diff --git "a/ILLA/Ахметзянов-Сайланма хезмәтләр.txt" "b/ILLA/Ахметзянов-Сайланма хезмәтләр.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Ахметзянов-Сайланма хезмәтләр.txt" @@ -0,0 +1,1389 @@ +Марсель Әхмәтҗанов +САЙЛАНМА ХЕЗМӘТЛӘР + +Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең +Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты +* * * +Быел М. Әхмәтҗановка сиксән яшь тулды. Шул уңайдан, илле елдан артык гомерен татар гуманитар фәннәр өлкәсенә багышлаган галимебезнең эшчәнлеген укучыларга тәкъдим итү максатында, бер китап төзү һәм нәшер итү фикере туды. Галимнең гыйльми эзләнүләрен төрле юнәлешләрдә чагылдыру уе белән китапка аның аеруча да мөһим берничә хезмәте сайлап алынды һәм алар өч бүлеккә тупланып бирелде: беренчесендә - татар кулъязма китабының туплану һәм өйрәнелү тарихына караган, икенче бүлектә - эпиграфик мирасны тикшергән, өченчесендә татар шәҗәрәләрен төрле яклап шәрехләүгә нисбәтле хезмәтләр урнаштырылды. +Марсель Әхмәтҗановның күпкырлы гыйльми эшчәнлеге татар матбугатында һәрвакыт тәкъдир ителә һәм югары объектив бәясен алып килә. Күпсанлы рецензияләрдә булсын, башка төр язмаларда булсын, галим татар гуманитар фәннәре үсешенә җитди өлеш керткән тикшеренүче итеп күрсәтелә. Бу китапта аларның да берничәсен укучылар игътибарына кабат тәкъдим итү кирәк дип табылды. +Китапның җаваплы мөхәррире +филология фәннәре докторы +Зөфәр Рәмиев +КУЛЪЯЗМА МИРАСЫБЫЗНЫ +ТУПЛАУ ҺӘМ ӨЙРӘНҮ ЮЛЫНДА +ТАТАР КУЛЪЯЗМА КИТАБЫНЫҢ +ТУПЛАНУ ҺӘМ ӨЙРӘНЕЛҮ ТАРИХЫНА +Татар кулъязма китаплары белән кызыксыну Русиядә XVIII гасырның беренче чирегеннән башланган. Бу эшкә башлап керешүчеләр дә татар халкының үз арасыннан чыккан кешеләр була. +XVIII гасырның беренче чирегендә (1722 ел) Йосыф Ишбулатов исемле укымышлы, Болгар шәһәре хәрабәләре арасындагы XIII - XIV гасыр мөселман кабер ташларын беренче булып укып, күчереп алып, урыс теленә тәрҗемә итә. Бу галимнең шулай ук фарсы телендәге "Дербент-намә" әсәре кулъязмасын табып, аны урыс теленә тәрҗемә итүе дә мәгълүм. +Оренбургта яшәгән урыс тарихчысы Пётр Рычков (1712 - 1777) кулъязма китаплар белән кызыксынган, аларның мәгълүматларын үзенең хезмәтендә файдаланган. XVIII гасырның беренче чирегендә швед галиме Ф.И. Табберт-Страленберг Әбелгази Бахадир ханның "Шәҗәрә-и төрек" әсәренең кулъязмасын татарлар арасында табып, русчага тәрҗемә иттерә һәм аны немец, француз телләрендә бастырып чыгара. +XIX гасырга кергәч, татар кулъязмалары белән кызыксыну, аларны туплау һәм өйрәнү эшенә Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834), Ибраһим Хәлфин (1778-1829), Хөсәен Әмирханов (1816-1893), Шиһабетдин Мәрҗани (1818 - 1889), Хөсәен Фәезханов (1828 - 1866), Галимҗан Баруди (1857 - 1921), Ризаэддин Фәхреддинов (1858 - 1936), Нигъмәтулла Кармышев (1825 - 1903) һ. б. язучылар, галимнәр, дин эшлеклеләре керешәләр. Урыс галимнәреннән бу өлкәдә хезмәт күрсәткән И.Н. Березин (1818 - 1896), А. Казембек (1802 - 1870), В. Вельяминов-Зернов (1830 - 1904), Н. Ильминский (1822 - 1891) һ. б. санап үтәргә мөмкин. +Исемнәре китерелгән галимнәрнең барысы да кулъязма китапларны эзләп тапканнар, туплаганнар һәм еш кын�� борынгы язма истәлекләрне текстологик яктан эшкәртеп, бастырып та чыгарганнар. +XX гасырда да татар кулъязма китапларын эзләү, туплау бе лән шөгыльләнгән галимнәр аз түгел. Күренекле татар археографларыннан бу дәвердә Сәет Вахиди (1887 - 1938), Вәли Зәбиров (1899 - 1937), Фазыл Туйкин (1887 - 1938), Сабир Алимов (1871 - 1938), Гали Рәхим (1892 - 1943), Миркасыйм Госманов (1934), Альберт Фәтхи (1937 - 1992), Шакир Абилов (1915), Фазыл Фасеев (1925), Җәүдәт Миңнуллин (1953), Марсель Бакиров (1933) һәм башкаларның исемнәрен атарга мөмкин. Алар арасында Миркасыйм Госмановның эшчәнлеге аерылып тора. Беренчедән, ул, археограф буларак, бер төркем яшьләрне шушы эшкә җәлеп итә алды, икенчедән, текстолог буларак, теоретик-практик текстология буенча эш җәелдереп җибәрде. Бу юнәлештәге хезмәтләреннән аның тарафыннан әзерләп чыгарылган Габделҗаббар Кандалый, Мифтахетдин Акмулла әсәрләренең басмаларын һ. б. күрсәтергә мөмкин. М. Госманов, халкыбызның мирасын бастырып чыгарганда, төгәллек, ачыклык, фәннилек принципларын саклауны яклый һәм үзе дә шул таләпләрдән чигенми. Галимнең археографик эшчәнлеге бүген дә дәвам итә. Аның эзләнүләре нәтиҗәсендә соңгы вакытларда гына Көнчыгыш Төркестандагы татар диаспорасы мәдәнияте вәкилләре эшчәнлеген чагылдырган хезмәте дөнья күрде. Бу хезмәттә тарихчы Корбангали Халитов, мәгърифәтче Габдулла Бубый һ. б. турында кыйммәтле мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Галимнең яңа табышларыннан аның Ирандагы китапханәләрнең берсендә сакланган, Болгар җиреннән чыккан Таҗетдин Болгари исемле табибның 1220 елда күчерелгән әсәренең кулъязмасын (күчермәне) Казанга кайтартуын искә алырга кирәк. +Академик М. Госманов шәкертләреннән яшь галим Раиф Мәрданов археография һәм текстологиягә ныклап керә бара. Ул борынгы мирас хәзинәләрен эзләп табып, аларны текстологик эшкәртеп, бүгенге укучыга җиткерү юнәлешендә эшли. Аның соңгы табышларыннан берсе XVII гасыр шагыйре Мәүла Колыйның билгесез поэмасының кулъязмасы булды. +Яшь археограф галимнәрдән Фәрит Яхинның да кызыклы табышлары бар. Аның тарафыннан XVII гасыр башында яшәгән Һәмдәми исемле татар шагыйренең "Нәсыйхәт-намә" әсәре табылып анализланды. +Археографик экспедиция табышлары татар текстологиясенең үсешенә нык этәргеч ясый. Әдәбиятчы-текстолог галимнәр борынгы мирас хатирәләрен эшкәртеп, укучылар файдаланырлык хәлгә җиткереп бастырып чыгара башладылар. Профессор Хатип Госман, әдәбият белгече Зәйнәп Максудова, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, әдәбият галимнәре Әнвәр Шәрипов, Мәсгуд Гайнетдинов, Зөфәр Рәмиев, Җәмил Зәйнуллин, Фатыйма Ибраһимова, Шәйхи Садретдиновларның текстологик эшчәнлеген яшь белгечләр Нәҗип Исмәгыйлев, Әнисә Алиева, Фәрит Яхин, Рамил Исламов, Зөфәр Мөхәммәтшин һ. б. лар дәвам иттерәләр. +Бүгенге көндә татар археографиясе һәм текстологиясе үзәкләре булып Казан шәһәренең гыйльми оешмалары са��ала. Алар, нигездә, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында берләшкәннәр. Шуңа бәйле рәвештә кулъязма китап ларыбыз да Казанда, нигездә, ике урында тупланган. Моннан тыш, борынгы кулъязмалар җыю белән Казанда Татарстан милли китап ханәсе, Милли-мәдәни үзәк, Татарстанның берләштерелгән дәүләт музее, Татарстанның Үзәк Милли дәүләт архивы да беркадәр шөгыльләнәләр. Казан гыйльми үзәкләрендә бүгенге көндә чама белән 25 меңләп татар кулъязма китаплары саклана. Хәзергә аларның шактый зур өлеше тасвирланмаган хәлдә кала бирә. Рәсми урыннарга тупланган кулъязма китап-документларның барысының бер хезмәттә туплану тарихын ачып бетерү мөмкин түгел. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирас ханәсендә дә кулъязмалар һәм сирәк китаплар хисабы зур - 8 мең берәмлектән артык. Моның өстенә 350 дән артык шәҗәрә кулъязмалары һәм 1500 дән артык документларны да кушсаң, Мирас ханәнең археографик хәзинәсе 9 мең берәмлектән артык санала. +1939 елны Казанда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты оеша, һәм язма мирасыбызны туплау үзәгенә әйләнеп китә. Ләкин анда бу эш 1968 елга кадәр бик акрын бара. +1968 елдан башлап Институтта археографик экспедицияләр юлы белән кулъязма китаплар туплау җанланып китә. Әгәр шул елга кадәр тупланган кулъязма китапларның саны 83 берәмлек булса, 1968 елда аңа 16, 1969 елда 33 һәм Сәет Вахиди гаиләсеннән яңадан 111 кулъязма килеп өстәлә. Фәнни хезмәткәрләрдән Мөнир Йосыпов, Камил Дәүләтшин, Шакир Абилов, Фазыл Фәсиев, Ләйлә Мәхмүтова, Дөррия Рамазанова, Тәнзилә Хәйретдинова, Нигъмәт Ваһапов, Мәсгуд Гайнетдинов, Әнвәр Шәрипов, Марсель Әхмәтҗанов, Нил Юзиев, Рафис Әхмәтов, Рәшит Ягъфәров, Нәҗип Исмәгыйлев, Фәрит Яхин, Заһир Шәйхелисламов, Зөфәр Мөхәммәтшин, Дамир Исхаков, Равил Әмирханов, Илбарис Надиров һ. б. төрле экспедицияләр вакытында кулъязма китаплар туплауда катнаштылар. Бүгенге көндә Мирасханәдә 2000 нән артык берәмлек гарәп графикасындагы басма һәм ташбасма китаплар бар. Әлбәттә, бер өлеш кулъязмалар Институтта аерым хезмәткәрләрнең шәхси архивларында саклана әле. +Кулъязма китапларыбызны туплау бүгенге көндә дә дәвам итә. +Археографик экспедицияләр вакытында кулъязма тупланмаларының бик борынгылары белән дә очрашырга туры килде. Еш кына китап очраклы рәвештә берәр язу таныган кешегә килеп керә һәм анда саклана. Гарәп графикасын таныган уртача укымышлы әби-бабаларыбыз кулъязма китапларны үзләренең Коръәннәре белән бергә саклаганнар. Мәсәлән, Түнтәр авылының атаклы мөдәррисе Ишмөхәммәт бине Динмөхәммәт китапханәсенең зур бер өлеше анда Мәгъсүм ага Хөсәенов (...- 1987) тарафыннан коткарып калынган. Ул коллекциядән XVII - XIX гасырларда күчерелгән 40 тан артык кулъязма аерып алынды. +��улъязмаларның икенче бер зур коллекциясе Татарстанның хәзерге Әтнә районына караган Яңа Мәңгәр авылында яшәгән Фатиха Хәсбиуллина (1903 - 1992) тарафыннан 1973 елда тапшырылды. Бу коллекция Яңа Мәңгәр имамы Арсаевтан калган. Анда 70 тән артык кулъязма китап бар. Шушы коллекциядә XVIII гасырда татарлар арасында яратып укылган "Таһир белән Зөһрә" дастанының әлегә билгесез булган версиясе табылды. +Шагыйрь һәм "Коръән тәфсире"н язучы казанлы Садыйк Иманколый (1870 - 1932) гаиләсендә аның китапханәсенең бер өлеше саклана иде. Ләкин аларның язмышы хәзерге көндә билгесез. +Казан шәһәре элек-электән татар милли мәдәни үзәге булганга, күп зыялыларыбызның гомере, хәяты шунда узган. +Казанда яшәүче Наҗия Ильясова (1919 елда туган) үзенең бабасы Шиһабетдин Мәрҗани һәм әтисе Таһир Ильясидан (1881 - 1933) калган зур гына бер китап коллекциясен 1982 елда Мирасханәгә бүләк итте. Хәзинәнең төп өлешен (1200 ләп китап) алар 1937 елларда Казан университеты фәнни китапханәсенә тапшырганнар. +Шулай ук Казанда атаклы галим, педагог һәм журналист Әхмәтһади Максудиның (1868 - 1941) балалары Фатыйма Хаджаева һәм Бәһрамия Сәйфуллина 1989 елда әтиләреннән калган зур гына кулъязма һәм басма китаплар коллекциясен бүләк иттеләр. Алар арасында XIII - XVII гасырлардан калган кулъязма китаплар да бар. Ул китаплар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы Мирасханәдә сакланалар. +1984 елда Казан шәһәрендә яшәгән Рабига Заманова (1896 - 1991) бабаларыннан калган кулъязма китаплар коллекциясен бүләк итте. Бу коллекциядә XVIII гасыр һәм XIX гасыр башы татар әдәбиятына караган истәлекләр сакланган. Алар арасында XVIII гасыр да күчерелгән легендар "Каһарман" романы, XIX гасырның беренче яртысында күчерелгән зур күләмле "Хикәят-намә", "Локман Хәким китабы", Ишнияз бине Ширнияз (... - 1791) хикәяләреннән торган җыентык һ. б. кыйммәтле әсәрләр бар. +Казан шәһәрендә сәүдәгәр Апанаевларда да бай кулъязмалар коллекциясе була, ул 1919 елда тар-мар ителә. Бу коллекциядән "Кәлилә вә Димнә" тәрҗемәсе генә кала. +Казанда Шиһабетдин Мәрҗани (1818 - 1889)1, Галимҗан Баруди (1857 - 1921)2 һәм XX гасыр башларында яшәгән Сө ләйман Аетовларда борынгы кулъязмалардан торган бай китапханәләр булган. Алар хакында матбугатта кайбер хәбәрләр басылып чыкты. +Татар һәм гарәп-фарсы телләрендәге кулъязма китапларны туп лап, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшырган Миңнур Галиәкбәров (1909 - 1986), Мөнирә Курмашева (1919), Зөбәрҗәт Гарифуллина (1928), Габделхәбир Яруллин (1907 - 1994), Мөхәммәт Хәмитов (1903 - 1983), Әхмәт Булатовларның (1901 - 1982) исемнәре ихтирамга лаек. +Борынгы әдәбиятыбыз белгече Зәйнәп Максудова (1897 - 1980), китап сөюче Мәһҗан Шәфигуллин (1888 - 1975) коллекцияләре зурлыклары белән аерылып торалар. Аларның беренчесе Татарстан дәүләт музеенда, икенчесе институт Мирасханәсендә саклана. Зәйнәп Максудова коллекциясендә XV гасыр төрки шагыйре Лотфин��ң "Гөл вә Нәүруз" дастаны кебек үтә сирәк кулъязмалар бар. +Казаннан читтә дә бай кулъязма җыентыклары сакланганлыгы мәгълүм. XIX гасырда Кышкар мәдрәсәсе мөдәррисе Исмәгыйль Кышкарыйның (1804 - 1888) бай китапханәсе булып, аннан чыккан Габденнасыйр Курсави (1776 - 1812) язмалары соңгы елларда Касыйм шәһәрендә табылды. +Алабуга районы Сарсаз авылыннан Мирза ага Тарханов, Азнакай районы Сарлы авылыннан Таҗелбәнат Дәүләтгәрәева кебек милләттәшләребез бик кадерле кулъязма китап коллекцияләре туплап, киләчәк буыннарга бай мирасыбызның өлгеләрен саклап калдылар. +Кулъязма китап коллекцияләрен 1970 - 1990 елларда татар зиратларындагы күмү кирәк-яраклары саклана торган сарайларга, мәчет чормаларына китереп кую очраклары еш булды. Археографлар андый урыннардан да күп кенә хәзинәләр таптылар. +Әлбәттә, монда искә алынган исемнәр кулъязмалар туплауга ярдәм итүчеләрнең йөздән берен дә тәшкил итми, мирасыбызны саклауда бөтен халкыбыз булыша. +Кулъязма китапларны кайларда, кемнәр, кайчан күчергәннәр соң? Бу сорауга бүгенге көндә шактый тулы җавап бирергә мөмкин. Аларның иң зур күпчелеген татар каллиграфлары һәм шәкертләре күчергән. +XVI - XVIII гасырларда дини эзәрлекләүләр аркасында кулъязма китапларның күбесендә күчерүчеләрнең исемнәре күрсәтелмәгән. Күпчелек очракта Урта Азия, Кырым, Төркиядән килгән кулъязмаларның гына күчерүчеләре һәм күчерелү вакытлары күрсәтелгән була. +Кулъязма китап коллекцияләребездә урта гасырларда Идел буе яки Урал мәдәни үзәкләрендә күчерелгән ядкярләрнең барлыгыюклыгы анык түгел. +Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин бине Фәхреддин кебек күренекле тарихчыларның басылып чыккан әсәрләренең чыганаклары арасында кайбер XIV - XVI гасыр документларының асыл нөсхәләре булуы мәгълүм. Ләкин алар бик сирәк. +Әлбәттә, татарның үз дәүләтчелеге яшәп, дини-мәдәни оешмалары эзәрлекләнмәсә, андый ядкярләр мирасы зур булыр иде. Татар халкында язу тарихның иң авыр елларында - XVI - XVIII гасырларда да сакланган. 1552 елдан соңгы гасырлардагы кәгазьгә язылган кулъязмалар юкка чыкса да, колониаль властьлар татар халкының барлык язма истәлекләрен юкка чыгара алмаганнар. XIII гасырларда куела башлаган кабер ташлары безнең замангача килеп ирешкәннәр. Хурлап, аларны чиркәү бусагаларына салсалар да, балталар белән чапкаласалар да, ташъязмалар калган. +Алтын Урда, Казан ханлыгы дәверләрендә язылып куелган каберташ язмалар шул чорның тарихи йөзен чагылдыралар. Авыр милли колониаль изү дәверләре булган XVII - XVIII гасырларда да андый язулы ташбилгеләр куелган. Мәсәлән, 1650 - 1720 еллар арасында куелган 60 лап таш хәзерге вакытта безгә мәгълүм. Ташларның кайберләрендә аларны язып куйган осталарның исемн әре дә күрсәтелгән. Мәсәлән, Тиләш углы Дусмәт, 1659 ел (Әгерҗ е районы Салагыш авылы); Дәвеш Хафиз, 1657 ел (Минзәлә районы Бикбау авылы); Аккуҗад, 1689 ел (Минзәлә районы Бикбау авылы); Килм��хәммәд бине Ишман, 1680 - 1690 еллар - шунд ыйлардан. +XVIII гасырда яшәгән китап күчерүчеләребез хакында тагын да кызыклырак мәгълүматлар сакланган: Татарстанның Арча районы Түбән Оры авылының иске зиратындагы Габдерәззак бине Алма абызның кабер ташында аның үз гомерендә 90 Коръән күчереп язганлыгы белән мәшһүр икәнлеге искәртелә. +Чиләбе өлкәсе Әлмән авылында яшәгән Габденнасыйр исемле кеше, 95 яшьләргә җитеп, 1841 елда үлгән. Аның бер китабындагы искәрмәдә үз гомерендә 223 китап күчереп язган каллиграф булуы әйтелә. +XIX гасырга кергәндә, татар халкының күренекле эшлеклеләре китап басу эшен киңәйтеп җибәрәләр. Шулай булгач, китапны күчереп язуга ихтыяҗ кимергә тиеш була. Ләкин археографик экспедицияләр вакытында тупланган материаллар китапны күчереп язуның көчле традициясе булганлыгын раслыйлар. +XIX гасыр башларыннан ук Габдерәхим Утыз Имәнинең (1754 - 1834) күчереп язган үз әсәрләре һәм китаплары шактый сакланган. Аның матур язу белән пөхтә итеп язган кулъязмалары бүген дә галимнәрне сокландыра. Китап күчерү хезмәтенә аның улы Әхмәтҗан бине Габдерәхим дә керешә. Аның кулъязмалары Казанда университет каршындагы Фәнни китапханәдә һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты кулъ язмалар бүлегендә сакланалар. +Оста каллиграфлардан Гали Мәхмүдев (1824 - 1891) исеме татар әдәбияты һәм сәнгате тарихында яхшы мәгълүм. Археографик экспедицияләр вакытында (1972 - 1994) XVII - XIX гасырларда яшәгән күп кенә татар китап күчерүчеләренең хезмәтләре табылды. Әлбәттә, безнең көннәргә кадәр сакланып калган, матур итеп күчереп язылган китапларның күбесенең башламы һәм ахырлары юк. Шунлыктан күп әсәрләрнең күчермәләрен һәм күчергән төбәкләрен билгеләү авыр. Ләкин кулъязманың татар күчермәсе икәнлеген һәм татар төбәгендә күчерелү фактын билгеләү кыен түгел. Кулъязманың кәгазе һәм язу үзенчәлекләре бу эштә шактый ышанычлы ярдәмчеләр булып торалар. Урта Азиядә татарлар тарафыннан күчерелгән китапларны, әгәр соңгы битләре булмаса, кем хезмәте икәнен ачыклау кыенрак мәсьәлә. +Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Мирасханәдә сакланучы кайбер эшләрне искә алып үтү урынлы булыр: +№ 133. Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әл-Болгари әс-Самари әтТубыли тарафыннан күчерелгән Г. Утыз Имәни әсәрләре җыентыгы; +№ 231. Мелла Габделхаликъ бине Мостафа тарафыннан 1774 елда күчерелгән шәригать китабы; +№ 233. Гатаулла бине Мөхәммәд әл-Болгари тарафыннан 1801 елда күчерелгән гарәп теле грамматикасы; +№ 275. Хәлид бине Әхмәд тарафыннан 1682 елда күчерелгән "Мәнасик әл-хаҗ" ("Хаҗ йоласы"); +№ 2822. Мөхәммәтвафа бине мелла Гыйсмәтулла әл-Морасави тарафыннан Чистай шәһәренең Мөхәммәтзакир бине Габделваһһаб Камалов мәдрәсәсендә 1865 елда күчерелгән "Гайнелгыйлем" китабы; +№ 2783. Мөхәммәтсадыйк бине Мәннанколый әл-Кәчеви тарафыннан 1837 елда күчерелгән дини әсәр; +№ 3098. Мөхәммәт бине Гыйльметдин Төпле авылында 1898 елда Фөзули шигырьләре җыентыгын күчерә; +№ 3114. Мелла Хөснулла бине Гатаулла бине мелла Хөсәен әтТалкыши тарафыннан 1820 елда күчерелгән дини фәлсәфә китабы; +№ 5036. Низамеддин бине мелла Гайнеддин әл-Ташсуви тарафыннан 1846 елда күчерелгән мәҗмуга; +№ 5085. Йосыф бине Мөхәммәтвәли әл-Казани тарафыннан 1884 елда күчерелгән Фөзули шигырьләре. +Кулъязмаларны күчерүчеләр үзләренең исемнәре янына мәдрәсә остазларының, авылларының исемнәрен куйганнар һәм күчерү вакытын күрсәткәннәр. +Басма китап культурасының үсеше каллиграфларыбызның катнашыннан башка гына бармаган. Кулъязма һәм басма китап арасында күпер булып торган ташбасма китаплар XX гасыр башына кадәр басылып чыгып килгәннәр. +Ташбасма (литографик ысул белән басылган) китап - оста каллиграфның хезмәте, һәм ул механик юл белән күбәйтеп бастырыла. +Каллиграфларны ул вакытларда хәттатлар дип йөрткәннәр. Татар хәттатлары ташбасма китаплар, шәҗәрәләр, шәмаилләр, төрле сурәттәге документлар, мөрәҗәгатьләр язып калдырганнар. Безнең кулыбызда күбесенең хезмәтләре бар, ләкин без аларның тормыш юлларын белмибез. +XIX гасыр татар хәттатларыннан иң билгелесе - Гали Мәхмүдев. Аның хакында фәндә тулы мәгълүмат тупланган, ләкин иҗаты җитәрлек дәрәҗәдә сакланмаган. Чөнки Гали Мәхмүдевнең шәхси архивы Казанда 1903 елда булган көчле янгын вакытында юкка чык кан. Археографик эзләнүләр барышында һәм архив материаллары арасында Гали Мәхмүдев кулы белән язылып басылган матур шәмаил үрнәкләре барлыгы ачыкланды. +XIX гасыр урталарында яшәгән икенче бер татар каллиграфы Лотфулла бине мелла Гатаулла әл-Әлмәтинең әсәрләре үзләренең язылышы белән истә калырлык. Аның ташбасма ысулы белән 1861 елда басылган "Диване Ризаи" исемле шигырьләр җыентыгы бар. Бу җыентыкка татар шагыйре Һибәтулла Салиховның "Тәндә җаным" исемле әсәре дә кертелгән. "Аллаһы Тәгаләнең матур исемнәре"нә багышланган икенче китабы үзенә күрә бер сәнгать әсәре үрнәге буларак билгеле. Хәттатның бу хезмәте 1865 елда дөнья күрә. Лотфулла бине Гатаулла әл-Әлмәтинең 1861 елда Казанда "Мәүлед китабы"н бастырганы да билгеле. Фәнни әдәбиятта әлеге хәттатның Европа һәм Азия картасын сызуы хакында да мәгълүматлар бар. +1880 елларда, хәттат буларак, Каюм Насыйри, Ибраһим Абдуллин, Мөхәммәтҗан Хуҗасәетов, Госман-Нури әл-Кырыми, Габделҗәббар-Габделхак әл-Бөгелмәви әл-Урманаи (1840 - 1865) исемнәре китапларда, шәҗәрәләрдә, шәмаилләрдә күренә. +Кыям карый Зөлфокаров, Фарук Кулиев-Казани, Нургали бине Мөхәммәт әл-Морасави, Габдерахман Җәдид Казани, Мөхәммәт Идрисиләрнең хезмәтләре сакланып калган. Димәк, татар каллиграфия сәнгатенең бер юнәлеше әле XX гасыр башында да яши булып чыга. XX гасырда, төрле социаль тетрәнүләр аша үскән җәмгыятьтә, татар каллиграфия сәнгатенә дә авыр сынаулар кичерергә туры килә. 1927 елда гарәп графикасыннан көчләп латинга һәм 1939 елда урыс язуына күчерү халкыбыз тарихында тирән эзләр калдырды. Шулай да татар халкы XX гасырның 70 - 80 нче елларына кадәр диярлек кулъязма китаптан аерылмады, борынгы кулъязма китапларны саклау белән беррәттән, "Бәдәвам", "Кисекбаш", "Тәкый гаҗәп", "Ярты алма" кебек әсәрләрне, дини догаларны, мөнәҗәт, бәетләрне теркәгән кулъязма китаплар күчерүне дәвам итте. Г, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә шундый әсәрләрне эченә алган, XX гасыр уртасында язылган дистәләрчә китап саклана. Андый кулъязмалар татар халкы яшәгән һәр төбәктә табыла тора. Кайбер очракларда зуррак күләмдәге әсәрләрнең күчерелүе дә мәгълүм. Мәсәлән, Татарстанның Азнакай районы Балтач авылында "Йосыф китабы"ның 1976 - 1977 елларда эшләнгән каллиграфик күчермәсе табылды. Мирасханәдә Ризаэддин бине Фәхреддиннең 1968 елда Сәфәргали Гомәр улы Тукаев тарафыннан Сембер губернасы Иске Кулаткы авылында күчерелгән "Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр" исемле китабының күчермәсе бар. +Мондый күчермәләр табылу - татар халкында кулъязма китап традициясенең бик тирәннән килүенә һәм яшәүчәнлегенә дәлил. +Югарыда тасвирланган һәм бәян ителгән күзәтүләр татар кулъязма китабының фаҗигале һәм бай тарихы барлыгын раслыйлар. Аларны халыкның тарихыннан аерып карау мөмкин түгел. Милли әдәби язма мирасыбызны дәгъвалаучылар һәм аны фальсификацияләргә тырышучылар татар кулъязма китабының нәкъ менә шушы сыйфатларын күз алдына да китермиләр. +Мәкалә М. Әхмәтҗановның "Татар кулъязма китабы"ннан +(Казан: Татар. кит. нәшр., 2000, 270 б.) алынды +МӘДӘНИ МИРАСЫБЫЗ САКЧЫСЫ +Татар халкының культурасының тарихи чыганаклары булган борынгы кулъязма мирасыбызның авыр язмышы кемнәрне генә дулкынландырмаган. Шуларны туплап, саклап калу юлында йөргән кешеләр дә тарихта эз калдырган. Әлбәттә, заманаларның кырыслыгы андый фидакярләрнең күп булуына мөмкинлек бирмәгән. Халык санына нисбәттә кулъязма китап хәзинәләребезне кайгыртып йөрүчеләр бик аз. Шушы сирәкләрнең берсе - археограф Сәет Вахидиның тууына быел йөз дә ун ел тула. +С. Вахиди 1887 елның 31 маенда Ташбилге исемле татар авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә (бу авыл хәзерге Татарстан җөмһүрияте, Әлки төбәгенә карый). Аның балалык еллары риваятьләр һәм легендалар белән уралган, Урта гасыр татар калаларының берсе булган Шәһре Болгарның харәбәләре сакланган төбәктә уза. Башлангыч белемне атасыннан алгач, С.Вахиди 1905 елда Казан шәһрендәге атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә. "Мөхәммәдия"дә XIX гасырның икенче яртысында Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре нәтиҗәсендә күтәрелеп киткән милли яңарыш рухы хакимлек итә. Гасыр башларында Фатих Әмирхан һәм аңа фикердәш шәкертләр мәдрәсәдә яшерен "Бәнд" исемле кулъязма гәзит битләрендә үк милли азатлык фикерләрен күтәргәннәр (1902 - 1903). С. Вахиди үскән һәм укыган урыннар аның тарихи карашларын киңәйтүгә нигез булалар. Шул сәбәптән ул Казанда укый башлаган дәвердә үк борынгы кулъязма китаплар туплау, тарих өчен яңа чыганаклар ачу фикеренә килә. +1911 елда С. Вахиди, мәдрәсәне тәмамлап, мөгаллим булып чыга һәм татар авылында укытучылык эшенә керешә. Укыту дәверендә дә ул тарихи кулъязмалар эзләү эшен дәвам итә. 1912 елда беренче зур табышка, ачышка ирешә. Мамалай авылындагы Рәхмәтулла исемле кешедә бер төркем татар тарханнарына Сәхибгәрәй хан тарафыннан 1523 елда бирелгән тарханлык ярлыгы барлыгын ача. Ләкин ярлык хуҗасы тарихи документны аңа бирми, күчереп алырга гына рөхсәт итә. +Дөньяга аек карашлы С. Вахиди бу табышын үзендә яшереп калдырмый, Казан ханлыгы тарихын язып йөрүче Һади Атласи белән уртаклаша, соңгысы ярлыкның С. Вахиди күчереп алган текстын үзенең 1914 елда басылып чыккан "Казан ханлыгы" исемле китабында файдалана. С. Вахиди, бу ярлыкны 1920 елда кулга төшереп, аны фәнни тяктан өйрәнә башлый. Бу турыдагы фәнни хезмәтләре 1925 елда бер-бер артлы б асылып та чыга. +Аның борынгы кулъязма мирасыбызны эзләү, өйрәнү эшләре гражданнар сугышы елларында да туктап тормый. 1919 елда С. Вахиди археографик экспедицияләргә чыгучылар өчен методик анкета-кулланма төзи. Ул 1912 - 1925 еллар арасында төрле татар авылларында укыту эшләре белән йөргән дәвердә дә кулъязмалар җыюдан туктамый. Аларның язмышын кайгыртып, үзе тарафыннан тупланган 250 берәмлек борынгы язма китап һәм документлардан торган коллекциясен 1925 елда түләүсез рәвештә Татарстан дәүләт музеена тапшыра. 1920 - 1930 еллар арасында ул татар язма культурасын өйрәнү юлында күп практик эшләрдә катнаша. +1929 елда Татарстанны өйрәнү җәмгыяте Минзәлә кантонын өй рәнү буенча комплекслы экспедиция оештыра. С. Вахиди бу экспе дициядә тарих, әдәбият, фольклор, эпиграфик, генеологик истәлек ләрне туплау эшләрендә катнаша. Экспедициядән кайткач, ул матбугатта аның нәтиҗәләре хакында мәкаләләр бастыра. Мәкаләләр нең фактик ягы бүген дә бик мөһим, алар үзләре чыганакка әйләнеп калдылар, чөнки 1929 елгы экспедициядә тупланган тарихи мәгъ лү мат ларның бүгенге көндә язмышлары мәгълүм түгел. Шунлыктан без аларны, беркадәр кыскартып, укучыларга тәкъдим итәргә булдык. +1 нче мәкалә +Татарстан кантуннарын тарихи яктан өйрәнү +(Кызыл Татарстан. 1929. 24 сентябрь. № 217 (2587)) +Быел Татарстанны өйрәнү җәмгыяте, Минзәлә кантонын һәр яктан тулы өйрәнү өчен, унга якын гыйльми экспедиция һәйәтләре җибәрде. Бу һәйәтләр Минзәлә кантонының тарихын, халкының тормышын, этнографиясен, тел һәм әдәбиятының, халкының саулыгын, үрчү яки кимү якларын, шулай ук кантонның туфрагын, урман, су, болын һәм бөтен үсемлекләрен, кош-корт, йорт һәм урман хайваннарын, ерткыч, җәнлек, хәшәрәтләренең барын да өйрәнеп, тикшереп чыктылар. +Тарих-этнография маршруты: Казан - Минзәлә - Җушады - Җәмәкәй - Тәкермән - Мансур Саклавы - Карашай Саклавы - Чураш - Югары Табын - Түбән Табын - Тәкермәнлек - Теләнче Тамак - Тамьян - Тугаш - Шуран - Чүплек - Әтрәкле - Татар Мөшәге - Симәк - Сасы Борын - Калтак - Ташлы Елга - Вәрәшбаш - Иске Вәрәш - Кәүҗияк - Ташлы Яр - Мәллә Шәриб - Мөслим - Катмыш - Олы Чакмак - Айкүл - Усы - Карамалы - Күбәк - Уразмәт - Иске Сәет - Мәчти - Байсар - Яңа Әлем - Актаныш - Әҗәкүл - Илчебай - Шәриб - Каратал - Меңнәр - Сәфәр - Пучы - Минзәлә - Казан. +...Мансур Саклавы дигән авылның Казан алынганнан соң бер татар феодалының имениесе булганлыгын безгә шул тирәдәге картлар сөйләде. Мансур феодалның нәселе Казан арты Кышкар авылында әле дә бар икән. +...Халык авызыннан ишетеп, язып алган риваятьләргә караганда, Минзәлә кантонындагы авыллар XV - XVI йөзләрдә Казан ханлыгы кул астында яшәп килгәннәр. Казанга хан сайлауга үзләреннән вәкилләр җибәргәннәр. +Казан ханлары бу яктагы феодалларга тарханлык ярлыклары биргәнләр. Безгә Симәк авылында (бу авыл хәзер Мөслим төбәгенә карый. - М.Ә.) Мөхәммәднәсиб Төхфәтулла углы дигән кешенең борынгы бабалары тархан булганлыклары һәм аларның кулында Казан ханларындан бирелгән тарханлык ярлыгы булганлыгын сөйләделәр. Шул ук Симәк авылында шактый иске вакытлардан бирле яшәп килә торган муллалар кулында бер китапханә булганлыгын, анда байтак кулъязма һәм документлар сакланганлыгын сөйләделәр. Менә шушы китапханәдә бер тарихи кулъязма әсәр булган. Анда Казанга хан сайларга бару һәм ханнарның җыелган вәкилләргә сөйләгән сүзләре, Казан ханларының тәрҗемәи хәлләре, Мәскәү кенәзләре белән булган төрле сугыш вакыйгалары, Казанның алынуы, андин соң татарларның башына килгән төрле сәяси җәбер-золымнар турында бу кулъязмада тулы мәгълүматлар булган. Шул кулъязмага берничакл ы татар ханларының ярлыклары да теркәп куелган булган икән. Аянычка, бу кулъязма һәм әлеге китапханә 1910 елда Симәк авылында булган зур янгында юкка чыга. +Без борынгы Казан ханлыгына, яки Казан алынгандан соң XVI йөз соңларындагы татарлар хәрәкәтенә карата бик күп тарихи хикәяләр, риваятьләр картлар авызындан ишетеп, язып алдык. +Музейга безнең аркылы бүләк ителгән әйберләр арасында Акай җавындан калган дип уйланыла торган мылтык, кылыч, хәнҗәр, ике өзәңгесе белән ияр дә бар. Бу әйберләрне безгә Кәүҗияк авылы крәстияне Хатиб Харисов бүләк итеп бирде. Мондый әйберләр эчендә Мәллә Шәриб дигән борынгы сәлби (инкяр итүче, манкорт. - М.Ә.) бер тип кешенең урыс патшалары тарафыннан алтын белән язылып бирелгән кылычы, ике җиз савыты да бар. Болары сатып алынды. +Безнең бөтен экспедиция хезмәткәрләре алып барган вакытта тоткан акчаларыбыз тарихи әсәр, кулъязма һәм документларны өйрәнү һәм җыю турында берәр йөз тәңкәдән артмый. +Без үзебезнең маршрутка кергән 45 авылны 25 көн эчендә өйрәнеп, тикшереп чыктык. Шушы вакыт эчендә төрле авылларда 70 тән артык карт һәм карчыклар белән әңгәмәләр ясап, бик күп тарихи хикәяләр, риваятьләр, авыллар тар��хына караган материаллар язып алдык. Кырыктан артык төрле авыллардагы хосусый китапханәләрне тикшереп, анда булган мөһим кулъязмалардагы тарихи вакыйгаларны күчереп, кирәк булганнарының исемнәрен язып ала бардык. Катмыш, Тугаш (Мөслим төбәге авыллары. - М.Ә.), Әҗәкүл (Актаныш төбәге. - М.Ә.) авылларының басуларында булган борынгы каберстандагы иске кабер ташларын тикшереп, язуларын укып, фән кагыйдәсе буенча күчереп алдык. +Тарихи әсәрләр кулъязма һәм документларны җыю һәм өйрәнү өчен безнең кулыбызда махсус кулланма булып, без шуның буенча гыйльми тикшеренү эшен алып бардык. Безнең максатыбыз бөтен тарихи хатирәләрне өйрәнү, җыю һәм, мөмкин булса, аларны Татарстан Үзәк музее янына урнаштырып, һәрбер гыйлем эшчесе алардан киң файдалануга мөмкин булган бер хәлгә китерү иде. Болай булганда, бердән, гыйлем дөньясына мәгълүм булмаган әйберләрне эзләп табып, һәркем файдаланырлык бер хәлгә куюны, икенчедән, билгесез, караңгы ерак почмакларда елдан-ел югалып бара торган кыйммәтле тарихи әсәрләрнең сакланып калуын күз алдында тотып, үзебезнең гыйльми тикшеренү эшләрен алып бардык. +Инде бу кыйммәтле күп материалларның өстендә эшләп, алардан һәркем файдаланырлык булсын өчен, каталог төзергә, кыскасы, аларны эшләп чыгарырга, шул турыда көч куярга гына кала. +2 нче мәкалә +Тарих ягыннан тикшерү +(Татарстан. 1929. № 5 - 6 журналында басылган мәкаләдән +беркадәр кыскартып күчерелде. - М.Ә.) +Без Минзәләгә килү белән, андагы өлкәне өйрәнү түгәрәгенең эшләре белән таныштык: тикшеренү, эзләнү белән кызыксынган иптәшләрне күреп, алардан үзебезнең эшебезгә кирәк булган һәртөрле материалларны язып алдык. Минзәләдәге мөһим тарихи бина итеп хисапланган каралты һәм учреждениеләрне карадык. Шулай ук андагы үзәк китапханә һәм ул китапханәдә булган кирәкле материаллар белән таныштык. Минзәләдә җыйналган яңа материалларга карап, план вә маршрутларыбызны баетып, киңәйтеп, яңадан төзеп чыктык. Авыллардагы гыйльми- тикшеренү эшләре алып барыр өчен кирәк булган бөтен хәзерлекләрне күрдек. Хәзерге вакытта Минзәлә каласында тугызъеллык татар мәктәбенең укытучысы Закир иптәш Дусаев белән укытучы Сизов иптәшләр Минзәләнең тарихын язу эше белән шөгыльләнәләр икән. Дусаевның бу турыда язган, ләкин әле эшләнеп бетмәгән кулъязма бер әсәре дә бар. Аның бу кулъязма әсәрендә шәһәрнең ни өчен Минзәлә дип аталуы һәм аның кемнәр тарафыннан, кайчан, нинди максат белән төзелүе тикшерелә. Минзәләдә урыс патшаларының ныгытмалар ясап, аны хәрби таяныч итүләре, татар, башкорт, нугай, кыргыз һәм калмыкларның Минзәлә ныгытмасына төрле вакытларда һөҗүм итүләре әйтелә. Болардан башка бу әсәрдә Минзәлә промышленносте, сәүдәсе, халыкның тормышы, Минзәлә халкының сан ягыннан арту яки артмау мәсьәләләре турында байтак төпле тикшеренүләр ясалган. +Шәһәрнең Минзәлә дип аталуы турында иптәш Дусаев б��лай яза: "Кайчандыр бер заманда хәзерге Минзәлә каласы урыныннан сузаеп киткән зур кәрван юлы булып, гарәп сәүдәгәр вә шәехләре шул юлдан узып йөри торган булганлар. Алар шунда туктап ял итәләр икән. Бервакыт әлеге гарәпләр янына татарлар килеп чыкканлар да, үзара сөйләшеп утырганда, гарәпләр "мәнзәлә" дип әйткәнләр икән. Бу маршрутка кертелгән 45 авылны без 25 көн эчендә йөреп, тикшереп чыктык. Гәрчә безнең "тарих һәм лин гвистика группасына" турыдан-туры тарих һәм тел-әдәбиятка даир һәртөрле материалларны өйрәнү һәм җыю эше тапшырылган булса да, без үзебезгә йөкләнгән бу хезмәтебезгә башка, крәстиянне һәм аның тормышын өйрәнү, крәстиян күпчелеге арасына яңалифнең таралуы һәм халыкның мәгарифкә омтылулары кебек мәсьәләләрне дә җае белән тикшереп өйрәнеп үттек. +Минзәлә кантонының борынгы тарихы Казан ханлыгы белән бик нык бәйләнгән. Андагы авылларның байтагысы Казан ханлыгы җимерелгәч үзеннән күчеп киткән Казан татарларыннан тора. Чураш, Тугаш, Җәмәк, Кадрәк, Катмыш, Карашай Саклавы, Вәхшәнде (инде урыс авылы), Шуран, Кәзә авылы (инде урыс кына), Симәк, Иске Вәрәш, Илчебай, Әҗәкүл, Кәүҗияк Тамак, Акай күл, Шуган, Усы кебек авылларның барысы да яки Казанның үзеннән яки Казан тирәсеннән, патша түрәләренең кысуларына чыдый алмыйча, бу якка күчеп утырган татарлар икән. +Әле бу авылларның карт һәм карчыклары бабаларының кайчан, ничек бу якка килеп утырулары турында озын хатирәләрне башларында саклап киләләр. Җәмәк һәм Кадрәк авыллары Мамадыш кантоны Җөри авылыннан, Чураш - Казан арты Наласа авылыннан, Мансур Саклавы - Казан арты Кышкар авылыннан, Вәрәш, Катмыш - Казан арты Катмыш авылыннан, Шуран, Кәзә авылы, Усы, Симәк - Казан каласыннан, Акай күл яки Шуган - Казан арты Кенәр авылыннан, Илчебай, Әҗәкүл - Казан тирәсеннән, Меңнәр авылы - Лаеш кантоны Кабан авылыннан күчеп килеп утырганнар икән. +Бу авылларның үткәннәре, бу авыл крәстияннәренең башларыннан кичергән хәлләре турында бик күп вакыйгалар сөйләнә. Без аларның бик күбесен картлар авызыннан ишетеп, язып алдык. Мәсәлән, Илчебай һәм Әҗәкүл авыллары турында Актаныш авылы педагогы Әсгать иптәш Баһаветдинов түбәндәге хикәятне язып бирде: "Башкортстан җөмһүрияте, Бөре кантоны, Күзкәй волостенда Җанҗегет авылы бар. Минзәлә кантоны Актаныш волостенда Уразай, Илчебай һәм Әҗәкүл атлы авыллар бар. Менә шушы авыллар хакында Минзәлә кантоны, Актаныш волосте, Уразай авылы гражданы Нуриәхмәт карт түбәндәге вакыйгаларны сөйли: "Казан ханлыгы таралгач, Җанҗегет исемле бер кеше югарыда әйтелгән Җанҗегет авылына килеп утырган. Җанҗегетнең Уразай, Илчебай исемле уллары Иделнең сул ягыннан чыгып утыр ганнар. Бу авыллар шуларның исемләре белән Уразай, Илчебай дип аталып киткәнләр. Җанҗегетнең өченче улы сакау булып, ул ауга йөри торган булган. Бу сакау егет Иделнең (Ак Идел) уң ягыннан, атасы утырган яктан агалары авыл бул��п утырган якка (Ак Иделнең сул ягы) бер күлгә йөри булган. Сакау булганлыктан, Аръяк күлгә барам дип әйтәсе урында: "Аҗак күлгә барам", - дип сөйли икән. Шул күлгә корылган авыл шул исем белән "Аҗак күл" дип аталган, ди. Җанҗегет авылы Ак Иделнең уң ягында, Уразай, Илчебай, Әҗәкүл авыллары Иделнең сул ягында бер-берләренә якын торалар". +Болардан башка Кәзә авылында урыс алпавыты тарафыннан көчләнеп куылуы, Мәллә Шәриб дигән куштанның алпавытка сатылып шул эшкә ярдәм итүе һәм Шуган авылының тарихи фаҗигасе, Чурай Батырның Казан эчендә сар Иванга каршы сугышып, соңыннан бөтен әтрәде белән Казан артына килеп, Наласа авылын нигезләп, аннан Минзәлә кантонына килеп, Чураш авылын нигезләве турындагы хикәяләр, моңа кадәр капланып торган бик күп тарихи фактларны ачулары белән бергә, борынгы татарларның урыс патшалыгына каршы кылыч күтәрү хәрәкәтләрен өйрәнү ягыннан да бик мөһим урын тоталар... +Без Минзәлә кантонында иллегә якын хосусый китапханә һәм мәчетләрне тикшереп, бик күп тарихи хатирәләр җыйнадык. Без һәртөрле кулъязма, документ вә шәҗәрәләр кебек материалларны музейга тапшырдык. Аларның өстендә озак вакыт утырып, зур көч куеп эшләү кирәк булачак. +Минзәлә кантонында без иллегә якын һәртөрле кабер ташларын тикшереп, язуларын күчереп алдык. Шулай ук байтак археология материалларын өйрәндек һәм җыйнадык. +Һәрхәлдә, моңар чаклы өйрәнелмәгән Минзәлә кантоны безгә уйламаган дәрәҗәдә күп кыйммәтле материалларны бирүе белән киләчәктә тагы да ныграк өйрәнергә тиеш кантонларның берсе икәнлеген күрсәтте. +"Татарстанны өйрәнү җәмгыяте" башлап җибәргән кантонларны тулы тикшерү эше киләчәктә дәвам итү белән бергә, гыйлем галәме өчен караңгы булган бик күп материалларны мәйданга чыгарачагына без ышанып карыйбыз. +С. Вахидиның китерелгән ике мәкаләсеннән күренгәнчә, ул югары квалификацияле археограф буларак хәтердә кала. +Ләкин 1930 еллардан башлап татар зыялылары өстендә дәһшәтле болытлар куера бара. Иҗат эшчәнлеге төрле тоталитар тыюлар белән чикләнә башлый. +С. Вахиди боларның барысын да белеп, сизеп тора. Ул куркып калмый, бөтен энергиясен биреп, язма мирас хатирәләрен гарәп язуын латинга күчергәннән соң туган катастрофик хәлдән коткарып калу юлында йөри. Ул чорларда гарәпчә язган, китап саклаган өчен генә дә "контрреволюционер" ярлыгы тагылып, иң югары җәза - атылу куркынычы янаганда да, галим кире чигенми, татар кулъязма китапларын эзләп табып, җыйнап өйрәнү институтына җибәреп тора. Аның бу эшчәнлеге хакында безгә заманында мәрхүм галим һәм язучыбыз Нәкый ага Исәнбәт сөйләгән иде. Нәкый ага С. Вахидига: "Нигә син безнең мирасларыбызны читкә, урыска җибәрәсең?" - дигәч, С. Вахиди: "Аларны Ленинградта саклап була, бездә хәзер саклап калу мөмкин түгел, бу - соңгы чара!" - дип җавап биргән. +Татар халкының рухи байлыгын саклап калу өчен фидаиларча йөргән бу галимгә канечкеч тоталитар режим идарәчеләре түзеп тора алмыйлар. Русиядә генә мөмкин булган вәхшилек эшләнә, үз эшенә бирелгән намуслы галимне 1937 елның 29 ноябрендә кулга алып, "фашист пропагандисты", "япон шпионы" дигән нахак бәлаләр ягып, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерәләр. +Галимнең мирасы шуннан соң дистәләрчә еллар буе искә алынмый, исемен дә оныттырырга тырышалар. Ләкин авырлык белән булса да гаделлек беркадәр ачыла, С. Вахидиның гаепсезгә атылуы турында Русия суд органнары теш аралаш кына булса да хәбәр итәләр. +Мирасыбызның, хәтта ки татарның гына түгел, бөтен мөселман