diff --git "a/ILLA/Мухаметзянов-сборник-2021.txt" "b/ILLA/Мухаметзянов-сборник-2021.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Мухаметзянов-сборник-2021.txt" @@ -0,0 +1,1423 @@ +Риф Мөхәммәтҗанов +БАШКОРТСТАН ЫК БУЕ ТАТАРЛАРЫНЫҢ ЙОЛА ИҖАТЫ +ISBN 978-5-93091-327-9 + +Татар халкы Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә диярлек яши. Шуңа күрә милли фольклорыбызны өйрәнгәндә, аның локаль үзенчәлекләрен тикшерүгә, төрле регионнарда гомер итүче милләттәшләребезнең этник тарихына, гореф-гадәтләренә, хуҗалык итү рәвешенә, башка халыклар белән рухи-мәдәни бәйләнешләренә аерым игътибар кирәк. Тик шул очракта гына татар халык иҗатын тулы һәм системалы итеп күзалларга мөмкин. Моны, беренчеләрдән булып, мәшһүр әдип һәм галим Галимҗан Ибраһимов билгеләп үтә. Үзенең 1926 елда "Безнең юл" журналында дөнья күргән "Тел, әдәбият мәсьәләләренең кирәкле бер тармагы. Татар халык әдәбияты турында" исемле зур гына мәкаләсендә ул татар фольклорының Казан татарларының иҗаты белән генә чикләнмәвен, аның башка өлкәләрдә һәм республикаларда яшәүче татарлар арасында булган фольклор белән баетылырга тиешлеген әйтә. "Әле бездә моңарчы җыелганы башлыча Казан татарлары эчендә җыелганнар. Хәзер башка кабиләләргә дә кул салырга кирәк", - ди ул һәм шунда ук "җыйган вакытта һичнәрсәне үзгәртмәү, бозмау, халык авызында ничек ишетелгән, шул көенчә язып алу - беренче шарттыр... Кайдан-кемнән, нинди кабиләдән, кай районнан алынганын, әлбәттә, әйтеп җыярга, язарга кирәк", - дип, фольклор җыюның төп фәнни кагыйдәләрен бирә. +Мәкаләдә әдип хәтта тупланган фольклор материалларын да бастырып чыгару мөмкинлекләре чикле булуы хакында әйтә һәм бу мәсьәләдә үзе туып үскән Башкортстандагы татар халкының авыз-тел иҗатын өйрәнү эшенең торышына аерым туктала. "Мәсәлән, Бөре кантоныннан Гата Исхакый иптәш тарафыннан татар әкиятләре җыелган. Барлыгы 31 дәфтәр, 500 битләр чамасы. Карар күптән булса да, бастырып чыгаруның юлын таба алганыбыз юк. Фазыйл Туйкин иптәшнең "Ил әдәбияты" дип җыйган кыйммәтле материаллары байтак ятты-ятты да, басар өчен чара булмаганлыктан, рәнҗеп, шелтәләп үзенә кире сорап алды. Большевик мөхәррир Афзал Таһиров иптәшнең дә яхшы материаллары бар. Якын арада Сәйфи Кудаш иптәш хат язып әйтә: "Җыйган нәрсәм бар, җибәрәм", - ди. Мәрхүм шагыйрьнең - Бабичның җыйганнары да шулай ук сакланып торалар. Болардан күренә ки, хәзер бездә халык әдәбиятын җыю төрле җирдә, төрле рәвештә башланган, моны бер җиргә туплап, тикшереп, коллективның хезмәте рәвешендә бастырып чыгару һәм тикшерүнең вакыты җиткәнлеге бик ачык күренәдер", - дип, Галимҗан Ибраһимов Башкортстан җирлегендә яшәүче татарларның фольклорын өйрәнү эше канәгатьләнерлек дәрәҗәдә алып барылмавын билгели. +Кызганычка каршы, 1960 еллар урталарына кадәр бу өлкәдә хәлләр үзгәрешсез калды. Бары тик 1958 елда Башкорт дәүләт университетында татар филологиясе кафедрасы ачылып, 1966 елда анда яшь белгеч Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов килгәч кенә, Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезнең фольклор мирасын җыю һәм ө��рәнү эше гыйльми нигезгә, төгәл бер системага салынды. +Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов 1939 елның 2 ию лен дә Башкортстанның Ярмәкәй районы Аксак авылында дөнья га килә. Биредә сигезьеллык мәктәптә белем алгач, 1957 елда Иске Турай урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. 1957-1962 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә укый. 1962-1966 елларда башкорт телендә нәшер ителүче "Совет Башҡортостаны" республика гәзитендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара, күпсанлы очерклар, мәкаләләр яза. +Ләкин балачагыннан ук туган авылы халкыннан мәзәкләр, сөйләкләр, йола үрнәкләре җыеп, аларны аерым дәфтәрчекләргә туплаган Риф Мирхәбибулла улының күңеле фәнгә тартыла. 1966 елда сәләтле белгеч БДУның татар филологиясе кафедрасына эшкә чакырыла. Аңа "Татар халык иҗаты", "Татар әдәбияты тарихы" фәннәре, махсус курслар буенча лекцияләр уку, студентларның гыйльми эшләренә җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Яшь галим яңа эшкә күңел биреп тотына һәм тиз арада хезмәттәшләре арасында зур абруй казана. +Риф Мөхәммәтҗановның фән өлкәсендәге иң зур казанышы - БДУның татар филологиясе кафедрасы каршында фольклор фонды оештыруыдыр, мөгаен. Ул - Башкортстан татарларының халык авыз иҗатын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү эшен башлап җибәргән беренче галим. 1967 елдан алып 1990 еллар башына кадәр, ул республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, йөзләрчә авылны урап чыга. Әлеге экспедицияләрдә җыелган фольклор материаллары тиз арада фәнни әйләнешкә кереп китә. Мәсәлән, 1976-1988, 1993 елларда Казанда дөнья күргән "Татар халык иҗаты" унөчтомлыгының һәр китабында Риф Мирхәбибулла улы тарафыннан да тупланган халык авыз иҗаты үрнәкләре урын ала. Ык буендагы татар авылларында таралган йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә аерым игътибар бүлә ул. Шулар нигезендә, 1973 елда филология фәннәре докторы, профессор Әхнәф Кирәев (әдәби тәхәллүсе - Кирәй Мәргән. - И.Ф.) җитәкчелегендә "Башкортстан Ык буе татарларының йола поэзиясе" темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Әлеге хезмәт Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының, аерым алганда, Башкортстанда яшәүче татарларның, милли фольклорын, аның төбәк үзенчәлекләрен, биредә яшәүче башка халыкларның авыз-тел иҗаты белән бәйләнешен чагыштырма планда, комплекслы һәм системалы рәвештә анализлаган беренче гыйльми тикшеренү булып тора. +Риф Мөхәммәтҗановның әлеге хезмәте татар йола поэзиясе өлкәсендә эзләнүләр алып барган галимнәр өчен кыйммәтле чыганак, яңа тикшеренүләр өчен методологик нигез ролен үтәде. Аның концептуаль фикерләре соңрак Ф.И. Урманчеев, М.Х. Бакиров, Х.Ш. Мәхмүтов, К.М. Миңнуллин кебек галимнәрнең хезмәтләрендә үстерелде. Шул рәвешле, татар халкының йола фольклорын өйрәнү эше яңа баскычка күтәрелде, төрле кыйтгаларга сибелгән милләттәшләребезнең йола поэзиясен тулы һәм системалы итеп күзаллау, аның генетик тамырларын ачыклау мөмкинлеге туды. +Риф Мирхәбибулла улы алып барган тикшеренүләр соңыннан студентлар өчен дәреслекләр, уку кулланмалары булып формалаша. 1977 елда аның - "Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе", 1982 елда - "Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзия", 1984 елда рус телендә "Специфика татарских фольклорных жанров" дип аталган хезмәтләре үзе эшләгән Башкорт дәүләт университеты нәшриятында дөнья күрә. Алар бүген дә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле чыганаклар булып кала. Сезнең игътибарга тәкъдим ителгән җыентыкның нигезен галимнең югарыда атап үтелгән татар телендәге ике уку кулланмасы һәм йола иҗаты буенча гомум характердагы "Йола поэзиясе" исемле мәкаләсе тәшкил итә. +Биредә шуны истә тоту мөһим: җыентыгыбызда урын алган ике мөстәкыйль китап тәгаенләнешләре буенча "студентлар өчен уку әсбабы" дип бирелсә дә, чынлыкта, алар - тулы хокуклы гыйльми монографияләр. Аларның берсе дә моңа кадәр билгеле булган, фәнни рәвештә анализланган күренешләр турындагы хезмәтләрнең "әзер" нәтиҗәләрен студентларга хәбәр итү бурычын куймый, ә, киресенчә, фольклористика өчен яңа булган күренеш-вакыйгаларны, төшенчәләрне әйләнешкә кертә, аларны тарихи һәм чагыштырма-типологик күзлектән чыгып анализлый. Хезмәтләрнең "уку әсбабы" дип бирелүенең объектив сәбәпләре бар. Беренчедән, Р.М. Мөхәммәтҗанов - бар гомерен фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлап, Башкорт дәүләт университетында студентлар укыткан шәхес. Уку-укыту планына ярашлы, югары уку йортларының редакция- типография хезмәтләрендә студентлар өчен уку әсбаплары һәм дәреслекләр нәшерләү иң төп бурыч итеп куела, "саф" гыйльми әдәбиятны чыгару арткы планга күчә. Шуңа өстәп, узган гасырның 70-80 нче елларында Башкортстанда дәүләт нәшриятларында татар телендә китап басу эшенең бөтенләй җайга салынмавын, татарча бер генә җыентык та чыкмавын искә алсак, Риф Мирхәбибулла улының кечкенә "хәйлә"сенең сере бик җиңел аңлашыла. Хезмәтләрен "уку әсбабы" дип билгеләү юлы белән, ул аларны университет хисабына татар телендә чыгаруга ирешә. Икенчедән, Югары аттестация комиссиясе куйган таләпләр буенча, вуз укытучыларына "доцент" исемен алу өчен, гыйльми монографияләр түгел, ә студентлар өчен уку кулланмалары һәм дәреслекләр нәшер итү кирәк. Шулай итеп, Риф Мөхәммәтҗанов биредә "берьюлы ике куянның койрыгын тота" - фәнни тикшеренүен дә туган телендә чыгара, гыйльмипедагогик дәрәҗәгә дә ия була. +Әлеге хезмәтләрендә галим Башкортстанда яшәүче татар халкының йола поэзиясен ике төргә бүлеп тикшереп, календарь һәм туй поэзиясенең жанрлар буенча ул чор өчен өр-яңа бүленешен тәкъдим итә, аларны Казан ягы татарлары фольклоры белән тарихи-чагыштырма планда анализлап, уртак һәм аермалы якларын билгели, шул ук вакытта, Башкортстанда яшәүче татарларның һәм тел, һәм мәдәният, һәм фольклор ягыннан гомумтатар халкының аерылгысыз өлешен тәшкил итүен ассызыклый. Бер үк вакытта ул уртак географик һәм рухи җирлектә гомер кичерүче башкорт, урыс, мордва, мари, чуваш һ.б. халыклар фольклоры белән параллельләр үткәрә, төрле ха лыклар ның авыз-тел иҗатында үзара бәйләнешләрнең чагылышын тикшерә. +Р.М. Мөхәммәтҗанов, татар фольклористикасында беренчеләрдән булып, халкыбызның туй һәм аграр эчтәлекле йолаларының тарихи-мифологик тамырларын ачыклау һәм, халыкара параллельләр үткәреп, тикшерү эшен башлый. Галим эзләнүләрен башыннан ахырынача тарихи- мифологик яссылыкта алып бара. Белүебезчә, йолалар һәрвакыт дуалистик характерда була, ягъни аларда "борынгыдан килгән <...> магик сүз, сүз тезмәләре, җыр-такмак-такмаза, музыка һәм бию белән бергә бара". Шулай итеп, гамәл-хәрәкәт һәрвакыт сүз компоненты белән берегеп килә, катлаулы синтез хасил итә. Бер-берсеннән тыш алар яши алмый, асыл мәгънәләрен югалта. Шул ук вакытта әлеге сыйфат мифологиягә дә хас. Аның да "ике йөзе бар: текст һәм йола, сүз һәм гамәл, ышану һәм табыну". Галим шушы үзенчәлекне тотып алып, бүгенгә кадәр килеп җиткән һәр ритуаль йола хәрәкәтен аңа гына хас фольклор жанрлары белән бәйләнештә, комплекста тикшерә; шул ук вакытта, аларның мифологик тамырларын да ачыклый. Мәсәлән, яучының поэтик репертуарының нигезен тәшкил иткән самак җырларын ул профилактик магиягә хас булган яшерен тел, читләтеп әйтү күренешләре белән бәйләп карый; шул рәвешле, әлеге йоланың, ә димәк, халкыбызның да, борынгылыгын ачып сала. +Бу җәһәттән, Риф Мөхәммәтҗановның Ык буе татарларының туй репертуарында киң таралган кыз елату җырларына карата күзәтүләре аеруча кызыклы. Ул әлеге типтагы әсәрләрне бер жанр кысаларында гына карамый. Мәсәлән, галим кияүгә чыгасы кызның туй алдындагы төндә әтисе йоклаган бүлмәнең тәрәзә төбенә килеп, акча сорап җырлаган җырларын таңкучатлар дип атый. Ата кеше, җырны ишеткәч, аңа акча бирергә тиеш, чөнки мәҗүси ышанулар буенча, сатып кияүгә бирелгән кызның җаны өрәккә әверелеп, ата кешедән үч алырга мөмкин. Шулай итеп, биредә дә заманга хас йола борынгы мифологик күзаллаулар эзен саклый. +Милли мифология белән тыгыз бәйләнеш галимнең аграркөнкүреш характердагы йолаларга карата күзәтүләрендә дә саклана. Р.М. Мөхәммәтҗанов билгеләвенчә, аларда мәҗүсилек дәвереннән калган һәртөрле ышанулар, магик элементлар, табынулар һәм башка шундый борынгылык эзләре ярылып ята. Атап әйткәндә, календарь йолаларның нигезен тәшкил иткән аграр келәүләр һәрнәрсәгә тереклек, җан өрүче Кояшны, Җирананы, Суны изгеләштерүнең ачык мисалы булып торалар һәм халыкның "реаль-практик максатка хезмәт иткән борынгы фикерләү системасын өйрәнергә мөмкинлек" бирәләр. +Шул ук вакытта галим календарь йола позиясенең хезмәт җырлары ��елән генә чикләнмәвен, аларның гаилә-никах тематикасы белән тыгыз үрелеп килүен ассызыклый. Моңа мисал итеп, ул җимчәчәк, нардуган, сөрән, сабан туе, өмә бәйрәмнәрендә, үсемлек культы белән бәйле төрле җыеннарда киң таралган фал ачуларны, егетләр һәм кызлар арасындагы капма-каршы әйтешләрне, милли уеннарны китерә. Аларның һәммәсендә дә карпогоник - нәсел-нәсәпне, мал-туарны үрчетүгә юнәлтелгән магия элементлары, реаль-көнкүреш эчтәлекле һәм гаилә-никах тематикалы иҗат белән үрелеп килеп, катлаулы синтез хасил итәләр. Ягъни, Риф Мөхәммәтҗанов фикерләрен тагын да үстерсәк, йола поэзиясендә өч төрле катлам - магик фикерләү рәвешенә корылган борынгы-мифологик, аграр-көнкүреш һәм гаилә-никах эчтәлекле әсәрләрнең берегүен күрсәтергә тиешбез. +Әлеге җыентыкка кергән хезмәтләрендә галимнең дингә мөнәсәбәте шактый үзенчәлекле булуын күрергә мөмкин. Бер яклап, ул татарларда йола иҗатының ислам дине белән (керәшен татарларында - христиан дине белән) тыгыз бәйләнештә торуын таный; икенче яклап, дини карашларны "искелек калдыгы" дип бәяли һәм аларга каршы көрәш алып барылуын да билгели. Риф Мирхәбибулла улының әлеге каршылыклы фикерләренә бәя биргәнче, бу хезмәтләрнең 1970 - 1980 елларда, СССРда коммунистик идеология һәм, шуңа нигезләнгән атеистик пропаганда колач җәйгән чорда язылуын истә тотарга кирәк. Автор бу чорда үз хезмәтләренә динсезлеккә корылган КПСС өйрәтмәләрен, Маркс - Энгельс - Ленин кебек идеологларның әсәрләрен кертмәсә, катгый цензура шартларында Башкортстанда яшәүче татарларның кыйммәтле фольклор хәзинәсе басма рәвештә дөнья күрә алмыйча, еллар үтү белән халык хәтереннән дә җуелыр иде. Шуңа күрә, галимнең дингә мөнәсәбәтенә бәя биргәндә, ифрат сак эш итәргә кирәк. Аннан йола иҗатының күпчелектә бик борынгы заманнарда - Ислам һәм христиан диннәре формалашканчы ук - барлыкка килүен дә онытырга ярамый. Шуңа да дини карашлар татар халкының туй һәм аграр поэзиясендә (соңгысында - бигрәк тә!) арткы, икенче планга күчәләр. +Әлеге җыентыкта без галимнең югарыда атап үтелгән хезмәтләрен мөмкин кадәр тулы бирергә тырыштык. Бер үк вакытта совет чоры идеологиясе таләпләренә ярашлы, Ислам диненә турыдан-туры нахак гаепләр ташланган һәм фольклорга бәйләнеше булмаган юллар җыентыкта урын алмады. Шулай ук 1960-1980 еллар башындагы КПСС съездлары материалларына, шул чордагы партия идеологлары хезмәтләренә таянган һәм бүгенге көндә гыйльми әһәмиятен югалткан фикерләр дә җыентыкка кертелмәде. Бу зур булмаган кыскартулар хезмәтләрнең гомум эчтәлеген ачуга һич зыян китерми. Аларның урыннары басмада <...> билгесе белән күрсәтелде. +1980 еллар азагында илдә милли үзаң күтәрелеше башлангач, Риф Мөхәммәтҗанов республикада яңа оешкан татар милли хәрәкәтендә әйдәп баручыларның берсе булды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең Гали мәҗлес әгъзасы итеп сайланды, "Алтын ай" милли агарту фондын җитәкләде. Аның "Телем, җирем, халкым" (соңыннан "Рәйхан") телевизион тапшыруындагы чыгышлары татар теле, милли фольклор мәсьәләләренә багышланды; ул Башкортстан радиосында татар халкының тарихын һәм рухи тормышын яктырткан "Әллүки" радиотапшырулар циклын оештырып җибәрде; шушы өлкәдәге гыйльми-публицистик язмалары белән вакытлы матбугатта еш чыгыш ясады. +Шуңа бәйле рәвештә, җыентыкның ахырында без Риф Мөхәм мәтҗановның 1973 - 1992 елларда "Казан утлары" журналында дөнья күргән йола иҗатына кагылышлы мәкаләләрен урнаштырдык. Алар укучыларга галимнең тикшеренүләр барышын да, фикерләү эволюциясен дә эзмә-эзлекле итеп күзалларга мөмкинлек бирергә тиеш. Бер үк вакытта бу язмалар аша Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезнең искиткеч бай фольклор мирасы белән дә танышырга мөмкин. +Риф Мөхәммәтҗанов Уфада яшәп, фәнни-педагогик эшчәнлеген Башкорт дәүләт университетында алып барса да, Казан галимнәре - аерым алганда, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торды. Илбарис Надиров, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Фатыйх Урманче, Ленар Җамалетдинов кебек күренекле татар фольклорчылары белән аны фәнни өлкә уртаклыгы гына түгел, шәхси дуслык җепләре дә бәйләде. Шуңа күрә әлеге җыентыкның ике гыйльми оешма - Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнеп нәшер ителүе һич тә очраклы түгел. Бу - ике республика фольклорчыларының, Риф Мөхәммәтҗанов хезмәтләрендә тәрбияләнгән яңа буын тикшеренүчеләренең, галимнең шәхесенә һәм эшчәнлегенә карата тирән ихтирамы билгесе. Өстәвенә, әлеге китапның татар милләтен, туган телебезне саклау мәсьәләсе кискенләшкән чорда нәшер ителүе дә аның актуальлеген һәм гыйльми-гамәли әһәмиятен арттыра. +Ягез, халкыбызның җанлы тарихын, күңел дөньясын ачып салган фольклор иленә сәфәребезне башлыйк! Хәерле сәгатьтә! +"Татар халкының иҗат чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Юлында карурманнар, биек тау-кыялар очраса да тукталмаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп һаман аккан, һам ан җырлаган. Яна тормыштан матур аһәңнәр алып, ул чишмә бүг ен дә чылтырап ага". Бу сүзләрне фольклорның иң борынгы төре - йола поэзиясенә карата да әйтергә мөмкин булыр иде. <...> +Йола иҗаты үзенең килеп чыгышы белән тарихлар төпкеленә карый. Һәм ул безнең көнкүрештә вак-төяк нәрсә түгел, бәлки кешегә туган көннән алып үлгәнчегә кадәр юлдаш иҗат булып тора. +Нәкъ менә йолалар, сәнгать шикелле үк, халыкның эчке дөньясын ача, тормыш-көнкүрешен бизи, кеше яшәешенә үзенчәлекле бер тантаналы төс, мәгънә сала. Алар әле кешелек җәмгыяте яңа формалашып килгән көннәрдә үк, произ��одствоның алга китү хаҗәте аркасында барлыкка килә. Йолалар тууда дин төп рольне уйный дип әйтү - төптән хата фикер. Чөнки кешеләрнең акыл иясе һәм әхлакый җан иясе булып формалашуы дин туганга кадәр, йөзәр мең ел буена дәвам итә. Ыручылык җәмгыятендә үк инде бөтен ыру өчен дә уртак кануннар, махсус тәртип кагыйдәләре, закончалыклар туа. Шунсыз җәмгыятьнең яшәве мөмкин түгел. Бу җәмгыятьнең, кабиләнең һәр әгъзасы гомум тәртипләргә буйсынырга, уртак тәртипләрне үтәргә тиеш була. Шулай итеп, кабиләләр махсус төшенчәләр белән эш итә, "коллективның әгъзалары арасында билгеле бер мөнәсәбәтләр, олылар һәм кечеләр арасында хезмәтне бүлешүләр, көнкүрештәге бәйләнешләр гомум характер ала, ягъни йолага әверелә". +Димәк, йолалар - гомум гадәтләрнең кушылмасы, үзенчәлекле букеты, дигән сүз. Алай гына да түгел, йолалар, Энгельс образлы рәвештә әйткәнчә, "кешелекнең балалык чоры" дип аталган дәверләрдә үк, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәсе һәм шул эшчәнлекнең органик һәм күпмедер дәрәҗәдә художестволы эмоциональ өстәмәсе булып мәйданга килә. Соңга таба гына йолаларга табыну элементлары килеп керә. Кешеләрнең практик эшчәнлегендәге хыялый образ, уй-фикерләрдәге иллюзор карашлар табынуның, ягъни магиянең асылын тәшкил итә. +Табигатьтәге катлаулы күренешләрне аңламау, усал һәм юаш көчләр бар дип уйлау, аларның күңелен күрергә тырышу йола хәрәкәтләренә яшерен сер сала, нәтиҗәдә, дингә юл ача. Чөнки диннең төп асылы серле куәтләргә ышануга кайтып кала. Әмма магик йола белән дини йола бер үк нәрсә, дигән сүз түгел әле. Күренекле энциклопедист В. М. Фриче сүзләре белән әйтсәк: "Магик йола - ул реаль көнкүреш элементлары белән художестволы иҗатның дифференциаль булмаган формаларының үзара берләшмәсе, аерым алганда, хуҗалык итү рәвешенең һәм иҗтимагый дөньяның кушылмасы; тормыш катлаулана барган саен бу берләшмәдән сәнгатьнең аерым төрләре - музыка, бию, поэзиянең һәртөрле күренешләре - эпос, лирика, драма аерылып чыга". +Татарлар арасындагы йола иҗатының тарихи җирлеген күз алдына китергәндә, әлбәттә, аның Ислам дине белән бик нык бәйләнештә булуын искә алырга туры килә. +Кама-Идел буе болгарларына Ислам дине кергән вакытта (X-XII йөзләр) мәҗүсилек аларның төп дини идеологияләре була. Ислам дине баштагы мәлдә мәҗүсилек гадәтләренә каршы көрәшә әле. Элекке йолалар үтәлә торган "изге" җирләр урынына, әйтик, мәчетләр салына; мәҗүси аллалар урынын әүлияләр, пәйгамбәрләр ала; йолаларны үтәгәндә башкарыла торган иҗатны - дини догалар, аятьләр, хәдисләр, сүрәләр һәм башка шуның кебек нәрсәләр алыштыра. Ләкин халыкның канына сеңгән гадәтләр югалмый. Дин әһелләре бу көрәшнең мәгънәсезлегенә төшенә башлый. Инде хәзер Ислам дине төрле мифларны һәм мәҗүсилек вакытыннан калган ышануларны "үзләштерә", ягъни аларга дини эчтәлек сала. <...>. +Элекке йола иҗатыннан бездә патриархаль семья кор��га бәйләнешле йола фольклорының гына байтак өлеше сакланып кала алган. Бездә дигәнең -монда сүз Башкортстанның Ык буе районнары турында бара. Нәкъ менә шушы районнардагы татар авылларыннан бу юлларның авторы һәм Башкорт дәүләт университеты студентлары тарафыннан соңгы 3-4 елда шактый күләмдә йола иҗаты язып алынды. Аларның кайберләре бу мәкаләдә файдаланыла. Аеруча керәшен татарлары һәм татармишәрләр арасында йола җырларының бик нык таралган булуы һәм бик яратып үтәлүе ачыкланды. Хәер, бу фикер, гомумән, татар халкының поэзиясенә дә карый булса кирәк. +Фольклорчылар һәм этнографлар йолаларны ике төргә бүлә: +1. Календарь йолалар. +2. Семья-көнкүреш йолалары. +Безнең тикшерү объекты - йола поэзиясе. Димәк, йолаларга ярашлы рәвештә, бу поэзия шулай ук икегә бүленеп каралырга тиеш. +Чынлап та, язны каршылау, яфрак җыены үткәрү, карга боткасы, сабантуй, аютуй кебек күренешләрдә календарь йолаларының безгә килеп җиткән чаткыларын күреп була. Күренекле башкорт фольклористы, профессор Ә.Н. Кирәев фикеренчә, "кайсыбер урында элек кузгалак, юа бәйрәме үткәргәннәр. Бу гадәт чуваш халкында әле дә сакланган (үсемлек культы). "Аютуй" дигән аучылык белән бәйле (уңышлы аудан соң аю булып бию) йола" да булганлыгы билгеле. Моннан тыш күп кенә авылларда (чуваш, башкорт, татар авылларында) сарык аяк (сугым) бәйрәме яки каз өмәләре үткәрелә. +Болар барысы да аграр, яки календарь йолаларга карый. Әмма бу йолаларга бәйле иҗат, поэзия (безнең карамакта булганы күздә тотыла. - Р.М.) артык зур түгел. Фольклорчыларның көче, безнеңчә, әлеге иҗат төрләрен, энҗеләрен эзләп табуга юнәлтелергә тиеш. Чөнки алар бар, бары тик көчне кызганмаска кирәк. Ә менә тормыш-көнкүреш йолаларына караган фольклор ярыйсы ук бай. Аеруча туй йоласы һәм шуңа бәйле рәвештә үскән фольклор материалы тотрыклы күренә. Ләкин әле туй йоласы һәм туй фольклоры буенча да тулы һәм системалы материал җыеп алынганы юк һәм ачыклауны таләп иткән урыннар бик күп. +Болардан тыш ике төр йолаларга кагылышлы поэзия - борынгы традицияләрнең берсе булган табигатькә ялвару һәм теләк теләү җырлары бар. +Кешеләр кояшка, айга, йолдызларга, суга карап теләк теләгәннәр һәм "кошчык", "йолдызчык", "кояшкай" дип, иркәләп эндәшкәннәр, төрле теләк җырларын күмәкләп җырлап йөргәннәр. Яңгыр яумыйча, корылык булган елларда, халыкта ачлык куркынычы туган очракта, мәсәлән, яңгыр теләүләр оештырылганнар. +Түбәндәге дүрт юлда шуның билгесе сизелә булса кирәк: +Елга аксын сулардан, +Ташып чыксын ярлардан; +Матур яңгыр соңыннан, +Хуш ис чыксын кырлардан. +Халык шулай яңгыр теләп урамда су сибешкән. Мондый җырлар аерым бер кешегә генә түгел, бәлки күмәк кешегә, тоташ халык мәнфәгатьләренә җавап биргән, шунын өчен күбрәк күплек саны кулланылган. +Чичеров әйткәнчә, "Теләк җырларында боеру, үтенү, мөрәҗәгать итү мотивлары очрый" һәм ул приказ, фәрман формасында әйтелә. Мәсәлән, башланган эш уңышлы тәмамлансын, кияү белән кызның ныклы мәхәббәте булсын, гаиләдә байлык, туклык, бәхет булсын, хатын иренә буйсынып яшәсен, иген мул булсын һ.б. Болардан тыш теләк җырларында төрле юрау мотивлары да кулланыла. +Русларда йола җырларының бер төре итеп хөрмәтләү, олылау (величальные обрядовые песни) җырларын күрсәтәләр. +Мондый җырлар күбесенчә уңай геройларга карата җырланган, кешенең мораль йөзен (аңын, белемен) ачып салган: ("Умная головушка Иван сударь Федорович, умней его в роду нету: бражки не пьет, винца в рот не берет"), семьясына тугрылыгын күрсәткән ("где не ходит, не гуляет - все домой приходит"). Ягъни хөрмәтләү җырларында хатын белән ирнең тату яшәве дә, бергә төш юраулары да, бер табактан ашаулары да, йорт эшләрен бергә башкарулары да ачылган һәм тату семьяда үскән балалар дөрес тәрбия алган итеп бирелгән. Бездә дә мондый төр йола поэзиясе, әлбәттә, булган булырга тиеш. Чөнки зурлау безнең халыкка да хас. Әмма бездә мондый иҗат, фаразлавыбызча, хәзер аерым жанр булып йөрми, бәлки календарь, туй, мәҗлес, өмә, уен җырлары белән бергә үрелеп бара. Мәсәлән, кода белән кодагый әйтешеннән бер мисал: +Ничек кенә булмасын, хөрмәтләү, тәбрикләү җырларының төп максаты - кешеләрне яна уңышлары белән тәбрик итү, зурлау, данлау. Хәзерге көндә һәркайда яңгыраучы: +Сез дусларны тәбрик итәм +Бүгенге шатлык белән; яки +Бигрәк тырыш, бигрәк уңган, +Бу кемнең яры икән, - кебек җырлар шул үткән гүзәл традициядән үсеп чыккан күренешнең яңгырашы, дип әйтәсе килә. +Татарларда хезмәт процессында туган йола җырларының булуын сөйләүче мисаллар да җитәрлек. Түбәндәге җыр да - шуның бер чагылышы: +Сездә тула басалармы, +Бездә тула басалар; +Арып, куллары талса да, +Җырлап күңел ачалар. +Шулай җыр белән хезмәтне бәйләү - ул халкыбызның иң матур йоласы. Әмма хезмәт вакытында туган йола (өмә) җырларын бары тик производство процессына гына кайтарып калдыру ярамас. Моңа рус фольклорчылары да игътибар итә. Мәсәлән, В.И. Чичеров бу хакта болай ди: "Хезмәт эшчәнлеге процессындагы йола җырының эчтәлеге еш кына эшләнәчәк эшнең характеры һәм аерым моментлары белән бәйле, ләкин җырларның тематикасын бары тик хезмәт процессына кайтарып калдыру мөмкин түгел". Бу - бер. Икенчедән, календарь йолалары белән гаилә-көнкүреш йолалары поэзиясе арасында да катгый киртә корып булмый бит әле. Мактау яки хөрмәтләү һәм теләк җырларының эчтәлегенә аз гына сугылып китү дә безнең бу фикерне раслады, булса кирәк. Тик бу фикер һич тә әле йола поэзиясен ике төргә, атап әйткәндә: календарь йола поэзиясенә һәм гаиләкөнкүреш йола поэзиясенә аерып бүлеп йөртергә комачау итми. Димәк, сүз һәркайсы турында аерым-аерым йөртелергә тиешле. +* * * +Календарь йола поэзиясе, иң беренче чиратта, хезмәт практикасы буларак туа. Шуның белән бергә, анда дөньяви танып-белү ягыннан артта калган, табигать көчләренең серен белмәгән кешеләрнең философиясе дә чагыла. Техниканың акрын үсүе, белемнең җитешмәве, табигать серләренә төшенмәү исә, үз чиратында, төрле ышануларга китерә. Шулай да календарь йолаларында, мәсәлән, игенчелек, малчылык (мал-туарларны яз көне беренче тапкыр көтүгә куу), балык тоту, аучылык, йорт салып керү, кое казу һ.б. шундый хезмәткә бәйле рәвештә туган йолаларда халыкның дөньяга практик, эмпиристик карашы зуррак урын ала. Аннан соң календарь йола поэзиясендә генә түгел, гаилә-көнкүреш йола поэзиясендә дә, аң-белем түбән булганлыктан, төрле ышанулар очрый. Шуңа күрә борынгы йола поэзиясенең әһәмиятле төре булган ырым, им-том җырларына, яки ышануларга бәйле иҗатны да читләтеп үтеп булмый. Алар сыйнфый җәмгыятькә кадәр үк барлыкка килгәннәр. Дөресрәге, төрле ырымнар, ышанулар, юрамышлар ташгасыр вакытында ук табигать көчләренә карата кешеләрнең куркып каравы нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга тиешләр. +Кешеләр төрле авыруларга каршы ырым юлы белән көрәшкәннәр. Мәсәлән, теш авырту, бизгәк тоту, паралич сугу, сары булу, эт тешләү, елан чагу, күз яки баш авырту, күз тию, "зәхмәт" тию, тимрәү чыгу һ.б. вакытында аларны к улланганнар. +Сөйдергеч бөтиләре дә ырымнарның бер төре булып санала. Моны, кәгазьгә төрле догалар язып, өчпочмаклап төреп, чүпрәк белән әйләндергәннәр дә кызның чәч толымына кыстырганнар. Аны, кыз егетеннән бөтенләйгә бизсен, яки, егет аны сөйсен, дип эшләгәннәр. Сөйдергеч бөтиләрен таратуны күбрәк имтомчы карчыклар башкарганнар. +Шулай ук җир эшкәртү вакытында да, чәчүгә төшү, уңыш җыю, ауга чыкканда, балык тоту, икмәк пешерү, җиләккә бару, юлга чыгу һ.б. вакытында да ырымнар, ышанулар, юрамышлар катнашлык итә. +Ислам дине кергәннән соң Аллаһка ялвару, төрле догалар уку көчәя, электән килгән Айга, Кояшка һ.б. табыну, табигать көчләренә буйсыну - тагы да арта гына төшә. Хәзерге вакытта халыкның тормышка карашы үзгәрде, аң-белем үсте, техника зур темплар белән алга китте (хәтта халык галәм киңлекләренә юл ачты). Шунлыктан өшкертү, очыклау, имләү, кот кою, ныҗы куу һ.б. шундый ырым һәм дин йолалары бик аз кулланыла. +Бүгенге укучы аларның хәтта ни аңлатканын да белми. Әмма аларга кул селтәп карау ярамый. Бу урында Максим Горький сүзләрен искә алу урынлы булыр. Ул болай ди: "Үткәнебез ал да гөл түгел, тик аңа сүз тидерү - мәгънәсезлек, ә менә аны өйрәнү кирәк". +Әйе, кирәк. Бу безгә ата-бабаларыбызның кыргый гадәтләрен, йолаларын бүгенгә кайтару өчен түгел, бәлки, алардан котылу өчен кирәк. Икенчедән, күпме сүз байлыгы, тел энҗеләре табыла аларда. Халык тарихы, язмышы да - аларда. Димәк, мондый йола поэзиясе дә билгеле бер кыйммәткә ия. Ә бу поэзия хәзер картрак буын кешеләр арасында гына очраштыра. Шундый иҗат белән таныштыру җәһәтеннән, мисалга 1962 елда Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында 87 яшьлек Ситдиков Әхмәткаләм бабайдан (хәзер мәрхүм инде) язып ��лган "зәхмәт" тиюдән саклану сүзләрен китереп үтик: +Күрәсез, шушы юлларда да борынгы кешеләрнең күпме мифологик ышанулары, дөньяви карашлары, гореф- гадәтләре чагылыш таба. Әйткәндәй, безнең кулда югарыдагы поэтик юлларның Нуриман районы Кызыл Яр авылында яшәүче 68 яшьлек Мөгалимә әби Шәйхетдиновадан 1969 елда язып алынган бераз үзгәртелгән варианты да саклана. Мөгалимә әби аны "җиргә салу", дип атый, һәм, ул да "зәхмәт" кагылганда укыла, дип аңлата. +Әлеге "зәхмәт" тиюдән саклану сүзләре кайсы төр йолаларга карый соң? Эчтәлеге, күрәсез, табигать көчләре, халык мифологиясе белән бәйле. Аны яздыручы мәрхүм Әхмәткаләм бабай күп кенә ритуалларын да сөйләп күрсәткән иде. Кызганычка каршы, алар хәзер истә юк. Шулай да әлеге юллар уйланырга урын калдыра шикелле. +Яки мул уңыш җыеп алу турында хыяллану җирлегендә туган төрле гореф-гадәтләр азмыни? Билгеле булуынча, татарларга Ислам дине үтеп кергәннән соң, халыкның дөньяви карашы икегә - материалистик һәм идеалистик төрләргә ачыграк аерыла. Сыйныфлар барлыкка килгәннән соң, бу ике караш арасында көрәш кискенләшә. Хезмәт процессында туган материалистик караш идеалистик карашларның яшәешен тарайтуга китерә, ягъни логик карашлар логикага буйсынмаган карашлар өстеннән калкып чыга. Шул аркада малчылык, игенчелек, аучылык, балыкчылык һәм кошчылыкка бәйле йолаларда материалистик фикерләр өстенлек ала. Сабантуй, карга боткасы, яңгыр бәйрәме, юа атнасы, каз өмәсе, чәчәк бәйрәме (борынгы җимчәчәк бәйрәменең логик дәвамы түгелме?!), җиләк бәйрәме һәм башкалар һәммәсе дә борынгыларның иҗтимагый тормышы, хезмәте, дөньяны танып-белүгә омтылуы нәтиҗәсендә туган булырга тиешләр. +Кошчылыкка бәйле борынгы йолаларның берсе - кошлар көнен үткәрү хәзер бала-чага өчен генә бәйрәм. Алар бу көнне кошлар булып киенеп, төрле уеннар үткәрәләр, җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, йомыркалар җыялар, тау башына менеп тәгәрәтәләр һәм башка уеннар уйныйлар. Әмма боларның барысында да элекке ышануларны чагылдырган авазларны ишетергә була. Шул ук вакытта аларда халык теләкләре дә ярылып ята. Мәсәлән, карга боткасы бәйрәме иҗатыннан бер такмак: +Гөбер-гөбер казанда, +Тәти кашык базарда, +Пеш-пеш, ботка пеш! +Быел иген уңа төш! +Күрәсез, бу поэтик юллар да игенчелеккә барып тоташа. Сорау туа, ни өчен соң бу бәйрәм "карга боткасы" дип атала? +Ни өчен башка кош исеме алынмаган? Безнеңчә, әлеге йола бердән, мул уңыш теләүгә кайтып калса, икенчедән, кара көчләрнең дә күңелләрен күрергә теләүдән килеп чыккан булуы ихтимал. Карга боткасы каргалар килгәндә түгел, инде җирләр ачылгач, ягъни сабанга төшәр көннәрдә, апрель азагында үткәрелә бит. Һәрхәлдә, монда шулай фараз итәргә җирлек бар кебек. +Мул уңыш турында туктаусыз хәстәрлек күрүдән, ахры (игенчелек халыкның төп эше булганлыктан), табигать күренешләрен күзәтү кешеләрнең канына сеңгән. Шуңа күрә халык т��лендәге табигать күренешләренә караган мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар, юрамышлар, такмаклар, җырлар һәм башкалар, ахыр чиктә, игенчелеккә барып тоташалар. Карның калынлыгы яки юкалыгы, кышның суыклыгы яки җылылыгы һәм башкалар кешеләр тарафыннан алдан ук юрала башлый. Барыбызга да таныш берничә сынамыш: +Халык хәтта мондый юрауларны җыр юлларына да сала. Мисаллар: +Күкләр күкрәмәс элек, +Торналар тор-торласын +Быел еллар туклыкка дип, +Күңелләрем җырласын. +Ә бит халыкта, чынлап та, күк күкрәүдән алда торналар кычкырса, ел туклыклы килә, дигән ышану бар. +Янә: +Шәфакълар таңга сузылды, - +Яңгыр булуга билге. +Күптән кирәк, булганы юк, +Җәйгә кергәннән бирле. +Бу җырның нигезендә дә шәфакъ таңга сузылса, иртәгәсен яңгыр явар, дигән ышану ята. +Янә: +Соңлап ярды яфракларын +Быел һәр җирдә агач. +Еллар авыр килер инде, +Булмасак иде тик ач. +Нигезе: "агач яфракларын соңлап ярса, ел авыр килә" дигән халык юравы. Менә бу төр җырларны безгә 1969 елның җәендә Биш бүләк районы картларыннан (Ает, Елбулак, Кәрим авылларында) күпләп язып алырга туры килде. Димәк, календарь йола җыр ла рын бөтенләй үк сакланмаган, дип әйтү урынсыз булыр иде. +Бу төр иҗат, билгеле, фәнни күзәтү, аңлатма була алмый, шулай да татар халкының шактый сәләтлелеге, табигать күренешләреннән нәтиҗә ясарга осталыгы турында сөйли. +Рус фольклористы В.И. Чичеров календарь йолаларын ике төркемгә бүлеп карый: +а) уңыш җыеп алуга бәйле рәвештә туган йолалар; +б) уңыш җыеп алганнан соң үткәрелә торган йолалар. +Татарлардагы календарь йолалары да менә шушы ике төр белән чикләнә. Әйтергә кирәк, календарь йола поэзиясе эчтәлеге ягыннан артык үзгәреш кичермәгәндәй күренә. Дөрес, XIX йөзнең икенче яртысыннан соң ул уенлы-биюле төс ала. +* * * +Семья-көнкүреш йола поэзиясе үз эченә нигездә кешеләр нең көндәлек тормышына караган вакыйгаларны туплый: туу, исем кушу, гаиләгә өйрәтү, бәлигълык, туй, җирләү һәм башкалар. Һәм бу йолалар, шулай ук аңа ияреп килгән поэзия, гаҗәеп күп төрле һәм искиткеч кызыклы күренешләрдән тора. Хәзергә алар хакында җентекләп сүз алып бармыйча, гомумән, йола поэз иясе турында берничә нәтиҗә-йомгак ясап китик. +Беренчедән, халык авыз иҗатының башка барлык жанрлары шикелле үк, йола фольклоры кешеләр тормышында иң мөһим рольләрнең берсен үти һәм бик борынгы заманнардан ук телдән-телгә күчеп килә, әдәбиятны баетуга хезмәт итә. +Икенчедән, йола поэзиясе, башка теләсә кайсы иҗатка караганда да, бик күпкә элгәре, дингә кадәр үк барлыкка килә. Текстның төрлечә үзгәртелә алуы аркасында, ул халык тормышының һәммә тармакларына да үтеп керә. Менә ни өчен йола иҗатын сәнгатебезнең иң кыйммәтле хәзинәсеннән берсе, дип икеләнми әйтергә мөмкин. +Өченчедән, татарлардагы йола поэзиясе дә күп тематикалы, шулай да арада ике зур төркем күзгә ташлана; +а) календарь йола поэзиясе; +б) гаилә-көнкүреш йола поэзиясе. +Бу төркемнә�� эчендә элекке ритуалларны чагылдырган теләк, зурлау, хөрмәтләү җырларын да, календарь йола иҗатын да (сынамышлар, җырлар, такмаклар, мәкаль, әйтемнәр, юраулар), гаилә-көнкүрешкә караган йола поэзиясен дә (җырлар, арбаулар, әйтешләр, кыз елатулар, такмаклар һ.б.) очратырга була. +Дүртенчедән, татар халкының йола поэзиясе художество эшләнеше ягыннан коеп куелган иҗат. Ул үзенең тел-бизәкләү чараларына бай булуы белән таң калдыра. Моңа әле үз вакытында ук классик язучыларыбыз игътибар бирә һәм әсәрләрендә файдалана. Мәсәлән, К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл", "Беренче чәчәкләр", Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак", "Асылъяр" пьесасында кыз елату юлларын хәтерләткән җырлар да аз түгел: +Җанкай, кая барасың, суны кайдан аласың? +Асылъяр, аглама, авыр киткән балага. +Елама, җаныем, ник елыйсың, еласаң да каласың, +Асылъяр, аглама, авыр киткән балага! +Шул ук әсәрдә борын-борыннан килгән теләк җырлары да очрый: +Сандугачым, карлугачым, +Хуш-исән бул, җанашым! +Матур яр, хуш инде! +Булсын бәхетең куш инде. +Чит илләрдә ялгыз башың - +Хызыр булсын юлдашың! +Матур яр, гөләбем, +Шулдыр сиңа теләгем. +Мондый мисаллар күп. Димәк, яңа тормыш белән рухланган халык өчен тирән эчтәлекле, югары художестволы элекке йола поэзиясе артык түгел, ә зур рухи азык та ул. Халык шуңа күрә үз традицияләрен тагын да ялкынлырак, күтәренкерәк рухта дәвам иттерә. +Бишенчедән, тарихи шартларның һәм иҗтимагый тормышның үзгәрүе нәтиҗәсендә, халыклар арасындагы мөнәсәбәт һәм аларның дөньяга карашы да үзгәрә баруы йола поэзиясендә аеруча матур гәүдәләнә. Үткәндәге бу тиңдәшсез мирастан чын-чынлап гүзәл халык әдәбияты үрнәкләрен сайлап ала белү - бүгенге фольклористиканың төн бурычы ул. +Электә кызлар кияүгә чыкканчы чәчләрен бер генә толым итеп үрә торган булганар. Никах укылып, туй булгач, кәләшнең чәче "никах тарагы" белән тарала, ике толымга аерып үрелә. Шул вакытта җиңгәләр "яр-яр" әйтәләр. +Әлхәмде сүрә Коръәннең башындадыр, яр-яр, +Пәйгамбәрләр Аллаһның кашындадыр, яр-яр. +Берең - былбыл, берең - тутый, яр булып сез, яр-яр, +Берең - толпар, берең - шоңкар, кушылып сез, яр-яр. +Берең - кояш, берең - айдыр, куш булып сез, яр-яр, +Берең - гәүһәр, берең - энҗе, хуш булып сез, яр-яр. +Берең - хурдыр, берең - нурдыр, аерылмагыз, яр-яр, +Берең - ахак, берең - сачак, бер торыңыз, яр-яр. +Берең - алтын, берең - көмеш, кушылыңыз, яр-яр, +Заман ахыр булгангача мул торыңыз, яр-яр, +Бер булыңыз, бер торыңыз, кушылыптыр, яр-яр. +(Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында яшәүче +Гыйльмениса Зәйнуллинадан 1968 елда язып алынды. +Белеме - 4 класс, 70 яшьтә). +АРБАУЛАР +Татарлар арасында элек киленнәрне һәм кияүләрне арбап, теләк әйтеп каршылау йоласы була. Түбәндә китерелгән арбау бу юлларның авторы тарафыннан 1965 елда Ярмәкәй районы Иске Турай авылында мәрхүм Шәйдулла Гыйззәтуллин бабайдан язып алынган иде. Ул килен каршылаганда егетнең апасы яки олы җиңгә тарафыннан әйтел��. +Солдатка алынган вакытларда элекке татар авылларында егет ләрдән наз әйттергәннәр, өйдән-өйгә йөртеп, сый- хөрмәт күр сәт кәннәр. Мәҗлес атна-ун көн буе дәвам иткән. Бөтен авыл басу капкасын чыкканчы аларны озатып калган. Түбәндә 1966 елда Бакалы районы Боҗыр авылында яшәүче Яков Афанасье вич Алчинов (1898 елгы) яздырган бер наз китерелә. +1. Солдатка да китәрбез, ай, сайланып, +Билләренә каешлар бәйләнеп. +Исәннәр генә йөрсәк, бер кайтырбыз +Туган-үскән җиргә әйләнеп. +2. Кара ла гынай елтыр бүркемне +Кимәс лә идем кырпак буранда. +Солдатларга әгәр алынмасам, +Йөрмәс лә идем җырлап урамда. +3. Үтәдер, ай, гомерләр үтәдер, +Яшьләр егермегә җитәдер. +Яшьләр егермегә җитә куйгач, +Яшьлек гомер бездән үтәдер. +СЫКТАУЛАР +Кабер өстендә сыктаулар һәм елаулар - шулай ук борынгыдан килгән йола. Аерым авылларда бу гадәт хәзерге көндә дә очраштыра. 1970 елгы фольклор экспедициясе вакытында Чакмагыш районы Иске Ихсан авылында шундый сыктау Миңнеямал Әхмәтҗановадан (1910 елгы) язып алынды. Әтисе кабере өстендә сыктанганы: Кызның туганнары җырлый: Кыз әнисенә җырлый: +Һаваларда очкан сандугачн +Борын очкайлары гына бал +Ташламам да, әнкәй, оныт +Кулыгызда үскән балагыз. +Моңсуланып сине һаман уйл +Көндезләрен һәм дә кичен д +Сөйләшәем дисәм, бер кеше +Кайгым тулып елыйм эчемд +Әкрен генә җилләр, ай исәд +Сызгырадыр, эчне өзәдер. +Мәңге яшерен булган серләр +Ул белә дә, үзем генәдер. Кодачага бал биргәндә җырлана. +Карамадан басма салдым +Үзебезнең турларга. +Карасам күзем чагыла +Йөзендәге нурларга. Кара-каршы кодагыйлар җырлаша: Кодаларны озатканда җырлыйлар: +<...> Билгеле булуынча, хезмәтчән халыкның үзенчәлекле уңай традицияләре аеруча йола поэзиясендә тотрыклы саклана. Чөнки йолалар гасырлар буена халыкның рухи байлыгының, культурасының аерылгысыз өлеше булып киләләр. Ә милләтләрнең рухи йөзе - ул барыннан да элек тормыш шартларының чагылышы, тарихи үсеш җимеше икәнен хәтердән чыгарырга ярамый. Йолалар, сәнгать шикелле үк, гасырлар буена халыкларның тормыш-көнкүрешен бизәп, кешеләрнең яшәешенә үзенчәлекле, тантаналы төс биреп, мәгънә салып килгәннәр. +"Үзләрен уратып алган чынбарлыкны тою яки сизү процессында кешеләр шул чынбарлыкка карата тәэсирләрен белдерәләр, мөнәсәбәтләрен билгелиләр. Кешеләр үзара аралашып яшәгәнгә күрә, теге яки бу шартлар эчендә килеп туган "тәэсир" әкренләп бер үк шартларда яшәүче кешеләр группасы арасында тарала һәм ныгый бара. Шулай итеп, теге яки бу күренешкә аерым кешеләр группасының тотрыклы карашы һәм, шуңа бәйле рәвештә, аерым кешеләр группасына хас булган хәрәкәт күнекмәләре туа. Ягъни үзенчәлекле гореф-гадәт һәм йолалар, әхлак нормалары һәм традицияләр формалаша". Алай гына да түгел, аерым кешеләр группасы әгъзалары арасында "үзара мөнәсәбәтләр, олылар һәм кечеләр арасында хезмәтне бүлешүләр, көнкүрештәге бәйләнешләр, тирә-якны танып беле��гә омтылулар гомум характер ала, йолаларга әверелә". Димәк, табигать көчләренә каршы көрәштә, гомум хезмәт процессында һәм борынгы кешеләрнең группаларга (кабиләләргә) берләшүе вакытында йолаларның барлыкка килүенә җирлек ачыла. Шул рәвешле, йолалар гомум гадәтләрнең букеты булып күз алдына баса. +Ләкин борынгы йолалар һәм аларга бәйле рәвештә туган иҗат төрләре (билгеле булуынча, көнкүреш һәм сәнгать бу очракта аерылгысыз була) барган саен тарих тирәнлегенә күчә, үткәннең өнсез шаһитына әверелә. Хәтта крестьян тормышында күптән түгел генә дә мөһим рольләрнең берсен үтәгән сука сукалау, җеп эрләү, тула басу, йорт станогында киндер сугу һ.б. шундый көнкүреш йолаларының асылын хәзерге яшь буын белми диярлек. Шуңа карамастан, шул йолаларга бәйле поэзиянең күп кенә элементлары яшәп килүен күреп була. Димәк, йолалар үз мәгънәләрен (асылын) югалткач та әле, аларга ияреп туган поэзия, сәнгать төре буларак, озак вакытлар яшәп килә. +Йола поэзиясенең идея-эстетик үзенчәлеген, иҗтимагый функциясен тулырак күз алдына бастыру өчен, аны тудырган йола традицияләренә игътибар итү сорала. Бу исә үз нәүбәтендә тикшерүче алдына шактый зур бурычлар куя. Беренчедән, җуелып, үзенең тәүге асылын югалткан йолаларның халык күңелендә сибелеп калган элементларын берәмләп җыеп алып, бер урынга туплап, бербөтен күренеш итеп бастырырга кирәк. Икенчедән, халыкның борынгы традицияләре локаль зоналарда тулырак сакланыуын искә алып, бу эшне аерым регионда яшәгән халык төркеменең иҗат җирлегендә башкару нәтиҗәлерәк тоела. +Шушы максатка ярашлы рәвештә, тикшерү объекты итеп, Башкортстанның Ык буенда яшәгән йола поэзиясе сайлап алынды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу регионда яшәгән халыкның иҗаты, гомумән, әле тикшерелмәгән, галимнәр кулы тимәгән өлкә булып тора. Үз чиратында, бу факт, шулай ук, тикшерүче өчен шактый зур җаваплылык өсти. <...> +Без монда бары тик шушы төбәктә табылган материал мисалында борынгы татар туй йола поэзиясенә анализ бирүне максат итеп куябыз. Чөнки халыкның формалашу тарихын, этник төркемнәрнең үзенчәлекләрен, этногенезын һәм культура-көнкүреш бәйләнешләрен шул халыкның рухи байлыгы, рухи культурасы ярдәмендә генә тулырак ачарга була. Йола поэзиясе исә, фольклорның аеруча катлаулы монументаль һәм архаик күренеше буларак, төрле дәверләрдә барлыкка килгән халык мифологиясе элементларының, тарихи-хокукый һәм дини карашларның эзләрен бигрәк тә тулы саклый. Ә татар халкының рухи культурасы мәсьәләләре, шул исәптән, иҗтимагый һәм семья гореф-гадәтләре, йолалары һәм аларга караган иҗат, һаман да әле иң аз өйрәнелгән өлкә булып кала килә. Халыкның тоташ йола поэзиясен, аерым этник группаларны тикшерми торып, күзаллау мөмкин түгел. Аерым төбәктәге рухи культураны өйрәнү аша гына тоташ халыкның культура үсеше закончалыкларын, формалашу юлларын, тарихын, үзенчәлекләрен, характерлы якларын, кеше аңына йогынтысын, иҗтимагый табигатен, социаль функциясен билгеләп була. +Ык буе татарларының туй йола поэзиясен анализлау өчен материал Башкорт дәүләт университеты тарафыннан шушы төбәктәге авылларга 1967-1975 елларда оештырылган фольклор экспедицияләре вакытында җыелды. Бу юлларның авторы әлеге экспедицияләргә җитәкчелек итте. Автор үзе генә дә Ярмәкәй, Бишбүләк, Туймазы, Шаран, Бакалы, Чакмагыш, Бүздәк, Благовар, Миякә районнарының йөздән артык авылында булып, күп санда йола иҗаты һәм этнографик материал язып алды. Аларның күпчелеге хезмәттә файдаланыла. +2.1. Туй йолалары һәм ритуаллары +Татар халкының гаилә йола поэзиясен фәнни яктан өйрәнергә омтылу XIX йөзнең башларына туры килә. Башта бу эш ике юнәлештә бара: йолаларны өйрәнү өчен документаль һәм беллетристик текстлар җыела һәм аерым текстлар халыктан язып алына. Ләкин революциягә кадәрге фән дөньясы асылда төп игътибарны йолаларның һәм поэзиянең архаик ягына яки көнкүрештә тар мәгънәдә кулланылышына юнәлтә. Бары тик демократик юнәлештәге җыючылар семья йола поэзиясенең иҗтимагый һәм художество табигатенә, урындагы традицион башкарылышына үтеп керергә тырышалар. Совет чоры галимнәре менә шул демократик юнәлешне үстереп җибәрүдә зур гына көч салдылар. Туй йоласы белән бәйле татар халык җырларының шактый өлеше сугыштан соңгы елларда басылып чыккан гыйльми-текстологик җыентыкларда дөнья күрде. Туй поэзиясен гыйльми яктан бәяләү һәм системалаштыру өлкәсендә дә тоелырлык адымнар шактый ясалды. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты (СССР Фәннәр академиясе) этнографлары Урта Волга буе татарларының гына түгел, Урал буенда яшәүчеләренең йолаларын, гореф-гадәтләрен, рухи байлыгын өйрәнү эшен беркадәр активлаштырдылар. Ләкин болар барысы да диярлек Казан татарларына карый, һәм татар халкының гомум йола иҗатындагы үзенчәлекләрне өлешчә генә яктырталар. Безнең әлеге хезмәттә куйган максатыбыз Ык буенда (Башкортстан) яшәүче татарларның туй йола поэзиясен моңача тупланган материаллар нигезендә тикшерүдән, аны иҗтимагый һәм социаль җирлектә барлаудан тора. +* * * +Семья йола поэзиясенең составы турында сүз башлаудан элек аның шактый катлаулы иҗат икәнен билгеләп үтәргә кирәк. Ул нигездә кеше тормышындагы иң мөһим йолаларны (бәбәй туе, семья кору, рекрутчылык һәм үлем) озатып килә. Бу йолалар һәммәсе дә, календарь йолалар шикелле үк, поэтик сүз, шигъри әсәр белән бергә башкарыла. Поэтик әсәрләр эчендә исә тулысы белән йолачылыкны чагылдырганы да, йолаларга яраклаштырылганнары да, көнкүрештә киңрәк сферада кулланылганнары да бар. Йолачылыкны чагылдырганнарына рекрут назлары, кабер өстендә сыктаулар, туй җырлары (мактаулар һәм хурлаулар - мәҗлес җырлары, им-том сүзләре, үпкә җырлары, арбаулар, типсәүләр, сыктаулар, баталар) һ.б. керә. Болар��ан тыш тематик якынлыклары буенча соңыннанрак килеп кушылган такмаклар, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр һәм башкаларны күрсәтергә була. Бу жанрларның һәрберсе - үзенчәлекле һәм катлаулы халык иҗаты җимеше. Семья йола поэзиясендә үзәк урынны туй җырлары алып тора. Без дә шушы туй җырларын үзәккә алып, калган төрләргә сүз барышында теге яки бу дәрәҗәдә генә кагылачакбыз. Чөнки нәкъ менә туй йолалары һәм поэзиясе семьяны, кешелек җәмгыятен, культура тарихын өйрәнүдә төп чыганак булып хезмәт итә. Бу - бер. Икенчедән, туй - барыннан да элек, билгеле бер хуҗалык акты: гаиләгә, хуҗалыкка яңа әгъза кабул итү - эшче һәм нәсел үрчетүчене өстәү бурычларын максат итеп куя. Димәк, туй - экономик хаҗәтлек факторы булып тора. Шуңа күрә туй поэзиясенең һәр төрендә менә шул як чагылыш таба. Алай гына да түгел, кабиләчелек, ыручылык чорында бер төркемнең (гаиләнең) ныгуы, үрчүе дошман төркемдә (гаиләдә) ачу, көнчелек тудыра. Шуңа күрә туй үткәрү, уңышлы ярәшү (никах) турында реаль хәстәрлек күрү өстенә, кияү белән кәләшкә, туганлашкан гаиләләргә дошман көчләрдән (явыз рухлардан һәм үз өййорт рухларының ачуыннан һ.б.) саклану чараларын күрергә кирәк була. Болар өстенә яңа өйләнешкәннәрнең матур киләчәген булдыру, хуҗалыгын ныгыту, мал-туарын, нәселен үрчетү мәсьәләләре дә килеп баса. Менә шуларны искә алганда традицион туйларның һәртөрле ышану-табынуларга (магиягә) бай булуы бик табигый булып күзаллана. +* * * +Башкортстанның Ык буе районнарында (Шаран, Бакалы, Туймазы, Ярмәкәй, Миякә, Бишбүләк төбәкләрендә) яшәүче татарларның традицион туй поэзиясе татар фольклорының аеруча катлаулы, монументаль һәм архаик күренешләрен үзендә туплаганын күрергә була. Моңа, күрәсең, биредә яшәүче татарларның берничә этнографик группадан торуы да булышлык иткәндер. Югарыда бу төбәкнең этник составы шактый чуар икәнлеге хакында әйтеп үтелгән иде инде. Әмма ничә йөз еллар буена үзара тыгыз аралашып яшәү аларның йола поэзиясен дә уртак моментлар белән баета; шушы үзенчәлекле казанда йола поэ зия сенең кайбер локаль күренешләре гомумиләшә, фольклор ның башка күренешләре белән аралаша, ачыктан-ачык контаминациягә бирелә. Ләкин, моңа карап, туй йоласының һәм поэ зиясенең роле кимеми. Чөнки, алайга китсә, фольклорның бер генә төре дә үзгәрешсез яшәмәгән, күп төрле катлаулы этаплар үтеп, үзенчәлекле эволюция кичергән. Халыкның туй йоласы белән дә эш шулай тора. Моның өстенә, бер генә халыкның иҗаты да башка халыкныкыннан кытай стенасы белән аерылып үсмәгән. Бигрәк тә күпмилләтле Россиядә яшәгән халыкларның йолалары һәм иҗаты бер-берсенә зур йогынты ясаган. Менә шуңа күрә конкрет төбәкнең туй йоласында тарихи чынбарлыкның чагылышын тикшерү аерым әһәмият казана. +Без сайлап алган төбәктә бигрәк тә, туй йоласы һәм поэзиясе гасырлар буена татар халкының туй фольклорына нигезләнеп үскән һәм бик күп борынгылык эзләрен саклап килә. Традицион туй фольклоры монда егерменче елларга кадәр бай һәм тотрыклы күренә. Аерым җыючыларның 1860 еллардан бу яклардан язып алган материалларына таянып, туй йоласының йөз ел эчендәге тарихи үсешен тикшерү (гомум характерда гына булса да) шулай ук уңай нәтиҗә бирер, дип ышанасы килә. +* * * +Традицион туй йоласы, тикшеренүчеләр өчен гаять кызыклы өлкә буларак, элек-электән үзенең гүзәллеге, тирән эчтәлеклелеге һәм самимилеге белән игътибарны җәлеп итә. Туй йолаларының төп мәгънәсе (теләсә кайсы чорда, теләсә кайсы халыкта) - яңа гаиләне, яңа союзны булдыру, аны рәсмиләштерү, тануга кайтып кала. Төп юнәлеше һәм составы исә бер йорттан икенче йортка кыз (кәләш) тапшыру, булачак ирнең йортына озатудан тора. Калган бөтен эшләр (башта, озатканда, соңыннан булган хәрәкәт-чаралар) һәммәсе дә әлеге үзәк акт - ярәшелгән кызны күчерү - тирәсенә туплана. Бу күпчелек халыкларда, шул исәптән, татарларда да, шулай булган һәм берничә көнгә, аерым урыннарда ай, хәтта елга сузылган. Шуңа күрә ул ифрат катлаулы фольклор-этнографик комплекс барлыкка китергән. +Ык буе татарларының туй йоласын бер схемага салганда, ул үз эчендә түбәндәге ритуалларны берләштерә. +1) Яучылау (кодалау). Кемнең кызын сорату мәсьәләсе хәл ителгәч, егет ягы дәрәҗәлерәк кешене яучы (башкода, кода, димче)2 итеп билгели. Гадәттә, туган тиешле, телгә оста, дипломат кеше билгеләнә. Бу эштә теше төшкән хатын-кызлар (карчыклар) бигрәк тә зур дан белән файдалана. Яучы җәяү йөрми. Бу йола кыз якын яки ерак булуга карамый. Сыңар (сул) балакны кунычтан тышка чыгарып салу шулай ук зарури. Әйткәндәй, соңгысы славян халыкларында, гомумән, юк. Безнеңчә, болгар йортыннан килә торган бу йола башка халыкларга, ничектер, күчә алмый калган. Шунысы кызыклы, Уфа губернасында яшәүче керәшеннәрнең туй йолаларын шактый җентекле тикшергән С. М. Матвеев та бу хакта берни дә әйтми. Игътибар итмәүдән дияр идең, ул яучының кыз йортында булган һәр хәрәкәтен диярлек тасвирлый. Монда күпмедер дәрәҗәдә христиан диненең йогынтысы, булса кирәк. +Яучылау өчен шулай ук теләсә нинди көн ярамый. Моның өстенә чанага (арбага) башкода тире салып килә. Яучы килештереп йөргән арада ике як та бер-берсен өйрәнә. Мәһәр (калым) һәм бирнә күпме булачагы хәл ителә. Соңгы җавапны биргәнгә кадәр, кыз ягы кардәш-ыруларны җыеп киңәшләшә. +2) Ярәшү (ярашу, вәгъдәләшү, килешү, аклашу). Татар халкында, гомумән, егет-кыз өйләнгәнче бер-берсен белмәгән, дигән фикер бар. Бу - бары Ислам йогынтысы. Әмма халык җаен таба белгән. Ярәшү (килешү) вакытында булачак кияүнең булуы соралмаса да, кайсыбердә (бигрәк тә типтәрләрдә) егет белән кыз (ата-аналар килешкәндә) аерым бүлмәдә очрашып сөйләшә (бүләк алыша) торган була. Картлар хәтерендә хәзер аклашу белән ярәшү бер мәгънәдә каралса да, асылда ярәшү аклашудан соң 5-10 көн үткәч уздырыла. +Эш болай. Кыз ягы риз��лашып, яучыны (яучы чит кеше булса, егет ягыннан янә кем дә булса берәү катнаша) сыйлап кунак итә, кызның әнисе яки җиңгәсе яучыга - икмәк-тоз белән бергә ак тастымал, ак ашъяулык (ак -бәхет билгесе), ә егеткә кыз бүләкләре биреп җибәрә. Яучы кайтып, сөенче ала, аклаша. Егет туганнары (ата-аналары), 5 - 10 көн хәзерләнгәннән соң гына, кыз өенә зурлап, бүләкләр, ашлар белән, калымның ( ярашу, яраш туе) дип атала да инде. Ярәшү вакытында кыз ягыннан бөтен кардәш-ырулары, якыннары катнаша, ул зур, олы табын төсен, туй формасын ала. Менә шунда инде егетнең ата-анасына кыз күрсәтелә. Егет ягы моны таләп итә. Кызны ике ахирәте ике яктан култыклап алып чыга. Егет ягы кызга мактау сүзләре әйтә (җыр аша да булуы мөмкин). Яраш туе вакытында кызның үз ахирәтләре белән урамда атлы чаналарда (прогулкада) йөрүе дә билгеле. Моннан соң ул "ярәшелгән кыз" дип йөртелә. Ислам дине аеруча таралган урыннарда моннан соң ул иптәш кызларыннан башка беркем белән дә аралашмаска, чыгып йөрмәскә тиеш. Тулысынча җиңгәләр кулына тапшырыла. Ахирәтләре аны саклап кына йөртә. Бакалы керәшеннәрендә, мәсәлән, атна буена кыз үзенең ахирәт-дуслары белән елашып-сыкташып каберлеккә йөри, кардәш-ырулары белән хушлашып чыга, аңа кардәш-ырулары, агай-энеләре бүләкләр бирә торган була. Руслар яки чуаш-марилар белән аралашып яшәгән авылларда да шул хәл күренә. Без бу чорны "туй алды", дип атыйк, ягъни ярәшүдән соң туйга кадәрге вакыт. +3) Туй алды. Төрле урында бу чор төрле вакытны ала. Ун көннән башлап ике айга, хәтта бер елгача дәвам итә. Ике якта да туйга әзерлек көчәя. Кыз ягы - бирнә (приданое), егет ягы калым (мәһәр) җиткерә. Ахырда, бар да әзер булгач, туй көне билгеләнә. Егет ягы, кыз ягы соравына карап, 10-15 көн бирергә дә мөмкин. Менә шушы көннәр туй алды (кыска ял), дип йөртеләләр дә инде. Туй алды вакытында кыз да (ахирәтләре, җиңгәләре тарафыннан), егет тә (кияү егетләре тарафыннан) нык саклана. +Кыз чаршавын, түшәк-ястыкларын, мендәрләрен, киемсалымнарын һ.б. әзерләүдә махсус кызлар катнаша. Алар ястыкчылар, дип тә, мендәрче кызлар , дип тә аталалар һәм килен булачак (ярәшелгән) кызны ястыкка илтеп җиткергәнче бергә булалар. +4) Кыз чәкчәге. Туйга берничә көн кала кыз ягы яшь киленнәрне, кызларны ястыкчыларга ярдәмгә чакырып ала. Алар бу көнне күмәкләшеп чыбылдык тегә, кыз чәкчәге пешерә. Камыр басу ата-анасы булган уңган ике кызга тапшырыла. Йомырка бер үк вакытта, бер савытка сугып ватыла. Кашыклар кара- каршы йөртеп кабартыла, камыры дүрт кулдан басыла. Бу чәкчәк, туй ашлары белән бергә, килен артыннан бара, кияү йортында икенче көн - корбан көнне, килен чәкчәге итеп табынга чыгарыла. Кечерәк чәкчәк тә пешерелә: анысы кыз әйберләрен элгәндә (кияү йортында), кыз чәкчәге дип, чәйгә бирелә. +5) Кияү катламасы да туй алды көннәрендә, кыска ялда әзерләнә. Аны да җиткән кызлар, яшь киленнәр пешерә. Кияү катламасын, туй ашлары белән бергә, кыз йортына илтәләр. Катламага килгән кызлар, эш беткәннән соң, егет анасын, егетнең үзен, бер-берсен камыр белән буйыйлар. +6) Ак келәт (кыз өе, ак өй). Кияү керәсе урынны аерым йортта, җәй булса, келәттә әзерлиләр. Туй буласы көнне (аңа кадәр ул ныклап чистартыла, юыла, артыш ботагына ут алып, почмаклары төтәсләп чыгыла) шул урынга кызны бөтен әйберләре белән күчерәләр. Чыбылдык корылып, яшьләрнең урыны кабартылып куела. Кияү куенына керү өчен кыз әзерләнә. Кызның туган-тумачалары җыела. Кыз туып-үскән өеннән, ата-анасыннан, туганнарыннан аерыла. Барысы белән елап хушлаша. Җиңгәләр, ахирәт кызлар аны киендерә. Шул чакта махсус җырлар җырлана. Кыз елату (кыз чыңлату, әҗәл итеп елау, әтеки әйттерү) башлана. +7) Кыз мунчасы. Ахирәтләре һәм ястыкчы (мендәрче) кызлар, җиңгәләр кызны шәл бөркәндереп мунчага алып баралар. Бал яки сыра эчәләр, кызны юындыралар, җырлашалар. Кат-кат киендерәләр. (Аерым урыннарда соңгы кат күлмәгенең кире ягыннан кидерәләр). Кызның ахирәтләре мунча себеркесендә күрәзәлек итәләр. Төнге кыз сырасы (ярәшелгән кыздан башка) үткәрелә. Анда егетләр дә катнаша. Кыз мунчасы бу көннән соң бик нык саклана. +8) Туй көне. +Егет ягында. Ишек алдында - туйга баручыларның кыңгыраулар тагып, парлап җиккән атлары. Аларны кыргычлап, ялтыратып тарап, тәңкәле каеш сбруйлар белән җигәләр. Туйга баручылар - ирләр-кодалар, хатын-кызлар-кодачалар җыела. Егет атасы я агасы - олы кода белән егет анасы яки җиңгәсе - олы кодагый улларына фатиха бирә, бәхет тели. Туй кузгала. Өйдә олы кодагый (егет әнисе) кала. Тиздән аны никах тыңларга килеп алачаклар. Шулай ук кияү дә егетләре белән кич булганын көтеп утыра. +Кыз ягында. Югарыда әйткәнебезчә, бу көнне кызны ак өйгә (ак келәткә) күчерәләр. Иртә таң белән кияү егетләре кызга егет бүләген китереп җиткерә. Бүләкләр җиңгәләр аркылы гына тапшырыла. Әти-әнисе кызны ак өйгә күчерер алдыннан тире өстенә бастырып фатиха бирә, кыз елап хушлаша. Ул ахирәтләре белән ак өйдә утыра. Туйны капка ачучы каршылый. Егет туй белән килгән очракта, кияү егетләре капкадан кергән уңайга мылтыклардан ата, кодачалар каршылаучыларга акча, төш, әлбә (печенье) сибә. Егет туйдан башка килгәндә дә бу йола үтәлергә тиеш. Атлар баскыч төбенә килеп туктый тора, кода-к одагыйлар арбадан (чанадан) сикереп төшеп тора, кучерда утыручылар ишек алдыннан урап, атларны алып китеп тора. Ирләр - кодаларны, хатыннар кодачаларны каршы ала, ирләр - ирләр ягына, хатыннар хатыннар ягына үтә. Никах укыр алдыннан кодагыйны (егетнең әнисен) барып алып киләләр. +9) Никах. Ык буе районнарында никах ритуалы (керәшен татарларында гына ул чиркәүдә, христиан дине кушканча үткәрелә) бертөрле. Монда инде Ислам, шәригать законы хакимлек итә. Хәзрәт, никах укыр алдыннан кыздан ризалык сорар өчен, ак өйгә ике шаһит җибәрә. Кызга күренмичә алар: "Ризамы?" дип сорыйлар. Эндәшмәү ризалык биргән санала, "риза" дип, җавап бирергә дә мөмкин. Шаһитләр кайтып, кызның ризалыгын "әшһәде" дигән гарәп сүзе белән әйтәләр. Шуннан хәзрәт әүвәл - егет атасыннан, аннан кыз атасыннан кызны алубирүләре турында сорый һәм никах укыла. +10) Кияү каршылау. Никах укылу хәбәрен махсус куелган кеше, ат чаптырып барып, кияүгә илтеп җиткерә. Кич, кояш баегач, яхшы тройкада кияү егетләре уртасында кияү килә. Кияүне кыз туганнары авыл капкасыннан чыгып каршылый. Олы җиңгә теләк әйтә. Кыз өенә (ак келәткә) юнәләләр. Алдан - бер кияү егете, аннан соң кияү һәм башкалар чанадан (тарантастан) төшә. Шул тәртиптә ишек тоткасына киләләр. Кызның ахирәтләре тотка хакын сорыйлар. Бу - ишек бавы, дип атала. Кияү егете акча биреп үзенә юл ача. +11) Яр - яр. Кияү куенына керү алдыннан чәч аеру (чәч яру, яр-яр, яр-яр әйтү) үткәрелә. Кызның чәч толымын яшь кызлар һәм җиңгәләр икегә аерып үрәләр, шул вакытта алар махсус җыр лар җырлыйлар. Аны "яр-яр", диләр. Бу йоланың XIX йөз урталарында ук булганлыгы турында хәбәрләр очратырга мөмкин. Мондый йола шулай ук күпчелек халыкларда бар. Рус халкында "расплетание косы" дигән йола яшәп килгәнлеге билгеле. Ләкин ул татарларда башкача үткәрелә. И. Надиров аны, кияү егетләре белән кыз ахирәтләре арасында әйтеш характерында бара, дип күрсәтә. Әмма йоланың асылы бер - кыз вакыт белән хушлашу. +Инде кыз өенә кияү һәм кияү егетләре "ишек бавы" сатып алып керде. Кыз чыбылдык эчендә утыра. Өстәл тулы нигъмәт була. Болар - кияү егетләренең сые. Бал-май булу - төп шарт. Кияү егетләре кыз ахирәтләрен сыйлый, эчерә, үзләре дә ашап-эчкәннән соң, кияүгә изге теләкләр теләп, эротик җыршаярулар әйтеп, чыгып китә. Кияүдән калганнар бары да эчә. +Табын караучы хатын (җиңгә) ахырда кияү белән кызга гына чәй әзерләп, саубуллашып чыгып китә. Бу вакытта кызның ахирәтләре кияү атларында авыл әйләнеп йөриләр. +Кыз кияү янына чыга. Менә бу моментны Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында ничек хәтерлиләр: +"Егет өс киемендә басып тора. Кышын булса - кара тун, мескен (колаксыз) кара бүректән, тун өстеннән - кара билбау, очлары бик нык яшереп, чуалтып төйнәлеп уралган. Кыз чыга, билбау очын эзли, озак таба алмый торса, кияү сугып та җибәрә ала; тапканнан соң билбауны чишү шулай ук җиңелдән түгел; чишә, тунын салдыра, бүреген чөйгә элә, егет шуннан соң гына сәкегә утыра. Егетнең аягын да кыз салдырырга тиеш. Аягын салдырганнан соң, ул түр башына ястык өстенә аяк бөкләп менеп утыра. Кыз белән егет алдында - әзер чәй, бал-май. Балмайны икесе дә алдан кабарга тырыша. Кайсысы алдан капса, шул семьяда баш буласы, янәсе. Куналар". +Бу вакытта никах мәҗлесе дәвам итә. Ул тәмамлангач, кода-кодачаларны туй күтәрүчеләрнең берәрсе үзләренә ала. Кияү егетләре дә алар белән ашап-эчеп йөри. Иртәнгә алар кияү янына кайталар. Дөрес, кияү атларын алар алмашлап саклап чыгалар. Бигрәк тә кияү атын амбарга бикләп тоталар. Чөнки, үчләшеп, ат коерыгын кисеп куюлары мөмкин. +12) Кияү коймагы. Иртүк, кеше-кара йөрмәгән вакытта кияү белән кызны мунча кертәләр. Мунча (без башта - кыз мунчасы, дигән идек) кияү килгәнче өч көн алдан ук бик нык саклана, бикләп тотыла. Ачкыч мунча ягучы тәҗрибәле хатында (кыз туганы, җиңгәдә) саклана. Кияү беренче кичнең урынына, беренче мунчага бүләкләр сала - болар барысы да җиңгәгә тия. Кияү белән кыз кергәннән соң, мунчага башкалар (кода-кодачалар, ягъни кияү ягы) китә. Мунчадан соң, кияү белән кыз янына кияү егетләре җыела. Төп йортның килене булса - килен (җиңгә) исеменнән, җиткән кызлары булса - шул кыз исеменнән коймак кертәләр. Бу - кияү коймагы. Ул ишек аша гына бирелә. Кияү һәм кияү егетләре бу коймакны ашаганнан соң , аңа бүләкләр салып чыгалар. Беренче коймактан соң мендәрче хатыннар исеменнән (кыз ахирәтләреннән) берәм-берәм коймаклар кертелә. Ул, гадәттә, ике көн дәвам итә. Аларга да бүләкләр салына. Кияү кәләш куенын (бикәчкә керү, диләр) бүләкләр өләшеп, сатып ала. +13) Күренеш. (Кияү күрсәтү, очрашу) +Туйның икенче көнендә кияүне кызның әти-әнисе һәм туганнары белән күрештерәләр. Бу бик тантаналы төс ала. Кияү үз егетләре уртасында керә. Ул бабасы һәм әбисе белән күрешә, беренче тапкыр аларга "әби", "бабай" дип эндәшә, кызның калган якыннары белән исәнләшеп чыга. Кияү егетләре подносларда һәркайсына, дәрәҗәсенә карап, бүләкләр өләшә. Кызның әти-әнисе, җавап итеп, аяклы мал вәгъдә итә, башкалар да бүләк өстенә акча салалар. Картлар кияү белән кызга олы бәхетләр телиләр. Шуннан кияү яңадан кыз янына кайта, кияү егетләре исә кода-кодачалар белән бергә ашка йөриләр. +14) Кыз озату. +Туй күтәрешүчеләрнең һәммәсендә булганнан соң, кодаларкодачалар төп йортка җыелалар. Бу соңгы мәҗлес була. Димәк, кызны кияү йортына озатуның кульминацион ноктасы җитә. Кияү яткан урынга (кыз өенә, ак келәткә) ата-ана кереп, кызлары белән саубуллаша. Махсус кыз елатучы хатыннар-җ иңгәләр кыз исеменнән саубуллашу - кыз озату җырларын җ ырлыйлар. +Саубуллашу җырлары тәмамлангач, җиңгәләр кызның урынын җыеп йөри, кияү егетләре чыбылдыкларын чишеп ала. Яучы (башкода) кузгалырга әмер бирә. Алдан кияү кызны җитәкләп чыга, алар артыннан җиңгәләр тотынышып чыгалар. Келәт (кыз өе) ишеге төбендә тройка көтеп тора, кызны күтәреп утырталар, кучерга кияү егетләре баса. Алдан - башкода, аның артыннан - төп кода, аларга калганнары кушыла. Кияү атлары арттан бара. Иң артта кыз әйберләре арбасы (чанасы) килә. +15) Килен төшерү. +Туй кияү йортына килеп төшә. Капка ачучыга килен чигелгән кулъяулыгын (анда төш төрелгән була) ыргыта, ишек алдына шулай ук төш сибәләр, конфет тараталар, кызны сарыкка таяндырып (ул сарык киленгә бирелә), мендәргә бастырып төшерәләр. Егетнең әнисе баллы суны аның өстенә бөркә, бал-май каптыра, теләк әйтә. Моны килен арбау, диләр. Кияү арбасыннан мичәүдәге атны тугарып, килен алдыннан үткәрәләр. Килен ат кол��гына сөлге сала. Бу сөлге өчен кияү егетләре тартышалар, кем җиңсә, сөлге шуңар була. Шуннан соң кияү киленне җитәкләп - алдан, алар артыннан җиңгәләр (кыз ягы җиңгәләр, дип тә йөртелә) өйгә керәләр. Башта киленне казан янында туктаталар. Кулын онга тыгалар, кияүнең ике сеңлесе баллы май белән каршы ала. Кияү беренче үзе кабарга омтыла. Шуннан соң киленне казан яныннан махсус билгеләнгән урынга (килен бүлмәсенә) озаталар. Анда җиңгәли килгән хатыннар чыбылдыкны корып, киленнең урын-җирен җәеп куялар. Кияү егетләре кызның сандыгын һәм башка әйберләрен кертәләр. +Кияү йортында беренче мәҗлес башлана. Инде җиңгәли килгән кодалар түрдә, мактаулар, әйтешләр, җыр-биюләр кыза. Бу мәҗлестән соң кияү ягыннан туй күтәрүчеләр җиңгәләрне (арчиларны) үзләренә кунакка йөртәләр. +16) Беренче иртә (килен иртәсе, килен мунчасы). +Яшьләрне бик иртә, кеше аягы кузгалганчы, мунча кертәләр, чәй эчерәләр. Бу иртәдә инде кыз кияү куенына кергәндә кигән киемнәрен яшь килен киеменә алыштыра. Килен төшкән җиргә (элегрәк кыямәт анасы өенә төшә торган була) егетнең әнисе, ягъни кайнана килә. Бу аларның беренче күрешүләре, кияү киленне җитәкләп, әнисе алдында тезләнеп фатиха сорый. Бу йоланы Ярмәкәй районы Иске Турай авылында "кыз сөю", "бата әйтү", дип тә йөртәләр. Кайнана (бием, биана, ягъни) изге теләкләр әйтә, аннан соң яшьләрнең урыннарын котлап, урын өстенә борынгы тәңкәләр сала һәм киленне ияртеп, аш өенә алып китә. Киленгә беренче сынау - токмач басу тапшырыла. Беренче токмач җәймәсен ир бала (кияү энесе, каениш) ерта. Килен аңа бүләк (бияләй яки йон перчатка) бирә. +17) Су юлы күрсәтү (килен ширбәте, ширбәт суы). +Бу токмач туйның икенче көнендә генә килен токмачы итеп чыгарыла. Дөрес, мишәрләрдә (Бәләбәй районы Байморза авылында) килен токмачы туй үткәннән соң, егет ягы өчен үткәрелә. Анда егет ягыннан туй күтәрүчеләр, аларның кардәшырулары катнаша. Яшьләргә алар бәхет теләп, савыт өстенә акча сала. Ык буе районнарының күпчелегендә исә "су юлы күрсәтү" һәм "килен ширбәте" дигән йолаларны белмәгән картлар юк. Киленне берничә җиңгә, кияүнең сеңелләре, яшь кызлар озатып бара. Ул юлда сөйләшмәскә тиеш. Чишмәдә килен башта суга тәңкә яки бакыр акча сала. Кайтканда, су чайкалмаска тиеш. Су юлы күрсәтүчеләргә, кайткач, килен бүләкләр өләшә, ишек алдына кергәч, шул суны төрле якка сибә. Килен ширбәте (ширбәт суы) дип, аны кунакларга (кияү егетләренә, җиңгәләргә) стаканнарда таратып чыгалар. Башта ул өлкәннәргә (егет туган-т умачаларына) бирелә, һәркем аны эчкәннән соң, бүләк дип, акча сала. Туйда иң олы ашларның берсе килен ширбәте санала. +18) Бүләк баглау (әйбер, туй өстәле). +Шул ук көнне кияү йортында кыз артыннан килгән әйберләрне элү, бирнә (бүләк) баглау үткәрелә. Аерым урыннарда әйбер чыгару бер көнне үткәрелә, икенче көнне исә алар (бирнәләр һәм ашлар) зурлап чыгарыла. Җыелган туганнар һәм кунаклар ала��ны дикъкать белән күздән кичерә. Киленнең уңганлыгы ул җитештергән, әзерләгән, чиккән-тукыган әйберләргә карап сынала. +19) Корбан ашы (корбан көн, олы туй, үзәк туй, мәҗлес көн). Кияү йортында килен икенче төнен үткәрә. Бакалы районында (керәшен татарларында) килен менә шул төндә генә кияү куенына керә. Аңа кадәр кияү аңа кагылмый. Югарыда без килен мунчасы (беренче иртәдә), дигән идек. Кияү белән килен икенче көнне дә мунча керә. Алар артыннан башка кунаклар (кыз туганнары, егет ягы) шулай ук юынып чыга, һәркем килен мунчасына акча сала. Корбан мәҗлесе җитә. +Корбан көн мәҗлесе бик олы итеп үткәрелә. Муллалар да чакырыла. Башта төп хуҗаның ашларын ашаталар. Аннары - кыз ашлары, иң азактан кыз чәкчәге (килен чәкчәге) тәкъдим ителә, һәркем авыз иткәч, акча сала. Кыз балына (килен мичкәсенә) шулай ук акча салалар. Гадәттә, җыр, әйтеш аша бирнәләр чыгарыла. Ул подноска өеп, кемгә нәрсә икәне әйтеп бирелә. Бирнәгә каршы ата-ана (егетнеке) мал әйтә, башкалар акча сала. Кодалар арасында мактау җырлары тынмый. Кыз ягы, кодаларның барысында да булгач, төп йортка кайта. Соңгы эчке мәҗлесе үткәрелә. Рәсми туй шуның белән тәмамлана. +20) Туй арты (Кияү кайтармасы, шәл салдыру туе, кода төшерү)1. +Ык буе районнарында 1920нчe елларга кадәр традицион туй йолалары менә шулай үткән. Туй арты (туй койрыгы) ләкин дәвам итә әле. +Яшь кәләш белән таныштыру өчен, мәсәлән, кияү үзенең дусларын бераз вакыттан ашка җыя. Бу "шәл салдыру туе", диелә. Яшь килен кияү йортында бөркәнчек (шәл) ябынып йөри. Кияү егетләре килен янында биеп йөри һәм шәлен таяклар белән эләктереп алалар. Шушы мәҗлестә кияү үзенең егет чагы белән хушлаша. Бер-ике атнадан соң ул кәләше белән әби- бабасына визит ясый. Акча-яулык мәҗлес өстәленә сала. Шуннан соң ул бу йортта үз кеше булып китә. Менә шул мәҗлес "кияү кайтармасы", дип әйтелә дә инде. +* * * +Инде хәзер бу туй йоласының состав кисәкләренә һәм аерым детальләренә анализ ясап карыйк. +Төрки-болгарларда тәүтормыш җәмгыяте таркалган вакытта, күпчелек халыклардагы шикелле үк, патриархаль гаилә полигамиядән моногамиягә күчү чорын кичерә. Бу баскычта гаилә башында ата тора һәм бу ячейка, экономик берәмлек буларак, чагыштырмача бәйсез, мөстәкыйль гаилә булып күзаллана. Билгеле, гаиләнең бәйсезлеге бик шартлы, чөнки әле соңгы дәверләргә кадәр (хәтта XX гасыр башларына кадәр) урман, болын, көтүлек һ.б. урыннар тоташ авыл өчен уртак, гомум санала. Октябрь революциясенә чаклы татарларда никахка керү, нигездә, өч төрле: а) яучы җибәрү (кодалау) аша; б) кызның, ата-анасына карышып, качып китеп, сөйгәне белән кушылуы; в) кызны теләгеннән башка урлау. Тарихи үсеш чоры кичергән саен, кыз урлау яки кыз сатып алу кебек күренешләр үткәннең калдыклары рәвешендә артка чигенә бара. Ата-анага карышып, кызның качып, сөйгәне белән кавышуы исә яшәешен революциягә кадәр саклый. Мондый очракта традицион туй йолалары үткәрелми кала. Ә менә яучылау (килешеп сөйләшү) аша никахлашуның туй йолалары исә гасырлар буена саклана; XIX - XX йөзләрдә бу йолалар татар авылларында иркен башкарыла. Ягъни, егет ягы - мәһәр (калым), кыз ягы бирнә бирешеп килешү тәртибе нигез санала. +Бу никахның нигезендә борынгы көнкүреш укладының күп кенә эзләре (отголоски) һәм мәҗүсилектән калган кайбер мотивлар чагылган булуын күрергә мөмкин. Йоланың тарихи үсеше процессында аларның күбесенең мәгънәсе үзенең тәүге асылын югалта; бер өлеше катып калган традициягә, гадәткә әверелә, аның ни аңлатканын башкаручылар хәзер үзләре дә дөрес итеп әйтә алмый. Шулай да тоташ, гомумән алып, туй йолаларын тикшергәндә, аның состав өлешләренә, тематикасына, аерым йола моментларының поэтикасына анализ ясаганда, борынгыдан калган өч теманы билгеләргә мөмкин булыр иде. Алар һәммәсе дә туй йоласы тукымасының аерылгысыз өлеше булып килә: а) тарихи-хокукый, б) профилактик магия, в) нәсел-үрчем арттыруга корылган магия калдыклары күзәтелә. Ык буе татарларының этник төркемнәре өчен генә түгел, гомумән, татар халкы (Идел-Болгар һәм Казан татарлары) өчен дә хас булган традицион туй йоласының бөтен эчтәлегенә шушы борынгылык калдыклары үтеп керә. Аерым моментларның исемнәрендә яки детальләрендәге вак үзенчәлекләр яисә вариантлар бу схеманы боза алмый. +Тарихи-хокук нормалары татар туй йолаларының Ык буе вариантларында, ничектер кызны яулап, урлап алудан калган эзләр рәвешендә күбрәк сиздертә. Әйтик, кияү егетләре (кияү ягы ирләре) туй алды атнасында якын яки ерак җиргә барамы-юкмы, һәрчак ат менеп йөрергә тиешләр. Яучы шулай ук ат җигеп йөри. Билгеле, яучы карчыкларның хәзер атта йөргәннәрен хәтерләүче юк. Кияү егетләренең ат менеп йөрүләре исә үзе үк арттан куа килүләре мөмкинлеген, урланган кыз белән качып котылу кирәклеге булуын искә төшергән кебек. "Яучы" сүзе үзе үк яу белән кызны барып алуга ишарә ясый. Килен төшергәндә, кыз артыннан арчи (әрчи, арсый) килү, шулай ук, ерак үткәндәге куа килүчеләрне аңлатмыймы икән, дигән уй туа. XIX һәм XX йөздә туй йолалары, ритуаллары рәвешендә аларның саклануы һич тә көнкүрештә хаҗәте барлыктан түгел. Кияү, чын-чыннан кыз урлаучы буларак, туй атнасында кияү егетләреннән башка беркая чыкмый йөри, кияү һәм кияү егетләре алдында (юлбасарлар алдында, диярсең) капка-к ураларны, ишекләрне ябалар, биклиләр, йортка кертмиләр, кызны (кәләшне) яшерәләр, аерым йортка биклиләр. Кияү егетләре егеткә каршылыкларны үтүдә ярдәм итәләр, кыз ягы (җиңгәләр, ахирәтләре, туганнары) белән алышалар. Үзләрен чит, ят ил кешеләре итеп таныталар, бик якын арадан булсалар да, ат менеп йөриләр. Яучы үзен көчле, ниндидер серле көчкә ия итеп күрсәтергә омтыла. Традицион яучы такмагы һәрвакыт та диярлек, бер төрле тәмамлана: +Тимер булсаң, мин - күмер, +Эретергә килгәнмен. +Үз чиратында кыз ягы да чаралар күрә. Кызн�� атна буена ахирәтләре (җиңгәләре) саклыйлар, көндез дә, төнлә дә аның белән бергә булалар. Бергә йоклыйлар, өйдән ул ялгызы бер кайда да чыгып йөрми. Чөнки теләсә кайсы минутта аңа һөҗүм итүләре, аны урлап алып китүләре ихтимал. Менә бу һәм башка шундый туй уены детальләре кайчандыр бу саклык чаралары реаль җирлекле булган һәм чынбарлыкны чагылдырган чорларны хәтергә төшерә. Хәзер дә аерым урыннарда кызны урлап алып китү очраклары юк түгел. +Сатып алуга корылган никах турында да Ык буе районнарында фольклор материаллары күп. Туй йоласына да ул аерым детальләр рәвешендә килеп керә. Совет властеның тәүге елларына кадәр дә әле кияү туган-тумачасы кәләш өчен акчалата калым (салым, мәһәр) түли торган була. Кыз ягыннан егет ягына турыдан-туры "бездән - мал, сездән - товар", дип, бүләкләр өстенә акчалата салым (урта хәлле семьяларда да 300 - 500 сум) йөкләнә. Поэтик рәвештә кайсыбер җырларда да бу ачык төсмерләнә: +Ак чабаклар уйныйдыр +Көннең балку чагында; +Әткәм мине сатып бирде +Татлы йогкум чагында, - дип елый кыз һәм ул акчасының зурлыгын да хәбәр итә, үзен сатуны "базарга бару" дип атый: +Базарга бардың, ни алдың! - +Яфрактай акча алдың. +Яфрактай акчаң җил китте, +Газиз генә балаң тик китте. +Акча башка моментларда шактый зур роль уйный: егет кыз ягында капка ачучы, ишек тоткасын саклаучыларга акчалата түли, йола коймагы, йола мунчасы өчен акча сала. Егет туганнары кыз балы өчен шулай ук акча түли. Болар һәммәсе дә, асылда, кыз өчен салым (түләм) төрләре булып торалар. Шул ук түләүнең яшерелгәнрәк формасы - кыз ягына бирелгән бүләкләр. Моннан тыш кияү кабартмасы, кияү юллыгы (туйның беренче көнендә, никахтан соң, кияү кыз өенә, ак келәткә кергәч, чыгарыла торган каз һәм корт балы) һәм башкалар - боларның барысын да борынгы вакытларда кыз сатып алуга корылган ярәшү (никах) эзләре, дип әйтеп була. +Базар итү, товар алмашу, сатып алу ул "товарны", "малны" тикшереп, карап, барлап бәяләүне таләп итә. Булачак хуҗалар, һич тартынып тормый, кызны төрлечә тикшерә алган: килгән кунаклар алдына аны чыгару (шәригать законы тыюга карамастан), йөзләрен ачып карау, йөрттереп күрсәтү һ.б. Хәтта йола поэтикасына да шул хәл килеп керә: +Олы җуаның маягы, +Ак җукагач таягы; +Чыгарыгыз кызыгызны, +Аксак түгелме аягы? +Билгеле, бу чын мәгънәсе белән кыз сату түгел, ләкин әлеге детальләр, йола фольклоры кайчандыр аларның реаль чынбарлыкта булганлыгына ишарә ясыйлар. +Кияү тулысынча кызның хуҗасына әйләнә, ягъни кыз аның шәхси милкенә әверелә. Кыз өенә кергәндә (ак келәттә, никах артыннан ук) кияү үзен хуҗа - товар, мал иясе итеп тоя. Кыз аны чишендерергә, аягын салдырырга, юындырырга, ашатырга тиеш; кызны ул үзеннән башка беркая җибәрми; егет һәм аның семьясы кызның кияүгә чыкканчы булган тәртибен, сәүдәгәрләр шикелле "товарның" сыйфатын тикшерә ала. Әгәр сыйфаты начар икән, аны кире кага, түләнгән акчаны кире ��аләп итә (әгәр кыз гыйффәтсез булса, кияү йола коймагының уртасын тишеп чыгара) һәм туйны тарката. Болар һәммәсе дә - борынгы ритуаль йола элементлары, аларның төп мәгънәсен хәзер авыл үзе дә белми. "Йоласы шулай булганга", "ил йоласы", дип үтәп килә, ягъни йола, традиция буларак кына дәвам итә. +Урлау яки сату-сатып алуга корылган никахларның тарихкача чордан калган эзләрен, аерым йола детальләрен нечкәләбрәк күзәткәндә генә төсмерләп була. Татар халкында никах турындагы тарихи чыганаклар аша килеп җиткән йола детальләре, шулай да утрак тормышка күчеп, семья тыныч хезмәткә (игенчелек, малчылык) корылган яшәү ысулы (тормыш уклады) тәрәккый иткән чорларга карый. Никах бу чорда инде, нигездә, үзара килешеп, әлбәттә, күпмедер мал-акча биреп, каршысына бирнә (приданое) алу юлы белән оештырыла. +XX йөз башларына кадәр сакланган туй йоласының Ык буе вариантларында ыручылыкның соңгы үсеш стадиясендә формалаша башлавына ишарәләр аз түгел. Мәсәлән, туйларда хатынкызларның роле гаять зур булуы, туй барышында аларның төп рольләрнең берсен уйнавы күзгә ташлана: кызны мендәрче, ястыкчы хатын-кызлар, ахирәтләре, җиңгәләр уратып ала. Алар эченнән кем дә булса берәү кызны каенанасына озата; ишек бавын тотучылар да шулар; йола коймакларын, кыз бирнәләрен әзерләүче дә шулар; кыз (кияү) мунчасына да алар хуҗа; кызны кияү йортына алар озата; кыз елату җырларын башкаручылар, теләк һәм яр-яр әйтүчеләр, кызны егет куенына илтүчеләр, мунча кертүчеләр - һәммәсе дә хатын-кызлардан була. Туйның өченче көненә "чәйгә", "киңәш"кә дә алар килә. Туй йоласында хатын-кызны беренче планга күтәргән бер төркем йола детальләре, һичшиксез, моногам гаиләләр ныгынган вакытта, борынгы болгарларда җир эшкәртүчелек барлыкка килгән чорда туган булса кирәк. +Гаилә башында бу стадиядә ата ягы өстенлек итә. Ул бөтен гаилә членнарын үзенә буйсындырып тота. Шуңа күрә йола детальләре эчендә атаның роле табигый: туй йолаларының аерым нечкәлекләренә катнашмаса да (алар тулысынча хатын-кызлар кулында), хәтта аерым йола моментлары аннан башка үтәлсә дә, аның сүзе улының яки кызының язмышын хәл иткәндә соңгы фәрман, приказ көченә ия. Йолада ата кешеләр аз күренә. Әмма аның төп роле - иң мөһиме: егет яки аның мәнфәгатен яклаучылар белән ул килешү төзи, кайсы гаиләдән кыз алуны соңгы чиктә ул хәл итә. Ык буе районнарында кызның ир туганы шулай ук шактый зур роль уйный. Ир туганы кияүне авыл капкасына чыгып каршы ала, кияү аңа пәке бүләк итә. Кияү пәкесе кайчандыр йола бүләге ролен үтәгән булуы ихтимал. Чөнки поэтик бизәк урынында ул халык җырларына да шактый киң килеп керә, кыз елату җырларында да телгә алына: +Туганкаем, сука сукалыйсың, +Сука да сабан сөрә, ди, микән? +Әтекәем мине саткан чакта +Эне дә якламый, ди, микән!? +Кияү пәкесенә алданып, +Апасын да саткан бар микән? +Син якламый, мине кем якласын, +Якалашып, тартып ал, иркәм. +Монда, иң беренче чиратта, экономик мөнәсәбәтләр алгы планга куелган булырга тиеш. Чөнки кыз өендә иң кече малай - ата йортына варис. Кияүгә киткән кыз шул байлыкның күпмедер өлешен бирнә - приданое рәвешендә алып китә. Киләчәк йорт-мал хуҗасына, билгеле, бу турыдан-туры кагыла. XX йөз башларына табан, әлбәттә, бу роль традиция буенча гына башкарыла. Кияү энесенә шулай ук татар туй йолаларында шактый зур роль бирелә. Кыз башка гаиләгә күчеп килгәч, шуннан кайта алмый, ул мәңгелеккә "бата". Әгәр ире үлә икән, бу гаиләгә кече ир туганы хуҗа, абыйсының гаиләсе каениш "мөлкәтенә" әйләнә. Каениш егет ягында киленнен бөркәнчеген ача, йола токмачы җәймәсен ерта, яшь кәләш ана махсус бүләкләр әзерли. Хәтта кайчандыр каениш абыйсының хатынына абыйсы шикелле хуҗа, ир хокукына ия булган, дип уйларга беркадәр нигез бар. Яшь киленнең үз язмышына зарланып җырлаган җырларында да бу чагылыш тапмый калмый. +Әткәй йорты саламдыр, +Салам булса да сарайдыр. +Каениш йорты кабыктыр, +Кабык булса да тәмугтыр, - дигән популяр юллар шул хакта сөйли, булса кирәк. +Ягъни мирас мәсьәләсенә һәр ике якта да бик зур әһәмият бирелгәнлеге күренә. Болар өстенә, йолада ике якның да туган- тумачасы актив катнашуы XIX, хәтта XX йөздә дә никахның шәхси эш булмавы, кияү белән кәләшкә генә кагылган мәсьәлә итеп каралмавы хакында сөйли. Крестьян гаиләсендә килен реаль бәяләнә, ул ике як өчен дә кыйммәт. Егет ягының кыз сайлауда тоташ гаилә белән катнашуы (туй йоласы барышында булачак кәләшне сынау, тикшерү, карау үткәрүе һ.б.) менә шуның белән аңлатыла да инде. Чөнки ул як үзенә эшче көче генә түгел, нәсел-нәсәбне озынайтучы, арттыручыны да ала. Бирүче як шулай ук битараф түгел. Йоланың җиренә җиткереп үтәлүе белән ике як та бердәй кызыксынганга күрә дә, йола барышында егет белән кыз гына түгел, тугантумачалар да зур җаваплылык тоя. Поэтик иҗатта да моның сәбәпләре яхшы әйтелә. Туй җырларында яки кыз елату җырларында яңа гаиләнең яңа эшче куллар алганга куанганлыгы да хәбәр ителә: +Гаилә коллективын яңа пар эшче куллар белән тулыландыру белән кызыксыну бары тик утрак тормышка күчеп, һәр гаиләнең үз көнен иген игү, җир эшкәртү белән күрә башлаган вакытлардан соң гына туган булуына шик калмый, булса кирәк. +Шулай итеп, туй йоласының Ык буе вариантларында сакланып калган тарихи-хокукый мәсьәләләр халыкның натураль җир эшкәртү, җир хуҗалыгы белән яши башлаган дәверләренә, моногам гаиләнең башында ата власте ныклап өстенлек иткән чорга, әмма әле хатын-кызларның да экономикада, гомум көнкүрештә роле шактый нык булган вакытларга барып тоташа. +Мәгънәсе күп тапкырлар үзгәртелгән, халыкның гасырлар дәвамында тарихи-хокукый нормаларга мөнәсәбәте дә күптөрле стадияләр кичергән булганлыктан, туй йоласы поэзиясе безгә тарихи чынбарлыкның тәүге этапларын, билгеле, тулысынча китереп җиткерә алмаган, һәм без аннан моны таләп тә итә алмыйбыз. Шулай да тарихи-хокук нормаларының ничек формалашуын, аның эволюцион үсешен тикшерү өчен туй йоласы, һичшиксез, кыйммәтле чыганак була ала. +Шуның белән беррәттән туй йоласы татар халкының Исламга кадәрге ышануларын, мәҗүси табынуларының, магиячелекнең эзләрен дә яхшы саклый. +Йола магияләре үзләре берничә төрле. Тикшеренүчеләр аларны башта ике зур төркемгә аера: а) профилактик; б) арттыруга, үрчетүгә юнәлтелгән магия. +А. Борынгы кеше карашынча, усал, явыз көчләргә төрлечә каршы торырга мөмкин: 1) явыз көчләрне куарга яки куркытырга мөмкин (нәфрәт уятучы магия яки апотропик магия) - шуңа күрә, мәсәлән, кияү килгәндә, килен төшергәндә, корал (мылтыктан) аталар, туй арбасын ут аша үткәрәләр, кычкыралар, сызгыралар, тавышланалар, чыбыркы, камчы шартлаталар, кәләш күлмәгенә энәләр кадыйлар, кияүне шәмчырак (факел) яндырып озаталар; 2) явыз көчләрне алдарга мөмкин (экзапатетик йола) - мәсәлән, төрле ым белән, читләтеп әйтү аша сөйләшү (бигрәк тә яучылау сүзләре читләтеп әйтүгә бай), явыз рухларны саташтыру нияте белән кияү белән кәләшкә (ярәшелгән кызга) исемнәре белән эндәшмәү, яучылап барганда кичкә карый чыгу, арт юллардан урап йөрү, туй процессиясенең шулай ук туры юлдан бармый, урау-урау юллардан үтүе һ.б.; 3) явыз рухлардан качып котылырга мөмкин (криптик магия) - мәсәлән, кыз ярәшелгәннән соң, яулык (бөркәнчек) ябындыру йоласы, кыз яшерү (кияү килгәндә), кияү егетләре, кыз ахирәтләре һәм җиңгәләре егет белән кызны саклавы, атларны амбарларга бикләп кую, капка саклау, атларга кыңгы рау лар тагу һ.б.; 4) явыз рухлардан тыелып тору юлы белән котылып булу мөмкинлеге. Мәсәлән, кияү белән кәләшнең (киленнең) чит-ятлар белән сөйләшмәве; туй вакытында (никахтан соң үткәрелгән зур мәҗлестә) ашау-эчүдән тыелуы, никах төнендә җенси мөнәсәбәткә кермәү, яучы, димче (башкода) җибәргәндә әйбәт көн эзләү, ягъни бәхетсез көндә җибәрүдән саклану һ.б. +Б. Арттыруга, үрчетүгә (нәсел, мал), уңыш теләүгә юнәлдерелгән магик йолалар (карпогоник магия), барыннан да элек, яшьләргә байлык, муллык, ишлелек теләүгә юнәлтелә. Мәсәлән, яшьләргә ширбәт бөркү, орлык (бодай) сибү; киленнең кулын онга тыгу; бал-май каптыру; яшьләр яткан урынга никах төне алдыннан яшь ир бала салу; җырларда һәртөрле эротик сүзләр куллану; тире өстенә утырту; килен төшергәндә, аны сарыкка таяндыру (таянчык мал); туй киткәндә, төш, конфет, акчалар сибү; яңа никахлашучыларга урынны абзар-кура янына (келәткә) әзерләү (ягъни яңа гаилә мал-туарлы булсын)1; йола коймагы (кияү коймагы) пешерүләр һ.б. +Икенчеләре исә туй йоласында катнашучыларның һәммәсенә дә бәхет теләүгә корыла. Мәсәлән, килен ширбәте (беренче су) белән туйда катнашучыларның сыйлануы, кыз балы, кыз (килен) чәкчәге авыз итүләр, килен мунчасында яшьләрдән соң барысының да юынуы һ.б. +Өченчеләре егет белән кызның үзара татулыгын булдыруга, араларын ныгытуга корыла. Икенче төрле аларны синдиасмик, бәйләүче магия, дип тә әйтәләр. Андыйлар шулай ук күп кенә: бергәләп бер стаканнан (савыттан) ашау, эчү; кияү белән кәләшне туй барышында гел бер өйдә (кыз өендә, ак келәттә) көн-төн яшәтү; кыз өеннән кияү өенә кадәр орлык сибеп бару; кыз белән егетне икесен бергә (атта йөрергә чыкканда) куша бәйләү; кулларын бер-берсенә тоттырып өйгә кертү (килен төшергәндә). Аерым урыннарда - киленнең беренче суыннан егет анасы улы белән килене өчен генә чәй кайнатып эчерүе һ.б. +Дүртенче төркем магик йолалар үз туган йортыннан китүче кызның йорт (абзар, кура) ияләре, рухлары белән аерылышуын чагылдыра. Кыз ата йортыннан киткәндә йорт, абзар, кура ягына карап, төш, конфет, әлбә (печенье) сибә; йорттан чыкканда яки кергәндә (туйга кадәр дә, аннан соң да), ул тупса аша атлап, туктап сөйләшергә тиеш түгел ; кайсыбер урыннарда мич агын куптарып китә (туй киткәндә). Кызны (киленне) яңа йортның ияләренә (рухларына) ияләштерүне күздә тоткан магик ритуаллар да юк түгел: егет өендә бөркәнчек (шәл, яулык) салдыру, яшь киленне мич тирәли урату, ирен чишендерүе, чәчен икегә ярып үрү кебек йолалар рухларның күңелен табарга тырышуны аңлата. Гомумән, туй йоласының Ык буе вариантларында ярәшелгән кызның, туй алдыннан каберлеккә барып, үлгәннәр рухы белән саубуллашып йөрүләре; суга (кое яки чишмәгә) акча яки икмәк ташлаулары; килен булып төшкәч тә, егет ягына бүләкләр өләшүе, әйберләрен элүе; өстәл өсләренә - ашъяулыклар, утыргычларга япмалар ябуы, мич кашагасына челтәрләр һ.б. элеп, бизәп чыгуы; мунча якканда беренче суны почмакларга, түшәмнәргә, утка сибүе - барысы да диярлек үз һәм чит рухларның күңелен табарга тырышуны чагылдырган, йорт ияләренә адресланган ритуаллар, булса кирәк. Монда тереләр белән кушылу да (киленгә егетнең атасына-анасына "биатай", "бианай", дип әйтергә рөхсәт бирү дә шуңа карый) һәм киленнең яңа йорт рухлары, ияләре белән кушылу магияләрен үтәве дә күренә. +Шулай итеп, традицион туй йоласының Ык буе вариантларын эзмә-эз тикшергәндә, аерым йола ритуаллары һәм горефгадәтләренең кешелек җәмгыятенең төрле үсеш этапларында барлыкка килгәнлеге ачыклана, һәм алар экономик, хокук һәм этика нормалары, дини-магик карашлар нигезендә формалашкан булулары күренә. Сүзнең магик көченә ышану, ияләргә табынулар бетә барган саен, туйда уен һәм поэтик элементлар өстенлек ала. Туй йоласы вариантларына аңлатмаларны, билгеле, бүгенге фән күзлегеннән чыгып бирәбез. Бүгенге безнең аңлатма теге яки бу йоланың барлыкка килгәндәге мәгънәсенә туры килү-килмәве, димәк, үзе үк - бик бәхәсле мәсьәлә. Икенче сүз белән әйтсәк, бүгенге концепция күпчелек очракта йоланың икенчел, өченчел, ягъни соңгырак мәгънәсенә туры килүе бик ихтимал. Мәсәлән, Ык буе районнарында кодалау (яучылау) еш кына "сездә - товар, бездә - сәүдәгәр", дип башлана. Гадәттә, аны сатып-алуга корылган никахтан калган билгегә санап йөртәләр. Болай читләтеп әйтүнең нигезендә, бәлки, явыз көчләрдән саклану ятадыр, асылда бу сүзләр нәрсә барганын аларга белгертмәү өчен хезмәт итүе дә бар бит әле. Традицион яучы такмакларында кызны - "былбыл кош", "тутый кош", "асыл кош", егетне "шоңкар", "лачын", "бөркет", "карчыга", дип алулар да шуннан килгән традиция түгелме икән, диясе килә. Шулай итеп, саклануга корылган магия беренчел, кәләш алуның иске формасы турындагы караш икенчел булгандыр, дип әйтергә җирлек бар. Яки, икенче мисал: ярәшелгәннән соң кызга яулык (бөркәнчек) ябалар. Яулык, бөркәнчек ябынып йөрү кызның кияүгә бирелүен белдерә. Бу йола да, бәлки, борынгы ритуалның икенчел мәгънәседер. Ә беренчел мәгънәсе шулай ук усал рухлардан кияүгә бирелгән кызны саклау, ярәшелгән кызга зыянлык күрсәтүләреннән котылу чарасы күрүне аңлатадыр. Яки, өченче мисал. Кияү белән кәләш һәм яңа туганлашкан гаиләләр арасында үзара бүләкләр бирешүне шулай ук сату-алу никахы калдыгы, дип карарга мөмкин. Без аны үрдә шулай дип әйтеп киттек тә. Ә бәлки, аның беренчел мәгънәсе бөтенләй бүтәндер. Әйтик, ике якның да туганлыгын, дуслыгын ныгыту өчен эшләнгәндер. Бу да әле беренчел мәгънә булмый, бәлки беренчел мәгънәсе тагын да төптәрәк ятадыр. Борынгыларның ышануынча, мәсәлән, дошманның өс киеменең берәр кисәген яндыру дошманга чир, үлем китерә. Сихерче карчыклар, гадәттә, үзләренең сихер көче кемгә каршы юнәлтелгән булса, шуның чүпрәген файдалана торган булганнар. Туйда ике як та бүләк (өс киемнәре, баш-аяк киемнәре, күлмәкләр һ.б.) бирешә. Ягъни, борынгылар, бәлки, бер-берсенә әйбер бирү аша, "синең дус булуыңа ышанам, шуңа күрә сиңа үз киемнәремне бирүдән курыкмыйм", дип әйтергә теләгәннәрдер. +Яки, янә бер факт. Кияү йортында икенче көнне "корбан көн" дип атыйлар. Нинди корбан турында сүз бара? Мәҗүсилек чорыннан калган корбанмы, әллә Ислам дине йогынтысымы? Төрлечә аңлатырга мөмкин моны. Бу көнне (кыз кияү куенында бер төн үткәргәч) олы мәҗлес уздырыла, тәкәләр суела, кыз (килен) мунчасы ягыла. Шушы көнне кыз ягыннан килгән ашлар, бирнәләр чыгарыла, кыз (килен) чәкчәге дә авыз ителә. Мөхтәрәм картлар, муллалар да корбан ашына чакырыла. Исеме үк әйтеп тора, бу көн ниндидер корбан бирүдән килеп чыккан. Киленнең кыз чорыннан, ахирәтләреннән аерылуы, яңа гаиләгә үзен корбан итүе, тапшыруы (яңа рухлар, яна гаилә карамагына мәңгелеккә үзен тапшыруы) белән бәйледер, бәлки ул. Ык буе районнарында моны шулай аңлаталар да. Кайсыбер урыннарда (Бакалы районы керәшен-татарларында) корбан көнгә каршы төндә генә кыз кияү куенына керә, димәк, шулай ук яңа гаилә өчен, аның нәсел-нәсәбен арттыру өчен үз-үзен корбан итә. Шушы көннән соң ул - яңа гаиләнең хокуклы әгъзасы. Йола чәкчәге (кыз чәкчәге) ашау, бирнәләр өләшү (соңгысының үз- үзеңне, тулысынча ышанып, яңа гаиләгә тапшыру икәнлеген әйтеп киткән и��ек инде) шулай ук корбан бирү мәгънәсенә әйләнеп кайта. Яна йортта тәкәләр сую, шулай ук, рухларга корбан бирү, шуларның күңелләрен табуны аңлатадыр. +Кыскасы, туй йолачылыгының (шул исәптән татар туеның) состав элементларының тәү мәгънәсе хәзергәчә ачылып беткәне юк әле. Моның өчен күпләгән чагыштырма материал туплау таләп ителә һәм ул киләчәктә эшләнергә тиешле төп бурычларның берсе булып кала. Шуңа карамастан, татар туй йоласының Ык буе вариантларында борынгылык эзләренең без тикшереп үткән кадәресе дә аның үзенчәлекле рәвештә күп гасырлар дәвам итеп килүен төсмерләргә мөмкинлек бирә +* * * +Югарыда туй йоласындагы борынгылык калдыклары, шулай итеп, өч төркемгә бүлеп каралды: тарихи-хокук нормаларын чагылдырган калдыклар, профилактик магия һәм үрчү-артуга булышлык итүче магия. Йола барышында бу өч төркемнең катнашы бертөрле түгел. +Туй уены үзенең эчтәлеге буенча икегә аерыла: яучылаукодалаудан алып туй көненең иртәсенә кадәрге өлеш һәм туй көне иртәсеннән алып туй тантанасы тәмамланганчы булган өлеш. Беренче кисәктә тарихи-хокук нормалары алгы планда тора, шуннан соң магик йолалар өстенлек итә башлый. +Бу табигый тоела, чөнки туй ритуалларының беренче яртысы, нигездә, килешүне (ярәшүне) ныгытуга кагыла. Анда бөтен гаилә катнаша, бик борынгы гореф-гадәтләр үтәлә, аңсыз рәвештә кайчандыр максатка ирешү өчен хезмәт иткән чараларга иярү күренә - кияү егетләре, яучы сайлана, кыз өчен түләм (мәһәр) бирелә һ.б. Бер үк вакытта кияүбелән кәләшне явыз рухлардан саклау чаралары күрелә, ләкин алдагы көннәргә караганда, монда алар азрак. Атна азагына, туй көнендә һәм аннан соңгы туй арты көннәрендә бу картина кискен үзгәреш кичерә. Беренче планга арту-үрчү теләүгә юнәлтелгән магик элементлар чыга, икенче урынга тарихи- хокук нормалары күчә, саклау магиясе иң азакка кала. Бу шулай ук табигый: бу чорда никахның иң төп өлеше - яшьләрнең кушылуы һәм яңа гаиләнең, хуҗалыкның тууы туры килә. Димәк, уңыш теләү (артым, үрчем) магик йолаларына төп роль бирелә. Яшьләр инде никахлашкан - эш эшләнгән. Шуңа күрә аларны саклау магиясенең ул кадәр кирәге юк. Дөрес, әле явыз рухлар, усал көчләр зыян ясаулары ихтимал, ләкин инде алар дәһшәтле түгел, һәм алдагы магик йолалар ярәшелгән кызны (киленне) яңа гаиләгә тәмам кабул итеп алу өчен хезмәт итәләр. +Туй йоласының Ык буе вариантларын җыю һәм өйрәнү шуны күрсәтә: елдан-ел туйлар борынгылык эзләрен югалта бара. Борынгылык калдыклары очраган вакытта да, аның мәгънәсенә заман рухы салына, яки аңсыз рәвештә, "ил йоласы" булганы өчен генә үтәлә. Мәсәлән: туй йоласының башкарылу вакыты, аерым йола моментларының кыскаруы исәбенә (әйтик, яучылау белән аклашу, ярәшү арасы азая; бирнә (кыз әйберләре) җиткерүгә дә азрак вакыт бүленә; мунча һәм кызлар кичәсе кияү килгән көнгә күчерелә) традицион туй йоласыннан күпкә калыша. Туй йоласының аерым моментлары хәтта төшеп кала. Мәсәлән, булачак кияүнең йорт-курасын тикшерү бөтенләй үтәлми, моны хәтерләүче картлар да очрамый. (Дөньядагы күпчелек халыкларның традицион туй йолаларында исә бу моментның очравы үзе үк кайчандыр татарларда да булгандыр, дип уйларга юл калдыра). Сакланган элементлар да я кыскартыла, яки берләштерелә. Шул аркада йоланың гомум эмоциональ тоны ярыйсы ук үзгәрә, борынгы йола фольклоры (кыз елату җырлары, табышмаклар, кияү егетләренең әйтешләре һ.б.) үзенең башкарылу урынын шулай алмаштыра. Бу әле һич тә туй йоласының аерым моментлары механик рәвештә төшерелеп калдырыла, дигән сүз түгел. Монда да эзмә-эзлелек саклана, ягъни эчке логикага буйсыну бар. Үрдә әйткәнебезчә, кияү йорт- курасын карау моменты барыннан да элек төшеп кала. "Кияү уяту" йоласы (кәләш ахирәтләренең туй алдыннан кияү тәрәзә се каршына килеп, йола җырлары җырлавы) шулай ук очрамый. Туй артыннан икенче көнне бөтенесе өчен дә мунча ягу, туй соңының беренче көннәрендә үк кияү семьясының, шулай ук килен ягының бер-берсенә ашка йөрүләре дә оештырылмый. +Әле санап үтелгән йола кисәкләре һәммәсе дә диярлек тарихи-хокук калдыкларын чагылдыра һәм һәр ике гаилә әгъзаларының йоладагы ролен күрсәтә. Шулай итеп, күрәсең, тоташ кабилә, ыру белән бәйләнешле никах турындагы карашлар онытыла яки югала бара, туй торган саен яшь парның шәхси эшенә әверелә. Менә шунлыктан никах төнендә егетбелән кыз урынына (ак келәттәге чаршау белән бүленгән чыбылдык эченә) кияү егетләренең кыз ахирәтләре белән кереп ятарга ашыгулары да югалып кала. Бу йола да борынгыларның тарихи-хокукый нормаларына карый. Шулай укегет ягының мәһәр (салым, түләм) илтүе, <...> (кияү шуннан соң кызга тулы хокуклы, чикләнмәгән властьлы хуҗага әверелә) һәм, кыз куенына кергәч, кызның аны чишендерүе, билбау очын таптыруы, кияү коймагын никах төненнән соң тишеп чыгару һәм башка шундый йола ритуаллары да төшеп калалар. Боларны да без борынгыларның тарихихокукый нормалары калдыкларына кертеп тикшергән идек. +Ык буе районнарының аерым вариантларында кыз энеләре (капка ачу, кияүне басу капкасына чыгып, җиңгәләр белән бергә каршылау һ.б.), шулай ук егет энесе (җәймә ерту, бөркәнчек ачу кебек ритуаллар) туй барышында зур гына роль уйный. Килен булып төшкәч, кыз егетнең бөтен ир туганнарына да бүләк (йон перчаткалар, чиккән кулъяулыклар) бирүләре соңга таба бары кияүне генә бүләкләү белән чикләнә башлый. Сатып-алуга, яки урлауга корылган никахның эзләре дә җуела. Ягъни тарихи-хокук нормаларына бәйләнешле борынгы ритуаллар магик йолаларга караганда иртәрәк югалганлыгы күренә. Бу аңлашыла да, чөнки XIX йөзнең урталарыннан соң татар авылы (бигрәк тә реформадан соң) экономикадагы һәм көнкүрештәге патриархаль борынгы мөнәсәбәтләрдән сизелерлек арына. Никах торган саен шәхси эшкә әйләнә. Башка тормыш темпы бүтән йола темпларын таләп итә, туйларның озакка сузылуы масса чыгым, бүләк сорый. Ә бу бик авырга төшә. Менә болар бөтенесе дә "ыру"ны арткы планга калдыра, әмма магик йола элементлары яшәвен дәвам иттерә әле. +Сүз дә юк, туйлардагы борынгы катлаулы магик системаның күбесе традиция буенча гына үтәлә. Мәсәлән, электә кияүнең корбан ителгән мал тиресеннән тегелгән бияләй киеп килүе зарури булса, алга таба, XIX йөзнең урталарыннан соң, ул өендә нинди бияләй булса, шуны киеп, кыз артыннан килә; кәләш исеменнән кияүгә бирелә торган чиккән кулъяулыкның да төсенә игътибар ителми башлый. Элек моның өчен бары акка төрелгән кызыл ефәк кулланылса, соңыннан чуар төс тә ярый, ефәк булуы да мәҗбүри түгел; йола (кияү) коймагының да роле кечерәя. Чөнки авыл XX йөз башларына аларның төп мәгънәсен оныта, дөрес, һаман да әле ул аларга үзенчә мәгънә сала, ләкин акрынлап алар да җуела бара. +Моның объектив сәбәпләре дә бар: сәүдә капитализмы ның интенсив киңәюе нәтиҗәсендә, татар авылларына промышленность товарлары керә башлый. XIX йөз азакларында һәм XX йөз башларында базарлы, кибетле авыллар күбәя. Авыл кибетендә фабрика әйберләре булганда, бирнә өчен үзең тукып, чүпләм салып, чигеп утыруның кирәге калмый. Ә фабрикада эшләнгән әйберләрдә бернинди артым, үрчем, уңыш теләүгә бәйле культларның саклануы мөмкин түгел. Сакланган йолаларның да (магиягә бәйле ритуалларның да) мәгънәсе үзгәрә, бары традициягә ияреп кенә, "ил йоласы", дип кенә, алар эшләнә. Киленне мендәргә бастыру, яшьләрне тирегә утырту, мич тирәли киленне уратып чыгу, малга (сарыкка) таяндыру, бал-май каптыру, өсләренә ширбәт бөркү, төш-акча сибү, киленнең кулын онга тыгу һ.б. шундый йолаларга яңа мәгънә салына. Ә кайчандыр алар уңыш теләү (артым, үрчем булдыру) ма гиясе белән бәйле йолалар булганлыгы турында югарыда телгә алынган иде инде. +Саклау (усал-явыз рухлардан саклану) магияләре исә, озак кына вакыт тотрыклы хәлдә калып, дәвам итә әле. Гомум туйда никах төнендә егет һәм кызның бернәрсә дә ашамау-эчмәве; кыз килен булып киткәндә, капкадан чыккач, артына әйләнеп карамаска тиешлелек; мылтыктан атулар; кыз киткәндә үз артыннан өстәлне ишеккә табан өстерәү (янәсе, сеңелләре дә өйдә утырып калмасын) кебек ышанулар хәтта хәзер дә авыл туйларында очраштыра. Бу ритуалларның һәммәсенә авыл ниндидер мәгънә бирә, механик рәвештә генә традициягә иярми. Билгеле, бу төр магик йолалар да үзләренең тәү мәгънәсенә туры килеп бетмиләр, монда да үзгәрешләр күзәтелә. Әйтик, килен төшергәндә кияү кәләш белән бер атка утыра, ниндидер явыз рухлардан сакланып, аерым атта бармый; сихерчеләр, гомумән, катнашмый һ.б. +Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: Ык буе районнарындагы традицион татар туй йоласында Ислам диненең йогынтысы бик аз дәрәҗәдә чагыла. Бердәнбер деталь - никах уку гына аның эчтәлегенә һич тәэсир итә алмаганлыгы яхшы аңлашыла. Дога кылу кебек дини фатыйха ��ирү вакытында да мәҗүсилектән калган йола ритуаллары (тире өстенә утырту, икмәк-тоз, балмай каптыру һ.б.) катнаша. Ислам дине мәҗүсилек культын җиңми, ә һәр икесе дә, яңа культураның кысымы нәтиҗәсендә, авыл йола тормышыннан этәреп чыгарыла, нәтиҗәдә, туй йоласының эмоциональ тоны да үзгәреш кичерә. +2.2. Туй поэзиясе: +җырлар, сыктаулар һәм мактаулар +Күренекле совет фольклористы В.П. Аникин соңгы елларда туй поэзиясенә туй йоласы вакытында башкарылган бөтен иҗатны да кертеп тикшерә. Йола җырлары - мактаулар, кыз елатулар, теләк әйтүләр белән беррәттән, туй йоласы вакытында яңгыраган такмаклар, такмазалар табышмаклар, им-том (арбаулар), кияү егетләре әйтешләре кебек күренешләрне ул туй иҗатының аерылгысыз өлеше саный. Шул ук вакытта бу соңгыларының йола иҗатыннан башка яшәвен дә таный. Безнеңчә, туй поэзиясе сыйфатында көйсез иҗатны (табышмаклар, такмазалар, әйтешләр һ.б.) тикшерү урынсыз булыр иде, чөнки алар - йоладан башка барлыкка килгән әсәрләр. Бу - бер. Моның өстенә им-томнарны, гәрчә алар килеп чыгышлары белән туй йоласына карасалар да, туй иҗаты эченә генә кертеп тикшерү шулай ук аларның сферасын чикләүгә китерер иде. Им-том иҗаты йоладан башка да хәрәкәт итә .Дөрес, аларның кайсыбер поэтик төрләре (типсәү, арбау кебек күренешләр) бары тик туй йоласы эчендә генә башкарыла. Андый иҗатка, билгеле, игътибар итми булмый. Әмма, нигездә, туй поэзиясе дигәннән, без бары тик туй җырларын, бигрәк тә кыз елату җырларын, күздә тотабыз. Чөнки алар тумышы белән үк (туй җырларының йоладан башка туганнары - лирик җырлар монда кертелми) йолага бәйле барлыкка килгән һәм туй барышында актив хәрәкәт итә торган иҗат төре булып күз алдына басалар. Бу җырларда туй уенының иң мөһим яклары ачыла, туйда катнашучыларның дөньяга карашлары, уй-фикерләре, тойгылары чагыла. Йолага бәйле рәвештә, мактаулар (величания), хурлаулар (насмешки) һәм җырлар үзара бик нык якыная һәм, нәтиҗәдә, бер жанрның стиль элементлары һәм эчтәлеге еш кына икенче жанрның образлы эчтәлеген һәм стилен тәшкил итә. Ләкин бу жанрларның һәркайсысы үзенә генә хас стилистик форма белән аерылып тора. +Мәсәлән, туй җырларында, әйтик, туйда катнашучыларның үзләренең уй-фикерләре әйтелә. Кыз елату җырларында инде туйга турыдан-туры катнашы булган кешенең, ягъни кияүгә бирелгән кызның эчке тойгысы, уй-кичерешләре чагыла. Шуңа күрә дә аларда беренче зат берлек саны формасы зарури саклана. Мәсәлән: +Туйларда яңгыраган мактау җырлары исә, нигездә, коллектив исеменнән әйтелә, күмәк кешеләрнең фикере аларда киңрәк, ачыграк чагылыш таба. Шуңа күрә мактау җырларының алмашлыклары һәм фигыльләре берлек формасында белдерелсә дә, нигездә, аларга күмәклек мәгънәсе салына. Мәсәлән: +Бишмәтеңдә биш төймә, - +Бар да бохар көмеше. +Үзең тыйнак, сүзең - бүләк, +Йөзең - әрван җимеше. +Шыбыр-шыбыр гына яңгыр ява, +Ишек төпкәйләре күл кебек. +Хур кызларыдыр безнең кодачалар, +Асыл сачкә аткан гөл кебек. +Безнең кода - үзе хуҗа, +Күтәрә күңелләрне. +Әйткән сүзе алтынга тиң, +Уңгандыр киленнәре. +Билгеле, бу төр мактаулар башка туй җырларыннан аерылгысыз рәвештә яши, ягъни алар туй җырларының органик тукымасына үрелеп керә. Кайчандыр алар йоланың асылын тәшкил итеп тә, соңыннан теләсә кайсы мәҗлестә яңгырауга күчә. Шуңа күрә кайсыбер тикшеренүчеләр аларны "мәҗлес җырлары" сыйфатында исәплиләр . Без дә аларны аерып карау ягында түгел. Чөнки башка халыклардагы шикелле, атап әйткәндә, руслардагы кебек, мәҗлес мактаулары туй җырларыннан анык аерылып тормый. Туй җырларында да, нигездә, шул ук хөрмәтләү, дуслык-туганлыкка чакыру, бәхет, шатлык, тигез гомер теләү (кияү, кәләш, аларның туган-тумачалары, аларны биләгән уй-тойгылар) мотивлары төп урынны ала. +Әйткәнебезчә, кыз елату җырлары кызның эчке тойгысын, вакыйгага мөнәсәбәтен, шәхси кичерешләрен чагылдырганга күрә, нигездә лирик "мин" исеменнән бирелә. Ләкин бу лирик "мин", кыз елату җырларындагы эчке аһәң, лирик өретелеш гасырлар буена үз кануннарына нигезләнгән туй уенына драматик кискенлек өсти алмый, эпик тигезлек саклана. Ә бит туй барышында саф драматик мотивлар да аз түгел. Мәсәлән, бөтен яклап кызны әйләндереп-әйләндереп караулар, буй-сынын, йөзен, йөрешен, сөйләшен тикшерүләр кайсыбердә комик, хәтта драматик төс ала. Кыз яшерүләр, ишек бавы өчен кияү егетләренең сатулашулары, урын өчен тартышлары, кызның чәчен икегә ярулар, яулык каплаулар, кызның үз ахирәтләре, ирке, кыз күрке белән саубуллашулары, әти-әнисеннән аерылуы, туй җырларында аеруча җанлы сурәтләнгән каенана белән килен мөнәсәбәтләре, барачак гаилә тәртипләреннән курку мотивлары, ахыр китереп, яшьләрне явыз рухлардан, яман кешеләрдән саклау чаралары күрүләр (борынгы кеше ышануынча, "туй пәрисез булмас", шуннан сакланулар: атларны амбарга ябып тотулар, мунчаны бикләп йөрүләр, капка саклаулар, дегет буяп-нитеп китмәсеннәр һ.б.), - күренүенчә, шактый зур кичерешләрне чагылдыралар. Ә менә аларның художество ягыннан бирелешендә драматик кискенлек юк: бары да шома, әйбәт, борынгыдан килгән ил йоласы белән, бер тапкыр урнашкан тәртип белән бара. Шулай итеп, тормыштагы иң драматик минутка да эпик форма тигез, тыныч агыш, хәрәкәт бирә алган. Җырчы йоланың тәэсиреннән котыла алмый, ул гореф-гадәткә буйсына, йола таләп иткән эчтәлектән аерылмый, һәм аны чагылдыру өчен моңача кабул ителгән гомум алымнар, гадәти эпик формалар, охшатулар, эпитетлар, метафоралар куллана, халык сөйләме төзелешенә, складына таяна, Бигрәк тә бу кыз елату җырларында чагыла. +Билгеле булуынча, йола (туй) поэзиясе ул туй уенын озата, аны "оештыра", йоланың аерылгысыз өлеше булып килә, икенче төрле әйткәндә, йолага художестволы аңлатма, комментарий бирә. Ягъни шушы минутта күп кешеләр катнашында барган хәлгә бәяләмә ясый, шуның эчтәлеген аңлата. Кыскасы, йола поэзиясендә хәзерге заман өстенлек итә, хәтта үткәндәге хәл турында сүз барганда да, бүгенгесе күздә тотыла, шунлыктан туй поэзиясендә импровизация элементы зур урын ала. Академик Ю.М. Соколов бик дөрес күрсәтеп киткәнчә, "...елаулы җырлар (причитания) бик күп фольклор жанрларына характерлы, хас булганча, импровизация белән традицион поэтиканың кушылмасы" ул. Ләкин шул ук вакытта бу импровизация бик чикле. Чөнки туйдагы кыз елату җырлары кияүгә китүче һәр хатын-кыз кичергән уй-фикерләрне, тойгыларны чагылдыра. Туй үзе үк индивидуаль тайпылышлар өчен аз мөмкинлек бирә. Әйтик, үлем һәрчак индивидуаль, шул ук вакытта "күптөрле", ул һәрчак яңа текст таләп итә. Башка кайгылы вакыйгалар турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Шуңа күрә үлемгә һәм башка кайгыга бәйле җыр-сыктауларда импровизация дә көчле, тексты да хәзерге белән тыгызрак бәйле. Туй йоласына ияреп туган кыз елату җырлары исә чынбарлыкның хәзерге чагын чагылдыра. Ягъни кыз елатулар - күз алдында бара торган хәл турындагы әсәр, аның вакыты - хәзерге; художество ягыннан да, чынбарлыкка мөнәсәбәт белдерү ягыннан да - алар хәзерге. Дөресрәге, булып яткан хәл турында сөйләшү түгел, ә шуңа эмоциональ отклик булып тора алар. Шул ук вакытта кыз елату җырларында хикәяләү дә бар: бу хәл нилектән булды, әле ни бара, киләчәктә шул аркада нәрсә булыр - шул турыда хикәя ителә. Әмма бу үткән, бу киләчәк хәзергегә - җанлы бүгенгегә - буйсындырыла. Хәзерге - үткәннән чыга, киләчәк - хәзергедән барлыкка килә. Хәтта үткән белән киләчәк кыз елату җырларында бик зур роль уйный, дип әйтергә дә мөмкин, чөнки хәзергене генә сөйләп, үткән белән киләчәкне телгә алмау - артык дәрәҗәдә хәзергене ярлыландырыр иде. +Тагы бер нәрсәгә игътибарсыз үтү ярамый. Кыз елату җырларының художество вакыты турында сүз алып барганда, үткәндәге турындагы хикәянең вакыт ягыннан вакыйгаларны эзлекле үстергәнлеге онытылырга тиеш түгел. Гадәттә, кыз елату җырларын башкарган кеше (кыз үзе яки аның исеменнән җырлаучы хатын) сүзне балачагына кайтып башлый, аннан соң да бик алга йөгерми, яшьлек көннәрен искә ала, килә-килә бүгенге язмышына җитә. Җыр, гадәттә, чит-ят гаиләдә булачак тормышы турында куркып уйлану белән тәмамлана. Ягъни хәзерге вакыт, әле нилектән бу җыр туган - шул, үткән заманда да, киләчәктә дә катнаша. Ләкин кыз елату җырларында хәзергенең өстенлек итүе вакыт эзмә-эзлеклелегенә зыян китерми. Шунысы характерлы, кыз өчен башка берәү җырлаган очракта да, ул кем өчен еласа, шуның язмышының вакыт эзмә-эзлеклеген саклап калдыра. Кыз елату җырларында хәзергенең художество вакыты кеше язмышында бөтенесеннән дә өстенрәк тора. +Шуңа күрә кыз елату җырларында язмыш, кайгы, өлеш, үпкә образы барысыннан да өстенлек итә. Бу образлар һәммәсе дә вакыт проблемасына бәйле. +Кыз елату җырларының (монда туй поэзиясе турын��а гына сүз бармый, үлем, кайгы, янгын, афәт һәм башкаларга бәйле сыктау-елаулар да күз уңында тотыла) специфик хатын-кыз поэзиясе булуы хәтсездән бирле инде тикшеренүчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Үз вакытында ук әле Н.А. Добролюбов болай дип язган иде: эшнең бөтен асылы крестьян сословиесендәге уй һәм теләкнең җанлы омтылышларын сурәтләү өчен хатын-кыз затының сайлап алынуын аклый. Моның төп сәбәпләре итеп Добролюбов түбәндәгеләрне күрсәтә: а) Ирләр белән күпме генә гомум эшләрне башкармасын, хатын-кызларның барыбер дә үз уйларына күмелергә вакыты кала; б) Аларның специфик эш төрләре дә (туку, чигү, тегү, эрләү, бәйләү һ.б.) шуңа булышлык итә, ягъни чәчү, сугу, уру, урман кисү эшләрендәге кебек түгел, - уйларга, хыялланырга уңайлырак; в) хатынкызларда хыял итү, теге яки бу вакыйгага теләктәшлек итү ирләргә караганда көчле. Безгә калса, Добролюбовның бу фикере бик урынлы. Чөнки туй йоласы, үрдә күреп үтүебезчә, үзе үк тоташ диярлек хатын-кызларның актив катнашлыгында үтә. Бигрәк тә кыз елату җырлары специфик хатын-кыз иҗаты булып күз алдына баса. +Сыктаулар - нигездә, лирик поэзия, кеше кичерешләренең иң югары ноктасы. Бу төр поэзия әле XX йөзнең утызынчы елларына кадәр Ык буе районнарында яңгырый. Ярәшелгән көннән башлап килен булып төшкәнче, кыз елату җырлары кызның туган йортында башкарыла. Гәрчә кыз үз теләге белән ярәшелгән булса да, үзенең ризасызлыгын, булачак гаиләгә нәфрәтен белдерүне аннан традиция таләп итә. Хәтта яраткан ке шесенә бирелгән очракта да, үз язмышыннан ул ачы зарла нырга бурычлы. Чөнки йола шуны куша, әгәр ата йортыннан елап аерылмый икән, димәк, ата-анасына, туган йортына хөрмәте юк, кешеләр алдында ата-анасын кызарта дигән сүз. Килен булып төшкәч, чит гаиләгә эләккәч, киресенчә, ул күз яше күрсәтергә тиеш түгел - чөнки яңа гаиләдә үзенә ачу уятуы ихтимал. +Кыз елату җырлары юри генә, йола таләп иткәнгә генә, башкарыла, дип раслау шулай ук дөрес булмас иде. Чөнки бирелгән кыздан яки аның исеменнән елап җырлаучы хатыннан (кыз елатучы, әтеки әйттерүчедән), билгеле бер эмоция яки фикерләр тудырырлык осталык таләп ителә. Чагыштырмача караганда, крестьян көнкүрешенең бертөрлелеге чит-ятка үз гаиләсеннән аерылып китүче һәр кызның шәхси кичерешләрен бертөрле, ягъни типик итә. Чын хис белән йола, традиция кушуы буенча барлыкка килгән хис-тойгы арасында катгый чик кую, гомумән, бик авыр. Синкретик поэзиянең башка төрләре белән дә эш шулай тора. Реаль көнкүреш үзе поэтик уенга, аның органик, аерыл гысыз кисәге, өлеше булып ярып керә. +Кыз елату җырларын башкаручының иҗат дөньясына үтеп керү кызыклы нәтиҗәләргә китерер иде. Кызганычка каршы, Ык буе районнарында кыз елату җырларын оста башкаручыларны хәзер очратуы бик авыр. Әмма алар турында хәтерләүчеләр бар. Кыз елатучылар күбрәк тол, ятимә, җырга оста хатыннардан сайланган. Күпмедер хак өчен (акчалата яки әйберләтә бүләк бәрабәренә) алар кыз елату йоласын башкарырга махсус чакырыла. Кияүгә китәсе кызны бүлмәсеннән башына ак яулык (аерым урыннарда ак чаршау, ак бөркәнчек) ябып, ата-анасы, туганнары көтеп утырган бүлмәгә алып чыгалар һәм кыз исеменнән берәм-берәм һәркайсысына елап мөрәҗәгать итәләр, зар түгәләр. Башкаручының бурычы - яңа бирелгән кызның бөтен кичерешләрен барлык тулылыгы белән тыңлаучыларга илтеп җиткерүдән тора. Мондагы сыктауларның (причитание) барча төрләренең дә (кыз елату, күмү-җирләү, рекрут җырлары һ.б.) стиле, табигате бер төсле, иҗат ителү процессы да охшаш. Алар бары тематик яктан гына аерылалар. Башкаручы хатын үз хәтерендә сакланган традицион композицион план, стилистик мөрәҗәгать итүләр (атап эндәшүләр) ярдәмендә һәм шул поэтик алымнар нигезендә, ягъни мирас рәвешендә килеп җиткән поэтик инвентарьга таянып, кайсыбердә таң калырлык көчкә ия булган, психологик киеренкелек белән аерылып торган, тиңдәшсез эмоциональ тойгы уятырлык җырлар тудырырга мөмкин. Йола исә аннан шуны таләп итә дә инде. Моның өчен шаблон формулаларны механик кушу гына җитми, конкрет художество бурычына ирешү өчен аларны иҗади куллана белү кирәк; әзер кәрәзләрдән сыйфатлырак, югары таләпләргә җавап биргән яңа әсәр булдыру, билгеле инде, зур осталык сорый. +Кыз елату җырлары һәрчак профессиональ осталар тарафыннан гына башкарылган, дип уйлау хата булыр иде. Алар чакырылган очракта да, кызга үзенә дә күпмедер күләмдә җырлар башкаруны йола, традиция куша. Кыз елату йоласында берничә тапкыр катнашкан һәм үзе дә шактый кызыклы күзәтүләр язып калдырган тикшеренүче М. Акчурина шулай ук моңа игътибар итә. Аерым урыннарда, әйтик, кызлар үз туйларында башкару өчен үсмер чактан ук өйрәнә башлыйлар. Ә ярәшелгәннән соң махсус рәвештә профессиональ, оста кыз елатучылар янына сабакка йөриләр. Ык буенда (Бәләбәй, Шаран, Бакалы районнарында), мәсәлән, аеруча ярлырак гаиләләр, артык чыгым, расход чыгарудан куркып, яки хәле җитмәсә, махсус җырчылар ялламый. Бу йоланы үтәүне кияүгә китүче кызларына йөкләтә торган булганнар. +Кыз елату җырлары күптөрлелек белән дә аерылып тора. Иң киң таралган төре - ярәшелгән кызның кияү йортына күчеп китәр алдыннан ата-анасына, туганнарына, ахирәт кызларына мөрәҗәгать итеп елавы. Ул аларның барсыннан да үзен яклауларын сорый, чит-ят җиргә бирмәүләрен үтенә, төрлечә үзен киләчәктә көткән кара көннәре хакында тасвир итә, үзенә кансызлык, мәрхәмәтсезлек күрсәткән әткә-әнкәсенә үпкә белдерә. +Мәсәлән: +Кайсыбер очракларда кыз үзенең яшь, тәҗрибәсез булуын да сылтау итеп куя. Югарыда китерелгән җыр өлгесендә яшь кызны чит-ят гаиләдә көтеп торган шыксыз, рәхимсез тормыш тетрәткеч буяуларда бирелә. Чит-ят гаиләдә хәтта дус кызларың белән дә аралашу мөмкин түгел. Кияүдәге апасы исеменнән җырланган юлларда хәл тагын да ачыграк әйтеп ��алына: +Сеңелкәем, китәсең чит-ятка, +Тамагыңа үтмәс ашларың. +Елан телле ерткыч каенанаң +Ашар инде синең башларың. +Каенатаң булыр мәрхәмәтсез, +Каенсеңелләрең - тупаслар, +Сеңелкәем, сине - ятимәне - +Иркә сүз белән дә уятмаслар. +Кияүдәге апасының сүзләре ярәшелгән кызга, билгеле инде, тагын да ныграк әрнү, үкенү, көенеч китерә, әтисенең ваемсызлыгы эчен пошыра, йөрәген куыра. Ул әтисенә, үз баласын саткан кешегә, турыдан-туры уйларын әйтүдән дә тартынмый: +Әтекәемнең өендә +Ак тастымал чөендә. +Әтекәем ник җыласын, - +Себер паласы иңендә. +Элегрәк, Октябрь революциясенә кадәр Себер сәүдәгәрләренең Уфа губернасына килеп, кыз сатып алып китүләрен хәзер дә Ык буе районнарында яшәүче өлкән буын картлар хәтерли. Әле без китереп үткән җырдагы "себер паласы"ның телгә алынуы шуңа ишарә ясый, булса кирәк. Гомумән, кыз елату җырларында ярәшелгән кызның яңа гаиләдә булачак тормышы турында алдан ук хәвефләнүе туй йола поэзиясендә, ничектер, үзенчәлекле пролог ролен үти. Алай гына да түгел, кыз моның социаль сәбәпләрен дә эзли. Ләкин еш кына әле ул үзенең ирексезләп чит-ят җиргә озатылуын әти-әнисеннән, рәхимсез җизнәсеннән, туганнарыннан күрә, яки үзен кодалап, яучылап йөргән димчегә, усал каенанасына сылтый. Андый очракларда кыз елату җырларындагы иҗтимагый мотив та кискенләшә төшә, драматик төс ала: +Кыз елату җырларының Ык буе вариантларында мифологик карашлар аз сакланганлыктан, алардагы тарихи эчтәлек ерак үткәннәр белән аз бәйле. Дөрес, аларда сату-алуга корылган никах эзләре юк түгел. Ул хакта әйтеп киткән идек инде. Монда шуны гына билгелисе килә, бу иҗат төренең үсеш чорын чама белән XIX йөз азакларына һәм XX йөз башларына туры килә, дип билгеләргә мөмкин. Үрдә әйткәнебезчә, туй алды йолаларында әлеге кыз елату җырлары беренче урында тора. Туй җырлары гадәттә шулар белән башланып китә. Аннан соң, туй көнендә, нигездә, мактау җырлары яңгырый. Дөрес, йоланың туй алды атнасында да күпмедер дәрәҗәдә мактау җырлары ишетелә. Әмма кыз үзенең ярәшелгәнен ишеткәч тә моңлана башлый. Бигрәк тә аклашудан соң (туй көнен билгеләгәннән соң) кыз елату көчәя. +Күреп үтүебезчә, кыз елату җырларында асылда бер төрле мотив - ярәшелгән кызның туып-үскән җире, ахирәтләре, тугантумачалары, ата-анасы белән аерылышуы, үзенең кияүгә китәсе килмәве; инде мәсьәлә тәмам хәл ителгәч, килен булып төшәр алдыннан соңгы саубуллашуы, яңа гаилә (усал каенана, каената һ.б.) алдында куркып калуы тасвирлана. Кыз елату җырларының шушы мотив тирәсенә тупланып бирелүе аларга гадәттән тыш сәнгатьчә бөтенлек, нәфислек өсти. Кыз елату җырлары йоланың аерым моментлары белән тыгыз бәйләнештә булсалар да, аларда яктыртылган ситуация - туй йоласы ситуациясе - сирәк очракта гына тасвирлау объекты булып хезмәт итә, дөресрәге, туй шушы җырларга яңгырау өчен бер сәбәп, этәргеч кенә булып тора. Җырларның берсендә, мәсәлән, кыз үзенең ни өчен киенеп-ясанып торырга тиешлеген бөтенләй аңламавын, әтисенең моны ни өчен кушканын да белмәвен хәбәр итә: +Шуннан соң кыз үзен килгән "кунаклар" алдына чыгарып бастыруларын искә ала: +Чыгардылар сүземә карамый, +Инәкәем, йөземә карамый. +Әмма йола ситуациясе кәләшнең психологик хәлен бирү өчен бер чара гына булып тора. Ягъни җырда бөтенесе дә яшь кызның эчке хәлен, күңел кайгысын ачуга хезмәт итә. Ул әтисенең рәхимсезлегенә аптырый: +Аршин да аршин ак уканы +Аршинламый ничек сата икән? +Буйга җиткән үз балакаен +Эче ачымый ничек сата икән? +Ягъни елау җырларында кыз тормышындагы бу йола аның үз иркеннән башка эшләнгән вакыйга итеп бирелә. Йола үзе үк шуны таләп иткәнлеген без әйтеп үткән идек инде. Ләкин килә чәк алдында куркып калу да кеше күңелендәге эчкерсез хисләр нең (курку, шөбһә, икеләнү), уй-фикерләрнең бәреп, ташып чыгуына китерә. Ягъни, моны һәрчак йолага гына япсарып калдыру дөреслеккә туры килмәс иде. Шул ук вакытта, гадәт тән тыш кайгыга бирелү, елау-сыктау, тыелгысыз күз яше түгү ләр, безнеңчә, үз гаилә ияләренең (йорт, кура, абзар һ.б. ияләр нең) куркыныч эшләреннән саклану өчен - табигатьнең яшерен көчләреннән котылу өчен дә эшләнгән булуы ихтимал бит әле. Борынгы кеше әгәр дә кыз үз өеннән киткәненә сөенсә, өй иялә ре нең ачуы килүе бар, дип ышанган; елау-сыктау аша аларның "күңелен" йомшартырга теләгәнлек сизелә. Хатынкызның бер "ыру-кабиләдән" икенче "ыру-кабиләгә" күчүе аның үз иркеннән башка эшләнә итеп күрсәтелүе әнә шуннан калган традиция түгелме икән, диясе килә. Ягъни, үз рухларың, ияләреңнең күңелен күрмәсәң, алар сиңа зыян итәчәк, дигән борынгыларның ышануы, логикасы ята. Борынгы традицияләрнең соңгы туй йолаларында сакланып калуы өчен, шулай итеп, төп җирлек, сәбәп булып иҗтимагый хәлләр хезмәт итә, ә мифологик уйлау логикасы, ышанулар йола калдыгы сыйфатында гына килеп җитә. Моның өстенә, әгәр кыз еламаса, димәк, ул ата-а насын ихтирам итми, дигән гади бер фикер-караш та шуңа булышлык итә. Ата-ана йортын шатланып ташлап китсә, билгеле инде, кыз ата-анасы күрсәткән хәстәрлекләрнең кадерен белмәүче, инсафсыз булып күренер иде. Әгәр дә кыз сулыгыпсулыгып, артык та елый икән, аны елаудан туктарга чакыралар, юаталар. Тик карчыклар гына тыелмаска кушалар, чөнки "ата йортында елап бетмәсәң, биата йортында күз-яшь түгәргә туры киләчәк", дигән ышану бар: +Еламасаң ата йортында, +Кан койдыртыр каенана. +Шунысы игътибарны тарта, кыз елату җырларының туй алдыннан башкарылганнары да, туй киткәндә (кәләш килен булып, үз йортыннан аерылганда) яңгыраганнары да - эчтәлекләре белән охшаш. Хәтта туй көне алдыннан, иртә таңда, кызның үз ахирәтләре белән, әтисе йоклаган бүлмә тәрәзәсе каршысына килеп башкарган "Таңкучат" (Бакалы районы керәшен татарларында бу йола 1930 елларга кадәр дәвам итә) җырлары да темасы белән, эчтәлеге ягыннан охшаш. Анда да ярәшелгән кыз үз язмышыннан зарлана, әтисенә хәтере калуын, үпкәсен ишеттерә. Инде ул үзен "канатлары каерылган кошка" яки "тимер йозакка бикләнгән" әсиргә тиңли. +Алда без туй көне алдыннан кызны бөтен әйберләре белән ак өй яки келәткә күчерүләрен карап үткән идек. Бу - кызның үз ахирәтләре белән үткәргән соңгы төне, таң атканда, беренче әтәчләр кычкырганда, инде ул мәңгегә яшьлеге белән, кыз чагы белән хушлаша. Шуңа күрә ул башта үз ахирәтләренә шушындый җыр белән мөрәҗәгать итә: +Торыгыз, дусларым, торыгыз, +Канатларым минем каерылды. +Сизәсезме икән, күрәсезме, +Безнең юллар инде аерылды. +Бергә елап-җырлап алганнан соң, нәкъ менә шул иртәдә, алар таңкучат башкара, кызның әтисенә шунда кыз исеменнән үпкә ява: +Бикләдегез тимер йозакка, +Тимер йозакларны өзәлмим, +Тимер йозакларны өзәлмим, +Сезне дә күрми түзәлмим. +Ахирәтләре китәчәк кыздагы бу үкенү тойгысын, кызганыч хәлне тагын да көчәйтеп җибәрәләр: +Агач та башын яңгыраткан +Нинди дә кәккүк баласы? +Иртә таңда авыл яңгыраткан +Кемнең дә газиз баласы? +Кыз, әтисеннән ул-бу җавап ишетмәсә, тагын да әрнебрәк ахирәтләренә, үзен уратып алган җиңгәләренә мөрәҗәгать итә, зарланып ала: +Әле ул һаман да нәрсәгәдер өмет итә, "тозактан" ычкынырга юл эзли, һичьюгында, аныңча, "язмыштан узмыш юк" икән, үз хәлен аз гына булса да җиңеләйтергә тели: +Айлы ла яулыклар бирдегез, +Айсыз яулыклар юкмыни? +Каенаналы җиргә бирдегез, +Каенанасыз җирләр юкмыни? - ди. +Кыз елату җырлары Ык буе районнарында күп булган, әмма аларның барысы да нәкъ менә таң әтәчләре кычкырган вакытта башкарылган булуы шикле. Чөнки соңга табарак бер йола вакытында башкарылган иҗат икенче йола вакытында да үтәлә, ягъни кыз елату җырлары да үзләренең туй йоласындагы ояларын югалта башлыйлар. Шул ук "таңкучат"ның да соңыннан теләсә кайчан (туй дәвамында) башкарылуы бик ихтимал. Чөнки исеменнән башка анда бу җырның башкарылу вакытын күрсәтүче билгеләр юк. +Сүз дә юк, кыз елату җырларындагы читләтеп әйтүләрне исәпкә алмау теге яки бу жанрның төп функциясен бозып күрсәтүгә китерер иде. Ләкин фольклор текстындагы теләсә кайсы фактның мәгънәсе һәм дөреслеге исбат итүне сорый. Фактның дөреслеккә туры килү-килмәве яки бозып күрсәтелүе (деформация), кечерәйтелүе яки идеаллаштырып бирелүе, тарихилыгы яки фантазия җимеше булуы (фольклорда болар һәммәсе дә очрый) жанрга, конкрет әсәрдәге әйберләрнең конкрет туры килүенә бәйле. Мәсәлән, татар туй йоласының Ык буе вариантларында мунчага гаять зур роль бирелә. "Кияү мунчасы", "килен мунчасы" - йола булып туй уенына береккән. Мунча гигиеник төшенчәне генә үз эченә алмый, аңа магик йола мәгънәсе салына (шунлыктан кияү килер алдыннан ул өч көн буе бикләп тотыла), махсус мунчачы хатын билгеләнә, кызны кияү куенына керер алдыннан мунча кертү, юындыру, чәчен тарату, махсус җырлар башкару һ.б. үткәрелә. Билгеле булуынча, ��у йола үзенең тамырлары белән тарихлар төпкеленә сузыла. Ул төрки, шулай ук фин-угор һәм славян халыкларының туй йоласына да ят түгел. Ык буе районнарында мунчага бәйле туган җырлар булуын хәтерләүчеләр очрамый. Әмма баланы беренче тапкыр мунчада чапканда әйтелә торган арбау-теләк җырларын (заклинательные песни) кыз ахирәтләренең башкаруларын әле дә сөйлиләр. Мәсәлән: +Атаң кискән утын түгел, +Анаң яккан мунча түгел, +Минем кулым түгел. +Башыңа ширбәт сиптем, +Шифалы булсын. +Ташына сулар салдым, +Сихәтле булсын. +Аю баласы, +Бүре баласы. +Ни өчен "аю баласы", "бүре баласы"? Баланы беренче тапкыр мунча керткәндә әйтелә торган бу магик сүзләр кайчандыр явыз рухлардан, ияләрдән саклану, асылда ни барганын алардан яшерү өчен эшләнә. Кызны усал рухлардан яшерү йоласының булганлыгын шулай ук күреп үткән идек. Менә шуңа күрә соңыннан, әлеге баланы тәүге тапкыр мунча керткәндә, кендек әбисенең җыр-арбавы бирелгән кызның үз яшьлеге, матурлыгы белән хушлашканда әйтелә башлаган булырга тиеш. Ягъни, монда магик йола үз оясыннан төшеп, икенче функцияне үтәүгә күчә. Билгеле, сүзләре беркадәр үзгәрә, йолага яраклаштырыла (кызга ширбәт бөркү килеп керә). Ләкин без бу арбауны "кыз мунчасы" йоласында башкарылучы җырлар рәтенә кертсәк, тарихи дөреслеккә хыянәт итү булыр иде. Асылда исә кайчандыр кыз мунчасында махсус елау-сыктаулар башкарыла торган була. Бу мисал үзе үк эмоциональ, эстетик бурычка карап, фольклордагы дөреслекнең ни дәрәҗәдә үзгәрә алуын күрсәтү ягыннан игътибарга лаеклы. +Кыз елату җырларында чынбарлык, реаль картина, кем сыктап- елауга карап, төрлечә бирелә. Мәсәлән, бер үк вакытта башкарылган җырларда кияү (каениш) йорты я сарайга тиңләнә, икенче карасаң, ул - бөкересе чыккан тавык сурәтендә күз алдына бастырыла. Яки ата йортында кыз өчен бөтенесе дә асыл: +Алтын да табак, көмеш кашык, +Ашадым ла, әткәй, ашымны, +Күршеләргә чыгып киңәш итми +Ашадың да, әткәй, башымны. +Бер үк текстта фактларның төрлечә бирелүе, билгеле инде, кем тарафыннан әйтелүенә, кешенең психологик хәленә бәйле. Андый очракта тарихи чынбарлыкны аеру ул кадәр зур авырлык та тудырмый, ә менә бертөрле генә сурәтләмә булганда, дөреслеккә туры килү-килмәвен билгеләү шактый авырлаша. Шулай итеп, кыз елату җырларында да поэтик хыял катнаша. +Кыз туып-үскән өеннән аерылып (туй белән бергә яки бер- ике елга кадәр яшәп, килен булып) киткәндә, әлеге елату җырлары янә көчәя. Бу вакыттагы җырлар да туй алдында башкарылганнарына бик якын тора; шуңа күрә алар бер-берсенең урынын бик иркен алмаштырып йөри. Ләкин инде хәзер яшь хатын кире кайту, йортта калу турында өмет тә итә алмый. Ул бары үзенең сатылганлыгына үкенә, шул ук вакытта, ире йортындагы киләчәк тормышы өчен элеккечә үк борчыла. Мәсәлән: +Әй, әткәемнең морҗасы +Яшел кирпеч белән булсачы. +Әй, әткәемнең өеннән +Китмәс кенә җола булсачы. +Ләкин андый "җол��" юк. Шуңа күрә ул алдагысын уйлап көяләнә: +Чылтыр да чылтыр чын чынаяк, +Чылтыратмый ничек юармын? +Каенанага ярау авыр диләр, +Каенанама ничек чыдармын? +Өстәвенә, ул инде каенанасы белән таныш, күңелендә тәү күрүдә начар фикер дә туган: +Аръякта да саз башы, +Бирьякта да саз башы. +Шунда торган бианамның +Аждаһа тел, таз башы. +Шуңа күрә үзен алдап, кодалап йөргән яучыга кызның нәфрәте тагын да калкып чыга: +Алда киткән аткаемның, +Эшлиясе яшел чук. +Яучы булган Гарифҗанны, +Ходаем, берүк яшен сук. +Кызның елап әйтер сүзе, зарланыр урыны күп. Ләкин: +Туганкайларым, сау булыгыз, +Атлар җигелгән китәргә. +Бу гына да сәбәп түгел, башка олырак, аянычлырак сәбәп тә булуы мөмкин: +Әмма барыбер яшь хатын үзенең иң соңгы сүзләрен елапсыктап әйтергә ашыга. Үз әнисе булмаса, әтисе, агасы-җиңгәсе бар, аларга эндәшә. Мәсәлән: +- Ата кәккүк баласын +Атма, әткәй, алам дип. +Әткәй, үзең ятка саттың, +Әйтмә миңа "балам" дип. +Ишегем алды карагай, +Караштырып тор, агай. +Узган да барган кешедән +Сораштырып тор, агай. +Ай-һай ла күмәч пешердең, +Ышкындың ла тыкшындың. +Бу убыр кайчан китә дип, +Син бит, җиңгәм, пошындың. +Шулай итеп, кыз киткәндәге җырлар (сыктаулар) туйга кадәр ге башкарылганнарга тематик яктан охшаш булсалар да, алар яңа үстерелеш табалар, йола барышына яраклаштырылалар. Үз өенә, туган-тумачаларына, атасына үпкәсе никадәр генә зур булмасын, алдагы тормыш китәсе кызга барысыннан да авыррак булып кузаллана. Өстәвенә янә бер аяныч: +Карлыганнар җыйдым калдырып, +Уң беләккәйләремне талдырып. +Тиңдәшләрем минем карап кала, +Карлыгандай күзләрен талдырып, - дип әйтергә мәҗбүр ул. +Сыктаулар, башкача әйткәндә, китүче яшь кызның, шулай ук җырны аның исеменнән әйтүчеләрнең (кыз ахирәтләре һәм җиңгәләрнең һ.б.) лирик хис-тойгыларын үстерүгә зур мөмкинлекләр бирә. +Себер татарлары арасында киң таралган "Яр-яр әйтүләр" дә шул кыз елату традициясенә барып тоташа, булса кирәк. Дөрес, аларда ул туй булып, никах укылгач, кәләшнең чәчен "никах тарагы" белән тарап, ике толымга аерып үргәндә әйтелә торган була. Туй йоласының Ык буе районнары вариантларында исә туй көнендә, никах укылганчы, кәләш үзенең ахирәтләре, җиңгәләр белән кыз мунчасы (яшьлек, кыз матурлыгы белән хушлашу мунчасы) кергән вакытында, яки кияү куенына керер алдыннан җырланганын кайсыбер карчыклар әле дә хәтерлиләр. Күренекле татар совет фольклористы Хәмит Ярми "Яр-яр" җырларын - кәләш озату җырлары дип билгели. Төрки халыкларның күбесенә билгеле булган "Яр-яр" җырларының соңгы елларда Татарстанда да табылуы турында хәбәрләр бар. Борынгы язма һәйкәлләргә караганда ("Бүз егет"), "Яр-яр" җырлары - кияү егетләре белән кыз ахирәтләре арасындагы әйтешләр - соңыннан исә яшьләрне мактау җырына әверелә. Шулай итеп, "Яр-яр" җырларының функциясе зур үзгәрешләр кичерә. Кыз озату җыры буларак, кәләш үз өеннән аерылганда әйтә торган җырларга якын торганга күрә, Ык буе районнарында XX йөз башларына ул бары шул соңгы функциясен генә үтәүгә күчә. Әмма бер нәрсә бәхәссез: "Яр-ярлар" аерылу (бу очракта, кыз матурлыгыннан - толымны уртага яру) вакытында яңгырый һәм, тора-бара, кыз елату җырларының эчтәлегенә якыная. Әмма "Яр-яр" җырларында читләтеп әйтү көчле. Егет еш кына - кыелып, укталып очкан шоңкар, кәләше - былбыл, диелә. Шоңкар шул былбыл өчен егылып төшә, былбыл исә чыбылдык эчендә, чыбылдык читлек эчендә итеп бирелә. Мәсәлән: +Толым чәчең тотамлап, +Яр әйтәбез, яр-яр. +Бер таратып, бер тарап, +Бер сүтәбез, яр-яр. +Энҗе ука таракның +Теше сынган, яр-яр. +Җефәк тасма чәчеңә +Бәхет кунган, яр-яр. +Киҗеле чаршау эчендә +Чыбылдыктыр, яр-яр, +Чыбылдык-чаршау эчендә +Былбыл коштыр, яр-яр. +Шуңа укталган шоңкар +Кыелып очар, яр-яр. +Былбыл кошын юксынып, +Егылып төшәр, яр-яр. +Чыбылдык-чаршау эченә ябылган былбыл образы - ул ак келәттә (кыз өендә) үз бәхетенме-бәхетсезлегенме, язмышын көтеп утыручы яшь кәләш образы. Былбыл кошны тырнагына эләктерү нияте белән әйләнеп-укталып шоңкар (лачын) оча. Бу соңгысы - тиздән килеп җитәргә тиешле кияү. Кыз куенына керү өчен ул никах укылганны гына көтеп утыра. Күрәсез, нинди көчле поэтик параллель! Кызга ахирәтләре, җиңгәләре шул хәлне тасвирлап бирә. Менә-менә кыз үзенең яшьлеге белән, матурлыгы белән бәхилләшә. Шуңа күрә кыз да елап-сыктап "яр-яр" әйтеп, җавап кайтара: +Шулай итеп, кайчандыр егет белән кызны мактау җырлары яки кияү егетләре белән кыз ахирәтләре арасындагы әйтешләр рәвешендә туган йола "яр-яр"ларына да кызның (кәләшнең) сыктаулары, моң-зарлары килеп керә. +Кызганычка каршы, Ык буе районнарында "Яр-яр" җырларын хәзер белүчеләр бик сирәк һәм алар хакында тулы бер фикер әйтүе авыр. Моның өстенә, аерым йола мотивларының бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүе үзе үк ачык кына фикер әйтүне кыенлаштыра. Туй йоласының аерым элементларының кыскара яки югала баруы да бер йола өлеше мотивының икенче йола өлеше мотивы белән кушылуына китерә. "Яр-яр" җырларының Ык буенда язып алынганындагы образлар да мөстәкыйль түгел. Кыз әйттерергә барган яучы такмазаларында да шул ук "шоңкар, лачын" образы аркылы - егет бирелүен, ә былбыл, тутый кош образлары аркылы - кыз бирелүен күрү авыр түгел. Монда үз фикеребезне раслау өчен традицион яучы такмазаларыннан берсен китерү җитәр. Чөнки Ык буе районнарында язып алынган шундый такмазаларның һәммәсе дә бертөрле, төзелешләре ягыннан да аерылмыйлар. Менә шуларның берсе: +Җефәк баулы былбыл кош +Бардыр синең илеңдә, +Каеш баулы лачын кош +Бардыр минем илемдә. +Өер-өер айгырдан +Җайдак булып килгәнмен. +Чаптар атым чаптырып, +Чыңлап сиңа килгәнмен. +Бохардан ияр алган мин, +Юлым сиңа ярган мин, +Каеш баулы лачыным бар, +Былбылыңа килгән мин. +Тимер булсаң, мин - күмер, +Эретергә килгән мин. +"Яр-яр" җырларында да, яучы такмазаларында да образларның бертөрле булуы нәтиҗәсен��ә, үзеннән-үзе йола җырларының саф поэтик моментларын кайсы чакта йоланың магик (арбау) мәгънәсе каплый төшә, ахры, дип әйтергә юл калдыра. Моңа совет этнографлары да игътибар итәләр. Чынлап та, кыз (кияү) мунчасын саклау, рухларга бүләкләр бирү һ.б. шундый ритуал йолалар кияү килер алдыннан күп үтәлүен үрдә күреп киткән идек. Кыз озатканда да магик йолалар аз түгел (киткән кызның үз артыннан дүрт почмаклы өстәлнең бер ягын ишеккә таба каратып китүе, капкадан чыкканда төш-әлбә сибүе, соңыннан борылып карамавы һ.б.). Менә шунлыктан җыр текстындагы саф поэтик образлар белән беррәттән, борынгы ышану, магиягә бәйле образлар, читләтеп әйтүләр, арбау элементлары да катнашуы һич тә гаҗәп түгел. "Яр-яр"ларда һәм яучы такмазаларында да соңгыларының өстенлек иткәләве күренеп кала. +Елау-елату мотивы туй җырларының барысында да чагыла. Әмма туй җырларының төп темасы - дуслык, туганлык, кардәшлекне ныгытуга юнәлтелә. Туй көнендә җырланган җырларда туй алды поэтикасы алга таба тематик яктан үстерелә генә төшә. Туй йоласының Ык буе районнарында язып алынган җырлары шуны күрсәтә: аларның нигезендә дә кешеләр арасында булган иҗтимагый мөнәсәбәтләр, тормыш таләпләре һәм мораль-э тик тәртип-кагыйдәләрен ныгыту максатлары алгы планга куела. Кияү килгәндә - кияүне, ире өенә төшкәндә - киленне арбау әйтеп каршылау да туй йоласының аерылгысыз өлеше саналырга хаклы. Арбау, им-том, исеме үк әйтеп торганча (заклинательные песни), магия йоласы белән бәйле. Кияүне - кызның әнисе яки җиңгәсе, киленне - егетнең әнисе яки апа-җиңгәсе теләк сүзләре әйтеп каршылый. Бәләбәй районы Байморза авылы мишәрләрендә "Шәмчырак" һәм "Ачы карәм" җырларын җырлап, кияүне озату йолалары әле 1940 елларга кадәр дәвам итә, ләкин җыр текстлары - мәҗлес җырларында бүген яңгыраган сүзләрдән гыйбарәт. Ягъни йола үзе традиция рәвешендә яши, ә тексты я онытыла, яки йолачылык эзләрен югалта. Без монда Ярмәкәй районы Иске Турай авылында язып алынган "Килен арбау" такмагын китереп үтмәкче булабыз. Менә ул: +Аерым урыннарда, "ишек бавы" әйтүчеләрнең кияүдән җыр җырлатуы, кияү егетләреннән табышмак эзләттерүләре билгеле. Мәсәлән, кияү ишек тоткасын саклаучы кызларга бүләк - акча өләшеп кергәннән соң, чаршау бавын саклаучы ике җиңгә (бу вакытта кияү егетләре кызның ахирәтләре белән атларда йөрергә чыгып китәләр) кияү җырламый торып, кызны чыгармый, үзен эчкә үткәрми. Мондый йоланы Туймазы районы авылларында әле дә хәтерлиләр. Түбәндә шул җырларның бер өлгесенә күз ташлап карыйк: +Бу йоланы икенче төрле "Зиләли әйттерү", дип тә йөртәләр. Кияү, бер үк вакытта, сакчы җиңгәләргә һәм чыбылдык эчендә тыңлап утырган кәләшенә багышлап җырлый. +Җиңгәләр һаман да кылыч бауны өзәргә рөхсәт итми, кызны чыгармаса, кияү зуррак бүләк бирә. Аларның йомшара башлаганнарын күреп, кияү тагын җырлый: +Ак куянның баласын, +Җибәр кырга, уйнасын, +Бер уйнасын, ике уйнасын, +Гаепләштин булмасын. +Ай, зиләли, зиләли... +Шуннан соң гына җиңгәләрнең берсе чыбылдык эченнән кызны алып чыга. Биредә шуны да әйтеп үтәргә кирәк, соңгы елларда "зиләли әйттерүләр"нең безгә берничә вариантын язып алырга туры килде, һәм шунысы бигрәк тә игътибарны тарта: янәшә яшәгән өч төбәктә алар өч төрле исемдә йөри. Игътибар итегез, шул ук Туймазы районына караган Арсланбәк авылында Гәүһәр әби Шәрәфетдинова (1892 елгы) "зиләли әйттерүләр"не "кияү ябулар", дип атады һәм, безнең карашка, үтә кызыклы ике үрнәк әйтеп яздырды. Шуларның берсен генә китереп үтик: +Яман булса - әйт туры, +Яхшы булса - әйт туры, +Безнең кызый - ил асылы, +Кияүкәй, булма угры. +Шау макталсын атыгыз, +Икәү булып ятыгыз, +Икәү булып ятыгыз да, +Өчәү булып кайтыгыз, +Чөкердәшеп басыгыз! +Бакалы районының Боҗыр авылында яшәүче Татьяна әби Мельникова (1894 елгы) 1975 елда шулай ук әлеге төр йола иҗатына үрнәкләр яздырган иде. Ул да аларны "кияү ябулар", дип атады. Сүзебезне дөресләп үтү йөзеннән булса да, Татьяна әбинең дә кияү ябуларыннан бер үрнәк китереп үтәсе килә: +Күз күрмәй - бил чишелмәй, +Су күрмәй - итек чишелмәй. +Кыз келәте ишелмәй, +Тиккә коймак тишелмәй. +Алаша кибәннән өрекмәс, +Кыз кияүдән курыкмас, +Икәү булып ятыгыз, +Өчәү булып кайтыгыз! +Кияү ябуларның, күрәсез, тел текстына әллә ни аңлатма бирү дә соралмый. Шулай да укучыларның игътибарын борынгыларның аерым йола ишарәләренә юнәлтер идек. Дикъкать итегез: "кыз күрмәй - бил чишелмәй". Алда әйтелгән иде инде, егет йола буенча кыз куенына керер алдыннан, тун киеп килә, аны очы бик нык яшерелгән билбау белән буып ала. Кыз шуны тиз арада табып, егетне чишендерергә тиеш. +Әлеге сүзләрдә шуның төртмәсе ярылып ята. "Тиккә коймак тишелмәй", диюләрдә дә зур мәгънә бар. Бер тапкыр әйтеп үткән идек, кыз әгәр үзен гыйффәтсез (ягъни тотрыксыз) тоткан булса, кияү егет иртәгәсенә йола коймагының тап уртасына пәке кадап чыгарган һәм, шул рәвешчә, кыздан баш тарткан. Биредә сүз нәкъ шул турыда бара. Җиңгә кеше алдан ук кияүне бер дә юкка кызны мыскыл итмәскә, аны кешелекле булырга да җыр аша чакыра. Әйткәндәй, мондый кияү ябулар бүтән халыкларда да очрый. Мәсәлән, канкардәшлеге ерак булса да, XIX йөздә мариларда әлеге төр җырлар шактый киң таралган була, һәм алар "качывате ден качымарим малаш пыштым муро" дип й өртеләләр. +Зиләли әйттерүләрнең вариантлары турындагы сүзне шуның белән төгәлләргә булыр иде, шикелле. Ләкин безнең карамакта тел тексты буенча башка бер генә төбәктә дә очрамаган "Хан кызы" дигән җыр бар. Мәгънәсе белән ул шул ук йолага - ягъни егетнең кыз куенына керер алдындагы җырларына үтә якын тора. Хәтта безгә шул кадәресе билгеле, әдәбият һәм мәдәниятебезнең үзәге булган Казанда да без язып алган вариант юк. Бер яклап, бу җыр ишек бавы йолаларын да искә төшерә. Хәер, нигә фараз итәргә? Җырны яздыручы Латыйфә әби Хаҗиәхмәтованы (1901 елгы) тыңлыйк. Зиләли әйттерүләр турында сөйләп биргәннән соң, ул болай диде: +"Улым, ул йола бездә дә бар иде. Тик бездә "Хан кызын" җырлаталар иде. Кияү (чыбылдык алдында җиңгәләрдән рөхсәт алганнан соң) кызның үзеннән дә рөхсәт сорап җырлый иде. Кыз инде ялындыра, соравына да үзе теләгәнчә җавап кайтара". Менә шул җыр: +Латыйфә әбинең хәбәр итүенчә, ике арадагы әйтеш кайсыбердә бик озакка да сузыла торган була. Биредә ул хәтерләгән юллар гына китерелде, һәрхәлдә, шул нәрсә бәхәссез, нинди генә исемнәрдә аталып йөрмәсеннәр, мондый йолаларның очравы үзе үк туй үткәрү тәртипләренең, элекке вакыттан калган туй уеннарының шактый тотрыклы булулары турында сөйли. +Туй җырларының иң зур өлешен кода-кодачалар белән җиңги, кодалар (кыз ягы) арасындагы кара-каршы әйтешләр алып тора. Ык буе районнарында язып алынган йөзләрчә туй җырларында яңа тормыш юлына аяк басучы ике яшь кешенең язмышы турында гына түгел, бәлки, гомумән, тормыш, яшәү, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр киң яктырту таба. Кодалар капкадан килеп керү белән җыр башлана, һәм алар киткәндә дә, җыр авыл өстендә яңгырап кала. Бигрәк тә бүләк бирешү, кыз бирнәсен карау, савым (мәһәр) әйберләр элү (кияү йортында ул кабатлана) йолалары вакытында, туй мәҗлесендә җыр, әйтеш, мактау, тапкыр сүз өзелми. +Бүләк багу җырларына гына (кияү өендә кыз әйберләрен элгәндә дә җырлана) игътибар итик. Җиңгәләр җырлый: +Аерым туй җырларының йоладан башка да үтәлеп йөрүе, лирик җырлар рәтендә җырлануы - үзе үк аларның киң таралганлыгы хакында әйтеп тора. Ык буе районнарында туй җырлары сыйфатында мәҗлес җырлары да файдаланыла. Ләкин барыбер дә, нигездә, темасы белән туйга туры килгән генә җырлар сайлана. Шул ук вакытта йолачылыктан калган җыр текстлары да очраштыра. Бирнә биргәндә, кыз әнисе җырлап бии, башкалар кул чаба. Мәсәлән: +Бирнә, бирнә бирик тә, +Бирнә биреп биик лә. +Аңа кодача кушыла. Кыз әнисе аңа эндәшә: +Күрәсез, бирнәгә каршы бүләк бирү йоласы барлыгына җыр үзе үк ишарә ясый. Бүләк алышканнан соң, бер-берсен макташулар китә. Мәсәлән: +- Кодачаның колагында +Алтын алкалары бар. +Кодачаның бите кояш, +Ай гына калкасы бар. +- Гел җил көнне җәйгән җитенемне +Спас көнне җыеп талкыдым. +Агарыплай килгән сакалың, +Миллион сумлык синең акылың. +Кызны какмый-сукмый, кадерләп тотуны үтенеп җырлаулар да онытылмый: +- Өй артындагы бакчаларгай +Чыгарып ла киртә тотыгыз, +Безнең кызларыбыз сезгә бара, +Какмый-сукмый гына тотыгыз. +Үзләренә төбәп әйтелгән мондый җырларга каршы кодакодачалар да җыр белән җавап кайтара: +Ләкин кайсы очракта эротик, тупас җырлар да кулланыла. Бер-берсен хурлау очраклары да булгалый. "Туй гаугасыз булмас" дигәндәй, билгеле, бозылышу-талашу очраклары реаль чынбарлыкка туры килүе ихтимал. Ләкин борынгырак вакытларда явыз рухларны, ияләрне, дошман көчләрне алдау өчен дә моның эшләнүе мөмкин. Хурлау җырларының, нигез��ә, кодаларга, кияүгә һәм аның иптәшләренә, кызга карата чыгарылуы һәм бу йоланың бөтен халыкларга да билгеле булуы - үзе үк борынгыларның сүз ярдәмендә һәртөрле явыз көчләргә һәм рухларга йогынты ясарга була, дип ышануларының бер калдыгыдыр, дияргә юл куя. Соңыннан инде, крестьян көнкүрешендә очрый торган сыйфатлар (саранлык, усаллык, мактанчыклык, үч алучылык, кенә саклау) борынгылык эзләренең саклануына китергән булырга тиеш. Шунлыктан бу җырларда катгыйлык, хәтта тупаслык мотивлары да урын алган. Мәсәлән: +Каерып кызың алырбыз, +Яр куенына салырбыз. +Үзе риза булмаса, +Камчы белән ярырбыз. +Яки: +Капкадагы тирене +Җил төшереп эт ашый. +Шунда торган коданың +Якасыннан бет ашый. +Яки: +Безнең кияүнең капкасы, +Нарат икән аркасы. +Нарат булмый ни булсын, +Талап җыйган акчасы. +Яки: +Мондый җыр-хурлаулар XX йөз башларына кадәр ишетелгәли. Ык буе районнарында туй арты ритуаллары дәвамында да җырлар яңгырый. Яшь кәләш белән таныштыру өчен, кияү үзенең дусларын бераздан җыеп ала. +Бу шәл салдыру туе. Шуңа кадәр яшь килен кияү йортында шәл (бөркәнчек) ябынып йөри. Шәл салу туенда исә кияү егетләреннән җыр һәм шаян сүзгә оста һәм гореф-гадәтне белгәнрәк берәр егет чыбылдык эчендә ак яулык ябынып утырган кәләш янына килә һәм, ак таяк белән йөзен ача-ача, җырлап бии. Туймазы районының Тукмак-Каран авылында бу йола җырларын "шәл салдырулар" дип йөртәләр. Башкортларда ул "бит асыуҙар" исеме астында билгеле. Каракалпак халкында бит ачу җырлары аеруча киң таралган һәм "бит ашар" дип йөртелә. Ләкин анда бу йола киленне кияү йортына алып керер алдыннан үтәлә һәм профессиональ җырчы тарафыннан башкарыла. "Бит ашар" - яңа төшкән киленгә киңәш-теләк; кияү, каената, каенана, каениш, кайната, каенсеңле һ.б. алдында киленгә үзен ничек тотарга тиешлеге хакында традицион шигъри күрсәтмә. +Патриархаль-ыру мөнәсәбәтләренең чагылышы булган бит ачу җырлары Ык буе районнарында XIX йөзнең азакларына, XX йөз башларына үзенең тәүге мәгънәсен бөтенләй югалта, шул аркада бу йола урынын да алмаштыра, туй арты ритуалы сыйфатында яшьләрнең шаян җырына әверелә. Дөрес, магик ышану эзләрен дә күреп була: ак яулык (шәл), ак таяк белән эш итү; "ил йоласына" ияреп, йөз (бит) ачу - шәл салдыру туе үткәрү; һәр җыр өчен башкалар акча салу; яшь киленне чыбылдык эченә утырту һ.б. Әмма җыр текстында магия йола элементларын төсмерләү шактый авыр. Түбәндә шәл салдыру җырлары китерелә: +Күрәсез, шәл салдыру җырлары төртмә яки хурлау җырларының эчтәлеген үзләштерә, ләкин 1920 елларга кадәр күпмедер дәрәҗәдә бит ачу җырларының формасын да саклап килә. +Янә дә Ык буе регионында кияү егетләренең килен төшерү вакытында юлдагы җырлары хакында аерым информаторлардан ишетергә мөмкин. Ярмәкәй районы типтәрләре аларны "типсәүләр" дип атыйлар. Безнең кулыбызда берничә типсәү саклана. Менә шуларның берсе: +Шулай итеп, типсәүләр турыдан-туры йола деталенең үзен чагылдыручы әсәр булып күз алдына киләләр. Соңгы вакытларда типсәүләрнең Себер татарлары һәм мишәрләр арасында да таралуы хакында мәгълүматлар бар. Тик мишәрләрдә ул мәдәк (вәдәк) җыры дип йөртелә. Туй җырларының тематикасы үрдә без сөйләгәннәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Монда бары төп эчтәлеге турында гына сүз барды. +Шулай итеп, туй поэзиясенең Ык буе вариантларында күренүенчә, йола магиясенең катнашуы күп кенә катлаулы процесслар китереп чыгара: а) җырларның жанр тибына йогынты ясый; б) чикләрен аера; в) иске татар туе, шул рәвешчә, зур патриархаль крестьян семьяларының иҗтимагый-көнкүреш тәртипләрен дә чагылдыра. +2.3. Йомгак +Бу хезмәт татар туй йола поэзиясен өйрәнүдә беренче омтылыш булып тора. Тәүге хезмәт буларак, анда аерым җитешсезлекләрнең җибәрелүе, кайсыбер мәсьәләләрнең тулы яктыртылмавы да ихтимал. Автор моны теманың әлегәчә, гомумән, эшкәртелмәве белән аңлата һәм котылгысыз, дип саный. +Ык буе татарларының йола поэзиясен өйрәнү шуны күрсәтә: мондагы иҗат күп тематикалы, киң тармаклы, эчтәлеге ягыннан шактый тирән мәгънәле, образлары күпкырлы булуы белән аерылып тора. Халыкның традицион иҗаты өчен хас образлы әйләнмәләр, сурәтләр, бизәкләр белән чигелгән үзенчәлекле иҗат җимеше булып күзаллана. +Йола поэзиясенең иң нык сакланган өлеше - туй иҗаты. Моның сәбәбен, беренчедән, патриархаль гаилә мөнәсәбәтләренең экономик, иҗтимагый, эстетик сәбәпләр аркасында тотрыклы күренешкә әйләнүеннән эзләргә кирәк. Икенчедән, нәсел-нәсәбне үрчетү, ыру-кабиләне, токымны яшәтү, башкача әйткәндә, кешелекне үлемсез итү хаҗәте дә гасырлар буена гаилә йолаларының саклануына китерә. Ык буе татарларының туй иҗатын тикшерү шундый нәтиҗәләр ясарга җирлек бирә: +1. Мондагы туй йолалары үзләренең борынгылык, тарихилык һәм магик элементларын ХХ йөзнең башларына кадәр югалтусыз саклыйлар. Ислам диненең роле үтә азлыгын (ул да бары тик никах укуда гына күренә) аерым басым астына алырга кирәк. Борынгылык калдыкларын өч төркемдә күрергә мөмкин: а) тарихи-хокук нормаларын чагылдырган калдыклар; б) профилактик магия һәм в) нәсел-нәсәп үрчетүгә һәм артуга бәйле магия элементлары. +2. Туй поэзиясе шактый күп жанрлы. Нигездә алар түбәндәгеләр: туй йола җырлары, сыктаулар, такмак-такмазалар, арбау-теләкләр, әйтешләр, таңкучатлар, баталар, яр-ярлар, типсәүләр, бит ачулар, самаклар һ.б. Моның өстенә мәкаль-ышанулар, им-том һәм юраулар кебекләрне күрсәтергә була. +3. Ык буе районнарында туй ритуаллары күптөрле. Әмма бер нәрсә уртак: аларның һәммәсе дә, озата килүче поэтик репертуар белән бергә, ярәшүне (ике яшьнең никахын) ныгытуга хезмәт итә. Ә туйның нигезендә бирелгән кызның үз туган йортыннан кияү йортына күчеп килүе ята. Шушы үзәк акт тирәсенә туй уенының барлык элементлары (яучылау, ярашу, аклашу, туй алды, күренеш, ак өйгә кыз күчерү, йола мунчасы, кыз-килен чәкчәге, кияү катламасы, кыз сырасы, кияү каршылау, яр-яр, никах, йола коймагы, кияү күрсәтү, килен төшерү, бүләк баглау, олы туй, туй арты ритуаллары) туплана һәм ул берничә көнгә, кайсыбер урыннарда айга, хәтта елга сузыла. +4. Ык буе районнарында ярәшүнең өч төре егерменче еллар башына кадәр сакланып килгән: а) яучылау аша; б) кызның ата-ана ризалыгыннан тыш, үз ирке белән сөйгәненә ябышып чыгуы; в) кызны аның иркеннән башка урлап алу. Шулар арасында яучылау аша никахлашу - иң таралганы һәм нәкъ менә шул вакытта һәртөрле ритуаллар үткәрелә. +5. Һәрвакытта да туй йоласы яучы (башкода) җибәрүдән башлана. Нәкъ менә шул вакытта традицион яучы самаклары (присловья) мәйданга чыга. Ык буе районнарында яучы сүзе, нигездә, бертөрле, образлар шулай ук тотрыклы (кыз - былбыл; егет - шоңкар, карчыга яки лачын; кызның әтисе - тимер, яучы - җайдак-ут, күмер). +6. Ярашу һәм аклашудан соң ук кыз елату җырлары (сыктаулар, тудыкайлар, әтеки әйттерүләр) башлана. Идел буе татарларында, бигрәк тә Казан татарларында, XIX йөздә үк инде кыз елату традициясе бетә. Башкортстанның Ык буе регионында аларның саклануы шуның белән аңлатыла: монда, нигездә, типтәрләр, ягъни борынгы төбәкләреннән куылганнар, һәм керәшеннәр яши; һәр ике төркем дә, шул аркада, ата-баба йоласын озак вакытлар ташламаска тырыша. +7. Сыктаулар туй поэзиясенең төп өлешен тәшкил итә. Туй уены шулар белән башлана һәм тәмамлана. Алар йола ритуаллары белән тыгыз бәйле (яучылардан соң ук ишетелә, кыз сырасы, таңкучат, кыз мунчасы, хушлашу һ.б. вакытында яңгырый). Кыз елату җырларында кайсыбердә магия элементлары да чагыла. Үз һәм чит рухларның күңелен күрергә тырышу да аларда чагылыш таба. Моның өстенә, еш кына кыз елату җырлары (сыктаулар) импровизацион характер ала һәм алар бүгенге көндә дә бик күп очрый. Кыз елату җырлары, икенче төрле әйткәндә, сыктаулар, төрки халыкларның барысына да диярлек хас. Башкортларда - "сеңләүҙәр", Астрахань өлкәсе ногайларында - "кыз елатма", каракалпакларда "сыңсу" һ.б. А. Джумагуловның әйтүенчә, бу йола Чуй үзәне кыргызларында да бар. Бу хәл үзе үк безгә кыз елату җырларының борынгыдан килгән күренеш булуын расларга мөмкинлек бирә. +8. Ык буе районнарында туй җырларыннан янә дә "ярярлар" үзенчәлекле иҗат булып күз алдына килеп баса. Яр-яр җырларының, шулай ук, күпчелек төрки халыкларда булганлыгы билгеле. Кайчандыр егет белән кызның, яки егет ягының кәләшне мактап, юатып, яисә җиңгәләрнең кияү куенына керер алдыннан, кызның чәч толымын икегә аерып үргәндә җырлаган җырлары Ык буе районнарында тематикасы белән кыз елату җырларына якын тора, бары тик сурәтләү, тасвирлау формасын гына саклап килә. Себер татарларында исә ул кыз озату җырлары сыйфатында билгеле. Шулай итеп, аңлашыла, яр-ярлар күптөрле үсеш этаплары кичерә, торган саен үзенең төп функциясен югалтып, кыз елату җырларының функциясен үзләштерә, йола оясыннан төшеп кала. +9. Туй җырлары Ык буе вариантларында һаман да әле борынгылык эзләрен саклавын дәвам итә. Монда борынгы җырлардан бигрәк тә бүләк баглау, бирнә тапшыру, кыз һәм кияү каршылау җырлары (арбаулар), дуслык, туганлыкны, ныгытуга корылган җырлар (мактаулар), бит ачулар, шулай ук төртмә җырлар (хурлаулар) кебек күренешләрне хәзер дә очратырга мөмкин. Ләкин аерым туй йоласына кагылган җырлар торган саен югалуга йөз тота. Бигрәк тә типсәүләр хакында хәзер бик аз мәгълүматлар гына табыла. Киләчәктә бу төр җырларның табылуына өмет багларга гына кала. Шунсыз алар хакында тулы фәнни фикер йөртүе авыр. +10. Генетик яктан туй йоласы поэзиясенең барлык жанрлары да бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә туа һәм үсеш кичерә, йоладан һәм аның практик функцияләреннән аерылгысыз рәвештә яши. Соңгы үсеш баскычында йола поэзиясе үзенең тәүге яшәеш чикләрен югалта, халыкның классик җырлары дәрәҗәсенә күтәрелә һәм татар халкының гаҗәп үзенчәлекле рухи байлыгына әверелә. +Яңа шартларда йола иҗатын тикшерү һәм өйрәнү проблемалары бу хезмәтнең бурычларына һәм рамкасына керми. Шуңа күрә без аларга сүз уңаенда гына кагылып киттек. Хезмәтнең күләме һәм бурычы Ык буе татарларының традицион йола иҗаты белән чикләнә. Димәк, совет чорында туган йола иҗатының нинди эчтәлектә һәм формаларда туып, үсеп китүен, аның бүгенге хәлен һәм үсеш перспективаларын билгеләү хәзерге фольк лористика фәненең актуаль проблемаларыннан берсе булып кала. +Традицион халык культурасының төрле аспектларын тикшерү кирәклеге элек-электән билгеле. Хәзерге вакытта моңа аеруча игътибар ителә. Чөнки бу безнең җәмгыятебезнең халык культурасының барлык тармакларына да үтеп керергә тырышуы, аның чыганакларын ачыклау хаҗәте, үткәннең иң уңай, иң күркәм сыйфатларын күп кенә идеологик мәсьәләләрне практик хәл иткәндә файдаланырга омтылуы белән аңлатыла. <...>. +Бу җәһәттән аграр-магик календарь йолачылыкның халык календарена караган ышануларын, гадәтләрен, сынамыш һәм юрауларын, йола иҗаты төрләрен тикшерү бигрәк тә зур әһәмият казана. Чөнки кешеләрнең яшәеш дәверендә йолалар, гадәтләр һәм ышанулар бик күп үзгәрешләр кичерә, мәҗүсилектән калган аграр-магик карашлар һәртөрле дини карашлар белән аралаша, ягъни дини синкретизм барлыкка килә. Менә шул синкретик хәлдәге күренешнең асыл мәгънәсенә төшенү, икенче төрле әйткәндә, халыкның борынгы йола һәм гадәтләренең "төбенә төшү", килеп чыгышын ачыклау - <...> аерым әһәмияткә ия. +Безне бу очракта йолалар ныграк кызыксындыра. Шуңа күрә йолаларның спецификасына тукталу сорала. Йола, гадәт шикелле үк, - тикшеренүчеләр фикеренчә, яңа буыннарга культураны тапшыруның "традицион" бер формасы ул. Ягъни йола исеме астында йөрүче специфик хәрәкәтләр системасы һәр буын тарафыннан "күчереп алына". Чынлап та, йола үзендәге һәр ритуалны төгәл һәм үзгәрешс��з үтәлүне таләп итә. Теге яки бу йолага аз гына үзеңнән, башбаштакланып "үзгәреш" керттеңме, аның иҗтимагый йөзе җимерелә, башкаларга йогынтысы кечерәя. +Ул чагында йола белән гадәт арасында аерма нидә? Йола шул ук гадәтме, әллә аннан үзгә бер күренешме? - дигән урынлы сорау туа. +Гадәт - максатка ярашлы тәртипнең билгеле бер стереотибы. Аңлатыбрак үтик. +Гадәт - шулай ук, киләчәк буыннарга культураны җиткерүнең үзенә бер "традицион" формасы. Ләкин аның йоладан аермалылыгы шунда, ул максатка ярашлы хәрәкәтләрне киләчәк буыннарга җиткерә: хезмәт эшчәнлеге белән бәйле хәрәкәтләр, көнкүрештәге, гаиләдәге һ.б. хәрәкәтләр. Мондагы һәр хәрәкәт нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү өчен хезмәт итә: мисалга, эш кораллары ясау, кешеләр арасында билгеле бер мөнәсәбәтләр булдыру һ.б. Бу хәрәкәтләр һәммәсе дә гадел һәм кирәкле, дип кабул ителә, шуңа күрә гадәтләр кешеләрнең реаль эшчәнлегеннән берни белән дә аерылып тормыйлар. +Йоланың гадәттән төп аермасы шунда: ул үз эченә турыдан-туры максатка ярашлы хәрәкәтләрне түгел, ә бәлки символик хәрәкәтләрне туплый. Аграр-магик календарь иҗат мисалында шуны беркадәр ачыклап үтик. Тәүтормыш кешеләренең аучылык йолаларыннан бер гади генә мисал алыйк. Этнографлар язуынча, күнчелек аучылык кабиләләрендә ауга йөрүдә маска кию алымы кулланыла. Маска кию алымының мәгъ нәсе шунда: тәүтормыш аучысы нинди җәнлеккә ауга чыкса, шул җәнлек тиресенә төренгән, ягъни шул җәнлек кыяфәтенә кергән, шул җәнлекнең барлык хәрәкәтләрен үзләштергән, шул рәвешчә җәнлеккә бик якын килә алган һәм мотлак уңышка өлгәшкән. Мәсәлән, бушмен кабиләләренең аучылык йоласы турында В. Элленбергер менә нәрсә дип яза: "Бушменнар, кайсы җәнлеккә ауга чыксалар, башта шул җәнлек тиресенә төренә торган булганнар. Аучы, колакларына кадәр тырпаеп торган, әйтик, кыр кәҗәсенең баш тиресен үз башына кигән. Аннан соң куе һәм бик биек үлән арасына яшеренеп, җәнлеккә сиздерми, әкрен-әкрен, ук җитәр ара калганчы якынлашкан, шуннан агулы угын атып җибәргән һәм, һәрчак диярлек, уңышка ирешкән. Куркак җәнлекләргә ауга чыкканда, алар тоташ шул җәнлек кыя фәтенә кергәннәр". +Менә шул рәвешчә ауга йөрү чукчаларда, тау таҗикларында, алтайлыларда, австралиялеләрдә һ.б. бик күп халыкларда булган. +Биредә шунысын билгеләп үтү мөһим, аучы маскасы сунарчылыкның бер элементы, максатка ярашлы бер өлеше генә булып хезмәт иткәндә, ул әле йола түгел, бу - бары тик ауга йөрүнең бер гадәте, аучылыкның бер стереотибы. +Тора-бара аучылык маскасының иҗтимагый мәгънәсе һәм роле үзгәрергә мөмкин. Күп кенә кабиләләрдә, вакытлар үткән саен, җәнлек маскасына төренеп, һәртөрле ритуаллар үткәрү киләчәк ауның уңышлылыгын тәэмин итү өчен башкарыла башлый. Маскага төренүләр, җәнлек булып кыланулар, аерым хәрәкәтләр ясаулар турыдан-туры җәнлекне үтерү өчен хезмәт итүдән туктый, аның максаты хәзер башкаларда ауның уңышлы булачагына ышаныч уяту, өмет тудыруга юнәлтелә. Шул рәвешчә, җәнлек хәрәкәтләрен чагылдырган аучылык биюләре символик эчтәлек ала, иллюзор магик чаралар ярдәмендә ауның уңышлылыгын булдыру максаты куела. Монысы инде гадәт түгел, ә йола. Шулай итеп, теләсә кайсы йола хәрәкәте - символик характерлы. Дөрес, үз вакытында Г.В. Плеханов күрсәткәнчә, йола хәрәкәтләре үзләренең килеп чыгышлары белән кешеләрнең хезмәт яки иҗтимагый эшчәнлекләренә барып тоташалар. Ләкин алар йолаларга әверелү өчен, барыбер дә гадәти материаль һәм иҗтимагый практикадан аерылган булу һәм символик төс алу кирәк. Менә шул ягы белән йолалар гадәтләрдән аерылып торалар да инде. +Биредә кечкенә бер чигенеш ясап китү сорала. Кайсыбер этнографлар "гадәт" һәм "йола" төшенчәләренә төрлечә мәгънә салалар. Мәсәлән, кайберәүләр, "йола" төшенчәсе "гадәт" төшенчәсенә караганда таррак мәгънәгә ия, диләр. Андыйлар фикеренчә, "теләсә кайсы йола - гадәт, ләкин теләсә кайсы гадәт - йола түгел". Гадәт белән йоланың үзара тәңгәл килү, яки тәңгәл килмәве мәсьәләсе бәхәсле, әлбәттә. Безгә калса, күпчелектә йола гадәтнең дәвамы яки тәмамланышы булып та чыгыш ясый. Бер дә юкка гына этнографлар теге яки бу халыкның яшәү образын, көнкүрешен тасвирлаганда, йолаларны һәм гадәтләрне бергә алып язмыйлар. Кыскасы, алар үзара тыгыз бәйләнгән. Шулай да йолаларның нигезендә символик мәгънә ятуын беркем дә инкарь итмәс. Безнең өчен барыннан да элек шушы ягы әһәмиятле. Ә ул чагында, гомумән, символ үзе нәрсә соң? Календарь иҗатны тикшергәндә (туй поэзиясендә дә очрашкан идек), безгә бу төшенчәне ачыклап торырга вакыт булмас. +Символ - билгенең аерым бер гәүдәләнеш төре. Символ - реаль предметларны, процессларны һәм күренешләрне якынча охшашлыклары буенча үзенә бертөрле алмаштырып килүче билгеләр тибы. Гегель дә әле моңа игътибар итә. Ул болай дип яза: "Арысланны, мәсәлән, хушкүңеллелек символы, төлке хәйләкәрлек символы <...> итеп алалар". Димәк, символдан үзе чагылдырган предметның бар сыйфатларын яктырту соралмый. Билгеле бер ассоциация тудыру өчен, символга ерак охшашлыгын алу да җитә. Мәсәлән, җир эшкәртүченең хезмәт символы - элек-электән урак, ә индустрия хезмәтенең - чүкеч. Шуларның икесенең кушылмасы эшчеләр һәм крестьяннар союзының символына әйләнде. +Халык этнографиясенә багышланган хәзерге әдәбиятта, теләсә кайсы йола үз эченә берничә символны берләштерә, дип бик дөрес әйтелә. Мәсәлән, совет йолалары үз эчләренә дәүләт һәм революция символлары булган "Урак һәм Чүкеч", "Кызыл Байрак", "Кызыл Йолдыз" һ.б. шундыйларны берләштерә. Тик символлар үзләре генә йола барлыкка китерә алмыйлар әле. Бары тик тоташ коллектив хәрәкәт үзе символик мәгънә алса гына, ул йола булып китә. +Сүзләрнең йоладагы урынын аеру проблемасы да бик кызыклы һәм катлаулы мәсьәлә. Йола иҗаты турында сүз йөртәбез икән, аны фольклористи��ага кертеп өйрәнәбез икән, димәк, йолаларны башкаруда сүз компонентының роле зур. Календарь иҗатта алар - аграр-магик ышанулар сынамышлар, мәкальәйтемнәр, жар салулар, келәүләр, җырлар, такмак-такмазалар, ритуаль котлаулар (сөрән сугулар, самаклар, нәүрүз әйтүләр) һ.б. Бу сүз материалы материаль йолалардагы ритуаль хәрәкәт символлары белән тыгыз бәйләнештә тора, дөресрәге аларның символик мәгънәсен ачып сала. Йоладан башка сүз материалының әһәмияте югала, ритуаль хәрәкәтләрнең гомум контекстында гына ул тулы мәгънә ала. Совет фольклорчысы Г.А. Левинтон бик хаклы билгеләгәнчә, йоланың сүз компонентлары, теге яки бу хәрәкәт турында хәбәр итүдән бигрәк, еш кына йолада катнашучыларның үзара билгеле бер тәртиптә аралашу төре дә булып хезмәт итәләр. Туй поэзиясендә, мәсәлән, ул шулай бүленә: киткән кыз - сыктауларны, җиңгәләр - яр-ярларны, кодалар - җырларны, кодагыйлар һәм кодачалар - бирнә яки бүләк баглауларны, кияү егетләре - шәмчыракларны, типсәүләрне һ.б., шул рәвешле, бүлешеп башкаралар. Календарь йолалардагы сүз материалы белән дә еш кына эш шулай тора. Инде килеп, турыдан- туры календарь иҗатка күчик. Шәт, сүз барышында безнең бу фикеребез расланыр, диясе килә. +3.2. Татар календарь иҗатын өйрәнүнең торышы +Билгеле булуынча, татар халык авыз иҗатын җыю һәм өйрәнү эше шактый чорны үз эченә алса да, йола поэзиясен барлау һәм аны фәнни өйрәнү эшенә яңа керешелеп кенә тора әле. Дөрес, теге яки бу жанрны өйрәнү тарихы теоретик тикшеренүләрне генә үз эченә алмый, аңа шулай ук җыю эшчәнлеге дә керә. Шуны күз уңында тоткан очракта, календарь йолаларны һәм аңа бәйле иҗатны барлау эшенең башы татар фольк лористикасында XIX йөзнең беренче яртысына туры килә, дип әйтергә мөмкин. Беренчеләрдән булып бу эшкә К. Фукс, А. Артемьев кебек рус галимнәре тотына. Аларның хезмәтләрендә ел фасылларына бәйле бәйрәмнәр турында этнографик белешмәләр табарга була. Бу галимнәрнең иҗтимагый карашлары һәм бастыру максатлары чикләнгән булса да, алар кулы аша үткән материаллар шактый объективлыгы белән аерылып тора һәм кыйммәтле чыганак була ала. Соңыннан К. Насыйри, М. Апаков, Е. Малов, Р.П. Даулей, С. Матвеев һ.б. галимнәрнең календарь йолаларга яки ышануларга бәйле аерым мәкаләләрен күрсәтергә мөмкин. Совет чорында татар халкының календарь йола поэзиясе турында махсус хезмәтләрнең чыкканы юк. Аерым фикерләр, дөрес, әйтелмәде түгел. Әмма бу мәкаләләрнең һәм фикерләрнең барысында да, нигездә, календарь йолалар тарихи-этнографик планда гына телгә алынып кителә. Шунысы шатлыклы, соңгы елларда календарь иҗатка да игътибар көчәя төште. Шулай да басылып чыккан текстологик материал үтә аз әле. Этнографик планда, ягъни календарь йолаларның үзләрен тасвирлаган хезмәтләр, шулай ук, юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә бу юлларның авторына эш барышында шактый кыенлыкларга очрарга туры килде. Кайбер йолал��р һәм иҗат төрләре турында шул аркада телгә алып китү белән генә чикләнелде. +3.3. Календарь йолалар һәм иҗат төрләре +Хәзерге совет фольклористикасы календарь поэзияне, аның төп үзенчәлекләренә, крестьяннарның хезмәт эшчәнлегенә карап, ике циклга бүлеп өйрәнә; 1) уңышны үстерүгә бәйле фольк лор (кышкы һәм язгы-җәйге чорлар), 2) көзге уңышны җыюга бәйле фольклор (көзге чор). Болардан тыш Ык буе регионы татар халкында хуҗалыкның башка төр эшләренә бәйле өченче циклны - көзге-кышкы йола фольклорын аерып күрсәтергә кирәк. +Беренче цикл йолалар (октябрь-июнь азагы) җир эшләренең вакытына туры килә. Игенченең уенча, бу йолалар җирнең уңдырышлылыгына, киләчәк уңышның мул булуына йогынты ясарга тиешләр. Ык буе регионында нигездә алар - нардуган, нәүрүз, сөрән, май чабу (керәшен татарларда), сабантуй, карга боткасы (каргатуй), яңгыр боткасы йолаларында сакланып килә. Икенче цикл йолалар - көзге уңышны җыеп алуга кагылалар. Болардан тыш Ык буенда малчылыкка, башка хуҗалык эшләренә бәйле йолалар да очрый (чалгы, урак, сүс туку, орчык, тула һәм каз өмәләре һ.б.). Алар барысы да хезмәт тәҗрибәсенә нигезләнәләр. Халык бу йолаларга һәм аларга ияреп туган иҗатка практик мәгънә сала, аларны үтәү җирнең уңдырышлылыгына, хуҗалык эшләренә, малчылыкка уңай йогынты ясар, дип ышана. +Тарихи яктан хуҗалык итүнең характерына һәм борынгыларның табигатьне, үзләрен әйләндереп алган тирә-юньне танып- белергә омтылулары, күзәтүләре нигезендә, тикшеренүчеләр фикеренчә, беренче чиратта халык сынамышлары бар лык ка килә. Сынамышлар барыннан да элек табигатьтәге үзгәрешләргә (яңгыр яву, кар төшү яки эрү, ел фасыллары алмашыну, кошлар килү һ.б.) бәйле рәвештә туалар. Мәҗүсилек вакытларыннан туган бу халык сынамышлары соңрак ислам һәм христиан (керәшеннәрдә) дини карашлары белән аралаша башлый. Календарь йола поэзиясе составына сынамышлар рәвешендә мәкаль һәм әйтемнәр, халык ышанулары, арбаулар- теләкләр килеп керә, йолаларга бәйле җырларның даирәсе йола поэзиясенә караганда күпкә киңрәк, билгеле. Соңыннан йолалар һәм аларның мәгьнәләре онытыла төшкәч, йола эченә "җәлеп ителгән" әсәрләр тематик охшашлык һәм образларның бертөрлерәк булуы аркасында арта төшә (балалар уеннары, әйлән-бәйлән җырлары һ.б. туа). Киресенчә дә булуы ихтимал. Электә йола иҗаты булган әсәрләр аерым да яңгырый башлый. +Календарь йола җырларына мөрәҗәгать иткәнче, календарь мәкаль һәм әйтемнәрдә, сынамыш-юрауларда ике динлелекнең чагылышына беркадәр тукталып үтү кирәк булыр. Халык сынамышлары һәм хуҗалык күрсәтмәләре, иң беренче чиратта, мәҗүсилеккә бәйле барлыкка килгәннәр. Гарәп сәяхы Ибн-Фадланның әйтүенә караганда, болгарлар 12 иягә табыналар. Бигрәк тә җәнлек-җанвар, кош-кортка табыну көчле була. Күпчелек төрки кабиләләр шикелле үк, татарлар да, шул исәптән, Ык буена урнашкан ыру-кабиләләр дә, борын һәр елның "иясе" бар дип уйлаганнар. Соңыннан бу карашның ныгынып, халык календарена мәкальләр һәм сынамышлар рәвешендә килеп керүен, йола иҗатына әверелүен күреп була. Бу караш буенча унике ел бер түгәрәк (мөсәл) барлыкка китерә. +Мөсәл, Шаран районы Алпай авылы картлары телендә "мөшел" сүзе монгол телендәге "бүлҗәл" дигән сүздән күчкән. "Бүлҗәл" "билгеләнгән срок, билгеләнгән урын", дигәнне аңлата. Биш бүлҗәл, ягъни мөсәл 60 ел тәшкил иткән һәм бер буат (богат) - гасыр барлыкка китергән. 60 елдан торган цикл, ягъни "буат" Дунай буе болгарларында да кулланылган . Төрле халыкларда яңа гасыр төрле датадан башланган, ләкин бер нәрсә уртак сакланган: һәр гасырның беренче елы Тычкан булган. Аннан соң 2) Сыер, 3) Барыс, 4) Куян, 5) Аҗдаһа (ләү), 6) Елан, 7) Елкы (ат), 8) Куй 9) Бичен (мәчен), маймыл, (керпе), 10) Тавык (әтәч), 11) Эт, 12) Дуңгыз (чучка) еллары килгән. Бу атамалар - гомумкыпчак сүзләре. Шунысы характерлы, аңлашылмаган хайваннарның исемен халык үзгәртергә омтылган. Мәсәлән, татарлар биченне (маймылны) үзләренә яхшы таныш керпегә дә алыштырганнар. Без тикшергән төбәктә мөсәл еллары түбәндәгечә: Тычкан, Сыер, Барыс, Куян, Ләү (кәлтә балык), Елан, Елкы (ат), Куй (сарык), Мичин (маймыл), Тавык, Эт, Дуңгыз. Әлеге елларның һәрберсенең үз билгеләре нигезендә туган календарь сынамышлар хәзер дә бик күп очрый. Берничә мисал: +Барыс елы - байлык, +Тычкан елы - баллык, +Сыер елы - туклык, +Куй елы - кытлык, +Куян елы - йотлык, +Елан елы - баллык, +Дуңгыз елы - байлык һ.б. +Күренә, халык ышануынча, тычкан һәм елан елларында бал күп була; барыс, сыер һәм дуңгыз елларында икмәк уңа; куй һәм куян елларында кытлык, корылык килә, еллар уңышсыз була, дип уйланыла. +Аерым очракларда бу билгеләр кат-кат аныклана, ачыклана. Андый вакытта халык аларны мәкальләр теленә күчерә. Берничә мисал: 1. Барыс елын барын чәч, һич югында тары чәч; 2. Эт елында мал үсәр, Барыс елы бар да үсәр һ.б. +Бу 12 еллык цикл нигезендә, шулай итеп, тотемистик ышанулар ятса да, ахыр чиктә алар аграр характерлы булып күзалланалар һәм халыкның авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү, малчылык өлкәсендәге меңәр еллык практик тәҗрибәсенә барып тоташалар. +Билгеле булуынча, Россиядә Петр I тарафыннан кертелгән календарь системасы татарларда бары тик XIX йөз урталарында гына ныклап урнаша. Ә аңа кадәр, күпчелектә, төрки халыклары арасында киң таралыш тапкан Зодиак йолдызлыгына нигезләнгән язма календарь белән эш ителә. Зодиак йолдызлыгы исемнәренә нигезләнгән язма календарьның киң таралган булуын сөйләүче истәлекләр, календарь сынамышлар шулай ук хәтсез табыла. Мәсәлән, түбәндәге сынамышларны халык телендә әле дә еш очратырга мөмкин: +Сөнбелә туса - су суыныр; +Гакрәп башында кар яуса, +Кырык көн ятар; +Сәвер килми - яз булмый; +Сәвердәге явым - савып торган савым; +Хут керде - хатыннар артына ут керде; +Җәүза керми - җәй булмый, +Кавәс керми - кыш булмый һ.б. +Шунысы игътибарга лаеклы, бу мәкальлә��дә китерелгән сөнбелә, гакрәп, сәвер, хут, җәүза, кавәс һ.б. - Зодиак йолдызлыгы буенча алынган гарәпчә ай исемнәре. +Әйтергә кирәк, татарлар арасында гарәпләрнең бу кояш календаре шактый киң тарала. Аларның исемнәре зодиакаль йолд ыз ларның исемнәренә туры килә. Төрки телләрдә һәм славян кабиләләрендә аларның кабул ителгән үз атамалары бар: 1) дәлү - чиләк - водолей; 2) хут - балык - кит; 3) хәмәл - кузы - овен; 4) сәвер - үгез - бык; 5) җәүза - игезәк - близнецы; 6) сәра тан - кысла - рак; 7) әсәд - арыслан - лев; 8) сөнбелә - сөнбел (чәчле кыз) - дева; 9) мизан - бизмән - весы; 10) гакрәб - чаян - скорпион; 11) кавәс - җәя - стрелец; 12) җәди - бәрәч - козерог. Дәлү - январьга, хут - февральгә, хәмәл - мартка, сәвер - апрельгә, җәүза - майга, сәратан - июнь гә, әсәд - июльгә, сөнбелә - августка, мизан - сентябрьгә, гакрәб - октябрьгә, каүәс - ноябрьгә, җәди декабрьгә туры килә. Менә янә дә шушы айларга бәйле сынамышлар: +а) чиләк чылтыраса - энә елтырый, орчык выжылдый, стан дыңгылдый (димәк, төн озыная, кул эшләрен кич утырып эшләргә вакыт); +б) сөнбеләдә сука бетәр, бер чүмәлә артык китәр; +в) сөнбеләдә арыш чәч, тамагың булмас ач. +Шулай итеп, әлеге айларга бәйле сынамышларда ел фасылларының ничек килеренә, табигатьнең торышына игътибар итү күзгә бәрелә һәм аларны хуҗалык эшләренә илтеп бәйләү омтылышы төсмерләнә (хут керде - хатыннар артына ут керде, ягъни хут - февраль, искечә 7 мартта чыга). Бу айда хатын-кызлар киндер станнарына (кушәләргә) утыра - алар өчен кызу, ут көннәр башлана. +Башкорт фольклорчылары тагын да борынгырак халык календареннан ай исемнәренә дә игътибар итәләр. Мәсәлән, акман-токман, алым, бирем һ.б. +Башкортстанның Ык буе районнарында, аның каравы, башка төр ай исемнәренә юлыгырга мөмкин: нәүрүз (ел башы), җәй, челлә, урак, билек, келәү, буш, кавыс, кырлач. Дөрес, бу соңгыларына бәйле календарь сынамышларны табуы шактый авыр. +Күренекле татар фольклорчысы Н. Исәнбәт, фарсылардан алынып, нәүрүз (март) ае белән башлана торган кояш системасы календаре булганлыгын да әйтә. Һәрхәлдә, бер нәрсә бәхәссез: борынгы татар календаре аграр характерлы, аларда мәҗүсилек вакытларыннан килгән ышанулар да (тотемалар), күмәк тәҗрибә дә (көнкүреш) чагыла. +Болардан башка тагы һиҗри ел исәбенә нигезләнгән болгар-татар эпиграфик истәлекләре (XIII-XIV йөзләр) байтак. Ә менә мәҗүсилек заманнарыннан калган крестьян сынамышларын бездә изге көннәргә бәйләү бөтенләй юк, диярлек. Рус халкында изге көннәргә караган мәкальләр бик күп (Ильин, Никола, Петров, Покров һ.б. христиан дине изгеләре көннәре). Елның һәм һаваларның ничек килешен сынау буенча бик күп календарь йола мәкальләре шундый изге көннәргә бәйләп әйтелүенең объектив сәбәпләре бар. Чөнки татар дини бәйрәмнәре ай елы белән (354 көн - кояш елыннан 11 көнгә ким) исәпләнеп йөртелә. Шул аркада, һәр елны дини бәйрәмнәрнең быелгысы былтыргысыннан 11 көнгә алдан килә барып, 33 ел ди��әндә алар барлык ел фасылларын һәм айларын йөреп әйләнеп чыгалар. Мондый календарьдагы бәйрәм көннәренә бәйләп елның ничек килүен сынау, димәк, мөмкин түгел. Русларда ел хисабы кояш елы хисабы буенча йөртелгәнгә күрә, аларның изге дини бәйрәмнәре дә һәрчак ел фасылларының билгеле бер көннәренә туры килә һәм һава, ел килешен сынауларын шул көннәр белән бәйләргә мөмкинлек бирә. Менә ни өчен борынгы төрки кабиләләре, шул исәптән болгарлар, һиҗри исәбе белән беррәттән, 12 еллык цикллы Зодиак исемнәреннән иркен файдаланалар. +Рус календарь системасы Россиядәге төрки халыклары арасында ныклап урнашканнан соң (XIX гасырның II яртысы), рус дини бәйрәмнәренә бәйләнешле табигатьне сынаулар һәм календарь эчтәлекле мәкальләр ясала (Башкортстанның Бакалы районы керәшен татарлары арасында алар гаять күп очрый). Икенче яклап, русларның әзер тәҗрибәләрен игенчелек белән шөгыльләнүче татар, башкорт халыклары арасында үзләштерү башлана. Моның чагылышын табигатьтәге үзгәрешләргә - суыклар җитү, яңгырлар башлану, кар эрү, кошлар килү кебек күренешләргә караган сынау мәкальләрендә күрергә мөмкин. Мәсәлән: "Микула җитми, җәй булмас" (искечә 9 май); "Питрәү җитте - яз үтте, Әлҗен үтте - җәй бетте" (Петров - 29 июнь, Ильин - искечә 20 июль) һ.б. Көннәрнең һәм уңышның ничек булырын хәбәр итүгә корылган мәкальләрдә дә шул ук хәл күзәтелә: "Әлҗен көн яңгыр яуса - илле көн яңгыр явар"; "Питрау яңгыр сибүе - кырда печән черүе" һ.б. Бу төр сынау мәкальләре, билгеле инде, крестьян тормышы өчен үтә мөһим саналалар. Шулай итеп, календарь йола фольклорына соңрак календарь эчтәлекле мәкальләр, тәҗрибә юрамышлары, сынамышлар да килеп керә. +Йолаларга бәйле рәвештә туган җырлар, иҗат, вакытлар үтү белән, үзләрендәге йолачылыкны югалтырга яки аларның жанр үзенчәлекләре онытыла төшәргә мөмкин. Шул ук вакытта теге яки бу йола вакытында башкарылган иҗат эчендә башка төр әсәрләр дә урын алгалый һәм аларның һәммәсен (беренче чиратта календарь киңәшләр, сынамышлар, мәкальләр, күзәтүләр һ.б.) мәҗүсилек чорына гына кайтарып калдыру дөрес тә булып бетмәс иде. +Инде килеп, календарь йолаларның эчтәлегенә һәм үзенчәлекләренә берникадәр күз ташлап үтик. Иң башта шуны әйтергә кирәк: монда Башкортстанның Ык буе бассейнында яшәүче татарлар арасында таралган календарь йолалар һәм җырлар гына күз уңында тотыла, һәм алар ел фасылларына, хуҗалык эшләренә ярашлы рәвештә тикшерелә. Әмма календарь җырлардан исә йолачылыкны бөтен тулылыгы белән саклауны таләп итү мөмкин түгел. Моның сәбәпләрен әйтеп киткән идек инде. Шулай ук календарь йола вакытында катнашкан башка иҗат төрләрен дә читләтергә ярамый. Чөнки ансыз теге яки бу ритуал турында төгәл картина тудырып булмый. Бу - бер. Икенчедән, кайчандыр синкретик хәлдә яшәгән йола иҗатыннан үсеп чыккан жанрлар (әйтик, халык драмалары, әйлән-бәйлән җырлары, сынамышлар, та��маклар һ.б.) үзләрендә борынгы аграр, ыругаилә, эротик һ.б. ышануларның эзләрен теге яки бу дәрәҗәдә саклап килгәннәр. Шуңа күрә тикшерү вакытында алар да исәпкә алыныр. <...>. +Мәсьәләгә шушы нигездә якын килгәндә, шул күзгә бәрелә: XIX йөз урталарынача, фарсы йогынтысында март (нәүрүз) ае яңа ел башы исәпләнсә дә, асылда, халык аны яз айлары рәтенә керткәнгә күрә, яңа елны каршылау йолаларын рус календаре нигезендә эзләргә туры килә. Әйткәндәй, фольклорда аларның һәркайсы чагылыш тапкан. Яңа елны каршылау йолаларыннан иң киң таралганы - Нардуган йоласы. +Нардуган йоласы, русларның колядасы шикелле, 24 - 25 декабрьдән уйнала башлый. Нардуган (мордва-мокшада - нардуван, мордва-эрзяда - нардава, мари халкында - нардуган, чувашларда - нартаван, нартукан, удмуртларда - нардуган), фольклорчылар һәм галимнәр күрсәтүенчә, Урта Идел буе халыкларының барысында да очрый. Нардуган уеннары (русларда - святочные игры) Иран халыклары, кызылбаш-төрекләргә, төрекмәннәргә, Бессарабия әрмәннәренә, хәтта коми халкына да билгеле була . Яңа елны каршылауга багышланган бу йола заманга яраклаша бара. Асылы белән ул дөньядагы күпчелек халыкларга хас ритуалларны үз эченә ала. Нигездә, ул киләчәк уңыш турында, мал-туарларның үрчүе хакында, крестьян семьясының иминлеге турында хәстәрлек күрүне чагылдырган магик, көнкүреш йола хәрәкәтләреннән тора, борынгыларның күрәзәлек итүләренә, табигать һәм тормыш күренешләрен аңларга тырышуларына кайтып кала. +Нардуган йолалары берничә көн дәвам иткән. Яңа елга каршы көндә махсус ашлар пешерелгән. Аларга муллык теләү мәгънәсе салынган: йорттан-йортка кереп, яңа ел теләкләре - нәүрүз әйтеп йөрүләр, җыр-самаклар, юмарт хуҗаларны мактаулар, үлгәннәрне искә алулар, каберлекләргә барып сыйланулар, аш-су бүләк итүләр, шулай ук яшьләрнең, бигрәк тә кызларның, яңа елга каршы төндә аулак өйләргә җыелып, фал ачулары, күрәзәлек итүләре турындагы мәгълүматларны сирәкләп хәзер дә очратырга мөмкин. +"Нардуган" сүзенең мәгънәсен галимнәр төрлечә аңлаталар. Әлеге сүзнең тамыры - "нар". "Нар" исә төрле мәгънәгә ия. Иске төрки телендә ул бер үркәчле дөя, гранат (җимеш), нар(д) уены, дигән мәгънәләргә туры килә. Монголча "нар" ("наран) "кояш" дигәнне аңлата, "дуган" татарча - "туган", ягъни "Кояш туган" булып чыга. Бу бик кызыклы. Чынлап та бит, бу вакытта (24-25 декабрьдән соң) көннәр озыная башлый. Димәк, борынгылар һәр нәрсәгә тереклек бирүче изге Кояш хөрмәтенә, олылап бәйрәм үткәрүне тиешле тапканнар, аны зур тантана белән тәбрикләп каршы алганнар, дигән сүз. +Төрле уеннарга бай Нардуган йоласының эчтәлеге күпчелек халыклар өчен уртак - анда йөзек белән күрәзәлек итү, фал ачу зур урын ала. Кайчандыр нардуган йоласы вакытында күмәк халык катнашкан булырга тиеш. Аулак өйләрдә аулак ашларның үтә муллыгы да магик ышанулардан, борынгыларның аларга практик мәгънә салып карауларыннан ��иләдер диясе килә. +Нәүрүз һәм нардуган йолаларының эчтәлеген хәтерләүчеләр әле хәзерге көндә дә бу төбәктәге авылларда очрыйлар. Мәсәлән, Благовар районы Каргалытамак авылында яшәүче Фатыйма Терегулова (82 яшьтә) безгә, әтисеннән ишетеп калган информацияләргә һәм кечкенәрәк чагында үзе күргәннәргә таянып, түбәндәгеләрне җиткерде: а) үзенең булачак иренең ниндилеген белергә теләгән кыз, ахирәтен ияртеп, төн уртасында абзарга керә һәм кулына эләккән сарыкны кочаклап алып чыга. Әгәр карт сарык эләксә - димәк, карт кешегә кияүгә, яшь сарык булса - яшь иргә кияүгә чыга; б) капка аркылы киез итек ыргытканнар, итек башы кая карап ятса - шул якка кияүгә чыга; в) Нардуган яки Нәүрүз - (яңа ел) иртәсендә коймак пешергәннәр һәм, беренче коймак белән, йөгереп урамга чыкканнар: кем беренче очраган, шуңа яки аның туганына кияүгә чыга; г) аркалары белән карга ятканнар, әгәр иртәгәсен арка эзе тигез ятса - ире тыныч, тукмамый, әгәр кар басылган һәм бозылган икән - ире җанҗалчы, тукмаячак һ.б. +Безнең бурыч мондый күрәзәлек түләр һәм юрауларны тикшерү түгел. Без аларга сүз уңаенда гына кагылып киттек. Кабат иҗатка һәм йолаларның үзләренә әйләнеп кайтыйк. +Югарыда без фал ачуга берничә җыр китереп үттек. Инде берничә нәүрүз әйтү дә китерик. Нигездә алар яңа ел белән котлау җырлары: +Тикшеренүләр күрсәтүенчә, нәүрүз календаре, ай-камәрия исәбе белән беррәттән, борынгы Болгар дәүләтендә дә кулланылган һәм яңа елны каршылауның төрле йолалары булган. "Нәү рүз бәетләре"нең кайберләрендә, мәсәлән, нәүрүз әйтүләрдәге алымнар, ягъни теләк теләүләр тулысынча чагылыш таба, йола үзе күренеп кала. Менә "Нәүрүз бәете"нең 1713 елда ук язмада теркәлеп калган бер варианты. Ул безнең фикерне тулысынча раслый булса кирәк: +Моны хәтта бәет, дип әйтүе дә кыен. Биредә "мөбәрәкбад" дигән сүз үзе дә "котлы булсын", дигәнне аңлата. Ягъни: яңа ел, нәүрүз бәйрәме котлы булсын. Инде янә Ык буена кайттыйк. Нәүрүз әйтүләр (самаклар дип тә йөртеләләр), шулай итеп, нардуган самаклары шикелле үк, йоланың үзен чагылдыралар. Менә янә бер мисал: +Кызыкайлар, дустыкайлар, +Җитте ич нәүрүз айлар, +Эшегезне ташлагыз, +Йон-йомарлам катмагыз, +Орчык тырылдатмагыз. +Кызлар, кызлар, тыңлагыз, +Нәүрүз җитте, уйнагыз, +Казы, күкәй, коймак, май +Әзерләек без давай, +Нәүрүз, нәүрүз! +Бусы яңа ел кичәсендә утырмага җыелган яшь кызларга карый. Кешесенә карап, нәүрүз әйтүләрнең тексты да үзгәрә: +Самаклар гел бер характерлы түгелләр. Сорау-җавап рәвешендә дә очрыйлар: +- Нәүрүз, Нәүрүз! +Кая киттең? +- Киттем урам буйлап, +Хуҗалардан аш-су юллап. +- Нәүрүз, Нәүрүз, +Моңарчы кайда идең? +- Ялан-кырда идем, +Инде сезгә килдем. +- Нәүрүз, Нәүрүз! +Ашыкма - китмә, +Менә капка - сиртмә, +Бу йортта хуҗа - +Мулла Йомагуҗа. +Илдә ул уңган, +Абыстае булган, +Атлары юрга, +Җефәк бавы кулда, +Ярлы юк монда, +Керәек шунда, - +Нәүрүз! +Язгы бәйрәмнәрнең берсе - Җимчәчәк тә йолага бай. Анда күмәк уеннар, әйлән-бәйләннәр дә башкарыла торган була. Җимчәчәк йоласы - исеме үк әйтеп тора - үсемлек культы белән бәйле булырга тиеш. Өстәвенә, ул язгы ташкыннар җиткән көннәрдә, беренче чәчәк-үсемлекләр (умырзая) кар астыннан күренә башлагач уздырыла, ягъни табигатьтәге үзгәрешләргә бәйле календарь йола булып тора. Ык буе районнарында очраган информаторлар бу бәйрәмнең атна-ун көн дәвам итүен һәм анда "Тары чәчтек", "Ак тирәк", "Шайкамыш", "Сайлаш" кебек уеннарның башкарылуын телгә алалар. Димәк, әле санап үткән күмәк уеннарның кайчандыр йолаларга бәйле рәвештә барлыкка килгәнлеген төсмерләргә мөмкин. Моңа тикшеренүчеләр дә игътибар итәләр. Тик аларны җырларының эчтәлегеннән чыгып, күбрәк борынгы туй йоласына бәйле туган күренеш, дип бәяләү урнашкан. Әмма бу - бәхәсле мәсьәлә. Беренчедән, үрдә саналган уеннар һәммәсе дә аграр-календарь йолалар вакытында башкарыла, исемнәре дә ("Сайлаш"тан башкасы) шуңа ишарә ясый. Икенчедән, вакытлар үткән саен, календарь йолаларга бәйле җырларның текстлары үзгәреш кичергәнен онытырга ярамый. Борынгы аграр-календарьга бәйле рәвештә барлыкка килгән тылсымлы (магик) сүзләрнең онытылып, йолачылыкларын югалта баруы исә - табигый хәл. +Шунысы характерлы, Ык буе татарларының җимчәчәк йола сын хәтерләткән йолалар башка халыкларда да күренә. Мәсәлән, чуваш һәм мари халыкларында язын, сулар боздан арчылганда, үсемлекләр тернәкләнеп, кабаттан баш калкытканда Җир- Ананы саклау ритуаллары үткәрелә - суга рухларына җим чә чәк корбан ителә. Су ияләренә (су атасы, су бабасы, су анасы һ.б.) татарлар - җимчәчәк (умырзая), марилар йемшенер бирә ләр. Бу йола бер атна, хәтта бер айгача дәвам иткән. Татарлар бу чорны аяу яки нәзек тә диләр. Ягъни буаз ҖирАнаны (борынгылар уенча) саклау кирәк. Бу календарь йола барыннан да элек шуның белән характерлана: әлеге чорда ҖирАнаны кыерсытырга, аны очлы әйберләр белән чокырга, рәнҗетергә беркемнең дә хакы юк. Бу катгый тыела. Мондый йола мариларда ая яки оя, удмурдларда инвозо, инвожо, вожодыр дип йөртелә. Мәгънәсе, әлеге дә баягы, аяуга яки "аяулы чор" дигәнгә кайтып кала. Билгеле инде, Җир-Анага тереклек керткән Су рухларының күңелен күрергә кирәк булган. Чувашларда һәм мариларда бу рухлар вуташ-водыш дип аталалар. Аяу йоласын хәтерләткән йолалар мордва, шулай ук Дагстан халыкларында да булган. +Ык буе регионында бу йоладан бары җимчәчәк уены гына торып калган. Йоланың үзен хәтерләүчеләр булса да, иҗат үрнәкләре сирәк табыла. Табигатьтәге уянуны котлауга корылган "Җимчәчәк" уеннары Ферганә үзәге таҗикларында һәм үзбәкләрендә "бойчечак", дип атала. "Бойчечәк" тә шул ук умырзая (подснежник) дигән мәгънәне бирә. Җимчәчәк җырларына һәм уеннарына гаилә темасы килеп кергән кебек, "Бойчечәк" йоласы гаиләгә ныклык, иминлек теләүгә күбрәк корыла, иҗатта шул ук тема чагылыш таба. Ләкин төп эчтәлеге - язгы Кояшны мактау, Җир-Ананы котлау - онытылмый. +Мондый уенлы-җырлы йолаларның аграр календарь белән бәйләнгән булуына ишарә ясаган күренешләрнең берсе итеп. янә дә сөрән йоласын күрсәтер идек. Башкортстанның Бакалы, Шаран, Ярмәкәй районнарындагы кайсыбер авылларда яшәүче олы буын кешеләре сөрән йоласының шул ук җимчәчәк бәйрәменә барып тоташуын әйтәләр һәм эчтәлеген шактый җентекле хәтерлиләр. +Бу информацияләргә караганда, аның эчтәлеге түбәндәгечә : +"Сөрән - язгы бәйрәм. Иртүк барлык өйләрдәге ут-учаклар сүндерелеп, авыл уртасына, я булмаса ындыр артына кәстүр ягалар иде. Калау, дип атыйлар. Шул калау-кәстүр аркылы һәркем сикереп чыгарга тиеш. Гөнаһлардан котылу өчен. Ага картлар калаудан артыш ботагына ут алып, өйләренә кайтып галаннарны төтәсләп, яңа учаклар кабыза иде. Шуннан һәркем шул утта хәленчә аш-су, сый әзерли. Яшьләр йорттан-йортка кереп, сыйланып йөри, каравыл кычкыра - сөрән сала". +Сөрән сугу җырларының текстларында да кызыклы гына үзенчәлекләр күзәтелә. Мәсәлән: +- Әби-бабай, аманмысыз? +Аш-тагамнар салганмысыз? +- Маяшлар әзер, туганнар, +Утырыгыз, оланнар. +Яки: +Алтын да гынай ишек, көмеш тупса, +Атлый да йөгереп без кердек +Әби дә бабай - илнең солтаннары, +Табыннарыгызны хуп күрдек. +Аслары да йомырка, өсләре - май, +Тәбәләре телен йотарлык. +Кибән-эскертләрегез ишәйсен, +Гомерегездә күрмәгез тарлык. +Информаторларның әйтүенә караганда, хуҗалар сыйламаган очракта сөрән сугучылар, өйнең учагын сүндереп, идән-сәкеләрен кубарып та чыгып китә торган булганнар. +Сөрән сугу җырларының эчтәлеген җентекләбрәк тикшергән очракта, ничектер, бер үзенчәлек күзгә ташлана: алар кайсыбердә турыдан-туры нәүрүз әйтү җыр-текстлары белән аваздашка әйләнәләр. Чагыштыру өчен, бер сөрән сугу җырын һәм нәүрүз әйтүне китереп үтик: +Сөрән сугу: Нәүрүз әйтү: +- Сөрән дә сөрән дисез, - Нәүрүз, нәүрүз! +Кайда киттегез? Кая киттең? +- Киттек басу буйлап, - Киттем авыл буйлап, +Хуҗалардай аш-су дулап. Он, йомырка, маен юллап. +- Сөрән дә сөрән, дидегез, Нәүрүз, нәүрүз! +-Моңача кайда йөрдегез? - Моңача кайда идең? +- Өйдән-өйгә йөрдек - Ялан-кырда кундым, +Инде сезгә килдек. Инде сезгә юлдым. +Бу бары очраклы охшашлыкмы, әллә чынлап та типик күренешме? Безнеңчә, монда логик бәйләнеш бар. Һәр икесендә дә чакыру - каравыл кычкыру катнаша. Сөрән бәйрәмендә - язны көтү (югарыда җимчәчәк йоласының яз яңа гына көч ала башлаган вакытка караганлыгын әйтеп киткән идек); нәүрүздә дә кояшның кышны җиңеп, язга борылуын котлау ята. Һәр икесендә дә бүләк, аш-су таләп ителә. Гадәттә, һәр ике йола вакытында да традицион текстлар кереш өлештән - мактаудан, бүләк сорау дан һәм, бүләк биргән очракта, изге теләкләр әйтүдән, бүләк бирмәгәндә янаулардан тора. Хәтта йолаларында да уртак яклар бар: нәүрүз әйтүчеләр дә сөрән сугучылар да йорт-җирне туздырып, идән-сәкеләрне куптарып та чыгып китә алалар. +Әмма аермалар ��а юк түгел. Мәсәлән, шул ук информаторлар әйтүенчә, кайбер очракта җимчәчәк йоласы вакытында катнашучылар су дулкынына охшаган хәрәкәтләр ясыйлар. Бу, күрәсең, сүз һәм тән хәрәкәтләре аша табигатьне (әлеге очракта су һәм кояшны) үзләренә хезмәт иттерергә теләүне аңлатадыр, мәҗүсилек дәвереннән калган йолаларның бер чаткысыдыр. +Болар өстенә, кышкы-язгы күренешләргә бәйле туган тагын бер кызыклы йолага игътибар итми үтү мөмкин түгел. Ул - кышны озату, язны каршылау йоласы. Моның кайбер чаткылары Ык буе регионында чагылып кала. Мәсәлән, кайбер авылларда элегрәк боз кузгалган көндә яр буенда зур салам карачкы эшләгәннәр һәм шуның әйләнәсендә атна буена һәркөн кич уеннар оештыра торган булганнар. Боз китеп беткән көнне бу карачкыга ут төртеп таратып-сипкәләп яки соңгы бозга утыртып агызып җибәргәннәр. Шул рәвешчә, янәсе, кыш - суык озатылган. +Бу бик кызык һәм күп халыкларда очрый торган йола. Билгеле булуынча, рус халкының масленница бәйрәмендә дә салам карачкылар эшләнә, ләкин русларда ул, ялан-кырга чыгарылып, яндырып таратыла. Һәрхәлдә бу хәрәкәтләрнең нигезендә бер үк мәгънә ятса кирәк. Саламда, шулай ук агачларда үсемлек ләр нең куәтле көче яшерелгән, кешеләр менә шул көчне ялан- кырга, агым суга бирергә, үзләренә файда иттерергә теләгәннәр. +Тагын шунысы игътибарга лаеклы: аграр-календарь йолаларда бәхетле, матур гаилә турында хыялланулар гаҗәп киң урын ала. Мондый хәл шулай ул башка халыкларның йола традицияләренә дә хас күренеш. Бигрәк тә йола уеннарында, әйлән-бәйләннәрдә ике тема: хуҗалык эшләрендә уңышка ирешү темасы белән бәхетле кавышу темасы үрелеп килә. +Табигать белән кеше арасындагы каршылыкны аңлау тойгысы борынгы йолаларга бәйле туган уеннарга, әйлән-б әйләннәргә драматик төс һәм юнәлеш биргән кебек. Мисалга тары чәчү уенындагы җырларны алырга мөмкин. Алар җимчәчәк һәм сөрән кебек язгы йола бәйрәмнәрендә башкарыла, тәртибе б олай: +Уйнаучылар икегә бүленә һәм бер-берсенә каршы тезелеп баса. Шуннан алмашлап, әле берсе, әле икенчесе, сафы белән кузгалып, җырның берәр юлын әйтеп, берчә якынаялар, берчә чигенәләр. +Беренче төркем: +- Кыр чүпләрен яндырдык, яндырдык, - ди дә артка чигә. +Икенче төркем эләктереп ала: +- Без дә, без дә яндырдык, яндырдык. +Икенче төркемнең дә эш белән берчә кызыксынганлыгы аңлашыла. Ләкин бу - уенның башы гына әле. Уенны беренче саф дәвам итә: +- Тарылар да чәчтек без, чәчтек без. +Икенче саф беренчесе чигенүгә алга үтә һәм чәчүлекне таптап чыгу белән яный. +Беренче төркем моңа каршы: "Атларыгызны йөгәнләп тотарбыз", - дип җавап кайтара. "Сатулашу" китә. Ахырда, дошманлыкны бетерү өчен, якларның берсе "чибәр, сылу кыз" бирә. Чәчүлекне, шул рәвешчә, икенче як саклап кала, иминлек тәэмин ителә. +Күрәсез, бу җырда ике мотив чагыла: аграр-магик һәм никах-гаилә темалары үзара үрелеп килә. Шунысы бәхәссез тоела: уен һәм йола җыры, хуҗалыкка зыян китерүче көчләрне каты каршылыклар аша җиңеп чыгып, хезмәттә уңышка ирешүгә омтылышны белдерә. Усал көчләрдән сүзләр ярдәмендә котылуга ышану күренә, йола җырларын магик көчкә ия итеп карау сизелә. Җыр һәм аны озатучы уен-хәрәкәтләр явызлыкны җиңүгә хезмәт итә. Конфликтның "явыз көчләргә" бүләк бирү, аларның "күңелен күрү" аркылы чишелүендә дә шул аңлашыла. Өстәвенә, без язып алган вариантта бер-берсенә иминлек теләнә. +Ләкин, кызганычка каршы, безнең әйлән-бәйлән уеннарының игенчелеккә бәйле барлыкка килгән катламы бөтенләй ди яр лек өйрәнелгәне юк. Рус, украин, белорус һәм башка халыкларда әйлән-бәйлән уеннарын йола поэзиясенә бәйләп тикшерү исә байтактан килә . Татар халкының әйлән-бәйлән уеннары, иң популяр уеннардан саналса да, торган саен үзенең йола билгеләрен югалта бара, дип әйтергә кирәк. +* * * +Язгы-җәйге мизгелдә килгән уенлы-җырлы йолалардан карга туе бик характерлы. Башкортстанның татарлар һәм башкортлар яшәгән күп кенә авылларында карга туе әле дә үткәрелә. Аучылык, балыкчылык йолалары онытылып бетеп бара, әмма карга туе (Ык буе типтәрләре карга боткасы, дип атый) йолачылык элементларын күпләп саклавы белән аерылып тора. +Карга туе, гадәттә, җирләр ачыла төшкәч, каргалар килгәч үткәрелә. Язгы бәйрәмнәрнең барысында булган кебек, бу көнне яшүсмерләр он, ярма, май, йомырка һ.б. шундый азыклар җыя. Бала-чага йомыркаларны төрле төскә буяп, тәгәрәтеп уйный. Карга туеның эчтәлеген түбәндәге мисаллар да ачык сөйли: +Карга әйтә: карр, карр, +Туем җитте - барр, бар. +Ярма, күкәй алып бар, +Сөт-маеңны тагын ал, +Әпәй, итең салып барр! +Барр, барр, барр! +Яки: +Ык буе районнарында, мәсәлән, Ярмәкәй районы Иске Турай авылында, әле 1930 елларга кадәр карга боткасы өчен аш-суларны ат менеп җыеп йөргәннәр. Җайдак егетләр һәр капка төбендә туктап, шулай кычкырыр булганнар: +Казылык! Ярма! Сөт! Күкәй! +Ит тә бир әле, түтәй! +Шулай җырлап, авылны урап үткәннән соң, карга булып каркылдап, тавык булып кыткылдап, киенеп-ясанып, табигатьнең иң күркәм җиренә - калку чишмә буена юнәләләр. Зур-зур казаннарда аш, ботка пешә, йомыркалар буяла. Аш-суга оста карчыклар карга боткасын өлгерткәнче, төрле уеннар оештырыла, җыр өзелми. Ботка пешеп өлгергәч, иң башта ботканы барчасы бергә, учлап, җиргә сибәләр, чишмә суына корбан итәләр (җир тук булсын, су иясе тотмасын, яңгыр бирсен). Туй караңгы кичкәчә дәвам итә. +Күренүенчә, карга туе нигездә халыкның борынгы ышануларын чагылдыра. Йомырка тәгәрәтеп уйнау, карга, тавык булып кылану, ботканы җир-суга сибү - болар барысы да алдагы уңышның мул булуын теләүгә кайтып кала. Кайбер очракта Җир-Анага табыну, усал көчләрнең сүз-җыр ярдәмендә "күңелен күрергә" тырышу омтылышлары да яңгырап кала. +Әйтүләренә караганда, югарыда тасвирланган карга туе әле егерменче, хәтта утызынчы елларда да үткәрелә торган булган. Хәзер инде ул нигездә бала-чаганың кошлар каршылау көне рәвешендә, апрель азакларында уздырыла, магик юнәлешен, йола элементларын югалткан, диярлек. +Шушы уңайдан яз йолаларының барысына да хас булган теманың - семья-никах темасының карга туе уеннарына да үтеп керүен билгеләп китәргә кирәк. Ык буеның мишәрләр (Бәләбәй) һәм керәшеннәр (Бакалы) яшәгән төбәкләрендә карга туе вакытында, асылда, әйлән-бәйлән уеннары ("Шайкамыш", "Кабыргалы-камчылы", "Ахшару" һ.б.) уйнала, егет-кыз әйтеш ләре яңгырый. +Бу уеннар арасында төгәллеге, мотивлар ачыклыгы ягыннан бигрәк тә "Ахшару" уены игътибарны җәлеп итә. Борынгы игенчелек һәм семья йолаларына бәйле булуын аның сүзләре үк әйтеп тора. Этнографлар һәм фольклорчылар да бу әйләнбәйлән уенының йола поэзиясенә һәм ерак гасырлардагы календарь-аграр хуҗалык эшләренә бәйле барлыкка килүен күрсәтәләр. Аның язгы йола бәйрәмнәрендә уйналуы, шуңа күрә, гаҗәп түгел. Ахшару игенчелеккә барып тоташа, ләкин төп темаларның берсе никах бәйләнешләре булып тора. +Уен тәртибе түбәндәгечә. Түгәрәк уртасында калган берәү җыр башлый: +Кисәк-кисәк болыт килә, +Ялан-ялан арыш килә. +Уенда катнашучылар, болыт килү хәрәкәтләрен ясап, җырга кушыла: +Шулчак уртадагы кеше түгәрәктән кемне дә булса (егет булса - кызны, кыз булса - егетне) тартып чыгара, башкалар күмәкләп җырны тәмамлап куя: +Бадыян, бадыян, +Тфү, ләгънәт! +Уен яңадан дәвам итә. +Билгеле, мондый әйлән-бәйлән уеннарындагы тән-кул хәрәкәтләре борынгыларның табигать күренешләрен, әйләнәтирәне күзәтү, шуларның серенә төшенергә тырышуларын чагылдыра. Күренүенчә, хуҗалык эшләренә бәйле йола уены жырлары туй тематикасын да үзләштерә. Ислам яки христиан дин әһелләренең менә шул хәл, беренче чиратта, саруларын кайната да инде. Чөнки алар мәҗүсилектән калган йолаларның халык тарафыннан саклануын, шуларны дәвам иттерүен яхшы аңлый. Дин исә мондый күңел ачуларга аеруча рәхимсез кылана. +Безгә, тикшеренүчеләр кулына, килеп җиткән язгы йола бәйрәмнәре җырлары, әлбәттә, борынгы текстлардан нык аерыладыр. Шулай да "Тары чәчтек", "Ахшару" һ.б. шундый җырларда борынгы ыру-кабилә мөнәсәбәтләре дә чагылмый түгел. Мәсәлән, аларда кыз алу, кыз даулау (кыз урлау) юлы белән килешүгә өлгәшүләр турында сүз бара. Борынгы язмаларда (Болгар-Казан чорларында), шулай ук халык иҗатында да кыз урлаулар еш телгә алына. Димәк, тормышта булган борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларны әйлән-бәйлән уеннары, ничектер, яңадан күз алдына бастыра. Моннан тыш борынгы татар туйларының калым биреп алуга корылган булуы билгеле. Бу күренеш халык иҗатында да чагыла. Мәсәлән, Нәкый Исәнбәт "Тары чәчкән" җырында шундый юллар китерә: +- Кирәк түгел, мең тәңкә, мең тәңкә. +- Сезгә алайса ни кирәк, ни кирәк? +- Зифа буйлы кыз кирәк, кыз кирәк. +Уен бер якның кызы икенче якка күчү белән тәмамлана. Җырда болай диелә: +- Безнең яклар кимеде, кимеде. +- Безнең яклар күбәйде, күбәйде. +"Як" - элек-электән бергәләп эшләргә тиеш кешеләрнең телә сә нинди берләшмәсен белдерә. Халыкта "безнең як", "дошман як", дип сөйләү әле дә бар. +Җырда исә "кияү ягы" (кияү егетләре, кияүне озатучылар һ.б.), "кыз ягы" (кыз туганнары, кыз кардәш-ырулары һ.б.) күздә тотыла. Кыскасы, бу җыр борынгы күмәк никахның эзләрен дә үзендә сакламыймы икән әле? +Соңыннан, билгеле, кызны сатып алу (калымга бирү) кебек яңалыклар җырга өстәлгән булырга мөмкин. Әмма ничек кенә булмасын, борынгы өйләнешү, кыз бирешүнең кыргый калдыклары безнең көннәргә килеп җиткән йолага бәйле әйлән-бәйлән, түгәрәкле уен һәм җырларының үзәген тәшкил итми. Соңгы тикшеренүчеләр моңа аеруча басым ясыйлар. Ягъни, безнең халыкның тормышы тарихи чагыла башлаганнан бирле, яңа гаилә, нигездә, дусларча килешү (семья башлыкларының үзара сөйләшеп килешүе) ярдәмендә корыла. Бу хакта язма әдәбиятта да, халык иҗатында да дәлилләр җитәрлек. Тик тормыш, йола уеннарында һәм җырларында тасвирланганча, һәрчак якты, күтәренке рухлы булмый. Димәк, мондый әйлән-б әйлән кебек уеннарда, йола җырларында ата-бабаларның теләге, өмете, хыялы, шуңа йола һәм сүз ярдәмендә ирешеп була, дип ышануы күренә булып чыга. +Ырым-сихер, магия көченә ышану бетә барган саен, җыр ларның эчтәлеге дә үзгәрә: язмыштан зарлану, үз сөйгәнең белән кавыша алмауга үкенү, сыкрану мотивлары килеп керә, йолачылык элементлары югала бара, алар яңа рух, заман җиле белән сугарыла. Дөрес, бездә борынгы йолачылыкны саклаган әйлән-бәйлән кебек башка күмәк уеннар янә дә барлар: "Хан капкасы" ("Ак тирәк, күк тирәк"), "Кап та коп" ("Без-без-без идек"), "Кызлар сырасы" һ.б. Алар турында соңыннан сүз б улыр. +* * * +Хәзер инде ел фасылларына караган иң олы милли йола - "Сабантуй"га тукталыйк. Революциягә кадәр, гадәттә, сабантуйлар (чувашларда - "акатуй", мариларда - "агапайрам", удмуртларда - "акайашка, геры поттон") язгы сабанга төшәр алдыннан, иске стиль белән апрельнең уннарында үткәрелә торган була. Төньяк Кавказ халыкларында сабантуйга охшаш йолалар булуы хакында аерым мәгълүматлар бар. +Башкортстанның Ык буе районнарында, атап әйткәндә, Шаран төбәгендә, сабантуйны икенче төрле "Сука бәйрәме", "Сука җыены" дип, әле XX йөзнең егерменче елларына кадәр йөртәләр һәм җирләрне беренче кат сөреп чыкканнан соң үткәрәләр. Һәрхәлдә, сабантуй - шул ук язгы кыр эшләренә бәйле йола бәйрәме. Гомумән, татарларда сабанга бәйле йолаларның эзләре әле дә күп саклана. Этнографлар еш кына сабантуйны сабан бәйрәме, дип аңлаталар һәм "праздник плуга" дип, тәрҗемә итәләр. Монда чынлап та ике сүз бар: сабан (плуг) + туй (свадьба, торжество). Тик болай турыдан-туры тәрҗемә итү генә бу йоланың асылын биреп җиткерми, булса кирәк. Сабан монда сыйфат мәгънәсендә кулланыла (яровой мәгънәсендә килә). Әйтик, сабан ашлыгы, сабан суы, сабан басуы һ.б. Ягъни, төп мәгънәсе "язгы чәчү бәйрәме" дигәнне аңлата. Моның өстенә, Сабантуй үзе үк бик күп язгы эшләрне имитацияли, икенче төрле әйткәндә, революциягә кадәр ул язгы чәчүгә төшәр алдыннан генераль репетиция ролен үти. Димәк, бу, чын-чыннан, ел фасылларына бәйле хезмәт йоласы саналырга хаклы. Заманында Каюм Насыйри татар игенчесенең иртә кыштан алып уңыш җыеп алганчыга кадәр, булачак уңыш турында олы хәстәрлек белән яшәвен хәбәр итә. Шуңа ярашлы рәвештә, табигать күренешләренә карап, елның ничек булыры турында уйлана, күпьеллык күзәтүләрдән чыгып юрый, сынап карый. Моңа борынгы мәҗүсилек заманнарыннан калган ырымнар, ышанулар өстәлә. Карның калынлыгы яки юкалыгы, кышның суыклыгы яки җылылыгы һ.б. - һәммәсе юрала башлый. Безнең көннәргә шул аркада килеп җиткән бик күп сынамышлар, юраулар, мәкальләр-әйтемнәр, тәгъбирләр халык телендә саклана. Сабантуй үзе дә шундый ышануларга бай була. Хәзер, милли бәйрәм буларак, ул үзенең күп кенә борынгы элементларын югалтып бара һәм язгы чәчүләр тәмамлангач, хезмәт, шатлык, бәхет туе рәвешендә уздырыла. +Сабантуй ике моментны үз эченә ала (сүз революциягә кадәргесе турында бара): 1. Хәзерлек чоры; 2. Бәйрәм. +Хәзерлек бер-ике атна алдан башлана. Хәзерлек чорының эчтәлеге хакында, мәсәлән, шушындый мәгълүматлар ките рергә була: +"Сабантуйга әзерлек - зур, җаваплы эш. Иң элек авыл әйләнәсен уратып сабан белән (тимер сука да ярый, бабайлар әйтә торган иде, тимердә куәт, җегәр ята, чир-коры, үләт, явыз көчләр шуннан өркә, дип) сызып чыгалар. Сызучылар - кияүгә чыкмаган кызлар. Ирләрнең дә, өлкән хатын-кызларның да бу эшкә катнашырга хакы юк. Кызлар яланбаш, бәйрәм киемнәрендә була, яңа яулыклары белән билләрен буалар, чәчләрен тузгыталар, сабанга күмәкләп җигеләләр, кулларында - чыбыркы яки камчы. Алларыннан бер карчык чәчләрен тузгытып, пумалага атланып бара. Икенче карчык сабан башына тотынып, дилбегә тагып (кызларның иңсәләреннән, култык асларыннан үткәрелгән була), камчы белән куалап бара. Кыйнарга да тиешле. Кояш чыгыштан башлап, кояш батышка табан зур круг ясыйлар. Бу вакытта авылга берәү дә керә алмый, чыгарга да тиеш түгел. Бик хәтәр бетүе мөмкин. Якын килергә дә ярамый: үтергәнче тукмыйлар. Менә шулай сабан сызыла. Инде хәзер бәйрәм бүләкләре җыя башларга мөмкин. Чөнки авылда чир-чураман, явыз ияләр калмады, үтеп тә керә алмый. Калганы хәзергәчә оештырыла инде. Ә мин сөйләп күрсәткәне революциягә кадәр генә була иде". +Монда хәзерлекнең башка этапларына күчкәнче берничә моментны ачыклап үтәсе килә. Беренчедән, югарыда китерелгән Сабан сызу йоласы фольклорчыларга таныш. К. Насыйри үзенең "Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары" дигән мәкаләсендә "ваба" яки "үләт чире" булган очракта шуңа охшаш ырым-ышануларның үткәрелүе турында яза һәм аның, нигездә, малларны саклау өчен кулланылганлыгын әйтә. Күрәсең, бу йоланың роле моның белән генә чикләнми. Игътибар итегез: кояш чыгыштан башлап кояш батышына та��ан түгәрәкләп сабан сызыгы сызыла. Авыл әйләни үтелә. Димәк, борынгы халык һәрнәрсәгә тереклек бирүче язгы кояшның хәрәкәтен кабат лый. Кояшка табыну йоласы исә - күпчелек халыклар өчен хас йолаларның берсе. Идел-Кама болгарларында әле иген икмәгән вакытларда ук, малчылык, аучылык белән шөгыльләнгән вакытларда ук, кояшка табыну йоласы булганлыгы билгеле. Археологик материаллардан күренүенчә, болгарлар савыт-с абаларга кояш сурәтләре төшергәннәр, кояш хөрмәтенә ак мал (акбуз, ат, ак елкы, куй һ.б.) корбан иткәннәр. Халык тәгъбирләре дә шуңа ишарә ясыйлар. Мәсәлән, ант иткәндә, вәгъ дәләшкәндә әле дә "Кояштыр менә, сүзем хак, яки сүземдә торырмын", диләр. Бу - шул борынгыларның кояшка табынуыннан калган ерак чаткыларның берсе. Ягъни кешеләр кояш хәрәкәтенә табына, магик мәгънә сала. Сабан сызу йоласында әнә шул борынгы мәҗүсилек эзләре ярылып ята. +Сабантуйга әзерлек инде шушы йоладан ныклап башлана. Беренче чиратта бирнә җыючылар (аксакал үткер телле картлардан баш бирнәче сайлана) сабан сызучыларны алмаштыра. Йорттан-йортка кереп, сөлге, тастымал, кулъяулык, кәләпүш, такыя күлмәк, яулык, акча, перчатка, бияләй, бәрән, сарык, йомырка һәм башка шундый сабантуй бүләкләре җыю башлана. Йомырканы, нигездә, бала-чага җыя. Бүләк әйберләрен исә аксакал карт көчле егетләрнең берсенә тапшыра. Озын колгадагы боҗра формасында беркетмәгә ул аларны бәйләп, күтәреп йөри. Колга йөртүчене "сөлгече егет", дип атыйлар. +Сүз уңаенда кечкенә генә аңлатма биреп китик. Борынгы магиячелекнең эзе колгага боҗра беркетелүдә дә күренә. Монда әлеге шул язгы кояшка табынуның чагылышын күрү авыр түгел. Рус халкының популяр бәйрәме - масленницада да шундыйрак хәл күзәтелә. Йомыркалар исә - ашлыкның мул үсүенә ярдәм итүче, туклык символы. Бу хакта югарыда бер тапкыр әйтелгән иде инде. +Бирнәчеләр бүләк җыйган көннәрдә атларны, юртакларны чабышка әзерләү кыза төшә. Махсус үсмер малайларга атлар беркетелә. Сабантуйга бер-ике көн кала, атларны сынап, чамалап карау билгеләнә. Аны "ат тоягы кыздыру", дип тә йөртәләр. Монда кечкенә чигенеш ясап, шуны әйтәсе килә: төрки халыкларында ат элек-электән илаһи көчкә ия мал сыйфатында кабул ителгән һәм хәтта күп очракта табыну объектына әйләнгән. Крестьян тормышында атның хәлиткеч урын тотып килүе шулай ук бәхәссез. Шуңакүрә ат чабышларының сабантуйда үзәк моментларның берсе булуы һич тә гаҗәп түгел. Моңа XIX йөз урталарында ук этнографлар игътибар итәләр. +Сабантуй алдыннан аш-суларның искиткеч мул әзерләнүе дә язылмаган законга нигезләнә - йоласы шундый, ди, хәзерге халык, борынгылар белми эшләмәгәннәрдер, янәсе. Асылда бу да шул киләчәк уңышның муллыгын теләүдән, шуңа табынудан килеп чыккан булырга тиеш. Язгы бәйрәмнәрдә күңел ачулар, чамадан тыш сый-хөрмәтләнүләр башка халыкларда да (Көнбатыш Европа карнавалларын алыгыз) киң таралган: болар барсы да табигатькә бәрәкәтле йогынты ясарга теләүдән киләдер дип уйларга кирәк. +Сабантуй көне чын мәгънәсе белән олы тантанага әйләнә. Ул авылдан ерак түгел урман авызында яисә, хәтфә болыннарда, чишмәле тугайларда үткәрелә. Кайбер төбәкләрдә ислам кысынкылыгы аркасында хатын-кызлар сабантуйның барышын тау башыннан яки урман эченнән, читтәнрәк карап күзәтергә мәҗбүр булганнар. Сабантуй мәйданы сабан белән сызылып, әйләндереп чыгарылуы турында да өстәмә мәгълуматлар бар. Усал көчләрдән саклану, тимергә табыну йоласы, күрәсез, бу очракта да чагылып кала. +Сабантуйда язгы йола уен җырларының үрдә саналган барлык төрләре яңгыраган дип әйтеп була. Болар өстенә йөгерү (үзе бик күп төрле), көрәш, ат чабыштыру, сикерү, капчык сугыштыру, чүлмәк вату, өчаяк узышы, атаман (узаман) куыш һәм башка дистәләгән милли уеннар, ярышлар башкарыла. Бала-чагалар буяулы күкәйләр сугыштыра, аерым-аерым җитезлектә ярыша, такмак-такмаза әйтешә, биек, шома колга башындагы бүләк өчен алыша (монысына зурлар да теләп катнаша) һ.б. +Орлык тишелүгә, йомырка борынлауга борынгыларның тылсымлы (магияле) бер эш итеп каравы, сабантуй артыннан ук чәчүгә төшкәндә, тубалдан беренче ун орлыкны йомырка белән бергә сибүләрендә дә күренә. Моннан тыш сабантуйларда балаларга буяулы күкәйләр пешереп өләшүләр - орлык һәм башкаларның йомырка шикелле эре булып үсүен һәм бу орлыкның соңыннан йомыркалар булып, кош-корт, терлек булып әверелүен теләүне аңлаталар. +Сабантуй тантанасы хезмәт - чәчү белән алышына, сабан суы белән төгәлләнә. Сабаннан кайтучыларны чәчү беткән көнне басу капкасы янында көтеп торганнар һәм су белән коендырып үткәргәннәр. Бу - борынгыларның уңыш теләү йоласы - суга табыну, анда магик көч бар, дип ышануы. Беренче буразна ярганда йомыркалар сибү, сабан суы чәчү бүген дә аерым урыннарда саклана. +Сабантуйлардагы ат чабышлары, көрәш, әйлән-бәйлән уеннары, йөгерүләр - барысы да җир эшкәртү, урманчылык эшләренә бәйле. Шундый ук хәл тау башкортларында, казахларда да күзәтелә. Мари һәм удмуртларда ("ага парем" һәм "гырны потон" йолаларында), мәсәлән, ат чабыштырулар бөтенләй юк, алар атта утырып йөрү белән чикләнә. Удмуртлар бу көнне мал суя, үлгәннәрне искә алу йоласы үткәрелә, каберлекләргә ашамлыклар, әйберләр китерә. Әйткәндәй, иген уңышын бирүне, терлекләр артуын теләп, үлгәннәрдән ризалык сорап табыну Бакалы районының керәшен татарларында да сабантуй көнне үткәрелә. Бу көнне алар коймак, тәбикмәкләр пешереп, үлгәннәр рухын (газизләр яки әрвахларны) ризалатырга тырышалар. Искә алу мәҗлесеннән сон, сый-хөрмәтне кабердә калдыралар. Үлгәннәр рухына табыну, аларны искә алу йолалары кайчандыр мәҗүсилек диненең календарь йолалары булуы бәхәссез. Буразнага йомырка чәчү йоласы, шулай ук, төрле халыкта төрлечә үткәрелә. Мәсәлән, удмуртларда берничә буразна сөргәннән соң гына йомырка сибү күрене��е урын алган; шуннан соң чәчү башлана; чәчү тәмамлангач, кырда мәҗлес, ашау-эчү оештырыла, яшьләр атларда йөриләр. XIX йөздә мариларда да бу йола шулай үткәрелә, тик алар чәчү беткәннән соң шәм яндыралар, учак ягалар (утка табыну йоласының чагылышы), Тәңрегә (соңыннан - аллага) табыналар, ашап-эчәләр. Керәшен татарларында (Бакалы, Шаран) мондый мәҗлес шиллык дип атала. +Шиллык (гомумтатар телендә - шыйлык, чувашларда - шалъак, мариларда - шилык, башкортларда - шилек, ширзек), дөресрәге, җәйге табынуга карый. Үрдә әйткән ритуаллар үзләре үк шуны күрсәтеп тора. Боларның барысының да, әлбәттә, борынгы мәҗүсилек йолалары икәнен күрү кыен түгел. Вакыт безгә чәчүгә бәйләнешле сабантуй, сабан суы, шиллык һәм үлгәннәргә табыну кебек календарь йолаларның җырларын китереп җиткермәгән. Әмма аларның булуы хакында сөйләүче фольклор материалы - такмак-такмазалар, сынамышлар аз түгел. Мәсәлән, балалар арасында хәзер дә актив әйтелеп йөргән "Бер-бермәк" такмаклары борынгы бабаларыбызның табигатьтәге һәрбер орлыкның ничек итеп шытып тишелеп чыгуына, ни рәвешле тармакланып китүенә һәм ничек итеп бер формадан икенче формага күчүенә тылсымлы, могҗизалы (магияле) көч итеп караганлыкларын күзәтү ягыннан игътибарга лаеклылар. Күренекле язучы һәм фольклорчы Н. Исәнбәт бу хакта менә нәрсә дип яза: "Орлык шытып чыгып, бермә-бергә үрчеп үсеп, икмәк (бер, бер-бермәк, ике, ике-икмәк) була, тере организмда ул "җиде-җитмәк, сигез-сикермәк" булып (җиде айда җитеп, сигез айда сикереп), тугыз, тугыз-тукмак, ягъни тугыз айда бала була, яки бер анадан тугыз бала булып үрчи. Орлыкта тугызлата, унлата... үрчи. Бу әверелешләр эттә - көчек; казда, тавыкта йомырка аша килүләре әйтелә. Шуннан "ул камчыны җиргә суктым, җир миңа чирәм бирде", яки, кайбер башка төрдәшләрендә әйтелгәнчә, "ул камчыны тауга суктым, тау миңа тары бирде; ул тарыны тавыкка ашаттым, тавык миңа күкәй бирде", диюләрендә, "камчы белән җиргә сугу" дип, яшенле яңгыр артыннан орлык тишелүгә аллегория ясала. (Арыш җиткәндә, төнлә тавыш-тынсыз яшен-аҗаган уйнауны "арыш камчысы", дип тә йөртәләр). Яшен уйнау-шартлау, аның артыннан "шартлап" тары тишелү, аның артыннан ул тарының тавык йомыркасы булып әверелгәч, мичтә тагын "шартлап" авыл кызының туй җитүләре..." +Күрәсез, бүгенге көндә балалар такмазасы булып йөргән бу төр иҗат турыдан-туры игенчелеккә нигезләнгән язгы йолаларга, атап әйткәндә, чәчүгә барып тоташа. Сынамышлар, мәкаль-әйтемнәр, такмак-теләкләр дә шуны чагылдыралар. +Чәчү тәмамланып, игеннәр шытып чыгуга (тамыр җибәрүгә), Җир-анага борынгыларның бүләк китерү, сүз-теләкләр белән мөрәҗәгать итү йолалары да еш кына очрый. "Җир-ана", дип әйтүдән үк, җиргә табыну, аңа магик көчле, дип ышанып карау чагылышын сизеп була. Әле дә халык телендә очрый торган "җир упсын", "җир йотсын" кебек тәгъбирләр шул мәҗүсилек заманнарыннан килеп җиткән булырга тиеш. Ык буе районнарында җиргә (игеннәр тамырлангач) теләк әйтү, ялваруга бәйле туган фольклор материалын хәзерге көндә дә очратырга мөмкин. Мәсәлән: +Җир атасы - җирән сакал, +Җир анасы асыл бикә! +Түбәсенә туклыгын бир, +Тамырына ныклыгын бир, +Ил өстенә муллыгын бир, +Ил эчендә безгә дә бир! +Башлыйк теләкне, +Күтәрик беләкне, - дип җиргә баш оралар, "кояш, шаһит бул!" дип, кулларын күтәреп кояшка эндәшәләр. Бу очракта да җиргә, кояшка җанлы ия-тәңре итеп карау чорыннан калган борынгы ышануларның чагылышын күрергә мөмкин. +Халыкның күзәтүе буенча, хәтта агачларның ни рәвешле яфрак яруы, чәчәк атуы һәм башка шундый табигатьнең тышкы күренешләре дә юрамышлар, сынамышлар булып йөри, хуҗалык эшләренең уңуын-уңмавын, көннең ничек килерен алдан әйтүгә хезмәт итә. Мәсәлән: +Шомырт очтан башлап чәчәк атса - иртә чәчкән бодай уңар; шомырт төбеннән чәчәк атса - соңгы бодай уңар; +Кошлар түбән очса - явым булыр; +Кичтән кошлар кычкырыша - иртәгәсен яңгыр тырыша һ.б. +Мондый ышанулар, юраулар һәм сынаулар шактый күп. +Биредә, күрәсең, дөньядагы бар халыкларда да диярлек очрый торган табыну иҗатының аерым бер төренә - Ык буе регионында популяр булган җар салуларга тукталып китәргә кирәктер. +Җар салулар аеруча кыш язга борылган вакытта нык яңгыраш алалар. Җар салуларның иң яңгыраган айлары - март, апрель, май. Бу айларда борынгылар, аеруча бала-чага һәм яшьләр биегрәк урыннардан - йорт, кура башларыннан, тау-түбә өсләреннән торып, Кояшны чакырганнар; сүзләр ярдәмендә тизрәк кышны озатырга тырышканнар; камырдан пешерелгән кошлар "очырганнар" (очлы таякларга, колга башларына кадап йөгергәннәр). Бу кошларның очып йөрүләрен күргәннән соң, янәсе дә, борынгылар уенча, Кояшны тоткарлап, кышны саклап торучы кара көчләр курка, өркеп кача. Җар салулар үзләре дә бик чобар. Арада бүгенге көндә дә балалар репертуарында шактый еш яңгыраганнары бар: +Кайсыбердә җар салуларда корбан терлекләре турыдан-туры вәгъдә ителә: +Асыл кояш, болай кил, +Эт кояшы, тегеләй кит, +Майлы кашык бирермен, +Кызыл үгез суярмын, +Итен сиңа куярмын, +Майлы таба бирермен, +Кояш чык, чык, чык, чык! +Жар салулар ярдәмгә кошларны да алалар. Мәсәлән, Башкортстанның Миякә районы Сатый авылында Гани бабай Абдуллиннан (1881 елгы) язып алынган җар салуларның берсендә болай диелә: +Асыл кояш, кил бире, +Кил бире, китмә кире! +Кошлар да көтә сине: +Тавыклар да кыткылдый, +Чыпчыклар да чыркылдый, +Ак үрдәкләр бакылдый, +Ата казлар каңгылдый, +Каргалар да каркылдый. +Уйнап йөри кызылтүш, +Юлга чыккан сыерчык, +Бар да җара:2 Кояш чык! +Кызыл үгез суярбыз, +Кызыл әтәч куярбыз. +Асыл кояш, җәһәт кил, +Яшел җәйне тизләп кил! +Борынгыларның ышануынча, чалт аязда туган кояш муллык, уңышлы ел вәгъдә иткән. Мондый ышану һәм кояшка табыну күпчелек халыклар өчен уртак булып тора. Табыну сүзләре һәрвакытта да боеру, үтенү, ялвару, теләк формасында килә һәм әлеге иҗат өчен характерлы үзенчәлекләрнең берсе булып тора. Бу хәл җәйге йола бәйрәмнәрендәге уен-җырларда да сизелә. +* * * +Сабан ае (май) төгәлләнүгә, халык әдәбияты буенча җәй (июнь), челлә (июль) айлары башлана. Язгы кыр эшләре үләннәрнең, чәчәкләрнең - кыскасы, яшеллекнең иң нык ярсыган, җанланган, тернәкләнгән бер чорында тәмамлана. +Борын авылларда табигатьтәге бу үзгәрешләрне билгеләп үтәргә дә вакыт тапканнар. Җыеннар башланган. Дөрес, этнографлар татарларда һәм башкортларда жыен үткәрү йолаларының борынгы ыручылык мөнәсәбәтләренә бәйләнештә туган булуына басым ясыйлар. Ләкин аларга да аграр хуҗалык һәм ел фасылларына бәйле йолаларның йогынтысы баштан ук зур булган, булса кирәк. Сүз дә юк, атна-ун көн буена дәвам итә торган бу җыеннарда кабиләчелек чорында ырулар белән ырулар аралаша, ил белән ил, аймат белән аймат, соңрак дәвердә - авыл белән авыл, урам белән урам, оч белән оч, ара белән ара йөрешә. Бу шартларда инде егетләр белән кызлар бер-берсе белән якыннан таныша, дуслаша алганнар, шул аркада өйләнешүләр, туйлар өчен киң мөмкинлекләр ачылган. Әмма бу сүзләрне җимчәчәк һәм сабантуйларга карата да әйтергә мөмкин булыр иде. Язгы-җәйге йолаларның семья-никах бәйләнешләренә бай булуы ул, гомумән, борынгы төрки халыкларының календарь йолалары өчен хас күренеш. +Башкортстанның Ык буе районнарында (бигрәк тә, Шаран районында) болардан тыш локаль үзенчәлек ле җыеннар булганлыгы турында сөйлиләр. Мәсәлән, бу төбәкләрдә юа җыены, җиләк җыены, яшь бәрәңге җыены үткәрелгән .Аннан соң тагы кузгалак җыены (Ярмәкәй районы Иске Турай һәм Усман-Ташлы авылларының өлкән буын кешеләре "Печәнче җыены", дип йөртәләр. "Печәнче" - ике тау арасындагы уйсулык исеме. - Р. М.). Бу җыеннарның күбесе егерменче, хәтта утызынчы елларга кадәр үткәреләләр. +Күренүенчә, җыеннарның исеме үк табигатьтәге үзгәрешләргә бәйле туган булуына ишарә ясый, ягъни борынгыларның үсемлек культына барып тоташа. Соңгы вакытта аларны календарь йола бәйрәмнәренә бәйләп аңлату әнә шуннан килә. Ягъни җыеннар башта ыручылык мөнәсәбәтләренә бәйләнешле йола булып туып та, азактан, үз ролен югалтканнан соң, үз исемен үсемлек культы йолалары бәйрәмнәренә тапшыра; шул рәвешле, ел фасылларына караган йолаларның эчтәлеген үзләштерә, әмма үзенең төп функциясенең дә аерым элементларын саклап калдыра. Моны дәлилләү өчен бу җыеннарның конкрет эчтәлегенә күз салу да җитә. Мәсәлән, юа җыены турында информаторлар шушындый мәгълүматлар бирәләр: +"Җуа җыены май азаклары, июнь башларына табан оештырыла. Кыңгыраулы атларга төялеп (алдагыларында - кызлар, арттагыларында егетләр утыра; гармунчылар, җырчылар уртага баса), авыл урап алалар. Өч-дүрт көн алдан әзерлек бушка үтми: атлар чуклар һәм сөлге-яулыклар белән бизәкле; кызлар ал, яшел, зәңгәр, кызыл кулъяулыкларын куеннарына яшергән; җыенга теге яки бу сәбәп белән бара алмага��нар атларын, йөгәннәрен баручыларга бер көн кала тапшырып куйган; оста ашчылар казан асар өчен урын-җир (чишмә буена, җыеннан ерак түгел, табигатьнең иң гүзәл почмагына) тәгаенләп өлгергән. Аш-су әзерләү өчен бал, май, икмәк, чәкчәк, йомырка махсус арбаларга төялгән. Җуалыкка җиткәнче ничә авыл үтелсә, һәркайсында җырлап урыйлар, мәйданнарда төшеп бииләр, җыенга өндиләр. Бергәләп кузгалалар. Җуалыкка килеп җитәләр. Җыен зур түгәрәк ясап баса. Кызлар урталыкта кулъяулыклар болгап баса, атлар (ат башын тотучылар гармун уйнап) җыенны өч тапкыр әйләнеп чыга, аннан аларны махсус бер урынга куялар. Уен-бию башлана. Егет-кызлар пар-пар булып читтәрәк сер алыша. Кызлар аулак өйләрдә, утырмаларда яшерен бәйләгән җыен яулыкларын сөйгәннәренә бүләк итә. Әйлән-бәйлән, түгә рәк уеннары ("Сайлаш", "Кабыргалы-камчылы", "Әйлән би, сәйлән би", "Шайкамыш" һ.б.) уйнала җыр-бию тынмый. Шуннан соң җуа җыю буенча ярыш оештырыла. Ярышта җиңгәннәрнең җуасыннан оста пешекче (авылларда аш-су әзерләү буенча даны чыккан апа) һәм аның ярдәмчеләре җыен аш өлгертә. Ул бик мул, һәркемгә җитәрлек була. Җуалыкка рәхмәт йөзеннән аш-су җиргә дә сибелә, конфет-прәннекләр дә чәчелә. Өч-дүрт көн буена җуалык тынып тормый. Элегрәк авыл белән авыл ызгышлары булгалый иде (ыру низаглары, гадәттә, кыз-кыркын өчен чыга). Наҗар (җуа) җыены андыйларны килештерү өчен хезмәт итә иде Бигрәк тә катайлылар - сугышчан халык, иң азак килерләр, иң соңлап китерләр, үз сүзләрен сүз итәрләр. +- Без үзебез шәрә катай +Киләбез дә китәбез. +Җыен шәрә җыелышып. +Бергә фарчит итәбез, - дип җырларлар иде. +Җыен таралганда да тәртип саклана. Аксакал картлар алдан китә. Яшьләр генә алардан калып уен-биюне дәвам итә: Таганасты үткәрә. Кем нинди арбаларда килсә, шулай утырып кайта. Кыңгырау тавышлары яңгырый, авыл саен урап чыкканнан соң, тукталып, җырлау-бию булып ала. Гаҗәп күңелле кайтыла. Кайтканда ат (җигүле) ярышлары уздырыла. Бу - Наҗар җыены. +Чикә (җиләк) җыены - беренче җиләкләр җиткәндә, июль башында, Сакат җыены яшь бәрәңге өлгергәндә, август башында үткәрелә. Үткәрү тәртипләре бер төсле. Тик җиләк җыенында - җиләк ашлары, (яшь) бәрәңге җыенында бәрәңге ашлары пешерелә, калганы үзгәрешсез. Егерменче елларга кадәр шулай дәвам итте". +Әлеге җиләк җыеныннан картлар хәтерендә хәзер дә бер магик йола детале саклана. Беренче җиләкне иң уңган, иң җиңел сөякле кеше өзәргә һәм шундый келәү әйтергә тиеш булган: +Зәңгелә кач, Идел кич, +Иске корсак, яңа көч! +Яки: +Иске авызга - яңа аш, +Чирем, чирем, тауга кач! +Башкалар күмәк шул келәүне кабатлаган. +Кузгалак җыеннары да шундый тәртиптә үткәрелгән. Урман якларында, Башкортстанның Ярмәкәй, Туймазы районнарында болардан тыш шомырт (шомырт өлгергәндә) бәйрәмнәре үткәрелүе турында да хәбәрләр бар. Ләкин, кызганычка каршы, аларның ни рәвешле үткәрелүе хакында сөйләүче этнографик язмалар сакланмаган. +Җыеннар белән сабантуйлар арасындагы аермаларны этнографлар ат чабышларының уздырылмавында күрәләр. Безнеңчә, аерма анда гына түгел. Җыеннарның уздырылу тәртибе күптөрлерәк була, моның өстәвенә алар өч-дүрт көнгә сузыла; кайсы урыннарда (авыллар тыгызрак утырган урыннарда) атна-ун көн дәвам итә. Сабантуйларда табынуга (магиягә) бәйләнешле йолалар күбрәк катнаша. Җыеннар да шул ук борынгыларның табынуыннан, үсемлек культына бәйле рәвештә килеп чыкканнар, дип фараз итәргә урын бар, әлбәттә. Әмма җыеннарда борынгы ыручылык мөнәсәбәтләре ныграк саклана. Борынгырак киткән саен аларда ел фасылларына, хуҗалык эшләренә бәйлелек югала бара. Сабантуй исә, баштан ук чәчү эшләре, игенчелек йолалары нигезендә барлыкка килә. Хәтта аерым урыннарда авыл әйләнәсен сабан белән сызып чыкканнан соң (Шаран районы Яремкә авылы картларының хәбәр итүенчә), берничә көн авылга кеше кертергә яки авылдан чыгарга ярамаган. Бу срок үтүгә, чәчләрен туздырган берәр карчык (им-томчы булуы мөмкин) авыл буйлап йорт саен кереп, арбау-теләк сүзләре әйтеп чыккан. Шуннан соң гына авыл капкалары һәркемгә ачык саналган. Бу - бик игътибарга лаек йола. Ләкин безнең көннәргә аның арбау-теләк сүзләре дә, йола турындагы язмалар да килеп җитмәгән. Әмма шуңа охшаш йолаларның башка халыкларда да булганлыгы аның шактый киң таралганы хакында сөйли. Памир таҗикларында, мәсәлән, шуңа охшаш йола яңа ел көннәрендә (наурузда) үткәрелә. +Җыеннарның тамыр-үсемлек азыкларына бәйле үткәрелүе шулай ук игътибарны тарта. Юа, кузгалак, җиләк, бәрәңге һ.б. игенченең тормышында аз роль уйнамый. Үсемлек культы дөньядагы барлык халыкларда да бар. Алар хөрмәтенә махсус бәйрәмнәр үткәрү - Җир-анага табыну, үсемлекләрне могҗизалы көчкә ия, дип ышану мәҗүсилек заманнарыннан ук килә. Шунысы характерлы, ел фасылларына бәйле барлык йолаларда (нәүрүз, сөрән, сабантуй, җыен һ.б.) ут катнаша. Халыкларның утка табынуы шулай ук бик борыннан килә; җыеннарда, мәсәлән, ут туйдыру йоласы очраштыра. Ул шуннан гыйбарәт: җыенаш ашаганчы учакка ит-май кисәкләре ыргыталар, аш сибәләр. +Җыеннарда уйналган йола иҗатына күз салып китик әле. Ык буе районнарында иң киң таралганы - "Шайкамыш". Уйнаучылар ике якка аерыла (җыеннарда авылга - авыл баса). Бер якта - егетләр, икенче якта - кызлар (бер ыру егетләренең икенче ырудан кызлар алырга тиешлегенә ишарә булырга тиеш); һәр якка исем бирелә. Егетләр ягы - "Урман арты иле", кызлар ягы - "Кибән арты иле". "Урман арты" ханы үз улына кыз эзләргә батыр егетләрен җибәрә - алар, сафка тезелеп, тантаналы рәвештә кызлар ягына юнәлә. Иң яхшы киемнәрен кигән кызлар сафка тезелеп, кояш карагандагы кебек, уң кулларын каш өстенә куеп, егетләрнең килүләрен җыр белән каршылыйлар. Өлкән кызлар башлый: +Кара урман аркылы +Каралып килә кодалар. +Яки: +Килгән егетләр кызлар каршына туктап дәвам итәләр: +- Кодачалар, исәнсезме? +Кунаклар көтәсезме? +Атыбыз алтын дагалы, +Ханыбыз бала-чагалы, - +Сылу кыз бирәсезме? +Шали, шали шайкамыш, +Шайлатырбыз кызыгызны, +Шали, шали, шайкамыш. +- Кайдан, кайдан киләсез? +- Урманилдән киләбез. +- Урманилдән ни хәбәр? +- Ханыбызның улы бар! +- Бездән сезгә ни кирәк? +- Ханыбызга кыз кирәк. +Азак килеп, барысы бергә биешеп әйләнәләр: +Шали, шали, шайкамыш, +Шайлатырбыз кызыгызны, +Шали, шали, шайкамыш. +Егетләр арадан иң чибәр кызны даулап алып китәләр. +Кайсыбердә уен һәм җыр ике якның көрәшен дә яктырта. Бу уен борынгы замандагы ырулар мөнәсәбәтен чагылдыру ягыннан тарихи-иҗтимагый әһәмияткә ия. Ул борынгы никахның кайбер архаик формаларын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә (никах алды ярышы мотивлары һ.б.). Шулай итеп, ел фасылларына бәйле рәвештә туган йола бәйрәмнәренең эчтәлегенә семьяниках мәсьәләләре килеп керү күренешләре, башка халыклардагы шикелле үк, Ык буе татарларының иҗатына да ят түгел. +Җирле халыкларның сөйләвенә караганда, янә дә бу җыеннарда (бигрәк тә юа, кузгалак җыеннары көннәрендә) такыя үреп күрәзәлек итү була. Ул - ахирәтләшү йоласы. Анда бары тик җиткән кызлар гына катнаша. Такыя үреп беткәннән соң, кызлар, киләчәк язмышларын белергә теләп, такыяларын суга ташлаганнар. Әгәр такыя батса - такыя иясе үлә, яки сөйгән егете аны оныта, дип фараз иткәннәр; әгәр бер урында әйләнеп торса - ул кыз кияүгә чыга алмый утырып кала; ярга кире кайтса - туган авылына кияүгә чыга; такыя кайсы якка йөзеп китсә - шул якка кияүгә чыга һ.б. Рус халкында да шундый йола (семик бәйрәме) барлыгы билгеле. Семик бәйрәме Ык буе районнарындагы чуваш авылларында әле дә үткәрелә. Тик алар аны "яфрак бәйрәме" (Шаран районының Дүртөйле, Ярмәкәй районының Күпчәнәй авылларында) дип атыйлар. Гадәттә, чуваш кызлары каен яфрагыннан такыя үрә, яшь каен үсентеләренең башларын тоташтырып бәйли һәм үзара күпмедер вакыткача ахирәтләтә ("кумлевать итәбез", диләр)3, шуннан соң уенга егетләр дә катнаштырыла, сый оештырыла. Икенче көнне кызлар яшереп куйган такыяларын башларына киеп су буена киләләр һәм, суга ташлап, күрәзәлек итәләр. Типтәрләр арасында шушы йолага бәйле килеп туган җырлар очраштыргалый. Мәсәлән: +Су буена барам әле, +Такыям салам әле, +Батар микән, юк микән, дип, +Ерактан багам әле һ.б. +Шулай итеп, җыен йолалары уеннары һәм җырларының магик нигезе ике характерлы. Бер яклап - аграр магия (язгы-җәйге үсемлекләр: юа, кузгалак, җиләк, бәрәңге, чәчәкләр - булачак мул уңышның гәүдәләнеше, юралышы); икенче яклап - ыручылык мөнәсәбәтләре, семья-никах мотивлары (әйлән-бәйлән уеннары, такыя белән күрәзәлек итүләр, кызларның фал ачулары һ.б.). Дөрес, бу уеннарның, җырларның күбесе йолалардан бөтенләй азат төсле кабул ителә, яки аларда борынгы табынуларның эзләре генә төсмерләнеп кала. +* * * +Ык буе районнарының татарлар яшәгән төбәкләрендә турыдан-туры борынгыларның табигать күренешләренә табынуларын чагылдырган бер йола озак вакытлар яши. Ул - яңгыр боткасы яки яңгыр туе. +Биредә ләкин шуны әйтергә кирәк, яңгыр бәйрәме яки яңгыр туе аерым бер датага бәйле түгел. Ул бары тик корылык елларында гына үткәрелә. Яңгыр боткасы үз эченә берничә төркем йолаларны берләштерә һәм һәрчак җәй айларында гына башкарыла килгән. Үткәрү тәртибе үз эченә өч моментны ала: +а) Авыл буйлап йөреп, яңгыр бәйрәме өчен азык җыю. Нигездә, башлап карчыклар йөри, аларга бала-чага иярә. Йомырка, тоз, ит, май, сөт, ярма һ.б. җыела; +б) Табыну өлеше. Су буенда үткәрелә. Кояшка, болытка, яңгырга эндәшеп, теләкләр теләнә, кием белән суга кереп, кычкырып арбау-келәүләр әйтелә. Аерым урыннарда ак үгез, ак сыер, ак балык корбан ителә, капчык-капчык чуерташ күл яки елга эченә кертеп салына; +в) Яңгыр боткасы ашау һәм, кайтканда кем очраса, шуны йола суы белән коендыру. Болар өстенә, басу капкасына, изгеләр зиратына сулар сибелә. +Биредә аз гына чигенеш ясап китү файдалы булыр төсле тоела. Моңача без тикшереп үткәргән барлык календарь йолаларда да табыну элементларының актив катнашканлыгы күренде. Бәс шулай икән, урынлы сорау туа, аларның һәммәсе өчен уртак иҗат төре дә булырга тиештер бит. Әйе, бар. Ул - келәүләр. Үрдәр әк без аның бер үрнәге белән танышып та киттек инде: "Җир атасы - җирән сакал, җир анасы - асыл бикә! Түбәсенә туклыгын бир, тамырына ныклыгын бир" һ.б. Ләкин хәзергәчә ке ләүләрнең исемен әйтмәгән идек. "Келәү - теләү" - мәҗүси үтенү, русча "моление" мәгънәсенә туры килә. Календарь йолаларда бу төр иҗат шактый еш катнаша. Мәсәлән, мәҗүсилек чорыннан сакланып калган шундый йолаларны күрсәтергә мөмкин: карга келәве (карга боткасы яки карга туе), балык келәве (балыкның күп булуын сорап үткәрелгән бәйрәм), кыр келәве (яңгыр боткасы яки яңгыр бәйрәме), ызба келәве (яңа өй котлау мәҗлесе) һ.б. Хәтта борынгы календарь буенча махсус келәү ае була, елның алтынчы аена - көз башына туры килә. Шуңа күрә келәүләрнең календарь иҗатта актив катнашулары - табигый күренеш ул. +Билгеле булуынча, Ислам дине үзенең бөтен яшәве дәверендә мәҗүсилеккә каршы каты көрәш алып бара. Ләкин бер генә диннең дә әле киң масса аңыннан мәҗүсилекне соңгы чиккәчә кысрыклап чыгара алганы юк. Бигрәк тә җитештерү көчләренең түбән, примитив булуы аркасында, киң масса борынгы мәҗүсилекне ташламый. Дөрес, яңа тормыш, социализм шартларында һәртөрле мәҗүси табынуларга урын калмый. Ә менә шул чордан килгән иҗат балалар фольклоры, уеннары сыйфатында һаман да очраштыра. Андыйларга карга боткасы, яңгыр бәйрәме уздырулар, шул чакларда йомырка тәгәрәтеп уйнаулар, карга булып кычкырулар, тавык булып кыткылдаулар (карга туенда), су сибешүләр (яңгыр туенда) һәм азактан табигатьнең иң гүзәл бер җирендә күмәк аш оештырулар, уеннар уйнау, җыр-сүз бәйгеләре һ.б. карый. +Мәҗүсилек дәвереннән килгән иҗат, шул исәптән келәүләр дә, менә ни өчен бу уеннар (йолалар) белән бергә балалар репертуарына килеп керә, инде аларга хәзер бернинди магик эчтәлек салынмый. Борынгылар исә сүзләр ярдәмендә, мөрәҗәгать итүләр аша, киләчәк уңышның, мал-туарның, гаиләнең язмышын хәл итеп була, дип ышанганнар, шуңа омтылганнар. Келәүләрнең безнең көннәргә килеп җиткәннәрендә дә менә шул хәл күзәтелә. +Корылык елларында үткәрелгән кыр келәве - яңгыр боткасы йоласының төп эчтәлеген тәшкил итә, дисәк тә хата булмас. Бу очракта шулай ук бар нәрсәгә тереклек бирүче символ итеп каралган кояшка һәм болытка-яңгырга табынып эндәшәләр. Аерым урыннарда шулар хөрмәтенә ак алаша, ак үгез, ак сыер, ак балык (ак - иминлек символы) корбан итәргә вәгъдә биреп кенә калмыйлар; корбанга кара сыер, кара сарык та әйтәләр. Чөнки, борынгылар ышануынча, соңгылары яңгыр, кара болыт символы булып күзалланган. Кыр келәвенә мисал: +Яңгыркаем, яу, яу, яу! +Илгә ачлык килмәсен, +Ачтан халык үлмәсен, +Чума чире йөрмәсен! +Яңгыркаем яу, яу, яу! +Иген-ашлык күп булсын, +Башаклары тук булсын, +Башаклары тук булсын! +Кибән-эскерт зур булсын! +Яңгыркаем яу, яу, яу! +Кара сарык суярмын, +Ботың сиңа куярмын, +Сөтле сыер абзарда, +Бар да булыр яуганда, +Яңгыркаем яу, яу, яу! +Уңыш җыеп алганнан соң, тоташ келәү ае уздырылган. Келәү аеннан калган иҗатның аерым чаткылары гына бүгенге көндә очраштыра. Шуңа мисал: урак беткәннән соң, уракчы хатынкызлар җирдә тәгәрәшеп аунаганнар һәм келәү әйткәннәр: +Инде кабат яңгыр туе йоласын искә төшерик. Бу көндә, әйткәнебезчә, изгеләр рухына корбан, сәдакалар китерәләр. Моның нигезендә дә ата-бабаларыбызның мәрхүм ырудашлары ачуыннан куркулары ята. Яңгыр бәйрәмнәрендә зиратларга барып су сибүләрнең бөтен асылы да шуннан тора. Ягъни кешеләр ерак ырудашларыннан иген уңышын уңдыруны, иминлекне сорыйлар. Үлгәннәр рухына табыну, аларны искә алу йолалары исә, кабатлап әйтәбез, мәҗүсилек диненең календарь йолаларына бәйле рәвештә яшәп киләләр. Яңгыр бәйрәмнәрендә аларның катнашуы, димәк, һич тә очраклы күренеш түгел. Янә дә шуны билгеләп китәргә кирәк, дөньядагы байтак халыкларда яңгыр келәү йолалары үткәрелгәнлеге билгеле. Мәсәлән, бу йолалар славян һәм грек халыкларында да булуы турында мәгълүматлар бар. Ул аларда төрле исемнәрдә: дождоле, добердоле, додоле, рона, перперона, пепуруна һ.б. исемнәр белән аталган. Албан халкында да бар бу йола - "дордолеца" дип йөртелә. +Янә үзебез тикшергән төбәккә әйләнеп кайтыйк. Биредә аерым урыннарда яңгыр теләү вакытында күлгә чуерташ батыру йоласы яшәп килгәнлеге билгеле. Бу детальнең дә үз мәгънәсе булырга тиеш. Моңа аңлатманы халыкларның утка, суга, җиргә табыну чорларыннан эзләргә туры килә. Этнографлар халык ышануларының төрле жанрда төрлечә, теге яки бу жанрның үзенчәлегенә карап, аның юнәлешеннән, функциясеннән чыгып, тормышта чагылуын билгелиләр. Шул ук су иясе (су анасы) турындагы халык ышанулар�� да әкият-легендаларда үзенчә, им-томнарда үзенә башка, мәкаль-әйтемнәрдә, шулай ук, бүтәнчә күз алдына баса. Бу хәл инде барыннан да элек теге яки бу жанрның поэтик үзенчәлекләренә, спецификасына, функциональ юнәлешенә бәйле. Әмма шул образга хас сыйфатлар генетик яктан бер нәрсәгә кайтып калалар: борынгыларның куәтле, ләкин явыз, усал су стихиясенә су ияләре хуҗа була ала, елга һәм күлләр белән идарә итә ала, дигән анимистик карашлары аларда гәүдәләнә. Бу су ияләренең күңелен күрергә кирәк - борынгыларның шуңа инанычы көчле. Явыз көчләрне кешеләр: +Судан килсәң - суга кит, +Җирдән килсәң - җиргә кит, - дип куалар, күк көчләрен (ай, кояш, җил һ.б.) бу эштә үзенә ярдәмгә чакыралар. +Балыкчылык - төп көндәлек кәсебе булган халыкларда (рус, фин, карел һ.б.) су ияләренә тәүге табышын бүләк итү йоласы киң урын алганлыгы билгеле. Бу аларның күңелен күрергә тырышудан килеп чыга. Моңа рус тикшеренүчеләре күптән игътибар итәләр. Хәзерге заман рус совет галиме Э.В. По ме ранцева болай ди: "Су ияләренә корбан бирү гадәте көнкүрештә бик озак вакытлар буена саклана, кайсыбер урыннарда ул әле дә, дөрес, ярым уен формасында, очраштыра" . Шуңа мисал итеп, ул көнчыгыш славян халыкларында су иясенә балык бүләк итү, аны "ашату" (май, бал, сарык башлары, әтәч һ.б. бирү) һәм су керү йолаларын китерә; бу йолаларның төрле урында төрле вакытта уздырылуын хәбәр итә. Димәк, югарыда китерелгән мисалдан күренгәнчә, яңгыр бәйрәмнәрендә кием белән су керү әлеге су ияләренең күңелен күрергә теләүдән килеп чыккан күренеш икәнен фараз итеп була. Ә инде капчыклап күл эченә таш (чуер) ташлау - су ияләренә бирелгән корбан булырга тиеш. Мәҗүсилек заманнарында халыкларның ташларга табынуы исә - шулай ук билгеле хакыйкать (кабер өсләренә таш утырту да шуннан килә). Шулай итеп, бу йоланың нигезендә дә су ияләренең күңелен күреп, алардан яңгыр үтенү, ярдәм сорау, изгелек көтү мотивлары ятканлыгы аңлашыла. Бу гына җитми, кешеләр яңгыр "хуҗа"сының үзенә дә сүзләр белән (сүз көченә ышану, аңа табыну шулай ук күпчелек халыклар өчен хас) мөрәҗәгать итә, аңа "сарык, майлы ботка" һ.б. вәгъдә итә. Су ияләренә көмеш, бакыр акча, тарак, төймә яки ашамлыклар бүләк итү гадәте дә бар. Аерым урыннарда яңгыр бәйрәме вакытларында балык тотып, тәүге тотылганын кире суга җибәрү гадәтләре дә булмаган түгел. +* * * +Җәйге-көзге кыр эшләренә бәйле хуҗалык йолалары бу төбәктә ул кадәр бай, дип булмый. Шулай да чалгы һәм урак өмәләре турында хәтерләүчеләр юк түгел. Бөтен ниятен җиргә бәйләгән крестьян, җыелган уңыш ярдәмендә, киләчәк мул уңыш булдыру хәстәрлеген алдан ук күрә башлый. Керәшен татарларында (Бакалы районы авылларында) тәүге көлтәнең орлыгын алдагы чәчүгә саклау гадәте дә шул хакта сөйли. Урак өсте беткән вакытта иң соңгы көлтәне мал-туарга (көтүгә йөртүдән туктагач) ашату да шуны аңлата. Уракчы хатынкызларны урак тәмамлангач, җирдә тәгәрәтеп аунату, шул ук вакытта "җир, миңа көчемне кире бир" дип кычкыру, оран салу, соңгы көлтәне бизәп-ясап (курчак кебек киендереп-ясап), тантаналы рәвештә алып кайту (Ярмәкәй районы Тарказы авылы типтәрләрендә) һ.б. - болар һәммәсе аграр характерлы йолалар. Йола поэзиясендә бу элементлар бөтенләй диярлек юк. Урак өсте җырлары да магиячелектән бөтенләй азат. Мисалга Миякә районы Җилдәр авылында язып алынган урак өсте җырыннан бер өзек: +Аркаларда урак, ай, урабыз, +Тугайларга төшеп кунабыз. +Сөйләгәндәй кеше тик сөйләсен, +Ишетмәгән кеше булабыз. +Шуның белән бергә, әйтергә кирәк, без тикшергән төбәктә урак өмәләрендә яңгыраган җырлар байтак табыла. Кайчандыр аларга табыну мәгънәсе салынгандыр, ләкин бүгенге көндә алар саф лирик җырларны хәтерләтә. Бу, табигый, әлбәттә. Мондый хәл дөньядагы күпчелек халыкларның календарь иҗатында күзәтелә. Менә янә бер мисал: +Урый-урый урырларга +Киң яланнар тар була. +Уйап-көлеп сөйләшсәң дә +Юк яманат бар була. +Урабыз уракларны да +Куябыз зуратларны. +Әкрен басып, вак-вак атлап +Өзәләр үзәкләрне. +Урдык урак, куйдык зурат, +Асыл кошлар ашасын. +Хуҗаларның күңеле булсын, +Уракчылар яшәсен. +Бу җырны яздыручы Нәсибулла Гобәйдуллин (1906 елгы, Шаран районы, Күгәрчен-Бүләк авылы) урак өмәләре хакында бик мавыгып сөйли. Бигрәк тә, бөтен авылның бердәм рәвештә кырда ятып, өмә-өмә булып эшләүләрен еш искә ала. Ләкин, кабатлап әйтәм, җырларда йолачылык элементлары бик аз төсмерләнә. Дөрес, бала-чага иҗатында да мул уңышны, туклыкны аңлаткан, урып-җыюны, аш-су пешерүне хәтерләткән уен-такмакларның очравы кайчандыр аерым төбәктәге татарларда да көзге йолаларга бәйле иҗатның булуы хакында әйтеп тора. Мәсәлән, "Ак калач яки коймаклар" уены шуңа мисал була ала. Анда игеннең ничек үсеп җитүен, пешүен, киңлеген, зурлыгын һ.б. хәтерләткән хәрәкәтләр башкаралар. Кайчандыр алар да шушы аграр магия элементларын чагылдырып барлыкка килгән булырга тиешләр. +Рус халкында көзге йола циклы "урожай бәйрәме" белән тәмамлана. Татар авылларында исә календарь йолаларның хуҗалыктагы башка эшләргә (малчылыкка һәм көнкүрешкә) бәйле төрләре генә очраштыра. Көзге сугым бәйрәмнәре (аеруча каз өмәләре) һәм тула өмәләре Ык буе регионында киң таралган. Болардан тыш, өмә ясап сүс туку, киндер сугу, җеп эрләү (орчык өмәсе) шулай ук көзге йола циклына керә. Ләкин соңгылары бүгенге көндә онытылып бетеп бара. Хезмәт процессы турыдан-туры шул хезмәтне чагылдырган җырлар белән беррәттән, башка лирик җырларны да үз эченә ала. Рус совет фолькл о ристы В.И. Чичеров болай ди: "Хезмәт эшчәнлеге процессындагы йола җырының эчтәлеге еш кына эшләнәчәк эшнең характеры һәм аерым моментлары белән бәйле, ләкин җырларның тематикасын бары тик хезмәт процессына кайтарып калдыру мөмкин түгел". Чынлап та, аграр-календарь бәйрәмнәрендә, күреп үтүебезчә, йола иҗаты белән беррәттән, йолач��лыктан азат булган поэзия төрләре дә башкарыла. Каз һәм тула өмәләрендә дә шул хәл күзәтелә. +Сугым бәйрәмнәрендә (Шаран районы Дүртөйле авылы чувашлары сарыгаяк диләр, алар татарча сөйләшәләр) һәм каз өмәләрендә борынгы магиячелекнең эзләрен дә күпләп очратырга мөмкин. +Сугым бәйрәмнәрендә, гадәттә, "баш итенә чакыру" йоласы катнаша. Ул киләсе елда да мал саны, мал башы күп булсын өчен эшләнелә. "Баш итенә рәхим итегез!" - дип, сугым өмәсе үткәрүчеләр йорттан-йортка кереп, ашка чакырып чыгалар. Күрәсең, бу очракта, борынгыларның мал рухының күңелен күрергә тырышу чаткылары чагылып каладыр. Башкорт һәм чуваш ("сурхури") халыкларында да шундый ук йолаларның очравы("һарыгаяк", "сурхури") шулай дип әйтергә юл калдыра. +Күренекле башкорт фольклорчысы Ә.Н. Кирәевның фикеренчә, "сарыгаяк" - "сарык аягы" мәгънәсенә түгел, бәлки "сарык ырысы, сарык коты", дигән төшенчәгә кайтып кала. Моның белән килешергә мөмкин. Халыкта "аяк" сүзен "кот", "бәхет", "ырыс" төшенчәсе белән бәйләү әле дә очрый: "төкле аягың белән кил", "котлы аякка - көмеш таяк" һ.б. Ягъни, сугым бәйрәме (сарыгаяк), һичшиксез, мал культы белән бәйле булган, диясе килә; дөресрәге, борынгыларның мал ияләренең күңелен күрергә теләүләре, малга ишлелек, муллык бирүче көчләргә табынулары нигезендә барлыкка килгән. Ләкин иҗатта бу табыну эзләре килеп җитә алмаган. Биредә шулай да сугым өмәсеннән бер җыр үрнәге китерү урынлы булыр: +Инде, мисал өчен, XX йөз башларында үткәрелгән каз өмәлә реннән бер күренешне китерик: +"Кар явып, беренче салкыннар төшкәч, октябрь урталарында, ноябрь башларында авылларда каз өмәләре башлана. Аның үзенең йоласы, тәртибе бар. Көзге байлыкны, муллыкны сөйләп тора бу бәйрәмнәр. Өмә буласы көн алдыннан, кичен, хуҗа өмәчеләргә әйтеп чыга. Иртә таңнан өмәгә кызлар җыела. Суючылар - оста ирләр. Беренче булып өмәгә килгән кызны түр башына мендәргә утырталар. Ул өмә башлыгы санала. Аның сүзен һәркем үтәргә тиеш. Өмә башлыгы булу бик җаваплы. Йола, гореф-гадәтләрне белгән кеше кирәк. Беренче казны ул әти-әнисе булган яшь кызга тоттыра. Моның мәгънәсе бар: казның нәсел-нәсәбе туктамасын, алдагы ел янә ишәеп, китсен өчен эшлиләр. Казны суйганда, каны ничек чәчрәвен дә күзәтәләр: ерак чәчри икән - алдагы елга каз уңа, йолыкканда идәнгә төшен китә икән - алдагы ел каз уңмый һ.б. Казларны юарга алып бару өчен, кыңгыраулар тагылган атларда егетләр килеп җитәләр. Тас-тас казларны чаналарга төйиләр. Чишмәләр якын булса, көянтәләргә асып, тезелешеп, җәяү генә баралар. Атлар белән исә, урам урап, гармун тартып, җырлап, ераграк су буена китәләр. Кул арты җиңел, дип исеме чыккан берәр кыз, я килен су буена җиткәнче, каз каурыйларын сибеп, таратып бара. Алдагы елга, димәк, су буеннан алып хуҗа йортына җитәрлек булып, казлар уңсын, дигән сүз. +Боз өстендә казларны кызлар чиратлап юа, ә калганнары бии, җырлый, уеннар уйный тора. Юып а��ып кайтылган казлар эленеп куелгач, өмәчеләр "каз тәбикмәгенә" рәхим итә. Киенепясанып килү өчен кыз-кыркын өйләренә кайтып китә. Ә хуҗабикә аш-су әзерли, яшь киленнәр ярдәм итә. Бер бөтен каз казанга салынырга тиеш, бу - өмәчеләр өлеше. +Хуҗа өч табын хәзерли. Беренчесе зур табын - кызларга, икенчесе - егетләргә, өченчесе - үсмерләр белән хатыннарга. +Тула, җеп эрләү һ.б. шундый өмәләргә караганда, каз өмәсе ашларының үз үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, беренче итеп, ит һәм каз-үрдәк пешкән токмачлы аш бирелә. Икенче - казның үпкә-бавыр, эч-башыннан пешерелгән бәлеш, өченче - бөтен каз белән ит чыгарыла. Анысы кызлар табынына бирелә, аны бер оста бүлә, бу традициягә әйләнгән. Табынчы кыз (хуҗа сайлап куя) зур осталык белән олы табакта казны бүләргә тиеш. Тәрәзәгә килгән егетләрнең, өмә табынындагы һәркемнең күзе аңарда була - менә шунда аның эшкә чаялыгы сынала да инде. Каз бозуның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Табынчы кыз башта казның ядәчен ала белергә тиеш, аннан коерыгын кисеп ала, кабыргаларын аерып казны дүрткә бүлә. Табакка өеп салганнан соң, иң өскә коерыгын сала һәм табакны шуннан соң хуҗабикәгә бирә. Хужабикә табынга кирәгенчә бүлгәләп чыга. Чәй эчелми. +Өмәчеләргә каз канаты шулай ук бүләк ителми. Урлап алырга ярый. Бүләк итсәң, яки сорап алсаң - казлар алдагы ел уңмый. Сый-хөрмәт бик мул була. Каз мае белән пешкән тәбикмәкләр өзелми. Кичен каз ите салып пешерелгән аш мәҗлесе оештырыла. Табын җыр, уен-көлке белән үтә. Кичкә кыңгыраулы атларда урам урап чыгып өйләргә таралалар. Каз өмәләре йорттан-йортка күчеп тора, ун-унбишәр көн дәвам итә". +Каз өмәләрендә җырланган җырларда да турыдан-туры хуҗалык эшләренә бәйләнеш мотивлары күренми. Аларда да, нигездә, мул сый-хөрмәт оештырганы өчен хуҗалар мактала, яхшы теләкләр әйтелә. Халык ышанулары, табынулары бөтенләй диярлек чагылмый. Тантаналы рәвештә зурлау, шаян-җитез җырлау, рифма-ритм агышының тиз, җитез булуы өмә поэзиясенең нигезен тәшкил итә. Өмә җырларына шул ук вакытта гаилә-никах бәйләнешләре темасы да килеп керә. +Мондый хәлне без ел фасылларына бәйле башка йола бәйрәмнәрендә дә күреп үткән идек. Календарь йола иҗатында ул төп темаларның берсе. Каз өмәсендә җырланган берничә җыр мисалын карап үтик: +Югарыда әйтелгәнчә, бу җырлар турыдан-туры каз өмәләренең үзләрен тасвирламыйлар. Әмма аларны кайчандыр хезмәт хәрәкәтләрен аңлаткан иҗат булгандыр, дип уйларга кирәк. Моның өстенә, каз өмәсендә катнашучыларның махсус урыны булу, өмә башлыгы сайлану кебек ритуаль элементларның очравы - бу җырлар да борынгылардан калган иҗат булырга тиеш, дип әйтергә мөмкинлек бирә. Каз өмәләре хәзерге көндә дә үткәрелә. Ләкин ул саф хезмәт туе рәвешендә үтә. +Көзге-кышкы хезмәткә бәйле йолаларның берсе - тула өмәләре. Алар егерменче елларга кадәр дәвам итәләр. Халыкта киң таралган "Тула көе" дә үткәндәге йолачылыктан аеры��ып чыккан җыр булып тора. Тула өмәсендә, нигездә, кызлар катнаша. Ләкин аерым урыннарда егетләр дә катнаша торган була. Үткәр елү тәртибе каз өмәләренә охшаш. Төшке ялга туктаган вакытта тула басылган йортның тәрәзәсе янына гармун белән егетләр җыела. Кызлар тәрәзә аша аларны коймаклар белән сыйлый. Шунда үзара җыр-әйтешләр башлана. Эш барышында кызлар җырлый. Түбәндә тула җырларының берничә мисалы китерелә: +Җыр уңаена эш тә әле салмаклана, әле кинәт кызулый, гүя, җыр белән хезмәт аерылгысыз. Менә шунда борынгылыкның билгеләре төсмерләнә дә инде: җыр, ничектер, эшкә җиңеллек бирә, эш ритмына җайлаша. Тән хәрәкәтләрен чагылдыра. Тула басуы җиңел түгел, эссе су белән кушә (агач станок) артында туктаусыз эш итәргә туры килә. Ял вакыты җитә башлауга, ул тагын да кыза төшә, шуңа карап, җырның да тизлеге көчәя. Өстәвенә, тәрәзә төбендә утырган кызлар егетләр килә башлавын да күреп өлгерә: агыш-ритм-хәрәкәт кызганнан-кыза бара. Менә тагын берничә мисал: +- Булыр микән бу тула, +Булмас микән бу тула? +Бу туланы булдыруга, +Уйнатыр микән хуҗа?! +- Тәрәзәдән үрелде, +Аклы шарфы күренде. +Әй, дусларым, минем егет, +Әллә күзгә күренде? +- Алма бирдем - алмадың, +Алларыңа салмадың. +Күкрәгеңне киргән идең, +Әллә кемне алмадың. +- Аклы ситса күлмәгеңнең +Әбүркәләре өч рәт. +Безгә ямьсезләр дә ярый, +Өзелеп сөяргә кирәк. +Тәрәзә аша әйтешүләр тагы көчәя, җыр күмәк иҗатка әйләнеп китә: +Гомумән, тула өмәсе җырлары Ык буе районнарында күпләп табыла һәм алар хезмәт процессында, ничектер, эзмә-эзлекле рәвештә яктыртыла. Билгеле, бу саф "хезмәт" җыры түгел, мәхәббәт, гаилә-никах темасы монда да катнаша. Мәсәлән, түбәндәге җыр куплетларына гына игътибар итик: +Басабыз да басабыз, +Була микән тулабыз? +Булса булыр, булмаса юк, +Җыелышып кунабыз. +Машина йөри тышта, +Машина йөри бушка. +Бер иптәшне аласың да +Чыгып керәсең тышка һ.б. +Шулай итеп, тән-кул хәрәкәтләре белән шул хәрәкәтне чагылдыручы сүзләр үрелеп бара. Хезмәт нигезендә яткан хәрәкәт кенә түгел, өмә барышы да җырның тукымасына килеп керә. Дөрес, тула өмәсе җырларында, сүз текстында табыну элементлары бөтенләй катнашмый, диярлек. Бу аңлашыла да. Магик йолачылык, хезмәт җырына үз урынын биреп, җуела, "үлә". Ләкин, ничек кенә булмасын, тула өмәсе җырларының нигезендә дә, башка календарь җырлардагы шикелле үк, бер үк музыкаль яңгыраш, интонация ята, алар арасында тирән бәйләнеш, туганлык җепләре бар. +Сүс туку, орчык өмәләре белән дә эш шулай тора. Бу өмәләрне үткәрүнең, шулай ук, үз тәртибе бар. Аның өчен түбәндәгеләр эшләнә: сүс булсын өчен, киндер яки җитен көлтәсен суга салып куялар. Бер айдан соң көлтәне судан юа-юа чыгаралар. Киптергәннән соң, талкы белән талкып, җылы мунчага күтәрәләр. Сүсне махсус кәйледә төеп, селки-селки тәрәшле ясыйлар. Өчәр тәрәшледән бер төргәк ясыйлар. Кабага берәр тәрәшлесен генә элеп, эрлиләр. Сүсне эрләп бетергәннән с��ң, киләп агачына саралар (туксан рәт - бер басма, ә берничә басма - киләп, диелә). Сүс эрләү өчен, гадәттә, орчык өмәләре оештырганнар. Өмәләрдән тыш та хатын-кыз кыш буена эрләгән. Иртәгә өмә, дигән көнне тәрәшле сүс кешеләргә таратыла, кем күпме тели, шулкадәр алып кала (бердән алып өчкә кадәр төргәк алган кешеләр була). Кич белән һәркем өендә эрли. +Иртән өмәгә җыелалар. Эрләнгән җепне киләпкә сарып утыручы итеп бер кешене билгелиләр. Ул "саручы", дип атала. Сарган чакта кем күпме эрләгәнен саручы кычкырып әйтә бара: "Синең фәлән басма, фәлән савым (савым басмага тулмый)". Соңыннан кемнең күпме эрләгәне билгеле була. Көн буена эрлиләр, аннан бөтенесенекен бергә саудыралар. +Иртән тәбикмәк пешерелә, көндез - каз ите салып ботка, ә кичен морза бәлеше (озынча бәлеш) салына. +Юылган киндерне кар өстенә җәяләр. Өстенә кар ява; кар яумаса, кар астында калдыралар. Берничә көннән соң алып, чишмәдә юалар. Киптерәләр. +Ишле киндерне тукмау (кере чыксын, шомарсын өчен эшләнә) өчен, тагын да өмә ясала. Икешәр пар кәкре бәләкләр белән, киндерне уртага салып, тукмый башлыйлар. Тукмак тавышына яшьләр җыела. Чиратлап эшлиләр. Киндер тукмаулар кичкырын оештырылган, бу өмәләрдә шундый җырларны да ишетергә мөмкин булган: +Киндер, тукмалганнан соң, ап-ак төскә керә, моңардан кияү күлмәк-ыштаны, мендәр, ястык тышы, хәтта яулык теккәннәр. +Сүс туку, орчык өмәләре, шулай ук, күрәсез, җиңелдән булмаган. Аның каравы, орчык өмәләрендә җыр күбрәк яңгыраган. Мисаллар китереп үтик: +Җыр белән кич җиткән. Орчык өмәсе үткәрелгән йорт янына егетләр җыела. Алар үзләрен дә өйгә кертүләрен сорыйлар. Ләкин сакчы әби (карчык) еш кына аларны куып җибәрә торган була. Егетләр, әлбәттә, җавапсыз калмаган: +Аббау ла, биш алма, +Бер ботакта - биш алма. +Кыз саклаган карчыкларга +Теш сызлавы бир, алла. +Кызларга да эндәшкәннәр: +Без кисмәйбез урманны, - +Асыл кошлар булганны. +Чибәр белән илләр тулы, - +Без эзләйбез уңганны. +Арадан бер кыз: +Урамнардан үткән була, - +Кигән ап-ак бияләй. +Үзен-үзе белмәенчә, +Кеше сайлай, селәгәй. +Арадан бер егет: +Җегәрләйсең, җегәрләйсең, +Чүбек җегәрләйсеңме? +Мине төшләреңдә күреп, +Чыгып җөгермәйсеңме? +Башкалар: +Яфрак яра, чәчәк ата, +Урмандагы грушалар. +Арагызга кергән булып, +Аерырга тырышалар һ.б. +Кайсыбер очракта сакчы әби, күпмедер ялындырганнан соң, егетләргә ишекне ачарга рөхсәт биргән, егетләр өмәче кызларга ярдәмгә ашыккан. Тик тора-бара эш онытылган, ул аулак өй формасын алган. Кызлар егетләрне өмә ашлары белән сыйлаган, уеннар уйналган, җыр-бию таңгача сузылган. Шул чакта кисәтүче дә табылган: +Җегәрләйбез, җегәрләйбез, +Җепләр нечкә булмасын. +Безнең болай утырулар +Үкенечкә булмасын һ.б. +Шулай итеп, орчык өмәләренә бәйле иҗатта да борынгы табыну элементлары юк дәрәҗәсендә. Аларда да уен характеры өстенлек ала барганлыгы күренә. +Инде барча календарь һәм хуҗалык эшләренә бәйле йолалар белән танышып чыктык, шикелле. Һәрхәлдә, Башкортстанның Ык буе регионында календарь поэзиянең безгә билгеле булган төрләре - шушылар. Югарыда китерелгән мәгълүматлар һәммәсе дә йолаларның хезмәт нигезендә генә барлыкка килүен сөйли. Хезмәтне данлау, аны җиңеләйтергә, матурларга омтылу, аңа тантаналы мәгънә салырга тырышу аларда күренеп тора. +Утырмага йөрүләрне дә шундый йолаларга кертәсе килә. Билгеле булуынча, карлар төшеп, кыш керү белән, кызлы кешеләр күп итеп тәрәшле сүс хәзерли. Утырмага йөрү, барыннан да элек, кул эшләрен күбрәк эшләр өчен туган бер йола. Кыз бала утырмада сүс эрләргә, бияләй, йон перчатка бәйләргә, яки нәрсә дә булса чигәргә тиешле булган. Хуҗа кеше утырма кызы белән таныштыру өчен аш хәзерләгән, бу "танышу ашы", дип аталган. Утырма кызын өйдән-өйгә аш-суга йөрткәннәр. Ул үзе белән алып килгән эшен бетерергә тырышкан. Әгәр бетереп кайта алса, әтисе икенче урынга да илткән. Утырмачылар орчык, тула өмәләренә дә катнашканнар. Унбишәр көн, берешәр ай торганнар. Утырмада шулай ук җырлар еш яңгыраган. Менә ике мисал: +Монысын уңган утырмачы кызга җырлаганнар. Ләкин ялкау утырмачыны да кызганмаган халык: +Кибетләрдә алма тулы, +Китергәннәрдер читтән. +Утырмачы "уңган" икән, - +Айга бер яулык чиккән. +Ык буе регионында без белгән календарь иҗат төрләре, нигездә, менә шулар. Билгеле, Ык буе регионындагы календарь иҗат болар белән генә чикләнгәндер яки төгәлләнгәндер, дип уйларга ярамый. Чөнки вакыт дигән нәрсә аларның күбесен үзе белән алып киткән. Киләчәк эзләнүләр, күмәк көч салулар бәлки яңа өстәмәләр, яңа материаллар табуга китерер. Өстәп, шуны гына әйтәсе килә, әгәр безнең тикшеренүләр дөрес булса, календарь поэзия фактларны төгәл хәбәр итми, бәлки шул фактларны алдан аера, ягъни чынбарлыкны пассив чагылдырмый, киресенчә, аңа йогынты ясарга омтыла. Шуңа күрә календарь иҗат чынбарлыкның төгәл картинасы да була алмый, алар буенча игенченең реаль көнкүрешен өйрәнеп тә булмый. Әмма бу җырлар крестьянның яшәү идеалларын күзалларга, аның ни-нәрсәгә омтылуын, нәрсә теләвен һәм нәрсәне нәфислек, матурлык кануны итеп тануын аңларга ярдәм итә. Игеннең муллыгы, мал-туарның ишлелеге, семья иминлеге - календарь йола җырларының барысында да болар бердәй катнаша һәм үзенчәлекле, эчке реализм барлыкка китерә. +3.4. Йомгак +Әйе, татар халкы искиткеч бай йола фольклорына ия. Кызганычка каршы, бу иҗат һаман да ныклап өйрәнелгәне юк. Ык буе татарларының йола поэзиясен тикшерү дә шуны күрсәтә, ул гаҗәп күп тематикалы, киң колачлы, эчтәлеге ягыннан бай мәгънәле, образлары күпкырлы булуы белән дә игътибарны тарта. Шигъри матурлык законнарына таянып төзелгән образлы әйләнмәләр, сурәтләр, бизәкләр белән чигелгән бер әсәр булып күз алдына баса ул һәм халыкның тиңдәшсез шагыйрь булуына тагын бер кат ышаныч тудыра. +Әле Совет властеның тәү елларында ук В.И. Лени�� болай дип язган иде: "...тикшерергә, өйрәнергә, эзләргә, аера белергә, милли самимилекне, милли үзенчәлекне тота белергә кирәк...". Менә шул күзлектән чыгып караганда, Ык буе татарларының йола иҗаты, һичшиксез, өйрәнүгә лаеклы. Бу хезмәт татар йола фольклористикасын өйрәнүдә тәүге карлугачлардан саналырга тиешле. Шуңа күрә анда аерым җитешсезлекләрнең җибәрелүе, кайсыбер мәсьәләләрнең тулы яктыртылмавы ихтимал. Өстәвенә, телдән-телгә сөйләнеп килгән риваятьләр һәм шәҗәрәләр без тикшергән төбәк халкының этник составының да шактый катлаулы булуы хакында сөйлиләр. Хезмәтебезнең беренче кисәгендә без аларга тукталып үттек. Укучы аларга игътибар итәр. Билгеле инде, регионның поэтик иҗаты, шул чор җирлегендә иҗат ителгән, димәк, шул заман өчен хас эчке кичерешләрне, уй-тойгыларны чагылдыра, дигән сүз. +Биредә сакланып калган календарь йола поэзиясен барлап чыкканнан соң, шундый нәтиҗәләргә килергә мөмкин. +1. Ык буе татарларының календарь йола иҗатына хас булган төп жанрлар биредә байтак. Сынамышлар, җырлар, самаклар, нәүрүз әйтүләр-такмазалар, әйлән-бәйлән уеннарын озатучы иҗат төрләре, келәүләр, җар салулар хәтта әле дә күпмедер дәрәҗәдә очрыйлар. +Болардан тыш бары шушы төбәк өчен хас булган жанрлар да бар. Х. Ярми, И. Надиров кебек галимнәр әйтүенчә, Казан татарлары арасында календарь иҗат (келәүләр һәм такмаклардан башкасы) бөтенләй диярлек очрамый. Бу хәл без тикшергән өлкәне тагын да кыйммәтрәк итә. +2. Календарь йолалар биредә шулай ук хәтсез: нардуган, нәүрүз, сөрән, җимчәчәк, карга туе, яңгыр бәйрәме, аяу йоласы, җыеннар (үзләре күптөрле), сабантуй һәм өмәләр - һәммәсе дә кайчандыр актив үткәрелгән, хәзер дә картлар хәтерендә саклана. Аларда халык хыялы, мәҗүсилек дәвереннән калган һәртөрле ышанулар, магик элементлар, табынулар һ.б. шундый борынгылык эзләре дә үзен сиздертә. Шул аркада - келәүләрдә, арбауларда, мактауларда магик эндәшләр, кычкырулар, җар салулар, сөрән сугулар календарь иҗатның эчтәлеген сугаралар; шуның белән бергә, табигатьтәге дәһшәтле көчләрне һәм аның гүзәллеген, борынгы кешеләр аңлавынча, безнең көннәргә китереп җиткерәләр. +3. Барлык аграр йолалар өчен дә өйләнмәгән яшьләрнең актив катнашуы характерлы. Моның өстәвенә, аграр тема белән семья-никах тематикасы үзара тыгыз аралашуы күзгә ташлана. (Җимчәчәк, нардуган, сөрән, кузгалак, юа, җиләк, бәрәңге җыеннары - шуңа мисал). Календарь йолаларның магик нигезе дә ике характерлы: а) аграр магия (язгы-җәйге үсемлекләр: кузгалак, юа, җиләк, бәрәңге, чәчкә - булачак мул уңышның билгеләре, гәүдәләнеше, юралышы); б) ыручылык мөнәсәбәтләре, семья-никах магиясе (әйлән-бәйләннәр, чәчәк такыяга карап күрәзәлек итүләр, фал ачулар һ.б.). +4. Исламга кадәрге халыкчан (мәҗүсилек заманыннан калган) аграр бәйрәмнәр, дини йолаларга караганда, күпкә өстенлек итә. +5. ХХ йөзнең 20 - 30 нчы елларына кадәр йолачылык, йола поэзиясы Ык буе татарларында һаман да әле актив чыгыш ясый, шул ук вакытта, әйлән-бәйлән (уен) һәм эмоциональ элементлар им-том күренешләрен этәреп чыгарып килгәнлеге күзгә бәрелә. Йолалар вакытында да аларга һич кагылышы булмаган фольклор әсәрләре башкарыла (монда, нигездә, уен һәм лирик җырлар, әйлән-бәйләннәр һ.б. истә тотыла). +6. Календарь йола җырлары шулай ук бертөрле генә түгел. Һәрбер йола төркемендә диярлек, җыр-арбаулар (заклинательные песни), йоланы озатучы һәм тасвирлаучы җырлар (каз, тула, орчык өмәләре җырлары, нәүрүз әйтүләр, сөрән сугулар һ.б. ритуал-уен җырлар) очрый. Бигрәк тә кышкы-язгы этапта фал ачулар, келәүләр, арбаулар өстенлек ала. Җәйге чорга күчкән саен уен җырларына юл ачыла. Бу хәл йолаларның һәм бәйрәмнәрнең состав элементларының кабатланучан булуы белән аңлатыла. +7. Аерым аграр-йола җырларының төрләренә шигъри самимилек характерлы. Әйтик, арбаулар һәм келәүләр үзләренең поэтик алымнары ягыннан чагыштырмача ярлырак, дөресрәге, кыска булалар һәм примитив яңгырыйлар. Бу төр җырлар өчен үзара парлашкан сүзләр ярдәмендә бәйләнеш һәм гади кушымчалар хас. Сюжетсыз булулары белән дә алар аерылып тора, шул ук вакытта, динамика да юк түгел. Аларда империатив тон, боеру, таләп итү, төбәп эндәшү өстенлек итә, ягъни кеше аларда актив функция үти. Сүзнең көченә ышану, сүзгә магия мәгънәсе салу аларда ярылып ята. Болар өстенә, теләк-арбауларны култән хәрәкәтләре ярдәмендә озату үзе үк алардагы рифмаларның төгәл, анык булуына китерә. Аларда, гадәттә, нардуган, нәүрүз, сөрән, яңгыр, кояш, йола корбаннары - кызыл үгез, кызыл әтәч, кара сарык һ.б. образлар катнаша. Калган җырлар исә теге яки бу йолага бәйле рәвештә туган яки барлыкка килгән лирик җырларга якын тора. +Шигъри яктан календарь җырлар халыкның хуҗалык турында туктаусыз хәстәрлек күрүе аркасында туган уй- тойгысын, фикерен, кәефен чагылдыра, хезмәт аша якты хыялны тормышка ашырырга мөмкин, дип ышанучыларның иҗат җимеше булып тора. +Календарь йола иҗатының бары тик махсус экономик һәм социаль шартларда гына барлыкка килүенә шик юк. Игенчелек, малчылык белән шөгыльләнгән барча халыклардагы кебек үк, бу төбәктә дә, нигездә, бердәм тарихи, экономик, психологик һәм башка шундый сәбәпләр аларның барлыкка килүендә төп шартлар булып тора, әмма һәр йоланың һәм аңа бәйле иҗатның чагылыш формасы, характеры, состав өлешләре специфик үзгәлекләре белән аерыла, күптөрле булып күзаллана. Аграр техниканың үтә артта калуы, уңышсызлык, йот булу куркынычы, ыру-кабилә эчендәге үзенчәлекле мөнәсәбәтләр - болар һәммәсе дә аграр йолаларның һәм поэзиясенең саклануына китергән төп сәбәпләр. Җитештерүче көчләр камилләшкән саен, әле капитализм чорында ук, аграр йолаларның яшәвенә көн бетә бара, шул аркада аграр йола поэзиясе дә югалуга юл тота. Совет чорында, 1930 еллардан соң календарь йола поэзиясе дә югалуга юл тота яки төшеп кала. +Дөрес, аерым әсәрләр лирик җырлар рәтенә күчә (тула җырлары, әйлән-бәйләннәр); икенчеләре - сатирик иҗатка (төртмә җырлар, шаян такмаклар); өченчеләре балалар иҗатына (теләкләр, такмак-такмазалар һ.б.) әверелә; келәү, арбау, күрәзәлек җырлары, гомумән, бетүгә юл тота. Аграр йола иҗатының башкарылудан туктавы һич тә аларның тәмам югалып калуын аңлатмый, иң яхшы үрнәкләре художестволы әдәбиятта, татар сәнгатендә яшәешен дәвам итә. Авылларда заман рухына туры килә торган, хезмәт кешесен зурлый торган яңа йолалар туа. Алай гына да түгел, иң борыннан килгән календарь йолаларга да яңа эчтәлек, заман рухы, заман өретелеше килеп керә. Мәсәлән, халкыбызның сабан туе хәзер бөтенләй башка рухта, яңача үткәрелә. Ул милли бәйрәм генә түгел, ә гомумхалык бәйрәменә әверелде. Сабан туеның күңеле иркен, ишекләре бөтен милләтләр өчен дә ачык. Кыскасы, совет халкы бүгенге көн бурычлары белән яши, бүгенге көн пафосын чагылдырган рухи байлык тудыра. +Халкыбызның йола җырлары әле бөтенләй өйрәнелмәгән дип әйтсәк тә, хата булмас. Шуңа күрә Башкортстан дәүләт университетының татар теле кафедрасы тарафыннан оештырыла торган фольклор экспедицияләрендә борынгы йола җырларын җыюга зур игътибар бирелә. Халык авыз иҗатының бу өлкәсе буенча экспедиция ел саен кызыклы гына табышлар алып кайта. Табылган материалларны без, совет фольклористикасында кабул ителгәнчә, ике төркемгә: календарь (аграр) йола җырларына һәм гаилә-көнкүреш йола җырларына бүлеп карыйбыз. +Моңарчы фольклорчылар, бездә календарь йола җырлары сакланмаган, дигәнрәк фикерне үткәреп киләләр иде. Ләкин безнең тикшерүләр күрсәткәнчә, Башкортстанның Ык буе районнарында (татарлар яшәгән Ярмәкәй, Туймазы, Шаран, Бакалы төбәкләрендә) ул шактый киң таралган булып чыкты. Турыдантуры аграр-хуҗалык эшләрен (игенчелек, малчылык, аучылык һ.б.) чагылдырган яки борынгыларның ел фасылларына, табигатькә мөнәсәбәтен күрсәткән йолалар ("Нардуган", "Сөрән", карга боткасы, аю бәйрәме, сабан туй, яңгыр бәйрәме, юа (Наҗар) җыены, көлтә (көзге уңыш) туе, каз һәм тула өмәләре) һәм аларны озатып килүче, тасвирлаучы әсәрләр ("нәүрүзләр", яңа ел теләкләре, самаклары), сынамышлар, җырлар, әйтешләр, такмаклар, сөрән сугулар, халык ышандырулары, юраулар, им-томнар, шулай ук йола уеннары язып алынды. +Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган йола поэзиясе үрнәкләре "Башкортстан татарларының йола җырлары" исемендә берләштереп бирелсә дә, башкарылышлары бер төрле түгел. Кайсы самаклап, такмаклап әйтелә ("Яучы самагы"), кайсы - теләк теләү характерында (арбаулар), икенчеләре елау, сыктау (чеңләүләр һәм сыктаулар) формасында бара. Ләкин аларның һәркайсының үз көе бар, шуңа аларны җырлар дигән бер баш астында бирүне мәгъкуль дип таптым. +Самаклар +(Яучы сүзләре) +Самаклар дигәннән, без монда яучы сүзләрен күз алдында тотабыз. Беренче тапкыр "самак" сүзен Башкортстанның Шаран районында (Күгәрчен-Бүләк, Алпай авылларында) ишеттек. Тугандаш башкорт халкыннан үтеп кергән сүз булуы ихтимал. Самак (һамаҡ) - көйле сөйләм. Халык үзе ничек әйтсә, шулай алырга булдык. +Түбәндәге самакны Күгәрчен-Бүләк авылында яшәүче Нургали бабай Әхмәдуллиннан (71 яшь) язып алдык. +Чеңләүләр +Чеңләүләр, икенче төрле әйткәндә, кыз елату җырлары. Кайсыбер урыннарда кыз чыңлату дип тә сөйлиләр. Анысы - махсус елатучы хатыннар (җиңгәләр) җыры. Аны кыз үзе чеңли белмәгәндә йола таләбе буенча башкарганнар. Түбәндә китерелгән чеңләүне мәрхүмә әнием Хафиза Сәмигуллина өйрәткән иде. +Кызның әтисенә чеңләгәне +Татарлар арасында элек киленнәрне һәм кияүләрне арбап, теләк әйтеп каршылау йоласы була. Түбәндә китерелгән арбау бу юлларның авторы тарафыннан 1965 елда Ярмәкәй районы Иске Турай авылында Шәйдулла Гыйззәтуллин бабайдан язып алынган иде. Ул килен каршылаганда егетнең анасы яки олы җиңгәсе тарафыннан әйтелгән. +Котлы аягың белән, +Таймас табаның белән +Келәмгә бас, киленчәк. +Чүмергәнең май булсын, +Балаларың бай булсын. +Кош-кортларың мул булсын, +Мал-туарың уң булсын. +Өлгер дә бул, киленчәк, +Елгыр да бул, киленчәк. +Түремнән уз, киленчәк, +Арбавым шул, киленчәк. +Назлар +Солдатка алынган вакытларда элекке татар авылларында егетләрдән наз әйттергәннәр, өйдән-өйгә йөртеп сый-хөрмәт күрсәткәннәр. Мәҗлес атна-ун көн буе дәвам иткән. Бөтен авыл, басу капкасын чыкканчы, аларны озатып калган. Түбәндә 1966 елда Бакалы районы Боҗыр авылында яшәүче Алчинов Яков Афанасьевичтан (1898 елгы) яздырган бер наз китерелә. +Хуш, Бәләбәй кала +(Рекрут җыры) +Хуш, Бәләбәй кала, сәхраң дала, +Болытларга тия манара; +Хуш, исән бул, дуслар - без китәбез, +Бәлки кавышып булмас тиз ара. +Хуш, Бәләбәй кала, сәхраң дала, +Елкыларың йөри бәйгедә. +Хуш, исән бул, дуслар - без китәбез, +Бәлки кавышалмабыз мәңгегә. +Хуш, Бәләбәй кала, сәхраң дала, +Һаваларда тия тауга-тау, +Хуш, исән бул, дуслар - без китәбез, +Бәлки кавышалмабыз исән-сау. +ЭЗЛӘСӘҢ - ТАБЫЛА* +Башкортстан татарларының календарь поэзиясе +Еш кына, кем әйтмешли, халык иҗаты өлкәсендә эшләп "теше төшкән" өлкән генә агайлардан да шулай дип әйтүчеләр бар: +- Син, туган, бераз шыттырмыйсыңмы, бармы соң ул, чыннан да, бездә календарь йола иҗаты? Әгәр бар икән, нигә соң бастырып чыгармыйсың, кайда аграр җырлар, нигә алар, һич югында, журнал битләрендә күренми? +Башкортстанда яшәүче татарлар арасында, мәсәлән, йола иҗаты үрнәкләрен шактый күп табарга мөмкин. Күңел биреп, вакытын кызганмый картлар "телен" таба белгән, "тәпи туратка" утырып, авыллар иңләгән кешегә, әйтер идем, әллә күпме табыш очрый. Эзләсәң - табыла. Энҗенең, һәр адымда аунап ятса, кадере булмас иде. Ә бит энҗе бар! +Менә шул гүзәл хәзинәнең гаҗәеп үзенчәлекле бер өлкәсе - календарь иҗат үрнәкләре белән танышыйк, кадерле укучылар. +Сынамышлар +Хуҗалык итүнең ха��актерына карап һәм борынгыларның табигатьне, тирәлекне танып-белергә омтылулары, күзәтүләре нигезендә, беренче чиратта, халык сынамышлары барлыкка килә. Сынамышлар, барыннан да элек, табигатьтәге үзгәрешләргә (яңгыр яву, кар төшү, ел фасыллары алмашыну, кошлар килүкитү, агачларның яфрак яруы яки коюы һ.б.) бәйле. Мәҗүсилек вакытларында туган бу халык сынамышлары соңрак ислам һәм христиан (керәшеннәрдә) дине карашлары белән аралаша. Календарь йола поэзиясенә алар мәкаль-әйтемнар, ышанулар, арбаулар, келәүләр рәвешендә килеп керә. +Билгеле булуынча, Болгар чорында да әле безнең атабабаларыбыз унике иягә табына. Дөресрәге, һәр елның "иясе" (хуҗасы) бар дип инана, шул ияләргә ышана. Соңыннан бу ышанулар халык календарена сынамышлар рәвешендә килеп керә, йола иҗатына әверелә. Бу караш буенча, унике ел бер түгәрәк (мөсәл) барлыкка китерә, һәм ул түбәндәгечә күзаллана: Тычкан, Сыер, Барыс, Куян, Ләү (кәлтә балык), Елан, Елкы, Куй, Мичин (маймыл), Тавык, Эт һәм Дуңгыз еллары. Әлеге елларның, халык ышануынча, һәркайсының үз сыйфаты бар. Башкортстанның Шаран районы Алпай авылында яшәүче Нигъмәтҗан бабай Шәйхуллин (1896 елгы) шушы мөсәл буенча 2018 елга кадәр махсус календарь төзегән һәм шуның белән эш итә. Менә аның календаре: +Мондый календарь нигезендә туган сынамышларны Башкортстанның кайбер татар авылларында әле дә ишетергә мөмкин. Нигъмәтҗан бабай Шәйхуллин телендә алар болай яңгырый: +Барыс елы - байлык, +Тычкан елы - баллык, +Сыер елы - туклык, +Куй елы - кытлык, +Куян елы - йотлык, +Балык елы - мал үсәр, +Барыс елы - бар да үсәр һ.б. +Күрәсез, бу 12 еллык цикл (мөсәл) нигезендә тотемистик ышанулар ятса да, ахыр чиктә алар аграр характерлы, халыкның җир эшкәртү, иген игү, малчылык өлкәсендәге меңәр еллык практик тәҗрибәсенә барып тоташа. +Сынамышлар бик күп төрле һәм гаять катлаулы. Алар хәтта җыр текстларында да очрый. Берничә мисал: +Нигезе: күк күкрәүдән элек торна кычкырса, ел туклыклы була, имеш. +Шәфәкъләр таңга сузылды, - +Яңгыр булуга билге. +Кирәк иде, көтә идек +Җәйгә кергәннән бирле. +Нигезен әйтеп торасы юк шикелле, тел-текстында ята. +Соңлап ярды яфракларын +Быел һәр җирдә агач. +Еллар авыр килер инде, +Булмасак иде тик ач. +Агач яфракларын соңлап ярса, ел авыр килер, дигән халык юравы әлеге җырда чагылыш таба. Мондый мисаллар күп. +Самаклар +Ел каршылау йоласы - нардуган. Гадәттә, ул декабрьның соң гы көннәрендә һәм январь башларында үткәрелә торган була. Дөрес, Башкортстан татарлары бу йоланы нәүрүз (искече 7 нче март) башында да үткәрә килгәннәр. Шуңа, күрәсең, нардуган самаклары нәүрүз әйтүләр белән бер үк вакытта башкарыла иде, дип сөйлиләр. Моңа артык гаҗәпләнәсе юк, болгар календаре белән таныш булган һәр укучы беләдер: безнең ата- бабаларыбыз яңа елны кайчандыр нәүрүздә каршылаган. Ягъни һәр ике йола да яңа елны каршы алуга карый, киләчәк уңыш турында, мал-туарның үрчүе хакында, гаилә иминлеге турында борынгыларның хәстәрлеген чагылдыра, магик ышанулы көнкүреш хәрәкәтләреннән тора. Фал ачулар, күрәзәлек итүләр оештырыла, йорттан-йортка йөреп, теләк теләү характерында сый-хөрмәткә җыр-самак әйтелә. Фал ачканда әйтелә торган иҗат, нигездә, сынамыш, ышану яки күрәзәлек итү характерында. +Менә Башкортстанның Шаран районы Алпай авылында язып алынган фал ачу җырлары: +Нардуганым нарына, +Бакма кеше ярына. +Күрше авыл Алпайда +Мулла көтә, картайган. +Бу җыр тигән балдак иясен - яшь кызны, димәк, карт мулла хатынлыкка ала. +Нардуганым нар төсле. +Матур ярлар бар төсле. +Сиңа гына караганы - +Бөкересе бар төсле һ.б. +Самак исә бөтенләй башка. Башкортстанда ул "нардуган җыры" яки "нәүрүз әйтү" дип тә йөртелә. Хәзерге телгә күчер сәк, самаклар алар - яңа ел теләге җырлары. Шулардан үрнәкләр: +Нардуган, нардуган, +Нардуган, хуҗалар, +Котлы, мөбарәк булсын, +Тормыш түгәрәк булсын, +Мал-туарыгыз артсын, +Колыннарыгыз чапсын, +Игеннәрегез бик уңсын, +Күкәй кебек тук булсын. +Нардуган, нардуган. +Монысы нардуган самагы булды. Инде нәүрүз әйтү дигәнен дә китереп үтик: +Бусы - яңа ел кичәсендә утырмага җыелган яшь кызларның җыры. Кешесенә карап, нәүрүз әйтүләрнең тексты да үзгәрә: +Нәүрүз килә яшәреп, +Яшәреп тә теш ярып. +Сөләйман абзый, көтәмсең, +Табак-савыт бирәмсең? +Нәүрүзгә табак кирәк, +Табакка кабак кирәк, +Май, күкәй, калак кирәк, +Сиңа яшь кортка кирәк: +Тамагыңны туйдырыр, +Күп балалар тудырыр, +Иген-икмәк уңдырыр, +Күмәчең дә кызганма, +Озак яшә, сызланма, +Нәүрүз, нәүрүз! +Самаклар гел бер характерлы түгелләр. Сорау-җавап рәвешендә дә очрыйлар: +Теләкне ничек тели беләсең бит. Менә ашап-сыйланганнан соң әйтелгәне: +Урыс капка, +Тәрәзәң япма, +Әйтәбез нәүрүз! +Ярлыкасын ходай, +Еллар килсен уңай, +Нардуган бүген, +Әбекәй, сөен, +Нәүрүз! +Нәүрүзчеләрне яки нардуганчыларны сыйламаган очракта, ата-анасын кушып тиргәгәне дә, куркытканы да юк түгел. Йоласы шундый - берәү дә үпкәли алмый. Менә "йомшаграк" итеп әйткәне. +Нәүрүз, абыз түткәем! +Бир маең, ипекәең. +Бирмәсәң - тартып алырмын, +Чүлмәкләрең ярырмын! +Нәүрүз! 1 +Сөрән сугулар +Иң олы календарь йолаларның берсе - сөрән. Бу бәйрәм дөньядагы күпчелек халыкларга билгеле. Ел фасылы алмашыну - язга чыгу белән бәйле ул. Явыз рухларны куу, кыштан котылу, язгы кояшны котлауга кайтып кала. Чувашларда - суран, мариларда сур'ам, керәшеннәрдә - сүрән. Бу көнне төркем-төркем яшьләр, быргылар кычкыртып, өйдән-өйгә кереп, сыйланып йөри, бүләк җыя, сөрән суга (сөрән сала). Хуҗалар сыйламаса, алар үзләре кергән өй учакларын сүндерә, идән-сәке такталарын куптара һ.б. зыяннар эшли торган була. Сөрән сугулар белән нәүрүз әйтүләр дә кайчак үзара бик охшашалар. Ләкин аермалар да юк түгел. Игътибар итик: +Сөрәнчеләр: +- Әби-бабай, аманмысыз, +Аш-тәгамнәр салганмысыз? +Хуҗалар: +- Маяшлар әзер, туганнар, +Утырыгыз оланнар! +Сыйланганнан соң сөрәнчеләр хуҗаларга изге теләкләр белдерәләр, мактау яудыралар: +Алтын да гынай ишек, көмеш тупса, +Атлый да гынай йөгереп без кердек. +Әби дә бабай - илнең солтаннары, +Табыннарыгызны лай хуп күрдек. +Аслары ла йомырка, өсләре - май, +Тәбәләре телең йотарлык. +Кибән-эскертләрегез ишәйсен, +Гомерегездә күрмәгез тарлык! +Сүз дә юк, сөрән сугуларның тел-тексты вакытлар узган саен үзгәреш кичерә, ләкин бер нәрсә даими кала: кереш өлеш (йорт хуҗаларына мөрәҗәгать итү), төп өлеш (бүләк яки аш сорау) һәм традицион бетем (бүләк биргәндә - мактау, бирмәгәндә - янау, куркыту). +Шунысы кызыклы, сөрән сугу җырлары аерым очракта турыдан-туры самак (такмаза) формасын ала. Бу, күрәсең, шуның белән аңлатыла: календарь йолаларның барысында да йорттан-йортка йөреп ашамлык һәм бүләк җыю була. Шуңа күрә аларның исемнәре үк шуңа ишарә бит: нардуган кычкыру, нәүрүз әйтү, сөрән сугу - барысында да хәбәр салу бар. Менә сөрән сугуларның самак формасында килгәне: +Сөрән сугып очтан-очка, +Килеп җиттек Куанычка, +Хәтәр, диләр, сырасы, - +Бирсә, ничек чыдасы, +Мал-туарлы курасы, +Иген тулы бурасы, +Улына кәләш кирәк, +Сөрәннән киңәш кирәк. +Куаныч агай, үгез суй, +Өстәп, кызыл туның куй. +Илдән-илгә йөрербез, +Матур кызлар күрербез, +Даулап алып бирербез, +Яулап алып бирербез! +Ә син, абыз түткәем, +Бир сөт, май, ипекәең. +Бирмәсәң, бирмәсәң, +Без әйткәнгә күнмәсәң, +Нурлар төшмәс йөзеңә, +Хурлар төшәр үзеңә. +Келәүләр +Келәүләр яки теләүләр календарь иҗатта шактый зур һәм үзенчәлекле урын билиләр һәм бик күп йолаларда актив чагылалар. Мәсәлән, мәҗүсилек чорыннан сакланып калган шундый йолаларны күрсәтергә мөмкин: карга келәве (карга боткасы яки карга туе), балык келәве (балыкның күп булуын сорап үткәрелгән бәйрәм), кыр келәве (яңгыр боткасы яки яңгыр бәйрәме), ызба келәве (яңа өй котлау мәҗлесе) һ.б. Хәтта борынгы җирле календарь буенча махсус келәү ае була, елның алтынчы аена - көз башына туры килә. +Билгеле булуынча, Ислам дине үзенең бөтен яшәве дәверендә мәҗүсилеккә каршы каты көрәш алып барган. Ләкин бер генә диннең дә әле киң масса аңыннан мәҗүсилекне соңгы чиккәчә кысрыклап чыгара алганы юк. Бигрәк тә җитештерү көчләренең түбән, примитив булуы аркасында киң масса борынгы мәҗүсилекне ташламый. Дөрес, безнең яңа тормыш һәм социализм шартларында һәртөрле мәҗүси табынуларга урын калмый. Ә менә шул чордан килгән иҗат балалар фольклоры, уеннары сыйфатында һаман да очраштыра. Мәсәлән, карга боткасы, яңгыр бәйрәме уздырулар, шул чакларда йомырка тәгәрәтеп уйнаулар, карга булып кычкырулар, тавык булып кыткылдаулар (карга туенда), су сибешүләр (яңгыр туенда) һәм азактан табигатьнең иң гүзәл бер җирендә күмәк аш оештырулар, уеннар уйнау, җыр-сүздә алышулар - бала-чага өчен, билгеле инде, искиткеч күркәм, хозур тоела. Мәҗүсилек дәвереннән килгән иҗат, шул исәптән келәүләр дә, менә ни өчен бу уеннар (йолалар) белән бергә балалар репер��уарына килеп керә, инде аларга хәзер бернинди магик эчтәлек салынмый. Борынгылар исә сүзләр ярдәмендә, мөрәҗәгать итүләр аша киләчәк уңышның, мал-туарның, гаиләнең язмышын хәл итеп була дип уйлаганнар, шуңа омтылганнар. Келәүләрнең безнең көннәргә килеп җиткәннәрендә дә менә шул күзәтелә. Берничә мисал китереп үтик. +Чәчү тәмамланып, игеннәр шытып чыгуга (тамыр җибәрүгә) Башкортстанның Ык буе районнарында борынгылар Җир-анага, Кояшка табыну, келәү әйтү үткәргәннәр. Шуның келәве: +Корылыклы елларда исә кыр келәве (яңгыр боткасы) үткәрелә торган була. Бу очракта шулай ук кояшка (бар нәрсәгә тереклек бирүче символ итеп каралган) һәм болытка, яңгырга мөрәҗәгать иткәннәр, кием белән суга кереп, келәү әйткәннәр. Аерым урыннарда ак алаша, ак үгез, ак сыер, ак балык (ак - иминлек символы) корбан иткәннәр. Дөрес, күбрәк очракта корбанга кара сыер һәм кара сарык куелган. Чөнки, борынгыларның ышануынча, соңгылары яңгыр, кара болыт символы булып күзалланган. Кыр келәвенә мисал: +Яңгыркаем, яу, яу, яу! +Илгә ачлык килмәсен, +Ачтан халык үлмәсен, +Чума чире йөрмәсен! +Яңгыркаем, яу, яу, яу! +Иген-ашлык куп булсын, +Башаклары тук булсын, +Кибән-эскерт зур булсын! +Яңгыркаем, яу, яу, яу! +Кара сарык суярмын, +Ботын сиңа куярмын, +Сөтле сыер абзарда, +Бар да булыр яуганда, +Яңгыркаем яу, яу, яу! +Уңыш җыеп алганнан соң, тоташ келәү ае уздырылган. Келәү аеннан калган иҗатның аерым чаткылары бүгенге көндә дә очраштыра. Шуңа мисал: урак беткәннән соң, уракчы хатын-кызлар җирдә тәгәрәшеп аунаганнар һәм келәү әйткәннәр: +Формалары һәм төзелешләре ягыннан келәүләргә үтә якын торган иҗат бар: ул җар салулар. Әмма җар салулар, келәүләрдан аермалы буларак, бары тик кыш язга борылган вакытта гына яңгыраганнар һәм келәү йолалары шикелле олылап уздырылмаганнар. Җар салуларның иң яңгыраган ае - нәүрүз, хәзерге календарь буенча март ахыры һәм апрель башы. Бу айда борынгылар, аеруча бала-чага һәм яшьләр, биегрәк урыннардан, йорт, кура башларыннан, тау-түбә өсләреннән торып, кояшны чакырганнар, сүзләр ярдәмендә тизрәк кышны озатырга тырышканнар, камырдан пешерелгән кошлар "очырганнар" (очлы таякларга, колга башларына кадап йөгергәннәр). Бу кошларның очып йөрүләрен күргәннән соң, борынгылар уенча, янәсе Кояшны тоткарлап, кышны саклап торучы кара көчләр курка, өркеп кача. +Җар салулар үзләре дә бик күп төрле. Арада бүгенге көндә дә балалар репертуарында шактый популяр булганнары бар: +Кайсыбер җар салуларда корбан терлекләре турыдан-туры вәгъдә ителә: +Асыл кояш, болай кил, +Эт кояшы, тегеләй кит, +Майлы кашык бирермен, +Кызыл үгез суярмын, +Итен сиңа куярмын, +Майлы таба бирермен, +Кояш, чык, чык, чык! +Җар салучылар ярдәмгә кошларны да алалар. Мәсәлән, Башкортстанның Миякә районы Сатый авылында Гани бабай Абдуллиннан (1881 елгы) язып алынган җар салуларның берсендә болай диелә: +Асыл кояш, кил бире, +Кил бире, китмә кире! +Кошлар да көтә сине: +Тавыклар да кыткылдый, +Чыпчыклар да чыркылдый, +Ак үрдәкләр бакылдый, +Ата казлар каңкылдый, +Каргалар да каркылдый, +Уйнап йөри кызылтүш. +Юлга чыккан сыерчык, +Бар да җара: кояш чык! +Кызыл әтәч куярбыз. +Асыл кояш, җәһәт кил. +Яшел җәйне тизләп кил. +Җырлар +Халкыбызда элек-электән килгән бер матур йола саклана. Ул - өмәләр үткәрү. Нәкъ менә өмәләр вакытында кайчандыр, хезмәткә ямь, яшәүгә тәм биреп, җырлар яңгыраган һәм хәзер дә яңгырый. Тарихлар төпкеленә киткән саен, өмә җырларының тел-тексты да мәҗүсилек эзләрен үз эченә күбрәк ала бара. Бу аңлашыла да. Чөнки, алда әйтелгәнчә, безнең ата-бабаларыбыз хуҗалык итүнең һәммә тармагына сүзләр ярдәмендә йогынты ясарга, әлеге очракта эшне җиңеләйтергә мөмкин, дип караганнар. Безнең көннәргә килеп җиткән өмә җырларында турыдантуры йолачылыкны чагылдыру мотивлары күренми. Халык ышанулары, табынулары бөтенләй диярлек чагылмый. Еш кына аларда семья, никах темасы урын ала. Мондый хәл башка халыкларның календарь мирасында да күзәтелә. Шулай да өмә үткәрү ритуаллары шактый тотрыклы яшәвендә дәвам итә. Мәсәлән, Башкортстанның Чакмагыш, Шаран, Бакалы, Ярмәкәй төбәкләрендә каз өмәләре вакытында борынгыдан калган шундый ритуаллар очрый: а) өмә башлыгы сайлау (беренче булып өмәгә килгән кыз), б) өмәгә бары тик ата-анасы булган кызларны дәшү (казларның нәсел-нәсәбе туктамасын, янәсе), в) йолыкканда каз идәнгә төшәргә тиеш түгел (югыйсә, киләчәктә казлар уңмый), г) су буена җиткәнче каз каурыйларын чәчеп бару һ.б. Җырларда исә болар берсе дә чагылыш тапмый. Игътибар +Шундый ук хәлне башка төр өмә җырларында да күзәтергә була. Тула өмәсенә бәйле җырларны алып карыйк. Яшьләр хәзер тула басуның ни икәнен дә белмиләр. Ә бит тула басуы җиңелдән булмаган. Көн генә җитмәгән, чыра яктысында озын кышкы кичләрдә (январь, аеруча февраль айларында) эссе су белән станок (куша) артында туктаусыз эш итәргә туры килгән. Бу эш барыннан да элек хатын-кызлар җилкәсенә төшкән. +Дөрес, тула өмәсенең дә үзенә генә хас ритуаллары бар. Ләкин җырларда бу ритуаллар, йола элементлары, гомумән, чагылыш тапмый, дисәк тә, хата булмас. Шулай да кайсыбер текстларда күпмедер дәрәҗәдә тула җырларының барысына да уртак моментларны табарга мөмкин. Күз салыйк: гадәттә төшке ялга туктаган чакларда тула өмәсе уздырылган йортның тәрәзәсе янына егетләр җыела. Тулачылар (кызлар) аларны тәрәзә аша тула ашы (коймак) белән сыйлыйлар. Шунда гармунга кушылып җыр-әйтеш булып ала. +Шуннан соң җыр егетләр белән кызлар арасындагы каракаршы әйтеш формасына күчә: +Кичке ял вакытында һәм эш соңында янә дә уеннар оештырыла, җырлар ишетелә. +Башкортстанның Ык буе регионында өмә җырлары хәтсез табыла. Арада шулай ук печән өмәсенә, урак өмәсенә, орчык өмәсенә, бура өмәсенә караган җырлар еш очрый. +Шулай итеп, татар халкының календарь йола поэзиясе дә, вакытлар ��ынавын үтеп, безнең көннәргә килеп җитә. Шигъри яктан алар халыкның хуҗалык турында, гаилә иминлеге хакында туктаусыз хәстәрлек күрүе аркасында туган уй-тойгысын, фикерен, кәефен, ни-нәрсәгә табынуын чагылдыра, хезмәт ярдәмендә генә якты хыялны тормышка ашырырга мөмкин дип ышанучыларның иҗат җимеше булып тора. Шуңа күрә дә календарь иҗатның күп кенә төрләреннән (самаклар, келәүләр, фал ачулар, күрәзәлек итүләр, арбаулар һ.б.) иң яхшы үрнәкләр матур әдәбиятта, сәнгатьтә яшәвен дәвам итә. +КОЯШ БЕЛӘН АЙ МИКӘН...* +Халкыбызның авыз иҗатында туй поэзиясе зур урын алып тора. Жанр составы ягыннан бу мирас шактый катлаулы һәм үзенчәлекле. Башкортстанның Ык буе регионында безгә, мәсәлән, туй циклы поэзиясенә караган дистәдән артык жанр белән очрашырга туры килде. +Шулардан аеруча игътибарга лаеклы түбәндәге жанрларны күрсәтергә мөмкин. 1. Җырлар (гадәти туй җырлары). 2. Сыктаулар, ягъни кыз елатулар. Башкортларда - сеңләүләр, каракалпакларда - сыңсулар һ.б. 3. Таңкучатлар. Таң әтәчләре кычкырганда, ярәшелгән кызның ахирәтләре белән берлектә хушлашу, үпкә белдерү җырлары. 4. Шәмчыраклар - кияү егет ләренең кыз йортына кияүне алып килгәндәге җырлары. Гадәт тә, кияү ике яктан факеллар яндырып барган егетләр уртасында килә. Таңкучатлар, нигездә, керәшеннәрдә очраса, шәм чыраклар - мишәрләрдә, шулай ук типтәр кебек этник төркем нәр арасында очрый. 5. Самаклар - яучы такмазалары. 6. Яр-ярлар. Күп кенә төрки халыкларда очрый: каракалпакларда - хау-жар, үзбәкләрдә - яр-яр, казакъларда - жар-жар, ногайларда - хей-жәр һ.б. 7. Баглаулар - күпчелек урыннарда бирнә җырлары исемендә билгеле, башкорт халкының "йыуа са"ларына да якын тора 8. Типсәүләр - кияү егетләренең килен төшергән вакыттагы юл җырлары. Пенза мишәрләре вәдәкләр дип атый 9. Арбаулар. Кияүгә - кияү арбаулар, киленгә килен арбаулар әйтелә. Борынгы магиячелеккә бәйле иҗат. 10. Әйтешләр. Шулай ук төрки халыкларының күбесендә очрый: казакъларда - айтыс, кыргызларда - айтыш һ.б. Кара-каршы әйтешүгә корылган бу иҗат туй циклында зур гына урын тота, кияү егетләре белән кыз ахирәтләре, кодалар белән җиңгәләр һ.б. арасында бара. 11. Бит ачулар - яңа төшкән киленгә киңәш-теләк; кияү, каената, каенана, каениш, каенсеңле һ.б. алдында киленгә үзен ничек тотарга тиешлеге хакында традицион шигъри күрсәтмә. 12. Кияү ябулар - зөфаф кичендәге җиңгә сүзләре. Болардан тыш мактаулар, хурлаулар, баталар һ.б. шуның кебек поэтик төрләрне күрсәтергә булыр иде. Бу гаҗәеп бай материал борынгы туй йолаларын, шулай ук халык җырларының эчтәлеген, табигатен, шигърият белән йолалар арасындагы бәйләнешләрне өйрәнүдә кыйммәтле чыганак була ала. +Татар халкының туй поэзиясе борынгы кыз урлауларга һәм сату-алу никахына (яучылауга) корылган йолаларны да күз алдында бастырырга ярдәм итә. Мәсәлән, борынгы яучылау формулаларында сакланып калган берничә символик образга мөрәҗәгать итик: +Аклы куй биредә яшь кыз белән яшь егет образларын символлаштыра. Бу образлар халык ышанулары, магиячелек белән бәйле. Янәсе, усал, явыз көчләр, сүзнең ни турында барганын белмәсәләр, зыян итә алмый калалар: укларын "аклы куй"ларга юнәлтәләр. Яучы килеп киткәннән соң, кызны ярәшү хакында да җиңгә болай дип хәбәр итә торган була: "без куй башы еттек әле". Кыз шуннан соң гына үзенең ярәшелгәнлеген белгән. Яулап алу мәгънәсе яучы сүзенең дә төбендә ята. Ул үзен көчле итеп күрсәтергә тырыша. +Каеш баулы лачыным бар, +Былбылыңа килгәнмен. +Син тимер булсаң, мин - күмер, +Эретергә килгәнмен. +Былбыл - яшь кыз, каеш баулы лачын - шул былбылга күзе төшкән егет, кызның ата-анасы тимер булса да, карышудан мәгънә юк: яучы барыбер күңелләрен эретәчәк. Шулай ук туй поэзиясендә еш кына очрый торган "аягы бәйләнгән тутый кош", "тозакка төшкән былбыл яки кәккүк", "шоңкар яки бөркет тырнагына эләккән бүдәнә, күгәрчен" һ.б. шундый символлар бары тик борынгы йолачылык (бу очракта - кыз урлау, кызны яулап алу) нигезендә генә аңлатылырга мөмкин. +Сату-алу никахына корылган туй йолаларыннан калган образлар да аз очрамый. Шул ук яучы самагында, мәсәлән, "Сездә - товар, бездә - сәүдәгәр", яки: "Сездә - ак мал, бездә - купец" кебек гыйбарәләр очрый. +Товар, ак мал - яшь кыз, сәүдәгәр яки купец - егет икәнлеге яхшы аңлашыла. Кайбер очракта исә поэтик образны белми торып, җырның чын мәгънәсен аңлавы авыр. Мәсәлән, таңкучаттан бер өзек алыйк: +Кыз бу җырны никах иртәсендә, таң әтәчләре кычкырганда, әтисе йоклап яткан тәрәзә каршысына килеп җырлый. Йола буенча, бу вакытта ата кеше, тәрәзә ачып, кызына тәңкә бирергә тиеш. Әгәр шулай аның күңелен күрмәсә, сатылган кызның җаны тынмый, соңыннан өрәккә әйләнеп, үч алуы да ихтимал, дип уйланылган. Әлеге җырда әнә шул йола чагылыш таба. Дөресрәге, биредә йола үзгәрү яки төшеп калу аркасында, аерым традицион элементларның поэтик образлар сыйфатында гына яшәүгә күчүе күренә. Мәсәлән, безнең кулда Башкортстанның Бакалы районында язып алынган ике кияү ябу җыры саклана. Сүз уңаенда, шуны да әйтеп китик: кияү ябу йоласы билгеле булса да, аңа мөнәсәбәтле сүзләр хәзергәчә беркайда да очраганы юк иде. Шуларның берсендә болай диелә: +Кыз күрми - бил чишелми, +Су күрми - итек чишелми, +Кыз келәте ишелми, +Юкка коймак тишелми. +Алаша кибәннән өрекмәс, +Кыз кияүдән курыкмас, +Икәү булып ятыгыз, +Өчәү булып басыгыз! +Бу сүзләр - феодализм чорындагы татар крестьянына хас этик һәм эстетик идеалларының үзенчәлекле көзгесе, дияргә мөмкин. Чынлап та, йола буенча кыз куенына керер алдыннан кияү тун өстеннән кара билбау буып алган, аның очын бик нык яшереп, чуалтып ураган. Кыз шуны тиз генә чишә алмаса, иң зур хурлык саналган. Аяк салдыру, егетнең аягын юу шулай ук кызга йөкләтелгән. Кияү ябу сүзләрендә, күрәсең, шуларга ишарә ясала. "Юкка коймак тишелми" диюдә дә кияү коймагы белән бәйл�� бер мәгънә ята. Зөфаф төненнән соң, иртә таңда, мунча кереп чыккач, кияү егетләре кыз келәтенә җыела. Төп йортның килене булса - килен (җиңгә) исеменнән, җиткән кызлары булса - шул кыз исеменнән ишек аша коймак бирелә. Әгәр кәләш үзен гыйффәтсез тоткан булса, кияү әлеге коймакның нәкъ уртасына пәке кадап чыгарган; нәтиҗәдә, туй таркалган, кызның язмышы еш кына бик аяныч тәмамланган. Димәк, йола үзе онытылганнан соң да әле, ритуал элементлары шигъри детальләр рәвешендә яшәвен дәвам итә. +Туй поэзиясендә, батыр, кыю егет образы еш кына идеаллаштырып бирелә. Дөрес, кайвакыт аңа ачы сүзләр дә ишетергә туры килә: +Безнең кияүнең капкасы, +Нарат икән аркасы. +Нарат булмый ни булсын, +Талап җыйган акчасы. +Кәләш еш кына үтә чибәр, уңган итеп тасвирлана. Ул - әнкә сенең бердәнбере - бакчадагы гөлгә, болында үскән хуш исле чәчәк һ.б. шундый образларга тиңләнә, "хан кызы" дип зурлана. +Бу үзенчәлек әйтешләрдә дә саклана. Туй драмасы вакытында, кияү егетләре ишек бавын сатып алганнан соң, ишек аркылы кияү белән кәләшнең әйтешләре башланган. Мондый әйтеш ләр, йоланың төп мәгънәсе югала төшкәч, бары поэтик туй уенына, шаяруга әйләнә. Шәмчыраклар һәм типсәүләр кебек поэтик текстлар да шул ук хәлгә юлыга. Ярмәкәй районы, Усман-Ташлы авылында Дәүләтгәрәй Гәрәевтән язып алынган типсәүнең бер өзегенә игътибар итик: +Ил асылы - егеттә, бум-бум. +Ир асылы - кибиттә, бум-бум. +Бөтен дөнья таң калсын, бум-бум, +Җыр-типсәүләр таралсын, бум-бум! +Шоңкар кошның кулына, бум-бум! +Былбыл кунган юлында, бум-бум. +Кояш белән ай микән, бум-бум, +Күз чагыла нурына, бум-бум. +Биредә поэтик образлар үстерелә, бер строфадан икенче строфага җәелдерелә. Кыз - ил асылы, егет - ир асылы, икесе дә кибиттә (ягъни, кибиткада) бара. Кияү егетләре аларга җыр- типсәү җырлый, ахырда ике яшь күңел кояш белән айга охшатыла. Шул рәвешчә, шигъри образлар, лирик төзелеш, лирик аһәң-көй типсәүләрне йола тематикасы белән генә чикләми, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә ирекле, мөстәкыйль яшәешлегә әверелдерә. +Ә менә сыктаулар кәләшнең бөтен эчке дөньясын, аның ачы, аянычлы язмышын, өметләрен һәм шикләрен, психологик кичерешләрен барча тулылыгы белән ачып сала. Гомумән, сыктауларда чынбарлык, кем сыктауга карап, төрлечә бирелә. Мәсәлән, бер очракта кияү йорты сарайга тиңләнә; икенче карасаң, ул "бөкресе чыккан тавык кетәге" диелә. Бу яктан бигрәк тә кызның ата йортыннан киткәндәге сыктаулары характерлы. Яшь хатын үзенең мал урынына сатылганына көенә, ире йортындагы киләчәк тормыш өчен кайгыра. Аны барыннан да элек каенанасы борчый: +Чылтыр да чылтыр чын чынаяк, +Чылтыратмый ничек юармын? +Каенанага ярау авыр, диләр, +Каенанама ничек ярармын?! +Өстәвенә, ул инде каенанасы белән таныш, күңелендә начар фикер дә туган: +Аръякта да саз башы, +Биръякта да саз башы. +Шунда торган бианамның +Аждаһа тел, таз башы. +Шуңа күрә үзен алдап-кодалап йөргән яучыга кыз��ың нәфрәте аерата көчле: +Алда киткән аткаемның +Эшлиясе яшел чук. +Яучы булган Гарифҗанны, +Ходаем, берүк яшен сук! - дип аны каргый, әтисенә да өлеш чыгара: +Сыктауларда да, күрәсең, таныш образлар, йола белән бәйле мотивлар урын ала: каенана еш кына кире сыйфатларга төрелә, ата-анага үпкә, шелтә яңгырый. +Бит ачу һәм яр-яр йолаларына бәйле иҗат та символик образларга бай. Кызның толымын икегә ярып үрү, шул вакытта яр-яр әйтү - бу инде кияүгә бирелү символы. Ярәшелгәннән соң кыз бөркәнчек яки яулык ябынып йөрергә тиеш. Яулык бөркәндерү - шулай ук кияүгә бирелүне аңлаткан. Символик образ сыйфатында ул кызның сыктауларына да үтеп керә: +Атыңа печән сал, җиңгә, +Авызлыгын ал, җиңгә. +Башыма яулык япканчы, +Татлы җаным ал, җиңгә. +Әлеге сыктауларның мәгънәсен аңлау өчен турыдан-туры йола ритуалларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу бөркәнчекне яки яулыкны бары тик кияүнең энесе (каениш) кенә ача, салдыра ала торган була. Соңрак туган туй поэзиясендә мондый символик образлар йолачылыктан аерылып чыга, шартлы яки гиперболик төс ала. +Кыскасы, туй йоласы поэзиясенең барлык жанрлары да бер- берсе белән тыгыз бәйләнештә туа һәм үсеш кичерә, йоладан һәм практик кулланылыштан аерылгысыз рәвештә яши. Соңгы үсеш баскычында туй поэзиясе беренчел яшәеш чикләреннән чыга, халыкның классик җырлары дәрәҗәсенә күтәрелә һәм гаҗәп үзенчәлекле рухи байлыгыбызга әверелә. Йолачылыкка бәйле рәвештә туган образлар да үзләренең төп мәгънәсен югалтып, мөстәкыйль шигъри символлар рәвешендә яши башлый. +Халык сынамышлары һәм хуҗалык эшчәнлегенә бәйле йолалар әле мәҗүсилек чорында ук барлыкка килгән. Гарәп сәяхәтчесе Ибне Фазланның әйтүенә караганда, Болгар чорында яшәгән татарлар, мәсәлән, 12 иягә табынган. Бигрәк тә җәнлек-җанвар, кош-кортка табыну көчле була. Күпчелек төрки кабиләләр шикелле үк, татарлар да, шул исәптән Ык буена урнашкан ыру-кабиләләр дә, элек заманнарда һәр елның "иясе" бар дип уйлаганнар. Соңыннан бу карашның ныгып, халык календарена сынамышлар рәвешендә килеп керүен, йола иҗатына әверелүен күреп була. Бу караш буенча унике ел бер цикл (мөсәл) барлыкка китерә һәм алар түбәндәгечә: Тычкан, Сыер, Барыс, Куян, Ләү (балык, кәлтә), Елан, Елкы (ат), Куй (сарык), Мичин (маймыл), Тавык, Эт, Дуңгыз. Әлеге елларның һәрберсенең үз билгеләре нигезендә туган календарь сынамышлар хәзер дә бик күп очрый. Берничә мисал: +Барыс елы - байлык, +Тычкан елы - баллык, +Сыер елы - туклык, +Куй елы - кытлык, +Куян елы - йотлык, +Елан елы - баллык, +Дуңгыз елы - байлык һ.б. +12 еллык мөсәл нигезендә тотемистик ышанулар ятса да, ахыр чиктә алар аграр характерлы һәм халыкның авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү, малчылык өлкәсендәге меңәр еллык тәҗрибәсенә тоташалар. +Билгеле булганча, Россиядә Петр I тарафыннан кертелгән календарь системасы татарларда бары тик XIX йөз урталарында гына ныклап урнаша. Ә аңа кадәр Зодиак йолдызлыгына нигезләнгән язма календарь белән эш ителә. Аның шактый киң таралган булуын сөйләүче истәлекләр, күзәтүләр хәтсез табыла. Мәсәлән: +Шунысы игътибарга лаеклы, бу сынамышларда китерелгән сөнбелә, гакрәп, сәвер, хут, җәүза, кавәс кебек Зодиак йолдызлыгы буенча алынган гарәпчә ай исемнәренең төрки халыкларда үз вариантлары яшәп килгән. Мәсәлән, сөнбелә - сөнбел чәчле кыз (август), гакрәп - чаян (октябрь), сәвәр - үгез (апрель), хут - балык (февраль), җәүза - игезәк (май), кавәс - җәя (ноябрь) һ.б. +Аларның һәммәсендә дә ел фасылларын сынау, табигать тормышына игътибар итү күзгә бәрелә һәм хуҗалык эшләренә илтеп бәйләү омтылышы төсмерләнә (хут керде - хатыннар артына ут керде, ягъни хут - февраль, искечә 7 мартта чыга). Бу айда хатын-кызлар киндер станнарына утыра - алар өчен кызу, ут көннәр башлана. Нәкый ага Исәнбәт, иранлылардан алынып, нәүрүз (март) ае белән башлана торган кояш системасы календаре булганлыгын да әйтә. Һәрхәлдә, бер нәрсә бәхәссез - борынгы татар календаре аграр характерлы. +Иң башта шуны әйтик, бу язмада Башкортстанның Ык буенда яшәүче татарлары арасында таралган йолалар һәм җырлар гына күз уңында тотыла һәм алар ел фасылларына, хуҗалык эшләренә ярашлы рәвештә тикшерелә. Шул ук вакытта йола вакытында катнашкан башка иҗат төрләрен дә читләтергә ярамый. Чөнки ансыз теге, яки бу ритуал турында төгәл картина тудырып булмый. +Яңа елны каршылау йолаларыннан иң киң таралганы - Нардуган. Гадәттә, ул декабрьнең соңгы көннәрендә һәм гыйнвар башларында уйналган. Дөрес, элегрәк ул Нәүрүз (март) аенда да үткәрелгән. Ягъни, бу йола заманга карап яраклаша бара. Асылы белән ул дөньядагы күпчелек халыкларга хас ритуалларны үз эченә ала һәм киләчәк уңыш, мал- туарның үрчүе, крестьян гаиләсенең иминлеге өчен борынгыларның хәстәрлек күрүен чагылдырган магик һәм көнкүреш йола хәрәкәтләреннән тора, күрәзәлек итүгә, табигать һәм тирәлекне аңларга тырышуга кайтып кала. Нардуган йолалары берничә көн дәвам иткән. Яңа елга каршы көндә махсус ашлар пешерелгән (нардуган һәм нәүрүз ашлары). Аларга муллык теләү мәгънәсе салынган. +Төрле уеннарга бай Нардуган йоласының эчтәлеге күпчелек халыклар өчен уртак - йөзек белән күрәзәлек итү (йөзек салыш). Благовар районы Каргалытамак авылында яшәүче Фатыйма әби Терегулова 1971 елда безгә әтисеннән ишетеп калганнарны һәм кечкенәдән үзе күргәннәрне болай дип сөйләгән иде: +"Мәрхүм әткәй әйтә иде, нәүрүз әйтмәк фарыз, бабаларыбыз җоласы, дип. Шәриктәшләр, җәнә сабакташлар берлән сөекле остазларымны чаналарга утыртып, урам буйлап, җорттан җортка җөреп, нәүрүз көйләп чыгу савап, дип әйтә иде. Без яшь чакта да бар иде бу җола. Һәркем хәленчә, җоласы кушканча, күкәй, җарма, прәннек, күмәчләр бирә. Камзул, тастымал бал, чәй, казылык, бөркәнчек ишеләр дә була инде. Бәгъзеләр үзләренә алып кереп сыйлап та чыгаралар. Нәүрүз шулай каршылана. Аш-су күп була. Аннары, кызлар, аулак өйләргә китә идек кич белән. Җөзек-балдакларны табак савытка сала идек тә (табакның өсте каплаулы, абруйлы абыстай биргәне сулы: аңа яңа пешкән әпекәй ваклап та салына иде борынрак. Болай да гаеп түгел инде, салсаң җарай, салмасаң җарай). Шул. Берәү артка карай, берәү җыр башлай. Калганнар кушыла. Җыр бетүгә артка караган кыз әйләнеп, тиз генә сулы табактан берәр җөзек-балдак ала. Кем җөзеге булса - җыр шуңа хуш килә, шуңа кияүгә барасың. Аннары, кеше аягы басылгач, төнге берләрдә, чүп-чарны себереп урамга түккәннән соң, тышка чыгып тыңлана идек. Кайдан эт өрсә - шул җакка китәсең, диләр иде. Тынга бару була иде. Ул болай. Җараткан җегете булган кыз ахирәтен ала да, шул җортның тәрәзә төбенә барып тын көтә. Тыңлап тора: җегете әрме китәме, юкмы; әрмедә булса, кайтамы, юкмы - шуларны белә. "Китте", "кайтмады", "ашамас" кебек сүзләр ишетелсә, - җегет китә, "ашай", "кайтты" сүзләрен ишетсә - кире кайта. Уллары әрме китәсе көтелгән хатыннар төшлек салдыра. Төшлек салу да хикмәтле. Улы әрме китәсе ана улының нинди булса да киеменә хәер төреп, иң фәкыйрь карчык ка төшлек салырга китерә. Төшлекче карчык шул киемне баш очына салып җата. Иртәгесен ниләр күрсә, шул төшне сөйләй". +Нәүрүз - фарсы сүзе, ел башы дигәнне аңлата. Фарсылар яңа елның беренче көне итеп, хәзерге календарь белән искечә 7 мартны саный. Төрки халыклар кулланып йөрткән Ай-Кояш календаренда ай исемнәренең берсе шулай ук Нәүрүз дип атала. Бу атама фольклорда да чагыла. Борынгы болгар-татарларның бәет мирасында "Нәүрүз бәете" дигән әсәр билгеле. +Нардуган кичәләренең соңрак "нәүрүз кичәләре" дип тә аталуы мәгълүм. Нардуган йоласы, югарыда әйткәнчә, кич утырып, нардуган әйтү - күрәзәлек җырлары җырлауны аңлата. Фатыйма әби Терегулова сөйләгән нәүрүз кичәләре дә шул ук йоланы үз эченә ала. +Телгә алынган нардуган һәм нәүрүз традицияләрен күз алдына китерү өчен, бер мисал алыйк: +Нардуганым нарына, +Бакма кеше ярына. +Күрше авыл Алпайда, +Мулла көтә, картайган. +Югарыда әйтелгәнчә, фал ачканда җырлана торган бу җыр балдак иясе булган кызга ишарә ясый. Шушы җыр тигән балдакның иясен, димәк, карт мулла алачак, имеш. +Инде берничә нәүрүз да китерик: +Язгы бәйрәмнәрнең берсе - Җимчәчәк тә йолага бай. Анда күмәк уеннар, әйлән-бәйләннәр дә башкарыла торган була. Җимчәчәк йоласы, исеме үк әйтеп тора, үсемлек культы белән бәйле булырга тиеш. Өстәвенә, ул язгы ташкыннар җиткән көннәрдә, беренче чәчәк-үсемлекләр (умырзая) кар астыннан күренә башлагач, уздырыла. Ык буе районнарында картлар бу бәйрәмнең атна-ун көн дәвам итүен һәм анда "Тары чәчтек", "Ак тирәк" "Шайкамыш", "Сайлаш" уеннарының башкарылуын телгә алалар. +Мондый уенлы-җырлы йолаларның аграр-календарьга бәйлелегенә ишарә ясаган күренешләрнең берсе итеп сөрән йоласын күрсәтергә мөмкин. +Сөрән сугу җырларында кызыклы гына үзенчәлекләр бар. Мәсәлән: +- Әби бабай, аманмысыз,. +Аш-тәгамнар салганмысыз? +- Майашлар әзер, туганнар, +Утырыгыз, оланнар. +Яки: +- Алтын да гынай ишек, көмеш тупса, - +Атлый да йөгереп без кердек. +Әби дә бабай - илнең солтаннары, +Табыннарыгызны хуп күрдек. +Аслары да йомырка, өсләре май, +Тәбәләре телең йотарлык. +Кибән-эскертләрегез ишәйсен, +Гомерегездә күрмәгез тарлык. +Сөрән сугу җырларын җентекләбрәк тикшергәндә шул күзгә ташлана: аларның кайберләре турыдан-туры нәүрүз белән аваздашка әйләнә. Чагыштыру өчен сөрән сугу һәм нәүрүз әйтүне китереп үтик: +Һәр икесендә дә чакыру, каравыл кычкыру катнаша. Сөрән бәйрәмендә - язны көтү (югарыда җимчәчәк йоласына караганлыгын әйтеп киткән идек), нәүрүздә дә кояшның кышны җиңеп, язга борылуын котлау ята. Һәр икесендә дә бүләк, аш-су таләп ителә. Гадәттә, һәр ике йола вакытында да традицион текстлар кереш өлештән, мактаудан, бүләк сораудан һәм бүләк биргән очракта - әйбәт теләкләр әйтүдән, бүләк бирмәгәндә янаулардан тора. Хәтта йолаларында ук уртак яклар бар: нәүрүз әйтүчеләр дә, сөрән сугучылар да йорт-җирне туздырып, идән-сәкеләрне куптарып та чыгып китә алалар. +Болар өстенә, кышкы-язгы күренешләргә бәйле тагын бер кызыклы йолага игътибар итми үтү мөмкин түгел. Ул - кышны озату, язны каршылау йоласы. Моның кайбер чаткылары Ык буе якларында чагылып кала. Мәсәлән, кайбер авылларда, элегрәк, боз кузгалган көндә, яр буенда зур салам карачкы эшләгәннәр һәм шуның әйләнәсендә атна буена һәркөн кич уеннар оештыра торган булганнар. Боз китеп беткән көнне бу карачкыга ут төртеп, таратып-сипкәләп яки соңгы бозга утыртып, агызып җибәргәннәр. Шул рәвешчә, янәсе, кыш-суык озатылган. +Язгы-җәйге чордагы уенлы-җырлы йолалардан карга туе бик характерлы. Башкортстанның татарлар яшәгән күп кенә авылларында карга туе әле дә үткәрелә. Аучылык, балыкчылык йолалары онытылып бетеп бара, ә менә карга туе (Ык буенда "карга боткасы" дип атала) йолачылык элементларын күпләп саклый әле. +Карга туе, гадәттә, җирләр ачыла төшкәч, каргалар килгәч үткәрелә. Язгы бәйрәмнәрнең барысында булган кебек, бу көнне яшүсмерләр он, ярма, май, йомырка һ.б. шундый азыклар җыя. Карга туеның эчтәлеген түбәндәге мисаллар да ачык сөйли: +Карга әйтә: карр, карр, +Туем җитте - барр, бар, +Ярма, күкәй алып бар, +Сөт, маеңны тагын ал, +Әпәй, итең салып барр! +Барр! Барр! Барр! +Шулай җырлап, авылны урап үткәннән соң, табигатьнең иң күркәм җиренә, калку чишмә буена юнәләләр. Зур-зур казаннарда аш, ботка пешә, йомыркалар буяла. Аш-суга оста карчыклар карга боткасын өлгерткәнче, төрле уеннар оештырыла, җыр өзелми. Ботка пешеп өлгергәч, иң башта ботканы барчасы учлап җиргә сибәләр, чишмә суына корбан итәләр (җир тук булсын, су иясе тотмасын, яңгыр бирсен). +Күренүенчә, карга туе, нигездә, халыкның ышануларын чагылдыра. Карга булып кылану, ботканы җиргә-суга сибү - болары барысы да алдагы уңышның мул булуын теләүгә кайтып кала. +Хәзер инде ел фасылларына караган иң олы милли йола - сабан туена тукталыйк. Башкортстанның Ык буе районнарында, атап әйткәндә, Шаран төбәкләрендә аны "сука бәйрәме", "сука җыены" дип, әле XX йөзнең егерменче елларына кадәр йөртәләр һәм җирләрне беренче кат сөреп чыкканнан соң үткәрәләр. Һәрхәлдә, сабантуе - шул ук язгы кыр эшләренә бәйле йола бәйрәме. +Сабантуе ике моментны үз эченә ала (сүз революциягә кадәргесе турында бара): 1. Хәзерлек чоры. 2. Бәйрәм. +Хәзерлек чорының эчтәлеге хакында, мәсәлән, Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылындагы Дәүләтгәрәй Гәрәев (1887 елгы) 1970 елда менә нәрсәләр сөйләде: +"Сабантуена әзерлек - зур, җаваплы эш. Иң элек авыл әйләнәсен уратып, сабан белән (тимер сука да ярый, бабайлар әйтә торган иде, тимердә куәт, җегәр ята, чир-коры, явыз көчләр шуннан өркә дип) сызып чыгалар. Сызучылар - кияүгә чыкмаган кызлар. Ирләрнең дә, өлкән хатын-кызларның да бу эшкә катнашырга хакы юк. Кызлар яланбаш, бәйрәм киемнәрендә була, яңа яулыклары белән билләрен буалар, чәчләрен тузгыталар, сабанга күмәкләп җигеләләр, кулларында чыбыркы яки камчы. Алларыннан бер карчык чәчләрен тузгытып, пумалага атланып бара. Икенче карчык сабан башына тотынып, дилбегә кагып, камчы белән куалап бара. Кыйнарга да тиешле. Кояш чыгыштан башлап кояш батышка табан зур түгәрәк ясыйлар. Бу вакытта авылга берәү дә керә алмый, чыгарга да тиеш түгел Бик хәтәр бетү мөмкин. Якын килергә дә ярамый, үтергәнче тукмыйлар. Менә шулай сабан сызыла. Инде хәзер бәйрәм бүләкләре җыя башларга мөмкин. Чөнки авылда чир-чураман, явыз ияләр калмады, үтеп тә керә алмый". +Сабан сызу йоласы фольклорчыларга таныш. К. Насыйри үзенең "Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары" дигән мәкаләсендә "ваба" яки "үләт чире" булган очракта, шуңа охшаш йолалар үткәрелүе турында яза һәм аның нигездә малларны саклау өчен кулланылганлыгын әйтә. Күрәсең, сабан сызу йоласының роле моның белән генә чикләнми. Игътибар итегез, кояш чыгыштан башлап кояш батышына табан түгәрәкләнеп, авыл әйләнәсенә сабан сызыгы сызыла. Димәк, борынгы халык һәрнәрсәгә тереклек бирүче язгы кояшнын хәрәкәтен кабатлый. Кояшка табыну йоласы исә күпчелек халыкларга хас. ИделКама болгарларында әле игенчелеккә кадәр, малчылык, аучылык белән шөгыльләнгән вакытларда ук кояшка табыну йоласы булганлыгы билгеле. Археологик материаллардан күренгәнчә, болгарлар савыт-сабаларга кояш сурәтләре төшергәннәр, кояш хөрмәтенә ак мал (акбүз ат, ак елкы, куй һ.б.) корбан иткәннәр. Халык тәгъбирләре дә шуңа ишарә ясыйлар. Мәсәлән ант иткәндә, вәгъдәләшкәндә әле дә "Кояштыр менә, сүзем хак", диләр. Бу шул борынгыларның кояшка табынуныннан калган ерак чаткыларның берсе. Ягъни кешеләр һәр хәрәкәткә табына, магик мәгънә сала. Сабан сызу йоласында әнә шул борынгы мәҗүсилек эзләре ярылып ята. Сабантуена әзерлек инде шушы йоладан ныклап башлана. Беренче чиратта, бирнә җыючылар (үткер телле аксакал картлардан баш бирнәче сайлана) сабан сызучыларны алмаштыра. Йорттан-йортка кереп, (сөлге, тастымал, кулъяулык, түбәтәй, такыя, яулык, күлмәк, акча, бияләй, йомырка һ.б.) сабантуе бүләкләре җыю башлана. Йомырканы, нигездә, бала-чага җыя. Бүләк әйберләрен исә аксакал көчле егетләрнең берсенә тапшыра. Озын колгадагы боҗралы беркетмәгә бәйләп, ул аларны күтәреп йөри. Борынгы магиячелекнең эзе колгага боҗра беркетелүдә дә чагыла, монда да язгы кояшка табынуның чагылышын күрү авыр түгел. +Бирнәчеләр бүләк җыйган көннәрдә атларны, юртакларны чабышка әзерләү кыза төшә. Үсмер малайларга атлар беркетелә. Сабантуена бер ике көн кала, атларны сынап, чамалап карау билгеләнә. Аны ат тоягы кыздыру дип тә атыйлар. +Сабантуенда язгы йола-уен җырларның алда саналган барлык төрләре яңгыраган дип әйтеп була. Болар өстенә йөгерү (үзе бик күп төрле), көрәш, ат чабыштыру, сикерү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, өчаяк узышы, атаман куыш һәм башка дистәләгән милли уеннар, ярышлар башкарыла. Бала-чага аерым-аерым җитезлектә ярыша, такмак-такмаза әйтешә, биек, шома колга башындагы бүләк өчен алыша (монысына зурлар да теләп катнаша) һ.б. +Сабантуе тантанасы хезмәт белән алышына. Сабаннан кайтучыларны чәчү беткән көнне басу капкасы янында көтеп торганнар һәм су белән коендырып үткәргәннәр. Бу да борынгыларның уңыш теләү йоласы - суга табыну, анда магик көч бар дип ышану. Беренче буразна ярганда йомыркалар чәчү, сабан суы сибү бүген дә аерым урыннарда саклана әле. +Чәчү тәмамланып, игеннәр шытып чыгуга, Җир-анага бүләк китерү, сүз-теләкләр белән мөрәҗәгать итү йоласы бар. +"Җир-ана" дип әйтүдән үк җиргә табыну, аңа илаһи көч дип ышану чагылышын сизеп була. "Җир упсын", "җир йотсын" кебек тәгъбирләр шул мәҗүсилек заманнарыннан килеп җиткән булырга тиеш. дип, җиргә баш оралар. "Кояш, шаһит бул!" дип, кулларын күтәреп, кояшка эндәшәләр. Кояшка багу, табыну - киң таралган йолаларның берсе. Борынгы кулъязмаларда бу хакта мәгълүматлар очраштыра. Кояшка йорт-кура түбәләреннән, тау башларыннан бакканнар, җыр-келәү әйткәннәр: +Асыл кояш, кил бире, +Кил бире, китмә кире! +Кошлар да көтә сине: +Тавыклар да кыткылдый, +Чыпчыклар да чыркылдый, +Ак үрдәкләр бакылдый, +Ата казлар каңгылдый, +Каргалар да каркылдый. +Уңнап йөри кызыл түш, +Юлга чыккан сыерчык, +Бар да җара: кояш чык! +Мондый келәү-теләкләр Башкортстанның Ык буенда һәр авылда диярлек таныш. Җентекләбрәк караган очракта, аларда турыдан-туры йолачылык белән бәйле мөрәҗәгатьләр дә күзгә ташлана, корбан ашлары вәгъдә ителгәнлеге аңлашыла: +Асыл кояш, болай кил, +Эт кояшы, тегеләй кит, +Майлы кашык бирермен, +Кызыл үгез суярмын, +Майлы таба бирермен, +Итен сиңа куярмын, - +Кояш, чык, чык, чык! +Алдарак китерелгән һәм әлеге юлларның табыну җыры икәнлеге бәхәссез булса кирәк. Борынгыларның ышануынча, чалт аязда туган кояш муллык, уңышлы ел вәгъдә иткән. Мондый ышану, һәм кояшка табыну күпчелек халыклар өчен уртак. +Сабан ае (май) төгәлләнүгә, халык әдәбияты буенча җәй (июнь), челлә (июль) айлары башлана. Язгы кыр эшләре үләннәрнең, чәчәкләрнең -кыскасы, яшеллекнең иң нык җанланган, тернәкләнгән бер чорында тәмамлана. Шул чакта җыеннар башланган. Дөрес, этнографлар татарларда җыен йолаларының борынгы ыручылык мөнәсәбәтләренә бәйләнештә туган булуына басым ясыйлар. Ләкин аларга да аграр-хуҗалык һәм ел фасылларына бәйле йолаларның йогынтысы баштан ук зур булган. Сүз дә юк, атна-уй көн буена дәвам итә торган бу җыеннарда кабиләчелек чорында ыру белән ыру белән аралашкан, ил белән ил йөрешкән, соңрак дәвердә исә авыл белән авыл, урам белән урам, оч белән оч йөрешә. +Башкортстанның Ык буе якларында (бигрәк тә, Шаран районында) болардан тыш башка төр җыеннар булганлыгын да сөйлиләр. Мәсәлән, юа, җиләк, яшь бәрәңге, кузгалак җыеннары. Алар әле егерменче, хәтта утызынчы елларга кадәр үткәрелеп килә. +Күргәнебезчә, җыенның исеме үк табигатьтәге үзгәрешләргә бәйле булуына ишарәли, ягъни борынгыларның үсемлек культына барып тоташа. Соңгы вакытта аларны ел фасылы йола бәйрәмнәренә бәйләп аңлату да шуннан килә. Ягъни җыеннар ыручылык мөнәсәбәтләре йоласы буларак туып та, үз ролен югалтканнан соң, исемен үсемлек культы йолаларына тапшыра, шул рәвешле ел фасылларына караган йолаларның эчтәлеген үзләштерә, әмма аерым элементларын саклап кала. Мәсәлән, Башкортстанның Шаран районы Алпай авылы карты Якуп Игъдиев юа җыены турында шушындый мәгълүматлар бирә: "Җуа җыены май азаклары, июнь башларына табан оештырыла. Кыңгыраулы атларга төялеп (алдагыларында - кызлар, арттагыларында егетләр утыра, гармунчылар, җырчылар уртага баса) авыл урап алалар. Өч-дүрт көн алдан әзерлек бушка үтми, атлар чуклар һәм сөлге-яулыклар белән бизәүле, кызлар ал, яшел, зәңгәр, кызыл кулъяулыкларын куеннарына яшергән, җыенга теге яки бу сәбәп белән бара алмаганнар атларын, йөгәннәрен баручыларга бер көн кала тапшырып куйган, оста ашчылар казан асар өчен урын-җир тәгаенләп өлгергән. Аш-су әзерләү өчен бал, май, икмәк, чәк-чәк, йомырка арбаларга төялгән. Җуалыкка җиткәнче ничә авыл үтелсә, һәркайсысын җырлап урыйлар, мәйданнарда төшеп бииләр, җыенга өндиләр. Бергәләп кузгалалар. Җуалыкка килеп җитәләр. Җыен зур түгәрәк ясап баса. Кызлар урталыкта кулъяулыклар болгап баса, атлар (ат башын тотучылар гармун уйнап) җыенны өч тапкыр әйләнеп чыга, аннан аларны махсус бер урынга куялар. Уен-бию башлана. +Шуннан соң җуа җыю буенча ярыш оештырыла. Ярышта җиңгәннәрнең җуасыннан оста пешекче (авылларда аш-су әзерләү буенча даны чыккан апа) һәм аның ярдәмчеләре җыен ашы өлгертә. Ул бик мул, һәркемгә җитәрлек була. Җуалыкка рәхмәт йөзеннән аш-су җиргә дә сибелә, конфет-прәннекләр дә чәчелә. Өч-дүрт көн буена җуалык тынып тормый. Элегрәк авыл белән авыл ыз��ышлары булгалый иде (ыру низаглары, гадәттә, кыз-кыркын өчен чыга). Наҗар (җуа) җыены андыйларны килештерү өчен хезмәт итә иде. Аеруча катайлар: +- Без үзебез шәрә Катай, +Киләбәз дә китәбез. +Җыен шәрә җыелышып, +Бергә фарчит итәбез, - дип җырлыйлар иде. +Җыен таралганда да тәртип саклана Аксакал картлар алдан китә. Яшьләр генә алардан калып, уен-биюне дәвам итә: таганасты үткәрә. Кем нинди арбаларда килсә, шулай утырып кайта. Кыңгырау тавышлары яңгырый, авыл саен урап чыкканнан соң, тукталып җырлап-бию булып ала. Гаҗәеп күңелле кайтыла. Кайтканда ат ярышлары уздырыла. Бу - Наҗар җыены. Чикә (җиләк) җыены - беренче җиләкләр җиткәндә, июль башында; сакат җыены яшь бәрәңге өлгергәндә, август башында үткәрелә. Үткәрү тәртипләре бер төсле. Тик җиләк җыенында - җиләк ашлары, яшь бәрәңге җыенында бәрәңге ашлары пешерелә, калганы үзгәрешсез". +Җыеннарның уздырылу тәртибе күп төрле, моның өстәвенә алар өч-дүрт көнгә сузыла, кайсы урыннарда (авыллар тыгызр ак утырган урыннарда), атна-ун көн дәвам итә. Җыеннар да шул ук борынгыларның үсемлекләргә табынуыннан килеп чыккан, дип фараз итәргә урын бар, әлбәттә. Әмма җыеннарда борынгы ыручылык мөнәсәбәтләре ныграк саклана. Борынгарак киткән саен, аларда ел фасылларына, хуҗалык эшләренә бәйлелек югала бара. +Үсемлек культы дөньядагы барлык халыкларда да бар. Алар хөрмәтенә махсус бәйрәмнәр үткәрү - Җир-анага табыну, үсемлекләрне могҗизалы көчкә ия дип ышану мәҗүсилек заманнарыннан ук килә. Шунысын искәртик, ел фасылларына бәйле барлык йолаларда (нәүрүз, сөрән, сабантуе, җыен һ.б.) ут катнаша. Җыеннарда, мәсәлән, ут туйдыру йоласы очраштыра. Ул шуннан гыйбарәт: җыен ашы ашаганчы, учакка ит-май кисәкләре ыргыталар, аш сибәләр. +Җирле халыкларның сөйләвенә караганда, янә дә бу җыеннарда (бигрәк тә юа, кузгалак җыеннары көннәрендә) такыя үреп күрәзәлек итү йоласы булган. Анда бары тик кызлар катнашкан. Такыя үреп бетергәч, кызлар, киләчәк язмышларын белергә теләп, такыяларын суга ташлаганнар. Әгәр такыя батса - такыя иясе үлә, яки сөйгән егете аны оныта, дип фараз иткәннәр; әгәр бер урында әйләнеп торса - ул кыз утырып кала; ярга кире кайтса - туган авылына кияүгә чыга; такыя кайсы якка йөзеп китсә - шул якка кияүгә чыга һ.б. +Шулай итеп, җыен йолалары уеннары һәм җырларының магик нигезе ике характерлы. Бер яклап - аграр магия (язгы-җәйге үсемлекләр: юа, кузгалак, җиләк, бәрәңге, чәчәкләр - булачак мул уңышның гәүдәләнеше, юралышы), икенче яклап - ыручылык мөнәсәбәтләре, гаилә-никах мотивлары (әйлән-бәйлән уеннары, такыя белән күрәзәлек итүләр, кызларның фал ачулары һ.б.). Дөрес, бу уеннарның, җырларның күбесе йолалардан бөтенләй азат төсле кабул ителә, яки аларда борынгы табынуларның эзләре генә төсмерләнеп кала. +Ык буе төбәгендә борынгыларның табигать күренешләренә табынуларын чагылдырган тагын бер йола озак вакытлар сакланып килә. Ул - яңгыр боткасы яки яңгыр туе. Гадәттә, ул җәен, игеннәр өлгерер алдыннан яки уракка төшкәнче, корылык елларда үткәрелә. Үткәрү тәртибе өч өлештән тора: а) Авыл буйлап йөреп, яңгыр бәйрәме өчен азык җыю. Нигездә башлап карчыклар йөри, аларга бала-чага иярә. Йомырка, тоз, ит, май, сөт, ярма һ.б. җыела; б) Табыну өлеше. Су буенда үткәрелә. Кояшка, болытка, яңгырга эндәшеп, теләкләр теләнә, кием белән суга кереп, кычкырып арбау-такмаклар әйтелә. Аерым урыннарда ак үгез, ак сыер, ак тана корбан ителә, күл яки елга эченә капчыккапчык чуерташ кертеп салына, в) Яңгыр боткасы ашау һәм кайтканда да кем очраса, шуны йола суы белән коендыру. Болар өстенә басу капкасына, изгеләр зиратына сулар сибелә. +Ык буе районнарында яңгыр теләү туйлары утызынчы елларга кадәр яшәп килә. Соңга табарак корбан итеп эре мал түгел, каз, тавык, сарык һ.б. кулланыла. Яңгыр туйларында башкарыла торган җыр-такмакларны бүген дә табарга мөмкин: +Яңгыркаем, яу, яу, яу! +Илгә ачлык килмәсен, +Ачтан халык үлмәсен, +Чума чире йөрмәсен, +Яңгыркаем, яу, яу, яу! +Иген-ашлык күп булсын, +Башаклары тук булсын, +Кибән-эскерт зур булсын, +Яңгыркаем, яу, яу, яу! +Кара сарык суярмын, +Ботын сиңа куярмын, +Майлы ботка казанда, +Сөтле сыер абзарда, +Бар да булыр яуганда, +Яңгыркаем, яу, яу, яу!!! +Яңгыр теләү вакытында күлгә чуерташ батыру йоласының да үз мәгънәсе булырга тиеш. Аңлатманы халыкларның утка, суга, җиргә табыну чорларыннан эзләргә кирәк. Этнографлар халык ышануларының төрле жанрда төрлечә, аның юнәлешеннән, функциясеннән чыгып тормышта чагылуын билгелиләр. Шул ук су иясе дә әкиятләрдә - үзенчә, им-томнарда - үзенә башка, мәкаль-әйтемнәрдә шулай ук башкача күз алдына баса. Бу хәл инде барыннан да элек теге яки бу жанрның поэтик үзенчәлекләренә бәйле. Шул образга хас сыйфатлар генетик яктан бер нәрсәгә кайтып кала: аларда борынгыларның куәтле, ләкин явыз, усал су стихиясе һәм су ияләренең шуңа хуҗа була алуы (елга һәм күлләр белән идарә итү) турындагы карашлары гәүдәләнә. Капчыклап күл эченә таш ташлау - су ияләренә бирелгән корбан булырга тиеш. Мәҗүсилек заманнарында ташларга табыну - билгеле нәрсә (кабер өсләренә таш утырту да шуннан килә). +Көзге эшләргә бәйле хуҗалык йолалары бу төбәктә ул кадәр үк бай түгел. Урып-җыюга бәйле бәйрәм йолалары аз сакланган Керәшен татарларында (Бакалы районы) беренче көлтәнең орлыгын чәчүгә саклау гадәте бар. Урак беткәч, соңгы көлтәне мал-туарга ашату йоласы яши. Уракчы хатын-кызларның урак тәмамлангач, җирдә тәгәрәп аунаулары, шул ук вакытта "җир, җир, көчем бир" дип кычкыру, оран салу, соңгы көлтәне бизәп-ясап курчак кебек киендереп-ясап, тантаналы рәвештә алып кайту (Ярмәкәй районы Тарказы авылы) һ.б. - болар һәммәсе аграр характерлы йолалар. Татар авылларында календарь йолаларның малчылыкка һәм көнкүрешкә бәйле төрләре исә ешрак очрый. Көзге сугым бәйрәмнәре (аеруча каз өмәләре һәм тула өмәләре) Ык буе якларына киң таралган. Болардан тыш, өмә ясап сүс туку, киндер сугу шулай ук көзге йолага керә. +Сугым бәйрәмнәрендә һәм каз өмәләрендә борынгы магиячелек эзләрен күпләп очратырга мөмкин. XX йөз башларында үткәрелгән каз өмәләреннән бер күренешне китерик. Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылында яшәүче Фатыйма Садретдинова (1904 елгы) аны болай хәтерли: +"Кар явып, беренче салкыннар төшкәч, октябрь урталарында, ноябрь башларында авылларда каз өмәләре башлана. Аның үзенең йоласы, тәртибе бар. Өмә буласы көн алдыннан кичен хуҗа өмәчеләргә әйтеп чыга. Иртә таңнан кызлар җыела. Суючылар - оста ирләр. Беренче булып өмәгә килгән кызны түр башына мендәргә утырталар. Ул - өмә башлыгы. Аның сүзен һәркем үтәргә тиеш. Өмә башлыгы булу бик җаваплы. Йола, гореф-гадәтләрне белгән кеше кирәк. Беренче казны ул әтиәниле яшь кыздан тоттыра. Моның мәгънәсе бар: казның нәселнәсәбе туктамасын, алдагы ел янә ишәеп китсен өчен эшлиләр. Казларны юарга алып бару өчен кыңгыраулар тагылган атларда егетләр килеп җитә. Әрҗә-әрҗә казларны чаналарга төйиләр. Чишмәләр якын булса, көянтәләргә асып, тезелешеп җәяү генә баралар. Атлар белән исә урам урап, гармун тартып, җырлап ераграк су буена китәләр. Кул арты җиңел дип исеме чыккан берәр кыз, я килен су буена җиткәнче каз каурыйларын сибеп, таратып бара. Алдагы елга, димәк, су буеннан алып хуҗа йортына җитәрлек булып казлар уңсын, дигән сүз. Каз мае белән пешкән тәбикмәкләр өзелми. Кичен каз ите салып пешерелгән аш мәҗлесе оештырыла. Табын җыр, уен-көлке белән үтә. Кичкә кыңгыраулы атларда урам урап, өйләргә таралалар. Каз өмәләре йорттан йортка күчеп тора, ун-унбишәр көн дәвам итә". +Каз өмәләрендә җырланган җырларда турыдан-туры хуҗалык эшләренә бәйләнеш мотивлары күренми. Аларда, нигездә, сый-хөрмәт оештырганы өчен хуҗалар мактала, яхшы теләкләр әйтелә. Каз өмәсендә катнашучыларның махсус урыны булу, өмә башлыгы сайлану кебек ритуаль элементларның очравы әлеге җырлар борынгылардан калган иҗат булырга тиеш, дип әйтергә мөмкинлек бирә. +Көзге-кышкы хезмәткә бәйле йолаларның берсе - тула өмәсе. Алар егерменче елларга кадәр дәвам итәләр. Халыкта киң таралган "Тула көе" дә үткәндәге йолачылыктан аерылып чыккан. Тула өмәсен үткәрү тәртибе каз өмәләренекенә охшаш. Төшке ялга туктаганда тула басылган йортның тәрәзәсе янына егетләр җыела. Кызлар тәрәзә аша аларны коймак белән сыйлый. Шунда үзара җыр-әйтеш башлана. Тула басуы җиңел түгел, эссе су белән станок (агач җайланма) артында туктаусыз эш итәргә туры килә. Ял вакыты җитә башлауга ул тагын да кыза төшә, шуңа карап җырның да тизлеге көчәя. Өстәвенә, тәрәзә төбендә утырган кызлар егетләр килә башлавын да күреп өлгерә. +Тәрәзә аша әйтешүләр тагы көчәя, җыр күмәк иҗатка әйләнеп китә: +- Әй, тула, тула, тула, +Тулада кызлар була. +Кызлар белән уйнагачтын, +Безнең күңелләр була. +- Тәрәзәдән карама, +Бүрек тышың алама. +- Нигә булсын алама, +Кар сыргандыр аңарга. +- Була безнең тулабыз, +Тула безнең тулабыз. +Бу туланы булдыруга +Уйнатам, ди хуҗабыз - һ.б. +Шулай итеп, тула өмәсе җырларында, сүз текстында табыну элементлары бөтенләй катнашмый. Бу аңлашыла да, магик йолачылык, хезмәт җырына үз урынын биреп, җуела, юкка чыга. +Ел фасылларына бәйле йолалар һәм җырлар кешенең яшәү идеалларын күзалларга, аның ни-нәрсәгә омтылуын, нәрсә теләвен һәм нәрсәне нәфислек, матурлык кануны итеп тануын аңларга мөмкинлек бирә. Игеннең муллыгы, мал-туарның ишлеге, гаилә иминлеге - йола җырларының барысында да болар бердәй катнаша һәм үзенчәлекле, эчке реализм барлыкка китерә. Шул ук вакытта йола иҗатында халык хыялы, мәҗүсилек дәвереннән калган һәртөрле ышанулар, магик элементлар, табынулар һәм башка шундый борынгылык эзләре дә үзен сиздерә. Җыр-теләкләрдәге эндәшләр, кычкырулар, боерулар (нәүрүз, сөрән, карга боткасы, сабантуй һ.б. вакытында) календарь иҗатның эчтәлеген сугаралар. Шигъри яктан бу җырлар халыкның көн күрү, тормыш итү барышында туган уй-тойгысын, фикерен, кәефен чагылдыра, хезмәт аша якты хыялны тормышка ашырырга мөмкин, дип ышанучыларның иҗат җимеше булып тора.