diff --git "a/ILLA/Татар матбугатында ТОркестан.txt" "b/ILLA/Татар матбугатында ТОркестан.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Татар матбугатында ТОркестан.txt" @@ -0,0 +1,945 @@ +ЧИТ ИЛЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАРНЫҢ ТАРИХИ-МӘДӘНИ МИРАСЫ +3 НЧЕ КИТАП + +Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең +Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты + +ХХ ГАСЫР БАШЫ +ТАТАР ГАЗЕТА ҺӘМ ЖУРНАЛЛАРЫНДА +ТӨРКЕСТАН +Һәр милләтнең тарихи хәтерендә үзенә генә якын һәм кадерле булган җирләр, географик урыннар бар. Мондый урыннар халыкның гасырлар дәвамында тупланган яшәеш тәҗрибәсе, тормышны динифәлсәфи күзаллавы, тарихи хәтере белән билгеләнә. Татар халкы өчен Кәгъбәтулла урнашкан Мәккә шәһәре, пәйгамбәребез җирләнгән Мәдинә каласы, мөнәҗәт-җырларда искә алынган Шам-Шәриф төбәге - әнә шундый изге җирләрдән. Болар рәтендә халкыбыз күңеленә якын булган Төркестан төбәге хакында да аерым сөйләргә мөмкин. Бу - VI-VII гасырларда беренче төрки каганлыклар тарих аренасына аяк атлаган, VIII-XIII гасырларда Бөек Ефәк юллары узган һәм кисешкән, төрки халыкларның мәдәни үсеш процессларында гаять мөһим роль уйнаган, шуңа күрә алар өчен рухи кыйбла вазифасын үтәгән җир. +Төркестан сүзе этимологик яктан "төрки халыклар яши торган ил" дигән мәгънәне белдерә, ул Үзәк Азия һәм Үзәк Евразиянең гасырлар дәвамында төрки кабиләләр гомер сөргән бер өлешен билгели. Бүген Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Таҗикстан дәүләтләре, Кытайның Синцзян-Уйгур автономияле районы урнашкан җирләрне, Иран һәм Әфганстанның төньяк өлешләрен узган гасырларда, гомумиләштереп, Төркестан җирләре дип атап йөрткәннәр. +Тарихи-географик атама рәвешендә Төркестан сүзе беренче тапкыр 639 елда согыд телендә язылган бер битлек хат-документта очрый. Анда Сәмәрканд төбәгеннән яшь бер кызның коллыкка сатылуы турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук Төркестан атамасы скандина виялеләрнең XIII йөз ядкяре саналган "Инглинглар турында сага" исемле әсәрендә дә искә алына. +XIX гасырда Урта Азия җирләре Россия империясе составына кергәч, 1867 елда Төркестан генерал губернаторлыгы төзелә. Бу чорларда, Төркестан дигәндә, Бохара, Хива ханлыклары, Каспий арты (шул чорлардагы исеме - Мавәраэбәхрехәзәр), Фирганә, Сырдәрья, Җидесу өлкәләре күз уңында тотыла. ХХ гасыр башында басылган татар газета- журналларында "Төркестан хәбәрләре" исеме астында бирелгән күпсанлы мәгълүматлар нәкъ шушы җирләрдә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында сөйли. +Гомумән, Идел-Урал буйларында яшәгән татарларның Төркестан туфрагы белән тарихи-мәдәни һәм рухи бәйләнешләре гаять көчле булган. Этник тамырларның берлеге, дин уртаклыгы, җанлы сәүдә, гыйлем- мәгърифәт алмашып яшәү, аралар ерак булуга карамастан, үзара мөнәсәбәтләрнең ныгуына, кардәшлекнең артуына китергән. Биредә Х гасырларда ук Идел Болгарстанына ислам диненең Төркестан җирләре аша килүен, әлеге туфрактан чыккан Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани кебек шагыйрьләрнең татарлар тарафыннан яратып укылган "үз әдипләребез" булып китүен, меңәрләгән шәкертләребезнең Урта Азия мәктәп-мәдрәсәләрендә белем алуларын, Идел буендагы ачлык елларында күпсанлы милләттәшләребезнең, Төркестан туфрагына сыенып, исән-имин калуларын искә төшерү дә урынлы булыр. Әлбәттә, әлеге рухи алыш-бирешләр ике яклы барган, үз чиратында татарлар да Төркестан туфрагына бурычлы булып калмадылар: бу җирләрдә мәчетләр һәм мәктәп-мәдрәсәләр ачтылар, җирле халыкка аң-белем, мәгърифәт тараттылар, аның мәдәни-икътисади алгарышы өчен хезмәт иттеләр. Әлеге юлда көч куйган татарлардан Төркестанда яшәгән халыкларның беренчеләрдән булып тарихын язган, аларның фольклор һәм этнографик материалларын туплап бастырган тарихчы, этнограф Корбангали Халиди (1846-1913), Сырдәрья һәм Җидесу өлкәсенә фәнни экспедицияләр оештырган, бу төбәкнең мәгариф системасын аякка бастыруга зур көч куйган мәгърифәтче галим Әбүбәкер Диваев (1856-1932), ХХ гасыр башы укучысын төрки халыкларның хәл-әхвәлләре белән даими таныштырып барган журналист Нәүширван Яушев (1887-1917), Урта Азия тарихы буенча беренче фундаменталь хезмәтләр язган профессорлар Газиз Гобәйдуллин (1887-1937) һәм Булат Салиев (1882-1938), кыргыз халкының милли эпосы "Манас" ны җыйнап, теркәп калдырган Каюм Мифтаховларның (18921948) исемнәрен, эшләгән эшләрен хәтергә алу да җитә. +Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән "Татар вакытлы матбугаты сәхифәләрендә Төркестан" җыентыгында, исеменнән үк күренгәнчә, ХХ гасыр башында нәшер ителгән газета, журналларда урын алган һәм Төркестан җирләрендә гомер сөргән халыкларның тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, көнкүрешенә кагылышлы мәкаләләр, гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерелеп, шәрех- аңлатмалар белән тулыландырып бирелә. "Әл-гаср әл-җәдид", "Вакыт", "Йолдыз", "Идел", "Шура" битләрендә басылган язмалар аша уртак тарих, төрки кардәшләребезнең көндәлек тормышлары, Төркестанның сәнгати образ-сурәте күз алдына баса. +Китапта Капал, Яңа Үргәнеч шәһәрләренә мөгаллим булып килгән Фатих Садыков, Габдулла Бигиев, сәяхәтчеләр Әхмәтҗан Биктимеров, Гафур Госманлы, эшмәкәр Габделкәрим Сәгыйдов, язучылар Вакыйф Җәлал һәм Борхан Шәрәфләрнең язмалары янәшәсендә Төркестан зыялыларыннан күренекле мәгърифәтче, мөфти Мәхмүдхуҗа бине Биһбудхуҗа, татар матбугатында язышкан Сәидгомәрбәк Сәидмөхәммәд Ходаярхан углы кебекләрнең дә мәкаләләре урын алган. Аларда Төркестанның уку-укыту, мәгариф системасындагы үзгәрешләр, биредә яшәгән халыкның дини, иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм рухи тормышларында урын тоткан мөһим мәсьәләләр турында сөйләнелә. +Язмалардан күренә ки: авторларны борчыган төп мәсьәлә - Төркестан төбәгенең икътисади-мәдәни яктан артталыгы, халыкның авыр тормышта яшәүгә дучар ителүе. Бу проблема Төркестан турында татар матбугаты битләрендә басылган һәр мәкаләдә диярлек урын алган. Әйтик, чыгышы белән Себер татары булган Ибраһим Таһири үзенең "Күргән-белгә��нән" исемле язмасында "Төркестан мөселманнары бу көнгә кадәр мәдәният юлларына керә алмый калуларында ошбу беркадәр тарихи- иҗтимагый сәбәпләр бар иде" дип, араларыннан түбәндәгеләрне аерып чыгара. Болар: төрки халыклар арасында фикри бердәмлекнең булмавы, хатын-кызларның хокуксызлыгы, дини фикернең артталыгы, руханилар катламының таркаулыгы һәм наданлыгы, мәктәп-мәдрәсә низамнарының тәртипсезлеге һәм башка кимчелекләр. Ибраһим Таһири фикеренчә, җәмгыятьнең алгарышы турыдан-туры хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе белән бәйле, чөнки милләт хадимнәрен иң беренче чиратта аналар тәрбияли. Бу хакта автор үз язмасында: "Һәр милләтнең хатын-кызы ул милләтнең уңында улыр. Хатыннар, ягъни аналары дүн (түбәнсетелгән. - И.Г.) бер милләт һичбер вакыт тәрәккый итә алмас. Хатын - өметнең, яхуд өмет - хатынның нөсхәседер", дип билгеләп уза. +Китапка кергән мәкаләләрдә Төркестанда яшәүче татарларның тарихы, көнкүреше, мәдәнияте мәсьәләләренә дә игътибар бирелә. Билгесез бер авторның "Төркестанда татарлар", Аллаһияр Беләшевнең "Татарлар Төркестанда", Нигъмәт Еникеевнең "Бохарада татар театры", Вәли Шәфигуллинның "Ташкент театры" кебек язмалары әнә шун дыйлардан. +"Татар вакытлы матбугаты сәхифәләрендә Төркестан" җыентыгында урын алган мәкаләләр Идел-Урал буе татарларының Урта Азия белән тарихи, икътисади һәм мәдәни багланышларын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак булып торалар. +ӨЧ МЕҢ ЧАКРЫМЛЫК СӘФӘРЕМ +Бу заман күңелгә килгәнне язмак, уйга, фикергә төшкәнне сөйләмәк, күргән-ишеткән вакыйга вә хәбәрләрне мөляхәзә кылып, һәркем гакылы ирешдеге кадәр мәгънә чыгармак заманы идеке һичбер күзе ачык адәм[г]ә яшерен дәгелдер. Бу заман матбугатның (китап басу) иң тәрәккый итдеке, алга китдеке бер заман улдыгыннан, һәрбер ишетелгән вә күргән нәрсәләрне язып, аз гына булса да файда алмаслармы өмиде илә шул матбугат аркылы бөтен халыкка күрсәтмәк, бәнем уемча, бик тиешле эшләрдән хисап кылынмактадыр. Шуның өчен бән дә өч мең чакрымлык улан сәяхәтемдә күрдеге вә ишетдеге шәйләремне язып, укучыларга күрсәтмәкче буламын. Бән бер яшь кеше һәм дә язуга да яңа өйрәнмәгә башладыгымнан, табигый, бәнем яздыкларымда күп кимчелек вә йитешмәгән йирләре улачагыннан, хөрмәтле укучыларымнан гафу боермакларыны үтенеп, максуда керешәчәгем. +Бән оренбурглы мөхәррир мәшһүремез Фатих әфәнде Кәримов, "Мәшһүр хатыннар" нам китабының нашире Салих әфәнде Шәрипов, берничә китапчыларың мөхәррире улан Шакир Мөхәммәдев җәнапларының дәляләте (димләве) илә [1]905 сәнәнең 29 октябрендә Оренбургтан Җидесу вилаятенең (Семиреченский областьның) Капал исемле шәһәргә, мөгаллим уларак, Ташкент[к]а хәрәкәт идән поезд илә киттем. Бераздан Аурупа илә Азияне аерган Урал нәһерене үтеп, Оренбург шәһәре дә күздән озаклаша башлап, ахырында бер дә күренмәс булып калды. +Бән, бу юлда рус юлчылары аз булыр инде, күбесе мөселман��ар улыр, дип уйласам да, алай булмады. Башка йирләрдәге кеби монда да бер руска бер мөселман юлчысы бар иде. Шөйлә исә дә, вагоннарда тыгызлык дәгел иде. +Шул көн кич сәгать алты ярымда Тозтүбә стансасына йиттек. 15 минут кадәр туктаганнан соңра, дәһа хәрәкәт иттек. Төн бик суык булды, хәтта вагонның тәрәзәләренә боз торды. Озакламый Бурчыгар стансасына йиттек. Бу ике ара бик таулык, тауларында кап-кара чуен кеби каты таш, имеш. Тимер юл да шул тауларны ярып, кисеп үтмеш иде. Бу аралардан узган вакытта, бездә адәм балаларының гайрәт вә һиммәтене, икенчедә заманымыздагы улан голүм вә мәгарифең ни дәрәҗәдә куәтле бер шәй идекене, аннан да бигрәк, шушы якты дөньяда көн кичермәк, хатын-баласыны тәрбия кылмак арзуы мөкаддәсәсе илә көненә 60 тиен, ниһаяте 1 сум алып, дөньяның һичбер төрле рәхәт вә ләззәтене күрмәйән бичара хезмәтчеләрнең (рабочий) шу тауларны тишеп-кисеп чыгуларыны исәпләп, хәйран булып бармакта идем. +Бу кадәр авыр хезмәтләре көне-төне кылып, гүяки Аллаһы Тәгалә гомер буенча таш кисү, кап ташу кеби хезмәтләр өчен генә яраткан рәвештә бу елга кадәр һичбер тавышсыз, забастовать итми вә хокукларыны сорамый торуларына бик гаҗәпләнә идем. Һәм бу елгы забастовкаларыны без дә инсан, без дә адәмчә яшәмәкне арзу кыламыз диеп, үзләренең хакларыны саклауны бик хаклы дип уйладым. Уйладым гына дәгел, бик тиешле дип игътикад кылдым, ягъни ышандым. +Һәм дә хадимә (рабочийлар) булмаса иде, бу юллар, пароход, телеграм, телеграфлар ничек йөрер вә эш кылыр иде. Бу шәйләрең һичбер әһәмияте, кирәге булмас иде. Вакыйган да шу хадимәнең тәгътыйле вакытында тимер юл телеграмнарының һичнәрсәгә яраксыз идеке бик ачык беленде дәгелме? +Шуның өчен дә хөкүмәт, мәмләкәт, хәтта бөтен дөньяның төзеклегене вә тәрәккыйны теләгән олуг кешеләр дә бу рабочий халкыны үзләре кеби бер инсан булып, бәлки төзеклек вә эш күрү өчен үзләреннән артык белеп, анларың һәртөрле хокукларыны биреп, рәхәт яшәмәкләренә иҗтиһад кылулары бик тиешле дип, үз-үземнән сәяси эшләрне уйламакта булдым. +30 октябрь сәгать 10 да "Чулкар" нам стансасына йиттек. Бурасы бер өлкән вокзал, имеш. Вокзалы һәм бер кечек авыл. Тимер юлың җәнүб тарафында икән. Монда да бәгъзеләр төште, бәгъзеләр ултырды, дәһа хәрәкәт иттек. Бу йирләрдә комлык, бәгъзән ком таулары, тоз күлләре күренеп калмакта иде. Табигый, бу кеби йирләрдә поезд да акрын йөрмәктә иде. +Соңра Арал күленең шималендә һәм дә шул исем илә аталмыш улан "Аральски..." стансасына йиттек. Бурада буфет Касыйм мөселманы кулында улдыгыны күреп, бик сөендем исә дә, Оренбургтан Ташкентка кадәр сузылмыш улан юлда фәкать бер стансада буфет мөселман кулында булдыгына бик кайгырдым. Нигә безнең мөселманнар бу кеби иң файдалы сәүдәне кылмыйлар икән? Хосусан, бу кеби мөселман йирендәге вокзалларда мөселманнардан буфетлар улмак бик тиешле дәгелме? Әллә безнең мөселманнар бер стакан чәйне 5-10 тиенгә, 5 тиенлек булкины 10 тиенгә сатарга куркалармы? Күп файда итеп, тиздән баеп китәрмен дип шөбһәләнәләрме икән? Бу кеби файдалы сәүдәнең башында бәгъзе йирләрдә Касыйм мөселманнары күренсә дә, әмма Казан, Оренбург, Уфа мөселманнарыннан бер адәмең улсын буфет тоттыгы ишетелдеге юктыр. Чук тәәссеф! +Шөйлә поезд һәр стансада бик озак тормый, юлчылары бәгъзене төшереп, башкаларыны ултыртып, һәм дә юлчылара ашарга тамак???, эчәргә чәй, су алырлык вакытлар гына туктамакта иде. 30 октябрьнең кичендә сәгать сигезләрдә Казала вокзалына йитеп, нәрсәләремезне вокзалга кертеп куйдык. Вокзалда исә бик галәбәлек күпчелек иде. Монда яңадан забастовка була, поезд йөрмәячәк дия, хәйли хәвефкә төшерсәләр дә, ләкин хәмед улсын, һич шәй булмады. Шөйлә исә дә ярты тәүлек вокзалда ятуга мәҗбүр булындык. Зирә забастовка сәбәпле, бу юлларда хәрәкәт, фәкать бер-ике көннән бирле генә улып, алар да вакытлы-вакытсыз килеп кидейүр, имеш. +Бурада артык эшләр булмады. Һәр йирдә халык авызында забастовка вакыйгалары сөйләнмәктә, һәр өстәлдә чынаяк, рюмка тавышлары ишетелмәктә иде. Фәкать Пенза әтрафыныкы, Алматада сәүдә итә торган фикере төрле, күзе ачык, уку-укытуның кирәклеген, милләтнең ни дәрәҗәдә идекене яхшы төшенгән, белгән Шакир Моратов исемле бер сәүдәгәр илә таныштым. Арамызда хәйли сүзләр, милли фикерләр булды. Капалык юлны вә насыл барачагым хакында мәгълүмат эстәмеш идем, бик гүзәлчә тәгъриф вә бәян кылып, бәне мәмнүн итте. +Соңра кич кундык, иртә тордык, поезд хәзер йөриячәк дия-дия, 31 октябрь сәгать 10 да Казаладан хәрәкәт иттек. Бураларда вокзал, стансалар һәм шунлара тәгаллекъле шәйләр ясалып беткәне юк иде. Барсыны да яңа ясамакта вә эшләмәктә иделәр. Хадимәнең күбесе казакълар иде. +Вагонда татарлар да, казакълар да бар иде. Татарлардан Алматада сәүдәгәр Рәфыйковның доверенные Шәмсиев нам зат илә, һәм дә бераз баргач, Колҗа шәһәрендә сәүдә итә торган Троицки Яушевларның приказчигы Хәбибуллин исемле адәм илә танышып күрештем. Бәнем мөгаллим уларак баруыма бик шатландылар, чөнки бу адәмнәрнең икәве дә укыту вә тәрәккый тарафдарлары иде. Иштә, әфәндем! Кайда улса да улсын, сәүдәгәрнең күзе вә фикере ачылмыш, зирә дөньядан хәбәре бардыр. Дөньяда бер өйдә вә бер йирдә бака кеби сасып яткан бер адәмнән дә мөтәгассыйб вә фанатик һичкем юктыр. Чөнки һич шәйдән хәбәре юктыр. +Бән бу адәмнәр илә гүзәлчә вә файдалы сохбәт итмәктә идем. Поезд да һаман алга бармакта, кечкенә-кечкенә стансаларны үтмәктә иде. +Шөйлә 31 октябрьнең төнендә сәгать 4 ләрдә Ак-Мәсҗед - Перов ский вокзалына йиттек. Бунда тагы забастовка булачак дия, юлчыларны куркытмышлар иде, ләкин һич шәй булмый хәрәкәт иттек. АкМәсҗедне узгач, җәй көне кеби кояшның мәрхәмәтлеге җылыларына очрадык. +1 ноябрь көндез сәгать 4 тә Төркестан вокзалына килеп туктадык. Буның вокзалы да бик өлкән, имеш, ләкин ясалып бет��әмеш улдыгыннан бик мәхәббәтле күренмийүр иде. Буфетлары кечек бер балчык өйдә иде. +Карбыз сатучы руслар илә юлчы Бохара еврейлары арасында аз гына түбәләш чыкмый калды. +Монда һәртөрле халык, казакъ, төрекмән, чалмалы сарт, татар, рус, сартча киенгән еврейлар улдыгыннан, карауга бик кызыклы иде. Һәркаюсы кәнди шивәсе илә сөйләшмәктә улдыкларыннан, бик гаҗәеп тавышлар ишетелмәктә, кәндемнең дә бу кеби төрле халыклар арасында булындыгыма шөкерана кылмакта вә шатланмакта идем. Буннан да хәрәкәт итеп, 1 ноябрь кич сәгать 7 дә поездда бәңа инмәк тиешле улан Кабылсай нам стансайа йитдегеннән, бән дә бурада төштем. Үземне бунча йирләр кәмаль рәхәтлек илә китермеш улан вагоннар вә поезд[н]ы озатып калдым. Бундан соң бәңа Капалга кадәр ямщик, ат илә бармак лязим улдыгыннан, тугры почтовой стансайа барсам да, бер көн атлар булмадыгыннан шунда кич кундым. +2 ноябрь иртә илә сәгать 7 дә Чимкентка карап юнәлдем. Юлдашым исә Чимкентка бара торган бер сарт иде. Шөйлә Кабылсайдан 67 чакрым мәсафәдә улан Чимкентка 3 станса "бәйкәт"тә (зирә казакълар стансайа "бәйкәт" дип әйтмәктәләрдер) атлар авыштыруыгына көндез сәгать 4 тә ирешеп, почтовой стансайа төштем. Фәкать дәһа ат булмадыгыннан 4 ноябр[ьг]ә кадәр бунда калуга мәҗбүр булдым. +Күрдеңезме! Голүме мәгарифең әсәре илә мәйдан[г]а килмеш улан пароход, поездларда йөрү илә ысулы кадим улан ат-арбаларда йөрү никадәр фәрекъледер. Поезд илә көненә биш йөз чакрым бардыгы хәлдә арба илә бән көчкә бер көнгә 67 чакрым йөри белдем. +Поездда тузан, яңгыр, җил селкетү, кыймылдау кеби кешенең бар рәхәтне китәрә торган хәлләр һич улмадыгы кеби, ятмак, тормак өчен дә тәкъдир тыныч улдыгы тәгъриф итәргә мөмкин дәгелләр. Хәлбуки, ат-арба илә йөрдектә бер тарафтан - тузан, дикәр тарафтан җил кеби табигатьнең әсәрләре бар рәхәтеңне алып, арбаның каты йир өстендә шалдырдап бардыгыннан ултыру, йоклау кебиләр ахыр дәрәҗәдә кыен вә мәшәкатьле улып, хәтта үпкә вә йөрәкләр урыныннан кузгалырга якынлыдыр. Поезд илә йөрдектә сәгатьләр дәгел, минутлар бушка китмәдеге хәлдә, арбада сәгатьләр дәгел, көннәр һичбер файдасыз үтмәктә вә бәрбад улмактадыр. +Поезд илә йөрүдә никадәр тыныч вә рәхәт вә имин улса да, хакы-бәһасе дә шулкадәр арзандыр. Хәлбуки, атлы арбада һичбер тынычлык вә рәхәтлек улмадыгы хәлдә, хакы да бик кыйммәттер. +Арбага утыргач, бөтен рәхәтем киттегеннән поезддагы рәхәтлек вә тынычлыклар уема килеп, анларны сагынып, яшәсен ысулы җәдидә дия, ысулы җәдидәгә ихлас рәхмәтем ничә дәрәҗәләр артты. Тугрысы ысулы җәдидәгә улан игътикадым тәкмил кылынды. +Ысулы җәдид вә кадим өчен буннан артык мисал ула белерме? Җәнабе Аллаһ күңел күзене сукыр кылган, вөҗданы күгәргән адәмнәр буннан да гыйбрәт алмаярак кинә шул зәлял кадимнәрендә дәвам идейүрләр. Бу да гаҗәп вә көлкеле. Бар тарафтан да бөек тәәссеф вә кайгылы дәгелме? +Чимкент шәһәре +Чимкент - Т��ркестанның шималендә улан мөтәсәлсиленнән Кара Тауның итәгенә бина ителмеш бер Азия шәһәредер. Әһалисенең күбесе сарттыр. Бераз татар, бераз да руслар бардыр. Һәр урамнарында (күчә) агачлар ултыртылмыш һәм дә махсус бакчалар да күп улдыгыннан, гадәтән Чимкент агачлык эчендәдер. Биек тауның башыннан һаваның җылылыгы илә карлар эреп, һәмишә агып, шу сулар шәһәрнең һәр урамыннан әйләнәсе ямь-яшел чүп, асты таш улан канаулардан, көмеш кеби ялтырап, челтер-челтер агып тормактадыр. Әмма тикшеребрәк караганда ул кадәр дәгелдер. Зирә базарлары һәм кибетләре бик фәнадыр. Һәм дә өйләре балчыктан салынмыш, өйләре дә урамга каратып салмадыгыннан күчә тарафы тоташ бер балчык коймадан гыйбарәттер. Урамнары ахыр дәрәҗәдә тар улдыгы кеби бик сасыктыр. Әмма урамнары бик тар вә тыгыз булса да, ике тәгәрмәчле арбалары бик зур вә өлкәндер. Шулкадәре тар урамнан шунча өлкән арба узып барганда, буны карап, гаҗәпләнеп, сартлардан шу сөальне сорамак арзусы кәлийүр: +- Сезләр күчәне мөкаддәм ясадыңызмы яхуд арбанымы? Әгәр күчәне мөкаддәм кылган булсаңыз, арбаңызны бик кечкенә кылмак тиешле иде. Әгәр арбаны алдан (борын) ясамыш улсаңыз, күчәңезне бик киң ясамак лязим иде дәгелме? +Сартларның беркадәр мәсҗедләре улса да, уку-укытуның нидән гыйбарәт идекене белмийүрләр, имеш. Татарларның Троицки Яушевларның һиммәте илә бина ителмеш бер мәсҗед улдыгы кеби, кашында да ысулы җәдидә мәктәбе бардыр. Мәктәб[н]нең мөгаллиме Галәветдин әфәнде Мәҗидов җәнаплары илә махсус барып, күрешеп мәгарифә пәйда кылышдык. Чук гүзәл адәмдер. +Сартлар өйләренең тәрәзәләрене урамга каратмыйурлар. Чөнки бунларның бар ихлас вә мәхәббәтләре (бәтчә)дә улдыгыннан, хатыннарны бик игътибарсызлык илә ахыр дәрәҗәдә әсирлектә тоталар. Хәтта үзләре бер тарафка китсәләр, өйләренең тышыннан бигенеп, хатыннарны өйнең эчендә калдырып китәләр, имеш. Хатыннар болар кашында бер әсирә кәнизәк дәрәҗәсендә түбәндер. Бөтен хезмәтләрне шу хатыннар хәзер кылса вә эшләсәләр дә, бичараларның һичбер кадер вә игътибарлары улмадыгы кеби, анларның да инсан баласы идеке уйга да килмийүр, имеш. +Хатыннары урамга чыкканда (бик фәкыйрәләре генә урамга чыга аладыр), башыннан аягына кадәр махсус бер озын чапан бөркәнеп, битләренә дә иләк челтәре кеби кап-кара әйбер дә ябып йөрийүрләр. +Мөгаллим җәнаплары илә мосахәбәт иткәндә, табигый, сүзләремез дә уку-укыту хакында күбрәк улды. Мөгаллим әфәнде: "Бәндә хәйли сарт балалары да укыйур, әмма анлар[г]а укытмак хәйли мөшкелдер. Зирә Казанча язылган китаптан бунлар ул кадәр төшенмийүрләр. Кәнди телләрендә исә һичбер төрле безем мәсләккә муафыйк китап юктыр", - диде. +Вакыйган бу сүз - бик тугры сүздер. Бән үзем дә буның илә хәйли кыенлыклара очраштым. Безләр һәрбер таифәнең үзенең теле вә шивәсе илә җәмгы дәрес китапларыны тәэлиф кылу мөмкин дәгелдер. Хәтта безем арада иң китаплар нәшер и��ел[г]ән Казан телендә дә укытуга йитәрлек китаплар юктыр, башка шивәләре сөйләмимез дә. Буның чарасы мотлак безләрә гомуми бер урта тел кулланмак бик тиешледер. Шуның өчен дә бән тел берләшүне безем төрк балалары өчен фарыз дәрәҗәсендә дип беләм!.. +* * * +Соңра 4 ноябрьдә җомга көн сәгать 8 дә Чимкенттан почтовый ямщик илә ялгыз уларак, Әүлия-Атага карап йөрдем. Һәр стансада ат авыштырып кына туктамыйча йөреп, 5 ноябрь ахшам вакытында Әүлия-А тага йиттем. Әүлия-Ата да Кара Тауның якынына бина ителмеш һәм дә Чимкент кеби агачлык эчендәдер. +Шул көндүк кич сәгать 7 дә Меркегә карап юнәлдем, 4 ноябрь сәгать 4 ярымда Меркегә йитеп, атлар булдыгында ни улса да йөреп калмак кирәк дия, бер арбадан төшеп, икенчесенә генә ултырып, Пишпеккә карый йөреп, 7 ноябрьдә көндез сәгать 10 ярымда Пишпек шәһәренә йиттем. Бу һәм уездный город, имеш. Әһалисе сарт, татар (нугай), руслардан гыйбарәт, имеш. +Шул көн 1 нче сәгатьтә Алмата - Верныйга карап хәрәкәт иттек. Көне-төне һич туктамый йөреп, 9 ноябрьдә төнлә сәгать 2 дә Алматайа ирешеп, почтовый стансайа төшеп, бик гүзәл вә рәхәт йокы йокладым, зирә ничә көннәр йокысыз, барлык рәхәтем китеп килмеш идем. +Алмата - Верный +Алмата - Алатай нам өсте карлар илә өретүле улан озаеп киткән тауның итәгенә бина ителмеш Җидесу вилаятенең шәһәредер. Урамнары (күчә) киң һәм агач ултыртылмыш, биналарның күбесе агачтандыр. Урамнарыннан сулар агып тормактыр. Әһалисе руслар, татар, таранчы, сарт, дунган, казакъ, урыслардан гыйбарәттер. +Татарлар[н]ың бу сәнә Исхак бай һиммәте илә бина ителмеш бик гүзәл ике катлы ысулы җәдидә мәктәбе бардыр. Мәктәпне китап сәүдәсе илә мәшһүр Әхмәдкәрим Зәйнетдин әфәнде илә кереп тамаша кылдым. Чук гүзәл вә муафыйк таптым. Өстке катында биш бүлмә, берсе киемнәр кую өчен, дигәре дөрус, 4 нче сыйныф өчен, имеш. Асткы катында читтән килгән балалар[н]ың ашый-эчә, йоклый торган бүлмәләре бардыр. Җәнабе Аллаһ иттифак-берлек илә эш күреп, шу мәктәбең[ә] тәрәккыйны насыйп итсен!.. Мөгаллимне күрмәк арзуым булса да, фатиры бик алмада булдыгыннан, сохбәтләре илә файдалана алмадым. +Бундан чыгып, базар[г]а барып, алмасы илә шөһрәт кәсеп кылган Алматаның алмасыны алыйм дия, алма базарына бардым. Вакыйгда, алмасы бик күп була, һәм дә бик зур вә бик татлы, кып-кызыл һәм аллы-гөлле була икән. Безем Казанда бу кеби алмалар һич тә юктыр. Алманы бездәге кеби кадаклап сатмый, бәлки дистәләп саталар, имеш. Дистәсе 15-20 тиен була икән. +Соңра, икенде алдыннан Зәйнетдиннең магазинына бардым. Магазинда бәннән башка дәһа бер адәм бар иде. Җылан бүрекләре бу адәм[н]ең бер иске кеше идекене белдезмәктә иде. Ул адәм дә, бәне күргәч, бәңа карап, кайдан киләсең, кайда барасың, нигә барасың, син бундагы кеше кеби күренмисең, бер юлчы мосафирсың дия, бәне сорашмага вә тәфтиш кылмага башладыгыннан, бән дә үземнең бер мөгаллим улдыгымны һәм хәзер Капал шәһәренә ысулы җәдидә ��лә укытырга барачагымны тугрыдан-тугры әйттем. Заһирыннан бик гүзәл эш, кәсеп куй, дисә дә, эченнән бер дә яратмаганы беленеп тормакта иде. Соңра да: "Мантыйк, кәлам, ысулы фикъһ укыдыңмы?" - диде. Бән дә укымыш идем дидекемдә, ярый, диде дә куйды. Бу кадәр сүзләреннән бу адәм[н]ең бераз гыйлем сахибы идекене һәм дә фанатик идекене төшендем. Ахырында бәңа Капалны, әһали вә имамнарны яманларга башлады. "Анда барып ни булыр икән, юкка барасың. Капал - бик кайгылы шәһәр, күңел ача торган йирләре дә юктыр", дия бәне юлымнан туктатмага вә ихласымны кайтармага башладыгында бән дә: "Инде, әфәндем, бу кадәр йир килмешем. Барып күрәйен, иншаллаһ, һәр рәхәтне шунда табармын. Хәзердә Аллаһка тапшырып, юлыма йөрийәчәгем", - дидем. +Бер бакыңыз инде, әфәнделәр! Бу адәм[н]ең вөҗданы сукыр, хәмияте үлгән. Мәнфәгате миллият бөтенләй хәтереннән чыкмаган булса иде. Барыңыз, әфәндем! Милләткә хәзмәт итеңез, милләт балаларының фикерене нурландырыңыз, безем голүм вә мәгариф[к]ә ихтыяҗымыз бик куәтледер. Капалда хәйли мөселман бардыр. Бинаән галәйһи бик тә хезмәтнең урыныдыр. "Бу кадәр йирдән килейүрсең, Аллаһ рәваҗ бирсен, икъбалеңне йөрңезсен" кеби сүзләр илә тәсалла вә гайрәт бирмәк тиешле дәгелме иде? +Соңра, көндез күрешеп, танышдыгым Исмәгыйль Шәрипов әфәндейә ифтар[г]а бардым. Татлы гүзәл мосахәбәт иттектән соңра, сәгать 7 дә Зәйнетдиннең ике баласы махсус килеп, кәндиләренә чакырдыкта бәрабәр бардык. Бу егетләрне ахыр дәрәҗәдә гүзәл, чын заманга муафыйк затлар улдыгыны белдем. +Зәйнетдиннең ханәсендә Гани Моратов нам Алматаның бер сәүдәгәре илә дә таныштым. Мәҗлестәге адәмнәр һәпсе дә фикерле милләтпәрвәр затлар улдыгыннан, табигый, сүземез дә милләтә даир иде. Ысулы җәдидә өчен җанны фида кыл[г]ан кешеләр булыр исә, шөбһәсез, шушы затлар улачактыр. Менә һиммәт, менә гайрәт, менә милләт өчен кайгы! Хәйран калырсың, әфәндем! +Бу хөрмәтле затлар илә кичке сәгать 11 гә кадәр ултырышып, һәркаюымыз милләт[к]ә әлемездән килдеке кадәр хезмәт идәчәкем ез[н]е вәгъд ә кылышып, Исмәгыйль әфәнденең ханәсенә кайтып, татлы йокыга таларак истирахәт иттектән соңра, торып, сәхәр ашап, намаз вакытына кадәр мосахәбәт итәрәк, бер-беремез илә иманлашып, бән дә почтовой стансайәйә кайтып, атларың хәзерләтмәсене тәнбиһ иттегемнән соңра, сәгать 8 дә Капалга карап йөреп, 14 стансада ат авыштырып, 12 ноябрьдә кич, ястү вакытында Капалга йитеп, Капалың могтәбәр вә хәмиятле байларыннан улан Габделкадыйр әфәнде Косипаевың өенә төшеп кунак улдым. +Хасыйл: бән поезддан төшкәч, 44 стансада ат авыштырдым. Кучерларың һәркаюсы казакълардан иде. Һәр стансада казакъ йиренең иң яхшы вә мәнбәт улан урыннарында Русиядән күчеп килгән хохол, руслар олуг бер авыл булып ултырмышлардыр. Һәр карьядә чиркәү училищелары бардыр. Бунлар казакълар[н]ың наданлык вә җәбинлекләреннән бик күп файдаланып, шул дәрәҗә баеп, рәхәт-рәхәт гом��р кичермәктәләрдер ки, тәгъриф итмәк мөмкин дәгелдер. Үзләре бер алпавыт кеби ятып, бөтен хезмәтчеләре казакътандыр. +Хөкүмәт бу килгән руслар[г]а казакъларың йирене алып бирдегеннән казакълар[г]а һич мал җәелерлек тә йирләре калмадыгыннан, казакълар, малларны җәймәк өчен, шул руслар[г]а акча түләмәктәләрдер. Шуның өчен дә Русиядән ач-ялангач уларак күчеп килгән руслар хәзердә һәркаюсы бер помещик дәрәҗәсенә ирешмешләрдер. Хәлбуки, казакъ эчендә бер татар (нугай) яхуд сарт килер исә, күзләренә чүп кергән кеби күреп, ул бичараны кире кайтарып йибәрмәктә һичбер кимчелек кылмыйлар иде. Вакытында шул да гадаләт мәдәниятлегеннән саелмакта иде. +Почтовой юлда прогон ямщик хаклары исә: пар атка чакрымына - 6 тиен, арба, экипаж өчен - һәр стансада 12 тиен. Государственный сбор өчен - һәр стансада ат башына 10 тиендер. Һәр стансада ямщиклар[г]а (кучер) әкаллә 10 тиен бирү дә гадәт хөкеменә кермештер. +Ике шәһәрнең арасындагы мосафирлар исә: чуен юлдан Чимкентка 68 чакрым, аннан Әүлия-Атага 164 ярым чакрым. Аннан Меркегә 148 чакрым. Аннан Пишпеккә 115 чакрым. Аннан Алматага 234 ярым чакрым. Аннан юлның бер тарафы Колҗага, дигәре Капалга китә торган Алтын Имән стансасына 183 ярым чакрым. Аннан Капалга 167 чак рымдыр. +Капал хакында "Хәят" газетасының [1]905 сәнәнең 125 нче номерында язмыш улдыгымнан, хәзергә монда язарга лязем күрмәдем. +Иштә, бу сәфәремдә "Галә бәләд кәм мәгълүмат" дия, хәтме каләм итәрем. +ТАШКЕНТТАН МӘКТҮБ ГАЛИ +Ошбу мәкалә фикереме хозур шәрифеңезгә тәкъдим әйләдем. Кәминә ничә мәртәбә хөрмәтле "Тәрҗеман" газеталары[н]да төрк вә татар тел мәсьәләләрене укыдым. "Нур" газеты[н]да һәм барлыгы мәгълүм буладыр. Сез сахибе имтиязны өченче номерлык "Йолдыз" нөсхәңездә укыдым. Башланчы рәкымле нөсхәңездә укыңыз һәм языңыз дигән гыйбарәләрне күргәнемнән ошбуны язмакка җөрьәт иттем. Хатасыны гафу боерып, тасхих итмәк сез җәнапка гаид. Шивәңезне мәкъбүл күрермез. Безнең Төркестан мәмләкәтләре төркдерләр. Таҗиклары әксәриясе тагларымызның дамәнәсендә җай алышыптыр. Фирганә областе[н]да мәшһүр шәһәрләре - Хоканд, Әндиҗан, Мәргәнан, Нәманган - барчасы да төрк һәм телләредә фәрекъләре бер-берләренә заһирдыр. Сырдәрья областе һәм төрк булып, Ташкент, Чимкент, Төркестан, Әүлия-Ата халыкларыны һәм зәбанларыда фәрекъләре мәгълүм буладыр. Таҗикларны төркичә сүзләшмәге янә күренәдер. Казакъ, кыргыз, кыпчак, каракалпак дигән ыругларның һәм сүзләре дә фәркый рәвештә күренер. Әмма фәрекъләре ничә булса һәм аңлармыз, белермез, боңа охшаш хөрмәтле "Тәрҗеман", "Хәят", "Иршад", "Нур", "Өлфәт", "Мөхбир", "Йолдыз", кәза вә кәза нә язайурларсә, укырмыз, фәһемләп төшенә белермез. Үз төрк телләремездер. Белмәслеккә тамырларымыздагы каннарымыз куймыйдыр. Бар кавемлекемез мәгълүмемездер. Һәр хәйли караклык телләр лөгатьләре илә гөфтар итсеннәр, язсыннар, имля корсыннар, зыян юк, аңлап укырмыз. Кадиме җаһилият заманы[н]да ага-энеләр татармын, моголмын дип, коргыннар кылдылар. Соңгы вакытларда сөнни вә шигыймыз дип, кан түктеләр. Нә зыяннар булганы тәварихларда мөбәяндер. Дөньяда тереклек безләргә мондин бүләк мәүҗүд булмадылармы? Бар булса кирәк, карендәш вә диндәшләрә мохаләфәтчелекләргә нә хаҗәт? Берлекдә, асаешдә яшәйлүк. +"Хәят" җәридәседә фазыйләтле Әхмәдбик Агаев нә тарыз зиба сүзләмешләр: "Сөнни һәм түгелмен, шигый һәм түгелмен, мөселманмын" димешләр. Безләр һәм уйлә диярмез. Һәр нә кылып мөселман булаек, рәфтар вә рәвешләремезне төзәтик. +"ТӨРКЕСТАН" ГАЗЕТАСЫ +Ташкентта 38 елдан бирле Остроумов исемле бер рус тарафыннан төркичә чыгарыла торган "Төркестан" газетасы бу сәнә Фирганә вилаятеннән Ташкентка килгән бер ишанның кәрамәтене гүя үзе дә игътикад кылган сурәттә нәкыль кыла. +Мөселман газеталары һич нәкыль кылу ихтималы булмаган бер вәһми эшне бер русның ышанган сурәттә нәкыль кылуында бер сер юкмы? Остроумов Ташкент сартларыны төрлечә ышандырды. Юкса, имди үзене ишан итеп күрсәтергә дә керештеме? +7 июльдә Остроумов үземе, язучыларыннан берсеме, ишанның хозурына бармыш. Әтрафына бик күп авыруларның җыелганыны күрмеш. +Ошбу кеше хозурында ишан янына сәрир (кровать) илә фалиҗ зәхмәте 13 яшьлек бер баланы китермешләр. Ишан, чыбык илә кыйный- кыйный, тамашачыларның хозурында баланы тергезмеш. +Гүя кулы-аягы һич кыймылдамаган бала тәмам терелеп, урыныннан торып йөри башламыш. Ләкин ишан бу эштә һичбер кәрамәт дәгъва кылмый, имеш: "Бу - бер гади эш. Әгәр дә бер эттән курыкса да яки утка янудан курыкса да, бу бала терелер иде. Төрле игътикады илә килде. Минем кыйнавымдан курыкты. Бинаән галәйһи, терелде", - ди, имеш. +Остроумовкамы ышаналым яки ишанынамы? Юкса һичберенәме? +Безнең Казанда да бер ишан камчы илә бик күп кешеләрне кыйныйдыр. Ләкин куркучылар булдымы, булмадымы? Газеталарга язылганы юкдыр. +ТӨРКЕСТАН ВИЛАЯТЕ +Сәмәрканд, Ташкент вә Төркестан һәм Фирганә вилаяте Хоканд, Әндиҗан шәһәрләрендә элек заманда улан ислам ханнарыннан калган иске биналар, мәсҗед, мәдрәсә вә мәшһүр кемсәнәләрнең кабере өстендә гүзәл-гүзәл тарызда эшләнгән (археологический) асаре кадимәгә мәнсүб гыймарәтләр күп. Бу биналарның бу көндә әксәре зилзиләдән, бәгъзеләре дә гаять кадимлектән харап улып, тәмаман мөнкарыйз улырга карибдерләр. Бу гыймарәтләр безнең таифәгә ядкяр өчен калган асар, гаять игътибарсызлыкымыздан тиз заманда бөтен-бөтенә мөнкариз вә мәхү улыб, фәкать телләрдә сагынып сөйләрлек генә булып калачаклар... +Сартларда хәмияте маилә булса иде; бикәр йирләргә, бидгать эшләргә йөзәр-беңәр сумнар исраф иткәнче, бундый сагынырлык гыймарәтләр төзетерләр, һич улмаса, иске асарләрне игътибарга алырлар иде. Фикер сахибләре, милләтче диюче затлар кәндиләренә махсус музаханә (тамаша) ачып, асаре кадимнәрне йыгыштырып куярлар иде. +Затән, Төркестан вилаяте - Туран, Мавәраэннәһер исеме илә мәшһүр, иске тарихлы, абад вилаятьтер. Бу йирләрдә юнаннардан, сәлҗүкиләрдән, гарәпләрдән вә төркләрдән калган ниһаясез күп иске асарләр бар. Ташкент музаханәсендә орыш коралы, йорт әсбабы, кабер ташлары, кулъязма язулар вә гайре асаре кадимә бик күптер. +Хәзерендә Төркестан вилаятендә мәгыйшәте васигъ кешеләр тарихи вә хәзерге мәгыйшәтләренә гаид бәгъзе шәйләрне дикъкатә алып, чагыштырып бер китап язсалар, милләте исламә, хосусән, төрк әүляденә бөек хезмәт итмеш улырлар иде. Остроумовны мәдех кылып, яки аның кәефе хакында үзләренең шәхси мәнфәгатьләре өчен миссионер газетасына мәкаләләр язып, кадерлек гомерләрене сарыф иткәнче, һич улмаса, мәгыйши, әдәби китаплар язсалар, гомуми милләткә файда улыр иде. Ләкин сартларга иранилар аралашып, әксәре Иран мәдәнияте тәэсир иткән. Сартлар төрк әүляды ула торып, төрк теленнән фарсы телене якынрак күрәләр. +Сартларның иске бина, иске асаргә дикъкать итүләре улса, ул да өелеп торган туфракны әүлия зираты, белмәм дәһа кемнәр кабере дип игътикад кылып, шул кабергә корбаннар чалып, истимдад кылып вә шул каберләрне мәгъмүр кылудан гыйбарәттер. Әюб пәйгамбәр чишмәсе, Сөләйман тәхете, хәзрәте Гали кабере, фәлән хуҗа, әүлия кабере дип, ялкау кешеләр вә суфилар акча йыгып, җаһил кешеләр дөрест дип игътикад кылырлар иде. +Сәмәркандта Биби Ханым - Аксак Тимер хатыны мәдрәсәсеннән чирек чакрым Шаһи-Зиндә мәсҗеде янында кадимге Әфрасияб шәһәренә якын йирдә иске мәзарстан бар. Кабер өстләрендә мәрмәр ташларында хат күфи илә язылган, гарәби әл-гыйбарә кабер ташлары күп. Хәзерендә күбесе йагмур вә кар сулары илә комга күмелеп, каберләре ачылып, коры сөякләр күренеп ята. Биләмәсез йирләрдәге өелеп яткан туфракны әүлия зираты диеп игътикад кылган мөселманнар, бу кызганыч хәлдәге сөякләрне күреп, кадимге һәм мәгълүм мөселманнарның каберләренә күз төшереп, ташларыны төзәтеп, күренгән сөякләрне күмеп, йыгачлар утыртсалар, инша [Аллаһ], күп савапларга наил улырлар иде. Чөнки бу каберләрнең эчендә, бәлки, Ходага якын изге кемсәләр булса һәм гаҗәп имәс. +* * * +Шаһи-Зиндә мәсҗеде янындагы мәзкүр иске каберлек күбесе тауда булып, калганы тау итәгендә тигез йирдәдер. Шул тигез йирдәге кабер ташлары бөтен-бөтенә аяк астында калып, хайваннар печән базары ясалып, каберләр тапталып беткәннәр. Мөселманнар базарлыгыны дигәр йиргә ясарга, күчерергә сорасалар, ихтимал ки, мәэмүрләр яки шәһәр думаханәсе игътибарга алыр иде. Каберлектән башка да базар ясарга Сәмәркандта урын иркен. Бу соң зилзиләдә Олугбәк бине Шаһрәх бина кылган Ширдар мәдрәсәсенең куполы (манара) өсте йимерелеп төшкән. Тәгъмиренә хәзерендә бәлки хәраҗәт кифая килер иде. Биби Ханым мәдрәсәсе тәмам яраксыз булып йимерелеп төшкән. +Аксак Тимер гүре (кабере) өстендәге мавзолей гыймарәттә тәгъмиргә мохтаҗ бәгъзе йирләре ярылып киткән, өстендә (тамда) м��кләнеп үләннәр үсмештер. +Бу көндә Сәмәрканд шәһәрендә фазыл мөфти Мәхмүдхуҗа бине Биһбудхуҗаның безгә виргән мәгълүматларынча, ханнардан калган иске биналар гадәде утызга якын икән. Бонлар эчендә иң гүзәл нәкышле биек гыймарәтләр Регистанда (комлык) базар катарында мәдрәсәи Ширдар, Тиллә-Карый вә Мирза Олугбәктер. +Ширдарда сурәт булдыгы өчен намаз укылмый, әмма калган икесендә җәмгъ намазлары укыладыр. Вакыт мөсагадә кылса, инша Аллаһ, бу биналарның банилары вә тарихлары кыскача улса да язылыр. +Мәнсүб улдыгымыз төрк (татар) кадимге, бөек нөфүсле вә могтәбәр милләт улсак та, шаян-тәәссеф итәрлек урынымыз - милли тарихымызның юклыгыдыр. Шуның өчен, милли телемездә тарихи китаплар булмаганга, тарих бар дип вә тарихны нидән гыйбарәт диеп тә белмиләр, язык дәгелме?! +Бер милләтнең милли тарихы булмаса, мөнкариз улачагы табигыйдыр. Коры милләт, милләтсезләре илә ул милләтнең бәхтиярлеге нидән гыйбарәт улыр да вә милләт хисе кайдан килер? Казанда "Сөембикә" манарасы янында бер бичара хатынның калебендә нинди серләр вә нинди хисләр илә газиз тәненнән татлы җанны фида кылганы хәтереңездәдер. Боның калебендә, әлбәттә, бер сер вә бер хис булса кирәк. Юкса, гайре йирдә урын табар иде! +Димәк, (археологический) асаре кадимәгә мәнсүб биналарны сак лап, мөмкин кадәр тәгъмир итәргә тиеш, юкса, сахрада биләмәсез каберләрдән истимдад Аллаһы Тәгаләгә (әгүзе биллаһ) ширек кату дәгелме? - Дөрест! Каберләрне күреп, гыйбрәт алырга ярыйдыр. Зыярәт кылуда зарар юк. Ләкин мәҗүсиләр гадәтенчә корбаннар чалу нигә хаҗәт? Бунда әүлияләр зираты дия корбан чалуны Әстерханда да күргән идек. Шуның кеби гадәт Төркестан вилаятендә һәм могтәбәр икән. Аллаһның кемнәре юк, диямез дә куямыз. +* * * +"Шура"ның 6 нчы вә 7 нче номерларында Төркестан вилаятендә асаре кадимәдән улан иске биналар хакында язып, киләчәктә гыймарәтләренең рәсемнәрене йибәрергә, мөмкин кадәр тарихларыны һәм язарга вәгъдә кылган идек. Ләкин тәәссефдер ки, боңа гаид мәгълүмат вә язылган материалларымыз гаиб улдыгыннан, тарихларын мофассал яза алмадыгым өчен мәгъзүрем . Иң әһәмиятле рәсемнәр нәүбәте илә мөхтәрәм "Шура"да дәрҗ ителенсә кирәк. +Бу мәсҗеднең эчендә Аксак Тимергә якын кешеләрнең төрбәләре улып, иң эчкәре хөҗрәдә Рәсүлулла галәйһиссәлам задәсе Касим бине Габбас кабере, сәнәгать илә агачтан эшләнгән рәшәткә эчендә. Бигле капусы ун сәнәдә бер ачыла икән. Боның уң тарафында иркен бер залда (бер сөям булып), бере биек, дигәре кечек кулда ханнар заманыннан калган кул илә язылган ике Кяләм Шәриф бар. Биеге рәшәткә эчендә улып, кечеге тышкы тарафта. +Шаһи-Зиндә мәсҗедендә күренеп торган биек капу - әүвәлге гыймарәт, асыл мәсҗедтер. Капу яныннан нәрдбан (баскыч) илә тауга кадәр югары ашарлык гыймарәтләр, соңра бина кылынган нәрдбаннан югары ашканда, уң тарафта күренеп торган тау битендә каберлектәге мәрмәр ташлары я��тырап ятмакталар. Бу тараф ихаталы булганга, каберләр дә анча кадерсез дәгелләр. Каберләрнең кадерсез йирләре - югары ашканда сул тараф иң югары купол (манара) артында һәм сул тарафтан төшкәндә (хайван, печән базары) болынлыктадыр. Бу йирләр мәзарстан улдыгына мәрмәр ташларыннан пәк гүзәл юнылып хат күфи, гарәби әл-гыйбарә дөрест имля илә язылган кабер ташлары дәлаләт итәдер. Ярымы йиргә баткан, бәгъзеләре бик аз күренеп вә бәгъзеләре бере дигәре өстендә битәртип ятмакталар. Бу ташлар бездәге кеби буйга утыртылмыйча, плитә кеби кабернең буена яткызып салынганнар. Шуның өчен ике-өч аршиннар микъдары, бәлки заядәләре дә вар. +Бу бөек мәйданлы гүрстандагы ташларны, бөйлә аяныч хәлдә ачылып яткан каберләрне күргән гакылы сәламәт вә миллият хисе булган затлар гүя дөньяда бер терек инсан юктыр дия хыял кылып, әлбәттә, күзләреннән ачыг яшьләре энҗе кеби тәгәрәп, бу онытылмыш коры сөякләрдә һәм татлы җаннар булганны белер иде. Милләтне аяп, кәндисенә киләчәк көннәрне мөляхәзә кылып, шөбһәсез игътибарга алырлыр, һич улмаса, бу мәзарстанны ихата кылырга гайрәт вә һиммәтне сарыф итәрләр иде... Юкса бу кадәр ташлары шиксез тиз заманда ком астында югалып калырлар яки Казандагы кабер ташлары кеби хр....нарның гыйбадәтханәләре нигезенә, баскычларына салынып, аяк астында калачаклардыр. +Тәнбиһ: Төркестан вилаятенә, хосусән, Сәмәрканд шәһәренә сәяхәт, зиярәт өчен килүче затларга, Шаһи-Зиндә мәсҗеден вә зикер итдекемез мәзарстанны вә кадимге мигъмар, бу көндә мөнкариз улан Әфрасияб шәһәрен дә зиярәт кылуларын тәүсыя итәмез. Ихтимал ки, бәгъзе затлар шәһәр эчендәге гыймарәтләрне күрдекеннән соң, бетте дия китәрләр, чөнки Шаһи-Зиндә мәсҗеде бу көндә харап улан Биби Ханым мәдрәсәсеннән чирек чакрым читтә, бер биек бакчаның артында, яр буендадыр. +Сәмәрканд шәһәрендә иң иске гыймарәт Хуҗа Әхрар мәсҗеде улып, шәһәрдән тәхминән өч-дүрт чакрым ераклыкта улыныр. Зиярәт өчен килүче мөселманнар шәһәр уртасындагы Регистанда мәдрәсәләргә төшсәләр, хөҗрәләрдә тәрәккый тарафдары вә мосафирпәрвәр шәкертләр тарафыннан каршы алыначаклары шөбһәсездер. +Гомумән, Төркестан вилаятендәге мөселманнар мосафирпәрвәрләрдер. Шуның өчен номерларга төшәргә ихтыяҗ да юк һәм мөселман номерлары да юктыр. Шәкертләрдән бу биналар хакында тиешле мәгълүмат ала белерләр. Тиз китәрлек кемсәләр әшьяларны чәйханәләргә куйсалар да, бондагы мөселманнар инабәтле халыклар, югалу хәвефе юктыр. +* * * +Моннан 4-5 гасырлар мөкаддәм Сибирия илә Азия Шәрыктә вә Азия вастыда, хәтта Һиндстанда шактый сәясәт роле уйнаткан Төркестан вилаяте бөтен-бөтенә забыт итеп, төрк ханлыгы тәшкил итеп, пайтәхете булган Сәмәрканд шәһәрене абад итәрәк, бөтен Аурупага нәмунә улырлык бөек гыймарәтләр калдырган Чыңгыз хан нәселеннән монгол ыругына мәнсүб тарихи мәшһүр Аланку Хатыннан (кояш нуры илә) дөньяга килеп, күп каннар түгеп йөрдекеннән соң, Төркестанны забыт итеп, пайтәхете Сәмәрканд шәһәрендә хөкүмәт иттеке вакыт хозурында күп голәма, мәшаих вә мөәррихләр йыгып, бөтен дөньяга малик улыр максаты илә чин (хытай) мәмләкәте өстенә ике йөз мең гаскәр илә йөргәндә бу фани дөнья хануманнарга да вафа кылмай бер дакыйка әман вирмәй әҗәл якасыннан тотып, ушал 2 нче рәсемдәге гыймарәтнең астына салып, бер уч туфрак илә канәгатьләндергән Фирганә вилаятендә утрар дигән мәүзугда 807 тарихы һиҗридә вафат тапкан Аксак Тимер яки Әмир Тимер курганның кабере (Гур-Әмир димәклә мәшһүрдер). Бу гыймарәтне кәндисе сәламәт вакыт - милади 1404 вә 807 һиҗридә эшләтеп тәмам иткән. +Ошбу гыймарәтнең эчендә тугыз кемсәнең кабере вардыр. Аксак Тимернең шәехе вә имамы вә бер углы вә гайреләр. Бу гыймарәт ике катлы улып, өске катта рәшәткә эчендә бәһале нәфис ташларга хатты күфи илә дөньяга килүләре вә вафат улулары язылмышдыр. Асыл каберләре (нәгышләре)13 аскы катта (подвалда) улып, бонда мәрмәр ташларына язулар язылган. Хуҗа мөҗавирләр бу ташлардагы язуларның күбесене кәгазьгә алып, эстәгән кемсәләргә саталар. Аурупа сәйяхләре килгәч, рәсемнәрене вә шул копияләрне алып китәләр икән. +Бу биналарның күбесе Испаниядәге (Әндалүс) шәһәрләрдә гарәп мөһәндисләренең биналары тарызында эшләнгән. Гыймарәтләрнең икенче вә тышкы диварлары көзге пыяласы кеби ялтырап, нәкышләре дә гүзәл, буяулары да төрле-төрле рәңдә булып, хәзерендә һәм бүген буялган кеби ялтырап тормактадыр. +Төркестанда улан мәктәп вә мәдрәсәләр, заһирән моназарәләре гүзәл улса да, батыйнән хәзерендә мәгънәви файдалар югалып, схоластика баткагына әйләнгән. Шул иске гыймарәтләрдәге мәдрәсәләрдә хөҗрәләре, вәкыфлары күп улса да, вәкыфлары югалып бетеп, хөҗрәләре базарларда сатлык мал булып калмыштыр. Бәгъзе мәдрәсәдә 50-60 хөҗрәләре булып, шул хөҗрәләрне байлар сатып алып китәләр, янә милекләнәләр, имеш. Хаҗәт улмаса, гайре кешегә һәм сатарлар икән. Бондый бидгать вә шәрган мәмнүгъ кәсеп Бохара Шәриф мәктәп- мәдрәсәләрендә гореф вә гадәт дәрәҗәсенә ирешкән, бичара шәкертләргә хөҗрәләрне иҗарәгә бирәләр икән. Иштә, Төркестан вилаятендәге асаре кадимәгә мәнсүб (археологический) гыймарәтләр мөселманнарның игътибарсызлыгыннан хәрабә йөз тотып, тәмамән мөнкариз улырга карибдер. Болгар, Казан шәһәрләрендәге гыймарәтләр, иске асарләр тузып, югалып беттеләр. Шимди ядкяр уларак мөселманнарга хосусан, төрк әүляденә калган бармак илә күстәрерлек тарихи гыймарәтләр тиз көннән мәхү улып, дөньяга бер дә килмәгән милләт кеби калачак дәгелме?!.. +"Общество археологии, истории и этнографии" дигән җәмгыятьләр бар. Бонлар иске гыймарәтләргә бик дикъкать кылып, тәгъмир итәргә иҗтиһад итәләр, иске шәйләрне йыгышдырып, музаханәләргә куялар, төрле милләт вә таифәләрнең тарихларыны табып язарга хосуси мөхәррир (сотрудник)лары бар. Мәсәлән, Казандагы бу җәм��ыятьнең хезмәтене мисал өчен язамыз: "Протокол ревизии Болгарских развалин, произведенной 16-го мая 1902 года". Ахырында бу комиссия күп йирләрне төзәтерлек дия доклад биргәннәр. Австралиядә, Сидней шәһәрендә: Австралийско-Азиатское Антропологическое общество. Вә гайреләр. +Русиядә бондый җәмгыятьләр күп шәһәрләрдә бар. Безнең мөселманнарда бондый җәмгыятьләрне дикъкатә алып, иске биналарны кадимге асарләрне йыгышдырыр өчен бер җәмгыять тәэсис итсәләр, гүзәл булыр иде. Оренбург яшьләре хәрәкәт[к]ә килгән дия газеталарында күренде. Билфигыльгә чыгуны самими кылып телимез. +Күп мәртәбә зикер иттекемез Биби Ханым мәдрәсәсе быел булган зилзиләдә бөтен-бөтенә йимерелеп төшкән. Мәзкүрәнең кабере дә бу мәдрәсәдән ерак дәгел Киш-миш базары дигән йирдәдер. Бу хатын - асылы хытай ханнарының кызы, Аксак Тимернең иң сөекле хатыннарыннан берсе, имеш. Мәрхүмә гыйлем әһлене сөяр, шәкертләргә ригая вә матди иганәләр кылыр икән. Бу мәдрәсәләрне, зәүҗеннән сорап, кәнди малы, гайрәт вә һиммәте илә бина кылыпмыштыр. Әүвәлдә дүрт йөз хөҗрәсе вә ике дәресханәсе булган. Ишегалды (абзары), тәхминән 4 сажин, бөтенләй мәрмәр ташларыннан түшәлгән. Урта бер йирдә биек мәрмәр ташларыннан кариэләр Кәлям Шәриф куеп укыр өчен мөртәфигъ бер урын ясалган. Мәрхүмә кәндисе пәрдә илә килеп, көрсигә утырып, дәресләрене тыңлар икән, бу урыннар әлхаль бар, бу рәсемдәге күренгән манара бер читтә. Бу мәдрәсәне эшләргә Ираннан, Һиндстан вә гайре йирләрдән остаз мөһәндис, нәкъкашләр килгән иде. Мәрмәр ташларны ерактан филләр илә китерткәннәр. +Хикәя кылалар: бер кичәдә Биби Ханым берничә хадимәләре илә шәкертләр кичәдә ни эш илә мәшгульләр икән дия, имтихан кылырга килгәннәр икән, иттифакан шәкертләр дә кичке дәресләрене тәмам итеп, утларыны сүндереп, истирахәткә китмешләр. Фәкать бер хөҗрәдә ут булып, әхбабләре илә утырган берничә шәкерт кенә икән. Ханым әфәнде шәкертләр йокыларыннан уйганмасыннар дип, хадимәләренә тик торырга боерып, кәндисе якты күренгән хөҗрәгә барып, шәкертләрнең сөйләшкәннәрен тыңлаган. Бер шәкерт дустына хитабән: "Әфәндем, дөньядан ләззәт алырлык максудың ни нәрсә?" - дигән. "Сукырның теләгәне ике күз" мәкаленә бинаән, табигый, шәкертнең дә йимәк-эчмәк кайгысы булганга: "Майлы гына пылау ашар идем", - димеш. Дигәрләреннән һакәза сорадыкта бәгъзесе мал, бәгъзесе йорт-йир диеп, табигате теләгән нәрсәне әйткәннәр. Ахырында сөаль кылган шәкерткә: "Сез ни-нәрсә телисез?" - дигәннәр. Җавабында: "Бәңа сез теләгән нәрсәләр ля шәй, менә минем теләгәнем - бу мәдрәсәне салдырган падишаһ хатыны илә бер түшәктә йокласам иде", - димеш. Мәзкүрә Биби Ханым бу сүзне ишетеп, тиз үк чыгып киткән, иртәгесен бу сүзләрне Аксак Тимергә сөйләп, пылау хәзерләтеп, мәзкүр шәкертләрне сорашып, хадимләренә алып килергә кушкан. Шәкертләр вакыйганы белеп: "Арамыздан берәүсе донос ясаган икән, харап булдык, астыралар", - дип, бик куркып барганнар. Ләкин миһманханәдә хәзерләнеп куйган нигъмәтләрене күреп, бераз тәсалла тапканнар. Ханым пәрдә эчендә шәкертләргә кичәге сүзләрене икърар кылып, тәкрар сөйләргә кушкан. Шәкертләр кызарынып, оялып торсалар да, ханым гайрәт илә: "Икърар кылмасаңыз, тиешле җәза бирермен", - дип куркыткан. Шәкертләр чар-начар икърар кылырга мәҗбүр улганнар, һәрбер шәкертнең сүзен кятиб яза барган. Ахыргы шәкерткә нәүбәт йиткәч, бик оялуыннан шәкертнең маңлаеннан салкын тирләр пәйда улып, йөзләре мәк чичәге кеби кып-кызыл булып, ни йыгларга, ни көләргә белмәйләр хәйран булып калган заманда, ханым: "Мин аның теләгәнне үзем беләм, куеңыз", - диеп туктаткан. Шәкертләргә теләгән нәрсәләрен биреп чыгарып, шәкерткә һидая кылган вә дигән ки: "Шәрган, ирем арасында булган никах сәбәпле, мәгаттәәссеф, теләгеңезне биҗай кыла алмыйм, менә бу хадимә бәндән гүзәл һәм яшьрәк булдыгы җәһәтеннән, бездән разый булырсыз", - дип, күп әнгам-ихсан кылып биргән, имеш. +Манара әтрафында күренеп торган ике көпчәк (тәгәрмәч)ле арбакишкә (извозчик) арбалары, уң тарафта дөкян - сарт магазины. Бу күренеп торган арбалары, күрәсез, биек һавага менгән манараның кай төшенә йиткән, шул кадәр биек арбалар илә хайваннарны газаплап йөрмәктәләр. Бу гына йитми, ат хуҗасы һәрвакыт ат өстенә атланып йөрмәктә. Шәһәр эчендә күчәләре тар, ике арба кара-каршы килсәләр, үтеп китәргә мөмкин дәгел, белмим, шәһәрләре бик кадим ясалып, күчәләре соңрамы ясалды? Юкса арбалар бик күптән ясалып, шәһәрләре, күчәләре соңрамы ясалды? Һәр ни улса да, бере дигәренә хилаф ясалганнар... Бәлки, йөрергә йиңел атларны газапламаслык ясарга ярамый торган булып, гадәте нимесләр, руслар ясаган төсле ясасалар, сөннәте рәсүллуллаһка хилаф була торгандыр; бонысына төшенә алмадым. +Сәмәрканд шәһәре вә иске биналарының мохтәсар тарихы +вә Аксак Тимер +Үткән сәнә һәм зиярәт һәм сәяхәт касды илә Ташкенттан Сәмәркандка бармыш идек. Сәмәрканд мөфтие Мәхмүд бине Биһбүдхуҗа вә мөгаллим Габделкадыйр җәнаплары вә гайре затлар илә күрешеп, түбәндәге мәзкүр гыймарәтләрне зиярәт кылдык вә бонлар васитасы илә Төркестан әхвәленә гаид хәйли мәгълүмат алдык. Бу гыймарәтләр - төрек кавеменә мәнсүб асаре кадимәдән улдыгы сә бәп ле, безнең өчен сагынмалык улган бер тарихи шәйләрдер. Шул җәһәттән мөһим сайлап, дикъкать итәрлек вакыйгалар улганга, Сәмәрканд шәһәрене вә тарихыны хатирә өчен, "Шура" укучыларына һәдия итмәк касды илә, бу йирдә язмакны мөнасиб күрдем. +Сәмәрканд шәһәре +Асия вастыйның тарихы бөтен дөньядагы мәгълүм вә кадимге иң могтәбәр вә мәшһүр шәһәрләреннән Сәмәрканд шәһәредер. 