цивилизациясенең энҗеләрен коткару өчен җанын да кызганмаган С. Вахидиның тууына бу ел йөз дә ун ел тула. Кызганыч ки, без, аның истәлеген мәңгеләштерү өчен, берничә мәкаләне искә алмаганда, берни дә эшләгәнебез юк әле. Аның әһәмиятен югалтмаган язма мирасын туплап та чыгара алмадык. Шулай ук аның төрле урыннарга чәчелгән әсәрләрен барлау да алып барылмый. С. Вахиди берничә мең XII - XIX гасыр татар һәм мөселман дөньясы кулъязма китапларын саклап кала алган, шушы юлда шәһит киткән галим, аның истәлеге алдында һәрбер гуманист баш ияргә тиеш. +Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязмалар мирасханәсендә Сәет Вахидиның бай гына архив фонды саклана. Бу мирас галим гаиләсенең батырлыгы аркасында гына исән калган. Киләчәктә бу мирасны өйрәнеп, дөньяга чыгару Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре өстенә төшкән олы бурыч булып тора. +Иҗат эшчәнлеге XIX гасыр уртасыннан ук башланып, 1890 елларга кадәр дәвам иткән шагыйрь Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әл-Әбеви, әс-Самари, әл-Болгари, әт-Тубыли хакында сөйләү өчен чыганаклар юк иде; соңгы елларда уздырылган археографик экспедиция йомгаклары нәтиҗәсендә талантның иҗат эшчәнлеге турында сүз алып барырга мөмкин булды. Аның бер кулъязма китабын 1973 елда филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шәрипов, хәзерге Татарстан җөмһүриятенең Лениногорск төбәгенә караган Сарабиккол авылыннан табып алып, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты мирасханәсенә тапшырды. Зур күләмле бу кулъязма китапта ислам дине мәсьәләләренә караган прозаик әсәрләр һәм Әхмәтҗан бине Шәмсетдиннең улы Мөхәммәтҗанга Тубыл (Тобольск) шәһәре төрмәсеннән язылган васыятьнамәсе урын алган. +1982 елгы археографик экспедиция вакытында Сарабиккол авылында Хөснетдинов Хәтиф (1909 елда туган) агада Әхмәтҗан Тубылиның 209 кәгазьдән торган зур кулъязма җыентыгы табылды. Бу җыентыкта шагыйрьнең дистәләрчә шигырьләре, шигъри хатлары, поэма, мәрсия һ. б. әсәрләре бар. Андагы шигырьләрдә авторның тормыш сәхифәләрен ача торган күп мәгълүматлар очрый. Шул ук елда Сарабикколда Әхмәтҗан Тубыли тарафыннан 1885 елда төзелгән күләмле кулъязма календарь табылды. +1984 елда Лениногорск шәһәрендә яшәүче Галимҗан Әхмәтҗанов Әхмәтҗан Тубылиның Себердән язган бер хатын тапшырды. Менә шул кулъязмаларда сакланган мәгълүматларның беркадәресен тәртип белән искә алып үтик. Телләрдә сөйләнгән хәбәрләр буенча Әхмәтҗан бине Шәмсетдин Тубыл шәһәренә төрмәгә җибәрелгән. Бу хәл булганмы? Әлеге сорауга аның Тубылдан дусларына һәм улы Мөхәммәтҗанга язган хатында җавап табарга була. Хат тексты: +"Хөрмәтле вә гыйззәтле Камалетдин абзыйга һәм нурдидәң Мөхәммәтҗанга бигаять сагынып, сәламләремнең гөзидәсене әбилаг идәм һәм кадерле вә хөрмәтле талибем Җамалетдинга һәм күземнең нуры углың адаш Әхмәтҗанга сәламләремнең халисене күндердем. Үзем сәламәтмен, хәйер-догаларыгызда һәмишә догасы уласыз. Хак сөбханә вә Тәгалә, Сезне, газиз балаларыңыз илән афәт дөньяви вә ахириләрдән имин вә мәхфүз әйләсен, вә ахры дәмдә хөсне хатимә илә мөшәррәф вә мөкәррәм әйләсен... Хөрмәтлеләрем, үтенәмен сезләрдин, бәнем бу хатымны углым Мөхәммәтҗанга тапшырсагыз да, Аллаһу Тәгалә разый улсын сезләрдин, һәрвакыт сезне мәшәкатькә саламын, зинһар, рәнҗи күрмәңез, хезмәтеңез сәдәкайә язылсын, һәнүз безне онытмайсыз, Аллаһу Тәгалә җәннәт илә түләйсен, амин... 79 нчы елны апрельнең 15 ендә язылды. Тубылдан. һичбер хәүфләнмәңез, мондагы губира(н)скуй ахунд мелла Габделбакый шәриф безнең өчен чук ригаять идәчедүр һәм нәчәлниклар катында сүзе өстен, кадре зур һәм бәне гаять йакын дуст күрәдүр, яхшы утырганым өчен һәм эсматрителнең рапорты буйынча губира(н)ски сәвитникнең әлемә хвальный лист бирде, эшкатулкамда тотамын. Аның чүн һичбер сигез ел эчендә замечаниядә улганым юк, үз динемезне мөстәкыйль тотканымыз өчен. Урысның хвальный листындан безгә ахирәт өчен һич файда юк, мәгәр "дөньяви сафама хаҗәт", - диеп, блакатны әлемә вирелде. Чөнки халикы Гайса улып үз диненең кадрине белеп камилләсе бийлә идәләр: "Тапшырдым Аллаһу Тәгаләгә"... +Хаттан күренгәнчә, Әхмәтҗан Тубыли 1879 елның 15 апрелендә төрмәдә тугызынчы ел утыра булып чыга. Димәк, аны 1871 елны утыртканнар. Бу вакытка кадәр инде аның улы Мөхәммәтҗан туган була. Аның ничә яшьтә икәнен тәгаенләү кыен. Тоткынны губерна ахуны мелла Габделбакый белеп, аңа ярдәм итеп һәм хәлен җиңеләйтеп торган. +Әхмәтҗан Тубыли Сарабикколдагы баласының кайда, кемдә калганын белмәгәнме яки, булмаса, аңа гаиләсе белән хат алышу тыелган булгангамы, никтер, хатны үзенең дусларына язган. +Габдерәхим Утыз Имәнинең улы Әхмәтҗан үлеменә карата шагыйрьнең язган мәрсиясендә дә кызыклы мәгълүматлар бар. Билгеле булганча, Әхмәтҗан бине Габдерәхим Утыз Имәни шагыйрь булган. Аның турында беренче хәбәр бирүче кеше борынгы әдәбият белгече Сәгыйть Исәнбаев булды. Ләкин ул хезмәттә Әхмәтҗан бине Габдерәхимнең кай елларда туган-үлгән булуы хакында мәгълүматлар юк иде. Әхмәтҗан бине Шәмсетдин язган мәрсиядә үлгән елы күрсәтелгән: +"Тәварихдә вафаты мең сигез йөз +Кырык тукызынчы йыл, июньди йолдыз. +Тәмам иттем сүземне и агалар, +Ки сезләрдин өмидемдер догалар. +Белерсеңез язанның наме Әхмәт, +Зам идүб ләфзы җанны чикте зәхмәт. +Дәхи Шәмсетдин ирүр һәм атасы, +Гафу идең, әгәр булса хатасы". +Әхмәтҗан бине Габдерәхим үлгән вакытында бик яшь булмаганлыгы аңлашыла. Мәрсия авторы аны үзенең хөрмәтле остазы итеп тасвирлый. Моннан чыгып Әхмәтҗан Тубыли Габдерәхим Утыз Имәни кызына түгел, ә бәлки Әхмәтҗан бине Габдерәхим кызына өйләнгән булса кирәк дигән фараз куярга була. +Сарабикколда табылган зур күләмле җыентыкның 21 нче битендәге шигырьдә Ә. Тубыли үзен 55 яшь тулган кеше итеп саный. "Мәрсия"дән соң килгән шигъри хатлары ахырында үзе турында: +"Йазылан тарихдыр мең сигез йөз, +Йылы йитмеш сигез, гыйнварди йолдыз. +Йазубән өчендә итде тәскин. +Буны мәнзум идән Болгари мескин. +Дәхи мәхбүс улырда кылды тәмам, +Хибес эчрә бәләдидер Тубыл нам. +Йазалем кәнди худ канидыр дийарен. +Белең Болгар ватан, аелын йирин. +Губернасы Самар, Бөгелмә өязе, +Әбидер карьясе, Мәүлид нази. +Намы Әхмәт зам идүб ләфзы җанны, +Атасы Шәмсетдиндер, куймыш җиһанны. +Ая дустлар, сезә юктыр бүләгем, +Биһишт вирсүн сезә будыр теләгем". +Бу адрес буенча күрсәтелгән урын бүгенге көндә Сарабиккол авылы дип атала (Татарстан җөмһүрияте). +Әхмәтҗан Тубыли Тубыл якларындагы Кызыбай, Ишәй, Карагай, Кырйатан исемле татар авылларында була. Аңа Ишәй иленең Гавазбакый бине Мөхәммәдкасыйм әт-Тубыли исемле кешесе күп ярдәм иткән, шуңа ул аны "Мәдехнамә"сендә сәхи-юмарт дип атый. +Үзенең мөнәҗәтендә ул Чистай мөдәррисе Мөхәммәдзакир Камаловны (1818-1893) хөрмәт белән искә ала: +Шигырьдән Әхмәтҗан Тубылиның М.-З. Камалов белән танышлыгы, аңа табынуы аңлашыла. Димәк, ул Чистайда, М.-З. Кама лов мәдрәсәсендә укыган булса кирәк һәм үзе дә нәкышбәндиләр тарикатендә торган суфи булган. Бу озын мөнәҗәтен шагыйрь 1879 елда язган, ул түбәндәгечә тәмамлана: +Бу өзек шагыйрьнең яшен ачыклауга ярдәм итә. Ул яшен бу урында "биш ундан", ягъни илледән узган дип күрсәтә. Икенче бер шигырендә инде ул яшен "илле биштән узган" ди. Әлеге шигырь белән янәшәдә аның 1878 елның гыйнварында язылган шигъри хатын да чагыштырсак, Әхмәтҗан Тубыли 1823 елларда туган кеше булып чыга... +Шагыйрьнең кызы - Хөсникамал бинтү Әхмәтҗанның Себер якларында 1886 елның сентябрьнең 23 ндә үлүе уңае белән язылган мәрсиясе тәэсирле язылган (118 а - 119 б бит.). +Кулъязма мирасыбызны туплау һәм өйрәнү юлында 35 +...Мөйәссәр итди безгә бер балачык, +Күзи нурлу иде һәм йөзү ачык. +Бәңа юлдаш иде һәм чук мөләйем, +Бихәмде Аллаһ безгә вирде Ходайым. +Дибән шатлык шәрабен әйләдем нуш, +Кичә-көндез гизәрдем һәм халим хуш. +Дәхи йук ирди һич хәсрәтем һич, +Шуныңчүн шат йөрердем иртә вә кич. +Бала ирер, күңелләрнең зыйасы, +Бала ирер һәммә дәртнең дәвасы. +Кочагында йатыр көн гөл кеби ул, +Тотар нагяһ кара тупрак, сары йул. +Кочагы буш, ана бихуш улыр ул, +Күренмәс һич бакар һәм сагы сул. +Ки нагяһ улды бер көн ул рәнҗүр, +Мәрыйз парә-парә әйләде зур. +Көнә-көндин зийадә улды рәнҗүр, +Әлемдән салмадым назәр вә мәнзүр. +Белерсең - Мәрвәрел-җанандыр исме, +Җаны очып, күмелде, синә җисме. +Бу күзләр күрмәде туйанча йөзен, +Сәвер идем, атасы сәвәрди үзен. +Күңелем хуш иде, Мәрвәр-җананым, +Синеңлә нурлы иде бу җиһаным. 1 Мөйәссәр итди - мөмкин итте. 2 Чук - күп. 3 Нуш - ләззәт. 4 Зыйасы - яктысы. 5 Көн гөл - өзелгән гөл. 6 Нагяһ - көтелмәгәндә. 7 Бихуш - хушсыз. 8 Сагы - уң ягы. 9 Рәнҗүр - авырыр. 10 Мәрыйз - чир. 11 Парә - кисәк. 12 Зийадә - бик тә. 13 Әлемдән - кулымнан. 14 Назәр вә мәнзүр - карап һәм тәрбияләп. 15 Мәрвәрел-җанандыр - йөрәк энҗеседер. 16 Синә - кабергә (Әх. Тубылиның тәрҗемәсе). 17 Сәвәр идем - сөяр идем. 18 Җиһаным - дөньям. +Әхмәтҗан Тубыли җыентыгында Габдерәхим Утыз Имәнинең хатыны Хәмидәгә багышланган мәрсиясе һәм Габденнасыйр Курсавига эпиграммасы да китерелә. +Китерелгән кадәр мәгълүматлар нигезендә Әхмәтҗан Тубылиның яңа мәгълүм булган шигырьләр җыентыгын XIX гасыр татар әдәбияты тарихына керерлек бай сәхифәле мирас дип карый алабыз. Җыентыкта 1889 елда аның соңгы яшәү урыны итеп Ишәй авылы күрсәтелә (170б бит). Бу авыл Тубыл шәһәре янында булып, юкка чыкканга охшый. +Шагыйрьнең 1973 елда табылган кулъязма китабында 1890 елда язылган васыятьнамәсе бар. Ул анда барлык милкен улы Мөхәммәтҗанга васыять иткән. Аның шушы елдан соңгы язмышы әлегә караңгы. Тубыл шәһәре архивына язылган хатыбызга да канәгатьләнерлек җавап килмәде. +Әхмәтҗан Тубыли мирасы ныклап өйрәнелүгә лаек. Аның шигырьләре, поэмалары гына түгел, шагыйрь җыентыгына кергән башка авторларның поэзия үрнәкләре дә фән өчен мөһим. Анда шактый кызыклы исемнәр бар. Мәсәлән, 1870 елның 28 августында үлгән Мөхәммәтгалим бине мелла Әхмәтҗанның йорты диварына язып калдырган ике шигыре генә ни тора (139 б бит)... Шигырь һәм поэмалардан тыш Сарабикколдан чыккан татар шагыйренең динифәлсәфи язмалары, кулъязма җыентыкларда очрый торган әдәби табышмаклар - үзләренең җаваплары белән кызыклы. +Әхмәтҗан Тубыли Идел буйларыннан Тубылгача булган күп укымышлылар белән таныш булып, татар иҗтимагый тормышының үзәгендә кайнаган шәхескә охшый. Ул Чистайдан Закир Камалов, Троицкидан Зәйнулла бине Хәбибулла, Казан янындагы Бакырчыдан Шәһиәхмәт Бакырчи, Тубылдан Гавазбакый Тубыли, Бәшир Тубыли һ. б. белән хәбәрләшеп яшәгән. Фарсы, татар телләрендә шигырь язуы, ислам дине проблемалары буенча язмалары, Габдерәхим Утыз Имәни, Әхмәт Болгарилар мирасы, эшчәнлеге белән танышлыгы Әхмәтҗан Тубылиның тирән белемле, киң карашлы шәхес булуы турында сөйли. Кулъязма календарьлары шагыйрьнең астрономия, математика фәннәреннән хәбәрдар кеше булуын раслый. +Әхмәтҗан Тубыли, татар әдәбиятын Тубыл, Тара якларында үстерүче һәм пропагандалаучы буларак, әһәмиятле мирас калд ырг ан. Себер якларыннан аңа язылган шигъри хатлар - шуның бер ү рнәге. +Бер уңайдан шагыйрьнең әдәби псевдонимы турында да фикер белдереп китү ��айдалы булыр. Шагыйрь үзен әт-Тубыли, Әбеви, Самари, Болгари тәхәллүсләре белән атый. Без бү тәхәллүсләрнең беренчесен генә алдык. Чөнки, ник дигәндә, "Әби" авылы исеме инде күпләр өчен мәгълүм түгел. Габдерәхим Утыз Имәнинең улы Әхмәтҗан да "Болгари" булып йөргәч, әлеге тәхәллүсне кабатлау буталчыклык кына кертәчәк. Шунлыктан иҗаты нигездә Тубыл шәһәре белән бәйле булгач, бу тәхәллүснең сирәклеген дә искә алып, кыскалык өчен дә әдәбият фәнендә шагыйрьне кыскачаӘхмәтҗан Тубыли дигән псевдоним белән йөртүне кулай күрәбез. Киләчәк галимнәре аның мирасын ныграк өйрәнеп, башка тәкъдимнәр белән дә чыгарлар әле. +Әхмәтҗан Тубыли шигырьләреннән үрнәкләр +Кафәсендә былбыл аглар, гяһ көләр, +Кяһи сайрар, кяһи яшьләрен түгәр. +Без дәхи былбыл кеби улдык гамин, +Кяһ мөнәҗәт, кяһ яшем акар һәмин. +Пәнҗәрәдә гөлләреңез чук дорыр, +Иллә бездә һич берисе йук дорыр, +Йибәреңләр безләрә гөл данәсе, +Үсәр ирсә сезне күрәм а насы. +* * * Хикәйәте Ләйлә-Мәҗнүн +Кулъязма мирасыбызны туплау һәм өйрәнү юлында 39 +Андин уңдин Кайес иде Мәҗнүн ады, +Мәҗнүн улды бәгъдәзан Кайес ады. +Кемдә кем йуймады гыйшка адыны, +Йазмады җанында мәгъшук дадыны, +Ләйлә гыйшкы Кайси мәҗнүн әйләде, +Кайес - йуйды, Ләйлә Мәҗнүн әйләде. +Аның өчен галәм эчрә ады вар, +Җан эчендә һәм күңелдә дады вар. +Сүз аңышдыр халә Мәҗнүн сүзинә, +Килдең ишет, эшенәдер - сүзинә. +Гыйшык аңа нитде, саранчамы, нидер, +Дыңла имди халин Кайесә нидер. +Чөнки Ләйлә гыйшкы дөшде Мәҗнүнә, +Белмәс улды көндүзин кем, кәнди нә. +Гыйшык эчендә йакар улды көндүзин. +Канча вә бакса күрерде дуст үзин йөзин. +Ләйлә гыйшкы җанда чөн тотты мәкам, +Ләйлә улды, тәсбихе улды модам. +Йөрийәчәк юлдашы Ләйлә иде, +Ултырырса һәм ише Ләйлә иде. +Йиәчәк Ләйлә иде нигъмәт аңа, +Сусаса Ләйлә иде шәраб аңа. +Эче-тышы Ләйләдән тулмыш иде, +Ләйләдән Мәҗнүнә ад улмыш иде. +Чөнки Мәҗнүн дигешер улды Ләйләйә, +Ләйлә ады дүнде бу гиз Мәүләйә. +Ләйлә-Ләйлә дидеке Мәҗнүн деле, +Телә Мәүлә килде-китте мөшкеле. 1 Уңдин - әүвәл. 2 Бәгъдәзан - соңыннан. 3 Ады - исеме. 4 Мәгъшук - гашыйк. 5 Дадыны - турылыгын. 6 Көндүзин - гакылын. 7 Кәнди нә - шәһәре кайсы. 8 Йакар - ягар. 9 Модам - өзлексез. 10 Нигъмәт - ризык. 11 Ад - исем. 12 Дүнде - әйләнде. 13 Бу гиз - бу очракта. 14 Мәүләйә - Аллага. 15 Телә - теленә. +Медицина, яки тыйб фәне, - Җир йөзендәге һәммә халыкларга бик борынгыдан ук мирас булып килгән мәгълүматлар системаларыннан гыйбарәт бер зур һәм тирән белемдер. Ул гасырлар дәвамында күп халыкларның белгечләре тарафыннан баетылган, камилләштерелгән. +Шушы кыйммәтле мирас элекке СССР территориясендә яшәгән халыкларда бертигез дәрәҗәдә өйрәнелмәде. Нигездә, берничә милләтнең генә андый мираслары тәртипкә китерелде, барланды. Фәнни даирәләр игътибарыннан читтә калган һәм югалып бетү хәленә җиткән милли тыйб хәзинәләре рәтенә татар халкының да мирасы керә. Милләтебезнең бу өлкәдәге югалтулары бик үкенечле һәм зур. +Әлбәттә, үткәндә югалтканнарның барысын да кайтарып булмас инде, ләкин тырышып көч куйганда, кайбер хәзинәләребезне туплап, җәмәгатьчелеккә кайтарырга мөмкин. Моны нәрсәдән башларга соң? +Беренче чиратта, татар халкы арасына медик-топографик характердагы этнографик экспедицияләр оештыру кирәк булыр. Моның өчен мәгълүм дәрәҗәдә тел материаллары (дәва ысуллары, дәвалау рецептлары, анатомик-физиологик характердагы тәгъбирләр) нигезендә методологик сораулыклар төзелергә тиеш. Шундый сораулыклар ярдәмендә халыкта сакланган милли тыйб белемнәрен туплау кирәк. Шулай ук археографик экспедицияләр вакытында тупланган, тыйб гыйлеменә караган кулъязма китап битләрендәге мәгълүматларны да барлау фарыз. XIX - XX гасыр дәвамында аерым татар авторлары тарафыннан басылган күпсанлы тәрҗемә һәм оригиналь әсәрләрнең өйрәнелүе мәҗбүри. +Татар тәгъбирләре буенча материалларның тулы рәвештә туплануы бик шөбһәле. Ул телгә түбәнсетеп, аның язмышын бетүгә хөкем ителгәнгә хисаплап, бу эшкә бармак аша карау бүгенге көндә дә дәвам итә. +Татар авыллары буйлап археографик экспедицияләрдә йөргәндә, күп кенә милли тыйб йолалары, аларның календарь системалары, медик-профилактик чаралар, үләннәрдән дәва өчен файдалану очраклары теркәлде. +Авылларда халыкны сихәтләндерү юнәлешендә борынборыннан килгән им-том итүче әбиләр, сирәгрәк бабайларны күрергә туры килде. Аларның кайберләренең даны бик еракларга да таралган иде. Тик халык табибларын җирле администрация гел җәберләп, кысып яшәде. Фәкать 90 нчы елларга таба гына аларга административ басым кимеде. +Халык табибларының кайберләре турында үзләре үлгәч тә хөрмәт белән искә алып сөйлиләр. Мәсәлән, 1920 - 1930 елларда Яңа Кырлай авылында "кара чәчәк" - сибирская язваны дәвалаган карт турында Ибраһим Әхмәтҗанов (1907 елда туган) хәтерләп сөйли иде. "Кишет карчыгы", Ары авылыннан Касыйм бабайны белүчеләр аз түгелдер. Яңа Кенәр авылында Сабира Мөхәммәтшина һәм аның кызы Гөлсем апа күп авыруларга ярдәм иттеләр. Сабира әбинең һәм Гөлсем апаның аяк-куллары тайган кешеләргә врачлардан да остарак ярдәм итүләрен белүчеләр күп. Алар йогышлы тире авырулары һ. б. ны уңышлы дәваладылар. Сабира әбинең инандырып дәва итәргә дә маһирлыгы көчле иде. +Халык арасында табиблардан башка да төрле чирләрдән дәвалау ысуллары мәгълүм. Мәсәлән, буын сызлаулардан, ягъни язгы авырулардан дәвалауның берничә очрагын теркәдек: +Аякларга ревматизм (коры сызлау) булып сызлаганда, аларны череп ятучы кызган тирес эченә тездән күмеп, хәле җиткәнчә утыралар. Бу сеанс берничә мәртәбә кабатлана. +Язгы сарык йонын юмыйча, пычрагы белән юешләп сызлаган урынга ябып, өстеннән бинт белән бәйлиләр, берничә мәртәбә шулай эшләп торалар. +Сазлы урыннарда үсә торган аксыргак исемле үләннең кайнар суда пешереп ясалган ваннасы да очлыклар өчен шифалы. +Бил сызлаган (радику��ит) очракларда хайван (эт, сарык) тиреләрен йонлы ягы белән төнгә ябып бәйләп йөриләр. Тире ялангач тән өстенә салына. +Канга суык тиеп, яки кан бозылып чуан баскан очракта, андый кешене эссе мунчага алып кереп чабалар, каен тузыннан ясалган дегет белән тәнне ышкып юалар. +Татар халкы яман шешле урыннарны дәвалап була торган һәм булмый торган дип санаганнар. Яман шешне - ракны - "тилчә" дип атаганнар. +Кешенең баш сөяге бер-берсенә җекләр белән бәйле аерым кисәкләрдән тора. Шул кисәкләр бәйле җекләреннән тартылып китсә, баш авыруы башлана. Адәмнең физик хәрәкәте мондый авыру ларның сәбәбе була. Мондый очракта авыруны халыкта "Баш бору" ысулы белән дәвалаганнар. Баш сөяге түнгән кешенең баш әйләнәсе буенча юкә белән үлчәп корым сөртәләр. Шуннан соң юкәне үлчәп чагыштырып карыйлар. Кайсы ягы кыска булса, димәк, башны сөлге белән борып, кыска булган якка сөлге очыннан тартып куялар. Баш сөяге җегенә утыра. +Баш авыртса, баш түбәсенә канфара мае салалар, колак авыртса да, канфара мае салалар. +Кул-аяк сынган очракларда, сынган урынга ике яктан кабык салып кысып бәйләп куйган очраклар турында хәбәрләр ишеттек. +Авыз бозылса, ачуташ (бакыр купорасы) катнашмасы белән авызны чайкыйлар. +Өй эчендә артыш агачы яндырып "җен куалар", кеше үлгәч, йорт эченә артыш чыбыклары куялар. Бу ысул - дезинфекциянең бер чагылышы. Урта гасырларда төркиләр "ысырык" (дала үләне исеме) дип, ягъни ыслау юлы белән йогышлы авырулардан дезинфекция ясаганнар. Ерак җирләрдән килгән илчеләрне ысырыктан ягылган ут арасыннан уздырганнар. Урта Азия базарларында ысырык белән ыслану үзе бер гадәти хәл булган. +Ураза тоту юлы белән олы-карының тәндәге шлакларны чыгаруы да профилактик бер чара. +Артыш, миләш агачларының аерым кисәкләрен, күз тимәсен, бала авырмасын дип, аның киеменә дә тага торган булганнар. Күрәсең, бу агачларның дезинфекцияләү сәләте бар. Дөньяның күп халыкларына, дәва чарасы буларак, зәгъфран (шафран) мәгълүм. Татар халык медицинасында да зәгъфран - атаклы дару. Аның белән тәлинкә төпләренә догалар язып, авыруларга кайбер эч авырту чирләреннән чайкап эчертү дә сихәтле булган. +Язга чыккач, махсус үлән ашлары пешереп ашау да профилактика өчен эшләнгән (мәсәлән, кычыткан ашы пешерү). Җәйге җылы вакытларда 3, 5, 7 рәт "кызыл сыр" кабып канны чистарту уздырганнар. Шулай ук канны яшәртү өчен, җәйге җылы вакытларда берәр стакан кан алдырганнар. Кан алуның белгән осталары булган. Бозык каннарны чистартып тору өчен мөгез, сөлек салудан файдаланганнар. Әүвәл һәр мәхәлләдә сөлек салучы карчыклар яшәгән. Ислам диненең таләпләреннән берсе - ир балаларны сөннәтләү булган. Сөннәт ясату да гигиена җәһәтеннән файдалы икәнлеген бүгенге фән инкяр итми. +Тешләрне җимерелүдән саклау өчен, татар хатын-кызлары теш карасыннан файдаланганнар. "Теш карасы" белән капланган тешләр коронка кидергән кебек бозылуд��н сакланган. +Бабаларыбыздан калган тыйб кагыйдәләре буенча, баланың бер башы матур түгәрәк булсын өчен яшькә кадәр, аңа бәйләгән оек балтырыннан, көйләп, махсус баш киеме кидергәннәр. Мондый баш киеме баланың баш сөягенә тиешле форма биргән. +Ислам таләпләре бала төшерү тыелган. Шунлыктан мөселман гаиләсендә балалар күп булган. Әлбәттә, кеше сәламәтлегенең бу өлкәсе бүгенге икътисади шартлар белән каршылыкка керә. Бу мәсьәл әне социологлар, медиклар бергәләп өйрәнергә тиешләр. Ислам фәлсәфәсе нигезендә, аборт ясау кеше үтерү белән бер (һәм хатын-кыз организмына зыян сала). +Мөселманнарның мәет күмүне бик тиз арада оештыруы да - профилактик җәһәттән уңай күренеш. Шәригать кешене артык кайгырудан, елаудан тыя һәм кешенең кайгысын күмәк искә алулар юлы белән җиңеләйтергә тырыша. +Татар халкының борынгы бабалары чорларыннан ук, һәр халыктагы кебек, гипноз һәм инандыру ысулы белән дәвалау мәгълүм булган. Әле XVIII - XIX гасырларда яшәгән татар галимнәре Габдерәхим Утыз Имәни, Яхъя хәзрәт, Таҗетдин бине Ялчыгол, Гали Чокрый, Фәхретдин Норлати һ. б. гипноз белеп, аны дәвалауда кулланганнар. Бүгенге көндә аларның варислары итеп төрле экстрасенсларны-дәвачыларны танырга була. Алар тәмле тел белән авыруларда дару да ярдәм итмәгән чирләрне дәвалаганнар. Әлбәттә, халык телендә тәмле телле дәвалаучылар белән рәттән адәмне үлем дәрәҗәсенә җиткерүче бозучылар, каты күзле кешеләр турында да күп сүзләр йөри. Мондый хәбәрләр барысы да "сүз" дигән дәваның нинди куәтле көчкә ия икәнен исбатлаучы өстәмә дәлилләр бирәләр. "Күз тию" дигән тәгъбирнең татарларга гына түгел, урыс, чуваш, мари һ. б. га мәгълүм булуы, аның буш сүз түгеллеген күрсәтә. Ихтимал, кешенең биотоклары күз ярдәмендә дә бирелә аладыр. +Әлеге мәкаләдә 20 - 30 ел дәвамында йөреп күзгә чалынган һәм искә төшкән күренешләр язылды. Сәламәтлек мирасын өйрәнүче галимнәребезгә файдалы булыр дип уйлыйбыз. +Татар халкының тыйб әдәбияты мирасыннан +Татар халкындагы ерак тарихлардан килгән медицина мәгълүматлары хакында археографик экспедиция табышлары күп нәрсәләр сөйли. Инде X гасырдан бирле мөселман дөньясының бер өлешен тәшкил иткән төрки бабаларыбыз татарлар, угызлар, кыпчаклар һәм аларга кушылган болгарлар мөселман дөньясы цивилизациясе мохитенә катнашып, аны төзүдә үзләреннән дә өлеш кертә башлыйлар. +Шул вакытлардан башлап, Урта Азия халыкларының уртак табибы Әбүгалисинаның (980 - 1037) медицина фәненә багышлап язылган хезмәтләре төрки дөньяда гына түгел, христианнар арасында да киң таныла башлый. +Әбүгалисинаның исеме һәм хезмәтләре татар халкының бабаларына да таныш булып, гыйльме тыйб фәненә, фармакологиягә (дарулар ясауга) кагылышлы китапларын туган телләренә тәрҗемә итеп укыганнар. Татар теленә Әбүгалисина әсәрләрен башлап кем тәрҗемә итүе билгесез, чөнки аларның кулъязмалары тулы хәлдә сакланмагач, бу сорауга җавап бирү кыен. +Бөек табибның хезмәтләре безнең көннәргәчә төрле дәрәҗәләрдәге кулъязмаларда сакланган. Татарстан Фәннәр академиясе ТӘһСИнең Мирасханәсендә бик кечкенә фрагментлардан алып, шактый зур күләмле үрнәкләргә кадәр бар. Мәсәлән, шундый кулъязма китапларның Мирасханәдә сакланучы үрнәкләре 39 кол лекциядә № 402, № 3940, № 6025 һ. б. шифрлар белән мәгълүм. Исемлектә № 6025 шифры белән сакланучы зур кулъязма XVIII гасыр урталарында күчерелеп, аның баш өлешенә "Шифа тәрҗемәсе" дип язып куелган. Әбүгалисинаның бу атаклы әсәре хакында татар матбугатында заманында мәкаләләр белән чыгучылар да булды. +"Шифа тәрҗемәсе" кулъязмасын мирасханәдә 1994 елда табибә Раилә Нургалиева тапшырды. +Әбүгалисинаның хезмәте нигезендә табибә С.Ш. Шәрипова "Әбү галисина һәм халык медицинасы" дип исемләнгән бик популяр китап та бастырып чыгарды (Казан, 1994. - 157 б.). +Әлеге хәбәрләр бөек табиб Әбүгалисина әсәрләренең, татар халкы арасында күп гасырлар кичеп, бүгенге көндә дә абруйлы булуына дәлил хезмәтен үтиләр. +Халкыбыз кулында Әбүгалисина әсәрләреннән тыш та медицинага, фармакологиягә караган дистәләрчә кулъязмалар сакланган. Алар арасында иң мәгълүме- "Локман Хәким китабы" исеме белән мәшһүр әсәр. Ул китапның тулырак сакланган нөсхәләреннән Татарстан Фәннәр академиясе Мирасханәсендә түбәндәге үрнәкләр саклана: № 5142 (Казанда Рабига Замановада сакланган), № 5143 (Кукмара районы Пычак авылында 1984 елда табылды), № 5824 (Арча районы Зур Бирәзә авылында табылды), № 6023 һ. б. +"Локман Хәким китабы" XIX гасыр урталарында татар медицина мирасын яхшы белгән һәм урыс медицина мәктәбендә белем алган кеше тарафыннан язылганга охшый. Анда автор традицион дәва даруы ясаганда кирәкле компонентларны урысча исемнәр белән дә искәртеп китә. Бу китапта мөселман дөньясында киң танылган "Хәятел-хайван" исемле әсәрдән алынган мәгълүматлар бар. +Русиядә татарларны урыс медицина уку йортларына тарту кайчан башлангандыр, әлегә анысы төгәл мәгълүм түгел, ләкин архив материаллары арасында 1830 елларда ук татарлардан укучылар сайлап алып, табиблар хәзерләү өчен, урыс уку йортларына җибәрү хакында хәбәрләр бар. Шундый укучылар сафында күренекле татар мәгърифәтчесе Салихҗан Кукляшев (1811 - 1864) та булган. Татармөселманнар арасында табиблар булу урыс дәүләте мәнфәгатенә туры килгән, чөнки йогышлы авырулар тарала калса, алар кешенең милләтен, динен сорап тормаганнар. Патша администрация сенә мөселманнарда профилактика чаралары уздырганда, милли табибларга ихтыяҗ үзен нык сиздергән. Шунлыктан халык арасында профилактика чаралары уздыру вакытында патша администрациясе мөфтинең фәтвасы аркылы эш итеп барган. Мәсәлән, Оренбург генерал губернаторы П.П. Сухтелин мөфти Габдерәхим мулла фәтвасына таянып, мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыга. +Фармакологиягә караган кулъязма китаплар күпсанлы булы��, алар төрле күчерүчеләр тарафыннан күбәйтелгәннәр. Аларның бер өлешен "Мирас" журналы битләрендә аның хезмәткәре Әнвәр Хәйруллин хәзерге графикага күчереп, сүзлекчәләр биреп бастыр ып чыгарган иде. Ул басылып чыккан мирасларның эчтәлеге XIX гасырда мәгълүм "Локман Хәким китабы" исеме белән мәшһүр булган дару китабына охшаш эчтәлектә. Аларның бер- берсен нән аермалары материалның кыскарак яки тулырак булуында гына. +1994 елны, Татарстан җөмһүриятенең Әтнә төбәге Олы Мәңгәр авылында археографик экспедиция барышында борынгы кулъязмалар коллекциясе сакланган Закировлар гаиләсендә булырга туры килде. Алар тапшырган кулъязма китаплар арасында фарсы һәм гарәп телләрендә язылган "Кешенең анатомиясе һәм гигиенасы" исемле XVI - XVII гасырда күчерелгәне кызыклы. Әлеге кулъязма медицина китабында бик кызыклы рәсемнәр дә бирелгән. Рәсемнәргә карап, кешенең эчке әгъзалары, нерв системасы, баш мие төзелеше хакында мәгълүмат алырга мөмкин. Әлеге кулъязма Татарстан Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы Мирасханәдә 39 нчы коллекциядә 5289 санлы шифр белән с аклана. +Татар күчерүчеләре һәм авторлары тарафыннан төзелгән "Локман Хәким китабы" әсәренең кулъязмаларыннан китерелгән өземтәләр укучылар өчен кызыклы булыр. +Локман Хәким китабы +(Пычак авылы кулъязмасыннан) +1854 елның 10 гыйнварында төгәлләнгән бу 38 битлек китапны 1984 елның 21 июлендә Татарстанның Кукмара районы Пычак авылында яшәүче Бадыйк ага Ямалиев (1907 елда туган) тапшырган иде. Китап артык яхшы сакланмаса да, әле укырлык булып чыкты. +Фәхретдин бине Габделхәким кулъязмасы - үз дәверендә татарлар арасында киң таралган тыйб китабының бер күчермәсе. Аның теле дә ачык, авыр сүзләр чагыштырмача аз. Әсәр, татар телендәге тыйб гыйлеме терминнары сүзлеген төзү, даруларның рецептларын һәм дәвалау методларын өйрәнү өчен, мөһим чыганакларның берсе булып санала ала. +Хасияте мәски +Хасияте мәски, йәгъни йофар - эсседер, корыдыр, гаять латифдыр, тәнне куәтле кылгучыдыр, вә йәнә башы агырган кеше ошбу йофарны борынына тамызса, хосусан гөл суына изеп тамызса, гаять шифалыдыр вә һәм салкынлык берлә агырган башка файда булыр. Эсселек берлә агырган башка, борынына тамызса, бер анча зәгъ феран, вә бераз канур катыш булса, гаять шифалы булгай вә һәм могътәдил мине куәтле кылгучыдыр. Вә йәнә бу йофарны күзгә тартылса, күзне гаять куәтле кылыр вә һәм күзнең йүвешлекләрен киптерер, вә һәм күздә ак булса, акны һәм кисәр, вә һәм йарыны пакь кылыр. Мондин соң, йәисә йөрәк уйнамакка, вә һәм эч пошканга шифадыр. +Хасияте зәгъферан (шафран) +Ушбу зәгъферанны эчмәк чәй кеби нәрсәгә салып, төсне, җәмалны гаять күркәм кылыр. Йәнә бу зәгьферан һәртөрле шешләрне кайтаргучыдыр. Хосусан, кызыл шешекләрне кайтаргучы өстенә сөртсә, әмма башы агрыклы кешеләргә бик килешмәс. Әмма макмырга эчсәләр, шифа булгай. Йәнә ошбу зәгъферанны эчмәк кешене йоклатучыдыр. Вә йәнә исерткеч эчкеләргә катыштырып кешегә эчерсәләр, зиядә бик исерткеч булгай. Йәнә колагының эче шешкән кеше колагына тамызгай. Йәнә күзне раушан (якты) кылыр. Күзгә салсалар, күзгә су инәкне туктатыр. Вә һәм күзнең яры каплаганын ачар. Йәнә бу зәгъферан йөрәкне вә һәм куәтле шат кылгучыдыр. Вә йәнә тамагы һәм күкрәге чәнчүле кешеләргә бу зәгъферанны иснәтсәләр, шифалы булгай, чәнчүне бетерер, йоклатыр. Бу зәгъ феран эчне һә шәһвәтне куәтле кылыр, вә дәхи хатыннарның зәхмәтдәге барча агрыкларга шифадыр. Йәнә мәгълүм, бу зәгъферанны эчмәк үлчәве чирек мыскал, йаки йарым мыскалдыр, зиядә эчмәгәйләр, бәлки бер кеше зәгъферанны өч мыскал эчсә, кешене үлтерер шатландырып исертеп. +Хасияте мәшкә +Һәр кайсы эчкеләргә салып эчәргә гадәт тотсалар, йөзне пакь кылыр такать кеби, сипкел кебиләрдән вә һәм төерчекләрдин саф кылыр вә һәм күзне, вә бәгырьне куәтле кылыр, вә һәм талакны, вә һәм эчне куәтле кылыр. Хосусан, эчнең агырын куәтле кылгай һәм эч баруны (эч китүне. - М.Ә.) туктатмага файдасы бардыр. Вә һәм агрыкларны туктатмага да файдасы бардыр. Вә һәм күп коса торган кешегә файдадыр. +Хасияте ыскынкул +Ягъни кондыз кайрысы: эсседер, корыдыр, йәнә моның хасияте күбенмәкне кайтарыр: сөртсәләр, йәнә һәлак кыла торган кабырчыкларга файдалыдыр, өстенә сөртсә һәм эчертсәләр, вә һәм бу кондыз кайрысы сеңер агрыкларына файдалыдыр. Сеңерләрне гаять йомшартыр вә һәм эссе кылыр. Вә һәм башы, кулы тетрәгән кешеләргә, вә һәм көзән йыйыра торган кешеләргә, вә һәм сеңерләре сузылган кешеләргә, вә һәм бәгъзе әгъзалары ойый торган кешеләргә, вә һәм ярым ягы корган (параличланган. - М.Ә.) кешеләргә фи әл-җөмләи ушбу кагыйдәчә һәр терлек сеңер зәхмәтләренә гаять файдалыдыр, эчсә эссесе бетерелә, вә һәм өстенә сөртсә, эссе ширбәт берлә, вә һәм өстенә сөртсә, эссе су берлә, йылы йирдә хосусан ир тамыры берлә катыш булса, файдасы күбрәк булыр. Сеңергә йәнә бу кондыз кайрысы онытча кешеләргә файдалыдыр. Серкә катыштырып, сачен алдырып уса һәм эчсә, йылы ширбәт берлә вә һәм кара борыч берлә, шифасы булгай, зыяны булмагай. Бу даруны һәр төрлек баш агрыкларына шифа идеп, хосусан, салкынлык берлә агырган башка вә һәм йылыдан агырган башка шифалыдыр. Мәзкүр кагыйдәчә башына сөртсә, вә һәм эчсә, вә һәм юса, шифасы булгай, вәссәлам. +Вә йәнә колак агрыкларына, йәнә вә колак шаулаганга, вә һәм саңгырау булганга шифадыр. Баллы серкәгә катышдырып тамызсалар, йәнә кондыз кайрысына кайнатып буыны эчкәре тарт са, үпкәдәге агрыкларга файдадыр, вә йәнә очкылык тоткан кешегә эчерсә, серкә берлә шифадыр, вә һәм серкә берлә эчерсә, эч агрыларына, вә һәм эч күпмәкне кайтарыр вә һәм тулгаклаган хаизны (күремне) кайтара вә һәм бала яткылыкын торыр, эчерсә, җылы ширбәт берлә, хосусан салыр исе һәм катыш булса вә ошбу рәвешчә эчермәк бала тапмакны һәм асан кылыр, вә һәм эчдәге үлгән баланы төшерер, вә һәм рәхимнең барча агрыларына, вә һәм хиссиянең агрыкларына шифадыр. Йәнә мәгълүм улсын, ошбу кондыз кайрысының яхшысы сары булгандыр, әмма керлерәк, карарак булганы яхшы түгелдер, бәлки зәһәрдер, кешене үлтерер, бәлки эчкән көнендин уздырмас. Кондыз кайрысының урнына ярар сеңер зәхмәте хакында - ир тамырыдыр. +Хасияте ир тамыры +Эсседер, корыдыр, күбенмәкне кайтаручыдыр вә һәм эчтәге йаз вилләрне пакь кылыр вә һәм эчтәге багланган зәхмәтләрне ачкучыдыр, йәнә моны эчмәк төсне күркәм кылыр вә һәм аләт буылмакны китәрер, вә һәм сеңер тартышкан зәхмәтләргә гаять шифадыр, йәнә сум итенең йәнчелгәненә шифадыр, кайнатып эчсәләр вә һәм өстенә сөртсәләр, һәм суына тотсалар, һәм теш агрыгына шифадыр. +Йәнә моны кайнатып, ширбәт берлә эчсә, күкрәк агрыкларына вә һәм кабырга агрыкларына, вә һәм чәнчүләренә шифадыр, вә һәм салкынлык берлә булган багыр (бавыр) агрыкына шифадыр. Вә һәм багрыны, вә һәм эчне, вә һәм талакны куәтле кылыр. Гаять пакь кылыр, эченә һәм агрыкларына шифадыр, бәвеле тоткан кешеләргә файдалыдыр, вә һәм хаизы тотылган хатынларга, вә һәм булугын (бойлыгын. - М.Ә.) тота алмаган кешеләргә шифадыр. Йәнә хәшәрәтләр чакканга шифадыр. Йәнә моның берлә эчтән йылыны келәмәктә вә багырга, талакка файдасы тигмәктә диюдер. +Локман Хәким китабы +(Казан кулъязмасы) +Аның кулъязмасын 1984 елда Казанда яшәгән Рабига Замановадан алган идек. Кулъязма яхшы сакланган. Каллиграфиясе дә матур эшләнгән (ак, сары, алсу, зәңгәр, яшел, соры кәгазьләр аралаштырып язылган), һәр битнең тексты сызыклар белән кысаланган. Бит саны - 84, кәгазь форматы 12,3*20 см, язу форматы 9,5*15,5 см. +Кулъязмага керештә, бу әсәрне Локман Хәким янында җиде ел өйрәнеп тәҗрибә алган Абделхәким бине Заһид язган, дип әйтелә. Ләкин текстлардан күренгәнчә, Локман Хәким тәҗрибәсен татар күчерүчесе механик юл белән генә эшләмәгән. Ул инде урыс медицина фәненнән дә хәбәрдар булган. Аның терминнарга тукталганда, шәрехләп, - "урысча" болай дип әйтелә дип язуы укымышлылык билгесе санала. +Бу кулъязма китап 46 бүлектән гыйбарәт, һәр бүлек берәр төрле дәва ысулына багышланган: мәсәлән, "Хасияте үрмәкүч", "Хасияте төлке", "Хасияте котырган эт тешләгәннән" һ. б. +Хасияте ир тамыр +Төркичәдә вә һәм урысча "ир тамыр" диләр, һәркем ирсәгә мәгъ лүм улынадыр, һәр кем ирсәдә коруг сызлау булса, тамырны кайнатып эчәләр, дәвага файда бирүчедер. Бер кем ирсә дә кан зәхмәте булса, бу тамырны кайнатып эчмәклек илән файдалыдыр. Бер кем ирсә кан алдырса, кан алдыргандин соң бу тамырны һаваның хуш вакытында кайнатып эчсәләр, кан карасын китәрер, усал каннарны уңлатыр, әмма салкын вакытларда хәтәрдер, салкын тимәкдин сакланалар. Бер кем ирсә бу тамыр илән дәва кылса сакланалар: тозлы тәгамләр, хосусан, тамыр эчкән кемсәне кайнамаган су эчмәклекдин, чи нәрсәләрне йимәкдин сакланалар, бу нәрсәләрдән сакланмаса, дәвасының файдасы булмас. +Дәва кылмакның файдасы - саклануда булыр. +Бер кем ирсә бу тамырны кайнатып эчсә, әгъзаны йиңел кылыр, күңелне шат кылыр. Күңел болганып космакдин имин кылгай, онытчакны китәрер (ягъни склерозны. - М.Ә.), буын тартышмакдин имин кыйлгай, гаять мөҗҗәрәбдер (ягъни күп сыналган тәҗрибәдер һәм ышанычлыдыр. - М.Ә.). +Хасияте зәнҗәбил +Төркичә вә һәм урысча "имбир" диләр, һәркем ирсәгә мәгълүм улынадыр, бер кем ирсәнең аягы-кулы тартышса, бу тамырны кайнатып эчсәләр - файдалыдыр, бер кем ирсәнең эчәкләре тартышса, яки аралашса, бу тамырны кайнатып эчсәләр - файдалыдыр, бер кем ирсә бума ютәл булса, яки шундайын бума хәстә булса, бу тамырны кайнатып эчсәләр - файдалыдыр. Бер кем ирсә бу тамырны кайнатып эчсәләр, әгъзаны бәләнд (зур. - М.Ә.) кылыр, вә симез кылыр. +Бер кем ирсәгә, ягъни ул кем ирсә дә сөяк сызлавы булса, яки кабырга агрусы (ягъни тозлар утырса. - М.Ә.) булса, яки ул кем ирсәнең күкрәге агырса, яки күкрәге кысык булса, бу тамырны кайнатып эчмәклек илән, күкрәк агрусын китәрер, сулу алмакны җиңел, иркен кылыр. Бер кем ирсәнең әгъзасында бүсер зәхмәте булса, яки бабасыр зәхмәте булса, имбирнең тамырын кайнатып, аның суын бер савытка салып, ун көн яки унбиш көн микъдары ул савытның агзын баглап куйсалар, ул тамырның суы бик куәтләнер. Имди бу суны һәр көн иртә берлән ач карынга бер чынаяк кадәре эчсәләр, ул бүсер вә һәм бабасыр вә һәм баба бу суның куәтенә тәкать-тәкать була алмаслар, бу яд улынган (искә алынган. - М.Ә.) зәхмәтләр һәр көн бикүн бетәр, ягъни кимегәй, бу зәхмәтләрдин имин булмайын калмас. Мәгәр саклансалар, бу тамыр илән дәва кылган вакытларда сакланалар: тозлы тәгамнәрдән, кайнамаган су эчмәктән, чи нәрсәләр йиймәкдән (ашамактан. - М.Ә.) вә эчмәкдән: кишер вә шалкан кеби, кавын-карбыз кеби нәрсәләрдин, җиләкҗимеш кеби нәрсәләрдән сакланалар, бу нәрсәләрдән сакланмаса, дәва кылмакының файдасы булмас. Бер кем ирсә бу тамырны кайнатып эчсәләр, күзенең караңгысын китәрер. Күзне раушан (якты) кылыр, күз күрмәкне вә колак ишетмәкне бик үткен кылыр, әгъзаны йиңел кылыр, фәһемне зирәк кылыр, бу тамыр берлән дәва кылсалар, салкын вакытларда, хосусан сакланалар, хәтәрдер. Дәва өчен файдалыдыр, мәгәр саклансалар. Тәмам. +Иске кулъязма китап битләрендә һәм документларда XX гасыр башына тикле яшәп килгән кече күләмдәге әдәби жанрлар бар. Аларның бер ишеләре бүгенге көндә шактый дәрәҗәдә мәгълүм инде, кайберләре исә әдәби жанр буларак өйрәнелмәгәннәр. Искә алынган кече жанрны тәшкил иткән әдәби ядкярләр арасында васыятьнамәләр, ырымныр, хат язу китаплары, китап хатимәләре (ахыр лары), төрле төрки догалар, табышмаклар һ. б. бар. Бу исемлектә әлеге кече жанрны барлап бетердек дигән сүз түгел. Кулъязма мирасыбыз эченә керә барган саен, без аның серләрен танып белүгә тирәнрәк карарбыз. +Безнең бу кече жанрлар дип аталган әдәби ләүхәләр (әсәрләр) язма әдәбият барлыкка килгәнче формалашканнар. Алар төрки ыру-кабиләләр арасында туып, шомарып, җәмгыятьнең эволюциясе белән бәйле рәвештә үсә, үзгәрә килгәннәр. Мәсәлән, кулъязмаларда, эпиграфик истәлекләрдә сакланып калган васыятьнамә текстларын гына карыйк. Алар безгә ислам дине рухы белән сугарылган хәлдә җиткәннәр. Ләкин васыятьнамә - мирас бүлү мәсьәләсе белән бәйле документ. Мирас мәсьәләсе - кешеләр арасында ислам, нәсрани (христиан), будда диннәренә караганда да борынгырак мәсьәлә. Шунлыктан Тәңре диненә табынган чакта ук төркиләр арасында мирас мөнәсәбәтенә бәйле язылмаган васыятьнамәләр булган. Алар бүгенге татар язма васыятьнамәләре чылбырының башы булганнар. +Төркиләр дәүләтләр төзеп яши башлагач, аларның рухи мирасына караган кече жанрлар да яңа оешкан җәмгыять мәнфәгатьләренә яраклаштырылган. Кече жанрлар тагын да камилләшеп киткәннәр. Шулай ук аларда ислам динен кабул итүнең тәэсирләре ачык күренә. Мәсәлән, язма табышмаклар сюжетында инде ислам дәүләтләре географиясе, оҗмах, кылыч тоткан егетләр, гарәп алфавиты үрнәкләренең үзенчәлекләре, орфография таләпләре һәм башка мотивлар чагыла башлый. +Кече жанр үрнәкләре кулъязма китапларда аларның баш һәм ахыргы буш битләренә теркәлгәннәр. Бары төрки ырымнар системасының гына аерым җыентыклар рәвешендә йөргәнлеге мәгълүм. Бу хакта жанрларга багышланган сәхифәләр дә бәян ителер. +Борынгы төрки ырымнар +Борынгы төрки дәверләрдән бирле килгән кече әдәби жанрның иң бай төркемен ырым догалары тәшкил итә. Алар бүгенге көннәргә кадәр язма һәм авыз әдәбияты үрнәкләре төсендә татар халкының барлык этник төркемнәрендә дә сакланган. Авыз иҗаты үрнәкләре булганнарының зур бер көлтәсе "Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары" китабына керертелгән. Татар фольклорын өйрәнүче Каюм Насыйри, И.М. Софийский, Һарун Йосыпов, Риф Мөхәммәтҗанов, Марсель Бакиров, Флёра Баязитова һ. б. галимнәрнең хезмәтләрендә ырым жанрына игътибар ителә. Ләкин алар кулъязма үрнәкләргә тукталмыйлар. +Татар кулъязма китабы борынгы ырым үрнәкләренең XVIII - XIX гасырларда ук теркәлгән күчермәләрен саклаган. Бу хакта фәнни әдәбиятта мәгълүматлар чыкты инде. +Сонгы елларда ырымнар теркәлгән иске кулъязма китаплар һәм ырым җыентыклары тагы да табылды. Фәнни тасвирлар язылып, алар Казанда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Кулъязмалар бүлеге мирасханәсенең 39 нчы коллекциясендә № 5001, 5002, 5003, 5004, 5005, 512 һ. б. шифрлары белән сакланалар. +Ырым текстларына һәм кулъязмаларга анализ аларның татар халык китабында саклануының сәбәбен ача. Ырымнар, искедән бирле килеп, борынгы телебез үзенчәлекләрен саклап, халыкның тормышында мөһим урын тоткан. Халык табиблары алар ярдәмендә төрле чир-сырхауларны дәвалаган. Мондый тип ырымнар татар теленең инандыру юлы белән дәвалау өлкәсендә зур кодрәткә ия булганлыгын күрсәтә. Гипноз белән дәвала��чылар бүгенге көндә дә сүзнең бөек куәтеннән киң файдаланалар бит. Төрки-татар телендәге дәва ырымнарын XIX гасыр уртасында гарәптән кергән "Коръән" кәлимәләре кысрыклап чыгара. Кулъязма китапларның андый үрнәкләре дә табылып, Мирасханәнең 39 коллекциясендә саклана. (Мәсәлән, № 3426, 5122 һ. б.) +Гарәпчә догалыкларда инде татар телендәге чир исемнәре генә сакланган. Мәсәлән, "Баш агрыкы өчен", "Уң колак агрыкы өчен", "Сул колак агрыкы өчен", "Сул күз агрыкы өчен" һ. б. +Борынгы дәва ырымнары күз тигәннән, төрле бозулардан, сөйдергечләрдән, еланнан саклану өчен, аулау, бал кортына чактыруда кулланылганнар. +Язма аерым текстлар Татарстанда һәм Башкортстанда татарлар яшәгән районнарда табылды. Аларны чагыштырып карасаң, типологик, тел, образлар системасы ягыннан тикшергәндә, бер үк халыкның борынгыдан килгән мирасы икәнлеге раслана. Бу хәзинәнең башка төрки халыкларда сакланган милли вариантларын өйрәнү өчен әһәмияте зур. Алар аркылы тарихи кардәшлек ачыла. Ырымнар дин тарихы, тарихи этнография һәм этник тарихка карата да чыганаклар хезмәтен үти. +Ырымнар - дин тарихы чыганагы +Татар халкының дин тарихы бүгенге көнгә кадәр язылмаган. Хәлб уки бу тарих әдәбият үткән юлны өйрәнүгә дә ярдәм итәр иде. Бездә ислам диненә каршы юнәлдерелгән хезмәтләр басылгалап торды, ә бу өлкәдә тупланган объектив фәнни мирасыбыз барланмаган. Дин тарихын язу өчен, беренче чиратта язма чыганаклар кирәк. Татарда ислам тарихы буенча нинди чыганаклар барлыгын тикшерү дә бик зәгыйфь хәлдә. Әмма бу өлкәдә бай әдәби-язма мирас бар. Мирасханәб ездә кулъязма Коръәннәр, шәригать, мантыйк, фәлсәфә, тәфсирләр, шәрехләр, рисаләләр, Бәдәр сугышчылары исемлекләре, фараиз китаплары, силсиләләр һ. б. төрле темаларга караган меңләгән кулъязма һәм басма китаплар саклана, алар, нигездә, соңгы елларда тупландылар. +Исламга кадәр булган төркиләр диненә кагылышлы чыганакларга килсәк, алар бик аз һәм, нигездә, ырымнарга, унике еллык календарь системаларына, каргыш, теләк, чалпу һәм кайбер кара ышануларга, йолаларга кайтып калалар. +Тәңре дине системасын югарыда саналып киткән чыганаклар белән археологик материал һәм кытай, монгол, төрки, иран, юнан, рум, славян телләрендәге тарихи язмалар белән бәйләнештә өйрәнгәндә, мөһим фәнни ачышларга юлыгырга мөмкин. +Татарның язма ырымнар системасы Урта гасырларда Көнчыгыш Европага ислам һәм христиан диннәре таралганчы, бу региондагы кавем-кабиләләрнең илаһи ышанулары типологик яктан бер- берсенә якынлыгын күрсәтү өчен, татар һәм урыс чыганакларыннан мисаллар китереп үтик. +Татар дәва ырымы : +"Йите диңгезнең артында бер кара козгын бар. Борны көмеш, тырнакы алтын. Аны качан кеше бозса, бу фәләнне анда бозсын! Яман хәстә кит!" +Урыс аучылары ырымы: +"VI. Заговор охотника на уток и гусей. +На море, на океане, на острове, на Буяне, на зеленой осоке сидит птица, всем птицам ста��шая и большая, и держит она грамоту написанную, и велит она всем птицам слетаться на (такие-то. - М.Ә.) озера и болота и велит всем птицам сидеть от утра до вечера, от утренней зари до вечерней, от ночи до полуночи. Заговаривая я, раб (такой-то. - М.Ә.), уток, гусей и всякую птицу ведому и неведомую сидеть и не сходить по мой приход. Мое крепкое слово во веки не нарушимо". +Татар аучылары ырымыннан бер өзек: +"Төлкеләргә ау кырып куйганда әйтелгән... Чүргәнчек урылыпчурылып ничек киләдер, һәр төрлү төлкеләр шулай килсеннәр. Әгәр төлкеләр бу фәлән йиргә килмәсә, бу төлкеләрне яткан йирүнә, ултырган йирүнә, баскан йирүнә именә бетерсен!.." +Китерелгән мисалларда типологик, хәтта стиль якынлыгы да сизелеп тора. Татар кулъязмаларында "Баш авыруыннан", "Бүсер ырымы", "Йөрәк авыруыннан", "Кан агуны туктатудан", "Күз тиюдән", "Теш авыртуыннан", "Эч авыруыннан", "Җен кагылудан" һ. б. төрле зәхмәтләрдән ырымнар бар. +Җыйнап әйткәндә, төрки-татар ырымнар системасы исламгача булган төрки җәмгыять халкының үзен төрле явыз көчләрдән саклау, Тәңренең рәхмәтен казанып, бәхетле-уңышлы эшләр өмет итү белән сугарылган. +Ырымнар - тарихи чыганак +Халкыбызның әлеге мирасы бик кызыклы тарихи фактларны ача. Текстларда еш кына Алтын бикәҗ, Алтын кораганлар образлары тасвирлана. Әлеге образлар җансыз сыннарга карый. Кораганлар, ягъни үлгәннәр дигән сүз, ә хәзерге урыс, украин телләрендәге курган дигән сүз борынгы төрки кабер дигән мәгънәгә ия. Алтын бикәҗ - курчак. Борынгы төрки татарларда, Себер татарларында әле ХХ гасыр башына кадәр курчакларга табыну булган. Гади халыкта курчаклар күбесенчә киездән әвәләнгән. Бу курчаклар чирләрне дәвалау йоласының кирәкле әсбаплары булганнар. +Ырымнарда борынгы мәҗүси төрки алла Үмәк исеме сакланган. Үмәк алла кыргыз халкындагы борынгы ышануларда мәгълүм. Аның исеме борынгы скифлар алласы Умайга охшаш. +Борынгы төркиләрнең кояш турындагы төшенчәләре дә фантастик түгел. Аларча, кояш диңгез эченә төшеп баеган һәм диңгез төбеннән чыккан. Ырымнарда борынгы ант йоласы сүзе "җир кәсе" сакланган. Аның тарихи әһәмиятен XVI гасыр урыс миниатюрасындагы ант ритуалы күренешеннән аңлап була. +Ырым текстларының искиткеч бай, образлы матур тел белән язылганлыгы игътибарны җәлеп итә. +Әлбәттә, ырым текстларының тарихи әһәмияте бәян ителгәннәр белән генә чикләнми. Бу юнәлештә бик тирән эзләнүләр алып барырга кирәк әле. +"Каһәрнамә" догасы +Бу дога адәм балаларыннан чир - куу, дәвалау өчен файдаланылган. Гәрчә ул борынгы гарәп алласының исеме белән аталса да, анда төрки-татарларның ерак гасырлардан килгән мәҗүси традициясе сакланган. +Әлеге догадан күренгәнчә, чир адәм балаларының бәдәннәренә кереп урнашкан явыз рух ул. Ул явыз рухны усал алла Каһәр көче-куәте белән куып чыгаруга ышаныч булган. Халык хәтерендә бу ышанулар бүгенге көнгә кадәр саклана әле. 1977 - 1978 елларда Татар��танның Әгерҗе районында моңа мөнәсәбәтле берничә риваять язып алырга туры килде. Риваятьләрдән күренгәнчә, чир кеше, эт кыяфәтләренә кереп күчеп йөри икән. Бу ышану XVII - XVIII гасырларда урыс халкы арасында да таралган булган. Бу дәвердән калган урыс графика сәнгате әсәрләрендә чирнең эт кыяфәтенә кереп чабып йөргәнен тасвирлаган күренешләр бар. Чирләрнең шулай хәрәкәте турында ышануларның төбе бик тирән тарихка китә. Аны безгә урыстан, яки урыс ка татардан кергән дип кенә раслап булмый. Бәлкем, ул - борынгы төрки дини системаның бер өлешедер. Бездә ул теманың өйрәнелгәне юк. +"Каһәрнамә" - борынгы мәҗүси чир куу ырымы. Аны мәгънәсез бер хорафат истәлеге дип кенә бәяләп булмый. Бүгенге заман табиблары да авыруларны еш кына инандыру юлы белән, сүз белән дәвалыйлар. "Каһәрнамә" - борынгы татар табиблары куллана торган дәва чараларының берсе. +"Каһәрнамә"нең теле бай, ул образлы сөйләм үрнәге булып тора. Анда татар халкының ерак гасырлар эчендә мәңгегә югалып калган бай әдәби фольклор әсәрләренең сурәтләү чаралары сакланган. Әлбәттә, бай тарихи лексика үзе генә дә күпме борынгылыкны ача. "Каһәрнамә"дәге һәр юл борынгыларның бер тарихи образы, мифологик сюжеты булып тора. +Кыскасы, "Каһәрнамә" догасы тарих, әдәбият, тел, фольклор, медицина, дин тарихы, этнография фәннәре өчен чыганак булып хезмәт итә. +Әсәрнең тексты XVII - XVIII гасырлардан калган кулъязма ырым җыентыгыннан алынды. Җыентык 10*15 см зурлыктагы 8 кәгазьдән гыйбарәт, кулъязманың 7 а - 8 а битләренә кара тушь белән язылган. Җыентыкта башка кызыклы ырымнар да бар, аларны аерым эшләп чыгу - алдагы бурычыбыз. Кулъязма 1980 елларда Казанда табылды һәм бүгенге көндә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Мирасханәдә 39 коллекция, № 5006 эш булып саклана. +"Каһәрнамә" +"Каһәрнамә" бу торыр дийү: +Фәригә каһәр кылайгыл тисәң, бу газимәтне өч йулы укып, андин соң өргел, барчасы синдән киткәй. Әгәр үзеңә зәхмәт титерсә, укып дәм биргел, барчасы сәндин качгай. Ләйәкем һәлак булгай. Дога-и каһәрнамә бу торыр. Бисмиллаһ ир-рахмани ир-рәхим. +Бисмиллаһ ир-рахмани ир-рәхим. +Газимәт галәйкем. +Йад йүфриләр, +Ак атлыглар, +Алла бер, - гаһлыклар, +Алтын садаклыклар, +Көмеш көрсилекләр, +Нәргис күзликләр, +Кяфур җаҗлыглар, +Каләм кашлыглар. +Сәлдүс/?/ түшәклегләр, +Йәшел фаршин тунлыглар, +Гыйбер-гыйбрәтлекләр +Дашдан куышлыклар, +Төрлег-төрлег тунлыглар, +Бүрек алтынлыглар, +Йылан камчылыглар, +Болыт менгәнләр. +Көлгә очканлар, +Таглар ашканлар, +Дәрьйа кичкәнләр, +Күлдә сулаганлар. +Җәмәнләрдә төшкәнләр, +Үгүз йирләрдә ултырганлар, +Чәш-чишмәлекләрдә бу Адәм углы вә кызының йите ин... матдә (?) урын тотучы. +Афәт оргучылар агыза йөкләдем Сөбхане газыйм ярлыклы берлән сезләрне күргәле, вә күчүргәле, вә китергәле келәдем. +Әй мәлгунлар, итләре бән үтләре, тәнләре, өч йөз алтмыш тамырлары, түрт йөз кырык сүйәкләре арасындин бу зәхмәт тигүргәнләр күчгил вә киткел. +Әй мәлгунлар, битараф шәркыйә угыр... вә ля куәте Аллаһ би Аллаһ әлгалюме әл-газыйм. +Әй туар котлут фәриләр, вә сансыз җарикләр бу адәм углыкызыга белмәйен килеп, сезләр аңламыйн төшеп, сезләр дийүмүсезләр Бихак Хакы хөрмәте, Сөбхан хакы хөрмәте, йөз ун түрт сүрә лик "Коръән" хакы хөрмәте, вә Җәбраил, вә Микаил вә Исрафил, вә Газраил хакы кирү бәйан. +"Бәхет-дәүләт" догасы +Төрки-татар телендә борынгы догаларның сирәк кенә булса да матбугатта басылу очраклары да мәгълүм. Шундыйларның берсе - "Бәхет-дәүләт" догасы. Ул догалык 1870 елда Казан университеты басмаханәсендә Түбән Масра (Арча районы) авылы кешесе Вәлит Ишмөхәммәт улы харәҗәте белән басылган. Күләме - 8 бит. +Догалык татар теленең гаять нәфис үзенчәлекләренә ия. Аның образлы сөйләме күп каләм осталары өчен үрнәк булып тора алырлык. +Текст кыскартылып бирелде. Аның баштагы өлеше кыйммәтле, соңы дини кәлимәләрне кабатлауга кайтып кала. Бу әсәрнең дә исламча булган йолаларыбыз белән бәйләнеше бар. Димәк, ул мәҗүси ырымнарыбыз системасында урын биләп тора. +"Бәхет-дәүләт" +Бисмиллаһ ир-рахмани ир-рәхим. Әлхәмде иллаллаһ раббелгаләмин вә әс-салават, вә әл-ислам. Әгәр бер кем ирсәнең бәхет вә дәүләте китмеш вә ихлас берлән укыса, дәрхаль (шул ук вакытта) бәхет вә дәүләте йәнә килгәй, вә һәркем бу "бәхетнамә"не үзе берлән сакласа, падишаһ вә әммарәиләр (хөкем сөрүчеләр) кашында хөрмәтлик булгай вә һәркем "Бәхетнамә"не үзе берлән сакласа: халайыклар күзенә һәм кадерле вә мәхәббәтле күренгән, вә һәр кеше бу "Догаи бәхетнамә"не үзе берлә орыш вә сугышка керсә, ук вә кылыч, вә гайре сугыш кораллы аңар кяр (тәэсир) кылмайа. Ходай Тәга ля иманында кыла, ләкин арыйг (ару) вә пакь игътикад (ышану) илә үлә, вә һәркем бу "Догаи бәхетнамә"не укыса, йә үзе берлә сакласа, ихлас илә үлә вә мондин гайре һәм хасиятләре (файдалары) күпт ер, һәм ничек гафил (абайламый калучы) уйлынмайа (булмагыз). +Чалпу ырымы +Татар этнографиясендә Чалпу тәгәрәтеп (ягъни имләп) күмү дигән борынгы ышану бар. Әгәр кеше нинди дә булса җирдә егылып берәр әгъзасын авырттырса, зәхмәт тимәсен дип, ырымлап язу язып, шул урынга күмәләр. Кулъязмадагы ырым шундый бер очрак өчен язылган трафаретны тәшкил итә. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: +"Алты юлның чатында этләр йөреп киләләр. Кара тутлы, кара төлке чалпулар. Качан чалпуса, фәлән бине фәләндән чалпулар, андан чалпуса. +Йиде юлның чатына аюлар улап киләдер. Кызыл тутлы, кызыл төлке чалпулар. Качан чалпуласа, фәлән бине фәләндән ангдан чалпулар, андан чалпуса. +Тукыз юлның чатында аюлар акырып киләдер. Күк тутлы, күк төлке чалпулар, качан чалпуса фәлән бине фәләндән чалпулар, андан чалпуса". +Текст Казанда табылган иске кулъязма фрагментыннан алынды. Ул XIX гасыр ахырларында язылган. Язма Институт мирасханәсендә саклана (39 коллекция, № 5125 эш берәмлеге). +Һәрбер мәдәни халык җәмгыять эчендәг�� үзара мөнәсәбәтләрне уртак килешү, кабул ителгән төрле кануннар аша хәл итә. Шәхес нең дәүләт, җәмгыять, үз гаиләсе мөнәсәбәтләрен көйләгән һәм барлык җәмгыять тарафыннан танылган тәртипләре була. Татар халкында да андый уртак килешүләр, тәртипләр күп булган. Шуларның берсе ияләренең үзләреннән соңгы дәгъвачыларга тигез итеп бүлеп биргән мөлкәт язуы - васыятьнамә була. +Татарларда васыятьнамәләр, башка халыклардагы кебек, борынгыдан килгән ыру-нәсел традицияләренә нигезләнә. Борынгы чорларда аны ыру кануннары буенча хәл иткәннәр. Ислам динен кабул иткәч, яңа сыйфатлар, матдәләр дә өстәлгән. +Васыятьнамә текстлары үрнәкләре татарда XVII гасырдан сакланып калган, Галикәй Аталык (1639), Кишбикә бикәч васыятьнамәләре, 1749 елда язылган Каныш Макиев васыятьнамәсе мәгълүм һ. б. +XIX - XX гасыр башларында язылган васыятьнамә текстлары да бик мөһим. Алар тел һәм тарих чыганаклары буларак та кадерле. Бүгенг е замандашларыбызга ата-бабаларыбызның яхшы гадәтләре гыйбр әт булырга тиеш. Татар васыятьнамәләрен, әдәби жанр буларак, аерым тикшерүне әдәбият галиме Әнвәр Шарипов башлап җибәрде. Васыятьнамә татар тормышында берничә йөз еллар дәвамында яшәп, тормышыбызда ныклы традициягә кереп киткән. +Коммунистик дәвердәге кысулар нәтиҗәсендә язма васыятьнамәләр яшәүдән туктаган булса да, телдән васыять әйтү соңгы елларга хәтле дәвам итә. Шунлыктан аның язма рәвештәге өлгеләре белән халкыбызны таныштыру - фарыз эштер. Аларны тормышыбыз гамәлләренә әйләнерлек, һәркем белерлек итү кирәк. Васыятьнамә язмалары - традицион мәдәниятебезнең матур гадәте. Алар җәм гыятьнең тынычлыгына, ныклыгына һәм законга хезмәт итәләр. +Безнең эзләнүләребез нәтиҗәсендә берничә васыятьнамә үрнәге табылды. Текстлар гарәп әлифбасында аерым кәгазьләргә һәм кулъязма җыентыкларга, каберташларга язылганнар. +XIX гасырда "васыятьнамә" исеме белән төрле мөрәҗәгатьләр, листовкалар да таралган. +Аерым битләргә язылган васыятьнамә үрнәкләренең бер ишесе сәяси мөрәҗәгатьләрдән гыйбарәт. Алар арасында заман ахыры җитү, Оренбург губернаторы Сухтелинның татар егетләрен медицина уку йортларына укырга керергә, мөфти Тәфкилевнең урыс телен өйрәнергә өндәп язган васыятьнамә текстлары һ. б. бар. Алар тарихи документлар буларак әһәмиятле. +Шәхси васыятьнамәләрдән Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең 1860 елда шигырь белән язган әсәре кызыклы. Истәлек теркәлгән җыентыкны безгә язучы Мөхәммәт Мәһдиев бүләк иткән иде. Ул хәзер Мирасханәнең 39 нчы коллекциясендә 3430 эш берәмлеге булып саклана. Васыятьнамә авторына ул вакытта 70 яшь була. Аның әсәреннән бер өзек китереп үтик: +Моның бәгъдендә язылды гарыздан, +Васыять әйләюб ваҗиб фарыздан. +Балаларым, укыңызлар сабакны, +Галим булып тотыңызлар таякны! +Надан калсаң, үкенерсең, әй углан, +Таләп кыл һәм җәһәт кыл, калма надан! +Таләптә һәм җәһәттә булса кяһил, +Диделәр, ��у кешеләр улды җаһил. +Тарих һәм әдәбият өчен, кулларында зур матди байлык лар туплаган кешеләрнең васыятьнамәләре бик кызыклы. Татар-м өселманнар арасыннан күтәрелгән байлык ияләре һәрчак җәмг ыять файдасына байлыкларыннан өлеш чыгара килгәннәр. Мисалга Ырынбур татар миллионерлары Хөсәеновлар, мәктәп- мәдрәсәләр тоту өчен, булган малларыннан биш йөз мең сум акча васыять итәләр. +Хәзерге Казакъстанның Петропавловск шәһәреннән сәүдәгәр Дәүләткилдиевләр васыятьнамәсе дә кулга төшкән иде. Аны безгә филология фәннәре докторы Фәрит Хәкимҗанов тәкъдим итте. Түбәндә аның гарәп графикасыннан хәзерге татар графикасына күчерелгән текстын тәкъдим итәбез. +Васыятьнамә +Сәнәи миладия 1909 нчы, мартның 12 нче көнендә, сәнә-и һиҗрия - 1327 нче рабигыль әүвәлнең 3 нче көнендә - мин үз җортым илән Петропавел бәләдәсендә торучы, Рязань губернасы Касыйм өязе Горскийда туган потомственный дворянин Мөхәм мәдҗан Фәйзулла углы Дәүләткилдиев - хәл-хаятемдә бер мең тәңкә акча сәдака әбәдия кылдым - шул шарт иләндер: кем - дүртенче номер мәсҗед ихатасында үземез салдырган таш дөкәннәр нең берсендә сәүдә кылдырып, хасил улган файдасыны, үземез салдырган таш мәдрәсә вә мәсҗед тәрбиясенә сарыф кылыныр. Моның соңында, түбәндә, васыятьлекккә тәгаен ителгән кәминәләр сәнә ахры булганда, ошбу мең тәңкә акчаның хисабын алып, мәдрәсә вә мәсҗеднең зарур булган урыннарына сарыф кылырлар, нәгяһ әҗәл максуд ирешеп, вафат була калсам, миндин калган митрүкәгә минем үземнең хәләл кәсебем илән пәйда кылган малымдыр, шул малымнан варисларым әүвәл язылган сәүдә дәфтәренә карап, никадәр кархәм булса, барчасын әда кылып риза кылыныр. +2 нче тәкфин-тәҗәннәрем өчен бер мең тәңкә бирелсен. +3 нче: казага калган намаз вә рузаларым вә башка вәҗабәтләрем өчен бер мең тәңкә фидая бирелсен. +4 нче: бу әйтелмеш ике мең тәңкәдән башка никадәр акча булса да - һәммәсенә варисларым: хатыным, угылларым вә кызларым - барчасы муафикъ шәрегъ шәриф гали фараизы камәт кылып алырлар. +5 нче: вафатым соңында ошбу васыятьнамәне тиешле мәхкәмәгә йөргезеп, тәмам кылмакны энем Мирхәйдәр Дәүләткилдиев илән углым Мөхәммәтмостафа Дәүләткилдиевкә тапшырдым. +Потомственный дворянин Мөхәммәдҗан Фәйзулла углы Дәүләт килдиев - гуаһ булып кулым куйдым. +Потомственный дворянин Мирхәйдәр Фәйзулла углы Дәүләткилдиев - гуаһ булып кулым куйдым. +Потомстенный дворянин Мөхәммәдкәрим Ибраһим углы Төмәнев - гуаһ булып кулым куйдым. +Петропавелский мещанин Мөхәммәт Хафиз углы Акчурин - гуаһ булып кулым куйдым. +"Васыятьнамә" сүзе астында догалык язылган иде. "Коръән" сүзе белән. +Рәхимә тәтәйдән сорашып, әрвах хәлләрне кемнәр икәнен белдем. Фәйзулла Сәйфулла углы. +Мөхәммәтҗан Мирхәйдәр углы. Гали Фәйзулла уллары. +Мөхәммәтсафа, Котлымөхәммәт Гомәр, Галим - Мөхәммәтҗан уллары. +Мәрьям, Өммегөлсем - Мөхәммәтҗан кызлары, Хафиз мулла - Адәм улы. +Рәхмәтулла, Нигъмәтулла, Габдулла, Рамазан, Габдрахман - Рәхим уллары. +Газзә, Фатыйма, Хәдичә, Оркыя - Рәхим кызлары. +Зөбәйдә, Зәйнәп, Суфия - Галим кызлары. +Борһан, Исхак, Исмәгыйль - Галим уллары. +Бәдүш, Рәхимә, Галия, Найлә, Сара - Гомәр кызлары. +Оркыя, Рабига - Котлымөхәммәт кызлары. +Хәдичә, Өммегөлсем - Габдулла кызлары. +Ибраһим, Хәмзә, Габбас, Муса, Гайсә, Нуретдин - Котлы мөхәммәт уллары. +Оркыя - Сабир кызы. +Фатыйма - Мөхәммәтҗан кызы. +Өммегөлсем, Әминә, Заһидә - Габдерахман кызлары. +Гомәр, Газиз - Мирхәйдәр уллары. +Эпиграфик васыятьнамәләр +Кулъязма васыятьнамәләр халык тормышына шулкадәр керәләр ки, аларны хәтта каберташларга язалар. Безгә Казан һәм Казан артындагы татар зиратларын өйрәнеп, андагы язмаларга игътибар итәргә туры килде. XIX гасырның урталарыннан үсеп киткән эпиграфик шигърият үрнәкләренең, васыятьнамә, канатлы сүзләрнең ташъязмаларда еш очравына игътибар иттеләр. Казандагы Яңа Бистә, Казан артындагы Олы Мәңгәр, Түбән Оры, Тәмте, Мәтәскә, Буа татар зиратларында һәм башка урыннарда аеруча кызыклы үрнәкләр табылды: +Кабер ташларына язылган васыятьнамә үрнәкләре: 66 Әхмәтҗанов М.И. Сайланма хезмәтләр +Безең "Коръән" укырга хәлемез юк, +Тасдыйк һәм кыйлырга юлымыз юк. +Уян-буян бакып, дога көтәрмез, +Хәер-ихсан дәхи өмид итәрмез! +................................................ +Җария-сәдака калдырасыз, +Атаңызчүн мәсҗед һәм салдырасыз. +Әтнә районы, Олы Мәңгәр зираты [1846]. +№ 2. Васыятем будыр, и зәүҗ гакыл. +Кәрәм илә безә даим дога кыл! +Безем каберемезә гяһ-гяһ киләсез, +Ки бездин гыйбрәт алубән китәрсез! +Тасдыйк һәм вирергә ... +Уян-буян бакыб, дога көтәрмез, +Хәер-ихсан дәхи өмид итәрмез. +Безә Коръән укып багышлаясыз, +Гомер тиз үтәрен сагышлаясыз. +Фәкыйрьне догада кыйлыңыз яд, +Тасдыйклә рухымны кылыңыз шат. +Казан, Яңа Бистә татар зираты. XIX гасыр. +№ 3. Васыятем будыр әүләдләремә, +Дәхи ихванларыма, әхәндләремә - +Кәрәм идүб, догада идеңез яд, +Тасдыйклә кыйлыңыз рухымны шад. +Килеп Коръән укып, һибә идәсез. +Кәндин гыйбрәт алубән кидәсез. +Уян-буян бакып, дог көтәрмез +Хәер-ихсан дәхи өмид итәрмез. +Саба районы. +Тәмте Мәтәскә авылы зираты [1842] +1 Зәүҗ - пар, тиң. +2 Кәрәм - юмартлык. +3 Безә - безгә. +4 Даим - өзлексез. +5 Гяһ-гяһ - вакыт-вакыт. +6 Тасдыйк - раслау. +7 Әхәндләремә - ир туганнарыма. +8 Һибә идәсез - бүләк итәсез. +9 Кәндин - үзегез. +10 Хәер-ихсан - булышлык. +Кулъязма китаплардагы табышмаклар +Ул нәдер кем, зәррә-зәррә кан ирер, +Тәмам аның мивәсе җиндан ирер. +Агзы бердер, теле ике, җаны юк, +Аны белмәй күб кеше хәйран ирер. +Мирасханә. 39 коллекция. +2833 санлы кулъязманың 40 нчы битеннән: күчерелү +вакыты - 1886 ел; Лениногорск р-ны, +Сарабиккол авылында табылган +Хак Тәгаләм чын яратмыш биш йимеш, +Ул йимешләр бер-берине күрмәмеш. +Икиси аның төн йөзини күрмәмеш, +Өчиси аның көн йөзини күрмәмеш. +Мирасханә. 39 коллекция. +3719 санлы кулъязма. 1 бит. +Кулъязма Тубыл ягыннан табылган +Әй, Ходая, кодрәтендин бар җирү бар, +Бер кодыхта ике әлван суы бар. +Үзгә сулар, утка тигсә, юк булыр. +Бу нә судыр, утка тигсә, нур булыр. +Касыйм шәһәреннән табылган иске кулъязмадан. +Татарстан дәүләт музеенда саклана +Китап хатимәләре (ахырлары) +Татар әдәбиятының борынгыдан килгән кече жанрларыннан берсе - кулъязма китап хатимәләре, ягъни күчерүчеләр тарафыннан иҗат ителеп, күчереп яки язып төгәлләнгән әсәргә өстәлгән кечкенә шигырьләр. +Хатимәләрнең безгә хәтле җиткән иң борынгы үрнәге Насретдин Рабгузи тарафыннан 1311 елда язылган "Кыйссасел-әнбия" китабына язылган булса кирәк. Аның зур тырышлык куеп һәм күтә ренке күңел белән язылган хатимәсе чиксез талантлы әдипнең шатлыгын һәм киләчәккә өметен гәүдәләндерә. Шуннан соңгы татар китап күчерүчеләре хатимәләр язуны бер традиция итеп кабул күрәләр. +Алардан үрнәкләр: +Кулъязма китаплар ахырына теркәлгән мондый хатимәләрне тагын дистәләрчә истәлекләрдән китерергә мөмкин. Бу факт аның күп гасырлар аша кичә килгән традиция икәнен күрсәтә. Шунлыктан аны Урта гасыр төрки-татар әдәбиятыннан калган бер кече жанр икәнен таныйбыз. +Шигъри хатлар +Татар әдәбияты тарихында шигырь белән хат язу традициясе бик ерактан килә. Аның XVIII - XX гасырда язылган үрнәкләре дә бар. Бу өлкәдә Габдессәлам (1700 - 1762), Габделҗаббар Кандалый (1797 - 1860), Шәмсетдин Зәки (1825 - 1865) кебек шагыйрьләр каләме белән язылган әсәр үрнәкләре безнең археографик эзләнүләребез вакытында табылып, кайберләре инде басылып та чыкты. Шигырь белән хат язу үрнәге Мифтахетдин Акмулла мирасында яхшы мәгълүм. +Ләкин кулъязма битләрендә мәгълүм шагыйрьләрнең шигъри хатларыннан тыш, аерым шәхесләр тарафыннан язылган үрнәкләр дә очрый. Шундый хатларның хәзерге Азнакай районы Митрәй авылында яшәгән Шәһидулла Һибәтулла улы (1860 - 1935) тарафыннан 1885 елда язылган ике үрнәген табып, текстологик яктан эшләгән идек. Бу хатларда читтә укыган татар шәкертенең эчке халәте чагыла. Шигъри хатта алда китерелгән хатимәләр белән дә уртакл ыклар, охшашлыклар күренә. Мондый шигъри хатларны да әдәбият ыбызның ерактан килгән бер традициясе дип карау дөрестер, мөгаен. +Шәһидулла Һибәтулла улы хатыннан +Күренә ки, әдәби мирасыбызда кече жанрга нисбәтләнгән елъязмалар - әдәбиятыбыз тарихы өчен дә кызыклы чыганак. Алар халыкның тарихы, кадерле хәтере, шуның белән бергә, мавыктыргыч әдәбият энҗеләре дә булып торалар. +ТАТАР ЭПИГРАФИКАСЫ +МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ +ТАТАР ЗИРАТЛАРЫН ӨЙРӘНҮНЕҢ ТОРЫШЫ +Фәндә зират һәм каберлекләрне өйрәнә торган берничә гыйльми тикшерү юнәлеше бар. Археологлар - борынгы каберлекләрне казып, ул чорларда яшәгән кешеләрнең дини ышануларын, матди культураларын, көнкүрешләрен, антропологлар, каберләрдә калган кеше сөякләре буенча, аларның тышкы кыяфәтләрен тopгызалар. Әйтик, тарихи шәхесләрдән Әбүгалисинаның, Аксак Тимернең, Иван Грозныйның кыяфәт-сыннары аларның казып алынган сөяк ��алдыклары нигезендә эшләнгән. Этнографлар күмү йолаларын тасвирлыйлар. Каберлектәге эпиграфика язмаларын өйрәнүчеләр борынгы кешеләрнең телен, дәүләт төзелешен, жәмгыятьтә биләгән урыннарын, дини мәзһәпләрен билгелиләр. Кабер өстендәге конкрет корылмалар архитекторлар һәм сәнгать белгечләре тарафыннан өйрәнелә. +Татарстанда археологлар, нигездә, VIII - XII гасырлардан калган каберләрне шактый тирәнтен тикшереп, ул дәверләр тарихына күп ачыклыклар керттеләр. Аеруча А.X. Халиков тарафыннан Танкеевка, Олы Тархан, Кайбеле каберлекләре кебек атаклы архео логик истәлекләр өйрәнелеп, Урта гасырлар болгар халкының Идел-Кама буйларында барган этник тарихы ачыкланды. Олы Тигәнәле авылы янында табылган мадьяр каберлегенең дә өйрәнелүе этник тарихыбыз өчен әһәмиятле булды. Археолог Е.А. Халикованың борынгы болгарларның (XII гасырны да кертеп) каберлекләрен өйрәнү нәтижәләре кызыклы: болгарлар XII гасыр ахырына ислам диненә күчеп беткәннәр. Ләкин, кызганычка каршы, Урта Идел археологиясендә фәкать "болгар культурасы" дип берьяклы һәм тенденциоз юнәлештәге казу эшләре алып бару тарихыбызны фальсификацияләүгә китерде. +Хәзерге Татарстан җирендәге Урта гасырларда булган Алтын Урда, Казан ханлыгы, Hyгaй урдасы тарихы турында, регион урыс империясенә көчләп кертелгәннән соң кичергән үзгәрешләргә нисбәтән, Казан археологлары канәгатьләнерлек эш башкара алмадылар. Алар беркадәр фәкать болгар һәм татар эпиграфикасын өйрәнүчеләр тарафыннан гына тикшерелде. Кабер ташларының телен өйрәнүчеләр, язмалар аша, болгарларның теле нинди булуын, алар җәмгыятенең структурасы хакында мөһим ачышлар ясадылар. +Бу хезмәттә без укучыларны татар зиратлары һәм аларның тарихи үткәннәренә карата apxеографик экспедицияләр вакытындагы күзәтүләребез белән таныштырабыз. Тикшеренү өчен материал булып нигездә Татарстандагы зиратлар хезмәт итте. +* * * +Татар халкы яшәгән һәр төбәктә узган катлаулы тарихның шаһитләре булган борынгы зиратлap бар. Әлеге зиратларда каберләр өстенә куелган язулы ташлар, буралap, тактадан эшләнгән чардуганнар, таштан яки булмаса кирпечтән төзелгән дөрбәләр (мавзолейлар), истәлек өчен кабер өстенә утыртылган aгачлар, гади генә язусыз (ә кайчакта тамгалы) кыргый ташлар, кабер өстен белдерү өчен утыртылган бaганалар һ. б. ны күрергә мөмкин. +Татар авылларында аның тарихына бәйлe рәвештә "Ханнар зираты", "Иске зират", "Морзалар зираты", "Яңа зират", "Чирмеш зираты", "Чуваш зираты", "Ар зираты", "Урыс зираты", "Керәшен зираты", "Әүлия зираты", "Изгеләр зираты", "Юлда үлгән билгесез кеше зираты", "Хаҗдан кайтканда үлгән кеше зираты", "Исереп үлгәннәр зираты", "Ачлык елда үлгәннәр зираты" һ. б. бар. Боларның һәрберсе - конкрет авылның тарихы белән бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән тарихи урыннар. Зиратларга карата халык та әүвәлдән хөрмәт һәм олылау хисләре булган, борынгылар ка��ер яки зиратларның тылсымлы көчләренә ышанганнар. Гадәттә, узган гасырда каберләрне карап, тәрбияләп тору өч-дүрт буын буена барган. Халык арасында алар белән бәйле төрле ышанулар яшәгән. Казан арты авылларында йөргәндә, төрле-төрле ышанулар белән очрашырга туры килде. Аларның кайберләрен язып үтү мөһим: +- борынгы заманда авылның (яки ыру-кабиләнең) зиратын дошман басып алса, авыл буйсынган саналган. Димәк, ата-баба каберләрен саклый алмаган халык колга хисапланган; +- зиратлар, каберләр тирәсендә үскән жиләк-жимешләрне ашарга ярамаган; +- зират яки каберләр янында табигый йомышларны үтәү тыелган; +- зират белән авыл арасында елга булырга тиеш, чөнки кайбер өрәге каты кешеләрнең өрәкләре зираттан чыгып кешеләр янына килергә, аларга зыян салырга мөмкин булган. Әгәр авыл белән зират арасында елга булса, өрәк аннан үтә алмый дип уйлаганнар. +Әүвәл зираттагы берәр кабердән өрәк чыккан дип ышансалар, аны казып, мәетне үтәли уздырып казык кагу гадәте булган. +Мәет юып кәфенләнгән булса, аның йөзен ачып карау хәзер дә тыела. Кырым татарларында мәетне зиратка алып барып юып, югач, йөзен ачып күрсәтмичә күмәләр. Бу гадәт әүвәл Идел буенда да шулай булганга ошый, чөнки Болгар шәһәре зиратында сакланган мунча хәрабәләре шушы йола файдасына дәлил булып тора. +Әгәр берәр хәсрәте, чире, борчуы булса, изге саналган кешенең каберенә барып догалар кылып, сәдакалар куеп китә торган булганнар. Казан тирәсендәге шундый изге каберләрдән "Касыйм шәех кабере" (Норлат стансасы кырында), "Гайшә бикә кабере" (Иске Казан янында), "Идрис хафиз кабере" (Котлы Бөкәш авылы янындагы зиратта), "Мәгълүм хужа кабере" (Биләр авылы янында, Балынгуз тавында), "Сөембикә манарасы астындагы изгеләрнең каберләре", (Казан ханнары каберләре), "Кабан күле башындагы изгеләрнең каберләре", "Җиде изге кызның каберләре" (Казандагы Яңа Бистә зиратында), "Теше сызлап үлгән кыз кабере" (Казандагы Иске Бистә, Казаков мәчете янында булган), "Изгеләр кабере" (Арча төбәге Иске Ашыт авылы кырында) һ. б. бар. +Бу изге каберләрдән изге кешеләрнең чыгып йөрүләре хакында риваятьләр дә сөйләнә. Ул изгеләр сәдака, дога өмет итеп чыгалар икән. Алар киләчәкне дә әйтә алганнар. Мондый чыгып йөргән изгеләрне "хуҗалар", "хуҗалар чыккан" дип сөйлиләр. Кешеләр хуҗалар белән сөйләшергә, алардан киләчәк турында сорашып белергә мөмкин, дип ышанганнар. Хуҗаларга вәгъдә бирсәң, аны бозу бик нык тыелган. Соңгы елларда хуҗалар күренү турындагы сүзләр Болгар шәһәре һәм Әтнә төбәгендә язып алынды. +Иске каберләрдә бурсык кереп йөрерлек тишекләр була. Бу тишектән үлгән кешенен җаны кереп-чыгып йөри дип ышанучылар бар. +Ниндидер авыр хәлләргә төшкән кешеләр, бу авырлыктан котылсам, зират әйләндерер идем, дип нәзер әйтә торган булганнар. Нәзер әйтү - үз-үзеңә вәгъдә бирү дигән сүз. Авыр хәлләре узгач, аерым кешеләрнең нәзерләрен үтиселәре килмәгән, ләкин нәзерем тотып, тагын да яманрак хәлгә таруым бар дип куркып, аны юри генә булса да үтәгәннәр. Мәсәлән, зират әйләндерү кебек чыгымлы эшне атап нәзер әйтүчеләр, җеп сузып кына, зиратны биш-алты кат әйләндереп чыкканнар. Мондый нәзерләрне күз буяп үтәүчеләр соңгы елларгача шул гадәтләрен куалар. +Ләкин татар тарихында зиратларны тәртиптә тотып, аның тирәягын карап торучылар да аз булмаган. Олы Мәңгәрдән миллионер Гатаулла Сәлимҗанов (? - 1918) шундый милләтпәрвәр кеше булган. Галимҗан Барудиның атасы сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Галиев (1832 - 1908) үз акчасына Казандагы Яңа Бистә татар зиратын кызыл кирпечтән салынган дивар белән әйләндереп алган. Бу стеналар әле дә урыны-урыны белән саклана. +Татарстан, Мари Иле, Киров өлкәсендәге татар зиратларының күпчелеге агачлар белән капланган. Ләкин Татарстанның Кама аръягы районнарында зиратларга агач утырту XX гасыр урталарыннан соң гына тарала, хәтта бөтенләй агачсыз зиратлар да күп күренә. +Татарстан җөмһүрияте җирләрендә сакланган ташландык борынгы зиратлар, иске зиратлар, аерым каберләр яки кабер ташлары катлаулы тарихи вакыйгаларның шаһитләре булып калганнар. Болгар дәүләте заманында ук аның җирләрендә төрле борынгы кешеләрнең кабер-зиратлары булып, алар турында төрле риваятьләр таралган булган, күрәсең. Чөнки гарәп сәяхәтчеләре Ибн Фадлан, Әбү Хәмид әл-Гарнати язмаларында ук гадәти булмаган каберләр (сөякләр) хакында төрле риваятьләр китерелә. Ул вакытта борынгы каберләрне мөселманнар карашыннан чыгып, әкияти "Гад кавеме" халкына нисбәтләгәннәр. +Мөселманлык кабул итү белән, мәҗүсилеккә бәйле ташландык зират-каберләрне Урта Иделдә "чирмеш зираты" дип атау гадәткә кергән. Халык аларны мөселман каберләре урнашу тәртибенә охшамаганга, аерылып торганга шулай атаган, чөнки борынгыдан калган каберләр турында тарихи хәтер булмаганга, шул универсаль термин кулланылган. "Чирмеш зираты" дип аталган каберлекләр белән бәйле рәвештә кайбер мәҗүси йолалар да сакланган. Мәсә лән, авылдагы берәр хуҗалыкның мал-туары авырса, хуҗа чирле малын әлеге зират тирәсеннән әйләндереп кайта торган була. Бу аеру ча атлар күбенсә, бәвел итә алмаса, аларны йөртеп кайту белән бәйле мәгълүм чара булып танылган. Мондый йола фә кать әүвәлдән авыл тарихы белен бәйләнмәгән, мөселман зиратларына охшамаган каберлекләргә карата гына кулланылган. Югыйсә тарихи хәтер булган каберләр турында халыкның телендә конкрет атамалар була. Мәсәлән, юлда өшеп үлгән яки үтерелгән очраклы кешеләрнең каберләре, исереп үлгән кешеләрнең каберләре әнә шундыйлардан. Явыз ният белән йөреп үлгән кешеләрне дә мөселман зиратына күмдермәгәннәр, аларның каберләре читтә тора. +Мөселман татар ышануы нигезендә, мәетне кыр аркылы йөртергә ярамаган, шунлыктан аны кайда үлсә, шул җирдә күмгәннәр. Әгәр мөселман мәхәлләсе булса, шәхесе мәгълүм мәрхүмне җеназа укып шунда күмгәннәр. Кунакка барган, хаҗга барган җирендә үлеп калган кешеләр һәм аларның каберләре хакында күп кенә риваятьләр бар. Мәсәлән, шагыйрь Шәмсетдин Зәкинең хаҗга барганда Таганрог шәһәрендә, Габденнасыйр Курсавиның Истанбул янындагы Искәндәриядә үлеп калуы хакында хәбәрләр сакланган. Татарстандагы Саба авылында кунакка килгән бер кыз үлеп калган була. Саба зиратында әлеге кыз кабере өстенә утыртылган каенны әле соңгы елларда дa "Кунак кыз каены" дип атап йөртәләр иде. Казaн apтында хатын-кыз кабере өстенә каен, ир-ат кабере өстенә нapaт утырту гадәте кергән булган. Хәзер инде ул гадәт онытылып, төрле агачлар утыртыла. +Зиратларда каберләр өстенә күбрәк усак агачы утыртуны хуп күргәннәр. Ни өчен дигәндә, усак агачының яфраклары җил исмәгән чакта да шыбырдашып селкенеп торалар. Усак яфракларының даими шыбырдап торуы мәетләр рухына тәкбир әйтеп тору дип саналган. Зиратларда агачлар утырту ислам дине ышанулары белән бәйле. Монда фин-угорлар йогынтысы юк. +Әүвәл җәйге эссе көннәрдә яңгырлар озак булмый торса, кайдадыр кырда күмелмәгән мәет ята, шуны табып күмми торып яңгыр яумас, дип ышану бар иде. Һәм кешеләр кыр-урманнарны карап чыгалар иде. Кырдагы аерым каберләр өстенә чиләкләп су сибеп кайтулap турындa да хәбәрләр ишетелгәләде. Тарихи чыганакларда мәетләрнең яңгырны яудырмый тотып торуына ышану турында хәбәрләр бар. Мәсәлән, борынгы заманнарда, хәзәрләр, яңгыр яумаса, үзләренең мәетләренә табыну йоласы уздыра торган булалар. Мәетләрнең яңгыр яудыруга кодрәте җитү турындагы бу ышану бик борынгы заманнарда һәм күп халыкларда булган, күрәсең. Бүгенге көндә татар халкында мәет күмгән вакытта кабер өстенә аз гына яңгыр бөртекләре төшсә дә, ул мәетнең изгелеге хакындагы галәмәт булып хисаплана. +* * * +VIII - IX гасырларда Урта Иделгә күчеп килгән болгарларның башка кавемнәр белән үзара аралашуы, Алтын Урда дәүләте чорындагы миграция давыллары, Казан ханлыгы төзелү, аның җимерелүе, урыс хөкүмәтенең чукындыру сәясәте яңа зиратлар барлыкка килүнең тарихи сәбәпләре булганнар. +Традицион яшәү урыннарында XIV гасырның икенче яртысындa булып үткән социаль тетрәнүләр, болгар авылларына бик күп фаҗигаләр алып килә. Чума-холера эпидемияләре һәм урыс ушкуйникларының 1360 елдан соң башланып киткән һөҗүмнәре, 1395 елда Аксак Тимернең Алтын Урдадагы бөтен утрак тормышлы шәһәр һәм авылларны ут белән өтеп алуы, Кама елгасының сул ягындагы һәм Тау ягының барлык районнарын туздыруы Болгар олысының төп утраклык өлкәләрен юкка чыгара яза. Чуваш теле элементлары белән язылган XIII - XIV йөз болгар кабер ташларының юкка чыгуы да шушы хакта сөйли. 1395 - 1396 елгы җимерелүдән сон, Болгар, Биләр, Сара, Кәрдәр, Суар, Сенбер, Җүкәтау шәһәрләреннән чыккан татарлар Ыкның түбән агымына, Нократ буйларына, Кама буенча менеп, Чулман үзәнлекләренә, Камадан төньяккарак китеп, Казан артына, Тау ягының төньягына (хәзерге Апас, Яшел Үзән, Кайбыч төбәкләренә) олы елга ярларыннан читкәрәк китеп урнашалар, яңа авыллар, булачак шәһәрләрне башлап җибәрәләр. XV гасыр башында Нократ буйларында, Казан артында һәм Тау ягында барлыкка килгән яңа авыллар болгар авыллары өстенә утыргандырмы-юктырмы, аны кистереп әйтерлек документлар юк. Ләкин алар, болгар зиратларын файдаланмыйча, яңа зиратлар башлаганнар. Шунлыктан Нократ буйларында, Казан артында һәм Тау ягында сакланып калган болгар кабер ташларының барысы да күптән ташланган, иске зиратлар өстендә сакланалар. Мәсәлән, Иске Ашыт, Эзмә, Иске Кирмән, Иске Кишет, Кече Кайбыч, Урыс Урматы, Татар Әҗәле, Кибә хуҗа, Олы Әтрәч, Олы Әшнәк, Салтыган һ б. авыллардагы истәлекләр - шуның мисалы. +Урыслар Казан ханлыгын барлык авыл-шәһәрләре белән җимереп бетергәч, анда күп урыннар буш кала. Урыслар төзегән писцовая кенәгәләрдә йөзләрчә "пустошь", ягъни "бушап калган авыл урыннары" санала. Казан илендә канлы яулап алучылар үтмәгән, кул салмаган авылларның саны бишкә дә тулмыйдыр. Күпчелек халык, илен-җирен, бабаларының каберләрен ташлап, Көнчыгышка - Нугай урдасы җирләренә - Агыйдел, Ык, Дим буйларына барып төпләнә. Шулай ук Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга төбәкләрендә туктап калучылар да җитәрлек була. Археограф С. Вахиди тарафыннан 1929 елда Минзәлә кантунында тупланган материаллар бу яклардагы күп кенә татар авылларының Казаннан һәм Казан тирәсендәге авыллардан күчеп килүләрен хәбәр итәләр. +Казандагы 1552 - 1557 елларда барган сугышлардан соң исән калган аз санлы татарлар аулаграк урыннарда яңа авыллар корып утыра башлыйлар. Еш кына Казан ханлыгы дәверендә булган авылларның зиратлары ташландык хәлдә калган. Мәсәлән, Иске Мәңгәр, Иске Кишет, Иске Әҗем, Кара Дуган, Кече Әтнә, Югары Сәрдә, Әлдермеш, Чыршы, Чыпчык, Камай, Кишмәт, Урта Аты, Наласа, Казакълар, Күгеш, Бәчек, Кече Кайбыч, Татар Танае һ. б. әнә шундыйлардан. Яки соңыннан барлыкка килгән авылларның зиратлары, үсеп, искеләренә күрше булып торсалар, кушылып, уртак зират булып киткәннәр. Шулай ук борынгы ташларны яңа зиратларга күчерү очраклары да мәгълүм. Мәсәлән, Арча станциясе янындагы Казан ханлыгы дәвереннән калган жиде борынгы ташның берсен Тукай урамы артындагы яңа каберлеккә менгереп урнаштырганнар, калганнарын бульдозер туфрак белән күмеп к алдырган. +1976 - 1977 елларда Чаллы шәһәре янында ГЭС төзү вакытында Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә тирәләрендәге шактый зиратлар күчерелде. Шул ук вакытта күп кенә XVII - XX гасыр татар эпиграфик истәлекләре дә җимерелде һәм су астында калды. Каберлекләрдән чыккан кеше сөякләрен татар зиратларына траншеялар казып, целлофан капчыкларга тутырып күмделәр. Кайбер урыннарда җеназа укып күмүләрен дә күрергә туры килде. +Казан ханлыгы җимерелгәннең беренче елларында татар зиратларындагы ташларны, каберләреннән алып, төзелеш эшләрендә файдаланганнар. Башкаланың зур зиратыннан һәм Казан ханнары зиратыннан бер таш та исән калмаган. Казан Кремль стеналарының һәм XVI - XVII гасырда төзелгән чиркәүләренең, йортларының нигезләренә меңнәрчә татар кабере ташлары түшәлгәндер. Урыс сәяхәтчеләре бертуган Чернецовлар XIX гасырның беренче чирегендә Казанда булган чакта язып барган юлъязмаларында Кремльдәге Благовещение чиркәве стеналарында мөселман язулы таш күрүләре хакында язып калдырганнар. Мондый гадәт Алтын Урданың башкаласы булган Сарай шәһәре хәрабәләре белән дә кабатлана. Төрек географы Кятиб Чәләби үзенең XVII гасырның беренче яртысында Сарай җимерекләре арасында таштан эшләнгән зур-зур дөрбәләр, кабер ташы рәвешендә бастырылып куелган язулы колонна күрүе хакында яза. Сарай шәһәрен, урысның җиңел акыллы патшасы Иван Грозныйның улы Фёдор Ивановичның боерыгы буенча, бөтенләй җимереп бетереп, аның кирпечләреннән Әстерханда крепость коралар. Алтын Урда ханнары каберлегендәге зур дөрбәләр дә шулай жимертелә (ул ханнар зираты бүгенге Әстерхан өлкәсенең Хәрәбәле төбәге, Лапас авылы янында булган). Әүвәлге татар дәүләте җирләрендә, аларны басып алганнан соң, XVI - XIX гасырларда төзелгән чиркәүләрнең һәрберсенә дә татap кирпече яки кабер ташы керми калмагандыр. Мәсәлән, Татарстанның Биектау районына караган Урыс Алаты чиркәвенең нигезенә 7 - 8 ләп "куфи язулы" кабер ташы салынган. Болгар шәһәрендә XVIII гасырда салынган чиркәүнең нигезе һәм идәннәре XIII - XIV гасыр мөселман кабер ташларыннан түшәлгәнлеген күп ләр үз күзләре белән күргәндер. Арбузов Баран авылы чиркәве нигезеннән дә бер XIV гасыр мөселман ташы тапкан иде. Тәтеш төбәгендә Ямбакты чиркәве бусагасындагы XIII гасыр мөселман ташын тарихчы Гайнетдин Әхмәров укып, күчереп язып алган. Татар халкының бөтен Русия жирендә XVII - XVIII гасырларда да тынычлап яшәрлек мөмкинлеге булмый. Көчләп чукындыру сәясәте 1775 елга кадәр корал кулланып алып барылганлыктан, бүгенге Воронеж, Пенза, Рязань, Мордовия, Киров, Тамбов, Түбән Новгород өлкәләрендәге һәм Татарстан, Чувашстан җирләрендәге татарлар, авылларын, зиратларын ташлап, Урал буйларына, Себер, Казакъстан якларына качып барып утырырга мәҗбүр булганнар. Идел-Урал буйларындагы авылларда да тынычлык булмаган, көчләп чукындыруга, милли һәм социаль изүгә каршы көрәшкә күтәрелгән татар авылларын урыс армиясе көлгә әйләндереп бер генә кат узмаган: көлгә әйләнгәннәр урынына икенче - анысы яндырылса, өченче, дүртенче татар авыллары үсеп чыккан. Шунлыктан һәр татар авылы кырында 3 - 4 әр иске зират тарих шаһитләре булып саклана. +* * * +Мөселман болгарларның кабер өсләрендә 1280 елларга кадәр язулы ташлар яки таштан эшләнгән дөрбәләр булуы хакында сөйләүче археологик материаллар юк. Кыпчакларның бабалар культы белән бәйле булган таш сыннары да (балбаллар) татар каберлекләрендә XIII гасырда да, аннан соң да очрамыйлар. +��рыс тарихчылары тарафыннан язылган елъязмалардан күренгәнчә, Алтын Урда дәүләтендә монголларның күпләп яшәүләренә дәлил булырлык каберлекләр дә мәгълүм түгел. Әйтик, археолог Г.А. Фёдоров-Давыдов XIII гасырда Көнчыгыш Европага монголлар килгән дип әйтерлек чыганаклар күрми. +Татар һәм болгар зиратларындагы кабер өсләрендә тарихта беренче мәртәбә язулы кабер ташлары һәм дөрбәләр кору, 1280 елдан соң Алтын Урда мәдәниятенең бер элементы буларак башланып, татар халкында бүгенгәчә кайбер үзгәрешләр белән дәвам итә. Аның өзлексез тарихлы традициясе татарның күршесе булган башкортта, чувашта, марида, удмуртта, мордваларда һәм урыста да юк. +Сакланып калган археологик истәлекләр Алтын Урдада кабер өсләренә язулы ташлар һәм дөрбәләр (мавзолейлар) кору йоласының Кырымнан Уралгача һәм Киров өлкәсеннән Әстерхангача таралган булуын раслыйлар. Әлеге темaга багышланган хезмәт авторларыннан Ш. Мәрҗани, X. Фәезханов, К. Насыйри, Г. Рәхим, В. Вельяминов-Зернов, С. Вахиди, Һ. Юсупов, Ф. Хәкимҗанов һәм башка татар эпиграфик истәлекләрен өйрәнүчеләр һәм Г.А. Фёдоров-Давыдов, С. Плетнева, С. Смирнов, Р. Фәхретдинов кебек дистәләрчә археологлар шул карашта торалар. +Атаклы татарларның каберләре өстенә куелган язулы кабер ташларының саны җиде гасыр дәвамында берничә дистә меңнәргә җиткәндер. Аларның Урта Идел өлкәсендәге үрнәкләре яхшы гына өйрәнелгән, ә инде татарлар яши торган башка өлкәләрдәге, шәһәрләрдәге татар зиратлары, бай фактик материаллар булуга карамастан өйрәнелмәгән. Ул ташлар, татарның тарихын, телен, әдәбиятын, сәнгатен өйрәнү өчен, мөһим чыганаклар булырлар иде. +Инде хәзер язулы кабер ташларының кайдан, нинди традиция белән килеп чыкканлыклары хакында фикер йөртик. +Барыннан да бигрәк, кабер өстенә ташлар эшләтеп куйдырту өчен матди чыгымнар кирәк. Алтын Урда дәүләтендә XIII гасыр ахырында моңа зәмин тупланган булган инде. Чөнки бу дәүләтнең берничә йөз шәһәрендә ак таш сарайлар, зyp мунчалар, керамика һәм чуен кою остаханәләре, кәрвансарайлар, зур-зур мәчетләр, мәдрәсәләр, су үткәрү системалары, манаралар, дөрбәләр, күперләр корылган. Тарихчы В.Л. Егоров Алтын Урданың Аккирмән шәһәреннән XIV йөздә Европага иң яхшы сыйфатлы бодай чыгарылып торуы хакында яза. +Батый хан заманында Алтын Урда дәүләтенең гаскәре Харәземнән килгән төрки телле татарлардан торган. Аларны икенче төрле "кыймаклар" дип тә атаганнар. Ул татарлар мөселман булып, Караханилар дәүләтенең һәм Харәзем шаһлыгының төп халкын тәшкил иткәннәр. Караханилар дәүләтендә инде XI гасырлардан бирле язулы кабер ташларын куя килгәннәр, дөрбәләр корганнар. Аларның үрнәкләре, Кыргызстан, Казакъстан галимнәре һ. б. тарафыннан өйрәнелеп, матбугатта тасвирланган. Кыргызстан җирләре һәм Казакъстанның көньяк өлеше Караханилар дәүләтенең үзәк өлкәләрен тәшкил иткәннәр. +Эпиграфик таш язмалар һәм кабер өсте корылмалары төзү традициясе Төрек каганаты дәверләренә китә. Һәм бу хакта киң фәнни әдәбият сөйли. Хәлбуки каганатны төзүчеләр арасында тугыз татар, утыз татар, утыз, төрек һ. б. кабиләләр бар. Амур буендагы халыкларда да язулы кабер ташлары кую, үзенчәлекле мавзолейлар кору гадәте Төрек каганатының тәэсире белән килеп чыккан булса кирәк. Безнең игътибарны XIX гасыр этнографы Р. Маак тарафыннан ясалган Амур буе халыкларының кабер өсте корылмалары сурәтләре җәлеп итте. Тырское борынындагы XV гасыр кабер ташы, андагы кытайч а язуны исәпкә алмаганда, Татарстандагы XIX - XX гасыр татар кабер ташлары кыяфәтенә охшаш. Ә кабер өстенә агачтан корылган йортның орнаментлары XV - XVIII гасыр татар кабер ташларындагы бизәкләрне х әтерләтәләр. +Бу нәүбәттән татарларның борынгыдан килгән төш юрамышы да бик гыйбрәтле. Татар төшендә йорт төзегәнен, түбә япканын, идән җәйгәнен, бура бураганын, морҗа чыгарганын, яки булмаса бура эчендә калганын, йорт эченә кереп киткәнен күрсә - үлемгә юрый. Димәк, утраклык хаҗәтләре белән бәйле эшләр, күчеп йөргән вакытларда, татарларның фәлсәфәсе буенча үлем билгесе булган. Шунысы кызыклы: казакъ, кыргызларның да зиратларында төрле төсләр (аеру ча зәңгәр) белән буялган дөрбәләр күплеге күзгә ташлана. Димәк Төрек каганатының мәдәни традицияләре Караханилар цивилизациясе аша аларда да саклана. Каралтыларны төрле ачык төсләргә буяу гадәте татар халкында бүгенгәчә яши әле: агач йортларны, капка-к оймаларны, агач мәчетләрне татарлар ачык зәңгәр, яшел, сары төсләргә буярга яраталар. Шулай ук бүгенге заманда борынгы дөрбәләр урынына калган агач яки тимер чардуганнарны да матур ачык зәңгәр, яшел, ак, кара, көмеш сыман төсләргә буяп киләләр. +Кабер ташларының, дөрбәләрнең күренешләре, алардагы язулар, бизәкләр гасырлар дәвамында яңарып торалар. Татар халкы үз бәйсезлеген югалткач, аның хәләл байлыклары ятлар "кесәсенә" агыла. Шунлыктан кабер өсте корылмалары да үзләренең барлыклары, кыяфәтләре белән заманның байлыгын яки ярлылыгын, гыйлемнең югарылыгын яки наданлыкны, югары рухны яки төшенкелекне күрсәтәләр. Монда һәр татар өлкәсенең үзенчәлекләре, традицияләрнең яшәве яки үлә бару процесслары чагыла. +Дөрбәләр белән дә шул ук хәл. Мәсәлән, Болгардагы "Кара пулат", яки Бакчасарайдагы "Нәнкәҗан" дөрбәләре кебек корылмалар, Русия империясе составына кергәч, инде төзелә алмыйлар. Хәтта ки, Шаһ Гали (1555 ел) һәм Әфганнарның да дөрбәләре күләм ягыннан кечерәкләр һәм архитектура җәһәтеннән милли үзенчәлекләрен югалтканнар. +Татарның мөстәкыйль дәүләтләре дәверләрендә күпләп төзелгән, Көнчыгыш Ауропа өлкәләрендәге дөрбәләрнең, асылда, тик нигезләре генә сакланган. Аларның ззләре бүгенге Татарстандагы, аеруча Ык буендагы татар зиратларында һәм Биләр, Болгар шәһәрләре булган урыннарда күренә. +XVIII - XIX гасырларда татар авылларында яндырылган кирп��чтән һәм сирәк кенә ак таштан эшләнгән һәм архитектура ягыннан бик гадиләшкән дөрбә үрнәкләре саклана. Мәсәлән, Татарстанның Әтнә төбәгендәге Бәрәскә авылында 1785 елда кызыл кирпечтән корылган Шәех Ибраһим бине Йосыф Бәрәскәвинең калын диварлы, ишек, тәрәзәләренә челтәрле чуен рәшәткәләр куелган дөрбәсе (аның биеклеге заманында ике метр чамасы булып, хәзер ишелеп килә) - бүгенге көндә сакланып калган мондый корылмаларның иң зурысы. +Ул зиратта шулай ук тагын бер кирпечтән эшләнгән дөрбә саклана. Ак таштан эшләнгән дөрбә нигезе Өлә-Казакълары авылы зиратында да бар. Арча төбәгенең Яңа Тазлар (Байкал) авылында XIX гасыр урталарыннан калган дөрбә күренә. Дөрбәләр Әгерҗе төбәге Тирсә авылында күп булалар, ләкин аларны җирле администрация 1957 елда җимерттереп, өстенә авыл хуҗалыгы техникасы саклый торган лапас эшлиләр. Әгерҗе төбәгенең Наҗар авылында кызыл кирпечтән XIX гасыр урталарында эшләнгән бер ишан дөрбәсе бар. Чистай шәһәренең татар зиратында кирпечтән эшләнгән (XIX йөз) зур гына түбәсез дөрбә саклана һ. б. +Татарларда дөрбәләр эшләү сәнгатенең юкка чыгуына Русия хөкүмәтенең аларга таш һәм кирпеч корылмалар салуны тыю турындагы законы тәэсир иткән, дип уйларга нигез бар. Шунлыктан кабер өсләрендәге дөрбәләр үтәгән хаҗәтне агач материалыннан эшләнгән чардуганнар алган. Агач материалы Урта Идел зонасында күп булып, һәркем аны таба алган. Агачтан эшләнгән чардуганнар "бура" дип аталганнар. Гадәттә, кабер өстенә корылган бураларның бүрәнәләре чама белән 10 - 12 см юанлыкта була иде. Бураның биек леге дә төрлечә: 100 - 125 см чамасында. Озынлыгы 2 - 2,1 метр, киңлеге 1 - 1,1 метр чамасында эшләнә. Буралар Татарстанның һәр районындагы зиратларда да очрый иде. Бүгенге көндә сакланып калган буралар, мөгаен, калмагандыр да инде. Соңрак, баганалар утыртып, такталар сугып ясалган чардуганнар бураларны кысып чыгардылар. Безнең гасырның икенче яртысында яңа куелган кабер бурасы булуы шикле. 1950 еллардан соң чардуганнар баганаларга агач рәшәткәләр сугып та ясала башлады. 1970 еллардан соң агач чардуганнар урынына күбрәк металл чардуганнар куелалар. Аларны тимер торбалардан, калын тимер арматуралардан эшлиләр. Төрле орнамент мотивлары белән бизәклиләр. Чардуганнарны чуен яки башка коелма металлдан матур калыпларга коеп та эшлиләр. Бу өлкәдә халыкның фантазиясе шактый бай күренә. +Кабер эчендә, кыйбла як стенада "ләхет" дип аталган куышлык ясала. Ләхетнең биеклеге 50 - 60 см, шулай ук стенага кереше дә бер 50 см чамасы тирәнлектә була. Борынгы заманнарда ләхетнең стеналарын кирпечләр белән тышлап ныгытканнар; Әгерҗе ягындагы Тирсә зиратында җимерелгән XVII - XVIII гасыр каберләрен күрүчеләр ләхетнең кирпечләр белән ябылуы хакында сөйләделәр. +Комлы урыннарда кабер казырга туры килгәндә, ләхет алу мөмкин булмаганда, кабернең идән җирендә 30 - 35 см тирәнлектә канау казып, мәетне шул ��окырга йөзен беркадәр кыйблага каратып күмәләр. Канау-ләхет өстенә калын такталар тезәләр. +Алтын Урда дәвереннән калган каберләрдә, юан имән бүрәнәләрне урталай ярып, эчләрен каезлап, мәетләрне шунда салып, яркаларны каплап, аларны кузгалмаслык итеп беркетеп кабергә куеп күмү очраклары бар. Казан ханнарының бизәкле табутларга салынып күмелгән булулары да мәгълүм булды. +* * * +XIII гасырлардан бирле куела килгән кабер ташларының кем тарафыннан ясалып, язылып куюы күп очракта мәгълүм түгел, осталар үзләрен бик тыйнак тотканнар. Хәлбуки борынгы ташларның ясаучы осталары оста каллиграфлар һәм рәссамнар да булганнар. Бу хәл озак елар буе шулай дәвам иткән. +Фәкать XVII гасырда гына кайбер ташларның осталары эшләренә имзаларын куя башлыйлар. Мәсәлән, Әгерже төбәге Салагыш авылында "Әүлия ташы" дип йөртелгән ташны 1069 һиҗри, 1659 руми елда Тиләш углы Дусмәт исемле оста эшләгән. Минзәлә төбәге Бикбау авылында да бер "Әүлия ташы" бар икән. Аны 1067 ел һиҗри, 1657 ел миладида Дәвиш хафиз исемле кеше язган булып чыкты. Шул ук Бикбау авылында һиҗри 1100, милади 1689 елда куелган ташны Аккуҗад исемле оста язып кал дырган. Лаеш, Алабуга, Кукмара якларындагы XVII гасыр ахырында эшләнгән дистәләрчә ташлар Килмөхәммәд бине Ишман оста тарафыннан эшләнгәннәр. Инде килеп, XVIII гасырдагы ташларны карасак, аларны эшләгән бер генә останың да исемен әйтә алмыйбыз. Фәкать XIX гасырның икенче яртысында гына ташларда кайбер исемнәр-имзалар күренә башлый. Мәсәлән, Әгерҗе төбәге Тирсә авылы зиратында Мортлы Мөхәммәдзакир язып куйган таш бар. Әтнә төбәге Олы Мәңгәр зиратында Фәтхелкадыйр әл-Казани (1912), Кальметов Казани (1913) кебек осталарның эшләре мәгълүм. +XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында эпиграфик һәйкәлләрнең төрле калыпларда эшләнүләре күзгә ташлана, ләкин ниндидер бер уртак типка якын килү, эзләнү процессы да сизелә, һәр районда, хәтта кайбер авылларда да XIX гасыр кабер ташларының үзенчәлекле типлары булган. Мәсәлән, Казан артындагы Мөндеш, Олы Мәңгәр, Түбән Оры, Кенәр авыллары зиратларындагы XIX гасыр ташлары тышкы күренешләре белән бер-берсеннән шактый аерылып торалар. +Шулай да күп эшләре сакланып калган, эпиграфик истәлекләр ясау белән шөгыльләнгән ике останың эшчәнлеген аеруча күрсәтеп үтәсе килә. +Аларның беренчесе - Бәрәңге авылында яшәгән (хәзерге МариЭл республикасы) Әхмәт бине Хафизетдин (1877 - 1931) исемле мәгъ рифәтче. Ул кеше Бәрәңге авылының шактый зур күләмле бай тарихын язган, мәдрәсәләр өчен дәреслекләр төзеп бастырган. Аның хезмәтендә Шиһабетдин Мәрҗанинең беркайда да басылмаган хатлары сакланган. Әхмәт бине Хафизетдин башта махсус таш карьерыннан йомшак хәлдә ташны кисеп алган, аннары аңа трафарет белән тиешле бизәкләр төшереп язып куйган, шулар нигезендә, эпитафияне уеп, текст язган. Аның ташы "Бәрәңге ташы" дип атала. Ул оста эшләгән эпиграфик язмалар Татарстанның Арча һәм Ә��нә төбәкләрендәге зиратларында сакланалар. +Икенче оста Буа шәһәреннән Гарифҗан Вәлиди-Буави (Вәлитов) исемле мөгаллим иде. Гарифҗан Вәлиди-Буави (1879 - 1946) Ырынбур, Волгоград, Әстерхан якларында укыткан. Волгоград өлкәсенә караган татар авылларының тарихы турында аның "Шура" журналы битләрендә зур мәкаләсе дә басылган. Шулай ук Октябрьгә кадәрге татар матбугатында да аның мәкаләләре күренә. Гарифҗан Буави 1910 еллардан башлап үзенә генә хас стильдә эпиграфик истәлекләр эшләп яза башлый. Аларның күбесе күләм ягыннан зур түгел. Уртача 15*15*50 см зурлыктагы шакмак лы колонналардан тора. Колоннаның дүрт ягына каллиграфик язулы тарих вакыйгалары һәм шигырь язылган. Безнең тарафтан Гарифҗан Буавиның Буа шәһәре һәм аның тирәсендәге татар авылларындагы Бикмурас, Түбән Наратбаш һ. б. зиратларда илледән артык эше сакланганлыгы ачыкланды. Ул еш кына "Гарифҗан Буави" дигән имзасын ташның бер читенә язып куя торган булган. Бу кеше озак еллар буе Буа шәһәрендәге татар мәктәбендә хезмәт дәресләре биреп гомер иткән. Үзенең дә кабере Буа шәһәре татар зиратында саклана. +Урта Иделдә жиде йөз ел буе татар эпиграфикасы культурасы үсеп эволюция кичерә. Аның үсешендә кызыклы этаплар бар. Бу этапларда татарның мәдәни күтәрелүе дә, төшүе дә чагыла. +Беренче этап: 1280 - 1360 елларда татар эпиграфик истәлекләрнең тел һәм архитектура-декоратив формалары үзенчәлекләре барлыкка килә. +Икенче этап: 1490 - 1550 еллар - бу дәвердә татар эпиграфикасы тагын да үсеп китеп, бердәм тел һәм бизәлеш архитектурасы калыплашып җитә яза. +Өченче этап: 1680 - 1700 еллар арасы - бу этап Казан ханлыгы чоры эпиграфик типларын кабатлауга омтылу, ләкин бизәлеш һәм күләм ягыннан начарлану чорын тәшкил итә. +Дүртенче этап: 1870 - 1930 еллар - татар эпиграфикасының бай төрләре, бизәкләре барлыкка килеп чәчәк ату чоры. +Бишенче этап: 1960 еллардан башлана һәм бүгенгәчә дәвам итә. Соңгы этапны да татарның эпиграфик сәнгате үсешендә эзләнү чоры дип карарга кирәктер. Бу дәвернең төп үзенчәлеге - милли эпиграфикабызның көннән-көн үз йөзен югалта баруында күренә. Әлбәттә, бу үзгәреш һәйкәлләрнең тышкы күренешендә, алардагы язмаларның, телнең бозылуында да чагылыш таба. Еш кына аларда мөселман атрибутлары - иман кәлимәләре, догалар, ай-йолдыз эмблемалары төшеп кала. Исем-фамилияләр язылышындагы шапшаклыкның чиге юк. Мондый күренеш Казан һәм Татарстандагы татар зиратларында шактый нык тамыр жәйде. Татарстаннан читтәге татар зиратларындагы эпитафия язмаларында деградация тагын да күңелсезрәк төс алган. Бер нәрсә бары күңелне юата: татарлар үзләренең милли зиратлары булуны яклыйлар, аларда милли төсне шактый югалткан хәлдә дә, эпиграфик ядкярләр куялар. +Совет властеның баштагы елларында зиратларга кырын карау да үзен шактый сиздерде. 1930 елларда зиратлардагы борынгы мөселман ташларын җыеп колхоз фермалары нигезенә салдыру (Ол�� Мәңгәр), борынгы зират өсләренә бакчалар утырту (Олы Әтнә), борынгы зиратларны бетереп, аның өстенә административ биналар салу (Сарман, Теләнче Тамак, Бәрәңге, Тирсә һ. б.), яки аларны бөтенләй сукалап, сөреп ташлап иген басуына кушу (Иске Кишет), яки Казанда Киров районындагы татар зираты ташларын, 1956 елларда су астында каласы дип (тик калмаган), махсус ваттыру, Казанның Әҗем мәчете районындагы татар зиратын бетереп, өстенә шәһәрнең бишенче больницасын салып куюлар коммунистик, социалистик лозунглар чакыруы, боеруы буенча эшләнде. Мондый гамәлләр Татарстанда гына түгел, Кырымдагы, Ташкенттагы, Җаектагы (Уральск) һ. б. җирләрдәге татар зиратларына карата да кылынды һәм хәзер дә дәвам итә. Миңа Ташкент шәһәрендә күренекле татар зыялылары Әбүбәкер Диваев, Нәүширван Яушев, Габделгазиз Монасыйпов, Ибраһим Түләкиләр күмелгән зиратны эзләргә туры килде, тик аның өстенә күп катлы зур йортлар салып бетергәннәр иде инде. +Мәкалә М. Әхмәтҗановның "Татар археографиясе. +Татар эпиграфикасын өйрәнү дәверендә тупланган +зират культурасы хакындагы кайбер материаллар" +(Казан, 2013, 360 б.) китабыннан алынды +ТАТАР ДӨРБӘЛӘРЕ ТАРИХЫНА +Татар халкының кабер өсте корылмаларыннан - дөрбәләр (мавзолейлар) тарихы әле бик аз күләмдә өйрәнелгән. Нигездә, ул археологлар, сәнгать белгечләре һәм архитекторлар тарафыннан гына беркадәр өйрәнелгән дип санала ала. Ләкин һәйкәлләрне кабер өсте корылмалары системасы итеп тикшерү, татарны өйрәнү фәнендә җавапсыз кала бирде. +Бy өлкәдә безгә кан һәм дин кардәшләре булган төрекләрнең фәнни хезмәтләренә, казанышларына сокланырга гына кала. Алар үзләренең кабер өсте корылмаларын - эпитафик ташларын, дөрбәләрен, эпитафия поэзиясен, каллиграфиясен, архитектурасын һәр яктан, регион артыннан регионны киң планда өйрәнү, тикшерү эшләрен алып баралар. +Русиядә бу юнәлештә татар эпиграфика сәнгатен өйрәнүгә кагылышлы хезмәтләр беренче чиратта археологлар, аннан филологлар тарафыннан башкарыла. Ләкин аларда татар материалын бербөтен итеп өйрәнү максат итеп куелмый. +Урта Азиядә яшәүче төрки телле халыкларның галимнәре үзләрендә мирас булып сакланган дөрбәләргә игътибар биреп, алар турында информацияләр туплау, рухи мирасларын пропагандалау юнәлешендә күзгә күренерлек эшләр башкардылар. +Татарстанн хакындагы хезмәтләрендә аерым һәйкәлләргә кагылыш лы сәхифәләр күренгәли. +Ләкин алар гына татар дөрбәләренең эзлекле тарихи яшәешен күзалларга ярдәм итә алмыйлар. Матбугатта басылган сәхифәләр бары конкрет бер тарихи истәлек, яки аерым бер дәвергә хас булган ядкярләр турында гына фикер йөртергә мөмкинлек бирәләр. Шунлыктан проблема белән кызыксынучылар өчен язылган бу хезмәттә без татар кабер өсте дөрбәләре эволюциясе турында эзлек ле, төзек бер фикер бәян итүне максат итеп куйдык. +Халыкның рухи һәм матди мәдәнияте аның тарихы белән бәйл��лектә барлыкка килә һәм үсә бара. Шунлыктан аның эволюциясен халык тарихы белән бәйле рәвештә генә өйрәнергә мөмкин. +Тарихта татар халкының бабалары беренче мәртәбә язма чыганаклар битләрендә Ерак Көнчыгышта һәм Үзәк Азия далаларында яшәүчеләр буларак искә алыналар. Бу хакта урыс һәм татар галимнәренең фикерләре дә мәгълүм. +Аның дөреслеге татар халкының телен, фольклорын, мәдәниятен һәм башка рухи-мәдәни материалларын өйрәнүгә багышланган хезмәтләр белән дә раслана. Без инде проблемада җәелеп китмичә, фәкать кабер өсте корылмалары истәлекләренең формасын һәм эчтәлеген күп гасырлык хронологик чордагы үсешен өйрәнү максатын гына куйдык. Фәнни күзәтүләр һәм анализлар өчен чыганаклар итеп, безгә хәтле эшләгән галимнәрнең хезмәтләрен һәм күп еллар дәвамында татар зират корылмаларын өйрәнү процессында үзебезнең археографик, эпиграфик экспедицияләр барышында тупланган материалларны файдаландык. +Татар халкының күп гасырлык тарихында аңа күп мәдәниятләр, географик-климатик шартлар белән танышырга туры килгән. Бабаларыбыз мең елларга сузылган тарихта Тәңре диненә, исламга күбрәк тартылып, аларның тормышында тәңречелек һәм мөселманлыкның роле зур була. Әлеге дини-фәлсәфи карашлар тәэсире татар халкы бабаларының кабер өсте корылмаларында эзсез калмаган. Татар халкының кабер өсте корылмаларына күзәтү ясасаң, без ул тәэсирләрнең эзләрен күрә алабыз. Хәзер шул эзләрне конкрет ядкярләр системасы аша ачыклап үтәрбез. +Борынгы татар кабиләләре, чыганаклар күрсәткәнчә, кабер өсләренә туфрактан, агачтан, таштан (соңрак кирпечтән дә) эшләнгән корылмалар төзегәннәр. Боларның күбесе безнең эра башларында ук формалашып җитүен фараз итәргә мөмкин. Туфрактан курганнар өю йоласы безнең эрадан күп гасырлар элек Алтайдагы төркиләрнең археологик истәлекләре булган Позырык ядкярләрендә чагыла. +Агачтан эшләнгән корылмаларның, ягъни кабер өсте бураларының, сакланыш дәвере 70 - 80 елдан артыкка сузылмаганлыктан, без аларның ерак гасырлардан калган үрнәкләрен күрә алмыйбыз. Татарның борынгы чорларда ук каберләр өстенә агачтан буралар куюы фәндә мәгълүм. Алар бөтен татар милләтенең культурасында танылып, кабул ителгәннәр. Ләкин татарның төш юрау тәкбирләре кабер өсте буралары тарихын мең еллар белән санарга мөмкинлек бирә. Кабер өсте бураларының XX гасырда таралышы Иделнең уң ягындагы районнардан алып Красноярский краендагы татар авылларындагы зиратларга кадәр киңлекне колачлый. +Агач бураларның борынгы бабаларыбызда булуын без мәдәниятләрне чыгыштырма өйрәнү юлы белән дә исбатлый алабыз. Моның өчен борынгы татар кабиләләре яшәгән Амур елгасы буйларында бүгенге көндә дә яшәүче аз санлы җирле аборигеннарның мәдәнияте чыганакларын җәлеп итәргә мөмкин. XIX гасырның беренче яртысында урыс галимнәре, бу халыкларның зиратларын да өйрәнеп, кызыклы хәбә��ләр теркәп калдырганнар. Рәсемнәрнең берничәсендә җирле Амур буе халыклары зиратларында каберләр өстенә буралап эшләнгән кечкенә йортлар сурәтләнгән . Ул йортлар кыек түбәле булып, стеналар төрки халыкларга якын булган орнаментлар белән бизәлгәннәр. Ишек, ишеккә аркылы агач бикләгеч борыс та куелган булган. +Тормыш шартлары кешене борынгы дәверләрдә еш күченеп йөрергә мәҗбүр иткән. Шунлыктан агачлы, елгалы урыннарда яшәгән кешеләр йалан-далаларга да күчеп яшәргә җайлашканнар. Бу хәлләр аларның кабер өсләре культурасына тәэсирсез калмый, үзгәрешләр китереп чыгара. Тикшерүче археолог-галимнәр далаларда яшәүче төрки кабиләләрдә, шул җөмләдән татар кабиләләрендә дә, кабер өсләрендә гади генә таш плитәләрдән дүртпочмаклы чардуган сыман корылмалар булуын язып калдырганнар. Ул чардуган эченә, яки аның тышкы ягына примитив эшләнгән таш балбал утыртылган. Мондый типтагы кабер өсте корылмалары Үзәк Азия далаларында XIX гасырда да сакланганнар. Аларның бер үрнәге Татарстанның Әлмәт төбәгендәге Түбән Абдул авылы кырында да табылды. Балбалның зурлыгы: биеклеге - 220 см, иңе - 66 см, калынлыгы - 28 см. Сында примитив эшләнгән баш, иңбаш, чәч, йөз чалымнары, кул уемы һәм зур гына төрки тамга да күренә. Сынга бәйләп халык телендә бер тискәре кыз турында легенда да сөйләнә. Балбалның тирә-ягында беркадәр кыргый ташлар да таралып ята. Ул кеше кулы белән эшләнгән, янына ташлар да китереп өелгән булган, сынның берничә дистә еллар элек көнчыгышка карап басып торуын хәтерләүчеләр дә бар. Аны изге урын санап, балбал янына вак акчалар китереп салалар. Бу җир иген кыры уртасында кечкенә бер утрау булып калган, сукаланмый. Мондый тип балбалларның Казакъстан һәм Җидесу якларындагы районнарда да саклануы хакында фәнни әдәбиятта мәгълүматлар бар. +Борынгы төркиләрнең төзек дөрбәләр кора башлаганчы, кабер өсләренә кыргый ташлардан корган өю йоласы да булган. Андый ташлар өелгән кабер өсте корылмалары Урал буйларында һәм Казакъстанда сакланганнар. Көнчыгыш Европага XI гасырда килеп кергән кыпчак кабиләләрендә дә кабер өстенә ташлар өеп кую йоласы мәгълүм. Татарстанның Әлмәт районы Яңа Елан авылы зиратында өсләренә ташлар өелгән 20 дән артык кабер барлыгы ачыкланды. Шуныс ы кызыклы, бу каберләр бүген урысларга нисбәтле булып, алар өстенә аерым очракларда агачтан ясалган тәреләр дә утыртылган. +IX - X гасырларда төркиләрнең (шул исәптән татарларның да) ислам диненә керү процессы көчәя. Гарәп авторының "Китабе Аврак" исемле әсәрендә (проф. Ә.Б. Халидов тәрҗемәсендә) Багдад та IX гасырда меңнәрчә төркиләрнең ислам кабул итеп хәлифә хезмәтендә йөрүләре бәян ителә. +Төрки кавеем-кабиләләр, безнең эраның алтынчы гасыры уртасында яңадан күтәрелеп китеп, һуннар дәүләтеннән соң, яңа дәүләт - Беренче төрки каханлыкны төзиләр. Аны төзүдә "утыз татар" кабиләләре берлеге катнаша. Тарихта бераз соңгырак дәвердә "тугыз татар" кабиләләре дөнья аренасына чыгалар. Тарихчы Равил Фәхретдиновның хезмәтендә тарихи язма чыганакларда "сигез татар" кабиләсенең Х гасыр ахырында искә алынуы языла. +Литва дәүләтендә (XX гасырда) "Кырык татар" кабиләсе этнонимын саклаган авыл исеме булу да билгеле. +Татар кабиләләренең төркилеген сигез, тугыз, утыз, кырык кушылып язылган этнонимнарда һәм аларның башка төрки кабиләләр белән тарихның бер җебенә теркәлеп йөрүеннән күрергә, аңларга мөмкин. +Төрки каханлыклар Кытай империясе тарафыннан җимерелгәннән соң, борынгы татарларның бер өлеше Иртеш елгасы белән Урал таулары арасындагы далаларга килеп чыгып, анда Кимәк каханлыгын төзиләр. Татарларның икенче өлеше, Урта Азия якларына барып, уйгурлар белән катнашалар һәм X гасыр ахырында барлыкка килгән Караханилар дәүләтен төзүдә катнашалар. Караханилар дәүләтендә татарларның мөселман мәдәнияте белән ныклы танышулары һәм үз мәдәниятләрен баетулары процессы башлана. Алар бу дәвердә, үз мәдәни казанышларын нык саклаган хәлдә, мөселман мәдәниятен төзүдә дә үзләреннән өлеш кертәләр. Кыпчак кабиләсеннән чыккан бөек ислам фикер иясе Әбү-Наср әл-Фараби (870 - 950) бөтен ислам дөньясында таныла. +X гасыр ахырында Караханилар дәүләтендә Мәхмүд Газнави идарә иткән дәвер башлана. Ул үз дәүләте башкаласында Урта Азиянең һәм Харәземнең Әбү Гали ибне Сина (980 - 1037), Әбү Рәйхан Бируни (973 - 1048) һ. б. кебек күренекле галимнәрен туплый. Караханилар дәүләтенә янәшәдә үскән Иран мәдәнияте аша суфичылык фәлсәфәсе дә үтеп керә. Бy табигый да, чөнки төркиләр Тәңрегә, ягъни бер Аллага табынганда, үзләренең катлаулы дини-фәлсәфи системасы булып, исламның аны тулаем кысып чыгарырга көче җитми. Төрки дөньяда исламның Тәңречелек идеология се белән компромисска кергән формасы - суфичылык карашлары формалаша. Бу инде гарәп исламы булмый. Дини мәдәният төркиләрнең борынгыдан килгән кабер өсте һәйкәлләрендә һәм күмү йолаларында да чагылыш таба. +Каханлыклар барлыкка килгәнче үк, төркиләр катлаулы кабер өсте корылмалары ясаганнар, балбаллар корып, үзләренең мәрхүм ата-бабаларына хөрмәт күрсәткәннәр. Каханлыклар төзелгәч, аларның төп өлкәләрендә барлыкка килгән төрки (руник) язулары белән сырланган күпсанлы ташъязмалар соңгы гасырларгача килеп җиткәннәр. Аларда мәрхүмнәрнең тарихлары, истәлек язмалар, географик ориентирлар күрсәткечләре, антропонимнар, этнонимнар, календарь терминнары, поэзия үрнәкләре теркәлеп сакланганнар. Гарәп дөньясында ислам барлыкка килгән дәвердә без мондый киң халык мәдәниятен күрмибез. Хәтта ислам дине кабер өсте корылмалары булдыруга каршы булган. Гарәпләрнең атаклы "Ләйлә белән Мәҗнүн" хакындагы хикәятеннән күренгәнчә, алар кабер өстенә язулы ләүхәләр куймаганнар. Мәҗнүн үзенең сөйгәне Ләйләнең каберен аның исе буенча гына эзләп таба. +Урта гасыр татар кабилә��әрендә, аеруча кимәкләрдә, кабер һәм аның өстенә корылмалар төзүдә бүгенге татар йолалары белән күп уртаклыклар бар. Мәсәлән, кимәкләр дә, бүгенге татарлар да мәетләрне ләхет алып күмәләр. Кабер өсләренә корылмалар коруда да бүгенге татар мөселманнары йолалары белән уртаклыклар барлыгы бәхәс тудырмый. Урта Азия халыкларының рухи мирасын фәнни нигездә тикшерүчеләр андагы төрки мөселманнарның дини фәлсәфәсендә суфичылык карашлары өстенлек итүен раслап киләләр. Төрки суфичылыкның тамырлары борынгы фарсы мәдәниятенә тоташа. Моның мисалларын кабер өсте корылмалары материалында күрергә мөмкин. Мәсәлән, суфилар аскетизмы белән тулы фарсы телендәге шигъри эпитафик поэзия текстлары 1928 елда Каракалпак Республикасының Хуҗайлы һәм Шомакай төбәкләрендә табыла. Шундый ук эпиграфик язмаларның берсе 1971 елда әлеге регионда янә ачылды. Табыш XIII - XIV гасырларга нисбәтле шәһәрлек җимерекләрен өйрәнгәндә мәгълүм булды. Әлеге эпиграфик плитә Алтын Урданың бер өлкәсе булган Харәзем осталары кулы белән эшләнгән. Ул ләүхә заманында дөрбә стенасына беркетелгән булса да, архитектура формасы ягыннан XV - XVI гасыр татар кабер ташларына охшаш сыйфатларга ия. Плитә йөзлеге куе зәңгәр төскә буялып, язулары ак, текстның чикләү сызыклары зәңгәрсу, куе яшел төсләр белән сызылганнар. Гомумән мондый төсләр белән эшләнгән чынаяк плитәләрне дөрбә, мәчетләрне бизәү өчен кулланганнар. Аларның төсле үрнәкләре Шәһре Болгарның да мәчет, дөрбәләрен зиннәтләүдә файдаланылган. Моны археологларның табышлары раслый. Харәземдә (Каракалпак республикасы) 1971 елда табылган эпитафик плитәнең йөзлегендә иске фарсы телендә фәлсәфи шигырь язылган. Татар теленә күчергәндә аның эчтәлеге түбәндәгечә яңгырый: +Әдәбият галимнәре шигырьдә суфичылыкның мотазаллит карашлары чагылуын язалар. +Фәнни әдәбиятта суфичылыкның мотазаллит юнәлешенең эчтәлек ягыннан рәсми исламга караганда атеизмга күбрәк якынлыгы булу хакында да фикер йөртелә. +Урта Азия ислам фәлсәфәсендә суфичылыкның теоретик карашларының башы VIII - IX гасырларда барлыкка килеп, X - XI йөзләрдә ныклап үсеш ала. Аның асыл фикере - кеше Аллаһка инандыру - куркыту юлы белән түгел, үз аңы аша килергә тиеш, - дигәнгә кайтып кала. Шул сәбәптән суфичылык рәсми ислам белән каршылыкка кергән һәм суфи теоретиклары Урта гасырларда шәфкатьсез эзәрлекләнүләргә дучар булганнар. Урта гасырларда феодализм мөнәсәбәтләре халык массаларын изүне көчәйткән бер вакытта, суфичылыкның акыл хөрлеген өстен күрү-өйрәтүләре җәмгыятьтә киң теләктәшлек таба. "Шушы нигездә, - дип яза, - каракалпак галиме Х. Есбергенов, - Урта Азиядә Әбүгалисина, әлБируни, Исмәгыйль Жүрҗани кебек фикер гигантлары туган". +Төрки дөньяда суфичылык фәлсәфәсе таралу, үсү аның бөтен мәдәният системасына йогынты ясый. Шул исәптән тәңречелек дине белән бәйле кабер, күмү йолалары төркиләр��ә нигездә саклансалар да, шәехләргә табыну элементлары белән баетылалар. Суфичылык өйрәтүләренең тәэсире төркиләрнең кабер өсте корылмаларында нык үтеп керә һәм үсеш ала. Яңа фәлсәфә өйрәтүләре нигезендә, кабер өсте корылмаларында яңа формалар ачыла, җәелеп китә. Кабер ташларының эчтәлекләрендә дә үзгәрешләр туа, мәрхүмнәргә куелган һәйкәлләр системасында зур дөрбәләр барлыкка килә. +Идел буенда дөрбәләр, кабер ташлары кую гадәте бары Алтын Урда дәүләте төзелгәч, аның мәдәнияте системасында барлыкка килә. Алтын Урда дәүләте, - барыннан да бигрәк, Урта Азия мөселманнарының икътисади-сәяси ихтыяҗыннан туган күренеш. Шушы сәбәптән Алтын Урда монгол дәүләте булмыйча, мөселман, татар, төрки дәүләте буларак оеша һәм яши. Аны татар-монгол дәүләте дип сөйләп йөрү, язу - татар тарихыннан наданлык, аны фальсификацияләү билгесе. +Алтын Урдада Караханилар дәүләтендә туган әдәби тел, әдәбият, сәнгать, һөнәр - татарныкы булып, аның 150 дән артык шәһәрендә һәм киң далаларында - борынгы төркиләрнең ата-б абалары туфрагында үскән. Бу туфракка баскан барлык ятларның әлеге җирләргә претензия-дәгъвалары бер нигезсез. +Яңа дәүләтнең киң өлкәләрендә 1280 еллардан башлап кабер өсләрендә Караханилар дәүләтендәге кебек кабер ташлары, кабер өсте дөрбәләре барлыкка килә, корыла башлый. Алар ата-бабалар культының чагылышы булып торалар. +Караханилар җирендә сакланган иң борынгы дөрбә 892 - 907 елларда Бохарада яшәп, Бәлх өлкәсе белән идарә иткән Исмә гыйль Самани исемле әмир тарафыннан, үзенең атасы өстенә корыла, соңыннан Самани әмирләренең гаилә каберлегенә әйләнә. Мондый дөрбәләр Урта Азия өлкәләрендә аннан соңгы дәверләрдә дә күп корылганнар. Бу заманнаргача сакланып калганнарыннан - Өргәнеч шәһәрендә XII йөздә төзелгән Фәхретдин Рази, шул ук дәвергә караган, хәзерге Кыргызстанда сакланган - Шаһ Фазыл, Тирмиз шәһәрендәге Хәким әт-Тирмизи, Өргәнечтә XIV гасырда төзелгән Тограбикә, Нәҗметдин Көбри дөрбәләре һ. б. санап үтәргә була. +Дөрбәләрнең төзелү тарихлары да кызыклы. Мәсәлән, 1166 елда вафат булган суфи, төрки дөньяның бөек шагыйре Әхмәт Ясәви каберенә Урта Азия әмире Аксак Тимер 1397 елда мәһа бәт дөрбә кордыра башлый (ул бераз соңрак төзелеп беткән)1. +Икенче бер очракта Әхмәт Ясәвинең үзенең яраткан шәкерте Хө сәен бәкне, ислам тарату өчен, күчмәләр арасына, далага җибәрүе хакында хәбәр бар. Без бу Хөсәен бәкнең истәлеген Дим елгасы буендагы мәгълүм бер урын белән бәйләп карарга җөрьәт итәбез. +Уфа шәһәреннән ерак түгел Чишмә станциясе янында, Дим елгасы буендагы татар зиратында Хөсәен бәк истәлегенә корылган дөрбә һәм аның каберенә дип 1339 елда куелган кабер ташы саклана. Ташның тексты, вакытлар узу белән, нык кына җуелган була. Ләкин 1911 елда Уфадагы Диния нәзарәте вәкилләренең тырышлыгы белән, Хөсәен бәк эпитафия текстыннан мәрмәр плитәгә дубликат ясатып куела. Бүгенге к��ндә Хөсәен бәк эпитафия текстының өч версиядә укылышы мәгълүм. Шулардан эпиграфист Һарун Вәли улы Йосыповның тексты дөреслеккә иң якыны дип таныла ала. Түбәндәге фактлардан чыгып бу эпитафик язма Әхмәт Ясәви шәкертенеке дип фикерлибез: +- текстта Хөсәен бәкнең Төркестаннан булуы һәм аның Тирсәси исемле тәхәллүсе кызыклы. Тирсә мөселман түгел дигәнне аңлата. Тирсәси исә мөселман булмаганнар илендә яшәүче, дигән мәгънәне бирә. Димәк, Хөсәен бәк Гомәр бәк улы әт-Төркестани, әт-Т ирсәси дигән тәхәллүсләрдән Хөсәен бәкнең Төркестаннан килгән миссионер икәнен фараз итәргә мөмкин; +- икенчедән, эпитафик язмада Хөсәен бәк үлде диелми. Димәк, таштагы дата эпиграфик һәйкәлнең һәм дөрбәнең куелу вакыты күрсәткече генә булып, истәлек ташы булып торуын аңлата. Кабер ташындагы язмага кагылышлы бер иске кулъязмада игътибарга лаек мәгълүмат бар. Түбәндә текстның хәзерге графикага күчерелгәнен бирәбез. Ул кулъязма 1840 елларда Мишәр Казаклары авылында язылган: +"Өфе өязендә вә йәнә Дим буйында Кара Йагкуб ауылына йакыйн бер күл бардыр. Исме Акҗират дигән күлдер. Шул күлнең йанында бер әстана бардур. Ул әстанадә Хөсәйен бәк бине Гомәр бәк Тирсәси, Төркестани әмирел-кәбир, вәзир әгъзам башы очуна ултуртылмыш ташны Бохарадан унике үгуз илән килтүрмешләрдүр; әстанасинең бер йагында, йәгъни мәгъриб тарафында, Танай хаҗидур, кызы Өммегөлсем, кыз карындашы Зөлфокардур, әнкәсе Зөләйхадур. Хөсәен бәкнең башы очыйна куйган ташның бер йагында буйлә дәйү йазылгандыр: Ари (д-дөнйа хараба багтабари, фәла-и-бакый модат билкарари...". +Китерелгән фактлар Чишмә станциясе янындагы татар зиратында истәлек-дөрбәнең Әхмәт Ясәви шәкертенеке булуы файдасына әһәмиятле аргументлар булып торалар. +Чишмә төбәгендәге икенче дөрбә Тирмә авыллары кырында тора. Ул инде күптән җимерелеп бетсә дә, аны соңгы заманнарда реставрацияләгәннәр. Зәки Вәлидинең язмаларына караганда, ул 887/1482 елда Себер ханы Ибәкнең (Ибраһимның) атасы Мәхмүтәк кабере өстенә корылган булган. Ихтимал, бу шулайдыр да, чөнки дөрбә инде Нугай Урдасы дәверенә карый, Болгар шәһәрендәге, Төньяк Кавказдагы, Кырымдагы дөрбәдән эшләнеше белән нык калыша. Кырымда Бакчасарай янында Чуфут кала дигән урында Алтын Урда ханы Туктамыш кызы Нәнкәҗан ханым һәм Шаһбәй дөрбәләре, Төньяк Кавказдагы Плиево исемле ингуш авылы янындагы Кырымнан чыккан Бәк-Солтан Ходайназ улы (1406 ел) дөрбәләре, эшләнешләре ягыннан Шәһре Болгардагы кечкенә дөрбәләргә якын торалар. Шулай ук Дим буендагы Себер ханы Мәхмүтәк дөрбәсе дә бу рәткә якын. +Урта Азиядә суфичылык фәлсәфәсе буенча формалашкан дөрбәләр кору сәнгате Алтын Урданың бөтен өлкәләренә дә үтеп керә. Аларның Воронеж өлкәсендәге татар шәһәрләрендә булуларын археологик казу табышлары да раслап тора. Дөрбәләрне кемнәр өчен төзегәннәр соң? Алтын Урда җирлегендәге материаллар моңа түбәндәгечә җавап бирәләр: +1) Алтын Урдада идарә иткән ханнарга; +2) ханнарның балаларына, нәсел ыруына, хатыннарына; +3) атаклы суфиларга, ислам миссионерларына. +Дөрбәләрдә суфилар урнашып, алар мәрхүмнәр истәлегенә, рухына Коръән укып көн күргәннәр. +Алтын Урда дәвереннән калган татар дөрбәләренең төзелеш, архитектура ягыннан "игезәк туганнары"ның үрнәкләре Урта Азия, Төркия, Кавказ өлкәләрендә бик күп очрый. Мәсәлән, Шәһре Болгардагы Кара Пулат дип йөртелгән архитектура истәлеген генә алыйк. Ул бина турында укымышлыларыбыз ниләр генә язып бетермәделәр. Берәүләр аны хан сарае, икенчеләр хөкем йорты, өченчеләр исә дәүләт архивы, дүртенчеләр мәчет дидип атадылар. Безнең фикеребезчә, бу - Алтын Урда ханнары фамилиясенә нисбәтле дөрбә. Ул 1340 - 1350 елларда корылган. Кара Пулат үзенең төзелеш формасы белән Төркиядәге Сөләйман солтан, Баязид солтан, Габделхәмид солтан дөрбәләренә якын тора. Шулай ук аның Урта Азиядә Фәхретдин Рази (Өргәнеч), Шаһ Фазыл (Кыргызстан), Рухабад (Сәмәрканд), Казый-Заде-Руми (Сәмәрканд) һ. б. тарихи дөрбәләргә якынлыгы күренеп тора. Кара Пулат янында табылган Сабар илче Бораш бәк кызына 1291 елда куелган кабер ташы аның нәселенең бу дөрбәгә бәйле булырга тиешлеге турында фикер уята. Ни өчен дигәндә, бәкләрнең Болгарда 1243 - 1250 елларда яшәгән Батый ханның кардәшләре булу ихтималы зур. Болгар шәһәрендәге Кара Пулат Алтын Урда дәверендәге кала зиратында урнашкан. Бу зиратта моннан тыш кечерәк күләмле, ләкин архитектура композициясе ягыннан шулай ук Урта Азия, Төньяк Кавказдагы, Кырымдагы һәм Уфа янындагы дөрбәләргә охшаш Олы дөрбә һәм Кече дөрбә дигән биналар сакланып калган. Алар Кара Пулаттан кечерәк булсалар да, бүтән төбәкләрдә сакланып калган шундый ук бина типлары системасында Алтын Урданың бердәм архитектура стиле хасил иткән дөрбәләренә керәләр. +Алтын Урда дәүләтенең шәһәрләрендә, аеруча башкала булып торган Иске һәм Яңа Сарайларда бай архитектура чишелешләре белән эшләнгән зур дөрбәләр корылган. Европа сәяхәтчеләре Алтын Урда ханнарының Идел буенда зур биналардан торган зират комплексы булуы хакында язып калдыр ганнар . Бу урынны бу заманда да "Хәрабәле" дип атап йөриләр. Моннан тыш, Яңа Сарай шәһәре җимерекләре арасында зур-зур дөрбә калдыклары булу хакында мәгълүматлар саклана. +Дөрбәләр татар мәдәниятендә әле бик начар өйрәнелгән истәлекләр рәтендә. Алар бүгенге көнгә кадәр барланмаган да. Дөрбәләрнең татар мәдәниятендә таралышына XVI йөздән соң булган тирән тарихи сәбәпләр комачаулаган. Ләкин Төркиядә һәм Русия кулына XVIII - XIX йөзләрдә генә кергән Кырым, Урта Азия якларында дөрбәләр кору бик нык үсеш алган. Татарстанның Алтын Урда дәүләте чорында төзелгән дөрбәләре белән төрек, азәрбайҗан, казакъ, үзбәк, каракалпак дөрбәләре арасында форма һәм эчтәлек ягыннан тәңгәллек күзәтелә. +Төрек халкының дөрбәләре яхшы өйрәнелгән. Алар барчасы тупланып, паспортлаштырылып, аерым белешмәләр рәвешендә, матбугатка да чыгарылган. Төрек дөрбәләренең бөтен системасы барлангач, татарның исән калган андый кабер корылмалары үрнәкләрен дә системага салып өйрәнү мөмкинлеге туды. Татарның да Урта гасыр дөрбәләре төрекләрнеке кебек үк аерым атаклы кешеләрне яки фамилияләрнең мәетләрен җирли торган урын булган дип ышанып әйтә алабыз. Шулай ук Урта Азиядәге дөрбәләр белән татарларныкы арасында да охшашлык зур. Тик христианнар кул астында милли дини изелү татарның әлеге мәдәниятенең үсешен гарипләтеп, юкка чыгу хәленә китерде. +Тарихи планда татар дөрбәләре җимерекләре фәкать археологлар тарафыннан гына өйрәнелә. Ләкин архитектура- декоратив сәнгате материаллары буларак, алар әлегә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Моңа нисбәтән берничә хезмәтне генә күрсәтергә мөмкин. +Татар тарихында сакланып калган дөрбәләрнең иң зурысы - Шәһре Болгардагы "Кара Пулат". Кара Пулатның, дөрбә буларак, башлангыч чордагы декоратив бизәк элементлары югалган инде. Бинаның зурлыгы Истанбулдагы атаклы төрек солтаннары Сөләйман Шәүкәтле, Баязид II, Габделхәмид дөрбәләреннән әллә ни ким түгел. Алар кебек куб формасы өстенә сигез кырлы катлам үстереп, өстен гөмбәз сыман итеп япкан. Ләкин бизәлеш ягыннан алар белән һич ярышырлык хәлдә түгел. Күп кенә төрки дөрбәләрнең сакланышына карап, Кара Пулатның да төзек чагын җиңел күз алдына китерергә мөмкин. Урта Азия һәм Төркиядәге андый типтагы дөрбәләрнең эчке бизәлеше түбәндәгечә бәян ителә: бинаның эчке төзек дүрт кырлы торышы, аннан өстәрәк түгәрәк барабан рәвешендә килеше, өстә гөмбәз сыман төгәлләнгән түбәсе, ихаталарның зәңгәр төстәге эре орнаментлар белән бизәлеше, чынаяк кирпечләрдән эшләнгән декоратив терәү баганалары, металлдан бизәкләп эшләнгән тәрәзә рәшәткәләре мәһабәт бер илаһи күренеш хасил итә. Дөрбә идәнендә горизонталь рәвештә тезелеп киткән солтаннарның табутлары, һәр табутның баш ягы стенасына мәрхүмнең исем-тарихы матур каллиграфик сөлес почеркы белән язылган, ян стеналарында иман кәлимәләре эре итеп язылган, кырлары төрле үсемлек орнаментлары белән бизәлгән. Табутның баш тарафы 30 см чамасы биегрәк. Табутлар өстенә келәмнәр ябылган. Табутлар биеклеге идәннән алып 150 - 190 см җитә. Әлбәттә, дөрбәләрнең зиннәтләнеше хөкемдарларның хәзинә капчыгына бәйле булган. Язмаларга караганда, Аксак Тимернең дөрбәсе бик зиннәтле эшләнгән. Кырым ханнарының дөрбәләре сакланмаган, каберләре өстенә зиннәтләп эшләнгән мәрмәр ташлар гына куелган. +Казан шәһәре һәм аның тирәсендәге зиратларда +дөрбәләр +Билгеле булганча, Казан шәһәре XIV гасырның ахырыннан, булачак ханлыкның башкаласы буларак, акрынлап сәяси һәм икътисади үзгәрешләр кичереп үсә башлый. Аның дәүләт механизмы 1445 елдан ныгып, әһәмияте тагын да күтәрелә. Казанның үзендә дөрбәләр булу XVI гасыр ��рталарыннан ук мәгълүм. Казан ханлыгының күренекле шагыйре Мөхәммәдьяр Казан ханы МөхәммәдӘминнең дөрбәсендә мөҗавир булып торган . Казан ханлыгын яулап алырга килгән урыс кенәзе Андрей Курбский язмаларында хан сарае янында биш биек дөрбә булу хакында мәгълүмат теркәлгән. Атаклы Сөембикә манарасының Казан ханы Сафа-гәрәйнең дөрбәсе булуы хакында тарихи чыганаклар һәм тикшеренүләр бар. Ул дөрбә 1550 елларда "Хан морҗалы" ("Хан кабере") дип йөртелгән. Сөембикә манарасы кебек кабер өсте корылмалары Казакъстан белән Кыргызстан читендәге зиратларның берсендә күренә. Аның төзелеше Урта Азиядәге XII гасырда Өргәнеч шәһәрендә төзелгән Фәхретдин Рази, яки Бохарада X йөздә корылган Исмәгыйль Самани дөрбәләре конструкцияләренә туры килә. Шулай ук Сөембикә манарасына охшаган биналар 1459 елда Фра Мауро тарафыннан сызылган дөнья картасында Алтын Урда шәһәрләре исемнәре язылган бер урында күрсәтелә. Шулай ук аның Кара Пулат белән уртак үзенчәлекләргә ия булуы хакында да язалар. +Сөембикә манарасы янында борынгы ханнарның җимерелгән дөрбәләре нигезләре сакланган. Алар хәзер халыкка да күрсәтелә. Казанның XIV - XV гасырлардан калган зираты урнында (хәзер Архирей дачасы дип йөртелә), дөрбәләр нигезләре табылу ихтималы бар. Чөнки бу урыннан солтан (хан токымы) кабер ташы т абыла. +XVII гасырның икенче яртысында Казан өязе татарлары Биләр, Болгар шәһәрләре тирәләрендәге XIV - XVI йөзләрдән калган дөрбәләргә, аеруча Биләр шәһәрендә үлгән ниндидер бер "патша" дөрбәсе янына күчеп утыруга рөхсәт алырга йөриләр, ләкин алар теләкләренә ирешә алмыйлар. Казанның Мелла Мамай дигән зур укымышлысы Болгар шәһәре тирәсендәге күп дөрбәләрне төзәттереп йөри. +Болардан без татар халкының, үз традицион мәдәниятен сак лау өчен, нинди авыр милли изелү елларында да титаник тырышлык куюын күрәбез. +Татарстан зиратларында XVIII-XX йөз башларыннан +калган дөрбәләр +Татарстанның XVIII йөздән сакланып калган дөрбәләре күп түгел. Алар хәзерге Әтнә районына кергән Югары Бәрәскә авылында һәм Биектау районының Өлә-Казаклар, Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы зиратларында сакланганнар. +Югары Бәрәскә зиратында кирпечтән эшләнгән ике зур дөрбә саклана, ул 8 - 9 метр чамасы зурлыктагы дүрт стеналы йортны хәтерләтә. Заманында аның тәрәзә һәм ишек урыннарында тимердән рәшәткәләре дә булган. Шиһабетдин Мәрҗанинең язуына караганда, дөрбә эченә күмелгән кабер иясенең әхлаксыз варислары аларны җимереп алып сатып җибәргәннәр. Дөрбәләрнең берсе XVIII гасырда Югары Бәрәскәнең мәдрәсә хуҗасы, атаклы мөдәррис Ибраһим бине Йосыф Бәрәскәвинеке була (1785 елда вафат). Әлеге мөдәрриснең дөрбә эчендә зур каллиграфик осталык белән язылган кабер ташы да саклана. Олы Бәрәскә дөрбәләре икесе дә бер-берсенә ошаганнар, яндырылган кызыл, калын кирпечтән өелгәннәр. Түбә шикелле әйберләр юк. Дөрбәләрнең биеклеге 2 метр чамасы. +��ке кечкенәрәк кызыл кирпечтән эшләнгән дөрбә ӨләКазаклар зиратында сакланган булган. Алар бу елларда җимерелеп бетеп баралар. Кешеләр, аларның кирпечләрен алып, үз кардәшләренең кабер кырыйларына тезә. Әлеге кирпеч дөрбәчекләр зур түгел, гадәти ялгыз чардуганнан аз гына олырактыр. Биеклеккә дә хәзер 30 - 40 см чамасы гына калганнар. Боларның кабер ташлары дөрбә стенасына кертеп эшләнгән. Төзелү вакытлары 1760 елларга туры килә. +Арча районының Яңа Тазлар (Байкал) авылы зиратында кирпечтән корылган дүртпочмаклы (6 - 7 метр зурлыктагы стеналардан гыйбарәт) XIX гасыр дөрбәсе саклана. Аның биеклеге 90 - 100 см чамасы. Дөрбә эчендә берничә кабер ташы бар. +Кызыл кирпечтән 7 - 8 м чамасы зурлыктагы дүрт стеналы ике дөрбә Чистай шәһәре татар зиратында, XIX гасыр урталарында корылганнар. Биеклекләре 2 метр чамасы. Эчендә ташлары юк. +Яндырылган кызыл кирпечтән эшләнгән өй сыман (түбәсез) дөрбә Байлар Сабасы зиратында булып, аның тик фундаменты гына калган. Дөрбә Абалаковлар исемле сәүдәгәрләр фамилиясенеке булып, 1940 - 1950 елларда кирпеч өчен сүтеп бетерелгән. +Саба районының Аккүл Бигәнәй авылында кыргый ташлардан өеп эшләнгән зур гына дөрбә барлыгы мәгълүм. +Әгерҗе районы Наҗар авылында кызыл кирпечтән 6*5 м чамасында өй сыман итеп эшләнгән, түбәсез дөрбә бар. Аның тәрәзәләренә һәм ишегенә тимердән рәшәткәләр ясалган, эчендә ике кабер ташы саклана иде. Әгерҗе районы Тирсә авылының таш, кирпечтән эшләнгән XVIII - XIX гасыр дөрбәләрен 1956 елларда җимереп бетергәннәр. +Мөслим, Азнакай, Ютазы, Лениногорск һ. б. районнар авылларында кыргый ак ташлардан, комташлардан төрле зурлыктагы, биеклеге 60 - 100 смга җиткән дүртпочмаклы, алтыпочмаклы дөрбә үрнәк ләре күп саклана. Ләкин аларны соңгы елларда колхоз рәисләренең үз белдеклекләре белән җимертү очраклары бар. +Әлмәт районының Чупай, Кичүчат, Миңнебай авылы зиратларында Чупай ташыннан төзек итеп киселгән ак блоклардан дүртпочмаклы итеп эшләнгән сигез XIX - XX гасыр дөрбәсе саклана. Аларның зурлыклары: +1. 753*577*127 см Чупай зираты +2. 610*370*122 см Кичүчат зираты +3. 650*500*120 см Миңлебай зираты +4. 370*305*40 см Миңлебай зираты +5. 560*442*100 см Миңлебай зираты +6. 722*448*142 см Чупай зираты +7. 323*204*120 см Чупай зираты +8. 250*200*30 см Чупай зираты +Башка төбәктәге татар зиратлары +Башкортстанның Учалы районы Ахун авылы зиратында да кыргый ташлардан дүртпочмак рәвешендә кечкенә (ялгыз кабер) һәм зур периметрлы дөрбәләр күренә. Аларның биеклеге 30 - 40 см гына. Зурлыклары 10 - 12 метр, яки 1,5*2,5 метр. +Чиләбе өлкәсе, Верхнеурал районы Уҗайлы авылы зиратында да кыргый ташлардан эшләнгән бер кечкенә тәбәнәк дөрбә билгеләнде. +Ульяновск өлкәсе Зөя башы авылында атаклы Акчуриннарның ялгыз кабер өчен кызыл кирпечтән эшләнгән кечкенә дөрбәсе дә татарның зират культурасы традициясен саклау күренеше булып санала. +Касыйм шәһәре дөрбәләре +Касыйм ханлыгының үзәге булган Касыйм шәһәрендә бүгенге көндә берничә татар дөрбәсе үрнәкләре саклана. Алар үзләренең традицион төзелешләре буенча Алтын Урда дәвере һәйкәлләреннән нык аерылалар. +Татар мәдәнияте үзәге булган Касыйм шәһәрендә беренче дөрбәне 1555 елда Шаһ Гали хан үзе өчен кордыра. Ул әүвәлге традицион биналардан архитектурасы белән нык аерылып тора. +Дөрбә таштан, озынча, ике кубны бергә кушып ясаган турыпоч маклык рәвешендә эшләнгән. Түбәсе дә гадәти йортларныкына охшаш, шулай да ишек, тәрәзәләре бар. Аның декоратив бизәкләре, чы наяк плитәләр белән бизәлгән урыннары юк. Каберләре аскы катта. Шуннан соң Касыйм шәһәрендә XVII гасыр уртасында икенче "Әфган хан" дөрбәсе таш тан Шаһ Галинекенә охшатып эшләнә. +Аның да Алтын Урда дөрбәләренеке кебек декоратив бизәкләре юк. +Моннан тыш, Касыймның шәһәр зиратында өч татар дөрбәсе саклануы мәгълүм. Алар соңгы елларда өйрәнелделәр. Бу дөрбәләр хакында фәнни матбугатта хәбәрләр басылды. +Касыйм шәһәрендә дөрбәләр, әлбәттә, тагын да булган. Ләкин шәһәрдә татарлар саны кимегәч, аларны җимерүчеләр дә табылган. +Касыйм дөрбәләренең кыйммәтле ягы шунда - алар урта гасыр татар дөрбәләре чылбырын XVIII - XX гасырдагы һәйкәлләр белән бәйләүче буын булып торалар. Касыйм дөрбәләренең үрнәкләре XVIII - XX йөзләрдә Казан тирәсендәге татар авыллары зиратларында кабатлана. +Бәян ителгән дөрбәләр тарихыннан күренгәнчә, әлеге кабер өсте корылмасы тамырлары ерак гасырлар эченә кереп югала, без аларның гади формаларын моннан ике мең ел электәге төрки бабаларыбызның каберләре өстендә күрәбез. Татарлар ислам диненең суфичылык юнәлешен тота башлагач, Урта Азиядә барлыкка килгән Караханилар дәүләтендә X - XI йөзләрдә кабер өстенә яңа төр һәйкәлләр кору дәвере башлана. Әлбәттә, бу яңа һәйкәл-дөрбәләр барлыкка килү, суфичылык идеологиясе нигезендә, борынгы төрки каберлек корылмалары системасына таянып эшләнә һәм камилләшә бара. Дөрбәләрнең төп формалары Урта Азиядә Караханилар һәм Харәзем дәүләтләрендә шәкелләнеп бетә. Алтын Урдада тагын да камилләшеп китә. Алтын Урда дәүләтендәге татар дөрбәләре, эшләнешләре ягыннан дүрт архитектура тибына бүленә: ханнар (гаиләсе белән), хатын-кызлар, дин әһелләре, дәүләт чиновниклары өчен. +XVI гасырда Казан, Әстерхан, Себер, Олы Урда ханлыклары җимерелгәч, Касыйм ханлыгы нык кысылгач, татарларда дөрбә төзү культурасы сүнеп, бары Кырым үзәгендә, төрекләр кул астындагы, Кара Диңгез буйларындагы җирләрдә кала. +XVII гасыр дөрбәләреннән Касыйм шәһәрендәге Әфган хан дөрбәсе генә мәгълүм булып, башка татар дөрбәләре сакланмаган. Әфган дөрбәсе дә традицион татар һәйкәлләреннән бик ераклашкан, гадиләшкән. Касыйм дөрбәләренең билгесез үрнәкләрен тагын да эзләгәндә, яңа табышларга юлыгу өмете юк түгел әле. +XVIII гасырда дөрбәләр кору бераз гына җанланып китә. Алар зур кызыл кирпечләрдән, дүрт стеналы йорт сыман, өсләре ябулы түгел, төрле зурлыкта. Мондый дөрбәләр, нигездә, Казан тирәсе районнарында күренә. Шулай ук бу дәвердә өсләре ябылмыйча, кыргый ташлардан стеналар өеп эшләнгәннәре дә булырга мөмкин. Ләкин андый дөрбәләр янында язулы ташлар булмау дата куюны кыенлаштыра. +XIX гасырда кызыл кирпечтән йортсыман эшләнгән ачык өсле дөрбәләр; киселгән ак ташлардан, кыргый ак ташлардан эшләнгән ачык өсле дөрбәләр саны күбәя. Бy дөрбәләрдә күпчелек очракта берәр кабер булып, гаилә зиратына әйләнеп киткәннәре бар. +XX гасырның 20 нче елларына кадәр ак ташлардан кисеп эшләнгән берничә дөрбә мәгълүм. Гасыр ахырында гына ябык түбәл е шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни дөрбәсе төзелә (Татар стан да). Бу - тарихи шәхескә Татарстан хөкүмәтенең бүләге булды. Яңа дөрбә куйганчы, бу урында кыргый ташлардан эшләнгән, биеклеге 80 см чамасы булган дүрт кырлы иске дөрбә тора иде. +Әлбәттә, заманында татар халык шагыйре Габдулла Тукайга да дөрбә проекты эшләнгән. Аны беренче профессиональ татар архитекторы Исмәгыйль Гайнетдинов ясаган иде, ләкин, кызганычка каршы, ул проектны оныттылар. Күренекле кешеләребез өстенә, хөрмәтләп, монументаль дөрбәләр корыла башласа, борынгы традицияләребез яңарып китәр иде. +Мәкалә М. Әхмәтҗановның "Татар археографиясе. +Татар эпиграфикасын өйрәнү дәверендә тупланган +зират культурасы хакындагы кайбер материаллар" +(Казан, 2013, 360 б.) китабыннан алынды +ТАШБИЛГЕЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫ ЯСАУЧЫЛАР +ТУРЫНДА +Татар халкының милли мәдәниятендә мәрхүм әби-бабаларыбыз каберләре өстенә ташбилгеләр кую йоласы бик борынгы гасырлардан бирле килә. Без инде аның иң борынгы үрнәкләрен руника дип аталган тамгалы алфавитта язылган ташъязмаларда икәнен күптән ишетеп һәм укып беләбез. +Шунысы кызыклы: мондый язмалы ташбилгеләр культурасы XIII гасыр урталарына кадәр, ягъни татарлар Идел буйларына килгәнче Көнчыгыш Европа халыкларында - фин-угорларда, балтларда, германнарда, чудъларда, соңрак славяннарда да булмый. Хәтта Дагстан халыкларында да XII йөзгә кадәр кабер өсләренә язулы ташлар утыртылу турында хәбәрләр юк. Идел буйларында кабер өсләренә язулы ташбилгеләр кую йоласы XIII йөзнең соңгы чирегендә башлана. Кайбер тарих язучылар, шөбһәле тарихчы Гайнетдин Әхмәровка сылтама ясап, беренче куелу вакыты күрсәтелгән таш һиҗри 642, милади 1244 елда куелган дип ышаналар. Ләкин бу ташны Әхмәровка кадәр әлеге регионда (Тәтеш өязе Янбакты дигән урыс авылы чиркәве бусагасында булган, имеш) йөргән Х. Фәезханов та, Ш. Мәрҗани дә, соңыннан Һ. Йосыпов һәм Ф. Хәкимҗановлар да күрмәгәннәр. +Г. Әхмәров XIX йөз ахырында Тәтеш өязендә очраткан ташл арың кайберләрен урыс галимнәреннән А.С. Дуб ровин һәм Н.Ф. Катанов аңа кадәр үк өйрәнеп, матбугатка чыгарганнар. Ләкин Г. Әхмәров тасвирлап язган 642/1244 елгы даталы ташны аңа кадәр беркемнең дә күрүе турында мәгълүмат табылмады. +Г. Әхмәровның татар ташбилгеләренең укылышын тасвирлаган материалларына игътибар белән карагач, аның бу өлкәдә алай ук белгеч һәм абруйлы галим түгеллеген аңларга була. Без Г. Әхмәровның татар ташбилгеләрен өйрәнгән хезмәтендә бу затның Ш. Мәрҗанигә һәм аның язма мирасына карата да тенденциоз карашта торганлыгын аңладык, ул үзе эпитафик текстлар укуда камиллеккә ия түгел. +Идел буенда 1244 елларда, әле Болгар иле өстеннән яңа гына Батый гаскәре үткәндә, традициясе дә булмаган җирдә, нинди ташбилге булсын ди, монда мантыйк кая? +Идел буе болгарларының X - XIII гасырларда зират культурасын өйрәнгән археолог белгеч Е.А. Халикова, аларның зиратларындагы кабер өсләрендә бернинди һәйкәлләр куелмаганлыгын һәм аларның куелу эзләре дә булмаганлыгын яза. +Хәзерге көндә мөселман ташбилгеләренең борынгы барлыкка килү үзәкләре иң беренче чиратта, Караханилар дәүләте территориясендә, хәзерге Кыргызстанның төньягында, XII йөзнең 60 нчы елларыннан XV гасырның 30 нчы елларына кадәр булган. Андагы ташларның эпитафик текстлары бары гарәп телендә, кабер иясенең исеме (мөселман антропонимнары) һәм мәрхүмнәрнең Аллаһыдан фани дөньядагы гөнаһларын кичерүне үтенүе белән чикләнә. Һәйкәлләрдә мәрхүмнәрнең үлү даталарын кую үтә сирәк булып, 1290 еллардан соң активлаша . Әлбәттә, бу регионда шулай ук несториан динен тотучылар эпиграфикасының андагы мөселманнарга XII йөздән янәшә булуы да кызыклы. +Мөселман эпитафиясенең Европада икенче учагы саналган Дагстан, Дирбәнд өлкәләрендә мөселман эпиграфик истәлекләре XI гасырдан сакланып калган. Ләкин, өлкәдә иң күпчелек эпиграфик язмалар ул вакытларда мәчет корылмалары тарихлары белән бәйле булып язылганнар. Бу төбәккә мөселман эпитафик язмалары XIV йөзнең беренче яртыларына кадәр куфи стилендәге почерклар белән теркәлгәннәр. +Дагстан эпиграфик язмаларының текстларында еш кына язуч ы останың исеме, язылу датасы язылган. +Мөселман эпиграфик истәлекләренең бүгенге замангача шактый нык сакланып калган өченче үзәге - Кырым. Андагы иң иске тарихлы мөселман каберташ билгеләре 1288, 12..., 1291 елларга карый. Мөселман татар эпиграфик ташбилгеләренең XIV -XV йөзләрдә бөтен Алтын Урда территориясендә таралган булуына нык лы ышаныч бар, тик башка өлкәләрдә (мәсәлән Молдавиядә, Украинада) аларның күпчелеген бүгенге көннәрдә яшерәләр. +Патша Русиясендә XVI - XIX гасырларда татар мөселман зиратларын туздырып, аларның ташбилгеләреннән чиркәүләр салып, каберләрдә яткан бабаларыбызның сөякләреннән (дары ясау өчен) селитра кайнатып ясаучы 300 ел буе эшләп килгән мастерскойлар үзләренең яшәү дәверендә дә меңләгән тарихи истәлекләребезне юкка чыгарганнар, яки бүгенге көнгә кадәр алар чиркәү стеналары, нигезләре булып өелеп торалар. +Моның шулай булганлыгын Биләр, Болгар, Казан, Әстерхан, Саратов шәһәрләрендә булган ташбилгеләр турындагы хатирәләр сөйли. +Татар ташбилгеләренең чираттагы яңарыш дәвере XIX йөзнең икенче яртыс�� һәм XX йөз башларында да Казандагы һәм татар халкы тупланып яшәгән башка урыннардагы зиратларда күзәтелә. +Ләкин бу яңарыш XX йөзнең беренче яртысындагы коммунистик террор вакытында җимерелде һәм бүгенге көндә дә бу планлы җимерү эшчәнлеге күп җирләрдә дәвам итә. +Шунлыктан без меңнәрчә еллар аша үсә килгән татар эпитафик истәлекләр сәнгатен кичекмичә өйрәнү эшен активлаштырыр га кирәк дип саныйбыз. Ташбилгеләрнең җимерелүендә бүгенге көндә, кеше факторы белән бергә, табигать экологиясе казалары да зур зыян сала. +Татар ташбилгеләренең күпгасырлык тарихында Идел буенда аларны ясаучы осталар турында фәнни әдәбиятта мәгълүматлар бик тә фәкыйрь. Аеруча XIII - XVI гасырлар осталары турында мәгълүматлар бөтенләй юк диярлек. Минем күзәтүләрем буенча, бары XIV гасырның беренче яртысында Хәсән исемле оста һәм, Карл Фукс язмаларына караганда, XVI йөздә ниндидер Юлавчык углы исеме телгә алына. Тик аларны да яңадан тикшереп карау кирәк. +Татар кабер ташларын ясаучы, исемнәре мәгълүм булган осталар дәвере XVII гасыр уртасыннан башлана. Беренчеләрдән булып бу дәвердән Дәвеш хафиз (1656 - 1657 ел, Бикбау авылы), Тиләш углы Дусмәт (1658 ел, Салагыш авылы), Килмөхәммәд бине Ишман (1677 - 1678 ел, Песәй авылы), Остаз углы Аккуҗад (1688 - 1689 ел, Бикбау авылы) мәгълүм булдылар. +XVIII гасырга кергәч, безнең тарафтан тагын - Исхак Габделкәрим углы (1732 - 1802 еллар, Татар Каргалысы), Ибраһим ахун Түлә ков (XVIII йөз, Оренбург Каргалысы) исемнәрен санап үтәргә мөмкин. +XX йөзнең беренче чирегендә Хәйрулла бине Госман Каргалый, Гайсә бине Гыйззәтулла, Зәйнелгабидин һ. б. мәгълүм. +XIX - XX йөзнең беренче яртысында татар эпитафик һәйкәлләрен эшләүче осталарның да исемнәре күп, ләкин аларның тулы исемлеген төзү бер кешенең генә кулыннан килмәстер. +Без алда искә алынган Килмөхәммәд бине Ишманны, Ибраһим ахун Түләковны, Габдулкәрим Исхак улын, Лотфулла бине Гатаулла улы Әлмәтине (? - 1910/11) татар таш кисү каллиграфик язуының һәм бизәвенең классиклары диеп саныйбыз. +Әлбәттә, безнең XVIII - XX гасырның беренче чирегендә йөзләгән таш кисеп язучы осталарыбыз булган. Ләкин татарның ислам мәдәниятенә карата кулланылган большевиклар диктатурасы 1918 - 1960 елларда безнең күп кыйммәтле матди истәлекләребезне җимерде һәм осталарыбызның җанын кыйды. +Шулай да без үзебезнең хезмәт юлыбызда 1972 - 2013 елларда ташбилгеләр сәнгатен һәм аларны тудыручыларыбызны ачыклау юлында көч куйдык. +Нәтиҗәдә без меңнәрчә ташбилгеләрне өйрәндек, аларны өйрәнгәндә, ташбилгеләр стеналарында осталарның уеп язылган имзаларын укып, биографияләрен ачыкларга тырыштык. XVII - XX йөз татар осталарыннан җитмештән артык исемне ачыклап, укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Киләчәктә бу исемлекнең тагын да зураеп китүенә өметебез зур. +1. Аккуҗад. Остаз углы Аккуҗад останың имзасы куелган ташбилге Татарстан Республикасы Минзәлә төбәге Бикбау авылы кырында 1992 елның се��тябрь аенда гына беренче мәртәбә безнең тарафтан укылып, язучының исеме мәгълүм булды. Аның иҗаты булган ташбилгенең үлчәмнәре 16*45*95 см зурлыкта, ул тышкы кыяфәте ягыннан Әгерҗе ягы Салагыш авылы эчендәге зират ташбилгесенә бик ошаган. Бу ике ташны эшләүче осталар арасында ниндидер бәйләнеш бар. Ихтимал, Аккуҗад чыгышы ягыннан Салагыш авылы белән бәйледер. Салагыш һәм Бикбау авыллары ташбилгеләрендә эпитафик текстлар вак кына итеп уеп язылганнар. Ташбилге һиҗри 1100 милади 1688/89 елларда куелган. Ташбилге турында тулырак мәгълүмат матбугатта басылды. +2. Алимджан Мурат улы Девлекамов (1870 елда туган), Рязань өлкәсе Сасово төбәге Бастан авылында, ташбилгеләр өйрәнү өчен, 2008 елның 11 - 14 август көннәрендә фәнни археографик экспедициядә йөрдек (13 августта). Алимджан Мурат улы, Бастанда озак еллар ташбилгеләр эшләү традициясен саклап килеп, 1950 еллар чамасында үлгән. +3. Әдиб Барамыков. Рязань өлкәсе Сасово районы Бастам авылында, иске татар традициясенә хөрмәт тотып, Барамыков Әдиб исемле егетнең (1950 елда туган) әти-әнисенең каберләре өстенә традицион "бисмиллалы" ташбилгеләр эшләп куйганлыгын барлык Бастам татарлары беләләр. Без моны 2008 елның 13 августында Рязань өлкәсенә археографик экспедиция уздырганда күрдек. +4. Әйүб бине Исмәгыйль әл-Бикләни һәм аның хатынының Латыйфа Мөхөммәдҗан кызы бергәләп эшләгән ташбилгеләре бер стильдә башкарылганнар. Шуларның типологик охшашлыкларына карап, аларның эшчәнлеге 1870 - 1911 арасында барганын фараз итәргә мөмкин. Әйүб үзе илле яшендә 1906 - 1907 елларда вафат булган. +Искәрмә. Әлеге осталар турындагы мәгълүматлар 1977 елның июль аенда Иж-Бубыйда археографик экспедициядә йөргән вакытта да авылның өлкәннәреннән һәм Иж-Бубый авылының иске зиратындагы ташбилгеләрдән язып, фотога төшереп алган материалларга нигезләнеп язылдылар. +Иж-Бубыйның иске зиратында үлү елы күрсәтелмәгән, 50 яшендә вафат булган Әйүб Исмәгыйль углының кабер ташы шушы шәхескә мөнәсәбәтле дип фараз итәбез. +5. Әхмәт бине Хафизетдин. Тарихчы, имам вә мөдәррис, ташбилгеләр ясау остасы Әхмәт (1877 - 1924) Хафизетдин улы Марий Эл Республикасының хәзерге Бәрәңге районы үзәге булып торган авылда мулла гаиләсендә туган. +Башта Бәрәңгедә, аннан соң хәзерге Татарстан Рес публикасы Арча төбәгенә караган Түбән Оры авылында Сәмигулла бине Сибгатулла хәзрәт мәдрәсәсендә өч ел укып, Казандагы "Касыймия" мәдрәсәсендә белем алуын дәвам итә. Яшь егет, мондагы уку программасы белән канәгатьләнмичә, Бохарага китә. Анда укып, җәфалы тормыш үтеп, туган авылына кайтып имам була. Әхмәт хәзрәт, Урта Азиядән кайткач, әтисе Хафизетдинның архивыннан туплап, үз нәселенең 300 еллык тарихын 1910 елгача җиткереп, китап язып чыга. +Әхмәт бу дәверләрдә укыта, дини эшләрне дә алып бара, шулай ук егет чагыннан ук килгән ташбилгеләр кисеп ясауны да онытмый. Аның соңгы эшләреннән әтисе-әнисе каберләренә 1916 - 1917 елларда эшләп калдырган кабер ташларын күрсәтергә мөмкин. Җирле властьлар 1960 елларда иске зиратны җимереп, аның ташларын чүп белән аралап, Бәрәңге авылының мәйданын зиратлардан чистартырга теләп, бу ике ташны авыл читендәге икенче бер зират почмагына китереп аударалар. Шул агач, таштан өелгән тауны кул белән актарып, безгә 2011 елда Әхмәт әтисе Хафизетдиннең һәм аның җәмәгатенең ватылган ташбилгеләрен эзләп табып алу мөмкинлеге булды. Ул ташлар Әхмәт бине Хафизетдиннең дә кулларыннан чыккан сәнгать булып калдылар. +6. Байкилде. Татарстан Республикасы Биектау төбәге Ташлы Кавал авылы урамындагы 1680 нче елларда куелган ташның остасы. +7. Бәдигъ мөэзин Әхмәров. Каюм Насыйриның якын туганы Бәдигъ мәзин, галимнең соңгы көннәрендә аны үз йортында тәрбия итеп торган һәм, ул үлгәч, соңгы юлга озатып, кабере өстенә ташбилге эшләгән. Ташбилгедә аның туганы истәлегенә багышланган мәрсиясе язылып калган: +"Һазө өл-мәркад +Габделкайум Габденнасыйр углы +Белең йитмеш йитигә ирди гомери +Ничә китаб, рисаля кыйлды тасныйф +Ихбә эшләди эшни тәсвиб +Ки мең тукыз йөз икенчидә мәкнүн +Йегерми бери август иди мәдфүн +Нур Аллаһ мәркадә". +Бүгенге көндә бөек галимебез каберенә куелган эпитафик язма, Бәдигъ мөэзиннең бер юл мәрсиясенә дә тиң түгел. +8. Бикмәтов Мөхөммәдшәриф. XIX гасырның беренче чирегендә Троицк шәһәрендә яшәгән кабер ташлары кисеп ясаучы оста. Троицк ягында эпитафик плитәләрне граниттан ясый торган булганнар. +Хәзерге Курган өлкәсе Эчкен авылында 1826 елда 70 яшьлә рендә вафат булган Ибраһим Тинкачев кабере өстенә куелган ташбилгене Троицкида эшләтеп кайтартканнар. Ташбилгенең арткы стенасына аны эшләүченең Мөхәммәдшәриф Бикмәтов исемле булуы язылган. Троицк осталарының ташлары уеп языла торган була. Тинкачев ташбилгесенең үлчәмнәре 11*44*188 см зурлыкта. +9. Борһанетдин (1829 - 1901) Насретдин углы (Бәрәңгедә атаклы ахунд Хафизетдиннең энесе, алар ике туган Бохарада югары дини белем алып (1849 - 1860 елларда), ватаннарына кайталар. Борһанетдин шул кайтуда Сембер губернасы Зөябашы авылында имам-хатиб, мөдәррис һәм ахун дәрәҗәләренә тиенеп, Зөябашында үзе ачкан мәдрәсәнең эшен башлап җибәрә. "Бәрәңге тарихы" китабында бер үк вакытта ташбилгеләр ясау белән шөгыльләнүен дә искә алалар. Ул, Акчуриннар кызына өйләнеп, Зөябашында имам булып яшәп, 1901 елда вафат була. +10. Вәлиэддин Хәсән хаҗи улы (1812 - 1893) Задури оста тарафыннан ясалган беренче эшләр Татарстан Республикасының Иске Задур авылы зираты ташбилгеләре арасында мәгълүм булдылар. +Аның билгеле иң әүвәлге ташбилгесе 1893 елга карый. Вәлиэддиннең ташбилгеләре дүрт кырлы, язмалары дүрт стенага да уеп, тәгъликъ ысулында гарәп һәм татар телләрендә язылганнар. Аның һәйкәлләренең уртача зурлыклары 120*130*450/500 мм зурлыкта булып, останың бу эше Буа шәһәрендәге эпиграфик һәйкәлләр эшләү остасы Мөхәммәд-Гарифҗан Хәсән хаҗи ул�� Вәлитов әл-Буави эшләре белән бик охшаш һәм архитектура төзелешләре белән туры килә. Материалларны өйрәнү нигезендә, соңыннан Буа ташбилгеләр ясау остасы Гарифҗанның Вәлиэддин Хәсәнов кардәше икәнлеге ачыкланды. +11. Габделбари әл-Баруди (Габделбари Мөэминов) XIX гасырның икенче яртысы, XX гасырның беренче чирегендә Казан шәһәрендә Пороховой бистәсендә мәзин, имам булып торган. Төп һөнәрләреннән берсе - ташка, гранитка, мәрмәргә кисеп, эпитафик ташлар эшләү. Бу эшкә заказлар алуы турында хәбәре революциягә кадәрге татар матбугатында чыккалап торган ("Мөшавәрәт" календаре һ. б.). +Габделбариның ташка эшләнгән каллиграфик бер эше ӨләКазаклар авылы зиратында мәрхүм Әхмәтҗан бине Халид истәлегенә язып куелган (1890 елда). Эпитафик истәлекнең очы ярымтүгәрәк булып бетә. Текст татар һәм гарәп телләрендә нәстәгъликъ ысулы белән язылган. Имзасын "Кятиб Габделбари" дип куйган. +2006 елның июль аенда, эпиграфик экспедиция вакытында Габделбариның тагын бер имзалы эше Пенза өлкәсе Кузнецк районы Пәндәлге авылы зиратында ачыкланды. Әлеге истәлек пирамида формасында кызгылт мәрмәрдән эшләнгән. Анда,сөлес стиле белән уеп, гарәп телендә текст язылган. +Аста бер урында авторның "Кятиб Габделбари әл-Баруди, әл-Газани" дигән имзасы бар. Текст ташка уеп язылган. Анда 1906 елның 14 февралендә 86 яшьтә үлгән Яхъя бине Габденнасыйр Дибердиев күмелгәнлеге хәбәр ителә. +Бу таштан ерак түгел Дибердиевлар фамилиясен йөрткән тагын алты мәрхүмнең кабер билгеләре бар. +Алар кызыл мәрмәрләрдән гади фигуралы итеп, уеп язып эшлән гәннәр. Өсләре ярымтүгәрәк рәвешендә төгәлләнә. Биеклекләре 60 - 80 см, калынлыклары 30 см, киңлекләре дә 30 - 40 см чамасында, нәстәгъликъ ысулында, гарәп телендә язылганнар. Язулары авыр укыла. +12. Габдерәхим. Татарстанның Әлмәт төбәгендә кабер ташлары кисеп язучы осталарның беренчесе. Аның тарафыннан 1753 елда Габдрахман авылында вафат булган Габдрахман Бикмөхәммәдов кабере өстенә язулы ташбилге куелган. Габдерәхим - Оренбург Диния идарәсенең икенче мөфтие Габдессәламнең атасы булган. Ташн ың күп язулары вакыт күп узу һәм горизонталь хәлдә яту сәбәпле бик нык ашалып, күп урыннары укый алмаслык хәлгә к илгән. +13. Габдерәхим бине Гали. Бакый авылының ташбилге кисү остасы. Аның эшен һәм исемен беренче булып Венер Усманов ачкан. Әлеге оста эшләгән таш 1955 елда вафат булган Гобәйдулла Әбүбәкер улы (1881 елда туган) кабере өстенә куелган. +Чыганак: Усманов В.М. Тарихый ядкәрләр. 3 нче китап. Бакча авылы, 2007. - 326 б. +14. Габдерахман мулла. Бәрәңге ташыннан кабер ташлары кисеп ясаган һәм аларга язган (Шурабаш авылы, Арча т өбәге). +1983 елның 27 июлендә Шурабашында яшәүче Зөһрә апа һәм аның ире Һади бабай (1901 елда туган) биргән мәгълүмат. +15. Габдерахман бине Хәлим. Татарстанның Әлмәт төбәгендә XX гасырның беренче чирегендә ташбилгеләр эшләү белән шөгыльләнгән оста. Аның Әлмәт шәһәренең беренче зиратында 1908 елда вафат булган Мәрьям Габдерахман кызы каберенә һәм шул ук зиратта 1917 елда вафат булган Ягъкуб бине Муса каберенә, 1923 елда Әлмәт төбәге Аксу авылында вафат булган Зәкиҗан бине Харис кабере өсләренә куелган ташбилгеләрендә "Кятиб Габдерахман бине Габдерәхим", "Кятиб мөгаллим Габдерахман Габделхәлим углы", "Мулла Габдерахман бине Хәлим" дигән имзалары ташбилгеләргә уеп, гарәп язуының нәсех ысулында язылганнар. Ихтимал, останың имза куелмаган эшләре дә бик күп булгандыр. Аның язу ысулы гади, мастер каллиграфик камиллеккә омтылмый. +Чыганак: Әхмәтҗанов М. Габдерахман бине Хәлим // Үлгәннәрнең каберен бел. - Казан: Мәгариф, 2000. - Б. 148. +16. Габдрахман Сәйфулла углы Хәйруллин. Яшерган авылында туган, карьердан известь ташлар кисеп алып кайтып, алардан уеп, күп ташбилгеләр ясаган. Ләкин үзе аларга имзасын язып калдырмаган. Габдрахманның улы Уфа янында Авдон дигән җирдә Илдар хәзрәт Хәйруллин буларак мәгълүм икән. +17. Габдулла мулла. Мәгъсүмҗан улы Рәшитов (1880 - 1956) хәзерге Арча районы Шура авылында, Бәрәңге ташыннан кисеп, кабер ташлары ясаган. Шурада 1983 ел 27 июль көнне археографик экспедициядә булган көннәрдә язып алынды. Язмалар уеп, нәсех ысулында татар телендә язылганнар. +18. Гази Хөснетдинов. Эстәрлебаш төбәге Әмир авылында 1921 - 1922 елларда ачка үлгән 1600 дән артык кешенең уртак кабере өст енә уртак эпитафик ташбилге язып куючы кеше хаҗи Хөс нет динов Гази булганлыгы әлеге ташбилге стенасында бүгенгәчә саклана. Аны 2011 елның 24 июле көнне барып укыдык. Ташның очында "җан кошы" чокыры да ясалган, язмалар күпертеп эшләнгән. +19. Гайнулла бине Хәйрулла. Әлмәт төбәге Гөлбакча авылында яшәгән ташбилгеләр язучы. Бу останың исеме 1997 елда Әлмәт төбәге зиратларын өйрәнү экспедициясе вакытында ачылды. +Оста яшәгән авыл 1997 елның җәендә таралып беткән иде. Аның кечерәк кенә зиратында алда исеме телгә алынган останың ике эше саклана иде. Алар икесе дә гарәп язуының тәгъликъ ысулында, вак кына итеп ташка уеп язылганнар. Аларның беренчесе 1934 елда үлгән Әсхабҗамал Җамалетдин кызына 1958 елда куелган, икенчесе 1965 елда 88 яшьтә үлгән Хәйрулла Хәлиулла углы кабере өстенә куелган гади генә эшләнешле ташбилгеләр. +20. Гайсә бине Гыйззәтулла әл-Чистави, кабер ташлары кисеп ясау остасы буларак, XIX йөзнең ахырыннан күренә башлый. +Гайсә бине Гыйззәтулланың сәнгатьле итеп язылган һәм бизәлгән известь таштан кисеп ясалган эшләре Чистай шәһәре уртасындагы татар зиратында бүген дә сакланалар әле. Кайбер телләрдә йөргән хәбәрләргә караганда, 1920 елларда Гайсә оста Чистави атакл ы Закир Камалов мәчетенә намазга йөри торган булган. +Ул бик тыйнак эш кешесе булып, ташбилгеләр эшләү аның тормыш алып баруы өчен бердәнбер яшәү чыганагын тәшкил иткән. Безнең тарафтан 1992 елның җәендә Чистай татар зиратындагы атаклы суфи Закир Камалов кабере янындагы кызыл кирпечтән салынган уникаль бер дөрбә кырыенда гына аның кулы белән ясалган 4 - 5 һәйкәл барланды. Аларның берсе - 1899 елда 63 яшьтә вафат булган Мөхәммәдшәриф бине Бадамша кабере өстенә куелганы - бигрәк тә нәфис эшләнгән иде, без аны кабат 2013 елны да күреп кайттык. +Гайсә оста тарафыннан эшләнгән ташбилгеләрнең Чистайда яшә гән картлар төбәктәге башка авылларда, мәсәлән, Мөслим авылында да саклануын да сөйлиләр. +Гайсә бине Гыйззәтулланың татар таш сәнгатенең классик үрнәкләре булган эпитафик һәйкәлләре милләтебезнең зур талантларга ия булганлыгын янә бер мәртәбә күрсәтә. Бу оста турында аның хатирәләрен саклаучы Чистай шәһәре Вахитов урамында яшәүче Харис Мотыйгулла улы (1931 елда туган) хатирәсе игътибарга лаек. Харис аганың атасы Гайсә остадан соң Чистайда аның эстафетасы буенча күп ташбилгеләр ясап өлгерә. Ләкин аның бу эшчәнлеген 1930 елларда мөселман йолаларына дошманлык саклаган кызыл атеистлар туктаталар. Харис Мотыйгулла улы үзе дә эпитафик һәйкәлләр ясау эше белән шөгыльләнгән. Чистай зиратында аның кулы белән эшләнгән унлап һәйкәл саклана. +21. Гали Габдрахман улы (Сакмар ш.). Останың имзалы эшенең үрнәге Оренбург өлкәсе Сакмар районы үзәгендәге татар зиратында сакланган [2005, 20 июль]. Әлеге останың известь таштан кисеп ясалган хезмәте 1913 елның 5 маенда 73 яшендә вафат булган Гобәйдулла бине Мөхөммәтвәли кабере баш очына куелган. Ташбилге тексты сөлес ысулында, күпертеп, татар телендә язылган. Һәйкәлнең түбәсендә мифологик "җан кошы" килеп кабер ташына кунса, аңа эчәргә су җыела торган чокыр да уелган. Ташбилгенең үлчәмнәре 27*27*125 см күләмендә. +22. Гарифҗан Буави. Буа шәһәрендә дин эшлеклесе гаиләсендә 1879 елда туган. Күренекле педагог, кабер ташлары кисеп ясаучы оста Мөхәммәтгариф Хәсән Хаҗи улы Вәлиди, ташларда имза итеп куйган псевдонимы "Гарифҗан Буави" турында матбугатта мәгълүмат юк дияргә була. Ул Буада җәдит мәктәбендә белем ала, үзлегеннән урыс теле һәм әдәбиятын өйрәнә. Без аны Буадагы атак лы Нургали хәзрәт Хәсәнов әл-Морзави, әл-Болгари, әл-Буави мәдрәсәсендә укыгандыр дип уйлыйбыз. Егет булып үсеп җиткәч, Әстерхан шәһәренә барып, анда Татар укытучылар мәктәбендә белем алып, укыту эшенә керешә. Аның Оренбург губернасындагы Әсәкәй дигән татар авылында һәм Царицын якларында Идел буендагы Бахтияр, Иске Якуп һ. б. татар авылларында укытуы мәгълүм. Гарифҗан Буави татар авылларындагы тар, тыгыз мәктәп биналарында балаларга дөньяви фәннәрдән - география, тарих, тел, әдәбият, арифметикадан белем бирә. Балаларны театр, музыка сәнгате элементлары белән таныштыра. +1920 елларда ул туган җире Буа шәһәренә кайтып, андагы Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә ана теле укыта. Күптөрле кул һөнәрләре белгән Гарифҗан Вәлиди (Буави) мәктәптә хезмәт дәресләре дә алып бара. +Гарифҗан Вәлиди (Буави) шулай ук татар матбугаты битләрендә каләм мирасы да калдырган. Кызганычка каршы, аның иҗад�� эшчәнлеге әлегә бик аз мәгълүм. Аның беренче мәка ләләре 1906 елда "Казан мөхбире" газетасында басыла (9 апрель һ. б. саннар). Шулай ук Гарифҗан Вәлидинең "Шура" журналының 1913 елда чыккан (№ 4, 5, 7, 9) саннарында "Актүбә буйлары" исемле, андагы татар авыллары тарихына багышланган зур хезмәте басылган. Бу яктагы татар авыллары барлыгын хәзер белүчеләр бар микән инде! +Буага кайтып тора башлагач та, Гарифҗан Вәлиди, үзенең ишле гаиләсен туйдыру өчен, кабер ташлары эшләү белән дә ныклап шөгыльләнә. Аның тарафыннан эшләнгән җыйнак кына, матур архитектура өслүбендәге һәйкәлләр бүген дә Буа шәһәр зиратында, шулай ук Буа шәһәре янындагы Түбән Наратбаш, Бикмураз авылы каберлекләрендә күп күренә. 1981 елның көзендә, шул зиратларны өйрәнгәндә, без Гарифҗан оста эшләгән йөзгә якын ташбилге барлыгын ачыклаган идек. +Аның кулыннан чыккан ташбилгеләрнең текстлары бик гади, анда артык күп догалар юк, мәрхүмнәрнең исемнәре, гомер сөргән еллары күрсәтелә, һәм, әлбәттә, күпчелек ташларда ике юллык поэзия үрнәге китерелә. Эшләгән эшләрнең күпчелегенә "Гамәле Гарифҗан Буави" дигән имзасын куя. Ул эшләрнең берсенә хәтта Габдулла Тукайның "Васыятем" шигыреннән бер строфа язылган: +"Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! +Бар, юнәл, кит Тәңреңә; +Бирдең аркаңны моңарчы, +Инде бир бит өмренә". +Моннан тыш, Гарифҗан Буавиның ташларында, бай гына башка төрле поэтик үрнәкләр дә китерелә: +"Мадам ки җан төндәдер +Бел форсатта: бу көн сәндәдер!" +"Әҗәл килде җиләктәй йәш чагымда. +Вакытсыз таш куйылды баш йагымда" һ. б. +Ул татар эпиграфика сәнгатен пропагандалаучылар арасында алдынгыларның берсе иде. +Гарифҗан Хәсән улы Вәлиди (Буави) 1946 елның 30 сентябрендә Буа шәһәрендә вафат булып, кабере шәһәрнең татар зиратында. +23. Гарифулла мөәзин Габдулла улы ә-Йашергани. Останың таштан кисеп ясалган сәнгать үрнәкләре Көньяк Уралда Эстәрлебаш һәм Яшерган исемле татар авылы зиратларында саклана. Аның тормышына кагылышлы мәгълүматлар табылмады, ләкин аның үзенең төп Яшерган кешесе булуы бәхәссез. +Оста Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылы районындагы таш чыгару карьерыннан алынган известь ташлардан пөхтә итеп ташбилгеләр ясаган һәм аларга каллиграфик осталык белән эпитафик текстлар язган. Останың сәнгатьле итеп кисеп эшләнгән ташбилге үрнәкләре шулай ук бу яктагы башка татар авылы зиратларында да куелган дигән хәбәрләр сөйләнә. Ләкин аларын әлегә ачыклыйсы бар. Ташбилгеләрдә текстлар кабартып, сөлес ысулында гарәп телендә язылганнар. Останың Нигъмәтулла (1773 - 1844) һәм Харис бине Нигъмәтулла (1810 - 1870) Тукаевлар кебек ишаннар дөрбәсенә куелган габаритлы эшләре бар һ. б. +24. Госманов, хаҗи вә хафиз Хәйрулла, хаҗи вә мулла Гыйззәтулла улы. Ташбилгеләр уеп ясау остасы. Аның 1909 елда эшләгән имзалы ташбилгесе Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында сакланып калган. +Останың бу эше нык ак доломит ташынна�� эшләнгән, зурлыгы 16*37*110*140 см, язмалар ташка уеп язылганнар. Эпитафик текст ташбилгесенең дүрт ягына язып төшерелгән. Әлеге текстта Зур Чынлы авылына Төмән (Темников) һәм (Рязань) якларыннан 18 хуҗалык татарларның 1609 елда күчеп килү тарихлары һәм аларның шәҗәрәләре бәян ителә. +Хәйрулла останың мәгълүм булган бу имзалы эше Чүпрәле ягының иң күренекле ташка язылган истәлеге булып тора. Хәйрулла - атаклы татар язучысы һәм революционеры Шамил Госмановның атасы. +25. Гыймадулла - ташбилгеләр ясаучы, 2005 елның 14 июлендә Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылының иске зиратында табылды. Ташбилге 1920 елның 9 нчы июлендә 55 яшьтә вафат булган Маһи Яхъя кызы истәлегенә куелган. Язмалар уеп, сөлес ысулында, татар телендә, ак известь ташка төшерелгәннәр. Ташбилгенең үлчәмнәре - 15*35*85 см. Оста үзенең имзасын "Сәнгате Гыймадулла" дип куйган. +26. Дәвиш хафиз. XVII гасыр урталарында ташбилгеләр ясаучы сирәк осталарның берсе. Аның бердәнбер хезмәте Татарстан Республикасы Минзәлә төбәгендәге Бикбау авылы кырындагы бүгенге көндә беткән бер авылның зират урынында саклана. Ташбилге һиҗри 1067 (милади белән 1656 - 1657 елларда) елда куелган. Анда мәрхүм - Бикбау углы Йосыф дигән кеше була. Димәк, әлеге мәрхүм Минзәлә төбәгендәге зират урнашкан авылны - Бикбауны нигезләүче дип саналырга мөмкин. Йосыфның ташы Әгер җе төбәге Салагыш авылы кырындагы 1069 ел һиҗри 1658 елн ың 11 ноябрендә вафат булган Тиләш углы Дусмәт әүлия ташына бик охшаш. Бу ташбилгеләр безгә ул дәверләрдә хәзергә билгеле булмаган рухи бәйләнешләр булганлыгын хәбәр итәләр. Ташбилге беренче мәртәбә безнең тарафтан укылып, мәгълүматы матбугатка чыгарылды. +27. Дәүләтша мулла. Дәүләтша мулла үзе исән чагында ук - 1885 елда, Кәкре Елга авылы (Азнакай төбәге) зиратында ташбилге ясап куя, аның йөзлегенә нәселнең борынгы шәҗәрәсен эшли. Дәүләтша мулла үзе 1908 елда 97 яшьтә үлгән. Аның эшләгән ташбилгесе әле соңгы елларда дә исән иде. +Ташбилгенең текст эчтәлеге матбугатта 1995 елда ук игълан ителде. +28. Зәбир Касук улы - ташбилгеләр ясау остасы. Аның бер имзалы эше Татарстан Республикасы Әлмәт төбәге Иске Баграҗ авы лы ның яңа зиратында саклана. Эпитафик һәйкәл 1916 елда вафат булган "Йалхавый карийәлек, Минһаҗетдин Гыйсаметдин углы" кабере өстенә куелган. Останың каллиграфиясе төзек тәгъликъ ысулы белән известь ташка уеп, нәфис итеп эшләнгән. Ташбилгенең үлчәмнәре: 15*36*60 см. Аның турында мәгълүмат матбугатта б асылган. +29. Зәйнелгабидин бине Мөхәммәд бине Хафизетдин. Марий Эл Республикасы Бәрәңге төбәге Бәрәңге авылында XIX гасыр ахырында туган. Бу нәселдән буыннан-буынга, ташлардан кисеп, ташбилгеләр ясау һөнәре сакланып калган. +Зәйнелгабидин эшләгән ташбилгеләр соңгы елларгача сакланып калган. Ул эшләгән соңгы ташбилге Бәрәңгенең бүген дә күмелә торган зиратында торна. Ул архитектура ягыннан үзенчәлекле. Әлеге һәйкәл 1918 елның 19 декабрендә Бәрәңгедә үлгән Гайшә Шакирҗан кызы Хәкимова каберенә куелган. Кятиб имзасын "Зәйнелгабидин" дип куйган. Эпитафик текст ташка уеп язылган. +Моннан тыш, Зәйнелгабидин эшләгән һәйкәлләр Бәрәңгенең инде күмелми торган зиратының бер почмагында сакланып калганнар. Аларның берничәсендә останың "З. Габидин" дигән имзасы, ташбилгенең югары башында, кырыена язылган. Бу сакланган ташбилгеләр известьнякның иң тазасы, сыйфатлысыннан уеп ясалганнар. Алар арасында 1911 елларда ук "Тарихе Бәрәнгәви" китабының авторы буларак танылган имам, үзе дә таш кисеп язу остасы булган Әхмәд бине Хафизетдин каберенә куелган. +Зайнелгабидиннең агасы Әхмәд истәлегенә куелган дүрт кырлы, дүрт ягына да текст язылып тулган кабер ташы нык хәлдә саклана. Бу исемле ташның хуҗасы Әхмәт 1877 - 1924 елларда яшәгән. Зәйнелгабидин үзе соңыннан 1941 - 1945 елларда сугыш кырларында йөреп кайтып, Йошкар-Ола шәһәрендә яши, шунда вафат була. +30. Зәки Мортаза улы Мөлеков 1873 елда Әлмәт районы Габдрахман авылында туган; кабер ташлары ясаучы, язучыкаллиграф һәм имам. Аның ташлардагы имзалары: "Язучы Әлмәт авылының Зәки бине мулла Мортаза" (Әлмәт төбәге Камы Исмәгыйль авылы зираты, 1898 елның 19 декабрендә вафат булган Әхмәтгәрәй Шаһгәрәй углының эпитафик ташы); "Зәки мулла" (Әлмәт авылы зираты, 1912 елда 70 яшьтә вафат булган Хәбибҗамал Миңнегали җәмәгате ташы; "Язучы - Зәки мулла" (Бигәш авылы зираты, 67 яшьтә вафат булган Галимбик Муллагали углы ташы һ. б.). +Зәки(җан) бине Мортаза 1900-1929 елларда Әлмәттә мулла булып торган. Аны 1929 елда 28 октябрендә нахакка кулга алып, суд ясап, биш елга Себергә озаталар. Ул шунда озак тормый үлеп кала. +31. Зыятдин бине Хисаметдин бине Корамшаһ бине Корбангали Чупаи, ташбилгеләр ясау остасы, Әлмәт төбәге Чупай авылында XIX йөзнең соңгы чирегендә туган. +Ул үзе эшләгән ташбилгеләрне "Кятәбә Зыятдин бине Хисаметдин Чупай карйәсеннән", "Кятәбә Зыятдин", "Кятәбә Зыят дин бине Хисаметдин бине Корамшаһ бине Корбангали", дип имзалый торган булган. Аның 1901-1921 елларда Чупай, Колшәрип һәм Мәмәт авыллары зиратларында кисеп, язып куелган имзалы ташлары сакланган. Ташлар гарәп язуының сөлес стиле белән язылган. Эпитафия текстларына караганда, Зыятдин бине Хисаметдин гарәпчә уку-язуга һәм дин гыйлеменә оста бер шәхес булган. Исемнәре күрсәтелгән авыллардагы зиратларда бу останың стиленә ошаган имзасыз эпитафик истәлекләр дә күп саклана. +32. Ибраһим Мөхөммәд-Түләк улы Бикмөхөммәтов (Орынбурҗы). Останың бердәнбер, имзалы, зур осталык белән эшләнгән эпитафик ташбилгесе Оренбург өлкәсе Сакмар төбәге Татар Каргалысы авылы зиратында XVIII йөз уртасында корылган дөрбәнең стенасына куелган. Безгә аның текстын беренче булып укып чыгу һәм матбугатка игълан итү насыйп булды. Аның шомартылган граниттан эшләнгән эпитафиясе сөлес ысулында калкытып, аерым урыннары уеп, татар телендә язылган. Ташбилге һиҗри 1165, милади 1751-1752 елда вафат булган Хәдиҗә бикә истәлегенә багышланган. Бу ханым атаклы татар дипломаты Котлугмөхәммәд мирза Тәүкилинең хатыны була. +Ибраһим Мөхәммәд-Түләк улы үзе югары ислам белемнәре алган шәхес санала. Аның Урта Азия мәдрәсәләрендә укыганлыгына дәлилләр бар. +Аңың Хәдиҗә бикә каберендә сакланган бердәнбер мәгълүм ташбилгесе генә дә Ибраһимның таш эшкәртү өлкәсендә зур талантка ия булуын күрсәтә. Хәдиҗә бикә истәлегенә багышланган эпитафик ташбилгенең үлчәмнәре 37,5*68*146 см зурлыкта. Ул Каргалы зиратындагы иң зур габаритлы, нык, сәнгатьле эшләнгән язма булып тора. +33. Исхак бине Габделкәрим бине Балтай (1731 - 1802). Татар Каргалысында беренче мәчеттә имам, мөдәррис, зәргар, таш кисеп һәйкәлләр ясау остасы, шагыйрь. Татар Каргалысының Иске зиратында ул ясаган калкытып, уеп язылган ташбилгеләр бар. Аның сәнгатьле итеп эшләнгән зур габаритлы ташбилгеләрен Татар Каргалысы зиратында гына түгел, Татарстанның Әтнә районы Бәрәскә һәм Биектау төбәге Өлә-Казаклар авылларында очратырга мөмкин. +34. Исхак Госмани, XIX йөзнең икенче яртысында Сембер губернасы татар зиратларында ташбилгеләр ясаучылар үзләренең эшләренә имзаларын куя торган булганнар, шуларның берсе булган Исхак Госмани үзенең имзасын "Гамәле Исхак Госмани" дип ташка төшергән. +35. Килмөхөммәд бине Ишман. Татар ташбилгеләре тарихында иң күп мирас калдырган таш кисеп эшләүче оста Килмөхөммәд бине Ишман XVII гасырда яшәгән. Аның эшләре, Казан һәм Касыйм татар дәүләтләре җимерелгәннән соң, XVII гасырның соңгы чирегендә, әлеге татар дәүләтләре чорында формалашкан ташбилгеләр эшләү стилен яңарту омтылышы буларак кабул ителә. Дөресрәге, аның эшләре Касыйм ханлыгында эшләнгән XVII гасыр башы ташбилгеләренә тартым кыяфәттә күренәләр. Казан ханлыгы дәверендәге җирле татар ташлары габаритларының берникадәр зурлыгы белән аерылып торалар. +Килмөхөммәд бине Ишман эшләгән ташбилгеләрнең таралыш географиясе иң зур танылуга ия. Аларның көнбатышта хәзерге Лаеш төбәгендә, көнчыгышта Менделеев төбәге зиратларында да саклануы мәгълүм. Менә безгә билгеле булган әлеге останың имзалы эшләре сакланган авыл зиратлары исемлеге: +Лаеш р. Имәнкискә зираты һ. 1082 - м. 1671 - 1672. +Саба p. Олы Нырты зираты һ. 1088 - м. 1677 - 1678. +Мамадыш р. Дусай зираты һ. 1088 - м. 1677 - 1678. +Менделеев р. Песәй зираты һ. 1088 - м. 1677 - 1678. +Менделеев р. Турай зираты һ. 1090 - м. 1679 - 1680. +Менделеев р. Турай зираты һ. 1091 - м. 1680. +Кукмара р. Өлги зираты һ. 1092 - м. 1681. +Әлбәттә, әлеге районнарда аның имзасы куелмаган эшләре дә бар дип әйтергә мөмкин. +Биредә күренгәнчә, Килмөхөммәд бине Ишман 1671 - 1681 елларда ташбилгеләр эшләү белән мәшгуль булган. Күрәсең, ул инде 1681 елда, олы яшьтә булып, ташбилгеләр ясауны туктатканга охшый. +Килмөхәммөд бине Ишман Казан ханлыгы милли традициял әр ен XVII гасырда яңартып җибәрүчеләрнең иң күренеклесе була. Аннан соң да останың ташбилгеләрдә ��семнәре сакланмаган шәкертләре бу традицияне XVIII гасыр башында да үстерергә тырышканнар. Мәсәлән, Татарстанның Мөслим районы Катмыш авылы янындагы ташландык зиратта һәм Уфа шәһәре янында Чишмә станциясе кырындагы зиратта без аларның үрнәкләрен күрдек. Хәтта XVIII йөз башында бөек останың традициясе Тубыл якларында яңарып ала. +Останың барлык эшләре дә күпертмәле сөлес стилендә язылган. Ул уеп язу стилен кулланмый. Аның ташбилге тимпаннарында XVI йөз татар орнаменты үрнәкләре кабатлана, татар теле материалына тотрыклы урын биреп барыла. +Чыганак: Кильмухаммед // Татарская энциклопедия. 3 том. - Казань: Институт татарской энциклопедии, 2006. - С. 292. +36. Корбангали - ташбилгеләр язучы. Ул Башкортстандагы Благо вар төбәге Сарайлы авылында яшәгән. Сарайлы авылында дамелла Бикмөхәммәд бине Туктаргали 63 яшендә вафат булып, Сарайлы зиратына күмелә. Аның өстендәге язулы ташны эшләүче - Корбанг али исемле зат. Ташның үлчәмнәре 15*26*90 см. +Мәрхүм Бикмөхәммәт белән Корбангали - үзара абыйлыэнеле туганнар. Бикмөхәммәд мулла булса, Корбангали мәзин була (шәҗәрә материалы буенча)3. Текстта Корбангалинең ташбилгене язучы булуына басым ясала. +37. Латыйфа Мөхәммәдҗан кызы. Иж-Бубый авылында ташбилгеләр ясау остасы Әйүб бине Исмәгыйль Бийүкләни (Бикләни) хатыны. Ире белән бергәләп ташбилгеләр эшләгәннәр. +Латыйфа Мөхәммәдҗан кызының, ире үлгәч тә, ташбилгеләр эшләп йөргәнлеген Иж-Бубый кешеләре безгә 1977 елда авыл зиратын өйрәнгәндә сөйләгәннәр иде. Татарлардан беренче таш кисүче хатын-кыз каллиграф Иж-Бубый авылында 1911 елның декабрендә 60 яшендә вафат булган, аның кабере дә Иж-Бубыйның иске зиратында ачыкланган иде. +38. Локман Кәтәбә. Татарстанның Азнакай төбәге Күк Тәкә авылы зиратында Локман останың имам Исхак бине Габделваһһаб кабере өстенә 1813 елның 22 июле датасы күрсәтелгән ташбилге эшләп куйган. +Әлеге ташбилге тарихы 1979 елның 14 июлендә ачылды. Ул сөлес ысулында ташбилге өстенә уеп язылган. +39. Лотфулла бине Гатаулла әл-Әлмәти, каллиграф, картограф һәм ташбилгеләр язу остасы. Аның каллиграфия өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге 1861 - 1863 еллардан башлана. Лотфулла бине Гатаулла әл-Әлмәти хәзерге Татарстан Республикасы Октябрь Норлаты төбәгенә керә торган Әлмәт авылында туган. +Ул Касыйм якларыннан Буага күчеп килгән Алиш бәкләр нәселеннән була. +XIX йөзнең соңгы чирегеннән ул эпитафик ташбилгеләр эшләү өлкәсендә дә үзен нык таныта. Аның тарафыннан эшләнгән Пенза якларындагы Пәндәлге авылы зиратында данлы Дибердеевлар, Сембер якларындагы Зөябашы авылы зиратында Акчуриннар, Казанның Яңа Бистә зиратларына куелган ташбилгеләр мәгълүм. Лотфулла бине Гатаулла якынча 1911 елларда Казанда үлә һәм аның гәүдәсе Болгар шәһәре янындагы Көек авылына күмелгән дигән хәбәрләр бар. Аның иҗади мирасы өйрәнелмәгән. +40. Мәчкәрә Вәли, атаклы татар шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни (1754 - 1834) кабере өстенә гади генә ташка уеп, сөлес ысулында текст язып куйган. Бу таш Татарстанның Лениногорск төбәгендәге Ромашкино исемле татар авылы зиратының уртасында тора. Кабер өстенә өсте ябулы гөмбәзле мавзолей корылган. +41. Минһаҗетдин бине Фәхретдин (1843 - 1931) атаклы татар галиме Ризаэддин бине Фәхреддиннең агасы, Кичүчат авылында туган, соңыннан Татарстанның Әлмәт төбәге Мәмәт авылында имам булып та тора. Ул үз гомерендә известь ташлардан эпитафик һәйкәлләр ясап та атаклы булган. Аның язмалары ташларга калкытып, сөлес ысулы белән эшләнгәннәр. Ул ташбилгеләргә күбрәк "Коръән" кәлимәләре язган. Эшләгән һәйкәлләре Кичүчат һәм Мәмәт авыллары зиратларында сакланганнар. +42. Мостафа хаҗи. Башкортстанның Благовар төбәге Сарайлы, Балышлы, Каргалы, Үдрәкбаш авыллары татар зиратларына Хаҗи Мостафа исемле бер Дагстан кешесенең кабер ташлары ясап, язып йөргәнлеге 1990 елларда сөйләнә иде. +43. Мотыйгулла Гафиятулла улы (1894 - 1983.7.XII). Чистай шәһә ренең татар мөселман зираты өчен ташбилгеләр ясау остасы буларак танылган зат. Ул үзе Чистай районы Каргалы авылында туган. Ул бу эшне Гайсә Гыйззәтулла улыннан соң дәвам иткән. Бу ос таның таш-билгеләрендә эпитафик текстлар борынгы татар язуында һәм аны кириллицада кабатлау белән үзенчәлекле булганнар. +Мотыйгулла оста, исән чагында ук, үзенең булачак кабере өстенә ташбилге ясап куйган була. Бүген дә Чистай зиратында әлеге һәйкәл останың истәлеген киләчәк буыннар өчен саклап тора. +44. Мотыйгулла әл-Кәбир Пермь өлкәсе Барда төбәге Удик авылы иске зиратында сакланган бердәнбер эпитафик хезмәте белән мәгълүм. Һәйкәл известь таштан кисеп ясалган, дүрт ягына да текст язылган. Өч яктагы текст күпертеп сөлес ысулында, бер ягында уеп язылган. +Ташбилге Удик авылы җир һәм урманнарын башка дәгъвачылардан саклап калган З. Низаметдин (1838 - 1895) исемле кеше каберенә куелган була. Ташның үлчәмнәре 10*35*100 см. +Бер як кырының иң аскы ягына кәтибе "Мотыйгулла әлКәбири" дигән имзасын куйган. +Мәгълүматлар Удик зиратындагы югарыда искә алынган ташбилгедән 2013 елның 7 июлендә укып китерелде. +45. Мөхәммәд. Татарстан Республикасы Азнакай төбәге Чалпы авылы иске зиратында, бу авылның Ярмөхәммөд бине Нугайбек углы кабере өстенә (1883 тә үлгән) ташбилге ясап куйган оста. Безгә ул фәкать ташбилге һәм аңа куелган "Сәнгате фәкыйрь Мөхәммәд" имзасы белән мәшһүр. Ташбилге 1976 елда табылып укылды. Аның язмалары бер юлда калкытып, калган 7 юлда уеп тәгъликъ ысулында язылганнар. +46. Мөхәммәд-Закир - ташлар кисеп, кабер ташы текстлары язу чы. Морт авылында мәзин булып торган. Аның зур һәм бай эчтә лекле каллиграфик эшләнешле ташы Тирсә авылында үлгән Котлымө хәммәд Ибнеямин улы Бикмаев (1838 - 1908) кабере өстенә куелган. +47. Мөхәммәд-Хәсән. Әстерхан өлкәсендәге Идел буе төбәге авылларындагы зур татар зиратларын 2013 елның июнь аенда өйрәндек. Бу төбәктә дә бер истәлек белән танышырга т��ры килде. +Төбәктәге Майлы Күл авылы зиратында 1919 елда 43 яшендә вафат булган Габдессаттар хаҗи Гайсә углы ташбилгесенең арткы стенасында аны эшләүче һәм текст язучының имзасы куелган: "Йазды Мөхәммәд-Хәсән" дип тәгъликъ ысулында теркәлгән. Ташбилгенең үлчәмнәре 17*37*68 см. Ихтимал, бу очрак Әстерхан якларында бердәнбер түгелдер. +48. Гарипов Нургаяз Камилҗан улы (1962 елда Бастанда туган) Сасово шәһәрендә 1994 еллардан татар ташбилгеләре эшләү белән шөгыльләнгән. Моны фәнни археографик экспедиция белән 2008 ел ның 11 - 14 август көннәрендә Сасово төбәгенә килгәч ачыкладык. +49. Нури-Әхмәт Вәли-Әхмәт улы 1880 елның 22 декабрендә Әлмәт авылында (бүгенге Әлмәт шәһәре) туган, шунда гомер иткән, ташбилгеләр эшләгән. Аның ташбилгеләрдә калдырган имзалары: "Язучы Нури" (Бигәш авылы зираты, 1907 елда 67 яшьтә вафат булган Габдулла бине Габбас ташы), "Кятиб Нури-Әхмәт" (Әлмәт зиратында 1908 елның 29 сентябрендә 63 яшьтә вафат булган Таифә бинте Гыйсмәтулла кабер ташы), "Эшләүче - Әлмәттән Нури" (Азнакай төбәге Мәлбагыш зиратында 1911 елда вафат булган Латыйфа бинте Фәхретдин эпитафиясе һ. б.). Аның тормыш юлы мәгълүм түгел. +49. Рәхим Әлмәтов. Татарстан Республикасы Яшел Үзән төбәге Чүрчиле авылы зиратында куелган мулла Хәбибулла углы мулла Мөхәммәдгали кабере өстенә куелган ташбилгене ясаган оста. Мәрхүм Мөхәммәдгали 1901 елның 5 нче августында 74 яшендә вафат булган. Һәйкәл известь таштан кисеп ясалган. Тексты ташбилгенең йөзлек ягына сөлес ысулында, ташка уеп, татар телендә, шигъри юллар белән тәмамлана: +Йитмеш дүрт йыл гомер кичердем, +Ничә гыйбрәтләри күрдүм, +Ахыры бу мәнзилә килдем, +Бу мәнзил йарагын күрең! +Ташбилге арматура чардуган эчендә саклана. Ташбилге 2003 елның июнь аенда өйрәнелде. Татарстан Республикасы Яшел Үзән төбәге Чүрчиле авылы зиратында сакланучы Рәхим Әлмәтов эшләгән ташбилге. Ул - 1901 елның 5 августында үлгән мәрхүм Мәхәммәдгали мулла истәлегенә куелган. +50. Рәүф хаҗи Җәгъфәри. Татарстанның Саба төбәге Тәмте Мәтәскә авылында 1842 елда вафат булган затның ташбилгесенә шигъри васыять язып калдырган. Ташның үлчәмнәре 13*38*90 см. Язмалар калкытып, сөлес ысулында 9 юл итеп бирелгәннәр, тексттагы һәр юл язу 25 мм киңлектәге кысалардан ясалган турыпочмаклыклар эченә урнаштырылган. Васыятьнамәнең беренче юлы, гадәттә, бизәкләр ясала торган иң өске юлга урнаштырылган. +Материал фәнни археографик экспедиция көндәлеге буенча язылды. +51. Сафуан оста эшләгән ташбилге Әлмәт төбәге Колшәрип авылы зиратында саклана. Эпитафик истәлек мәрхүм Ибраһим Фазулла улы (1922 ел) кабере өстенә куелган. Фазулла 1850 елда туган булган. Ташбилге турыпочмаклы формада эшләнеп, язулары уеп язылган. +52. Сәлах Камал. Каллиграфик белгеч, рәссам, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм эпитафик ташбилгеләр ясау остасы. +Сәлахетдин Камалетдин улы Камалетдинов 1885 елда хәзерге Татарстан Республикасы Чүпрәле төбәге Иске Шәйморза авылында укытучы-хәттат гаиләсендә туа. Аның атасы Камалетдин кабер ташлары да эшләп, аларга язып, үзенең тормышын алып барган. Халык арасында "хәттат Камалетдин Кәшәви" дип танылган булган. Әтисеннән өйрәнеп, кабер ташлары әзерләү һөнәрен Сәлах Камал да үзләштергән. Аның соңыннан, Оренбург шәһәрендә язучы Шакир Мөхәммәдов үлгәч, аның кабере өстенә язулы эпитафик текстлы ташбилге эшләгәнлеген дә беләләр. +Сәлах Камал 1954 елда Казан университеты фәнни китапханәсендә эшләгән вакытта үлгән. +53. Сәрвәретдин Хәйретдин улы Дәүләтйаров (1902 - 1958) Эстәр лебаш төбәгенең Яшерган авылында гомер иткән, известь ташлардан кисеп ташбилгеләр ясаган. Яшерган авылында аның кулыннан ясалган байтак ташбилгеләр мәгълүм. Аларның борынгыракларында гарәби язулы эпитафик текстлар бар. Мәсәлән, "Батыр Гыйльметдин Гыймадетдин углы 74 йәшендә вафат 1953". Ташның кырында "Йазучы Сарвар Давлетьяров" дигән имзасы бар. Һәйкәлнең үлчәмнәре 13*31*105 см. Ташбилгенең түбәсендә "җан кошы" өчен дә уенты ясалган. +Останың яңалифтә язылган эпитафик ташбилгеләре күренә. Мәсәлән, аның кулыннан ясалган, яңалифтә язылган 1938 елгы ташны Яшерган зиратында күрергә мөмкин. Хәйрулла улы Шәрифулла (1892 - 1943) ташбилгесе эпитафик тексты да кирилл хәрефләре белән борынгы традиция буенча күпертеп язылган. +Сәрвәретдин оста үзенең әти-бабалары каберләре өстенә ачык дөрбә корырга да көч тапкан. Татар ташбилге ясаучы осталар арасында Сәрвәретдин генә гарәп, яңалиф, кирилл эпитафик текстлар эшләп калдырган уникаль шәхес булып тора. Сәрвәретдиннең Марат исемле улы (1943 елны туган), әтисе турында 2005 - 2007 елларда Эстәрлебаш газетасы битләрендә зур гына мәкалә чыкканлыгын да искә алды. +54. Сибгатулла бине Төхфәтулла. Сибгатулла бине мулла Төхфәтулла бине Рәхимкол бине Хорамша бине Гаделша. Төхфә тулла 1890 елның 17 ноябрендә үлгән. Имзасы: "Кәтәбә һәза ләүхә Сибга тулла вәләде Төхфәтулла". +Хәзерге Симетбаш авылы остасы (Арча pайоны). +55. Сөләйман Якуб углы (1885 - 1955), ташбилгеләр ясау остасы. Әлмәт авылында туып, соңыннан Әлмәт шәһәрендә яшәп гомер кичергән. Аның 1919 елның 25 декабрендә үлгән әнкәсенә эшләгән эпитафик хезмәте сакланган. Каллиграфик осталык белән әнкәсе Шәмсекамәр Ибраһим кызы истәлегенә куелган ташбилге Әлмәт шәһәренең 2 нче зиратында саклана. Аның үз кабере дә шул ук зиратта мәгълүм. +56. Тиләш углы Дусмәт, XVII гасыр уртасында яшәгән татар эпитафик истәлекләр ясау остасы. +Ташбилге Әгерҗе төбәгендә Салагыш авылындагы Әүлия зиратында һиҗри 1069 (милади 1658 елның 11 ноябре) елда Бигәш углы Бикколның ике углы белән берлектә Ык һәм Идел (хәзерге Кама) арасында үтерелүләре турындагы хәбәрне саклаган истәлек ташы булып чыга. Әле моңа кадәр татарда истәлек ташлары кую йоласы башка төбәкләрдә күренгәне юк иде. Әгерҗе төбәгендә мондый истәлек ташлары кую очрагы икәү булды. +Тиләш углы Дусмәтнең бу тарихи кыйммәтле ядк��ре турындагы хәбәребез Минзәлә район газетасында 1993 елның 5 гыйнвар санында басылды. +57. Фәтхелкадыйр Кәлмитов. Татарстан Республикасы хәзерге Биектау төбәге Мулла Иле авылында мәзин булып торган, ташбилгеләр кисеп ясау остасы. Аның эшләгән кабер өсте ташбилгеләре Әтнә төбәгенең Олы Мәңгәр, Арча төбәгенең Орнашбаш, Саба төбәгенең Аккүл Бигәнәй, Биектау төбәгенең Урыс Әйшәсе авылларындагы каберлекләрдә куелган. Әлбәттә, останың эшләре монда күрсәтелмәгән авыл зиратларында да булуы мөмкин, ләкин алар әлегә өйрәнелмәгән. +Фәтхелкадыйр Кәлмитов XIX йөзнең соңгы һәм XX йөзнең беренче чирегендә яшәгән. Ташбилгеләрдә үзенең имзасын төрле ысулларда теркәгән. "Ташлар язучы Мулла Илендә мөэзин Фәтхулла", "Кәтәбә Мулла Иле мөэзине", "Кәтиб Мулла Илендә мөэзин Фәтхелкадыйр" һ. б. +Останың, безгә мәгълүм булганча, иң күп ясаган ташбилгеләре Орнашбаш зиратында сакланган. Әлеге зиратны өйрәнү вакытында (2003 елның 8 августында) якынча исәп белән генә дә утыздан артык ташбилгене санаган идек. +Оста ташларын известьнякларның җир астыннан яңа кисеп чыгарылган плитәләрен файдаланып ясаган. Андый таш ятмаларының чыганаклары Казанка елгасы буйларында булган. Аларны җир астында йомшак килеш пычкы белән кискәннәр. Җир өстенә күтәреп, катып китмәс борын кирәкле өслүбкә китереп шомартканнар, таш ката башласа, өстенә су сибеп, аңа су сеңдергәннәр. Ташлар йөзлегенә трафарет белән кирәкле текстны буяу белән төшергәннәр. Кирәк булса, аны калкытып яки уеп та ясаганнар. Бу ысул белән Оренбург ягындагы Каргалы татар осталары да искиткеч сәнгатьле истәлекләр ясап калдырганнар. +Фәтхелкадыйр оста ташларга сөлес һәм тәгъликъ ысулындагы гарәп алфавитында язган. +Гадәттә, аның ташбилгеләре үлчәмнәре 20*40*90 см, 15*34* 127 см, 28*37*133 см, 11*35,5*95 см зурлыкларда эшләнгәннәр. Ташбилгеләр җиргә вертикаль хәлдә басма (таш) өстенә басты рып куелганнар. Аларның өске формасы ярымтүгәрәк рәвешендә шәкелләнгән (төгәлләнгән). Текст, ташбилгенең йөзлегенә кабартып яки уеп, турыпочмаклы кысалар эченә урнаштырыла. Ташбилге йөзлегенең өске өлешен фән телендә тимпан дип атыйлар. Тимпанда, гадәттә, кыска гына ислам догалары языла. Мәсә лән, "Бихөкем Аллаһ", "Һу аллаһи-бакый", "Йа Зөл-җәлали вәл-к ирами" һ. б. +Вакыт үлчәүләрен күрсәткәндә, оста һиҗри һәм милади календарь темаларын янәшә кулланып килә. Фәтхелкадыйр останың эпитафик текстларында татар теле төп урынны тота. Гарәби догаларга урын бик кечкенә күләмдә генә бирелә. Аның ташбилгеләре чардуганнар эченә утыртылмаганнар. +Орнашбашы авылы зиратыннан текст үрнәкләре: +58. Харис Гафиятуллин, ташбилгеләре Чистай зиратында сакл ан а торган Гафиятулла Мотыйгуллин улының эшен дәвам итүче варисы, 1931 елны Чистай шәһәрендә туган. Аның белән 2012 елның 11 июлендә, ташбилгеләр өйрәнеп йөргәндә, Чистай зиратында таныштык. Ул шулчакта әтисе һәм Гайсә Гыйззәтуллин турында х��бәрләр сөйләде, әтисенең һәм үзенең коеп ясаган ташбилгеләрен күрсәтте. Харис агаларның чыгышлары Чистай төбәге Каргалы авылыннан икән. +Харис аганың ташбилгеләре формасы белән әтисенекен кабатлый, текстлар кирилл графикасында язылган, әтисенең язмалары ике графикада - гарәби һәм кириллда. Язулар кара кара белән ныгытылган. +Аның тарафыннан Мотыйгулла Гафиятуллин (1894 - 1983), Камил Гафиятуллин (1935 - 1995), Зәйнәп Ибраһимова (1923 - 1993) һ. б. мәрхүмнәргә истәлекләр ясап куелган. +59. Хафизетдин бине мулла Габбас оста. Аның 1856 елның 19 маенда 58 яшендә үлгән Таҗетдин мулла Габбас углы кабере өстенә эшләгән ташбилгесе Татарстанның Азнакай төбәге Сәпәй авылы зиратында саклана. +Эпитафик текст сөлес ысулында, уеп, татар телендә язылган. +60. Хәйрулла Каргалый. Ташбилгеләр эшләүче оста Хәйрулла Каргалыйның Татар Каргалысының иске зиратында берничә сәнгатьле эшләгән имзалы ташбилгесе саклана. Аларда аның имзасы "Кятиб Хәйрулла" һәм "Хәйрулла Каргалый", "Кятиб мөгаллим Хәйрулла әл-Каргалый" рәвешендә язылганнар. +Ул ташбилгеләргә калкытып та һәм бер үк ташта текстның аерым урыннарын уеп та язган. +Мәсәлән, һиҗри 1330, милади 1911 - 1912 елда 68 яшендә вафат булган имам-мөдәррис һәм дамелла булган Әбүлмәһҗән бине мулла Гыйсмәтулла әл-Котлым (б)әти ташбилгесе (үлчәмнәре 21,5*34* 144 см) останың шундый имзалы хезмәте Татар Каргалысының иске зиратында мәгълүм. +Тагын да бу оста тарафыннан эшләнгән эпитафик һәйкәл шул ук зиратта саклана. Ул Габделгани Мөхәммәтгали углы Яруллинның, 1912 елның 29 мартында, унике көнлек углы Габделгазизне калдырып, 22 яшендә үлгән Маһиҗан Хөснетдин Мөхетдин углы кызының кабере өстенә ак известь таштан ясалган ташбилгегә уеп, "Кятиб мөгаллим Хәйрулла әл-Каргалый" имзасын куйган. +Кятиб Хәйрулла мөгаллимнең икенче имзалы ташбилгесе аеруча истәлекле. Ул ак известь таштан кисеп ясалган, аның габарит үлчәмнәре 31,5*37*220 см тәшкил итә. Бу колоннаның дүрт стенасын да оста поэтик юллар белән ташны уеп, сөлес ысулында саф татарча шигъри юллар белән язып тутырган. +Бу кеше Каргалыда 1 нче мәчеттә 10 нчы имам булып торган Хәйрулла бине Габдерахман әл-Госмани (1866 - 1915) белән бер шәхес дип уйларга тулы нигез бар. Чөнки Каргалының мәгълүм булган ике эпитафик һәйкәлен эшләүчеләр бер үк вакытта атаклы имамнар да булып торганнар (Ибраһим Мөхәммәд-Түләк улы һәм Исхак Габделкәрим улы). +Хәйрулла Госмани биографиясен язган Ризаэддин бине Фәхреддин аның бик нечкә күңелле, нечкә табигатьле кеше булганлыгын яза. Аны чын мәгънәсендә татар классик эпитафия сәнгатен тудыручыларның берсе дип атарга мөмкин. +61. Хәйрулла Гыйззәтулла мулла углы - атаклы татар революционеры Шамил Госмановның атасы - 1898 елда Пенза губернасындагы Пәндәлге дигән татар авылы мәдрәсәсендә укыта. Ул 1906 елда гаиләсе белән Әстерхан шәһәренә күчеп килә. Соңыннан Оренбург шәһәренә килә һәм анда "Хөсәения" мәдрәсәсендә укыта. Ул 1930 елда илдә татар зыялыларына карата большевиккоммунистлар партиясенең канлы терроры вакытында төрмәдә һәлак була. Аның бу көнгәчә сакланган иң зур хезмәте - Татарстанның Чүпрәле төбәге Зур Чынлы авылы зиратындагы бай эчтәлекле тарихи ташбилге. Аны беренче мәртәбә танылган археограф, академик М. Госманов өйрәнеп, аның хакында үзенең фәнни хезмәтендә мәгълүмат бирде. Ләкин ул ташбилгенең тулы текстына бик тукталмады. Шунлыктан таш тексты структурасын яхшырак күз алдына китерү максатыннан, 2001 елда бу ташбилгене өйрәнергә бу юлларның авторына да барырга туры килде. +Ташбилге яхшы сыйфатлы даломиттан, дүрт кырлы итеп, шомартып эшләнгән. +Хәйрулла Госманов татар эпитафия сәнгатен, традицияләрен яхшы белеп эшләгән һәм ул аны 1909 елда тәмамлап калдырган, сөлес ысулында уеп язылган. Текстта татар эпитафик ташбилгеләренең классик икеюллыгы да бар: +Гакәмәтдин морадым бер догадыр +Бу көн бәңа, йәрин нәүбәт сиңадыр! +62. Хәмидулла бине Мәмәт Татарстанның Азнакай төбәге Чалпы авылының иске зиратында бу оста тарафыннан 1799 елның 28 апрелендә вафат булган Мәсгуд бине Әлмәмәт бине Тимкә бине Пулат вәләде 1728 [елда] кабере өстенә известь таштан эпитафик һәйкәл эшләткән Хәмидулла бу ташны атасы кабере өстенә куйганга ошый. Ташны 1976 елны табып, эпитафик текстын укыган вакытта, аның сакланышы яхшы иде. +63. Хәсән бине Вәлид бине Мөслим. Буа шәһәрендә ташбилгеләр ясап көн күргән Гарифҗан бине Хәсән бине Вәлитнең атасы. Хәсән бине Вәлит Буа шәһәрендә яшәгән. Ул, атасыннан җиде көнлек бала булып калып, 1893 елның 17 июлендә 81 яшендә вафат булган. Кабере Буа зиратында. Ул гомерендә иманлыкны кабул итми китаплар күчерү, хәттат һәм кабер ташлары ясау юлы белән тормыш алып барган. Хәсән бине Вәлид шулай ук шигырьләр дә яза торган булган. Аның Мөхәммәд-Гариф исемле улы барлыгын белсә дә, Ризаэддин хәзрәтләре аның язмышын белмәгән. +64. Һади агай (1901 елда туган - ?). Татарстан Республикасы Арча төбәге Шурабашы авылында цементтан коеп ташбилгеләр ясаучы Һади оста була. Без аның турында беренче мәртәбә фәнни экспедициягә чыккач, 1983 елның 27 июлендә Шурабашы олыларыннан ишеттек. +65. Шакир хәзрәт Минһаҗетдин улы (1886 - 1972). Татарстанның Апас төбәге Урта Балтай авылында туган. Өремче шәһәрендәге мәчетнең имамы булып эшләгән. Шакир хәзрәт ташбилгеләр ясау остасы да булып, аның 1919 елда Урта Балтай зиратында әтисе каберенә куелган ташы да сакланган. +Чыганак: Шакиров Ислам Шакир улы. Төрле тарафлардагы туганнар (Гыйбрәтле язмышлар). - Казан, 2007. - Б. 60. +66. Шиһабетдин имам Келәши. Кыйшкы исемле авылның (Кыр мыскалы районы) зиратында 74 яшькә җитеп, 1904 елның 9 апрелендә вафат булган Мирсаяф мөдәрриснең зур, дүрт стенасын да язып тутырган ташбилгесен Келәш авылы имамы Шиһабетдин эшләгән. Эпитафик текст күпертеп, сөлес ысулында эшләнгән. Ихтимал, Шиһабетдинның моннан башка ясаган ташбилгеләре дә бул��андыр. +Мәкалә М. Әхмәтҗановның "Татар археографиясе. +Татар эпиграфикасын өйрәнү дәверендә тупланган +зират культурасы хакындагы кайбер материаллар" +(Казан, 2014, 276 б.) китабыннан алынды +АЛТЫН УРДА ДӘВЕРЕ ТАТАР ЭПИГРАФИКАСЫНА +КАРАТА КАЙБЕР ТАРИХИ МӘГЪЛҮМАТЛАР +Алтын Урда дәвере татар эпиграфик истәлекләре инде өч йөз елга якын фән әһелләренең игътибарын үзенә җәлеп итеп киләләр. Ике татар укымышлысы - Кадер-Мөхәммәд Сүнчәләев һәм Йосыф Ижбулатов - аның сакланып калган эпитафик язмаларын күчереп калдыралар. Бy вакыйгадан соң аларны Европа һәм урыс галимнәре 150 елга якын укый алмый интегәләр. Фәкать 1863 елда гына татар галиме Хөсәен Фәезханов аларны уку ысулын ача. Әлбәттә, XIX гасырда бу ташларның яңа, билгесез үрнәкләре дә табылып, үзенең укучыларын көткән. Х. Фәез ханов ташлардагы текстларны укуга ачкыч тапканнан соң, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Н. Ильминский, Н. Ашмарин, Н. Ката нов кебек татар һәм урыс тюркологлары бу чыганакларны өйрәнүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. ХХ йөздә аларның хезмәтенә Г. Рәхим, Ә. Булатов, С. Малов, Һ. Йосыпов, Ф. Хәкимҗанов һ. б. галимнәр кушылып, зур һәм кыйммәтле хезмәтләр башкардылар. +Ләкин хәзергә XIII - XIV гасыр ташларының тарихи информацияләре өйрәнелеп бетте, алырлык мәгълүмат калмады дип әйтеп булмый әле. Алардагы кайбер укылмаган фразалар, ялгыш укылып килгән сүзләр, ачылмаган антропонимнарны дөресләп укып, аңлатмалар бирү көн тәртибендә тора. Әлбәттә, бу филологик үзенчәлекләр не ачыклау өчен, татарның этник тарихында барган миграция процессларын, хронологияләрне тәгаенләү проблемалары юк түгел. +Безнең тарафтан заманында бу өлкәдә берничә фактка бәйле аңлатма бирү тәҗрибәләре эшләнгән иде. Ул мәкаләдә XIII - XIV гасыр Алтын Урда дәвере татар кабер ташларында шактый еш очрый торган йуварисоциаль терминының Төньяк Уралга, ягъни Югра өлкәсенә барып йөрергә күнеккән сәүдәгәрләрнең тәхәллүсе икәнлеген исбатлаган идек. Шулай ук Ырыс Сираҗи исемле кешенең сугышчы булмыйча, Ырыс торак пунктыннан, яки Ырыс ыруыннан чыккан кеше иде дип аңлатуны, XIII - XIX гасыр эпитафик текстларының берсендәге хәйерәтлү сүзен - гайрәтле түгел, ә хәер бирә торган - юмарт эпитеты дип укырга тәкъдим иттек. Әлеге дәвер каберташ текстларын өйрәнүче галимнәребез Һ. Йосыпов һәм Ф. Хәкимҗанов анда очраган күп кенә этнонимнарны, топонимнарны тел үзенчәлекләрен, нигездә, ачыклап үткәннәр. Ләкин аларның күзәтүләрен, анализларын тирәнәйтерлек урыннар да бар. +Әйтик, Бату хан җитәкчелегендәге татарлар Бүләр дәүләтен яулап, аның башкаласы Бүләрне дә алгач, бу җирләрдә Алтын Урданың Болгар Олысын оештыралар. Татарлар килгәндә Идел буенда кечкенә бер шәһәр булып калган Шәһре Болгарны башкала ясап үстерәләр. Әлбәттә, татарлар әүвәлге дәүләттән калган Бүләр һәм Суар шәһәрләренең табигый үсешенә тоткарлык ясамаганнар, алар 1236 елдагыдан да артып-зураеп, таштан са��ынган монументаль биналарга баеп, үсеп китәләр. Болгар шәһәренең татарлар килгәнче кечерәеп, бушап калуына инде XII гасырның икенче яртысыннан көчәеп киткән Владимир кенәзләренең агрессив экспанциясе сәбәпче булган. Алар белән вакытлы килешүләр 1221 елдан 1229 елгача дәвам итеп, соңыннан тагын озайтыла. Болгар шәһәре Бату хан (1243 - 1255) һәм Бәркә хан (1256 - 1266) заманнарында Алтын Урда дәүләтенең башкаласы булып танылган. Анда Бату, Бәркә ханнар үзләренә буйсынган әрмән, урыс кенәзләрен кабул иткәннәр. Башкала вазифасын үтәп торган елларда Болгар шәһәренә һәм аның тирә-ягына Алтын Урданың олысларыннан күчеп килгән төрле кавем-кабилә вәкилләре дә була. Әйтик, археологлар Болгар шәһәрендә урыс һәм әрмән халкы вәкилләренең дә яшәгәнлеге турында язалар. Болгар шәһәренең Алтын Урда дәверендәге архитектурасын өйрәнүчеләр дә бу фикерне куәтләүче мәгълүматлар табалар. Әйтик, алар анда корылган биналарда Урта Азия, Каһирә, Кавказ, сәлҗуклар (Рум солтанаты) мәдәниятләренә бәйле тәңгәллекләр барлыгын күрсәтәләр. Аерым алганда, Болгар шәһәрендә сакланган "Карапулат" дигән мәшһүр дөрбәдә Рум солтанатындагы 1220 елда корылган Кей-Кобад җамигъ мәчете белән охшашлык табалар. +Шәһре Болгар татар эпитафик истәлекләрендә искә алынган тәхәллүсләр Болгар Олысындагы халыкның күп кенә мөселман илләре белән бәйләнешләре хакында сөйлиләр. Мәсәлән: Төрекмән Мөхәммәд, Татар Бәлтүк, Ырыс әш-Шәмәхи, Мөхәммәд шәйех әлКәрдәри, Мөбарәкшаһ Корасани (Хорасани), Мөхәммәд әл-Җ әнди, Садретдин әш-Ширвани, Орум Мөхәммәд, Орум Алыб, Севар йалы Хуҗа, Суйарлы Әснәб, Болгари Салар, Мансур әл-Болгари, Мухшы Базан әл-Болгари, Җәгъфәр ага әл-Фирканәҗи, Тухчи Исмәгыйль. +Теркәлеп калган тәхәллүсләрдән Шәмәхә, Ширван-Кавказ шәһәрләре; Орум-Рум солтанлыгы (Кече Азия); Җәнд, Фирканә (җи) - Урта Азия өлкәләре; Болгар, Кардар, Тухчи, Мухшы, Севар - Алтын Урда шәһәрләре; Суйар, Ырыс, Мен-Бүләр, Мен-Суар - Болгар Олысындагы зур авыл атамалары. +Бүгенге көндә дә Татарстанда Болгар, Мукшы, Янцевар, Меңнәр, Мең иле Шонгат, Бүләр һәм Башкортстанда Атсуйар исемле татар авыллары бар. +Санап үтелгән атамалар арасында безне аеруча Орумнан ясалган тәхәллүс кызыксындыра. Якын һәм Урта Көнчыгышта Рум дип башта Рим империясен, аннан соң Византия дәүләтен, XI гасырда сәлҗуклар Кече Азиядә бер яңа дәүләт төзегәч, аны Рум солтанаты дип йөртә башлыйлар. Рум солтанаты башта көчле генә булса да, XIII гасыр урталарында Иран Һулагулары тарафыннан буйсындырылып, сәяси бәйсезлеген югалта, көчсезләнә. Һулагу һәм аның варислары ул вакытларда мөселманлыкка кермәгән булалар. Шунлыктан мөселман сәлҗуклар дәүләте - Рум солтанаты өчен Һулагулар хакимияте җиңел власть булмый. +Көнчыгыш Европада төркиләр өчен Кырым һәм аның якынындагы җирләрдә, аерым утраулар булып, XIII - XV йөзләрдә дә яшәп яткан Византия һәм Генуя колонияләре халкы да орумнар бу��ып саналганнар. Кызганычка каршы, орумнарны өйрәнү проблемасы фәндә беркайчан да куелмаган. Хәзер инде бу орумнарның телләрен, фольклорын, этнографиясен һ. б. проблемаларын фәндә өйрәнү шулкадәр катлаулы, аңа керү өчен озак еллар эзләнү таләп ителә. Бүгенге көндә "орум" халкы турында хәтта энциклопедияләрдә дә язылмаган. Кайбер мәгълүматларга караганда, 1960 елларда СССРда 104 мең орумлы исәпкә алынган . Орум халкын совет фәне "отуреченные греки" дип карап, бөтенләй игътибардан мәхрүм итте. Аларны көнкүрештә "Мариуполь греклары" дип тә атыйлар икән. Яшәү урыннары Кырым һәм аннан да ерак җирләр бар дип кенә бәяләнә. Орумнарның телләре, мәдәниятләре, диннәре хакында да бер мәгълүмат та күрсәтелми. Ләкин Кырым татарлары тарихы белән бәйле кайбер басмалар белән танышканда, Русия империясе Кырымны (1783 елда) басып алганнан соң, XVIII гасыр ахырында аның көньяк өлешендә, диңгез буенда яшәгән кырым (Мариуполь) грекларын һәм әрмәннәрне татарлар белән бергә (Ялта, Алушта, Севастополь районнарыннан) куып җибәргәне тарихта язылган. Бу "кырым греклары" (нәкъ менә шуларны төрекләшкән греклар дип атыйлар булса кирәк) Азов диңгезе буйларында генераллисимус А.В. Суворов тарафыннан салкын корал белән туралган Нугай Урдасы татарлары нигезләренә килеп төпләнгәннәр. Ихтимал, бу "кырым греклары" (ягъни орумнар) Кырымдагы Тау ягы татарларының бер этник төркемен тәшкил итәләрдер һәм аларның этник бердәмлеге Русия идеологларына шул сәбәптән ошамый булса кирәк. +Орумнар Кырымда, әлбәттә, Алтын Урда дәверендә XIII гасыр ахыры - XIV гасырда татарлашканнар һәм аларның ислам диненә керүләре дә шушы вакытларда була. Чөнки нәкъ менә Үзбәк хан дәверендә Кырымда мәчетләр, мәдрәсәләр салына, Мисырдагы мәмлүкләр, Рум солтанлыгы белән дәүләтара бәйләнешләр юлга салына. Алтын Урда дәүләте халкы Мисырдагы солтан Бибарс дәверләрендә үк мөселман дәүләтләре белән аралашып яши, чөнки Мисыр XIII гасырның икенче яртысында ук ислам мәдәнияте үзәгенә әйләнә. Ә Багдад, Иран регионнарында мөселманнарга дошманлык саклаган Һулагу хан хакимлек итә. Анда мөселман мәдәнияте үзәкләре уңайсыз шартларда калалар. Шунлыктан Алтын Урдага аралашу өчен фәкать Мисыр, Рум солтанаты, өлешчә Һулагулар дәүләте чигендәге Алтын Урда карамагындагы Көньяк Кавказ җирләре кала. +Ләкин Көньяк Кавказда да мөселман үзәкләренең мәдәни хәле XIII йөздә яхшы булмагандыр, чөнки шул дәвердә Баку якларыннан качып, Хуҗа Хәсән әл-Болгари дигән галим Болгар Олысына килеп хезмәт итә. +Ватанында аны манарадан ыргытып үтерергә хөкем иткән булалар. +Болгар Олысыннан мөселманнар, белем алырга дип, хаҗ юлы да булган Румга һәм Мисырга барганнар. Анда соңыннан яшәп калучылар да әз булмаган. Бу бәйләнешләрнең эзләре XIII - XIV йөз Болгар Олысындагы эпитафик язмаларда да чагыла. Болгар шәһәре зиратларында XIV гасырның беренче яртысында куелган эпиграфик истәлекләрдә "Орум" тәхәллүсе алган мөселман исемнәре сакланган: аларның беренчесе 1309 елда үлгән "Ураз улы Орум Алыб", икенчесе дә 13 (?) елда үлгән "[Исмәг]ыйль улы Орум Мөхәммәд". Бу ике шәхесне читтән күчеп килгән кешеләр дип тәгаенләп булмый, эпитафия текстлары татарлаша баручы болгар телендә язылганнар, һәм "Орум" тәхәллүсе аларның мөселман исемнәренә тагылган кушамат кына. Күрәсең, алар бу кушаматлары белән горурланганнар һәм аны эпитафия текстына кертүне кирәк дип санаганнар. Бу кушаматның нигезендә Алтын Урда белән Рум солтанаты арасында сәяси һәм мәдәни якынаю, Мәмлүкләр солтанлыгы белән бәйләнешләр үсү тенденциясе чагыла. Алтын Урдада Бәркә хан үзе мөселманлык кабул иткәннән соң, аның хөкүмәте Мисырда Солтан Бибарс хөкүмәте белән якынлашты. Әлбәттә, бу якынлыкның Ирандагы Һулагу хөкүмәте тарафыннан басылып торган Рум солтанлыгына файдасы тигән. +Шушы вакыйгалар яссылыгында Болгар Олысыннан калган язма чыганакларда Рум солтанлыгы белән булган бәйләнешләр чагыла. Эпитафик чыганаклардан башка, Болгар Олысында орум этник элементына кагылышлы мәгълүматлар Татарстан топонимия сендә һәм татар шәҗәрәләрендә дә сакланган. +Бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә Орым Ширмә (Теләче районы), Орым Тәрбит (Кайбыч районы) исемле ике татар һәм Урюм (Тәтеш районы) исемле бер мукшы авылы мәгълүм. Бу очракта "Орым" компоненты атамада кушамат кына түгел инде, ул бу очракларда этнос (орум) белән бәйләнә. Урта Идел зонасында бу компонент белән ясалган топонимнарның башка күрше регионнарда барлыгы мәгълүм түгел. Әлеге "Орым" компонентлары авылның борынгы орум этносы белән бәйле булуына дәлил була. Әлбәттә, кайберәүләр бу бер очраклы күренеш кенә дип карарга мөмкин. Ләкин шушы орымнар янында ук икенче бер борынгы этноним - карай, кара - белән ясалган топонимнар да сакланган. Татарстанда бу компонентны йөртүче топонимнар аеруча Казан артында еш очрыйлар. Аларның яшәешен без борынгы урыс теркәү кенәгәләре буенча да тикшердек. Гәрчә бу кенәгәләрнең мәгълүматлары эзлекле һәм тулы булмасалар да, кайбер фикерләргә таянырлык нигез бар. Мәсәлән, күренекле Казан тарихчысы Евгений Чернышевның борынгы документларга таянып төзелгән хезмәтендә Казан тирәсендәге районнарда XVI гасырның беренче яртысы һәм аннан да әүвәл булган татар авыллары исемнәре тупланган. Без ул исемлектән Кара компоненты кергән татар авыллары исемнәрен сайлап алдык: +Карадуван, Карабулат, Карадули, Караево, Караишево, Караккозя, Карагай, Караширма, Карабаян. Бу атамалардан Кара дуван, Карадули, Караево, Караишево, Каратай, Караширма исемлеләре борынгы татар этнонимнарын тәшкил итеп, авыл атамасы булып киткәннәр. Алардагы кара һәм карай компонентлары, борынгырак чорларда ук мөстәкыйль этнос буларак яшәүче төрки телле караимнарга тагылып йөргән. Караим халкының үз атамасы, шаг ыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман мәгълүматларына караганда, карай була. Менә шушы, чыгышлары белән борынгы орумнарга барып тоташкан Орым Ширмә, Орым Тәрбит, Орым (Урюм) авыллары күршеләрендә кара этнонимыннан кушып ясалган атамалы татар авыллары бар. Мәсәлән, Орым Ширмә авылы белән Кара Ширмә авылларын зур юл гына аерып тора. Әллә ни ерак булмаган араларда Карадуван, Караиш, Карабаян, Каратай, Карашәм һ. б. авыллар мәгълүм. Шушы ук регионда Кырымнан (Төректән) килгән Кара би, Габдулла хан, Хәсән-Хөсәен һ. б. нәсел шәҗәрәләре табылды. Олуг Мөхәммәд ханның бабалары үзләре дә Кырымда яшәгәннәр. +Кырым ягыннан татарлар Туктамыш ханның 1382 елда Болгар олысын ныгыту өчен җибәрелгән үз кешеләре белән бер вакытта килгәннәр. Бу килүгә кагылышлы эпитафик чыганакларны Яшел Үзән районы Олы Җәке, Биектау районы Ямәширмә, Теләче районы Олы Нырсыда сакланган кабер ташлары материаллары мисалында күрсәтергә була. Бу искә алынган истәлекләр 1382, 1419, 1443, 1472 елларда куелганнар. Эшләнеш техникасы ягыннан XIII - XIX гасырдагы эпитафик истәлекләрдән нык калышалар, начар эшкәртелгәннәр. Аларның текстлары дүртесе дә саф татарча язылганнар һәм өчесенең тимпаннарында алты кырлы Давыт йолдызы символы ясалган. Бу декоратив бизәк Алтын Урда дәверендә анда сугылган акчаларда, архитектура истәлекләрендә дә күренә. Ләкин бу бизәк Урта Азиядә популяр булганга охшамый. Шулай да, Бохара шәһәре Мир Гарәб мәдрәсәсе Гүрханәсендә 1535 - 1536 елларда үлгән остаз Мир Гарәбнең кабер өстендәге корылмада әлеге эмблеманың матур эшләнгән үрнәге мәгълүм. Бу йолдызның сигез кырлы итеп эшләнгән сурәтләре VIII - X гасырлардагы хәзәрләрнең Салтово-Маяцкое, Саркел археологик истәлекләрендә чагылыш таба. Шунлыктан татар эпиграфикасында һәм архитектура декорында күренеп алган "Давыт йолдызы" орнаменты мотивы Алтын Урда сәнгатенә кереп киткән бер мәдәни элемент буларак кабул ителә. Ихтимал, ул Алтын Урданың үзәк шәһәрләрендә тагын да мулырак чагылгандыр. Ләкин XIV - XV йөз татар эпиграфик истәлекләренә төшкән әлеге сурәтне фәкать Алтын Урда культурасы традициясен яхшы белүчеләр генә керткәннәр булса кирәк. +Югарыда язылганнардан кыскача нәтиҗә. Алтын Урданың Болгар Олысында Византия, Рум солтанаты, Кырым белән тарихлары бик тирән булган орым (орум), карай этник һәм мәдәни элементлары була. Әлеге бәйләнешләр XIV - XV гасыр татар эпитафиясе материаллары, шәҗәрәләр, топономик мәгълүматлар белән расланалар һәм Алтын Урда тарихына яңалыклар өстиләр. +Мәкалә М. Әхмәтҗановның "Татар археографиясе. +Татар эпиграфикасын өйрәнү дәверендә тупланган +зират культурасы хакындагы кайбер материаллар" +(Казан, 2013, 360 б.) китабыннан алынды +ТАТАР ШӘҖӘРӘЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ +Шәҗәрә - гарәп теленнән кергән сүз. Татарча "агач" мәгън әсен белдерә. Буыннарның өзлексез алмашынып торуын күп ботаклы агачка охшатып, бабаларыбыз нәсел тарих�� турындагы истәлекләрне "нәсел агачы" яки "шәҗәрә дип атаганнар. Шәҗәрәләр язма һәм телдән сөйләү рәвешендә буыннан-буынга күчә килгәннәр. +Гасырлар дәвамында татар шәҗәрәсе күп үзгәрешләр кичергән. Бездә шәҗәрәләрнең аерым нәсел, гаилә тарихына караган төрләре аеруча киң таралган. Шул ягы белән ул башкорт, казакъ, төрекмән халыкларындагы ыру-кабилә шәҗәрәләреннән нык аерылып тора. Ыру-кабилә мөнәсәбәтләренең иртә җимерелүе бездә андый төр шәҗәрәләрнең югалуына китергән. Алар урынын ыру шәҗәрәсенең бер тармагы булган нәсел шәҗәрәсе алган. Билгеле, ыру шәҗәрәсе кинәт юкка чыкмаган, аның аерым эзләре Урта гасыр татар морзаларының, шулай ук тарханнарның нәсел язуларында бик озакка хәтле сакланган. Тик бу язмаларның күбесе безгә килеп җитмәгән. Мәгълүм булганнарыннан Бараҗ, Олыс би нәсел язуларында ыру шәҗәрәсе билгеләрен очратырга мөмкин. +Нәсел язуларының безгә килеп җиткән иң борынгы язма фрагментлары XIII - XV гасырлардан калган болгар-татар эпиграфика истәлекләрендә очрый. Дәүләт архивларында һәм басма чыганакларда XVII гасырда язуга беркетелгән шәҗәрә үрнәкләре шактый. XVIII - XIX гасырларга караган чыганаклар саны исә тагы да ишлерәк. +Берничә гасыр дәвамында татар шәҗәрәләре сыйфат ягыннан акрынлап үзгәрә килгән. Җәмгыять тормышында барган тарихи үзгәрешләр шәҗәрәләрне дә читләтеп узмаган, билгеле. Бу үзгәрешләрнең күбесе антропонимика һәм титулатура өлкәсендәге яңалыкларга кайтып кала. Ләкин шәҗәрәләр форма һәм төр ягыннан XIX гасырның икенче яртысына кадәр бик аз үзгәргән. +XIX йөзнең икенче яртысыннан соң нәсел шәҗәрәләренең яңа төрләре барлыкка килә (шул ук вакытта традицион нәсел шәҗәрәләре дә яши бирә). Элеккеләреннән аермалы буларак, нәсел язуларына теге яки бу фамилиягә бәйле тарихи хәбәрләр өстәлә башлый. XIX гасырның икенче яртысында шушы яңа төр нәсел язулары җирлегендә региональ тарих, ягъни авыл, төбәк тарихына караган язмалар күбәя. Бу урында кыскача гына булса да региональ тарих формалашуга китергән сәбәпләрне күрсәтеп узу кирәктер. +Тормыштагы яңа тенденцияләр тәэсирендә һәм милләт булып формалашу процессында татар халкының үз тарихы белән кызыксынуы көчәя. Бу - бер. Икенчедән, X. Әмирхан, Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйриларның тарихи хезмәтләре тәэсирендә региональ тарихларга ныклы җирлек әзерләнә. Соңгысы аеруча зур игътибарга лаек. Беренче тарих китаплары язып бастырган мәгърифәтчеләр үз әсәрләрендә татар шәҗәрәләренең бай мирасын бик киң файдаланганнар. Бу - үрнәк һәвәскәр тарихчылар өчен беренче тәҗрибә булган. Сакланып калган документлар Мәрҗанинең җирле тарихчылар белән тыгыз бәйләнештә булганлыгын раслый. +Авыл, төбәк тарихларының беренче үрнәкләре үзләренең төзелешләре ягыннан X. Әмирхан, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри китапларын хәтерләтәләр. XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башларында бу тарихларның кайберләре басылып та чыккан. Мисал итеп М. Тукаевның "Тарихы Эстәрлебаш", М. Сүнчәләйнең "Иске Кыйышкы тарихы" исемле хезмәтләрен, Р. Фәхретдиновның "Сәгыйть бистәсе", К. Насыйриның "Зөя өязе", А. Беләшевның "Әҗе авылы" хакындагы китапларын күрсәтергә мөмкин. Кулъязма хәлендәге төбәк тарихлары тагы да күбрәк булган, тик аларның бик азы гына фәнни китапханәләргә эләгеп калганнар. Казан китапханәләрендә саклана торган әһәмиятле кулъязмалар арасында Әхмәт бине Хафизетдиннең 1910 - 1911 елларда язылган "Тарихы Бәрәңгеви", К. Биккуловның "Яңа Тинчәле тарихы", И. Урмановның "Әҗе авылы тарихына материаллар", И. Туй кинның "Зәй-Каратай тарихы" кебек ядкярләре бар. +XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башларында авыл тарихларын җыйнау һәм булдыру юлында күренекле татар галиме Р. Фәхреддинов зур эш башкара. 1975 елда Казан шәһәрендә Р. Фәхреддиновның укытучы Ф. Хәдимовка адресланган бер хаты табылды. Ф. Хәдимов галимгә "Бәйрәкә авылы тарихы"н язып җибәргән булган. Хатны тулысы белән китерәбез: +"Хөрмәтлү мулла Фәхретдин әфәнде! Тәхия вә сәлам. Ошбу ел беренче май тарихлы "Бәйрәкә карьясе хакындагы тарих сәхифәгез сәламәт килүб тапшырылды. Матлубемезнең фәүкында гүзәл бер әсәр булган. Үз сәмаңез берлә... "Асар"га дәрҗ кылыр мын. Сезгә тәкърар рәхмәт укучы. Моннан соң шундый тарихи хәбәр ишетсәңез, йәки иске йазулар күрсәңез, хәбәр итүб торуыңыз ны арыз кыламыз... +Ризаэддин бине Фәхреддин. 1925 ел, 18 май, Уфа, Тукай, 5". +Соңгы елларда уздырылган археографик экспедицияләр вакытында әлегәчә мәгълүм булмаган күп кенә авыл тарихлары табылды. Алар арасында Г. Габәши тарафыннан төзелгән "Чыршы авылы тарихы", Ф. Хәдиминең "Бәйрәкә тарихы", Г. Заһидуллин язган "Бәрәзә авылы тарихы", Г. Хәмитовның "Түбән Ушма һәм Тат. Парзы авыллары тарихлары", Афзалетдин бабайның "Айдар авылы тарихыннан" язмалары (соңгы кулъязманы филология фәннәре кандидаты Ф.С. Фәсиев тапкан), Нурдидә апа Гаффарованың "Күгәй авылы хакында" хәбәрләре, Г. Фәтхуллин язган "Иске Шалты тарихы" һ. б. кулъязмалар бар. +Татар шәҗәрәсе нигезендә региональ тарих жанры барлыкка килү хакындагы фикерне башлап М. Усманов язып чыккан иде. Ләкин авыл тарихлары, жанр буларак, әле бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән һәм барланмаган. Соңгы елларда авыл тарихларының билгесез кулъязмалары табылу аларны жанр буларак системалы төстә өйрәнү мөмкинлеген бирә. +Биредә авыл тарихларының эволюциясе, аларның төзелеше һәм әһәмияте турындагы кайбер фикерләр әйтелер. +XIX гасырның соңгы чирегендә аерым нәселләрнең тәфсилләп язылган һәм авыл тарихы исеме белән йөртелә торган шәҗәрә үрнәкләре барлыкка килә. Шушы ук вакытта нәсел шәҗәрәләрен берләштергән күмәк җәмәгать шәҗәрәләре җыентыклары да күренә башлый. Шәҗәрәләр үсешендәге бу этап 1910 елларга хәтле дәвам итә. Аерым нәселләрнең киң планда язылган тарихларыннан Әхмәт бине Хафизетдиннең Урмат нәселенә багышланган "Тарихы Бәрәңгеви" әсәрен, М. Тука��вның "Тарихы Эстәрлебаш" (Тукай нәселенә багышланган), Растмөхәммәд шәҗәрәсенең Яңа Кенәр вариантын (Н. Ибраһимов тапкан) һ. б. күрсәтергә мөмкин. Күмәк шәҗәрә җыентыкларыннан Олы Мәңгәр авылының 49 нәселне берләштергән шәҗәрәсе билгеле. +1910 еллардан соң күмәк шәҗәрәләр төзелешендә яңалыклар күренә башлый. Үсешнең бу этабы XX гасырның 20 нче елларына хәтле дәвам итә. Күмәк шәҗәрәләрнең 1910 елдан соңгы үрнәкләрендә төп үзгәреш шул: аларда нәсел таблицалары белән янәшә авылның тарихына бәйләнешле киң мәгълүматлар бирелеп бара, К. Биккулов тарафыннан төзелгән "Яңа Тинчәле тарихы", - мәсәлән, шундый әсәр. Ләкин бу төр шәҗәрә-тарихларның саны кимрәк. +1920 еллардан соң шәҗәрә-тарихлар җирлегендә авыл тарихлары формалашып җитә. Үзләренең элгәрләреннән аермалы буларак, бу дәвердә аларда күп тармаклы нәсел таблицалары бирелми инде. Күп очракта авылга нигез салган кешеләр һәм аларның соңгы нәселләре генә аталып үтелә. Бу тарихларның үрнәкләре чагыштырмача күбрәк мәгълүм: Чыршы тарихы, Бәрәзә тарихы, Бәйрәкә авылы тарихы, Түбән Ушма тарихы, Котлымбәт авылы тарихы, Айдар тарихы, Шалты тарихы, Нарат Елга тарихы һ. б. шушы төркемгә керәләр. +Нәсел шәҗәрәләре кыска гына тарихи чор эчендә (100 ел чамасы) күмәк шәҗәрә, тәфсилле нәсел шәҗәрәсе, шәҗәрә-тарих һәм авыл тарихы дигән дүрт яңа тармакның үсүенә сәбәп булганнар. Яңа төрләрнең барлыкка килүе прогрессив карашлы татар галимнәренең һәм укытучыларының эшчәнлегенә бәйле. +Авыл тарихлары, революциядән соң тәмам формалашып җитеп, яңа жанр буларак яши бирәләр, камилләшәләр. Аларның жанр буларак берлеге тема ягыннан гына түгел, төзелешләренең тәңгәллеге белән дә раслана. Авыл тарихларының (шул исәптән шәҗәрә-тарихларның да) төзелешенә күз салсаң, аларның күп кенә уртак яклары булганлыгы ачыклана. Алар, нигездә, түбәндәге схема буенча язылганнар: +1) авылның географик урыны, җирләре, борынгы табигый хәле; +2) авылга нигез салган бабалар, аларның хәзерге нәселләре, авылның исемен халык этимологиясеннән чыгып аңлату; +3) авылның җир-сулары белән бәйләнешле легендалар; +4) мәчет, мәктәп-мәдрәсәләр тарихы, аң-белем таралышы, авылның атаклы шәхесләре. +Бу жанрның чыганак базасы күптөрле булган. Тарихлар борынгы риваятьләр, шәҗәрәләр, рәсми документлар, метрика дәфтәрләре, эпиграфик материаллар һәм вакыйгаларның шаһиты булган кешеләрнең истәлекләре буенча язылганнар. Авторлар материалга сак караганнар. Мөмкин булган очракта аларны рәсми документлар белән чагыштырулар үткәргәннәр. Яңа Тинчәле авылы салыну турындагы легендада авылны өч кеше нигезләгән дип әйтелә. Ләкин авыл тарихын төзүче бу хәбәрнең рәсми документ белән туры килмәвен, авылга башта 23 кеше килеп утырганын исбатлый. Шунысы әһәмиятле: легендада әйтелгән исемнәр документтагы исемнәр белән туры килә. Димәк, легендада күпмедер күләмдә реаль тарих чагылган дигән сүз. +Авыл тарихларының тарих фәне өчен әһәмияте - күптән исбат ителгән нәрсә. Алардагы хәбәрләрне бүтән чыганаклар ярдәмендә гомумиләштерсәң, кыйммәтле фәнни нәтиҗәләргә килергә мөмкин. Бу материаллар шулай ук халыкның рухи тормышыннан күп кенә хәбәр бир. Бәрәзә авылы тарихында, мәсәлән, төрле мәҗүсилек йолалары турында язылган. Бәйрәкә авылы тарихы бу авылда 20 нче елларга хәтле яшәп килгән хатын-кызлар җыены турында хәбәр итә. +Авыл тарихлары тел тарихын өйрәнүчеләр өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора. Беренчедән, аларда борынгы кеше, авыл, җирсу исемнәре чагылса, икенчедән, кайбер диалекталь үзенчәлекләр урын ала. Бәрәзә авылы тарихы моның кызыклы мисалы булып тора. Бу язма истәлектә Казан арты сөйләшләре өчен хас булган "ң" урынына "н" авазы кулланып сөйләшү язуда чагылган, шул урынга хас булган тушы (шушы), тиш (чиш) кебек диалектизмнар да урын алган. Шулай ук әдәби нормага сыймаслык "җ"лаштыру (җул, җар, җорт һ. б.) да күзгә ташлана. +Шулай да диалектизмнар белән аерылып торган истәлекләрнең саны күп түгел, алар башлыча Казан артында ешрак очрый. 20 - 30 нчы еллардагы истәлекләр революциягә хәтле гамәлдә булган әдәби тел йогынтысында язылган. Аларда кайбер ар-хаик сүзләр һәм рус теленнән кергән алынмалар да шактый урын алып тора. Авыл тарихларына ясалган күзәтү бу материалларның әһәмиятле тарихи һәм тел тарихы чыганаклары икәнлеген раслыйлар. Түбәндә региональ тарих үрнәкләреннән кайбер өзекләр китерелә. +Бәрәзә авылы тарихы +Кулъязмадан өзекләр +"... Йәнә мәшһүр нәсел Таракан Ишморад мулла нәселе. Мондан Тараканныкылар, Ишминекеләр таралмышдыр. Ганинекеләрне Бүре Гани дип йөргәнләр. Бабалары мирзадан, Алат авылы янында мирза шәһәре - Мугай шәһәре диләр, шундан күчеп килеп утырганлар. Азанчы Хөснетдин бабалары да Мугай шәһәрендән килгән булган. Мөселманнар арасында аралаш яшәгән мәҗүси бабалар языла. Мари белән мари чирмешләре булмыш. Мари исемендә йөрүчеләр бар да мари балаларымдан: Төхфи, Фәтхулла, Шәмси вә башка балалары - мариныкылардыр. Мирафа мәҗүсидер. Ишәү, Ишбай баба да мәҗүси кызын никахламышдыр. Шәмси Әтәчләр бабалары [белән] Вәлиләр - бер тамыр. Таҗи Тинтәкләр, Фәтхулла Мари, Галәми Мөхетдине, Нәзирнекеләр пләмәсе белән Нәзир нәсәбе, Мәҗит, Насир, Гюбәй, Сираҗи, Миңлебай - бар да бер нәсел. Шәмәк углы Мөхәммәдрәхим чирмеш кызын никахлаган. Йәнә Исмәгыйль исемле кеше булган, Исмәй дип йөреткәнләр... +1802 елда Бәрәзә бик көчле ут казасы белән казаланган. Таракан Ишморад булган урын Батыршалар урынында булган. Зур йортлы Ишминекеләр бабалары булган Ишморад ишан урманда... йөргәндә Әлкәй чишмәсе янында качкын булып ятучы кешеләрнең ашъяулыклары җанындагы чәйнекләрен алып кайткан. Шул ачудан качкынларның берсе, хатынлар киеме киенеп, кечкенә арба тартып, җалтыратып тәңкә тагып, арыш урагы өстендә һәр халык басуда, төш вакыты, кыйбладан искән эссе, көчле җилдә Ишморад муллага ут салган... +Түбән Ушма тарихыннан +Мамадыш районы Ишки авылы хакында борындай ишетелеп калган хәбәрләргә караганда, Казан әтрафындагы Чирмеш иле дигән авылдан күчеп килгәнләр, имеш. Килүчеләр [дә] н Алман Ишки исемле адәмләр башлап килүчеләр булган. +Морзалар авылы - Югары Ушма. Безләр яшь вакытымызда бу авылны Йәрмәкәү (Ярмөхәммәд) дип руслар әйтәләр иде. Анда Ярмөхәммәд морза булган диләр. Әле без белгәндә дә "бу - Ярмөхәммәднең кабере" дип йөриләр иде. Зур юл өстендә бер кабер бар иде. +Беренче килеп утырган кеше Ушма исемле мари, имеш. Бу чирмешнең кайдан килүе тугрысында бер сүз дә мин ишетмәдем. Ушманың беренче утырган урыны хәзерге көндә Мадийар яки Марилар тавы дип йөри торган тауның җәйге кояш чыгышы ягындагы итәгендә... +Икенче килеп утырган кеше Котыш (Габделкотдус) бабай, үзенең аркадашлары белән килеп утырган, имеш. Бу кеше Котыш авылыннан килгән икән. Котыш (Габделкотдус) авылы менә кайда булган: хәзерге Хафизовка - Ник күчтем авылы утырган урында булган. Бу бик иске заманда Котыш авылы дип мәшһүр булган. Хәзерге Изгеләр чишмәсе дип йөртелә торган чишмә Котыш авылының чишмәсе булган, имеш... Язгы эшләр беткәч, шул тирә дәге авыллар Котыш авылында йәрминкә, зур базар (җыен. - М.Ә.) ясыйлар икән. +Ушмага өченче килеп утырган кеше Идегү бий исемле бер мирза, имеш... +Ушмада "Малай" нәселләре дигән нәсел бардыр. Бу нәселнең чыгышы шул икән: көнләрдә бер көн, кайсы тегермәндер, бер тегермән буасы өстендә бер яңа гына тудырып ташлаган бер ир бала (малай) табалар. Бу бала үсәдер, үрчидер. Менә бу баладан Ушмада "малайныкылар пләмәсе" башланадыр. Менә шушы нәсел белән Ушманы дүрт бабадан башланган дип әйтәләр. +Ушма зиаратының (каберлек) төш ягында бер биек текә тауны Кирәмәт тавы дип йөртәләр. Шул ук иске вакытдагы аталган исем белән. Менә шул исәбдан Ушмада мариларның килүен әйтә торган кирәмәтләре икән. Кирәмәткә бармаганда авылда келәү әйтә торган бер йортлары бар икән. Шул вакытда Ушмада бер Бәшәр исемле адәм булып, чирмешләрнең келәүләренә каршылык итә икән. Марилар Бәшәрне яратмыйлар икән, сине Юмы (мариларның мәҗүси алласы. - М.Ә.) ачуланыр әле дип әйтәләр икән... +Мамадышлар Пугачевны чиркәү кагып, зурлап каршы алганлар, имеш. Пугачевлар каршы килгән кешене Мамадыш тавы өстендә асканлар, имеш. Әнә шул каршыларның кайсыларын Ушманың "Таган асты" дигән урамында асканлар, имеш. Таган асты дип аталуга сәбәб шул икән... +Бәйрәкә тарихыннан +...1 елда язылган таш күренде. Ул таш Биккол Табай углының 1661 елда вафат булуын белдерә... 1900 елның игътибарлы кешеләре тарафыннан сөйләнгән тарих хәбәрләренә караганда, Биккол Табай углы Бәйрәкә авылының балаларын шул вакытның тәртибе буенча укытучы (абыз агай) булып озак гомерләр яшәгән икән... +Бәйрәкә елгасы буенда җирләшү өчен иң элек кемләр килгәннәр? Бу хакта борынгы Бәйрәкә кешеләре өч төрле фикерн�� хикәя кылып сөйләделәр. +Беренче фикердә сөйләнә торган урамнарда, тегермәнләрдә, сүз ярышларында булып уза торган "Вәтский Пәлән" ягы Малмыж төбәге Китәк авылының Рака исемле кеше Бәйрәкә елгасына иң элек килеп утырган дип сөйләнәдер иде. +Икенче фикердә Казан ягы Зөя төбәге Үтәк авылыннан Тамту бабай нәселендән килгәнләр. Үтәк авылы ул үзе 1193 елларда төзелгән, соңгы вакытта мәшһүр авыл булып әверелгән, базары, ярминкәләре белән танылган икән. Үтәк авылыннан килгән кешеләрнең нәселләрен белдерә торган шәҗәрә язулары табылмады. Шулай да алар Бәйрәкәнең югары очында булганлар... +Өченче фикердә сөйләнә торган кеше - Казан ягы Кукмара суы буендагы Сәрдек авылыннан Хәсән углы Хөсәен килгән. Аның нәсел-нәсәбләрен белдерә торган шәҗәрәсе Сәрдек авылында да булган. Бәйрәкә авылына килгәч тә языла барган. Хәсән улы - Хөсәен, аның улы - Айыт. Менә шул Айытдан Бәйрәкә авылына аның нәселе тарала. Бәйрәкәдә Айытов фамилиясе башлана дип тамгаланган шәҗәрәгә языла барган ир кеше җаны 1908 нче елларда 250 кеше күренәдер иде. Язылмый калганлары тагын да күбрәк булгандыр. Бәйрәкә авылының шул очтагы кешеләреннән алдынгы, күренекле кешеләрне шул шәҗәрәдән эзлиләр иде, очраталар иде. Андан соң Бәйрәкә авылына күчеп килгән кешеләрнең авылын егермеләп авылга илтеп тоташтыралар иде. Кукмарадан, Урбаудан (Арбур. - М.Ә.), Балыклыдан, Әтнәдән, Азкайдан (Адай. - М.Ә.), Арлаудан, гомумән Казан ягыннан һәм типтәр-башкорт нәселләреннән беренче ревизия вакытында җыелып, бер авыл (Бәйрәкә) булып закунлашканлар... +...Бәйрәкә авылына күрше булган авыллар Бәйрәкә авылыннан соң килеп утыруларын искәртә торган бер вакыйганы хәтерләп үтсәк тә була торгандыр. Шулай бер заманда, борынгы тормышта Бәйрәкә авылында ут сүнгән икән, бер төрле ыспасуб белән дә ут тергезә алмаганда, бер кешене йөгерек атка менгезеп, егерме биш километрда булган авылга - Балтачка җибәргәннәр ди. Ул андан бер чиләк утлы күмер алып кайткан ди, диделәр... +Чыршы тарихы +Беренче дәвер +1374 - 75 елларда Алтын Урда хөкүмәте белән Мәскәү кенәзе Иван Калитаның уртанчы улы кенәз Димитрий II көч сынашып карамакчы булалар. Бу вакытда Алтын Урда хөкүмәтендә Мамай морза исемле кеше хан булып тора. Шул рәвешдә, 1374 елның башларында Мамай морза хан белән кенәз Димитрий II3 арасында зур сугыш башлана. Сугыш зурга китеп, кенәз Дмитрий шул сугышта Алтын Урда хөкүмәтенең шимал һәм шимали шәркыйә йак лардан җиңгеп ала. Хәзерге көндә Вйәткә губернасы тирәләрен кенәз Димитрий һәрбер җиңгеп алган урынларда татар морзаларын, татар алпавытларын чукынырга өнди, аларны түбә җир, урман, су һәм башка маллар бирү белән кызыкдыра. Менә шул вакытда күб кенә татар морзалары һәм алпавытлары, кенәз Димитрийнең сүзен тотып, динләрен ташлап, рус динен кабул итеп төб җирлесулы булалар. Ләкин араларында моңар риза булмайынча җәнүб ягына таба качып китүче татар ал��авытлары да аз булмаган. Шул рәвешдә, Алтын Урда хөкүмәтенең төн ягындарак (булган Мамазау дигән виляйәт була. Хәзер Малмыж дип атала. Шул ук Мамазау виляйәтенә табигъ булган Адай исемле авылдан Шәйех баба, Хәлфә баба, Морза баба һәм алардан башка тагын исемләре мәгълүм булмаган алты кеше җәнүбкә таба качалар. Бу вакытда Мамазау виляйәтеңдә Мәмәтхуҗа морза, Мамай морза ханның кече угылы баш була. Чөнки бу качкан бабалар диннәрен ташларга разый булмыйлар. Хәлфә бабай үзе коръәнхафиз булган. Бу Адай авылы кече Вйәткә сувы буйына салынган зур гына бер татар авылы була. Хәзерге көндә рус авылына әйләндереп "Андреевка" дип аталып йөртелә. Безнең югарыда күрсәтелгән бабаларыбыз качып киләкилә хәзерге Татарстан җөмһүрийәтенә, Арча кантонына Төбийаз авылындан агып килә торган суның бер култыгына урнашалар. Суның ул йагында алар шул урында 1375 ел килеп урнашалар. Ләкин соңыңдан ул тирә куе урманлык белән кабланган булганлыкдан, сазлык булып, йаз-көз бик уңайсыз булганга һәм йырткыч хайванларның җәберләренә чыдаша алмайынча, 1592 елны бу урындан 2 - 3 чакрым югарырак вак куаклык һәм имәнлек арасына утыралар. Боларның 1375 елдан 1591 елга кадәрлек утырган урынларын хәзерге вакытда "йорт" диб атап йөртәләр. +Икенче дәвер +Алар шушы урынга барып тыныч кына утырганда, анда йахшы гына көчле кизләү табалар. Бу кизләү үзе көчле булу өстенә, йазгы сулар да каты булу сәбәбле, бу йылга [да] зур убкын хасил була. Җәй көннәрендә шушы убкынлыкда зурлар Һәм балалар койына торган булганлар. Бу убкын һәр вакытда бу тешәлеп торганлыкдан, шул бу тешәлеп торган урынына керүчеләр, кирәк зурлардан, кирәк балалардан булсын, батып үлгәләгәнләр. Шундан соң халык, бу убкынлыкдан шикләнеп, бу су безнең нәселебезне калдырмас, бу урындан күчәргә кирәк, дийә башлыйлар. Шундан соң болар 1676 елны бу урынны ташлап, бер чакрым чамасы йыраклыкта булган бер елгалык урынга күчеп утыралар. Бу икенче урынлары хәзерге көндә "Сая юлы кизләү" дип атап йөртәләр. Болар бу урында 84 ел торалар... +Шәҗәрәләр турындагы фән - генеалогия - дөньяның мәдәни яктан алга киткән халыкларында, илләрендә безнең дәвердән күп мең еллар элек үк мәгълүм булган. +Борынгы Мисыр фиргавеннәре, Кытай императорлары, төрки каганнар, Рим императорлары заманнарында ук ил башында торган хакимнәрнең шәҗәрәләре булган. +Ислам, христиан диннәренең Изге китапларында да Адәм галәйһиссәламнән башлап урта гасыр гарәп, фарсы, төрек, татар дәүләтләрен төзегән халыклар хакимнәренең, шул исәптән Мөхәммәд галәйһиссәламнең дә легендар нәсел шәҗәрәләре урын алган. +Мисыр мәмлүкләре солтаны Бибарсның Алтын Урда дәүләте ханы Бәркәгә хәлифәнең һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәҗәрәсен алтын белән язып җибәрүе (1262) мәгълүм. +Татар халкында һәм аның борынгы бабалары булган төркиләрдә, һуннарда да шәҗәрәләрне тарихи казаныш буларак саклаганнар. Шәхеснең шәҗәрәсенә, ягъни нәселенә карап фикер йөрткәннәр. +Төркиләр, монголлар, татарлар дәүләтен яңартып, XIII гасырда куәтле дәүләт системасы оештырган Чыңгыз хан заманында ук бу җиһангирның утыз буыннардан ашкан шәҗәрәсе булган. Чыңгыз хан нәселен дәүләт тарихы белән бәйләп караган Хива ханы Әбелгази Баһадир хан татарларның һәм монголларның тарихын шул шәҗәрәләргә карап өйрәнгән. Аерым ыру-кабиләләрнең килеп чыгу тарихларына кадәр ачыклаган. +Әбелгази Баһадир хан язган борынгы төрки тарихлар татарлар арасында XIV гасырдан ук билгеле булган. Аларны Казан ханлыгында да, Касыймда да, Себер дә дә, Кырымда да укыганнар. +Ләкин Казан ханлыгы егылгач, басып алучылар башка татар әдәбияты әсәрләре белән бергә шәҗәрәләрне дә юк иткәннәр. 1635 елда, Михаил Романов күрсәтмәсе буенча, күп кенә мөселман (татар) галимнәре үтерелгән һәм бихисап китаплар яндырылган. Хөсәен Әмирхан бу хәлләрдән соң татар халкы арасында гыйлемнең бик нык йомшаруы турында яза. +XVII гасырның икенче яртысыннан башлап (1654 елдан) татар морзалары үзләре хезмәт иткән рус администрациясенә язма рәвештә, морзалыкларын раслап, нәсел шәҗәрәләрен тапшыра башлаганнар. Бу документлар соңыннан, русчага тәрҗемә ителеп, архивларда сакланып калганнар. Аерым алганда, татар шәҗәрәләре фондының Саранскида Мордовия дәүләт архивындагы Саровский монастыре фондында саклануы мәгълүм. +Әбелгази Баһадир ханның "Шәҗәрәи төрек" китабы - XVIII гасыр башында Себердәге татар укучылары репертуарында йөргән әсәр. Полтава сугышында русларга әсир төшкән швед офицеры Табберт 1726 елда, бу әсәр белән кызыксынып, татар ахуныннан аны рус, ә аннары француз телләренә тәрҗемә иттереп бастыра. +Әлеге мәгълүматлар күрсәткәнчә, Иван Грозный, Михаил Романов кебек патшалар, башка халыкларның китапларын яндырып, аларны караңгылыкка сөйрәсәләр дә, гыйлем чыганаклары Русиядә һ. б. җирләрдә дә табыла торган. Татар тарихчылары тарихи чыганакларны Урта Азия, Дагстан, Кырым аша да тапканнар. +Татар нәсел язмалары текстларында Алтын Урда һәм Нугай Урдасындагы тарихи вазгыятьләрнең йогынтысы нык сакланган. +Алтын Урданың төньяк өлкәсе булган Болгар олысы 1243 елдан соң берничә ел дәвамында аның башкаласы булып та торган. Хәтта 1254 елда яңа башкала төзелеп беткәч тә, Болгарда ханнарның җәйге резиденцияләре урнашкан, шәһәрдә татар ханнары исеменнән көмеш һәм бакыр акчалар сугылган. Аның зиратында Җучи хан балаларының каберләре дә сакланган. Татарлар килгән чакта, Болгар бер кечкенә генә ташландык шәһәр булып, аның үсеп, зураеп китүенә Батый хан сәбәпче булган. Болгар шәһәре һәм олысы, Җучи балаларының килешүләре буенча, Батый ханның икенче энесе Тука Тимергә тәхет йорты итеп бирелгән. +Шул вакытлардан башлап Болгар олысындагы болгарлар, иш тәкләр татарлаша башлыйлар, һәм монда күп кенә татар ырукабиләләре дә утырып кала. +Болгар олысында барган этник үзгәрешләрнең барышын беркадәр шәҗәрә материалларында да күрергә мөмкин. +Болгарлар татарлашсалар да, үзләренең болгарлык эзләрен, рухи мәдәниятләрен матди җирлектә калдырмаганнар. Ихтимал, бу аларның кыска вакыт эчендә ассимиляцияләнеп бетүеннән киләдер. Әйтик, Идел-Кама буйларында болгар изгеләренең каберләрен зиярәт кылу йоласы бөтенләй юк. Зиярәт кыла торган урыннар Алтын Урда дәверендә популярлашып киткән Урта Азия, Иран гарәп суфи-ишаннары, изгеләре белән бәйләнгән. Алардан кала изгеләр исемлегендә - Казан, Алтын Урда ханнары. Соңгырак дәвер татар суфи-ишаннарының каберләре дә изге урыннарга әйләнеп китә. Мәсәлән, Норлат янында Касыйм шәех, Шекә авылы зиратында Яхъя суфи, Буа шәһәре янындагы Норлат авылында Фәхреддин Норлати, Троицк татар зиратында Зәйнулла ишан, Октябрь Нурлаты районындагы Кизләү авылында күп кенә суфиларның каберлекләре яд ителә. Моннан тыш, XIX - XX гасырларда XVI - XVII гасырлардан калган күп кенә кабер ташлары изгеләштерелә башлый. Мөселман изгеләреннән Гайшә-Фатыйма, Рабига остабикә исемнәре белән бәйле урыннар да бар. +Биләр шәһәре янындагы Хуҗалар тавында урнашкан изге урыннар бүген дә борынгы шөһрәтләре белән халыкның игътибарын җәлеп итеп торалар. Шунда ук Батый хан туганнарының берсе булган Балым бәкне "Балым гуҗа", "Балынгуҗа" дип изгеләштерәләр. Балым (бөк) солтан, заманында Зәй белән Ык елгалары арасының хуҗасы буларак, Кара бәк шәҗәрәсенең бер кулъязмасында искә алына. Шунысы игътибарга лаек: бер генә татар риваятендә дә болгар изгесе, болгар дигән халык искә алынмый. Сүз Алтын Урда башкаласы булган Шәһре Болгар турында гына бара. Шул ук вакытта татар риваятьләрендә чуваш, чирмеш, ар, мукшы, сирәк кенә башкорт этнонимнары телгә алына. Димәк, татар халкы борынгы дәверләрдә болгар этнонимын белмәгән һәм бу терминны Болгар вилаяте, Шәһре Болгар рәвешендә генә хәтерендә йөрткән. +Шушы Борынгы Болгар олысыннан һәм бүгенге татар халкы яшәгән урыннардан тупланган генеалогик материалларга күз салыйк. +Урта Иделдә XIII-XIV гасырларда язылып, бүгенге көнгә хәтле сакланган язма истәлекләр булып каберташ язмалары тора. Аларның кайберләрендә генеалогиягә караган мәгълүматларны очратырга мөмкин. Мәсәлән, Алтын Урда дәверенә караган Шәһре Болгар зиратларыннан калган, болгарларга мөнәсәбәтле эпитафик текстларның берничәсенә тукталып узыйк. Болгар шәһәрендә 1329 елда куелган ташта түбәндәге шәҗәрә фрагменты сакланган: Мөн-Бүләр Бәлим Әр Әхмәд Йувари улы Йосыф Йувари кызы гафифә заһидә Гәүһәр билгесе. Язмадан безгә аңлашылганча, Болгар шәһәрендә 1329 елда үлгән Гәүһәрнең әтисе Йосыф Йувари бине Әхмәд Йувари. Нәсел чылбыры өч буын тормышын эченә ала. Гәүһәрнең ата-бабалары Төньяк Уралга Йугра (Йура иле) иленә йөрүче сәүдәгәрләр булып, алар үзләренә тәхәллүс итеп "Йугра/ Йура" топонимын алган булганнар. Әлеге топонимнар безнең тат��р телендә "Җөри, Җөри юлы" дигән атамаларда бүген дә мәгълүм әле. Димәк, Гәүһәрнең ата-бабалары Төньяк Уралга йөргән нәселдән килгән сәүдәгәрләр булганнар. +Йугра / Йурага йөрүче фамилияләр Болгарда алай ук сирәк булмаганнар. Мәсәлән, Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә (№ 2880): "Ырыс Сираҗи Йувари улы Йагъкуб Йувари улы Әййүб Йувари улы Хәсән Йувари улы Гали Йувари улы Әтраҗ Йувари улы Мөхәм мәд Мир Мәхмүд тарих җиде йөз..." - дип язылган эпитафик документ саклана. Әлеге шәҗәрә җиде буынга җитә, һәм бу нәсел ике йөз елдан артык Төньяк Уралга Йугра / Йура иленә сәүдә белән йөреп танылган. +Икенче бер шәҗәрәдә "Суар Йалы хуҗа улы Гали хуҗа улы Әтраҗ хуҗа улы Әбүбәкер хуҗа улы Алыб хуҗа 708 елда вафат" дигән юллар бар. +Әлеге XIV гасырның беренче яртысына караган Болгар олысы эпитафик шәҗәрәләре белән XVII-XX гасырлардан калган татар шәҗәрәләре арасында уртак яклар күренсә дә, дәвамлылык традициясе юк. +Мөселман антропонимнарында, шулай ук татар шәҗәрәләрендә еш очрый торган "хуҗа, гуҗа" социаль терминнары ташлар текстларындагы "хуҗа" социаль атамасы белән бик охшаш. Уртаклыклар турында сөйләгәндә, календарь терминнарыннан һиҗри ел һәм ай исемнәрен дә күрсәтергә мөмкин. Ләкин инде татар шәҗәрәләрендә Суари, Йувари кебек тәхәллүс бөтенләй очрамый, һәм исемнәрнең фонетик яңгырашында аермалар күренә. Шулай да Аю, Ырыс, Көч, Котлы кебек антропонимнар борынгы татар исемнәрендә морфологик элемент буларак еш кулланыла. Кыскасы, Болгар олысында сакланган болгар этник үзенчәлеге, телдә, исемнәрдә татарлаша барып, үз төсен югалткан. Ләкин XIII-XIV гасырларда болгар этник төркемендә татарларга хас шәҗәрә материаллары булган дип кистереп әйтергә мөмкин. +Халкыбызның XIV гасырлардагы шәҗәрәләрне ташка язу традициясе XVII гасыр - XX гасыр башындагы татар эпитафик истәлекләрендә дә дәвам итә. Аның үрнәкләрен Татарстан Республикасының Турай, Сал агыш, Мулла Иле, Норлат, Нөнәгәр, Кәкре Елга һ. б. авыл зиратларындагы каберташ язмаларында очратырга мөмкин. +Татар шәҗәрәләренең XVII гасыр - XX гасырның 80 нче елларына кадәр язылган, күчерелгән текстлары, нигездә, гарәп язуында кәгазьгә төшерелгән. Сирәк булса да XVIII - XIX гасырларда рус телендә, рус графикасында язылган татар шәҗәрәләре үрнәкләре дә табылды. Аларны матбугатка әзерләгәндә, зур текстологик эш башкарылды. Билгеле булганча, шәҗәрә текстлары зур таблицалар рәвешендә дә, зур форматлы амбар кенәгәләрендә таблицалар һәм атадан балага туучыларны санап бару тәртибендә дә бәян ителгәннәр. Зур таблицалар рәвешендәге шәҗәрәләр язылган кәгазьләр бөкләп сакланганлыктан, вакытлар узу белән тузу сәбәпле, бөкләгән җирләреннән өзелеп һәм таралып, аерым өлгеләре югалу очраклары да бар. +Кәгазьгә төрле каралар белән язылган шәҗәрә текстларының төрле һава шартларында язулары уңу аркасында, укыганда да кыенлыклар туды. +Шәҗәрәләрне эзләү, табу процессы киң географик мәйданны колачлый: Татарстан Республикасы, Марий Эл, Башкортстанның аерым районнары, Оренбург төбәге, Уфа, Алма-Ата, Ташкент, СанктПетербург һ. б. Халык арасында һәм архив киштәләрендә эзлән үләр нәтиҗәсендә табылган материаллар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондында генеалогик материаллар тупланган 99 нчы коллекциядә сакланалар. Аерым текстлар борынгы кулъязмалар саклана торган 39 нчы коллекциягә дә керделәр. Дистәләп шәҗәрә текстлары атаклы татар археографы Сәет Вахидиның архив фондында (№ 53) саклана. +Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендәге Көнчыгыш кулъязмалары хәзинәләре арасында да татар шәҗәрәләре бар, аларның да кайбер үрнәкләре бу китапта урын алды. Әлбәттә, шәҗәрәләр җыйнаганда, игелекле кешеләрнең ярдәмнәре дә күп тиде. Аерым алганда, Олы Мәңгәрдән Мәлик ага Сабитов, Түбән Ордан Нәҗип ага Сәетов, Яңа Кенәрдән Габдулла Садыйков, Казаннан Фазыл Фәсиев, Фоат Вәлиев, Әхмәт Булатов, Дамир Гарифуллин, Марсель Бакиров, Фәнүзә Нуриева, Риза Ишморат, Мөхәммәд Хәмитов, Бәйрәкәдән Фәхретдин Хадими, Олы Бәрәзәдән Маһинур Заһидуллина, Түбән Гәрәйдән Тәлха Анамов, Күгәйдән Зиннәтулла Әдиятуллин һ. б. ның ярдәме белән шәҗәрәләр коллекциябез тагын да тулыланды. Аларда халкыбызның генетик тамырлары турында сөйләүче фактик материал тупланган. +Соңгы елларда татар халкы вәкилләренең дә үз этник тамырлары белән кызыксынулары үсте, үзләренең нәсел тарихларын белергә теләүчеләр саны артты. Шулай ук аерым кешеләр дә үзләренең тулырак нәсел тарихларын булдырырга теләк белдерә башладылар. Авыл тарихын язучыларның, крайны өйрәнүчеләрнең зур хезмәтләре китаплар рәвешендә басылып чыга башлады. Мәсәлән, академик Касыйм Йосыповның үз авылының нәселләре турында "Тамырлар" дигән затлы китабы дөнья күрде. Чәшеле авылы (Татарстанның Лениногорск районы) нәселләренә багышланган ике китап басылып чыкты. Күренекле тарихчы Дамир Гарифуллин, 27 нәсел шәҗәрәсен туплап, саллы гына җыентык бастырды . Хәтта Учалы төбәгендәге Ахун авылыннан Вәли Солтанов төзегән җыентык буенча "Ахун авылының нәсел тарихы" исемле китап нәшер ителде һ. б. +Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә Казанда укучы балаларның шәҗәрә конкурсы уздырылу да шәҗәрәләр белән кызыксынуны арттырды. +Болгар олысы биләгән җирләрдә XIII гасырның икенче яртысыннан 1518 елга кадәр Габдулла хан (Кара бәк) һәм Олуг Мөхәммәд хан нәселләре хакимлек иткән. Аларның тарихлары аерым шәҗәрәләргә таянып өйрәнелде. Әлеге хезмәттәге фикерләр, Кара бәк шәҗәрәсенең ике кулъязмасы нигезендә тагын да тулыландырылып, икенче монографик китапта бирелде. +Кара бәк нәселләренең бүгенге көндә Арча, Ә��нә, Яшел Үзән, Кукмара, Саба, Мамадыш, Теләче, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Лениногорск, Ютазы һәм башка төбәкләрдә яшәүләре мәгълүм. +Шәҗәрәләрнең икенче бер зур төркемен Нугай Урдасы һәм Казан ханлыгы татарларының генеалогик истәлекләре тәшкил итә. Бу төркемгә, нигездә, Меңнәр кабиләсе белән бәйле шәҗәрәләр керә. Өченче төркемгә Кырымнан чыккан зур татар нәселләре шәҗәрәләре кертелә. +Азнакай - татар шәҗәрә традициясе нык үскән төбәкләрдән. Нугай Урдасы татарларының Кирәйет (Гәрәйет) би шәҗәрәсе текстлары 2002 елда чыккан хезмәттә һәм аерым китап рәвешендә дә басылды. +Билгеле булганча, шәҗәрә тексты күп буыннарны тәшкил иткән кеше исемнәреннән, титуллардан, тарихи эчтәлекле кыска мәгълүматлардан тора. +Шәҗәрәләрне язмага беркетүнең төрле ысуллары бар. Иң күп таралганы - борынгы бабалардан алып хәзерге соңгы буынгача бабаларны санап чыгу ысулы. +Шулай ук бүгенге буыннан борынгыга таба төзелгән шәҗәрәләр дә бар. Аларда һәркемнең үзеннән атасына, атасыннан якын һәм ерак бабаларына эзлекле күчеш бара. +Борынгы, буыннан-буынга таралып үскән шәҗәрә таблицаларын урнаштыру өчен, күп урын сорала. Шуның өчен Европа халыкларында эшләнгән бер таблица белән күрсәтү ысулы кулланыла. Ул ысул түбәндәгедән гыйбарәт: һәр нәселнең килеп чыгу легендасы, күп санлы бабаларның эзлекле алышынган буыннары, һәр буыннарда кордаш һәм кардәш кешеләрнең дистәләгән, йөзләгән исемнәре килә. Таблицада шул буыннарның дөрес төркемнәрен һәм алар эчендәге кешеләрнең кардәшлеген конкрет күрсәтү сорала. Иң элек беренче буынны - төп бабаны билгелиләр. Төп баба - беренче буынның һәм шәҗәрәдәге бөтен буыннарның һәм кешеләрнең бабасы. Шәҗәрәдә аны беренче буын дигән баш астына язалар, әгәр кыскача кайдан килгәнлеге турында мәгълүмат та булса, әлеге хәбәрне төп бабаның исеме янына язып куялар. Бабаның исеме шәҗәрәдә беренче исем булганлыктан, аның сул ягына 1 саны языла. Мәсәлән: +I буын V буын 1. Хәсән-Хөсәен баба, 5. Гали абыз 4 +Кырымнан килгән 6. Йосыф 4 2. Или 1 VI буын +II буын 7. Габделгази 5 +III буын 8. Габделкәрим 5 +9. Габдрәшид 5 +10. Зөләйха 6 3. Ишман 2 +IV буын 4. Туйкә 3 +Менә шул рәвешле, буыннар тәртибе күрсәтелеп, кеше исемн әренең сул ягында - аның шәҗәрәдәге тәртип саны, ә уң ягындагы сан атасының шәҗәрәдәге тәртип саны күрсәткече булып килә. Татар шәҗәрәләре арасында буыннар саны - 90 га, ә исемнәр саны 600 - 700 гә җиткәннәре дә бар. Борынгырак шәҗәрәләр 20 шәр буынга, алардагы исемнәр саны 200 - 300 гә җитә. Татар шәҗәрәләре, гадәттә, ирләр ягыннан төзелә, яңарак дәверләрдә хатын- кыз исемнәре дә килеп керә. +Татарда нәсел ирләр ягыннан килә, хатын-кызларны һәм алардан туган балаларны да ирләр ягыннан килгән шәҗәрәдә күрсәтү нәсел шәҗәрәсен катлауландыруга һәм туганлык турындагы традиция төшенчәсен бозуга китерә. Яһүдләрдә шәҗәрәләр хатынкызлар нәселе буенча төзелә. Шунлыктан, нәсел тур��ндагы төшенчәне бозмас өчен, татарларда ана ягыннан да җиде яки тугыз буынны белү сорала. +Татар шәҗәрәләрендә исем янында нәселнең кушаматын язып күрсәтү - киң таралган күренеш. Мәсәлән: Козгынныкылар, Бүренекеләр, Чүлмәкләр, Тукыйлар һ. б. Исем янында, мәгълүм булганча, кешенең туган-үлгән еллары да күрсәтелергә тиеш. Аталары ике тапкыр өйләнгән булса, балаларның кайсы анадан туулары да күрсәтелә. Һәлак булган, сугышта үлгән кешеләрнең үлү сәбәпләре, кайларга күчеп китү фактлары язылырга мөмкин. Кайбер борынгыдан килгән татар шәҗәрәләрендә ыру тамгалары да төшерелә. Мәсәлән, Чыңгыз хан биләре (бәкләре) белән бәйле шәҗәрәләрдә ыру тамгалары һәм аларның исемнәре дә урын ала. +Шәҗәрәләрнең тәрбияви әһәмиятен истә тотып, галимнәребез мәктәпләрдә "Генеалогия" (Нәсел тарихы, ягъни шәҗәрә) предметын укытуда кулланма-ярдәмлекләр, дәреслекләр дә әзерләп бастырдылар. Шәҗәрәләр турындагы фәнне, махсус тәрбия предметы буларак, мәктәпләрдә укытуны хупларга кирәк. +Соңгы елларда шәҗәрәләрне пропагандалау өлкәсендә эшләр җанлана төште. Шәҗәрәләрен барларга, төзергә теләүчеләр өчен архивчылар үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Нәсел тарихларын белергә теләүчеләрнең Мәскәү, Казан, Уфа, Самара, Киров, Саранск архивларына, чыганаклар эзләп, мөрәҗәгать итүләре билгеле. +Татар тарихчы галимнәре бүгенге көнгә кадәр шәҗәрә материалларын фәнни чыганак итеп карарга ашыкмыйлар. Татар шәҗәрәләрен Чакмагыштан чыккан тарихчы Илдус Габдуллин кебек тирәнтен өйрәнүчеләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз. +Мәкалә "Татар шәҗәрәләре" (Казан: Татар. кит. нәшр., +2012, 407 б.) китабыннан алынды +КАРА БӘК ШӘҖӘРӘСЕ ҺӘМ АҢА КАГЫЛЫШЛЫ +ГЕНЕАЛОГИК ТЕКСТЛАР +Кара бәк шәҗәрәсе кулъязмалары +Халыкның этник тарихын, үсеш юлын күптөрле чыганаклардан өйрәнергә мөмкин. Шулар арасында татар халкы генеалогиясенең язма үрнәкләре - шәҗәрәләр аерым урын алып тора. Хәзерге вакытта галимнәр кулында Идел буе һәм Себер татарлары шәҗәрәләренең йөзләрчә күчермәләре тупланган. Бу бай хәзинәгә карап, татар халкының әлеге төркемнәре үткән юлны, шул этник үзгәрешләр юлында торып калган аеруча әһәмиятле тамга-билгеләрне, дәверләрне тәгаен күзалларга була. +XIV гасырның ахырларына таба Идел һәм Урал буе татарларының этник формалашуында кыпчак-угыз кабиләләренең тәэсире ныклап сизелә башлый. +Әлеге кабиләләрнең Казан ханлыгы һәм Нугай Урдасы халкының этник үсешендә тоткан урынын билгеләү моңарчы тарихчыларның күз уңыннан читтә кала килде. Фәндә бу хакта өстән-өстән ясалган нәтиҗәләр, чынбарлыктан ерак торган фикер йөртүләр өстенлек алды. Болар исә үз чиратында татар халкының килеп чыгышын, тарихи үткәнен, рухи мәдәниятен, әдәбияты-сәнгате үсешен өйрәтү юлында гафу ителмәслек аңлашылмаучылыкларга китерде, ахыр чиктә, фальсификацияләүләргә урын калдырды. +Кыпчаклар Урта Иделгә XII гасырда үтеп керә башлыйлар. Бу хәрәкәт ул чорда тоташ агым төсен алмаган булса кирәк, хәтта Алтын Урда чәчәк аткан чорда да "вилаяте Болгар"да этник үзгәрешләр әллә ни зур булмаган. Эпиграфик язмаларга (каберташлардагы язмалар) караганда, болгар халкы XIV гасырның урталарына кадәр элеккеге Болгар биләмәләрендә яшәгән. Ләкин алар арасында бу дәвердә татарлашу башлана инде. Ә инде 1360 елдан башлап, Алтын Урдада эчке бәрелешләр көчәйгән, Болгар олысының этник йөзе тагын да чуарланган. Моның нигезендә берничә тарихи-җәмгыяви күренеш ята: +1. Алтын Урданың хәрби куәте кимү нәтиҗәсендә, бу өлкәләрне кенәзләрнең һәм ушкуйникларның туктаусыз талау сугышларыннан (1359, 1360, 1366, 1370, 1374, 1375, 1376, 1391, 1396, 1409, 1431) саклау мөмкин булмый башлый. +2. Аксак Тимернең 1391, 1395 еллардагы дәһшәтле яулары Алтын Урданы канга батыру, бихисап күп халкын кыру, юк итү белән төгәлләнә. (Аксак Тимергә каршы күтәрелгән Алтын Урда явында Болгар вилаяте халкы да катнашканлыгы мәгълүм.) +3. Феодаль бүлгәләнүләр нәтиҗәсе буларак, Болгарда аерым ханнар - мәсәлән, Гайсә (Гыйса) улы Амәт (1340 - 1360), Булат Тимер (1361 - 1367), Хәсән хан (1369 - 1370), Мөхәммәт солтан (1370, 1376 - 1382) - әледән-әле дилбегәне тулаем үз кулларына алырга, ил белән идарә итүдә вәкаләт-хокуклардан файдаланырга омтылыш ясап торалар. Алтын Урда тәхетендә утырган ханнар моны башбаштаклык дип санаганнар. Мәсәлән, 1382 елда Туктамыш хан, Болгарга килгән рус сәүдәгәрләренең мал-мөлкәт төялгән көймәләрен тотып алып, Алтын Урдага озату өчен, махсус рәвештә яугирләрен Болгарга җибәрә. +Аксак Тимернең Дәште Кыпчакка җибәргән яулары аркасында Алтын Урда халкы арасында моңарчы күрелмәгән күләмдә күченү- буталу хәрәкәте башлана. Әлеге дә баягы 1391, 1395 еллардагы мәхшәрдән соң икътисад, һөнәрчелек, мәдәният үзәге булган шәһәрләр һәм утрак тормыш хөкем сөргән төбәкләр бушап кала, дөресрәге, хәрабәләр өеменә әйләнә. +XIV гасыр ахырларында Дәште Кыпчак далаларын иңләгән әлеге күчеш-үзгәрешләрнең төп юнәлешләрен күзаллауда безгә соңгырак дәверләрнең язма чыганаклары, аерым алганда, XVII-XX гасырларда төзелгән шәҗәрәләр ярдәмгә килә. Татар шәҗәрәләрендәге мәгъ лүматлар мәшһүр "Дәфтәре Чыңгызнамә" дастанында чагылыш тапкан тарихи вакыйгаларга да тәңгәл килеп тора. +Мәгълүм булганча, дастанда Габдулла ханның Болгар илен Аксак Тимергә каршы көрәшкә күтәрүенә һәм аның тиңдәшсез бәрелештә һәлак булуына бәйле хәлләр бәян ителә. Аның бары җиде яшьлек Галим бәк һәм тугыз яшьлек Алтын бәк исемле уллары гына качып котылалар. Аксак Тимер исә, Болгарны җир белән тигезләп ком-таш өеменә әверелдергәннән соң, Биләргә юл ала. Аксак Тимер Биләргә бәреп кергән көннәрдә хакимлек иткән Амәт-Самат хан халыкка болай дип мөрәҗәгать итә: "Бараҗ халкы, кайчандыр безнең ата-бабаларыбыз Бараҗ дигән явыз аждаһадан качып, илен- көнен ташлап, шушы якларга килеп утырганнар. Хәзер безнең капка төбебездә тагын да явызрак д��шман - Аксак Тимер тора. Нишлибез?" Ил картлары киңәшен тотып, АмәтСамат хан шәһәр капкасын ачтыра. Канечкеч дошман кылычыннан үтеп исән калган бараҗлыларның бер өлеше - Иделнең Тау ягына, калганнары Зәй буйларына күченеп китә. +Габдулла ханның исән калган әлеге уллары - Галим бәк белән Алтын бәк - Казан елгасы буена килеп утырып, шәһәр корып җибәрәләр. Соңрак исә шәһәрләрен Иделгә табарак, Казан елгасы тамагына күчерәләр. +Дастандагы кайбер хронологик төгәлсезлекләрне (шулар тарихчыларның эчен пошыра) шәҗәрәләрдәге мәгълүматлар ярдәмендә җиңел генә тәртипкә китереп була. Бу җәһәттән "Кара бәк шәҗәрәсе" тарихи кыйммәткә ия. Аның Ризаэддин бине Фәхреддин архивында табылган нөсхәсен җентекләп тикшергән тарихчы М. Госманов шәҗәрәнең түбәндәге төп билгеләренә игътибар итә. Галим Кара бәк нәселенең башы Анадалага бәйле дип раслауга шик белән карый, чынбарлыкта бу нәсел Җаек, Сакмар, Агыйдел елгалары тирәсенә Кырым, Кара диңгез буйларыннан күченеп килә (галим аны Алтын Урда бәкләренең яңа җирләрне үзләштерүе белән бәйләп аңлата). Шәҗәрәдә күрсәтелгәнчә, Кара бәк рус патшасы Иван Васильевичка (Калталы Иванга) йомышка яллана һәм патша тарафыннан Нократ иленең хакиме итеп б илгеләнә. +Бу урында шундый сорау туа: кем булган соң ул Кара бәк? Моңа, әлбәттә, шәҗәрәнең төрле күчермәләрен үзара чагыштырып карау юлы белән хакыйкатькә туры килерлек төгәл җавап табарга мөмкин. Эчтәлекләреннән чыгып, шәҗәрәнең фәнгә мәгълүм күчермәләрен дүрт төркемгә бүлеп өйрәнү кулайрак булыр. +Беренче төркем +Бу төркемгә без биш күчермәне берләштердек. Берничә буын борынгы бабаларның туры килүе, нигезләренә охшаш төсмерләргә төренгән риваятьләр салыну ягыннан алар бер-берсенә бик якын. Һәр күчермәдә өстәмә тарихи мәгълүматлар булуы да әһәмиятле. Алар төрле вакытларда һәм төрле төбәкләрдә язуга теркәлгәннәр. +Беренче күчермә Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт-Петербург бүлеге фәнни архивында күренекле татар галиме, язучысы, дин белгече Ризаэддин бине Фәхреддин коллекциясендә саклана. Ризаэддин бине Фәхреддин аны 1794-1797 елдагы бер күчермәдән язып алган, ул татар һәм рус телләрендә язылган. Күчермәдән күренгәнчә, Карино (Нократ) кенәзләре - Арслановлар - Кара бәк нәсел-ыруыннан булганнар икән. Акт материаллары нигезендә тарих фәннәре докторы Д. Исхаков тарафыннан табылган Киров өлкәсе Слобода районы Ильяс авылында яшәүчеләрнең нәсел агачы да алда әйтелгән шәҗәрә күчермәсенә якын тора. Әйтергә кирәк, бу "нәсел агачы" хронологик характердагы өстәмә мәгълүматларга ия булуы белән кыйммәтле. Кыскасы, галим, архив чыганакларына таянып, Кара бәк токымы оныкларының Нократ илендә гомер кичерүләрен исбатлый алган. +Тарихчы Д. Исхаков раслаганча, XVII гасырда Сал агыш, Барҗы, Уразай авылларында (Татарстанның Әгерҗе районы) яшәүчеләрнең нәсел башында торучы Җ��нчура әлеге Ильяс авылы кешесе булган - аның исеме беренче тапкыр 1615 елда телгә алына. Җанчураның туганнары Бичура һәм Тышле исемле булган. +Нократ татарларында торак урыннарының аймакларга бүленеп йөртелүе дә - шулай ук игътибарга лаек күренеш. Шушындый ук күренеш Татарстанның Актаныш районында табылган "Солтанай шәҗәрәсе"ндә һәм Рязань өлкәсендә яшәүче Касыйм татарлары арасында да күзәтелә. +Шул рәвешле, "Кара бәк шәҗәрәсе"нең беренче күчермәсе (кыс картылган вариантта) түбәндәгедән гыйбарәт булыр: +Икенче күчермә XIX гасыр башына карый. Ул 1970 елда археографик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылды. Шәҗәрәнең күчермәсе нигезендә, Кара бәк токымы Татарстанның Арча районы Түбән Оры авылында яши булып чыга. Җирле риваятьләргә караганда, алар анда 1617 елда килеп утырганнар. Язма чыганаклар алпавыт Җанморза Хуҗасәетовның туган-тумачасы белән шул авылда яшәве хакында бәян итәләр. Рус патшасы Михаил Федорович аңа 1657 елда Ашыт елгасы буеннан 2442 дисәтинә җир бүлеп бирә. Күчермәдәге риваять раславынча, Сонкорат нәселенең башында торучы кеше рус биләмәләренә Төрек иленнән килеп утырган булган. +Өченче күчермәне күренекле татар археографы Сәет Вахиди тапкан, ул 1851 елга карый. Төзүчесе - Исәнбай авылы (Татар стан, Әгерҗе районы) укымышлысы Туктар Ибраев. Биредә Байсар, Мәчти (Актаныш) һәм Исәнбәй авылларында яшәүчеләрнең нәсел чылбыры чагылыш тапкан. Бу исемлектә шулай ук Кара бәк атамасының килеп чыгышын ачыклый торган шактый бай тарихи материал бар. +"Пачман хан, Әрзарум каласыннан чыгып, Сакмар елгасы тамагына килеп урнашты һәм шунда яшәде. Безнең бабабыз җиңелү белмәс Искәндәр Зөлкарнәйн токымыдыр. Сакмар тамагында кала төзеп, шунда ханлык кылды. Аннан соң, аның угылы Балым солтан Ык елгасы буйларында гомер кичерде. Ул Ык һәм Зәй елгаларының ике як ярында да хөкемдар булып торды: +Пачман хан Балым солтан Калдар бәк Канбәр бәк Кара бәк кенәз Гали кенәз Әлсуфи би Сәйтәк би Шәйсуб би Азамат би Җәнән (Җәнәй?) би Әбдәл Дәүләт суфи Морад хуҗа Морад суфи Бүзкүз Күгәй Саха, Сәвәләй (1680) Эткенә Иш... ди Кенәр Сөендек Йосыф Тайгын Шаһиәхмәт Мөхәммәдәмин... +Безнең бабаларыбыз җир биләүчеләр булганнар, баштагы биләүчеләр Күгәй, Сәвәләй, Сака, Тутай иде. Аларның балалары һәм оныклары Минзәлә өязенең Байсар авылында - 254, Апач авылында - 65, Адай авылында 209 җан иясе иде. Сигезенче хисапка алу нәтиҗәләре буенча, Вятка губернасы, Сарапул өязе, Исәнбәй авылында 245 кеше яшәгәнлеге мәгълүм булды. +Хисапка алу нәтиҗәләре буенча шулай ук Янәй олысы авылларында яшәүчеләрнең дә күпчелеге Нократның Кара бәк нәселеннән икәнлекләре ачыкланды. Байсарлыларның 445 е, Мәчтидән Әмирхановлар - 27 җан иясе, Ахуннан - 13 җан иясе, Илештән Габделмәннаннар - 4 җан иясе - барысы да Янәйдән чыкканнар". +Бу зур генеалогик истәлекнең кыска-кыска өлешләре безнең тарафтан 1976 - 1978 елларда Әгерҗе районының Сал��гыш, Барҗы авылларында язып алынды. Авыл картларының әйтүенә караганда, аларның ерак бабалары бу тирәләргә Нократ якларыннан килеп утырганнар. +Кара бәк оныклары Агыйдел һәм Ык елгалары тамагына кайсы дәверләрдә тамыр җәйгәннәр соң? Бу сорауга шәҗәрәнең башка күчермәләре ачыклык кертерләр. +Дүртенче күчермә. "Фәйләсүф Сократның улы Баҗтан, Румнан килеп, Сакмар елгасының Җаек суына койган төшенә килеп төпләнә. Ул анда озын гомер кичерә. Баҗтанның угылы Балым бәктер, аның угылы Калдар бәктер, аның угылы Күкчә тархандыр, икенче угылы Ханбәр (Канбәр) бәктер. Алар Агыйдел суының түбән агымында, Нокас дигән җирдә яшәгәннәр. Ханбәр бәкнең өч угылы булган: Нар бәк, Ишим солтан, Кара бәк. Алар Өчпүлә дигән җирдә тирмә корганнар. Кара бәк, туганнары белән килешә алмыйча, Калталы Иванга, карт Иванга, Иван Вачилий патшага хезмәткә яллана. Калталы Иван Вачилий хезмәте өчен Кара бәккә Нократ җирләрен бүлеп бирә. Ул вакытларда Нократ илендә мөселманнар яшәмәгән булган. Бу җирләрне "Нократ" дип мөселманнар атый башлаган. Кара бәк Калталы Иваннан бәк дәрәҗәсен дәгъвалап ала. Сократ нәселеннән булган Кара бәк һәм аның балалары Чүпчә суы буендагы җирләрне, анда яшәүче чирмешләре, арлары, урыслары, татарлары, барлык урманнары, киек җәнлекләре, балыклары белән бергә үз биләмәләре итәләр. Кара бәкнең нәсел-нәсәбе, Бичура бәккә чаклы, шушындый хокуклардан файдалана. +Бу күчермә 1895 елда Ризаэддин бине Фәхреддин үтенече буенча эшләнә. Исемлекнең хуҗалары Ижау һәм Сарапул шәһәрләрендә яшәсәләр дә, Әгерҗе районыннан чыккан кешеләр булырга тиешләр. Төп нөсхә Санкт-Петербург Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни архивында саклана. Күчермәне беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертеп җибәргән М. Госманов башка чыганаклар белән уртак якларына игътибар итә һәм тарихи мәгълүматларның шактый ук гыйбрәтле булуын күрсәтеп үтә. +Бишенче күчермә 1914 елда "Шура" журналының 1 нче санында басылган. Ул Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Исмәгыйль авылы белән бәйләнгән. Шәҗәрәдәге риваять нигезендә нәселнәсәб дворянлык (морзалык) ярлыгын Екатерина II дән алган. Шәҗәрәдә буыннар чылбыры буталган. Төзүчесе - мулла Әхсән Әмиров. Шәҗәрәнең схемасы түбәндәгечә: +Хуҗасәйет Котлыяр Илмәмәт Дәүләтьяр Ишмәмәт Кодаш Бачман Муса Сәйфулла Гыйззәтулла мулла Госман мулла Әмир мулла Әхсән Әмир. +Икенче төркем +Шартлы рәвештә "Олыс би шәҗәрәсе" дип аталган бу төркем "Кара бәк шәҗәрәсе"нең аерым бер тармагын хасил итә. Кыска-кыска өзекләр беренче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрендә дөнья күрә. Нәсел вәкилләре хәзерге Кукмара һәм Саба районына кергән авылларда яшәгәннәр. Бу вариантның күпсанлы күчермәләре "Кара бәк шәҗәрәсе"н "Дәфтәре Чыңгызнамә" дастаны белән бәйләүче өзелмәс чылбыр булып торалар. +Беренче күчермә. Аеруча тулы нөсхә Ризаэддин бине Фәхреддин язмаларында сакла��ган (Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни архивы)2. Фамилия, чыгышы белән, Балыклы (Кукмара), Елыш (Саба), Бәйрәкә (Баулы) һәм Сәет бистәсе (Оренбург өлкәсе) авылларына нисбәтле. Бу нә селнең ата-бабалары күп очракта Аетов фамилиясен йөрткәннәр. Аетовлар хәзерге Баулы районында элек-электән данлыклы җир биләүчеләр булганнар. Нәсел башы Олыс би дип күрсәтелгән. Кайбер исемлекләрдә бу антропоним Ус би, Элес би, Илаз дип тә укыла. Хикмәт шунда ки, XIII-XIV гасырларда Дәште Кыпчак административ яктан олысларга бүленгән. Шәҗәрәләр исә кәгазьгә соңгырак дәверләрдә беркетелгәннәр, һәм бу термин күп кенә татар кешеләренә аңлашылмый башлаган (шулай итеп, Олыс би Ус би һ. б. булып киткән), ягъни титуллар антропонимга әверелгән. Мәгълүм ки, Болгар иле Дәште Кыпчакның бер өлешен тәшкил иткән олыс булган. Олыс башында хан тарафыннан билгеләп куелган "олыс бие" торган. Шәҗәрәдә Олыс бидән соң Әлкәш би килә. +Бу антропонимга фонетик-морфологик анализ ясап карасак, без аның өч өлешкә таркалганын күрербез: Әл - гарәпчә Гали исеменең кыскартылган сөйләм формасы; -кә(й), -(и)ш - төркитатар теле аффикслары. Гомумән, татар шәҗәрәләрендә гарәп теленнән кергән антропонимнарны болай үзгәртү - гадәти күренеш: "Гали-кәй"дән Әлкәй, "Гали-Мөхәммәд-кәй"дән Элмәкәй, "Мөхәммәтҗан-кә-(й)-(и)ш" - Мәкәш әнә шундый юл белән ясалганнар. Карап үтелгән үрнәкләр Кара бәк нәсел-ыруы киң таралган төбәкләрдән алынды. +Икенче төркемнең беренче күчермәсе башында торучы Олыс би, вакыт ягыннан да, территориаль яктан да, социаль чыгышы белән дә беренче төркемдәге фамилиягә нигез салучы Кара (би) бәккә тәңгәл. Икенче буын вәкилләренең исемнәре исә бөтенләй аваздаш. Әйтик, беренче төркемдә Гали, Гали би, Гали бәк, Гали кенәз булса, икенчесендә - Әлкәш. Әлкәш би инде ул, әйткәнебезчә, Гали бинең сөйләм формасы гына. Шул рәвешле, Галидәрвиштән Әлдергиш (икенче төркем, беренче күчермә, өченче буын) ясалган. Моннан тыш, беренче төркемдә Гали бинең улы Әлсуфи (Гали-суфи) булуын да хәтергә төшерик. Мөгаен, Әлдергиш белән Әлсуфи бертуган булганнардыр һәм, шулай итеп, XV гасырдан башлап, Нократ җирендә Кара бәкнең нәсел-ыруы күп тармакларга таркалгандыр. +Шәҗәрәнең беренче төркемгә кергән икенче күчермәсен Ризаэддин бине Фәхреддин "Аетовлар шәҗәрәсе" дип атый. Ул узган гасырда Бәйрәкә авылында (Баулы) төзелә. Аетовлар җирле властьларның ышанычлы кешеләре булалар, Пугачёв күтәрелешләре вакытында патшага хезмәт күрсәтәләр. Аетовлар нәселеннән берәү Бәйрәкә тирәләреннән Наполеонга каршы көрәштә катнаша һәм хөкүмәт бүләгенә лаек була. +Шәҗәрәнең схемасы түбәндәгечә: Олыс би Әлкәш би Әлдергиш би Байтәвкәл (Елыш авылында күмелгән) Аксәет Тимер Туйкилде (Казан өязенең Балыклы авылында яшәгән) Хәсән (Балыклы авылында күмелгән) Хөсәен (Бәйрәкәдә яшәгән) Гает Габдүш Гомәр. +Икенче күчермә Казан кешесе Мөхәммәт Яхинда (19031989, Саба районының Кибәхуҗа авылында туган) сакланган. Бу күчермә нәсел башында торучыга бәйләнешле риваятьнең гыйбрәтле булуы белән фәнни әһәмияткә ия (асылда, ул күчермәләрдәге нәсел башының кемлеген ачып бирә). Аннан күренгәнчә, олыс башында би булып Кырымнан килгән Габдулла хан торган. +Шәҗәрәнең схемасы түбәндәгечә: Габдулла хан Байтәвкәл Җанкилде Канкилде Касыйм Мирсәлим Яхъя Нурмөхәммәт Мөхәммәтһади (1854 - 1929) Мөхәммәт (1903 - 1989) Рөстәм. +Өченче күчермәнең Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрендә дөнья күргән бер кисәге генә сакланып калган. Чыгышы белән Адай, Сәрдек (Кукмара), Сәет бистәсе (Оренбург өлкәсе) авылларына һәм Казан шәһәренә килеп тоташа. Риваять буенча, нәсел башы Йәмин Чыңгыз хан бие булган, Болгарда яшәгән. +Схемасы түбәндәгечә: Йәмин Capдак Габдераззак Байтәвкәл Бәйраш Ямаш Сабыр хуҗа Төнләче Ниякәй Тәмәк (Тукмөхәммәт) Ишмөхәммәт Балтай Габделкәрим Исхак Габделхәсән, Гали. +"Кара бәк шәҗәрәсе"нең икенче төркем күчермәләре, күргәнебезчә, Кукмара, Саба, Балтач, Питрәч районнары тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Кара бәк нәселе бу төбәкләргә Казан ханлыгы барлыкка килгән һәм көч туплаган көннәрдә килеп төпләнгән. Мөгаен, бу җирләр XIV гасыр ахырларыннан ук алар биләмәсе булып саналганнар. Риваятьләргә караганда, Кара бәкнең кабере Тәмте һәм Җанбулат авыллары (Саба районы) арасында булырга тиеш. Икенче бер мәгълүмат буенча, бу биләрнең сарае Күкчә авылыннан (Теләче районы) ерак түгел "Үрки Киләге" дип аталган урында яки "Тау арты" дигән басуда урнашкан булган. +Өченче төркем +Бу төркемне "Бикчура хан шәҗәрәсе" исеме астында танылган күчермәләр тәшкил итә. Алар Сарман, Әлмәт, Зәй, Минзәлә һәм Лениногорск районнары төбәгенә нисбәтләнә. Истәлекне табучы - Ризаэддин бине Фәхреддин; ул аны "Асар" дигән биобиблиографик хезмәтен язганда да куллана. Күчермә Ризаэддин бине Фәхреддиннең кулъязмалар тупламасында саклана. +Кызганычка каршы, "Бикчура хан шәҗәрәсе"нең безнең көннәргә соңгырак дәверләрдә төзелгән нөсхәләре генә килеп ирешкән. Күчермә тарихи вакыйгаларга бай түгел, ләкин андагы кайбер гыйбарәләр фән өчен бик тә кыйммәтлеләр. +Беренче күчермә. Ризаэддин бине Фәхреддиннең югарыда телгә алынган тупламасыннан (24 нче текст): +"Җаек елгасы башындагы Карагайда хан булып торган Бикчура хан аның улы Габдулла би Илаз Симән Якуб Янбулат Уразмәт Бикмөхәммәт Туймөхәммәт мулла Мулла Габдрахман (1691-1764, ахун, мөдәррис. Зәйдә яшәгән, Әлмәт районының Тайсуган авылында вафат булган)". +Икенче күчермә. Нәсел башы турындагы риваять беренче күчермәнеке белән охшаш. Янбулаттан башлап нәсел-ыру "баш кортлар" дип атала башлый. Күрәсең, алар җирбиләүчеләргә әве рел гәннәрдер, чөнки мондый хәл башка татар шәҗәрәләрендә дә очрый. Бикчура ханның оныклары Минзәлә өязендә яшәгәннәр. Шәҗәрә Санкт-Петербург Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни архивында, Ризаэддин бине Фәхреддин тупламасында с аклана. +Шәҗәрәнең схемасы түбәндәгечә: Бикчура хан Илаз Симән Якуб Күгәй Янбулат Кадермәт Уразмәт. +Чагыштырып карасак, шуны күрербез: беренче төркем белән икенче төркемнең күчермәләре генә түгел, аларны өченче төркем белән берләштерә торган уртак яклар да шактый күп икән. Әйтик, һәр өч төркемдәгеләрнең ата-бабалары Урта Идел тирәләренә Җаек суының югары агымы төбәкләреннән килеп чыкканнар. Ә Җаекка алар Кара диңгез буйларыннан, Кырым төбәгеннән күченеп утырганнар. Аларның гомуми бабалары Габдулла хан (яки Кара хан, Кара бәк, Кара би, Бикчура хан, Олыс би, Болгарның, ягъни Болгар олысының хакиме булган). +Шулай икән, өченче төркемнең нәсел бабасы Бикчура хан икәнлеген (Габдулла би аның угылы гына, җитмәсә хан да түгел, "би" генә) ничек аңлатырга? Антропонимны мәгънәви кисәкләргә тарката башласак, Бикчура ханның кенәз-яугир, хезмәтче-хан төшенчәсен аңлатканын күрербез; бу бит шул ук "олыс би" дигән сүз ләбаса. Алда искәртеп үтелгәнчә, "олыс би" төшенчәсе, вакытлар узу белән беренчел мәгънәсен тарих тузаны каплап киткәч, - тарихи ситуация үзгәреп, олыслар бетерелгәч - антропонимга әверелә. Шулай булгач аңлашыла ки: өченче төркемдәге Габдулла би дәрәҗә иясенең нәкъ үзе, ягъни Габдулла хан була түгелме соң инде! Ул икенче төркемдәге Олыс би антропонимына туры килә. +Бикчура хан исеме X. Мөслиминең "Тәварихе Болгария" әсәрендә дә телгә алына. Китаптагы мәгълүматларга караганда, Бикчура хан Болгар хакиме булган һәм унике вәзире белән бергә Аксак Тимер тарафыннан җәзалап үтерелгән. +Моңардан тыш, өченче төркемдә мәгънәсе аңлашылып җитмәгән "Илаз" антропонимы бар. Татар шәҗәрәләрендә моңарчы андый исемнең очраганы булмады. Ләкин хафаланырга урын юк, тарихи яктылыкка куеп караганда, бу исемнең дә тирәндә яткан мәгънәсе бик тиз ачыклана. Тарихи чыганаклардан һәм икенче төркем күчермәләрдә "Олыс" сүзенең "Әл(е)с" формасында язылган очрагы бар. Бу бер дә башка бүтән түгел, ә "ә" графемасының сүз башында килгәндә әлифне белдерүе белән аңлатылырга тиешле нәтиҗә генә. Күрәсең, соңрак гарәп язуының серләрен тирәнтен белеп җиткермәгән берәү (күчереп язучы) "ә" графемасын "и"гә алыштырган булса кирәк. Димәк, шул рәвешле, "Олыс" - "Әлес"кә, "Әлес" исә "Илаз"га әверелеп китә. Бу термин-антропоним шушы нигездә икенче һәм өченче төркемнәрне бәйләүче күпер булып тора. +Өченче төркемдәге Янбулат баба исеме дә тарихи параллельләр эзләүгә этәрә. Әйтик, Теләче районында Ямбулат (Янбулат) авылы бар. Риваятьләргә караганда, Кара хан шушы авыл тирәсенә җирләнгән. Аннан килеп, Кукмара районында] да Ямбулат Пустошь дигән авыл урнашкан. Кыскасы, топонимнар белән антропоним арасында нинди бәйләнеш хөкем сөрә соң? Моннан, һич икеләнмичә, шундый нәтиҗә чыгарырга мөмкин: күрәсең, Бикчура ханның нәсел-ыруы Казан ханлыгы чорында хәзерге Кукмара, Саба, Питрәч районнары территориясендә яшәгәндер, ә соңрак, төбәкне рус дәүләте яулап алгач, өлешчә Көнчыгышка таба күченгәндер. Минзәлә, Баулы, Лениногорск һәм башка көнчыгыш районнарда яшәп килүче риваятьләрдә нәкъ менә шул хакта бәян ителә дә инде. +Яңа җирләрдә шәҗәрәләр җир биләүче хокукы бирә торган документ хезмәтен үтәсә дә, җир биләүчеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр катлаулы булган. Мәсәлән, "Бикчура хан шәҗәрәсе"ндә Якуб баба нәселе "башкортлар" дип аталган. Бу терминның элегрәк телгә алынмавы, аның соңгырак дәвердә барлыкка килүенә ишарә ясый. Ә аның социаль берәмлеккә әйләнеп китүе XVIII - XIX гасырларда хәзерге Татарстанның көнчыгыш төбәкләрендә җирбиләүчелек мөнә сәбәтләренең катлауланып китүенә бәйле. Бу хәлләр Азнакай райо нының Кәкре Елга авылында табылган "Туеш шәҗәрәсе"ндә бик ачык тасвирлана. Башкорт сословиесе ул - "җир биләүче" дигән сүз. Гомумән, урта гасырларда, хәтта капитализмга аяк баскан дәвердә дә төрки дөньяда, шул исәптән татар халкы арасында да, бу этноним хәзерге мәгънәсеннән ерак торган. Ул этносның исеменатамасын билгеләүдән бигрәк, иҗтимагый- социаль, рухи-дини төшенчәләрне аңлату өчен кулланылган. Ә инде халык, милләтнең формалашуы мәсьәләсен тикшерү бу очракта безнең максатыбызга керми. +Дүртенче төркем +Шәҗәрәнең бу төркеме Иделнең уң як ярындагы төбәкләргә нисбәтләнә. Яшел Үзән районының "Күгәй авылы шәҗәрәсе" әнә шундыйлардан. Шәҗәрәнең күчермәләре 1972 - 1975 еллардагы археографик экспедицияләр вакытында табылды. +Беренче күчермәне 1975 елда Казанда яшәүче Нурзидә Гаффарова тапшырды. +Күги бәк Кари бәк Арслан бәк Гобәй мулла Гайнулла Җиһанша Гыйззәтулла Галиулла Ринат. +Икенче күчермә Н. Шаһиева (1882 - 1975) сөйләгәннәр буенча язып алынды. Буыннар чылбырының схемасы беренчесенекеннән әллә ни аерылмый. +Күгәй авылына нигез салучылар Казан ханлыгы чоры морзалары булганнар. Күчермәдәге "Кари бәк" антропонимы - ә ул "Карай бәк", "Кара бәк" антропонимнарының чыгарылмасы булып тора - үрнәкнең "Кара бәк шәҗәрәсе"нә килеп тоташуы турында сөйли булса кирәк. +* * * +Ниһаять, өстән-өстән генә булса да шәҗәрә күчермәләре белән танышып, йомгак ясарга мөмкин. +Иң элек без шуңа инандык: "Кара бәк шәҗәрәсенең һәр күчермәсе нинди дә булса билгеле бер төбәк белән - аерым алганда, Рум, Көньяк Урал, Агыйделнең түбән агымы, Кама, Ык, Зәй, Нократ, Иж елгалары буйлары һәм Казан арты белән бәйләнгән. Кайбер фрагментлары Балтач һәм Яшел Үзән тирәсендәге авылларга нисбәтләнә. +Нәтиҗәдә "Кара бәк шәҗәрәсе"нең күчермәләре үзара охшаш, бер-берсенә тәңгәл килә. Хәтта аларда ерак бабаларның чиратлашуы да бердәй диярлек. Бу да үз нәүбәтендә бер-берсеннән шактый ук ерак яшәүче буыннар арасында даими багланыш булуы хакында сөйли. Күп кенә күчермәләрдә Кара бәкнең нәсел очы борынгы грек философы Сократка барып тоташа. Шәҗәрәне төзүчеләрнең үзләрен Румнан, ягъни борынгы грек биләмәләреннән чык кан дип исәпләве бер дә гаҗәп түгел. Философ Сократ, гаскәр башы Александр Македонский образлары татар генеалогиясендә, әкиятләрдә һәм риваятьләрдә әледән-әле очрап тора. Күрәсең, алар татар рухи дөньясына гарәп-фарсы һәм төрек әдәбияты традиция ләре аша үтеп кергәндер. +Бачман (Пачман, Бачтан) солтан образының исә тарихи җирлеге бар. Кыпчакларның Әлбүрлүк кабиләсе юлбашчысы Бачман солтан монгол яуларына каршы кораллы бәрелешкә күтәрелгән гайрәтле яугир була. Бачман солтан турындагы якты хатирә-риваять Дәште Кыпчак кабиләләре арасында беркайчан да сүнмәгән-сүрелмәгән, күрәсең. +Бачманнан соң телгә алынган Балым бәк, Калдар бәк, Канбәр бәк антропонимнары белән хәл болайрак тора: алар, кыпчак кабиләләренең, нәсел-ыруның башында торучы борынгы бабаларның исемнәрен яки нәсел-ыру этнонимын аңлаталар. +Ачыклыйсы нәрсәләр күп. Шуңа күрә дә, шәҗәрәне анализлауга керешкәнче, без андагы материал-мәгълүматны, якынча гына булса да аерым буыннарның яшәгән дәверләрен ачыклау максатыннан чыгып, хронологик эзлеклелеккә китерергә бурычлыбыз. +"Кара бәк шәҗәрәсе"нең төрле вариантлары һәм аның күптөрле күчермәләрен чагыштырып карау шуны күрсәтә: Кара бәк үзе, туган-тумачасы һәм кыпчак кабиләләренең башка юлбашчылары Урал буйларына һәм Урта Идел киңлекләренә Аксак Тимер һөҗүме алдыннан килеп чыкканнар. Монда, әлбәттә, Туктамыш ханның сәясәте дә (1382 елда Болгар олысына ул үз яугирләрен юллый) билгеле бер роль уйнамый калмаган. Бу вакытта Болгарда Мөхәммәт солтан хакимлек итә. Шәҗәрәнең беренче төркемендәге беренче күчермәдә Мөхәммәт бәк Кара бәкнең туганы итеп күрсәтелә. Бу очраклы хәл булмаска тиеш. Ничек кенә булмасын, Кара бәк, Бикчура хан, Габдулла хан, Олыс би - болар барысы да бер кеше; дөресрәге, нигезне Габдулла хан исеме тәшкил итә; ә калганнары - аның титуллары гына (Бикчура хан - "хан, яугир, кенәз"; Олыс би "олыс кенәзе" дигәнне аңлата). +Аксак Тимер Болгар олысының традицион мәдәни- икътисади мәркәзен җимергәннән соң, яңа үзәк - Казан калкып чыга. Рус елъязмасына теркәлгән мәгълүматларга караганда, XV гасырның икенче чирегендә Нократ җире белән кенәз Али баба идарә иткән. "Никонор елъязмасы"нда исә мондый хәбәр бар: "в лето 6937 (1429). Приходила татарова в Галичию, града не взяша, а волости воеваша... Князь же Федор Стародубский Пестрой да Федор Константинович, оутаивая оу князей и оу воевод, и своими полки погнаша за татары и оугониша зади их, побита татар и бесермен и полон весь отнята, а царевича и князя Али бабы не догоняша". +Кара бәк угылы Гали бәк яки Гали кенәз тарихи әдәбиятта "Алим бәк, Али бәй, Либәй, Азиз" исеме астында йөри. Казан кенәзе Али бәй тәхет өчен барган көрәштә Мәхмүт тарафыннан 1445 елда үтерелә. +Киров өлкәсенең Слободски районы Карино (Нократ) авылында Кара бәк ыруына бәйләнешле берничә эп��график истәлек сакл анган. Шунысы игътибарга лаеклы: ыруның ставкасы да "Кара бәк" исеме белән бәйле. "Карино" топонимы булу шул хакта сөйли ләбаса. +Беренче төркемнең дүртенче күчермәсендә Кара бәк оныкларының русларга хезмәткә күчү датасына ачыклык кертүче бик мөһим хәбәр бар. Риваятьтә ыруның Калталы Иваннан, Карт Иваннан, Калталы Иван Вачилийдан (рус дәүләте белән 1462 - 1505 елларда патшалык иткән Иван Васильевичны - Иван III не Карино татарлары шулай атап йөрткәннәр) җир биләүгә хокук биргән грамота алулары бәян ителә. +"Кара бәк шәҗәрәсе"н беренче булып тикшерүче Миркасыйм Госманов Карино татарларының бәйсезлекләрен югалтуын 1489 елга, Иван III Казанга яу чапкан дәвергә нисбәтли. +Ризаэддин бине Фәхреддин архивындагы 1794 - 1797 еллар белән билгеләнгән күчермәләрдә аның үз кулы белән язылган язмалары бар. Ул анда, кыюсыз гына булса да, Карино (Нократ) авылындагы татар эпитафиясенең Кара бәк нәселенә мөнәсәбәтле булуын искәртеп үтә. Сүз дә юк, шәҗәрәдәге мәгълүматлар белән XVI гасыр Карино эпитафиясе арасында мәгънәви бәйлелек бәхәссез. Моның шулай икәнлеген танылган татар язучысы һәм галиме Гали Рәхимнең тикшеренү нәтиҗәләре дә раслый. 1930 елда ул, Нократ кабер ташларын өйрәнеп, түбәндәгеләр хакында язып калдыра: +1. Гали бәкнең хатынының - 1504 елның гыйнварында вафат булган Бикәнең кабер ташы сакланган (Гали бәк үзе 1445 - 1446 еллар тирәсендә вафат була. Күрәсең, Бикә аннан күпкә яшьрәк булгандыр); +2. Икенче кабер ташы Гали суфи угылы Сәйтәккә куелган. Ул 1555 елның февралендә, алтмыш яшендә вафат була (Гали суфи исә - Гали бәк угылы. Шәҗәрә исемлекләрендә Гали суфи, сөйләм кануннарына буйсынып, Әл-суфи булып киткән); +3. Өченче кабер ташы Сәйтәк угылы Җиһаншага куелган. Ул 1522 елның сентябрендә үлгән ("Кара бәк шәҗәрәсе" текстларына кертелмәгән). +Безгә 1976 - 1979 елларда Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск якларында үткәрелгән археографик экспедицияләр вакытында, XVII га сырн ың соңгы чирегенә нисбәтле, моңарчы фәнгә билгесез калган дист әдән артык эпиграфик истәлек табу насыйп булды. Ул кабер ташларындагы мәгълүматлар, безнеңчә, "Кара бәк шәҗәрәсе"нә барып тоташалар. Бу гаҗәп тә түгел, әлеге төбәкләрдә XVII йөздә дә, хәзер дә Кара бәкнең ерак оныклары гомер кичерә. Әгерҗе районының Эсләк авылы янындагы басуда Борнаш бабаның 1680 елда үлгән угылы Сәвәләйгә куелган һәйкәл-ташның сакланып калуы моңа дәлил. +Менә шушындый хронологик чагыштырулар нәтиҗәсендә, сүз дә юк, "Кара бәк шәҗәрәсе" хакыйкатькә туры килә, дип әйтә алабыз. Дөрес, шәҗәрә исемлекләренең берсе дә нәсел-ыруның буыннар чылбыры тезмәсен тулы чагылдыра алмыйлар, аның каравы алар бер-берсен тулыландырып торалар, ахыр чиктә яңадан-яңа өстәмә мәгълүматлар аша Урта гасырларда яшәгән тарихи шәхесләрнең исемнәрен торгызырга ярдәм итәләр. +Бу мәсьәләдә безгә авыл исемнәренең килеп чыгышын өйрәнү дә ярдәмгә килә. Билгеле ки, күп кенә татар авыллары әле хәзер дә Кара бәк нәсел-ыруына нисбәтле исемнәрен саклап калганнар. Моны дәлилләү өчен, язма барышында телгә алынганнардан тыш, Әгерҗе районыннан Кодаш, Исәнбай, Янморза, Көнгер, Актаныштан Пучы, Уразай, Иске Кормаш, Яңа Кормаш, Иске Байсар, Иске Солтангол, Яңа Солтангол, Мәчти авылларын, Киров өлкәсеннән Санчурск (Җанчура ханнан) шәһәрләренең атамаларын әйтеп китү дә җитәр кебек. +Түбән Кама ГЭСы төзелү белән "су астында" калган Барҗы авылына да (Әгерҗе районы) Нократ татарлары нигез салган б улган. +Мәгълүм ки, Нократ авылы кешеләре Оренбург янындагы Сәгыйть (Каргалы) бистәсен тергезеп җибәрүчеләр булганнар. Төбәкне өйрәнүче Ф. Гәрәев тә, әнә, Башкортстанның Балтач районындагы Сәйтәк авылына моннан 300 еллар элек нигез салучылар Нократ кешеләре булган, дип хәбәр итә. Бик мөмкин, авыл исеме, чынлап та, 1555 елда Нократ авылында вафат булган берәүнең - Кара бәк нәселенең дәвамчысы Сәйтәкнең исемен хәтерләтә ич. +1989 елда археографик экспедициядә йөргәндә, Арча районының Наласа картлары безгә авылның бер очында Нократтан чыккан татарлар яши, дип әйткәннәр иде. 1973 - 1975 елларда җыелган материаллар нигезендә Сөрде, Чембулат (Арча районы) авылларына да шулай ук Нократ татарлары (аларның Хуҗасәйет оныклары булу ихтималы аеруча зур) нигез салган. +Кыскасы, алда сөйләнгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗәләр ясарга мөмкин: +1. XIV гасыр ахырларында, тагын да төгәлрәк әйткәндә, 1382 елда Кара диңгез буе далаларыннан һәм Кырымнан Урал тавы итәкләренә һәм Урта Идел киңлекләренә күп санлы татар гаскәре (алар нигездә кыпчак-коман, угыз, бәҗәнәк, рум ыру-кабиләләре җыелмасыннан торган булса кирәк) сәфәр чыга. Әлеге кабиләләрнең күченүе турында, шулай ук, "Боркыт би шәҗәрәсе"ндә дә (чыгышы белән ул Кырымнан була) телгә алына. +2. Кара бәкнең оныклары - Кама арты кыпчаклары (нугайлар) - Кубандагы ырудашлары белән даими бәйләнештә торганнар. Гомумән, кыпчак этносына бәйләнешле шәҗәрә күчермәләре хәзерге Башкортстан территориясендә шактый күп табылган. +Бу "эзләр" татарлар аеруча тыгыз утырган төбәкләрдә (топонимнар сыйфатында) ачык чагыла. Болай дигәндә, Камбарка шәһәренең, Нократ бассейнына кергән Сөн, Шөн, Орым, Төрки, Чигили, Бәй кебек авыл, елга исемнәрен атау да җитәр кебек. Барҗы авылының әйтелеше дә XII гасырдагы кыпчакларның Баурчы вичи этнонимына аваздаш. Алай гына да түгел, рус елъязмаларына һәм "Төрки-гарәп сүзлеге"нә (XIII гасыр) кергән кыпчак- угыз антропонимнары "Кара бәк шәҗәрәсе", "Боркыт би шәҗә рәсе", "Кирәйет би шәҗәрәсе", "Майкы би шәҗәрәсе" һәм башка шундый генеалогик чыганаклардагы материалларга якын торалар, күп очракларда хәтта тәңгәл киләләр. +Урта диалектның Минзәлә сөйләшенең кайбер үзенчәлекләре дә бу төбәкләргә кыпчаклар килеп чыгу белән аңлатылырга тиештер. +Шунысы да мәгълүм: Дәште Кыпчакның чиксез киңлекләрендә гомер сөргән кыпчаклар, чыгышлары ягыннан, бик күп төрле өлкәләргә бүленгәннәр. Инде XIII гасырга ук Иделдән көнчыгыштагы кыпчаклар көнбатыштагылардан шактый ук аерымланганнар. Көнбатыш кыпчакларны, әйтик, угыз, бәҗәнәк һәм башкаларны, 1240 елда Батый хан туздыргач, көнчыгыш татар кабиләләре, алар белән берләшеп, бербөтен тугандаш-кардәш төрки халык төсен алып яши башлыйлар. Бу берлекнең теле дә кыпчак һәм угыз сөйләменең кушылмасын хәтерләткән. Гомумән, хәзерге татар теленә һәм аның диалектларына хас сыйфат бу. