәм хакында мәзәкләр язып дан казана. +Кукан ханлыгының эчке эшләренә Россия империясе XIX гасырда шактый мәкерле тыкшына башлый. Моны ул сәүдә мәнфәгатьләрен яклау буларак аңлата. Ә 1876 елда ханлыкны яулап алуга да ирешә. Кукан җирләре Оренбуг губернасына кушыла. Шулай да ил тиз генә бирешми. Хәтта 1917 елда монда Мостафа Чокай (1890-1941) җитәкчелегендә Төркестан автономиясе төзелә. Әмма большевиклар 1918 елның февралендә анда канлы суеш оештыралар. Вакыйга тарихка "Фирганә фаҗигасе" буларак кереп кала. +Гражданнар сугышы елларында монда басмачыларның үзәге барлыкка килә. РСФСРның милләтләр эше буенча халык комиссариаты Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе М.Х. СолтанГалиев (1892-1940) басмачыларның җитәкчеләре белән элемтәдә торуда һәм хатлар алышуда гаепләнеп, фәрманнары белән төрки милләтләрне кызыл террордан саклап калулары өчен дә, билгеле, 1923 елда кулга алына. +Әсәрнең эчтәлегенә бәйле дини-мәдәни тормыш, сәяси юнә леш ләр барлыкка килү һәм үсешләренең кыскача тарихы. XVII га сырда Фир ганәдә "Аппак Хуҗа" исеме белән дан алган Һидия тулла Аппак Хуҗа бине Хуҗа Мөхәммәт-Йосыф (16261693) төп сәяси- идеологик җитәкчеләрнең берсе була. Хуҗанәзәр Һөвәйданың шәхес буларак җитлегүе аның идеаллары тәэсирендә булган, чөнки Аппак Хуҗаның Фирганәдәге авторитеты һәм аның хакындагы тарихлар-риваятьләр ул заманнарда халык теленнән төшмәгәннәр, бу төбәктә дини-сәяси генә түгел, әхлакый-идеологик карашларның чын мәгънәсендә милли рухта оешуын шушы суфи башлап җибәргән. Аны тарихлардан без чын мәг��нәсендә халык аңын уятучы шәех һәм мөҗтәһит буларак та беләбез. +Һидиятулла Аппак Хуҗаның әтисе Мөхәммәт-Йосыф исемле ишан икән, тумышы белән данлыклы суфи һәм галим, "МәхдүмиӘгъзам" кушаматы белән йөртелгән шәех Әхмәт бине мәүланә Җәлалетдин Хивайагы Касани (1461-1542) нәселеннән була. "Дәһбәдия" суфиларына турыдан-туры бәйләнеше булу аркасында "Дәһбәди" кушаматы белән йөртелгән. Фирганәнең Касан шәһәреннән, нәселе XII йөз ахырлары - XIII гасыр башларында Үзгәндтә яшәгән сәетләрдән Камалетдин Мәҗнүн улы Борһанетдин Кылычка барып тоташа. +Борһанетдин Кылыч дин галиме һәм әүлияләрдән данлыклыларының берсе булган. Мәхдүми Әгъзам башта Ташкент мәд рәсәләрендә укый, аннары Хуҗа Әхрарның мөрите була. +Хуҗа Әхрарның чын исеме - Мәхмүт Шаши улы Насретдин Гобәйдулла (1404-1489), ул нәкъшбәндия суфиларының җитәкчесе генә түгел, Бохара әмирлегенең асыл хөкемдарыннан берсе булып яши. Илдә аның әмерләренә хәтта хан һәм бәкләр буйсына. Хуҗа Әхрарның нәсел очы X гасырда Багдаттан Шаш шәһәренә күченеп килгән Мөхәммәт Нами исемле данлыклы гарәп галименә барып тоташа, әнисе ягыннан нәсәбе турыдан-туры Гомәр хәлифтән килә. +Хуҗа Әхрарның сабый чагыннан могҗизалар иясе булуы хакында төрле хәбәрләр йөри. Әмма ул үз-үзенә бикләнгән, кардәшләре белән уйнарга яратмаган, көннәр буена мәчеттән чыкмаучы балага әверелә. Әтисе вафат булгач, аны агасы Ибраһим тәрбиягә ала һәм яхшы белемле итеп үстерергә тели. Әмма мәдрәсә чоры җиткәч, Гобәйдулла бер ялкауга әверелә, үзен авыру итеп белдерә башлый. 18 яшендә тәмам суфи булып бетеп, һушыннан киткәнчегә кадәр зикер әйтә. +1426 елда, 22 яше тулгач, агасы Ибраһим аны Сәмәркадның данлыклы Олуг-бәк сараена укырга бирә. Әмма ул анда әллә ни уңышларга ирешә алмый. Дәресләреннән китеп, гомерен изгеләр зиратында уздыра башлый. Шәкертләрдән тәмам артта калып, укуын ташлый да, дәрвишкә әйләнеп, сукбайларга ияреп китеп бара. Бохарада, Хөрәсәндә, Һератта була. Бәхетенә нәкъшбәндиләрнең шәехе Сәет-Касыйм Тәбризигә юлыга һәм аның мөритләренә барып кушыла. Бу вакытта ул 24 яшендә икән. Дүрт ел буена нәкъшбәндилек серләрен үзләштерә. +Суфилыкта өлгерлеген танып алгач, а шәехе ны Гиссар таулары иңкүлегендә яшәүче Шәех Якуб Чәрхка җибәрә. Тумыштан аның исеме - Якуп, әтисе - Госман, бабасы - Мәхмүт, дәүбабасы - Мөхәммәт, арыбабасы - Мәхмүт. Газнә шәһәре ягында Чәрх авылында туганлыгы сәбәпле "әл-Чәрхи" кушаматын йөртә. Ул 1359-1447 елларда яшәгән, халык арасында дин белгече, нәкъшбән дия тарикатенең шәехе булып танылган, тарихка мәгълүм шәхес. +Якуп Чәрхинең әти-әниләре гаҗәеп тә тәрбияле кешеләрдән икән. Бөтен хикмәт тә бабалары Мәхмүттән килә. Ул һәммә яктан Мөхәммәт пәйгамбәрне (571..04-632..06) өлге-идеалы итеп ала. Якупны чиксез игелекле, чиста-саф һәм йомшак күңел иясе итеп тәрбияли. Аның гаиләсе Чәрх авылында гына түгел, хәтта төбәкләрендә олы хөрмәтләргә ия була. +Яшьли бел��мгә тартылып, Якуп кечкенәдән Коръәнне һәм 500 хәдисне күңеленә сеңдерә. Аның зиһене яхшылыгын күреп, алга таба укырга Һерат шәһәренә илтәләр. Ул монда Габдулла Әнсари мәдрәсәсендә укый. Анда катгый тәртипләр кертелеп, укуга мөнәсәбәт беренче урынга куелган була. Мондый шартлар аңа белемен киңәйтергә мөмкинлекләр ача. Мәдрәсәне уңышлы тәмамлап, алга таба мантыйк һәм астрономия гыйлемнәре белән кызыксынып китеп, Мисырга юл ала, монда энциклопедист- галим Шиһабетдин Ширванида Зәйнетдин Хафи белән бергә укый. Мәдрәсә курсын тәмамлап, Бохарага килә. Берничә ел белем алгач аңа "иҗазат" тапшырыла, ягъни галимлек дәрәҗәсе ала. Хөрәсәнгә кайтыр алдыннан Баһаветдин Нәкъшбәнди (1318-1389) янына сөхбәткә килә. Якуп Чәрхи аннан гүяки тәмам башка кеше хәлендә чыга, алга таба тормышын нәшкъшбәндия шәйхе булуга багышлый. Иртәнге намазны бергә укыгач, Баһаветдин Нәкъшбәнди (1318-1389) аңа: "Синең өчен изге хәбәр бар. Сине арабызга алабыз. Сиңа сөенеч булсын! Җитешсез яклары бар кешеләрне алмыйбыз. Лаеклыны кабул иткәндә дә, аның сәгате җиткәнне көтәбез. Шуңа да аны алуны соңартып торабыз",- дип белдерә. Шуннан соң Балх шәһәре тарафындагы Дәшкүлек авылына мәүланә Таҗетдингә тарикать гыйлемен өйрәнергә җибәрә. +Якуп Чәрхи анда мөритлек серләрен өйрәнеп, шәехенә чын суфи булып кайта һәм нәкъшбәндиянең вакуф-мөлкәт хисапчысы эшенә билгеләнә. Әмма бераздан Нәкъшбәнди аңа үзенең мөршитләреннән Галәветдин Гаттарга (1400 елда вафат) мөритлеккә күчәргә әмер бирә. 1389 елда Баһаветдин Нәкъшбәнди үлгәч, аның урынын алырга шәех Мөхәммәт Фарсы һәм мөритләре тырышлык куя башлыйлар. Бу каршылыктан чирканып, Якуп Чәрхи Бадахшанга китеп бара, туган авылына кайта. Монда әдәп мәсьәләләренә кагылышлы ике китап яза. +Нәкъшбәндия мөршидләре арасындагы каршылыкта Галә ветдин Гаттар өстен чыга һәм Якуп Чәрхине чакыртып кеше җибәрә. Шуннан соң аны мөршидлеккә әзерли башлыйлар, аңа иршат гыйлемен, ягъни суфиларны туры юлда йөртү мәсьәләләрен һәм силсилә гыйлемен, ягъни борынгыдан тапшырылып килгән суфичылык серләрен тәмам сеңдереп, алга илтәрлек мөритне табу һәм тәрбияләү кагыйдәләрен өйрәтеп калдыралар. +1405 елда Аксак Тимер вафат булгач, Урда Азиядә тәхет өчен тарткалашулар башлана, ил эчендә авыр халәт урнаша. Бу вакытта нәкъшбәндия җитәкчесе булган Якуп Чәрхи үз мөритләрен тынычрак дип табылган Гиссар таулары иңкүлегенә алып китә, үзе хәзерге Дүшәмбедән ерак түгел Хәлгать авылына урнаша, анда мәдрәсә ача. Нәкъшбәндия өйрәтмәләрен алга таба киңәйтеп, ул беренче урынга Аллаһы тәгалә мактаган гамәлләрне генә башкаруны куя, Аллаһы тәгалә белән рухи бәйләнеш тотуга зур әһәмият бирә, ягъни рабит мәсьәләсен алга чыгара, ә өченчедән - җәзбене, рухи нурлануны, ягъни Аллаһы тәгаләнең үзе теләгән кешене гыйлемле итүен, моның өчен белем дәрәҗәсенең әһәмияте юклыгын танып, Аллаһы тәгалә әмере фәлсәфәсен алга чыгара. +Баһаветдин Нәкъшбәнди: "Йөрәк һәрдаим Аллаһы тәгаләгә, куллар хезмәткә бәйләнгән булырга тиеш",- дип өйрәткән, Якуп Чәрхи дә мөритләренә шушы хакыйкатьне тәкрарлый, үзе дә һәрдаим физик хезмәттә яши. Олы бакча үстерә. Алмашы итеп Хуҗа Әхрарны әзерли. Аның хакында: "Укучы үз укытучысына Гобәйдулла кебек килергә тиеш: лампасында мае да бар, филтәсе дә, - бары тик кабызып җибәрергә шырпы гына сызарга кала",дип әйтә торган булган. +Язган китапларыннан иң әһәмиятлесе "Рисаләи-Найийә" ("Сыбызгы язмалары") дип атала, ул суфичылык хакында һәм Җ. Руминың (1207-1273) "Мәснәвие-мәнави" ("Яшерен мәгънәләр мәснәвисе") китабына шәрехләр бирүдән гыйбарәт. Шулай ук "Рисаләи-мохтасар дар исбати вухуди әүлийә вә морахибәти ишан" ("Әүлияләрнең яшәеше һәм аларның яхшылыклары") хезмәте белән дә дан ала. +Аның өйрәтмәләре төшләрендә Мөхәммәд һәм Гайсә пәйгамбәрләрне күргән, әмма мәдрәсә гыйлемнәренә күңеле ятмаган Гобәйдуллага (Хуҗа Әхрарга) хуш киләләр. Һәм ул шәех Касыйм юлланмасы белән Гиссар таулары ягына юл ала. Үзәнлеккә ирешеп, Хәлгать авылына килеп җиткән чагында тәмам арып хәлсезләнгән була. Егылып, егерме көн буена калтыранып авырып ята. "Инде үләр бу" дип уйлыйлар. Әмма ул аягына баса һәм Якуп Чәрхи каршына бара. Мөршид аңарда шәехлек эшен дәвам итәчәк кешене таный. Аз вакыт аралыгында иршад, силсилә серләрен тапшыра. Бу хәл башка мөритләрнең күңеленә тия, алар ризасызлык белдерәләр. Һәм менә шунда Якуп Чәрхи аның турында лампа һәм шырпы хикмәтен әйтә. Гобәйдулланы сәет Касыймга кайтара. +Монда бер ел суфичылык хисләре белән яшәп һәм камилләшеп, "Хуҗа Әхрар" дип аталып йөртелә башлый, 1432 елда Ташкентка килә кешеләрне савыктыруга бәйле могҗизалар күрсәтә башлый. Югыйсә ул моның өчен бары тик амулет-бөтиләр генә файдалана, әмма кешеләр шуларның "тәэсиреннән" файда табалар. Хуҗа Әхрарның алдан күрүчәнлек белән бәйле әүлиялек сыйфатлары да ачыла. +Беренче хәер-садакалар кеременә җир сатып ала, туганнарының үгезләре белән аны сөреп, иген үстерә. Мул уңыш җыеп, сәүдә иткәндә байларны үз ягына тартып, тормышы шактый алга китә. Әмма акчага аның әллә ни исе китми. Иске киемнәрдән йөри, аскетларча яши. Ә башкаларга ярдәмне, һәртөрле яхшылыкларны күп күрсәтә. 1430 елдагы ачлыкта амбарларын ача, халыкка иген тарата, алар өчен салымнарын түли . Менә шушы вакыйгалар аның "Хуҗа Әхрар" ("үзен Аллаһыга багышлаган") исемен халык телендә тәмам ныгыта. Ул Ташкентта Чорсу базары мәчетен һәм Гөлбазар мәхәлләсендә мәдрәсә төзетә. 1449 елда Олуг-бәк (1394-1449) үтерелгәч, аның урынында берничә ай улы ГабделЛатыйф (1430-1450) хөкемдарлык итеп өлгерә, әмма моңа кадәр башланган тәхет өчен тарткалашулар тагын яңа көч алып, туганнар арасында яу чабуларга әверелеп китә. 1450 елда тәхеткә Ибраһим улы Габдулла солтан (1433-1451) утыра. Һәм менә 1451 елда Хуҗа Әхрар янына Аксак Тимернең оныгы Солтан-Мөхәммәтнең улы Әбу-Сәет мирза (1424-1469) килә һәм, аның фатихасын алып, Ак Урда хөкемдары Әбүл-Хәер хан җитәкчелегендә ирешкән зур гаскәр белән Сәмәркандка юнәлә. Җиңеп, тәхеткә утыргач, үз янына Хуҗа Әхрарны чакырта, аны киңәшчесе ясый. Бу шартлар нәкъшбәндия тарикате җәелешенә барча мөмкинлекләрне ача. +Ислам дөньясында суфичылык фанатизмын нәкъ менә шушы Хуҗа Әхрар урнаштыра, дөньяви белемнәрне һәм яшәү тәртипләрен юк итүгә, дин тормышына барча тәртипләрне буйсындыруга ул бөтен көчен куя. Шуның аркасында бары тик шәригатьчә генә хөкем итү калдырыла, дәүләт чиновниклары дин башлыклары белән алыштырыла, галимнәр илдән китә башлыйлар. Хуҗа Әхрар диндар-суфиларны дәүләт һәм иҗтимагый тормышны үзләре алып барырга чакыра, араларына дөньяви карашлы кешеләрне кертмәскә өнди. Шуларга бәйле теләнчелек тәмам инкарь ителә. "Суфиның эше - үзен уттан коткару түгел, дөньяны харап булудан саклап калу" дип белдереп, моның өчен һәртөрле байлыкларны кулга алырг а, әмма "аларны күңелгә кертмәскә" өнди. "Бу дөньяның хуҗасы булу өчен чынлыкта аны күңелгә кермичә кулга ала белергә кирәк", ди ул. Моның өчен аны сөймәскә, аңардан ваз кичкән булырга тиешлек тезисын алга сөрә. "Суфилар хезмәт кешеләрен кайгыртырга тиеш" дип белдерүе ясалма бер сәясәт түгел, бәлки инанган фикерләреннән берсенә әверелә. 1460 елда ул тамга системасында салымнар җыюны юкка чыгара һәм хөкем итү тәртипләренә шактый җиңеллекләр кертә. Бу яңа кагыйдәләр алга таба илнең үсешендә, эчке таркаулыкның бетүендә, байлыклары артуда төп этәргечләр булалар. Хуҗа Әхрарның суфичылык өйрәтмәләре халык эчендә мөкатдәс була баралар. +Әмир Әбу-Сәит мирзаның трагик һәлакәтеннән соң улы Солтан-Әхмәт мирза (1451-1494) тәхеткә менә. Аның заманында Хуҗа Әхрар хөкемдарлыкны тулысынча диярлек үз кулына ала. Әмир аның мөрите сыйфатында яши. Казна акчасыз калганда Хуҗа Әхрар зур суммада акча кертә, илдәге барча суфиларны үзенә буйсындыра, олы мәдрәсәләр ача, зур җир биләмәләренә ия булып өлгерә. Әмма, боларга да карамастан, кысынкы тормыш белән яшәүне өстен күрә. Ул хәтта кибетләрендә сатылган тукымаларны кискәндә төшкән җепләрне дә җыйдырып алдыра, аларны исраф иттерми, эрләтә һәм сатуга куйдыра торган була. Аның мондый сыйфатларын берәүләр - саранлык буларак, икенчеләр шәригатьне катгый үтәүче, әрәм-шәрәмне сөймәүче кеше итеп бәялиләр. +Хуҗа Әхрар китаплар язарга да вакыт таба. Аның тәүге хезмәте "Рисаләи-вәлидия" ("Ата-аналар язмасы") дип атала. Бу 243 сәхифәдән гыйбарәт китабы нәкъшбәндия суфичылыгы хакында киң мәгълүматлар бирә, хакыйкатьне таныту мәсьәләләрен ача. Аны Заһретдин Мөхәммәт Бабур (1483-1530) төрки телгә тәрҗемә итә. Хуҗа Әхрарның тагын да бер күләмле хезмәте - "РисаләиХәварийә" ("Шәкертләр язмасы") дип атала. Ул шәех Әбу-Сәет Фазлуллаһ Әбүл-Хәер Мәһнәинең (967-1049) робагыйсын шәрехләү буларак иҗат ителгән. +Мәхдүми Әгъзам тормышы бәяненә кайтыйк. Ул менә шушы ишанның мөритләреннән берсе була. Аның вафатыннан соң Мәхмүди Әгъзам мулла Мөхәммәт Казый ишанга иярә. 1516 елда аның вафатыннан соң ишанлык Мәхдүми Әгъзамга кала. 1534 елда ул Фирганәгә килә һәм халык арасында нәкъшбәндияне тарату белән шөгыльләнә. Аны һәркайда хөрмәт белән каршы алалар. Байлар аңа зур җир биләмәләре бүләк итәләр. Бабур белән күрешә һәм аның хөрмәтенә лаек була. Шуннан соң хозурланып "РисаләиБабурия" ("Бабур хакында әсәр") китабын яза. +Мәхдүми Әгъзам Сәмәркандка кайта. Аннан Акдәрья белән Карадәрья арасындагы Миәнкәл үзәнлегенә күченә һәм олы бакча үстереп, игенчелек белән дә шөгыльләнеп, 1542 елда вафат була. "Кеше дин өчен түгел, дин - кеше өчен" дигән сүз аңардан калган. Фарсы телендә утызлап хезмәт язып, ул аларны "Мәҗмугаирисалә" ("Язмалар тупланмасы") исеме астына җыйган. Шушы туп ланманың сигезенче "китабы" "Нәсыйхәтес-салихин" ("Изгеләр нәсыйхәте"), ундүртенчесе - "Шәрхе рубагият Гобәйди" ("Гобәй динең робагыйлары шәрхе"), егерме икенчесе - "ГазәлиятеКасыйми" ("Касыйминың газәле"), егерме сигезенчесе - фарсы телендәге унике суфи риваятькә шәрех бирүләрдән г ыйбарәт. +Аның җиде улы булган. Исхак Вәли һәм Ишан-Кәлян исемле уллары Кытайда "каратаулык" һәм "актаулык" дип аталган ике мөритләр берләшмәләрен төзеп, нәселләре алга таба үзара тәмам дошманлашып беткәннәр. Һидаятулла Аппак Хуҗаның әти се Хуҗа Мөхәммәт Йосыф нәкъ менә Ишан-Кәлянның улы була. Ә Хуҗанәзәр Хөвәйдагә килсәк, аның әтисе Гаиб-Нәзәр ИрНәзәр улы менә шул Аппак Хуҗаның мөрите, аннары ишан-шәехе мәртәбәсенә ирешә һәм нәкъшбәндия өйрәтмәләрен таратуда зур роль уйный. +Аппак Хуҗаның ишан булып танылуында Габдулла-ханның (1675 елда вафат) турыдан-туры катнашы бар. Ул казак ханнары белән яхшы мөнәсәбәттә торган, әмирләр үтенече белән гаскәр башына баскан, айратларга каршы сугышларда җиңүләр яулаган хөкемдар. 1635 елда Фирганәнең Аксу шәһәренә басып керә, ә 1636 елда Кашгарны һәм Хотанны яулый. 1638 елда Могулия мәмләкәте тәхетенә утыра. Хуҗа Мөхәммәт Йосыф аның мөршиде, мөритләре белән аның яуларында катнашкан шәех икән. Аның улы Аппак Хуҗа да Көнчыгыш Төркестанда бөек ишан буларак таныла. Ул нәкъшбәндия тарикатен халык эчендә җәелдерүгә һәм мөритләр тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Әмма "каратаулык"лар белән каршылыклары көч алып, 1660 еллардагы орышларында алардан җиңелә һәм Кытайга качарга мәҗбүр була. Монда Кашмирда һәм Тибеттә була. Үзенә фикердәшләр эзли. Җунһарлар белән килешү төзеп, аларның гаскәре белән 1678 елда Кашгар өстенә яу чаба. Хөкемдарлыкны үз кулына алып, "каратаулык"ларны юк итү сәясәтен уздыра. 1693 елда вафатыннан соң да балалары йөз илле елдан артык Көнчыгыш Төркестанда төп кешеләр булып кала киләләр. Хәтта XIX гасырның беренче яртысында да аның нәселеннән Җиһангир-Хуҗа уйгурларның азатлык хәрәкәте башында тора. 1826 елда Кашгарны Кытай хөкемдарлыгыннан б��рара вакытка азат итүче дә ул. Әмма соңыннан җиңелеп, үлемгә хөкем ителә һәм җәзалап үтерелә. +Әсәрнең авторы хакында тагын да берничә сүз. Гаиб-Нәзәр Ир-Нәзәр улы, Аппак Хуҗаның мөршидләреннән берсе буларак Җәмйан авылына күченеп килгәч, монда дин гыйлемнәрен һәм нәкъшбәндия тарикате нигезләрен өйрәтү максатында мәдрәсә ачып, җирле халыктан тагын бер хатын ала. +Әтисе мәдрәсәсендә укыган чорда Хуҗанәзәр Һөвәйда, мондагы тәрбия нәкъшбәндия нигезләрендә булганлыктан, сабырлык, күн дәмлек, хезмәт сөючәнлек хисләре белән яши. 18 яшенә җиткәч Кукан шәһәренә китә. Монда төрле мәдрәсәләрдә укый. Аннары Җәмь ян авылына кайта һәм әтисе мәдрәсәсендә муллалык итә башлый. +Яшьли әдәби иҗат белән шөгыльләнеп, әсәрләре халык арасында таныла. Аның иҗатын галимнәр "Фирганә мәктәбе" кысаларында югары бәялиләр, үзен мәгърифәтче буларак белдерәләр, 76 яшендә 1780 елда вафат булуын язалар. +1908 елда Ташкентта шагыйрьнең "Көллияте-Һөвәйда" ("Һөвәйда җыентыгы") китабы басылып чыга. Ул үзе исән чагында шигырьләрен аерым китап буларак тупламаган. "Көллияте-Һөвәйда" аның укучылары тарафыннан төзелгән. Шагыйрь "Рәхәте-дил" әсәрен язуга бар көчен биргән һәм аны гомере буе иҗат иткән. Анда аның тормышына бәйле хәбәрләр дә, еш кына Җәмйаннан читкә китәргә мәҗбүр булу очраклары да тасвирланган. Мулла Хуҗанәзәр Ибне Гаиб-Нәзәр Җәмйани) +РӘХӘТЕ-ДИЛ +(ҖАН РӘХӘТЕ) +Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! +(БАШЛАМ) Сәнау-хәмде Халлакы җиһанга!, Ки хөкмен күрсәтеп яхшы-яманга, Тотыптыр бисөтүн күкне мөгаллак, Биреп шәмсү-камәр дөньяга раунак. Тәванадыр, ки ул бер торфәтел-гайн Ичендә кәф төндин кылды көнен. Аның хөкмендә ирер кабел һәм бәгъд, Тигәндин гөл чыкарды, зәһәрдин - шәһд. Биреп җан, мөште хакьга кылып җисем, Ушал дәм әйтте данаи һәр исем. Тәкый бер катрә судин адәми пакь Яратып, бирде аңа гаклу-идрәк. Догасыдин берәүнең бирде туфан, Кырылды, йир йөзендә калмады җан. Аны, кем, саклады Халлакы давәр, Ушал су итәкене кылмады тәр. Берәүнең хаклыгыга хөкем кылды, Кара ташдин балалыг тивә тугды. Кылыр сүзендә лик дәгъвасыны нар, Берәүгә ни өчен ул булды гөлзар. Пычак бәрәндилекне кылды әнгиз, Берәүнең бугазыга булмады тиз. Кылырмын, диде, мигъдә һәзим һәр кот, Берәүне нигә һазим булмады хут. Кылыр гаркаплыг дәгъвасыны аб - Берәүне ни өчен гарык итмәде аб? Аңа юл бирдегем андаг булыпдыр - Гобари чыкты, зәррә калмады сер. Гаҗәп кодрәт, гаҗәп сәнгать Аңа бар, Ирер Ул барча эшкә сәхибкәр. Ата - кырык яшьтә, углы - йөз егермә, Ходаның кодрәтендин йөз олырмә? Килер кемнең кулыдин ошбу сәнгать, Аңа асан ирер, ирмәс мәшәкать. Берәүнең башыга куйдырды аррә, Үзенең гыйшкыдин куркмады зәррә. Берәүнең каумега Солтаны мәләк Йибәрде бады сарсары - булды һәлак. Берәүгә атәше гыйшък булды максум, Кылыр ягъни вә ли аһәнне чөн мүм. Берәүне йир йөзендә әйләде баш, Иде хөкме зәванә бер дирәм таш. Әгәр әмер әйләсә, зәррә булыр таг, Кылыр һәр зәррәне тагдин олуграг. Берәүне үлтереп ил чәнд барә, Җәфа кылдылар аңа бишомарә. Ушал дәм өстүхане калмады пәй , Хәйат итте ушал дәм Халикъ хәй. Берәүнең каумене Халлакы бичүн Сәхәр вактында кылды астин-өстин. Рәсүлуллаһ иде галәмгә сәрвәр, Тәмам әнәс вә җенга ирде раһбәр. Ләһәп берлә Әбу-Талипны бисйар, Ки чәндин сәгый кылды шаһ Әбрар. Дийанәтсез алар, кем, булды набуд, Рәсүлуллаһ үгене кылмады сүд. Әзәлдә бер кеше булса кара нәҗт, Юган берлә агармасдыр кара рахт. Аның алындә ирер җөмлә гаҗиз, Кылыр бер ләхзәдә галәмне начиз. Һавага күтәреп һәрдәм болытны, Чыкарыр су эчендин бәрку-утны. Кылыр һәм ут белән суны муафыйк, Чыкарыр су эчендин бәрку-офык. Ни кыдса ирке бар вә кодрәте бар, Аның алдында асандыр һәммә кәр. Фи нәгътин Рәсүлуллаһи саллаллаһу галәйһү вәссәлләм Доруд бигыйддәттер Мостафага, Хәбибе Хак нәгине әнбияга. Шәрафәт бабыдә улдыр йегәнә, Ирер пәйгамбәре Ахырзамана. Тофиледин аның Халлакы мәгъбүд Зәминү-асманны кылды мәүҗүд. Тәмам халкъ әүвәлинне-ахыринне Ирерләр хезмәтедә шаһу-җенни. Шәфигуль-мөзнәбин рузы Җәза ул, Һәммә гөмраһләрәдер раһнамә ул. Сыйфаты - рәхмәте лилгаләминдер , Аның кем, мәсҗиде руи-зәминдер. Бихәмдуллаһ - Мөхәммәд өммәтемез, Кыямәт көн өмиде шәфкатемез. Йир өстедә аты булды Мөхәммәд, Бетелде гарше сакыйдә ки - "Әхмәд". Вөҗүдедин мөзәййән булды фәреш, Гобары кадмедер зиннәте гареш. Җиһанга килмәгәй андаг олуг зат, Шәбе Мигъраҗ ани фәүкыль-сәмават. Кадәм баскан изен нәүбәт бинәүбәт Кылырлар буси та рузы Кыямәт. Яракы нәкыш пае шаһи кәүнәйн Мәләикләргә булды сөрмәи гайн. Мәләикләрнең ирер мөкътәдасы , Тегелде гарше өстегә һәп ләвасы. Тәмамы мөшкел эшләр булды асан, Агыр йөкләрне йиңгел кылды Сөбхан. Табылмастыр аның дик гәүһәре пакь, Аңа кидерде Тәңре таҗы ләүләк. Хода димә, Ходаның углы димә, Бәнари әйләйдин бу сүзне әймә. Сыйфат кылгыл ни чаклыг кылсаң аны, Күңелгә килгәненчә, и фәлани. Һәнүзе юк ирде йир вә асман һәм, Ни җен, ни мәләк, ни нәселе адәм. Ни биһиштү-дузах вә ни Гарше Әгъзам, Янә Көрси белән Ләүхү-Каләм һәм. Һәммә әшйадән әүвәл Хак тәгалә Рәсүлуллаһ нурыны кылды пәйда. Янә нурдан яратты бер мосалла, Хода кодрәт белән кылды мохалла. Рәсүл нурын мосалла үзрә куйды, Ничә мөддәт аның өстедә торды. Хода әмер әйләде: "И нур Әхмәд , Ирерсән җөмләи галәмга сәрмәнд. Миңа кылгыл,- диде,- бер гали хезмәт, Айа кәни сәха, бәхри шәфагать". Кылырга хезмәт Хак кылды агаз, Ушал нуры Хәбибе мәхрәме раз. Ки йитмеш мең ел ул торды кыямә Шәфагате-хаһ җөмләи хассу-гамә. Ракүгъ өстедә йитмеш мең ел ул нур Торып кылды гыйбадәт бәхәрир нур. Янә йитмеш мең ел кагъдәдә торды, Ходаның әмрене андаг китерде. Нида кәлде Ходаемдин ушал хәл: - Сиңа Гарше мәҗид улгучы памал! Бу микъдар кылды Хакга гыйбадәт, Диде: - И Сәхибе җәүдү-сәхавәт! Телә миндин бу көн ни максатың бар, Бирай сәңа, айа Солтаны-Әбрар, Диде:- Синдин теләрмен гасый өммәт, Шәфагать әйләин рузы Кыямәт. Хода әмер әйләде: - Бирдем барыны, Багышладым егетне һәм карины. Зә әүвәл та ба ахыр,- диде, - өммәт!Бакып күккә ушал кәне мәлахәт. Аның өммәт иде даим теләге, Гаме өммәт иде хабы-хураке. Диде: "Өммәт!"- агыздин та чыка җан, Аның миһре анадин анча чәндан. Анамыз Гаишә Сыйддыйкы Әкбар Кызы иде, ирер җефте пимбәр. Алар иде Рәсүле галәминнең, Дәми ахырларыда шаһи диннең. Мөбарәк башлары куйнымда ирде, Тәфәрруҗ хәлкасе буйнымда ирде. Күрәрмен - ләбләрене кылды чөмбан , Кылыр дип ни васыять шаһы инсан. Йөрәктә ба вөҗүде дөрре дудагы Ду галәм халкының кирәк чырагы. Күзем яшене ул дәмдә корыттым, Колагымны Рәсүл агзына тоттым. Ни укыр дип, миңа хәзер ни сүз дир - Ишеттем: "Өммәти, йа өммәти!"- дир. Диебән, "өммәти" дип булды биһуш, Күзене йомды, сүздин булды хамуш. Йиймай туйгынча дөнья нигъмәтене, Теләп даим гөнаһкәр өммәтене. "Зә әүвәл та ба ахыр өммәти!"- дип, Җиһандин үтте ул өммәт гамен йийып. Гаҗәптер сәндин, и намәрде өммәт, Ятырсән та бәки ба хабу гафләт! Тотып җаның белән шәргы нәбине, Нигә кылмас сән ул ир пәй руйыны? Эшең сәнең даим эчмәк-йиймәклек, Гаҗәптер сәндин "өммәт мән" димәклек. Берәүгә бирсә буручә нәмәрсә - Кылыр хөрмәт аны алган кем ирсә. Сәңа рузы Җәза ул кылса шәфкать, Нигә кылмәң аның әмрене хөрмәт? Айа и шом юк шәрмәндәи өммәт, Кани кылган намазың фарзу-сөннәт? Намазу-руза кылмай, и бөрадәр, Ничек шәфкать теләрсен рузы-Мәхшәр? +Хикәят табуте Җәбраил галәйһис-сәлам Ишеткел, әйтәин мән бер хикәят, Кылай бер нөктәи ширин риваять. Бу фани дөньядин дарел-бәкайа Якын ирде күчәргә Мостафага. Ки бер көн Җәбраил пийке сөбхан, Ки бу табут зөмүрүддин төзүбән Алып килде Рәсүле-галәминга, Ду галәме сәйде пакизә динга. Рәсүлуллаһ диделәр: - И бөрадәр, Бу ни табут ирер, и Пийке раһбәр? Диде Рухыл-Әмин : - И Садре галәм , Ирерсез сәрвәре әүладе адәм! Бу табутның кылай серене агәһ, Качан бу дөньядин күчсәң, айа Шаһ, Мөбарәк җисмеңезне моңа салып Барырмын Гарше-Әгълә үзә алып. Әйтеп ошбу сүзне түктеләр яшь, Диде: - Йа Җәбраил, сез миңа сердәш! Бу табутны алып баргыл, айа яр, Ходаем вәгъдә кылды миңа бисйар. Ходаем миңа әйде: - И Мөхәммәд, Кылыр өммәтләрең күп бидгате бәд, Ки та син бар аларның уртасыда, Гарип бичара өммәтләр катыда, Алар кылса җиһанда һәрничек кәр, Тыйфлеңдин сәнең, и Шаһы Әбрар, Аларның сурәтене үзгә кылмай, Бу дөньяда боларны уй лә кылмай! Ки кереп йир үзрәи бән ятаен, Нәчек ташлап бән аларны китәен Гарип күңле сынык бичараларны - Бу гыйсйан дәштедә әүварәләрне? Алар булса бәладә - бән бәладә, Әгәр рахәте булсам һәм арада, Алар берлә булаен монда, и яр, Янә үзгә өмидем-максудым бар. Кыямәт көн алар берлә булаен, Гөнаһлы гасый өммәтне теләен. Тәразу гәһенең алдыга баргым, Гарип өммәтләремгә яри биргем. Йиңел килсә саваплардыр тәразу, Агыр кылгым басып-басып базыву. Сират күпрүгедин җөмлә кичәрдә Халаикъ егълашып бәрабәр үтәрдә, Екылгыдин булырда бәгъзе өммәт, Кулын ушлап алып - үткем сәламәт. Күреп сез һәм ушал дәм хәле өммәт, Йа Җәбраил, ки кылгайсез шәфагать! Айа мөэмин, буйаңлыг миһербандин, Шәфагатьләр Рәсүле-галәминдин, Оеп нәфсеңә, ниндәй бихәбәр сән? Нәсыйхәт алмаган бик гүше гәр сән. Аның сөннәтләрен бәҗай кылмай, Аның йөргән юлы үзрә йөрмәй, Булып сән нәфсе Шәйтанның әсире, Эчең булмыш гөнаһ наныга сире. Каю йөз берлә алдыдин үтәрсән? Нә кылдым дип шәфагать күзәтәрсән? Бәси катигъ ирер рузы Шомары, Ушалы дәм сүд кылмас аһу-зары. Калыр һәркем үзе берлән бәлага, Ата угылга бакмас, кыз - анага. Илаһи, җөмлә колны саклагайсән, Гыйбадәт юк саридин кылмагайсән. Кеше, кем, ул Мөхәммәд өммәтедер, Аны белгел - Ходаның рәхмәтедер. Ходайа, падишаһа Кәрдигәра, Рәхимән мөгъфирәтлек Берү-Бара. Илаһи, барча гасыйларга җәннәт, Бәхак Мостафага кылгыл гыйнаять. Ходаем, җөмлә колга, "Инша-Аллаһ!" - Мөйәссәр әйләгәй фирдүсе-әгъла! Аның әүладене Хак рәхмәт иткәй, Бары яраннары максудка йиткәй. Ирер һәркайсысы нәҗме-һидаять, Табып ирде рәгыйятьләр рифаһат. +Бәяне Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк +разаллаһу тәгалә ганһ Ки әүвәл ярыдыр Сыйддыйкы Әкбәр, Ирер ул сани әснине пәйгамбәр. Аның садикълыгын белгел бәтәхкыйк, Аның чөн атанды Бу-Бәкер Сыйддыйк. Бәси ул салыр ирде агъзыга таш, Итәрде хәмдилә вә зикрене фаш. Ил эчрә кылмас ирде ул хикәят, Чыкар дип нагәһан телдин шикәят. Кылыр ирде халаикъдин үзен дур, Тәнен әйләр иде зикрилә рәнҗүр. +Бәяне Гомәрел-Фәрук +разаллаһу тәгалә ганһ Икенче яры Гомәр ибне Хаттаб Иде шаһы-гадаләт, дөрре найап. Аның дик булмагай һич шаһи гадел, Булалмас һич алар дик гадле-камил. Төзеп андаг шәригатьнең ки хөкмен, Орып дөррә белән үлтерде углын. Әман ирде ушал вакты замана, Кылубән тургаи үзрә ашйанә. Кушылып йөрер ирде кәркү-бәррә, Зыян кылмас бүре бәррәгә зәррә. Кылыр ирде кем ул мондаг хәлафәт, Ки андин соңын булып хәтме сәясәт. +Бәяне Госман Зин-Нурин +разаллаһу тәгалә ганһ Өченче яры Госман ибне Гоффан, Имамы җамигуль-Коръәндер, и җан. Иде ул кән хәййа , сәхибе-җәүд , Ки әсхабе җөмлә андин иде хөшнүд. Кәрәм базарыда ул Шаһы Әбрар Фәкыйрү-бивагә ирде харидар. Иде ул Сәхибе җәүдү-сәхавәт, Табып ирде ки ул нәүгы шәһадәт. +Бәяне Гали бине Әбу-Талип +разаллаһу тәгалә ганһ Янә дүртенче яры ирде Хәйдәр, Сипәһсалары мәрдан, шаһы сәфдәр. Аның исме Галиел-Мортазадыр, Белең - ул ибне гаме Мостафадыр. Җиһанга килмәгәй андаг дилавәр, Аның илкендә сынды бабы Хәйбәр. +Бәяне Хәсәнү-Хөсәен +разаллаһу тәгалә ганһум Янә шаһзадәләр кем, коррәтел-гайнин, Җәкәр бәнде Солтаны Шаһы Кәүнәйн. Алар тик булмагай сәхиб-сәгадәт, Табып ирде алар нәүгы-шәһадәт. Берегә бирделәр зәһре-һәлакыйль, Берене сәйфе-сарим кылды катил. Риза булды алар килгән казага, Тәхәммүл кылдылар тиккән бәлагә. Рәсүлуллаһ ки хәерен-нас ирде, Ки гамие Хәмзә һәм Габбас ирде. Догабыздин сәхабә әҗмәгыйнга, Тәмам табигыйн табәгъ табигыйнга. Мөһаҗир берлә һәм әнсарларыга, Мөселман, бәндәи әбрарларыга. +* * * Илаһи, җөмләләрне хөшнүд кылгыл, Зыяны бәндәи күптер, сүд кылгыл. Тофиле яхшылар , и Падишаһым, Кичергел гәрчә бихәддер гөнаһым. Ки мәндә юк торыр һич яхшы әгъмал, Ни кылганым хата ирер һәммә сал. Ходайа, юк идек без, бар кылдың, Тәне сәлам биреп, дәркәре кылдың. Кани бездә фәрасәт, фәһм кылсак - Сәнең нигъмәтләреңгә шөкер кылсак? Биреп сән, шөкруллаһи, чәшме бина Кылырмыз һәр тараф бакып тамаша. Колак бирдең ишет дип, ләфзы иман, Яман сүздин ишетмә, юл гөризан. Кылып мән, телне биреп, безне гүя Үзеңнең зикреңә кылгыл мөһәййа. Агыз бирдең кылырга зикру-тәсбих, Күңел бирдең, иман һәм аңа мөслих. Аяк бирдең йөрергә сәви тагать, Барып мәсҗид сари кыл дип гыйбадәт. Дәмаг бирдең кылырга хуш мәшамә , Белергә тәлху-ширин бирде кәмә. Биреп сән безгә мондаг нигъмәте хас - Моның шөкрене әйләргә кани нас? Ходага шөкерлек кылмай бәһаим Булыптыр адәми, нәфседә - каим. Ходага шөкер бездин иртә вә шам, Салыпдыр ватанмызны дар шәһрислам. Бу нигъмәтләргә һәр кем шөкер кылмас, Аны белгел ки, җенес адәм ирмәс. Һәмишә шөкер кылгыл, кылма сөсти, Нә хуш дәүләт ирер тәннең дөресте. Булай шакир, ҺӨВӘЙДА, и кәминә, Ходайның һәр ни биргән нигъмәтенә. Кабул кылгыл, Ходайа, шөкремезне, Кабәхәтлыкга салма фикремезне. Мәңа ике җиһанда тигсә кәмем, Ки сән, үзгә юк һәргиз пәнаһым. Акызып мән ки гыйсйан бәһаре , Чыка алмам җәһдитеп ләйлү-нәһари. Ишетмәс һич кеше налә вә зарым, Ки сәндин үзгә юктыр дәстгирем. Калып мән нәфсе илә даим бәлага, Сәне салмам дәме күңлем арага. Качып сәндин бары дөньяны тоттым, Йөреп гафләт белән - сәне оныттым. Ничек ки хуҗасындин качса бер кол - Салырлар буйныга тоткан кине гол. Мәнем коллыкта юктыр һич нишаным Бу кәрдар бәдемедин , йа Илаһым. Кичеп җормым, әгәр кылсаң тәррәхүм, Ирермен һәм сәзавары тәррәхүм. Нә эш кылдым, әлемдә дөр, имеш - таш, Фәләк сәкъфе бозылган соң булыр фаш. Булыр яхшы-яманым анда тәгаен, Ни кылганым булыр ул көн мөгаен. ҺӨВӘЙДА, имде сүзең әйләмә сәр , Ишетсеннәр һәммә яру-бөрадәр. Мөбадә мөэмине пакизә раи, Мәне бичарага кылгае догаи. Догаи мөэмин булыбән иҗабәт, Ходаем шайәд иткәй лотфу-рәхмәт. Бу дөньяны димәгел сән корыҗа, Әймеш җае карар, бел, ошбу дөнья. Үзеңне дөньядин ярытгыл бәкага, Күңел куйма җиһаны бибәкага. Сәнеңдик ничәләрне бу кари зал Вафа кылды, имәс ялган, биреп ал. Моның кылган фәрибегә инанма, Күреп бу мал-милекеңне - куанма. Бу дөньяны мәнем дик ничә адәм Дилү-җаны берлә ушлады мәхкәм. Табармын монча көннәр һәм имани , Һәвәс берлә төзетеп ханимани. Әҗәл йиткәч, барын ташлап бихәсрәт, Барып ятты кочып хаке мәзәлләт. Күрәрмен кем, мөсәхибләр-ярысы, Каян китте җәвани һәм карисы. Берәм-берәм һәммәсе булды фани, Аларның калмады намү-нишани. Үлем килсә, бозылгай ханимандин, Ничә көндин кине калмас нишандин. Булып бу сүз нагәһ күңлемгә мәгъкуль, Тән хөшкеме айдәк әйләде һоул. Күңелдә әйләем ошбу бәһанә, Дидем: "Булгай бу мәктүвим нишана". Ки мәндин калса, ди, ядым ядкәри, Китабым китсә һәр шәһре-дийари. Улып шайәде ираннар шат булгай, Догада рухы пакем йәсәд кылгай. +Дәрбәяне китабу вә исме мөсәнниф +рәхмәтуллаһу тәгалә Китабымның атыдыр - "Рәхәте-дил", Ирер һәрбер сүзе тәнбиһе гафил. Укып яд әйләңез: "Аллаһү әкбәр!" Дога әйләп диңез, яру-бөрадәр. Догадин үзгә сезләргә сүзем юк, Бу дөньяда сүзем калгай, үзем - юк. Кәминә аты - Хуҗанәзәрдер, Атасының аты - Гаиб-Нәзәрдер. Нәсәбтә - раушани, мәүлүде - Җәмйан, Гарибе хакь, сардиле пәришан. Күңел шәһрегә Йегәнә газем кылды, Китабым нәсриде, мән нәзым кылды. Бу Җәмйан шәһренең пирү-җәвани Тәмамысы ирерләр төрки хани. Алар гәрчә сүзегә биһөнәррак, Дидем, булса китабым төрки бәһрак. Гыйнаять кылды Тәңредин бикәбәр , Сәвад иттем ничә мәнзумә начар. Ки һәр җа билгелекдер кәре гамми, Булыр һәр кәредә әлбәттә хами. Нәчек ки данишем юк, гаммидермен, Дидәнең мәвәсенең хәмидермен. Бозык булса, сүземне сүкмәңезләр, Йөземдин аб хәҗаләт түкмәңезләр. Хата булса, сүземне үткәреңнәр, Ничек ки гамми мән, мәгъзур тотыңнар. +Дәрбәяне рузы Кыямәт Кыямәт хәтеремгә килде дәрхәл, Аның вәһме белән гаклым ирер лал. Хәбәрдә: килмеш у нагәһ Кыямәт, Егылмыш анда төрлек күп галәмәт. Ки Исрафил дәмидә әйләгәй сур, Чыкып торгай халаикъ бәр сәре гүр. Торар бәгъзы мөселман шаду-хөррәм, Кыямәт вәһмедин зәррә йиймай гамь. Торар бәгъзы кеше буенча ятып, Булып рисвай, торар илдин оялып. Ушал көнне Ходайа әйлә асан, Әгәрчә бәндә юктыр гайре-гыйсйан. Аерма безне раһе бәндәлекдин, Әман иткел ушал шәрмәндәлекдин. Торар кем, бәгъзысы алуда тәрһак, Йөзедә булмагай бер зәррә рәунак. Алар фаҗир ирер, йа әһле кәфер, Вә йа залим ирер, солтаны җаир. Аларга Хак газабы-сәхте биргәй, Аларның хәлене бер Үзе белгәй. Гаҗәп гамь төшкәй адәмнең башыга, Килалмаслар бере-бере кашыга. Күзен ачып бакарга хәле йитмәс, Тәкәллүм кылгали мәҗале йитмәс. Булыр һәркем үзе берлә гирифтар, Булалмаслар бер-бередин хәбәрдар. Беләлмас бер-беренең хәлене һич, Аермаслар - бу көн иртә вә йә кич. Үзен белмәс ки ирме йә тешидер, Вә янынданы белмәс нә кешедер. Һәммә үз хәлега булгучы хәйран, Торарлар тетрәшеп налану-гирйан. Төшәр ул көн бигаять адәмә гамь, Дигәйләр: - Кәшки булмасакчы адәм, Ки шайәд төшмәгәй ирде бу михнәт, Һәммә йигълып кылыр аһу-нәдамәт: - Дарига, сәд дарига, белмәдек без, Кыямәт серене аңламадык без! Булырлар ул көнне бихәд пәшиман, Кылырлар егълашып бисйары-арман. Ушал көн җөмләсе җаннан кичәрләр, Һәммә хәсрәт уты берлән көярләр. Гаҗәп катигъ көн ирер, и бөрадәр, Яшь угланнар-карига рузы Мәхшәр. Әгәр йөзмең фөгане-налә кылсын, Күзең яшене чөн җалә кылсын. Кабул кылмас аны Халлакы мәгъбүд, Ушал көнге нәдамәт кылмагай сүд. Аягын йиргә куйса, йөзе көйгәй, Басалмас, йиргә йөзенчә екылгай. Булып бихуд, кылалмас күзене баз, Кибаб янлыг килер җисмедин аваз. Илаһи, җөмлә мөэминне кылып шат, Газабы-сәхте Мәхшәрдин кыл азат! Илаһи, һич колыңны кылма залим, Дилазар итмәг��л, кылгыл мөләим. Илаһи, җөмләнең инсафыны бир, Кара кылма, дилнең сафыны бир. Илаһи, куркамын рузы Кыямәт, Мөбадә, булмагай идек хаҗаләт. Сәнең алдыңдадыр асан һәммә кәр , Ирер бер зәррә эш безләргә дишвар. Бә хаккы, Сәиде әүладе адәм, Һәммә мөэминне кылгыл анда бигамь. Гөнаһым вәһмедин юктыр йөрәкем, Вә ләйкин күп дорыр сәндин теләгем. Торар бәгъзылары гөл дик шәкүфтә, Аларның йөзләре маһы ду һәфтә - Алар Тәңре юлыда сәгый кылган, Ходаның әмрене төн-көн йөреткән. Хода разый ирер ул бәндәләрдин, Алар һәм разый булгайлар Ходадин. Биһиште-галиянең сәйәседә Торарлар Гарше-Әгъзам пайәседә. Фәрештәләр кылып кадын "Әлфе", "Ләм", Аларның хезмәтен әйләр ба тәмам. Орарлар һәрберегә гали чатыр, Фәкыйрь булгучы әүвәлген - әкәбир. Әбу-Бәкер вә Гомәр, Госман вә Хәйдәр Булырлар кәсәдари хаузе Кәүсәр. Бирерләр һәрберегә кәсәи аб, Ки аслан сусамас булгучы сирап. Догамызы, Ходайа, мөстәҗап ит, Ушалы көн лаек абы-шәрап ит. Вә ләйкин бәндә юктыр зәррә тагать, Кулымда юк торыр, кылсам гыйбадәт. Мәнем эшем дәвамәт булды гыйсйан, Әгәр гафу әйләсәң, алдыңда - асан. Ходавәндә - бә хаккы сәиде нас, Һәммә мөэмингә биргел хөрмәте хас. ҺӨВӘЙДАНЫ - тофиле яхшы коллар - Рәхим кыл, булмасын гамькин күңелләр. Халаикъ әүвәлинү-ахирине, Йийгълып булгучы гали йәгыйне - Булыр бер-берегә дошман - дуст, дигәннәр, Бере-бергә муафикъ килмәгәннәр. Торарлар тетрәшеп ачу-бәрәһнә, Төшеп торгай теле сусап тезенә. Бу хәл үзрә илле мең ел торалар, Халаикъ анча чәндан егълашалар. Аларның күзләренең нуры сызгай, Башыга шәмсе кодде низә килгәй. Халыклар егълашып әйтер: "Илаһи, Ирерсән җөмләнең пөште-пәнаһы!" Дигәйләр: "Безне коткар бу бәладин, Халас иткел, - дигәйләр, - бу җәфадин!" Ушал дәмдә нида килгәй Ходадин, Кәриме Кадир бер Хаккы Ходадин: "Мәңа айгыл,- дигәй,- и бәндәи зар! Нә килтердең мәңа, нә эшләрең бар? Бу көн сезләргә мән казый булырмын, Ни кылган эшләрең бер-бер сорармын!" Фөганнар әйләсәң ташка орып баш, Акызсаң күзләреңдин сил кеби яшь, Бу көндә тәүбәи аһу-нәдамәт Иҗабәт булмагай һәм аһу-хәсрәт. Табылмас анда һәргиз йир качарга, Киталмаслар бу йирдин үзгә йиргә. Һәммә гомреңдәге кылган гөнаһың, Җәмигы әйләгән фигъле тәбаһың, Кәрамаи-Кәтибин атлыг фәрештә Ни кылганыңны кылгандыр туиштә. Ике илкеңә биреп дәфтәреңне, Сорарлар зәррәчә хәйрү-шәрреңе. Халаикълар булыбән анда хәйран, Торарлар тетрәшеп налану-гирйан. Ушал халәт Ходадин әмер булгай, Һәммә илне Хисап йирегә сөргәй. Фәрештәләр китергәй бер гөруһ ил, Аларның буеныдыр чөн синә пил. Алардин алгучы бербер хисабы, Биралмаслар хисабина җавабы. Алар тапкан ирер малы хәрәми, Тәсәрруф әйләгән кәре хәрәми. Ходаемдин ушал дәм килгәй аваз: "Боларны ошбу йирдин кайтарың баз! Боларны илтебән ташлаң тәмугга, Кылың һәмраһларын тәрсә вә мугга. Аерып илдин илгә һәм сорарлар, Бакып һәрйанә илгә, тилмерәрләр. Булырлар аһ орып юлга рәванә, Кылып күп наләи аһ вә фөганә. Аларны илт��бән дузахга салгай, Ходадин үзгә хәлене нә белгәй? Һәммә мөэмин колыңны, и Илаһи, Ушал дәрмандәлекдин бир пәнаһи. Ходавәндә, салып төрлек газаби, Мәне бичараны кылма хараби. Хәрәм ашлар йийдым, фәркыйтмәдем мән, Яман эшләр итеп, тәркитмәдем мән. Кара сачым акарды күп кылып шәр, Илаһи, кылма рисва рузы Мәхшәр. Янә бүлек халаикъны китергәй, Алардин һәм хисабы бербер алгай. Алар тапкан ирер малы хәләлә, Тәсәрруф әйләгән уфтәдә халә. Күңел алмак һәммә эшдин зийадә, Нә хаҗәт әйләмәк мәгәр ирадә? Бөрадәрләр, ишетең, әйләин пәнд, Бу тапкан малыңыз сезләргә дошман. Үзеңезне кылыңыз андин азат, Бу дошман бирмәгәй динеңне бәрбад. Бөрадәр, килең, зинһару-зинһар, Күңелне бирмәңез дөньяга бисйар. Тереклек дөньяда - хабы-хыйалы, Күзең ачсаң, күренмәс мөлке-малы. Ки биш көнлек үтәр дөньяда сезләр, Дин вә иманны йилгә бирмәңезләр! Рәсүл әйде: "Мәнем кем өммәтемдер, Кыямәт көн өмиде-шәфкатемдер! Күңелне бирмәсен дөньяга бисйар, Аны алдар, белең, дөньяи мордар. Хәләл берлә хәрәм эшне аермаз, Газабы Ахирәт күңлегә килмәз. Кылыптыр вәгъдә ул Солтаны-Әбрар, Сачып ширине-ләбдин дөрре-шәһвар: "Кабул кылса,- диде,- сүземне һәр нас, Булыр фәрзәндем ул һәм өммәте-хас. Хәсән берлә Хөсәйнемдин зыядә Күрәрмен!"- дип пәйгамбәр кылды вәгъдә. Диделәр: "Кем мәнем сүземне алмас, Мәңа өммәт, Ходага бәндә булмас!" Янә әйде: "ки мән бизәре андин, Ходай, бизәр ирер һәм ул ямандин. Алар һәргиз Ходага бәндә ирмәз, Газабы Ахирәтдин зәррә курыкмаз!" Ходага мән бичара гасыйдырмын, Һәммә илнең яман рисвасыдырмын. Ничек колмын дийәен, пәрвардигәрем? Кулымда булмагач бер яхшы кәрем. Бу дөнья фил-мәсәл чөн өстүхани - Нәчә итләр кимереп киткән аны. Алар кем булдылар дөньяны талап, Нәҗасәт таләбе булды әккәләп. +Фи бәяне рузы Кыямәт Риваять әйләде бу сүзне Габбас, Бәян әйләй, ишеткел, әйеһан-нас, Диделәр: - Булса кем, рузы Кыямәт - Халаикъга ушал хәсрәтле сәгать, Кари хатын булып дөньяи мордар Күренгәй, диделәр Солтаны-Әбрар. Теше суйлак, ләбедин тышка торган, Кави башы илгәрийе бөгелгән. Аның кем, борыны булгай чүмеч дик, Янә пишанәседер ике муш дик. Күзе чагыр чокырмугның күзе тик, Буе булгай аның ике сури дик. Күреп курыкгай халаикъ торфә бәдри, Йитәр буены йоны һәм табе-зану. Нида килгәй халаикъга ушал хәл: "Танырмысыз бу хатынны ничек зал?" Халаикълар дигәйләр: "И Ходайа, Ирерсән галәмес-сәрдүл, хәфайа. Танымасмыз бу хатынны, нәчек зән, Юк ирер һич кеше йөзене күргән". Дигәй Пәрвардигәр һәр ду галәм: "Танымассыз ничек, и гафил адәм? Имәсме гыйшкыңыз ошбу гаҗиз, Бу хатын кылды кем, сезләре начиз. Танымасаң, бу шул дөньйаи мордар, Моны дип булдыңыз барча дил азар. Кыямәтне китермәй хәтереңә, Җәфа вә җувр кылдың бер-береңә. Аларга Хак тәгалә әмер кылгай, Мәләикләргә ул дәм әмер булгай: "Пәлид дөньяны илтеңнәр җәһәннәм, Аның ичендә күрсән йөз төмән гамь!" Дигәй дөнья: "Мәнем һәмраһларым бар, Нә кылган нәчә кем, кәмраһларым бар. Арамызда м��хәббәт ирде бисйар, Мәңа биргел?- дигәй дөньяи мордар,Бараликъ кушылып сәви җәһәннәм, Күрәлик һәр ни булса анда баһәм. Чу дөньяда алар кем, ирде рафикъ, Булыр васил у көн мәгъшука гашыйк. Ходаем әйләгәй ул дәмдә фәрман, Хода фәрманы булган соң ни дәрман? Дигәй: - Һәмраһлары берлә кушылсын, Алар берлә барып, тәмугда торсын. Гыйлаҗен белмәгәй булгай рәванә, Тәмуг ичрә кылырлар ашийанә. Яман берлә әгәр булсаң һәм өлфәт, Тигәр, әлбәттә, андин сәңа көлфәт. Әгәр булса яман кәре әгәр фаш, Кылыр, белгел, сәне үзегә юлдаш. Сәңа рәхәттә кылгай миһербани, Тигәр михнәттә андин күп зыяни. Яманның алдыга, зинһар, йөгермә, Мәхәббәт туныны аңа киермә. Белеңнәр дөньяны мару-чаяни, Тигәр ике җиһанда күп зыяны. +Хикәятүл-хамсүн. +Өч карендәш сәфәрдә кәнҗе табып, +нәфсе вә Шәйтанга әүварә булып +һәлак булганнары Сәфәр кылды бәнагәһ өч бөрадәр, Ага ирде бересе, ирде дадәр. Бер ирде һәм ата берлә анасы, Ки бертугма иде һәм икеләсе. Барыр ирделәр анлары сәви сахра, Тамаша кылыбән ул чүлү-дәрья. Дучар улды аларга юлда бер кәнҗ, Хода бирде, диделәр, безгә бирәнҗ. Ки һәркем хиссәсенә булса разый, Әймәсдер: "Монда хаҗәт безгә казый". Бере әйде ки: "Тәгамь китерәли , Ичеп-йийеп, "Фатиха" берлә булали!" Барысы иттеләр бу сүзне мәкъбул, Аларны миһре дөнья әйләде гүл. Энесенә агасы әмер кылды, Аның бер парә зәр илкегә бирде: "Тәвәкъкуф әйләмә имде, бәсоргать Алып килгел,- диделәр,- безгә нигъмәт!" Энесе юлга керде, булды начар, Барыр ирде йөгереп сәви базар. Агалары бу кәнҗе алдыда калды, Аларның күңлегә дөнья йөгерде. Диде имде: "Энеңне үлтереңнәр, Ике хиссә кылып, бигамь алыңнар!" Икәве үлтерерне кем, киңәште, Алар күңлегә дөнья хирсы төште. Энесене үлтерәен кәр кылды, Пычак ыргамчыдин таййар кылды. Янә дөнья йөгреп энегә кәлде, Аның күңлегә мондаг фикре салды, Диде: "И бәчәи-бигакыл , надан, Алырсән имде малны сән фәраван, Икәвене бикәбәр үлтерерсән, Тәмам кәнҗене бигамь алырсән. Аларны үлтерегә кылсаң әнгиз, Ничек ялгыз икәвен үлтерәй тиз". Ушал дәм күп хыялы пишә кылды, Күңелдә ошбу эш әндишә кылды: "Сал имде сән тәгамьнәр ичрә агу, Йийгәндин соң улар үлгәй икәгү. Алар үлсә, калыр булгай һәммә кәнҗ, Сәңа булгай мөйәссәр кәнҗе бирәнҗ". Тәгамьнәр эчрә ул дәм зәһре салды, Аларның, илтебән, алдыга куйды. Аны тотты ушал дәм икеләсе - Башын кисте энесенең агасы. Энесен үлтереп диле җәмгъ булды, Тәгамьнәрен алып, алдыга куйды. Тәгамьне кылдылар ул дәм тәнавүл, Вафасыз дөнья өчен булдылар гүл. Бивафа дөнья өчен түктеләр кан, Заман үтмәй алар һәм бирделәр җан. Белең, чәндан кешедин калды бу кәнҗ - Вафа кылган иш һичкемгә бирәнҗ. Моныңдик нәчәләрне үлтерепдер, Аларның каны илкене юыптыр. Бу дөньяга ки сән күп булма маил, Сәрасәр кәнҗе дөнья зәһре катил. Бу дөнья кәнҗегә сән булгыл гүл, Тәмизең булса, дөньядин курыкгыл. Таләп кылгыл ки кәнҗе бизыяни, Сәнең булгай ки гомрең җәвидани. Таләп кыл кәнҗе мәгънә, и бөрадәр, Вә гәрнә сәндин үвләгә вәһме хар. Кеше булмаса мәгънәдән хәбәрдар, Аты - адәм, димә, бел, нәкъшы див ар. ҺӨВӘЙДА, сән фәкыйрьлек ихтыяр ит, Үзеңне халкъ ичендә харе зар ит. Ходайа, кылмагыл дөнья иледин, Мәне коткар дошманиның кулыдин. Нитай ул тирә зән , вә фосун кылыптыр, Һушым алып, мәни мәҗнүн кылыптыр. Ходайа, булмаса сәндин гыйнаять, Булалмасмын бу дошмандин сәламәт. Хикәяткә бу сүзне мән китердем, Ишетеңнәренә максудга йиттем. +* * * Торар бер саф булыбан җөмләи әнс, Бүлек-бүлек торарлар һәркаю җәнс. Мәләикләр килеп бер сафта торгай, Аларга Хак тәгалә әмер кылгай. Дигәй: "Әйләң тәмугның ишеген ва, Салың һәркайсы сафтан булса мава!" Килеп торгай, алып гөрзине мәләк, Болырлар һәйбәтендин җөмлә һәлак. Ушал дәмдә Ходаның әмре берлән Орар фаҗир илене гөрзи берлән. Алар ул дәм тарум тик парә булгай, Хода әмре белән кайтып терелгәй. Булып моның асгыдин җөмлә хәйран, Кылырлар биниһаять аһу-әфган. Дигәйләр: "Аһ, күрмәй идек Кыямәт!" Кылырлар биниһаять аһу-хәсрәт. Килер Тәңре тәгаләдән хитабы, Кылып бу илгә күп каһре-гыйтабы: "Сезә кылмасмы идем вәгъдә вә гаһд, Мәңа кыл дип гыйбадәт, әйләбән җәһд. Нигә Шәйтанга кылдың бәндәлекне? Бу көн күргең торыр шәрмәндәлекне. Араңызда имәсме ирде дошман? Нигә дошманга коллык әйләдең сән? Сиңа күрсәтмәдемме тугры юлны? Куеп тугрыны, тоттың игре юлны. Миңа айгыл бу көн кылган эшеңне, Кичердең нә кылып яз вә кышыңны? Миңа колык кылырга әйләдең гарь, Бу көн виргем җәһәннәмдә сәзавар!" Бакып йиргә, ни дирен белмәс ул дәм, Булырлар күп хәҗил фәрзәнде адәм. Хода әмре белән Җәбраил Һади Мәләикләр сари кылгай мөнади. Килеп йөз мең фәрештә - аны тоткай, Ушал бичара үзене оныткай. Газап әйләп кылырлар парә-парә! Ходаның әмре буган соң нә чара? "Кылыңнар рәхим безнең хәлемезгә, Шикәстә, мозтарип әхвәлемезгә!" Мәләикләр дигәйләр: "Бәндәи зар, Ходадин үзгә юктыр хакимгәр. Хода рәхм итмәсә хәлеңә хами, Нә дип сәңа тәррәхүм без кылали?" Мәләикләр бирер мондаг җавабы, Аларның булмагай зәррә гөнаһы. +* * * Илаһи, җөмләгә кылгыл тәррәхүм, Гөнаһ бәхредә гәрчә булсалар ким. Әгәрчә мәндә юктыр кәре лаек, Ушал көн кылма рисвай халаикъ. Гөнаһ берлә кара сачым акарды, Мәнем күңлемгә килмәс гокъбә дәрте. Булыпдыр нәфсе сәркәш мәңа галәп, Ни кылай, итмәдем мән тәүбә таләп. Күреп сачым агыны - гыйбрәт алсам,Кани фәһмү-фәрасәт - тәүбә кылсам? Борындин кыл, ҺӨВӘЙДА, ихтыяты, Мөбадә, булымгай мән дик ояты. +* * * Рәсүлулаһ дигәйләр: "И халаикъ, Сез анда кылмадыңыз кәре лаек. Төн-көн җәһд итеп кылмайа салаты, Кичердең бихәбәрлыкта хәйаты. Кыямәтнең хәлене кылмадың яд, Нәтәр сән ошбу көн, и адәми зат? Бүгенге тәүбәи аһу-нәдамәт Әсигъ кылмас сәңа бу аһу-хәсрәт. Кылырга тәүбә ул көн килде гарең, Вафа кылмас бүгенге аһу-зарың. Борындин кылмадың аһу-нәдамәт, Нигә егъларсән, и шәрмәндә өммәт? +* * * ҺӨВӘЙДА, калма мондаг сәрзәнешкә, Рәҗуг әйлә һәмишә яхшы эшкә. Һаман фигыль бәдендин янмадың һич, Нәтәр сән - яхшылыклар кылмадың һич. Кәчәләр - һәр ни эшләрне кылырсән, Башыңа эш ни төшәр, соң белерсән. +* * * Китабыдин бетептер кәгъбүл-әхбар, Ишетеңнәр бу сүзләрне, айа яр! Яратмыш Тәңре бер җәмгы фәрештә, Мөвәккәлдер алар, бел, бу рәвештә. Торарса бәндәи мөэмин намаза, Кылып тагать Ходайа бинияза, Торар әүвәлгесе һәмраһ коламә Нигәһбани булып һәр хассу-гамә. Икенчесе - кыйраәттә торар ул, Өченчесе - рәкүгъ өстендә, белгел. Янә түртенчесе - сәҗдәдә торгай, Бишенчесе - белең, тәсбихта булгай. Торар, алтынчысы, тәһлилдә, и яр, Йитенчесе - тәшшәһүттә, бел изһар. Алар баш күтәреп рузы Кыямәт: "Ходайа, сәңа кылдык, дип, гыйбадәт. Башымыздан Кыямәте афтабын Күтәреп, сайә кыл рәхмәт сәхабен!"Диеп Тәңре тәгаләдән теләрләр, Ушал колның гөнаһын үтенерләр. Кеше, кем, Тәңрегә әйләр гыйбадәт - Намазы әйләр ул көндә шәфагать. +* * * Илаһи, рәхим кыл җөмлә колыңга, Биреп тәүфыйк, салгыл төзе юлыңга. Кыямәт әсигыда тәшнә булмай, Кеше калмас ушал көндә екылмай. Халаикълар кылыр йекбарә фөрйад, Хакыйкать падишаһыга итеп дад. Дигәйләр: "Кадыйра Пәрвардигәрә, Рәхимә мөгъфирәтлек Бер вә Бара. Нәҗат биргел Кыямәт асигыдин, Чыдай алмасмыз газап катигыдин!" Пәйгамбәрләр, шәһитләр, әүлияләр Теләп һәркем үзене ялбарырлар. Һәммә үзе өчен булгай гирифтар, Рәсүлуллаһ булып өммәт өчен зар. Йөгереп һәр тараф әфтану-хәзан, Кылыр: "Йа өммәтә!"- дип аһу-әфган. Һәмишә кәрү бары булды өммәт, Чигеп әүвәлдин ахырга мәшәкать. Халаикълар бары ул дәм екылгай, Тәразунең башыга хазер улгай. Тәразуга салып тарткайлар әгъмал , Савап илә гөнаһыны ушал хәл. Агыр килсә савабыдин гөнаһы, Орар бәндә - кылып әфсүсе аһы. Булырлар һәммә чөн сәхибе-ләрзан, Табылмас җай: "Болай, - дисә, - гөризан!". Чинап-тетрәп кылырлар аһу-зари, Чу күз яшен кылып әбре-бәһари. Гыйлаҗын кылмасаң әүвәлдин, и яр, Эш үткән соң пәшиманда нәдер кәр? "Боларга ачыңыз дузахны бабы, Кылыңнар җөмләсен катигъ газабы!" Аларга Хак тәгалә каһәр кылгай, Мәләикләргә ул дәм әмер булгай. Халаикълар бары егълап торырлар, Һәммә "тәкъсыйр" дип тетрәп торырлар. Ходайа бирдегәйләр безгә рөхсәт, Теләер яр-дустдин хәйрү-тагать. Аларга Хак тәгалә рөхсәт иткәй, Болар хәйран каян барырны белмәй. Булып дәрмандәи бичара вә зар, Атасының барыр алдыга начар. Акызып күзедин алдыга аби , Дигәй: "Биргел мәңа зәррә саваби!" Атасы әйгай: "И фәрзанәи фәрзәнд, Ирерсән коррәтел-гайн җәкәрбәнд. Мән үз хәлем белән дәрмандәдермен, Сәнең дик мөбтәлаи гамьдәдермен. Бирә алмасмын,- дигәй,- сәңа савабы!" - Бирер ул углыга мондаг җавабы. Булып нәүмид атасыдин ушал дәм, Кылып күз яшене чөн абы Зәмзәм. Барыр егълап анасының кашыга, Болыт манендә коеп күз яшега. Анасыга дигәй хәлене ул хәл, Гәһи хәледә булгай, гәһи бихәл. Дигәй: "Күп миһербанлык әйләр ирдең, Мәнем өчен күп гамьнәр йийар ирдең. Килептер алдыңга, и ана, угыл, Төшептер башыга пәс кәре мөшкел. Мәңа биргел бүген зәррә савабы, Сәһил булгай башымдин Хак газабы!" Дигәй ул дәмдә угылга анасы: "Сән ирдең ике күземнең карасы, Мән үз хәлем белән хәйран ирермән, Сәнең дик мөбтәлаи гамьдәдермән. Биралмасмын,- дигәй,- сәңа савабы, Ирер хәлем сәңа охшаш хараби". Булып нәүмид анасындин ул кәс Аның фөрйадыга һич кеше йитмәс. Бәси тартып азани, көлфәтү-гамь, Зәгыйфәсе кашыга кәлгәй ул дәм. Хатыныга түгеп күздин дигәй яшь: "Куеп ирдең икәү бер балина баш, Ирем дип тартып ирдең күп мәшәкать, Күреп әсигъ-суыкны биниһаять, Савабымдин гөнаһым килде агыр, Бу дәртемнең гыйлаҗын тапмам ахыр. Гыйлаҗын тапмадым, бичара булдым, Өмид әйләп сәнең алдыңга килдем. Нә булгай зәррәи бирсәң савабы? Сәһил булгай Кыямәтнең газабы!" Дигәй җефте: "Синең дик күп кеше бар, Кеше берлә кешенең ни эше бар? Сәнең дик ирне мән күргән имәсмен, Танымасмын, ничек адәм ирәрсен? Мән үз хәлем белән дәмандәдермен, Савабым юк, бәси армандәдермен. Савабымдин сәңа бирсәм бу халәт, Мәнем булгым торыр сәнең хәҗаләт!" Булып шәрмәндәи бичараи зар, Килер угылының алдыга булып харь. Дигәй: "Углым, күрәр күзем, җәкәрбәнд, Ирерсән риштәи җанымга пийвәнд, Савабыңнан мәңа бер зәррә биргел, Атаң дәрмандәдер, сән яри биргел?" "Бирәлмасмын,- дигәй кем,- сәңа тагать, Үзем белмәм, бичарамын бу сәгать!" Сәрасимә булып фәрзәнде адәм - Каян барырыны белмәсләр ул дәм. Төшәр катигъ мәшәкатьләр арага, Ата угылга бакмас, кыз - анага. Гыйлаҗын тапмаен бичара адәм, Торарлар сәрнигүн егълап ушал дәм. Килер ул дәмдә Тәңредин хитабы, Дигәй: "И бәндә, таптыңмы савабы?" Нә дир сүзене белмәс бәндәи зар, Булыбән сәрнигүн вәһм илә егълап. Дигәйләр: "Кадира Пәрвардигәрә , Ниһане серләр сәңадыр ашкәра. Буенсындым, Сәнең алдыңга килдем, Киселде Сәндин үзгәдин өмидем. Сиңа кәлде сыгнып, Сән белерсән, Ни кылсаң, падишаһ Сән, Сән кылырсән!" Торарлар егълашып, бичара булып, Дигәйләр: "Сәңа килдек без сыгынып!" Нида килде Ходаемдин ушал дәм, Дигәй: "И гасый вә шәрмәндә адәм, Ушал ялганчы дөньяда йөредең, Ничә мөддәте хәят гомер сөрдең, Мәне һәргиз күңлеңә алмадыңнар, Газабы Ахирәтне белмәдеңнәр. Ата - улдин, ана - кыздин мәшәкать, Өем дип тарттыңызлар анча михнәт. Алар бирмәделәр зәррә савабы, Төзек һәм бирмәделәр бәс җавабы. Килеңнәр, кылдым имде сезгә рәхмәт, Багышладым ки сезгә хуру-җәннәт!" +* * * Илаһи, җөмләгә рәхмәт насыйп ит, Ерак итмә, җамалыңа карип ит! Әгәр фазлың ирешсә, йа Илаһым, Үгер бер зәррәчә - гүһ дик гөнаһым. Әгәр гадлеңә салсаң, и Яраткан, Гөнаһым саныга һич булмагай сан. Ушал көн булмаса фазлыңдин өмид, Булырмын халкы ара рисвай җәвид. Мәнем юк сәндин үзгә һич Раббым, Ирерсән ике галәмдә Мөраббым. Рәсүлең - хак, сине вахид белепмен, Тәвәккәл заты пакеңә кылыпмын! +* * * Риваять әйләделәр Ибне Габбас, Рәсүле-галәминдин биһтари нас: "Ушал рузы булыр рузы Кыямәт, Бәси булгай,- диде,- күп вә хәсәрәт, Һава тәфсан булыр манендә тас, Күмер яңлыг булырлар җормылык нас. Ки мең еллак Сират күпрүге булгай, Җәһәннәм өстедә тартылык улгай. Кылычдин үткен вә әзмәви барик, Караңгы кичәдин булгай үтәрик. Аның дик булмагай һәргиз караңгы, Төшәр адәм башыга торфә кайгы. Ки калмас зәһрисе отры барырга, Якын еткәй йөрәге ярылырга. Әгәр үтмәй дисә, куймас мөвәккәл, Булыр фәрзәнде адәм хале мөшкәл. Төвкил ут дик, төвкил фәрештә куз дик, Яратыпдыр аны Солтаны Малик. Ярым яри, кузи бәгъзе фәрештә - Хода халкъ әйләгән мондаг рәвештә. Аның илекедә утлыг гамудлар, Халаикъны орып, куй дик сөрерләр. Кара көннәр төшәр адәм башыга, Акар дәрья булып күзнең яшега. Һәммә кайгу белән чүбәйделәр зан, Торарлар шу нечкә бер үлмәгән җан. Дигәйләр кәшки адәм булмагайдәк, Моның дик михнәт вә гамь күрмәгәйдәк. Ушал көн җөмләсе җандин кәчәрләр, Гәһи уңга, гәһи сулга качарлар. Әгәр: "Үтмәй!"- дисә, куып орарлар, Һәммә вахәсрәта дип аһ орарлар. Кадәм куйса, екылыр бәгъзе адәм, Китәр хәсрәт белән сәви җәһәннәм. Түгелгәй кар янлыг адәми зат - Җәһәннәм өстегә вахәсрәта дад. Каю колга Ходаем кылса асан, Күз йомып ачканча үткәй ул инсан. Үтәргә бәгъзе адәм кылса әңгиз - Үтәр бәркы дирәхшан тик булып тиз. Үтәр бәгъзе имекләп, бәгъзе каим, Кочып яткан ушал дәм бәгъзе даим. Мәшәкатьсез үтәр бәгъзе мөселман, Җәфа җормыга лаек күргәй инсан. Ирер фаҗирга ул күпрүк бәһанә, Вә ли хубларгадыр ул раһы рәванә. +* * * Һәммә мөэмин колыңны, и Яраткан, Ушал күпрүк җәфасыны кыл асан. Мән дик гасый вә бичараларны Гөнаһ дәштедә әүварәләрне, Илаһи, җөмләне үткәр сәламәт, Үзең фазлың белән рузы Кыямәт. +* * * Риваять әйләде Әбу-Һәрирә, Разаллаһу ганһү, каддәси сөррә: "Рәсүлдин,- диделәр,- мондаг ишеттем, Аларның сүзене күңлемдә тоттым. Ки мең йил кылгучы дузахны тәфсан - Кара булгай,- диде,- Хәзрәте ушал ан. Кызарткайлар,- диделәр,- базе мең йил, Кызыл булгай тимер дик, диделәр, бел! Янә мең йилдә булгай, диделәр, ак, Моның дик әйделәр Солтаны Афак. Ки беркөн Җәбраил Сәдрәи пәрваз Килеп ирде Рәсүлга айгали раз. Диде Хәзрәт ки: - Җәбраил, белеңез, Мәңа килгән имәс Микаил һәргиз? Диде Җәбраил ки, ул дәм: - И Мөхәммәд, Ирерсез җөмләи галәмга сәрмәнд, Диде кодрәт белән Халлакы мәгъбүд, Ушал көнне тәмугны кылды мәүҗүд Ки: "Микаил килеп күргән имәсдер, Газабы сәхтедин белгән имәстер!" Күреп курыкты мәләикләр тәмамы, Һәнүз күз яшьне әйләр хассу-гаме. Ки мәләкләр болардин белмәс, и яр, Имәс әхвәл адәмидин хәбәрдар. Халаикълар калыр дузахта мең ел, Фөгану-налә кылып бисйар, белгел. Аларның зарыга һич кеше йитмәс, Кеше хәлен сорап, алдыга килмәс. Дигәйләр: - Аһ, адәм булмагайдәк - Моның дик михнәте-гамь күрмәгәйдәк. Намазы-руза һәр гиз кылмадык без, Бу михнәтләр бар икән, белмәдек без. Кылыпмыз нәфсе Шәйтанга итагать, Күңелгә килмәде рузы Кыямәть!Дәйү егълап, кылып күп аһы-хәсрәт, Аларның хәсрәте булмас иҗабәт. Янә мең ел халаикъ налә әйләр, Күзенең яшене чөн залә әйләр. Ходага налә кылыр җөмлә мәрдүм, Ки: - Шаяд, Тәңре, кылгай,- дип,- тәррәхүм! Аларның наләсе һич сәүдә кылмас, Газап сәхтедин зәррә кем үлмәс. Ушал кем, Тәңре тәкъдире белән раст Тәмугъ үзрә чыкар бәрабәр бихаст. Күреп егълап торыр Пәрвардигәрә, Ниһане серләр Сәңадыр ашкәра! Нә булгай шул болытдин ягъса ягъмур, Безем сусагълыгымыз эшләсә дур? Җәһәннәм утыга дәрмандәдермез, Чигеп йөз мең газап - армандәдермез! - Дибан ялытыны кәнте-тораба , Һәммә егълаеп әйтерләр аһы-ва. Ходаемдин ушал дәм килгәй аваз, Дигәй: - И Җәбраил, мәхрәме раз. Нә әйтерләр халаикъ налә әйләп, Күзенең яшене чөн налә әйләп? Дигәй Җәбраил, и Данаи-әсрар, Сәңа понһа имәсдер зәррәчә кәр. Тәмуг эчендәге бичара коллар Һәммәсе егълашып ягъмур теләрләр. Аларга Хак тәгалә каһәре килгәй, Ушал дәм ул болытка әмер кылгай. Елан берлә чаян багдыр аларга, Минем әмеремне тотмас бәндәләрга. Ки ягъгай таглар дик мару-гәҗдүм, Кылырлар тәшнәбәлекне ул заман гүм. Фөганнар әйләгай пиру-җәвани, Газап үзрә булыптыр дип газабы. Дигәйләр: - Кәшки без туфрак булсак, Моның дик михнәте-гамьдин тотылсак! Аларга зәһәр салгай гәҗүмү-мар, Кылырлар: "Хәсрәта!"- дип налә вә зар. Чаян берлә еланның зәһредин ил Фөганнар әйләр анда йөз мең ел. Намаз кылса һәр кемсә, и яр, Булыр шундаг гакубәткә гирифтар. +Хикәяте Җәбраил галәйһис-сәлам дәре Хак газап Ки беркөн Җәбраил - пийке раһбәр, Рәсүлнең алдыга килепде анлар. Пәйгамбәр әйделәр: - И пийке Әмин, Мәңа айгыл бу дәм дузах газабын? Диде Җәбраил: - И Бәхре-шәфагать, Җәһәннәмнең газабы - биниһаять! Тәмам әйтсәм аны - һәргиз төкәнмәс, Ки бетсәм - кәгазь вә дәфтәргә сыйгъмас. Тәмуг әһле булырлар торфә бәднәк, Аларның йиймешедер, Раббым - нә пакь. Тәмугдин чыкарып ир йә тешидин, Алып куеп җиһанга бер кешедин. Аның әсафлыкыннан җөмләи җан Кырылгай, калмагай ни җен вә инсан. Зә мәшрикъ та бимәгърип булса пөр аб, Кылай, дип сипсәләр, дузахны би таб, Аның, кем, табыдин зәррә кем оймас, Аңа бер катрә су тамганча булмас. Янә Җәбраил әйде: - Йа Мөхәммәд, Тирәнлеге ирер дузахны бихәд. Әгәр таш ташласа өстегә пөр кәс, Ки йөз бең елда һәм астыга йитмәс. Җәһәннәмдин әгәр бер чәшме күзен Ачып куйса бу дөнья үзрә рузын, Зә мәшрикъ та бимәгърип җөмлә ашйа Йомып ачыгынча көйгәй сәрапа. Тәмуг эчендә бардыр һәркаю җан, Хуракедер аларның рим илә фән. Суы ирер аларның зәһре Зәккум, Төшәр гүште суелып - эчсә мәрдүм. Аларның тәннәре булгай күмер дик, Тәнене, көйдере,п кылгай тимер дик. Ки һәр дузахның йите ишеге бар, Береседин берегә аңла, и яр, Белең, йитмәс, мең еллык раһы булгай - Ходадин үзгә кем агәһ булгай? Ишетеп Җәбраилдән ошбу гөфтар , Пәйгамбәр егылдылар аһ орып, зар. Диделәр Җәбраилгә ошбу гөфтар Ки: - Әүвәлге тәмугда кайсы ил бар? Диде Җәбраил: - Әүвәлгедә, и яр, Мөнафикълар торыр һәм әһле көффар. +Дәрбәяне +әсмаи җәһәннәм Булыптыр "Һавия" дип аты бөнйад - Янә Коръәндә килде "Һавия" яд. Икенченең атыдыр "Җәхим" һәм, Булыр җай зинакәр булса адәм. Янә кылгай әманәткә хыянәт, Ирер ул русийаһ ялганчы өммәт. Янә сүзне йөреп сезгә өләшкән, Берәүнең сүзене сүзгә сөйләшкән. Боларның җае булгучы "Җәхим" һәм, Аның эчрә күрәрләр йөз төмән гамь. Өченчесе "Сәкарь"дер, и бөрадәр, Ирер маэваи залим, бел, мөкаррар. Янә казый булып парә йийгәннәр , Хәрам харь галиман, бигамәлләр. "Сәкарь" ирер боларның урны, и йар, Хода бизәр улардин һәм пәйгамбәр. Янә дүртенчесенең аты "Ләза", Болар улдыр - ирер Шәйтанга һәмра. Болар кемнәр ирер, кем, урны "Ләза" - Төшәр түрт төрле кәс зә бәһре җәза. "Сәгыйрь" ирер бишенчесенең аты, Илаһи, җөмләгә биргел нәҗати. Бүзә эчкән, риба алгучылардыр, Тезләредә, кем, иксәк кылгучылардыр. "Сәгыйрь" ирер боларның урны, и йар, Моның дик адәмидин Тәңре бизәр. "Хатыймә" булды исем алтынчысыга, Хәрам иткәй аны мөэмин тәнегә. Укып Коръән, ки белмәй ләхен кылган, Хәдискә дәха ялган мәгънә кылган. Янә йитенчесенең атыдыр "Нар", Белең, сәүдәгәр анларга ирер йар. Каю һәмсайесен кылмас нәсыйхәт, Ки биргән бинамаз әһлегә нигъмәт. Боларның урыны "Нар"дыр, бел, и кәс, Ләкаб Иснад куяр һәркемгә ул кәс. Бу сүзләрне иштеп Җәбраилдән, Ки егълап сордылар пийке Әминнән. Күзен яшен кылып җабир бәһари, Айа Җәбраил, - дип кылды зари, Ки: - Йитенче тәмуг эчендә кем бар? Моңа айгыл бу көн, и Никү-Гөфтар! Диде Җибрил: - Айа Солтаны-Әбрар, Ирерсез җөмлә галәмгә сәрвәр. Ки йитенче тәмугта, белгел, и йар, Сәнең гасый гөнаһлы өммәтең бар! Ишетеп ошбу сүзне, булды биһуш, Йомып нәркис күзене, булды хәмуш. Алып Җибрил пәйгамбәрнең башыны, Тезегә куйды, түкте күз яшене. Замандин соң күзне әйләде баз, Чынан егълашты ике мәхрәме раз. Бигаять налә әйләп кылды зари, Кылып күз яшене күксегә җари. Күзенең яшедин йир суга тулды, Бу гамьдин камәте йай тик бөгелде. Барып хөҗрәләрегә керделәр тиз, Сәхабә калдылар андин хәбәрсез. Кереп хөҗрәгә, куйды сәҗдәгә баш, Акызып өммәти дип күзедин яшь. Ходага ялбарып, кылды мөнәҗәт, Диде: - И Падишаһ Казыел-Хаҗәт, - Диеп егълап, - миңа өммәтне биргел, Кәрәм әйләп гөнаһларын кичергел. Гөнаһкәр өммәт өчен тишне вә ач Булып егъладылар ул Шаһи Мигъраҗ. Бу хәл илә ятып кырык кич-көндез, Мисале зәгъфыран булды кызыл йөз. Сәхабәләр ишетеп егъладылар, Бере-берегә әйде: - И йараннар, Бу көн кырык кичә-көндез пәйгамбәр Кадәме мәсҗид сарига куйдылар. Җыелдылар сәхабәләр барысы, Киңәш берлән җәвани һәм карисы. Ки баглыг күрделәр хөҗрә ишеген, Болар йекбари кычкырды ушал хин. Диде: - Билал, ишгеңнәр ач, керәлең, Рәсүлуллаһ, җамалыны күрәлең! Чыкып әйде Билал - ба мәлахәт: - Ишек ачмакга юктыр безгә рөхсәт! Сәхабәләр барысы егълады зар, Белә алмаслар бу ни сердер бу зар. Барысы егълашып өегә янды, Булып көн - кич, ятар йиргә таянды. Ишетеп Фатыйма ошбу хәбәрдин, Акызыр булды әшкен чешме тәрдин. Килеп кычкырдылар, кем дип: - Йа Билал, Мәңа ишекне ачкыл имде бу хәл. Атамның мән җамалыны күрәин, Мөбарәк йөзене күреп китәин. Билал әйде ушал хәйрен-нисага - Җәкәрбәнде Мөхәммәд Мостафага: - Ишек ачмакга юктыр безгә рөхсәт, Нәчек ачай Рәсүлдин бииҗазәт. Ишек ачмадылар ул дәм Билали, Бигыйды-мөнтә��ир булды һилали. Барып ике сачен күксегә салды, Ушал дәм руй бәҗанүб кыйбла кылды: - Ходавәндә, мәңа бу ишеге ач, Күрәй имде җамалы Шаһы Мигъраҗ. Булыпдырмын бигаяте арзумәнд Атам йөзен күрергә, и Ходавәнд! Ходаның әмре берлән һәм ушал хәл Ачылды хөҗрәнең ишеге дәрхәл. Кереп торды атасының кашыга, Күзе төште атасы күз яшега. Күреп булды атасыны тәхәер, Мөбарәк чәһрәсе булмыш тәгаер. Ки сусап ләбләре - гөл дик сулыпдыр, Янә нәзек тәне йиргә сиңептер. Күзенең яше берлән булды йирләй, Мөбарәк башлары лайга булып җай. Ятыптыр: "Өммәти, йә өммәти!"- дип, Гөнаһкәр гасый итәр гамен йийип. Атасыны бу халәт берлә күрде, Китеп сабыру-карары, бер аһ орды. Диделәр: - И ата, сезгә нә булды? Ходаемдин нә ярлык сезгә кәлде? Айа ата, гаҗәп рәнҗү ирерсез, Белә алмасмын - нә сердин аһ орырсыз? Миңа әйткел, ишетәй хәлеңезне, Ничек төште - беләең фалыңызны? Ки бозмай Фатыйманың хәтерене, Аңа әйде күңелдәге серене. Диде: - Кызым, балам, имде ишеткел, Бу сүзләрне белеп күңлеңдә тоткыл. Килеп ирде мәңа Җәбарил Әмин, Мән андин сорадым тәмуг газабын. Дидем: - Йитенче тәмуг эчендә кем бар? Диде: - Сәнең гөнаһкәр өммәтең бар! Бу сүзене ишетеп биһуш булдым, Замандин соң янә һушымга кәлдем. Диебән: "Өммәти!"- дип егълады зар, Күзе яшен акызып Шаһы Әбрар. Ишетеп Фатыйма һәм булды биһуш, Калып сүзләр сүзедин, улды хамуш. Безем дәк гасыйлар өчен җәфалар Чигеп нәчә - икәүләп егъладылар. Ушал халәттә кем, Җибарил раһбәр Пәйам тигерделәр нәзде пәйгамбәр. Диде: - И сәрвәре фәрзәнде адәм, Доруд бигыйддәде сезгә вә мадәм. Булыптыр һәр кеше кем, сезгә өммәт, Аларны, йа Рәсүл, рузы Кыямәт Салыр булса тәмугга өммәтеңне, Сәнең саклап Ходаем хөрмәтеңне, Кара кылмас аларның йөзене һич, Салып буйныга зынҗыр ормагай һич. Дигәй Мәлик, уларны Каймы Әкъвам , Кылып китердеңез агъзару-әкрам. Дигәйләр: - Бу Мөхәммәд өммәтедер, Бу гыйззәтләр Рәсүлнең хөрмәтедер. Халаикълар Рәсүл атын ишеткәй, Кәлимәи-шәһадәт тәлкыйн әйткәй. Дигәйләр: - Без Мөхәммәд өммәтедин, Нәҗат тапкың Кыямәт михнәтедин. Алар әйгай: - Айа Җәбраил раһбәр, Тигер, кил, хәлемез нәзде пәйгамбәр. Шәфагать кылгай ул Шаһы Сәгадә, Кылып ирде пимбәр безгә вәгадә. Кылыптыр мәгәр вәгадәне нисйан, Ни дип безләрне сормас Шаһы Инсан? Моның дик егълашып фөрйад итәрләр, Ходага ялбарыбән дад итәрләр. Ушал дәм әмер булгай Җәбраилга, Болар гарзене тигер дип Рәсүлга. Тотып әмерен ки Җәбраил килгәй, Мөхәммәд Мостафа алдыда торгай. Әминуллаһ Рәсүллаһны күргәй, Ки бер ак чатыр ичендә утыргай. Ушал чатырың дүртнең ишге булгай, Һәр ишеге йөз еллык юлы булгай. Дигәй: - И Җәбраил, кайдин килепсез, Ходаемдин нә фәрман килтереп сез? Дия Җибрил ки: - Мин килдем тәмугдин, Тамаша әйләбән тәрсә-дәмугдин. Тәмуг эчендә гасый өммәтең бар, Миңа диде барысы егълашып зар. Аларның хәлен бән айгали килдем, Хәбәр андин сиңа биргәли килдем. Рәсүлуллаһ иштеп бу хәбәрне, Алып, йиргә орып наҗвә кәмәрне, Кылып чөн налә вә фөрйады зари, Түгеп әшкене чөн әбре-бәһари. Бу халәт берлә Гарше астына баргай, Кылып вәгъдә Ходага зари кылгай. Башын йиргә куеп кылгай мөнәҗәт, Теләп Тәңре тәгаләдин ки хаҗәт, Дигәй: - И Падишаһ һәр ду галәм, Сәнең хөкмеңдәдер гәр ду галәм. Мәнем өммәтләремә рәхмәт әйтгел, Кәрәм берлә гөнаһларын арыткыл. Ушал дәмдә Ходадин кәлгәй аваз, Айа дустым, Хәбибем, Мәхрәме Раз. Башыңны имди сәҗдәдин күтәргел, Барып, өммәтләрнең хәлене соргыл. Булып Хак әмрене әфганү-хәйран, Тәмуг сари йөгереп шады хәндан, Килеп Мәлик кашыга Шаһы Галәм, Дигәйләр Мәлике дузахка ул дәм. Рәсүл чатырыга ултырган улгай, Башыга таҗ шаһийә куйган улгай. - Тәмугның бер капугыны күтәргел, Мәнем өммәтләрем барын чыкаргыл! Тәмугның бу капугыны күтәргәй, Тәмуг әһле Рәсүлуллаһны күргәй. Дигәйләр: - Ва Мөхәммәд, ва Мөхәммәд, Кылырлар егълашып фөрйады бихәд. Бу хәлне күреп ул Шаһы Сәрвәр, Аларның хәлега күп егълагайлар. Күреп өммәтләрен, пәрванә булгай, Якындыр ки, үзене утга оргай. Мәләкатъ иткәй ул өммәтләрегә, Йөгергәй җәнабе дузах сарига. Күрәр Мәлик: үзе дузахка кергәй, Ушал хәлдә үзе фөрйады кылгай: - Мөхәммәд өммәте булсаң, чыкыңнар, Барып җәннәт сари, гыйшрәт итеңнәр. Янә Мәлик кылыр ул дәм мөнади: - Мөхәммәд өммәте,- дип,- булды шади! Чыкыңнар, йа Мөхәммәд өммәте сез, Тәмугның эчендә калмай береңез. Чыкар куй тик халаикълар сөрелеп, Кызыл гөл дик бары хәндан сөенеп. Барын башлап булыр Әхмәд рәванә, Алып баргай биһиште җәвиданә. Биһишт ишгедә бер бәхер булгай, Мөселманнар бере аңа арунгай. Аның аты булыр "Бәхрел-Хаяти", Аңа кергән кеше тапмас вафати. Ки аның соң булыр җәннәткә васил, Булыр анда һәммә максуды хасил. Аларның йөзе булгай маһи табан, Булыр, бел, маһи табан аңа хәйран. +* * * Илаһи, ошбу вәгъдәгә вафа кыл, Биһиште Һавидан бәңа гата кыл. Илаһи, җөмләгә җәннәт насыйп ит, Җамалы бизәвалеңә карип ит. Илаһи, җөмләне дилшад кылгыл, Җамалың шаукыдин сирап кылгыл. Ирермен җөмлә мөэминнең яманы, Гамәлдин юк менем илкемдә даны. Илаһи, кыл рәхим яхшы-яманга, Мөхәммәд өммәте кыл мән дигәнгә. Илаһи, җөмләнең максудыны бир, Мәнем дик гасыйга, и Галәмес-Сир. +Риваяте фи бәянил-җәннәт Риваять әйләде Әбу-Һәрирә, Разаллаһу ганһ, коддәссәриррә: - Пәйгамбәрдин,- диде,- мондаг ишеттем, Аларның сүзене күңлемдә тоттым. Биһиштнең, диде, дивары - мөхәллә, Ки бер хиште- зәмрәд, бере - талә. Ирер лае япардин, үзе - зәгъфәр, Хиймәнең бәренең урныга - гәүһәр. Акар суы тәмамы ширү-шәкәр, Ләбен фәриш әйләгән якуты әхмәр. Дирәхте - нокра , шахие - зәмрәд , Ирер әүракы якуты-зөбәрҗәт. Ки сыйфат кылсам аз Каф та Каф, Рәва булмас тәмамы, кылсам әүсаф. Керебән җәннәтә Җәбраил Һади, Халаикъга кылыр ул дәм мөнади. Дигәйләр: - И биһишт әһле, белеңез, Тереклектер, үлем юк сезгә һәргиз. Һәмишә сезгә ирер тән дөресте, Юк ирер сезгә һич бимару-сости! Үлемне бер кара куй сурәтендә Кылып куйган тәмуг-җәннәт катында. Мөнади әйләгәй: - Йа әһле җәннәт, Үлем юк сезгә, им��е әйлә гыйшрәт. Янә пәйгамбәр Ахырызамана Түгүбән агъзыдин дөрре-йегәнә: - Биһиштнең,- диделәр,- һәрбер дирәхте +Олуглыгы аның, и никү-бәхте, Бурак менгән кеше кем, пайәсендин Ки мең ел чапса, чыкмас сайәсендин. Яратыптыр биһишттә торфә нигъмәт, Булыр алдыңда пәйда бимәшәкать. Аның нигъмәтләрене кем санаса, Болакутан имәс һәргиз нәмәрсә. Янә әйде Рәсүл һәр ду галәм - Ирер ул сәрвәр әүладе адәм: Минем өммәтләрем Ахырзамана Йийсә залим әледин тазийанә. Савап йөзедин улгай анча бәһрак, Кыямәт көн булыр йөзе аның ак. Китеп һәр камчыга йөз мең гөнаһы - Булыр йөз мең ки чәндан һәм савабы. Янә әйде ушал Бәхре шәфагать, Рәсүле Хак ирер өммәткә рәхәт: - Зә мәшрикъ та мәгърип мәйвәсен җәмигъ Әгәр булса,- диделәр ул Диле шәмигъ,Ятып һәм ултырып күңлендә хәзер - Теләрсә булгучы алдында хәзер. Белеңез, бер мәйвә җәннәткә лаек Була алмас,- диделәр,- Солтаны Садыйк. Җәмигъ бәндәи мөэмине Сәрасәр Булыр җәннәттә бер-бергә бәрабәр. Кем әксүк җәннәт эчрә булмагай һич, Янә булмас,- диделәр,- иртә вә кич. Хатыннар булгучы ундүрт яшәр кыз, Ираннар егерме яшьлек, белеңез. Булыр хөсне-мәлахәт сезгә пәйда, Күреп хурлар - булыр алдыңда шәйда. Әгәр бер тырнагын кылса намәйан.Бу дөньяга тотылган маһы табан. Хода кылса гата һәркемгә җәннәт, Кылыр хурлар белән гыйшү-фәрагать. Ки йитмеш мең ирер хур һәр колыга, Алыр лаекъ мәтаг һәркем кулыга. Булыр сәгате бә сәгать рәң пәйда, Күзең тоймас ничә кылсаң тамаша. Ләбасы хурларның һич парә булмас, Дәвам ундүрт яшәр кыздыр, каримас. Бирер һәр колга йитмеш мең сарае, Кем улмас мондин артык берсә җае. Бирер һәр колыга йитмеш мең алтын, Булыр алтын-көмешдин бихәд әфзун. Бәсатлар хөҗрәләрә фирәш кылгай, Ки һәр янә күрер балин вә юрган. Зөбәрҗәт сандык үзрә күп төкенчәк, Торыр хурлар улып гүя киленчәк. Алар берлә ки сохбәтсез кылырсыз, Ки булмас сәййеби, даим ирер кыз. Булырсыз канча ки сохбәткә талип, Арып тормак юк ирер анда калып. Килер яхшы йапардин анча буе, Тәнендә булмаган бер шәгыр муе. Аларның кашыдыр мисле һилали, Кадди нәзек ирер - нуры һилали. Аларның сачедер каддига лаек, Кара кондыз дисәм, ирмәс муафикъ. Яратыптыр аларны безгә Сөбхан, Аларның йөзедә юк гаеп, ноксан. Илаһи, ошбу дәүләтне сәрасәр Мәнем дик гасыйга һәм кыл мөйәссәр. Керебән җәннәт эчрә сәйәр кылсак, Йиймәккә гүште бөрйан мәйл кылсак, Шәҗәрләредин төшеп кошлар ул хәл Торар бөрйан булып алдыңда дәрхәл. Йийгәндин соң терелеп моргы бөрйан, Очып кунгай - барып балаи ашйан. Үз алдыга булыр һәркайсы һурың, Ки йөз мең чатыры булыр аларның. Ушал чатыр ирер якуты әхмәр, Тула булгай ләбас, җамәи-зәр. Ки булыр һәр хурының мең буракы, Кылып йөрсәң әсасе тәмтаракы. Буракларны менүбән сәяр-җәннәт Кылып йөрсәң әгәр гыйшү-фәрагать. Йитәр йөз мең ел йөресә бу рәфтар, Бу бәрҗедин бу бәреҗгә, айа йар. Булыр һәрбер сарайда йөз мең хөҗрә, Бирер һәр колга әгъмалыча әҗрә. Ки һәр хөҗрәдә булгай мең дә бер баб, Бу дәүләт бер��ә кылгай безне сирап. Акып андин барыр һәрбер сарайга, Кылырлар бигыйддәт шөкер Ходайга. Аларга ул сарайны Хак тәгалә Яратмышдыр мийане Гарше-Әгъла. Торар уң янында мең галаман, Торар сул янында ун мең кәнизан. Кәрамәи-Кәтибин алдыда раһбәр Булып башлап, сарай эчрә керәрләр. Сарай эчрә булыр бөләнде җае, Аның өстедә булгай Тәхте Гали. Иңезлегы булыр мең елчалык юл, Хыял итеп чыкарса аңа ул кол. Ходай фәрманы берлән пәст булгай, Ушал бәндә аның өстегә менгәй. Ки андин соңы яз булыр ул бала, Яратыптыр моның дик Хак тәгалә. Ушал тәхт үзрә торгай ба фәрагать , Кылып үз хурлары берлән мәгыйшәт. Дигәйләр: - Тәңре кылган вәгъдәләр раст Килепдер алдымызга имде бихаст! Кылыр үз хурларыга бул хикәят, Нә күргәнен кылыр бер-бер риваять. Ушал ялганчы дөньяда мәшәкать Чигеп ирдек азаи җөврү-көлфәт. Мөкәфәте аныңдыр ошбу рәхәт, Кылыр һәрки шөкерки гыйшү-гыйшрәт. +* * * Җәфа тартмай вафа юктыр, белеңез, Морад тапмай куанмыш бәндә һәргиз. Димә һәркемне сән мөэмин-мөселман, Ходатәрәс булса - улдыр әһле иман. Ходатәрәс мөселманлык нишаны, Ирер бәгъзе мөселман аз кәсаны. Нәсыйхәтне, ҺӨВӘЙДА, әйләсәң гүш, Бу дөнья нигъмәтен дә кыл фәрамүш. Өмидлек булса гәр хурлыкадин, Күңел өзгел җиһаны бибәкадин. Ходаның юлыда сарыф итсә дил-җан, Кылырмы һич заигъ колыны Сөбхан. Гыйбадәт кыл төне-көн илә ихлас, Ки булмас на өмид ихлас илән нас. Илаһи, җөмләне дузахдин азад Кылып, җәннәт мөйәссәр әйләгел шад. Мәнем дик гасый вә шәрмәндәләрне Гөнаһ дәштедә калган бәндәләрне, Илаһи, җәннәтеңдин сирап ит, Мөхәммәд Мостафага безне ал ит. +Риваяте Сәлман разаллаһу ганһ +намаз хакында Кылыптыр хәзрәте Сәлман риваять, Пәйгамбәрдин ушал кәне мәлахәт: - Барыр ирдек,- диделәр,- сәви-сәхра, Ки һәмраһлары булып бер раһ. Йитешдек бер дирәхте ба сәмәргә, Күзе төште пәйгамбәрнең шәҗрәгә. Тотып иргаттылар пәйгамбәр ул хәл, Түгелде ул сәмәрләр, булды паймал. Пәйгамбәр әйде: - И Сәлман, бу шәҗәрне Нийә охшатдың түгелгән бу сәмәрне? Диде Сәлман: - Айа Шаһы Сөхән Сәнҗ, Беләлмәдем күңелдә тартыбән рәнҗ. Диде пәйгамбәр Һадие инсан: - Бәян әйләй, ишеткел имде Сәлман. Торар һәр бәндәи мөэмин намазә, Кылып тагать Ходайә бинияза. Рәкүгъ әйләбән ике иңе бөгелгәй, Гөнаһы саҗинең очына килгәй. Алар, кайтып, янә кадераст булгай, Тәмер яңлыг гөнаһлары түгелгәй. Диделәр: - Һәр кеше әйләр тәһарәт, Кылай диеп Тәгаләгә гыйбадәт. Куяр һәрбер кадәм руи тораби, Бетелгәй аңа йитмеш мең саваби. Намазы айгучы, и бәндәи раһ, Кылыпдыр сән мәне үзеңгә һәмраһ. Гөнаһың Хак тәгаләдин теләин, Шәфагать рузы Мәхшәрдә кылаин,Диебан чыкгай авазы асманга , Кылып гарзен ки Халикы җиһанга, Дигәй: - Һәмраһларымны мәңа биргел, Кәрәм әйләп гөнаһларын кичергел. Укыса кем намазны - бел, биәркән, Бәҗай килтермәсә ягъни бер инсан. Аның кылган намазыга бирмәеп раһ, Сәмават ишегене кылмагай ваһ. Намаз итәй, ки мәндин кылма тамигъ, Сәнең ошбу намазың булды зайигъ. Бу укыган намазың, и бөрадәр, Йөзеңә йиткүчедер рузы Мәхшәр. Ходаем соргучыдыр ул намазың, Сәхәрләр әйләгән фигыль ниязың. Намаз укымаган рузы Кыямәт Кылыр йөз мең нәдамәт, аһы-хәсрәт. Аның хәле ничек булгай ушал көн, Мөселманнар ичедин булса бирун? Намаз ирер Ходаемның ризасы, Намаз ирер чырагыңның зыйасы. Намазың булса - булыр тәүбә мәкъбул , Зәшоми бинамаз гайнне кылыр чүл. Намаз кылсаң, Ходаем рәхмәт әйләр, Вәләкин бинамаза ләгънәт әйләр. Намаз вә рузадыр ирнең шөкәри, Булыр бинамаз һәр йирдә хари. Намаз мөэмин колыга күвндә Мигъраҗ, Таба алмас бинамазлар раһ минһаҗ. Намаз булгай сәңа Мәхшәрдә сайә, Биреп шире кәрәм булгай чу дайә. Намаз ирер Тәразунең кәране, Намаз ирер ки мифтахыл-җәнаны. Укыса кем намазы ба җәмагать, Ягар һәр көндә аңа баран рәхмәт. Аңа һич булмагай гүрнең газабы, Тәбар йитмеш пәйгамбәрнең савабы. Йөзе раушан күренгәй халкъ илегә, Кәлер намәсе аның уң кулыга. Сират көфрегедән асан кичәр ул, Шәрабел-таһурдин һәм ичәр ул. Намазны гәһ укып, гәһ укымай Йөрсә кем, Хода әмрене тотмай, Кеше кем тотмаса Хода димешне, Аңа бирмеш Хода тукыз өлешне. Өче дөньяда булгай, өче гүрдә, Өче булгай янә вакты үлердә. Өче дөньядадыр, и ибне адәм, Ходаем кылгай аның ризкыны кәм. Икенче - йөзеннән нуры киткәй, Өченче - халыкга суык күренгәй. Янә өче үлер вактыда булса, Насыйп кылмас Хода аңа нәмәрсә. Икенче - килгәй Газраил бәһәйбәт, Өченчесе - җанын алыр ба шиддәт. Өчесе, и бөрадәр, гүрдә булгай, Мәләк һәйбәт белән алдыга килгәй. Икенче - гүр аңа тарик булгай, Өченче - ахыр ул дузахга кергәй. Намаз гасры укып ултырса һәр кәс, Ки мәсҗид эчрә, и мәрде сөхән рөс. Ки андин соң укыса шам намазын, Кылып гариз Ходага һәм ниязын, Белең, ул бәндәгә Тәңре тәгалә Гата кылыр,- диде,- фирдүсе-әгъла. Аңа күшек сарайы гали биргәй, Олыглыкы ки бер еллык юл улгай. Ходайа, җөмләгә тәүфыйк гата кыл, Адашканнарга тәүфыйкың һидйә кыл. Ирер риштәи газыйм- тәүфыйк, и дил, Ходаем бирмәде һәр бәндәгә, бел. Мәгәр сүгән колыга бирде тәүфыйк, Аңа тәүфыйкны Хак күрде лаек. Аның хөкмедә ирер җөмләи кәр, Дисәм чөн вә чыра булгым гөфтар. Айа, и адәм углы, сүзләгел сүз, Нәсыйхәтдин дигел, булсын җәкәр сүз. Ки булса бер мөэминнең бәхте бидар, Бу сүзләр шайәд аңа әйләгәй кәр. Кылып тотсаң хала күңелеңне нәрм , Ходадин куркып илдин әйләгәй шәрм. Ишетмәс күңле катигълар нәсыйхәт, Булыр заигъ ачы йиргә зәрагать. Каулак укыса нәсыйхәт, укымаса, җан,Ни сүд, йагган белә таш үзрә баран. Әзәлдә булса кемнең күңле катигъ, Судин дәрьядагы ташга ни әсигъ? +Хикәяте елан бинамаз хакында Иштеңнәр, ших Хәсән Басри заманы Төшепдер Басрә эчрә бер еланы. Куеп иртә, күрер пирү җәвани, Ятыр базарда бер мар кәлани. Гаҗәп мар газыймдыр ул - бәһәйбәт, Аның астыда калмыш рәхтү нигъмәт. Ки йитмеш мең дөкәни басмыш ул мар, Тәмам астыда калмыш рәхте базар. Булып фөрйады гауга сәви базар , Тамашага йийгылып халык бисйар, Һәммә куркып, ки безне ул йотар дип, Бу Басра шәһрен�� вәйран итәр дип. Диделәр бәгъзегә, сабыр итәли, Зарар тигмәй нәчек ташлап китәли. Баралың имде егълап шәйхемезга, Алар бер рәхим кылгай хәлемезга. Ки йигълап кәлде, егълап гаму-хассы, Кылып шихы Хәсәнга илтимасы. Диделәр: - И халаикъ пишәвасе, Ирерсән җөмләмезнең раһнамәсе. Керепдер шәһәремезгә кичә бер мар, Җиһанда булмагай андаг олуг мар. Ки йитмеш мең дөкән астыда калмыш, Тәмам рәхәт базарымыз бозылмыш. Бу мар йир өстедин килмәде булгай, Мәгәр күкдин йибәрмеш Халикы Хәй. Белепмез, ул имәсдер аждаһаи, Хода безгә йибәргән бер бәлаи. Бу сүзне ишетеп шихе замана, Сәр базарга булды һәп рәванә. Килүбән күрделәр мар кәлани , Чыкарыр һәр тарафка ул зөбани. Диде: - И җанвар, кем, бизаман сән, Сәбәп нидер бу шәһәр эчрә кереп сән? Телен һәр ян чыкарып сүзләй алмас, Аның айган сүзен ших белә алмас. Ушал дәм илкедин куйды гасаны, Мөбарәк буйныга салды риданы. Догага ших торды илекен ачып, Һәммә: - Амин,- диделәр, ишге ачып. Диде: - И падишаһ, Хәййе Әкбәр, Сәнең хөкмеңдә ирер хошек һәм тәр. Фәсыйх тел берлә еланга сүзләшәин - Ни сәбәпдин кәлеп икән, беләин. Еланга бирде Хак ул дәм фасыйх тел, Диде: - И ших, мән әйтәен, ишеткел. Мәне белгел - фәрештәи Газапмын, Екылдым ошбу йиргә, бул сәбәпмен. Бар ирмеш көн чыкарда бер вилаять, Аларга сал, диде Тәңре, һәлакәт. Һәлак итмәккә анда барыр ирдем, Бу йиргә нагәһан төште гизәрем. Чыкып торган икән бер бинамази, Ходанә тәрәс бәдү җорме сази. Миңа тикте аның шомы булып тир, Канатым сынды, монда төштем, и пир. Дога әйләң, канат булсын абадан, Китәр ирдем бу йирдән базы тәйран. Догага кул күтәрде шихе гали, Булып су күз яше берлән сакали. Диде: - И падишаһ, пакы бәздан, Бу җанвар канатын әйлә абадан. Төзәтте Хак канатыны ушал хәл, Очып китте елан андин орып бал. Тәгаҗептә калып ил, булды хәйран, Ушал дәм ил күзедин булды пәнһан. Белеңнәр бинамаз әһлене афәт, Мәләккә тиксә кем, андин кәсафәт. Якын барма аның алдыга, зинһар, Кәсафәт тигмәй андин бикәбәр. Пәйгамбәрдин кылыпдырлар риваять, Бу сүзләрне һәммә сәхиб сәгадәт. Булып өч ун , диделәр, руза ае, Ул айдыр барчага дәүләт һомае. Ирер әүвәлге уны - рәхмәт, и мәрд, Икенчесе - мәгърифәт, и сәхиб дәрт. Өченчесе ирер гатикъ минән-нар. Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар. Кеше кем, руза ае руза тотса, Үзен бишвакыт намаз эчрә яд итсә, Ни кылган җормыны Тәңре кичергәй, Аңа кәүсәр шәрабедин ичергәй. Ходаем, вәгъдә кылды рузы Мәхшәр Һәммә мөэмин колыга, и бөрадәр. Намазу-руза әҗрегә таң ла, Ирер кем, дидарым фирдүсе әгъла. Сийам аенда өч көн руза тотса, Булып хуш хәл, хәрәм - әүвәл кәм ирсә. Ки өч мең ачка аш биргән савабы Булыр ул бәндәгә йәүмел-Хисабы. Йитмеш мең ирне бер нигүгәр Тәмамын рузаны кылдырса ифтар, Ки маһы руза тәмамын руза тотан Табар аның савабын, и нәгүҗан. Ки руза рәхмәтедин түрт гөруһ ул, Булырлар бинасыйп, сән белгел, и дил. Аларның әүвәле ирер чагыр хар, Икенче, вәлидинне кылган азар. Өченче, ирер аның зинакәр, Янә дүртенче ирер диле азар. Кыямәт көн Рәсүле һәр ду галәм Җыелганда, диделәр, җенү-адәм, Булыбән руза даран бер бүлек саф, Бары булгучы җәннәт лә мөшәррәф. Зәмрәддин бирер бәгъзега чатыр, Бирер бәгъзега дөрре-якут әхмәр. Аның зөбанлыгына гакыл йитмәс, Олуглыгын Ходадин үзгә белмәс. Бирер хурдин янә йитмеш мең, Булыңлар руза даран хасыйлә гамь. Тәравих укыса һәр кем руза ае, Бирер һәрбер рәкугъга бер сарае. Олуглыгы ирер мең елчалык юл, Тәравих укыңыз, и халык, бел. Аларның ойкусыдыр- тагать, и яр, Аларның хамушы- тәсбихдер, и яр. Теләсә руза даран вакты ифтар, Иҗабәт булгучы һәр максуды бар. Кеше аййамы бәйзи руза тотса, Табар мондаг савабы ул кем ирсә. Тәмам гомрен кичергән дик чу руза, Улыр, зинһары, шик кылма бу сүзә. Пәйгамбәр әйделәр: - Зинһар өч эшне Кылып заигъ йибармәң язу-кышны. Үзеңез лә белән, и бәндәи раһ, Алып баргайсыз аны гүргә һәмраһ. Бере ул - битаһарәт ятмаңызлар, Бере - аййамы бәйз руза тотыңнар. Намаз нәфел укың зинһару-зинһар! Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар. Һәр айның өч көнедә руза тотса, Табар мондаг савабы ул кем ирсә. Тотып руза тәмам гомрене ул мәрд Кичергән дик булыр, и сәхибе дәрт. Рәсүлуллаһ диде: - Айның уныда Вә йа утыз көненең бер көнедә, Тотарлар руза, кем, әйләп шәттаби , Татар йитмеш пәйгамбәрнең саваби. Янә табгучы йитмеш ел гыйбәдәт Савабыны ушал сәхиб сәгадәт. Бәраәт кичә йөз рәкәгать намазы Укыса, ун рәкагать ошбу хәле, Ки бер юл "Фатиха", ун "Сурәи-Ихлас", Шуның дик укыса һиммәт кылып нас, Хода сады сал җормыны кичергәй, Аңа җәннәт шәрабедин ичергәй. Маһ Зөлхиҗәдә та ун көн, и кавем, Тотың ихлас илә бирийа сәвем. Йәбәр ун мең мәләикнең савабы Ходавәндем аңа йәүмел-Хисабы. Ятимнәр бышыны маһ Гашурада Сылап хуш хәл кылса ул ирадә, Аның җисмендә та анча мүй улгай, Савап әгъмалыга шунча бетелгәй. Мөхәррәм айда кем руза тотса, Аны ифтар кылдырса кем ирсә, Ки гүя өммәте Әхмәдне , и яр, Тәмамыны җыеп кылдырды ифтар. Янә булгай аңа мондаг савабы, Кыямәт көн кичәр ул бихисабы. Ходайа, рузы кыл яхшы гамәлдин, Намазу-руза, ки җәддү-җәһәддин. Мәнем дик һичкем ирсә булмасын сост, Һәммә бәндәгә биргел һиммәте гост. Мөхәммәд Мостафага кемдер өммәт, Аларга әйлә тәүфыйкың кирамәт. Ганимәт, бел, хаятеңне, ҺӨВӘЙДА, Сәңа дубара булмас гомер пәида. Җиһанга килмәкеңдер бер мөрәттип, Китәрсен, килмәгәйсен кире кайтып. Ки гыйбрәт ал барып сәви гуристан, Ни яхшылар-яманнар булды йексан. Ятыпдыр кочубән хәкке мәзәлләт, Алардин булса гакылың, ал нәсыйхәт. Хаяте адәми бер дәмле сәгать, Алыр улың бу сәгать ичрә тагать, Кадәм илгәри куйган ул чә алды, Кине кылган үзен - хәсрәттә калды. Гаҗәп дөнья - хәсрәтханәдер, бел, Тәмам хәсрәт белән үтте тәмам ил. Ки бихәсрәт кеше дөньяда булмас, Кыямәт кайгысыдин кемсә белмәс. Кыямәт түшәседин кылган адәм, Аларда булмагай һич хәсрәтү-гамь. Кичерсә кем ки гомрене ба гафләт, Ни булгай мондин артык дагу-хәсрәт. +Коръәне-Шәриф укымакның +әҗерләре бәянендә Риваять әйләделәр Ибне-Габбас, Рәсүле галәминдин бәһтари тас. Ачып Мөсхафне һәр никү-сәгадәт, Ки кылса йөз аять Коръән тәлавәт,Диде: - Дөньяда бардыр канча ашйа, Һәммә анлар санынча Хак тәгалә Бирер ул бәндәгә шунча савабы - Ачык булгай аңа җәннәтне бабы. Тәлавәт әйләсә һәркайсы инсан , Возу әйләп, алып илкегә Коръән, Савап һәр хәрфегә бөнйад булгай, Кыямәт көн ушал кәс шат булгай. Догасы булгай әлбәттә иҗабәт, Кылың, и бәндәләр, Коръән тәлават. Ушал Коръән аны рузы Кыямәт Һәммә илдин борын әйләр шәфагать. Кылыр ул бәндәне дузахдин азат, Ходаем, җөмлә колны әйләгел шат! Зә бәгъдә ба мәдад һәркайсы инсан Укыса сүрәи "Йә-син" ушал ан, Таба ун мең савабы хәтме Коръән, Шәһит улгай ушал көн, бирсә ул җан. Кеше "Йә-син" укуны вирд кылса, Үлер вактына якын ул кем ирсә, Аның ун мең мәләк алдыга килгәй, Гөнаһын Хак тәгаләдин үтенгәй. Алыр җаныны һәм ул колның асан, Кылыңнар, и бөрадәр, вирде Коръән. Хода кылгай нида рузы Кыямәт: - Кылып сән, и колым, Коръән тәлавәт,Дигәй: - Ачтым даре җәннәт, күреңнәр, Каю җәннәтне хаһларсыз, кереңнәр. Моның дик Хак тәгалә әмер кылгай, Алар һәм хуҗасыдин разый булгай. Тәһарәт иткәне һәр бәндәи раһ, Укыса "Фатиха" у кол: "Һуаллаһ!" Ки туксан мең савап аңа йиткәй, Янә хәрфегә йөз мең җормы киткәй. Биһиштедә йөз сарай бөнйад кылгай, Ушал колыны Ходаем шат кылгай. Унике мәртәбә һәр бәндәи-хас Ятарда укыса "Сурәи-Ихлас", Качан үлсә, үзен җәннәттә күргәй, Һәмишә гыйшрәт вә рәхәттә булгай. Ки һәрвакыт уйганып, әйләп тәһарәт, Кубыбән урныдин, тартып рийазат, Идәр ки, йә суык судин кылып бим, Ушал дәм ултырып кылса тәйәммим, Укыса ун мөрәттип "Сурәи-Ихлас", Савабы хәтме Коръән тапкай ул нас. Тәнедә калмагай зәррә гөнаһы, Укың "Ихлас" пәгәһ һәм бигәһи. Каю мәрд углыны мәктәпкә бирсә, Барып, бер мәртәбә "Бисмиллаһ!" дисә, Ушал дәмдә ата берлә анасын Ходаем рәхмәт иткәй икеләсен. Алар булгай тәмуг утыдин азат, Кылың инсаф, сез, и адәми зат. Укыса һәр кешенең углы Коръән, Табар ун мең савабы хәтме Коръән. Кеше, кем, мең мөрәттип хаҗга барса, Янә өч мең кешене сире кылса, Вә һәм бирсә мең ялангача тун, Янә мең мәдрәсә салмакдин әфзун, Тәкый йөз мең дирәхте зәбзе кылса, Боларның барчасын ләли кылса, Укыса һәр кешенең углы Коръән - Савабыдыр болардин артык, и җан. Бирепдерсән һәммә мөэмингә фәрзәнд, Аларга биргел инсаф, и Ходавәнд. Алар фәрзәндәсен Коръән укытсын, Моның дик күп саваплары да тапсын. Ата-анасыга тәүфыйк гата кыл, Аларга һәм даре җәннәтне ва кыл. +Хикәяте Гайсә галәйһис-сәлам Ки бер көн ирде Гайсә ибне Мәрьям Гүристанига бардылар ушал дәм. Гүристанны күребән сәяр кылды, Үлекләргә догаи хәер кылды. Барып бер көнҗидә торды Мәсихә, Тәфәккүс кылды һәр кабергә ул ша. Чыка бер кабердин йите төрле аваз, Гаҗәп мәрде мөгаззәптер, гөнаһсаз.8 Кәһа ит дик улар, кәһа харь дик, Кәһа фөрйад итәр, кәү вә шотур дик. Гәһ айгыр дик кычкырыр, гәһ мисле хынзир, Газабыдин аның тетрәр кара йир. Һәммә әһле каберләр дил пәришан, Аның нәлашидин җөмлә хәзинан. Күреп Гайсә аны, хәйрана калды, Ки бер сәгать торып, ивигә янды. Ушал көн үтеп ирде баз таң ла, Зыяратә кәлеп ирде Мәсихә. Ушал гүргә бакып кылды тамаша, Булыпдыр асмандин нур пәйда. Тотык әйләп сәмадин йиргә ул нур, Ягар ул кабергә манендә ягьмур. Килә торган мәләикләргә сан юк, Аңа хезмәткә килерләргә чук-чук. Күреп бул вакыйгаларны сәрапа, Бәян итте барын каумега Гайсә. Диде кауме: - Дога әйләң, терелсен, Соралык хәлене, ул безгә әйтсен. Догага кул күтәрделәр Мәсихә, Диде: - И Кадира, Пәрвардигәрә, Газабы ошбу гүрнең иде бисйар, Төнә-көн әйләр ирде налә вә зар. Күрәрмен ошбу көнне нә фәләккә - Хисабы юк торыр килгән мәләккә? Кылыптыр сән бу көн гүрене пор нур, Төнә-көнге газабын әйләюптер. Моның дик әйде һәм кылды мөнәҗәт: - Сәбәп нидер, айа и Казыел-Хаҗәт. Заман үтмәй ушал гүр, кем, ярылды, Аның ичендәге үлек терелде. Кубып гүрдин, сәлам әйде ушал мәрд, "Галәйкем!"- диде аңа Гайсә мөҗәррәд. Диде Гайсә: - Ирерсән кемгә өммәт, Күрәр ирдең төнә-көн сәхте-михнәт? Бу көн нидән газабың китте, и яр, Сәбәп нидер, бу сүзне әйлә изһар? Ушал мәрд әйде ул дәм: - И Мәсихә, Бәян әйләй, ишет хәлем сәрапа. Мән ирдем фасыйкы бисйаре-җаһил, Кылыр ирдем гөнаһларыны хасил. Гөнаһымдин чикеп катигъ газаби, Кичә-көндез иде хәлем хараби. Булыптыр һәфте-сал үлгәнгә, и яр, Калып ирде тугып угыл бәңа яр. Йитеп йитегә яше ул җәкәрбәнд, Күреп аны анасы булды хөршәнд. Аны мәктәпкә илтептер анасы, Мөгаллим алдыдадыр икеләсе. Ки "Бисмиллаһ" дигәч ул никү-фәрзәнд, Бу дәүләтне мәңа бирде Ходавәнд. Дога әйләң улай булмай гасыйдан, Янә җан ачыгыны күрмәй, и җан. Дога кылды ки Гайсә ибне Мәрьям, Ки ул бичара кайтып үлде ул дәм. Укымактыр - ду галәм абыруе, Димәдеме сәңа кыл җөстү-җуе. Хәдисү-мәсьәлә һәм гыльме Коръән - Болардыр гыйлемдин, бел, и мөселман. Намаз-руза кылмак - гыйлеме диндер, Моны белмәс кеше Таң ла хәзиндер. Кылып китте олуглар күп нәсыйхәт, Дәригасында юк фәһмү-фәрәсат. Нәсыйхәтне ишетеп чүшә алмай, Йөрепдер сән китәргә түшә алмай. Бу көн бу эш булыр, Таң ла фәлән эш, Бу ал берлән үтәдер язу һәм кыш. Йөрепсән нәфсе илә әүварә зар, Хәятеңнең тәмамы үтте бикәр. +Кыйссаи кари вә гани +вә газый вә хаҗи Риваять әйләде Әбу-Һәрирә, Разаллаһы ганһе, коддәссәриррә. Ишеттем бән Мөхәммәд Мостафадин Бу сүзене пишваи әнбиядин. Кыямәт булса ул көн карилардин : - Кылып сез ни гамәл?- дип соргай алардин. Дигәйләр: - Кадира, Пәрвардигәрә, Ниһан серләр сәңадыр әшкәра. Сәнең хөшнүдлыгың өчен дәвамәт Кылыпмыз төнү-көн Коръән тәлавәт. Хода әйгай аларга: - И даруггүй, Сүзеңезнең чыны юк йәксәре мүй. Мәнемчөн кылдыңыз качан тәлавәт? Укыдыңлар табай дип илдә гыйззәт! Ки андин соң ганиләрне кәтергәй, Алардин һәм савап хәйре сорагай. - Кылып сезләр,- дигәй,- кайсы гамәлдин, Төнү-көн әйләеп җәһдү-җәддин? Алар әйгай ушал дәм: - И Илаһи, Ирерсән җөмләнең пәштү-пәнаһы, Кылыпмыз халисаллаһы сәхавәт, ��әнең хөшнүдлыгың өчен дәвамәт. Аңа әйгай Хода: - Сүз әймә ялган, Качан кылдың мәнем юлымда ихсан? Табай дип халкы-илдин исмү-ат , Бу яңлыг кылмадыңмы илгә хәйран? Ки андин соң китергәй газыйларны: - Кылып сезләр, дигәй, кайсы гамәлне? Алар әйгай: - Кәримә, Падишаһа, Ирерсән Халику-Хәййү-Тәваба, Сәнең хөшнүдлыгың өчен кылып харб, Йөредек кәфер илегә тигереп зарб. Ходаем әйгай: - И ялганчы адәм, Бу әйгай сүзләреңнең сыйдкыдыр кәм. Качан халис кылыптыр сән газаи, Табай, дидең, качан мәндин ризаи? Мәне итсен, дидең, ил хуб баһадур, Атым булсын, дидең, ил ичрә мәшһүр. Ки андин соң китергәй хаҗиларны, Алардин һәм сорар яхшы гамәлне. Дигәй: - Чәндан ушал дөньяда йөрдең, Ни эш әйләп мәнем алдымга кәлдең? Алар әйгай: - Айа Халлакы-галәм, Сәнең хөкемеңдәдер гәр ду галәм, Тәвафы Кәгъбәтуллаһ кылдык, Суык-әсигъ җәфаи раһы күрдек. Хода әйгай: - Димә ялган бу эшне, Йөредеңнәр кичереп язу-кышны. Мәне әйтсен, дидеңнәр, халык - хаҗи, Ки тапсын гыйззәтем, дидең, рәваҗи. Булың, и бәндәләр, имде Ходатәрс, Кылып булмас ушал көндә Ходабәхс. Булыр һәр кәредә колның хатасы, Ходаның күп торыр лотфу-гатасы. Гамәлләрне кылыңнар яхшы ихлас,Дигәй: - Шайәд Ходаем бәндәи-хас. Ходавәндә тәмам гасый колыга Биреп тәүфыйк, ки салгыл яхшы юлга. Риваять кылды бу сүзне Җабир - Пәйгамбәрдин, ул - хәйрел-кәбир. Диде: - Сордым бу сүзне Рәсүлдин, Ду галәм сәиде пакизә диндин. Дидем мән, йа Рәсүлуллаһ, кайсы әгъмал Җиһанда яхшыдыр, кылсам ушал хәл? Алар әйде: - Гамәлнең яхшысы ул - Намазын үтәсә вактында һәр кол. Янә әйде: - Ата берлә анасын Кылып хөшнүд, даим тапса ризасын. Моның дик яхшы әгъмал булмагай һич, Риза кыл вәлидинне иртә вә кич. Тәкый әйде: - Кеше кем, иртә купса, Ата берлә ана күңлене алса, Хода һәркөндә йитмеш нәзре рәхмәт Салыр аңа,- диде,- Бәхре-шәфагать. Кеше һәмсайесене хөшнүд кылмас, Ата-ана хезмәтене зуд кылмас. Алар йөз мең гокубәткә гирифтар Булыр,- дип әйделәр Солтаны-Әбрар. Янә булгучыдыр дузах мәкәне, Котылмыш һәр гиз андин җисмү-җаны. Айа, и адәм углы-кызлары сез, Ата-ана разый әйләгәйсез. Белең һәр бәндә, мөэмин кылса тагать, Бу дөнья малыга кылса сәхавәт, Ата берлә анасы разый булмас - Ходавәндем аны макбулы кылмас. Ки бер көн бер кем ирсә Мостафадин Сөаль итде, килеп ул ба сафадин: - Булыптыр вәлидем һәм сәхте на хуш, Аларның башларын алып бәһ агуш, Аларга дәмдәм һәм мән су бирермен, Ничә көннәр бу хезмәтне кылырмын. Хакы миндә аларның калмагай дип, Мөбадә разый мәндин булгай дип. Диде пәйгамбәр - Бәхре-шәфагать: - Моның дик әйләсәң сады сал хезмәт, Әда булмас торыр ундин бересе, Аларның ризасы - Тәңре ризасы. Күрәр һәр кем ата берлә анасын, Табар ул көн савап Мәккә тавафын. Ата берлә ананың ун хакы бар,Диде фәрзандыга Солтаны-Әбрар.Тәгамь биргәй алар кем, калсалар ач, Ләбас биргәй алар - булса ялангач. Аларга кичә-көндез хедмәт иткәй, Әгәр кычкырсалар, алдыга йиткәй. Намазда булсалар - һәм тиз баргай, Кая барса, алар лә бергә баргай. Ата-анасыны дилшад кылгай, Догаи-хәер берлә яд кылгай. Пәйгамбәр кылдылар мондаг нәсыйхәт, Кабул идең моны, и әһле-өммәт. Янә фәрзәндеңез булса рәсидә, Салып, зинһар, ятмаң бер урыныда. - Ата берлә анада өч хакы бар,Диде,- фәрзәнденең,- Солтаны-Әбрар.Бере улдыр ки, яхшы исем куйгай, Бере улдыр - сабак укырга биргәй. Бере улдыр - качан ки балигъ улса, Аны өйләндерә, гәр кадир улса. +Хикәяте Галкумә Әнәс бине Малик әйләп риваять, Кылыпдыр һәм алар мондаг хикәят: - Ишетеңнәр, Рәсүлуллаһ заманы Бар ирде бер егет, кем, нүв бәһари. Кылыр ирде намазы биниһаять, Ходаның каһредин куркып бигаять. Гаҗәеп нүв җәвани парсайи, Аты Галкумә ирде, хуш рәсаи. Ки бер көн ул җәван мәрд булды наһуш, Гәһи һушыда булды, гәһ биһуш. Хатыны кәлде пәйгамбәр кашыга, Булып һул пәйе та сәр күз яшега. Диде егълап: - Айа Солтаны-Әбрар, Булыптыр Галкумә күп сәхте бимар. Йитептер һәм янә хәле вирер җан, Йибарең бер кеше та әйтсен иман. Пәйгамбәр әйде: - Йа Гомәр вә Солтан, Икәү барып укыңнар аңа иман. Ул икесе барып әйтделәр иман, Аңа үгрәтделәр чәндин вә чәндан. Янып хәзрәт кашыга кәлде бунлар: - Теле иманга килмәйдер,- диделәр. Рәсүлулаһ диде: - Имде барыңнар, Ата-анасыны чарлап килеңнәр! Барып, ата-анасын чарладылар, Рәсүлуллаһ кашыга килде анлар. Анасыга диделәр: - И зәгыйфә, Сәңа биргәй Хода җәннәт вазыйфа. Кил, имде сән бу углыңдин риза бул, Гөнаһындин кичебән, ашена бул. Алар еглап диде: - Солтаны-Әбрар, Бирептер углымыз күп безгә азар, Хода бизаренә без бизар андин, Кичеп ике җиһанда углымыздин. Диделәр: - Безнең мондаг углымыз юк, Моның дик һич угыл тотканымыз юк! - Риза бул, - диделәр та иртәдин кич, Риза булмай углыдин алар һич. Рәсүлуллаһ диделәр: - Йа Билали, Утын җәмгыйт,- диделәр,- ошбу хәли. Тотып Галкумәне - утка салалың, Җәзасын ошбу дөньяда бирәлең! Анасы әйде, кем: - Утка салырга Риза ирмәсмез - аны яндырырга! Диделәр әнбияләрнең хатиме, Сачибан агзыдин дөррейәтиме: - Җәзасыдыр аның, кем, утка салмак, Газабы Ахирәт мондин катигърак. Ата-анасыны кем разый кылмас, Ходаем ул колыдин разый ирмәс. Вә һәм үз хәленә куймай анасын, Кәтерде углының кылган җәзасын. Анасы әйде: - Булыңнар гүаһи, Ризамын, кылса углым һәр гөнаһи. Ходаның хакы - пәйгамбәр хакыда, Һәммә торган сәхабәләр хакыда. Кылыптыр һәр гөнаһ углым - кичердем, Күңелдин кинәсене бән очырдым. Рәсүлуллаһның күңеле шат булды, Билалны ул заманы фөрйад кылды. Диделәр: - Имде баргыл, әйгыл иман Дигел, булсын гөнаһындин пошиман. Бәсөргать бардылар ул дәм Билали, Йитәр-йитмәсдә сәхабәләр һилалы, Җавап үзегә-үзе әйде иман, Кылубән хәтме "Йә-син", бирде ул җан. Сәхабәләр җыелып килде дәр хәл, Йуып, үтәп намазын, күмде фил-хәл. Янә әйде Рәсүлуллаһы ник мәнзар, Сачып ширин ләбедин дөррү-гәүһәр: - Ата-анасыга кем кылса хезмәт, Аны илтәр,- диде,- иман сәламәт! +Дәрбәяне хаккы һәмсайн Сәхабәләр җыелып җәмигъ булды, Рәсүле-галәмин алдыга кәлде. Барысы сорды һәмсайн хакыдин, Мөхәммәд Мостафа сәхиб тәкыйдин. Аларга әйде ул шаһи мөкәррәм, Рәсүл - Хак чырагы һәр ду галәм: - Теләсә кариз, әгәр булса - биреңнәр, Әлем тартса, аның хәлен сорыңнар. Кәсәл улса әгәр әйләң нәсыйхәт, Сорың әхвәлене тапканча сихәт. Бу сүзләрне бәҗай килтерсә һәркем, Котылгучы хак һәмсайидин ул кем. Белеңнәр, кунышында, и яр, Аларның бередә түрт хакы бар. Бохиллек бер-берегә кылмагайлар, Янә дөшнам шикаять кылмагайлар. Тамәгъ әйләп, гадавәт кылмагай һич, Ни кылса бер-берен иртә вә кич. Бере-берегә һәркөн гозер кылгае, Яманлык кылса һәркем, сабыр кылгае. Белең, һәмшәи әгәр булса фасыйк, Аның һич хакы юктыр, и халаикъ. Аның кем, булса һәргиз салаты, Ходадин курыкмаса, илдин ояты - Аның һич хакы юктыр сездә, и яр, Кичереп йибарың зинһару-зинһар. Диделәр, бинамаздин Тәңре бизәр, Мәләикләр, нәбиләр - барча бизәр. Ки бер көн бар иде, Солтаны-Галәм Һәммә яраннарыга әйде ул дәм. Диделәр: - Бинамазга беркем ирсә, Аның бер сәһл эшегә ярый боерса. Мәнем берлә тәмамы әнбийайи Табар ул катил кылганның гөнаһи. Янә әйде: - Аңа кем бирсә җамә, Кара булгай аңа әгъмале намә. Анасын мең мөрәттип, и бөрадәр, Зина кылган берлән булгай бәрабәр. Бирер кем, бинамазә кәссәи-аб, Аны кем, тәшнәлекдин кылса сирап. Ки кылган булгай ул йөз Кәгъбә вәйран, Гөнаһы бигиддәт тапгай ул инсан. Илаһи, бинамазлекдин әман ит, Гыйбадәт юлыга безне рәван ит. Хикәяте фи хаккы бинамаз Хәбәрдә килтерепдерләр бу сүзне, Салыңдырлар, ки бу сүзең ичрә күзне. Сәфәр кылды бинагәһ шихе Басри, Ки бер җанәпкә ул Солтаны-Гасри. Барырда юл белән шихе-мөкәррәм, Юлыкты бер дирәхте сәбзе хөррәм. Барып торды аларның пайәседә , Тәваккуф әйләп әндәк сайәседә. Һавадин нагәһан бер кош иңде, Кәлеп, шахы-дирәхте өстегә кунды. Аяк йиткәч, ушал шахы корыды, Очып андин, дигәр шахыга кунды. Ки һәр шах үзә тигде пай кәнҗешәк, Чул-кыйсса тәмамын әйләде хашәнк. Кылып китте ушал кош баз таййәран, Күреп ших ошбу эшне - булды хәйран. Догага кул ачып кылды мөнәҗәт, Диде: - И Халикы арду-сәмават, Ушал җанвар бу шахлар үзрә йөрде, Сәбәп нидер, дирәхтнең шахы корды? Нида кәлде ки һатифдин ушал хәл, Диде: - И шәех, имде сән колак сал! Дирәхт үзрә ушал кош кунды-кәтте, Күрепсән: җөмлә шахыны корытты. Кунып ирде кабре бинамазә , Гыйбадәт кылмаган бер җормы-сазә. Торап андин аягыга япышты, Очып андин, дирәхт өстегә төште. Дирәхтенең шахы үзрә йөреде, Аягы шомлыгыдин шах корыды. Айа мөэминә, и пакизә диннәр, Бу сүзне ишетеп гыйбрәт алыңнар. Күрең, шомлыгыдин пае кәнҗешәк, Дирәхте сизә хөррәмне кылып хәшәнк. Җавабын әйтмәгез, бирсә сәламе, Аның шомдыр, белең, сәүти-кәламе. Тәгамен йиймаңызлар, үлсәңез ач, Нагәһ алдыңа килсә, кош булып кач. Йийгын туй ичрә бирмәңез аңа аш, Аны куалап йибарең - атып таш. Үтәр булсаң кашыдин, күз йомыр үт, Кашыңа килсә, йөзеңә кулың тот. Әгәр булса кәсил, алдыга бармаң, Нәчек сән дип аның хәлене сормаң. Итәге гәрдедин йокса, юарсыз, Әгәр үлсә, җеназа кылмагай��ыз. Китап һәм хиседә ошбу сүз бар, Хәдис әйтеп торыр Солтаны-Әбрар. Бирер кыз бинамазә мәрде кабил , Булыр һәр рузы ләгънәт аңа назил. Димәң сез бинамаз әһлене шәрдер, Белең - ит, бәлки илдин һәм бәтәрдер. Янә дөшнам әйләп димәгел харь, Сәңа харь бинамаздин анча биһтәр. Юудин булды үлек димә таза, Җеназага салып кылмаң җеназа. Моның дик кылың, и мәрде бадәррәк, Юган берлә булырмы җисме ит пакь? Белең, юк ит-ишәкнең газабы, Янә юктыр гөнаһ берлә савабы. Дир ирмеш, бинамазны кылмагыл баз, Аның дик әйтмәгел - шомы гөнаһсаз. Пәнаһ эстәрсә Хакдин хару-туңгыз, Ни хаҗәттер, бәян итсәм дигәр сүз. Хәбәрдә әйтделәр: - Көннәрдә бер көн Ки бер әгъраби килде, диде порхун. Сөаль итте Рәсүле-галәминдин, Ду галәм сәиде пакизә диндин: - Нәчә көн булды вакты рузкәрем, Китептер, булды мөшкәле кәрбарым. Гыйлаҗемны таба алмасмын, айа шаһ, Кылың тәфсирене сез мәңа агәһ. Диде аңа Рәсүл - Галиүл-өммәт, Шәфигыль-мөзнәбин рузы Кыямәт: - Мәгәр булгай өеңдә бинамази, Аның шомы кылыр ризкыңны ази. Диде әгъраби: - И Садре ду галәм, Ирерсез сәрвәре әүладе адәм. Зәнү-фәрзәндем ирмеш пәнҗе вакты Мәнем өемдә юктыр фәскырак ни. Килеп ирдеке бер кичә ки миһман, Аның алдыга куйдым аш вә һәм нан. Йийгәч ятты укымай шаму-хәфтән, Укымастыр, дидем, юл рәнҗе берлән. Бер абдәсте кашында тула суны Куеп яттым, куеп кылгай возуны. Торып иртә илән, юлга керидер, Нәчек куйган суым - андаг торыптыр. Ушал кәс бинамаз икән, айа шаһ, Булып ирдем аңа бер кичә һәмраһ. Рәсүлуллаһ диде: - Ултырма, барыл, Тәмаме өең эчен җаруп оргыл. Өеңдә һәр ни йийарың, кылгыл әфшан, Йийнадик вә табакны әйлә катран. Өегә барды әгъраби ушал хәл, Рәсүлуллаһ сүзенчә кылды дәрхәл. Ушал дәм булды аңа бәхет яры, Хуш үтте нәчә көннәр рузыкәре. Бәрәкәт, рәхәт берлән тулды өе, Борынгыдин зыядә булды куе. Белеңнәр, бинамаз шуның шомыдыр, Күреп вәйранәсен - ул юамидыр. Ки бер кичә кунып киткәнчә, и яр, Аның шомы кылыптыр өене мордар. Хәбәрдә әйделәр кем, бер җәвани Бар иде, хуш сөхне ширин зөбани. Юк ирер хөснегә һич хәддү-тәгъриф, Аны андак сыйфат кылды Мәгариф. Йөзене күрсәләр һәркем, ки аны Дир ирде: - Йосыфы Садыйкы сани! Анасы һәм аңа ашүфтә ирде, Йөрәктә дәрде гыйшык нәһөфтә ирде. Ичеп килде ки бер көн углы бадә, Күрәр кем, мәст ирер бихәд зийадә. Аңа гыйшкы-мәхәббәт рузы кылды, Һаваи нәфәс аны рәнҗер кылды. Кубып ул дәм, ләбасе таза киде, Яшерен углының куйныга керде. Аңа зәукы җәвани кәлде галиб, Икәүләп булдылар сөхбәткә талип. Булып ирде ул дәм фәригыкәр, Күреп ул дәм анасын, булды һушйар. Үзен йиргә орып ул налә кылды , Күзенең яшене чөн җалә кылды. Йөгереп кәлде Хәзрәтнең кашыга, Булып һәвәлпай тәэсир күз яшега. Даре мәҗидкә кәлде, егылды зар, Башын йиргә орыбән кылды әфгәр. Ушал дәм: - Йа Рәсүлүллаһ,- дип кылды чөн зар,Килепдер даргәһыңа бер гөнаһкәр, Нә күз берлән сәнең йөзең күраин, Нә тел берлән сәңа гарзем кылаин? - Дибан фөрйад әйләеп кылды зари, Түгеп яше җәвани нәү бәһари. Намаздин фәригъ ирде җөмлә әсхаб, Кылып ирде Рәсүл һәм пөшт бә михрап. Кылыр ирде сәхабәләргә хәзрәт Укып аять-хәдис, пәндү-нәсыйхәт. Даре мәсҗидтә егълайдыр бер адәм, Ишетеп сүвтене Солтаны-Галәм, Ишеккә чыктылар ул дәм бәсөргать , Сәхабәләр белән Бәхре-шәфагать. Күрә, кем, бер егет зар-зар егълап Ятыбан башыны туфракга болгап, Диделәр: - И егет, сәңа нә булды? Нәчек гамьне Ходаем сәңа салды? Җәван ул дәмдә егълап башлады зар, Орып үзене йиргә, кылды инкарь. Диде егълап: - Айа Солтаны-сәрмәнд, Мәнем дик булмагай мәхлук арабәд. Кылыпдырмын бу көн җормы газыйми, Төшепдер башыма әмре-Газыйми. Бәян итте анасының эшене, Түгеп чөн ир нисане күз яшене. Диделәр: - И егет, будыр сәһлекәр, Кичәр сәндин хатаи сәһве Җәббар. Ки мән куркып әйдәм: гамьдә намазың Кылып сән тәрк кылмае ихтыярың. Кеше тәрк әйләсә гамьдә салатын, Бозып әмре Ходайа биниязын, +Анасын Мәккәтуллаһның эчендә +Мөбарәк Хаҗар Әсвадның катында +Зина кылган булыр һәфтады дубар! - +Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар. Калә ән-нәби галәйһис-сәлам: "Мин тәрәкәс-салати гамьдәфкә намазинә мәга өммәһи фил-Кәгъбәти әснанин вә сәбгуниә мәрт!" +Имамы әһле сөннәт шихе Боһлул, +Догасы Тәңре даргәһедә мәкъбул. +Ки беркөн бардылар сәви гүристан, +Үлекләргә дога кылды ушал ан. +Йөреп җәмигъ итделәр берничә кәллә, +Торып ирде, кәлеп халык мәхәллә. +Ки һәр кәллә колагыга ших үтте, +Ших үткән кәлләне алдыга куйды. +Ки һәр кәллә колагыга ших үтмәс, +Аны ташлап йәрак алдыда куймас. +Мәхәллә халкы әйделәр: - Айа пир, +Бәян әйлә бу серне безгә бербер! +Нидин кәллә колагыга ших ордың, +Берен ташлап, берен алдыңа куйдың? +Аларга әйде ул шихе замана: +- Ишетеңнәр сүземе янә-янә. +Бу башларны колагыга ших үткән, +Нәсыйхәтне колагы үзрә тоткан. Болар мәңа якын - Хакга якындыр, Бары рузы Кыямәт бихәзиндер. Хәтәрләрдин үтәр булгай сәламәт, Хода биргәй барыга хуру-җәннәт. Ушал башларга ки ших үтмәгәндер, Нәсыйхәтне колакга тотмагандыр. Алар мәндин ерак һәм Хакга айраг, Кыямәт көн булырлар хәсрәтү-даг. Алар булгай сәзаваре җәһәннәм, Җәһәннәмдә күрәрләр йөз төмән гамь. Нәсыйхәт фил-мәсәл чөн аһәниндыр, Колакга алмаган Таң ла хәзиндер. Нәсыйхәт мәрдәләрне мәрд әйләр Вә ли намәрдәләрне мордә әйләр. Аларга кыл, нәсыйхәт булса андәк, Белер аны надан кәтәх зарбе кәлтәк. Алыр дана нәсыйхәтне бәһре кәйф, Корыг тамга нәсыйхәт әйләмәк хәйф. Әзәлдә булса кем бигакыл вә надан, Нәсыйхәт әйләсәң, булыр гөризан. Нәсыйхәтне ишетмәс мәрде җәһил - Кара ташка нәсыйхәтдин нә хасил. Нәсыйхәт кылды мең ел каумега Нух, Аларга бабы дин булмады мәфтүх. Рәсүлүллаһ ирер кем - һадие халкъ, Алар кылган ирер көфр ишеген галкъ. Тофиледин аның Халлакы мәгъбүд, Зәминү-асманыны кылды мәүҗүд. Зәваль таба харе җөмлә җаны бар, Яратылды тофиле Шаһы Әбрар. Ләһәб берлә Әбу-Талип ике пир - Ушандак ир сүзе итмәде тәэсир. Әзәлдә кемне кылса Тәңре гөмраһ, Барының сүзләредер һич юк әшбаһ. Ки йөз мең тәрбиял��рне кылырсыз, Дирхәде бид бирмәс мәйвә һәр гиз. Риваять әйләде Әбу-Һәрирә, Ризаллаһ ганһе, коддәссәриррә. Килеп беркөн Рәсүле-галәминдин, Ушал дәм сәиде Мәүләе диндин. Мәдинә халкының җөмлә зәнани, Сорадылар Рәсүлдин ул замани. Диделәр: - Ир хакы бездә ни микъдар? Бәян әйләң, айа Солтаны-Әбрар! Аларга әйде ул Шаһы шөҗагать, Сачепдер агзыдин дәрьяи-рәхмәт. - Ирене риза кылмаса каю зән, Керер,- дип әйделәр,- дузахга ул зән. Әгәр акса иренең борныдин кан, Теле берлән яласа зән ушал ан, Әда булмас моның дик кылса хезмәт, Белен, ундин бере, и әһле-өммәт. Диделәр кем, каю хатын саба-йүм, Ирендин бииҗазәт тотсалар сәвм. Иренең булмаса аңа ризасы, Кабул булмас аның тоткан рузасы. Каю хатын ирене разый кылса, Аның алдыда дадәк дик йөгерсә, Булыр андаг хатынның урны җәннәт, Күрәр җәннәт эчендә анча рәхәт. Хатыныга куеп гаеп ире орса, Арага кермәңез, үлгәнчә орса. Әгәр хатын иредин һәр нәмәрсә Иҗазәтсез гидага хәер кылса, Савабы иргә булгай мәръәбикәр, Булыр биргәнедин артык гөнаһкәр. Сорагсыз иредин һәр йиргә барса, Ата-анасының өегә барса, Чыгып барса иредин бииҗазәт, Мәләикләр итәрләр аңа ләгънәт. Ки сездәен хатыннар рузы-Мәхшәр Намаздин соргай әүвәл,- дип пәйгамбәр,Ки андин соң сорар ирде хакыдин, Чу һәргиз кылмаңыз кәре шәкыйдин. Намаз әйләп кылың ихласы тагать, Тотып руза, кылың Хакга гыйбадәт. Зина әйләп кешегә бакмаңызлар, Үзеңезне тәмугга якмаңызлар. Ходаның рәхмәтендин әйләң өмид, Шайәд иткәй Ходаем сезне җаумид. Бу дөньяда кем, зинһару-зинһар, Риза кылсын ирене һәр хатыннар. Замана хатыны, сезгә нәсыйхәт: Иреңезне кылыңлар яхшы гыйззәт. Кылып разый, ирегездин кичеп хак, Йөзеңез булгучы Мәхшәрдә рәүнак. Пимбәр дәүредә бар ирде бер зән, Нәчә көндин кинә улды ушал зән. Анасы ул хатынның төш күрепдер, Кызының башыда утлар яныпдыр. Булыпдыр һәм аның агзы тулы кан, Кулы зынҗыры атәш илә пәйман. Еланнар имчәгегә чормашыпдыр, Ана күреп кызы хәлен сорапдыр. Кызы әйде: - И гамьхарә анам сән, Ишеткел хәлү-дәртем әйтәим мән. Бу ут үзрә көядер, и ана, баш, Кылыр ирдем иремнең серене фаш. Аның өчен башыма ут якарлар, Салып утка, башымны яндырарлар. Салыптыр илкемә утлыг сәласел, Моның серене әйтәем, анам, бел. Айа ана, иремдин мән бирөхсә Бирер ирдем кешегә һәр нәмәрсә. Кулым зынҗыры утлыг берлә баглыг, Аның өчен газабымдыр нә чаклыг? Аякымда нитәй утлыг кәшан бар, Ишет, әйтәй, ана,- дип егълады зар. Иремдин бииҗазә кичә вә күй Барыр ирдем газага булса йә туй. Еланнар чормашыпдыр имчәкемгә, Чакып, зәһрен салыпдыр күкрәгемгә. Иремдин бииҗазә барыр ирдем, Алып һәркем баласын имзер ирдем. Аның өчен чагадыр синеме мар, Газабы марыдин йиңел ирер нар. Айа, мадәр, ирер агзым тула кан, Сүгеп сүзләп идем иремне фәрман. Шуның өчен агзымдыр тулы хун, Газабым бу тарика булды әфзун. Җәкәрбәндем, анам, ултырма, баргыл, Пәйгамбәргә бәнем хәлемне әйгыл. Алар ирер шәфагать хаһе өммәт, Гөнаһымны тәлап кылгай шәфагат��. Диде ирсә, анасы булды бидар , Башын йиргә орып күп егълады зар. Йөгреп килде Хәзрәтенең кашыга, Булып һүвел пай та сәр күз йәшыга. Ушал дәм диде: - И Шаһы-җиһаным, Фида булсын сәңа бу малу-җаным. Кызын төштә күргәнне кылды тәкърир, Бәян әйләп у тәэзйе, бирде тәхрир. Ушалы дәмдә Рәсүл ба мәлахәт Йибәрделәр ирегә кәсе-бәсөргать. Барып, чарлап ирен килтерделәр тиз, Рәсүлуллаһ аңа кылды шөкре риз. Ирегә кылдылар чәндан нәсыйхәт, Тәмәллук әйләбән Дәрьяи-рәхмәт. Диделәр: - Хатыныңдин разый булгыл, Безнең өчен годавәнен кичергел. Ире әйде: - Айа Солтаны-Галәм, Ирерсез сәрвәре әүлады адәм. Башыңыздин булаен мәне тәсдикъ, Мәңа күп кылмаңыз имде тәмәллук. Мәнем хәлем харап иткәй ушал зән, Хода бизәр вә сез бизәре аннан. Мәнем һәргиз аның дик хатыным юк, Аның дик хатын аслан күргәнем юк. Янә кылды тәмәллук аңа бисйар: - Гөнаһыны кичер,- дип Шаһи-Әбрар.Ходаның берлегенең хөрмәтедин, Җәмигы әнбияләр хөрмәтедин. Кил имде, сән хатыныңдин риза бул, Мәнем өчен годавәндин җөда бул. Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар, Ире бичара булып кичте начар. Икәвене Ходаем рәхмәт әйтте, Ушал дәмдә карибе җәннәт итте. Янә кичәсе төш күрде анасы, Кызын җәннәттә күрде чөн анасы. Янә хурлар белән әйләп фәрагать, Булып аңа мөйәссәр бәхтү-дәүләт. Анасыга диде: - Зинһару-зинһар, Мәнем хәлемне айгыл һәр хатын бар. Алар мәндин ишетеп гыйбрәт алсын, Бәсәд, зинһар, ирене разый кылсын. Анасы ул дәм ойкыдин уянды, Кызының хәлене күреп куанды. Янә әйде ушал Солтаны-Әбрар, Хатыннарның иредә биш хакы бар. Бере улдыр - аңа иману-сәлам Ки үгрәткәй, диделәр, и никү-нам. Янә икенче - тәртибе тәһарәт Һәм үгрәткәй аңа гослү-җәнабәт. Намаз үгрәткәй, ул зән булса гамми, Табып биргәй хәләлү пакъ тәгами. Аның гайбене белмәй, и никү-нам, Янә кылмаң ки на мәшругы дөшнам.5 Хәләллек берлә булса ир вә хатын, Савабыдыр аның ун меңдин әфзун. Ходаем, рәхмәт әйләп икесене, Бирер Мәхшәрдә уңдин намәсене. Хыянәтсез кае ихлас булан зән - Йөрсә даимән ир әмере белән. Бу хатыннарга һич сүз килмәгәй раст, Кылыр һәркөндә шүвһәрне дәрхаст. Замана хатынының яхшысы аз, Җиһан хали имәсдер булса һәм шаз. Илаһи, җөмлә колга биргел инсаф, Яман эшдин аларны әйләгел саф. +Хикәят. Чагыр эчмәкнең зарарлары бәянендә Кылыптыр хәзрәте Сәлман риваять, Пәйгамбәрдин ушал - Кәне-мәлахәт. Ки беркөн хәзрәте Сәлман риваять, Сачеп ширин ләбедин гәүһәри пакь, Диделәр: - Бер гөруһ җәннәткә кермәс, Аларга нигъмәте-җәннәт бирелмәс. Алар дик адәмидин Тәңре бизәр, Мәләикләр, нәбиләр - барча бизәр. Чагыр эчмәклекдин һәм сатардин, Ата берлә ананы агр-итәрдин. Дилү-җаның белән гәр тәүбә кылсаң, Бу гәрдар бәндеңдин имде янсаң, Ки шаять рәхмәт әйләп Хак тәгалә, Гата кылгай сәңа фирдүсе-әгъла. Янә әйде Рәсүл ба шәрафәт Сәхабәләрга ул - Бәхре шәфагать. Кешене һәр нәмәрсә мәсте кылса, Хәрам ирмеш аны һәркайсы белсә. Пәшигмәст дөкәнендә булса һәм хам, Хәрам белгел аны и хас, и гамь. Сәхабәләр диде: - И Шаһи-Галәм, Бәян әйләң, алардыр кайсы адәм? Рәсүле-галәмин әйде ушал хәл, Мөбарәк ләбләредин түктеләр бал. - Чагыр эчеп янә саткучыларны, Ата-анасын агырткучыларны. Болар күрмәс,- диделәр,- рәва җәннәт, Рәсүле Хак шәфагать, Хаһе-өммәт. Нәчә көнлек үтәр дөньяда, и яр, Чагыр эчеп вәлидине кылмаң азар. Ата-анасыны кем агыртыпдыр, Ходаның рәхмәтендин бинасыйптыр. Аларның атыны бел, и бөрадәр, Йийгәй мару-чаяннар рузы-Мәхшәр. Аның сасылыгындин халкы Мәхшәр Чыдай алмае аһу-аһ итәрләр. Кешенең эше булса чагыр хар, Ата-анасыны һәм кылса азар. Аңа кыз бирмәңез, зинһару-зинһар, Аның дик адәмидин Тәңре бизәр. Янә әйде ушал Һәмразы мәхбүб: - Зәбур, Форканда күрдем,- диде,- мәктүп, Янә Инҗил вә Тәүрат эчрә, и яр, Бетеклек,- диделәр Солтаны-Әбрар. - Форушында-хорушында,- диде Хәзрәт,Ата-анасыны агыриткән өммәт, Алар һәргиз биһишт дидары күрмәс, Аларга нигъмәте җәннәт бирелмәс. Хәрамлыгыга һич юктыр гөманы, Хәләл дигән кешенең юк иманы. Мәңа әйде,- диде,- Җәбраил раһбәр, Бетеклек ләүхедә күрдем, диделәр. Чагыр эчир Фиргавен вә Нәмруд, Янә Шедад илә Шәйтаны-Мәрбуд. Гөнаһыдыр болар берлә бәрабәр, Болар Таң ла бары дузахга керәр. Тәкый әйде Рәсүле сәрвәре дин: - Ишеттем,- диделәр,- мән Җәбраилдән. Бу сүзгә кылмаңыз шик вә гөмани, Алар китте җиһандин биимани. Ходадин булмаса һәркемне биме, Ичәр Таң ла алар хун илә риме. Тәгамедер аларның зәһре-Заккум, Кылыр атәш дузахыны мөттәгум. Чагыр эчеп гыйбадәт кылса мәрдүм, Савабыдин булыр әлбәттә мәхрүм. Ходайа, җөмләгә тәүбә насыйп ит, Биреп инсаф, тагатькә карип ит. Хәбәрдә әйделәр ошбу сөхнедин , Ишетеп мән бер пире көһнедин. Барырда хәзрәте Гайсә, бинагәһ Юлыкты бер гүристанига ул шаһ. Доганы кылдылар Гайсә мөҗәррәд, Гүристан әһлега ул мәрде ба дәрд. Күрәр бер кабердин, кем чыкар дуд, Ушал гүрнең кашыга бардылар зуд. Эчедер туп-тулыг аның доханга, Чыкар дуды дәмадәме асманга. Кылыр ул кабер иясе налә вә зур, Булыпдыр ике кулы гаркаи нар. Бу серне күрде Гайсә ибне Мәрьям, Илик ачып дога кылдылар ул дәм. Диде: - И Халикы хәййе тәванә, Беләй бу серне кылгып мәңа әфша. Ушал дәмдә һатифдин кәлде бер сәвт: - Моңа әйтсен бу серне, сорагыл, мит. Янә кылды дога Гайсә ибне Мәрьям, Диде: - И падишаһы җөмләи галәм. Бу хаҗәтемне имде сән рәва кыл , Яңадин бу үлеккә җан гата кыл. Аның берлә терелсен, сүзләшәин, Нәчек сердер, мәңа әйтсен, беләин. Янә кодрәт белән Тәңре тәгалә, Заман үтмәй үлекне кылды әхйа. Ярылды гүр, күтәрде бул үлек баш, Сәлам бирде Мәсихайә түгеп яшь. Сәлам әйтеп, сәламенә ушал шаһ, Ки андин сордылар ул Һадийе-раһ: - Ничек адәм булырсән?- диде ул дәм,Бу яңлыг тартадырсән михнәтү-гамь. Әйтер идең,- диде,- халкы җиһанга, Гүрең нидин тулыпдыр бу доханга? Көяр ике кулың нары-харикъга, Кылып сән хедмәт бәдәнән-фәрикъга. Бу сүздин яшь акызып егълады зар, Диде ул: - И айа, Солтаны-Әбрар. Мән ирдем халкы ара мәшһүр заһид, Мөрәттип җан идем лалаи габид. Кичә каим идем, көндездә - саим, Кылыр ирдем нәсыйхәт илгә даим. Бар ирде бер егет һәмсайе булган, Моңа хедмәт кылып булгандыр, и җан! Өемдин өегә рузынча куйдым, Тәгамьгә аңа андин бирер идем. Бирер ирдем ушал рузанәдин аш, Тәмәке тартыр ирде мәрдедүн кәс. Газап әйләп мәңа Тәңре тәгалә, Ушал атәш төтене кылды һәмра. Яман искә бөрадәр бирмә яры, Әгәр чәндигә булса сәһле кәре. Дәвамәт әйләсәң бу эшкә вафир, Булыр җормы кәбирә, и мөсафир. Газизләрдин ишеттем, "Кәнзел-Әбрар" Китабында, диделәр, ошбу сүз бар. Ушал көн булса, диделәр, Кыямәт, Мөселманнар күрәрләр руи-җәннәт. "Сөббухел-Коддүс" атлыг бер мәкән бар, Кунак иве Ходаемның ушал дар. Һәммә мөэмин колыны анда чарлап , Бирер әнгамьнәре йөз мең агырап. Күтәреп пәрдәне Тәңре тәгалә, Җамалын күрсәтер анда бер әгъла. Тәмам күшке арага дүде-пәйда Булып, күрмәс җамалы Хак тәгалә. Җамалы Алаһдин мәхрүм булмаг - Булырмы мондин артык хәсрәте-даг. Кылырыда барчаи максуд, и шам, Нә хәсрәттер илкедин төшсә ашам, Моның дик әйделәр мәрде хирәдмәнд, Кылып чындин дәлилләр әйләде пәнд. Риваять әйләделәр Ибне-Габбас, Рәсүле-галәминдин беһтари нас.12 Рәсүлуллаһ ирер галәмга һади, Кылыр өммәтләрен Мәхшәрдә шади. Диде: - Егъласа һәр гөмраһы өммәт, Күңелгә килтереп вә һәм Кыямәт, Аның җае,- диде,- җәннәттә булгай, Һәмишә гыйшрәтү-рәхәттә булгай. Янә әйде ушал Солтаны-гадил : - Барыр,- диде,- тәмугга бер гөруһ ил. Бересе - падишаһы залим улгай, Икенчесе - тәкәббер галим улгай. Ике мөэмин орышып бер-беренә, Гадавәтлек кылубән тотса кинә, Булыр хаҗи тәмугга,- диде Әхмәт, Моның дик диделәр Солтаны-сәрмәнд. Янә әйде ду галәм пишәвасе, Тәмаме халкы-галәмнең сәрасе. Диде: - Өч таифәнең урыны - җәннәт, Ки анларга йагар бараны рәхмәт. Бересе - ба гамәл мөллайе дана, Береседер - шәһидләр булса әгъла. Бересе заһиди кем, бирибадыр, Аның туфрагы күзгә тутыядыр. Барыр җәннәткә бер бүлек халаикъ,Бәшарәт бирделәр Солтаны-Садыйк.Кешенең заһирыда гаеп булса, Вәләкин батыйныда раст булса. Туны ертык булыр, кәфше - ямаглыг, Янә ачлыкны тартыр ул ни чаклыг. Фәкыйрь мескен белә булгучы һәмдәм, Үзен чубид тоткае ул кеше кем. Бу таифә халаикъларны Таң ла Булыр мәртәбәсе барыдин әгъла. Аларның җаены, белгел, биһиштә, Тамашагәһ булгай фәүкы-гарешдә. Ходага кол Мөхәммәд өммәте сән, Кыямәт көн өмиде шәфкате сән. Үзе гайбеңне бу көн сән үзең бел, Сәнең булгай морадың Таң ла хасил. Диделәр: - Һәр кешедә булса идрәк, Дәвамат холкыны тотса кирәк пакь. Нәсыйхәт ишетеп, и гафил адәм, Үзеңне әйләгел һәр шәйедин кәм. Кешенең гайбе булса, көлмә, зинһар, Сәнең гайбеңә һәм көлгүчеләр бар. Хода бигайп ирер, бел, и мөселман, Булыр мәхлукында күп гаебү-ноксан. Тәкәббер әйләмәк кәрдаре бәдшом , Тәкәббердин Газазил булды мәрҗум. Калил тотты үзене җөмләдин Хакь. Ки андин булды пәйда нигъмәте пакь. Бөләнди тотты үзен тирәк һәмишә, Башыдин китмәй аның аләт тишә. ҺӨВӘЙДА, чөн дирәхте ба сәмәр бул, Һәмишә сәрнигүн дүр аз кәбәр бул. Дирәх��е кәч булыр булса, йабе бар, Җәзасын тәбәр берлә бирер нар. Шаҗар шахы булыр хам, булса пәр юк - Булыр ул багбанга күп сөенчек. Җөда булгай ушал дәм нәзде сарраф Сәрә берлә бәҗек, и мәрде дил саф. Имәс мәгълүм каю зәрдер, каю кум, Булыр сәнең мәхәк алдыга мәгълүм. +Риваять. +Ялганчылар бәянендә Риваять әйләде Әбу-Һәрирә Ризаллаһы ганһе, коддәссәриррә. Диде: - Сордым Рәсүл Җөзъе-вәкилдин, Залаләтләрга Һадийе сәбилдин. Дидем: - Һәр бәндә мөэмин әйсә ялган, Нәчек булгай мөкәфәте ул инсан. Алардин диделәр, Солтаны-Әбрар: - Һәммә кәррүбиййүн булгучы бизәр. Янә Мигъраҗ төне Солтаны-Мәгъсум Диделәр: - Бер гөруһ адәмне күрдем. Аларның сурәте манендә туңгыз, Булып дорыр тәмамысы кара йөз. Телен йилкәсегә тартып торарлар, Ки утлыг камчылар берлән орарлар. Диде: - Сордым ушал дәм Җәбраилдин,Бу торганнар каюдыр, кайсы илдин? Диде Җәбраил ул дәм: - И Мөхәммәд, Ирерсез җөмлә галәмга сәрмәнд. Боларның барчасы ялганчылардыр, Янә ялган гүаһлык биргүчеләрдер. Үзең фазлың белән кылмасаң асан , Ходавәндә, сүземез барча ялган. Мөселманлык калыбдыр мәхсе исме, Калыбдыр халкъ-ара тәкълиде рәхме. Дәрин вакты-заман, вә Аллаһы әгъләм, Халаикълар ичендә расткүй кәм,Диде пәйгамбәр Ахыры замана,Мөнафикъларда бардыр өч нишана. Бере улдыр - аңа куйсаң әманәт, Әманәткә кылыр даим хыянәт. Икенчесе - кылыр вәгъдәгә хилаф, Өченче - даимән сүзләгәе лаф. Диделәр: - Базы сәрәһең Кыямәт, Булыр,- дип,- ник бәхтәдә өч галамәт. Ки әүвәл - булмагай юлдаш явызга, Янә ялган сүз алмагай агызга. Өченчесе - булыр вәҗһесе хәндан, Ирер ошбу нишаны никү-бәхтан. Янә әйде Халаикъ-Әүвәлине , Тәмамы әнбияләрнең никине, Диде кем: - Тәүбә кылса алты эшне, Мәшәкатьсез алыр хуру-биһиштне. Бересе - кылмаса ул сүзне лафын, Икенче - кылмаса вәгъдә хилафын. Өченче - кылмаса аслан хыянәт, Янә дүртенче - ул кылмаса гайбәт. Бишенчесе - зинадин кылмаса ул, Ки алтынчы - вәлидин агритмәсә ул. Булыр,- диде Рәсүле ба кирамәт,Ки аның урыны әлбәттә җәннәт. Гамәлнең яхшысы, зинһар, и йар,Диде,- аз сүзләмәк,- Солтаны-Әбрар. Тын әйтер ки: -Кәм сүзләгел, и тел, Булыр йөз мең гөнаһлар сәндә хасил. Күрәрмен ике галәмдә бәлане, Сәнең өчен чикәрмен күп изаны! Янә кәм сүзләгел,- дип әйде Гомәр, Ки күп сүздин булыр пәйда, белең, шәр. Кеше күп сүзләсә, тартыр изаны, Ишетер халкъ-ара күп на сәзаны. Мөгазь бине Җәбәлдер нәзде Хәзрәт , Барып ирде ушал Кәне-сәгадәт. Васыять кылды Хәзрәт, сүзлә, дип, кәм, Телеңне халкъ-ара кыл, дип, мәхкәм. Кәраман-Кәтибин атлыг фәрештә Булыр телнең гөнаһыны нәвештә. Кыямәт көн бирер илкенгә аны, Телеңнең җормы бу дип, и фәлани. Кәраман-Кәтибин әйгай ушал дәм: - Нигә күп сүзләдеңнәр, гафил адәм? Колагыңны, ҺӨВӘЙДА, имде кәр кыл, Янә күп сүзләмәклекдин хәзәр кыл. Сәңа күп сүзләмәклекдин нә фаид? Булыр, күп сүзләсәң, гайбәткә фаид. Зарар булыр сәңа күп сүздә, зинһар, Йитәр күп сүзләсәң илдин сәңа гарь. +Риваять фи бәяне гайбәт Риваять кылды Әбу-Һәрирә, Раззалла��ү ганһе, коддәссәриррә. Диде: - Сордым Ходаның илчеседин, Кыямәт дәштенең юлбашчысыдин, Дидем, гайбәт каюдыр, и Шаһин-шаһ? Җавап әйде мәңа ул һадие раһ: - Кешенең гайбене йөзегә әйтсә, Чигәр булса иза ул кем ирсә - Булыр гайбәт,- диде Солтаны Афак, Моның җормы зинадин һәм бәтәррак. Бу сүзгә кылмаңыз шик вә гөман һәм, Намазу-руза булгучы бәрһәм. Каю гайбәт сүз әйтсә ул замана, Кубып киткел, кылып бер эш бәһанә. Булыр гайбәт - кәнендәгә кәбирә, Ишеткәнгә булыр җормы сәгыйрә. Ишетмәклек аны кәре-зыяндыр, Янә бөһтан ки гайбәтдин ямандыр. Береседер аның, и мәзһәбе киң, Анасыны зина кыглан белән тиң. Рәсүлуллаһ диде: - Кем кылса гайбәт, Булыр Мәхшәрдә мәхрүм шәфагать. Янә әйде Ходаемның Хәбибе - Гөнаһының дадыга хазикъ табибы: Бирер Мәхшәр көнне бәгъзе колыга Аның, кем, намәсене уң кулыга. Укып күрсә ушал бәндә китабын, Табыптыр заһиду-габид савабын. Дигәй ул бәндә: - И Пәрвардигәрем, Мәнем юк ирде мондаг яхшы кәрем. Үзеңдин булды охшар бу гыйнаять, Кылып сән Сәхибе җәүдү-сәхавәт. Ходаемдин нида килгәй ушал хәл, Дигәй: - И бәндә, таптың яхшы әгъмал. Сәне һәркайсы гайбәт әйләр ирде, Аның кылган савабы сәңа булды. Янә Мәхшәр көне бәгъзе колыга Бирер намәсене һәм сул кулыга. Укып белсә ушал дәм дәфтәрене, Хәҗаләтдин салыр ир ки сәрене. Нә руза, нә намаз, нә хәйре-тагать - Күрәр: намәсе ичрә юк гыйбадәт. Дигәйләр: - Кадира, Пәрвардигарә, Мәнем серем сәңадыр ашекәра. Кичә каим идем, көндездә - саим, Кылыр ирдем сәхавәт илгә даим. Бирер идем фәкыйрь-мескенгә җамә , Минем намәм имәс килгән бу намә. Нида килгәй Ходаемдин ушал хәл, Дигәй: - И бәндә, кылдың яхшы әгъмал. Мәшәкать тартар ирдең иртә вә кич, Кылып гайбәт - баруны әйләдең һич. Булыр шәрмәндә, башыны кылыр пәст, Нә сүд әйләргә, үтсә кәре аздәст. +Риваять фи бәяне зина Кылыпдарлар янә Габбас риваять, Ки бу сүзне ушал сәхиб сәгадәт. Диделәр: - Беркөн гүристан эчрә үттем, Рәсүлуллаһ белән һәмраһ, ишеттем. Сөаль иттем Рәсүле-галәминдин, Хәбибе Хак шаһы руйы зәминдин. Бу гүрләрнең газабын сәхет күрдем, Нәчек адәм икән бәдбәхет - күрдем. Ушал дәм шәрхе кылдылар пәйгамбәр, Сачып ширин ләбедин дөрре-гәүһәр. Алар әйде: - Бере - сүд алгучыдыр, Бере - дөньяда гайбәт кылгучыдыр. Зина берлән беренең гомре үткән, Ичеп буза бере - Хакны оныткан. "Гакаид нәзмы"дә мондаг риваять Булыптыр, белгел, и никү-сәгадәт. Диделәр: - Булса ул көн рузы-Мәхшәр, Күтәргәндә халаикъ кабредин сәр, Зина кылган хатын берлә риҗәлне Салырлар буенына зынҗыру-голне. Риҗәлнең буйныга зани нисаны, Куярлар мендереп ул көне аны. "Хакаикъ" нам китап ичрә бу сүз бар, Ишеткел, әйтәен, и никү-кәрдар. Мәләк тартканда ул сәгать сурыны, Бәреп чыкганда ил гүрлек гүрене, Буяңлыг булмагай, шәрмәндәлек һич, Зиначы, гакыл исәң, булмагыл һич. Зина - ризкыңа әйләр күп зинаны, Зиначы бапмас гомре җәвидани. Зина ике күзеңне хирә әйләр, Зина раушан күңелне тирә әйләр. Зина күтәһ кылыр сүзләр телеңне, Зина әйләр хәҗил халка илеңне. Зина кәре ил эчрә булса гәр фаш, Күмеп билдин, орарлар аңа ил таш. Зина кылган әгәр булса мөҗәррәд. Орарлар шәргы берлән аңа йөз хәд. Зина әйләп кулын багласа инсан, Ушал дидә үлеп китмәк нә яман. Зина рисва кылыр ике җиһанда, Зинагәр йөрмәгәй раһе-амандә. Бу эшләрдин кеше, кем, тәүбә кылмас, Алар аслан биһишт дидары күрмәс. Ки беркөн бәндәлекне шәех Басрый Бәҗай килтерделәр Солтаны-гасри, Үтеп ирде нәчә мөддәт, ничә ел, Хәсәннең кызыдин сорды килеп ил. Сорадылар ки: - Сезгә бу рәвешне Кем үгрәтте, моның дик холкы-хушны? Кызы әйде: - Анамыздин белепмез, Атамыз тәгълимен яхшы алыпмыз. Хикәят кылдылар ул дәм зәгыйфә, Диде: - Әйтәй, ишетең бу ләтыйфә, Барып ирдем атам алдыга рузы, Атамның бар ирде бер хубы кәнизе. Аның кулында бар ирде тимер ших, Тәнур эчигә салган торфә әсигъ. Бер энем бар иде бихәдде-зыядә, Аның хөснегә ирде ил пәяда. Атам-анам бигаяте дуст тотарды, Дилү-җаны белән аны сөярде. Ушал ших төште данәнең кулыдин - Энемнең буйныга бә ләма сәлкдин. Куеп ул җан, бә Хаккы тәслим кылды. Кәниз бичара хәүфедин екылды. Атам әйде ки: - Хәүф итмә, йа данә, Сәне азат кылдым инде ләлә. Кәнизәк ул заман азат булды, Аның күңле бигаять шат булды. Булыр яхшы холык ошбу рәвештә, Зыян кылмас аңа һәркайсы эштә. Зыян кылма зыян кылганга, зинһар, Будыр яхшы холык, белгел, айа яр! Җавап әйде сөале илгә кыз зуд, Халаикълар ушал дәм булды хөшнүд. Ходадин куркмаса һәркайсы инсан, Дисә булмас аны һәргиз мөселман. Диде пәйгамбәре ахырзаманә: - Мөселманлыкта бардыр өч нишанә. Бере - килгән бәлага сабыр кылгай, Икенчесе - казага разый булгай. Өченчесе - шакир Хак нигъмәтега, Аны лаек, дигел, бәндә атыга. Моның дик адәмига Хак тәгалә Гата кылгай аңа фирдүсе-әгъла. Берәү бар ирде пәйгамбәр заманы, Бер углы бар иде - зиба җәвани. Ата-угыл намазы ба җәмәгать - Укыр ирде рәсүл илә дәвамәт. Ки бер көн ул кешенең углы үлде, Яка ертып мөсыйбәт түнде китте. Аның кем, хәтере булды мөшәүвеш, Тулып углыга - булды күңеле риш. Пәришанлык белән егълап ушал кәс , Намазга нәчә көннәр улды килмәс. Карар ул кешене һәр көн пәйгамбәр, Күрер: намаз саф бә саф аз пай та сәр. Сәхабәләргә әйде ул замани: - Намазга нә өчен килмәс фәлани? Сәхабәләр диде: - Углы үлептер, Аның күңле никү-гамькин булыптыр. Бу сүзне ишетеп Шаһы замана, Аның өе сари булды рәванә. Сәхабәләр белән барып пәйгамбәр, Ушал кәс өегә Солтаны-Әбрар. Аны чарлап кашыга, күп нәсыйхәт Кылып ирде аңа Бәхре-шәфагать: - Ки углың үлгәнгә, и бөрадәр, Нигә хөшнүд булмас сән?- диделәр. Кыямәт көн терелсә җөмләи җан, Кылыр фәрзәндеңезгә Тәңре фәрман: - Биһишт җәвидан эчрә кереңнәр, Йөреп, яхшы фирагатьләр кылыңнар. Дигәй фәрзәндеңез Пәрвардигәрә : - Рәхимә мөгъфирәтлек Бер вә Бара, Ата берлә анадин элгәри без, Биһишт җәвиданга кермәгәйбез! Алар та күрмәенчә руи-җәннәт, Хәрам ирер аларсыз безгә, раст! Рәсүлдин ишетеп бу сүзне ул кәс, Ушал сәгать яшене әйләде пәс. Диделәр: - Пәс кыл��р кем күз яшене, Ходаем рәхмәт әйләр өч кешене. Ата берлән анасыны ушал дәм, Янә рәхмәт кылыр фәрзәндене һәм. Бу сүзгә кылса һәркем игътикады, Аңа бөстан ирер һәркайсы вады. Рәсүлуллаһ сүзене һәркаю нас, Ишетеп, җаны берлә кылса ихлас, Догасыны аның әйләр иҗабәт, Гата кылгай Ходаем хуру-җәннәт. Пәйгамбәрнең бар ирде бер угылы, Аты Ибраһим ирде нәү-нәһали. Аның хөсне иде Йосыфы-Сани - Табып ирде шәкәрдин катрә аби. Сәпәһри хөсән бер чәнди камәр вар, Тулыг айлап иде, бер маһы рухсар. Үлем гарәт кылыр җөмлә җиһанны, Кеше куймас, ни яхшы, ни яманны. Ки беркөн ул кадде сәрви рәвани Тигеп баде-әҗәл, кылды хозани. Әҗәл тигы белән сәрви сәнувбәр Килде, йирдә ятты сәрви нәвебәр. Рәсүлуллаһ, күреп, булды җәкәр хун, Акызып күзләредин әшк көлли көн. Хозан булды ушал дәм гончәи баг, Кеше юктыр үлемдин булмаган даг. Пәйгамбәрга диделәр җөмлә әсхаб: - Нә дип күздин түгәрсез әшке хунаб? Ки бездин мәнигъ кылыпсыз егълавыны, Үзеңез нигә егъларсыз, Нәгини? Ки безгә егъламакга бирмәеп раһ, Үзеңез нигә егъларсыз, айа Шаһ? Пәйгамбәр әйде: - Бәли, егъламак бар, Вә ли пәст егълаңыз, и җөмлә-әбрар. Будыр, зинһар, сезләргә нәсыйхәт, Ниһан егълагай сез, и әһле өммәт. Нәһан егълап ки күзедин түксә абы, Табар әһле сабырының савабы. Гомәр кылды ничә еллар гыйбадәт, Ходаның каһредин куркып бигаять. Рийазат тартыбән ул булды бимар, Ки бер көн килделәр Солтаны-Әбрар, - Айа Гомәр,- диделәр,- канча мөддәт Булыптыр тартасыз монча мәшәкать. Бу дөнья кәрегә мәшгуль имәссез, Озын төннәрдә ятып оемассыз? Гомәр әйде: - Айа Солтаны-Әбрар, Әгәре мән булмас һәр кичә бидар. Кичә-көндез Ходадин куркубән Гомәр Тирәк яфрагы тик тетрәр иделәр. Ираннар бу тарика зиндигәни Кылып үтте җиһандин, и фәлани. Бә тәртип без очып холүв, и бидуд, Булырмыз хабе гафләт берлә набуд. Бигадәт хун җәкәр локма тәгами Йийдылар вәһми берлә собхү-шәми.12 Бирепдер мән һәмишә нәфсемә рай, Мәнем дик гасыйларның хәлегә вай. Кичердем бәчәлекне бази берлән, Ата берлә ана игъзазы берлән. Егетлекне кичердем мәсте-мәгърур, Нә пәрваи Кыямәт бәнде, нә гүр. Карип мән, юк бисме җисмемдә куәт, Белә алмасмын качан кылгым гыйбадәт. Башым йиткәндә дивары ләхеткә, Гыйбадәт кылмадым дирмен Әхәдкә? Кылырмын анда әнгүштем гөзидә. Түгәрмен дип Кыямәт абе-дидә. ҺӨВӘЙДА, кылмасаң дил лә гыйбадәт, Нә иләр кем - эш үткән соң нәдамәт. +Хикәяте Мәсрук Берәү бар ирде пәйгамбәр заманы, Аты Мәсрук иде, илгә гайани. Кичә-көндез кылыр ирде гыйбадәт, Ходадин куркар иде ул бигаять. Бер углы бар иде, бисйары дәрвиш, Ходаның гыйшкы берлән ирде дил риш. Анасы һәркачан торса намазә, Кылып тагать Ходайа бинияза. Торар ирде атасы аркасыда, Акызып жалә яңлыг абе-дидә. Әлем тартып бигаять егълар ирде, Тирәк яфрагы яңлыг тетрәр ирде. Анасы әйде беркөн: - И җәкәрбәнд, Ирерсән рәштәи җанымга пәйвәнд. Тәгаҗҗеп кыладыр мән сәңа бисйар, Мәшәкать тартадыр сән егълаен зар. Сәнең өчен Хода, и нуры-дидә, Кылыпмыдыр тәмугны Афәридә? Рийазат тартадырсән зари егълап, Кичә-көндез намазу-руза әйләп. Бу дөнья кәрега мәшгуль имәс сән, Дәхи локмәи-тәгамь бигамь йиймас сән. Айа углым, сәнең өчен Ходавәнд Кылыпмыдыр тәмугны, и җәкәрбәнд? Бу сүзне ишетеп углы ушал дәм Күзен яшен коеп чөн абы-Зәмзәм, Нәчек кем: - Дәрд юк, бидәрде анам сән, Мәнем бу хәле дәрдем белмәгән сән. Бу дөнья кәрәне өлгери тотсам, Кәрәк - рузы Кыямәтне онытсам! Айа җаным-анам, ул көн мән үлсәм, Барып ялгыз караңгы гүрдә булсам, Салыр өстемгә ил бисйары туфраг, Ятырмын ялгызын ул гүрдә кем - даг. Мәнем һәмраһым улгай гәҗүмү-мар, Нәчек хәлем кичәр?- дип егълады зар. - Айа мадәр , ике мәләк бәһәйбәт , Кереп кылса сөаль анлар ба шиддәт. Алар кылса мәңа каһре гыйтаби, Нәчек биргем сөалега җаваби? Сират күпреге ирер мең елчалык юл, Булырмын андин үтмәк кем, нәчек кыл. Мәләк тартканда Сур би әмре Сөбхан, Ушал руза терелгәндә һәммә җан, Гарасат Кыямәткә ушалы дәм Җыелганда тәмамы халкы галәм, Ике илкемгел бирүбән дәфтәремне, Сорарлар зәррәчә хәйрү-шәрреме. Буе нийзә кәлеп хуры шид табан, Торар башымда чөн бәркыдыр хәшан. Нәчек хәлем кичәр дип аһы ул көн?Күзедин әйләде чөн абы бирун. Бу көннәрне сагынырмын дәвамәт, Нәчек дөньяда йөргем ба фәрагать? Әгәр мән тартмасам монда мәшәкать, Кыямәттә күрәрмен рәнҗү-михнәт! Бу сүзләрне диеп углы егълады, Ушал дәм җаны бә Хак тәслим кылды. Анан һиммәт, анан хәүфе Кыямәт, Анан мәрд, анан сәхибе-сәгадәт. Ираннар кылды мондаг бәндәлекне, Мәнем дик кем кылыр шәрмәндәлекне? Мәнем дик гасый кол дөньяда булмас, Кыямәт вәһмедин күңелемгә килмәс. Үземе ягъни үлмәсдәй белермен, Күңелгә килгән эшләрне кылырмын. Кылырмын, и ҺӨВӘЙДА, йөз мең әсем, Вәләйкин сәндә юктыр зәррәчә сим. +Хикәяте Сафуан Бар ирде бер кем ирсә, ады - Сафуан, Кылып ирде гыйбадәт ба диле-җан. Ки һәр көн ирде ул ир кем, бәһиммәт, Чалып һиммәт корын билгә ба шиддәт. Кылыпдыр вәгъдә: - Мондаг на терек мән, Нәчә көннәр җиһанда йөргелек мән. Ятып йиргә, башым ястыкга аслан Куеп ятмам,- диде ул мәрде данә. Тәмам мондаг ул гомерен кичерде, Аның гомрегә бары ахыр үлде. Бәнагәһ булды ул Сафуан рәнҗер, Ки мәризе бара-бара әйләде зур. - Кылыпмын вәгъдә,- дип ул сәхибе-дәрт,Башымны йиргә куймам,- диде ул мәрд. Бу һиммәт берлә ахыр үлде Сафуан, Таянып бурайага бирде ул җан. Аны гыйззәт кылып ил таза юды, Җыелып ил җеназасын укыды. Халаикълар кылып фөрйаде-әфган, Күтәреп бардылар сәви гүристан. Алып гүргә куярда мәрде-талип, Халаикълар күзедин булды гаиб. Ушал дәм ил барысы булды хәйран, - Ничек булды?,- диделәр җөмлә яран.10 Нида килде ки һәтифдин ушал хәл: - Булырсыз, и халаикъ, сез нигә лал? Кылып ирде моның дик вәгъдә Сафуан, Башымны йиргә куймам дип ушал ан. Аңа һәм Хак тәгалә кылды вәгъдә, Сән үлсәң, и бөләнд һиммәтле бәндә. Сәне ятгурмагаймын зиры-габрә. Бирермен дип фәләкнең өстедә җа. Кылыпдыр вәгъдәсега Хак вафаны, Биһиште җәвидан кылды гатаны. Анан һиммәт, ��нан тагать, анан мәрд, Анан гыйшкы-мәхәббәт сәхибе дәрд. Күтәребән коругъ наме фәләни, Юк ирер миндә һич ирлек нишаны. Төшепдер күп, яман һиммәт, сәңа, пәст, Ала алмасмын дираз - максудны дәст. Сәнең вәгъдәң имәс ике, ирер бер, Сыгармы бер кыныга ике шәмшир. ҺӨВӘЙДА, кылмас эшне алма бикәр , Дәм ормагыл - кулыңдин килмәсә кәр. +Хикәяте Шәбанә хатын Бар ирде бер хатын, аты Шәбанә, Зәре кәнҗе бар ирде ханә-ханә. Ки Басрә шәһәредә ирде ушал зән, Вилаять халкыга ирде мөгаййән. Хуш аваз шагыйрәдәй илгә мәшһүр, Китеп ирде аның авазасы дур. Уен һәнгәме за руз та шобанә, Алып барыр ирде ил һәр кайанә. Бигаять шагыйрәдәй торфә, бишәрм, Кылыр иде уен һәнгәмене гәрм. Эчеп буза-шәраб ул нәчә мөддәт, Зина берлә үтеп гомре ду аст. Аның кем, йөз кәнизәге бар ирде, Зина берлә һәммәсе дәркәр ирде. Басрада бар ирде бер мәрде-галим, Кылыр ирде нәсыйхәт илгә даим. Ушал галим ки, беркөн пәнд укыды, Аның алдыга күп адәм җыелды. Ишетелде Шәбанәга бер аваз, Боерды бер кәнизгә ул гөнаһсаз: - Чыкып күргел,- диде,- бер өн киләдер! Бу ил ичрә нәчек гауга буладыр? Барып күрде кәниз: бер галим нәгъз, Халаикълар җыелмыш, әйтәдер вәгъз. Аның вәгъзен ишетеп булды дәргүш, Кәнизәк булды ул дәм мәсте-биһуш. Чыкарды баз берәүне аңа фил-хәл, Ишетеп вәгъзе ул дәм булды дәр-лал. Кәнизләре берәм-берәм барысы Йибәрде, килмәде йөздән бересе. Үзе, әл-кыйсса, бер кыйммәт бәһа тун Киеп, ул дәм өедин булды бирун. Чигеп сөрмә, күзегә куйды газә, Күренде ул халаикъларга тазә. Киеп ул кафтаны дибаи кәмха , Килер бер назәнин торфә дилхаһ. Ки ул мәгарәгә килде куеп кәм, Заманы вәгъз ишетеп улды арам. Ушал дәм бирде аңа хәлене ру, Акызып күз яшене кылды чөн җу. Килеп торды ки ул галим кашыга, Булып һувле пай тәэсир күз яшега. Сөаль итде ки: - И мәрде хирәдмәнд, Кабул кылгаймы тәүбәмне Ходавәнд? Дилү-җан белән гәр тәүбә кылсам, Яман юлга йөрүдин имде янсам. Диде галим: - Зәгыйфә, сән белерсән, Дилү-җаның белән тәүбә кылырсән. Әгәр кылсаң гөнаһ мисле Шәбанә, Кичәр җормыңны Халлакы Йәкәнә. Ходаның рәхмәте күпдер, имәс аз, Кадәм элгәре куйгыл, янмагыл баз. Гаеплек колга - Саттарел-гайубдер, Гөнаһлык колга - Гаффарел-зонубдер. Ишетеп ошбу сүзне, егълады зар, Ушал гасый вә шәрмәндә гөнаһкәр. - Шәбанә ирермен,- дип ушал хәл Үзене йиргә орып булды бихәл. Салып иңегә бер иске гобайы, Кереп бер җайга, улды ул ниһани. Кичә-көндез кылып тагать-гыйбадәт, Кичерде гомрене тартып рийазат. Билегә чалды һиммәт путасындин, Җөда булды халаикъ бөтәсендин. Кәнизләрене барын дилшад кылды, Ходаның юлыда азад кылды. Күңледин ташлады дөнья хозурын, Кичерде тагать әйләп бакый гомрен. +Хикәяте мәрде-фәкыйрь. Бар ирде бер кем ирсә пары сайи, Ки мәрде салих ирде, хуш рисайи. Кылыр ирде ки бисйары тагать, Халаикъ ичрә ирде би бизагать. Вә ли дөньялыкыдин һич юк ирде, Гайалы- күп, ач вә ялангач ирде. Ки беркөн хатыны әйләп азани, Орышып аңа бирде насазани: - Мән имде сәңа хатын булмагаймын, Сәнең берлә ки халвәт кылмагаймын. Сәне ир әйләмәм, аукатем үтсен, Сәнең дик булса ир, ир аты очсын. Мәнем җанымга сән күп әйләдең кәр, Бу җанымнан булыпмын имде бизәр. Сәне дип мәңа күп көлфәтләр үтте, Җәфасындин пычак сөңәккә йитте. Сүгеп сүзләп ирене күп орышты, Ире башыга бихәд кайгы төште. Гыйлаҗын белмәде бичара дәрвиш, Хатыныдин чигеп бисйары-тәшвиш. Бу дөнья - сөфлә йиредер, айа йар, Тәмамы яхшылар дөньядадыр харь. Хатыныдин качып өч көне йөрде, Берәүгә барды да мөздүре булды. Ушал мөздүргә кылган кем ирсә Белеп бирмәде моңа һич нәмәрсә. Мәңа мөздәмне бир диргә оялды, Булып көн кич, өегә коры янды. Якасыдин хатыны базы алды, Кара көнне ире башыга салды. Диде: - И шәрме юк шәрмәндә дәрвиш, Бу өч көндин бире кылды каю эш? Ки өч көндин бире кайда йөредең, Ни эш әйләп мәнем алдымга килдең? Булып күтәһ, зыян, бичара дәрвиш, Янә китте чыкып ул мәрде дилриш. Барып бер җайга кылды тәһарәт, Фәрү киткенчә көн кылды гыйбадәт. Укып хөфтәнне ул өегә кәлде, Хатынының янә ачыгы кәлде: - Китеп иртә янә хөфтәнгә кәлдең, Нә эш әйләп мәнем алдымга кәлдең? Диде куркып аңа бичара дәрвиш: - Ки юксыллык белән булган җәкәр риш. Барып бер җайга мөздүр булдым, Ки та хөфтән кәчә кәрне кылдым. Мән аңа әйтмәдем бир дип хакымны, Нә белсен ул мәнем бару-юкымны! Диде: - Өч көнгәчә мөздүр булгыл, Ки андин соң килеп мөздеңне алгыл! Аңа әйде хатыны: - Иртә баргыл, Ушал ирдән сорап мөздеңне алгыл. Бу көн һәр ни табып килсәң - килерсән, Бу көндин арыга үзең белерсән. Колагыңга бу көн алгыл сүземне, Юк ирсә, мән талак кылгым үземне. Янә, әл-кыйсса, ул бичара дәрвиш Хатыныдин булып бисйары дилриш. Чыгып кәтте янә ул көн алып баш, Акызып күз яшене кан аралаш. Йөреп ул көн кичәләп нә тәшнә, Гыйбадәт әйләде эш, кем, бә кәснә. Килер булды өегә базы ул мәрд, Гыйлаҗын белмәде ул сәхибе дәрд: "Янә бикәре барсам ул зәгыйфә, Мәне куалар өемдин тибә-тибә!" Күңледә күп хыялы пишә кылды, Нәчек баргым дибан әндишә кылды. "Алып барсам,- диде,- бу хөлтадә таш, Аның ичрә нә барын кылмаеп фаш. Аны күрсә мәңа ул булгучы гәрм , Ачып күргенчә шаяд сүзләгәй нәрм. Ушал дәм тултырып бер хөлтага таш Алып кәлде, кылып үзегә юлдаш. Кичә берлән килеп өегә керде, Гайалы әһле һәм ойкуда ирде. Хатыныны ушал дәм кылды бидар, Аңа бу хөлтаны кылды нәмудар. Аны күреп хатыны булды хөррәм, Алып ястыкыга куйды ушал дәм. Сәхәр кубып бу хөлтаны ачыпдыр, Күрәр: иче тәмамы сөрхы зәмбур. Диде бу кем: - Мәңа дошман икәндер, Мәне чактыргали килде икәндер. Орышып ирене куалап йибәрде, Таң атканда янә хөлтага - күрде. Күрәр, динар торыр ул тулаенчы, Хатын күңлегә төшеп күп сөенче. - Атаңны,- диде углыга,- табып кил, Тәүфыйксызгә юлыда әйлә тәгъҗил. Атасы алдыга барып сөенеп, Аны чарлап алып кәлде йөгереп. Хатынны күрәр, кем, шаду-хандан, Нәчек хөррәмир дип булды хәйран: - Нәчек булды моның күңле мөлаим - Салыр ирде мәңа гауганы даим? Хатыны әйде: - И бичара дәрвиш, Нәчек җаным кешегә әй��әдең иш? Сәңа бирде бу туланычә динар, Мәңа айгыл сәбәбен аның, и йар? Бу хөлта ичрә мәрварид барысы, Гаҗәп кыйммәт бәһадер һәр бересе. Диде ире: - Ничә көн бәндәләрдин Эш әйләп, тапмадым бер пүл алардин. Ике көн әйләдем Тәңрегә хезмәт, Кылыбани зар-зар егълап гыйбадәт. Ишеткел, самига, ошбу хикәят, Барымызга йитәр булса фәрасәт. +Хикәят Ибраһим бине Әдһәм рәхмәтуллаһ галәйһи Бар ирде Бәлх иленең падишаһы, Ушал икълим үзә ирде сипәһы. Мөселман падишаһы ба гадәләт, Табып ирде ригаятьләр фәрагать. Иде хөкме рәванә бәхрү-имваҗ, Алыр иде Хытай вә Һиндүдин баҗ. Гайалыдин бар ирде кызы зиба , Угыл-кыздин юк ирде гайре аслан. Җамалындин пәри рәшкилтәр ирде, Шөгагыдин аның көн тартылырды. Аның назы гөлги чөн хуры-гайни, Сүзе ширбәт чу гүя әнгүбини. Йөзедин бөркаг алса - маһы пикәр, Караңгыны кылыр ирде мөнәүвәр. Җамал васфыны әйтсәм - төкәнмәс, Ки бетсәм - кәгазь вә дәфтәргә сыгмас. Кылып ул рагънә беркөне вафаты, Үлмәгә тапмагай һәркем нәҗаты. Хозан булды ушал дәм гончәи баг, Кеше юктыр үлемдин булмаган даг. Җиһанда гәр фәкыйрь, гәрчәи солтан, Ки үлгән соң булыр җае гүристан. Килеп госаллары кем, тазә юды, Әкәбирләр җеназасын укыды. Ләхеткә куйдылар укып намазны, Аңа җай иттеләр зире-зәминне. Куеп йир куйныгә бер гәүһәр пакь, Халаикъ кайттылар - тартып аңа хакь. Вар ирде вакытыда бер гүрбани, Аты Әдһәм иде, ул - яхшы җәвани. Кичә булса, гизәр ирде гүристан, Аңа кем, гадәт иде йайу-зимистан. Йөреп ирде гизеп беркөн мәзари, Чыкар бер кабердин фөрйаду-зари. Кылыр күп наләи ва-вайләта ул: "Мәни алгыл!"- дибан әйләр нида ул. Диде Әдһәм: - Бу бәндә күп гөнаһкәр Ирер мондаг газап илә гирифтар. Аның алдыга мән имде бараин, Нәчек адәм икән, хәлен сораин! Барып торды ушал гүрнең кашыга, Колак салды аның күп налашега. - Ни эш кылдың? - диде,- И бәндәи зар , Булып сән бу газап берлә гирифтар? Кыз әйде: - Мән газап ичрә имәсмен, Сүземне сәңа мән ялган димәсмен. Мәни белгел, бу гүр ичрә терелдем, Рәки-сәктә марызыдин язылдым. Диде: - Сән тормагыл, гүремне ачгыл, Мәне тизрәк, ачып, гүрдин чыкаргыл. Каде синә иде гүрнең гомикы, Чыкарды казыбән, калмады хаке. Ләбәннәрне алып, кылды кәшадә, Шәтабан купты гүрдин шаһе-задә. - Ерак торгыл,- диде,- и адәм зад, Чыкармын ялгызын бу гүрдин азад. Кәфенгә чормалып сәрви гөләндәм, Чыкалмады нәчә катлә куеп кәм. Диде: - Мәрде салих, имде килгел, Кулым ушлап мәне гүрдин чыкаргыл! Янә Әдһәм аның алдыга кәлде, Кулын ушлап аны гүрдин чыкарды. Кыз әйде: - Сән мәне өеңә илтгел, Димә - ялган, бу сүземе раст белгел. Аның иве якын иде бәгүристан , Алып барды сөенеп ба дилү-җан. Кыз әйде: - Тормагыл, игнә вә расиман Алып килгел мәңа әйләп шәтабан. Кәфенемне үземгә тун печәин, Тегеп, күңләкләҗек әйләп кийәин. Ки игнә берлә йеп кәлтерде Әдһәм, Кәфенне тун тегеп киде ушал дәм. Йәнә әйде: - Барып мулланы кәлтер, Мәне имде үзеңә гакде кылдыр. Барып, мулланы Әдһәм алды кәлде, Укып ушал дәм гарде кылды. Бер Аллаһга сыгынгыл иртә вә кич, Ки һәр кәредә булмас иртә вә кич. Әзәлдә бар икән тәкъдире Аллаһ - Фәкыйрьгә җефет булды дохтари шаһ. Гата кылды ушал елда Ходавәнд - Аларга бер угыл фәрзәнде-дилбәнд. Аңа Ибраһим ат куйды атасы, Күреп хушы хәл булды һәм анасы. Ки йите яшегә йитте шаһзадә, Аның хөснегә иде ил пәйадә. Алып барды аны мәктәпкә Әдһәм, Ходага шөкер әйләп булды хөррәм. Булып ирде ки һузе-җомга азад, Гайаллар берлә уйнар ирде шаһ зад. Бар иде бер зәгыйфә дайә булган, Ки Ибраһим анасыны имезгән. Барып ирде ки ул көн сәви хәммам, Килер ирде янып андин диларам. Күрәр бер бәчә нәүбәре нәһалә, Күзе уйнап торыр мисле газалә. Карады сәнчийәләп аның йөзегә, Ки охшар шаһның ул үлгән кызыга. Кочаклап, йөзене үпте инакә Кылае дип җанны аңа күләгә. Аның күңлегә углан мәһре төште, Ки гүя җисмегә бер ут ябышты. Бу угланны алып өегә барды, Пүлү-нан аңа күп биреп йибәрде. Тәкый, әл-кыйсса , һәр көн ул зәгыйфә Бирер ирде кылып пүл, нан вазыйфа. Бу хәл илә үтеп ирде нәчә көн, Инакәдин хатыннар алды мәзмүн. Ки көнләп урдә хатыннар барысыҖыелып килделәр шабү-карисы. - Айа ханым, безем бер сүземез бар, Колак салың, кылаин сезгә изһар. Ки Әдһәм гүрбани берлән инакә Булыпдыр бу, күңел биреп бәнакә. Аның углыны сөеп, ул дилү-җан Бирер һәр көндә аңа пүл белән нан. Ишетеп ошбу сүзне, кәлде каһре, Йөзедин ул заман түгелде зәһре. Диде ханым: - Бу үгә имде баргыл, Инакәне алып алдымга килгел. Ушал дәм бу хатын барды йөгереп, Инакәне алып кәлде сөенеп. Килеп ултырды ханымның кашыда, Тәвазуг әйләп андик хәзрәтедә. Диде ханым: - Мәнем сүзем ишеткел, Колак салгыл, моны күңелдә тотгыл. Йар ирмеш Әдһәм атлигъ монда гүрбан , Аның углыга бирмешсән пүлү-нан. Диде: - Ары бирермән пүл белән нан, Сүземдә юк торыр бер зәррә ялган. Ушал зиба углыны күрсәңез сез, Нә ирмеш пүл, аңа сез җан бирерсез? Йөзе ирер кызыл гөл тазәсе тик, Хозан булган гөлең әндазәсе тик. Аның тәмам буены мән күрепмен, Сәнең үлгән кызыңа бәнгиз диепмен, Сәбәп будыр - аңа пүл, нан бирермен, Мәхәббәт берлә һәм сөеп бирермен. Бу сүзгә һәм ханымның мәһре төште, Йөрәгегә мәгәр бәр ут япышты. Укып бу бәетне ханым, пикәбар, Кызы ядыга төшеп егълады зар: - Каю назек сәдәфнең гәүһәредер, Каюны үзрә ягъган шәкәредер. Каю гайде ай тугмыш гайдиләй аны, Каю аһу йибарде юллай аны? Ятып, ичкә утып яндырды янә, Мәхәббәт куйды аңа гаибанә. Инакәгә диде: - Кәлтер, күрәин, Җамалыны күреп мән һәм туяин. Йөгреп барды угланыга инакә, Алып килеп, кылыр җанын күләгә. Бу угланны кызыга охшатып ул Бер аһ орды, җаныны какшатып ул. Диде: - Үлгән кызым имде кавышты!Алып, егълап аны бәгърега кочты. Йөзен йөзегә куеп сөйде аны: - Будыр үлгән кызым, бәгърем нишаны! Йийдырды назы-нигъмәтләр агырлап, Карап ултырды та кәткенчә таңылап. Билегә коршады зәрдин кәмәрләр, Башыга куйдырып таҗы гәүһәрләр. Кылып ингамьнәре, аты сәрапа, Йибарде өегә әйләп тәвана. Диде ханым: - Нәчек булгай анасы, Мәнем кызымга охшайды�� баласы? Анасын кәлтереңнәр, бән күрәли, Аны тәхкыйклаен хәлен сорали. Каю бәркәрдин кылмышы пәридә , Каю гөлшәне кылмышдыр чәридә. Ки аһәви хатындыр йә хатаи, Аны эзләп сорали, кайсы җайи? Ничә өй кызларын аңа йибәрде, Ки Әдһәмнең бары өегә килде: - Сәне ханым теләйдер, и зәгыйфә, Аңа баргыл, бирер булгай вазыйфа. Диде: - Алар - шаһ ирер, без - гидамыз, Нәчек хезмәтләрегә без рәвамыз. Нидер булгай гида шаһның катыда - Барып тормак аларның сохбәтедә. Гидага сохбәте шаһ нисте лаек! Булырмы загъ белән былбыл муафикъ? Тәвазуглар илә күп гозер кылды, Үзенең кем, кәефен әйтә бирде. Бу кызлар килебән ханумга әйде: - Бара алмасмын диде, күп гозер кылды. Диде ханым: - Аның гозре булыптыр, Белең: тазә киемнәр анда юктыр. Аның иңендәдер кем, көһәнә мәлбүс , Аның өчен кыладыр безгә намус. Йәнә яхшы сәрапалар йибарде, Алып кызлар, аның алдыга кәлде. Аларга баз кылды гозере бисйар: - Бара алмасмын,- диде,- андәк эшем бар! Барырга юк йарагым бу заманы, Бирең бернәчә көн мәңа әманы. Диде өй кызлары: - Мондаг димәгел, Куп имде, һәрзи сүз күп сүзләмәгел. Качан ханым сүзедин кайтардымыз, Сәнең иркеңә куймай илтәдермез. Киемнәр киенеп ул маһе парә, Гыйлаҗын тапмаен булды сәварә. Барубән төште дәүләт ханәсега, Күренде шәмгы кем, пәрванәсега. Кеше кем, расте нигүкәр булгай - Аңа бәхет-сәгадәт яры булгай. Күрең кем, садикъ ирде дохтари шаһ, Аңа булды сәгадәт бәхте һәмраһ. Анасы - йөзедин бөркагны алды, Ушал дәм аһ дип фөрйад кылды: - Мөселманнар, өнемме йә төшемме, Мәнем очкән чырагым, ялкыныммы? Имәсме мөнисем, дилбәнде җаным? Имәсме бу хаяте җәвиданым? Кызы әйде: - Сәнең үлгән кызыңмын, Йите елдан бире сүзләр сүзеңмен! Ушал дәме Шамга барды хәбәрче, Алырга шаһидин ингамь сөенче. Ишетеп шаһ кавиде бу хәбәрне, Сөенчегә биреп таҗу-кәмәрне. Сөенеп җан белән атланды-чапты, Терелгән җаныны өендә тапты. Нә күргәнен-кичергәнен кызыдин Сорап, тәхкыйклап әүкатты сүзедин. Анасы алдыда әүвәлдин ахыр Терелгән сүзләрене кылды тәхрир. Ки Әдһәмгә моның ачыгы кәлде, Муен тамырлары һәрьян терелде. Бире килеп, куеп ултырды ул шаһ: - Терелгәнен мәңа кылмайдыр агәһ. Кыз әйде: - И олуглар падишаһы, Белең, Әдһәмдә юктыр һич гөнаһы. Бу эшләре үзем кылдым үземгә, Хода тәкъдире әймеш ата безгә. Ләхет ичрә терелдем мән ушал руз, Кичә берлән иде, юк ирде көндүз. Килеп Әдһәм, бәнем гүремне ачты, Кубып ирдем гүремдин - кайта качты? Чыкарга җәһәт кылдым анча чәндан, Чыкалмадым, тәнемдин китте дәрман. Дидем: "И мәрде салих, имде кәлгел, Кулым ушлап мәне гүрдин чыкаргыл?!." Бу сүз берлән мәнем алдымга кәлде, Кулым ушлап, мәне гүрдин чыкарды. Фикер кылдым, анам алдыга барсам, Борынгы дик янә тәхтемгә менсәм, Ата күрмәс мәне Әдһәмгә лаек, Кылыр дип сәрзәнеш безне халаикъ. Кыямәт көн булырмын дип гөнаһкәр, Гөнаһкәрләр эше булгучы дишвар. Ки илкемгә бирүбән дәфтәремне, Сорар ла зәррәчә хәйру-шәрремне. Бирермен дип ушал көн нә җавабы, Мәңа булганда ул йәүмел-хисабы. Ходаның хасты безгә булган икәндер - Мәне тәкъдир аңа кылган икәндер. Атасыга бу сүзе мәгъкуль кәлде, Газап сөкраныдин саглыкта янды. Тәкый Әдһәмне углыны кәтерде, Аларга мөлкенең барыны бирде. Качан кем, шаһның булды вафаты, Ки Ибраһимгә калды мәмләкәте. Бу Ибраһим аты галәмгә тулды, Зә мәшрикы та мәгърипкә йәйелде. Нәчә ел кылды анда падишаһлык, Тәмамы шәһрене кылды әманлык. Харис ирде шөкәр итмәккә солтан, Ки бер көн ауга чыкды шаһы-хубан. Йөрер ирде ау аулап, вакты гизләп, Куландин йә киекдин булса эзләп. Еракыдин шаһ күрде бер куланы, Менеп ирде ки шаһ әсбе-дәвани. Кулан качты, аны каулады шаһ зад, Явык йитте, нигәвер ирде чөн бад. Колакыга сәдаи кәлде нагәһ, Диде: - И гафил адәм, булгыл агәһ! Үлем килмәстән элгәре уянгыл, Дилү-җаның белән Тәңрегә янгыл. Кулан кайтып янә уң ла йөзене, Ки Ибраһимгә әйде бу сүзене: - Сәне ауга яратдымы Ходавәнд Вә йә үлмәгәмедер, и хирәдмәнд? Бу сүз аңа әсәр кылды ушал дәм, Янып өегә төште шаһы-галәм. Ушал көн тынмады, егълады бисйар, Тәгамь татмай, су эчмәй кылды күп зар. Кичәсе тәхте үзрә ятып ирде, Үзене гамь белән уйгатып ирде. Бу ирде гадәте һәм кичә солтан, Бирер ирде атыга нисфы шәб нан. Ки һәр төндин бу кичә иртә торды, Атыга нан салып, тәхт үзрә ирде. Күрәр кем, бер кеше тамда йөридер, Аягы шәрвәсе дәм-дәм киләдер. Бу чакта: - Нә кеше сән?- диде солтан,Нә эш әйләп йөрәсен тамда, и җан? Диде: - Сарбан ирермен, тивә эзләп, Йөрермән ул тивәмне монда күзләп. Бу сүз берлә тәбәссүм кылды солтан, Диде: - Күптер җиһанда мәрде-надан. Нә ахмак кеше сән ошбу җиһанда? Тивә тамга чыкармы һич заманда? Тивәңне эзләсәң, баргыл бәйабан, Тивә тамда нита, и мәрде надан? Ул ир әйде ки: - Ахмак сән ирерсән, Ки Ибраһим дәюбән аңланып сән. Менеп тәхт үзрә, йийып назу-нигъмәт, Кылып сән бәндәлек үзеңә дәгъвәт. Ләбасыңдыр сәнең сәйфе сакалат, Болар берлән теләсән зәүкы-халәт, Гаҗәпме сарбанлыкы дәгъвә кылсам, Гаҗәпме там башында тивә сорсам? Бу сүзне ишетеп фөрйады кылды, Үзене тәхтедин ташлап екылды. Йөреп, нәгърә орды анда фил-хәл, Гәһи хәледә булды, гәһи бихәл. Бу сердин булмады һичкем хәбәрдар, Нә ханым, нә нәүкәр вә нә бик, нә сәрдар. Ки солтан өч кичә-көндез йөреде, Сөрек куйлар, сөрек елкыны күрде. - Бу мал кемнең?- дибан ул куйчылардин Сорады һәм тәкый елкычылардин. Ки: - Ибраһим дигән шаһи-заман бар, Аның малы ирер, белгел, айа яр. Сөрек-сөрек йәнә куйларга йитте: - Болар кемнең?- дибан чупанга әйтте. - Шаһымызның аты - Ибраһим Әдһәм, Аның куйларыдыр, бел, и мөкәррәм. Диде: - Бармы йәнә элгәрендә куй? Диде чупан: - Юк ирер, и никү-руй. Диде солтан: - Сәне азат кылдым, Бу куйларның тәмамын сәңа бирдем. Йәнә сән чикмәнеңне мәңа биргел, Мәнем атлас туным иңеңә кигел! Күреп чубан бу тунны - разый булды, Палас тунны биреп, атлас тун алды. Күрең, Хак юлыда ләззәтне тапты, Ки атлас туныны чикмәнгә сатты. Диде солтан: - Айа чупан, сән имде Бәне күрдеңме, диңгә - күрмәдем ди. Бу халәт берл�� солтан юлга керде, Аңа Шәйтан ләгыйньнең иче көйде. Килеп солтанга әйде: - Сән азырсән, Бу хәл берлә йөреп кайда барырсән? Тивәнең юкдыр менәргә зады раһың, Бара алмас, кабаргай анда паең. Аңа солтан диде: - Имде барырмән, Тәвәккәлне кылыпмын йә үлермән. Һәммә барса булып иштер сер арә, Бәйагъ бармакыны кылдым ихтыярә. Алып азык һәммә ил тотсалар раһ, Мән алмасмын - "Тәвәккәлтү галәллаһ!" Йәнә һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Намаз әйләп барып - кылгым гыйбадәт. Өч эшне үземгә нәзер итепмен, Тәвәккәл дамәнен мәхкәм тотыпмын. Ләгыйнь Шәйтан бу һиммәтне күреп, тиз Көеп уртанды андин, янды нәүмиз. Бу рафтар илә шаһ түрт елчә калды, Ләгыйнь Шәйтан йәнә беркөнне кәлде. Диде: - И шаһ, тәвәккәл дога кылдың, Нигә айтан сүзеңдин имде яндың? Дир ирдең, мән бәйабан алмасам тай, Күңелдә булмагай җөзе Халикъ Хәй. Кани әйгай сүзеңдә торганың шаһ - Бара дорсын булып кәрванга һәмраһ? Табылган нан - боларда гәр сәнә булсаң, Су биргәйләр сәңа һәм тәшнә булсаң. Бу ирмәсдер тәвәккәл,- диде Шәйтан, Бу сүздин орды шаһ йөзен бәйабан. Йөреде өч кичә-көндез йиймай нан, Су эчмәй тәшнә булды, кәтде дәрман. Китеп хәле, егылды, калды падин, Өмид өзде җиһаны бибәкадин. Күрең, фәрманы Хакны, и бөрадәр, Ки бер әгъраби пакизәи гәүһәр. Бәйабанда ятыпдыр мәсте биһуш, Нәчә аваз кылды, тапмады һуш. Биралмады җавап, әгъраби белде: Моның хәле дигәр, күңле бозылды. Шөкер шәрип белән кылган тәгаме Бар ирде үзе берлән собхү-шәме. Алып бер парә, шаһ агзыга салды, Үтеп ирде заман, хәлегә кәлде. Күзен ачып күрәр: бер бәндәи хас Торыпдыр - шәфкать илә әйләп ихлас. Ходага шөкер кылды анда бисйар, Булып үз хәледин андик хәбәрдар. Кылыр ирде тәбәссем анда солтан, Ходаның кодрәтенә бадилу-җан. Гарәп әйде: - Мәгәр диванадыр сән, Бу халәткә йитеп, нидин көлерсән? - Мәне дивана белмәң,- диде солтан,Моның өчен көлепмән,- диде,- и җан, Кеше кем, игътикад әйләп күңлендә, Тәвәккәл кылса Хакга җану-дилдә, +Ки дәрмандәлек көнендә арага +Аны кем, туйдырыр икән азага. +Бу әгъраби укыган галим ирде, +Ушал дәм ошбу аятьне укыды: Кауләһү тәгалә: "Иннәллаһү лә йәзигыйн әҗрелмөхсинин!" (Әл-аять.) +Алып әгъраби шаны - юлга керде, +Тивәгә мендереп, Мәккәгә барды. +Күрәр солтан ки, Кәгъбә урныда юк: +- Мәгәр булгай,- диде,- юлны яңылдык. +Вә йә,- диде,- күземне пәрдә тотты, +Сәбәп нәдер, бу йирдин кандә китте? +Ушал дәм кәлде һатифдин бер аваз, +Диде: - Ибраһим, имде янмагыл, баз. +Вә ли белгел, безем бер дустымыз бар, +Китепдер Кәгъбә каршы аңа, и йар! +Ушал дәм шаһ кылды күп мөнәҗәт, +Диде: - И падишаһ, Казыел-Хаҗәт! +Кылаймын хастә, җаным аңа корбан, +Мәңа ул бәндәне кылган намәйан. Тәнү-җаным аның булсын фидасы , Күземгә сөрмә булсын хаке-пасы. Янә килде ки һатифдин нидае: - Атыдыр - Рабига, бел, Басра - җае! Белеп солтан бу сүзне, юлга керде, Барыбан, Рабига хатынны күрде. Алар һәм һәр кадәмдә ике рәкәгать Намаз әйләп килер ирде бинәүбәт. Булыр ирде ки һәр мәнзәлдә түрт йөз Рәкәгать намаз, бел, и җәкәр сүз. Качан кем булды ирсә рузы-ихрам, Һәммә ил баглады ихрамы ба тәмам. Булыпдыр хәйзи-вакыйг Рабигадин, Кин калды ушал дәм кафиләдин. Ушал дәм Тәңрегә кылды мөнәҗәт, Диде: - И Халикы арду-сәмават. Сәнең хөшнүдлыгың өчен кәлепмен, Бу дәрткә мөбтәлалар дәртен булыпмын. Диде: - Мәңа Ходайа, сабыр биргел Вә ямандин бу дәрдеңне күтәргел! Дир ирде: - Калмады,- дип,- мәндә тәкать, Ушал сәгатьтәдер кем, тапты сихәт. Юк ирде госел итәргә анда абы, Кылай дип пакь үзен, әйләп шитабы, Йөрер ирде йөгереп суны эзләп, Сусыз калган киекдик дәште күзләп. Юлыкты дәштедә чаһы-мәгари, Алырга дәлве юкдыр абы-паки. Салып күңләкене, сачбагын алды, Кылып дәлве рәсән, чаһ ичрә салды. Су алды тартып андин тула күңләк, Кылып госел, таһарәт булды дилпакь. Бер эт бар ирде йөргән анда сусап, Йөгереп йөргән ирде тапмаен аб. Ушал эткә килеп ирде су бирде, Ичеп су андин, үз хәлегә кәтте. Дога әйләп диде эт: - Йә Илаһи, Һәммә дәрмандәнең сәнсен пәнаһы, Бу бәндәңнең бу көн нә максуды бар, Рәва кылгыл, айа Данайы-әсрар.15 Иҗабәт булды ул этнең догасы, Мөйәссәр булды ул дәм мөддәгасы. Ушал дәм купты, күңләгене киде, Аның алдыга Кәгъбә каршы кәлде. Аңа бер илтифат кылмады ул һич, Янып бер кыйра күзен салмады һич. Чырагы кәрван дик барыр ирде, Башындин Кәгъбә чөн пәрванә булды. Әйде: - Илкеңдә гаса чүбе бипуст, Айагын куймас ирде - яды, бидуст. Билен баглап, ираннар дик орып йир, Барыр Турга нәчек Муса пәйгамбир. Алар дик барыр ирде Рабига һәм, Ходаның ядыдин үзгә йиймай гамь. Ушалы дәм шаһ хаҗиларны башлап, Йитеп кәлде вә һәм күзене яшьләп. Барып солтан, аның алдыда торды, Диде: - И Рабига, бәхтең нә булды? Сәнең алдыңга кәлде, Рабига бихаст, Нигә бакмассән аңа карап раст? Диде ки Рабига: - Бәхетең сәнеңдер, Бу сүзне мәңа андаг айганыңдыр? Мәңа Кәгъбә килепдер бимәшәкать, Мәшәкатьсез йимешедә юк ләззәт. Табылса бимәшәкать һәр нәмәрсә, Аның кадрене белмәсдер кем ирсә. Сорады базы солтан Рабигадин: - Мәңа айгыл,- диде,- бу вакыйгадин, Ки мән һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Укыр ирдем намаз, и никү-һиммәт! Мәнем һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Намаз укып кылыр ирдем гыйбадәт. Вәликин сәңа Кәгъбә каршы кәлде, Мәңа килмәс вә йа хикмәт нә ирде? Диде кем Рабига: - Солтан, ишеткел, Мәңа итәй бу серне раст белгел. Йөреп иркән ушал дәштедә бер сәк, Сусап яткан икән, үлмәгән, бишәк. Эчеп мәндин ки, ул сирап булды, Килеп, үз хәлегә дәрийап булды. Бичара сәк догаи бәңа кылды, Мәнем алдымга Кәгъбә каршы кәлде. Тәмамы хаҗилар хаҗ кылды, янды, Үзе солтан бу Кәгъбә үзрә калды. Мең алтын бирде бер бай, диде: - И шаһ, Моны кылгыл үзеңә түшәи-раһ. Диде шаһ: - Биргәнең мең ирде динар, Нәгү бирдең барын саилгә, и йар? Диде ул сәртәраш:3 - И мәрде-дәрвиш, Мең алтын Хак юлыда булагай биш. Бу сүзне алды шаһзадә үзегә, Орып бернәчә мөшт ул дәм йөзегә. Ушал дәм нәгърәи мәстанә орды, Бу йанлыг зари егълап әйтер ирде. Диде: - Аһ, белмәдем, Пәрвардигәрем, Кабул кылгыл мәнем фөрйа��ы-зарым. Хата кылдым, йиңелдем, белмәдем мән, Йәман сүзне бәнагәһ сүзләдем мән. Мәнем ишем җиһанда зар икәндер, Ки биталигъ кешегә гөл - тигәндер. Йөреп Кәгъбә ара язу-бәһар ул, Һәзим кәшакене кылды ихтыяр ул. Ки һәркөн па бәрәһнә тауга барып, Килер ирде утын алып күтәреп. Сатар ирде өч ярмакыга аны, Алыр ирде барыга ашу-наны. Бирер ирде аны дәрвишләрега. Ходаның гыйшкыда дилришләрега. Йәтим-толларга ярымын бирерде, Ки андин соңра өйгә килтерерде. Торыр ирде озын төн зари егълап, Ниязын бинияза гарзә әйләп: - Берәве шаһлыкыны ташлап, Ахирәтне ихтыяр итте, Берәве дөньяны бик хушлап, Гокъбә юлыдин фирар итте. Берәүләр гаклы көл берлән Ходаның юлыга керде, Берәүләр гаклы җиз берлән Бу җиһан кәрен бәрар итте. Күрең бу зире чәрхе ләҗвәрди Кәһа әсигъ киләдер, гәһе сәрди. Бу мескин адәминең башына, бел, Нә эшләр киләдер, ай вә һәм ел. Гәһи шаһлар кыладыр бинәвалык, Гәһи әйләр гидалар падишаһлык. Гәһи байлар йөрер бер пүлга мохтаҗ, Табар мал һәзаване, кәһа коллаҗ. Гәһи фәрбиһ булырсән, кәһа лагарь, Җиһанга игътимад итмә, бөрадәр. Ки та үлгәнчә кылгыл хезмәте Хак, Терелеккә ышанмак - кәре ахмак. За Адәме та бәнух 9, та бу индәм Кәлеп кәтте җиһанга монча адәм. Бере дөньяда бакый калмады һич, Белеп инсаф, тагать кыл иртә вә кич. Дәрбәяне зәйел-хәйаи әмират солтан Ибраһим бине Әдһәм рәхмәтуллаһу тәгалә Чу солтан Бәлехдин чыкмасдин әүвәл Хатыны кадыда бар ирде хәмәл. Ки Зөлхәйа иде намы, зәгыйфә, Ләтафәтлек гаҗәп назек зарифә. Ки бер көн Зөлхәйа вәзгыйтте хәмәл , Угыл тугды, йөзе мисле кызыл гөл. Аңа бикләр Мөхәммәд куйдылар нам, Анасының ки күңле тапты рам. Качан ки углы булды рәсаи, Анасы тик Хода тәрсе парсаи. Ки беркөн шәбе гаед булып ирде, Анасы берлә күшке өстедә ирде. Халаикълар бары гүрле гүригә Чыраг илтеп, куеп ирде өегә. Анасындин сорады: - Халкы-илләр Чыраглар нә өчен анда якарлар? Диде углыга ул дәмдә анасы: - Ки үлгән булса һәркемнең атасы, Чыраг илтеп, гүре үзрә якарлар, Дога әйләп, бары иркә китәрләр. Анасыга диде ул шаһы хубан, Күзе яшен акызып булды гирйан: - Атамның гүре кайдадыр, бараин, Кешеләр дик чыраг илтеп якаин! Анасы әйде: - И фәрзәнде-дилбәнд , Ирерсән рәштәи җанымга пәйвәнд. Атаңның гүре, бел ки, монда юктыр, Ки бер кичә тәрке - гаиб булыптыр. Ул ирнең гадәте бул ирде, и җан, Бирер ирде атыга нәсфы шәбнан. Ки бер кичә торып ул мәрде талиб, Атыга нан биребән булды гаиб. Диде: - И анам, андин бире һич, Хәбәрен алмадыңмы иртә вә кич? Анасы әйде кем: - И җаны мадәр, Бәнем сүземгә имде әйлә бавәр. Атаң ирде бу илнең падишаһы, Нәчә икълим үзә ирде сипәһы. Аның кем, малу-мөлке ирде бихәд, Вәләйкин бик Хода тәрс ирде ул мәрд. Иде ул падишаһи ба гадәләт, Аның барында шат ирде рәгыйать. Аңа гышкы-мәхәббәт килде галиб, Ки бер төндә терекләй булды гаиб.16 Ишетеп мән аны - Мәккәдә бар ул, Һәзм кешелекне кылмыш ихтыяр ул. Ки һәр көн па бәрәһнә тауга барып - Килер, ирмеш, бер арка утын алып. Сатар, ирмеш ки, өч бармакга аны, Алыр, ирмеш, берегә ашу-наны. Бирер, ирмеш, берен дәрвишләрега, Ходаның гыйшкыда дилришләрега. Янә калганны алып барыр, ирмеш, Ятим вә бивәләрга бирер, ирмеш. Бу сүзне углыга әйде анасы, Моныдик сүзләшерде икеләсе. Китеп ул дәмдә углының карары, Кылып күз яшене күксегә җари. Диде: - Дәстүр биргел, мәни бараин, Атамның йөзене күреп киләин. Анасы әйде: - И фәрзәнде ширин, Мәнем күңлем янә сән кылма гамькин. Атаң һиҗредә бәгърем ирде бирйан, Күзен яше иде чөн әбре-нисан. Мәңа сән һәм җөдалык кылгың охшар, Мәне фөркать утыга салгың охшар. Сәнең һиҗреңне мән күрмәй үләрмен, Фирак уты белән таким көярмен. Укыды бул газәлне анда егълап, Һиҗре уты илән бәгърене даглап. +Газәл Нә хәсрәттер ярдин айрылып биханиман булмак, Хыялымда юк ирде ярдин мондаг җөда булмак. Җөдалык утыга көймәк качан күңлемдә бар иде, Ходаның эшләрега бәндәсе дидер риза булмак. Бәси катигъ диделәр дустларым һәуле Кыямәтне, Кыямәт ул икәндер - миһербанидин җөда булмак. Һәммә ил әйтәдер, дузах утыдин катигъ ут юктыр, Та катигъ ут икән - дустдин тәрке улмай җөда улмак. Диде углы: - Айа мөшфикъ анам сән, Белермен, сән мәңа күп миһербан сән. Мәнем сүземне имде йирдә куйма, Бу гамькин хәтерене имде бозма. Мәңа дәстүр бир имде сән, бараин, Атамның йөзене күреп киләин. Диде ирсә, анасы булды мәйлан , Диде: - Баргыл бу шарт илә, айа җан, Хода тотса сәне юлда әмани, Атаң алдыга барсаң ул замани, Түрене ихтыяр итмә, айа җан, Бер-ике көндин артык торма, и җан. Мәнем юктыр фирак утыга табым, Сәне күрмәй корымас күздә абым. Атаң куйган ирер бәгърем үзә даг, Янә сән куймагыл даг өстенә даг. Ике-өч көндин артык торма, и җан, Әҗәл йитсә, мәңа ул көн, айа җан. Үлеп китсәм йөзеңне күрмәй, и җан, Калыр бәгъремдә йөз мең дагы арман. Тула әйде сүзен углыга бисйар, Айагыга төшеп күп еглады зар. Ике-өч көн торып, юл задын итте, Сәфәр бармакның истигъдадын итте. Чыкар хәлдә анасыдин сорады: - Атамдыр Мәккәдә, йә җае - вади. Насыйп булса, мән ул җайга барырмын, Атамны мән нәчек анда танырмын? Анасы әйде: - Гәр Мәккәгә барсаң, Кереп ул шәһәргә, бер йирдә булсаң, Ки андин соң утын базарыга бар, Карап бер, янә булгайсән хәбәрдар. Озын буйлык, кызыл йөзлек, сийә риш, Ширин сүзлек кәлер бер мәрде-дәрвиш. Йөрер сәрпа бәрәһнә, иңедә - шәл, Телендә зикрү-тәсбих даимел-хәл. Намаз укыр дүкәнә һәр кадәмдә, Ходага шөкр идебән дәмидәмдә. Качан кем сән атаң алдыга барсаң, Мөлакать әйләю әхвәле сорсаң, Әгәр сорса бәнем әхвәле дәрдем, Бәйан кылгайсән анда руйы-зәрдем. Анам, дигел, бу халәтгә йитепдер, Торырга куәте-пайы китептер, Ки "Ибраһим" дисә һәр собхе-шәми - Чыкар агзындин ул дәм дәрде-аһи. Вилаятьне тотар буйы кәбабы, Дигәй бер-берегә пирү-шәбаби. Бу Зөлхәйаны, дирләр, дәрде-дагы - Ятар бәгъредә һиҗранның чырагы.2 Аның бәгърене ортар нары-һиҗран. Кибаб исе киләдер, буе-бөрйан.6 Аңа айгыл сәлам, зинһару-зинһар, Мәне бичарадин бисйару-бисйар. Анасы күп васыятьләрне кылды, Бу сүзләрне бала күңлегә салды. Торып шаһзадә ул дәм сорды рөхсәт, Анасы егълаю бирде иҗазәт. Видаг әйләп ушал дәм юлга керде, Анасы егълаю урынында калды. Укыды бу газәлне ул дәм анасы, Күренмәс булгынча углының карасы. +Газәл Аһ мәне дәрдү-бәлага мөбтәла кылган фирак, Тәхтү-бәхтемне бозып, ахыр гида кылган фирак. Гәүһәр кыйммәт бәһа ирдем нәсәбе-базарыда, Сондырып кадәмне нәйләй кем, бәһа кылган фирак. Былбылы ширин нәвадик мәскәнем ирде чәмән , Җәгазьдик вәйранәләр эчрә аза кылган фирак. Мән зәгыйфь бичараны кем, даимән фирак уты белән Көйдереп хәкестәр мәне зиры пай кылган фирак. Тависы хөррәм әйләдем мән тутыйларга һәмнәшин, Вай, нитәй кем, заг-загынга ашнәи кылган фирак. Киеке хөррәмдик йөрешем даимән күмсар иде, Аһ бу чубин кафәстә мөбтәла кылган фирак. Гөлчәһр ирдем, йөзем гөлшәндәге гөлләр ара, Бивәлек утыга рәңгем кәһроба кылган фирак. Нәчә көн йөреп юл, рәнҗе күрде, Бинагәһ Мәккәнең шәһрега керде. Барып кылды ки бер йирдә карар ул, Йөреп ирде ки төн-көн ач вә зар ул. Утын базарыга барып, булып зар, Торыр ирде карап бу дил-зарәфкәр.19 Анасы айган ирдәк кәлмәде һич, Карап торды, күренмәс иртәдин-кич. Булып битакать ул, китте карары, Орып бер сәхт аһы, кылды зари. Ходага ялбарубән кылды фөрйад, Ушал дәм бу газәлне әйләде йад. +Газәл Вә аһ мәне йөз мең бәлаләрга дучар иткән үлем, Ихтыярымны алып, биихтыяр иткән үлем, Бул гариплык дәштедә әүварә сәргәрдан булып, Кузы алдырган киек дик интизар иткән үлем. Мән кызыл гөл дик чәмән шәһредә бер солтан идем, Хару-хас йәңлыг аяк астыда хара иткән үлем. Кемгә егълап барып әйтәин дәрдемне мән? Шаһ идем мән, имде гидае хаксар иткән үлем. Ерак йирдин килебән, канда сән, җаным атам, Күргел имде хастәкәрем интизар иткән үлем. Кәсебан аһ нәхле вәзендәлекне, Бәҗай кәлтерде охшар бәндәлекне. Зимстаны-бәһардин бул йөредем, Суык-иссигъ җәфаи раһе күрдем. Бу мескен адәминең башыга, бел, Нә эшләр киләдер һәм ае, һәм ел. Килеп ирдем җамалыңа өмидвар. Күрә алмай калдым охшар бер дидар. Сәне эзләп, атам, монда кәлепмен, Җамалыңдин нәтай мәхрүм калыпмын! Бу сүзене әйтеп кем, егълады зар, Гариплек дәрде имде әйләде кәр. Кайан барай, нитәй дип булды биһуш, Калып сүзләр сүзедин, булды хамуш. Кешегә сүзләмәй хатәрдер дәрвишан, Торыр ирде, булып бисйары-гирйан. Күрәр кем, бер кем ирсә булды пәйда, Килер һу дип яланбаш вә ялан па. Кара шәл иңедә бер чәндәсе бар, Кылыр һәрбер кадәмдә сәҗдә дубар. Кәлимәи-таййибә агзындадыр бәс , Ходаның зикредин үзгә сүз имәс. Анам әйгай кеше ошбу нишанлык - Ир килгүче, буе - мәһрибанлык. Күзегә яшь алыбән зар егълады, Торыр ирде диле әфкәре егълап. Килеп солтан, диде бу сүзне агаз: - Алыңнар,- дип,- утынны!- кылды аваз, - Хәләл утын алып кәлдем, алыңнар, Хәләл пүллык кеше булса, килеңнәр! Ушал дәм бер кеше алдыга кәлде, Ки өч ярмак биреп, утынны алды. Ки бер ярмак биреп дәрвишләрега, Алып ирде тәгамь дилришләрега. Йәнә бер тәңләсен толларга бирде, Ятимнәргә бересен хәер кылды. Бозык диван өегә килеп ирде, Ходаның зикре берлән торып ирде. Атасы алдыга шаһзадә барды, Сәлам биреп, тәвазуг берлә торды. - Галәйкем, - диде солтан, күзе төште, Кубып, бу җәван берлә күреште. Баласыны кочаклап егълады шаһ, Бу сердин булды солтан ул дәм агәһ. Тарикы-имтихан берлә сорады: - Нә йирлек сән?- диде.- Кайсы бәләди? Мәни бичарага хуп охшаерсән, Айа углан,- диде,- кайдин килерсән? Диде углы: - Айа и бәндәи хас, Кылыпдырлар һәммә ил сезгә ихлас. Мәнем һәм берничә гарзе сүзем бар, Ишетең, әйтәим, и никү-кәрдар. Диде солтан: - Дигел һәр ни сүзең бар! Егет ул дәмдә үксеп егълады зар. Диде: - Мән Бәлхе фәрзәнде булырмын, Газизең җәкәре бәнде булырмын. Бу сүзегә тәкабул иде солтан: - Булырмән Бәлхе иледин мән һәм, и җан! Йәнә әйде ки: - Кемнең углыдыр сән? Атаң кемдер? Кайу диндин булырсән? Бу сүзене ишетеп биһуш булды, Замандин соң йәнә һушыга кәлде. - Мән ирермән аның дик иргә угыл, Ул ирмәс Хакдин үзгә берлә мәшгуль. Вилаять мөлкене, тәхтене ташлап, Фәкыйрьлек милкен алган - Хакны хушлап. Хәрир тунны кара чикмәнгә саткан, Ки Зөлхәйа хатыныны тол иткән, Гайалыга ятимлек дагы куйган, Бу Мәккә шәһредә утынчы булган, Ушал солтанның углы мән улырмын, Атамны күргәли монда килепмен. Бу сүзене иштеп китте карары, Кочаклап углыны, күп кылды зари. - Ерак йирдин кәлепсән, никү-фәрзәнд, Ачып, арып, айа җаным, җәкәр бәнд.7 Тәмам күргәннәрен бер-бер сорады, Әкәбирләр, һәммә шәһри-бәләди: - Гарип-мескен анаң бармы сәламәт? Нәчә еллар чигеп толлыкта михнәт? Диде углы: - Анам хәле булыктыр - Бу толлык дагы берлә кан йөзептер. Якын бел: аһ берлә гарше көйсә - Ки Ибраһим дибан бер аһ орса. Чыкар, аһ дисә, уты дик төтене, Аның бәгърега юк, дирләр, бөтене. Төтен булгай вилаять - җәнк алды , Бу Зөлхәйаны, дирләр, дагы-дәрде. Бу сүзне ишетеп солтан екылды, Замандин соң йәнә хәлегә кәлде. Ушал дәм кәлде һатифдин бер аваз, Диде: - Ибраһим, углыңга булып баз, Бәне кылдың фәрамуш имде, белгел, Мәне сөйгел вә йа углыңны сөйгел. Ишетеп бу ниданы, булды биһуш, Ичендә зикре-халәт әйләде җуш. - Сәне дип тәхтү-бәхтемне кичепмен, Ки бән вәхдәт шәрабене эчепмен. Кичепмен имде углымдин Ходага, Мәңа сәнсен, Кәримлек, раһнамәйа. Хода әмре белән Газраил йитте, Ушал дәм углының җаныны алды. Нида кәлде янә һатифдин ул хәл: - Юып күмгел,- диде,- углыңны дәрхәл. Ходаның кыйсмәтега рази булды, Гариплыкы өчен күңле бозылды. - Айа углым, җәкәр бәндем , колыным, Гариплыктә сәңа килгән бу үлем, Бәне эзләп килеп үлгән гарибем, Егетлек хиссасыдин бинасыйбым. Атасының хозурын күрмәй үлгән - Морады-максудына йитмәй үлгән. Төмән мең хәсрәте армандә калган, Кәмалыга йитешмәй нәү екылган. Сәне имде Ходага тапшырыпмын, Ходаның хөкмега рази булыпмын. Анаңдыр, мөнтәзир, юлга карап зари, Сәне килгән дибан ул зар әфкәри. Вафатыңдин анаң ахыр ишеткәй, Сәнең дәртеңне әйтә-әйтә үлгәй. Бу сүзне әйтебән күп егълады зар, Якасын канга болгап чәшме хунбар. Моның дик егълап углын йиргә куйды, "Әләйһү раҗигун" ул дәм укыды. Ушал дәмдә ингизе фөрйад кылды, Укыбан бу газәлене яд кылды. +Газәл Имде эзләп тапмагаймын, канда сән, җаным, балам? Күргәли кәлдең йөземне, маһи тәбаным, балам! Ул Кыямәт дәштедә күрсәм сәнең буең-йөзең, Бозгучы Мәхшәрне анда аһы-әфганым, балам. Бу үлем хакыдыр кем, бу нәчә көймәклек нәдер? Вакты йитмәй хозан булган гөлестаным, балам, Йөрәгемнең куәте китте, нитай дәртем белән? Сүзлүгенчә калмады бер зәррә дәрманым, балам. Үлгенчә итсәм, әда булмас, сәнең дәртеңне мән, И төкәнмәс йөрәгемдин хәсрәте-кәнем, балам. Бер мәсәл бардыр кадимдин: яхшыга булгай зәваль, И җәван, биназыйр мөэмине-мөселманым, балам. Һәрзаман ядымга төшсәң, кычкырырмын ваһ диеп, Йитмәгәй имде сәңа фөрйады-әфганым, балам. Йир йөзене нәү-бәһар итте димәңнәр ләлазар, Катрә-катрә йиргә тамган күздәге каным, балам. Әйтәдерләр бәгъзеләр бу гамьне сән инде оныт, Булмагай һәргиз онытып бу даг-һиҗраным, балам. Белмәс ирдем ванәһдәк мән бу гариплек дәрдене, Имде гамь башыма йитте, белдем, и җаным, балам. +* * * Йөрәгемнең куәте, күзем-раушаным, җаным, балам, Җаным, өем зиннәте һәр кичә миһманым, балам. И балам, мән кайсы йиреңне әйтепләр егълаем, Бинишан намы юк калган ханә вәйраным, балам. Насыйбым кадрем ушанды, нә кылай, и дустларым? Зиннәтем һәм хөрмәтем алдыда солтаным, балам. И сәнең дәртең белән үлсәм-котылсам дәртедин, Көйдерер гүрдә кәфенне аһ вә сүзаным, балам. Калмады сабры карарым, һәммәсе кем, улды так, Налашедин налаш итте бәйтел-әхзаным, балам. Бәндәмен, бичарамын, килмәс кулымдин һич гыйлаҗ. Имде юк сабыр әйләмәкдин үзгә сәрманым, балам. - Мөхәммәд өммәте сез бәндәи хас, Мәнем сүземгә имде әйләң ихлас. Мәнем егълаганым углымга ирмәс, Кеше гамь чикмәгенчә гамьне белмәс. Гариплеге өчен күңлем туладыр, Аның хәлега күп рәхим киләдер. Диде: - Һәркем гариплек берлә булса, Гарипләргә кеше күз яше кылса, Пәйгамбәрнең гариплегын кылып яд, Хода кылгай аны дузахдин азат. Бу сүзне әйде солтан, юлга керде, Күзенең яше күксегә түгелде. Өмид өздем ки шаһлыкдин, Илаһым, Зәну-фәрзәнд ятим кылдым, Илаһым. Әгәр мең парә кылсалар бу юлда, Качан сәндин күңел өзгем, Илаһым. Кабис тагына барып ул заманда, Нәчә еллар гыйбадәт кылды анда. Ки һәр айда тәвафы Кәгъбә әйләп, Китәр ирде өегә базы егълап. Ки беркөн барды шаһи гали һиммәт, Бу дары бибәкадин кылды рихләт. Ул ир Ахирәт өегә куелды, "Аләйһү раҗигун" ул дәм укылды. +Газәл Үттеләр бу дөньядин күп дилхаһлар, Калмады дөньяда бакый гидалар һәм шаһлар. Хәсрәтә, и дустларым, залим үлемең золмындин, Бу кара йир астыга керде бары руйы-маһлар. Нагәһан алса якаңдин, куймагай дәм оргали, Һич әсигъ кылмас сәңа, кылсаң фөгане вә аһлар. Гакыл ирсәң, кыл гыйбадәт, бирмә дөньяга күңел, Бирде дөньяга күңлене гаклы кәме, гүтаһлар. Дөнья - хасрәт ханә ирер, и ҺӨВӘЙДА, дөньядин Йөз мең хәсрәт илә үттеләр нәчә дин һәмраһлар. Бар ирде шаһның бер хубы-мөриде, Ки бер төн истихарә эчрә шаһны күрде. Диде солтанга кем: - Хәлең нә улды, Ләхед ичрә кыйлу-калең нә улды? Диде: - Мәндин Хода хөшнүде булды, Мәнем хәлем бу көн бибуде булды. Ходаем мәңа кылды күп гыйнаять , Ки аслан күрмәдем рәнҗү-мәшәкать. Ки Бабел-Шәмсе атлыг бирде маэва, Олуглыгы ирер чөн Гарше-Әгъла. Йәнә күп вәгъдә кылды Хәйе-Әкбәр, Җамалын күрсәтәй дип Рузы-Мәхшәр. +Газәл Дөньяны талак кылучы - гокъбәга йөз орган кеше! Җәннәт илә хурны нәтар Мәүлә йөзен күргән кеше? Кем бихәбәрдер Мәүләдин, мәгърур булыр дөньясыга! Дөньяның мөлкен нәйләйсен андин хәбәр алган кеше? Фәгъфуры-кайсәр милкене башыга орсынмы аны? Нитсен Сөләйман тәхтене - гыйшкъ тәхтегә менгән кеше? Илаһи, без сәне вахид белепмез, Хәбибең Мостафаны хак белепмез. Илаһи, хаҗәтемезне рәва кыл, Караңгы кылма иманым, сафа кыл. ҺӨВӘЙДА, ки Хода кылгыл гыйнаять, Кичеп җормым, тот иманым сәламәт. Пәйгамбәр әйделәр кем: - Булса хәсид , Нә кылган тагате - булгучы фасид? Белең, утынны өртәйдер нәчек тар, Хәсәд тагатене андаг өртәгәй нар. Газазил тагате әйләп шаһ булды, Хәсәддин рандәи даргәһ булды. Берәүнең алдыда тәүбә кылыр кәс, Бу кылган тәүбә мәне сындырыр бәс. Кылырмын, дир, фәлән рузы игадә, Һәммә кылган гөнаһдин бу зийадә. Тәмугга кергүче сәкез гөруһ халык, Аларга булгучы җәннәт даре галикъ. Бересе - падишаһы залим улгай, Берен белгел - гамәлсез галим улгай. Береседер - гани һәм бисәхавәт, Зинакәрдер- бере, күп аңа михнәт. Бередер - дөньяда тәүбәсез үлгән, Бере - шатранҗы даим базы кылган. Фәкыйрь малын хәләл дип йийгүче нас, Хәрәм эшкә хәләл дип кылган ихлас. Бу таифә халаикълар биһиштне, Белең, күрмәсләр ул гамбәр сириштне. Шәйтану-Фиргун галәйһүмал-ләгыйнәт +хикәяте Хәбәрдә әйделәр: Шәйтаны-мәлгунь Килеп ирде ләгыйнь Фиргунгә беркөн. Икәве бер-берегә сүзләр ирде, Ки Фиргуне-ләгыйнь Шәйтанга әйде: - Языклык Ходага сәнме, вә яман, Җавап айгыл сүземгә имде раушан? Газазил әйде: - И Фиргавен, аңла, Колак салгыл сүземгә имде, тыңла. Хода әмер әйләде җәмгы-мәләккә, Һәммә кәррубийан вә нүһ фәләккә: - Кылың Адәмгә сәҗдә җөмләңез зуд!Бу яңлыг әмер кылды безгә Мәгъбүд. Мәләикләр тәмамы сәҗдә кылды, Ходаның әмрене анлар йитерде. Дидем: - Адәмнең асылы - хакь, мән - нар, Аңа сәҗдә кылырга иттем гарь. Кылып ошбу гөнаһы - гөбраһ улдым, Сәбәп бу рандәи даргәһ булдым. Вәләйкин сән Ходаны юк белерсән, Үзеңне ил ара Тәңре кылырсән. Мәнем җормымнан, и Фиргавен кәфер, Сәнең кылган гөнаһың анча вафир. Диде Фиргун: - Мийане-халкы-афак, Йәнә булгаемы бездин явызрак? Газазил әйде: - Күп бездин зәбун бар, Бу дөнья мөлкедә бисйары-бисйар. Алырлар малы - мөэминне бизури, Кылырлар йийып-эчеп фәску-фоҗури. Алар залим ирерләр Халикы-так, Алар бездин ирер анча зәбунрак. Кыямәт көн кәлер Хакдин хитабы, Аларга күп кылыр каһре-гыйтабы. Мәләикләргә ул дәм әмер булгай, Газап кылгучыларга Хак боергай: - Кылың Шәй��ану-Фиргундин мөшәддәт Газабы-сәхте залимнарга, михнәт. Илаһи, һич колыңны кылма залим, Фәкыйрьлек берлә үтсен гомре даим. ҺӨВӘЙДА, сурәтең ирер мөлаем, Сәнең дик юктыр дөньяда залим. Сүз әйтеп чын вә ялган илгә бисйар, Бозып ләфзеңне, таптың мал, мордар. Насыйбың булса, йибәрсен локма аш, Чыкар Мәхшәрдә карныңдин булып таш. Сән үлгәндин кин әһеле-гыйалың Үлсен, хуш, йийгәйләр мөлкү-малың. Алар кермәс сәңа Таң ла арага, Калырсән рузы-Мәхшәр сән бәлага. Йәнә өч таифә илнең догасы Иҗабәт булмагай, һич иддигасы. Хәрәм харьдер- бере - гайбәтче инсан, Береседер - хәсәд кылган мөселман. Бу таифә халаикъны беләңсез? Теләкләрен Ходаем бирмәз һәргиз. Кыямәт көн кәлер Хакдин хитабы, Халаикъга кылып каһре-гыйтабы Ки: - Сезләр залим илдин куркыңызлар, Нәчек җан берлә әмрен тотыңызлар. Вә ли мәндин оялып курыкмаңызлар, Мәнем нәмрәсне андаг тотмадыңнар. Газабы-сәхте сезләргә кылырмын, Барыңызны җәһәннәмгә салырмын. Ки беркөн әйделәр Солтаны-Кәүнәйн, Аның Мигъраҗы ирер кабы-каүсәйн, Диде: - Мәнзур иледә һәркем ирсә, Рийа берлә намазу-руза кылса, Аның кылган намазу-рузасын Хак Кыямәткә диген кылгай мөгаллак. Кыямәт көн алып йөзегә оргай, Мәләикләр газабы-сәхте кылгай. Сәнең җаең ирер,- дигәй,- җәһәннәм, Аның ичендә күргәйсән йөз төмән гамь. Илаһи, күңлебезне бирийа кыл, Чырагы садыйкымызны пөрзыйа кыл. Хәсәддин һәм рийа кәбәрдин ит пакь, Мәне бичара та булгынча бер хакь. Сәнең алдыңда, и Халлакы-Даүвәр, Имәс пушидә сәңа зәррәчә кәр. Мәнем кылган эшем, и Паке-Бәздан, Халаикъга ниһандыр, сәңа - гаян. Күрәр күзгә гаҗәп суфинамә сән, Ниһанда нәфсе эткә мөбтәла сән. Корырмын ил ара бисйары-тәкъва, Рийаның әшкәрене әйләп әкъва. Салырмын ил ара әлгә нәзарә, Нәзәр салгым кеше юктыр гөнаһә. Укырмын ил күзенә нәкъле-бисйар, Сәхәрләрдә кылырмын нәлаи-зар. Кылырмын бу тарика илгә тәзвир , Сәңа гайан ирер, йа Галәмес-Сәйр. Тәмам гомрең үтте язы илә кыш, ҺӨВӘЙДА, кылмадың сән бирийа эш. +Бер талибел-гыйлем кыйссасы Кылыр равилар ошбу риваять, Хәбәрдә килтереп мондаг хикәят: Бар ирде бер хани талибел-гыйлем, Бигаять парсайы-торфә, хуш гыйлем. Таләп әйләп укырны - юлга керде, Нәчә көннәр йөреп, юл рәнҗе күрде. Йөреп, әл-кыйсса, бер шәһрегә барды, Нәчә көннәр ушал шәһре-ичрә йөрде. Бу талипны дәхи сормады һичкем, Моның муллалыгын белмәде һичкем. Ничә көннәр йөреде ләб бә тәшнә, Тәгамь тапмады, бигаять булды кәснә. Йөреп ирде ки беркөн зари егълап, Гариплык утыга бәгърене даглап. Ушал дәм бер җәһүди булды пәйда, Диде: - И нәве җәван, кадре-гана, Сезә нә булды, күп кайгы йийасыз, Нәчек кәриш белән егълап торасыз? Җәһүдкә бирде ул мондаг җавабы, Аның һәрбер сүзегә рай-саваби. Диде: - Мәни Шам халкыдин булырмын, Кылаймын дип гыйлем, тәхсил кылыпмын. Нәчә көндер татымасмын тәгами, Мәне сормас кешенең хассу-гаме. Аның өчен булыр хәтрем пәришан, Торыпдырмын булып бу йирдә хәйран. Җәһүд әйде: - Мәңа бериште-һизум Күтәреп кәлтерреп бирсәң бичарүм, Бирәй булай тәгаме сәңа вафир! Нә әйтсен аңа бичара мосафир? Ушал дәм зары-зар егълап Ходага, Утын алмак өчен барды далага. Утын алып ирде күтәреп, Торып ирде аны җаззарга салып. Рәсүле сәрвәре фәрзәнде адәм Йитеп кәлде аның алдыга ул дәм. Мөбарәк күзләре төште гарипкә, Ушал мулла мосафир мөзтарипкә. Ки андин сордылар Солтаны-Әбрар: - Нә булды сезгә,- дип әйде,- Айа йар? Ушал мулла вә бичара мосафир Диде: - Мән, йа Рәсүллуллаһ, мосафир! Диде: - Мәни Шам халкыдин булырмын, Нәчә көннәр гариплыкта йөрермен. - Нә эшкә кәлдеңез?- дип әйде хәзрәт,Гариплек шәһредә тартып мәшәкать? Диде талип ки: - И Солтаны-Гадел, Килеп ирдем кылай дип гыйльме хасил. Рәсүллуллаһ диделәр: - И гарип яр, Төреп сезне мөһимгә ошбу базар? Ушал бичара талип әйде ул дәм: - Белең сез, Сәрвәре-әүладе-адәм, Нәчә көннәр бу шәһәр эчрә йөрдем, Юк ирде һич танышым, кәснә булдым. Торып ирдем тәбә дивардә егълап, Гариплык утыга бәгъремне даглап. Ушал дәм бер җәһүд алдыга кәлде: "Нә җан?"- дип мәнем хәлемне сорды. Булып сән, диде, нә гамьгә гирифтар, Калып сән бу тәбә диварыда зар. Мән аңа хәле-зарым гарзә кылдым, Гариплык кәснәлекдин аңа әйдем. Җәһүд әйде мәңа: - Сахрага барып, Алып килсәң мәңа утын күтәреп, Сәне мән ашу-нанга туйгызаен, Йәнә бернәчә йармак һәм бираин. Утынны, йа Рәсүл, мән кәлтерепмен, Торыпмын ошбу йирдә бу сәбәптен, Пәйгамбәргә биреп мондаг җавабы, Күзендин катрә-катрә түкте абы. Рәсүле галәмин һәм булды гирйан, Бу йаранга йөрәге булды бөрйан. Гарип булмай гарип хәлен белерме? Җәфа тарткан кеше заигъ булырмы? Зира ки үзләре тарткан гариплек, Гариплык шәһредә күп мөзтариплык. Диделәр: - И гарип, бичара мескен, Заманы әйләңез бу йирдә тәскин. Утынны, сез торың, мән күтәрәин, Җәһүднең ишегегә тигерәин. Пәйгамбәр урныдин дәр-хәле торды, Мөбарәк аркасын утынга орды. Күтәрмәгә утынны касде кылды, Ушал дәм Җәбраил алдыга килде. Диделәр: - И Рәсүле һәр ду галәм , Ирерсез Сәрвәре-әүладе-адәм. Куең утынны сез, мән күтәрәин, Җәһүднең өегә алып бараин! Рәсүлуллаһ ушал дәм Җәбраилга Моның дик әйделәр пийке-Әминга: - Бер очын сез тотыңыз, Пике-раһбәр, Бер очын мән тотам,- диде пәйгамбәр. Күтәреп бардылар ике бөрадәр. Җәһүднең өегә тигерде анлар. Җәһүд ивдин чыкып, хәзрәтне күрде, Диде: - И Мостафа, сезгә нә булды? Нә өчен керделәр утын күтәреп? Сәбәп нидер, торырсыз монда килеп? Аңа әйде нәбииләр пишвасе, Ду галәм халкының күзе тутйасы. Мөбарәк агзыдин кылды шәкәр риз, Җәһүдкә бу тарика сүзләде сүз: - Кылыпсыз әмре бер яран гарипкә, Гариплек шәһредә бер мөзтарипкә. Мәңа бер пөште һизум күтәреп кил, Бирәй дип сән тәгамь вә һәм йәнә пүл. Савабы талип гыйлемне тапмай дип Алып кәлдем сәңа утын күтәреп. Аңа ошбу тарика сүзне әйтте, Җәһүд ул дәмдә катигы аһ орды. Диде: - И Раһнамәи һәр ду галәм, Ирерсез Сәрвәре-әүладе-адәм. Ки безнең динемез садыйк имәстер, Дине Исламга һәм лаек имәстер. Нәчә көннәр кылып ирдем хатаны, Йәнә иттем бу җанга күп җәфаны. Бу көн сез Сәйидел-инсаны вәл-җан, Кылың кем, мәңа имде гарзе иман. Җәһүдкә Мостафа гарзе итте иман, Кәлимә килтереп булды мөселман. Кылып анлар талипкә андаг гыйззәт, Рәсүле-Хак шәфагать хаһе өммәт. Беләдер кадре-зәрне әһле зәргәр, Нә белсен ул мәкәс кем, кадре шөкер? Белер кадре гыйлемне мәрде-галим! Нә белсен галим кадрен мәрде-залим? Шәрафәт фазлыдин мулланы, и җан, Җәһүд булды мөселман, тапты иман. Диделәр: "Кем кылыр мулланы гыйззәт, Мәне гыйззәт кылыр,- дип әйде Хәзрәт,Мәне гыйззәт кылыр һәркайсы адәм, Ки гүя кылды Тәңрене Мөкәррәм. Мәне гыйззәт кылыр һәр, нийке-әхтар Аңа кылгым шәфагать рузы-Мәхшәр. Мәне гыйззәт кылыр һәркайсы өммәт, Ки гүя кылды ул Тәңрене гыйззәт. Кылыр һәр бәндә кем, Тәңрене гыйззәт, Аңа биргәй Ходаем хуру-җәннәт. Кылыр һәркем ки, мулланы хәкарәт, Мәне кылды хәкарәт",- диде Хәзрәт. +Хикәяте Хәзрәт Гайсә галәйһис-сәлам Хәбәрдә кәлде: Гайсә ибне Мәрйәм Гүристанга бардылар ушалы дәм. Тамаша әйләйән һәркайсы гүри, Йөреп ирде кылып кәшфе-кобури. Күрерләр бер кешене кабер эчендә, Тәненең ярымы гаркъ нур эчендә. Ярымы ирер нар эчендә сузан, Күреп Гайсә бу серне - булды хәйран. Догага тордылар күздин түгеп яшь, Диде: - Йа Раб, бу серне кыл мәңа фаш? Нида кәлде: - Үлекнең үзедин сор, Сәңа әйтсен, бу серне сәхибе гүр. Йәнә ачты догага кул Мәсихә, Үлек бер дәм эчендә булды ихйа. Гүредин ул кеше башын күтәрде, Сәлам әйтеп, тәвазуг берлә торды. Диде Гайсә: - Ирерсәң кемгә өммәт? Көяр җисмең ярымы - сәхте-михнәт! Нидин ярым тәнеңдер гаркаи-нур, Җавап әйләп бу серне әйлә мәшһүр! Диде ул кемсә: - И Гайсә, ишетгел, Бу серне әйтәин, күңлеңдә тотгыл. Ки бер көн бер галим кәлде көемгә, Сәлам биреп кереп кәлде өемгә. Аны күреп, ярым җисмем күтәрдем, "Галәик" дип аның сәламен алдым. Йарым җисмем аңа торды кәмаһы, Түгелеп калмады йиргә гөнаһы. Сәбәп будыр, Ходаем кылды рәхмәт, Газабы-сәхтедин булды сәламәт. Тәнемнең ярымы тормады, калды, Түгелмәде гөнаһым, безгә калды. Чигәр ярым тәнем катигъ газабы, Сәбәп будыр, ирер хәлем харабы. Бу сүзне аңлагыл, и мәрде-дәрвиш, Ки йапан комнарыдин җормымын биш. Күреп мулланы һәркем үрә торгай, Хәзан яфрагы дәк җормы түгелгәй. Торып, бер галиме кем кылса хөрмәт, Ходаем шайәд иткәй аңа рәхмәт. Гыйнаять кылса Тәңре, һич гаҗәп юк, Ходаның рәхмәте күп, бисәбәп юк! ҺӨВӘЙДА, сән сүзеңне мохтасар кыл, Билеңне баглагыл, газьме сәфәр кыл. Бу дөньядин үзеңне кылгыл азат, Кичә-көндез китәргә әйләгел зад. Килептер сән җиһан пөрре-җәфага, Бу көн сәүдәңне кыл, йөрмә хатага. Җиһаны халкы ирер бер кәрвани, Булыр пәсү-пише юлга рәвани. Әман бирмәс үлем һәр зи нәфәсне, Кылырсын нә күңел берлә һәвәсне? Үзеңне гокъбә юлыга йавыткыл , Күңелне ошбу дөньядин савыткыл. Бу дөнья чөнки хәсрәтханә ирер, Ки бихәсрәт кеше дивана ирер. Әгәр мең яшәсәң - бердер тереклек, Үләрсән гакыйбәт, и хуб белеклек. Кани Карун сыйфат дөньяны куган, Ки дөньяда талашып каны түккән? Кани бу дөньяда мәнмен дигәннәр, Җиһан милке мәнем дип сыймаганнар? Зә Адәм тә бәнух салих та баин дәм - Килеп китте җиһанга бик күп адәм. Бу дөньяга күңел бирмә, бөрадәр, Һәммә кәре ирер вәйраны-әбтәр. Әгәр мең сүзләсә сүз, аслы бу сүз - Нә хаҗәт сүзләмәккә сүзне утыз! Намазу-руза кылгыл, и мөселман, Куеп фигъле-бәдеңне, әйлә ихсан. Ходаның әмрене тот бадилү-җан , Мөнаһидин үзеңне кыл гөризан. Бу сүз берлә әда булды төмән сүз, Ки аслы сүз будыр, и мәрде дилсүз. +Мөнәҗәт биҗәнабин +Казыел-хаҗәт Халика, җувр әйләдем үз җаныма, Куймадым тагать тәгамен ханима, Һәр нә эш кылдым, бары булды рийа, Игътимадым юк гамәл кылганыма. Халика, түктем гыйбадәт җамыны, Пөхтә кыл бәндәңне, хәле хамене, Сән кәрәмлек падишаһсән, мән - гида, Әйләгел хуру-косур ингамине. Халика, килдем сәңа әйләп өмид, Даргәһеңдин кылмагыл сән на өмид, Гәрчә бәндәң монда булса русийаһ, Лотфы әйләп, анда кыл вәҗһем сәфид. Халика, сәндин теләрмен күп мәдәт Һәм теректә, җан чыкарда, йа Әхәд! Сән әгәр хәлемга хами булмасаң, Азгырыр юлдин мәне Шәйтане-бәд. Халика, күп әйләдем фәску-фоҗур, Нә җавап биргем торыр йәүмен-Нөшур? Күп гөнаһ кылдым дибан өзмәм өмид, Чөнки Саттарел-гайуб сән һәм Гафур.13 Халика, кылса сөаль Мөнкир-Нәкир, Һәйбәтендин таглар булгае хәрир, Бәндәи-гаҗиз ирермен, и Илаһ, Раббым Аллаһны тәлимгә җари бир. Халика, даим мәңа биргел әман, Ике җиһан падишаһ сән, миһербан! Таң ла тартканда тәразуга гамәл, Кыл савапны гөнаһымдин һәм гиран. Халика, ике күземе пөраб кыл, Кичәләр та собхыдәм бихаб кыл, Тезгә төшкәндә сусап Мәхшәрдә тел, Хәүзе-Кәүсәрдин биреп, сирап кыл. Халика, хийф үтте мәндин салу-маһ, Һәр нә эш кылдым, бары булды гөнаһ, Таң ла рисвай кылмагыл ил алдыда, Кул-аягым сүзләшеп бирсә гүаһ. Халика, даимән бигамь әйләгел, Үлгенчә зикреңә һәмдәм әйләгел, Нә бәла кәлсә, үзеңдин рази мән, Монда гамькин, анда бигамь әйләгел. Халика, лотфы-гыйнаять әйләгел, Җөмлә мөэминнәргә рәхмәт әйләгел, Таң ла Сиратдин сәламәт үткәреп, Җәннәтел-мавә кирамәт әйләгел. Халика, хийф үтте мәндин маһу-сал. Төне-көн фикре-хыялым булды мал, Таң ла мәндин алсалар бер-бер хисап, Аһ, белмәсмен, нә булгае анда хәл. Халика, ике җиһан гамь-хаһы сән, Барчаның раззакы Бер вә Бар сән, Кем әнгиз торса, әйләгел йиргә орып, Кылгучы пәстене әнгиз Каһһәр сән. Халика, күп әйләдем җорму-хата, Мәңа сәндин күп торыр лотфу-гата, Бу ҺӨВӘЙДА гарибинең хәлене Кылмагыл сән нәфсе бәдкә мөбтала! +Тәмам.