4-5 гасырлар мөкаддәм мәдәнияте исламиянең иң парлак мәркәзе, голүм вә мәгарифнең мәгъдәне, күп әдъянның мәнбәгы улып, сәясәт роле уйнаткан Тимерлек (Аксак Тимер) вә гайре мөселман ханнарының пайтәхете улыныр иде. Вә соңра бонда һәм җаһил рөэүсаи рухания милләтнең өстенә мосаллит уларак бонлардагы сәясәтне хәтта рух вә куәтене черетте. Мәктәп вә мәдрәсәләрне схоластика баткаклыгы итте, дине исламны үзенең сафият вә кодсиятеннән чыгарып, инкыйразга юл ачты. Коръән Кәрим гайрәт, мәтанәт, иҗтиһад илә әмер иттеке хәлдә, билләрене иеп, борыннары илә кабер эзләп йөрүче рөүэсаи руханияләр, мөселманнарны зәлләт вә мәскәнәткә, гаталәт вә сәфаләткә үгрәтеп, бөтен дөньяга бәднам итәр дәрәҗәгә иреште. Ләкин ислам галидер, шул сәбәпле мәгълүб улмас, шаяд һәр заман галиб улыр. Ахырында Төркестан, истикълялене югалтып, нәҗип төрк милләте матди вә мәгънәви сурәттә күз алдында изелергә мәхкүм ителде, һәм бөйлә хыял вә фарызлар илә дәвам итеп, җәһаләт эчендә торсалар, мөнкариз улачакларында вә дөньяга килмәгән кеби югалып бетәчәкләрендә һич шөбһә дә юктыр, чөнки башка милләтләрдән безнең алга китүемез өчен матди вә мәгънәви ярдәм өмет итәрлек урын юк. Шул сәбәпле, Төркестан мөселманнары, бер сәгать форсат үткәрмәенчә, гыйлем вә мәгърифәткә ябышырга тиештер. +Милләтне мәгариф үзе кирәкле йиргә алып барыр, дөнья вә ахирәт сәгадәткә ирештерер. Затән, Төркестан вилаяте тиҗарәт, багчуанлык, диһканлык, мәгъдән урыннары күплеге, тупрак вә һавасының яхшылыгы, ягмурлар улмаса да, сәнәгать илә сугарырлык кар тауларыннан аккан суның муллыгы илә икенче Америка диярлек д әрәҗәдәдер. +Халкында тәгассыбның юклыгы, иске бабалардан һөнәр вә сәнәгатьнең әсәр итеп калуы, мәктәп вә мәдрәсәләрнең күплеге, фәкать ислях ителенеп моктәдир мөгаллимнәр булдыгында мәгыйшәтләрен тәэмин итәрлек байлыкның булуы, һәрбересе Төркестанның тәрәккыйсене муҗәб шартлар икән. Ләкин мулла вә гавамны[ң] яңа фикер вә милли хисләрдән мәхрүм улулары, боңа манигъ идеке мәгълүм. Әгәр югарыда саналган уңайлыклар янына әфкяре җәдидә илә миллият хисе дә керсә, Төркестанның төрк-татардан күп алда булачагы көн кеби ачыктыр. Чөнки сарт, үзбәк, вә таҗик карендәшләремездә истигъдад вә кабилиятләре башка милләтләрдән артыктыр. +Төркестан вилаятенә әүвәлдән бире һәрбер хөкүмәтнең күзе кызыгып килмештер. Юнан (грек) шаһларыннан Александр Македони (Искәндәр Кәбир) Төркестанны забыт итеп, юнан мәдәнияте, гореф вә гадәте кертергә күп иҗтиһад итсә дә, морадына муаффәкъ улмамыш иде. Бүгенге көндә Ташкент музаханәсендә аңардан калган асарләр күптер. Ахырында Төркестан мөселманнар кулына күчте. Төркестанда никадәр гыйльман вә фазыллар йитеште. Төркестанның бу көндәге бөек-бөек мәдрәсәләре - әүвәлге вакытларның мәгариф вә мәдәниятенә, кәрвансарайлары, базарлары, чаршулары тиҗарәтенә мөҗәссәм шаһидләрдер. Төркестан халкындагы зәкяэ вә истигъдад - бонларның истикъбальләре өчен бөек сәрмаядер. Ләкин кадерене белүчеләрнең аз улдыгыннан көннән-көн инкыйраз тарафы галибтер. +Русиянең иске хөкүмәте дә берничә гасырдан бирле Төркестанны кулына алырга иҗтиһад итеп килде. Сәүдә итәр өчен дия, явуш-явуш Төркестан үтәли Иран вә Һиндстан мәмләкәтләренә дә күз салды. Төркестанны уена алды исә дә күз тоткан йирләренә манигъ улырлык сәбәпләр чыкты. Төркестан мөселманнарыны тәсаррыфына алдыгыннан соңра, тәфтиш вә хисапсыз улган мәэмүрләргә ташлап, гадәләт йөзеннән йирле халыкларны ватан, милләткә файдалы улсыннар өчен мәдәнияткә кертеп, милли рухта тәрәккый иттерер урында "обруситлык" тохымы таратты. Рус гаскәре илә берлектә кан түгеп, җаннарыны тәләф кылган Русия мөселманнарына вә, гомумән, христиан диненнән башка диндәгеләргә 262 нче статья буенча бер су алырга мәмнугъдер. +Төркестан вилаятенә бәгъзе имтиязлар вирелеп, мәхәлли идарә урынына народный судья (казый вә мөфти) кеби мәхкәмәләр улса да, бонлар сайланып куелдыкларыннан әксәрисе акча биреп яки куркытып сайланалар. Шул сәбәпле күп вакыт шәригать вә закон белми торган җаһилләр керәләр. Әгәр дә Төркестан вилаятенә әсас кануннар кертелеп, гадаләт нәзары астында улса, ул вакыт үлчәүсез җәберләреннән фөкара халкы котылырлар иде. +Сәмәрканд шәһәренең тәэсисе хакында +Сәмәрканд шәһәренең тәэсисе хакында тарихларда төрле риваять вардыр. Һәрбер кавем вә милләтнең мөәррихләре кәнди милләте тарафыны тәрҗих иттекләре сәбәбеннән бу шәһәрнең бинасыны кәнди кавемнәренә иснад итәр өчен иҗтиһад итмешләр вә ошбу җәһәттән бер чук ихтиляф мәйданә килмештер. +Бәгъзеләрен миляддан 4000 ел мөкаддәм Әфрасияб тәэсис итте вә бәгъзеләр 3000 ел мөкаддәм Иран шаһларыннан Кай Кавус бина итте, диярләр вә бәгъзеләр дә юнан шаһларыннан Александр Македони тәэсис итте, диләр. Могтәбәр сүзләргә күрә, Иран шаһлары тарафыннан бина улынып, исеме Мәркәнд улмыш. VI гасырда Искәндәр Кәбир Аксу Амудәрьяны кичеп, Сәмәркандны забыт итмешдер. 55 тарих һиҗриядә хәзрәте Мөгавия тарафыннан Хорасан вәлисе Сәгыйд бине Госман нам зат йибәрелеп, гаскәре илә Сәмәркандны мөхасарә итте исә дә, сахиб илә мосаләхә итеп рәһен алмыш. VII гасырларда гарәпләр тарафыннан забыт ителенеп, тәмам анларның идарәсенә күчеп, XI гасырга кадәр анлар тасрифында тормышдыр. 77 һиҗрия тарихында имам Катибә бине Мөслим тарафыннан Мавәраэннәһер вә саир бәлад илә Төркестан вилаяте вә шәһәрләре җөмләтән фәтех ителмешдер. Хәлифәи Габбасия заманында зоһур идән саманилар тарафыннан Сәмәрканд шәһәре пайтәхет иттихад улынарак, бонлар дәверендә фәүкылгадә игъмар вә тәүсигъ вә тәзйин улынып, голүм вә мәгарифе исламиянең иң беренче мәркәзе улмыштыр. Бар чук гыйльманның чыккан йирләре дә - ошбу шәһәрдер. +XI гасырдан соңра гарәпләрдән истикъляль инкыйразә юл тотып, сәлҗүкиләр кулында бераз торып, аннан иранилар забыт итмеш исәләр дә, 1222 елда могол җенесеннән мәшһүр Чыңгыз хан забыт итте. Мәсҗед-мәдрәсәләрдә вә гайре гыймарәтләрне йир илә якьсан әйләп, надир китапларны яндырды. Мавәраэннәһер вә Сәмәрканд шәһәрләре Харәзем ��аһының заманында мәгъмүр икән. +Чыңгыз тарафыннан улан мөхасарә вакытында 40 000 вә дигәр риваятьтә 110 000 кеше тарафыннан мөдафәга улынмыш иде. Ниһаять, тарих милади илә 1329 елда Тимерләнк (Аксак Тимер) забыт итеп, Сәмәрканд шәһәре вә, гомумән, Төркестан вилаяте тәрәккыйгә йөз тотты вә әүвәлгедән заядә мәгъмүр улмыш иде. Кәндисе тарафыннан пайтәхет иттихад улынды. Кастиль короле Өченче Генрих илчесенең бәянына күрә, йөз илле мең гадәд җан улынмышдыр. Тимерләнктән соңра нәбирәләре арасында гадавәтләр артып, ихтиляфлар чугайдыкта, Сәмәрканд вә Бохара үзбәкләре тарафыннан һөҗүмнәр улып, көннән-көн тәдәнни дә ула башламышдыр. +Әһалисе азайдыгы кеби, иске әсбаб вә мәдәнияте дәхи мәхү улмыштыр. 1868 елда руслар тарафыннан забыт улынарак Зерафшан исеме илә тәшкил улынган вилаяттә мәркәз иттихад улынмыштыр. +Олугбәк рәсадханәсеннән "календарханә" исеме илә мәгъруф дарелфөнүннән бер асар калмамышдыр. Рәсадханәне шәйбаниләрдән бер хан тарафыннан хәзинә күмелгән заны илә йыктырылмыштыр. +Бу көндә Сәмәрканд шәһәре ике кыйсемгә мөнкасим улып , бер кыйсеме Русия дәһасе вә дигәре Иске шәһәр аталмактадыр. +Русия күчәләре Аурупа тарызында эшләнеп, ике якта арык (канау) буенча сулар йибәрелеп, канау буйларына йыгачлар утыртылмыштыр. Гаҗәеп бакчалар, мәхкәмәләр, дәүләт мәктәпләре гүзәл сурәттә вөҗүдә китерелмештер. 1897 ел улан тәхрире нөфүс хисабы буенча 54900 ир илә хатын җаны улмыштыр. +Сәмәркандта егерме биш күчә (урам) вә әйләнәсе 17 чакрым йөз илле сажиндыр. Областной правление, хәзинә идарәсе, ирләр прогимназиясе вә кызлар гимназиясе, область мәхкәмәсе, дәүләт банк шөгъбәсе, транспортный контрольләр гаскәре, собрание вә гайреләр ошбу кыйсемдәдер. Шәһәр китапханәсендә бер бик 500 җилдтән заядә китаплары вар. Бу ел мәгариф вә хәмиятпәрвәр мөселманнарның гайрәт вә һиммәтләре саясендә мөселманнар өчен кыйраәтханә вә җәмгыяте хәйрия ачылды. Бу эшкә Сәмәркандның иң могтәбәр затлары иштиракъ иттеләр. Күп-күп тәшәккер улыныр. Бу хәер эш илә милләткә, гомумән, Төркестан вилаятенә нәмунә улырлык эшкә мөбашәрәт итүләре илә Сәмәрканд шәһәре ифтихар итәрлектер. Димәк ки, иске мәдәниятне, истигъдад вә кабилият исбат итте. +Тимерләнк (Аксак Тимер) +Әмир Тимер хан димәклә мәшһүр вә безнең телемездә дә Аксак Тимер нам илә мәгърүфтер. Мөбаләга хикәяле тарихы илә вә бәгъзән әкфаренә кадәр җәсарәт итүчеләр илә вә бәгъзеләр кәрамәт сахибе дия төрлесе төрлечә игътикад итмәктәләр . (Бу да безнең җәһаләтемез нәтиҗәсеннән тарих китапларыны моталәга кылмадыкымыздандыр. Һәрбер мөбаләгале язылган китапларны мөкаддәс саеп, тәфтишсез хөкем кылмакымыздан килгән бер хаталыктыр. Төркестан вилаяте хакында да Җәнадил кыйссасы, Хандак вакыйгалары кеби хикәяләр асылсыздыр.) +Тимерләнк яки Аксак Тимер (Тамерлан исеме илә галәт язылмыштыр). Затән, Аксак Тимер дөньяның иң бөек сәясийүн вә җиһангирларыннан улып, фөтухәт илә вә забыт итдеке йирләрдә золымлыгы илә дә мәшһүр улмыштыр. 736 тарихы һиҗриядә Мавәраэннәһернең Сабз нам шәһәре җәварендә Каш касабәсендә тугмыш иде. Риваятьләрә күрә, бер кач батыйнда Чыңгызның сөляләсе илә берләшеп, бер могол сөляләсенә мәнсүб улып, Чыңгыз ханаданына карабәт соһәрия илә мәрбут улмыштыр. Бу мөнәсәбәтлә чыгтай хөкемдары Туг лык Тимернең заманында вафат идән гаме Сәйфетдиннең йиринә Каш валисе вә гаширәт рәисе (унбашы) улып, Туглыкның вафатында боның кайне улан әмир Хөсәенлә иттифак итеп, Туглыкның углыны мәгълүб вә катил итмеш. Бәгъдә әмир Хөсәенне дәхи Бәлхтә мөхасарә вә катил итәрәк, 770 тарихларында ханлыгы[н] рәсман игълан итмештер. +Кәндисенең бер кулы вә бер аягы зәгыйфь икән, коллары тарафыннан күтәреп йөрткәннәр. Харәзем вә Кашгар илә бөтен Төркестан вилаятене забыт итмештер . 783 елда Хорасанны забыт вә хөкемдары булынан Габбаседдинне әсир итеп, Сәмәркандта хәбес итмеш вә Сәбзевар илә Нишапуры дәхи фәтех илә, Сәрбәдараннан Хуҗа Гали Мөгайяде тәслимә мәҗбүр әйләмеш. Карабаг хакиме шәех Ибраһиме гарыз тагатә мәҗбүр итмештер. Аннан Ширазә варып, аның хөкемдары әл-Мозаффареддин шаһ Яхъяйә юнәлдектән соңра кинә Сәмәркандка кайтмыш иде вә шул әснадә Дәште Кыпчак Туктамыш хан илә ике мәртәбә орышып, Туктамыш ханны мәгълүб итмеш иде. Боннан соңра янә дә 794 елда Мазандаран вә Шираз тарафына китеп, але Мозаффареддиндан шаһ Мансуры катил илә Фарс икълимене забыт итеп, Багдад тарафына китмеш. Гыйрак гарби дәхи кулына төшереп, Мәүсал, Мардин, Диярбәкер җәһатләрене фәтех итмеш. Ширваннан Дәште Кыпчакка күчеп, Туктамыш ханны мөнһәзим итәрәк, Сибириянең эч тарафына кадәр тәгъкыйб итмештер. Бәхре Хәзәр әтрафыны вә Русиянең нисфы җәнүбисене дәхи забыт вә тәхриб итмеш, аннан 800 тарихында яшен кеби Һиндстана һөҗүм итәрәк, шаһ Мөхәммәд Рабигый мәгълүб вә пайтәхете улан Дәһли илә Һиндның әксәре тарафларыны забыт итеп, кичдеке йирләре гаркъ итмештер. +ТӨРКЕСТАН ИДАРӘСЕ +Төркестанда улан хәзерге идарә Кавказ, Сибирия, Кырым вә Оренбург идарәләренә вә, гомумән, Аурупа вә Азиядә исламнар улан вилаятьләр идарәсенә охшамый, үзенә махсус идарәсе вардыр. +Хәзерге Төркестан, Сырдәрья вә Фирганә, Сәмәрканд вә Семиреченский (Җидесу), Мавәраэбәхрехәзәр (Закаспийский) әяләтләреннән мөтәшәккил бөек вә мәгъмүр бер өлкә улып, сәкинәсе дә ун миллион кадәр әһле ислам илә йөз мең микъдарында улыр-улмаз яһүди вә христиан кавемнәредер. +Төркестанымызның шәрык тарафы Төркестан чины мөселманнары, җәнүб җәһәте дә Төркестан Әфгане ислами илә мәхдүд улып, җәнүби кыйсеме Бохара, Хива хөкүмәте исламиясеннән гыйбарәттер. Җәнүб вә җәнүбе гарби тарафын Иран илә күрше вә шималь тарафы да камилән Сибирия гарби сахрасында сакин кыргыз карендәшләремез улыныр. +Төркестан әһали исламиясе гомумиятлә төрки теле илә мөтәкәллим улып, җәнүби кыйсемендә а��чак йөз бең кадәр халыклар фарсы лисаны истигъмаль итәрләр. Фәкать бонлар төркичәгә маһир улдыкларыннан, рәсми лисаннары төркичәдер. Мәхәлли мәхкәмәләр вә дарелказаларга улан мөрафәгаләр, гомумән, дәфтәр вә тәзкирәләре төркичә язылмактадыр. +Төркестанда либас , мәзһәб, тел тәфаветсез бер тарызда улып, истиляхларына күрә шәһәрдә уланлары сарт вә карьяләрдә мәгыйшәт идәнләре үзбәк, төрекмән вә сахрада мал көтеп йөрүчеләре кыргыз вә казакъ дия аталырлар. Мәзһәб вә игътикад, гореф вә гадәт бабларында, издиваҗ кеби шәйләрдә бер-берендән фәрекъләре аслан юктыр. +Төркестанда улан әһали исламия өчен Русия хөкүмәте тарафыннан тасдыйк улынмыш вә үз тарафларыннан сайланмакта улан казыйлары, бәйләре вә анлар хозурында да мөфтиләре мәүҗүдтер. Рәсми дәфтәрләре, мөһер вә галәмәтләре һәм вар. Казыйлар, хөкүмәтләрене фәтвалар вә китапларга муафыйк, бәйләр исә хөкемнәрене әһаленең гадәтләренә мөнасиб тарикъ илә игълан кылырлар, фәкать гадәткә муафыйк улан хөкемнәрдә шәригатьтән хариҗ улмаз. +Казыйлар шәһәрләрдә вә карьяләрдә ушандак шәһәр вә карьяләр әтрафында икамәт идән халыкларга махсус улып, бәйләр исә сәйяр вә сахра халыклары эченнән сайланып, үзләре илә берлектә йөреп, катыг хосумәт итәрләр. +Казыйларның вә бәйләрнең гади съезд һәм дә фәүкылгадә съезд исемендә ике төрле мәҗлесләре улыныр. Шәргый казыйларның каза вә хөкем кәйфиятләре һәб шәргый улып, горфи казыйларның хөкем вә истифсар тарикълары бераз башка улыр. Мәга ма фиһ хәкимнәре вә истифсарларының ма хасәл вә нәтиҗәсе шәригатьтән хариҗ улмаз. +Мәхәлли каза мәхкәмәләреннән башка, бер дә мәхәлли иҗраэ мәхкәмәләре мәүҗүддер. Бонлар исә шәһәрләрдә "старший аксакал" вә "кыйтга аксакал"ыннан, сахараларда да "управитель" (бик башы)дан гыйбарәт улып, 5000 нән 15 000 гә кадәр әһалине идарә кылырлар. Мәхәлли иҗраэ мәхкәмәләре өстеннән өязне рус начальниклары нәзарәт итәр. +Аксакал вә управительләр нәзарәтендә 6 дан 10 га кадәр дәһия аксакалы (старшинасы) улыр. Бонларның һәрбере мөселман улып, һәр өч елда бер дәфга үзләре тарафыннан сайланып вә хөкүмәт тарафыннан тасдыйк ителерләр. Кәндиләренең махсус мәхкәмәләре, мөһер вә нишаннары вардыр. +Ошбу ислам мәэмүрләренең хезмәтләре исә рус вә мөселман казыйларының хөкемнәрене, рус вә ислами мәхкәмәләрнең әмерләрене иҗраэ итеп тормак, налоглар җәмигъ итмәк вә һәр нәүгъ хадисәт вә җинаять өстенә варып тәфтиш әйләмәк, вә бу хосуста журнал ясап, шәргый, горфи вә кануни мәхкәмәләргә тапшырып тормактан гыйбарәттер. +Төркестан казыйлары миллионнар илә сумнар вә беңнәр илә десятинә йирләр хакында беренең файдасына вә икенченең зарарына хөкем игълан итә белерләр. Миллион сум кыйммәтендә улан шартнамәләрне, залог вә вәкаләтнамәләрне, тәкъсимнамәи варис һәм мөбадаләләрне тасдыйк итәрләр, рәсми вәсикаләр вирерләр. Фәкать өч сәнәләр улыр купчая крепостьләр әгәр дә өч йөз сумнан артыр улса, нотариусларда тасдыйк итдермәк лязем идеке хакында низам игълан улынды. Һәрхәлдә, Төркестан дарелказалары күп вакытта нотариус хезмәтләрене дә әда кыладыр. +Никах вә талак, вәрасәт, гаилә вә васыять дәгъвалары вә гражданский биля ниһая дәгъвалар вә уголовный эшләр һәм казыйларымыз хозурында каралып, җаниләргә 18 айга кадәр хәбес вә 200 сумга кадәр штраф салырга казыйларымызның низамә хаклары вә ихтыярлары вардыр һәм бөйлә рәвештә хөкем итеп торырлар. Фәкать бу рәвештә улачак хөкемнәр бер генә казый фикере илә улмай, бәлки мөфтиләр мәҗлесе, фәтва вә бәйинә һәм ямин яки икрар соңында фәтва китапларына муафыйк рәвештә улыр. Хөкемнән наразый уланнар казыйлар съездына һәм дә фәүкылгадә улан казыйлар съездына рөҗугъ әйләрләр. Бәгъзе вакытлар мөхтәлиф өяз вә область казыйларыннан вә әһле фәтваларыннан һәм съездлар тәшкил ителенер. +Казыйлар, бәйләр вә мәхәлли иҗраэ идарәләрнең рәсми сурәттә мөтәгаддид мөһерле дәфтәрләре улып, бонлара, гомумән, төркичә язылыр, мөхтәлиф улан мәсьәләләр хакында гамәл, мөфти вә я казыйлардан әксәриянең фикерләренә күрә хәл улыныр. +Ләкин гомум казыйлар вә фәтва әһелләре өстеннән нәзарәт итәчәк махсус бер идарә юклыгы сәбәбеннән, мөфтиләр мәҗлесенең тәрҗихләре яки казыйлар мәҗлесенең хөкемнәре хата вә яки савап улсын җәбри сурәттә тәнфиз ителенер. Бер кәррә съезд хөкем иттеме? Артык аңа фәсех улынмас. Бәгъзан, Төркестанда мөтәгаддид аяләтләрдә улан казыйлар съезды гайн хадисә тугрысында мөхтәлиф хөкем вә фәтва асдар әйләр. Бу эш хөкүмәтнең дә тәгаҗҗеб итүенә, хәтта ки сүи зан әйләмәкенә сәбәп улыр. Бу хәлләр исә гомуми казыйлар өстендә бер идарәи монтазамаи шәргыя улмадыгыннандыр. Иштә, безем Төркестан өлкәсендә улан "местный суд", яхуд "шәргый автономия"ләрнең хөлясасы боннан гыйбарәттер. Бу кадәр имтиязлар Русиядә башка кавемнәрдә юктыр. +Төркестанда булган кадими вә ысулы җәдидә мәктәпләре вә мәдрәсәләр камилән хөр улып, һәркем үзе арзу итмеш китапны укыр вә эстәдеке тел илә дәрес вирер. Бу тугрыда һичбер манигъ юктыр. Имамәт, хитабәт, мөәзинлек мәнсүбләренә; мөгаллимлек вә хосусый сурәттә дәрес идәнләрә бу көнгә кадәр хөкүмәт һич катышмады. Ялгыз әһалинең тәклиф вә фатихасы илә мәнсуб вә мәгъзул улырлар. Ошбу сәбәбтән улса кирәк, бу мәнсаб әһелләре әмре мәгъруф вә вәгазь итмәсләр, нөфүзләре дә һич юктыр. +Рәсми улан бөек вә вәкыфлы мәдрәсәләрнең мөдәррис вә мөтәвәли һәм назирләре талибә тарафыннан сайланып, хөкүмәт тарафыннан тасдыйк ителенер вә һәрбер мөдәррис үзе эстәмәс дәресене үз белдеге кеби тәгълим әйләр. Аңа һичкем каршышмас, галим яки җаһил улсын, аны тәфтиш итәргә һичкемнең хакы улынмаз. +Казыйлар эчендә голүме гарәбия вә шәргыядән вәкыфсез, Төркестанә махсус улан кануннардан хәбәрсез вә дираятсез гавам хәйли күп улыныр. Мөфтиләрә киләнчә, бонлар әксәре хисап моталәга вә беркадәр ка��әм сахабәләре, хәйли мөдәкъкыйк адәмнәр вә шул җәһәттән дарелказаларда юлбашчылар бонлардыр. Бонларның сәляхиятләре билфигыль сабит улмадыгы тәкъдире дә мөфти ула белмәсләр. Бер кәррә мөфти улдыгы соң, гомере варынча ошбу мәнсабендә калыр, дарелказаларда ултырып, фәтва язар вә боның бәрабәренә дә гайре мөгайян сурәттә акча алыр. (Фәтваны акча бәрабәренә язар, фәкать нотариусларда улдыгы кеби боның өчен куелмыш бер такса юкдыр.) +Һәрбер өяздә 20-30 казый вә һәрбер дарелказа хозурында бер- ике мөфти мәүҗүддер. Казыйларның сәнәви вәридәтләре 500 сумнан 5000 сумга кадәр вә мөфтиләрнең дә 200 сумдан 1000 сумгача улып, ошбу дәгъвачылардан, мөтәзәүвиҗаннан алыныр. +Төркестанда булган бу кадәр гыйльми вә милли мәэмүрләр һәммәсе имтихансыз сайланырлар вә кәндиләренең башчылары да улынмаз. Ошбу сәбәптән бәгъзе бер бозык эшләр һәм мәйданга килер. +Мәдрәсә вә мәктәпләремезнең хараплыгы дарелказаларның гадәм мөсавате, тәрҗих вә фәтваларда тәнакызлар, бәгъзе бер вилаятьтә бер дәгъваның мәсмугъ улып, икенчесендә мәсмугъ улынмадыгы, галимнәрнең аз алмакы, фәсад әхлакның көннән-көн интизамсызлыклар мөхаз бер баш идарәи исламия улмадыгыннандыр. +20 нче номерлы "Шура"да Төркестан идарәи руханиясе тугрысында бер сөаль укыдык. Мәзкүр сөалә фикер гаҗиз итмичә бер җавап тәртип итмәк улдыгымыздан мәзкүр җавабымызны укымак өчен ошбу мөкаддимәне моталәга итмәк лязем улачакдыр. +Гомум Төркестан өчен бер идарәи исламия тәшкил табып, шөгъбәләре һәр вилаятьтә ачылмак тугрысында ляихә төзеп, 2 нче, 3 нче думада ислам фракциясенә тапшырмыш идем. Шимди бу кәррә Төр кестан мөфтисе сенатор граф Полын җәнаплары һәм мохтәсар бер ляихә тәкъдим иттем. Кәзаликә Төркестанда улан рәсми вә гайре рәсми ислами вә руси мәктәп вә мәдрәсәләр һәм дә урта хөкүмәт мәктәпләрендә голуме исламия вә дини мәдрәсәләрдәге голүме галия вә гарәбия тәгълим вә тәдрисләре хакында мәдрәсәләрнең иртикасы бабында мохтәсар бер ляихә төзеп, мөхтәрәм мөстәшрикъ Корячкин васитасы илә тапшырдым. Тәнкыйть вә тәфтиш улынсын өчен ошбу ляихә сурәтене "Шура"да нәшер иттерсәм кирәк. +Рәкым хәреф гомум Төркестан өчен махсус бер идарәи рухания тәэ сис тарафдарым. Инша Аллаһ, вакыт улса, бу тугрыда бәхәс әйләрем. Бөйлә бер бөек вә монтазам сурәттә идарәи исламия ачылмадыгында Төркестан әхвәле ислях улынмас занында безә улачак идарә ялгыз идарәи рухани дәгел, бәлки милек, хокук, гыйлем вә гайре бу кеби эшләрне иҗраэга кадәр улачак сурәттә тәртип ителенергә тиешле. Хазирендә улан дарелказа вә дарелтәдрисләремез иң бөек формасы улмак лязем килер. Бөтен рус халкы вә башка ватандашларымыз мәгыйшәтләрене, мәсаил хәятияләрене тәүсигъ итеп тордыклары хәлдә, безем хәлләремез ни өчен тәхдид вә тәзйикъ ителсен! Безем казыйларымыз вә галимнәремезнең местный суд эшләре тугрысында башкалардан заядә тәҗрибәләре вардыр вә кирәктер к�� шәргый сурәттә идарә улынсын! +СӘМӘРКАНДТА ОЛУГБӘК РӘСАДХАНӘСЕНЕҢ +ХӘРАБӘЛӘРЕ +Миладидан ХV гасырда Сәмәрканд шәһәрендә гыйльме һәйәт голәмасының иң мәшһүрләреннән Олугбәк падишаһлык итмәктә иде. Ул 1393 тә туган, 1449 да 56 яшендә вафат булды. Яшь вакытында Сәмәркандта атасы Шаһрух хозурында торып, аңа мәмләкәт идарәсе эшләрендә ярдәмләшә иде. Атасы үлгәч, 1447 дә тәхеткә чыкты вә ике ел хан булып торды. +Гыйльме һәйәткә мәхәббәт куеп, аның хакында күп мәгълүмат хасыйл итмеш, күп тәҗрибәләр кылмыш вә үзенең зурлыгы һәм мөкәммәллеге илә заманының гаҗаибатыннан улан бер рәсадханә ясатып, үз тирәсенә заманының иң мәшһүр голәмасыны җыймыш иде. +Һәйәт голәмасыннан Балин язадыр: "XV гасырда гыйльме һәйәт иранлылардан "үзбәк" аталган татарларга күчте. Безгә бу татарлардан калган иң бөек хатирә - Олугбәк тарафыннан тәртип кылынган йолдызлар җәдвәледер. Олугбәк Азия фатихы Аксак Тимернең хәфиде булып, "Татарстан"ның бер кыйсмене 40 елдан артык идарә кылды. Сәмәркандка һәйәт голәмасыны җыеп, анларга падишаһларда гына табылмак мөмкин улан фәнни алят бирде вә анлар илә берләшеп, сәйяратны тәфтишкә кереште". +Соңрак заманнардагы төрк "нәҗемчеләре" Олугбәк әсәрләрене Аурупа телләренә тәрҗемә итүче Грауска: "Олугбәкнең аляте фәнниясе шулкадәр искиткеч зур иде ки, берсе рөбыг даирә шәкелендә булып, котрының ярымы Истанбулдагы Айя Суфия җамигы биеклегендә, ягъни 25 сажин озынлыгында иде", - дигәннәр. Ләкин бу хикәят арттырылып сөйләнгән. Һәр ни мәзкүр нәрсә - дөньяның иң зур кояш сәгате улмыштыр. +Олугбәк күп тәҗрибә вә тәфтишләрдән соңра, сәйярәләр хакында бер җәдвәл тәртип итте. Бу җәдвәл шулкадәр дөрест ясалмыш иде ки: XVII гасырдагы голәмадан Тихон Браге җәдвәленә тәмам мотабикъдырлар. +Олугбәк "Гайрәт илә керешелгән һәр нәрсә дә сәбат илә барылу - максудка йитү өчен кяфидер" фикерендә иде. Ошбу фикердә булынмак даһияләр өчен бик мөһимдер. Олугбәк тә сәбат илә эшләде, иң озак мөддәтләр, армый-талмый, йолдызларның хәрәкәтләрене күзәтеп торды. Аляте фәнния илә төрле тәҗрибәләр кылды. +Татар улан Олугбәкнең башка ислам хәлифәләреннән иң зур аермасы - галим улдыгы хәлдә бөек бер сәяси, мөкаддәр бер падишаһ булуыдыр. +Гыйльме һәйәт илә шөгыльләнүе аның идарә эшләрендәге мәһарәт вә сәбатына һич зыян китермәде. (Мәсәлән: мәэмүр гыйлемгә күп хезмәт иттеге хәлдә, начар сәясиуннан булып, исламнарның үзара булышып, сугышып бетүләренә юл ачкан иде.) +Олугбәк тә Сәмәркандта бер мәсҗед салдырды. Аның биек диварларында рәсадханә ачты. Бунда йөздән артык галим кәшфият фәне илә мәшгуль иделәр. Бунларны тәрбия итмәк Олугбәккә бик кыйммәткә төшә иде. Ләкин бу галим бик куркынычлы үлем илә үлде: үз углы Габделлатыйф гыйсъян кылып, аны тәхеттән төшереп үлдертте. +Олугбәкнең үлдерелүе илә гарәб һәйәтенең алтындай гасыры үтте. Аның рәсадханәсе ташланды. Хәзергә кадәр аның кайдалыгыны белми иделәр. Сәмәркандта Тиллә Карый нам мәсҗед бар. Олугбәкнең йолдызларның хәрәкәтен күзләгән урыны шул мәсҗед өсте булса кирәк. Ләкин бунда рәсадханә әсәрләре бер дә юк, "рәсадханә башка йирдә булгандыр", дия йөри иделәр. Иштә бу ел шул рәсадханә урынын таптылар. Аны эзләп табучы фән академиясе әгъзаларыннан Веселовскийдыр. Ул яза: "Олугбәк рәсадханәсенең урыны хәзергә кадәр мәгълүм түгел иде, Сәмәркандтагы иске вәкыф кәгазьләрене актарганда аның кайда булганлыгы беленде, шул йир казылып каралгач, рәсадханәнең бинасы вә баскычлары табылды. Кораллары юк. Казу һәм тәфтиш дәвам итә...". Табылган нәрсәләрнең бере - буе 13 сажин улан кояш сәгатедер. +1710 да Һиндстанның Дәһли шәһәрендә бер рәсадханә - Олугбәкнекенә тәкълидән ясалдыгы аңлашыла. Хәзер шуңа карап, Олугбәк рәсадханәсенең дә шәкел вә кыйсемнәрене тапмак йиңелләшәдер. +Олугбәкнең әсәрләре латин, инглиз, француз телләренә тәрҗемә кылынмыштыр. +БОХАРА +Бу сәнә соңгы вакытларда бәгъзе эшләр илә тәкрар мәртәбәләр Бохарада булындым. Башка адәмнәр сәяхәт итеп, яхуд сәүдә өчен булса да йөргән йирләре хакында белдекләре вә хасыйл иттекләре кадәр мәгълүмат бәян итеп, берәр сәяхәтнамә язалар. Яки берәр журнал вә газетага мөхбирлек итәләр. Бу исә тарих вә җәгърафия фәннәренә пакь зур бер хидмәттер. Кадимнән бирле һәрбер милләтләрнең әхвәле тарихияләре, тәкәммел вә инкыйразлары хакында мәгълүмат, "Хронология"нең әсасы ошбу тарикан сакланып килмәктәдер. Бу эшкә Коръән вә хәдистә тәкрар мәртәбә тәргыйб вә тәшвикълар вардыр. +Бохара чит бер мәмләкәт улдыгыннан, табигый, Бохарага килүләремнең һәрберендә көчем вә куәт гакылым йиттеке кадәр әхвәле тарихиясе хакында, асаре гатикаи миллияләре тугрысында мәгълүмат эзләдем, тикшергән булдым, русча "Төркестан сәяхәтнамә"ләре укыштыргаладым, белдекләремне бер йиргә язарга карар вирдем. +Бохара - мөселманнар кашында "шәриф" бер йир саналмактадыр, ислам мәмләкәтенең пайтәхете улан ислам шәһәредер. Бохара хакындагы язуларны мөселманнар игътибар илә укыйлар, шу сәбәптән аның иске тарихы хакында да кыска рәвештә булса да бераз гына язамын. +Бохара - бик иске бер шәһәрдер. Кадим заманда "Бәгъ ара" намында улып, соңыннан "Бохара"га үзгәртелмештер. Һиҗрәттән мөкаддәм тураниларның Мавараэннәһергә һиҗрәтләреннән соң бина ителмеш улып, халкы мәҗүси динендә булмышлардыр. Бохара шу заманнан бире гыйлем, мәгариф, сәнаиг вә сәрвәт мәгъдәне була килмештер. +Һиҗрәтнең 89 сәнәләрендә Котыйбә бине Мөсалләм тарафыннан фәтех ителеп, гарәпләр аленә кичмештер. У заман Бохара мәдәният исламия аркасында көннән-көн кәсеп, куәт итеп тәрәккый вә Тәгалә һәм мәгъмүриятенең әгъля дәрәҗәсенә йитмеш иде. Бәляде исламияйә лаек иде. Фәкыйһләр, мөҗтәһидләр , әһле хәдисләр чишмәсе, голүм исламия мәгъдәне иде. Бохараның әтрафы бакчалар - йимешләр илә мәстүр улып, эче гакыл вә сәнгать илә тулуг иде. Зур-зур мәсҗедләр, мөтәгаддид мәдрәсәләр, китапханәләр, кәрвансарайлар, сонгый "купол"лар (гөмбәз) илә шәһәр зиннәтләнмеш иде. Ләкин тәәссефкә, Бохара шул хәленчә дәвам итмәде. Зур-зур ике хәрабәгә очрады. Беренче: һиҗрәттән VI гасырда Чыңгыз Бохара шәһәрене тәмамән яндырды. Беренче дәрәҗә мәгъмүр ислам шәһәре вәхшиләр әлендә харап вә вәйран улды. Гарәпләрнең фәтехеннән мөкаддәм улан милләтләрдән калган асаре гомраннар, рәсадханәләр һәм ислам голәмасының "ля йөгадде вә ля йохса" тәэлифәт гыйльмияләре яндырылды. Голәма бетте. Хәят әсәре калмады. Чыңгыздан соңра төзекләрнең иҗтиһад вә гайрәте, Аксак Тимернең ярдәм вә хидмәте илә яңадан тәгъмир ителеп, тәрәккыйгә йөз тотты вә иске хәленә якынлашты исә дә, күп заман үтмәде, Аксак Тимер заманындук икенче бер төрле вәйранга очрады ки: аның заманындагы голәмалар, мәдрәсәләр, мәдрәсәләрдән голүм хакыйкане чыгарырга, голүм исламияне иһмаль итәргә тырыштылар вә бу максатларына ирешмәк өчен голүме гакыйдәнең "заман тәрәккыясе илә мәнсух" улан нокталарына биһудә шәрехләр, бәйләнмәс вә бәйләнергә лаек дәгел хакыйкатьне мәҗһүл хашияләре язып, шулардан дәрес иттеләр. +Пешеп килә торган йемеш кеби шәкертләргә кырау тидерделәр, анларның башларыны катырдылар. Бонларның иҗтиһадлары шу кадәр куәтле вә сәмәрәле чыкмыштыр ки, Һиндстан, Гарәбстан, Гаҗәмстан, Татарстан, галәм исламиятләрине җаһилият илә тутырмышлар вә караңгылык дәрьясына батырмышлардыр. Бу көн Бохарада 15 мең кадәр шәкертләр җәмад уларак хыял дәрьясында акмактадырлар. +Мәдәният, сәнгать мәркәзе улан Бохараның әһәмияте азаймыш. Шәйбаниләр, әштәрханилар, мангытлар заманында ата вә анасыз гаилә кеби улмыш. Исеме җисеменә лаек улмая ханнар идарә итә килмешләрдер. +Миладиның 1868 сәнәсе икән император Александр Икенче заманында мөнбит вә мәхсулдар улан Бохара мәмләкәте Русия дәүләте нөфүзенә табигъ улмыштыр. Шу 40 елдан бу як, мәмләкәтенең дахилендә хөкүмәт итәргә дия куелган бер әмир вар. Ул үзе рәхәт дөньясында. Тиҗарәте, ниһаять, зур. Хөдүд җәһәтендә галәм сәясәттә әһәмияте һәм вар. Иштә Бохарага баруларымда белә алган нәрсәләремне язарга ике җәһәттән әһәмият һәм сәбәп күрелде: +Беренче - Русиягә әсасан кушылу ихтималы ... +Икенче - Бохара - мөселманнар кашында шәриф йирдер, халкы - безем дин вә кан кардәшләремездер. +Беренче әһәмияте: Бохара мәмләкәте хәзерге көндә 180 мең мөрәббәгъ чакрым хисап ителмәктә өчен, халкы ике миллион кадәрдер. Бохара мәмләкәте Хоканд тагларыннан чыккан "Зәрафшан" вә бәллүр тагларыннан чыгып, Арал күленә акмакта улан "Җәйхун" елгалары илә сугарылмактадыр. +Электән зирагатьне кабил вә бәлки моктәзый улан Бохара йирләре, куаи инбатиясилә мәшһүр улан елгалар илә сугарылдыгыннан мәхсулаты йәнә бер дәрәҗә артмактадыр. Шу сәбәптәндер ки, Бохараның әтрафы яшел игенлек вә бакчалар илә мәстүрдер. Мәхсулаты күп вә мокнуг улып, дөге, мамык, җитен йитешер. Богдай, арпа, җүгәрә вә башка хөбубәтнең җөмләсе һәм мивәләрнең кяффә әнвагы хасыйл улыр. Алма, йөзем, өрек, армуд, айва, шәфталы, кавын бик күптер. +Бохараның йон вә мамык сәүдәсе илә никадәр русиялеләр килеп, пул табалар. Москва фабрикалары шуның аркасында хәрәкәт итә вә файдаланалар, сезон вакытында өрек вә йөземнәрене Русиягә илтеп, никадәр адәмнәр сәүдә итәләр. Аз булса да ефәк һәм чыкарылмактадыр, боның сәүдәсе әҗнәби мәмләкәтләр илә улдыгыннан, суммасы да зур, файдасы да вардыр. Хайванаттан куй илә төя күп асралмакта улып, бонлар һәр җәһәттән файдалы вә кыйммәтле хайваннардыр. Каракүл исә галәм тиҗарәттә беренче дәрәҗә сәүдәләрдән улып, бу да Бохарадан чыкмактадыр. Һәр сәнә 4-5 миллионга кариб каракүлнең суммасы - шөбһәсез, бер хыялый акчадыр. Боның өстенә һәр ике тарафтан тоташтырылган тимер юл Бохараны галәме мәдәнияткә рабыт итеп, тиҗарәтене дәһа бер кат тәүсигъ итмештер, хөласа: Бохара йирләре фокарасыны канәгатьләндердеке кеби, Русиягә дә миллионнарча доход арттырмактадырлар. +Киләчәктә, Бохарада улан тиҗарәт вә асаре гатикага гаид мәгълүмат, җәмигъ вә мәдрәсәләре, вәкыф вә хан сарайлары хакында язсам кирәк. +* * * +Идарә җәһәтенә бер гатыф нәзыйр. +Төркестанда, ошбу заманга кадәр, аз чук истикълялиятне саклап килгән кечкенә генә ислам хөкүмәтләренең бере Хива, дигәре Бохара ханлыгыдыр. Бохара, бәрәкәтле бер мәмләкәт улып, сәкәнәсе ике миллион ярым кадәрдер. Утыз мең микъдарында булыр-булмас яһүди вә чингянә кавемнәреннән башкасы - кяффәтән әһле исламдыр. +Бохараның шималь вә шәрык тарафлары - Төркестан мөселманнары, җәнүб тарафы - Әфганстан мөселманнары вә Русия - төрекмәннәр, гарәп тарафы Хива мәмләкәте исламиясе илә мәхдүддер. Чин вә Һиндстан һәм Иран илә Багдад мөселманнары да Бохараның ерак түгел күршеләреннән диярлектән. +Бохарада лисан рәсми фарсыча улып, мәхкәмә язулары, дәфтәр вә забытнамәләр, тәзкирәләр фарсыча язылыр. Шәһәрдәгеләр фарсыча сөйләшерләр. Гомуми лисан исә үзбәкчә (чыгатайча)дыр. +Бохара әмире кәндисе үзбәк һәм дә үзбәкләр, таҗиклар санынча ике микъдар зиядә булса да, таҗики тел рәсми лисан уларак кабул ителмештер. Бу исә тарихларда күрелдекенә бинаи шәрык төркиләренең (шу җөмләдән Төркестан төркләре беренче урында) фарсы имлясенә тәкълидләреннән тәдриҗи уларак мәйданга чыкмыштыр ки, бөек төрк милләтенең тәфрикъсына сәбәп бер бәлаи газыймдыр. (1)9. +Бохарада әһле гомумият үзрәсене әл-мәзһәб улып, каумият җәһәтеннән: үзбәк, таҗик, төрекмән, гарәп, ирани, кыргыз, каракалпак, әфгани кыйсемнәренә аерылырлар. Мәзһәб вә игътикад, гореф вә гадәт бабларында, никах вә талак кеби шәйләрдә бер-береннән аермалары юктыр. Ялгыз гарәп, кыргыз таифәләренең башкалардан сач туйлары кеби исрафатка иртикяб итмәүдә генә фиркалары булса булыр. +Бохара мәмләкәте, бу көндә дахилән әмир Габделәхәд хан хәзрәтләре тарафыннан "билисти��ълял" идарә ителмәктәдер. Хөкем эшләрене, гаскәрне, шәригать юлларыны карар, мәмләкәт эшләрене йөртер өчен, чиновниклар әмир тарафыннан ярлык виреләрәк насыйп ителерләр. Бохара мәэмүрләрене рус чиновниклары илә чагыштырып бәян итмәк вә анларның ләкабләре илә яд итеп күрсәтмәк бик читендер. Бер җәһәттән Бохара мәэмүрләре - рус чиновникларының 4-5 сенең хидмәдләрене әда итәр кеби күренерләр. Дигәр җәһәттән мәгълүмат, әһлият, кифаятләрендә билкөллия мөбаиндерләр . Русиядә хариҗия вә малия назыйре булмак өчен бик күп шартлы вә каидлар вардыр, әмма Бохарада боның өчен әүвәлдә падшаһлык хезмәтендә булган яланаяк булган бер сартның, үзеннән гали уланларә кушаматлар ясап, сыйлаулар биреп, дәрәҗә үстермәке кифаядер. Русиядә дахлия вә гадлия нәзыйре һәм прокурор булмак өчен, яхшы гына гыйлем вә мәгърифәт сахибе улмак лязимдер, әмма Бохарада үзләре ысулынча иске хашияләрне хәтме кәррәдә улан бер мөдәррис шу мәнасибләрә әһлиятле хисап ителер. +Кушбиге, иң бөек министр дәрәҗәсендә булып, шул ук хариҗия һәм малия министрларының хезмәтләрене дә әда итәр. Боңа хәзинә могайян такса илә жалование бирелмәс, бәлки үзеннән түбән дәрәҗә хакимнәрнең фокарадан җыйган пулларының бер микъдары боның кисәи тамганасына агар. +Казый кәлян - дахилия вә гадлия министры һәм прокурордыр; шуның ла бәрабәр Бохарадагы духовный эшләрнең башлыгы вә идарә итүчесе дә улдыр. +Вәкыфларыны идарә итмәк, имам вә хатыйплар, мөәззиннәр насыйп итмәк вә газел кылмак, мөдәррислек мәртәбәсе вирмәк кеби хезмәтләр; талак вә вирасәт, гаилә вә васыять дәгъваларыны карамак, опекуннар куймак - барчасы казый кәлян вазифасыдыр. Шу тугрыларда мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр илән адәмнәр, эшләрене казыйханәгә варып хәл иттерерләр. Табигый, бу эшләрдә ишан казыйның ярдәменә йитешән хадим сурәтендә берничә мөгайяннәр вардыр; аннар, бәгъзан, казыйханә ишарәсе илә мәэзүн уларак, зур гына низагларны да үз файдаларына мөнтәҗ рәвештә хөкем вә хәл итеп кайтырлар. Үзләренең дидекләренчә: каза вә хөкемнәр шәргый исә дә, гаять тәртип вә интизамсыздыр. Бик кечкенә булмаган эшләр мөфтиләрнең фәтваләре илә хөкем ителерләр. Унике мөфти фәтва китапларына муафыйк фәтва бирерләр. Анларның фәтваларыны "Әгъләм" (әгәр муафыйк шәригать, тугрысы казыйханәгә муафыйк булырдай тапса) мөһерене басып, ахунга бирер. Ахун мөһерене басып, казыйханәгә куяр. Казый кәлян тарафыннан шу хөкем катгый сурәттә игълан ителер. Бер эш шу тарика хөкем ителсә, артык ул фәсех ителмәс, яки наразыйлык юкары күтәрелә белмәс. Казыйханә хөкемнәре өстеннән тәфтиш итәчәк дәһа бер монтазамаи шәргыя юктыр. Дәрәҗәдә казыйханә мәхкәмәсеннән бөек мәхкәмәләр булса да, анларның юллары вә эшләре бөтенләй башкадыр. +"Тупчыбаш" дигәннәре - гаскәр башлыгыдыр. Бохараның 14 000 микъ дарында гаскәре улып, солдатлары 12 яшеннән 80 яшенә кадәрдер. Барчасы бергә буталып хидмәт итәрләр. Ялгыз "Тирский фирка" дигәне заманча тәгълим ителгән дип, сүз итеп сөйләргә мөмкиндер. Солдатка үз тәгъбирләренчә "сәрбаз", диләр. Сәрбазлыкка кабул тарикы бик йиңгел; күчәдә ике йирле адәм түбәләшеп хөкем каршына варсалар яки илтелсәләр, Ходай бирде, шунларның һәр икәүне дә сәрбаз кылалар. Бер күзе сукыр яки бер аягы чатан булмак сәрбазлыктан манигъ дәгелдер. Шу сәбәптәндер ки, Бохараның көннән-көн гаскәре акмактадыр. Кушбиге, казый кәлян, тупчыбаши - бөтен мәмләкәткә өч кенә, иң бөек дәрәҗәле хакимнәрдер. Бонлар Бохарадан башка губерналарда бүленмәсләр. Бонлардан башка зәкятче (налог җыючы) улып, кәрван башы, юллар нәзыйридер. Вә дәһа рәис, миршәб, пәрванәче, мирахур, каравыл биге кебиләр вардыр ки, бонлар да үзләренә бер хыялый эшләрнең башында йөрерләр. +Рәис - казый кәляннең мөгайяне (товарищ прокурор)дыр. Һәр сахрадагы эшләрне карап, анларга хөкем итүче мировой судьядыр; полицмейстрлык хезмәтләренең ярымын да ул әда итәр. Фокраның намаз укуларыны тикшереп йөрер. Бинамазлара җәза вирер. +Миршиб, надзиратель вә ярым полицмейстрлык хезмәтләрене әда итәр. Ахунд вә әгъләм, бонларның мөһерләре илә мөфтиләрнең фәтвалары казаханәгә ашар. Бонларның һәркайусының үзләренә махсус мөселманча мөһерләре, дәфтәрләре вә нишанлары вардыр. Ләкин һәркайусының хезмәтләре тәртипсез, ысулсыздыр. +Бохара ханлыгы егермедән зиядә әяләт (губерна)ларга аерылыр. Анлар: Хиссар, Бәлҗуан, Каратаг, Карши, Чаржуй, Кабаклы, Каракүл, Бохара, Кирминә, Хәтәрче, Зыяэддин, Нургатадырлар. Бонлар һәркайусы 6-7 төмән (волость)ләргә аерылырлар. Губерналарның һәрберендә аз тәгъбирләренчә чар хәким (чәһар хәким) вардыр, ки анлар: би, казый, рәис, миршибләрдер. Биләр исә Бохарадагы кушбигегә, казыйлар да казый кәлянгә карыйлар. Волостьларда аксакаллар бүленеп, анлар сахраларда истифсар тәрәккый илә хөкем итәрләр. Мәрҗигъләре исә губерна би, казыйларыдырлар. +ХИВА (ХАРӘЗЕМ) МӘМЛӘКӘТЕ ХАКЫНДА +Әхвәле иң мәҗһүл бер мәмләкәт улса, ул да иң якын күршемез вә дини карендәшемез улан Хива мәмләкәте улса кирәк. Хакыйкать хәлдә Хива вилаяте хакында мәгълүматымыз пик җөзьидер. Ул тарафта улан укучыларымыз да, ни хикмәттер, вилаятьләре хакында хәбәрләр язмаслар, кәндиләренең дини, әдәби вә икътисади хәлләренә гаид мәкаләләр күндермәсләр. Истанбул вә Солоник шәһәрләрендә улан әхвәл көне-көненә беленеп тордыгы хәлдә Хива әхвәле хакында айлар үтәр бер хәбәр улмас. +Бу көн Хива хакында Х.Л. әфәнде тарафыннан бер мәктүб алындыгы мөнәсәбәт илә Хива вә Харәзем хакында кыскалык илә улса да, бераз мәгълүмат вирмәк улдык. +Хива вә Харәзем өммәвиләр гасырында ислам мәмләкәтенә әлхак ителенеп, әмирләре хәлифәләр тарафыннан насыйп ителенергә башламышлар иде. Соңра Харәземшаһлар гасырында бөек мәмләкәтләр җөмләсенә керде. +Хивәнең хөкем иттеке йирләр бер вакытлар Һиндстаннан Урал тагларына ка��әр вә Гарәбстаннан Чин мәмләкәтләренә кадәр улан йирләр улып, бөтен дөньяның йиде өлешеннән бер өлеше Үргәнеч шәһәреннән идарә ителеп торылыр иде. Ләкин бу хәл озак дәвам итмәде, башка ислам мәмләкәтләре кабиленнән Хива вә Харәзем һәм сугыш вә кырылышлар сәбәбеннән тәнзил итте вә инкыйразә йөз тотты. +Бу көнге Хива мәмләкәте - Мохит диңгезендә улан Ата кабиленнән олуг чүл уртасында кечек генә мәгъмүр бер урындыр. Дахилиясендә фил-җөмлә истикъляле улса да, хакыйкать хәлдә Русиягә табигъ вә Русия химаясендә улыныр. +Хива мәмләкәтенә Русиянең күзе төшүе бик күптән улып, забыт итмәк чаралары корылырга башланмыштыр. +Урал казакларыннан Баек дия мәшһүр гаять баһадир бер казак үзенең иптәшләре илә Хивага һөҗүм итеп кермешләр вә ханны да качырмышлар иде. Казак исә кәндисе хан игълан ителенеп, бер кач вакытлар торды. Ләкин Русия дәүләте тарафыннан йибәрелмәй, ялгыз үзлекләреннән бөйлә эш кылдыклары сәбәбеннән Баек бу эшнең дәвам итмиячәген аңлады вә бер форсат китереп качты. Хивалылар исә артыннан кугып йитеп, үзене үлдерделәр. Бу исә русларның беренче һөҗүмнәре иде. +Боннан бер кач ел соң рус казаклары икенче мәртәбә уларак, Хива ханлыгына һөҗүм иттеләр вә Хан Үргәнеч нам шәһәреннән бер бөек микъдар хатын алып киттеләр. Фәкать бонлар артыннан төрекмән баһадирлары йитеп, һәрберене кылычтан кичерделәр вә мөселманнарны кортылдырдылар. +Өченче мәртәбә уларак казаклар дәхи Хива янына варып йиттеләр исә дә, хивалылар каршы чыгып, һәрберене тәләф әйләделәр. +Пётр Великий заманында дүртенче мәртәбә уларак 1717 тарихында рәсми сурәттә рус гаскәре Хивага күндерелде. Гаскәрләргә башлык уларак, Дәүләтгәрәй Бәкович Чиркасский исемендә мөселманнан чукынмыш бер зат тәгъйин ителмеш иде. +Чиркасский Җаек елгасы өстендә улан Гурьев шәһәреннән 4000 гаскәр илә хәрәкәт итте. Бу вакыт Хива ханы улан Ширгазый хан тарафыннан бөтен гаскәр тәләф иттерелмештер. +Бишенче мәртәбә уларак 1839 тарихында Оренбург шәһәреннән Хива өстенә 5000 гаскәр вә егерме ике туп йибәрмештер. Бонларның сәр гаскәрләре генерал Перовский иде. Беренче январьда хәрәкәт итмеш ошбу гаскәр бик бәла илә беренче февральдә ярым юлга йитеп, ахырында кире кайтырга мәҗбүр улмышлардыр. +Алтынчы мәртәбә уларак 1874 ел генерал Кауфман командасында йибәрелмеш рус гаскәре Хиваны забыт итеп, Русия химаясенә алмышдыр. +Кабере Уфа шәһәрендә улан кыргыз ханнарыннан Нургали хан һәм бервакыт Хива мәмләкәтене забыт итмеш вә Русия дәүләтенә табигъ улмакны касд әйләмеш исә дә морадына муаффәкъ улмамышдыр. +Хива вә Харәзем мәмләкәтеннән бөек затлар зоһур итеп , Зәмәхшәри вә гайреләр бу җөмләдәндер. +Бу көнге әһалисе сарт, үзбәк, төрекмән, каракалпак исемнәрендә улан халыклардан гыйбарәттер. Сартлар - асылда, иске фарсылар улдыгыннан, шул тарафның йирле халыкларыдыр, кәндиләрене "таҗик" дия тәсмия итәрләр. Үзбәкләр асыл Чыңгыз ��тбагы улан татарлар (вә моголлар) улыр. Дәште Кыпчакта улан татар дәүләте мөнкариз улдыгында татар вә моголларның бер кыйсеме чукынып руслашты. Вә бер кыйсеме дә Шәрык тарафына китеп, үзбәк исеме илә мәшһүр улды. Әмма татар исеме яңлыш уларак шәриф төрек кавеме бу яман исемне үзләреннән ташларга тиешле. +Юкарыда зикер иттекемез Х.Л. әфәнде бу көнге Хива әһалисе хакында ошбу рәвештә язар! +Хиваның хәзерге ханы 18 яшендә тәхеткә чыгып, шимди 65 яшенә килде. Әксәре шөгыле гыйшык вә мәхәббәткә даир улан шигырьләрне җәмигъ итмәктер. Мөддәте солтанатында Русия гаскәре Хивага кереп, шуннан башка бер төрле эш улдыгы юктыр. Идарә әхвәле тәмаман Бохара идарәсе рәвешендәдер. Бохарада байлар вәкыф хөҗрәләр илә кәсеп иттекләре хәлдә, Хивада бөйлә хәл юк, бәлки хөҗрәләр шәкертләргә виреләдер. Низамлы вә тәгълиме гаскәр юкдыр. Базарлар күбрәк җомга көн уладыр. Сәүдәгәрләр аслан әсәрләнмәй җомга вакытларында сәүдә кылып торалар. Әгәр дә берәр адәм хак сүз сөйләмәк йөзеннән: "Базарлары башка көн кылырга яки җомга вакытында булса да, дөкян ябып торырга тиеш иде", диер улса, аны орышалар. Гайбәт итәләр, чөнки бонлар әүвәлдән калмыш һәрбер иске гадәтне мөкатдәс саныйлар, аны үзгәртергә риза улмыйлар. Хәтта ничә гасырлар мөкаддәм мәҗүси улып, утларга табындыклары вакыттан калмыш бәгъзе гадәтләрене һәнүз саклап киләләр. Һәр чәһаршәнбә көн хатыннар, гөруһ-гөруһ уларак, кабер өстләрендә йөриләр. Гомумән, Хива халкы һиҗри илә 1451 елда кыямәт кубачагыны көтеп торалар, шуның өчен дөньяны вә әхвәле иҗтимагыяләрене ислях итүдән фәрагать итмешләр вә боныңлә бәрабәр дини эшләрендә дә игътибарлары өмид ителгән дәрәҗәдә түгелдер. Мәктүб исә бонда тәмам улды. +Бу көннәрдә идарәгә кермеш Хива мәмләкәте илә ашна бер адәм дә: "Хива халкы шимди газеталар вә яңа рисаләләр укырга башладылар, Истанбул вә Русиядәге ислам газеталары күп укылыр, шаһзадә Әсфәндияр түрә - гаять мәгълүматлы вә эшлекле һәм җитди бер адәмдер. Хөкүмәт боның кулына кердеке соң, Хива мәмләкәтенең хәлләре тәрәккый ителенәчәге мәэмүрдер", - дия сөйләде. +Аллаһ вирсен дә шөйлә улсын! +Мөхәммәд Рәхим Баһадир хан +(Хива вә Харәзем хөкемдары) +Хива вә Харәзем мәмләкәте өммәвиләр гасырында ислам мәмләкәтенә әлхак итеп, әмирләре хәлифәләр тарафыннан насыйп кылыныр иде. Соңра Харәземшаһлар гасырында бөек мәмләкәтләр җөмләсенә кереп, Харәземшаһлар Һиндстаннан Урал тагларына, Гарәбстаннан Чин хөдүденә кадәр улан йирләргә хаким кылыр улдылар. Бу вакытларда бөтен дөньяның йидедән бер өлеше Үргәнеч шәһәреннән идарә ителенеп торыр иде. +Ләкин бу шәүкәтле хәлләр озак дәвам итмәде. Башка ислам мәмләкәтләре кабиленнән Хива вә Харәзем мәмләкәте һәм исламнарның үз араларында улан ифтирак сәбәбеннән инкыйразга юл тотты. Хосусан, татарлар илә Тимерләнк ошбу мәмләкәтне харап вә бәрбад кылдылар. +Бу көнге Хива мәмләкәте Мохит диңгезендә улан Атә кабиленнән олуг чүл уртасында кечек кенә мәгъмүр бер урыннан гыйбарәттер. Шәрык тарафында Бохара мәмләкәте вә башка тарафларында Русия мәмләкәте илә күршедер. Әһалисе тәкърибән бер миллион кадәр улып, бөтенесе әһле ислам, сөнни вә хәнәфи мәзһәбенә табигълардыр. +Нәсел игътибарынча, Хива халкы сарт, үзбәк, төрекмән, каракалпак исемнәрендә кабиләләрдән гыйбарәттер. Сартлар - иске фарсылар улдыгыннан, шул тарафның йирле халыкларыдыр. Бонлар үзләрене "таҗик" дия тәсмия итәрләр. Үзбәкләр исә - Дәште Кыпчак хөкүмәте мөнкариз улдыгында шул тарафларга һиҗрәт итмеш татарлардыр. +Хива мәмләкәте мөнбит вә файдалы йир улдыгыннан, хосусан Һиндстан илә Русия арасында ачылачак кәрван юлының өстендә тордыгыннан, Русиянең күзе бу мәмләкәткә бик иске заманнан төшмеш вә забыт ителмәк чаралары күрелмештер. +Хиваны забыт итмәк касды илә рус гаскәре ошбу тарихларда сәфәр итмеш иде: +1) Урал казакларыннан Баек дия мәшһүр вә гаять баһадир бер казак үзенең иптәшләре илә Хивага һөҗүм иттеләр. Хан куркып качтыгыннан, казак кәндисене Хива ханы игълан кылды исә дә, Русия тарафыннан йибәрелмәй, бәлки үзлекләреннән кылмыш бер эш улдыгы өчен, бу хәлдә дәвам итмәячәгене белеп, ибтәшләре илә качты. Хивалылар исә бу казакларның артларыннан кугып йиттеләр вә һәрберене тәләф кылдылар. +2) Боннан бер кач еллар соң рус казаклары икенче мәртәбә уларак һөҗүм иттеләр вә бер бең кадәр хатыннарны әсир алып киттеләр исә дә, артларыннан төрекмән баһадирлары кугып, һәрберене үлтерделәр вә мөселманнарны кортылдырып, үз ватаннарына китерделәр. +3) Өченче мәртәбә дәхи казаклар Хива өстенә сәфәр иттеләр. Бу дәфгасында хивалылар каршы чыгып, казакларны бер калдырмый кылычтан кичерделәр. +4) Пётр Великий Дәүләтгәрәй Бәкович Чиркасский исемендә мөселманнан чукынмыш бер сәре гаскәр командасында уларак рәсми сурәттә Хивага 4000 гаскәр йибәрде. Бонлар Җаек елгасы өстендә улан Гурьев шәһәреннән 1717 тарихында кузгалып киттеләр вә төрекмәннәр аркылы сәфәр кылдылар. Күп мәшәкатьләр соңында Хива янына варып йиттеләр исә дә, хивалылар тарафыннан үлдерелеп, анчак кырык кадәр адәм качып кортылдылар. Бу вакытда Хива ханы харәземлеләрдән Ширгази хан иде. +5) Кыш көнендә 1839 еллар тарихында Оренбург шәһәрендән Хива өстенә генерал Перовский командасында уларак 4000 гаскәр, 22 туп уларак 9000 дәвә илә сәфәр кылдылар. Фәкать ошбу гаскәр суыклык һәм ачлыктан күп мәшәкатьләр күрде вә гаять зәгыйфьләнде. 1000 адәм вә 8000 дәвә тәләф улдыгындан соң, 1 февральдә ярым юлдан мәҗбүри сурәттә кире кайттылар. Бу вакытта Хива ханы Коңграт кабиләсеннән Аллаһколый хан бине Мөхәммәд Рәхим иде. +6) Ниһаять, 1873 тә Төркестанда генерал-губернатор Кауфман командасында йибәрелмеш гаскәр Хивага иреште вә бик аз мокабәләләргә генә очрап, 29 майда (13 рабигыл-әүвәл) Хива шәһәренә керде. +Мөхәммәд Рәхим хан мәшһүр Мөхәммәд Рәхим ханның туруны вә Сәид Мөхәммәд ханның углы улып, яше 18 илә 20 арасында вакытында атасы вафатыннан соң, 1865 тә Хива тәхетенә чыкты. Асыллары коңграт нәселеннән улып, ошбу сөляләнең башлыгы Сәид Назар исемендә улан аксакал (кабилә рәисе) иде. +Хива мәмләкәте нәсел вә нәсәп хакында мөтәгассыйб улан мөхтәлиф кабиләләрдән гыйбарәт улдыгыннан даим ихтимал эчендә торыр вә моннан башка Иран һәм Бохара илә һәрвакыт мохарәбә кылырга мәҗбүр улыр иде. Ошбу сәбәптән Коңграт сөляләсеннән улан ханнарның әҗәл табигый илә вафат уланнары бик аздыр. Мөхәммәд Рәхим Баһадир илә аның атасы вә бабасы Мөхәммәд Рәхим хан бине Гавыз би ошбу җөмләдән улсалар кирәк. +Мөхәммәд Рәхим хан тәхеткә чыктыгы илә ямүт төрекмәннәре илә сугышып, анларны итагатькә китерде вә боның сәбәбеннән үзенең урыныны мәхкәмәлләштерде исә дә, үзе яшь вә тәҗрибәсез улдыгыннан, идарә иске мөстәбидләр кулында торып, үзенең морады йөрмәс иде. Мәзкүр мөстәбидләр Русия илә дуст тормак хакында ханга ирек вирмәделәр, рус гаскәренең сусыз чүлләрдән үтеп, Хивага килеп ирешмәкләренә ихтимал йөртмәделәр. Эш башында улан адәмнәрдән бере һәрвакыт: "Русларны бу тарафларга киләчәкләре дия сабый вакытымнан бирле ишеттем исә дә, халән килмәделәр, боннан соң да килмәсләр, бу кеби мәгънәсез сүзләргә колак алып, үз-үзеңезне борчымаңыз, хафаланмаңыз! Бу кадәр чүлләр вә куркынычлы урыннар, хосусан, Җәйхун елгасы кеби табигый крепостьларымызны үтеп, русларның бонда килмәкләрене гакыл тәҗвиз итмәс!" - дия сөйләр улмыштыр. Иштә, ошбу кеби фикерсезлекләр, ихтиятсызлыклар сәбәбеннән Хива мәмләкәте үзенең истикълялене гаиб итте. +Мөхәммәд Рәхим хан гасырында олуг вакыйга - рус гаскәренең Хивага галиб улып кермәге улмыштыр (алтынчы сәфәр). Бу вакытта Хива ханлыгының вәли гаһеде ханның тугмасы Сәид Әхмәд Гатаҗан түрә иде. Руслар боны Тифлис шәһәренә йибәрделәр. Гатаҗан түрә Тифлискә вардыгында Русиянең гаскәри хезмәтенә керде вә, 1874 кә хөкүмәттән рөхсәт алып, хаҗ сәфәренә китте. Ошбу вакыт Истанбулда Садреәгъзәм Хөсәен паша илә мөлякат итте. Хиҗаздан кайттыгында тәкрар Тифлискә килде. Вә Русия хөкүмәтенең рөхсәте илә Хивага кайтып китте. Гомерене моталяга вә тәхсил илә кичердеге, бәгъзе бер тәэлифләре вә гүзәл касыйдәләре улдыгы мәрвидер. +Русия гаскәре Хивага кердегендә Хива ханының Морад, Ниязи, Ягкуб бай, Сәид Әмир Гомәр, Мөхәммәд бай исемендә вәзир вә вәкилләре улып, вәзир Морад Садреәгъзәм мәртәбәсендә иде. Генерал Кауф ман вәзир Морадның гакыллы вә тәдбирле идегене белдегеннән, могаһәдә вакытында, ихтимал, Русия өчен бераз зарар кылыр дия гомерлек уларак Казалы шәһәренә нәфи итте. +Рус гаскәре кердегеннән соң, Хивада улан иранлы әсирләр 24 июньдә рәсми сурәттә азат кылындылар. Егерме йиде мең микъдарында Иран әсире Иран мәмләкәтенә кайтарылып йибәрелдеге мәрвидер . Фәкать Иран хөкүмәте бонларны урынлаштыра алмадыгыннан вә истик��альләрене тәэмин кылырга кодрәтеннән килмәдекеннән, бик күп ләре тәкрар Хивага кайтып, әүвәлге хуҗаларына кермешләр вә бәгъ зеләре үз исемнәреннән кәсеп итә башламышлардыр. +Ошбу сәфәр 12 августта генерал Кауфман илә Сәид Мөхәммәд Рәхим хан арасында бер могаһәдә ясалды. Мәзкүр могаһадәгә бинаән, русларга сәяси, икътисади имтиязлар вә беркадәр тупрак вирелеп, Хива Русия химаясендә улырга, әмма тәхет һәмишә дәвам иттерелергә сугыш мәсарифе уларак Хива дәүләте 2 200 000 сум акча түләргә улды. Ошбу бурыч 1899 елда вирелеп бетмештер. +Рус гаскәренең Хивага сәфәр иттекләреннән үзләренең һиндстанлылардан куркып, инглизләр бик уңайсызланырга башладыкларыннан, Русия хөкүмәте тарафыннан: "Хива сәфәре мәмләкәт забыт итмәк касдына дәгел, бәлки Хива халкыны тәэдиб өчен генә" дия хәбәр ителмеш һәм дә бу тугрыда император тарафыннан сәре гаскәр Кауфман үзәренә бер план төзелеп вирелмештер. Иштә ошбу план мөҗибенчә хәрәкәт кылырга мәҗбүр улдыгыннан, генерал Кауфман Хиваны забыт итте вә хан да төрекмәннәр арасына качты исә дә Хиваны Русиягә кушмады, бәлки мәктүп илә ханны чакырып, үзенең тәхетендә калдырды вә Русия файдасына бер могаһадә ясалмак вә Хиваны Русия химаятендә калмак илә канәгать итте. +Ошбу көннән игътибарән Хива мәмләкәтенең истикъляле беттегеннән, Мөхәммәд Рәхим ханның мөстәкыйль хан улып тормакы анчак сигез ел кадәр улмыштыр. Шуның өчен Хивада улан мөстәкыйль ханнарның иң соңгысы Мөхәммәд Рәхим хан улмыштыр. Русия химаясенә кердегеннән соң, Хиваның хариҗи эшләре Русия тасрифендә улып, хан исә анчак өмуре дахилиядә мөстәкыйль улыныр иде. Фәкать өмуре дахилиядә дә Төркестан генерал-губернаторы тәгълиматы мөҗибенчә хәрәкәт кылыр иде. +Мөхәммәд Рәхим хан Аурупа лисаннарыннан һичберене белмәс вә Аурупа мәдәнияте илә ашналыгы улмас исә дә мөхиб гыйлем вә Шәрык телләренә ашна, шагыйрь вә әдип бер зат иде. Гыйшык вә мәхәббәткә даир күп шигырьләр җәмигъ итмеш вә кәндисе "Фирдәвес" тәхәллүсе илә гүзәл ишгарь сөйләмештер. Бик күп фарсы әсәрләрне төркичәгә тәрҗемә иттердеге вә хушхатларга зиядә рәгъбәт кылдыгы, янында уланнар илә ишгарь вә әдәбият хакында даим мөзакәрә әйләдеке мәрвидер. +Төркия сәйяхләреннән бере Мөхәммәд Рәхим хан хакында ошбу сәтырларны язмыштыр: "1877 еллар тарихында иде, хан хәзрәтләре хозурына хосусый сурәттә кабул улындым. Маҗарлы мусье Вамбери илә инглиз Копдани бер нәбидән бәхәс итте, анларның үз куллары илә язмыш язуларыны күстәрде. Вамбери, асылда, төрк җенесеннән идекене сөйләмеш улдыгыннан боның дөрест улып-улмадыгыны сорады. Бән тасдыйк иттем. Ошбу гасырда ихтираг улынмыш шәйләр вә машиналар хакында бәгъзе шәйләр истифсар кылды. Бу тугрыда лязем тәфсыйләт бирдегем илә куллары илә якасыны тотып: "Әлхафиз! Әлхафиз!" - дия тәгаҗҗебләр итәр иде. Рус мәэмүрләреннән генерал Иванов Җәйхун елгасында улан вапурны күстәрмәк өчен чакырдыгына күрә варып, ике сәгать микъдарында вапур илә йөрмеш улдыгыны хикәят итте. Мәзкүр вапурның машинасы хакында тәрҗеман васитасы илә сорашып та бер шәй аңларга мөмкин улмадыгыны бәян кылды вә бәннән бәгъзе шәйләр истифсар итте. Сорадыгы сөальләре тәдкыйккә мөбәйян улдыгыннан зәкяэсенә хәйран улдым. Бихар куәте илә машиналар хәрәкәтләндермәк кемнәр тарафыннан иҗад ителдегене вә телеграфның нә рәвештә мөхабәрәгә васиталык иттекене берәр-берәр сөаль кылды. Хан хәзрәтләренең бу фәннәрдән мәгълүматы юк иде исә дә, сөальләрене гаять урынлы вирер иде. Истанбулда ошбу фәннәрне тәхсил итмеш улдыгымнан хан хәзрәтләрене канәгатьләндерергә муәффәкъ улдым. Бәнем кеби бер мөселманның бу фәннәргә вәкыф улдыгыны күрдекендә хан хәзрәтләре гаять тәгаҗҗеб итте". +Кәндисе зур гәүдәле, гаять вәкарьле, мәрхәмәтле улып, урамда йөрдегендә кем очраса, аңа сәлам вирер, кем тарафыннан вирелсә дә сәлам алыр, гакыллы вә дираятле бер зат улмыштыр. Һәркөн сарайның тышына бер мәртәбә чыгып, ике-өч сәгать утырыр вә шунда, теләсә кем улсын, йемеш илә варучыларны кабул кылыр, дәгъваларны карап, хөкем игълан итәр иде. Ошбу сәбәптән тәбәгасе кәндисеннән мәмнүн вә разый улмышлардыр. +Император Николай Икенче хәзрәтләренең таҗ кию бәйрәмнәренә иштирак итмәк өчен үз гомерендә Москва шәһәренә килмеш вә шуннан башка вакыт мәмләкәтеннән чыгып тормыштыр. Соң вакытларда тешләре коелып бетдегеннән, сүзләре аңлашылмас иде. Ошбу ел май айларында уң кулы вә уң аягына паралич улды. Картлыгы өстенә кушылмыш ошбу авыруы көчәеп, йөрәк тибүе тукталды вә августның 16 (23 шәгъбән) көн вафат итте, яше йитмешләргә йитмеш иде. +Яңа хан исә - үзенең углы Әсфәндияр түрәдер. Анасы гаҗәм кызы улып, бу көндә яше 38 ләрдәдер. 1891 елда Русия тарафыннан вәли гаһедлеге тасдыйк ителмеш иде. Бу көндә Оренбург казачий гаскәрдә генерал-майор хисап ителенер. Ислам гыйлемнәрене галим вә сөйләр кадәр русча белер, тәрәккыйпәрвәр бер зат улып, өч хатыны вә Тимергази түрә исемендә биш яшьлек бер углы вардыр. Атасы Мөхәммәд Рәхим хан илә берлектә Москва шәһәренә килмеш иде. Бондан соң укымамыш милләтләрдә дин дә дөньяда калмаячагыны мәгълүм улдыгыннан, Әсфәндияр түрәнең гыйлемгә хезмәт итәчәгене вә Хива мәмләкәтене мәдәниятле вә мәгърифәтле бер мәмләкәт кылачагыны һәркем олуг өмидләр илә көтеп тормактадыр. Аллаһы Тәгалә хәзрәте муаффәкъ итсен! +БОХАРА МӘМЛӘКӘТЕ +Әгәр Бохара мәмләкәте тәртипле, куәтле, монтазам идарәле бер хөкүмәт кулында булса, ошбу көннәрдә анда сөнни вә шигыйлар арасында чыккан низагка зур әһәмият тә бирелмәс иде. Чөнки мондый хәлләр башка мәмләкәтләрдә дә булып тора. +Фәкать хәзерге Бохара хөкүмәтенең әхвәле бик нечкәдер. Бонда аз гына хәрәкәтнең дә зур нәтиҗәләре вә Бохараның истикъбаленә мөһим тәэсире булу ихтималы бар. Шул сәбәпле Бохара әхвәле хакында бераз тәфсилрәк язарга тиеш табамыз. +Берничә йөз еллар элек дөньяның иң көчле, бай вә мәдәниятле мәмләкәтләреннән саналып, бәхре Хәзәр буйларыннан Памиргача сузылган бөек Бохара ханлыгы хәзер 200 мең мөрәббәгъ чакрым гына йирле, көчсез, фәкыйрь вә зәгыйфь бер мәмләкәт Бохара өч ягыннан рус тупрагы илә камалып, Амудәрья, Сәмәрканд вә Фирганә вилаятьләренә тия, ялгыз җәнүбтән Әфганстан илә чиктәш булып, гарәп хөдүденең дә аз гына бер кыйсеме Хива илә уртактыр. Бохара дәүләтенең элекке күп йирләре берәм-берәм Русия тарафыннан алындылар вә рус областьларына әйләнделәр. +Бохара мәмләкәтенең әхвәле табигыяте +Әхвәле табигыясе илә Бохара ике бөек кыйсемгә аерыладыр. Шәрык кыйсеме тәгаллекъ булып, даимән кар илә каплый түбәләре күп, иң мәшһүр таулары: Алай, Хисар, хәзрәте Солтан, Кара Түбә, Байсын-Тау һәм башкалардыр. Бу тау араларында кеше үтә алмаслык йирләр тулып ята, бәгъзән диңгез сатыхеннән 1700 сажин биеклектә тау арасы юллары очраштыргалыйдыр. Бу тарафларының һавасы кышларын бик салкын булса да, җәй көннәрендә бик мөлаем, бик аз гына булган вадиләре мәнбәт һәр төрле назик йимешләр үстерә торган. Бохара мәмләкәтенең вә Төркестанның да һәммә зур нәһерләре шушы таулар башыннан агып төшәләр. +Шәркый Бохара таулары Гаребкә таба киткән саен тәбәнәкләнә баралар, иң ниһаять, Бохараның уртасында тип-тигез дала вә басуларга әйләнәләр. Тау араларыннан гөжләп аккан елга вә гөрләвекләр бонда зур гына нәһерләр тәшкил итеп, тирә-якны сулыйлар. Бу урыннар - Бохараның авыл вә шәһәрләре иң күп, тупрагы мәнбәт, һавасы хифзыссыйхәткә зыянсыз урыннарыдыр. Ләкин бондай йирләр аз: бөтен Бохараның мәнбәт вә мәгыйшәткә салих йире бары уникедән бер өлеше генәдер. Мәмләкәтнең Хива вә Закаспийга якынлашкан гарәби өлеше исә кышын бик салкын, җәйләрдә чыдамаслык эссе булган тозлы ком чүлләреннән гыйбарәт булып, бонда торырлык түгелдер. +Мәмләкәтнең уртасындагы мәнбәт кыйсеме "Зәрәфшан" нәһере илә суланадыр. Арал күленә койган Амудәрья илә аңа койган Аб Хисар, Аб Сәрхе вә Тупалак елгалары да бу йирләрдән үтәләр. Бохараның бөтен халкы диярлек шушы нәһер вә елгаларының вадиләрендә торып, йирләрене Зәрәфшаннан як-ягына казылган меңәр чакрымлык каналлардагы сулар илә сулыйлар. Шәрыктагы таулар илә Гаребтәге чүлләрдә исә аз-маз күчмә кабиләләрдән башка кеше тормый. +Бохараның һавасы гомумиятлә коры, җәе эссе, кышы кыска булса да, салкын булып, 30 градуска еш йитә, бәгъзе елларда гына һавалар җылы булып, кыш буе яңгыр ява. Февраль уртасында яз башлана, март уртасынача яңгыр ява. Апрель азагында эсселәр башланып, кырлардагы үләннәрне көйдерәләр... +Бу чакларда мәмләкәтнең гарәби өлешендә үлән заты калмый, бер тамчы яңгыр төшми, сирәк-мирәк очраштырган күчмә кыргыз да, малын әйдәп, Шәрыктагы тау итәкләренә юнәләдер. +Бу тау итәкләре үләнгә бай булып, анда даимән үзбәк вә кыргыз куышлары очраштырадыр. Бохара урманга бик ярлы, бераз тал, тупыл, алмагач, тут, арча кебиләрдән башка нәрсә күрелми. Шул сәбәпле суыкл ардан саклану хәйли уңгайсыздыр. +Бохара мәмләкәтенең халкы +Бохара мәмләкәтендә перепись булмаганлыктан, халкының саны ачык беленми. Фәкать ике миллион ярым хисапланадыр. Югарыда әйтелгәнчә, халкының күбесе Зәрәфшан буенда тора. Башка якларда бер мөрәббәгъ милгә 50 кеше килгәндә, Зәрәфшан вадисендә 4000 кеше тордыгы мәгълүмдер. Бохара, Иран вә Туран мәмләкәтләренең уртасында булганлыктан, аның халкы ошбу ике җенескә мәнсүбтер. Хуҗалык туранилар, ягъни төркләр кулында. +Милләте хакимә урыныны төрк каныннан үзбәкләр тота. Ләкин бонлар бары 300 меңләп кенәдерләр. 200 мең чамасы саналган күчмә төрекмәннәр, 60-70 мең кыргыз вә каракалпакларда төрк каныннандырлар. +Шәһәр вә авылларда утырып, сәүдә, һөнәр вә игенчелек илә мәшгуль булган вә саннары 700 меңгә якын булган таҗиклар иранлыларга мәнсүбләр. +Бохарада бонлардан тыш 40-50 меңләп ирани, 10 меңләп яһүди, шул кадәр үк әфганле вә 50 меңләп гарәп бар. Руслар 1897 дә 15, 16 гына исәләр дә, хәзер аның ике мисленә якындырлар. +Таҗиклар үзләре ирани, телләре фарсы булса да, мәзһәбләре сөннидер. Шигыйларга бик дошманлыклары илә исемнәре чыкмыш иде. Сима (черта)лары монтазам, килешле, хатыннары матурлык илә мәшһүр. Үзләре тырыш, эшкә оста, фәкать алдакчы вә түбән холыклы кешеләр. +Үзбәкләр моголларга охшыйлар. Мәэмүрләр күбрәк бонлардандыр. Тө рекмәннәре гайрәт вә галиҗәнаплык илә мәшһүрләр, фәкать фәкыйрьл әр. Гарәпләре фөтухат ислам заманында монда сугышып килүчел әрнең нәселеннән булып, гаҗәмнәре күбесе төрекмәннәрнең Иранг а һөҗүмнәре вакытларында алынган әсирләр токымыннандырлар. Иске төрекмән вә Бохара халкы, даимән иранлылар илә сугышып торып, шыйгаларны кяфердән яман күрә вә анларны кол итеп алу- сатуны җаиз саный иделәр. Шул начар рух хәзергәчә калмыштыр. Бохара гаҗәмнәревә дә дәрвиз таҗиклары [75 мең кеше] - гомумиятлә шыйга мәзһәбендә булып, башкалар вә руслар сафына алынмаса, сөнниләрдер. +Бохарада беркадәр чегәннәр дә бар, Бохараның рәсми теле бозык фарсыча, ләкин үзбәкләр илә төрекмәннәр чыгтайча сөйләшәләр. +Бохара мәмләкәтенең идарәсе +Әгәр Бохарага Русия нөфүзе бик җарый идеге күзгә алынмаса, Бохараның идарәсен "мөстәкыйлә" атарга ярыйдыр. Әмир мәмләкәттә үзе теләгәнчә идарә кыла. Теләгәнен эшли ала. Могыйн законнар юк, закон урынына "шәригать" әсасы тотыладыр. Әмирнең вәзир урынындагы ярдәмчеләре бар. Бонларның иң зурысы вә әһәмиятлесе шәригать вә гадлия вәзире казый кәлян вә малия назары кушбигедер. +Мәмләкәт 6 вилаятькә (бәклек) бүленә. Һәр вилаятьне әмир тарафыннан куелган вә аның тарафыннан төшерелә торган бәкләр идарә кылалар. Мәмләкәт идарәсе бик гади вә ансат булып, бәкнең бөтен хезмәте халыктан кычкыртып налог җыю һәм аның мәгълүм микъдарын әмиргә йибәрүдән гыйбарәттер. Һәр бәк янында гаилә вә милек низагларын ка��аучы казый вә әмир тарафыннан куелган махсус мөфәттиш була. Бәкләр махсус әмлякдарлар васитасилә һәркемнең күпме ашлык алганлыгыны вә кибетендә күпме таулар, күпме аяклы малы барлыгыны тикшереп торалар һәм вакыты йитте исә ашлыктан мәҗбүри сурәттә гошерне, малдан зякатьне (һәр йөз сумлыкга 2 сум 50 тиенлек) алалар. Бөтен ашлыгы үлчәнеп, гошере алынганчы, диһкян (крестьян) бер пот ашлыгын сата алмыйдыр. Әмлякдарлар әмирдән жалованье алмыйлар, ләкин бай түрәләр, халык анларның тырнагын ачы сизәдер. Бонлар диһканнарны гошерне акчалата бирергә кыс тап йөдәтәләр. Диһкан, күп чакта ашлыгын базарга илтә алмыйча, бәкләрнең якыннарына ярым бәһасенә сатып түләргә мәҗбүр буладыр. +Иштә, шул рәвешле җыйналган налогны бик кушбигегә йибәрә вә өстәвенә үзе тарафыннан әмиргә кыйммәтле һәдияләр куядыр. Боның бәһасен халыктан ун өлеш итеп түләтәчәген сөйләргә дә хаҗәт юк. +Мәмләкәттә гаскәрләрдән башка берәү дә жалованье алмый, сарай мәэмүрләре әмирнең бүләкләре илә яшиләр, башкалары халыкны кыркуны бер дә гаепкә санамый. +Хөкүмәтнең бюджеты юктыр. Һәммә налог әмирнең хан хәзинәсенә тула. Мәгариф юлына хәзинәдән һич акча бирми. Мәдрәсә вә мәктәпләр хосусый иганә яки вәкыф илә яшиләр. Вәкыфларның идарәсе казый кәлян кулындадыр. Вәкыфлар, шәкерт вә галимнән бигрәк, казый вә мөфтиләр кесәсен үстерәләр. +Әхвәле тарихиясе +Бохара мәмләкәтенең иске вә яңа уларак ике тарихы бардыр. Иске тарихы Мавәраэннәһер тарихыннан вә яңасы хәзерге Бохара тарихыннан гыйбарәттер. +Ташкент тимер юлының төшлек тарафында улан Арал диңгезенә "Җәйхун" вә "Сәйхун" исемендә ике бөек елга коелыр. Иштә, Мавәраэннәһер дия Җәйхун елгасының уң тарафына ителенер иде, ләкин бонда улан хөкүмәтләр мәзкүр елганың сул тарафыны да забыт иттекләрендә "Мавәраэннәһер" исеме ул йирләрдә шамил улды. +Бохараның иске вә йирле халыклары Иран кавеменә вә Зәрдәшт мәзһәбенә мәнсүб улдыклары риваять ителенер. +Дин мөбәйян ислам зоһуры вакытында Бохара мәмләкәтендә "Хатын" дия мәшһүр бер хатын хөкүмәт сөрер иде. Исламнар Иран вә Гыйрак мәмләкәтенә дә аяк бастылар вә Мавәраэннәһер хөкүмәтене үзләренә табигъ әйләделәр. +Исламнар Бохараны забыт иттекләре соң әһаленең мөселман улмакы хакында күп иҗтиһадлар кылдылар. Әмир Котәйбә 713 еллар тарихында иң элек мәртәбә уларак бер җамигы шәрифә тәәссеф итте вә гыйбадәтләрнең фарсы лисанында иҗраэ ителмәгенә мөсагадә вирелде, Коръән шәриф фарсы лисаны илә укылдыгы вакыт рөкугъ кылырга идекен белдермәк өчен артларыннан "Нәкинтә нәкинәт!" вә сәҗдәгә вармакы белдерер өчен "Никүния никүни!" дия кычкырылыр вә җомга намазына варучы бохаралыларга бәйтел-малдан ике дирһәм мөкяфәт вирелеп торыр иде. Иштә, ошбу кадәр фидакярлекләр күстәрдекләре сәбәбеннән, ниһаять, Бохара халкыны ислам мәзһәбенә кертергә муәффәкъ улдылар вә, ниһаять, Бөек Бохара мәмләкәтене Хорасан вилаятеннән бер кыйсем итеп калдырдылар. Ләкин боңа кадәр зәрдәшт, потпәрәст вә ислам мәзһәбләре тугрысында бер чук канлы сугышлар улып кичте. +Өченче кари һиҗри ахырында зоһур итмеш улан саманилар олуг бер нөфүз вә куәт кәсеп иттеләр, Мавәраэннәһер мәмләкәте дә тәмам бонларның тасрифенә керде. 287-900 еллар тарихында тәхеткә чыкмыш улан Исмәгыйль бине Әхмәт, Мавәраэннәһер[н]е Хорасан вилаятеннән аерып, мөстәкыйль бер хөкүмәт әйләде вә пайтәхете дә Бохара шәһәре улыныр иде. Ошбу Исмәгыйль заманында Бохара мәмләкәте кәсеп һөнәр, гыйлем вә мәгърифәт тугрысында бик югары китеп, мәдәният мәркәзе саналырга башлады. Галим вә фазыллар, әдип вә шагыйрьләр, мөхәррир вә философлар зоһур итеп , Бохара шәһәре ислам вә гыйлем дөньясы улды. +Саманилар инкыйразыннан соң, Мавәраэннәһер хөкүмәте сәлҗүк төрекләренә күчте исә дә, рәсми тел фарсыча улдыгыннан, төрекләрнең галәмәте бик аз күренер иде. Сәлҗүкләр соңында Харәземшаһлар вә анлардан соң да 614-1218 тарихларында Чыңгыз хан тасрифына төште. Чыңгыз хан бөтен мәмләкәтне дүрт углына тәкъсим иттеке вакыт Мавәраэннәһер Чыгтай хан хиссасына төште вә ошбу сәбәптән бу мәмләкәтләр Чыгтай ханлыгы вә чыгтай халкы дия шөһрәт кәсеп итте. Аз вакытлар соң чыгтай балалары вә туруннары ислам[г]а килдекләреннән, Мавәраэннәһер мәмләкәте тәкраре ислам дәүләте улды. +Чыңгыз нәселеннән улан хөкүмәт зәгыйфьләндеге соң, уйгур төрек ләреннән улан Тимерләнк зоһур итеп, бөтен Мавәраэннәһер мәмләкәтене үз кулына алды. Боның пайтәхете Сәмәрканд шәһәре иде. +Тимерләнк заманында Сәмәрканд шәһәре Шәрыкта улан Гоби сахраларыннан башлап, Истанбул янында улан Мәрмәрә диңгезенә кадәр, Иртыш елгасыннан Һиндстанга улан Ганг елгасына кадәр урыннарның мәркәзе улыр вә дүрт тарафына әмер вә фәрманнар таралып торыр иде. +Тимер нәселе мөнкариз улдыгы соң, Мавәраэннәһерне үзбәкләр забыт иттеләр. Фәкать бонлар гасырында Мавәраэннәһернең сәяси игътибары бөтен-бөтенә гаиб улып, кечек улан ялгыз бер Бохара ханлыгыннан гыйбарәт улып калды. +Але Тимердән соң шәйбанилар вә анлардан соң да әстерханилар хөкүмәт сөреп, һәр ике хөкүмәт Иран вә Харәзем илә сугыштыклары сәбәбеннән, бөтен куәтләрене тәләф иттеләр. +Шәйбанилардан озын мөддәт кадәр хөкүмәт сөрмеш улан Габдулла хан Бохарада мәдрәсәләр, мәсҗед вә шәһәрләр арасында почталар йөреттеке сәбәбеннән, гыйлем вә мәгърифәт, мәдәният гүзәл тәрәккый итмеш иде. Казакъ ханнарыннан вә бүген Русиядә улан Тәвкилевләрнең ерак бабалары улан Тәүкил хан Бохарага һөҗүм иттекендә мәгълүб улдыгыннан әсәрләнеп вафат итте (1006 тарихында). +Әстерханилар инкыйразыннан соң, хатыннар тарафыннан Чыңгыз ханга тоташмакта улан "мангыт"лар хөкүмәте башланды. Бүгенге ханнар иштә ошбу "мангыт" сөляләсеннәндер. Бонлардан бүгенгә кадәр ун гадәд хан улмыштыр. +Русия дәүләте илә Бохара арасында бик күп гасырлардан бирле сәүдә йөрмеш исә дә, бу т��грыда лязем дәрәҗәдә мөфассал мәгълүмат юктыр. Падишаһ Алексей (1677 дә вафат) тарафыннан Бохарага бер илче һәйяте йибәрелдеге вә ошбу һәйят эчендә Мөхәммәд Йосыф Касыймов исемендә бер мөселман улдыгы да мәрвидер. +Алексейның углы Олуг Пётр һәм сәүдә мөгамаләсе ачмак касды илә Бохарага илче күндермеш иде. +Елизавета заманында 1751 тарихында Бохара вә Һиндстан тарафына сәүдә касды илә бер җәмәгать Оренбург шәһәреннән чыгып китмешләр иде. (Бонлар эчендә Исмәгыйль исемендә бере үзенең сәяхәтене рисалә шәкелендә тәртип итмештер.) Боннан соң Русия илә Бохара арасында сәүдә кәрваннары йөреп, илчеләр дә килеп-китеп тормышлардыр. +Мозаффар хан Хоканд хөкүмәте илә сугыштыгы вакыт Русия дәүләте форсаттан истифадә итмәклә Бохарага табигъ улан Төркестан, Чимкент вә Ташкент шәһәрләрене забыт итте вә Романовский исемендә генерал командасында улан рус гаскәре 1866 ел 20 майда Сычун елгасы буенда Бохара гаскәре илә очрашып, анлар[г]а галиб улды вә Мозаффар хан гаскәрене качарга мәҗбүр итте. Боннан бер-ике ел соң рус гаскәре Сәмәрканд, Кәттә Курган вә гайре шәһәрләрне забыт әйләде. Сугыш мәсърафы улмак үзрә Мозаффар хан Русиягә ярым миллион сумнан түләде. +Боннан соң Русия сәүдәгәрләре Бохараның һәр йирендә вә һәр шәһәрендә сәүдә кылып йөрергә ирекле улды. Ошбу көннән игътибарән Бохарада истикъляль итеп, Русиягә табигъ игътибар улынмыштыр. Моннан соңгы хәлләр һәркемә мәгълүм улдыгыннан, тәфсыйләт вирергә лязем күрелмәс. +УРТА АЗИЯДӘ ИСКЕ АСАРЕ НӘФИСӘ +"1908 ел көзендә Төркестанда сәяхәт иткәндә, мин Сәмәркандта да булдым. Бу шәһәрнең искедән калган асаре нәфисәсе үзләренең матурлыклары, ысулы мигъмарисының нечкәлеге илә миңа һич югалмаслык тәэсир калдырды. XIV вә ХV гасыр миладидан калма вә иң бөек тарихи әһәмиятне хаиз бу асарләр ташландык хәлдә торалар вә хәрабәлеккә йөз тотканнар. Вәкыфлардан мәхрүм ителгән мөселман руханиларының бунларны карап дәвам иттерерлек байлыклары юк. Зилзиләләр үзләренең хезмәтләрен итәләр, туземец вә чит йирдән килмә сәйяхлар, ядкәрә мозаика вә майолик ысулы илә эшләнгән бизәкләрне алып китеп, зилзиләләрнең хезмәтләрен тәкмил итәләр. +1906 елда миңа Һинд мәмләкәтендә булырга тугры килде. Инглизләр Дәһли, Бенарес вә башка шәһәрләрдәге Тимерлән хәлифләре, бөек моголлар вә алардан элекке дәүләтләрдән калма асаре нәфисәне әмма дә никадәр дикъкать илә саклыйлар! +Бу ел үтешли Җава атасына кердем. Бунда да иске асарләрне исән саклау өчен хөкүмәт күп гайрәт сарыф итәдер. Хәлбуки бунларда иске асарләрне саклау бездәгедән күп кыен: зилзиләләр еш булудан тыш, мантыйкан, харрәдән айларча сузылган нык ягмурлар биналарга күп зыян китерәләр. Җавадагы X гасыр миладидан калма мәшһүр "Барадур" мәгъбәден төзәтүгә хөкүмәт ел саен 40 мең сум бирә вә мәгъбәдне саклау өчен махсус мөһәндис тота. +Бездә исә мәшһүр Тимерлән төрбәсе Гүр-Әмир вә аның сөекле хат��ны булган Биби Ханымның мәсҗеде - Шаһи-Зиндә мәсҗеде вә Сәмәркандның башка асаре нәфисә вә гатикасы, әгәр саклау һәм төзәтү өчен тизрәк тәдбирләр кылынмаса, тәләф булырга торалар. +Археологлар (асаре гатика) җәмгыяте Сәмәрканд ядкәрләренең хәле яманлыкны белсә дә, суммасы юклыктан бунларны, һич булмаса Гүр-Әмирне, тәһлекәдән коткаруга һич тәдбир кыла алмый. +Граф Витте малия назыйре икән, Сәмәрканд асаре гатикасын саклау өчен 13 мең сум бирелгән иде. Бу сумма бик аз булып, Сәмәрканд асарләрен төзәтүгә йитмәдегеннән, ул акчага Гүр-Әмир төрбәсенең нәфис альбомы нәшер ителде. Аның үзенең һәм мозаика яки майолика бизәкләренең рәсемнәре тап үз төсләрендә буяулы вә нәфис рәвештә алынып, альбомга кертелделәр. Бу альбом 20 мең сумга төште. Төрбәнең ядкяре буның илә сакланачактыр. Фәкать үзен дә саклау лязим. +Соңгы зилзиләдә Гүр-Әмир төрбәсенең зур коббәсе үтәдән-үтә ярылды. Шөйлә ки тагын бер зилзилә булса, йимереләчәге шөбһәсездер. Бу гаҗәеп иске асарне коткару, ягъни хәрабәлектән саклау өчен, зур коббәсен тимер кыршаулар илә ныгытырга ихтыяҗ бар. Бөйлә ныгытып, ярыкларын саклау мең сумга төшәчәктер". +Мәзкүр мәкаләсен язгач, "Асаре гатика институты"ның әгъзасы М. Дворжицкий хөкүмәтнең Сәмәрканд асаре гатикасына акча биреп, анларны төзәттерүне, буннан соң харап ителүгә манигъ булуын таләп итә. Буңа сарыф кылынган сумманың мәмләкәт өчен әрәм китмәячәген, киләчәктә артыгы белән кайтачагын сөйли. Хакыйкатән, Төркестандагы иске төрк асарләре гыйсмәт вә нәфасәт мәйданында беренче сафларда тора вә әгәр әҗнәбиләрнең Төркестанга керүләре җиңелләнә калса, хәзер әҗнәбиләрдән һичберәү хөкүмәттән махсус рөхсәтсез Төркестанга аяк баса алмый, һәр ел Аурупадан 10 меңнәрчә сәйяхлар бу асаре гатиканы күрер өчен бунда килеп, күп-күп акчалар калдырачаклардыр. +Дворжицкийның сүзенә күрә: "Әгәр хөкүмәт, Дәүләт думасы вә сәнаигы нәфисә һәм тарих җәмгыятьләре Сәмәрканд асаре гатикасына дикъкать итеп, аларны саклау өчен иҗтиһад сарыф итә башласалар, Бохара әмире вә байларыннан күп сумма җыя алачаклардыр". +БОХАРА ФЕТНӘСЕ +Ташкентта чыга торган "Туркестанский курьер" газетасыннан Бохара фетнәсе хакында "Вакыт" рәфикымыз ошбу сүзләрне күчереп яза: +"Бу көн 9 гыйнварда көндез сәгать 3 тә Бохара шәкертләре монда торучы аз гына микъдар шигыйлар өстенә һөҗүм итеп, шәһәремездә канлы вакыйгалар башланды. Вакыйганың ничек башлануы вә нидән чыгуы хакында төрле риваятьләр бар. Бер риваятькә бинаән, эш бөйләдер: +Шигыйлар шәһәрнең тышында, хәзрәте Хөсәеннең шәһадәте өчен үзләренең ысулынча матәм иҗраэ иткән вакытта, анлар янында сөнниләр дә булынган. Араларында мәдрәсә шәкертләре вә сөнни меллалар да бар икән. +Шулвакыт сөнниләр илә шигыйлар арасында шул матәм мәсьәләсе хакында моназарә башланган. Моназарә кызышып, ачуга киткән. Шуннан соң шигыйлар бер сөнни мелласыны үтергәнче кыйн��п ташлаганнар. Буның үзәренә сөнниләр ифрат дәрәҗәдә ачуланып, шигыйлар өстенә һөҗүм итә башлаганнар вә үзләре коралланып, бик күп җыелганнар. Араларында күбесе шәкертләрдер. Шигыйлар аз булганлыгы сәбәпле, бунлардан качып котылмакчы булып, анда-монда йөгерә башлаганнар. Качып өйләргә керергә, өй түбәләренә менеп котылырга теләгәннәр. Ләкин урамнарны тутырып калган сөнниләр бунларны куып, кайда күрсәләр, шунда кыйнарга вә үтерергә башлаганнар. +Монда торучы аз гына микъдардагы аурупалылар бу вәхшәтне күрсәләр дә, туктатырга кулларында һичбер чара юк, чөнки анлар үзләре бу котырган гавамның һөҗүменнән куркалар иде. Яраланган вә үтерелгән кешеләрнең микъдары хәзергә мәгълүм түгел әле. Үтерелгән кешеләрнең бәгъзеләре урамда калды. Чөнки анлар тирәсенә барырга һәркем үзеннән курка иде. +Икенче бер риваятькә бинаән, бу вакыйгаларның сәбәбе ялңыз дини генә түгел, бәлки милли вә хәтта сәясидер. Шөйлә ки: монда әмирнең иң зур түрәсе булган "кушбиге" гаҗәм вә шигыйдыр. Бохара сөнниләре үзләренә бер шигыйның башлык итеп торуына әүвәлдән бирле ачулары килә. Бохарада үз мәзһәбендә булган шигыйларны яклый дип карый ителәр. Шул сәбәпле, беренче форсат төшү берлән, сөнниләр бу түрәдән котылырга вә аның төшерелүен таләп итәргә башламышлардыр. Шуның өчен дә аякланган гавам халкы мәдрәсә шәкертләреннән гыйбарәт меңнәрчә кеше кушбигенең йортыны чолгап алганнар. Кушбиге, буны күргәч, Бохара солдатларына халык өстенә атарга кушкан. Солдатлар ата башлап, берничә кешене яралагач, халык әүвәлгедән дә артык ачуланып вә котырып, кайный башлаганнар. Берничә солдатны тотып кыйнап, яралап ташлаганнар. Солдатларның атуы сәбәпле яраланганнарның күбесе аякларыннан җәрәхәтләнгәннәр. Чөнки солдатлар гәүдәнең түбән ягына атканнар. +Халык кушбигегә каршы торган шикелле монда яшәүче аурупалыларга һәм яһүдиләргә каршы да протест бәян иткән дип сөйлиләр. Чөнки аурупалыларга монда килеп, үзләре хисабыннан байыйлар һәм үзләрен хидмәтче итәләр дип карыйлар. Бохара низамынча, яһүдләр, мөселманнардан аерылыр өчен, билләренә простой бер бау бәйләп йөрергә тиештер. Хәзерендә шуны бәйләмиләр. Гүя мөселманнар анларга шуның өчен ачуланмышлардыр. +Бохараның иң олуг хакиме казый кәлян шәригать исеменнән үзләренең диндәшләрен үтерүче бу котырган халыкка күзләреннән яшьләр түгеп, нәсыйхәт итәрәк, мондый вәхшәтлек эшләүдән туктарга үтенсә дә, аның сүзләренә колак салучы булмаган. Шигыйларның исән котылып калганнары тизрәк яңа Бохарага качып, руслар химаясенә сыгынмышлар вә анларны руслар коткарып калмыштыр. Иске Бохарада калганнары үзләренең җаннарыннан һич имин түгелләрдер. Чөнки бу вәхшәтләрнең кайчан басылуы мәгълүм түгел. +Бүген Бохараның әүвәлге кыяфәте үзгәрде. Чөнки кырылыш башлау белән һәммә кибетләр ябылды. Урамнарда йөрүләр тукталды. Ишетелдегенә күрә, иртәгә дә киб��тләрне ачмаска әмер булмыштыр. Шуннан аңлашыла ки, бу вакыйгалар әһәмиятле һәм нәтиҗәләрендә башка нәрсәләр булуы да ихтимал тотыла. Һәм хакыйкатән, бу вакыйгаларның Бохараның хәзерге ысулы идарәсен үзгәртүгә кадәр тәэсир итү ихтималы юк түгелдер". +* * * +Бохара фетнәсе хәзер заһирда басылган төсле булса да, бу фетнәнең нәтиҗәсе уларак, Бохараның идарәсе вә низамнары хакында байтак үзгәрешләр булуы ихтималдыр. +Русия сәясиләре күптәннән Бохараны Русиянең бер губернасы иттереп калдыруны мәгъкуль күрәләр, ләкин, ни өчендер, Русия хөкүмәте Бохара мәмләкәтендәге низамсызлыкларның һәммәсенә игътибар итмәгән шикелле күренә иде. +Хәзер бондый фетнәләр булгач, Русия хөкүмәтенең Бохарага нәзарының башкаруы бик ихтимал. +Дини хиссиятка мәгълүб булып, икенче диндәге кешеләргә погром ясап, үлтерүләр мәдәни вә низамлы мәмләкәтләрнең һичберсендә булмаска тиешле. +Бохарадан килгән хәбәрләрнең күбрәгендә аңлашылдыгына күрә, фетнәне башлаучылар сөнниләргә мәнсүб шәкертләр улмышлар. Мәгълүмдер ки, Гашурада шигыйлар һәр йирдә матәм тоталар. Бохарада да шул матәм мәрасимене иҗраэ иткән вакытта, сөнниләрдән өч шәкерт шигыйларны хәкарәт итеп көлгәннәр. Боңа шигыйларның ачулары килеп, шәкертләрне үлтереп ташлаганнар. Соңра бу вакыйганы ишеткәч, шәкертләр җыелып, халыкны шигыйлар хилафына өнди һәм талый башлаганнар, кушбиге халыкның хәшинанә бу мөгамәләсене күргәч, вәгазь вә нәсыйхәт итеп караса да, файдасы булмаган. Чөнки кушбиге үзе шигый булганга, шигыйларны яклый дип уйлаганнар. Һәм аның хилафына да хәрәкәт итә башлаганнар. Соңра кушбиге бигрәк каты чара кулланырга мәҗбүр булып, Бохара солдатларына шәкертләр өстенә атарга әмер иткән. Солдатлар үзләренең дин кардәшләре өстенә атарга разый булмаганнар. Аннан соң кушбиге рус мәэмүрләренә мөрәҗәгать итеп ярдәм сораган. Үлтерелгән вә мәҗрух булган кешеләрнең хисабы меңгә якын, имеш. +Бондан соңгы вакыйгалар, шаяд, укучыларга мәгълүмдер. +Шәкертләр тарафыннан башланган бу фетнә сарт шәкертләре вә гомумән Русия илә булган сугыш хакындагы бер хикәяне искә төшер әдер. +Русия илә сугыш башлану хәбәре чыккач та, ничәшәр ел мәдрәсә бүлмәләрендә яткан сарт шәкертләре, җыелышып, сугышка барачак булганнар. +Анлар Русиянең Бохараны алу ихтималыны уйлап та карамыйрус ларга үзләренең сугышка осталыкларыны күрсәтергә һәм бик күп углан вә кәнизәк алып кайтырга гына кирәк. +Сугышка китмәстән әүвәл һәммә сарт байларына кереп, кемгә нәрсә кирәк икәнчелегене сорап йөргәннәр. +Кайсы әйтә: "Миңа углан алып кайт", - ди. Кайсы: "Миңа коллыкка бик таза бер гәвер алып кайт", - ди. Шәкертләр һәммәсенә вәгъдә кылып, акчаны җыеп, җиңнәренә вак ташлар илә ком тутырып, берәр чүмеч тотып сугышка китәләр. +Су буена барып йитәләр. +Ләкин рус солдатлары һаман күренми. Күбесенең эче поша башлый: тизрәк бит эшне бетереп, Бохарага әсирләр алып кайтырга кирәк. Хәтта бере бөтенләй гакылдан шаша: "Кая ул гәвер, йөрәгемә чыдый алмыйм", - ди. Аптырагач, аңа бер әһәмиятсезрәк кешене корбан итәләр. Сарт та: "Кяфер фарыз микәнни", - дип, эшене тәмам итә һәм бераз тынычлана. +Сугыш кораллары да иң соңгы сәясәтемдә: яр буенда бик күп казанда су кайнатылып куелган. Җиң эченә ком вә таш кисәкләре тутырылып бәйләнгән. Кулда чүмеч берлә пычак. +Дошман каршыга килде исә, битенә ком сибеп күзене сукыр итәсең дә пычак илә чәнчисең. Яисә кайнар су сибеп, битене пешерәсең. +Бер якта пылаулар да дымлатып куелган. Шул арада су өстендә бер төтен күренә. Бу каһарманнар арасында Русиядән килгән бер нугай да бар икән. Ул әйтә: "Күренә торган төтен урысның су өстендә йөри торган ут көймәсе инде", - ди. Сартлар шаулаша башлыйлар: +"Су өстендә нинди ут көймәсе булсын, ут берлә су бер-берсенә монаказә, иҗтимаг нәкыйзен мөхаль! - диләр. +Бичара нугайның эше читенләнә. Чөнки вакыйганы чатыр эчендә "кәеф" кылып ята торган башлыкларга да хәбәр итәләр. +Һәм бераз мөзакәрәдән соң, мөхальне сөйләгән өчен, нугайның авызыны бастырык илә кыйнарга карар бирәләр. +Пароход килеп йиткәч, яр буенда казан янына чүгәләп утырган бу каһарманнар өстенә рус солдатлары тарафыннан буш туп атыла. +Туп атылыр-атылмас чаба башлыйлар. Һәм артларына бер дә әйлә +ТӨРКЕСТАНДА ТАТАРЛАР +Низам буенча читтән килгән мөселманнар - татарлар кыргыз даласында вә Төркестанда гайре мәнкуль милек, ягъни йорт-йир ала алмыйлар. Гәрчә ул тирәләрдә сәүдә итүче татарлар бик күп булса да, чит кеше землянкаларында торырга мәҗбүр булалар. Хәзергә кадәр Төркестандагы татарлар, бу хактагы низамны үзгәртергә сорап, әллә ничә мәртәбә хөкүмәткә мөрәҗәгать итсәләр дә, файдасы чыкмады. +Инде хәзер падишаһ хәзрәтләренең үзенә мөрәҗәгать итә башлаганнар. Торган областендә бер зур авылда торучы татарларга һәм уел татарларына йорт-йир алырга падишаһ хәзрәтләре тарафыннан рөхсәт бирелгән. +ФИРГАНӘ ӘХВӘЛЕ +Без, Фирганә мөселманнары, әхлактан, мәгариф вә тәрәккыйдән хасил җамигы тәрәккыят, матдия вә мәгънәвиядән мәхрүм улып, һәлакәт коесыга тугры юл алып, көннән-көн бардыкча золмәт дәрьясына гаутә иткән кавем безләр идекемез кояштан раушандыр. Чөнки ошбу сыйфаты хөснәләргә бәни бәшәрнең мөттәсыйф итә торган сәбәпләрнең нигезе, әүвәлән - тәрбия, соң - мәктәп вә мәдрәсәдер. Әмма бе зем Фирганәдә тәрбия нәрсә ул - белмидер. Мәктәп вә мәдрәсәләремез исә фәкать ятакханә вә әкәл шәрабханәседән гыйбарәттер, тәхсиле голүм вә кәмаләт нәрсә ул? Бөек мәдрәсәләрдә 400, кечек мәдрәсәләрдә 50 талибә мәүҗүд улып, 20 ел тәхсиле голүм кылганнары хәлдә, зарурәт вакытында гарәпчә үз исемнәрене яза алмыйлар. +Фәкать татар кардәшләремезгә тәшәккер итәбез ки. Бу тарафларга чуен юл йитешкәннән бирле ничә мең верст ераклыктан бу яклара йитешеп, ысулы җәдид үзрә әүвәлләрдә бер вә ике мәктәпләр көшад итеп укыта башлап, хәзердә Хокандта уннан зиядә яңа ысулда мәктәпләр мәүҗүд улып, шәкертләренә гыйльме халь вә гыйльме хисап, тарих дини, вә гыйльме җәгърафия вә бәгъзеләрендә голүм нәхү вә сарыфлар дәресләр виреп, мәдрәсәләремезә 20 ел тәхсил иткән биек чалмалы муллаларымыздан ничә дәрәҗә өстен шәкертләр йитешдермәктәдерләр. +Ләкин анларның һәм бәгъзе косурлары күренер. Акрын-акрын тасхих ителер. +Шурасына тәәссеф итмәле шәһәремездә әкалль бер тәрбияле мәдрәсәләр юклыгыннан бичара мөгаллимнәрнең шәкертләр[г]ә иткән сәгый гайрәтләре заегъ булып, ахырында бер файда өмид итәрлек шәкерт күрелгәне юк. Кяшки , бер тәртипле мәдрәсәләр булса иде, бу дәрәҗә золмәт уртасында калмас ирдек, хәзерге хәлдә галимнәремезнең гыйлеменнән, байларымызның дәүләтеннән милләтә зәррә кадәр файда күрелгәне юк вә өмид итмәк һәм мөмкин дәгелдер. Чөнки шәхси файдасыны тәэмин итә белмәгән кавемнән милләт файдасын өмид итмәк әмре мөхаль идекен кем инкяр итәр дия, каләмемне туктаттым. +ХОКАНДТАН +Бер газетайә әһел улмак вә яхуд вә бер җәридәйә мөхбир улмак никадәр агыр бер вазифа улдыгыннан, һәрвакыт газета идарәләренә бер шәй язмак арзусында булындыгымда дәрәҗәи әһәмиятең дәрк итеп сөкүт иттердем. Занымча, бер милләт газетасыннан бер кач мең әтраф әкнаф галәмә нәшер улындыгы бәрабәрендә мәзкүр газетайа мәнсүб милләтләр кәмал иштиякъ илә дикъкать итеп нәзаре моталәгадан кичереп, эчендә улан мәкаләләре бер фасыйл вә йә бер фәйләсуф каләменнән чыкмыш дип, һәрбер шәй улса улсын әдиллә әрбәга кеби нәзар игътибар[г]а алып, гайне хакыйкать белерләр. Әгәр мәмнүн ителәчәк халәттән улса муаффәкыятең дәргяһ әхәдияттән истидга итәрләр. Шаяд әссеф әнгиз хәвадис улса, милләттәшләрен хәленә агарынып исляхен арзуйдырлар. +Буның өчен мәкалә язачак мөхәррир бу кадәр милләтенең мөтәһәййиҗ калебләрен тасвир итәчәк улса да, никадәр бер агыр вазифа улдыгын сатхи сурәттә аңлар. Вә уна күрә каләмә хәрәкәт вирер. +Мохабәрә киләнҗә бер кач кыйсем улырлар. Бу мөхбирләрдән вирмеш улдыгы хәвадисләре һәр хосусда мәхкәмәи гакыйлә хәвалә улыныр. Мәсәлән, телеграф агентларыннан бере ике хөкүмәтен иттифакыннан бәхәс идерсә, башка бере мәзкүр хөкүмәтенең ихтиляфыннан бәхәс итәр. Әмма моталәга итәчәк адәм мәзкүр ике хөкүмәте игътибар малия, сәнәгыя, хәрбия вә мәхәл муаффәкыятьтән вакыйф улса, мәзкүр ике агентның кайсысының вирмеш хәвадисе тугры улдыкын вә мөхакәмә гакылында аңа күрә хөкем вирер. +Икенче мөхбир: мөхбир сәйяр дәвергә идарә наменә шәһәрдән шәһәргә йөреп, бер шәһәрдә бер көннән ун, унбиш көнә кадәр калып, бер калдыгы көннәрендә у шәһәрдә күрдекләрен бил-мөшәһадә нә ишеттекләрен бин-нәкыль мәнсүб улдыкы газетайә вирмәк вазифаларыдыр. Ләкин кайсы мәмләкәт[к]ә барсалар барсыннар, у мәмләкәт әхвәле бәләдия вә гадәт миллияйә ким зиядә вәкыф улдыкын аңлап, вә кәндинең сыйфат хаизәсенең у адәма аңлатып вә аннан ал��ыш улдыгы мәгълүматы әһали арасында улмыш мөзакәрә илә мөхакәмә итеп, кайсысы муафыйк гакыл вә мокарин хакыйкать улдыгын хөкем итеп мәхәленә вирсә, мәсъүлияте вөҗданнан котылыр. +Өченче мөхбир: мөхбир сакин дәвергә бер мәмләкәттә икамәт итәр у мәмләкәтнең әхвәле бәләдия вә гадәт миллиясеннән вакыйф улмыш вә билән адәмә дә мөрәҗәгать итмеш вә кәнденә дә бер мөхәррир вә йә мөхбир сыйфат мөкаддәсен вирер фикеренә нә килер аны тасвир итәр вә күчәдән нә тапса, аны газеталарда вирер вә бу гади шәйләр илән газета сөтүнләрен тулдырыр. +Ибтидаи хәлдә улан у мәмләкәт карыйларын нәзар моталәгаларын болгатып, башка бер мәмләкәттән язылмыш тугры хәвадисләре да кәнди вирмеш хәвадис кеби күрсәтмәккә сәбәп улырлар. +Мәсәлән, Хокандтан бер "Мосафир" имзасы илә "Йолдыз" газета мөхтәрәмәсенең 523-524 номерысында мәкаләме, юкса хәвадисме, ни дияҗәгеме дә белмим. Бер шәйләр язылыр бер әдип, йә бер фәйләсуф әсәр кылмый улмадыгы көн кеби әшкяра улдыгыннан башка хакыйкать дигән шәй дә аз тәсадеф улыныр вә иҗбар диячәк улсаң, буннан башка вирән хәвадис чук мәсәлән сайлау эшләрен; интизамы вә сөннәт рөкүннәрен исрафаты кеби. +Шимдилектә фазыйль мөхтәрәм мөшар иләйһи "Мосафир" әфәнделәренең язмышы улдыгы могаер хакыйкать сүзләрен бер-бер хәреф итеп, хакыйкатьнең нидән гыйбарәт улдыгын язмайы лязим күрдем. +"Мосафир" әфәнде "Йолдыз"да да "Хокандта иске шәһәрдә зур урамда таш түшәделәр" җөмләсендә күмер базарында бераз йир таш түшәтелмәй калмыш вә дөкәнчеләр гласныйа мөрәҗәгать итмешләр, гласный да: "Ниләрә нимә лязим", - димеш. Вә меллалар рус мөһәндисенә мөрәҗәгать итмешләр. Мөшар иләйһидә чарасына бакачыгыз, димеш. "Вә мөселман гласныйлары дүрт гадәд булсалар да, кулларыннан бер эш килмәс" сүзләре илә гласныйлары иттиһам итәр никадәр аз мәгълүмат вә нәкадәр мохалиф хакыйкать. Хокандта мөселман гласныйлары бер гадәд вә рус гласныйлары ике гадәд улдыгы хәлдә һәрбер эштә муаффәкыять күрсәтер. Мәсәлән, өй налогы тугрысында итмеш улдыгы лиякать вә иске шәһәрдә һәр елда бер озын урамны таш түшәтмәк хосусыда кылган икъдаматы "Мосафир" әфәндедән башка һәрбер әһле Хоканд өчен мәгълүм. +Бераз дәгел, карибән 500 сажин үткән ел таш түшәлмәй калды. Бу да подрядчикның гадәм лиякатеннән лиякате заһир улдыктан соңра иминият итмиюн эшеннән зиядә акча вирми мөнасиб күрелдегеннән вә башка йиренә дәвер итмәк өчен вакыт мөсагыйд улмаеп, кыш якын булдыгыннан тәэхир улды. У күчәдә дөкәнче мәхәллә бакалыдан башка улмадыгыннан вә бакаллардан да гласныйлар[г]а мөрәҗәгать итмеш адәм улмамыш. +Янә "Йолдыз" 524 номерында "Мосафир" әфәнде: бер ир кеше өй түбәсенә... җөмләсендә бер ир кеше пош-пош димәй түбәгә чыкса, я үлтерәчәкләр вә я казый өч көн хәбес идәчәк. Нә кадәр ялган! Фәкать бу мәмләкәт ысулы мигъмариясе әтрафы тамлы уй вә уртасы ун-унбиш сажин мәйданлык улдыгыннан хатын вә ушаклар кәнди өйләрендә ��мүр идарәи өчен бераз ачык чачик мәхрәмана эш илә мәшгуль булмаклары "Мосафир" әфәндедән башка һәрбер мөселман өчен мәгълүмдер. Бинаән галәйһи мәмләкәт гадәт әхлакыясенә муафыйкан пош-пош дип игълям итәрләр. Шаяд бу гадәтә ригаять итмәмеш адәм бераз сүз илә тәэдиб улыныр. Гаҗәбән, бу сахиб вөҗдан әһле намустан сөаль итәрсә: бу гадәт гүзәлме, дәгелме? Әлбәттә, гүзәл, диячәк. +Төркестан мәмләкәтләрендә һәрбер шәһәрдә фахешханәләр җөмләсеннән бер чук шәй язылыр. +И карыйлар, бу язылмыш шәйме вә бу мәсьәлә шәниганың кәнди вөҗданнарының хәвалә итәрем. Фәкать диям ки, бу заманада һәрбер мәмләкәт бу фәгъгаль мәзмумә илә тулмыш. Кайсы мәмләкәт[к]ә барсаңыз, у мәмләкәт боннан хали дәгелдер. +Гомуми болай заман улан бу эштән ничек кортылмак кирәк, әгәр "Мосафир" әфәнде чара тапкан булсалар, бәндә күрсәтсеннәр, иҗабына бакалым. Мәгәр "Мосафир" әфәнде Франция мөхәррирләреннән мөхтәрәм Виктор Һюгоның асаренең күрмәмеш вә башка шәһәрләрне дә сәер итмәмеш. +Хаҗилар мәсьәләсенә киләнчә, бу гадәт миллия сырасына кермеш вә у мәхәл мөкаддәс заиды улдыгыннан у заты зиярәте кәндиләренчә ихтирамат ләвазмия белдекләреннән боннан милләтә нә зарар вә нә мәнфәгать улмадыгыннан бөйлә шәйләрне язмак хәбисдер. +Вәлхас , газета сөтүннәренә күчәчәк хәвадис улсын вә я мәкалә улсын, әрбабы каләменнән чыкса, хәмияте миллияи тәхрик итеп, багыйс иттихад улыр вә аннан илтифат улыныр. +Әмма мәгълүматы мәсдүд вә куәте каләмиясе мәхдүд адәмнән чыкмыш мөсәүвидәләре багыйс нифак вә ихтиляф улыр дип хәтме кәлям итәрем. +БОХАРА МӘКТҮБЛӘРЕ +Оренбург-Ташкент +(юлда ашыгыч сызгалаган нәрсәләр) +Әлли-бәлли итәр бу, Бохарага китәр бу, +Гыйлем-тәхсил итәр бу, максудына йитәр бу. +Минем анам да бишек янында шулай көйләгәндер. Мин бишектә тирбәлгән заманда Русия мөселманнары кашында Бохараның кадере бик зур булган. Аның исемене зикер иткәндә "шәриф" ләкабен бер дә калдырмыйча сөйләшкәннәр. Безне укытырга бик ихласлы мәрхүм бабамызның кечкенә Шәрәфләрне Бохарага йибәрергә кызыгып сөйләшкәнен ишеткәнем бар. Ул чакта өемезгә бик еш килеп йөри торган ишаннар, хуҗа Баһаветдин Яфистә тәхсил ителгән галимнең бәрәкәтле булуын, анда доганың мәкъбүл булуын бик күп сөйлиләр иде. Бохарада озак заман торып кайткач, тирә-ягымызда мулла булган ике бохариның бик мәгънәсез булулары гына бабамызны Бохарадан биздерде. Казанда укыганда ишеткәннәремез вә укыганымыз матбугат (Мәрҗанинең мөкаддимәсеннән башлап) безнең заман яшьләрене Бохарадан чөерде; гыйлем тәхсил өчен Бохарага бару һәвәсе безнең кордашларда тамыр җәймәде. Шулай булса да, остазымызның Бохара галимнәрен бик олуглап зикер итүе, мәдрәсәләремез вә гыйлемемез тарихының Бохарага терәлүе бу кадим шәһәргә тарихи вә иҗтимагый бер әһәмият бирүемезне муҗәб булган иде. Шуның өчен Бохараны бер күреп тамаша кылырга кызыгып, иптәшләр илә сөйләшенә иде. +Бишек янындагы доганың кабуллыгы илә булса кирәк, миңа да Бохарага барырга тугры килде. Ләкин бу бару Бохараның моназарәләрен өйрәнеп, гыйлем тәхсил итәргә түгел, бер-берсенең канын түгешкән мөселманнарның гыйбрәтле хәлләрен укучыларымызга гарыз итү өчендер. +Элек заманнарда "Бохар гизгән" ләкабен алучылар бик күп мәшәкать күргәннәр, бу ерак юлга чыгып киткәнче айларча киңәш иткәннәр, айларча хәзерләнгәннәр. Ул заманда чынлап та "юл азабы - гүр газабы" булган. +Инде бу заманда һәрнәрсә йиңелгә әверелде. Юлга чыгар өчен кәрван җыясы түгел, ат җигәсе дә калмады. Мәсәлән, минем китүем: гыйнвар 14 ендә "Вакыт" һәйяте тәхририясенең кичке җыелышында Бохара мәсьәләсенең әһәмият кәсеп иттеке сөйләшенде. Шунда Бохарадагы әхвәлне тәдкыйк өчен махсус мөхбир йибәрергә карар бирелде. Мин шуннан соңгы беренче почтовый поездны көттем дә ултырып киттем. Гыйнвар 18 ендә, Ходай насыйп итсә, Бохарада булсам кирәк. Ата-бабаларымыз заманында, йөз чакрымлык юлга чыгар өчен, иптәшләрнең 10 нан артканын көтеп ултырырга тиеш булган. Хәзер исә бер кеше ялгызы дөньяның бер читеннән бер читенә китәргә мөмкин. Бары Аллаһ сәламәтлек бирсен. Мәдәниятле кавемнәрнең хирыслары вә хезмәтләре безнең өчен дә юл әсбабы хәзерләтмешдер. +Ләкин шулай булса да мөселманнар юл йиңеләшүдән бик аз файдаланалар. Мәсәлән, Оренбургтан Ташкентка килгән тимер юл бөтенләй мөселман илләреннән үтдеге хәлдә, вагондагы юлчыларның бик азы мөселман булып, мин барган поездда гадәдләре бармак берлә санарлык иде. Бу юлда, гомумән, йөрүче күп түгел икән. Поездда юлчылар өчен булган кечкенә тип бары 5-6 вагондагы кешеләр 70-80 нән артмагандыр. Хәтта, бәгъзән, 40-50 гә калганы булды. Яисә вагоннар бөтенләй буш: кайсында 5-6 шар кеше була. +Стансаларда менүче-төшүче дә, тиккә йөрүче дә юк. Бөтенләй хәят әсәре күренми, Оренбургтан Ташкенткача арада булган 75 стансада менүче вә төшүчеләр 75 гадәдтән артмагандыр. Шулай булгач, мөселманнар арасына мөселманнар мәмләкәтендә тимер юллар салынмауга бер дә ис китәргә ярамый. Мөселманнар өйдә утырырга яраталар. Боның өчен тимер юл кирәкми. Алар җирендә тимер юл салынса да, файдаланучылар бүтән милләт кешеләре була. Яһүдиләр, әлбәттә, башта. Дөрест, тимер юл үзе дә әһалине хәрәкәткә китерә. Ләкин юлны башта салыр өчен дә аның кирәклеге кирәк. +Бу юлдагы станса исемнәренә дикъкать итмичә китәрлек түгел, мәсәлән: Ак болак, Актүбә, Аккемир, Ак мәсҗед, Ак ком, Кара тугай, Караганды, Кара Чокат, Кара киткән, Кара үзәк, Кара конгыр... Тоз Түбә, Бу исемнәр бик бертөрле булганнан кушучыларның фикер мәйданнары киң икәнен күрсәтмәсә дә, безнең өчен янә бик мөһимдер. Чөнки бу җирләрнең төрк әүлядыныкы булуын күрсәтәләр. +Поезд Оренбургтан кузгалып киткәндә, мин вагонның площадкасында торып, озатучыны, вокзалны, шәһәрне күземнән сөзеп озаттым. Урал өстендәге челтәр күперне үтеп чыккач, "Урал аръягы" искә төш��п, анда җәяүле күпердән, атлы күпердән кичеп, вә көймәдә чыкканнар бер-бер артлы күз алдыма килә башлады. Гадәттә, бик үк хыялый кешеләрдән саналмасам да, бу вакытта күңелемнең хиссиятенә бик җигелгән идем. Оренбургның минем өчен трамвай стансасы гына булмавыны белдем генә түгел, бөтен вөҗүдем берлә сиздем. Юкса бит, күп йөрүче кешеләргә бер шәһәрдән кузгалып китү шәһәр эчендә трамвай стансасыннан кузгалып китү илә бердәй була дип әйтәләр. +Нә исә, миңа да "Вестингауз" краны илә поездны туктатып, кире качарга мөмкин түгел иде. Күземне ачтым. Телемә килгән гыйбрәтле сүзләрне укыдым, тәкъдирне искә төшердем дә, вагонга кереп, әйберләремне урнаштырырга керештем. +Бохарага баручылар юкмы икән дип, вагондагы юлчыларны күзәтергә башладым. Минем күршедә кара-каршы урындыгы ике кеше: берсе - сартча киенгән нәзек озын гәүдәле, юка иренле, такыр башлы, саргылт күзле, сары төкле бер егет, икенчесе - аурупача киенгән калын, тәбәнәк гәүдәле, зур авызлы, күк күзле, чал башлы киң генә ак сакаллы бер карт. Яше шырпы сызды, тәмәке кабыздылар. Карт: "Җәле, бу кем шырпысы, ә, Малышинныкы икән? Моның шырпысы тартмада ничә була?" Яше: "75 тер. Шулай язган бит". Карт: "Юк, ул 75 тән артык булмасын дип кенә язган. Аннан ким булса булыр. Менә фәлән фирманыкы 65 була, ә фәлән фирманыкы 55 кенә була. Җәле, санап карыйк", - дип, тартманы бушатты да санарга да кереште. +Бу вакыйгадан гына түгел, сөйләшүләреннән, телләреннән дә боларның яһүди идекләре мәгълүм иде. Берсе, Бохара яһүдисе, берсе Польша яһүдисе булып, икесе бергә үзләренең милли телләрендә сөйләшә алмыйлар. Бер-берсенә русча сүзләр берлә аңлашалар. Русча телеграмма яздырырга икесе дә кешегә баралар. Васиталары шул чаклы зәгыйфь булса да, бер-берсен табышканнар. Кардәшлек хис итәләр. Икесенең дә Бохарага баруларын белгәч, болар илә таныштым. Берсе - Хазкыя Исхак углы Мушибаев, Бохарада һәм Керкида сату итә икән. Варшавага, Мәскәүгә мал алырга барган. Шуннан кайтышы. Икенчесе - Һарун Исхак углы, поляк Лодзь фабрикаларына сатар өчен иске мамык җыярга Бохарага барышы. Сарт-кыргызларның чапан, бишмәт вә юрганнарыннан төшкән мамык Лодзьда яңарып, янәдән байлар өстенә насыйп була икән. +Актүбә стансасында 2 нче класска да бер мөселман керде. Бән дә ялгызлыктан чыктым. Камалы тун, кызыл якалы төлке толып һәм кырпулы бүрек вә киез итекләр илә бу яктагы мөселман сәүдәгәрләрен бөтен көе күрсәтә торган бу кеше илә озакламый таныштык. Казалы сәүдәгәре Ф. икән. Ф. әфәнде бу тарафларда ярым гасырга якын вә күп эш итеп, җәмәгать хезмәтенә дә чит тормадыгыннан, бу тарафларның әхвәлен бик күп белә. Кыргыз вә сарт арасындагы нугайларның хокуксызлыклары вә боның нәтиҗәләре тугрысында күп нәрсә сөйләп, миңа файдалы булды. Урта Азиядә татарлар хосусында махсус язачагымнан моның тәфсыйләтенә хәзер керешмим. Ф. әфәнденең кулында Г. Тукаевның "Әдәбият" мәҗмугасын кү��еп гаҗәпсенмәдем түгел. Яшел бикасап букчаларда (берничә басма) "Дәляил хәйрат" һәм догалыклар йөртә торган кешенең алардан бушап, ике әсәр укып торуы ни өчен булганын беләсем килде. Сорадым: "Яңа китаплар да алып чыктыгызмыни?" Ф. әфәнде: "Моны әле Орскида күреп алдым. Һинди Минһаҗ тугрысында язган икән дә, шуны укыйм, дидем. Монда мәдрәсәи галияне булмас диебрәк аңлаткан икән. Соң анарга бик күп акча җыйды бит. Аларны сораучы булмас микән? Безнең татарның гакылы төштән соң төшә, диләр. Дөрест сүз. Без Минһаҗга Казалыдан ике йөз илле тәңкә акча җыеп бирдек. Кулыннан расписка алырга исемезгә дә килмәгән. Кенәгәсенә генә яздык. Андый-мондый эш булса, бер кенәгә югала да китә ул. Әгәр кулыннан мөселманча гына булса да язу алган булсак, тикшерергә мөмкин булыр иде..." - дип сөйләде. Ф. әфәнде юлда фарыз намазлар илә генә киф аяләнмәй, вирдләрен дә күп укый. Бик кызганыч ки, шундый нык динле вә гыйбадәтендә мөкайяд картларымыз азаеп бара. +Баер өчен диндә мөкайяд булуның файдасы барлыгы мөҗәррәбдер. Гомумән, купецлар вә, хосусән, инглизләр вә русларның старообрядецлары, башка халыкка күрә динлерәк булдыкларыннан, акчаны да күбрәк җыя алалар. 6-7 мең елдан бирле дин алыштырмаган яһүдиләр - яратылышларыннан бирле ифрат дәрәҗәдә мөтәгассыйб адәмләрдер. Бары укыганнары үзләренең бәйнәлмиләл бер милләт икәнлекләрен белеп кенә, космополитизмны алга сөрәләр. +Оренбугтан Актүбәгәчә кар шактый күп булып, аннан Азия, Казалыда аз - аннан соң нисыф шималенең нисыф шималесеннән үткәч (45 дәрәҗәдән соң), кар бер дә юк. "Арыс"та көндез 17 градус җылы иде. Кар декабрь ахырларында бераз явып узып киткән. +Сартлар Казалыдан күренә башлый. Андан соң җәнүби шәркый юлда кыргызлар вә сартлар аралаш очрыйлар. Яхшы туфраклы урыннарда мужиклар утырдыгы да мәгълүм. Татарлар шәһәрләрдә генә. Алардан да шәһәрдәрәк - яһүдиләр. +Ташкент-Бохара юлы +Вокзаллар, агачлар, вагонлар. Средний Азия тимер юлы. Комета, һава. Кышлаклар. Яңа Бохара. +Оренбургтан килгәндә, Ташкентның якынлашуы бик тиз сизелә. Ташкентка якын стансалар җанлырак. Аурупалы (рус, яһүди) халык күп күренә. Вокзалларда йөрүчеләр, хәтта кыз-хатын күп. Минем моннан узу якшәмбе көнгә тугры килгәнгә күрә, тамашачылар бигрәк күп иде. Бу тарафта шәһәр халыкларының бер тамаша урыны вокзаллардадыр. +Ташкент вокзалына килеп туктаганда хәйран калдым. Платформада ничә меңнәр кеше. Җырып йөрергә мөмкин түгел. Минем носильщикның номеры 57 нче иде. Стансаның эшлекле булуын күрсәтәдер. Ташкентка якынлашканда бакчалар һәм башланадыр. Ташкент илә яңа Бохара арасында агачлы вә бакчалы урыннар бик күп. Әмма Оренбург илә Ташкент арасында агач юк. Тауларда, комлыкта "саксаул" исемендә бер агач үссә дә, биек булмыйдыр. Бу агач йир өстеннән биегрәк, тамырга үсә. Вә шул тамырны ягарга истигъмаль итәләр. Кыш көне шәһәрләрдә поты 25-26 тиенгә сатыла икән. +Ташкенттан Средняя Азия башланадыр. Монда поездлар 15 тән 25 кәчә вагоннар илә йөри. Яңа систем зур вагоннар. Юкса, Ташкент юлында 6 көпчәкле кечкенә вагоннарның дөбердәвеннән йөдәгән идек. Нервный кешеләргә бондый вагоннарда йөрү бик яман тәэсир итә торган булса кирәк. +Средняя Азия юлына кергәч, юлчыларның яртыдан артыгы - сартлар. Аларның вагоннары үзләренә махсус булып, рус вагоннарына сартны кертмиләр. +Каспий буендагы Красноводскидан башлап, Ташкент вә Әндиҗанга ясалган Средний Азия юлы 20 еллар мөддәтенчә бер тарафка ялгыз юл булганлыкдан, Ташкенткача Русиядән килгән кешеләр вә нәрсәләр күбесе Кавказдан килмештер. Ташкентка йиткәч тә, бу тарафның Кавказ нөфүзе астында идеге бик ачык күренә. Әрмән вә грузиннар күп. Персианнар һәм очрый. Бу юл сугыш заманында эшләнә башланып, хәрбия нәзарәте идарәсендәдер. Элек тә һәммә мәэмүрләре гаскәрдән булган. Хәзер дә контролерларның офицер эполеты илә йөргәннәре бар. Һәм стансаларда татарлар күренгәли. Төенчек илә йөргән (асламчы) пензалылар, мамык вә тире эшендәге тамбовлылар, буфетлардагы касыймлылар һәм ара-тирә Казан-Саратов татарлары очрыйдыр. +Кәттә Курганнан 12 чакрым узгач, Бохара ханлыгының йире башлана. Бу сәрхәдтә (граница) узгынчыга күренми кала торган бер багананы хисапка алмасаң, мәмләкәт чигеннән узган һич тә сизелмидер. Гадәттә, чиктләш йирләрдә була торган туктату-тикшерү кеби нәрсәләр юк. Шунда тәкрар йөргән адәмнәрдән сәрхәднең кайда икәнен белмәгәннәр дә бик күп. Ханлыкга кергәч беренче станса "Зирә Болак" булып, монда вә яңа Бохарада әмирнең пахтә заводлары бар. +"Кәрминә" стансасына килеп туктагач та, бу йирнең аерым имтиязы булганы тоеладыр. Вокзал алдындагы бик матур вә тәрбияле бакчагыз бер юлчының күңеленә истифһам галәмәте төшерә. +Әмирнең тора торган йире - Кәрминә шәһәре - стансадан 7-8 чакрым чамасында ерак икән. Анда ничек барырга икәнне сораштым. Ике көпчәкле биек арбаны күрсәттеләр. Бары шуңарда ултырып, эчкә кату чыгарып кына барырга мөмкин. +- Фаэтон юкмыни? - дидем. +- Юк, - диделәр, - ни чаклы сораучылар булса да, аңа рөхсәт бирелмидер. Әмир якынында әмирдән башка гадәти кешеләрнең фаэтонга ултырып йөрмәкләре әдәпкә мохалиф саналганнан, ямщикчыларга һәм дә хосусый кешеләргә бу шәһәрдә фаэтон берлә йөрергә рөхсәт ителмидер. +Бу тарафларда декабрь ахырларында бер дәфга кар явып киткән икән, инде бездәге яз кеби эссе, бары яфраклар юк. Чокыр араларында гына вак-вак кар өемнәре күренгәли. Кәттә Курганда 27 градус җылыны күрсәтә иде. Сартлар тамашаны бик яраттыкларыннан, поезд узганда, вокзал, платформалар даимән тулы буладыр. +Юл буенда кышлак (авыл)лар күп. Бәгъзән, 15-20 чакрым буенча сузылган була. Монда хуторное хозяйство (җиргә һәркем үзе хуҗа булып, илнеке түгел) булганга, кышлакның йортлары бик сибелгән. Һәркем үз җиренә утырган. Русиядәге шикелле ничә йөз йорт бергә җыелып утырган авыллар ��ш очрамыйдыр. +Сартларның җир кадерен белүләре вә җирне ашлаулары искитәрлек дәрәҗәдәдер. Киштәк шикелле вак-вак кисәкләргә бүлгән җирләрнең бер карышына да кул тими калмаган. Ызан буйларына агачлар утыртылган. Су тигез килсен өчен, җирнең өстен тигезләткән. Бары җир ашлау машиналары бер дә булмаганга, бик газап чигәләр. Вә озак эшлиләр икән. +Сәмәркандтан узгач, берәүнең "Әүрад" укып баруына колак салдым. Аңлашылган фарсы сүзләр ишетелде. Бер сарт илә танышып, моның китабын күрдем. Еврей хәрефләре илә бик гүзәл басылган. Миңа укып карады. Бөтенләй фарсы икән. Бу китапны Бохараның Давыд вә Рафаэль намындагы хахамлар җәмигъ вә тасниф иткәннәр. Иерусалимда (Кодес шәриф) ясалган. Шуннан сорашып белдем: Бохараның фарсыча сөйләшә торган яһүдиләренә гыйбрани хәрефләр илә фарсыча китаплар басылыр икән. (Бу правила 31 мартта булмаса, аннан элек чыккан булыр.) +Бу юлда каршы очраган поездларның һәркайусында Бохарадан китүче шәкертләр тулган иде. "Мәрар Көек" стансасында каршы булган товарный поездда чалма илә тулган 12 кызыл вагон санадым. +Гыйнвар 18 ендә кич алты сәгатьтә яңа Бохарага килеп йиттек. Моның рәсми исеме - "Каган"дыр. Башка стансалардан билетны шунда чаклы гына бирәләр. Аннан ике яктан да алтышар поезд буладыр. +Иске Бохарада мебельле вә мичле номерлар булмаганга күрә, мин Яңа Бохарада калырга уйладым. Һәм дә казанлы Ибраһимовлар йортындагы "Аурупа" номерларына туктадым. Хезмәтчеләре татар, хозяйкасы немец карчыгы икән. +Эше иске Бохарада булганнарның Яңа Бохарада торучылары күп. 11 чакрымны поезд илә барып килүнең мәшәкате һәр көн булса да, Бохарада торудан йиңелрәктер. +* * * +Гыйнвар 19 ында базарлар тәмам ачылып, мәгыйшәт үз юлына төшә башлады. Бары таланган кибетләр генә ачылмаган. +Бүген шигыйлар урамда күренә башладылар. Аннан элек качып-посып, рус киеме киенеп кенә йөргәләгәннәр. +Кушбиге Астана кулыйның борадәре шигый Садыйк бәк зәкятче һәм үзенең вазифасын әда кылырга базарга чыккан икән. Сарт сәүдәгәрләр җыелып килеп, аны эштән туктатканнар һәм шул көн ул да газел кылынды. +Русиянең сәяси вәкиллеге мәхкәмәсе бу фетнә сәбәпле ябык торып, маэмүрләре Иске Бохарага барганнар иде. Алар 19 ында Яңа Бохарага кайтып, мәхкәмә янә ачылды. +Сәмәркандтан килгән гаскәр хәзер дә Яңа Бохарада тора. Генерал Лилиенталь (бу гаскәрнең башлыгы) Иске Бохарада, бонда бары 200гә кадәр солдат калган. +Үтерелгәннәрнең гадәде әлегәчә катгый мәгълүм түгел. Ике тарафда үзләрен мәҗбүр күрсәтер өчен мәкътүлләрене күп күрсәтәләр. Рәсми урыннардан алдыгым мәгълүматка күрә, тарафтан үтерелгәннәрнең гадәде 40 тан артмый. Яраланганнар 60-70 [кә] кадәр. Кыйналган-сугылганнар меңгә якын булыр, диләр. Чөнки сугышучыларның күбесенең [кулында] - күсәк вә тимер-томыр гына булган. Үлтерә торган корал йөздән берсенең кулына да тимәгән. +Фәкать кушбиге мәэмүрләренең шигыйларга мылтык өләшүлә��е исбат ителергә якын. Арсеналдагы (корал склады) мылтыкларның саны 2-3 йөз[гә] тулмый икән. +Сугышның икенче көнне (гыйнвар 10) бер кеше (киеменә карап рус диләр) капчыкга тутырып килгән револьверларын шәкертләргә саткан. Бәһаләр 15-20 сумдан башлап 40 сумга йитешкән. Бу мәҗһүл адәм 50 ләп леворьвер саткан имеш. Кем икәнлеге мәгълүм түгел. Сәяси ният илә булмыйча, форсаттан истифадә итеп сату итәр өчен генә йөргән кеше булуы карибдер. +* * * +Мөхбиреңез генерал Лилиенталь хозурына кабул ителеп, ярты сәгать кадәр мөсахәбәт итдем. Бик сөйкемле кеше. Бер генералның газета мөхбиренә бирә ала торган җавапларын мәгалмәмнүният сөйләде. +Мин: "Кышлак (авыл)ларда тәртипсезлек хәбәре ишетелгән иде, ул ни дәрәҗәдә?". +Генерал: "Моннан егерме чакрым чамасында шигыйларның Ошат исемле кышлакларына гарәпләр һөҗүм иткән икән. Хәбәр алгач та, мин анда кешеләр йибәрдем. Барып тәртипкә салганнар. Бары бер кеше үтерелгән булган. Гарәпләрне котыртучы бер ишан икән. Аны тотып китерделәр. Бохар хөкүмәтенә тапшырдым. Аннан башка Шәһресабз янында бер шигыйны үтергәннәр. Үлтерүчесе мәгълүм түгел. Шуннан башка тәртипсезлек юк". +Мин: "Сез вә гаскәр Бохарада янә озак каласызмы?" +Г.: "Әле тынычланып йитү мәгълүм булмаган бит. Аннан соң без башлыкларымызның әмеренә табигъ кешеләр". +Мин: "Бу погромда зарар күргән кешеләр разый ителәчәкме? Аларның зарарларын кем түләр?" +Г.: "Рус тәбгаләренең эше сәяси вәкилгә гаид, ул карар. Бохар тәбгаләренекен - үзләре. Бу эшләргә катнашу минем мәэмүриятемә керми. +Аннан соң әле әхвәле мәгълүм булып йиткән юк. Кемнәр гаепле, кемнәр гаепсез зарар күргәннәр. Болар һәммәсе тикшерелгәч, бу мәсьәлә каралыр". +* * * +Монда сөйләүләренә караганда, генерал Лилиентальгә бик киң правалар бирелгән, имеш. Әгәр аларның барысы берлән дә файдаланырга тугры килгән булса, җәгърафия харитасының да үзгәрү ихтималы мөмкин булган. Бары хәзергә моңа ихтыяҗ күренмәгән. Русиянең Урта Азиядә тоткан сәясәте фәүкылгадә сәмәрәле бардыгы мәгълүмдер. Бу генералның тәгъйине шуңарга нәмунә булырга ярарлык. Бигрәк йомшак сөйли торган кеше. Сартлар шундыйны яраталар. +БОХАРА МӘКТҮБЛӘРЕ +Бохара шәһәре сартлар кашында мөхтәрәм вә шәриф саналдыкы кеби, Русия мөселманнары кашында вә бәлки дә чит мәмләкәт исламнары кашында да мөхтәрәм вә шәриф саналмактадыр. Гаҗәбән! Бохарага бер вәҗһе кодсият вә шәрафәт бирелмәкнең беренче сәбәпләре нәрсә иде икән? Сәбәп шулар булса кирәк: сартлар бил-гомум үзләренең арасындагы "әүлия" диеп таныган адәмнәрене фәүкылгадә гыйззәт вә ихтирам итәләр, фәна фил-Лаһ улачак йирдә фәна фил-әүлия, фәна фил-ишан булалар. Ишан диеп белгән адәмнәрене һәрбер гөнаһлардан мәгъсум вә бәриэ булгучы вәли диеп игътикад итәләр; Алла өчен рузә тотып, намаз укыдыклары хәлдә, вәлиләрдән истимдад итәләр, вә үзләрене җәннәткә алып баруга васита вә замин булулары өчен әүлияләр каберстанына барып, тупракка аунап, зарзар еглашалар. Кыскасы: бөтен кодсиятне вә бөтен шәрафәтне ялгыз ишаннарга вә вәлиләргә генә хәсыр итеп, аларга фәүкылгадә сәҗдә иткәнлек өчен, Бохарага "шәриф" кәлимәсене катыштырып итлак итмеш улырлар зан итәмен. Зира ки Бохараның шан вә хәйсияте ялгыз әүлияләргә генә баглы торадыр. Хәлбуки, сартларның риваяте буенча, Бохарада вә әтрафында 18-20 меңгә якын әүлияләр бар, имеш!.. Бохарага "шәриф" ләфызыны кайд итмәк - сартлар тарафыннан гына чыгарылган бер хөкемдер. Икенче бер исламнар Бохарага шәрафәт бирсәләр, сартларга тәбәгыять итеп кенә биргән булырлар. Бохараны шәриф танымакның икенче төрле вәҗһесе болай булуы да ихтималдыр: Бохара әүвәл-әүвәлдән голүм вә фөнүн мәркәзе бер йир саналадыр иде. Затән, аның әүвәлге хәле парлак вә гүзәл иде. Өчдүрт хөкәма йитешдермәклә бәрабәр, бик күп ислам галимнәре вә фән остазлары да йитештермеш иде. Үзенә мөстәкыйль рәвештә яшәгән бер өлкә булганлыгы сәбәпле вә дин-диянәт эшләре дә алда йөргәнлеке сәбәпле, канун вә низам шәригать икътиза итдеке рәвештә иҗра кылынадыр иде. Бер йирдән аз гына булса да хилафы шәрегъ булган эшләр күренсә, ислам мәэмүрләре дәрхаль ул кешене тәэдиб итәләр вә тиешле җәзаларыны да бирәләр иде. Шәригать хөкемнәрене урынында би-хаккыйһи әда кылыб яши торган шәһәр, башкаларга нисбәтән ялгыз Бохара, вә диянәтле мөселманнар да ялгыз бохаралылар гына саналалар иде. Кадимдәге гадәт буенча, Бохараның рәисе руханилары тарафыннан халык арасына дин исеменнән уларак чәчелгән хорафат тохымлары, бохаралыларны янәдән үзләренә кодсият вә шәрафәт иснад иттерергә бик зур сәбәпче буладыр иде. Вакыйган, кайсы гына бер милләттә улса улсын, фәүкылгадә хорафат тохымлары игелмеш улыр исә, ул милләт җәһаләте нисбәтендә үзүзенә шәүкәт вә газамәт вә әллә ниндәй гыйззәт вә шәрафәтләр баглыйдыр. Затән, бу бик тә табигый улан бер эштер. Иштә, Бохара халкы да ошбуларның нәтиҗәсе берлән фәезъяб улдыкларыны төшенмешләр, ошбуның өчен дә Бохараны "шәриф" исеме берлә йөртә башламышлардыр. Бохараның хәзерге халәтенә караган вакытта әһалисе шәрафәт һиммәтеннән мәхрүм калганлыклары күренәдер. Бу дәгъвамны исбат өчен нәфсе Бохарада берәр ай кадәр калып тормак кяфи улса кирәк. Бу сүзгә разый булмаучылар да бәлки булыр, зарар юк, разый улмасыннар! Улмаган кешеләр Бохара шәкертләре вә Бохара мөридләре генә разый булмаслар. Зира анлар Бохарада тәрбия кылынганлык сәбәпле, Бохараны ма биһил-ифтихар итеп тотмакталардыр. Заманында Бохара хакыйкый ислам фәйләсүфләре вә ислам остазлары чыкарганлыгы өчен, ул заманда Бохара "шәриф" исеменә хаклы вә лаек иде, моны мин дә инкяр итмимен. Анчак хәзерге хәятына караган вакытта ничектер "шәриф" исемене бирәсем килмидер. Ялгыз Хуҗа Бәһаэддин өчен генә "шәриф" исемене биреп тәбәррекән зикер итүем янәдән урынсыз булса кирәк. Чөнки Хуҗа Бәһаэддин зиярәте Бохарад�� түгел, шәһәрдән 7 чакрым мәсафәдә вакыйгдыр. Сартларда ата-бабадан калган мирас маллар түбәндә язылганнардан гыйбарәттер: беренче, әфьюндер ки, Бохараның асыл кешесе вә яки читеннән килеп торучылар булса да, моны истигъмаль итмәгән бер кеше мөтәсаувир улмас. Икенче, бәтчә, затән, бохаралыларга ислам мәдәниятеннән мәхрүм булып торырга сәбәпче булган нәрсәләрнең иң зурысы да бәтчәләргә хирыс улмаклык, вә бәтчә әсире булып, гыйлем вә фән кайгысыннан буш булырга сәбәпче булалар. Кодрәте бар адәм бу эшкә шөруг итмәс исә, ул кеше бохаралылар кашында игътибарсыз буладыр. Уртача хәлле бер адәмнең б... өчен бер елга 3000 мең сумга якын акча хәреҗ иткәнлекене мәнбәгы мәүсуктан сөйләделәр. Бохаралыларның урта хәллеләре дә безнең татар сәүдәгәрләренең урта хәллеләреннән күп артык буладыр. Чөнки аларның искедән калган дәүләтләре балаларының балаларына да бу көнгә кадәр тәваресән килмештер. Бохара исламнары арасында, ялгыз исламга мохалиф булган нәрсәләр генә дәстүр тотылмыйча, гакыл, хәят, сыйххәт вә хикмәткә зыйд булган бик күп бидгать, фәхеш вә заляләт тохымлары рәһбәр тотылмактадыр. Көрәи әрызның бөтен исламнары өстенә гайре исламнар тарафыннан ифтира вә хәкарәт ташлары һәр ләхзада атылып торганы хәлдә, вә үземез (Алла күрсәтмәсен) дәһшәтле кара болытлар астына таба кереп бара ятканымыз хәлдә, бохаралылар һәнүз дә үзләренең гадәте сиә вә мәшьүмәләрендә исрар итеп, бер такым тәгассыб әсхабы тарафыннан чыгарылган фәтвалар мөҗибенчә әле дә булса, "Ысулы җәдидә берлән укытмак шәригатьтә җаизмы, түгелме?" дигән юнан мәбхәсләре белән миләрен черетмәктәләрдер. Рус матбугатының уң газеталары Бохарага вә әһалисенә азмы хәкарәт яудырдылар. Бер өлкәнең асыл халкыны хайванга хисап ителсә, шул халыкның йир йөзеннән мәхү вә бәрбад улмасыны теләрләр. Бохарада исляхат иҗра итәргә күптән вакыт иде. Габделәхәд заманында эшкә шөруг ителеп калынган булса, аның угылы (Галимҗан түрә җәнаплары), шөбһәсез, атасының юлыны киңәйтергә тырышкан булыр иде. Шөкерләр улсын! Хәзерге Бохара ханы җәнабе Алланың бик аз бәндәләренә генә ихсан итмеш мәдәният нигъмәтене тәкъдир итмеш улса кирәк, үз ригаясендә булган ислам әһалисенә тәҗәддед вә исляхат эшене тәрҗих иткәнлекене сөйлиләр вә язалар. Бонларга мәдхәл уларак бәгъзе бер гүзәл тәшәббесләре дә күрелмәктәдер. Мавәраэннәһер вә Төркестан өлкәсендә (белмим ни өчендер?) безнең Эчке Русия исламнарыны бигрәк тә тәфтиш вә тәдкыйк итәләр. Һәрбер эшкә шөбһә вә хәвеф күзе берлән караган риҗале дәүләт, кан вә дин кардәшләре булган сарт белән татар мөгамәләсене дә бәгәнмичә торалар. Ошбу хәл безнең өчен шаяны тәгаҗҗебдер. Бохарада урамнар гадәттән тыш тар, урамнары нәҗес, чүп-чарлы буладыр. Күчәләреннән арба җиккән атлар гына сыеп йөри алалар. Бохараның дахили күренеше, кыска гына әйткәндә, гөмбәләр үскән чүплеккә охшыйдыр. Бохарада су аз, вә булган кадәресе дә тозлы вә тәмсез була. Ошбуның өчен дә Бохарада торып гадәт итмәгән бер адәм Бохара суы берлән хаста булып та каладыр. Йире комлыктан гыйбарәттер. Һавасы гаять дә эссе, мизаҗ вә табигате зарарлы вә агырдыр. Никах, талак, вәрасәт эшләрене казыйлар карыйлар. Казыйлары бил-гомум ришвәтхур, гадаләтсез булалар. Үзләренең жалованиеләре хисабыннан башка, эш белән килгән халыктан да көнлек ун-унбиш вә егерме сум казанып торалар. Һәрбер эшкә дә акча куәте мөдахәлә итдекеннән, казыйлар кашындагы адәмләрнең дә залимләре мәзлум вә мәзлумлар да залим булып күренәләр. Бохарада тәртипкә салачак эшләр гайре мөтәнаһи күп идекендә шөбһә юк. Чарасына керешелсә, тәдриҗән низамга куелачагы бәдиһидер. Халкына рух вә тәрбия бирмәк, фән, гыйлем вә ислах шөгъ бәләрене ачмак өчен акча вә лязим мәсариф Бохараның үзендән артыгы илән табылачакдыр. Мөстәхак адәмләр табу өчен дә читкә китүгә ихтыяҗ күрелмәз. Русия исламнарыннан фикеремчә мөбтәди улмак йөзеннән табылса кирәк. Бохараның хәзерге көндә беренче эшләргә тиешле нәрсәсе ысулы саутия мәктәпләре тәгъмим итмәк вә ысулы саутиягә лиякатьле мөгаллимләр җәлеп итмәк тиеш улса кирәк. Ибтидаи ислях әлифбадан башланылса, бер-берсеннән күрәкүрә үзлегеннән мәйдан алмакы табигыйдер. Бохарада асыл торучылар әксәриятлә таҗик улганлыгы өчен, таҗик телендә бер газета чыгарырга күптәннән вакыт иде. Мәгаттәәссеф, бу эшкә белмим кем тарафындандыр мөсагадә бирелми торадыр. Бохаралылар Бохараны мәзарстан икәнене сизенеп, тере мәет булудан котылырга тырышсалар иде, әлбәттә, бер чарасы табылыр иде. Хөкүмәтемез сәгадәте бәшәрияне мәгърифәт кылмаучы түгелдер. Әгәрчә исляхат эшләренә башланылса, мөмкин кадәр ярдәмдә улыначагы табигыйдер. Ошбу хосуста мөрҗигыль-көлл булган кеше әмир булганлыгы өчен, әмир хәзрәтләре җитди эшкә керешү вакытыны ганимәт белүене арзу итәләр. +БОХАРАДАГЫ ИСЛЯХАТЛАР ХАКЫНДА +Бохара исляхаты хакында "Н.В" газетасының мөхбире түбәндәге сүзләрне яза. Бохара әмире өч төрле мөһим исляхлар ясарга иҗтиһад итә. Мәктәп вә мәдрәсәләрне тәртипкә сала, мөгаллимнәргә мәгашьлекләр тәгъйин итә һәм гаскәр арасыннан эшкә яраксыз картлар илә балигъ булмаган яшь балаларны чыгара. +Мәктәп вә мәдрәсәләр әүвәлдә вәкыфтан килгән акчалардан тәрбияләнә иде. Бу җәһәттән Бохараны бөтен Шәрыктә беренче шәһәр дип әйтергә ярый. Бонда мәктәп вә мәдрәсә файдасына калдырылган вәкыфлар бик күп. Әүвәлге заманнарда Бохара уку вә уку җәһәтеннән дә бик алда булган. Бонда әтрафтан укырга килүче шәкертләр бик күп булган. Соңгы елларда башка тарафлардагы мөселман мәдрәсәләре ислях ителеп, укулар тәртипкә салынганлыктан, Бохара артта калган. Читтән килүчеләр азайган. Шулай да булса, хәзерге көндә дә Бохарада шәкерт бик күп. Йөз мең халыклы Бохарада ун мең кадәр шәкерт бар. Бохарада өч йөз алтмыш урам бар. Һәр урамда әкалль б��р мәктәп мәүҗүддер. Бу мәктәпләрнең һәркайусы вәкыфлардан тәрбияләнәләр. Бохара әмире шул мәктәпләрне ислях итеп, мөгаллимләренә мәгашьлекләр бирмәкче була. Әгәр дә бу мәгашьлекләр хәзинәдән бирелсәләр, вәкыфләргә тимәсәләр, бик яхшы була. Әгәр дә вәкыфларны хөкүмәт кулына алырга гарыз кылсалар, ул вакытта ислях урынына эшләре чуалачактыр. Вәкыфтан килгән акчалар Бохараның тәртипсез мәэмүрләренең төпсез кесәләренә кереп югалачактыр. Бу көнгә кадәр мәктәп вә мәдрәсәләр хөкүмәт кулында булмаганлыктан, Русия хөкүмәте укыту эшләренә катышмый иде. Хәзер инде мәктәп вә мәдрәсәләр хөкүмәтнеке булгач, Русия агентының мәктәпләрдә рус теле укытуны таләп кылырга хакы бардыр. Бу көндә Бохарада рус теленә бер дә игътибар юк. Бохарада рус телендә сөйләүчеләр һич ишетелми. Бохара халкы, гомумән, рус теле өйрәнүгә хилаф торадыр. Хәтта мәэмүрләр арасында да балаларына рус теле өйрәтергә риза булмаганнары бар. Бохарада рус-сарт телендә укытыла торган бер мәктәп бар. Бу мәктәп хөкүмәт мәктәбе исемендә йөри, ләкин хәле бик начар. Кереп укучы һич юк дип әйтерлек. +Гаскәр арасында эшкә яраксыз картларны чыгару мәсьәләсенә килсәк, әгәр дә чыгарылган картлар урынына халыкның эшкә яраклы таза егетләре алынып, зарар китерерлек булмаса, бик яхшы. Бүгенгә кадәр гаскәрлек Бохарада җәза урынында истигъмаль ителә иде. Гаскәрлеккә җәзага мөстәхикъ булган гөнаһкярләрне алалар иде. Шул сәбәптән бонлар арасында йитмеш яшәрлек картлар булган шикелле, 12-15 яшәрлек балалар да буладыр иде. Бохарада гаскәр ун мең микъдарындадыр. Бонлардан әмирнең үзенә махсус ике батальоны бераз зарарсыз, гаскәргә охшаган. Аннан калганнарының һичбер тәртибе юк. Ак сакаллы картлар илә яшь балалар кара катыш. Коралларының да һичбер рәте юк. Мылтыклары кайсысыныкы "бердянка", бәгъзе берләренеке иске мылтыклар. Бохарада гаскәрне ислях итү һич тиешле бер эш түгел иде. Боны ислях итү илә бары хөкүмәтнең мәсарыфы гына артачак. Бохараның һичбер кем илә сугышу ихтималы юк. Шул сәбәптән бонда гаскәргә һичбер ихтыяҗ юк. Бохарада ислях ителергә тиеш булган нәрсә - администрация һәм налоглардыр. Иң әүвәл мәэмүрләрнең җәбер вә золымнарын бетерергә тиеш. Арада ислях ителергә иң тиешле булганы - йир налогларыдыр. Хәзерге көндә Бохара ханлыгындагы губернаторлар (бәкләр) хәзинәгә могыйн бер микъдар налог түләү шарты илә бөтен бәклекне үзләренә баеклап алалар. Үзләре хөкүмәттән һичбер тиен мәгашьлек алмыйлар. Хөкүмәткә түләгән налогларны чыгару һәм үзләренә файда калдыру өчен, кул астындагы халыкны теләгәнчә талыйлар, туныйлар, ач, ялангач һәм фәкыйрь итеп калдыралар. Бәкләр тирәсендә мәгашьлек алмыйча хезмәт итә торган берникадәр мәэмүрләр бардыр ки, бәкләр өстенә бонлар да, үзләренең кесәләрен тутыру өчен, төрле низамсызлык юлларына керешәләр. Бәкләрдән кала өяз мәэмүрләре, старшина (аксакал) исемендә мәэ��үрләр бар. Бонлар өстенә куш биге (баш вәзир) һәм әмирнең үзенә махсус мөхәррәмләре исемендәге мәэмүрләрне хисапка алсак, бонларның иштиһаларын басу өчен, бичара халыкның никадәр акчалар корбан кылырга мәҗбүр булганлыкларын уйлап каралсын. Әгәр дә Бохара хөкүмәте бу мәэмүрләрнең һәркайусына мәгашьлекләр тәгъйин итеп, налогларны тәртипкә салса, хөкүмәтнең үзе өчен дә, халык өчен дә файдалы булачактыр. Гәрчә хәзерге көндә халыкны җәберләп, үз файдасына бик күп акча калдырган бәкләрне ике-өч елга зинданга салып, бар малын хәзинәгә алу кеби вакыйгалар булгаласа да, һич файдасы юк. Чөнки шул ук кешеләр, зинданнан чыккач, яңадан бәк булалар да әүвәлгедән дә яхшырак урларга һәм урлаганлыгын ныклабрак яшерергә өйрәнәләр. +Икенче ислях ителергә тиешле булган нәрсә - йирләрдән алына торган налогларны тәртипкә салудыр. +Бохарадагы йирләр аз гына истисна илә хөкүмәтнеке хисап ителәдер, бу йирләр әмляк йирләре исемендә йөртеләләр. Бонлардан хасил булган игеннең өчтән ике өлеше хөкүмәткә алынадыр. Боны тәгъйин итүдә тугры хисап илә булмый, бәлки тәхмин илә генә буладыр. Әгәр дә йирдән мәхсул аз чыкса, йир эшләүчегә биштән дүртесе кадәрлесен бирергә тугры килә. Боның өстенә бу тарафларда суга бик зур ихтыяҗ бар. Арыкта су күп булмаса, яхшы сугарылмаса, иген уңмыйдыр. Суны күбрәк китерү өчен, арык аксакалларына күбрәк ришвәт бирергә кирәк була. +Халык налогларның агырлыгына тәхмил итә алмадыкларыннан йирне игә алмыйлар. Шул сәбәптән әмляк йирләренең күбесе буш ята. +Ошбу ике төрле эш ислях ителсә, халык та баер, хәзинәнең варидәте дә артыр иде, ди. +БОХАРА ВӘ ХИВА +Бохара вә Хиваның яңа хөкемдарлары, тәхеткә утырганнан соң, беренче мәртәбә уларак Петербурга барып, падишаһ хәзрәтләренең илтифат галисенә вә хөсне мәзъһәр булдылар. Хөкүмәт риҗалы тарафыннан һәр йирдә үзләренең шаннарына мөнасиб ихтирам күрделәр. +Затән, бу бик табигый бер хәл иде. Чөнки бу ханлыклар Русия химаясенә алынган көннән бирле бик тыныч яшиләр. Һичбер җәһәттән Русия өчен уңгайсызлык чыгармыйлар. Арада булган могаһәдәләргә мөхалиф һичбер хәрәкәттә булынмыйлар. Шулай булгач, Русиянең дә бонларга хәерхаһ булып, хөсне мөгамәлә итүе - бик табигый бер эштер. +Русия - бөек вә мөтәмәддин бер дәүләттер. Бинаән галәйһи, аның хәерхаһлыгы үзенең күршесендә булган вә химаясендә торып тыныч яшәгән бу ике ханлыкның тәмәдден вә тәрәккый юлына керүләрен вә заман икътизасына мөнасиб исляхат иҗраэ ителүен күрергә теләүдән гыйбарәт булачагы шөбһәсездер. +Бохара илә Хиваның бер чук исляхатка мохтаҗ икәнлегендә, әлбәттә, һичкемнең шөбһәсе юктыр. Бу мәмләкәтләрнең икесендә дә тәхеткә яңа ханнар утырганнан соң, бәгъзе бер исляхат әсәрләре күренә башлавы һәркемне сөендергән вә бу мәмләкәт халыклары бу исляхатны мәгалмәмнүния каршы алачакларын хәл итүләре илә белдергән иделәр. Бу исә исляхат өчен тиешле бул��ан вакытның тәмам йиткәнлегенә галәмәттер. +Бу мәмләкәтләр өчен нинди исляхат кирәклеге вә эшкә кайдан башларга тиешлеге хакында без хәзер язып торачак түгелмез. Аны әһелләре үзләре белерләр вә ляземе вакытында матбугат сәхифәләрендә мөзакәрә ителерләр. Бу мәмләкәтләрдә хәзерендә нинди уңайсызлыклар барлыгын, гадәләт вә хәкъканият күрә алмау сәбәпле, әһалинең никадәр мөшкел хәлдә булганлыгын да язып торырга хаҗәт күрмимез. Чөнки бонлар инде байтак язылды вә нинди авырулар барлыгы күп кешегә мәгълүмдер. Тик хазикъ табиблар вә анларның бил баглап эшкә башлаулары гына кирәк. +Без бу урында бары шуны гына искә төшереп китәсемез килә ки: теләсә кайсы мәмләкәт вә теләсә нинди милләт өчен булсын, бөтен исляхатның башы ибтидаи мәктәптән башланырга тиештер. Ана телендә мөнтәзам ибтидаи мәктәбе булмаган бер милләт өчен мөстәкыйль хәят юктыр. Бонлар өчен милли хәятның һәммә ишекләре ябыктыр. +Мөнтәзам ибтидаи мәктәпләр вә анларда укытыр өчен моктәдир мөгаллим вә мөгаллимәләр һәйяте йитештермәстән элек бер нәрсә дә эшләп була алачак түгелдер. Гадел хакимнәр йитешдереп, әһалине мәсгуд итү, монтазам мәхкәмәләр төзеп гадаләт йөретү, юл, почта, телеграф, күпер, канал шикелле нәрсәләр илә мәмләкәтне игъмар итү, хастаханәләр ачып, бер чук бичараларның әмдаденә йитешү, хифзыссыйхәт кануннарын гамәлгә куеп, халыкның сәламәтлегене саклау шикелле, мәдәни мәмләкәт вә мөтәмәддин халык өчен су илә һава мәнзилендә лязем булган бер такым эшләр бардыр ки, монтазам ибтидаи мәктәпләрдән башка бу фәннәрне вөҗүдкә китерү, аслан, мөмкин түгелдер. +Гәрчә читтән берничә мөгаллим, мөһәндис, табиб вә хәкимнәр китереп хезмәт иттерү мөмкин кеби күренсә дә, мәмләкәт халкының үзендә мәдәни хәятка истигъдад хәзерләнмәгән булса, ул берничә кешенең хезмәтеннән күп сәмәрә күрелү ихтималы юктыр. Ташлык йиргә сәчкән орлык шикелле, ул хезмәтләрнең югалып киткәнлеге тәҗрибәләр илә мәгълүмдер. +Шулкадәр бар ки, бер мәмләкәт өчен лязем булган исляхатның иҗра ителүен хөкүмәттән көтеп тору тиеш түгелдер. Бәгъзе бер исляхатка халык үзе башларга, бер чук эшләрне әһел үзе эшләргә тиеш. Мәсәлән, Русиядә уку, укыту, нәшре мәгариф, игъмаре мәмләкәт , тиҗарәт вә сәнәгать эшләрендә хосусый адәмнәргә никадәр күп хезмәт итәләр. Хөкүмәт бонларга ярдәм күрсәтә. Бохара вә хивалыларда Русиядәге бу хәлләрдән гыйбрәт алып эшкә башласалар, фәна улмаз иде. +Ингәлтәрә химаясендәге Мисыр вә Һиндстан илә Австрия химаясендәге Босня-Һәрсәкләр 25-30 ел эчендә шулкадәр тәрәккый иттекләре хәлдә, Бохара вә Хиваның күп артта калулары Русия эчендә күңелле бер хәл улмадыгыннан, ислях вә игъмаре мәмләкәт юлында Бохара вә хивалыларга аның хәерхаһлыгына назар итеп, могавәнәттә булыначагы бик мәэмүлдер. +"САРТ" СҮЗЕ ХАКЫНДА +"Сарт" сүзенең мәгънәсе +"Шура" мәҗәлләсендә бер-ике сәнәдән бирле "сарт" сүзе хакында мәкаләләр язылып килде. Соң гадәдләрнең берендә мөхтәрәм мөфти хәзрәтләре төркестанлыларга "сарт" димәк асылсыз бер нәрсә идекенә дә ишарәт кылды. +Ошбу мөнәсәбәт илә бу сүз хакында безләр күп адәмнәр илә сөйләшеп, ошбу хакта беркадәр нәрсәләр ишеттек. Бонларны "Шура" укучыларына, гомумән, тарих мөхбирләренә хосусан тәкъдим итәмез. +Әүвәлге заманнарда күп йирдә, хосусан, Төркестан тарафларында көчлерәк таифә көчсезләрне басып алып, кол итеп сату гадәте күп булган. Бу исә тарих сәхифәләренә күз салганнарга, әлбәттә, мәгълүмдер. +Әүвәл заманда бу тарафның галимнәре Иран халкыны кол итмәк вә кол итеп сатмак дөрест, бәлки лязем дәрәҗәдә идекене белдереп, фәтвалар чыгарганнар. Шәригать исеменнән булган бондый фәтвалар әүвәлдә ярым вәхши хәлендә яшәгән бу тараф адәмнәре өчен зур бер эш вә ышанычлы "ярдәм" булып китмеш. Бинаән галәйһи, Хива илә Иран арасында "адәм сәүдәсе" башланган, хәтта Ираннан адәмнәрне көтү-көтү куалап, куй кеби әйдәп килгәләгәннәр. Беркадәр кансызлыкта шөһрәт кәсеп иткән халыкларда хәзерге көндә Мәрвә тарафларында яшәмәктә улан "тәкә" таифәсе булган. +Ираннан әсир алынып та, тәкәләр тарафыннан кол ителеп сатылган адәмнәрдән хәзердә дә берничә ак сакаллы адәмнәрне күрдек вә башларына килгән хәсрәтле хәлләрене еглый-еглый сөйләгәннәрене ишетеп, һәм тәэсирләндек. +Мәзкүр колларга йирле халыклар бик начар күз илә караганнар, хәтта анлар илә өлфәт итмәк, анларга кыз биреп кыз алмак кеби эшләр һич булмаган вә анлар илә бер мөнәсәбәт дә пәйда кылмаганнар. Хәтта вафатларының җәсәдләрене үз каберстанларына куйдырмаганнар, бәлки аерым мәкъбарәгә күмдергәннәр. Шул вакытларда бонларга "догма" дия исем виргәннәр. Бу коллар исә үзләренә җенестәш уланлар вә бергә әсир-кол буларак килгәннәр илә тәзвиҗ итмешләр вә соңга таба күбәеп китмешләр. +Мәзкүр коллар бер-ике буын искергәч, ягъни бер-ике ата үзгәргәч, кол идекләре онытылып, йирле халыкка тәмсил иткәч, бонларга "сарт" дия исем виргәннәр ("сатлык" кәлимәсеннән)3. Күп хәвадис вә вәкугат һәм таяныклы сүзләрнең шәһадәтләренә күрә, безләр "сарт" сүзе хакындагы ошбу фикернең дөрест идегенә ышанамыз. +Ләкин руслар килеп, Хива һәм гомум Төркестан тарафы руслар кулына төшкәннән соңра, бу әүвәлдә хосусый булган "сарт" кәлимәсе гам булып китмештер. Фәкать шунысы вар ки, әүвәлдә бу "сарт" ләкабене күтәрмәгән вә әүвәлдә үзләре тарафыннан яман күрелгән адәмнәргә үзләре кушкан исем-ләкаб, кайтадан үзләренә вирелдегеннән эчләре пошуы вә авырсынып, хәмиятләре кузгалып китүе бәлки, шул ноктадан булса ихтимал, карибдер! +"САРТ" ТӘХКЫЙРЬ СҮЗМЕ? +Төркестанлы үзбәк карендәшләремездән берничә кеше дәфгаларча "Шура" һәм "Вакыт" сәхифәләренә мөрәҗәгать итеп, үзләренең сарт исемләнүләренә протест итәләр. Сарт - милләт исеме түгел, бәлки дошманнар тарафыннан бирелгән тәхкыйрь ләкабдер, безне эчке Русия мөселманнары "сарт" димәсеннәр, "үзбәк" яки "төрк" дисеннәр, диләр. +Бондый хаталар аркасында күптән түгел генә хокандлы Мөхәммәдәмин әфәнде Мөхәммәдҗановның бер мәктүбе һәм бар иде. "Туркестанский вестник"ның 241 нче номерында мәшһүр мөстәшрикъ Остроумов Мөхәммәдҗановның бондый дәгъвасыны хаксыз табып җавап бирә вә бәля касд, татарларның "сарт" сүзен истигъмальләре һич тәхкыйрь булмаганлыкны, төрки матбугаты бу эше илә җинаять ясамаганлыгын исбат итәдер. Остроумов кыскача гына җавабыннан бөйлә ди: +1) Хәзерге мөселман голәмасы гыйлем әл-лисан да, тарих та белмиләр. Шул сәбәпле "сарт" сүзенең кайдан чыкканын тикшереп бәян итүне аңардан көтәргә ярамый. Чөнки тарихи бер сүзнең төбен тикшерү илә голүме диния арасында мөнасиб юктыр. +2) "Сарт" сүзе хакында күптән "Туркестанская туземная газета" илә "Ведомости"да бәхәсләр булып үтте вә бу сүзнең асылы халыкка ачык күрсәтелде. Протест итүдән элек анларны күрергә кирәк иде. +"Сарт" сүзе бик иске сүз булып, академик Лерхеның эзләп табуынча - шәһәр халкы, мәшһүр мөстәшрикъ академик Радловның тәхкыйкате буенча - "сәүдәгәр" мәгънәсендә (иске заманда шәһәр халкы күбесенчә сәүдәгәрләр булганлар). Шул сәбәпле Төркестанның утрак халкы (күчмә түгелләр) "сарт" аталганнар. +3) Бу сүзне руслар кимсетү касды илә биргәннәр, диләр. Бу сүз раст түгел, чөнки руслар килгәндә үк бу исем бар иде. Хәтта иң иске Азия әсәрләрендә дә бу исем бардыр. Мислә, XI гасыр миладида язылган "Котадгу белек"тә, XIII гасыр миладида язылган Рәшидеддиннең "Моголлар тарихы"сында, Аурупа сәяхе Плано-Карпининың Чыңгыз хан мәмләкәтенә сәяхәтнамәсендә, милади XV гасырда Урта Азия шагыйрь вә әдипләреннән Мир Галишир Нәваи әсәрләрендә, шул ук гасырда Хива ханы Әбелгазиның язган тарихында. Бу тәхет хуҗасы мөәррих әсәрендә Хива вә Үргәнечтә торалар дия, сартларны 16 мәртәбә яд итәдер. Анларны төрекмән вә кызылбашлардан гына түгел, үзбәкләрдән дә башкарак тота. Мислә, ул юлбарыс ханыны киез илә күтәреп, хан игълан итүдә үзбәк һәм сартларда хазир иде, ди. +Рус язма әсәрләрендә "сарт" сүзе XVII, XVIII вә XIX гасырларда гына очрый. +Мислә, бер сәяхәттә Вятка татары Шубай Арсанков вә Казан татары Мансур Йосыпов хазир булганнар. Бонлар Ташкент вә Төркестан мөселманнарын "сартлар" дия яд итәләр. Бонларга анларны тәхкыйрь итүгә лязем дә, юл да юк иде. +"Сарт" сүзе юнан голәмасыннан Бталимиюста да очрыйдыр. Ул Сырдәрьяны "як сарт" аты вә аның буенда "як сартлар" торадыр, ди. +Әл-хасыйл, "сарт" исеменә әйтелгән протестлар фәнни әсассыздырлар. +"Шура": үзләренең әлифбаларыны гына булса да хәзер кылып укырг а, ибтидаи мәктәпләрене генә булса да дәвам иттерергә мәүфыйк улмамыш бер милләт галимнәре өчен тарих вә лисан галимнәре илә ашна улмакны хәтергә китерергә дә ярамас. Бондый эшләр - анлар өчен ике мәхальнең бередер. Шуның өчен Остроумов җәнапларының бу хакта улан шәһадәте дөрест улыр. Ләкин тарих вә лисан галимнәреннән нә кадәр хәбәрсез улсалар да, үзләренең үзбәк вә төрк идекләрендә бу көнге Төрк естан мөселманнарының аз гына да шөбһәләре юк идеке мәгъл үм. "Сарт" сүзе "шәһәрләр" вә "сәүдәгәр" димәк генә түгел, бәлки "дворян" вә "кенәз" яки "профессор" вә "доктор" димәк улсын, Төркестан мөселманнарының могтәбәр адәмнәре бу мөбарәк вә гүзәл исемне кабул итәселәре килми, бәлки үзләренең сөеп йөретмәктә һәм садә улан "үзбәк" вә "төрк" исемнәреннән башка илә исемләнүне эстәмәдекләре аңлашыла. Бу тәкъдирдә: "Бталимиюс әсәрендә дә, Бабурнамә вә Әбелгази тарихында да бар", - дия "сарт" исемене анларга көчләп тагу да мәгъ нән күрелми. Мөселман галимнәренең тарих вә гыйльме лисан белмәдекләре бондый эшләргә бәһанә улмаса кирәк. Әгәр дә берәр кемсә: "Бу йирдәге халыкларга массагыят исеме виргән, астрабун сыйрак тәсмия иткән", - дия русларга "сыйрак" "массагыят" исеме вирсә, боңа риза улмакларыны белдекендә русларга: "Бу исемнәрене сезгә яратып гына бирәмез", - дисә, руслар: "Алай булса, бик яхшы, безне шул исемнәр илә йөртеңез!" - димәсләр, бәлки "әһле +ТӨРКЕСТАНЛЫЛАР +Без төркестанлылар могол кавеме вә төрек ыругыдан күбәймеш бер йөз "аумак"тан артык Төркестанга урынланмыш төрк үзбәкләремез. Ике ел чамасында мондин элгәре мөхтәрәм "Шура" мәҗәлләсенең васитасы илә "сарт" сүзе без төркестанлылар[г]а кем тарафыннан вә кайвакыт бирелмеш? Вә кайсы сәбәпкә бирелмеш? Яхшылык сагынганнанмы? Яманлык теләгәннәнме бирелмеш? Яисә безләр вакыйгда "сарт" улып, могол, төрк кавеменең төркестаннарын кайвакыт алганмыз вә ул төркестаннарның тел вә әдәбиятлары безләрә (безләр әгәр "сарт" исәк) нә юл илә калдыгын белүчеләр вә мөхтәрәм "Шура" идарәсеннән язмакларын сорап әйдим. Минем үтенечем буенча, "Шура" идарәсеннән язмакка вәгъдә бирелде вә берничә каләм ияләре яздылар. +Сәмәркандлы мәрхүм Бәка Хуҗа "сарт" сүзе хәкарәт (саригъ эт) сүзеннән мохәффәф итдеген язды. Сәмәрканди мөфти Биһбудов әфәнде "сарт" сүзе мәҗһүл идеген яздылар. Хоканди Мөхәммәд Ханов әфәнде, "сарт" сүзен язучыларга каршы килеп, "сарт" сүзен төркестаннарга истигъмаль итүчеләргә байкот итмәккә өндәделәр. Гази Абаддин (Г.Г.) әфәнде: ""Сарт" сүзе - "догма"ларга бирелгән исем", - дип тә язды. "Сарт" тугрысында минем дикъкатемне җәлеп ид[к]ән бер мәкалә бар исә, ул да мөхтәрәм "Шура"да язылмыш, "Туркестанская ведомость"ка мөстәшрикъ Остроумов тарафыннан Мөхәммәд Хановка рәддиясе иде. +Мөстәшрикъ Остроумов мәзкүр мәкаләсендә "сарт" сүзен тарих илә исбат итеп, безләр төркестанлы төрк, могол кавеменнән аумакланмыш вә асылыннан ерак төшмәмеш төрк ыругларын "сарт" исеме илә исемләп, каршы язылмыш язулара каршы язып, протест бәрабәрендә протест язмышлар. +"Сарт" сүзе - ыруг исеме, ул ыругда төркестанлылардыр, димәк. Бөек инсафсызлык вә хактан күз йомып, үз милләтеннән үзгә милләтләр[г]ә түбән карамаклык вә тарихи мәләл вә гыйльме әлсинәгә бөек хата вә хәдсез тәкъс��йрдер. +Без төркестанлыларны могол кавемедән төрк-үзбәк ыруг аумакыдан идекемезгә орынмыйбыз, телемез, вә тарихымыз илә бәрабәр әдәбиятымыз - бөек дәлил вә исбаттыр. Боларның өстендә хәзер дә без төркестанлы уртамыз бар, вә дәвам итеп, тормыш, гадәтләр - һәм бөек дәлилдер. Без төркестанлыларны могол кавеме, төрк-үзбәк ыруглар вә аумаклар идекемезгә һич шөбһә юк вә шөбһә улмаса һәм кирәк. +Беренче, Төркестан вилаяте. Хакимемез улан дәүләт Русиягә кушылмастан элгәре исламият дәверендә улсын, исламияттән элгәре заманнарда улсын, Туран дип аталмыш, иранилар Туран зәмин дип, ягъни туран йире дип тарихларда яд итмешләр. Ул тарихларда сугыш вә мөхарәбәләр һәрвакыт "ирани"лар илә "турани"лар уртасында булып тормыш. Ул заман падишаһларыннан Әфрасиаб - турани, Кәй- Кавус ирани идеке мәгълүмдер. Ушал иске пәләләрдән та шул пәләләргәчә Амудәрьядан шимальне Туран вә Амудәрьядан җәнүб ягын "Иран" дип аталмыш. Ошбу исемнәр шул пәләгәчә сакланып килмәктә вә моннан бу ян да сакланса кирәк. Исламиятнең әүвәлге гасырларында гарәп мөҗаһидләре дин мөбин исламны таркатмак вә караңгылык эчендә калмыш иран вә туран халыкларын нуры ислам илә яратмак уйлавы илә, Иран вә вилаятьләреннән үтеп, Туран вилаятьләренә кермешләр вә исламиятне таркатмакка чалышмышлар. Ошбу пәләдән башлап, "Туран" атлы Төркестан вилаятьләренә бераз гарәп кавеменнән һәм урынлашып калмышлар кем, гарәп ыруглары Бохара вә үзгә һәрбер Төркестан вилаятьләрендә яшәмәктә вә гарәп кавеменнән идекләрен (телләре төркләшмеш исә дә) саклап килмешләр. Төркестан вилаятьләрендәге халыкларны ыругларын сорашканда кем исә дә "мин гарәпмен" сүзе ишетелә. Гарәпләр безләрә дине исламны таркаткан пәләдән бу ян, берничә фарсы вә гарәби тарихларда "Туран" урыныда "Мавәраэннәһер" исеме ишетелә. Фарсы-иран тарихларында Иран вә Туран арасында ничә катилә сугыш улып, Туран илә Иран бер-берләре илә дошман исәләр дә "Шаһнамә" вә үзгә тарихларында Амудәрьясыннан шималь якындагы кавемнәрне "туранилар" дип атамышлар. Һичбер уенда "сарт"лар дип атамамышлар. +Икенче, Төркестан вилаяте Русия дәүләте газыймәсе тасриф иткәннән элгәре, Төркестан вилаятендә Амудәрья шималеннән башлап та Казалы шәһәрегәчә мөстәкыйль хөкүмәт сөрмеш берничә төрк вә үзенең хан вә әмирләре бар иделәр. Ул хөкүмәтләрдән Хоканд ханлыгы - Русия хөкүмәтегә кушылып, Шәһресабз вә Хисар хөкүмәтләре Бохара әмирлегенә кушылып югалдылар. Ул хөкүмәт исламия төркүзбәкләрдән Русия дәүләт газыймәсенең тәхет химаятендә хәзердә ике ислам хөкүмәте төрк-үзбәкләрдән урынланмыш вә аумак ланмыш Бохара әмирлеге илә Хива, Үргәнеч ханлыгы мәүҗүддер. Ошбу ике хөкүмәт сагыйрәт исламиянең төрк-үзбәк ыруглары тарафыннан бетә вә тәэсис улдыгына шөбһә һич юк. Ни өчен кем ошбу хөкүмәтләрне хөкүмәт даирәсендә телләре падишаһлык вә ханлык тарихлары вә ул хөкүмәтдарлар тарафыннан бирелмеш ярлыклар һәрбере төрки телендә сүзләнеп, вә төрки телендә язылмактадыр. Хәзер дә язылып килмеш ярлыклар вә Хива ханы зат гали Әсфәндияр ханны ханлык тәхетендә менгәндә гомум фикърәләргә язган һәр химмәтнамәсе (манифесты) сүзләригә исбат кямилдер. Вә янә ошбу хөкүмәтләр үзбәк, төрк икәнлекләре сәбәпле, әмирләр вә ханнар тарафларыннан бирелеп килмеш вә хәзергә дә мәүҗүд гамәлләр вә мәнсаблар һәрберләре төрк телендә вә мәгънәләре төркидер. Хәзер Бохара хөкүмәт исламиясендә мәүҗүд гамәлләрнең исемнәре: чәһрә агасы - мирза башы - җибачы - корчы - караул биге - мирәхвар - ишик ака башы - туксай - дадхаһ - пәрванәче - әнак - диван биге - кош биге - аталык (ул вакытларда "карт", "корт" аталмыш гамәлләр бар икән, хәзердә алар юк). +Югарыда язылмыш унбиш дәрәҗә гамәлләр "чәһрә агасы" Русиянең фельдфебель" катарында улып, дәрәҗәсе илә унбишенче гамәл "аталык" Русиянең "фельдмаршал" аталмыш дәрәҗәсенә бәрабәр идер. Ошбу күстәрелмеш унбиш гамәлдән "диван биге" илә "дадхаһ" гамәлләре фарсы улып, Иран дәүләтенең гамәлләре улса кирәк. Ни өчен кем фарис иран хөкүмәтләре үткән пәләләргә берничә кат Бохара вә Сәмәрканд вилаятьләрен үзләренә каратмышлар вә үзләреннән ошбу гайре төрк гамәлләрен ядкәр калдырмышлар. +Вә янә Бохара хөкүмәт даирәсендә мәүҗүд мәнсаблардагы төрк телендә вә мәгънәсе дә төркидер. Мәнсаблар: есаул - агалык - йурчы - таң атар - йөз башы - мең башы - мирәхвар башы - хәзитәче - (шәгавәл) шәкавәл - әүдиче. Ошбу ун мәнсабы беренчесе "есаул", ягъни "есау" (франт русча), "ул" төзәтүче мәгънәсендә улып, унынчы мәнсаб "әүдиче" үдәгүҗи мәгънәсендәдер. Үдәмәк һәркемнең үз эше вә урынының күргәзмәк, ягъни "әүдиче", "әмир" яки "хан"нан үзгә һәрбер кешедән, хәтта "түрә", ягъни хан углы вәли гаһед исә дә аннан мәнсаб җәһәтендә өстен санала. "Ишек алдында", ягъни падишаһ алдында һәрбер сүзен кем исә дә тыңлар, аның сүзенә каршы килүче улмас. Кыю кеше гамәлле кеше исә аты "есау"дан бер адым үтсә дә, әүдиче аңа "чолыңга кара" дип хәбәр бирә. Әгәр беренче вә икенче хәбәр биргәндә ул кеше атыны кыен тартмаса, әүдиче шул кеше атын маңлагыга алтын таякы берлән орып хәбәрдар итә (тәртип бозучы кем улса улсын, әүдиче тарафыннан гафу кылынмас). +Өченче, Төркестан әһали исламиясе тәмамән төрк-үзбәк ыругларыннан идекләрендә дәлил вә исбат. Төрк, чыгтай шивәсендә телемездер. Без -Төркестан төрк, үзбәкләр тәмамән төрк теле илә сүзләшмәкдәмез. Телемез вә әдәбиятымыз - төркидер. Бохара, Сәмәркандта вә Хөҗәнд - ошбу өч шәһәр эчендә бераз шәһәриләр сындырылмыш вә үзгәрелмеш фарсы теле илә "нәзакәт" белеп сүзләшмәктә исәләр дә, һичберләре төрк теле белмәгәннәре юк. Өч, дүрт гасыр әүвәлләрендә Бохара әмирләреннән Габдулла хан вә Шаһиморад биләр Хорасан вилаятен тәсаррыф иткәндә "Ак әдилик" итеп Хорасан вилаяте Мәрв шәһәрен вә әтрафыннан ун меңләп өйле ир, хатын вә балалары илә китермеш. Алар хәзердә "мәв��ри" йә "ирани" исемнәре илә исемләнеп, без төркестанлы төркләр илә бер дәрәҗә яшәмәктәдерләр. Юкарыда яздыкым өч шәһәр халыклары шушы "Ак әдилик" улып килмеш иранлы мөселманнардан фарсы телен үгрәнеп, төрки телләре өстендә бер тел дә кушмышлар. Моның өстендә яхшы гыйбарәт вә мәгънәле Иран шагыйрьләренең шигырьләре дә ошбу фарсы телен Төркестанга бераз халык уртасында урнашмагына сәбәп улмыш. Әгәр бер кеше чүлдә падә "көтү" аркасында йөрмеш, шәһәр күрмәмеш вә уку-язу белмәмеш бер көтүче "падәче"гә фарсы теле илә йә үзгә бер тел илә сүзләшсә, ул падәче әйтер ки: "Мин төрки телен беләмен, үзгә телне белмәймен", - дип. Сарыф төрки тел илә сүзләер. +Дүртенче, әдәбият вә тарихымызда сарыф төрки идегегә Мир Гали шир Нәваи әсәрләре, Фөзули вә үзгә төрк әдипләрен төрк телендә язмыш әсәрләре исбаттыр. Тарихымыз берничә сыйныф исә дә "Чыг тай" тарихы, "Шәйбани хан" тарихы вә хәзер кулымда тормыш "Чыңгыз хан" тарихы илә бер үзбәк бәкләре кулына кермеш "ханнар" тарихы сарыф төрки телендә идекләре илә бәрабәр уртамыздан ташланмыш гадәтсез төрк сүзләре алар эчендә барлык җәһәтеннән дә тарихымызда төрки улып, үземезне дә төрк, үзбәклегемезгә каршы тору белмәслеккә бөек дәлилдер. Ошбу пәләләргә асыл төрк теле уртасында гарәби сүзләр исламият тәэсире илә вә фарсы сүзләр сәүдә тәэсире илә катыш улмыш исә дә, бөек язык имәс, ни өчен кем асыл төрк сүзләре "төрки тел" уларак сакланмактадыр. +Бишенче, әүвәлдән калмыш вә хәзергәчә сакланып килмәктә улан төрк кагыйдә вә тәртибе буенча, яңа хан вә падишаһ тәхеткә менгәндә ил, олыс, ыруг, аумак, башлыклары егылып, тәхеткә яңа менә торган ханны "ак киез" өстендә уткырып ил, олыс башлыклары бәрабәр күтәреп тәхеткә уткырырлар. Вә рәсми уларак тәхеткә менгәндә, төрк ыругларын башлыклары егылып ханга бәйгать бирәләр. Ул ханны ханлыгын җамигъ ыруглар кабул итәрләр вә хан һәм алар мәслихәте вә теләгедән чыгып, бер эш кылмаслыгыга сүз бирер. Ошбу рәсми тәхеткә менүгә "туксан ике" хәзер булыр, ягъни төрк ыругының туксан ике ыругыдан башлык кешеләр хәзер булыр. Әгәр ошбу туксан икедән бер ыруг йә ничә ыруг тәхет менүгә килмәгән улса, ул ханны хан димәсләр. Ни өчен кем берничә ыруглар аңа бәйгать бирмәсләр, аны үзләренә хан дип танымый, ханлыгын кабул кылмаганнар. Ошбу гадәт вә тәртип сәбәпле, Бохарага әмир булган кеше Бохара тәхетегә менгәннән соң, рәсми тәхет менүне Сәмәрканд шәһәрегә килер иделәр. Берничә ай элгәре ыруглар "туксан ике"гә хәбәр бирер иделәр ки, хан күтәрмәк өчен Сәмәркандка егылсыннар. Ыруглар башлары депутат сыйфаты илә Сәмәркандка егылыр иделәр. Әмир Сәмәркандка тәфрак курган эчендә тормыш "Күк таш" исемле таштан ясалмыш тәхеткә менеп, анда туксан икедән бәйгать алыр иде. Вә ул Күк таш тәхетне уң тарафта бер чокырлык бар ки, анда туксан ике данә Бохара зарибы илә зарибланмыш "талә" куелып, һәрбер ыруг башлыкка бәйгатьтән шуның бер данә таләдән бирелер иде. Талә тәмам улгач, туксан ике ыругны[ң] бәйгате тәмам улган саналыр иде. (Ошбу Күк таш тәхетене вә талә сала торган урынын генерал Куропаткин гаскәрия вәзирлек вакытында Сәмәркандка килдеге пәләгәмен Бохара дәүләте тарафыннан Куропаткин алдында күндерелмеш Астанакол Кошбиге алдында тәрҗеман итдекем сәбәпле күргән идем.) Төркестанда иске вакытлардан шул пәләгәчә туксан ике ыруг мәшһүр булып, вә ошбу туксан ике төрк ыругы урыныдыр. Ул вакытларда сүзен тыңлатучылар "Мин сүземне туксан икегә мәгъкуль кылган"дыр ирделәр. Хәзердә туксан ике ыругдан берничә әумак пәйда булып, бер йөздән ашканнар. Ыруглар ошбудырлар: 1) Уйгур, 2) Өч урык (өч ук), 3) Утарчы, 4) Алчин, 5) Ункөт, 6) Ичке (Ике чи), 7) Ача майлы, 8) Агачу, 9) Илчикин, 10) Икрас, 11) Уйкунут, 12) Үтечкин, 13) Үләт, 14) Агъюк, 15) Өйрәт, 16) Иранчы, 17) Астай, 18) Уйшун (Уйсун), 19) Әдак, 20) Аргун, 21) Ас, 22) Бөркет, 23) Бозык, 24) Бәһрин, 25) Барлас, 26) Бүртә кучин, 27) Бүртәчин, 28) Бүртә кочин, 29) Байры, 30) Бикләр (Бөекләр), 31) Бәйликөт, 32) Букүнүт, 33) Баҗкир (башкир), 34) Татар, 35) Тәмә, 36) Тәкарчар, 37) Туксан, 38) Тусбуда, 39) Тирес, 40) Төрекмән (Төрекмән ыруглары: Ир сары - Бәкядел - Хатиб - Бият - Тугачы - Кызил аягы - Мокри - Чәкир - Сөләйман - Ук - Йомыт - Тәкә - Ләмә - Криш - Киң чәр - Ерлы хәдир иле - Арабачы вә үзгәләр), 41) Җәләер, 42) Балгалы, 43) Кече Җәләер, 44) Чыгтай, 45) Чыкмак, 46) Чурак, 47) Чимбай, 48) Чиут, 49) Тапчиут, 50) Салҗиут, 51) Чубурган, 52) Чүрнәкөн, 53) Чучайли, 54) Хатай, 55) Хазар (Хәзар), 56) Дурман, 57) Дәрликин, 58) Сәрай, 59) Симиз, 60) Сулдус, 61) Шункат, 62) Канкарат, 63) Кылмак, 64), 65) Кыпчак, 66) Фәткан, 67) Кыят, 68) Карлук, 69) Казан (Болгар), 70) Кыргыз, 71) Казак, 72) Каракалпак, 73) Курлас, 74) Каранут, 75) Кош чы, 76) Кырык, 77) Кункылут, 78) Коен, 79) Кучин, 80) Куаһ, 81) Кәнагяр, 82) Кирает, 83) Киек, 84) Кисамир, 85) Кәнбут, 86) К урләүт, 87) Кисадел, 88) Ләкай, 89) Мәнкыт (Ак мәнкыт, Кара мәнкыт), 90) Мәркит, 91) Миргән, 92) Мәсит, 93) Мәнҗәр (Мәҗар), 94) Мәрка, 95) Мәрдад, 96) Магул, 97) Мәнгылай, 98) Мәйда, 99) Миң, 100) Нагиян, 101) Нәкүз, 102) Нирдан, 103) Нуян, 104) Вәсит, 105) Вартәкән, 106) Йөз, 107) Юркин, 108) Ябу, 109) Баурдак, 110) Сыдыр, 111) Исе бай. Төркестанда йирле төрк ыруглары ошбу ыруглардан мөрәккәб могол төрк кавемләрдерләр. +Ошбу заманнан утыз-кырык ел элгәре төрк ыруглары һәрбере кыз биргәндә вә кыз алганда ыруг сорап, вә үзләренә якын булган ыругка кыз биреп, ерак ыругларга кыз бирмәс иделәр. Шул сәбәпле Төркестанда торгучы һәрбер төрк ыругларын тикшергәндә, ягъни һәркемнән ыругын сорашканда, югарыда язылмыш ыруглардан берен алып, үзенең ул ыругдан идекен исбат итәр. Һичбер төрк ыруглары "сарт мин" димәс вә сарт ыругы барлыгын хәзер дә бер кемсә дә белмәс. +Имди Төркестанга "бер йөздән артык ыруг" төрк могол ыругларыннан истикамәт кылып, тарих, әдәбият, тел, гадәтләре төрк улдыгы хәлдә, аларга "сарт" исемен зурлап калмак тарих алдында бөек хата вә хаксызлык улмай ни улсын? +Кулымга бар тарихларга караганда Төркестанда Бохара әтрафларында дүртенче вә бишенче гасыр һиҗридә "сарт" исемле бер кавем барлыгын тарих язып вә Чыңгыз хан йөрешендә ул сартларны кырылып вә төркләр арасында бүленеп, һәрбер төрк ыруглары уртасында биш-ун нәфәр алардан кушылып, каумиятләрен юкалтып, үзләре дә юкалмышлар. Әлбәттә, бер кечек кавем мәгълүб бер бөек вә галиб кавем вә ыруг арасында мәхү вә юк улмышы табигыйдыр. Инша Аллаһ, форсат улса, ошбу тарихи вакыйга хосусында һәм язармын. +Бакый ихтирам илә: Бәһрамбәк Дәүләтшаев Тәрҗеман. +ЯҢА ҮРГӘНЕЧКӘ БАРГАНДА +Көз йитеп, мәктәп-мәдрәсә, уку-укыту дигән тавышлар ишетелә башлагач, миңа да бу кыш мөгаллимлек итәргә вәгъдә биреп куйган урыныма (Яңа Үргәнечкә) китәргә тугры килде. 25 августта Кузнецский вокзалыннан поездга утырып юлга чыктым. +Кеше, үзенең сөекле ватанын, эшләрен калдырып, бер чит йиргә киткән чакта, күңелдәге бер төрле дулкынлы хискә йиңелеп, әллә ничектер күңелсезләнә, кайгыланган вә хәсрәтләнгән төсле була... Билгеле, мин дә шул хәлдән котыла алмадым. +Утырган поездымыз шаулап кузгалып киткән чакта, әллә никтер, миңа шул вокзал, шул шәһәр, шуларның тирәсендә булган нәрсәләр, шунда йөргән кешеләр вә авылымыз торган якта вагон тәрәзәсеннән күренеп калган куе урманнар - һәммәсе дә бик ямьле вә иң сөекле булып күренәләр, минем күңелемне үзләренә тарткан, чакырган төсле тоелалар. Миңа бәхет вә саулык теләп калган шикелле сизеләләр иде. +Поезд, иске хикәяләрдәге коточыргыч аждаһалар шикелле, кычкырып, куе кара төтен чыгарып, һаман алга бара, һаман йөгерә. +Кояш үзенең актыккы нурлары берлән безне сәламли, безгә көлә, елмая, аның инеш ягындагы баскыч-баскыч булып торган сыек болытлар, тоныграк кына кызыл нурга буялып, бер караганда, күк белән йир арасында йиңел генә кызыл пәрдәләр вә, бер караганда, гүя фәрештәләр йөрер өчен, кызыл якуттан ясалган бизәкле баскычлар төсле булып күренәләр. Кояш баткач, ул кызыл пәрдәләр вә ул нурлы баскычлар да югалалар. Бөтен тирә-якны акрын-акрын гына караңгылык каплый, һәммә нәрсә шул караңгылыкның кочагына күмелеп, күздән югала башлыйлар. Куе караңгылык берлән акрынлык вә шулар илә бергә әллә нинди билгесез бер моң вә күңелсезлек бөтен дөньяны чолгаган шикелле була. Күңел ниндидер бер тойгыга, ниндидер бер куәткә йиңелгән. Утырган йирдән кузгаласы, вагон тәрәзәсеннән башны алып, икенче якка карыйсы килми. Төрле-төрле уйлар, төрле-төрле сагышлар, татлы өмидләр, тәмле хыяллар вә изге планнар илә чобалып, һаман шул йирдә утырасы вә шул караңгылыкка карыйсы килә. Шул тирән караңгылыктан вә чиксез бушлыктан күзләр аерыла алмыйлар, әллә ни эзләгән вә әллә нәрсә күргән кебек булалар. +Төнлә сәгать ике ярымда Самара вокзалына килеп төштек. Безгә шунда пересадка булып, Үргәнеч тарафына поезд төштән соң ике ярым сәгатьдә китәчәк булганга, төгәл 12 сәгать шуны көтеп торырга кирәк иде. Мин, шул буш вакыттан файдаланып, шәһәрнең эчендә йөрәкләргә вә "Икътисад" мәҗәлләсенең мөхәррире мөхтәрәм Фатих Мортазин җәнабләре берлән күрешергә уйладым вә шул уй илә иртә сәгать 7 ләрдә вокзалдан чыгып киттем. Бу вакыт шәһәрләрдә хәятның башланган, тормышның кайнарга керешкән чагы була. Билгеле, монда да шулай иде. Зур-зур магазиннарның ишек вә тәрәзәләре шалдырап ачыла, урамнарда буртуктаусыз фаэтоннар йөгерә, автомобильләр чаба, кешеләр йөри, тавыш, хәрәкәт, гөрелдәү... Күзләр тау-тау булып торган дүртәр-бишәр катлы биналар, зур-зур магазиннар вә биек мөәссәсәләрнең "вывеска"лары арасыннан, берне генә булса да, татар исеме вә татар фамилиясе язылганын күрергә тели вә шуны эзли. Фәкать, күпме генә эзләсә дә, андый вывеска күренми. Белмим ни өчендер, беркайда да тагылмаган. +Байтак йөргәннән соңра, шәһәрнең читендә базлык эчендә начар вә пычрак кына бер урамга килеп чыктым. Бу урамда миңа үземезнең берничә татар агайлары очрады. Шулардан сорашып, Фатих хәзрәтнең тора торган йирен таптым. +Мин ерактан күзгә төртеп керерлек зур вывескалы ""Икътисад" идарәханәсе" вә матур гына бер йорт күрермен диеп уйлап килә идем, ләкин эшләр башкача чыкты: капканың өстенә ""Икътисад" идарәханәсе" диеп язулы кечкенә генә бер такта кисәге тагылган, якынына килеп караган чакта бөтенләй күренерлек дә түгел. Бу тактаны күрү миңа нигәдер күңелсезрәк тоелды. Икътисад бабында әллә ничә миллион татар өчен чыгарылган бердәнбер журнал идарәханәсенең шулкадәр әһәмиятсез вә ташландык бер хәлдә булуы миңа бер килешсез эш төслерәк булып күренде. Хәзрәтнең өе йорт эчендә булганга, мин дә капкадан эчкә кердем. Өйнең ишеге алдына килгәч, бер кеше чыгып, ачык йөз берлән мине каршы алды. Үземне танытып, килүдән максатымны сөйләгәч, үзенең Фатих хәзрәт икәнлеген белдереп, мине өйгә алып керде. Утырдык вә әллә кайчангы таныш кешеләр шикелле сөйләшә дә башладык. +Мин "Икътисад" мәҗәлләсенең барышын сорадым. Хәзрәт: "Тукталганы юк, җиһанда элеккеге кебек үк чыгып тора", - диде. +Соң шулай да дәвамы ничегрәк, мөштәриләреңез артып торамы дигәч: "Күп артканы юк, башлап чыгарган чакта меңәрләп бастыра идек, әле дә шулай гына басыла", - диде. Бу сүзләрне ишетү тагын да уңгайсыз булды. +Ничә миллионлап саналган шимали төрк милләте вә аның икътисади хаҗәтләре өчен чыгарылган бердәнбер журналның ничә елдан бирле мөштәрисе артмасын, ышанычлы сурәтдә дәвамы тәэмин кылынмасын, эш рәткә салынмасын, имеш! Чынлап та күңелле түгел бит. Бу эш ирекле-ирексез, милләтемезнең терәге булган авыл кешеләрендә рух, фикер, аң юклыгын, һаман да шул борынгы эздән барганлыкларын, хәят вә тормыш мәйданында икътисади авырлыклар берлән көрәшер өчен яңа юллар вә яңа кораллардан файдаланырга аларның теләмәгәнлекләрен, җитди эшләргә вә хәят мәсьәләләренә әһәмиятсез күз берлән карадыкларын күрсәтә вә шуны аңлата. +Сәяси, әдәби газета вә журналларымыз көннән-көн артып вә дәвамнары тәэмин кылынып торганда, икътисади күтәрелүемез өчен иң кирәкле вә иң файдалы бер журналның, әҗәл түшәгендәге авыру кеше шикелле, бетәр-бетмәс, югалыр-югалмас кына булып торуы бик яхшы түгел шул. +Журнал мәсьәләсеннән уку-укыту, мәктәп вә мәдрәсәләр хәленә күчкәч, байтак гына күңелле сүзләр ишеттем. Самара мөселманнары арасында байлар булмаганга күрә, матди ярдәмнәре аз булса да, гайрәт вә иҗтиһад аркасында мәктәпләрнең яхшы барганлыгын, уку-укытуларның тәртипле икәнлеген, фәкать аларның тәрбиясе өчен кирәк булган кадәр акча табу мәсьәләсе бик кыен булганлыктан, земство тарафыннан "Русско-татарская школа"лар ачтырырга тырышып йөргәнлекләрен вә бу көздә үк октябрь башыннан калмый ачылачакларын сөйләде. +Иң соңыннан Фатих хәзрәт: "Хәзер Самара мөселманнары балаларын укыту тугрысында бик дәртлеләр, ничек булса да укытырга тырышалар, менә бу көз ачылачак мәктәпләргә керер өчен, хәзердән үк ике йөздән артык бала омтылып торалар. Хөкүмәт мәктәпләрендә укучыларымыз да байтак кына бар. Мөхтәрәм карт хәзрәтемезнең балалары да гимназиядә укыйлар. Шушындый карт ахундымыз халыкка үрнәк була белгәч, безнең эшләр өмидле", - диеп, сүзен тәмам итте. +Мортазин җәнаплары ачык, тәкәллефсез вә мөлаем табигатьле мөхтәрәм бер хәзрәт икән. Сөйләгән сүзләреннән үзенең бик тәдбирле, бик тырыш, бик сәбатлы вә хәзерге халыкка чын-чыннан юлбашчы булырга ярарлык, булдыклы бер зат икәнлеген аңладым. Илтифат итеп кабул кылганлыгы вә тыгызланмаенча сәгать ярымнан артык сөйләшеп утырганлыгы өчен тәшәккер итеп, күрешеп чыгып киттем. +"Кяшки, шундый хәзрәтләрегез күбрәк булса иде", - диеп уйлый-уйлый, вокзалга кайтып, сәгать икеләрдә поезд килгәч, утырып яңадан юлыма юнәлдем. +II +Без Самарадан кузгалып киткән чакта дүртенче сәгать иде. Платформа халык белән тулган, анда иң соңгы модаларга ияреп, шиковать итү вә корсак үстерүдән башка кайгылары булмаган тормыш тилеләреннән башлап, мең бәла берлән санаулы көннәрен уздыручы тормыш корбаннарына кадәр һәртөрле кеше бар иде. Алар бар да кыймылдый, бар да селкенә, тавышлана, бар да үз кайгысы, үз фикере, үз хыяллары белә[н] чобалып йөри. Билгеле, аларның көчлеләре ничек булса да түбән халыкны имәргә, бичараларның маңгай тирләре аркасында алтыннар җыеп, кесәләр кабартырга, көчсезләре дә ничек булса ризык табып, тамак туйдырырга вә бертөрле киченергә уйлый торганнардыр. Без киткәндә дә, алар һаман шулай шаулашып, селкенешеп, дулкынланып калдылар. +Бераздан "Кинель"гә килеп туктадык. Вокзал алдына поезд көтеп торучы байтак кына халык җыелган, шулар арасында берәр кулларына чемоданнарын вә берәр кулларына мендәрләрен тоткан 18-19 яшь чамаларында ике егет тә бар иде. Поезддан төштек. Вокзал алдындагы халык, ашыгып-ашыгып, вагоннарга менә башладылар. Баягы ике егет тә вагонга менеп киттеләр. Мин болар белән ничек тә танышырга уйладым. Поезд кузгалып киткәч, утырган йирләренә барып, үзләре белән таныштым. Оренбургтагы мәгъруф кына бер мәдрәсәнең шәкертләре булып чыктылар. Урыннары тыгыз, утырып сөйләшер өчен җайсыз булганга, мин аларны үз урыныма чакырдым. Килделәр, утырдык. Сөйләшә башладык. +Мин алардан үзләренең хәзерге тормышларына вә киләчәк көннәренә ничек карадыкларын, шул укуларыннан нинди нәтиҗәләр көттекләрен сораштым. Берсе: "Мин үземнең хәзерге тормышымнан бик разыймын, алдагы көннәремдә дә җан рәхәтлеге табачагыма ышанам, шуның өчен киләчәгемә якты йөз белән карыйм. Дөрест, бу мәктәпләрдә укып, мөгаллимлек вә муллалыктан башка нәрсәләргә ярамыйбыз. Фәкать мин аның өчен бер дә кайгырмыйм. Кайсы берәүләр мөгаллимнәрнең тормышы бик начар булдыгын, аларның бик күп кыенлыклар күрдекләрен, әллә нинди авырлыкларга очрадыкларын вә иң ахырда "чахотка" корбаны булып, якты дөньядан аерылдыкларын сөйлиләр. Милләтемезнең хәзерге рәвешендә андый эшләрнең булачагы һәммәмезгә билгеле вә шулай булмаенча мөмкин дә түгел иде. Фәкать без киләчәктә шундый көннәрнең булачагын әледән үк күз алдымызга китереп торырга вә шундый хәлләргә карап, хәзерләнергә тиешлемез. Ул әллә нинди яхшы тормышлар, тәэмин кылынган мәгыйшәтләр эчендә һәркем тора ала, бер дә авырлык күрмәенчә, башка төшкән уңгайсызлыкларга чыдамаенча, юлда очраган киртәләрдән котылу өчен, яшь йөрәктәге ялкынлы гайрәтләрне кулланмаенча, һәрнәрсәне хәзерләнгән ышанычлы тормыш эчендә йиңгеллек берлән генә хезмәт итү ул эш түгел. Безнең бу хәлемездә андый тормышларны көтеп тик яту - бер тилелек кенә ул. Бу чакларда андый тормыш эчендә эш эшләүне хезмәттән санап, милләткә файда итәм диеп йөрү егетлек түгел. Хәзерге вакытларда безнең милләт, ялкынлы йөрәккә ия булган гайрәтле яшьләрне, һәртөрле авырлыкларга түзеп, эш эшләүче чын егетләрне вә шулардан гына файдалы нәрсәләрне өмид тә итә..." - ди. Бу сүзләрне ул бик кызып, чын дәрт белән сөйләде. +Икенчесе: "Әй әфәндем! Безнең хәлләрне ни сөйлисең! Хөкүмәт мәктәпләренә кереп укырга хәл йитмәгәч, яшьлек бөтенләй бушка узмасын диеп, шул татар мәктәпләрендә укып йөримез инде. Безнең бу укуларда ни өмид булсын да, бу укуларның нәтиҗәсендә нинди рәтле истикъбаль булсын? Безнең тормыш су өстендәге йомырка шикелле, ничек булачагын вә нинди хәлләргә очраячагын бер дә белеп тә булмый вә һичбер хәленә ышанып та булмый. Шушындый билгесез вә ышанычсыз тормышка ничек итеп өмид багларга да, аңа шатланып карарга кирәк? Безнең белән бергә торган башка милләтләр үзләренең белемнәре, һөнәрләре, гамәл вә практикага бина кылынган укулары аркасында безнең төшемезгә дә кермәгән эшләр эшләп торган чакларда, без үземезнең шул ярым-йорты укуларымыз, китаплардан әллә нинди (теория)ләрдә рәкымнәр, саннар ятлавымыз берлән, тәбәнәк мәктәп ләрдә такталарга ак сызыклар сызып, балаларга хәрефләр таныту вә уку-язу үгрәт��дән башка нинди хидмәтләр итә аламыз? Үземез өчен дә күкрәк черетеп, чахотка корбаны булудан артык нинди файда бар да, нинди хасият бар? Менә шуның өчен дә мин үземнең хәзерге тормышыма шатланып карый алмыйм вә киләчәгемнән дә һичбер нәрсә көтмим. Безнең илә бер дөньяда, бер шәһәрдә, бер һавада хөкүмәт мәктәпләрендә укучы шәкертләрне, аларның тәртипле укуларын, ышанычлы тормышларын, бездән әллә ничә кат артык хидмәт итә алырга, булгылыклы кешеләр булып чыгуларын вә аларның шундый хәлләрен күреп торган чакта, күңел безнең бу тормышларга бер дә разый булмый. Ирексез булганга күрә генә, тавыш чыгаралмый тора", - ди. +Тагын башка нәрсәләр хакында байтак кына сөйләшкәннән соң, алар үз урыннарына киттеләр, мин дә үз урынымда калдым. Көн яхшы гына караңгыланган иде инде. Без кызыксыз бәхәсләргә чумып, бөтенләй тоймый да калганмыз икән. Вагон тәрәзәсеннән башымны чыгарып, күзләремне тирән караңгылык астында калган очсыз-кырыйсыз бушлыкка юнәлттем. +Кеше ялгыз чакларында, күңелне төрле якларга боргалап йөртердәй нәрсәләр күзгә күренмәслек караңгы вакытларда бик тиз тирән уйларга чумып китә. Шундый вакытлардагы уйлар башка вакытлардагыдан да күп мәртәбә бер-берсенә бәйләнешле (иртибатлы) вә яхшы гына тәртипле булып чыгалар. Билгеле, минем башыма да бик күп уйлар килә башлады. Бер мәктәптә бертөсле тәрбия күргән ике шәкертнең бер-беренә каршы булган фикерләрен чагыштырып карадым. Ул хәлләр үземнең дә башымнан үткәнгә вә һаман да үтеп торганга, байтак кына фикерләр йөрттем. Милләтемезнең хәзерге хәле тәбәнәк мәктәпләрдә, аларга чын тәрбия вә чын рух бирә алырлык булгылыклы, дәртле, юлында очраячак авырлыкларга түзәрдәй, чыдамлы мөгаллимнәргә никадәр мохтаҗ икәнлеген уйлаганда, беренче әфәнденең сүзләре урынлы күренде. Шәкерт чактагы хыяллар, мөгаллимлек дөньясына кергәч, бөтенләй башка бер төскә әйләнгәнлеген, билгесез вә ышанычсыз тормыш эчендә әллә никадәр матди вә мәгънәви газаплар чигеп, саф күңел вә салкын кан белән яхшы хидмәтләр итү чынлап та бик авыр булганлыгын уйлаганда, икенче әфәнденең дә сүзләре дөрест кебек тоелды. "Мең башта мең гакыл бар", диләр. Һәр мәсьәләдә кеше төрлечә уй йөртә. Билгеле, бу мәсьәлә хакында да төрлечә фикерләр йөртергә вә төрле нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин. +Тәрәзәдән башымны алган чакта, вагонның "галдорт-галдорт" иткән тавышларыннан башка берни дә ишетелми, һәммә нәрсә табигать канунына ияреп, йокыга вә тынычлыкка чумган иде. Билгеле, мин дә ул канунга каршы торып маташмадым. +III +Икенче көн иртән торган чакта поезд Сакмар күперендә шалтырап, дөнья куптарып узып бара иде. Димәк, Оренбургка да бик аз калган иде. Вагон эчендә хәрәкәт башланды. Халык бар да торган. Кайсы киенә, кайсы әйберләрен җыя - төшәргә хәзерләнә. Мин дә торып киендем. Хәзерләндем. Күңелемә бик якын таныш вә яңару тарихымызда бик зур урын тотуы белә[н] мәшһүр Оренбург каласына, вокзалга төшеп кенә булса да сәлам биреп үтәргә уйладым. Поезд килде, туктады. Халык агымына ияреп, вагоннан төштем. Теге ике шәкерт тә нәрсәләрен күтәреп төштеләр, мин аларны вокзалның аргы ягына чаклы озаттым. Саулыклашып, исәнләшеп калдым. Алар җиңел арбачыга утырып, шәһәрнең эченә - мәдрәсәгә киттеләр. Мин кире вокзалга кереп, юлда укып барыр өчен берничә номер "Вакыт" газетасы белә[н] берничә рус журналы алдым. Вокзалда күзгә бәрелеп, дикъкатьне җәлеп итәрлек үзгәрешләр-яңалыклар булмаганга вә тукталып сөйләшү өчен таныш кешеләр күренмәгәнгә, кайтадан вагонга мендем. Күп тормады, поезд да кузгалып китте. Кулымнан газета-журналларны ташлап, тәрәзә аркылы Оренбург каласын карарга, аның күренешен күздән үткәрергә керештем. Караган саен карыйсы, аның эчен - урталыгын күреп, андагы хәлләрне беләсе вә аңлыйсы килә иде... Йөрәк искә төшерүләрнең тәэсире белә[н] еш-еш тибә вә әллә никтер талпына... Менә кинәт кенә минем күңел көзгемә узган тормышымның берничә еллык күренешләре килеп чыга. Күз алдымда үткән гомеремнең бер-беренә ябышкан тарих япраклары ачыла. Шунда булган берничә еллык хәятым үзенең бөтен мохите берлән зиһенемнән бер-бер артлы үтә башлый... Әнә күккә таба озаеп торган нечкә вә сөйкемле манаралар, әнә "Хөсәения" мәдрәсәсе, аның бер башында йомылып кына торган түгәрәк кобасы... Бар да минем күңелемне дулкынландыра вә зиһен күзләремне узган гомернең тонык томаннары берлән капланган арттагы эзләргә юнәлдерә иде... Менә шул мәдрәсәдә минем берничә сәнәлек яшьлек заманым, шәкертлек дөньясының йомшак вә сихерле дулкыннары эчендә рәхәт-рәхәт селкенгән вә тирбәлгән чакларым, тат лы өмидләр вә изге теләкләр белә[н] тулы кайгысыз шат көннәрем, кыйммәтле сәгатьләрем, кадерле минутларым, бәхетле секундларым узган. Гомеремнең иң газиз бер өлеше үткән... +Билгеле, хәзердә дә ул мәдрәсәнең эче туп-тулы шәкерт. Алар да минем төслүк иң кадерле вакытларын уздыралар... алар да, бәлки, минем шикелле әллә ниләр уйлап ләззәтләнә вә шул өч катлы мәдрәсә эчендә укуларыннан бик күп нәрсәләр көтеп шатлана торганнардыр. Алар да, бәлки, шәкертлек дөньясының хыялый күләгәләре берлән өретелгән күзләрен, куе томан аркылы киләчәкләренә юнәлдереп, җәннәт вә рәхәт күрәчәкләренә ышана торганнардыр. Шундый уйлар, тәмле өмидләр, куәтле ышанычлар белә[н] күңелләрен юата торганнардыр... Шул күренешләрне, шул сагынуларны вә шул искә төшерүләрне баштан үткәргән чакта, минем йөрәгем бик каты әрни вә сызлана. Газиз гомерләрнең, кыйммәтле яшьлекләрнең җил кебек узып китүләре өчен бик каты хәсрәтләнә вә ачына иде... +Поезд Аурупа белән Азияне мәдәният оясы берлән очсыз-кырыйсыз киң ялангач вә буш сахралыкны бер-береннән аерган Урал елгасы өстендәге күпердән үтте. Үзенең тар гына юлы буенча атылып йөгерә башлады. Бара-бара Оренбург каласы вагоннар артында калып кү��дән югалды. Хуш, Оренбург! Исән бул!... Без инде хәзер шул бушлык эчендә. Вагоннарның тәгәрмәч тавышларын тыңлап, берничә көннәр барачакмыз. +Урыныма утырдым. Тирә-ягымдагы яңарак менгән кешеләрне күздән үткәреп чыктым. Артык әллә нинди кешеләр юк. Миннән ерак түгел бер урынга ике таҗик вә бер таҗик хатыны урынлашкан. Ирләре вагонның тар гына койкаларына аякларын бөкләп, һәйбәтләп кенә шәрыкча утырганнар. Чәй эчәләр. Хатын дигәннәре өстенә чапан, йөзенә кыл иләк төбе шикелле кара пәрдә япкан, тәрәзәгә таба карап, халыкка арты белә[н] утырган. Күрәсең, аның чәй эчәсе, иркенләп утырасы килми торгандыр, ахры! Бичара! Ул да бәлки: "Җаным бар, күзләрем бар, дөньяда торам, халык арасында йөрим", - диеп уйлый торгандыр... Тере көенчә капчыкка, тагын дөрестрәк әйткәндә, өстеннән бер дә төшмәенчә, кайда барса да үзе берлән бергә йөри торган тар вә тыгыз төрмәгә салынган. Төрмәсенең нечкә генә кара рәшәткәләре битләренә сыланган, теләгәнчә иркенләп, керфекләрен селкетергә дә бирмиләр... Берәүләр үзләренең гаепләре аркасында дүрт дивар арасына төрмәгә ябылалар. Тәрәзәләрендәге мәрхәмәтсез рәшәткәләрдән якты дөньяга карап кайгыралар, эшләгән гөнаһларына үкенәләр. Ә бу мескеннең ни гаебе бар икән соң? Бу - тыгыз төрмәне өстендә күтәреп йөртә? Кыл иләк төбе шикелле бу пәрдәсе - бу рәшәткәсе арасында якты дөньяга карап хәсрәтләнерлек вә үкенерлек нинди гөнаһысы бар икән?.. +Бу таҗикларны үз ирекләрендә калдырып, кулыма газета алдым да баш мәкаләсен укырга керештем. Күзләр кара сызыклар буенча йөгерәләр. Фәкать күзләремнең бу йөгерүләреннән башыма һичбер нәрсә ала алмыйм. Күңелемнең борчулары, дулкынлануы зиһенемне бөтенләй башка йирләргә юнәлдергән, тынычлап кына укырга бирмиләр. Шул арада әллә кайдандыр колагыма гармун тавышы ишетелде. Яхшырак тыңлап карадым. Чынлап та, кемдер икенче бүлмәдә гармун уйный, уйнаган көе дә чын татар көе иде. Тавыш миңа никтер ягымлы вә моңлы булып тоелды. Моны уйнаучы, әлбәттә, бер татар булырга кирәк, дидем дә акрын гына икенче бүлмәгә кердем. Уйнаучы 25 яшь чамаларында таза гына гәүдәле бер татар егете иде. Уйнавын бүлдермәс өчен, үзенә һичбер сүз әйтмичә, бер йиргә терәлдем дә тыңлый башладым. Чынлап та бик яхшы вә бик җиңел уйный. Бармаклары гармунның бармак баскычлары өстендә тиз-тиз генә сикерәләр. Авыл егетләренең киң күкрәкләрендә бер дә бозылмаенча сакланган саф татар көйләре гармунның нечкә телләре арасында моңлы тавыш белә[н] сузылып-сузылып чыгалар. Чын татарлыгыны аңкытып торган бу көйләр, бу моңнар, күңелнең нечкә кылларын чиертеп, тәнне чемердәтәләр, йөрәкне уйгаталар вә дәртләндерәләр... Егет чын ихлас берлән уйный. Аның барлык уйлары, барлык фикерләре үзенә генә билгеле булган ниндидер бер ноктага җыелган. Күз карашлары зиһенендәге яшерен агымга юнәлгән. +Уйнап туктагач, янына барып, үзе берлән таныштым. Акрын гына сөйләшә башладык. Без бер вагонда ике генә татар идек. Билгеле, безнең күңелләр бер-берсенә якын вә бер тойгы белә[н] бәйләнгән иделәр. Ул миннән, мин аннан байтак нәрсәләр сораштым. Ул үзенең Уфа кешесе икәнлеген вә эш эзләп Әндиҗанга барганлыгын сөйләде. Ул анда берничә кат булган, мамык заводларында хезмәт иткән, бу ел да шунда кыш уздырырга бара икән. Соң, читкә чыкмыйча, авылда гына уздырырга булмыймы, дисәм, "Әй туган! Кем дә үзенең туган-үскән илен ташлап, үз ирке белә[н] читкә хезмәт итәргә китми. Мин дә әллә нигә дә китмәс идем. Үз йортымда гына торыр идем дә шул, дөнья кушмый. Нужа (нужда) бар, шул, безнең якамыздан өстерәп, әллә кайларга йөргезә. Әле андый заман түгел. Йир аз, юклы-барлы игенгә таянып кына өйдә торып булмый. Иген эшеннән башка һөнәрне белмимез. Берәр кәсеп яки берәр яңа ремесломыз булса иде, шунда торырга булыр иде. Аларга инде яшьтән үгрәнелмәгән, ә хәзер булдырып булмый. Әй шуның өчен читкә китәмез", - ди. +- Ул якларда бу йорттан хезмәт эзләп барган татарлар күпме? +- И, тулып ятар, кайда гына барсаң да татар бар, аларның кермәгән төшләре, эшләмәгән эшләре, белмим, бармы икән? Безнең татарлар - башкаларга караганда батыр халык. Әллә нинди авыр эшләргә дә терпеть итәләр. Үзгәләр эшли алмаган каты эшләрне без бер дә сык ранмаенча эшлимез. Тик менә һөнәр булмаганга күрә, яхшырак вә җиңелрәк урыннарга кереп булмый. Бер чи тир агызырга, йилкәләр сындырырга тугры килә. Дөрест, мин йөргән йирләрдә татарлардан шәп кенә сәүдәгәрләр, зур магазиннарда приказчиклар да бар, шулай да күбрәге кара хезмәтчеләр", - ди. Тагын байтак сөйләшкәннән соң, үз урыныма киттем. Менә нинди батыр, эштән курыкмый торган саф табигатьле татар егете! +IV +Бер дөнья, бер һава, бер заман. Ә кавемнәр, милләтләр арасындагы аерма искиткеч дәрәҗәдә зур... Безнең белә[н] бергә яшәгән күршеләремез нинди яхшы көн күрәләр вә нинди тыныч торалар. Әмма без татарлар? Без юклык эчендә изеләмез, мохтаҗлык эчендә йончыгамыз. Әйтерсең бер әллә нинди кара көч безне шул хәлемездән чыгармый - муенымыздан басып тора, әйтерсең бер әллә нинди албасты безнең күкрәгемезгә менеп утырган - безгә кузгалырга бирми, әйтерсең кул-аякларымыз багланган, без селкенә алмыйбыз... Юк. Без дә башкалар кебек үк иркен дөньяда торамыз, безнең кул-а якларымыз багланмаган, безнең зиһеннәр багланган, гакыллар богауланган вә күңелләр каралган. Юклык - мохтаҗлык дигән кара көчләр, үзләре атландырмаган кешеләрнең йилкәләренә көчләп менеп атланмыйлар. Менә караңыз шул татар егетенә! Ул никадәр таза, көчле, гайрәтле вә чыдамлы. Йодрыклары берлән ач яңаклы, озын борынлы берничә еврей егетен сугып егар, билләрен сындырыр. Ә шулай булса да, кара көчне йилкәсенә атландырган, кара эшләр вә авыр хидмәтләр эзләп, читкә бара. Кәсебе, һөнәре булса, башкалар эшләгән эшне булдырмас идеме? Үзгәләр күргән рәхәтне күрмәс идеме? Билгеле, булдырыр да, күрер ��ә иде, тик Алла биргән көченнән, батыр кулларыннан, күкрәгеннән башка, аның бернинди дә коралы - һөнәре юк. Шулай шул, безнең халыкны һөнәрсезлек бирткән, белемсезлек изгән, аңсызлык булдырган. Без әле тормыш падишаһысы белем - һөнәр икәнлеген аңлап җитә алмыймыз вә аңларга да тырышмыймыз... Шуңа күрә дә безнең арыслан шикелле батыр яшьләремез, гайрәтле егетләремез чит якларга таралып, әллә кемнәрнең файдасы өчен көчләрен бирәләр, әллә кемнәрнең кесәләрен кабарту юлына гайрәтләрен корбан итәләр, билләрен бөгәләр, күкрәкләрен бозалар. +Машина үз эшен эшли - терәлеп тормый. Без һаман барамыз. Туктаусыз йөгерәмез. Барган саен, тирә-якта тормыш сыеклана, хәят әсәрләре югала. Русиянең Аурупа бүлегендәге терлек вә җан әсәрләре күренми. Табигатьтә дә күңел тартырлык матур күренешләр юк. Һични берлән чикләнмәгән очсыз-кырыйсыз киң сахра, ялангач бушлык. Ачык һава белә[н] шул сахрадан башка күз карашларын туктатырлык бернәрсә дә очратып булмый. Стансаларда кешеләр аз, поезд кайсыберләренә бөтенләй тукталмый да, тик яннарыннан узып киткән чакта кызыл башлы чиновник белә[н] берничә сторож гына күренеп, үзләренең барлыкларын белдереп калалар. Юлның ике ягындагы корып-кибеп беткән ялангач тигезлекләр, күңелсез күренешләр әллә никтер эчне пошыралар. Күзләрне ялыктыралар вә мәшһүр Сенкевичның "Письмо из Африки" исемле әсәрендәге күңелсез сахраларны искә төшерәләр. Кайсыбер йирләрдә тимер юлдан читтәрәк казакъ чатырлары гына күзгә чагылып калалар, күз карашларын үзләренә тарталар. Менә шул ямьсез кара чатырлар, шулар әйләнәсендәге йолкыш киемле казакълар, каткан күлмәкле хатыннар, ялангач балалар, башларын күтәреп торган арык төяләр - һәммәсе дә бик кызганыч вә бик аяныч булып күренәләр, сахра аждаһалары булып килгән казакъларның шул мескен рәвешләре, начар тормышлары йөрәкне ачыталар. Мәдәният дөньясы Аурупаның күршесендә, кешелекнең иң түбән баскычларында гомер итүләре күңелне бутыйлар, бичаралар ничаклы газап чигәләр. Тимер юл буенда бөтен кара эшчеләр, тирләп-пешеп туфрак казучылар, тузанга батып туфрак ташучылар - барысы да казакълар, бер генә дә чит кеше юк. Күбесе яртылай ялангач. Кигән киемнәре өзгәләнгән - ерткаланган, битләре-башлары тузан-туфракка буялган, кояшның эсселеге вә хезмәтнең катылыгы сәбәпле, маңгайларыннан аккан тирләр, тузан белә[н] аралашып, йөзләренә катып калган. Өстләренә карап, иреклеирексез: "Сахра аждаһасы, инде сахра пәриләре булганнар икән", - диеп җан әрни. +Шул мескеннәрнең борынгы бабалары шул ук киң далаларда, өермә шикелле тузан туздырып, аждаһалык күрсәткән чакларында, шул ук очсыз-кырыйсыз сахраларның бер читеннән икенче читенә йөгереп, атлар өстендә үткен карчыга шикелле очып, ук кебек атылып йөргән заманнарында, зур болыннарда ап-ак чатырлар корып, шулар астында казан-казан итләр ашап, чиләк-чиләк кымызлар эчеп, тулы ��орсак - тук тамак берлән төрле сүзләр сөйләп, үзләренең тарихи йырларын йырлап, кайгысыз-ваемсыз рәхәт-рәхәт гомер иткән вакытларында балаларының хәзерге хәлгә төшәчәкләрен уйламаганнардыр. Бөркет кебек иркенлеккә, арыслан кебек киңлеккә үгрәнгән казакъ нәселенең хәзерге шикелле мескенлеккә калачакларын исләренә дә китермәгәннәрдер. +Шулай инде, язмыш, кешеләрнең уйламаган вә көтмәгән эшләрен эшләп, үзенең егетлеген күрсәтә. Шулай итеп, бара торгач, кояшка каршы ялтырап яткан Арал күле, күл өстендә еракта-еракта аккош канатлары шикелле агарып торган елгалар вә читендәге вак-вак көймәләр яңа нәрсә булып күренделәр. Без барымыз да карашларымызны шул якка юнәлдердек. Чынлап та, ялтырап йәйелеп яткан бу күл өстендәге ап-ак йилкәнле көймәләр, тирәсендәге яшеллекләр яхшы гына манзара тәшкил итәләр иде. Аральский стансасын, Казалынский каласын уздык. Казалынскийдан соң тимер юл Арал күленә коеп торган Сырдәрья нәһере буенча бара. Буш сахра уртасыннан сызылып узган бу тар гына елга үзенең тирә-ягын яхшы гына җанландырган, үлгән йирләрне тергезгән. Тирәсендәге яшеллекләргә санап бетергесез казакъ чатырлары тезелгән. Тормыш вә хәят әсәрләре күренә, монда бик күп казакълар йөри. Иген җыялар, куйлар көтәләр, атлар өстендә чабып йөриләр, шул яшеллекләр вә шул исәпсез чатырлар уртасында Сырдәрья нәһере сузылып ага. Без шул нәһернең уң ягында елан кебек эшләнеп яткан тимер юл буйлап ашыга-ашыга барамыз. +1853 елда руслар тарафыннан алынган Ак мәсҗед (Перовск) шәһәрен уздык. Һавалар яхшы гына эссе. Тормышлар бертөсле, күңел күтәрерлек һичбер нәрсә юк. Бара-бара Төркестан шәһәрен дә үтеп киттек. (Төркестан 1864 елда алынган.) Моннан соң бераз баргач, табигатьтәге күренешләр байтак кына үзгәрә, ачыклыклар, тигезлекләр бетә, давыллы көндәге диңгез өсте шикелле, чокырлы, кабарынкылы йирләр башлана. Тимер юл монда бөтенләй ишкәләнгән. Вак кына таучыклардан качып, бик күп боргаланган. Кайвакытта, югарырак йирләргә үрмәләп менгән чакта, поезд бик акрын йөри, ике биек йир уртасындагы зур ачыклыкка чыккач, кинәт кенә йөрешен шәбәйтә, үрмәләп менгәндәге акрынлыкның үчен кайтарган төсле, барлык көче берлән атылып китә. +Чимкент тугрысындагы Арыс стансаларын уздык. Һава бик эссе иде. Вагон эчендә тын алып утырулар авыр, ишекләрне ачарга хәл юк - кызган комнарны җил биткә китереп сибә. Ташкентка җитәр алдында, хәлләр үзгәрде, кич якынлашып, кояшның эсселеге байтак йомшады, кимеде. Шәһәргә берәр генә станса калган чакта, игенлек вә агачлык башлана. Яшел сабаклар (стебель) арасында агарып торган мамыклар, башка игенлекләр, бер рәттән тезелеп үскән шәм кебек тугры вә бик матур тирәкләр, шуларның астында агып торган сулар бик ләтыйф бер манзара тәшкил итәләр иде. Ташкент янында иң соңгы бер стансага тукталдык. Тирә-як йимеш сатучылар вә сартлар белә[н] тулган иде. Минем белән бер вагонда килүче бер рус шунда агызын ачып торган бер таҗикның асткы ирнесенә чиртеп узды. Инде бу бичара ни эшләр икән диеп торсам, агызын тотып читкә таюны гына белде. Әйтерсең шуны гына көтеп торган. +Көн акрын гына караңгылангач, кичке салкын һава барлык нәрсәне җанландырды. Вагонның тәрәзә вә ишекләрен ачтык, көн буе кызган тузанлы һава очып, арып-талып беткән йөрәкләремезне тергезер өчен, салкын һава йотарга вә сыйган кадәр эчкә алырга башладык. Поезд ашыкмаенча, салмак кына бара. Юлның ике ягында сирәк кенә кулларына балаларын күтәргән сарт хатыннары вә зифа гына буйлы сарт кызлары күренгәләп калалар. Алар үзләренең игенлекләренә чыкканнар, табигатьнең чиксез матурлыгын, исәпсез байлыгын тамаша итеп, күңелләрен ачалар вә тыгызлык белә[н] хәлсезләнгән йөрәкләрен иркенлек белә[н] җанландыралар. +Сәгать сигезләрдә Ташкент вокзалына килеп туктадык. Монда күчеп утыру (пересадка) булып, Бохара ягына китәчәк поездны ике сәгать көтәргә кирәк иде. 3 нче класс бүлмәсенең эче кеше берлән тулган. Ачы тавыш, туктаусыз хәрәкәт, мәгънәсез гөрелте. 1-2 нче класс бүлмәсендә дә кеше күп, фәкать анда чуалыш, рәтсез тавыш юк. Һәркем урындыкка утырган, корсагына хидмәт итә. Юлда барганда укырга ярар дип, ике номер "Туркестанский курьер" газетасы алдым. Поезд хәзерләнгәч, менеп урынлаштык вә 10 сәгатьләрдә кузгалып киттек. Вагоннарда халык бик күп вә кешесез калган һичбер урын юк иде. Бу юлы минем янымдагы урынга 35 яшь чамаларында яхшы гына киенгән бер еврей утырды. Урыннарымыз янәшә булганга күрә, бик тиз таныштык. Ул Ташкенттан Сәмәркандка бара икән. Ләкин төн булганлыктан, күп сөйләшә алмадык. +Иртә торган чакта поездымыз иртәнге томанга уралып, тавышсызтынсыз гына күгәреп торган таулар арасыннан бара иде. Тауларның газамәтле күренешләре минем бөтен күңелемне каплады. Мин тиз генә өстемә киендем вә вагонның ишегалдына чыктым вә ишекнең өстендәге тәрәзәне ачып, тауларга карый башладым. Күгелҗем ләтыйф һавага төренеп, иртәнге кояшның йылы вә йомшак нурлары берлән иркәләнеп яткан бу ялангач таулар, бер-берсенә ялганып, сузылып-сузылып, әллә кайларга киткәннәр. Еракта-еракта безнең күз карашлар үтә алмаган узак йирләрдә куе болытларга аралашып, каралып, күгәреп, әллә нинди бер мәһабәтлек берлә күренеп торалар. Күкләргә тоташкан шул биек тауларда әллә нинди илаһи серләр, яшерен куәтләр, тарих япракларына кермәгән гаҗәеп хәбәрләр, борынгы вакыйгалардан калган серле сызыклар вә тагын әллә нәрсәләр бар кебек тоела. Йөрәкне ниндидер бертөрле мәһабәт, билгесез куәт каплый. Күзләр шул озын таулар буенча йөгерә, күңел шул биек таулар өстендә вә күгелҗем һавалар эчендә оча. Андагы сызыкларны укырга, анда яшерелгән серләрне аңларга тели. Вагоннарның килешсез шалтыраулары, тирә-яктагы адәмнәрнең ямьсез тавышлары - һәммәсе дә онытыла. Бөтен тойгылар шул тауларга юнәлә, күңел тар��кыч серләргә бирелә... Шул ялангач биек таулар, мохитләрендәге барлык нәрсәне күзәтеп торучы телсез шаһитлар ка[й]чаннан бирле шулай шелтәсез генә торалар икән? Тормышның борылышлы вә шылтыравыклы агышларын ка[й]чаннан бирле сынаштырып киләләр икән? +Билгеле, шул биек таулар, адәм колакларына ишетелмәгән бик күп борынгы вакыйгаларны күргәннәр, әллә нинди эшләргә шаһит булганнар. Төркестан халыкларының шәүкәтле чакларын, үзләренең мәдәниятләре эчендә кайнап торган эшлекле заманнарын, белемнәре аркасында әллә ничә төрле милләткә хуҗалык иткән көчле вакытларын шул халыкның кулларыннан чыккан кыйммәтле малларны төяп, бер шәһәрдән бер шәһәргә йөргән озын кәрваннар. Чиксез батырлыклары берлән дошманнарының йөрәкләренә ут салган гайрәтле гаскәрләре, хәзерге көндә аурупалылар тарафыннан остаз ителгән вә хөрмәт кылынган мәшһүр галимнәр йитештерүче бөек мәдрәсәләрен вә барлык хәлләрен күреп үткәргәннәр. Шөһрәтле милләтнең мозаффариять маршларын, өстенлек музыкаларын ишеткәннәр. Фәкать безгә генә сөйләмиләр. Алар телсезләр... Безгә үз көчемез берлә ул серләрне эзләп табарга вә үз гайрәтемез берлә ул борынгы вакыйгаларны белергә кушалар. +Таулар арасындагы агачлар, игеннәр үсеп утыра. Елгалар, елгалардан аерылып төрле якка йибәрелгән арыклар шул үсемлекләргә су китерәләр. Аларны сугаралар вә үстерәләр. Монда эшкә ярарлык йирнең бер карышы да бушка ятмый. Халык иген үстерү эшендә яхшы гына дикъкатьле вә тәҗрибәлегә охшыйлар. +Шул манзараларны карап туйгач, урыныма барып утырдым. Бераздан соң еврей белә[н] чәй эчә башладык. Акрын-акрын гына сүзләр ачылды. Ул да сөйләргә яратучан гына бер еврей икән. Сөйләвенә караганда, Төркестанны, Төркестанның шәһәрләрен, халык вә халкының гадәтләрен бик яхшы белә. Алар хакында төпле генә мөхакәмәләр йөретә. Сөйләгән сүзләрен күбрәк сәүдә вә сәүдәгә осталык ягыннан карап сөйли. Хәзерге тормышның падишаһысы кәсеп, һөнәр икәнлеген кат-кат әйтә. Без аның белә[н] күп сөйләштек. Мин монда аның сүзләрен кыскартып вә рәтлерәкләрен генә чүпләп язам: +"Һәр милләт, һәр кавем үз файдаларын ялгыз үз көчләреннән генә эзләргә тиешле. Башкаларның якты йөзләренә, татлы сүзләренә инсаният - тугрылык - хаклык дигән матур тавышларына бер дә ышанырга ярамый. Ул сүзләр ялгыз китап битләрен, газета япракларын бизәкләр өчен генә ярыйлар. Ә хакыйкатьтә берсе дә юк. Инсаният вә хаклык диеп тамакларын ертучы көчле милләтләр тормыш, мәдәнияттә икътисади көрәш тоткан чакларында иң кызганыч, бер кешенең дә актык кисәген, күз яшьләре вә күкрәк көчләре аралашкан актык сыныкларын тартып алудан чирканмагач, вак милләтләрнең инсаният вә хаклык дигән тавышлардан ярдәм көтүләре - бер тилелек вә үзләренең милли файдалары өчен зур җинаять. Менә без ялгыз үземез өчен генә тырышканлыгымыз вә һәрнәрсәне үз көчемездән генә көткәнлегемез аркасында дөньяда торамыз. Иң каты кысынкылыклар илә безне изәргә тырышсалар да, без бирелмибез. Әле шул кысарга теләгән милләтләрнең үзләрен кулларымызда уенчак итеп тотамыз", - ди. Менә тарих япракларының иң әүвәлге битләреннән башлап иң соңгыларына кадәр урын алып килгән еврей милләтенең бер баласы, менә аның сүзләре!.. +Бара торгач, Сәмәркандка да җиттек. Безнең борынгырак әдәбиятымызда күкләргә очыртылып макталган, Искәндәр Македониларны күргән, гарәпләр кулына төшкән, Чыңгыз тарафыннан җимертелгән, Тимерләнк тарафыннан бизәтелеп, пайтәхет ясалган, үзбәкләргә, бохаралыларга күчкән, иң ахырда - 1868 елның 6 маенда Русиягә кушылган вә, шулай итеп, башыннан искиткеч күп вакыйгалар уздырган бу тарихи шәһәрне төшеп күрергә бик теләсәм дә, вакыт булмаганлыктан мөмкин булмады. Баягы еврей төшеп калды, мин узып киттем. Сәмәрканд күздән югалгач, Ташкенттан алган газеталарны караштыра башладым. Күземә "Мөселманнарның киләчәге" исемле бер мәкалә чагылды. Монда ни нәрсә бар икән дип, укырга керештем. Ярыйсы гына озын мәкалә - ике номерда да бетмәгән. Язучысы Русия мөселманнарының хәзерге хәлләрен, бу көнге мәдәнияткә, хәзерге тормышка карашларын, хатын-кызларның мәгыйшәтләрен, исламның аларга биргән иркенчелекләрен, әдәбият вә аның тоткан юлын - бөтен иҗтимагый хәлләрен яхшы гына тәфсыйлле вә бик әсаслы сурәттә язган. Бу мәкаләне укып, мин чынлап та шатландым, рус газеталарында шундый яхшы, үткен, башында гакылы вә күкрәгендә вөҗданы булган һәр кешене ышандырырлык төпле мәкаләләр язып торучы кешеләремезнең барлыгына куандым. +Менә Бохара өлкәсенең чигенә дә якынлаштык. Мин тагын тәрәзәдән карый вә шундагы күренешне тамаша итә башладым. Бохара хакында яшь чагымда ишетелгән хәбәрләр, кызыклы әкиятләр вә: "Әгәр барсаң Бохараи Шәрифкә - килер хидмәткә ике фәрештә", - диеп йырланган шигырьләр бер-бер артлы исемә төшә башладылар. Бохарага баручы кешеләрнең хидмәтләренә фәрештәләр киләме, юкмы, анысын белмим, бәлки, тел астларына тәмәке салып җәннәт күрүче, хурлар кочучы, углан уйнату мәҗлесләрендә яртылаш исерек көйгә зикер әйтүче изге мөселманнарның хидмәтләренә килә дә торганнардыр. Тик шул кадәрлесен генә беләм, фәрештәләрдән хидмәт вә булышлык көтүче мөселманнарны үз көчләренә, үз белемнәренә генә таянучы еврейлар вә башкалар бик шәп изәләр, егалар, үзләренә кол ясыйлар вә Бохараның бөтен каймагын җыялар. +Яңа Бохара стансасыннан үткән чакта, байтак кына завод морҗалары вә болардан чыккан куе кара төтеннәр күренеп калды. Билгеле, мөселман йортының күкрәгенә заводлар корып, әллә никадәр байлыклар табучы кешеләр, читләр булып, шул заводларда кара корымга вә ачы тузанга буялып эш эшләүчеләр, шул йортның үз балалары булган мөселманнар булыр инде. Бохараны узгач, 30 августта кичен Чарджоуга җиттек. Шунда төшеп калдым. Амудәрья буенча Яңа Үргәнеч ягына баручы пароход беренче сентябрьдә иртә сәгать сигездә генә юлга чыгачак булганга күрә, йиңел арбачыга утырып, "Московский номер"га киттем. +VI +Иртә торгач, шәһәрнең эченә йөрергә чыгып киттем. Яңа ысулдагы магазиннар вә яңа ысулдагы номерлар берлән матурланып торган яхшы гына бер урамы да бар икән. Вокзалның каршысында ук "Офицерское собрание" бар. Шунда һәр кич кинематограф була, чибәр генә бакчасында бик яхшы музыка уйнала, шул ук Собраниедә бер китапханә дә бар, фәкать әгъза булмаган кешегә китап бирелми икән. +Чарджоуда мөселманнарның мәсҗеде, мулласы, мәктәбе вә мөгаллиме бар дип ишеткәч, шуларны эзләп киттем. Йөри-йөри, мулланың өен таптым, шәһәрнең урталыгыннан вә яхшырак урыннарыннан байтак кына читтә. Мулла өенең урамга чыгып торган ишеге алдында чапаннарга да яулыкларга уранып йиргә утырган биш-алты хатын бар иде. Звоногын эзләп тапмагач, берничә кат ишеген тарткаладым - дөбердәткәләдем, һичбер тавыш вә һичбер җавап булмады. Тәрәзәләре дә бөтенләй ябулы иде. Рухсыз халыкның муллалары вә муллаларының өйләре дә рухсыз була күрәсең! Шундагы хатыннар арасыннан бер карчык: "Без дә берничә кат килдек, менә хәзердә дә байтактан бирле көтеп торамыз инде дә, һаман ишек ачучы юк", - диде. Соң сезгә мулла нигә кирәк, дисәм, "Өшкертергә дә бөтиләр алырга килгән идек", - диде. Эчтән генә "Өшкерергә, төкерергә вә бөтиләр сатарга мулланың осталыгы бар, сәүдәсе шәп вә йиңгел. Бичара хатыннар, алар ка[й]чаннан бирле урамда - тузан-туфрак эчендә утырып, шул мулланы көтәләр, аның төкрекләреннән әллә нинди шифалар өмид итәләр вә үзләренең авыруларына дәвалар эзлиләр... Билгеле, каннарына, йөрәкләренә сеңешкән бик каты игътикадлары аларны шунда өстерәп китергән, урамга туфрак өстенә утырткан... Менә шундый муллаларның мәхәлләләрендәге мөселманнар, шундый хатыннарның канат астларындагы яшь балалар ничек итеп кеше булсыннар?.. +Мулла өе яныннан борылып, күршесендәге мәктәпкә кердем. Мәктәпнең ишекләре ачык, эчендә берәү дә юк иде. Йорт эчендә мөгаллим тора торган өй дә йозаклы. Шуңа күрә мөгаллимне дә күрә алмадым. Мәктәпнең салынуы яхшы гына, тәрәзәләре зур, эче буялган, парталары да бар. Стеналарына ерткаланып, өзгәләнеп вә үрмәчәләр мәмләкәтенә әйләнеп беткән кечкентәй генә бер харита вә дәрес тәртипләрен күрсәткән кәгазьләр ябыштырылган. Бу харита буенча, белмим инде, шәкертләр бик тырышып укыганнар, белмим, эчләре пошкан чакларда тырнаклары берлә казып, үзара уйнаганнар? Ни булса да бик искергән иде. Дәрес тәртипләрен карап чыктым, ләкин бик начар вә бик түбән таптым. Белмим, яңлышып кынамы инде, кайсы сыйныфта атнага бер вә кайсысында ике мәртәбә хисап кына кертелгән. Балаларның зиһенен ачарлык, күңелләрен үстерерлек, рухларын тергезерлек вә дәртләрен арттырырлык һичбер нәрсә күренми. Киләчәк көннәрендә дөньяга вә тормыш мәйданына чыккан чакларында бер корал булырлык берни дә очрамады. Белмим, бу мәктәптә балаларны нәрсәгә хәзерлиләр икән? Дөнья көтәргәме, әллә кабергә керергәме? Минемчә, мондый мәктәпләрне "балалар тормышы" диеп атау бик килешле булыр иде. Дәрес тәртипләрен күрсәткән кәгазьләрнең түбән якларына әллә нинди догалар, гарәпчә җөмләләр язылган. Бәлки, шәйтаннар якын килмәсен өчендер инде... +Шулай итеп, караштыргалаганнан соң, моннан да чыгып киттем. Урамнарыннан узган чакта, иттифакый гына казанлы бер татар сәүдәгәре берлә очрашып таныштым. Ул миңа байтак нәрсәләр сөйләде. Аның сүзләренә караганда, мулла - борынгы заманның борынгы фикерләре берлән чобалган борынгы бер кеше, күршесендә мәктәп була торып, үзенең өенә балалар җыярга вә шуларны искечә укытырга тырыша икән. Мәктәптә дә егермеләп кенә бала була. Андагы тәртип тә бигүк кызыгырлык түгел икән... Мөселман авыруы кайда да бер! +Төштән соң сәгать 3ләрдә пристаньга төшеп киттем. Пристань шәһәрдән ярыйсы гына ерак, ат берлә барырга да байтак кына була. Мин барганда ук пароходта халык искиткеч дәрәҗәдә күп, беренче вә икенче класслардагы урыннарның һәммәсе берничә көннәр элек телеграмлар берлә алынып куелган иде, шуңа күрә миңа 3нче класста - ачык һавада барырга тугры килде. Пароходта Петроалександровск байларыннан Гайнетдин Равилев, Яңа Үргәнеч байларыннан бөтен Хивада мәшһүр Йосыф бай Сәлимҗановлар вә башка берничә татарлар бар иде. Бу ике татар бае яхшы гына ачык фикерле күренделәр. Алардан башка җәйдә Русиягә кайтып, сәүдә вакытына Яңа Үргәнечкә кайтучы бик күп руслар, әрмәннәр, грузиннар бар. Шулардан калганнары - бар да сартлар. +Икенче көнне - сентябрьнең берендә иртә сәгать сикезләрдә пароходымыз кузгалып китте. Амудәрья нәһере бу вакытларда сайрак булганлыктан, пароход еш-еш кына комга терәлгәли иде. Елганың читләрендә язарлык артык нәрсәләр күренмәде. Кайберләрендә аз-аз гына агачлар, камышлар яхуд яп-ялангач таулар очраштыргалый, калалар, авыллар бер дә юк. +Чарджоудан башлап, Петроалександровскига чаклы пароход туктый торган "Дарганата" исемендә ялгыз бер генә урын бар. Шул урыннан 4 чакрым чамасында шул ук исемдә бер авыл да бар, диләр. Дарганатадан 90 чакрымнар чамасында узганнан соң, "Дөлдөл" исемле бер тау бар. Мондагы халык арасында сөйләнгән хорафатларга караганда, бервакыт шул йирләргә хәзрәт Гали килгән, имеш тә, дәрьяның бер ягыннан икенче йирләргә Дөлдөле берлә сикереп чыккан, имеш. Дөлдөлнең сикереп төшкән йирендәге шул тауларга шуннан соң "Дөлдөл" исеме бирелеп калган, имеш. Бу хакта тагын да бик күп хорафатлар булса да, мин язмадым. +Сентябрьнең өченче көнендә төнлә Петроалександровск шәһәре тугрысына йитеп тукталдык. Төнне пароходта уздырып, иртән каекларга утырдык та Яңа Үргәнеч шәһәренә киттек. Минем берлә бер каекта байтак кына руслар, әрмәннәр вә сартлар бар иде. +Көн җилсез, акрын вә бик яхшы булганга күрә, каекта бару ярыйсы гына к��ңелле булды. Петроалександровск шәһәрен бераз узгач, Яңа Үргәнеч каласына Шават дигән бер тармак аерылып китә. Бу тармакны сартлар үзләре казып ясаганнар икән. Без шул тармак буенча киттек. Шул суның ике ягында иң күп игенлекләр, кавын, карбыз бакчалары бар, шуннан кавыннар алып ашый-ашый, кичкә кадәр акрын гына Үргәнечкә бардык. Шәһәргә йитәр алдыннан Шават суы боргаланып-боргаланып агып ята... Каек эчендәге сартлар чуеннарда пешереп пылау ашыйлар, йыр йырлыйлар. Икенделәр вакытында Яңа Үргәнечкә дә килеп йиттек. Каеклар туктый торган йир арбачылар белән тулган, тузан белән капланган иде. Каектан төшү берлә, мин үземне бөтенләй ят йирдә, "Мең бер кичә"дә сөйләнгән шәһәрләр шикелле бер шәһәрдә күрдем. Үргәнечнең иң әүвәл биргән тәэсире миңа бик начар тоелды. Мондагы шәһәрләр, мондагы кешеләр хакында да тагын язгалармын. Үземнең Русиядә калган бик күп белеш-танышларым өчен минем хәзерге адресым: Новый Ургенчъ (Хивинс. влад.) К-ра брат. Черниковыхъ для пер. Абдулле Мустакаеву. +СӘМӘРКАНД АСАРЕ ГАТИКАЛАРЫН ЗИЯРӘТ +Сәмәрканд сакыйл руи эст, +Бохара куәте ислам дин эст. +(Йир йөзенең ялтыраган урыны - Сәмәркандтыр, +Дин исламның куәтле урыны - Бохарадыр, димәктер). +Ошбу бәетне башлап әйтүчесе кем икәне безгә мәгълүм түгел, аны тикшереп тормадык. Фәкать кечелектән бире колак думбраларына сеңеп калганга күрә, Төркестан вилаяте дигәч, иң элек күңелгә Сәмәрканд шәһәрләре килеп төшә дә, артыннан ук югарыдагы фарсы бәетләр дә йитеп тора иде. +1894-1897 сәнәләрдә Бакуда тордыкымызда, Бохарада торып, фарсы телен үгрәнеп кайтмыш казанлы бер әфәнденең өен тәрәккый илә: "Бәйя! Бохара руим, абхазбан фарсыда ядмигрид ..." 1 - дип әйткән вакытларында: "Юкны сөйләмә дә Гыйләҗ агай: кайда ул безләргә инде газиз йирләргә йитү!" - дип җавап бирәдер идек. +Укымаган кешеләрнең гакылы ирешми торган бер сүз сөйләсәк: "Олуг сөйләмә!" - дип, тәнбиһ итә торган бер гадәтләре була. Шул вакытта Гыйләҗ ага безгә дә: "Энекәй, алай әйтмә, үткәнегезне белми дә калырсыз!" - дип әйткән иде. +Безләр тик кенә хәрәкәтсез ятсак та, вакыт-заман үз юлында бик хәрәкәттә, бер дә туктамыйча бара ... без һәм, шул заман агымы илә бергә агып, күз ачып йомганчы Бохара вә Сәмәркандны да үтеп, Хокандка йиткәнне сизми дә калганымыз. Артымызга әйләнеп карасак, Бохара кош очып 4 йитә алмый торган юлларда калмыш. +16 сәнә мөкаддәм Сәмәрканд шәһәренә килеп туктадыкымызда, 12 көн кадәре торып, Сәмәрканднең бәгъзе бер иске гыймарәтләрен савап өмиде илә зиярәт кылып, күреп йөрмеш исәк тә, иске агымда тәгълим алмыш карт илә мәктәп күрмәгән яшь бер баланың күзләренә ул иске гыймарәт биналары, гади бер вәйранханә кабиленнән генә булып күренеп: "Әй, Бохаралар әүлия булганнар икән!.." дигән сүзләрдән башка тәэсир бирә алмамыш иде. +Бу вакытларның үзе дә - XIX гасырның актык сулышлары. Без - һәм шул гасырның иң нечкә чыбыклары, дөнья өчен дә, ахирәт өче�� дә кайгырылмый торган вакытлар иде. +Айлар, еллар үтте; гасырлар яңаланды. Заманнар да үзгәрә башлады. Йир йөзенең бөтен инсаннарын да гомуми вә яшерен бер хәрәкәт пәйда булды ки, әүвәлдә уку, белү хисе уйгана башлады. +Бик озак уяна алмый торып, артта калмыш безем татар милләтендә хөррият исләре кагылып, уйкудан башларын күтәргәч, милли хәрефләре илә милли матбугатлары ачылып, милли газета, журнал вә китаплар нәшеренә бөек мөсагадә ителде. Казан, Оренбург вә башка шәһәрләрдәге нәшриятләр, дәрья кеби Русиянең һәммә төрк ыруглары торган шәһәрләргә ага башлады. +Идел кенәреннән байтак ерак торган безем Төркестан вилаятендә татар-төрк әдәбияты килеп йитеп, озак сәнәләр ятып оемыш безем фикерләремезә кагылып, кузгатып куйды вә ятып авырмыш янбашларыңыз җәрәхәтләндекләре сизелеп калды. Нәбатат, хайванат, инсан, милләт, мәмләкәт ничек үсә торган булса, инсанның да гакылы, фикере шулай ук үсә бара. Без дә шул инсан җөмләсеннән улдыкымыздан, яшь әдәбиятымызны укый-укый күзләр, фикерләр ачыла, күңелләр һәрбер гаҗәибне күрәсе килә башлады. +"Казанда Сөенбикә манарасы .. шәһре Болгар вәйраннары ... Кырым сарайлары ... Сәмәрканд Әмир Тимер мәзары ... фәлән әсәрләр .. фәлән ... урында фәлән асаре гатика ... кеби мәкалә вә хәбәрләр, милли газета вә журналларымыз да күренә башлады. Безнең дә кечек вакытымызда гади вәйранханә кеби күземезгә күренгән биналар "Асаре гатика" исеме тәхетенә керде. Анлар әүвәл вакытта шул исем тәхетендә улмыш исәләр дә, безгә фәкать милли матбугатымызга күзне йөретәйөретә, күршемез булган Сәмәркандның бик иске шәһәрләрдән идеке вә бу шәһәрдә бик олуг голәма вә хөкема йитешеп, галимнәре илә шәһәрне вә әтрафны ялтыратып торулары, бонларның үз куллары вә үз фикерләре илә күккәчә мендереп бина кылмыш гүзәл манзаралы биек гыймарәтләренең бу көнгәчә яшәп торулары, дөрестән дә үз гасырында "сайкал" (ялтыравык)лыкны алмыш иде. +Ошбу асарләрне, хәзерге күзлек аша күреп, ул вакыттагы һөнәргә бер нәзар салу безнең фикердә күптән бар иде, берничә вакытлар сабыр кылгач, ул килеп йитте. Боннан 96 сәнә мөкаддәм үтәсеннән кичмеш Сәмәрканд шәһәрене яңадан күрмәк өчен, үткән сәнә Гает корбаны мөнәсәбәте илә хуҗаларымыздан мөсагадә алып, бер дустымыз илә Хоканд, Сәмәркандка сәфәр кылдык. +Үз гасырында Фирганә вилаятенең пайтәхете булган Хоканд шәһ әре хәзердә уездный шәһәр генә саналса да, көннән-көн үзгәреп вә үсеп тордыкы хәлдә безнең күрмәгәнгә 16 ярым сәнә улмыш исә дә, күршесе булган Хокандка караганда Сәмәрканд шәһәре артык тәгаҗҗеб кылып, хәйран калырлык дәрәҗәдә үзгәрешкә дә, үсүгә дә очрамамыш. Ул инде бәлки шулай булырга да тиешледер. Хоканд 3 көнгә калмыйча йитәрлек итеп, Оренбург - Ташкент шәһәрләре арасы тоташтырылгач, йә Ташкент, йә Хоканд үсәргә тиешле иде. Ташкентның бөеклегенә нисбәтән, аның үсүе, әлбәттә, бик әкрен бара. Әмма Хоканд шәһәре көннән-көн үсмәктә, тиҗарәте илә "Икенче Мәскәү" исемен алмактадыр. Ләкин, кайда карасаң да, артта да, аста да - әлеге безнең мөселманнар. Гүя бонлар бу көн туганнар да, иртәгә үләчәкләр вә дөньяны да, Ходай яһүди вә франглар өчен генә яратмыш кеби игътикад итәләр! Шәһәрнең иң яхшы урыннарын, вә тиҗарәтнең иң симез вә майлыларын яһүдиләргә биреп бетерделәр! Кемнеңдер агызыннан чыккан: "Бу дөнья кяфер[г]ә җәннәт улубдыр, мөэмин[г]ә зиндан!" мисрагы бонларның каннарына сеңгән. Боның мәгънәсене төшенмәй: дөньядан һуркяргә (куркырга) вә бизәргә куша дип тәлкыйн итмешл әр. Әллә нәрсәне ахирәттән көттерәләр. Хәлбуки, Коръән Кәримнең кайсы сәхифәсен ачып карасаң да, "Фи әд-дөнья ахирәт..." аять шәрифенә очрыйсың. Агызлары илә "Әд-дөнья - мизрагатель ахирәт" хәдисене әйтәләр. Мәгънәсене укып белергә тырышмыйлар. Шуның өчен дә бер башкортның "бәдәне инде анда да тегеләрнең башмакларын арыстырлар!" дигән ачы сүзе ихтыярсыз күңелгә килеп төшә.... +II +Безнең утырган поездымыз почтовай булганлыктан, бик шәп бара, әйтерсең оча гына. Җизах илә Сәмәрканд арасында булган тау араларыннан борылып-борылып Әбү Гали Сина борадәре Әбү әлХәррасның симия куәте илә хәлваҗи баланы күз йомып ачканчы үз вилаятенә йиткездеке кеби, гасырымызның галимнәре тарафыннан гыйлем вә фән куәтләре илә иҗат ителмеш тимер юллары безне дә күз ачып йомганчы Сәмәркандка китереп йиткезде. +Сәмәрканд вокзалы шул ук иске вокзал, артында бакчалары да шулай ук торалар. Фәкать бер урында зур ук бөтен таштан юнып, Урта Азия тимер юлын үткәзүче генерал Аненков җәнапларына памятник ясап куйганнар. Хәер, бонларның безгә кызыгы юк, дип, бер извозчикка утырып, шәһәргә йөреп киттек. +Фәкать Аурупаның үзендә генә үсеп, Төркестан халкын күрмәгән берәү килеп, Сәмәрканд халкын күрсә: "Я Раббе, бу нинди мәхлукларың?!" - дия хәйран калыр иде. Чөнки: "Төрле буяу илә нәкышләнгән иң эре бизәкле читтән тегелгән ике-өч кеше сыешлы киң чапаннар; башларында кызыл, сары күк рәңле чалмалар; туганнан бирле кайчы тимәгән сакал илә, йә җеп калынлыгы гына калдырып ялтыраткан мыеклар; хосусан, гаедкә кенә киенеп-ясанып чыкканлыкларыннан, харикылгадә бер кыяфәткә кермешләр. Хәзерге истилях илә әйткәндә, "милли либас, милли төс" иде. Гает көне булдыгыннан, әрле-бирле йөрмәктәләр, бәгъзеләре самавыр тирәсенә тезелеп утырып, чәй-хурлык вә челемкәшлек кылып утыралар. Урам буйлап иске формада биек тәгәрмәчле арбалар илә ияргә алган тимерләрен шалтыратып, кара хезмәтчеләр йөк ташымакталар. Гүя гает байлар өчен генә чыгарылган! +Бер караганда бу һәм үз урынында милли рәсем, милли гадәд. Гыйлем булмаса да, миллиятне сакларга милли гадәтләр дә урыны илә бик файда кыла. Ләкин Азия кешеләрене башкалардан йоттырмас өчен милли кием вә рәсми гадәтләре яраса да, Аурупа күршеләренә милли кием вә милли рәсемнәре генә миллиятләрен сакларга йитми. Аурупа күршеләрен��ң милли гадәтләре өстенә аларның гыйлемнәрен алып, милли ана телләренә тәрҗемә кылып, укып-укытып миллиятне сакларга кирәк. +Аурупа халкы Әндалүскә барып, гарәп телендә гыйлем укып, вилаятьләренә кайткач, гарәпчәдән үз телләренә тәрҗемә кылып, үз кавемнәрен укытып, милләтләрен сакларга тырышып муафыйк булганнары тарихларда күрелә. +Өстенә йөкләнгән эштән тыш, үз эше илә шөгыльләнергә, кеше кешесенең вакыты бик кыска булганга күрә, форсатны качырмыйк дип, иптәшемез илә Сәмәркандның иске шәһәрен тамаша кылырга йөреп киттек. +Хаһ, гали милләтләрдә булсын вә гыйлемнән ераклашып, түбән калган зәгыйфь милләтләрдә булсын, анларның шәһәр вә авылларында бер-бер эш илә шөһрәт чыгарып игътибар казанмыш мәшһүр адәмнәре була. Сәяхәттән максат һәм фәкать иске гыймарәтләрдә урамнар гына булмый, бәлки мәшһүр кешеләрене дә күреп зиярәт итеп, анлардан ишетелмәгән яки сүзләр вә уйга килмәгән яңа фикерләр ишетеп истифадә итүдер. Беземез дә, үземезгә күрә, Сәмәркандны зиярәт илә бәрабәр, мәшһүр кешеләрене дә табып, анларны да зиярәт кылып, сохбәтләреннән истифадә итү иде. Фәкать аның кеби татлы хыяллар безнең уйлаганымызча чыкмады! +Мәктәп тәрбиясе күрми калып, әфсүс йигән кешегә мәктәп бик якын булганга күрә, зиярәт кылмак өчен элек Габделкадыйр әфәнде Нурани бер егет илә хөҗрәсендә ултыра иделәр. Кереп сәлам бирдек. Хуш кылдылар. Хәл-әхвәл сорашып, төрле бабтан төрле кызык сүзләр сөйләп бераз бушагач, Габделкадыйр әфәнде: +- Сезнең нугай хатыннары шәригатькә хиляф рәвештә нимәгә йөзләрен ачык йөргезәләр? - диде. +Сәмәркандның мәшһүр бер мөгаллименең фикере, хатыннарның йөзләрен каплау-капламау мәсьәләсеннән уза алмаса, боннан башка мәсьәләләр дә фикеренең кайсы баскычта улдыкын фәһемләп, сүзне артык озайтмастан: +- Дин мөбәййин ислам килмәстән элек тә татар-төрек хатыннары милли гадәтләре буенча [йөзләре] ачык, ирләре илә бергә аралашып йөри иделәр. Шулай ук дин ислам килмәстән элек, әһле Иран потпәрәстләрнең хатыннары үз милли гадәтләре буенча йөзләре ябык, тәхте хиҗаб вә ханә нәшин ителер. Ошбу ике милләт, дин исламны кабул итеп мөшәррәф булдылар. Татар-төрк хатыннары милли гадәтләре илә йөзләре ачык калдылар; Иран хатыннары да милли гадәтләре буенча йөзләре ябык тәхте хиҗаб калдылар. Сезләрнең Ираннан килеп урнашып, төрк илә аралашып калдыңызны әйтергә дә хаҗәт юк. Ираннан килгән ошбу караңгылык илә бәгъзе бер башка гадәтләр, сезләр аша төрк кавем нәҗибенең бәгъзе бер ботакларына да ябышты. Әмма сез уйлаганча хатыннарның качу- качмау мәсьәләләренең шәригате исламиягә зур тәгаллеке юктыр. Бу эшләр халис милли бер гадәт кенә; ләкин файдасыннан күрә зарары күп гадәттер, дидем. +Хиҗаб тугрысында ошбу кадәр сөйләдекемнән соңра мөгаллим әфәнде тәгаҗҗеб кылып: +- Кайдан килдеңез, вә исемеңез кем? - диде. +- .... дидек. +Янында утыручы кара гына, кисмәгел мыеклы, яшьрәк егет: +"Һәм! ..." дип танышып, гәпләшергә кереште. Без тагын сүзгә башлап: - Сезнең Сәмәркандта балалар тәгълим илә иштигалеңезне ишетеп, бик мәмнүн булдык. Хәтта Коръән Кәримне төрк теленә тәрҗемә кылдырып, нәшер кылдыру табигатеңездә варлык вә сәгый иттекеңез "Шура" мәҗәлләи гыйльмиясенең бер номерында зикер ителмеш иде. Һәнүз шул эшкә мөбашәрәт иттекеңез юкмы? - дидем. +- "Шура"да язылган дип берәүдән ишеткән идем. Әмма үземез "Шура"ны да укымыймыз. "Вакыт"ны һәм укымыймыз. Һәммәсе артыкча файдасыз гөбар (үз шивәсе шулай). Минем Коръәнне тәрҗемә кылырга икътидарым да юк, күңелгә килгәне дә юк; ул безнең кулдан да килми; голәмалар илә орышканымыз да юк. Мөгаллимлегемне тәклил кылмак өчен һич йиргә барганымыз да юк, - диде. +Мөгаллим әфәнде Хокандка килеп, Сәләхетдин мөгаллимнән ысулы җәдидне укып-өйрәнеп китмеш исә дә, мөгаллим әфәнде дә үз шәһәрендә бер дә вафасынмады. Үзләрене татарлардан бик югары тотып сөйләде. Сәмәркандның мәшһүр мөгаллиме илә мосахәбәмез тәмам булгач, мөселман кыйраәтханәсенә бардык. +Мөселманнардан башка милләт әһеленнән сәяхләр, үз вилаятьләренең берәр шәһәрләренә барсалар вә анда мәшһүр кешеләре илә күрешеп танышсалар, анлар сәях алдында мөмкин кадәр үзләрен яхшы тотарга, яхшы мәгълүмат бирергә вә кимчелекләрен даимән игътираф кылып сөйләргә тырышалар. Бу, әлбәттә, анларның вилаятьләренә килмеш сәяхләрдән берәр нәрсә утырып үгрәнеп калулары өчен яхшы бер тәдбирдер. Әмма бездә билгакес! Безләр мөмкин кадәр мактанырга, берне ун кылырга, белеклек дәгъвасы кылырга тотынамыз. +Кыйраәтханәләре "Регистан" исемле мәдрәсәләрнең җәнүбендә вак-төяк нәрсәләр сатып утыручы дөкяннәр өстендә икән, көчкә генә сыеп, менә торган бик текә генә баскычтан мендек. +Сәмәрканд шәһәрендә ике урында кыйраәтханә бар. Берсе - рус шәһәрендә русларныкы, берсе - мөселман шәһәрендә мөселманнарныкы. Бу ике кыйраәтханәнең фәкать урын вә биналарын күрү илә дә әллә нинди күзгә күренмәгән бер көч хәлдән тайдырды! +Кичә генә килеп урнашып та, 20-30 меңгә йитмәгән русларның кыйраәтханәләре илә, гасырлардан бирле яшәп килгән вә үзендә бөек адәмнәр йитешдергән Сәмәркандның төп халыкларының (мөселманнары) кыйраәтханәләре арасында йир илә күк арасы кадәр фәрекъ күрдем. Казан шәһәренең вокзалы илә печән базарында Сахибеддин агайның кибетен күрмәгән кеше бик аздыр. Русларның кыйраәтханәләре вокзал булса, мөселманнарның кыйраәтханәләре Сахибеддин агай дөкяне кадәрдер. Мәгаттәәссеф, әүвәлдә ахыр сулышта, ахры! Ярый инде, руслардагы белем вә мәдәниятләрен мөселманнардагысы илә чагыштырганда, сәмәркандлылар өчен анысы да күп. Чөнки шуңарда кереп укырлык хат сәвады бар адәмнең барлыгына шөбһә кыласың! +Кыйраәтханәләре карсак кына бер өй (ханә), диварында бер-ике иске генә җәгърафия карталары эленгән, кечкенә бер шкафта аз гына китаплар, ике зур гына өстәлдә берничә татар ��азеталары вә журналиделәр. Өстәл башында бик эре бизәкле, киң генә чапан киеп, калын гына бер адәм утыра. Китап шкафлары янында кайнашучы берәүдер: +- Кыйраәтханәнең мөдире сез буласызмы? - дидем. +- Хәер, әфәндем, без назыйр уламыз (әлеге калын кешегә күрсәтеп). Менә мөдиремез шул кеше буладыр, - диде. +- Исем шәрифләре ничек? - дидем. +- Мәхмүдхуҗа Биһбүди әфәнде, - диде. +- Безнең дә иң беренче максатымыз, Мәхмүдхуҗа Биһбүди әфәнде хәзрәтләрен күреп зиярәт итү вә аннан Сәмәрканд тугрысында төплерәк мәгълүмат алу. Белмәгәннәрне сорашып белү иде. Иптәшем илә янынарак барып, сартлар гадәте буенча рөкүгъ кыла язып сәлам бирдек. Мәхмүдхуҗа әфәнде галәйкә алды. +Әһле Төркестанда кием тәгассыбы бик каты хөкем форма улгангадыр, ахры, аурупача киенгән кешене мотлакан мөселман дип белмиләр. Сораша-сораша гына арада берәр аять ычкындырсаң, сине беләләр. Юкса безнең Мәхмүд хуҗа хәзрәтемез дә: "Сезләр мөселманмы? Кайдан килдеңез? Вә ни өчен?" кеби сөальләр бирде. +- Сәмәркандны зиярәт кылу күңелдә бар иде, тәкъсыйр; гаид мөнәсәбәте илә форсат табып, зиярәтә Хокандтан килдек, - дидем. +- Хуп, яхшы кылдыңыз, сәяхәт яхшыдыр, - диде. +Мәхмүдхуҗа әфәнде шуннан артык сүз сөйләмәде. Бер-ике дәкыйка утырып чыгып китте. +Бер мөхәррирнең, бер әдип вә шагыйрьнең язмыш әсәрләрен укып, фикере вә мәсләге илә ашна булгач, ул затның үзен дә күрергә теләүләр, әсәрләрен укыган саен кешенең күңелен ашкындыра, бер күрәсе килә. Әгәр дә берәр мөнәсәбәт илә шул затларның берәрсенә юлыгып калсаңыз, бәгъзеләрен дә күңелдә тасвир кылынган сурәтен дә табыгыз да, бәгъзеләрен билгакес табарсыз! +Менә сезгә бер хикәят әле: +Казан матбагаларының берендә берничә сәнәләр торып вә берничә әсәрләр язып нәшер итмеш бер затның әсәрләреннән бәгъзеләрен, Сембер губернасы кечкенә генә карья имамларыннан бер хәзрәт моталәга Казанга тугры килгәндә бу зат шәрифне күрер өчен, берничә тиен сәдака тотып, фатихасын алырга махсус мәдрәсәгә килмеш. Мәдрәсә ишегеннән каршысына озын гына сачле, зур ук мыеклы, кырган сакаллы бер егет чыкмыш. Бу карья имамы һәм: "Гөнаһлы улмам микән?" - дип, курка-курка гына сәлам вирмеш. Егет һәм бик ачык йөз илә: +- Вәгаләйкем әс-сәлам, сез кайдан буласыз, хәзрәт? - димеш. +- Без Сембер губернасы... карьясеннән имам буламыз. +- Бонда мәшәкатьләнеп килүеңездән максудыңыз нәрсә? +- Казанда торучы... хәзрәтнең язмыш әсәрләрен укып идек; шушы кешене зиярәт кылып, фатихасын алырга килгән идек. +- Хуш алай исә, әйдә, хәзрәт, югарыгы өйгә рәхим итеңез. Хәзрәт кәррә бер фатиха кыла. Әлеге әфәнде, хәзрәткә карап: "Сез уйлаган вә әсәрләрен укыган кеше мин булам, хәзрәт!" - ди. Менә, ышан әсәрләргә! Чөнки хәзрәтнең күңелендә сахиб әсәрләр икенче төрле тасвир кылынган иде: озын чапанлы, кулда йөзле тәсбих. Калын гына гәүдәле, зуррак корсаклы, озын корсаклы, озын сакаллы, ялтыраткан мыеклы иде. Ләкин ул билгакес чыкты! +Максатым��з Сәмәркандның асаре гатикаларын азрак язып, укучыларга күрсәтү иде. Каләмгә ирек бирә-бирә, читкәрәк чыктык ахры, инде максатта киләлем. +III +Сәмәрканд асаре гатикалардан булган иң кыйммәт нәрсәләр - оста нәкышләрнең куллары илә нәкышләнеп, гүзәл манзаралар биреп торган "хәзрәте Әмир Тимер кабере" өстендә булган гөмбәз илә "ШаһиЗиндә" исемендә йөртелгән бөек төрбәләрдер. Боннан башка янә берничә урында иске мәдрәсә я мәсҗед вә сарай кеби бина хәрабәләре булса да, һәммәләре вәйран булган. Бәгъзеләрендә коры стеналары гына утырып, салават итеп торадыр. +Әндалүс гарәпләреннән калган ислам дарелфөнүннәренең иске биналарын испанлылар шул көенчә саклап торалар диләр; Сәмәрканд шәһәрендәге ошбу гаҗәеп биналар Әндалүс гарәпләреннән бик күп заманнар соң бина кылынмыш исәләр дә (әлеге сәмәркандлы мөселманнар, саклый белү гыйлеменнән дә мәхрүм булганга күрә), ошбу көндә тәмам вәйран улынмышлар: эленеп калган кисәкләре дә берничә елда тәмам ишелеп төшеп, кисәкләрен җыеп гыймарәтләргә эшләтәчәкләр вә урыны да йир илә якьсан булачак! +Хәзрәт әмир Тимернең кабере өстендә булган төрбәгә бардык; шәехләреннән бере каршы чыгып, безне эчкәрегә алып керде. +Һәммә урыннарын өстән-өстән генә күрсәтеп йөреде. Шәехнең арендага алдыкын безләр яхшы белсәк тә, иске күзлек аркылы "сәдаканың чиге юк" дип, дүрт тәңкә генә бирдек. +Һәрбер кешенең үз эшендә зәкявәте вә фирасәте була. Ошбу төрбәләрдә торучы шәехләр һәм килгән кешеләрнең өстенә карап, бер фирасәт кылалар да, күпме "сәдака" чыгачагын белеп, шуңар муафыйк кына күрсәтәләр вә тәгъриф кылалар... +Петербург мәсҗеденең түгәрәк коббәсен хәзрәте әмир Тимер түбәсендәге түгәрәк коббәгә охшатып ясаганнар. Коббәнең әйләнәсе эченнән вә тышыннан да төрле күкле-яшелле бизәкле кирпечләр илә бизәкләнмеш; диварлары кеше буенча вә идәннәре бөтенләй "Йәшем" исемле мәрмәр ташы илә капланмыш. Ошбу бинаның уртасында гына өч данә табут тора. Берсе карасу яшел; бунысы хәзрәте әмир Тимернеке, имеш. +Уртада торган табутларның әйләнәсен зур гына итеп аксу мәрмәр ташыннан төрле сырлар илә сырлап, пәнҗәрә (решетка) илә әйләндерелгән; гаҗәеп биналар вә осталар, бунларны күреп, заманасының һөнәренә хәйран каласың! 5. +Өстәге манзараларны күреп бетергәч, шәех хәзрәтләре шәм ягып, безләрне подвалга алып төште. Югарыдагы табутлар тугрысында өстә дә мәрмәр ташыннан ясалып, йиргә батырылып куелган дүрт-биш табут бар. Табутларның әтрафын әйләнеп күз салдым; табутның капкачы ачылып, урыны сыланганга охшый вә хәзрәт әмир Тимернең сөякләре күккә очканга охшый. Коръән Кәрим сатылгач, бонларны әллә сатарга ярамый дисезме? +Табутлар капкачының читләренә бик чуалчык хатты сөлес илә гарәби әл-гыйбарә мәдфүннәрнең исем вә нәсәпләре, туган вә үлгән тарихлары язылган, Сәмәркандта булган каберстанның һәммә язуларын монда язып бетереп булмас; шулай да ярым җиһанга малик булган үз канымыз, төркиемездән булган зат гали әс-солтан әл-әгъзам әмир Тимер хәзрәтләре өстендәгесен ошбу йирдә язамыз: "Һәзә мәркадь әмир әс-солтан әл-әгъзам, вә әл-хакан әл-әкрам, әс-солтан әл-әман вә әл-иман, әмир Тимер күргән ибне әл-Әмир Тәрагай, бән әл-әмир әлБәрәклә, әл-Әрләнгир...". Ахырын укый алмадым. +Хәзрәте әмир Тимер 807 тарихы һиҗридә вафат булган. Төрбәне үзенең терек вакытында эшләткәнлегене сөйлиләр. Шәехнең шәһадәтенә бинаән, 776 тарихта бина кылынган икән. Ошбу бинаның иң урта бүлмәсенә керештә бик калын сырлаган такта ишек түбәсенә "Гакыйбәт бә хәйер бад" ("Киләчәгең хәерле булсын!") дип уеп язылган. +Әмир Тимер хәзрәтләренең табуты өстендәге югарыдагы карасу яшькелт ташны, шәехнең әйтүенә караганда, нәбирәсе хәзрәте Мирза Олугбәк, Һиндстаннан китертеп, югарыга куйдырткан. Вә үзенә дә табут ясатып, хәзрәте әмир Тимернең аяк очына куярга васыять иткән. Шәехнең күрсәтүе буенча, хәзрәте әмир Тимернең аягы очындагы табут мирза Олугбәк хәзрәтләренекедер. Ошбу урыннарны карап булганнан соң, "Шаһи-Зиндә" исеме илә мәгъруф зиярәте Кяһга бардык. Капкасы төбенә бик күбәйләп шәехләре утыра иделәр. Бездән нәзернең азрак тамачагын сизеп, шәехләрдән бере: "Барың, бул абзыйларны яхшы тамаша кылдырың, абзыйларның зиярәткә ихласлары бәләнд буладыр. Бонлар сәдаканы аямай бик күп бирәләр..." - дип, яшьрәк шәрикләренә тапшырып йибәрделәр. Капканы кергәч, бик озын сузылып киткән тарырак юлның ике ягында төрле бизәкле кирпечләр илә бизәлгән өйләр. +"Бунысы фәлән зиярәте, бунысы фәләннеке ..." дип әйтеп китәләр... +Ошбу өйләрнең иң арттагыларының буе мәсҗед кеби намазлыклар түшәлгән, янында кечкенә генә бер аралыкта, зурлыгы биш-алты сөям булыр, бер Коръән бар. 1270 сәнәдә әмир Насыйрулла вакытында язылган. Ошбу Коръәннең җәсәсе зур булса да, хәрефләре вак кына. Ләкин бик кыйммәтле асар (Коръән) аз гына акчага сатып китеп, Петербург китапханәи гомумия императриясендә мәхфуз булган Коръән Кәрим урыны буш тормасын өчен, югарыда әйтелмеш Коръәнне ошбу урынга китереп куймышлар. +IV +Ләкин зиярәткә килүче безнең мөселманнар, аятьләр язылган кәгазьләрне ачып, куллары илә сөртеп, битләрен вә йөзләрен сыйпыйсыйпый, буяп-каралтып вә ерткалап бетергәннәр. Бер артыкка киткәч, төртсәң дә бармый, диләр; күрәсең, дөрестер, ахры! +Ошбу өйдән эчтәрәк янә алдында рәшәткәле бер ханә бар. Моның эчендә бер сагана бар. Бонысы - Касыйм ибне Габбас мәзары, имеш. Бонда үзе юк, кайчандыр кергән дә, шуннан чыкмый гаиб булып киткән! +Бүлмәләренең дә һәммә диварлары кадимге осталарның куллары илә төрле буяулы кирпечләрдә нәкышләнгән, бәгъзеләре тәгъмир дә ителгән; әмма бәгъзеләре вәйран хәлендә яталар. Кешеләр кереп, зиярәт кылып йөри торган бүлмәләре ниһаять тә былчырак ифляс, эрем шәмнәре ягып, һәммә нүешләрен татар мунчасы кеби кап-кара каралтканнар; кара куллары илә сыйпап, күзләре�� вә йөзләрен сөртә-сөртә, стенаны кара беләү кеби ялтыратып бетергәннәр! Зиярәт дип читтән килүчеләрне нәфрәтләндерерлек дәрәҗәдән дә үткәзгәннәр! +Шаһи-Зиндә биналары үзе дә тау битендә, тирә-ягы һәммәсе иске каберстан; каберләр өстендә бертөрле тимер күк төсендә каты таш, бәгъзеләрендә мәрмәр ташыннан юнып ясап, хатты сөлес илә гарәби әл-гыйбарә исем вә нәсәбен, туган вә үлгән тарихын язып, кабер өстенә сузып салганнар. (Баку һәм Казан әтрафы мөселманнары кабернең баш тарафына ташны утыртып куялар. Төркестан вилаятендә элек яткызып куйганнар; хәзер таш кую гадәте юк, саганага тыгалар гына.) +Ошбу кабер ташларының берсендә: "1082 сәнә ...", янә берендә "Һазә мәркадь сәгадәт бикем әл-әмир әл-әгъзам ..." дип язылган хатты сөлескә аз танышлыгым вә гарәп теленнән хәбәрсезлегем, ошбу йирдәге хатларны ахырынача укып чыгарга ирек бирмәделәр. +Боннан соң "Биби Ханым" дидекләре хәрабә җайларга бардык. Диварлары вә гөмбәзенең башы йимерелеп төшкән. Йорт уртасында Коръән куеп укый торган зур ук ташы бар. Йимерелми калган гөмбәзенең бер читендә: "Гаҗҗилү бис-салавати кабләл-фәүти, вә гаҗҗилү бит-тәүбәти кабләл-мәүти" вә диварының ватылмый калган бер урынында: "вә гандәһү мифтах әл-гаиб ля йәгълимәһү әл-Аллаһу...", нокта урыннары йимерелгән. Ошбу язулар бик гүзәл хатта гарәби илә бизәкле вак кирпечләр илә тезелеп язылганнар. Ошбу йирдәге сырланган мәрмәр ташлары һәм төрле төстәге кирпеч ватыклары, дивар башыннан егылып ишелеп төшеп, тупрак астына күмелеп беткәннәр. Дивар төпләре, гөмбәз эчләре - һәммә урыннары калган сөякләр, аять вә адәм нәҗасәте илә әблясләнгән (былчырак). Берәү кереп карамый; шулай гына тына итеп ята. +Табигый, андый әсәрләр вә аның хәрабәләре вәйран көенчә йирле халкыннан я шатлана, я зарлана. Бу йир, әлбәттә, зарлана кирәк! +Бер көн калган диварлары да йимерелеп төшеп, кирпеч ватыкларын җыеп, йирле халык гыймарәтләренә истигъмаль кылачаклар. Халык нәзарендә әһәмиятсезрәк вак бизәкле кирпеч мидәләре (кечкенә) тупрак астында күмеләчәк. Вакыт килер, асаре гатика гашыйклары искәнеп, ошбу урыннарны актарачаклар; бу гасырда халкының җәһаләте сәбәпле, йир астына күмелеп калган ташларны вә язуларны табачаклар; музаханәләренә куеп, имеш-димеш дия төрле тәхкыйкатьтә булынып, рисаләләр язачаклар. +Бу көндә дә кәшеф улынган мирза Олугбәк хәзрәтләренең рәсадханәсе дә бер вакытларда йир өстендә күренеп торгандыр. Ләкин вакытның күп үтүе, халыкның җәһаләте аны саклый алмый тупрак илә күмдермеш. Йирле халыкның рәсадханә барлыгыннан хәбәрләре булмаса да, Русиядән килгән бер рус галиме аны табып, мәйданга чыгарды. +Сәмәркандның шәрык шималендә "Сияб" исемле елгасы бар. Ага-ага бик тирән казылып төшкәнлектән, күп гасырлар агып ятканына дәляләт кыла. Ошбу елга (Арык) тирәләре вә аның тау битләре янында тамаша кылып йөрүчегә бик күп тарихый материаллар бар. Фәкать безе�� кеби гыйлеме юк, вакыты аз кешегә боның кеби йирләрдән тарихый мәкаләләр истихраҗ итү кыен. +Халыкның авызында йөргән хәбәрләр шул ки: "Дөньяда мисле аз булган Рөстәм Дагстани Пәһлүвән заманында ошбу урында "Афру" исемендә потпәрәст бер падишаһ булган. Ошбу Сияб елгасын мәзкүр Афру казып чыгарткан ..." +Ошбу тау өсләре бер вакытта шәһәр булган. Хәзердә дә иске кирпечләр, чүлмәк ватыклары табылып тора. Казып эзләүчеләр дә бар. +Сияб елгасы буйларында зур-зур гына мәгарәләр бар. Бәгъзеләренә кереп карадык. Бушлыктан башка нәрсәләр күренми. Сиябнең гарбендә биек вә тирән бер мәгарәсе бар, имеш; анда берәүгә дә керергә ярамый, очы-кырые юк. Һәммә урыны тылсым, имеш. Ләкин кешеләр курыксалар да, безнең курыкмый керергә ният бар иде. Беренче көн башка әсәрләрне күреп йөрү илә көн үтте, икенче көн вакыт мөсагадә кылмаганга, күрә алмыйча китәргә мәҗбүр булдык. +Төркестан мөселманнары арасында: "Мең үлгән шир (арыслан)дан бер тере тычкан артык" дигән бер мәкаль йөри. Сияб елгасы буенда тарырак кына бер гыймарәт бар; эчендә, буе 20 кадәр улыр, саганасы бар. Бу сагана эчендәге зат Даниял пәйгамбәр җәсәде, имеш. Гыймарәте рус кирпече илә яңарак эшләнгән. Саганасы да яңарак кына эшләнгән; баш тарафында нәзер корбаннарыннан калган мөгез я сөякләр янындагы агачына вә дәрәҗәткә һәм дә тәрәзә челтәрләренә төрле төстә әрем чүпрәкләре бәйләгәннәр; арада рус куллары илә бәйләнгән ленталар да бар. Ихтимал, ошбу чүпрәкләр вакыты илә ихтирам өчен бәйләнмеш +Диварларына, кирпечләренә вә агачларына зиярәткә килүчеләркитүчеләр, казып, үз исемнәрен язып калдырганнар. Мөселманча, русча, әрмәнчә, яһүди вә фрәңчә дә язулар бар. Язып калдырган язулар арасында татар шивәсе илә: "Шәфәгать теләп килдем ..." вә "мәдәд теләп килдем ..." кеби кырык җөмләләр дә бар иде. Мең үлгән ширдән бер тере тычкан артык булса, мең әүлия вә мең Даниялның үлгән җәсәденнән нинди мәдәд булсын? "Иякә нәгъбүдү вә иякә нәстәгыйн" аятенә иман китерсәк, Аллаһтан башка нәрсәгә гыйбадәт кылмак, иганә вә мәдәд сорамак, һич дә җаиз түгелдер. +Йирле халык ошбу мәзарны Даниял пәйгамбәргә нәсәбәт бирсәләр дә, бу пәйгамбәрнең Сәмәркандта яр буенда мәдфүн идекенә ачык дәлил. Без күргән китапларның һичберендә юктыр. Ихтимал, зуррак тарихларда мәзкүрдер! +Һәр нә үлсә дә үлсен, сәмәркандлылар арасында бу фөрьят бик могтәбәр түгел; Төркестанның хәзрәте Солтаны (Әхмәд Ясәви), Хокандның Сух мәзары, Бохараның Хуҗа Баһаведдине, Маргеланның Шаһимәрдан кадим йире (хәзрәте Гали), Ошның Тәхте Сөләйманы, Җәлаләбәднең хәзрәте Әюбе, Үзгәнднең Юныс пәйгамбәре, Әфганның мәзар сәхисе вә башкалар - бонлар һәммәсе могтәбәрләр; кичә вә көндез халык тулы, зиярәт кыла, акча түгә. Әгәр бонларны аурупалы бер кеше күрсә: "Бу ярминкәме?" - дип сүз итәр иде. +Әмма Даниял пәйгамбәр зиярәте алай халык илә тулы булмый, атнада мәшһүр бер көндә ачылып, зиярәткә килгән халыкның нәзерен шәехләре алалар да соңра бикләп китәләр. Без барганда бикләнеп тора иде. +Сәмәрканд шәһәрендәге әсәрләр тугрысында ошбу кадәр илә кифая ләнеп, башка мәгълүматны башка вакытка калдырып торамыз. +ТАТАРЛАР ТӨРКЕСТАНДА +Руслар Төркестанны үз кулларына алгач, йирле халык булган сартлар илә русларны бер-беренә яхшылап танытыр вә ике тарафның да хаҗәтләрен бер-беренә ирештереп торыр, сәүдә эшләрендә фактор булыр өчен, ул вакытта әле саннары да бик күп булмаган татарлар һәр ике тараф өчен дә бик кирәкле кешеләр булып килгәннәр. Вә башка мөгамәләләрдә дә яхшы ук васитачылык итә ала икән. Хасыйле татар йирле мөселманнар өчен дә, үзенең хөкүмәте өчен дә өстенә йөкләнгән вазифасын ифа итүдә бер дә кимчелек күрсәтмәгән. Бондагы мөселманнарга иң әүвәл хөкүмәтне вә русларны таныткан, яңа хөкүмәтнең кулы астында торганда тыныч кына яхшы көн итеп баерга, икътисади тәрәккый итәргә бик мөмкинлекне, үзенең кылган эше, тарихы вә мазыйсындагы әүвәле илә бик яхшы төшендергән. Ул боның илә генә дә калмаган, тора-бара акрынлап үзендә булган мәдәниятен, гамәлен дә аямыйча болар арасында таратырга тырышкан. Бик күп татар егетләре, бонда килеп, төрле уңайсызлыкларга карамаенча, яңа ысулда мәктәпләр ачып күрсәткәннәр. Иң башлап бу халыкга голүм вә мәгарифнең тиешлеген белдергәннәр. Хасыйле хәзерге көндә болар арасында "тәрәккый" исеменә эшләнмәктә булган эшләр татарларның башлап йибәрүе яки тәшвикы илә булганлыгын төркестанлылар үзләре дә инкяр итмәсләрдер. +Шул ук аз гына татар икенче тарафтан хөкүмәте алдында үзенә йөкләнгән вазифасыны да бик яхшы үтәгән. Русларны сартларга яхшы яктан таныткан вә һәр эштә хөкүмәтнең хәерхаһ тәрҗеманы булып, яңа халыкның яңа идарәгә ятсынмаенча ияләнүенә, шулай итеп, боннан берничә еллар элек ярым вәхши саналган бер халыкның тиз көндә юаш бер гражданлыкка әйләнүенә аз булса да ярдәм иткән. Әлбәттә, болар бер тарафтан караганда бик җөзьи кебек күренсә дә, икенче тарафтан әһәмиятенең олуглыгы белә[н] бик аз хезмәт тә түгел. +Хуш! Татарлар үзләре боның бәрабәренә ни алганнар вә яңа мәмләкәттә ни нәрсә казанганнар? Менә хәзер безгә шуңа дикъкать итәргә кирәк. Хискә бирелмәенчә генә эзләгәндә, боның җавабы бик гади булачак. Татарлар югарыда әйтеп уздырган хезмәтләренең бәрабәренә Төркестанда телгә алырлык бик аз нәрсә казанганнар яки бер нәрсә дә казанмаганнар. Боның сәбәпләрен төрлечә тәэвил итәргә мөмкин. Иң әүвәл, ни сәбәптәндер ки, хөкүмәт татарларга Төркестанда үз исемнәренә гайре мәнкуль милек сатып алырга рөхсәт итми. Менә бу әхвәл иң беренче бондагы татарларны икътисади яктан егарга буладыр. Башкалар Төркестанда үзләренә бик йиңел йорт-йир алып урынлашып ятканда, безнең халык боннан тәмам мәхрүм килеш кала. Татар берничә еллар үзенең гаиләсе илә монда эшли вә монда гомер итә, гомеренең яшь вә көчле вакытын мон��а үткәрә. Ниһаять, эштән арып картайган көнендә үзенә кереп җылынырлык өй дә торгыза алмаган була. Әгәр дә туган-үскән йиреннән ничә мең чакрымлык бер шәһәрдә әвәрәй җиһан булып йөрергә теләмәсә, бар кебек акчасы белән кире авылына кайтып, анда үзенә яңадан өй каралтысы корырга, яңадан башлап йорт-йир җыйнарга мәҗбүрдер. Дөрест, бу әхвәлнең безнең өчен бер файдалы ягы да бар. Кайсыбер эшнең күңелсез ягы булган кебек, яхшы тарафы да була. Руслар "Нет худа без добра", диләр. Шулай ук, сирәк булса да, боларның бертөрле гакыллыраклары үзләренең монда вакытлы гына бер мосафир икәнчелекләрен бик яхшы беләләр вә шул сәбәп ле туган-үскән йирләрен, авылларын бер дә онытмыйлар, аның белән галяканы бер дә кисмиләр. Ошбу көндә расходыннан арткан акчасына яхшы йортлар салдыручылар йир-су күбәйтеп авылларын яңа салган һәйбәт йортлары, өй артында үстергән алма бакчалары илә тирә-як күрше рус авылларына тиңләштермәс дәрәҗәдә яхшырта баручылары да сирәк булса да күренгәлиләр. Ләкин шунысы да бар: боларның хәзер авылларында шактый ук акчага төшереп салдырган йортлары Төркестан шәһәрләрендә булган булса иде, шик юк ки, икътисади яктан хуҗасына бик күп файда китерерләр иде. Ә авылда алар үзләре дә тормагач, һичбер файдасызга үлек сәрмая булып тик яталар. Тагын өстәвенә аларны ут-күздән саклар өчен ел саен байтак гына страховой акчасы да түләнергә тиеш буладыр. +Төркестанның идарәсе русларга күчкәч, аның сәүдәсе искитәрлек дәрәҗәдә күтәрелде. Моннан илле-алтмыш еллар әүвәл үзендә фәкать җәлладларның кылычлары, түрәләрнең камчылары гына хөкем сөргән Төркестан хәзер миллиардлар белән оборот ясый торган бер сәүдәханәгә әйләнде. Төркестан хәзер кайный. Бертуктамый сата да, ала да. Бер тарафтан миллионлап пот ефәк, мивә җитештереп сатып торса, икенче тарафтан Русиянең бөтен промышленносте өчен бик файдалы бер базардыр. Менә әхвәле шулай булгач, хәзер инде элеккедән шактый ук күбәйгән татарларның Төркестанның сәүдәсендә, базарында нинди урын тотканлыкларын тикшереп карыйк. Ләкин үкенечемезгә каршы, никадәр тырышып эзләсәк тә, әлегә татарларның Төркестанның икътисади барышында күзгә бәрелерлек бер роль уйнаганлыкларын күрә алмассың. Боның сәбәпләрен тәҗрибәлерәк кешеләрдән сорашкалыйсың, ала торган җавап та бик характерный бер нәрсәдер ки, әүвәлдә үк берничә татарларның үзләрендә рәтлерәк бер эш йөртерлек капитал юклыгы булып чыга вә һич булмаганда татарлар бондагы еврейлардан үрнәк алып, бер-бересе белән аңлашып, биш-алты кешедән гыйбарәт бер ширкәт төзеп тә йибәрә алмыйлар. Боның сәбәбе дә бик заһир. Бердән, бондый эшләр аларга бик ят күренгәнгә, булдыра алуларына күзләре йитми. Һаман да бер-берсенә ышанмыйча, шөбһәле күз белән караулары бетмәгән. Икенчесе, татарларның Төркестанда гайре мәнкуль милекләре булмаганга вә аны әлдә итәргә аларның әлегә правасы юкка күрә, татарга бондагы берәр банктан кредит ачып акча алуы бик кыен. Әмма бу мәсьәлә башкалар өчен бик йиңел хәл ителгән. Хәтта йирле мөселманнар өчен бу эш бигрәк тә асан, аларга һәрвакыт йирен яки йортын рәһенгә салып, берәр банкадан мәгълүм бер процент илә акча алып, берәр сәүдәгә тотынырга бик мөмкиндер. Әмма бичара татарның бу тугрыда да ризыкы бөтенләй киселгән. Ис китмәлек тә түгел, башкаларның талигълары көннән-көн алга киткәндә безнекеләрнең саннары арткан саен кирегә генә киткәнлеге күренә. Искерәк заманда рәтле генә торган кешеләрнең дә бу тугрыда шикаятьләре ишетелеп торадыр. +Замананың бер формада бер дә үзгәрмәенчә тормаучылыгы - исбатка мохтаҗ булмаган бер хакыйкать ул. Бәлки, йирле мөселманнарның русча тел белмәгән, нугайсыз аяк та атлый ала алмаган үзбәк вакытлары безнекеләргә баер өчен, һич булмаса, кеше арасында бер җәмәгать тәшкил итәр өчен бик зур форсат булгандыр. Ләкин татарлар бу форсаттан кирәгенчә файдалана белмәү өстенә бик күбесе тапкан акчаларны да сәфаһәт юлына яки шуның кебек урыннарга тотып бетергәннәр. Кайберсенең шул заманның хатирәсенә күзгә күренеп калган нәрсәләре булса да, алары да авылларында салынган, елына бер тиен табыш китерми торган агач йортлары гынадыр. Әле ихтимал, файдалана да алырлар да иде, ләкин кичегелгән инде. Хәзер бондагы халык үзләре дә һаман да мөселманча язу-сызудан үтәлмәгән нугайлардан бер дә ким түгелләр. Нугай ярдәменнән башка да үзләренең эшләрен яхшы гына йөртә вә җайлый алалар... +Ни аяныч! Без ватанымызны чит күргәнмез кебек, иҗдадымызның бәрәкәтле йирләреннән булган Төркестанда да аларның без - бәхетсез варислары. Әлегә төрле юл белән читләргә хезмәтчелек итүдән башкага гакылымыз ирешми, шул вазифаны үти алсак, үземезне дөньяның бик бәхетлеләреннән хисаплыймыз, ләкин елдан-ел бу якларга читләрдән төрле сыйныф халык килеп күбәеп торганга, бу вазифа да, ирексез, кулымыздан читләргә үк ычкынырга торадыр. +Безнең кебек ике аяклы, ике куллы еврейлар Төркестанны теләгәнчә имәләр. Сәүдәсенең каймагын гына ашыйлар, шулай ук башкаларга килсәк, алар да бер дә күзләрен йоммыйлар. Һаман бигрәк өлешсез калган безнең татар гына. "Боның сәбәбе ни нәрсә?" дип соралганда, ишетергә авыр булса да, "заманга карап үзгәрмәвемез" дигән сүзне тагын да бер мәртәбә тәкрар итеп китәргә тугры киләдер. +КҮРГӘН-БЕЛГӘННӘН +Төркестанны сәяхәт итмәк арзусилә шу кыш Ташкент шәһәренә килеп, өч-дүрт һәфтә шу шәһәрдә калмыш идем. Ташкент шәһәренә килеп, өч-дүрт көн тормадым, мөхтәрәм юрист Габдулла әфәнде Хуҗаев җәнаплары тарафыннан Төркестан мәхәлли шивәсендә "Садаи Төркестан" намында һәфтәгә ике мәртәбә уларак газета нәшер улынмага башлады. Моннан борын Төркестан шивәсендә ике-өч төрле газета нәшер ителенеп дәвам итмәмеш иде. +Гомерләре озак булмамыш шу ике газетаның берәр-икешәр гадәдләрен кулыма төшереп, укырг�� да муәффәкъ булмыш идем. Шу газеталарның һәрбере Төркестан йирле халкының үз шивәсенчә вә үз теленчә иде. Газеталарга иштирак итәр каләмнәрдә галибән шул ук шивәле адәмнәрдән вә күбесе дә вак вә рухсыз иде. Гадәттә газеталарның башындагы номерларында кызу-кызу фикерләр, отышлы мәкаләләр, күңелгә дәрд, рухка нәшат вирерлек бәндләр булган хәлдә бу газеталарда андый ташкынлы фикерләр, ялкынлы җөмләләр түгел, җанга дәрт вә күңелгә нәшат вирерлек бер генә дә фикер күрә алмадым. Туганда ук зәгыйфь рухлы булып туган бу газеталарның матди җәһәте дә һичбер төрле тәэмин ителмәгәч, дөньяда озак тора алмаулары да табигый иде. Вакыйган, озакка бара алмадылар. Берсе артыннан берсе мәрхүм булдылар. Адәм юклык, парә азлык, һиммәт кимлек сәбәбеннән безем мөселман дөньясында, хосусан, төркестанлыларда азмы милли бурычларымыз заегъ булды, һич улмазса, соңга калды. +Инде бу елның апрелендә нәшер улына башламыш "Садаи Төркестан" газетасы да ялгыз мөхтәрәм юрист Габдулла әфәнде Хуҗаев җәнапларының һиммәтенә генә баглыдыр, газетасының һәрбер номерында утыз-кырык сум зарар итеп бара торган мөхтәрәм юрист, милләтпәрвәр Гобәйдулла әфәнде берәр ел тәхмил итәр исә, гүзәл улыр иде. Зирә, берәр ел дәвам итәр "Садаи Төркестан" газетасы бәрәкәтендә төркестанлылар яшелле-кызыллы кәгазьле китапларын куеп, газета укырга гадәт итәрләр иде дә, алты-йиде миллион кадәр төркестанлылардан һич улмаз исә, алты-йиде мең мөштәри табылып, газета да гүзәл-гүзәл дәвам итә белер иде. +Төркестанның һәрбер йирендә күрелгән төркестанлы баккалчылар да Сәидбаттал, Рөстәм хикәяләрене куеп, вә Кугатның көзгесе улан газета укырга гадәт идеп, дөкяндә буш утырганда һәм күңелле һәм мәгълүмат булыр иде. +Төркестанлылар искедән бирле китап моталәга кылырга һәм истигъ дадлы һәм һәвәследерләр. Тик аларга хакыйкать күрсәтерлек хорафаттан китаплар язучы мөәллифләр юктыр. +Газетаның баш мөхәррире Гобәйдулла әфәнде Хуҗаев җәнаплары булса да, мәгънәви җәһәттән газетаның рухы күп вакытта мөхәррирнеке булмыйдыр. Газетада участвовать итүчеләр Рәүф әфәнде Мозаффаров (татар) берлә мәктәп китаплары язучы һәм Ташкент шәһәр мәктәбенең берендә мөгаллимлек итүче Карый Мөнәвәр әфәнде җәнапл арыдыр. +Төркестан шивәсендә язылмыш та нәшер ителмеш газеталарга караганда, "Садаи Төркестан"ның идарәсе дә, яны да, лисаны да шактый тәрәккый иткән кеби күренсә дә, бу да әле ике юлдашларының эзеннән ерак китә алмыйдыр. Монда да әле: мескен каләмнәр, көчсез башлар, дәрвишләр өслүбендә суфи фәлсәфәләре тарафында үзенең укучыларына вәгазь сөйлиләр. Арада бәяннары да, тарыз-ифадәләре дә, фикерләре дә хата вә һәр җәһәттән гарип улганнары да бар, ләкин бу газета дәвам итсә, һәр җәһәттән төзәләчәге мәгълүм. Бу газетага иштирак итәр каләмнәр арасында каләмнәре дә, фикерләре дә гүзәл шактый язучылар күренәдер. Номеры хәтеремдә калмаган, "Сада"ның берендә мөхтәрәм Индәмас әфәнде фельетон сурәтендә "Мәдәният тулкынлары" сәрләүхәле бер мәкалә яза. Аның фикеренчә, мәдәниятнең ысулы мәнбәгы - Гарәбстан ярыматасыдыр. Бөтен җиһанның мәдәнияте шушы Гарәбстан ярыматасында гына таралган. Аурупа аны кабул кылып, тәрәккый иткән. Төркестанга мәдәниятне рус алып килгән, әмма төркестанлылар аны кабул итмәгәнләр. Әле хәзер дә мәдәниятне кабул итү түгел, бәлки аннан качалар. Төркестанлылар һаман да ба +Менә бу - Индәмас әфәнде мәкаләсенең иң бөек бүлемнәредер. Индәмас әфәнденең бу фикерләре, күзгә күрелеп бетә торган хакыйкатьләр булып, дәлилгә һәм ихтыяҗы юктыр. Бу кадәресен белмәгән адәм дә булмаз. Тик Индәмас әфәнде мәкаләсендә мәсьләләнең иң кирәкле булган бүлеме генә юктыр. Ул исә боларның сәбәпләрен күрсәтү иде. Ягъни ни өчен мәдәният Гарәбстан ярыматасында таралды? Мәдәният ни өчен Аурупада тәрәккый итте?.. Аурупага остазлык иткән исламият дөньясы ни өчен Аурупаның тәрәккыйсе нисбәтендә тәдәнни итде?! Гарәпнең дине белән бергә мәдәнияте дә ни өчен Төркестанга килмәде? XX гасырда да төркестанлылар ни өчен мәдәниятнең көченә иман китерә алмыйлар?! +Менә болардан Индәмас әфәнде ни өчендер сөкүт иткән, хәлбуки иң лязем булган кыйсем бу кыйсем иде. Ягъни боларның сәбәпләрене бер-бер бәян кылып, чараларына юллар күрсәтү иде. +Төркестан мөселманнары бу көнгә кадәр мәдәният юлларына керә алмый калуларында ошбу беркадәр тарихи-иҗтимагый сәбәпләр вар иде: +1) Мохитнең тәэсире. Ягъни Төркестан кыйтгасының табигате вә анда яшәгән төрле кабиләләрнең бер-берсенә ясаган тәэсире иде. Йир йөзендә мәдәният тарихы инде бик искедер. Хәтта тарих та мәгълүм түгелдер. Мисырилар, финикейлылар, килданиләр, бабилләр, юнаннар моннан егерме биш гасыр мөкаддәмдә үк камил мәдәният хуҗалары иделәр. Аннан байтак соң килгән төркестанлылар боларның мәдәниятләренә тәкълид итә алмый, үз башларына үз һөнәрләре, үз көнкүрешләре берлә Төркестан кыйтгасында мәҗүсият хәлендә вәхшәт дөньясында калдылар. Шу әснада төркестанлылар берсе качып, берсе куып, бер кабилә гыймарәт кылып, берсе аны харап кылып талашмак, кырылышмак, ватмак, сындырмак ысулы берлә мәгыйшәт идарә итәләр. Табигый, бу вакытта бер йиргә утырып, шәһәрләр гыймарәт кылып вә анда мәктәп-мәдрәсәләр, һөнәрханәләр ачып, мәдәният кәсеп кылу мөмкин түгел иде. Төркестанлылар, бу гасырларда мәдәният кабул итә алмыйча, вәхшәт хәлендә калдылар. +2) Яңа дин кабул итеп, аның рухын аңламаулары. Мәгълүмдер ки, йир йөзенә иңгән сәмави шәригатьләрнең һәр кайусы инсаннарга мәдәният кануннары өйрәтмәк өчен итдерелгән иде. Төркестанлыларның кабул иткән диннәре дин исламда шәригы кәрим Мөхәммәд пәйгамбәр васитасилә инсаннарга тәгълим кылынмыш иң гүзәл шәригать иҗтимагыя вә шәригате гамәлия иде. Ягъни хәяты инсанияне - ислях, һәйяте иҗтимагыяне тәртип юлында гамәл, исламиятне�� иң мөһим максаты иде. Исламияттә бөек максат мәдәният иде. Шуңа күрә мәдәният, сәляхтә төркестанлылардан һәм киредә калган бәдәви гарәпләр исламият рухы илә бераз заман тәрбияләндектән соңра әүвәл заманның иң мәдәни дәүләтләрене үз тәхет химаяләренә алырлык кадәр мәдәният кәсеп иткәннәр иде. Шуны да онытмаска кирәк: гарәп мәдәниятенең нигезе әүвәл заман мәдәни дәүләтләренең тәгълиме дәгел, бәлки гүзәл шәригате исламия иде. Ләкин ислам шәригатенең иң беренче хадимлегенә сайлану шәрәфе гарәп милләтенә насыйп булу шикелле иң бөек мәдәни тәэсире дә гарәп милләтенә генә булды дисәм, гөнаһлы булмам. Аннан башка милләтләр - мислә: һиндүләр, чинләр, фарсылар, шул җөмләдән төркләр дә бу динне кабул кылсалар да, гарәпләр кадәр бу диннең рухын аңлый алмадылар, чөнки гарәп теле берлә бу телләр арасында, хосусан, төрки теле арасында һичбер мөнәсәбәт вә яклык юк. Хәтта бик күп хәрефләр дә төрк телендә табылмый иде. Гыйбарәсе, өслүбе, бәяны бөтенләй чит булган бер телдә иңдерелгән динне төркестанлылар тәрҗеманнәр, тылмачлар аркылы гына кабул иттеләр. Мәдәни кануннарның иң гүзәле булачак шәригате исламия гарәпләргә биргән тәэсирене төркестанлыларга бирмәде. Шуңа күрә мәдәниятсез гарәпләрне мәдәниятле ясаган шәригате исламия төркләрне вәхшәттән котылдыра алмады. Бәлки мәҗүси вакытындагы каһарманлыкларын, батырлыкларын, шәүкәтләрен гаиб итәргә генә сәбәп булды. Бәдәви гарәп диннең рухын аңлады да мәдәни булды, вәхши төркестанлылар диннең чын рухын аңламады да. Иске шәүкәтен бар кебек каһарманлыгын гаиб итеб, зәлил, мескен, куркак, бичара булып калды. Мин бу сүзләрне язар икән төрк дөньясында фәүкылгадә уларак килеп киткән ике-өч төрк даһиләреннән гафил дәгел идем. Шулай ук моның берлә шәригате исламиянең кадерен дә инкяр итмим. Мөкаддәс шәригате исламия гарәпләрне мәдәниятле ясаган шәригать иде, Коръән шул Коръән, хәдис шул хәдис иде. Тик аны кабул итүчеләр башка иде. Хасыйле кәлям, төркләрнең кабул иткән диннәре мәдәниятләренә хезмәт итмәде, бәлки билгакес кирегә йибәрде. Чөнки төркләр каршысында Коръәннең кирәкле хакимнәре могатталь , буш калды. Мәдәниятнең кануны булмак өчен иңгән аяте кәримәләр, гамәлдә әсәре юк шәригате нәзария, шәригате фарызия кеби тәләккый кылынды. Төркестанлылар яңа динне ихтирам кыла, аны җаныннан артык ярата, барлык нәрсәдән күп аны тәгъзыйм-тәкрим кыла. Ләкин аны истигъмаль кылуда аптырый, тәрәддедгә төшә. Һәрбер нәрсәгә шул ноктаи нәзардан карап хөкем чыгарырга тырыша. Ләкин шөбһәдән чыгалмый гаҗиз кала. Гасыр сәгадәттән соңра гарәп дәүләте эчендә бөек фетнә уянмамыш улса иде, бәлки бу хәл озак дәвам итмичә ислях кылыныр иде. Ләкин галәме исламның бәхетсезлегенә каршы, әүвәлге гасырда ук уянган хәляфәт фетнәләре фахиш сурәттә дәвам итеп, галәме исламияткә бик каты тәэсир итә. Шәригать берлә уянучылар, үзләренең мәнфәгатьләренә шәригате исламияне корал ясаучылар мәйданга килә. Мөгавия сәясәтләре, Язид хәйләләре, Габделмәлик интереслары, шәригате исламиягә аралашып, Гарәбстаннан агып читкә чыга, Төркестанга да килеп йитеп, мөкаддәс сәмави канун кеби Язиднең хәйләләрен, Мөгавиянең хәляфәт дәгъва итәр өчен халык каршысында тоткан сәясәтләрен төркестанлылар кабул итәләр, хатыйплар мөнбәрдә, мөдәррисләр мәдрәсәдә шуларны халыкка иман куәте берлә кабул да иттерәләр. Гарәпләр, халыкны тану, пәйгамбәргә ышану, руханияткә иман китерү кеби фазыйләтләрне төркләргә өйрәтсәләр дә, шул яктан бөек шәрәф казансалар да, аларның төркләргә биргән өченче бер бүләкләре дә бар - коллык, мәгънәсез тәвазиг... "үз-үзеңне түбәнсетү" кеби сүи халык - төркләргә гарәптән йоккан яман бер чирдер. Мәҗүс вакытта төркләрдә бу юк иде. Сәлам тормак, зәлләт тезләре өстенә мәскәнәт әлләре куеп утырмак, сосмак, баштан кош очырмаз кадәр җансыз, хәрәкәтсез калмак, килер-китәр сәгатьләрдә рөкүгъ сәламнәре вирмәк, аяк тупракларыны коллык башы үзренә алмак кеби хәлләр һәммәсе төркләргә дин берлә бергә килде дә бу сәгатькә кадәр сакланды. Дин тәгълим идәмез дия төркестанлы остазлар ислам балаларыны мескенлек, бәндәлек рухы илә тәрбия итәр улдылар. Балаларда һиммәт, фәгалият , икъдам , нәшат әсәрләре калмады, гыйззәт рухы тәмамилә сүнде... Шуңа күрә төркестанлылар мәдәнияттән озак калдылар. +3) Руханилар кулында гакылның тоткынлыгы. Ягъни гакыл мәҗүс икән, сөргатьлә хәрәкәт итеп, табигатьнең серләрене, хәзинәләрене кәшеф итә алмады. Тарихка ашна адәмнәргә мәгълүмдер: голүме мәгариф нуры мәдәният дөньясында VIII гасырларның ахырларында башланган иде. Шул вакыт башланган мәгариф нуры ул кадәр гасырлар буенча ни өчен җан ала алмады? XII гасыр башларына кадәр мәгариф ни өчен котсыз калды? Тәрәккыят әсәрләре ни өчен гомумият кәсеп итә алмады? XVI гасыр башларында Алманиядә башланган реформасын бәрәкәсендә мәдәният дөньясының гакылы, фикере руханиларның кулыннан әсирлектән хәляс булды. Шуннан соң гына голүме мәгариф киң сулыш ала белде. Шуннан соң инсан үзенең инсаниятенә, гакыл үзенең истикъляленә, хөрриятенә малик булды. Бондан соң инсанның гакылы сөргатьлә хәрәкәт итеп, табигатьнең һәммә хәзинәләрене, һәммә серләрене кәшеф итмәгә башлады. Димәк руханиларның зынҗырларыннан гакылның азат булуы аркасында мәдәният дөньясы тәрәккый итте. Бөек реформатор Мартен Лютерның ул тарихи көннәрендә Төркестан мәдрәсәләре мәгънәсез кәлям китаплары моталәга итмәклә мәшгуль иде. Ул вакыт төркестанлы мөхәррирләрнең каләмнәре дә шөругъ, хәваш язмакла мөбтәля һәм мәгърур иде. Ул вакыт Төркестанда килгән вак-төяк дәүләтләр, ханнар, золым юлы илә халыктан тупламыш парәләргә үзләренең сарайларында гыйш-гыйшрәт, маскарад, мәлгабат эчендә җарияләр, яшь угланнар кочып уйнау берлә мәст иде. Ул вакыт Төркестан ханнарының золым юл�� илә халыктан тупламыш вар кадәр сәрвәтләре дәүләт файдаларына түгел, бәлки хөкүмәт даирәләренең сәфаһәтләренә исраф кылыныр иде. Ул вакыт ислам дәүләтләре нәсраният дөньясына караганда көчле иде, ләкин бөек мөҗәддид Мартен Лютер аркасында нәсраният дөньясы тәрәккый итте, Төркестанның казый кәляннәре аркасында исламият дөньясы дәһа бер кат тәдәнни итде. Гакыл тоткын булып, тәфәккердән, мөхакәмәдән мәхрүм кылыныр иде. Фәгалият гасабларына да сәктә гарыз улыр исә, инсан гаталәт бәласенә мөбтялә исә, ул вакыт иң зәгыйфь сәбәп инсан үзринә дәһшәтле тәэсирене иҗра итә белер. Боңа күрә булса кирәк, төркестанлыларга дәрвишләр тарафыннан нәшер кылыныр сәкыйм тикә фикерләре, дөнья хәятына даимән ләгънәт укыр мөнбәр вәгазьләре, рәхәте юклыкта фәкыйрьлектә заһид нәзарлары, һәр шәйдә шәйтан әсәрене күрер суфи фәлсәфәләре төркестанлыларның тоткынлыкта мөгаззәб гакылларына, калебләренә тәэс ир итә белде. Моңар күрә төркестанлылар һәм гаклән һәм бәдәнән гаталәттә калды. Боңа күрә мәдәният дөньясы тәрәккый итмеш икян төркестанлылар тәдәнни итде. Боңар күрә төркестанлылар бу көнгә кадәр мәдәнияттән мәхрүм калдылар. +4) Төркестан хатын-кызларының әмәләр кеби ихтыярсыз, хокуксыз, хыянәт итәр кеби игътимадсыз бер хәлдә калулары. Һәр милләтнең хатын-кызы ул милләтнең уңында улыр. Хатыннар, ягъни аналары дүн бер милләт һичбер вакыт тәрәккый итә алмаз. Хатын - өметнең, яхуд өмет - хатынның нөсхәседер. Хатын дүн улырса, өмет рәзил улыр, хатын сәфил исә, өмет зәбун улыр. Намаз сафларында хатын-кыз тәэхир кылыныр исә дә тәрәккый сафында хатын һәрвакыт алда улыр. Балаларның яшь вакытларында гаиләдә тәрбияләре дә, әлбәттә, аналарының кулларында улып, аналарының әдәпләренә табигъдыр. Яшь икән, ана кулында алынмыш тәрбия мәктәп тәрбиясенә дә әсас улыр. Өметнең әхвәле рухиясенә дә, әхвәле иҗтимагыясенә дә хатыннарның, аналарның дәхелләре, әһәмиятләре гаять бөектер. Шулай булса да хатыннарның хөрмәтләре, хокуклары төркестанлыларда һичбер вакыт хакы илә тәкъдир кылынмады. Я ихтирам, я мәрхәмәт тарикы илә мөгамәлә лязем икән, ихтикар һәм шиддәт тарикы илә хатын-кызлара мөгамәләдә итәр улдылар. Хатын ханә сәйдәсе, риҗал шәкыйкасе дәгел, бәлки ашханә хадимәсе, риҗал фирашы кеби игътибар ителде. Кешелек дөньясында хатыннарның вар кадәр әһәмиятләренә төркестанлыларның нәзарлары, һәрхәлдә, гайрәте хәйвания хиссияте илә сүи зан күзе илә иде. Мәгълүбият рухы илә тәрбия кылына килмеш Төркестан хатын-кызы "күрсәң, һөҗүм ит" ысулы илә гадәтләнә килмеш Төркестан ирләреннән сакламак өчен, хатын-кызларны ханә диварлары арасында мөәббәд сурәттә хәбес кылмак, ягъни терек икән дәфен кылмак, йөзләренә мәхәббәтсез кара пәрдә уратмак тәдбире ихтираг кылынды. Иң соң дәрәҗәдә зәгыйфь шу тәдбир - хатын кызлар[н]ы иң зәлил, иң зәгыйфь мәхлук дәрәҗәсенә йиткерде. Гакыл сүнде. Калеб үлде, хөрр��ят калмады, әманәт, гыйззәт, намус хиссияте бетте. Һәм дини, һәм әдәби тәрбиядән хатын-кызлар мәхрүм калды. Гаилә пакьлеге, хатын-кыз гыйффәте, йөз пәрдәсе кеби иң зәгыйфь бер тәдбирле сакланмак лязем улып, гыйффәтнең кыйммәте, кадере бер кач парәлек пәрдә кыйммәте улды. Гыйффәт фазыйләт улмак шәрәфеннән чыкты. Мәхбүслек көче илә илзам кылыныр мәкрүһ һәм гаять зәг ыйфь бер кыйд улды. Йөздән пәрдәне ташламак нә кадәр асан, нә кадәр гади бер хәл исә, гыйффәтне фида итмәк хәрәкәте дә у[л] кадәр әһәмиятсез, мәсьүлиятсез бер хәрәкәт ула белмәк карарына килде. "Хәвеф фетнә" кеби әсасларның, йөз пәрдәсе кеби зәгыйфь тәдбирләрнең иттикады илә җәрехилә уграшмак белә габәсдер. Тар табигатьләр, уфак нәзарлар куәте илә ихтираг кылынган шу зә гыйфь тәдбирләрә мөтәрәттиб улмыш зарарлар, нәтиҗәләр, ул зәгыйфь тәдбирләрне ихтираг итүче тар табигатьле, вак фикерле факиһләрнең гадәденнән вә ул тәдбирләрә корбан улып һәлак улмыш хатын-к ызларның гадәдендән күптер. Йөз ачык икән, үз әдәбияты, үзе саклап тормаслык дәрәҗәгә, гаҗизлеккә ислам хатыннарыны гадәтләндермәк, әдәпнең, гыйффәтнең әсасларыны кормак хатын-кызларны тәрбиядән, гыйлемнән, диннән, дөньядан тәмаме илә мәхрүм итмәк, исламиятне хокук табигыягә, хокук инсания гә мохалиф кеби күстәрмәк, кешелек дөньясын исламияттән биздермәк, күңелләре парчаламадыкча тасвиры мөмкин дәгел. Дөнья йөзендә һичбер милләтнең хәтта элек вәхши Африкада булмаган гаять мәкрүһ "бәтчәбазлык" кеби яман нәтиҗәләр "йөз пәрдәсе" кеби вак, гаять зәгыйфь тәдбирләрә мөтәрәттиб улды. Хатын-кызларның, ягъни аналарның һәммә хәлләре, әхвәле рухияләре, әхвәле гаклияләре балаларга күчеп, балаларда фәгалият рухы калмады, балаларда рух, фәгалият, әмәл юклык, калеб зәгыйфьлек, гакыл ваклык сәбәбеннән Төркестанда риҗал бетте дә, Төркестан мөселманнары һәр җәһәттән тәдәнни итеп, мәдәнияттән мәхрүм калды. +5) Ялган ишаннар. Мәгълүмдер ки, галәме исламда, хосусан, төр кестанлылар арасында ишанлык дигән бер сәясәт вардыр. Гасыр сәгадәт, сәхабә вә табигыйн заманасы үтеп, ислам башка диннәрнең тәэсире астына төшә һәм Коръәнгә, һәм хәдискә төрле-төрле ноктаинәзардан шәрех вә тәфсирләр языла башлый. Менә шул вакытларда мөселманнарның рухларын тәрбия итә торган бу юл-тарикать килеп чыкты. Моны тәсаувыф дип вә ул тарикатькә мәнсүб адәмнәрне "Суфия" дип атыйлар иде. Һәрхәлдә, яхшы ният-тәрбияи-әхлакка хезмәт итү нияте илә чыгарылган бу юл вә ысулның чыгаручысына мин бер сүз дә димим һәм бу урында тәсәувыфның тарихыннан, фәлсәфәсеннән бәхәс итүне дә теләмим. Тик башта садә һәм әһеленә генә махсус булган бу мәзһәб яки фәлсәфә, рух мәктәбе соңгы гасырларда сүи истигъмальга очрады. Боның тәрбия-рух, тәхсин әхлак җәһәтләре бөтенләй онытылып, башка гыйбадәтләремез кеби коры бер механик хәрәкәтләр, сүзләр, кыланышларга әверелде. Бервакытны Аллаһны табигать вә кяинаттән генә эзли торган мөтәсаувифиннең хәлфәләре инде Аллаһны җиң вә изү эчләреннән, чапан астларыннан эзли башладылар. Борынгы тәсаувыф әһле кәмаләт вә фазыйләтне инсаннарга гүзәл могамәлә итү, кешелек дөньясына файдалы эшләр эшләүдә күрәләр иде. Соңгы шәехләр, хосусан, Төркестан ишаннарының күбесе фазыйләтне төймәләрдә, янчыкка тутырып куелган вак ташларда, әллә нинди рабита вә моракабәләрдә, каберләргә гыйбадәт кылуда күрә башладылар. Төркестанның, гомумән галәме исламның кирәк кайу почмагына карама, шунда элекке шәехләр, ишаннар барып йиткәннәр дә, халыкны, мөселманнарны табигать вә ма фиһадан биздереп, ялкаулык вә бәталәткә өйрәтеп, каберләргә, чүпрәк вә таякларга табындырып, мөселманнарны эштән-кәсебтән, һөнәр, мәгърифәттән вә мәдәнияттән биздереп яталар иде. Шуңар күрә Төркестан мөселманнары мәхрүм калдылар. Соңгы гасырларда төркестанлылар арасында йитешкән заһид фәкыйһләр, җаһил мөфассирләр, гафил мөхәддисләр, алдар вагыйзьләр, сатлык шагыйрьләр, сорыкорт суфилар, мөдаһин галимнәр берлә гомерләре дә, диннәре дә заигъ улмыш остазлар, ялкаулык юлларына мал вәкыф итүче кабер бәндәләре, вакыйфлар, әхлакы исламияне, мескенлек, зәлиллек фәлсәфәсенә дүндергән вак каләмнәр, һәммә яланнары, иң мөһлик бәталәте һәр һәфтә мөэминнәргә тәлкыйн итәр мөнбәрләр, вөҗүдләре дә димаглары да, каләмнәре дә харап мәдрәсәләр, Тәфтазани гасырыннан соң Төркестан мәдрәсәләрене саранча кеби басып киткән әһәмиятсез шөрух вә хәваши китаплары да шу унбиш төрле сәбәпләрнең һәркайусы үз башына Төркестан мөселманнарын мәдәнияттән озаклауга гаять бөек сәбәпләр иде. Боларның һәркайусыннан өстен сәбәп, әлбәттә, Төркестанда хөкүмәт башында булган ханнарның да адәм булмаулары иде. Безем мөселманнарның гадәте үзләренең истикълялларын гаиб итеп, тимер куллы бер хөкүмәт астына төшсәләр, аларның күзләре ачылып, гадәтдән интибаһ кеби бер шәй башлана иде. (Мисыр, Җәзаир, Тунис мөселманнары кеби). Ләкин төркестанлыларда бу хәл күренмәде. Алар Русия кеби мәдәниятле бер хөкүмәт, шәүкәтләр бер дәүләт идарәсендә күрсәләр дә, уйганмадылар, яхуд уйгана алмадылар, бәлки дөньяда бер шәй булмамыш кеби һаман искечә кала бирделәр. Русия дәүләтенең якты мәгарифе боларның караңгы почмагына һаман төшми торды. Һәркемне үзенә мәфтүн иткән мәдәнияте дә боларга илтифат итмәде. Боның, әлбәттә, һәм дахили һәм хариҗи берникадәр сәбәпләре вар иде. Вакыт мосагадә итәр исә, якын көннәрнең берендә боның һәм дахили һәм хариҗи сәбәпләрене бәян итеп, бер мәкалә язсам кирәк, иншаллаһ. +Алдагы 1915 елның июнендә Төркестан вилаятьләренең мәркәзе булган Ташкент шәһәренең Русия тәхете идарәсенә алынуына илле ел тула, шул мөнәсәбәт илә хөкүмәт тарафыннан Төркестанда зур бер юбилей-бәйрәм ясалачак. Үткән номерларымызның берсендә "Садаи Төркестан" газетасының бу юбилейга Төркестан мөселманнарыны да ��атнашырга дәгъвәт кылып язганлыгын белдергән идек. Бу хакта үз идарәмезгә дә кирәк асыл төркестанлылар вә кирәк Төркестанда торучы дахили Русия мөселманнары тарафыннан берничә хатлар килде. Боларда да шул бәйрәмгә катнашырга теләгәнлек бәян ителәдер. Бу - әлбәттә, бик гүзәл эш. +Ләкин гаҗәеп хәл, дахили Русия мөселманнары үзләренең хәлләрен яхшы хисапка алалар, йитешмәгән йирләрен, дучар булган хокуксызлыкларын аңлап, шулардан котылырга телиләр, әмма Төркестан мөселманнарында бу хәл күренми яки бик аз күренә. Мислә, Арал диңгезе буенда Кармакчыда торучы Мәгъсүмҗан әфәнде Фәхретдинов идарәмезгә язган хатында: "Дахили Русиядән Төркестанга барып торучы мөселманнарның да бу юбилейга катнашуларын тиеш таба: ватан вә хөкүмәтемезнең гомуми бәйрәменә без дә катнашып, үземезнең садыйк ватан углы икәнлегемезне күрсәтергә тиешмез, ләкин шул мөнәсәбәт берлән үземезгә хөкүмәт тарафыннан халис ватан углы итеп каралырга тиешле икәнлеген дә хөкүмәт әрбабына вә мөмкин булса, югары даирәләргә аңлатырга кирәк, безгә дә башка халыклар илә бертигез Төркестанда йир вә милек алырга хокук бирелсен, үги бала итеп карау бетерелсен иде", - ди. +Ихтимал ки, исәпләргә теләсәләр, Төркестан мөселманнарының да юбилее вә илле еллык сәдакать гарыз итү мөнәсәбе илә аңлатырга вә сорарга тиеш нәрсәләре табылыр. Ярты гасырдан бирле Русия хөкүмәтенә үзләренең итагать вә сәдакатьләрен гарыз иткән Төркестан мөселманнары ихтимал ки, военный идарәдән чыгарылып, Русиянең башка йирләре шикелле, киңрәк хокуклы булган милке идарәгә лиякать кәсеп иткәннәрдер. Ихтимал ки, Төркестан халкының тәрәккый вә тәмәддене өчен Русиянең башка йирләрендәге шикелле земство, һич булмаса, берничә елга кадәр таррак хокуклы киңәш земствосы ачылырга тиештер. Ихтимал ки, халкының 95 проценты мөселман булган бер кыйтгада мәхәлли сәүдәләрдә аларның үз телләре могтәбәр булу уңайлы булыр иде. Мәхәлли халык өчен ана телләрендә түбән вә урта фән вә һөнәр мәктәпләре кирәктер. Ихтимал ки, хәзерге мәхәллә мәктәпләренең хокуклы булулары, аларга төрле йирләрдәге мөселманнарның мөгаллим вә мөгаллимәлек итәргә яраулары, Төркестан өчен тизрәк идарәи рухания ачылуы кирәктер. +Хөласа: Төркестан мөселманнары да башка милләтләр шикелле үк тәрәккый вә тәмәдденгә мохтаҗ булганлыкларыннан вә шуларның әсбаблары фәүкылгадә күп булганлыктан, мәхәлли газеталар вә мәхәлли җәмәгать хадимнәре шуларны искә төшерергә мөмкиндер. +Төркестанның руслар тарафыннан забыт ителүенә илле еллык юбилеена русларның бик тантаналы сурәттә иштирак итәргә хаклары бар. Чөнки алар сугышканнар, җиңгәннәр, алганнар. Шуңа күрә алар Русия вә руслык газыймәте өчен шатлык изһар итәчәкләр, Русия вә руслык мозаффарияте өчен җаннарын фида иткән кешеләрнең рухларына дога кылачаклар. Бу шулай булырга тиеш. Һәр йирдә вә һәр милләттә шулайдыр. Ләкин ��өркестан мөселманнары бу юбилейга ни дип иштирак итәчәкләр? Алар ни өчен сөенеп, кемнәрнең рухына ни өчен дога кылачаклар? Үзләренең ханлыкларын югалтып, сәяси истикълялләреннән аерылганлыклары өченме? Үз ата вә бабаларының каберләрен читләрдән таптаттыклары өченме? +Безнеңчә, Төркестан мөселманнары бу юбилейга катнаша чаклар. Мәдәниятле вә гадәләтле олуг бер дәүләтнең химаясенә кергәнлекләре өчен. Аның химаясендә тәрәккый вә мәдәниятгә ирешү дәхи дә җиңелрәк булганлыгы өчен, аның идарәсендә халыкка үзенең динен, телен, әдәбиятын вә милли хиссиятен сакларга мөмкин булганлыгы өчен. +Шулай булгач, Төркестан мөселманнары үзләре дә һәм аларның үз химаясенә алган олуг дәүләттә илле еллык юбилее мөнәсәбәте илә шуларны бер искә төшереп карарга ярыйдыр. Русия идарәсенә кергәннән бирле Төркестан танылмаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Тимер юллар, почталар, банклар, мәктәпләр, тәрәккый вә гыймран әсбабы җиңеләйтелде. Хива илә Бохарага караганда, Төркестан - бөтенләй башка дөньядыр. Ләкин Төркестан мөселманнары нишләде? Аларда күп үзгәреш бармы? Банк, тимер юл, трамвай, телефон эшләрендә мөселманнарның хәлләре канәгатьләнерлек дәрәҗәдәме? Шәһәр идарәләрендә, матбугат эшләрендә төркестанлыларның нөфүзләре бармы? Иске вә яңа, ягъни мөселман вә христиан шәһәрләрендә мәгъмүрият бертигезме? Урта вә гали мәктәпләрдә Төркестан шәкертләре үзләренең саннарына мөнасипме? Халкының 95 проценты мөселман булган бу кыйтгада мөселманнардан табиблар, адвокатлар, мөһәндисләр вә саир зыялы җәмәгать хадимнәре йитәрлек бармы? 50 еллык юбилей мөнәсәбәте илә шуларны күздән кичереп, сөенергә мөмкинме? Түгел исә, шуның сәбәпләрен исәпләп, тәдбирләренә керешергә ярамыймы? Илле еллык юбилей мәдәният вә мәгъмүрияткә кушылу юбилейсы булсын һәм артта парлак мәдәният вә мәгъмүрият эзләре, алда кинә мәдәният вә мәгъмүрият йолдызлары күренеп торсын иде. Күңел шуны тели. Алар хәзергә кадәр болар матлуб дәрәҗәдә эшләнә алмаган булса, һич булмаса, моннан соң эшләнү юлына керелсен иде. Төркестанлы кардәшләремез хакында теләгемез шулдыр. Юбилейга катнашуларын һәм дә алдан хәзерләнеп, үзләренең шаннарына лаек сурәттә яхшы катнашуларын тәүсыя итәмез. +Инде Төркестанга барып торучы дахили Русия мөселманнары мәсьәләсенә килсәк, ватан бәйрәменә, әлбәттә, анлар да катнашачаклардыр. Югарыда бәян ителгән Мәгъсүмҗан әфәнде мәктүбе мөнәсәбәте илә алар хакында хәтеремез[г]ә шул килә: +Илле еллык тәҗрибә Төркестанда байтак нәрсәләрне үзгәртерлек бер ихтыяҗ тугдырачагында шөбһә юк. Шул ихтыяҗларның берсе дахили Русиядән барып, Төркестанда икамәт итеп калган мөселман татарлар хакындадыр. +Искедә төзелеп калган бер низам буенча дахили Русия мөселманнары Төркестанда йорт-йир алып, милек ясау хокукыннан мәхрүмнәрдер. Бер тарафтан, илле еллык Төркестан идарәсенең тәҗрибәсе, икенче тарафтан да, дүрт йөз еллык Идел буе мөселманнарының сәдакатьләре мөселманнарның бондый мөстәсна бер хокуксызлыкка мәхкүм булырга тиешле түгеллекләрен бик ачык күрсәтте. Мөселманнар үзләренең боңа кадәр күрсәткән сәдакать вә итагатьләре белән бу рәвеш фәүкылгадә хокуксызлык җәзасына дучар ителергә түгел, бәлки мөстәсна бер иркенлек хакын алырга тиешле булганнарын исбат иттеләр. Төркестанда хәзер дә тиҗарәт вә кәсеп белә[н] торучы мөселманнарның барлыгын җыйган вакытта, шактый зур бер хисап күренә. Башта берле ярымлы гына барган бу халык тора-бара җәмәгатьләнеп-ишәеп китәләр. Гаилә зурая, расход күбәя, йорт-йир алуга ихтыяҗ төшә. Рус, яһүд, әрмәнигә вә бүтән халыкка йир-милек алырга рөхсәт ителдеге хәлдә, ватанның иң садыйк бер тәбәгасе булган мөселманнарга йортйир алып, гаилә вә бала-чагасының истикъбален тәэмин итәргә ирек бирелми. Әйтеп торырга да хаҗәт юк, мөселманнар бу хокуксызлыкга лаек түгелләрдер. +Төркестан мөселманнары, билхасса, дахили Русиядән барып торучы татарлар Төркестан әтрафының Русия идарәсенә кертелүенә илле ел тулуга ясалачак бу юбилейга иштирак иткән вакытта, шул хәлләрне игътибарга алып, үзләренең хаклы шул таләпләрене югары даирәләргә вә хөкүмәт идарәләренә ирештерсәләр, рәдд кылынмас иде дип уйланадыр. +БОХАРАНЫҢ ХӘЗЕРГЕ ХӘЛЕ +Бохарада ысулы җәдидә мәктәпләренең ябылуы мөнәсәбәте илә язган баш мәкаләсендә "Садаи Төркестан" газетасы ошбу сүзләрне яза: +"Бүген дөньяда иң караңгылыкта калган бер мәмләкәт булса, ул да Бохара дисәк, хата булмас. Бохара халкы мәдәният нигъмәтләреннән көллия мәхрүм. Мәдәнияткә беренче адым булган ибтидаи мәктәп мәсьәләсе белә[н] хәл кылынганы юк, бөтен ислам мәмләкәтләрендә кабул ителгән ысулы җәдидә мәктәпләре бонда харам санала. Тарлык, җәһаләт, тәгассыб Бохара халкыны кадәр измеш вә шулкадәр ирексез итмешдер ки, голүм, мәгариф, гадел гадаләт вә исляхаттан сүз кузгатырлык йөрәк вә икътидар калмаган. Бер кеше гыйлем, мәгариф, гадел гадаләттән сүз ача икән, җанына хәтәрле һөҗүм кылынырга торадыр. Бер кеше гыйлем, мәгариф хакында сүз ачса, кяфер, мөбтәдигъ вә белмәм, әллә ниләр белән һөҗүм кылалар. Бу тәгассыб вә җә һаләткә хөкүмәттә ярдәмче булып торганлыктан, әхвәл тагын да мөшкелләшәдер. +Бондан 4-5 ел элек Бохара мәгарифпәрвәрләре, дахили Русия мөселманарыннан гыйбрәт алып, ике-өч данә тәртипле мәктәп ачканнар иде. Тәгассыб вә җәһаләт ияләренең һөҗүмнәре аркасында бу мәктәпләр бик тиз мәхү вә пәришан булдылар. Бу һөҗүмнәрнең нәтиҗәсендә сөнни вә шигыйлык ихтиляфы кузгалып, байтак орышлар булды. Байтак корбаннардан соң бу орыш-ихтилял Русия гаскәре тарафыннан көч белән бастырылды. Шуннан соң бер-ике ел нә уку, вә нә дә мәктәп тугрысында сүз ачарга мөмкин булмады. Ләкин бу хәл дәвам иткән вакытта, милләтнең тиздән мөнкариз булачагын уйлаган Бохара тәрәккыйпәрвәр аны төземәделәр, үткән елдан башлап ак��ын- акрын тәкрар эшкә керештеләр. Гайре рәсми булса да, хосусый мәктәпләр ачып, балаларына уку, язу, дин, Коръән тәгълим итә башладылар. Бик аз вакыт эчендә бу мәктәпләр өчкә тулып, шәкертләре дә көннән-көн артканын күргәч, беренче ихтилялгә сәбәп булган бик мәгълүм ике мөдәрриснең эчләре пошты. Һарут вә Марут ләкабе илә мәшһүр бу ике зат мәзкүр мәктәпләргә каршы төрле чараларга керештеләр. Хөкүмәттән вазифа алып, мәктәп тота торган берничә кешене котыртып, алга сөрделәр. Бу кешеләр, хан хәзрәтләренә кереп: "Тагын берничә җәдитчеләр пәйда булып, үз башларына бала җыеп укыта башладылар, мәнгы ителмәсә, бонлар якында "хөррияте хуаһ" кешеләр йитешдереп, халыкны игъва кылачаклар"мәзмунендә бер гариза тәкъдим иттеләр. Бу гариза әмир хәзрәтләрене бераз тәшвишкә төшергән булырга тиеш, ниһаясеннән әмир хәзрәтләре кушбигегә әмер төшереп, тәфтиш кылырга кушкан. Кушбиге мәктәп сахибләрен чакырып, укытудан мәнгы кылган. Казый моннан соң мәктәп ачып бала укытмаска имза алган. Бу мәктәпләр ябылу илә кинә уку-язу, дин дәресләре үгрәнә башлаган өч йөздер бала, бик яхшы укып барган йирләреннән туктатылып, күз яшьләрене агыза-агыза урамга чыгарылып ташландылар. Бу вакыйга хәзер бер кыйсем Бохара халкыны соң дәрәҗәдә галәянга китерде. Ислам мәмләкәтендә ислам хоруфаты танытып, ислам дине укытуга каршы мөманәгать күрсәтелү ничек галәянга китермәсен", - ди. +Соңра бу вакыйганың халык арасында гыйльмән вә әмрага каршы бик начар бер хис уйгатуын бәян итеп, мәкалә шул сүзләр белән тәмам ителәдер: +"Бәгъзеләр бу хакта нинди булса бер аңлашылмаучылык булырга кирәк, мәсьәлә аңлашылу белән әмир хәзрәтләре бу мәктәпләрнең ачылуларына иҗазәт бирер дип уйлыйлар икән. Фәкать бу аңлашылу кайчан булачак та, мәктәпләр кайчан ачылачаклар. Боннан элек бөек ихтиляф вә ихтиляльгә сәбәп булган искеләр Бохара башына бу юлы тагын шундый бер бер фәлякәт китермәсәләр ярар иде". +ХИВАДА УКУ ЭШЛӘРЕ ҺӘМ ВӘКЫФЛАР +Хивада да уку бездәге кеби ике дәвергә бүленә: 1) мәктәптә уку, 2) мәдрәсәдә. +Мәктәпләрдә балалар 7-8 еллар вакыт уздыралар. Тәгълим вә тәрбиядән аз гына да хәбәре юк муллалар бу мөддәт эчендә балаларга язу да өйрәтә алмыйлар, телгә алырлык уку да! Бу 7-8 ел буенча балага каләм тоттырмыйлар. Чөнки "дәстүр имәс". Муллалар "дәстүр"дән аз гына читкә чыга алмыйлар, чыгарга теләмиләр дә, әфкяре гомумия мөсагадә дә итми, чыгарга теләсәләр дә, үзләре яхшы бер тәртип күрмәдекләреннән, аны булдыра алмыйлар. +Шулай итеп, бала 7-8 елдан мәктәп бетерә. Рәтләп укый белми, язудан бөтенләй хәбәрсез була, фәкать ярты-йорты гыйбарә сайрарга өйрәнгән була. +Боннан соң мәдрәсә хәяты башлана. Мәктәпләр бер мулла тарафыннан "Хода ризасы өчен" генә тәрбияләнгәндә, мәдрәсәләр әхвәле күп фәкыйрьләргә малик булып, мәдрәсәләр карамагында булалар. Мәдрәсәләр һәммәсе зур шәһәрләрдә (зурлык Хиваның үзенә нисбәттер). Кайсы шәһәрдә берничәшәр генә мәдрәсә булса, бәгъзеләрендә дистәләр илә була. Мислә, төп Хива шәһәрендә 50 ләп мәдрәсә бар (бонлар хакында өченче ел "Шура"да мәгълүмат язылган иде). Бу мәдрәсәләрнең һәрберенең вәкыф йирләре вә башкача акча китерә торган йирләре бар. Елга мең сум. 2-3 мең, хәтта ун мең сумнар илә доходка малик мәдрәсәләр аз түгелдер. Хәлдән хәбәрдар саналган кешеләр мәдрәсә вәкыфларының еллык бөтен доходларын бер миллион сумга тула, диләр. Тәртипкә салганда, бу суммага никадәр мөкәммәл дине ислам мәдрәсәләреннән тыш гимназия кеби монтазам урта мәктәпләр вә һөнәр һәм зирагать мәктәпләре тотарга мөмкиндер. +(Русиядә һәр мөнтәзам ибтидаи школаның еллык мәсърафы 1000 сум саналса, бер миллион сумга елга 1000 монтазам ибтидаи мәктәп асрап була. Хивада халык бер миллионга тулмаганлыктан, анларның уку яшендәге балалары 100 меңнән узмыйдыр. Һәр 100 балага бер мәктәптән ибтидаи тәхсилне гомуми вә мәҗбүри итү өчен 1000 мәктәп җитә.) +Менә иске заманда гыйлем кадерен белүче хивалыларның халкыны укыту юлында кылган хәмиятләре. Анлар шулкадәр мәдрәсәләр салганнар, мөселман балаларын ислам рухы илә рухландырып, дөнья вә ахирәттән хәбәрдар итеп чыгарырга тырышканнар. Анларның бөтен истикъбален хисапсыз вәкыфләр илә тәэмин кылганнар. +Хәлбуки, ул һиммәтләре соң заманнарда тәкъдир кылынмаган. Анларның кылган бөек һиммәт йимешләре Хәзәр вә Иран булып ятадыр. Боны белү өчен, мәдрәсә вәкыфларының бүген ничек тотылдыгын күрсәтү кяфи булса кирәк. Хәзер кайсы гына мәдрәсәдән, мәдрәсә вәкыфыннан күпме доход барлыкны сорама, фәләнчә йөз яки фәләнчә мең тәллә (тәллә - 1 сум 80 тиен) ди. Мәсарифтән шулкадәр күрсәтә. Бонлар ничек җыелып, ничек җыелганлык хакында бер нәрсә дә сөйләми, бу - яшерендер. +Мәдрәсәгә тиешле доходлар дөрест җыеламы, мөтәвәллиләр тарафыннан касдан аз җыелу, үз кесәләренә алып калулар булмыймы? +Бу - һәркемнең күңеленә килерлек сөальдер. Мөтәвәлли могыйн микъдар доход булганлыкны күрсәтә вә мәдрәсәдәге һәр мөдәррискә, аннан кала һәр һөҗрәгә фәлән сум дип бүлә. Бу сумнар һөҗрәләрдә укымый яткан кәкре-бөкре гарип-горәбәләр, насбай салып, әфьюн йотып, мәст булып яткан, куәи-гаклийә вә фикрияләре беткән, вөҗүде бар булса да, мәгънәви күптән үлгән "талибел-галәм" әфәнделәргә бирелә. +Күбесенчә бу шәкертләр дә мәдрәсәдә ятмыйлар: хөҗрәләрнең күбесе читтә булган бер адәм милке була (санала). Ул адәм вәкыф килүе бирелер алдында гына хөҗрәсенә кайтып, өч-дүрт атна ята - кунак була. Бонда шәкерт сыйфаты илә кесәсенә 250-300 сум салгач та, мәдрәсәдән шыла... чөнки ул - бары вәкыф ашау өчен шәкерттер. Аның гыйлем табу илә эше юк, аның кем идекен, алган суммасын кайда вә ничек тоттыгын, укыймы-юкмы идекен тикшерүчеләр булмаганлыктан, аңа бу рәвештә харам юл илә вәкыф ашау бик ансаттыр. Вәкыф доходларның һичбере вәкыф милекләрене вә мәдрәсәләрне төзәтүгә, яхшыртуга тотылмаенча, мөтәвәлли, соңра мөдәррис, соңра хөҗрәчеләр кулына кереп беткәнлектән, бар мәдрәсәләр дә елдан-ел бозылалар, йимерелүгә баралар. +Вәкыф милекләренең идарәсен һәм вәкыф доходларның табылутотылуларын мөмкин кадәр тиз ислях итү мотлак тиештер. Хиваның истикъбале парлак булуы яки һаман хараплыкка йөз тотуы шул мәсьәләгә бик баглыдыр. Бойлә ислях ясау Хива мәмләкәте өчен бик мөмкиндер. Җәнабе гали хан хәзрәтләре дә, могыйне дә мәмләкәт өчен исляхат кирәклекне яхшы аңлыйлар, исляхат юлларын төшенсәләр, касд итсәләр бу тиешле һәммә тәдбирләрне гамәлгә куярга икътидарлары бардыр. Вәкыфларны ислях өчен бер вәкыфлар назары кул астында вәкыфлар комиссиясе ясау һәммә вәкыф милекләренең кәгазьләрен тикшереп чыгып, һәммәсен рәсмиләштереп, шул комиссия кулына алу, соңра соң ысулы хисап мөгамәләсе йөретү һәм, хисапларын нәшер итеп, халыкка белдерә тору кяфидер. Хива ханлыгы, Ходайга шөкер, бу эшне башкарырлык икътидар сахибләреннән мәхрүм түгел. Бары боңа тәшәббес ителеп, ул кешеләргә әмер генә ителергә кирәк. Әгәр бу эш эшләнсә, Хиваның дин вә галәм юлында тотыла торган байлыгы тиз арада бик югары менәргә, Хиваны уку һәм һөнәр белдерү юлында иң мәдәни мәмләкәтләр рәтенә кертерлек икътисади куәт табылырга мөмкиндер. +Ләкин моның илә генә канәгатьләнү ярамый. Мәктәп-мәдрәсәләрнең эчке эшләрен дә замана таләбенә муафыйк төзәтү тиеш. Мислә, бонларда мөселманлык өчен иң кирәк фәннәр юк: тәфсир вә хәдис укылмый. Дөнья өчен кирәк фәннәрдән исә бөтенләй хиссасыз калганнар. Боның сәбәбе Хива халкында мәдрәсәдә ятып чыгудан максуд һәртөрле фәннән мәгълүмат алып, анлар илә халыкка вә дингә хезмәт итү түгел, бәлки үз тәгъбирләренчә мәдрәсәгә "имам Әгъзам дөкәне" дип караудыр. Бонлар анда эшсез тамак туйдырып торырга, ниһаять шул дөкәндә үләргә телиләр. "Җәсәдем мәдрәсә капусыннан чыксын иде", - диләр. Мәдрәсәдә укыган һәрбер хәреф өчен Ходай Тәгаләнең фәрештә аркылы савап йибәрдеген дәгъва кылалар, боның өчен карт гомердә мәдрәсәдә тору тиеш, имеш. +Бонлар мәдрәсәдә хөҗрәгә малик булсалар да - укымыйлар, хәтта күп вакытны хөҗрәләрендә кичермиләр. Руза диләр дә - ике айга, Корбан гаете диләр дә - ике айга, сәфәр ае диләр дә 2-3 айга тәгътыйльгә кайталар. Чын мәдрәсә хәятлары елга 3-4 айдан узмыйдыр. +Бу рәвештә мәдрәсә тәрбиясе мәмләкәтнең истикъбальдәге өмеде булган яшьләрне яхшы юлга әйләтми. Хиваның матлуб рәвештә тәрәккыйсенә ирек бирмидер. Шул сәбәпле бонда фикере бераз ачылган һәммә кешеләр җәнабе гали хан хәзрәтләренең мәдрәсәләре исляхын иҗраэ итүен сабырсызлык илә көтеп торалар. +ӘБҮБӘКЕР ӘФӘНДЕ ДИВАЕВ +Бу көннәрдә Ташкентның мөселман җәмәгате арасында олуг вә кадерле урын тоткан мөхтәрәм Әбүбәкер әфәнде Диваевның мәдәни хезмәткә керешүенә 25 ел тулды. Шул мөнәсәбәт илә бу хөрмәтле затның кыскача тәрҗемәи хәлене язып, мәдәният вә милләтемезгә иткән хезмәтләреннән бәгъзеләрене санап китәргә тиешлеге күренде. +Әбүбәкер әфәнде 1855 ел декабрь аеның алтысында Оренбург шәһәрендә туган. Неплюев кадетский корпусын тәмам иткәннең соңында, Төркестанга йибәрелгән. Башта "Әүлия-Ата" өязендә участковый начальник булып торган. Соңыннан Төркестан генерал-губернаторы канцеляриясендә шәрык телләре тәрҗеманлыгы һәм дә военный губернатор янында чиновник хезмәтен иткән. 1906 елда главный штаб ведомствосының гаскәри чиновнигы, коллежский советник исеме белән отставкага чыккан. Хәзерендә Ташкентта татарлар мәктәбенең мөдире булып, җитди вә самими хезмәт итәдер. +Әбүбәкер әфәнде Әүлия-Ата өязендә начальник булып торган вакытында кыргыз-казакъларның тормышы белән бик якыннан танышкан. Гарәптән һөҗүм иткән мәдәният туфанына күчеп, кунып йөри торган бу халыкның түзә алмаячагына ышанган. Үткен сүзле, халык әдәбияты мул булган бу халыкның бөтен нәрсәсенең бетүенә, матбугатка бер нәрсәсе дә кермичә, төрекләрнең зур бер гонсырының югалып баруына бик ачынган. Мөмкин кадәр аларның арасына кереп, бөтен тормышларын җентекләгән, төпчегән. Кара кыргыз вә казакъларның этнографиясенә гаид кыйммәтле әсәрләр вөҗүдкә китергән. +Аның белән генә калмаган, үзбәк, сарт шикелле төрк тармакларының һәрберсен белергә, аларда яшеренеп яткан куәтләрне чыгарырга тырышкан. Боларга гаид җитди мәкалә вә әтрафлы мөляхәзәләр язган. +Әбүбәкер әфәнде күбрәк Сырдәрья областеның ел саен нәшер ителә " Фирасәтле падишаһ", "Хәким паша", "Начар фикерләр", "Ахмаклык", "Батыр кыз", "Канатлы пәриләрнең кызлары", "Тагай ханның кызларының гакыллы хәкимнәре", "Өч хатынның башыннан үткән эшләре", "Үткен кыз", "Падишаһ, вәзир һәм кыз", "Локман хәким", "Гайбәтчел кол", "Кыз падишаһ", "Өч тазның вакыйгасы", "Зирәк вәзир", "Өч кардәш", "Карт белән аның 12 яшәрлек кызы", "Яман кыз" исемнәрендә хикәяләре, "Чура батыр" исемендә былинасы бар. +"Бүре белән төлке", "Төлке белән әтәч", "Төлке, бүре, каплан", "Бака белән үрдәк", "Хәйләкәр төлке", "Батыр ишәк", "Төлке, каплан, дөя, дуңгыз" исемендә мәсәлләре, боларга башка табышмак, арбаулары басылган. +Казан дарелфөнүне тарафыннан нәшер ителә торган археология вә галәме мәҗмугаларда: "Хуҗа Әхмәт Ясәвинең мәһәре", "Хуҗа Әхмәт Ясәвинең мәсҗедендәге Аксак Тимер тарафыннан бирелгән ярлык" исемендә әсәрләре, "Йолдызлар хакында кыргызларның хикәясе", "Кыргызлар игътикадынча җен, дию, пәриләрнең зоһуры" исемле мәкаләләре бар. Петроградта императорский археология җәмгыятенең Шәрык шөгъбәсе вә җәгърафия җәмгыятенең этнография шөгъбәсе тарафыннан нәшер кылына торган мәҗмугаларда: "Коркыт Ата хакында берничә сүз", "Чыңгыз хан хакында кыргыз хикәясе" исемле әсәрләре табылган. +Боларга башка Мәскәү этнография җәмгыяте тарафыннан чыгарыла торган мәҗмугада Төркестанда нәшер ителә торган журнал вә газеталарда кара кыргыз вә үзбәкләрнең асылы хакында мәкаләләре, кырг��з вә үзбәкләрнең хикәя, табышмаклары, игътикадлары басылган. +Әбүбәкер әфәнденең язган нәрсәләре, сарыф иткән иҗтиһады бик зур булса да, мин бу урында бәгъзе берсен генә яздым. Боларны үз матбугатымызга чыгарып, үз халкымызга гарыз итү тиеш булса да, бу этнографистымызның зур-зур хезмәтенә кул тидерүче, аны җентекләп мәйданга куючы эшлекле бер кул күренми. Егерме биш ел буена эшләнгән зур милли хезмәт, Төркестан шикелле бай вә шәүкәтле мазыйга малик булган бер хәлфәнең халык әдәбияты күптән матбугат мәйданында күренергә, төрк вә татар дөньясына гарыз ителергә кирәк иде. Ләкин этнография шикелле бер тармакта эшләүченең юклыгы өмет вә теләкне кичектерә, бөтен арзуны киләчәккә калдыра бара. +Әбүбәкер әфәнде бу көндә алтмыш яшендә бер карт булып, рус телендә язган әсәрләрен үз телемездә чыгаруга, татар матбугатына куюга форсаты да, икътидары да юк. Матбугатта рисалә шәкелендә басылган әсәрләре, журнал вә газеталарда язылган мәкаләләре үзендә җыелып сакланган. Боларга башка язылып та дөньяга чыга алмаган, зур эшне вә зур иҗтиһадны көтеп ята торган тарих вә этнографиягә гаид мөһим әсәрләре бар. Бу этнографистымызның хезмәтенә быел егерме биш ел тулу мөнәсәбәте белән, язган әсәрләрен мәйданга чыгарырга, рус телендә генә калдырмыйча, үз матбугатымызга да кертергә кирәк иде. +БОХАРА СӘФӘРЕ +Сәяхәт хатирәләре +Бохарага илтә торган Урта Азия тимер юлына кергәч, вагоннарда сарт юлдашлар күренә башлады. Ләкин мин элек уйлаганча ук түгел: мин бөтенләй диярлек сарт халкы белән мескен Төркестан вилаятенең юлларында йөрүчеләр сартлар гынадыр инде дип уйлаган идем. +Гадәттә, бу юлда йөрүче сартларны үзләренә махсус вагонларга төяп йөретәләр икән, моңар сәбәп - сартларның әдәп вә нәзакәт кагыйдәләренә хиляф хәрәкәтләре белән юлчыларны бимаза кылулары, дип аңлаттылар... Ләкин мин йөргән вакытта сартлар да башка халыклар белән бер вагонларда баралар иде. Минем күршемдә бара торган рус ханымның урынына бер сарт утырып, ике станса кадәр йир барды. Ханым никадәр борчылса да, вагоннар ифрат тыгыз чак булганга, сартны йибәрә алмады. Юкса, башка чакларда кондукторлар ярдәме белән алардан котылу ансат идекен үзе миңа мактанып сөйләп алды... +Сарт чыгып киткәч, ханым урынына одеколон сипте: "Гаҗәп бер кабахәт ис чыгып кала шушы сартлар утырган йиргә!". Ханымны шулкадәр җитди сукранырга мәҗбүр иткән иснең миңа аз гына да сизелмәвенә - аның йөрүенең шулкадәр хәссаслегенә тәгаҗҗеб иттем... Бигрәк гаҗәбе сартдан соң кереп утырган рус егетенең итекләреннән аңкып торган иснең ханымны одеколон коярга мәҗбүр итмәве булды. +Стансаларда сартлардан сатучылар да, башка хезмәттәге кешеләр дә күренми. Ул ирнең мәхсулдар вә табышлы идекен күрсәтә торган галәмәтләр күп. Анда сәүдә кылучы рус вә еврейларның киемнәренә караганда да гыйбрәтләнергә мөмкин... Алар шулкадәр фырт вә олугсымак киенгәннәр ки, ул яңа модалар эчке Русиядә дә сирәк күренә әле... Ташкент кеби зур стансалардагы халыкның кыланыш вә киенешләрен күргәндә хәтта Париж искә төшә... +Кулына "Огонек" журналын тотып баручы яшь сарт минем дикъкатемне җәлеп итте: янына бардым. Сарт үзе бер хәреф русча танымаса да, журналны башка кешеләр ала дип алып, рәсемнәрен карап баруы аңлашылды. Сүз арасында миңа сугыш сәбәпле каракүл арзанаеп, Бохара каракүлчеләре зарар итүләрен сөйләде. +Поезд буфетлы стансаларга килеп туктаган саен, халык китек вә башка кирәк-ярагын алганчыга кадәр газета алырга ашыга. Чөнки күп йирдә газета җитми кала. Бер генә вокзалда булсын, мөселманча газеталарның булмавына аптырап, бер газета сорадым - бездә үтми, - ди. Ләкин моңар ышанырга мөмкин түгел: башкалар потлап сатылган вакытта, татар газеталары дистәләп кенә сатылмасалар иде микәнни? Хосусан, Төркестанның үзендә чыга торган "Сада"ларны укучы байтак табылыр иде. +Бохарага читтән керүче[не], сәүдәгәр дип уйлап, капка янында нәрсә вә акчаларын тентеп, зәкят алып калалар идекен ишеткәнем бар иде. Бәгъзән шул зәкятчеләр, бик озак азапланып, юлчының бөтен нәрсәләрен туздырылуын да риваять кылалар иде. Ләкин без Бохара капкасын күргәндә, каршымызга бөтен урамны иңләп Хуканд арба килә иде. Без бер тыкрыкка кереп калып, шуңар юл бирер өчен кызулый башладык, безне туктатмадылар... +Мин барганда, һәммә дәресханәләрдә дәресләр башланган, урамнарда култык астына китап кыстырган бик күп шәкертләр күренәләр иде. Алар урамда мәсҗед вә мәдрәсә алларында[гы] чатырларда дәрес тәкърир кылып, хәтта моназарә кылышып та утыргалыйлар. Арада яшь шәкертләр бик аз күренә. Күбесе - зур сакаллы шәкертләр. +Дәресханәләрдәге дәресләр вә, гомумән, дәрес программалары һаман әүвәлгечә. Ягъни: "ләфзан гамәл кәрд вә мәгънән гамәл нәкерд" бу тугрыда сүзне зур итәргә хакым юк. Чөнки тәнкыйтьтән түбән нәрсәләр. Шулай да матди яклары вакытлар илә мөкәммәл рәвештә тәэмин ителгән ул мәдрәсә вә дәресханәләрнең шулай сафсатаханә булып торуларына күңел ачынганын әйтеп китми булмый. Шулай ук анда барып гайре мөтәнаһи зәхмәтләрне ихтыяр итеп тәхсил кылучы нугай мулла бәтчәләр (татар шәкертләре) әле һаман да бар идекен тәәссеф белән зикер итеп китәм. +Бохарада мәктәпләр бигрәк кызганыч хәлдә: ибтидаи мәктәбтә мөддәт эчендә сәвадле (укырга язарга моктәдир ) булып чыгалар, имеш, монда ысулы җәдидә мәктәпләре дә булгалаган. Хәтта ысулы җәдидәнең файдасын билфигыль күргән сакаллы сартлар да мәктәпнең мөгаллименнән укып, сәвадлы булгалыйлар икән. Ләкин мәктәп зур зарбәгә очрап, хәзер анда тәртипле бер мәктәп дә юктыр. Мәктәп белән көрәшүче "каһарманнар" эчендә казанлы мөдәррис дамелла Камәр исемен күп зикер итәләр... +Кечкенә чагымда Кавказда Кызлар шәһәре дип ишеткәч, шул шәһәрнең бөтен халкы кызлар гынадыр, ирләр булса да бик аздыр, дип хәял кылган иде��... Бохарага килгәч, нәкъ шуның гакесенчә уларак, әллә монда торучылар фәкать ирләр генәме дип уйладым. Вакыйган, урамнарда хатын-кыз һич күренми, бик сирәк күренгәннәре дә адәм баласына аз охшыйлар: баш түбәсеннән аяк йөзенә кадәр чапан белән чормалган, хәтта йөзләре дә кара нәрсә белән капланган хатын-кызлар акрын гына кыймылдап йөргәлиләр. Селкенүләре генә шул нәрсәләрнең адәм идекен белдерә. (анда яһүд (еврей) хатын-кызлары да шулай качып йөри). +Бохарада хатын хәяты бөтенләй юк: алар өчен мәктәп тә юк, мәдрәсәдә дә юк, хәтта өйләрендә укучылар да юк, диделәр. Алар, гомумән, куәтле истибдад астында яшиләр, хәтта хатыннарның ирләргә күренүеннән куркып, өй тәрәзәләрен дә урамга каратып ясамыйлар. Шуның өчен дә сарт хатыннары зәгыйфь бәдәнле вә рухсыз була, диләр. Сарт халкының тиешенчә артмавына, башлыча, сәбәп, аларның бик сирәк өйләнүләре идеке мәгълүмдер. Моңар сәбәп бер тарафтан туйларның гаять тәкәллефле булып, артык кыйммәткә төшүе вә һәркемгә мөмкин булмавы булса, икенчесе - шөбһәсез, хатыннар хәятсызлыгыдыр. Сартлар хакында һәркемгә мәгълүм вә "гайре табигый" булган мәшһүр бозыклыкларга сәбәп тә хатын-кызның зинданда яшәве булса кирәк. Русиягә килеп кыз сатып алып китү вә бәгъзе сартларның бозык хатыннарга артык исләре китүгә сәбәп янә шушы идекен, миңа сартларның әхвәле рухияләренә яхшы вәкыф берәү сөйли иде. +Хуҗа Баһаветдин вә башка әүлияләрне зиярәт кылырга килүчеләр җәй вә яз көннәрендә байтак күп була икән. Хуҗа Баһаветдин хәзрәтләре хакында шактый ифратка китүче кешеләр дә бар: бәгъзе сартлар һәрбер көче йитүче мөселманга аны зиярәт кылу лязем дип уйлыйлар вә шуны "кечкенә хаҗ" дип тәсмия кылуга кадәр баручылар бар икән.Зиярәткә, гадәттә, сишәнбе вә чәршәнбе көннәрендә баралар, шул көндә анда базар да була, Бохара яшьләре шунда күңел ачалар икән. Хатын-кызлар үзләре өчен билгеләнгән көннәрдә зиярәт кылалар. Каберстандагы шәмдәлләргә шәм алып килеп куеп яндыралар вә шуны бик саваплы эшкә хисаплыйлар икән. (Боларга мәгънәсен аңлатучы юк, күрәсең!..) +Әйтүләренә караганда, Бохара хөкүмәтенең 10-20 меңләп гаскәре була. Гаскәрлек хезмәте мәүкыйт түгел, угрылык кеби бер дә җинаять эшләгән кеше гаскәрлеккә алына да, үлгәнче гаскәри хезмәттә кала. Шуңар күрә алар арасында бик яшьләр дә, бик картлар да күренә. Гаскәрнең бүректән башка киеме рус гаскәренекенә охшашлы. Кораллары күбрәк иске ысулда. Һәр көн була торган иртәнге парадта (Кушбигегә сәлам бирү мәрасиме) хазир булдым, бу да рус гаскәренә тәкълид белән иҗраэ кылына. +Соңгы елларда Бохарада төрле урыннарда хезмәт итүче вә сәүдәгәр руслар күбәя башлаган. Русия мөселманнары күршеләре руслар тәэсире белән тәрәккый юлына аяк бастыклары кеби, бохаралылар да шулардан бераз гыйбрәт алмаслар микән дип күңелне юатырга мәҗбүр буласың, чөнки башкача күңел юатырлык галәмәт юктыр... +ТӨРКЕСТАНДА БУ КӨНГЕ ХӘЯТ +Сүз башы +Төркестанда милли бер идарәдә тордыгым өчен булса кирәк, бик күп кешеләр миннән Төркестан хакында фикер сорыйлар. Анда вакытымда төркестанлылардан да шулай сораучылар булып тора иде. Такин хосусый мәҗлесләр вә мөзакәрәләр әснасында соралган сөальләргә тәфсилләп җавап биреп булмый, хәтта бөтенләй сөкүт илә үткәргән вакытлар да булгалыйдыр. Илтифат итеп, миннән фикер сораган затларга вә бу көнге Төркестан хакында язылуы мөмкин күрелгән фикерләремнән бәгъзеләрен язып калуны мәгъкуль күрәм. Хата вә косурларым булса, кариэн кәрәмнән гафуларын үтенәм. +Г.М. +Хәзәр диңгезенең аркасында озанып, Сыр, Аму дәрьяларын вә бик күп карлы тәпәләрне сыйдырган вә борыннан бирле төрк кавеменең мәскәне булып, ислам вә төрклек бишеге урынын тоткан иске бер өлкә бардыр ки, ул бездән киң япан вә комлы сахралар илә аерылмыштыр. Ул - бу көндә дәүләтебез бөек Русиянең Урта Азия мотәсәррифлеген тәшкил иткән Төркестан кыйтгасыдыр. +Төркестан - үзендә табигатьнең байлыгы вә тупракның бәрәкәтлелеге илә борыннан бирле танылып вә шөһрәт табып килгән урындыр. Аның тупрак вә табигатендә үзенә хас булган бик күп артыклыклар вә башка җирләрдә булынмый торган әллә никадәр хассаләр бар. Заманыбызда аның әһәмият кәсеп итүе дә күбрәк шул ноктадан дисәк, хакыйкать булыр. +Һәр ел Төркестанда җитешеп, мәмләкәтебезнең төрле тарафларына таралып торган хисапсыз күп төрдән ләзиз мивәләр, яшелчәләр вә пахтә , герәч кеби кыйтгабызда җитешми торган кыйммәтле махсуллар аның ни җәһәттән әһәмият казануын ачык күрсәтәләр. Төркестанның үзендә исә бу көнге хәяты гомумиядә ялгыз мәзкүр ноктага гына баглыдыр. +Анда җирле халык төркестанлылар булып, 10 миллионнарча әһле исламны тәшкил итәләр, үзләренә хас булган төрки ләһҗәләрдә сөйләшәләр. + +Мәгыйшәтләре утрак вә мәдәни рәвештәдер. Бүгенге Төркестан мәгыйшәте һәр нә кадәр үзенә башка мәдәни бер хәятны күрсәтсә вә һәр нә кадәр ул тормыш борынгы төрк мәгыйшәтеннән аерыла төшкән булса да, бу гасырда аны мәдәни димәк иске Шәрык вә гарәп мәдәниятен игътибарга алып кынадыр. Юкса ул - бик иске мәдәният, сандал астына ут куеп, өстеннән юрган капланып тора торган мәдәнияттәндер. Шуның илә барыбер ул үзенең мазыйсындагы кадерле сыйфатларын гаиб иткән, өммәтләренең хәятлары, тәмәдден вә тәрәккый өчен кирәк булган хассаларын югалткан. Бу көндәге хәрабәләр, ягъни хәрабә хәленә әверелгән Төркестан хәяты - борында булып үткән вә гасырына караганда бик тулы вә камил булган мәдәни хәятның уалып калган парчалары гынадыр. +Өммәтләрнең инкыйразыннан соң аларның тарихларын уалып, сынып калган иске таш парчаларыннан эзлиләр. Шуның кеби Төркестан тормышы да рухы чыгып киткән иске мәдәният гәүдәсене алдыбызга куядыр. Җанлы вакытларының вә хәят маддәсе илә хөкем сөргән мазыйларының ни тарызда булганын белергә теләгән кешегә андагы тагдан зур вә ��әләнд мәдрәсә коббәләренең башына чыгып, бер кәррә күзен ачмак җитсә кирәк. +Төркестанлылар үзләренең борынгы тормышларын бер рәсем вә гадәт кеби бабайлардан калма фарыз илә бу көнгәчә сузып китерсәләр дә, мәдәни бер хәятны тәрәккый иттермәк вә камәләткә җиткермәк фикере илә булмаган, мәхыз тимер кораллы бабалар корып калдырган хәят корганы ишекләрендә кысылып, барлыкны саклау һәм шул тормышның рәхәтен күрү, тату максаты илә генә булган. Шуның өчен иске Төркестан мәдәнияте үзенең мәтин гәүдәсе илә үз хәлендә торып сарсыган вә бу көндә искиткеч бер манзара, картина шәкелен алып калган. Бу картина безгә ул мәдәниятнең иске хәлләрен, рухлы мазыйларын күрсәтә. Анда ышыкланып яткан карендәшләребез - иске борадәребез вә мәдәниятләре аркасында миллионнарча җаннарын саклап, XX гасыр дөньясына килеп чыккан яңа туганнарыбыздыр. Менә инде хәзер без алар илә бер гасырда, бер ватанда яшибез. Ерак мөсафәдән гыйбарәт булган арабызны инде мәдәният карваннары тоташтырадыр. + +Төркестанлы карендәшләребезнең үз иске тормышларына ябышулары олуграк игътибар илә булса да зарарлы булмады. Билгакес, күп файдасы тиде. Алар шул саядә утраклыкка вә җәмгыять хәлендә торуга күнектеләр. Тормышлары тәкәллефсез булганга күрә, гади шәһәрләргә дә күп халык сыйды. Йөз меңнәрчә саналган җәмигъ газыймнәр кечек бер җәмәгать булып укмашты. Бинаән галәйһи таралмадылар. Бер йирдә җәмгыять булып яшәделәр. Шуның өчен аларның хәлләреннән дә истикъбальләре өмидле, тәрәккый вә тәмәдденнәре асан вә тиз булса мөмкиндер. +Бу көндә Русия мөселманнарының иң галәбәлек кыйсеме кайда дип соралса, шөбһәсез, Төркестанда дип җавап биреләчәктер. +Үз мәдәниятләре вә үз хәятлары илә оешып торучы халык йортымызда кемнәр диелсә дә, әлбәттә, дәфгатән төркестанлылар күрсәтеләчәктер. Чөнки 10 миллионнарча бер җирдә җыелып та үзләренең тарихка мәнсүб хәятлары илә калучылар вә бу көнге мәдәният тәэсиренә иң аз бирелүчеләр дә - халән Русиядә Төркестан мөселманнарыдыр. +Дәүләтебез бөек Русия моннан 50 элек Төркестанны забыт кылып, анда гасырыбызга мөнасиб булган мәдәниятене керткән иде. Шул вакыттан бирле Төркестан һәр нә кадәр мәдәни кануннар тәхет тәэсирендә булса да вә һәр нә кадәр андагы җирле халыклар Русия кануны мәүҗәбенчә идарә ителсә дә, Төркестан мөселманнарының үз тормышлары, гореф вә гадәтләре халән дә һич бозылмаган диярлекдер. Аларның табигатьләрендә дә мохитнең тәэсире бик аз күреләдер. Бер хөкүмәтнең тәхет идарәсендә булган милләтләрнең икътисады вә мәдәни җәһәттән күтәрелүләре фикер вә белем җәһәтендә тәкәммелләре ул хөкүмәт өчен бик матлуб бер эш булуы шөбһәсездер. Шуның өчен төрек мөселманнарының да болай заман вә әхвәл икътизасына хилаф рәвештә торулары - тәәссеф кылынырлык бер хәлдер. + +Төркестанлылар буңача гарәп мәдәнияте тәэсиренә бирелмәгәнлекләре өчен булса кирәк, бу көн��ә дә аларның мөгамәләләре, табигать вә ихласлыклары көллиян шәрыклыларга вә борынгы бабаларына хас булган рәвештәдер. Дикъкать илә караганда күрелә ки, алар тарыз мәгыйшәтләрен генә түгел, тормышларына бәйләнеп торган борынгы табигать вә гадәтләрен дә саклый алганнар. Алар бу көндә дә ир балаларның түбәләреннән чәчләрен үреп төшерәләр, билләренә пычаклар бәйләп йөриләр, каберстаннарга китәләр, гореф-гадәтләренә хилаф йөргәннәренә нәфрәт изһар итәләр. Борынгы милли музыкаларны чалу, ат өстендә йөрү, төрле бизәкле гәзелмәләр чыгару кеби бик күп төрле борынгы гадәтләребез бу көндә дә Төркестанда ярыйдыр. +Төркестан мөселманнары үзләренең йомшак табигатьләре, мөлаем сималары вә миһманпәрвәрлекләре илә һәр җирдәге халыклардан аерыла. Алар мөдаһанә юллы булганнары истисна ителсә, бу сыйфатларын, әлбәттә, яхшы дип хөкем итәбез. Мәга һаза аларда инсаният шактый тамыр җәйгән. кибар гаиләләр арасында төрле тәкәллефат илә бергә катнаштырып кулланылган минминлеккә хәйран булмау мөмкин түгелдер. Бу табигать бигрәк тә әхвәл вә тарих белән хисаплаша алганнарда нык сизелә. Чөнки алар мөхакәмә кылып, үзләренең хәл вә мазыйларында парлак нокталар вә нәфескә горур китерә торган нәрсәләр күрәләр вә шуларга карап тәфәххер итәләр. Гавам арасында да үзара ызгышкан чакларында табигать вә сияләреннән күп югары булган (эгоизм) асаре баш күрсәтә. Мөлаем вә йомшак табигатьле, хуш мөгамәләле бер халык та һич тә көтелмәгән бу кеби урынсыз кибар вә газамәтнең хәд табигыятендә артык күрелүе кешенең дикъкать вә игътибарын үзенә җәлеп итәдер. +Алар никадәр көләч йөзле, хуш мөгамәләле вә йомшак табигатьле булып күрелсәләр дә, мәзкүр дәгъваләренә иң тар вә уңайсыз хәлләрдә билә асла хәләл китермиләр. Истигъмальдә фәүкылгадә бер мәһарәт күрсәтәләр.Төркестанлыларың әхвәле рухияләренә якыннан иттилягъ кәсеп итмәгән кеше аларның табигатенә һич төшенә алмый. Ул кеше, никадәр тырышса да, вә никадәр фирасәт сахибе булса да, яңлыша вә һәр хосуста алданадыр. Алар мөгамәләдә иң тәрбияле инсаннарда күрелмәгән нәзакәтләрне дә күрсәтә алалар. Хәлбуки, шул нәзакәтләр әллә нинди әшәке гаяләргә хезмәт итмәкләре дә мөмкин. +Бу тарика мохатибларын һәр хәлдә дә игъфал итәргә кадәр булган төркестанлыларны эстетик ләкага вә юмористик ләкага да бик мөстәгыйдләр дияргә тугры килә. Чөнки алар сәнаигы нәфисәне бик яраталар вә даимән шигырьләр, хикәяләр, мәкаль вә табышмаклар белән мәҗлесләрен хушландыралар. Шуның өчен аларда нәкыш, хәттатлык, милли музыка һәр төрле тәклифат миллия бик мәкъбүл булып йөри. Күп мәҗлесләре һәртөрле ма ля ягъни илә узып, кирәкле мөзәкарәләр вә максатлар онытылып кала. Җитди мосахәбәләр үзлегеннән көлкегә әйләнеп китәдер. Бу табигатьләреннән алар бу көнге милли театр сәхнәләрендә бик нык файдаланалар. Театрчылыкта үзләренең сәвияләреннән бик югары муаффәк��ятьләр күрсәтеп торалар. Моңа корал булган нәрсә, шөбһәсез, аларның мәзкүр табигатьләре, фитърый булган талантларыдыр. Шул ук сәбәптәндер ки, анда үзара мөһим бер мәсьәлә өчен җыелган мәҗлесләрдә дә юмористикадан башка нәтиҗә ихтисаленә күз җитмидер. +Мондый табигатьләре өчен төркестанлыларны, әлбәттә, гаепләп булмый. Алар шуның саясендә рухка тәслият бирәләр, үз гадәтләре буенча хәятның мөтәммәм саналган эшләрне башкарган булалар да, шул тарика гүя әкләнҗәле бер хәят, күңелле вә төгәл бер тормыш мәйданга чыга була. +Эштә болар кеби күңелгә өмид бирә торган табигый хассалар вә мәзиятләр төркестанлыларда күп табыла булыр. Аларның барын да бу урында санап бетерү мөмкин түгел. Тик мөкаддәмәбездән соң шуны гына әйтеп китәргә бурычлыбыз ки: төркестанлылар үзләренең табигый талантларын бик урынлы истигъмаль итә беләләр. Әтъвар вә хәрәкәттә башка кавемнәрдә һич күрелмәгән игътидал вә истикамәтне күрсәтәләр. Бу хәлләр, фикер вә гакыл тәрәккый иткән вә рух тәрбиясе камилләшкән мөтәммәддин милләтләрдә күрелсә, һич тәгаҗҗеб итмәс идек. Ләкин төркестанлылар кеби бу көндә һәр җәһәттән төянлекләре илә шөһрәт тапкан өмидләрдә күрелүе алардагы фитрый булган истигъдад вә кабилиятнең кямиләтен белдерәдер. +Мәгълүм ки, хариҗдә тәҗәссем итеп табигать вә гадәт тарызында күрелгән рухи хәлләр - хакыйкате һәнүз беленмәгән хәят маддәсенең тәрҗеманнарыдыр. +Тәәссеф итсәк тә икрарга мәҗбүрбез ки, төркестанлылар борынгы бабаларының әхлак вә табигатьләренә гаять бик күп мәзиятләрен югалтканнар. Хәтта алар урынына инсан җыены өчен бик мөһлик вә җәмгыяте бәшәриягә кара леке була алырдай мәкруһ вә мәнфур гадәтләр дә кабул иткәннәр. Бу тугрыда мөкаддәс динебезнең түгел, дөресте руханиларының да әйтерлек тәэсирләре булмаган. Мәзкүр хәлләр хәзер дә шулай бара. Һәр җирдә тиешле мәүсимнәрендә туйлар, бәземнәр, сәйялләр вә башка төрле гадәтләр иҗраэ кылынып, шаушуларыннан бөтен Төркестан яңгырый. +Халыкның арка тирләтеп тапкан вә гаиләләренең еллык рәхәтләрен тәэмин итә торган хәят орлыклары, акчалары, хәтта мал вә дөньялары бу көнгәчә дәвам итеп, исрафның чигенә барып җиткән, дин вә милләт наменә зәррә кадәр дә исляхатка очрый алмаган төрле начар гадәт вә шәйтанәтләргә агылып югала. Боларның ачысын йөз меңнәрчә, хәтта миллионнарча гаиләләр татыйлар. Моннан туган агырлыкны, сыкындыны алар күтәрәләр. Менә шул тарика бу көнге Төркестан хәятының дәһшәтле фаҗигаларына нигез салынган була. Бу нигезне төркестанлылар үз көчләре вә үз акчалары илә салалар. + +Өмидләр хакында уйлаганда, зиһенне күбрәк әшгаль иткән нокта аларның фикер вә белем җәһәтеннән тоткан мәүкыйгларын белүгә тырышу була. Әмма язганда максатлар дибаҗә вә мөкаддәмәләрдән соңга калучан булалар. Галәлгомья сәләфләргә тәкълиддәнме яки яза торган мәүзугларым тәэсиреннәнме, минем бу максатларым баштан күп о��аклаштылар. Минем бит бигрәк теләгәнем төркестанлы карендәшләребезнең бу көндәге мәгънәви хәятләре хакында фикер йөртмәк иде. Тугрысын әйтсәм әйтим инде, тел тартынган нәрсә тиз әйтелми, каләм оялган нәрсә дә шулай ук тиз язылмый шул. Бу нокта исемә төшкәч үк, бөтен вөҗүдем тетрәде, рухымда дәһшәтле бер ихтираз сизелде. Хакыйкатьнең ачылыгы зәкъкумыннан ким диярлек булмаса да, укучыларга максатны язмыйча калдыра алмыйм. Шөйлә ки: (андагы замана җимешләре бер уч яшь буыны кавәс эченә алганнан соң, каләмне бер дә тартынмыйча йөртә алырбыз). Бөтен Төркестанны кыл иләккә салып иләсәгез дә, бер данә фикер орлыгы таба алмаячагыгызга ышаныгыз. Төркестан әле ниһаятьтә иске фикер вә мәгарифтән мәхрүм. Монн ан мең ел элгәре килеп, гали хезмәтләре илә бөтен дөньяны яңгыраткан мәшһүр Төркестан хакимнәре Фәраби вә Ибн Синалар вакытындагысыннан да иске вә мәхрүм бер хәлдә ул. Вакыт илә дөньяның ул почмагында да парлак заманнар бар иде. Заманына карап анда дарелголүмнәр инша ителде. Бөек мәдрәсәләр салынды. Милләт балалары төрле шәрех вә хашияләргә тоткын ителмәделәр. Дин, фән укыдылар; голүм белән таныштылар. Бөек галимнәр, мөтәфәккирләр вә хакимнәр җитештеләр. Дөньяда исеме дә беленмәгән фәннәр кәшеф улынды. Заманынд а голүмнең иң югарысына чыгып бик олуг бер мәдәни хәят тәэссис итә белгән төркестанлылар ул вакытларда фикерсез, идеясез генә булмаганнардыр шул. Аларда булган гакыл вә фикер дәрәҗәсенә бу көндә тарихларыннан вә калдырган әсәрләреннән өйрәнеп белергә мөмкиндер. +Бу көндә Төркестанда иң күңелсез хәл - халыкта аң һәм фикернең юклыгы, уку-укыту эшләренең матлуб булмаган юлдан баруыдыр. Борында хан сарайлары вә чын мәгънәсе илә гыйлем йортлары булырга яраган, йөз меңнәр вә миллионнар илә дәвамнары тәэмин ителгән мәшһүр Төркестан, Фирганә вә Бохара мәдрәсәләре бу көндә рухсыз бер хәлдә яталар. Халкына күрә мәдрәсәсе дигән кеби, шул халыкның теләкләренә генә хезмәт итә алалар. Төркестанның автомобиле - ишәк, локомотивы дөя булган кеби, мәдрәсәсе дә - шул борыннан калма хәрабәләрдер. Ул тормыш эчендә XX гасыр хәятына кирәкле берәр нәрсә эзләп маташмак габәс булдыгы шикелле мәдрәсә вә мәктәпләреннән шундый теләкләрдә булынмакта шулай ук биһүдәдер. Анда берәр максат та булырга охшамый, тәртип вә низам дигән нәрсәне искә китерергә дә ярамый, галәлитлак бер хәлдә дәвам итәләр. Дәресләрдә гыйбарәт укырга интихаб ителгән бер кариэ җәмәгатенең агызыннан чыккан берәр гыйлем мантыйк я кәлям җөмләсе шәрех вә хәшияләре һәм төрле моназарәләре белән бер тәхсилне уздырырга, һәр фәннән берәр дибаҗә, я берничә баб вә фасыл илә максатка җитә алмыйча, бөтен мәүсим тәхсилне (20-30 елны) үткәрергә гадәт ителмештер. +Ул мәдрәсәләр инсанда бер кабилият вә зәкявәт хассасы тугдырырга хезмәт итүләре кайда? Булган кадәр истигъдадыңны да мәһев вә харап итәләр. Мелла бәтчәләр арасында йөзгә, я меңгә бер була торган кабилиятле вә гакыллы шәкертләр дә башта чуалып вә саташып юлларыннан язалар. Соңга таба гына үз иҗтиһадлары саясендә бераз гыйлем кисәге хасил итсәләр итә алалар. Мөбтәдиләргә аңланмас бер рәвештә дәрес әйтүләр, дәресләрдә һич ляземсез фарси вә гарәби гыйбарәтләр кулланулар - мәдрәсәләргә хас гадәтләрдәндер. +Дин юлына дип, гадәткә ияреп зур акчалар сарыф кылучылар, олуг җәмигълар вә мәдрәсәләр бина итеп, зур вәкыфлар калдыручылар Төркестанда хәзер дә күптер. Ләкин мәгаттәәссеф бу эшләрнең бере дә матлуб булган мәдәни юл илә түгел, һич эштә әхвәл вә заманга карап хәрәкәт кылынмый; халыкның ихтыяҗы күзәтелмидер. Шуның өчен Төркестанда дин вә милләт юлына дип йөз меңнәр, хәтта миллионнар сарыф кылынып торса да, бу көнгә яраклы вә өмидле бер эш вөҗүдкә чыкканы юк, халыкның тәрәккый вә тәмәдденнәре эчендә җөзьи генә булса да ярдәме тигәне юктыр. +Эшләр бу тарыйка барганда халыкта фикер вә мәгариф ни дәрәҗәдә булуы шаять аңлашылса кирәк. Еллык расходлары 6-7 мең, бәлки моннан да артык булып, йөз меңнәргә төшерелеп салдырылган мәдрәсәләрнең гади касабәләрдә дә күрелеп торуы бөтен Төркестан вә Бохарада дин вә гыйлем юлына һәр ел нә кадәр һиммәт сарыф кылынганын яхшы аңлатса кирәк. Ләкин Төркестан - һәнүз шул иске Төркестан, фикер вә мәдәният афтабиның шәддәтле тәэсиренә дә аңсымый торган чыдамлы Төркестан ул. Мең кат тәәссефдер ки, бу көндәге Төркестан хәяты эчендә кешегә (рухка) нык тәэсир итә беләчәк халыкның фикер вә истикъдадын юлга салачак көчле бернәрсә дә табып булмый. Аларның ялгыз гаилә хәяты гына түгел, мәктәп вә мәдрәсә тәрбияләре дә ул әсасларга бина кылынган дип булмый әле. +Бу көнге яңа тәшәббес вә мәдәни һәртөрле тәдбирләрне дә шул җөмләдән, андагы матбугат - барчасын да халыкта яңа тойгы, милли вә мәдәни бер фикер уяндыруга, аларның фитърый булган хасса вә мәзиятләрен юлга салып җибәрергә җитәрлек дәрәҗәдә дип булмый. Шуның илә бәрабәр андагы яшь көчләргә милләтнең ярдәме юк. Һич улмаса хөсне тәвәҗҗеһе дә юк. Алар халык назарында бик түбән урын тоталар. Иске гадәт вә рәсемнәргә соң дәрәҗәдә иһтимам ителә. Төрле иҗраәт вә мәрасим вакыт могыйннәрендә кәмаль тантана илә үткәрелеп, халыкның табигатендә бик тирән бер эз калдыра. Димәк, бу тарика фикер вә истигъдадларның киләчәк юлларына кара сәдләр җигелеп, сәгадәт ишекләре бикләнәдер. Менә будыр андагы хәят вә фикер капусы. Аллаһ белер, бу нә вакыт вә кемнәр тарафыннан ачылачак. +Соңгы тәдбирләр юлында +Искеләренә рәкабәт итәчәк бу халыкның гасыйларына нык урынлашкан мәҗлүбиятене үзенә карата алачак гыйльми вә әдәби әсәрләр, әһалинең табигать вә әхвәле рухиясене торгынлыктан коткарачак мөфид рисаләләр нәшер ителгәне юк. Шигырь вә мәнзумәләргә һәвәсле, гомумән, нәзәкать вә нәфасәт мәрак булган төркестанлыларны дөрест тәрбия итә алу бик зур икътидар вә җитди ысуллар истигъмаленә барып туктый. Олуг бер милләтне гасырларча туңып калган торгынлыктан коткару, тугры юлга сала белү өчен бик фазыл вә тәҗрибә әһелләренә ихтыяҗ төшәдер. Заманның җитәкләве, татар әдәбиятының вә, гомумән, төрек матбугатының хариҗдан биргән тәэсире җирлеләр арасында мәдәни бер фикер уяндырса да, халыкны мәгънәви хәятка өмидләндерерлек кадәр бер көч мәйданда юк әле. Әле анда кабынып, ялтырап сүнү дәвере хәзер генә башланды. Андагы гомуми күренешкә караганда, бу дәвергә бер чик вә гая тәгайен әйтеп маташырга да юл юк. Бер фазыл илаһи белән генә гомуми хәятларына яңа рух өрелмәгәндә бу бөек вазифаларны хакынча үти алачак Әрбаб гыйлеменең тизме булачагын кистереп әйтә алмасак та, бу көндә анда юклыгын күрсәтә аламыз. Затән, Төркестанда бу көнге әхвәл вә төрле хәдәсәләр һәрбере - бу фикернең тимсаль мөҗәссәмедер. Анда һичбер яңа тәшәббес юктыр ки, гади вә бер муаффәкыятьсезлек илә дә җимерелмәсен. Һичбер эш юктыр ки, тәдбир вә ысул илә башланып дәвамы тәэмин ителсен вә рәваҗ тапсын. +Төркестанда матбугат мәүкутының, гомумән милли вә мәдәни исляхатның яши алмавына вә рәваҗ тапмавына сәбәпләр бик күп булса да, һәрбер вә һәрвакыт хөкем сөргәннәре фикеребезчә болардыр: +а) һәрбер милли вә мәдәни эшнең үзенең вакытыннан мөкаддәм көчләнеп эшләнүе, фикер агымының иҗбарына вә халыктагы сәвиянең икътизасына карап эш йөртәлмәведер; +ә) эшләнәчәк эшкә махсус ысул вә план истигъмаль ителмәве вә аның рәваҗы вә дәвамы тугрысында кирәк булган тәдбирләрнең аз гына булса да алдан күрелмәведер; +б) эшнең билгеле бер ышанычлы бер әсаска нигезләнүенә мөсаһәлә кылынуы; +в) мөәссис вә мөтәшәббисләрнең хакыйки икътидардан башка иминият гаммәгә дәхи мөзаһир була алмауларыдыр; +г) төркестанлылар арасында хәйләкәрлек вә нәйрәнкәбазлыкның тамыр җәюе. Ифрад арасында иминият көннән-көн югала баруыдыр; +д) эш башлаучыларның, гомумән яшьләрнең башка табәкалар арасында нөфүздән мәхрүм булуларыдыр; +е) эшнең гомум мәмләкәт низамына, дәүләт вә халык мәнфәгатенә муафыйк рәвештә йөртелмәведер; +ж) мәдәни вә иҗтимагый эшләрдә сәбат вә мәтанәт һәм җиддиятнең бүленмәве, гади бер косур вә муаффәкыятьсезлек бул дисә, ул эшнең күзләргә иске булып күрелүе, гүя тәхсиле кәмаләт өчен яңа, икенче бер эшнең лязим булып табылуыдыр; +з) матбага, мәктәп, вә башка мәдәни мөәссәсәләрнең юклыгы, бер эш башлан дисә, бер җиргә барып сыенырга мәҗбүрият күрелүедер; +и) халыкта фикер дүнлеге, табигать бозыклыгы, бер эшнең хакыйкатен төшенмичә, галәлгомъя фетнә вә әгъваларының кузгатылуыдыр; +к) дөньяда һәрбер дөньялыкны тугдырырга баш мая булган җәһаләтнең шәддәтле хөкем сөрүедер; +л) эшләрнең мөкаддәс гаяләргә вә биек максатларга гына хасланмавы, җәмгыяте бәшәрия илә уйнауның мөдһиш нәтиҗәләренә кадәр фикерләрнең йөрмәведер. +Төркестанда милли вә мәдәни бер эштә мәзкүр сәбәпләрдән котыла алмаганга күрә, моның өчен мисаллар, фактлар китереп торырга хаҗәт күрелмәсә кирәк. +Гаилә хәяты +Ата-угыллар, ана һәм кызлар бер җирдәрәк тупланып торулары игътибарга алынганда, Төркестанда да, әлбәттә, бер нәүгъ гаилә тормышы бар дияргә тугры килә. Исеме җисеменә ярашмый бик ялтыравыклы булып күренүендә шөбһәм булмаса да, аларның мәдәниятләрен игътибарга алып (заманыбызда бөтенләй әһәмияте калмаган бер тормышны да), "гаилә хәяты" дип атадым. Гаилә хәяты наменә язачак сизенмә вә төшенмәләрем тышлары күпме буялса да, зөбәрҗәт вә якутлар илә бизәлсә дә, асыл вә маһият вә кәйфият шәйнең ачылуы аларга карап кына үзенең шәкелен бозмаячагы мөхәкъкактыр. + +Бөтен барлыгы балчык өелмәләреннән мөрәккәб бер мескен әтрафы шул ук балчыктан өелгән коймалар фарыз итегез. Нәкъ карлыгач оясына охшаган шул өелмәләр - гасырлардан бирле кеше кулы илә сыланып килгән адәм ояларыдыр. Төркестан гаиләләре - менә шул ояларның хуҗалары, шул балчык базларында яшәүче гариб мәхлуклардыр. +Җирне балчык вә туфрак илә бүлгәләп, үзләренең кыйсмәтләренә сыенган вә шул өлешләреннән башка җир өстендә үзләренә тиешле бер генә нәрсә дә булыр дип уйлый алмаган бу адәм җыены - гасырлардан бирле канәгать әсире булып килгән сабыйлар дөньясыдыр. Күк кабәсе астында зур диңгез ки читләре офыкка барып тоташкан искиткеч киң вә галәбәлек шәһәрләр дөньяның әллә кайчангы бабелләренең вә алардагы халыкларның хәят вә мәгыйшәтләрен бер саниядә хәтерләтә алырлык олуг хәят диңгезләре - миллионнарча әлеге балчык ояларының берләшүләреннән хасил булган серле картиналардыр. Дөньяның моңлы таулары, яшел тирәк вә агар сулары илә чолганган ул гүзәл вә латыйфә урыннар бу көндә чалма вә чапан галәмәндә дини хәсән вә рухани зәвык вә сафа илә көн үткәрүче, үз хәлләреннән бик шат төрк угыллары илә тулыдыр. Ай-һай! Бар иде соң анда бервакыт дөньяларның киң вә рәхәт заманнары. Йир кыймылдау, йил сындыру кеби казаи илаһи димәсәң, җәзаи бер гамь вә кәдәрдән дә пакь вә сәламәт көннәре. Ул чакларда мәзкүр урыннар андагы халыклар өчен дөньямы булган икән, юкса аның фирдәвесеме? + +Төркестанда бүгенгә кадәр гәрчә мәдрәсә вә мәктәпләр булып килсә дә, алар хатыннар өчен, бәлки бөтенләй тәрбия өчен тәэсис ителгән нәрсәләр түгелдер. Гаилә тәрбиясендә иң зур роль уйнаучы әгъза - ана, хәяты иҗтимагыянең ярымы ирләрдә икән, калган кыйсеме хатыннар тасрифында булуы һәркемгә мәгълүм бер хакыйкать исә дә, гомумән әһле исламда үзләшеп калган инкыйраз гадәтләре Төркестанда да камил игътинаэ илә сакланмактадыр. Гаилә хәяты дигән мәүзугъ хәтергә килү илә балчык диварлары эченә ябылган (кадим Әндалүстә игътикад вә мәзһәб ихтиляфлары дәверендәге мөдһиш Игизцион җәлладлары калыбында), йөзләренә кап-кара пәрдәләр каплаган карагруһчылар, миллионнарча ислам хатыннары, гаиләләреннән аерылып, уен-көлке галәменә, сәфаһәт юл��арына чумган базарлар, урамнар вә чәйханәләр тулы Төркестан ирләре хыялда тәҗәссем итәдер. Ир вә хатыннар гөруһысының бер-береннән аерым хәлдә тәҗәссем итүе, бер таифәнең соң дәрәҗәдә мәзлүм вә мәхбүс, икенчесенең, моның киресенчә, гаять тә хөр вә ирекле булып күрелүе гүзәл нәтиҗәләргә малик булган рәвештә булса да бер эш иде. Хәлбуки, бу күренешләр шул дәрәҗәдә хәерсез, гайре табигый вә шул дәрәҗәдә эч пошыргычдыр ки, боларны күргән инсан никадәр гафиф вә битараф булмасын, ул хосуста уйларга вә фикерләргә вә тиешле сүзләрен әйтергә мәҗбүрият күрәчәктер. + +Төркестанда мәрдакярендән башлап югары сыйныф халыкларгача хатын-кыз галәме мәфлүҗ бер хәлдәдер. Хатын-кызларның инсанлыгына, аларның тәгълим вә тәрбияләренә игътибар иткән ир юк. Өч җисемнең маддаи хәйяниясе, гыйлем вә тәрбия рухының иң бөек гыйзасы - бәлки дә рухи вә җаниядер. Гыйлем вә тәрбия рухы үрелмәгәнлеге өчендер ки, Төркестан гаиләләренә хакыйкый хәят урынлашмамышдыр. +Хатын-кызлар ислам нәзарында да, инсаният мәхкәмәсендә дә бу җәзага хөкем ителмәсәләр белә, инсафсызлар тәсәллытындан нәфсеңне коткармак вә инсанлык хокукыңны казанмак өчен булмаса, үзеңнең инсанлыгыңнан хәбәрдар улмак лязимдер. Төркестан ханымнары исә, бу кеби аң вә белемнәрдән бөтенләй мәхрүмдер, бөтен Төркестанда хатыннар наменә тәэссис кылынган бер генә данә гыйлем йорты булмаса да, гаиләләр үзләренең бөтен хәят мәгънәвиләреннән мәхрүм булса да, гаилә фаҗигалары, залим вә гаддар ирләрнең золым вә эскәнҗәләре иң соңгы чикләргә барып йитсә дә, тугрысы үз зарарларына кыямәтләр купса да, андагы хатын-кызлар куй төркеме кеби каралтылар арасына сыенудан башка һөнәр күрсәтерлек хәлдә түгелдерләр. Хатыннарның бу гаҗизлекләреннән истифадә кылынып, аларның тормышлары, кысыла-кысыла, бу көндә шул хәлгә килмештер ки, аларның бөтен хәят, бөтен сәгадәтләре залим куллар тарафыннан бикләнеп алынган әлеге карлыгач ояларына мәхсур калмыштыр. +Төркестан ханымнары ирләрдәге тәрбия вә тормышны иске гадәтләргә ияреп кенә йөртәләр. Гаилә тәрбиясе, өй идарәсе өчен лязим булган мәгълүматны алырга мәктәпләр булмаган кеби, үз шивәләрендә китаплар да юктыр. Соңгы вакытларда гына ирләр арасына таралган аң вә фикернең акрынлап хатыннарга да күчүе, сираять кылуы мөгаллимнәрнең дә хатыннар галәменә аеруча әһәмият бирә башлаулары өмид ителмәктәдер. Төркестанда гаиләләрнең халәте рухияләрен аз булса да аңлатмак өчен түбәндәге нәмунәне күрсәтергә ярыйдыр: әнкәсеннән ишеткән тәлкыйннар бәрәкәсендә үзенең шәүләсеннән дә куркып, йөрәге ярыла торган кечек кыз балаларның әллә ничә толымнарга аерылып үргән чәчләрен, бизәкле камзул вә күлмәкләрен, мәгъсум телләреннән ялтырап чыккан саф шивәләрен иркенләп күрмәкче вә ишетмәкче булсак та, без муафыйк була алмамыз. Хатыннар вә кыз балалар арасына фәрәнҗе ябынып кермәгәндә, аларның әхвәл�� рухияләренә, табигать вә әхлакларына кадер итү ул якта торсын, яшен яктысында гына тугры килмәсә, йөзләрен, вөҗүдләрен иркенләп күреп булмыйдыр. Әнкәләренең наз эсселеге илә җылытылган кадерле күләгәләрендә нык бер назлы чәчәк булып, уку яшенә йитешә башлаган мәгъсумә кызчыкларның яшьлектән үк бөтен язмышлары аналары илә мәхәллә атуннары кулында буладыр. Бичара сабыйлар әнкәләренең теләве илә мәхәллә атуннарына бирелеп, "Чәһар китап", "Хаҗә хафиз", "Бәдил" кеби бер такым нәрсәләр укып йөргән булалар. Кызларның укулары вә яшьләре бераз олыгаеп, эш язу-сызуга йитә башлагач ук "сиңа мирза булырга түгел" дип, аталары кызларын атуннан да кире алалар икән. Атуннан курс тутырып чыккан Төркестан курсисткалары голүм вә мәгарифтән, тел вә әдәбияттан аз гына бәһрә алалар диеп тә хәтергә килергә урын юк. Хәтта ана телләрендә каләм тотып яза белүдән мәхрүм калалар. Моннан соң кияүгә килгәнгәчә булган иң кадерле вакытларында кызлар янә аналары янында кара тормыш вә иске гадәтләр икътиза иткән рәвештә тоталар. Фәләк курфә, дарфич кеби төрле өй зиннәтләре тегәргә вә үз араларында мәгърүф кул эшләрен өйрәнергә башлыйлар. Хатыннар арасында эшләнгән кул эшләре барысы да андагы өй кирәкләре, тормыш яраклары булу илә бәрабәр, бәгъзеләре тәкъдир нәфасәткә да малик булганлыктан, бу тугрыда әйтәчәк сүземез аларның игътикад вә табигатьләренә, әхлакларына да хили тәэсир бирәләр. Гыйлем йортлары, гавам динчеләре, мөнбәр вә мөхабәрәләр бу көнгә кадәр халыкның иман вә гакыйдәсен һәр җәһәттән ислях кылу юлына салынмаган. Салынган тәкъдирдә дә хатын-кызларның истифадәсенә юллар бикле булыр иде. Шуның өчен Төркестанда йортның мөманәгатьсез уйнаган, тәкрар мөдавәмәт кылыб гадәтләнгән эшләре игътикад булып, көннән-көн ныгып килгән. +Мәктәпләрдә иман вә дин үгрәтүләр, халык арасына таралган төрле хорафат, вәһем тулы китаплар анда да бездәгегә охшый. Андый нәрсәләрне тарату дингә хезмәт дип игътикад ителгәнгә, ул юлда эшләүче дә күп, таратучы да. Халык Корьән Кәрим вә хәдис шәрифә илә кирәк кадәр дә таныш түгел. Игътикад дөресли торган Аллаһның вә пәйгамбәрнең сүзләрен хакыйкать мәгънәсе илә калебләргә беркетә торган моталәга китаплары юк. Тугрысы иман игътикад мәсьәләләре анда бик чуалган бер хәлдәдер. Әле тиздән моңа гаид исляхат башланыр дип өмидләнергә дә юл юк. +Менә шуның өчен анда аналар агызыннан алган һәрнәрсә балага - иман дәресе, аналар кылган эшләр дин сабаклары булып төшәләр. Димәк, Төркестанда кызларның иман вә диннәре дә аналар илә элекке атуннар кулындадыр. Анда атуннар арасында әллә нинди горефләр, гадәт вә рәсемнәр тамыр җәйгән. "Би би сәһшенбә", "сер мәлик" кеби әллә нинди асылсыз вә сәнәдсез китапчалар таралган. Тәгълим вә тәрбиядән бөтенләй мәхрүм булган бер халыкның үзенә бер җуанычлы кәсеп табуы, төрле бидгать вә хорафат юлында фәүкылгадә гайрәт вә иҗтиһад күрсәтүе мәгълүмдер. Бинаән галәйһи Төркестан гаиләләрендә гарфия вә каргишлар фәнни 4-5 еллык курс урынын тота. Бу курс башында һәр гаиләнең шәйтанатлы мөтәхассыйсәсе булган аналар мөгаллимәлек итәләр. Мәгариф вә мәдәният нуры төшмәслек итеп ныгытылган мәтин гаилә корганнары пәстлек җәһәтеннән Төркестанда бездәгедән дә көчле вә тулыдыр. Инсаният дөньясында иҗтимагый хәятның нигезен тәшкил иткән бу кеби гали урыннарның кызганыч хәлдә тапталып ятулары һәрнәрсәдән артык тәәссефне муҗиб итсә дә, хәзергә сабырдан башка бер чара да юкдыр. + +Ир балалар да апа вә сеңелләре илә бер казанда кайнаганга, кеше төсле мәктәп тәрбиясе дә күрә алмаганга, ирләр илә хатын-кызлар арасында игътикад вә табигатьчә күп аерма калмыйдыр. Дидекемезчә, Төркестан хатыннары хакында уйлаганда никадәр кысынкы; хокуксыз, мәхкүмиятле вә әсарәтле кара бер тормыш тасвир кылынса, аларның ирләре хакында шул дәрәҗәдә иркен, хокуклы, киң вә рәхәт бер хәят күзгә чарпыйдыр. +Иҗтимагыятьнең иң серле кануннарын, инсанияткә иң гали хөкемәтләрен үзендә тәҗәссем иттереп бөтен дөнья мәдәниятенең мәншаи әгъзамы булган дин мөбин ислам наменнән му ничә килешсез адымнарны дәһа тугрысы әдәпсезлекләрне күреп мөгаззаб булмый тору мөмкин түгелдер. Аналар галәме, гаилә хәяты кеби гали вә пакь ләүхәләрне аяк астына салып, үзләренчә күңелле вә җитеш бер хәят тәэмин иткән бәндәләрнең сөлүк итдекләре тарикы шәргыяләрендә күрсәтеп үтәргә моваззафымыздыр. +Ирләр хөррияте +Идән һәм түшәмнәре салам якмыш, диварлары сары балчыктан гыйбарәт бер гади урында йөзләрчә балаларның бер агыздан кычкырып, бакырып утыруларын хәтерләңез. Әгәр шуларга, кулына чыбык тоткан, тәгълим вә тәрбияне ялгыз шул чыбыкта гына дип белүче бер Төркестандагы иске мәхәллә мәктәбе булыр. Әхвәлләре юкарыда язылган мәдрәсәләрне, Төркестан шәһәрләрендәге бөтен урам вә базарларны тулдырган ирләр сыйныфы - шул мәктәп исемендәге мал абзарларында 9-10 елларын, тәрбия мәүсимләренең иң кыйммәтле дәкыйкаларын заегъ кылып чыккан халыклардыр. Дини вә әхлакый тәрбиядән бөтенләй мәхрүм, әшәкелек вә тәрбиясезлекләре илә бөтен Төркестан мөселманнарының йөзләрен кызартучы халык - андагы "чәбән" сыйныфы дигән түбән таифәләрдән. Һәртөрле кабахәтлекне кылып, гомер исраф иткән бу халыклар - андагы ирләр хәятының иң кара вә былчырак агымына юл ачучы җанварлардыр. +Самавырлар галәме. Куркынычлы бер агым +Дидекемезчә, Төркестанда бөтен бикле урыннар, ихата вә корганнар хатын-кызлар мескене булып әверелгәннәре кеби һәммә ачык йирләр, базар, күчә вә мәйданнарда ирләр сыйныфына хас тәфәрреҗ вә тамаша урыннары булып калмышлардыр. Андагы самавырлар (чәйханәләр) дөньясы да бу соңгылар җөмләсенә керәдер. Сан вә хисаплары һич тә мәгълүм булмаган шул чәйханәләр халыкны үзләренә ияләштерүләре илә бүген дә шундый мөһим урын казанмышлардыр ки, мәрдкяр вә түбән халыкларның бөтен хәят вә сәгадәте, зәвык вә рәхәте үзләренчә ялгыз шулар саясендә генә тәэмин кылынмакта дисәк, хакыйкать булыр. +Ирләрнең мәгыйшәте күбрәк өйдән тышкарыда булганлыгы өчен, ашханә вә чәйханәләр Төркестанда шулкадәр күбәймеш вә тәрәккый итмештер ки, шәһәр вә касабәләр генә түгел, сахралардагы зур юллар, мәнзилләр, тимер юл стансалары - барысы да шулар илә тулдылар. Җәй көннәрендә һава эссе булганлыктан, адәм кайда барса да бере сайә куләткәгә мохтаҗ буладыр. Шуның өчен чәйханәләр, никадәр күп булса да, бәгъзан адәм күплегеннән, утырмак өчен урын да булмыйдыр. Мондый урыннарның даимән мөселманнар, ата вә балалар илә тулып, зур мәҗлес вә сохбәт cурәтен алуларында, әлбәттә, зур мәгънәви файдалар булуы да ихтималдыр. Фәкать бу файда вә әһәмиятләр, шул нокталар аңлашылып та, гомум тарафыннан ригая илә әдәп вә әхлак даирәсендә хәрәкәт иткәндә генә күрелүе мөмкин. Хәлбуки, бозыклыкка хезмәт итүче чәйханәләр вә аларның әһле гомумән әдәп, әхлак вә тәрбиядән читтә мәгънәви файда вә тәэсирләргә төшенерлек аң вә фикердән мәхрүм булганга, мәзкүр сәмәрәләр һич күрелми, бинаән галәйһи киләчәгеннән бигрәк аларның бу көнге әхвәлләре илә хисаплашырга мәҗбүрият күреләдер. +Ирләр хәяты дию илә бөтен Төркестанны каплап алган самавырлар, урам дөньясы, урам тормышы, сәелләр, туйлар вә бәземләр хыялда тәҗәссем итә. Бу хәл илә гаилә хәяты да үзлегеннән икегә ярылып, ике төрле тормыш мәйданга чыгадыр ки, боларның бере - кыяфәте югарыда зикер ителмеш хатыннар әсарате, икенчесе исә - түбәндә язылачак ирләр хөррияте. +Хатын-кызларын хәят корганнары, тормыш ныгытмалары эченә салып, якты дөнья, киң вә рәхәт тормышларны фәкать үзләренә генә караткан Төркестан ирләренең бу көндә тәгъкыйб итдекләре тарикы шәргыяләре, әхвәл вә хәрәкәтләре хосусында мөхакәмә вә тәгъмикъ нәзардан үткәреләчәк нокталар бик күп булса да, хәзерлекчә аларга Ходадан вөҗдан вә инсаф сорап, эртекаб итдекләре җөзьият вә фөругаттан катгы назар илә бәрабәр мөхтәрәм укучыларны хакыйкать әхвәлдән хәбәрдар итәчәк асыл матдәләрдән генә бәхәс итеп китүне тиеш таптык. Һәрхәлдә, Төркестанда ирләр хөрриятенең куркынычлы бер агым тәшкил иткәнлеген, бу кидешләрдән җәмгыяте бәшәрийә өчен бик мөдһиш хасталыклар туганлыгын вә туачагын күрсәтү кадәр инсанлык вазифасы өстемездәге олуг бурычларның бере булса кирәк. +Икътисади үлем +Бөтен тормышны икътисади үлемгә хөкем иткән нәрсә - милләтләрнең исрафлы гадәтләре, зарарлы табигатьләре, яман юлдан китешләре вә болар әмсале иҗтимагый хәятны җепсез буа торган хәлләре, хәрәкәтләредер. Мондый куркынычлы хәлләр, гадәт вә рәсемнәр Төркестан мөселманнарында кирәк ир вә кирәк хатын-кызлар арасында шулкадәр тамыр җәймештер ки, алар хакында уйлаганда наданлык вә мәдәниятсезлектән дә бигрәк йөрәкне әрнеткән нәрсә - аларның бөтен ешлыкларына вә һәлак булуларына баш сәбәп булган шул хәлләредер. +Тәәссефкә хатын-кызлар мәдәни вә дини әмерләрдә никадәр мәхкүмият вә әсарәттә булсалар да, төрле хорафат вә мәҗүсияттә шулкадәр сәррасият, бәлки аннан да артык хөр вә ирекледерләр. Хатыннар арасында төрле ярамас гадәтләрнең мәйдан алуы, аларның бикле вә рухсыз хәятын җанландыру юлында булган кеби ирләрнең дә чиксез вә чамасыз исрафлы рәсемнәре, бик мәзлүм вә ярамас фигыльләре үзләренең тормышын җанландыру, хөрриятләреннән мөмкин кадәр файдалану өчен булуы шөбһәсездер. Ир вә хатыннар хәятының бер-береннән аерым хәл кәсеп итүләреннән чыккан сәмәрәләр дә шуларга гына булмаса, башкача күрсәтерлек нәрсә бар дип булмый. Затән, үзенең игътидал вә истикамәттән язган ифрат вә тәфрыйтьле эшләрдән бу көнгә кадәр яхшы бер нәтиҗә дә чыкканы юктыр. (Бер эш вә хәл үзенең чигеннән ашса, зыйддына әверелә.) Шуның кеби Төркестанда да милләтнең ярым гәүдәсе булган хатын-кыз таифәсенең һичбер гакылга сыймаслык дәрәҗәдә әсарәт вә мәхкүмияттән, милләтне һәлак итәчәк наданлык, гаилә үлеме, тәрбиясезлек, хатыннар хәятының туңып торуы, ир вә хатын, ата һәм гаиләләр арасындагы мәгънәви рабиталарның мәйяль мәхәббәтләрнең зәгыйфьләнүе кеби язып бетмәслек күп зарарлардан башка бөтен милләтне инкыйраз чыкаруына сөйрәп барачак "ирләр хөррияте" дип атадыгымыз "икътисади үлем" тугмыштыр ки. Бу һәлакәттән котылу Төркестанда да, башка йирдә булган кеби, гомуми исляхат илә бергә хатын-кызларның вә гаиләләренең хәлләрен ислях итү, шәргы шәриф сыйдырган һәрбер гыйльми вә мәдәни тәрбияне алардан кызганмау илә генә булачактыр. +Дөньяда ислам шәргыятенә хилаф булмаган мәдәни эшләр дә бик күп. Кирәк голүм вә тәрбиядән, кирәк дин вә мәдәнияттән файдаланырга ислам хатыннары да ирләре илә бертигез хаклыдырлар. Чын мәдәни хәят, парлак вә күңелле тормыш, шәригать назарында Төркестандагыча "хатынлар әсарәте" илә "ирләр хөррияте" ысулларына әсаслануы мөмкин түгел. Бу һәлакәт агымының шәригать исеменнән йөртелүе Төркестан голәмасына күрә ничек булса булсын; хакыйкать хәлдә сукыр вөҗданнарны, җансыз йөрәкләрне дә әрнетерлек бер инсафсызлык, ислам хәятыннан гафләт, дин әсасларыннан хәбәрсезлектер. + +Хәят икегә бүленде. Үзенең табигый иң мөһим хасиятен, инсаният дөньясындагы иң гали мәзиятен гаиб итте. Затән, безем шу көн Төркестан хәятында күрдекемез һәртөрле хасталыклары бөтен галәме исламны, шул җөмләдән үземезне дә гасырлардан бирле золмәткә өстерәп килгән кара көч иде. Өммәтләрнең хәят вә бәкалары әсасланган бөтен иҗтимагый вә сәясәт кануннарына күзен йомып, ислам дөньясы инде бу торгынлыктан, бу чолганлыктан чыкса, арынса булса кирәк. Сигез гасыр элек үзе тарафыннан тупракка күмелгән бер хәббәнең бу көндә олуг йыгач булып йимешләр биреп торганлыгына төшенсә вә болардан үзе дә тәнавел кыла башласа вакыт иде. Ләкин мәгаттәәссеф эшләр ��лай ук булып беткәне юк әле. Дияре исламның башка почмакларында булган кебек Төркестанда да хәятны агулый торган әллә нинди кара көчләр тамыр җәйде. Тормышны үзенең мәҗрасыннан чыгарып, табигый җәрәянга киртә була торган гаризлы юллар ясады. Болар җөмләсеннән дә бере - "ирләр хөррияте"нең сәбәбе булган "икътисади үлем" - шул тормыш бозыклыгының сәмәрәседер. +Табигать байлыгы бик шәп булган бу өлкәдә төрк угыллары үзләренең тормыш вә гадәтләрендә бик муллык, киңчелек әсасларына корганнар. Туй вә рәсемләрне бер-береннән үткәреп, кешедән артык исраф кыла белүләр илә мактанганнар. Исрафлы, урынсыз мал түгүләр шул дәрәҗәгә барып йитмештер ки, болардан казанланачак мәртәбә вә дәрәҗәләргә кызыгып йортларыннан, мал вә дөньялардан аерылып калулары да күзләренә күрелмәмештер. +Бер кавемнең тәрәккыйсы вә икътисади хәяты юлында горфи гадәтләр кеби көчле бер гамәл юк, ахрысы. Әгәр бер кавем горфи гадәтләр челтәрендә булмаса, аңа мохитнең тәэсире бик тиз була. Аның тәрәккый вә тәмәддени дә юлында дәвам итә. Игътикад булып ныгыган гадәтләр галәбә кылганы өчендер ки, Төркестандагы һәрбер милли-мәдәни эш тормыш дулкыннары астында калып югала. Бик күп исляхат тәдбирләре шул куркынычлардан куркып, мәйданга чыкмый, чыкса да яшәми. Төркестан ирләре һәрнәрсәдән элек шул ноктага әһәмият бирергә, нинди генә чара табып булса да, шул кара көч илә күрешеп, аңа галәбә чалырга тырышырга тиешледер. +Төркестан байлыгының иң күп заегъ була торган упкыны - ирләр хәятын җанландырыр өчен чыгарылган сәелләр, бәземнәр, туйлар вә болардан башка чәйханәләрдә вә фасикъ урыннарда иҗра ителә торган төрле фәсад вә шәйтанатлардыр. Сөннәт туйларындагы исрафларны вә тиешсез йиргә түгелгән малларны санап бетерүдән телләр вә каләмнәр гаҗиздер. Гадәт вә рәсем либасын киенеп, түбән халык арасында тамыр җәйгән хисапсыз күп бозыклык; әфьюн, нәшьә, карахан, тиръяк, чәкид кеби зарарлы вә әшәке нәрсәләр истигъмале - ялгыз бер буын нәселне генә түгел, бөтен бер милләтнең хәят тамырын корыта торган зәһәрләрдер. +Халык арасындагы бөтен әшәкелек, бөтен бозыклыкның башы шулар булган кеби җанлы бер хәятны җепсез буа торган агу да шулардыр. Шул зәһәрләрне агызларына кабып, тәннәрен кыздырган кешеләр бозыклык учагы булган махсус самавырларда бәзем, җәванбазлык, комарбазлыклар илә шөгыльләнеп, гаиләләренең рәхәт вә сәгадәтенә сарыф ителәчәк, арка тирләтеп тапкан акчаларын исраф итсәләр, аларның гаиләләре чын сәгадәттән мәхрүм уларак, гаилә хәлләре тугрысында җөзьи бер ярдәмнән дә өмидсезлек илә гомер кичерсәләр, ул ханәләрдә нинди бер ислам рухы, гаилә хәяты хөкем сөрер дисез? +Сорнай, горнай вә бәземләрдәге хушамәд авазлары илә бөтен шәһәр яңгырый, XX гасырда бу халыкны мәҗнүн диюдән башка һичбер чара юк дип шикаять кылалар иде. Гәрчә түбән сыйныф халык булса да, ислам шәһәрләрендә мондый эшләрне ирке��ләп дәвам иттерүләре аларның бу эшләренә шәргый вә низами һичбер төрле цензорның кермәве - тәәссеф бер хәлдер. +Дәрвакыйг, андагы түбән сыйныф халкының гаилә хәятында тоткан юлы, Төркестан тормышының үзенә нисбәтән дә мәмдух бер юл түгел. Ирләрнең гаиләләрен ташлап, даимән тиешсез урыннарда утырулары, һичбер гакыл ышанмаслык хилаф табигать, ирләр хәятының гаилә хәятыннан аерылганлыгын күрсәтәдер. Һәммә мәдрәсә әһеленең гаиләләрендән аерылып, таш хөҗрәләргә сыенуларына бертөрле дә мәгънә биреп булмыйдыр. Иштә без Төркестандагы гаилә хәятына югарыда бәян ителгән рәвештә мәгънәләр бирәмез. +Инсаннарны бәхет вә сәгадәткә алып бара торган бер генә фазыйләт вә мәзияткә малик булмаган бер таифәнең хәят бабында нинди бер юл тотачагыны тәҗрибә әһелләренә бик мәгълүм булса да, җанымызны газаплаган бу хәлне зикер кылмый үтә алмадык. Моннан максат үз халкымызны күтәрү вә үземезнең килешсез эшләремезне кечерәйтү булмаган кебек, башкаларны яманлау вә алардан көлү дә түгелдер. Тик милләтебезнең дәһшәтле хасталыкларын уртага куеп, үз фикерләремезгә каршы килмичә, "ма һуа әл-хак"ны бәян кылу вә мондый тәәссефле хәлләрдән котылу чаралары һәнүз күрелмичә торуга каты кайгымызны изһар итү генәдер. +Төркестанда "Хатын-кыз әсарәте " вә "Ирләр хөррияте" дип атадыгымыз, гаилә хәятында тәгъкыйб ителгән юллардан хасил булган ачы нәтиҗәләрнең иң заидә тәәссефне муҗиб булганнары беземчә бунлардыр: +а) Милләтнең җаны булган икътисади көчнең югалуы. +ә) Гаилә хәятының мәгънәви җәһәтеннән туңуы. +б) Төрле бозык гадәтләрнең мәйдан алуы. +в) Игътикад бозылуы. +г) Хәятның бүленүе. +д) Ата вә гаиләләр арасындагы мәгънәви рабитаның зәгыйфьләнүе. +е) Наданлык ныгып, тәрбиясезлек арту. +ж) Табигать вә әхлакка зарарлы тәэсирләре. +з) Рух вә әгъсабка начар тәэсирләр. +и) Дингә вә инсанияткә каршы бөек әдәпсезлек. +к) Тарихны каралау. +л) Калеб каралу, тәгассыб көчләнү, гыйлем вә мәдәнияттән качу. +м) Үрчү канунына мохаләфәт. +н) Инкыйраз хастасына әсбаб хәзерләү. + +Төркестан хәятында куркынычлы бер юл ачкан бу кара агым моннан хасил булган ачы сәмәрәләр, ул упкынга төшкән түбән сыйныф халык аңларлык вә сакланырлык дәрәҗәдәге нәрсәләр булмаганга, бу тугрыда төрле чара вә тәдбирләр күрү вазифасы биг рәк Төркестан мөселманнарының әхлак вә дин көрсиләрене ишгаль итүчеләргә төшәдер. Әлифба, кием мәсьәләләре мәйданга чыгу илә андагы баш гонсыр өстенә хаксыз утлар яудырган; бөтен йортның ашын йиеп, киеп, дин наменә калдырылган вакыфларны кимерүдән тәм тапкан кешеләрнең һәрбер милли вә мәдәни тәшәббескә каршы килеп торулары урынына эшлиячәк эшләре менә шулар иде. Мәдәният кояшы төшү илә нурга карап ачылган милләт чәчәкләренең андагы фаҗигаларны сәхнәләргә алып, һәлакәткә йөз тоткан карендәшләренә күрсәтә башлаулары дин мөнасибларындагы вазифалар үтәлмәгәннән соң гына булды. Дини вазифалар ��ин башында торучылар тарафыннан үтәлмәсәләр, күзе ачык, саф вөҗданга малик угылларының моннан соң да үзләренең милли вә мәдәни бурычларын әда кылып торачаклары шөбһәсездер. +Ислам хәятының бу рәвешкә керүенә мөгаззиб булмыйча, XX гасырда да дин наменнән мәдәнияткә каршы күтәргән дин хамиләренең хәлләренә вай!.. Төркестандагы аңлы сыйныф алардан берәр нәрсә өмид итеп торамы, юкмы, монысы анларның үзләренә гаидтыр. Тик без үземезнең хәзергә Сәйидел-Мөрсәлин әфәндемез хәзрәтләренең хәят вә бәкай дин юлында әйтелгән бик бөек мәгънә вә хикмәтләрне җәмигъ булган сүзләреннән "Лә тәбку галәд-дини изә вәлийәһү әһлүһү вәләкини-бкү галәйһи изә вәлийәһү гайру әһлиһи" дигән хәдис шәрифен укып, үзләренең мөкаддәс вазифаларына ябышкангача, ул мәнсаб әһелләренә кайгылы вә тәәссефле күзләремезне тултырып карап каламыз. +ТӨРКЕСТАНДА МӘГАРӘЛӘР +Голүме табигыя галимнәре арасында "спелеология" исеме белән йөртелмәктә булган "мәгарәләрне тәфтиш гыйлеме" соңгы елларда Русиянең фән галимнәре арасында хәйли әһәмият кәсеп итә башлады. Императорга мәнсүб җәгърафия җәмгыяте 1914 елның җәендә "Кастанье" җәнапларыны Төркестанда булган мәгарәләрне тәфтишкә тәгаен итеп, бу юлда берничә мең сумнар сарыф итте. +Мәгарәләрне тикшерү, асаре гатика табып, үткәндәге милләтләрнең хәлләрене белү өчен гаять әһәмиятле булып, мәгарәләрдә сакланган иске нәрсәләрнең йир астында сакланган нәрсәләргә караганда да таза вә бөтен булулары ягыннан да әһәмиятледер. (Төркестан мәгарәләрене тәфтиш кылуның тәфсыйле мәзкүр җәгърафия җәмгыятенең Төркестанны тану шөгъбәсе тарафыннан нәшер ителгән журналның XI җилд 2 нче җөзьә 2 нче выпускасында нәшер ителгән иде.) +Бездә нә җәгърафия җәмгыяте вә нә дә асаре гатика мөфәттишләре булмадыгыннан иске ислам мәдәниятенең кайнаган, зур бер төрк милләтенең яшәгән вә яшәмәктә булган Төркестанның табигате, йире, суы, тавы-ташы белән танышуның безнең өчен дә файдасыз булмавын игътибарга алып, Төркестан мәгарәләре хакында булган шушы мәкаләчекне "Шура" идарәсенә йибәрдем. +1909 елда нәшер ителгән 88 нче номер "Petersburger Tsitung" газетасында язылып үткән "Угама елга мәгарәсе"ннән башланган. Бу мәгарәне Кастанье җәнаплары "Ташкент" реальный мәктәбе шәкертләре белән бергә тапкан вә тикшергән. Угама елгасының уң ягында "Хөмсан" кышлагыннан 15 чакрымда яңа бер мәгарә табып, моны "Реалистлар мәгарәсе" дип атаган. Бу реалистлар мәгарәсенең эче 80 метр киңлегендә, 3-5 метр биеклектә булып, эчендә гаять күп микъдарда күгәрченнәр оя ясаганлыктан, идәндә 1-5 аршын калынлыкта күгәрчен тизәге хасил булган. Мәгарә эчендә ярканат оялары булмаган. Кергән чакта мәгарә авызында вак-вак үләннәрнең булуы вә гаять күп микъдарда ятмакта булган дикобраз хайваны чәнечкеләре монда дикобразларның күп микъдарда яшәмәктә идекләрен күрсәтә. Бу мәгарәнең идәнендә үгез, куй, кыр кәҗәсе, эт, хәтта ад��м сөякләре табылганлыктан, элгәре күбрәк гомерләрен җир асты дөньясында уздырмакта булган юлбарыс, аю, бүре вә барс кеби хайваннарның бу мәгарәдә бер заманнар мәгыйшәт итеп, үзләре торырга гына канәгать итмәй, үзләре белән бергә азыкларын да мәгарәгә ташып, ризыклануларын күрсәтәдер. +Кирәк Угама елга вә кирәк "Хөмсан янындагы мәгарәләр"дә табылган юлбарыс сөякләре бу мәгарәләрдә элек заманнарда юлбарысларның оя ясап торганнарын күрсәтүе өстенә, йирле сартларның Угама буйларында юлбарысларның күптән түгел йөргәнлекләрен сөйләүләре мөфәттишнең сүзен куәтләсә кирәк. +Мөфәттиш тарафыннан "Реалистлар мәгарәсе"ндә ватылган бер савыт ватыклары арасында ике данә бакыр акчалар табылган. Бу акчаларда гарәпчә язылган язулар булса да, "гомер" сүзеннән башкасы танылмаган. Реалистлар мәгарәсеннән 10-11 чакрымда шул ук Угама елгасы буенда тагын бер мәгарә табылган вә бу мәгарә бу көнгә кадәр һичбер кеше тарафыннан тәфтиш ителмәгән булып, бу мәгарә хакында йирле сартлар бу мәгарәнең Ташкент шәһәренәчә сузылган (80-90 чакрым озынлыкта) йир асты юлы бар, диләр икән. Кастанье җәнаплары бу мәгарәдә үзе тәфтиш ясый алмаган. Аның тарафыннан тәфтиш ясалган мәгарәләрнең бере Сырдәрья елгасы буенда (Ангирка вә Гази гына елга чикләре буйларында) Яңа Курган кышлагыннан 5 чакрымда булып, бу мәгарәгә Кастанье җәнаплары бары 40-50 адымнан артык керергә муафыйк була алмаган. Чөнки юлбашчысы шуннан артык бармаячагын әйткәч, чарасыз, кире чыгарга тугры килгән. Кастанье җәнаплары Сырдәрья областенда булган мәгарәләрдән иң зурлары итеп шуларны саный: "Су сунган мәгарәсе", (бу мәгарә Ангар-игар саенда булып, профессорлар Веселовский тарафыннан тәфтиш ителгән икән). +"Алтын тапкан мәгарәсе" (Ангара елгасы буенда булып, П.С. Назаров тарафыннан тәфтиш ителгән), "Сугутән мәгарәсе" ("ӘүлияАта"дан 20 чакрымда булып, В.П. Янков тарафыннан тәфтиш ителгән). "Боралдай мәгарәсе" (П. Комаров тарафыннан тәфтиш ителгән). "Каер чакты сай мәгарәсе" (Хөҗәнд өязендә булып, капитан Арцишевский тарафыннан тәфтиш ителгән). "Өч ак киек мәгарәсе" (Төркестан шәһәреннән шимальдә Каратау тауларында булып, топограф М.А. Гирхгов тарафыннан тикшерелгән). "Чакмак ата мәгарәсе" (Чимкент өязендә югарыгы авылдан 7 чакрым мөсафәдә булып, И. Ситняковский тарафыннан тәфтиш ителгән). +Фирганә областендә булган мәгарәләрнең иң гаҗәбрәге "Көн әйгут" (Һәлакәт упкыны) мәгарәсе булып, Чарку кышлагыннан 2025 чакр ымда булган бу мәгарә 1881 ел миладидан "Төркестан археология җәмгыяте" әгъзалары тарафыннан каралган, җәмгыять әгъзалары мәгарәнең эченә түбән таба 90 аршыннан артык төшә алмаганнар. +Голүме табигыя мөтәхассыйсларыннан булган П.С. Назаров җәнапл ары "Көн әйгут мәгарәсен" элгәре заманнарда эшләнеп тә, соңыннан ташланган бер мәгъдән учагыннан башка бер нәрсә булмаска кирәк, ди. "Көн әйгут" мәгарәсендә әле дә тимер, көмеш-кургашын мәгъдәннәре табыла икән. +Шул ук Хоканд өязендә (Ворух) авылыннан җәнүбе гарби якта бер мәгарә бар. Бу мәгарәне Төркестан археологы Н.А. Задонный җәнаплары тәфтиш иткән. Йирле төркестанлылар бу мәгарә хакында шундый гарибә нәкыль итәләр икән: "Гүя аның өч тарафка чыгара торган юллары булып, болардан берсе Сафар кышлагына, икенчесе Мәккәгә, өченчесенең кайда барып чыкканы мәгълүм түгел", имеш. +Мәгарәнең авызы алдында кочак йитмәслек юанлыкта артыш агачлары вә 200-250 яшьлек карт карагачлар бар. Мәшһүр Тәхте Сөләйман тавында да берничә мәгарәләр булып (Ош шәһәре якынында), болардан иң зур шөһрәткә малик булганы - "Арван сталактит" мәгарәседер. Бу мәгарә Ош шәһәреннән 20 чакрымда алты мең фут биеклектә булган тау түбәсендә булып, В. Димченко тарафыннан тикшерелгән вә "Всемирная иллюстрация" журналының 1898 елында язылган иде). +Болардан башка аерым әһәмият биреләчәк мәгарәләрдән бере Рәнек күл якынында Мургаб елгасының урта йиреннән шәрыктәрәк бер мәгарә булып, бу мәгарә хакында йирле кыргызлардан гаҗәб гакыллы сөйләүчеләр бар. +Гүя бу мәгарәгә кытайлар тарафыннан зур хәзинә яшерелгән булган. Моннан 20 еллар элек мәгарәдән чыккан көчле җил белән иске заман ханнары кия торган "ука хилгать" килеп чыккан. Тагын күптән түгел шулай ук җил белән бер көмеш чиләк килеп чыккан икән дә моны кыргызлар Кашгарга алып барып, 90 сумга сатып кайтканнар. +Сәмәрканд областендә профессор Яворовский, хәрби топограф Ледомский, граф Бобринский, капитан Борщевский вә башкалар тарафыннан тикшерелгән "Мәгъшиват мәгарәсе" булып, бу мәгарә Искәндәр күленнән 40 чакрымда. Эчендә йирле халык тарафыннан ихтирам вә тәкаддес ителмәктә булган хәзрәте Идристән калган сугыш коралы барлыгы, Идрис пәйгамбәрнең шушы мәгарә эчендә яртылаш күмелеп, билдән югарыгы гәүдәсе ташта калганлыгыны риваять итәләр (мәгарә эчендә хәзерендә билдән югары ягы булган ярты адәм сөяге әле дә сакланмактадыр). Мәгарә эченең биеклеге 2820 метр кадәрдер. +ҮЗБӘКЛӘРНЕҢ НӘСЕЛЕ ХАКЫНДА +(халык арасында хикәят) +(Әбүбәкер әфәнде Диваевның этнографиягә гаид әсәрләреннән) +Гүя ибне Мәсгуд хәзрәтләре пәйгамбәремездән сораган: "Үзбәкләр кайдан чыккан, нинди нәселдән?" - дип. Пәйгамбәремез: "Алар Узгам пәйгамбәрдән таралганнар, Узгам пәйгамбәр исә - Гомәрия пәйгамбәрдән, Гомәрия - Талуттан, Талут - Яһүдидән, Яһүди - Ягкубтан, Ягкуб - Исхактан, Исхак - Ибраһим пәйгамбәремездән", - дигән була. +Ибраһим пәйгамбәрнең баласы булмаган, Ходадан сораган, Аллаһы Тәгалә кабул итеп, ике угыл биргән, 130 яшендә булган Бибисара исемле хатыныннан - Исхак пәйгамбәр, Бибиһаҗәр исемле хатыныннан Исмәгыйль пәйгамбәр дөньяга килгән. Үзбәкләр Исхак пәйгамбәрдән таралган булгач, аягыннан Бибисарага тоташалар. Исмәгыйль пәйгамбәрнең нәселеннән безнең пәйгамбәр килгән. Бер риваятькә караганда, үзбәкләр Исхак пәйгамбәрдән таралса да, икенче бер риваять шулай ди: "Пәйгамбәремез Өхед тавында мөшрикләр белән сугышкан вакытта, мөселманнар аз вә кяферләр күп булган. Мөселманнар, аптырашып, нишләргә белмәгәннәр. Нәкъ шул вакыт Шәрык тарафтан ниндидер бер халык килеп, мөселманнарга кушылганнар. Пәйгамбәремез бик шатланып, "әзар биһәм" дип кычкырган. Бу халык гарәпчә сүзне аңламаганнар. Пәйгамбәремез боларның аңламаганын сизеп, таҗикча "безнид" дип кычкырган. Моны да аңламагач, пәйгамбәремез хәзрәте Әбүбәкердән бу халык тугрысында сораган. Әбүбәкер әйткән: "Болар Төркестаннан килгән төркләр нәселләре, ерак бабалары минем атам Кахафәткә килеп тоташа" - дигән. Шуннан соң пәйгамбәремез боларга төрки тел белән сөйләгән. Төркләрнең сугышка катышуы белән кяферләр арты-алдына карамастан качканнар. Шул көннән алып, ислам дине әтрафка тарала башлаган. Пәйгамбәремез әйткән: "Болар минем "г оссам" булалар, кем дә кем боларга тел тигезсә, сүксә, тәхкыйрь итсә, ул кеше бик зур гөнаһлы булып, урыны җәһәннәмдә булыр", - дигән. +Төркләрнең нәсел башлыклары туксан ике булып, һәммәсе дә Кахәфәттән таралганнар: "Салаи Кабай бине Түләш баба бине Солтан Җәлалетдин бине Солтан Сафа бине Кай Йөз бине солтан Әбү әл-Фәиз бине солтан Хафиз бине солтан Дилдар бине Мөхәммәд бине Әбүбәкер бине Кахәфәт". +Салаи Кабай вакытында мәмләкәттә бик тынычлык булган. Туксан ике нәсел башлыклары бик бай булып, куйлары, хайваннары бик күп булган. Бер-берсенең малын аера алмаганнар. Шулвакыт болар үзара киңәшеп, үзләренә махсус тамга ясап, һәрберсе үзенең малына баскан. Шул көннән башлап, төрекләр туксан ике ыруга бүленгәннәр. +Тамга һәм ыруларның исемнәре: минег, йөз, кырык, уныг, уныг чит, җәляир, коңгырат, алчын, аргын, кыпчак, чакмак, кыргыз, казакъ, калмык, карлук, болак, сәмәрчык, катаган, киләче, кинигис, бойрак, урай, кият, хитай, кангылы, угуз, чуберлән, тотчы, нигез, уртачы, колатчы, чийүт, чакчувит, бәявәт, үгявәт, арлай, кирйит, уныг ут, бөркут, тангит, мангит, алаут, мыш миркит, калан, уңлан, карый гарәб, айлачы, чобырган, кышлык, кидай, төрекмән, дүрмән, кын тамыр, рамадан, мишин, уйсын, берай хафит, өерче, җөрат, татар, юрга, набаш, чагыр, сүләүс, тубай, теләвек, дары, кырын, шырын, күрля аб, баглан, җамбай, өйрат, чигез, уйгыр, агар, ябутаргын, кахәт, маҗар, кучалык, сауран, бахрин һәм боңа башкалар. +Туксан ике үзбәктән чыккан пир вә ишаннар: Касыйм шәехнең пире - ишан Газизан, моның пире - ишан Габдерафигъ, моның пире - Хәсәншәех, моның пире - ишан мирза Гали шәех, моның пире - шәех Кугани, моның пире - Касыйм шәех Газизан, моның пире - ишан Җамаледдин шәех, моның пире - Мәгъруф шәех, моның пире - Иламан шәех, моның пире - Садир баба, моның пире - Айхуҗа ишан - ләкабе Зәңги баба, моның пире - Хәким ата, моның пире - хәзрәт хуҗа Әхмәт Ясәви, моның пире - Хозыр хуҗа Йосыф Һәмдани, моның пире - хәзрәт хуҗа Әбелхәсән Карахани, моның пире - хәзрәте солтан Баязит Бистами, моның пире - имам Җәгъфәр әс-Садыйк, моның пире - Сәлман Фарси, моның пире - хәзрәте Әбүбәкер әс-Сиддыйк, моның пире - рәсүле Әкрам Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәлам. +Үзбәкләрдән чыккан әүлияләр һәм аларның ырулары: "хәзрәте шәех Мослихеддин Хөҗәнди катаган ыруыннан, Кадирбирде шәех җәляир ыруыннан, Куллаим шәех - дүрманнан, Баба Түкләк шәех монрат ыруыннан, Акбура - атаканкылылардан. Бахшиш ата - кыпчаклардан, хәзрәте Баһаветдин - кирйат, Чыгыр ата җолгынлык ыруыннан, Илбаба - рамадандан, Мисыр Гали шәех алчын ыруыннан, ахун газиз - кирйаттан. Йикян шәех катаган ыруыннан, Барамук шәех - каракалфактан, Матуй шәех коңгыраттан, Чилчир ата - уйсыннан, Коркыт ата - сиркәлидән, Ямгурчы ата өйран ыруыннан, Чылыкчы ата хәзрәт Исхак бабаның чупаны булган найман ыруыннан, актунлык ата минег ыруыннан, Актайлак ата - йөзләрдән, Җамалетдин шәех аргын ыруыннан, Җәлаган ата - кирайдан, Җонсыз ата кият ыруыннан булган. +Мәзкүр үзбәк ырулары һәммәсе дә Ибраһим пәйгамбәргә барып тоташалар. Шул нәселдән килгән пәйгамбәрләр башта гарәп телендә сөйләшкәннәр. Башкалары солтан булгач, гаҗәм телендә, соңыннан да төрк телендә сөйләшкәч, "төрк" дип аталганнар. Туксан ике ыруга җиткәч, төрки теле белән сөйләп, казакъ дип аталганнар. +Казакъ - туксан ике ыруның берсе, безнең Төркестан казакълары һәммәсе дә үзләрен Рум шәһәре тарафыннан килгән дип беләләр. Бик иске вакытларда казакълар башка бер диндә булганнар. Алардан туксан ике кеше килеп, пәйгамбәремез хозурында исламиятне кабул иткәннәр. Шуның өчен дә пәйгамбәремез аларга "Гази хак үзе килде, үзе килде, үз бәк" дип исем биргән. Соңыннан Гази хак исеме үзгәртелеп, "казакъ" дип тәгъмим ителгән пәйгамбәремезнең үзе килде, үзе бик дип әйтүеннән "үзбәк" исеме белән мәшһүр булып киткән. +ТАШКЕНТТА МӘҮЛЕД +4 гыйнварда кич мәктәп бинасында мәүлед мәҗлесе булды. Әүвәл мәсҗеттә мәүлед укылды. Имам Фәсхетдин Әхтәмов җәнаплары мәүледнең хасияте вә аңа даир берничә сүзләр сөйләде. Мәүледнең зур бәйрәмнәребездән саналырга тиешле икәнлекне аңлатты. Башка милләтләр үзләренең кечкенә бәйрәмнәрене дә зур хөрмәт илә каршы алганда, безнең елда бер мәртәбә килә торган мәүлед бәйрәмене халкымызның игътибарсыз каршы алуларына тәәссеф бәян итте. Соңра мөгаллим Булат әфәнде Сәлиев нотык сөйләде. Нотыкта ислам дине таралмастан әүвәл булган хәлләр, аның ничек вөҗүдкә килүе вә нинди кыенлык илә таралганыны сөйләде, ислам дине вә мәдәниятенең иҗтиһад аркасында акрын-акрын бөтен дөньяга таралганлыгы һәм дә аның Төркестан вилаятенә керүе вә төркестанлыларның ничек ислам кабул иткәннәрене бәян итте. Ислам дине вә Коръән тугрысында башка диндәге мәшһүр философлардан берничәләренең фикерләрене нәкыль итте. Элек Төркестан вилаятендә ислам мәдәнияте никадәр тәрәккыйгә малик булуы, хәзерге көндә бөтен йирләрдә, бигрәк тә Төркестан вилаятендә зәгыйфь хәлдә калганлыгын��ң сәбәпләрен аңлатты. Моңар бер чара булса, ул да уку икәнлегене белдереп, үзләремез мәхрүм булса та, киләчәктә вә хәзерге көндә укымакта булган балаларымызның киләчәкләрене тәэмин итеп, мөмкин кадәр аларны гыйлемдар итәргә тырышуның кирәклеген күрсәтте. +Соңра халыкның мәктәпкә хәзерләнгән ашка керүләре үтенелде. Мәктәптә балалар тарафыннан берничә төрле көйләргә бәйрәм шигырьләре укылды. Соңра боннан берничә ел элек рөхсәт алынмыш (көтепханә) кыйраәтханә тугрысыннан сүз кузгатылды. Халкымызның кыйраәтханәгә бик зур ихтыяҗы барлыгы вә аңар рөхсәт булса да игътибарсыз ятулары бәян кылынды. +Касыйм Туминев әфәндене вәкил итеп губернатор җәнапларына гариза бирелгән иде. 1912 елда губернатор җәнаплары тарафыннан рөхсәт ителеп, эш полицмейстер канцеляриясенә килгән, ялгыз Касыйм әфәнденең кул куеп, рөхсәт кәгазене алып чыгуда гына калганлыгы сөйләнде. Касыйм әфәнде үзе дә хазир иде. Халыкның үтенүе буенча, иртәгесен үк полицмейстер канцеляриясенә барып, мөмкин булса рөхсәт кәгазене алып чыгарга вәгъдә бирде. Бер җәмгыяте хәйриядә ихтыяҗ зурлык сөйләнде. Бу мәсьәлә дә берничә ел элек кузгатылып, гариза бирелеп, эш Петроградка кадәр барса да, уставларының артыкча киң булуы сәбәпле булса кирәк, рөхсәт ителмәгән. Яңадан кечерәк уставлар төзеп, рөхсәт өчен губернатор җәнапларына мөрәҗәгать итәргә булдылар. Ахырда хазир булган әфәнделәрдән бер йөз сумнан артыграк акча җыелды. Ир вә кыз балалар өчен мәүлед бәйрәме эшләнергә карар бирелгән иде. Юкарыда җыелмыш акчаны зыяфәткә виреләчәк бәйрәм бүләкләренә тотарга булдылар. +Мәсҗедкә шәһәремезнең могтәбәрләреннән күбесе килмәде. Халкымыз үзләренең мәнфәгатьләреннән берничә сәгатькә генә кичеп, елда бер булган зур милли бәйрәмебезгә игътибарлырак карасалар, бигүк гөнаһ эшләгән булмаслар иде. +Мәҗлескә җыелган кешеләрнең бөтенесе йитмеш кадәрле исә дә, арада читтән килгән кешеләр дә бар иде. +Шул ук кич кызлар мәктәбендә ханымнар вә туташлар мәҗлесе дә булды, анда да мәүлед укылып, һәртөрле сүзләр сөйләнеп, мәҗлес сәгать 12 гә кадәр сузылды вә бик күңелле үткәнлеге аңлашылды. +БОХАРАДА ХАСТАЛЫК +Бохарада йогышлы авырулар таралып, һәр көн 50-60 вә йөзгә кадәр кеше үлеп торганлыгы язылган иде. Соңыннан идарәмезгә килгән мәктүбләрдән аңлашылганына күрә, бу хәстәлекләр көннән-көн артып, дәһшәтле бер сурәткә кереп бара. Мәктүбләрдә бу авырулар төрлечә тасвир ителәләр. Бер төрлесеннән - тиф булганлыгы, икенчесеннән ваба булганлыгы аңлашыла. Мислә, Г.Г. имзасы илә йибәрелгән бер мәктүбтә язалар: +"Бохарада кинәттән үлүләр була башлады. Халык куркышка төштеләр. Гыйльман тарафыннан ун көнгәчә һәр көн сәгать 9 да мәсҗедләрдә азан әйтеп, гыйбадәт кылырга, сәдака бирергә әмер садир булды. 15 февральдә һәммә яһүдиләргә дә үз гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт вә дога кылырга әмер булды. Күп кешеләр сөйләшеп, чәй эчеп вә дөкяннәрендә утырып яки сәүдә кылып торган йирләрендә егылып үлгәләделәр. Скарлатин, тиф кебек йогышлы авырулар, столбняк кеби дәһшәтле хәстәлекләр көннән-көн таралалар. Йитәрлек доктор, хастаханә, аптека юк. Әһали нишләргә белмәгәч, гыйбадәт вә дога кылырга тотына, ләкин..." +Зыятдин Нәзиров имзасы илә йибәрелгән мәктүбтә язалар: +"Соңгы көннәрдә Бохарада сыпной тиф авырулары күбәеп китте. Моннан ай яры, ике ай элек көненә 10-15 кеше үлә иде, соңыннан 30, 40, 50, 60 кеше үлә башлады. Хәзер көненә 150 кеше дәфен кылына. 13 февральдә 172 кеше дәфен ителде. Бу авырулар тарала башлагач, Ташкенттан бер доктор килеп, төрле телдә лекцияләр укыды. Халыкка бу хакта мәгълүмат бирде, каршы тору өчен лязем булган чараларның мөмкин булганнарын сөйләде. Ләкин катгый һичбер нәрсә эшләп булмагач, кайтып китте. 15 февральдә харчевняларга кереп ашау мәнгы ителде. +Элек бу авыруларны качаклардан тарала булырга кирәк, диеп уйланган иде, ләкин бу фикер бераз хата булырга охшый. Чөнки үлгән халык бохаралыларның үзләреннән. Нугайлардан, рус вә башка милләтләрдән үлгән кеше юк диярлек. Ялгыз бохаралы үлә. Октябрь 1915 ел декабрь башыннан бу көнгә кадәр тәхминән 10 меңгә якын кеше дәфен кылынган булыр, диләр. Хәлбуки шул йирдә аралаш торган рус, нугай вә башка милләтләрдән әйтерлек үлгән кеше юк. Мәхәлли халык гаять пычрак торалар. Шуның өстенә кавын, карбыз вә башка шундый йогышлы авыру микроблар ташый торган йимешләрне игътибарсыз сурәттә ашыйлар. Күбесе шуның белән туклык кылам дип йөри. Хәлбуки карыны гына бозылган була. +Бу халык үзләре бераз тыелса, ваба да, тиф та бу кадәр таралмас иде. Хәзер авыру шулкадәр нык таралды вә шулкадәр халыкны куркуга салды ки, мондый хәлләргә илтифатсыз булган гыйльман таифәсе дә хафалана башладылар. Әмир хәзрәтләре тарафыннан көн-төн урам буенча тәкбир әйтергә, салават укырга әмер булды. Бу тагын да халыкны куркуга төшерде... +* * * +Талибәдән Х. Камалетдинов имзасы илә язылган өченче бер мәктүбтә диеләдер: +"Бохарада дәһшәтле ваба авыруы сизелә башлады. 10 февральдә ялгыз шәһәр эчендә ике йөзгә якын җеназа булды. Бу мөнәсәбәт илә Кушбиге хәзрәтләре кичәләрдә һәр мәхәлләдә ике-өч адәм тарафыннан нәүбәт белән азан әйттерә башлады. Шәһәр ихатасында салават укып йөрергә мәдрәсәләр тәгъйин кылды. +Авыру тигән кешеләр бик тиз үләләр. Мислә, бер адәм магазинга кечкенә баласын алып килеп, аягына кәвеш сайлап тора икән. +Һичнәрсәсе булмаган кеше шундук егылган да җан тәслим кылган. Икенче бер адәм шулай ук сәламәт хәлдә намаз укырга керешкән, намазын тәмам кылу илә намазлык өстендә үк үлеп калган. Авырулар аяк буыннары тетрәп, хәлләре китеп егылалар вә шундук җан тәслим кылалар. Халык гаять куркуда. Нишләргә дә белмиләр..." +* * * +Даими мөхбиремез Г. Мөфтизадә җәнаплары яза: +"Бохарада дәһшәтле авыру таралганнан язган идем. Моңа каршы хөкүмәт тарафыннан һичбер катгый чара күре��мәде. Шунлыктан авыру һаман күбәя, бөтен тәдбирләр шуннан гыйбарәт: +Һәр мәхәлләдә азан би мәхәл (вакытсыз азан) укырга әмер кылынды. 12-13 февраль кичәләрендә һәр мәсҗедтә нәүбәт белән азан укылып торды. Бәгъзе зуррак мәсҗедләрдә дүрт-биш мөәззин азан әйттеләр. Бөтен Бохара шау итте. Тәкбир вә азан тавышлары белән халык тагын да тәшвишкә төшеп, фәүкылгадә бер галәбәлек булды. Азан вә тәкбир әйтүләр һаман дәвам кыла, шуның өстенә әмир хәзрәтләре тарафыннан шәһәрне әйләнеп салават укырга әмер булды. Мәдрәсәләр кулларына "Сәхих әл-Бохари" вә "Дәляил хәйрат" кеби китаплар тотып, 13 февральдә Бохара кальгасыны әйләнеп йөрделәр". +* * * +Мәктүбләрдә бераз мөбаләга, яхуд вакыйгны бераз арттырып язылу булырга мөмкин. Ләкин язганнарның иң ким бер микъдарын алганда да бүген Бохарада фәүкылгадә дәһшәтле бер авыру вә фәлякәт хөкем сөргәнлеге ачык аңлашыла. Мәктүбләрдә бирелгән мәгълүматта дикъкатьне муҗиб ике хәл бар: берсе - бу авыруларның бохаралыларда гына булып, рус, яһүди вә нугайларда булмавы. Икенчесе - авыруларның бик тиз вафат булулары. Ваба булса, гомуми булырга һәм дә авыру тигән кеше бераз мөддәт газап чигеп вә бөтен галәмәтләре белән хәлдән таеп үләргә тиеш иде. Мохабирләрнең биргән мәгълүматларыннан авыруның ялгыз бохаралылар арасында гына булганлыгы вә бик тиз аяктан егып үтергәнлеге аңлашыла. Шунлыктан бу авыруның мәхәлли халыкның үзенә махсусрак бер авыру булу ихтималы да хәтергә килә. Ләкин һәрхәлдә бу авыруларның әсасы хифзессыйхәт кагыйдәләрене ригая кылмаганлыктан булса кирәк. Бик тиз бөтен шәһәрне чолгап алуы да каршысына тыйбби чаралар күрелмәгәнлектәндер. Бохараның хәвызлары һәркемгә мәгълүм. Хәвызлар зур түгел, бәгъзән, буылып 20-25 көннәр акмый торалар. Бер яктан, халык шунда аяк-кул вә битләрене юа, тәһарәт ала, борынын сеңдерә, икенче яктан, шундук су алып эчәләр. Бу су эсселәрдә исләнеп, тончып бетә. Арыклар кечкенә, өсләре ябылмаган. Аларга да шәһәр вә халыктан һәртөрле пычраклар - нәҗасәт төшеп тора. Шуның өстенә базар араларында булган пычраклык вә тәртипсезлек тә кушылса, Бохарада авыру булуга түгел, моңа кадәр Бохара халкының үлеп бетми торуына гаҗәпләнергә тугры киләдер. Моңа никадәр гафләт ителгән булса да, афәт булмаган икән - торылган. Инде афәт килгәч, Бохара хөкүмәте бөтен көче илә бу афәтне халык өстеннән дәфгы кылырга, күтәрергә иҗтиһад кылсын иде. Азан әйтү, салават укып тәкбир әйтүләр һәр нә кадәр яхшы вә саваплы бер эш булсалар да, сәбәпләрене кылмыйча, аның белән генә фәлякәттән котылып булмаячагы мәгълүм. +Һәрнәрсәнең бер сәбәбе бар. Шуны кылырга кирәк. Олуграк мәркәзләрдән зуррак табиблар чакыртып, асыл мәсьәлә аңланса, вә аңа каршы шул кешеләр тарафыннан мәслихәт күрелгән чаралар, һич тәхлифсез йиренә йиткерелсә, шөбһәсез, әһали бу бәлаләрдән котылыр иде. Юкса һич бер сәбәп вә чарасыны күрми ялгыз тәкбир вә салават әй��ү белән кифаяләнелсә, бу авырулар тагын да дәһшәтлерәк бер сурәткә кереп, соңыннан бөтенләй чарасын күрергә көч йитми торган бер хәлгә керергә мөмкиндер. +ТӨРКЕСТАН МӘКТҮБЛӘРЕ +Төркестанның йирле халкы мөселман үзбәкләрдән гыйбарәт булып, болар башка гонсырларга нисбәтән әксәрият тәшкил итәләр. Бу көнгә кадәр йирле әһалинең җан хисабы 10 миллионнан артыграк тәгъйин ителә иде. Хәзер дә җан дәфтәрләре язылып тора. +Тиздән Төркестандагы йирле мөселманнар ... мәгълүм булса кирәк. Тик шунысы күңелсез ки, үзбәкләр 15 яшьтән узган хатын җенесенең исемнәрен әйтмиләр. Анларның исемнәрен дәфтәргә яздырырга теләмиләр. Буны да шул шәригать күзлеге аркылы күрәләр. Бу эшнең Учредительный собраниегә булган галяка вә мөнәсәбәтен аңламыйлар. Анда 200 мең кешедән бер кеше сайланачагын хәтерләмиләр. Мәсәлән, Ташкентта хатыннарны аерып калдырганда, мөселманнарның җан хисабы 200 меңгә йитмәячәге көн кебек ачык күренә. Димәк, хатыннарны хисапка кушмаганда, Төркестанның мәркәзе булган Ташкент шәһәреннән бер вәкил дә йибәрелмәячәк. +* * * +Төркестанның икътисади җәһәтләренә күз йөртсәк, аның каймагын рус, яһүд вә әрмәннәр суырып торганын күрәбез. Йирле халыкка астындагы күк сөте генә кала. +Төркестанга тамак туйдыру нияте белән килгән погонлы, җиз төймәле руслар иске хөкүмәт заманында кесәләрен яхшы ук калынайткан иделәр. Йирле халык белән рус түрәләре арасындагы хакимият вә мәхкүмият әсарәт вә хәкарәтләр "козгын" заманындагыдан бер дә ким түгел иде. +Инглизләр Һиндстан мөселманнарын ничек изсәләр, руслар Төркестан мөселманнарына аннан да начаррак мөгамәлә кылдылар. Вагоннарда йөргәндә Сәмәрканд мәдрәсәләреннән бере идәнгә төкергән чагында, сасы кондукторның нәҗес кулы илә аның башындагы мөкаддәс намаз киеме булган чалмасы белән сөртеп ташлаганы аслан хәтеремнән чыкмый. +Башкаларның мөселманнарга нинди кабих мөгамәләдә булганлыкларын вә анларны аннан да яман итеп типкәләгәнен үзеңез уйлап белерсез инде. Бу руслар әле шушы көндә дә Төркестан икмәген ашап торалар вә һәмишә вәли нигъмәтләре булган Төркестанлыларга әүвәлге назар белән карыйлар. +Мондагы әхлаклары бозылган руслар, чиновниклар иске погоннарын, тышкы киемнәрен алыштырсалар да, эчләрендә берләшеп, каннарына сеңешеп калган начар гадәтләрен ташлый алмыйлар. Һәм ташларга теләмиләр дә. Һәм ташларга теләмиләр дә... +ХИВА ШӘҺӘРЕНДӘ ТАТАР ТЕАТРЫ +1905 еллар +Әсфәндияр ханның якын министрларыннан Исламхуҗа арыклар һәм тимерле күперләр салдыра. Шуның белән ул хан һәм халык каршында игътибар тапкач, Хива шәһәренең уртасында яртылаш көнчыгыш һәм яртылаш Аурупа ысулында бер мәдрәсә салдыра башлый. +Әсфәндияр хан белән түрәләре мәдрәсәне барып карагач, Аурупа ысулынча театр бинасы салынганын күрәләр һәм шуның өчен аңар бик каты ачуланалар. Ахырында Исламхуҗа халыктан җыела торган акчаның исәп-хисабын алып, хан��а мәгълүм үлчәүдә генә жалованье билгеләп куярга кирәк, дигән фикерне тарата башлагач, ханның якыннары төрле сылтаулар табып, Исламхуҗаны ханның боерыгы белән үтерәләр һәм аның салган уку йортларын, театрын җимереп ташлыйлар. +1912 ел тирәләрендә Хивага татар җырчыларыннан Камил Мотыйгый килеп төшә һәм Хәсәнгали Әкбәров дигән приказчикны күреп, концерт кую турысында сөйләшә. Концертны, театр бинасы булмау сәбәпле, бер частный йортта куярга карар бирәләр. Гали Әкбәров Хиваның зур кешеләреннән берсенә барып, "Безнең татарның зур голәмаларыннан берсе Коръән укып, тәфсирен сөйләргә килгән. Сезнең өегездә җыелыш ясарга мөмкин булмас микән? - ди. Ул риза була. Билетлар сатып, 500 сумлап акча җыялар. Камил Мотыйгый анда, иң әүвәл, Коръән укып, тәфсирен сөйләп бирә һәм соңыннан концерт бирә. Халык аның тавышын бик яратып кала. +1917 елдан соң +1917 елгы революциядән соң Хиваның ярлы халыклары баш күтәреп, үзләрен чиктән тыш каты кыскан Әсфәндияр ханны сарайга кереп суеп чыгалар. Элек урынына бер хан куйсалар да, ул да озакка бармый. Ахырында Советлар Русиясенең кызыл көчләре килеп, чын-чынлап иреккә юл ачалар. +Төрле җирдән килгән татар эшчеләре 1920 елда театр эшләрен башлыйлар. 1921 елда татар труппасы килеп, театрны чын-чынлап эшкә ашыра. Шул ук елда зур театр салына. Шушы театр аркасында Хивадагы халыкларның "бәтчә" биетү шикелле бозык гадәтләре әкренләп бетә һәм аның урынын театр ала. +Театр эшләренә иң әүвәл Арский, Арская, Әхмәт Донской, Казанский, Мөхәммәдев, Ильский, Заһид Вәлитов, Искәндәров һәм башкалар якыннан катнашып йөриләр. 1922 елда Троицкида Мәүлүдов, Яушев, Борнаев, Фәйзуллина, Яушева, Мәҗидуллин, Мухин һәм башкалар килгәч, труппа тагы да көчәеп китә, театрны татарлар һәм җирле халыклар бик кызыксынып карыйлар. Татар театры үзбәк, каракалпак һәм казакъ халыкларының аң-белемнәрен күтәрүгә бик зур ярдәм итә. Җирле халыклардан да театр уйнаучы артистлар җитешеп уйный башлыйлар. +Хәзерге көндә үзбәкләрнең үзләренә аерым труппалары бар. Труппа еш-еш спектакльләр куеп килә. Үзбәкләрнең үзләреннән генә дә берлек төзелгән духовой оркестрлары бар. Бу оркестр һәр спектакльгә һәм тантаналы утырышларга катнашып килә. Болар өстенә казакъ һәм каракалпаклардан да һәвәскәрләр, түгәрәкләр төзеп, театр уйнашдыргалап киләләр. +БОХАРАДА ТАТАР ТЕАТРЫ +Бохарада театр уйнау 1911 елларда башлана. Иң элек "Сәйяр" труппасы килеп, спектакльләр куя. Аннан соң Касыйм Шамил һәвәскәрләр белән килеп, спектакль, концертлар биреп китә. Ул берничә айлар эшләп киткәннән соң, Бохарадагы татар приказчиклары да театр уйный башлыйлар. +1920 ел ахырларыннан Бохара Кызыл Армия тарафыннан алынгач, татар бригадасының сәяси идарәсе эшчеләре дә Әндиҗаннан Бохарага баралар. Аннан соң татар бригада труппасының артистлары да берәнсәрән Бохарага бара башлыйлар. Ахырында алардан Бохара җөмһүрияте хәрби-сәяси идарәнең аң-белем тарату бүлеге янында бер труппа төзелә. +Ул чакта бу труппа башында Бохара җөмһүриятендәге армиягә кирәк-яракны җитештерү идарәсенең сугыш комиссары Зәки Баязидский тора. Ул труппага режиссер һәм юлбашчы була. Бу труппа, бик зур көч куеп, чын күңел белән эшли. Бохарада сәяси идарәнең клубларында Бохарадагы кызыл гаскәрләргә һәм хезмәт ияләренә спектакль- концертлар бирә. Халык театрны бик ярата. Татар труппасы уйнаган чакларда клуб һәм театрларга халыкны сыйдырып булмый иде. +Баязидскийдан соң Шәриф Рәхимов, Әбҗәлилов һәм Әхмәд Биккулов иптәшләр труппаны таратмыйча алып баруга сәбәпче булдылар. Труппа Чарджой шикелле җирләргә гастрольләргә чыгып йөрде. +Бу труппада Әминә Галиева, Төхфәтуллин, Банат Баязидская, Кәлимуллин, Исмәгыйлев, Мөкәрәмә Әсфәндиярова, Мәрьям Алмаевалар якыннан катнашып эшләделәр. +Бу труппа үзбәк яшьләре арасында аң-белем тарату һәм революция нигезенә корылган яшь театрны үстерү юлында армый-талмый эшләде. Берничә ай эчендә үзбәк яшьләрен сәхнәдә хор белән җырларга һәм үзбәкләр тормышыннан алынган пьесаларны сәхнәдә куярлык хәлгә китерде. Мондагы артистлар, үзләренең сәхнә эшендәге тәҗрибәләрен көнчыгыш яшьләренә күрсәтү белән бергә, Бохарада элекке, Сибирская белка, йортында театр кору эшләренә дә якыннан катнаштылар, кирпечләр, такталар ташу шикелле эшләрдән тартынмадылар. Шушы рәвешчә безнең артистларыбыз Гражданнар сугышы заманында Көнчыгыш илләрендәге театр эшләренә бусага ачтылар. Аның белән генә калмыйча, кирәк булганда сәяси эшчеләр ролен үтәделәр, кулларына мылтыклар күтәреп сугыштылар. Революция тарихы аларның бу хезмәтләренә бәя куярга тиеш. +ТАШКЕНТ ТЕАТРЫ +Ташкентта театр эшләре 1904 елларда башлана. Татарча театр ясау эшенә түрәләр һәм түрә хатыннары катнашалар. 1908 еллардан соң укучылар һәм башка халыкларның катнашы белән театр эшләре рәткә салына. +Спектакльләр төрле оешмалар, укучылар файдасына куела. Театрга халык күп йөри. Артистлар һәвәскәрләр труппасын да юлбашчылык кылып алып баралар. +1914 елда артист Зәки Баязидский, Мостафа Мансуров, Чүлмәк Габдрахман, Биктимерова, Исмәгыйль Арсаев, Вәли Шәфигуллин һәм башкалар көчлерәк спектакльләр куялар. Үзбәк труппасы төзелә. Бу труппа 1915 ел башларында Ташкентның иң зур театрларыннан саналган колизей театрында "Садаи Төркестан" газетасы файдасына 7 пәрдәле "Туй" пьесасын куя. Аннан соң Төркестан язучыларыннан Бәһбудинең "Пәдәркеш" исемле трагедиясен уйныйлар. Шул ук елның көз көнендә татар түгәрәге башында торучы Мостафа Мансуров кулга алына, шуңар күрә түгәрәк тарала. Аның байтак артистлары гаскәрлек хезмәтенә алыналар. +Үзбәк труппасының артистлары Хөҗәнд, Нәманган, Әндиҗан шәһәрләренә гастрольгә чыгып, һәр шәһәрдә 2-3 спектакль куеп йөриләр. Бу труппада Гобәйдулла Хухаев - җаваплы мөдир, Зәки Баязидский режиссер була. +Бу т��уппаның спектакльләренә рөхсәт алган чагында төрле сылтаулар табарга туры килә иде. Програмында сугышны, патшаны мактаган җырлар күрсәтәләр, әмма уйнаган чагында үзбәкләрнең милли әсәрләре уйналып, революция җырлары җырлана иде. Җыелган акчаның яртысы - "Садаи Төркестан" газетасына, күп өлеше - артистларга, калган бер кечкенә өлеше генә сугыш ярлыларына, ярдәм комитетына бирелә иде. +Бу труппа бер ел эшләгәннән соң, "Садаи Төркестан" газетасы ябылып, хуҗалык судка бирелә. Баязидскийны 24 сәгать эчендә шәһәрдән куып җибәрәләр. Калган иптәшләр 1917 елга кадәр үзбәк театрын әкренләп алып баралар. +Хәзерге көндә Ташкент һәм Хоканд шәһәрләрендә профессиональ труппалар бар. Октябрь революциясе аркасында үзбәкләр арасында театр эшләре яхшы гына алга бара. +Текстларны гамәлдәге язуга күчерүчеләр һәм шәрехләүчеләр: +Фәйзуллина Ф.Г. - Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре: +1. Садыков Ф. Өч мең чакрымлык сәфәрем. +2. Г.Ф. Урта Азиядә иске асаре нәфисә. +3. Глазират. Сәмаркандта Олугбәк рәсадханәсенең хәрабәләре. +4. Дәүләтшаев Б. Төркестанлылар. +5. Төркестанда мәгарәләр. +6. Бигиев Г. Яңа Үргәнечкә барганда. +Гарипова Л.Ш. - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре: +1. Борнай Г. Хива шәһәрендә татар театры. +2. Еникеев Н. Бохарада татар театры. +3. Шәфигуллин В. Ташкент театры. +4. Бохара фетнәсе. +5. Бохара вә Хива. +6. Беләшев А. Татарлар Төркестанда. +7. Төркестанны алу бәйрәме вә Төркестан мөселманнары. +Ахунов А.М. - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре: +1. Госманлы Г. Хивада уку эшләре һәм вәкыфлар. +2. Сәрдар Ә. Әбүбәкер әфәнде Диваев. +Галимҗанова Э.М. - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре: +Мозаффар. Төркестанда бу көнге хәят. +Ханнанова Г.М. - Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәре; +Кадырова Э.Х. - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге фәнни хезмәткәре: +Җәлал В. Бохара мәктүбләре. +Усманов В.М. - Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре: +1. Сәгыйдов Г. Бохара. +2. Сәйях. Сәмәрканд асаре гатикаларын зиярәт.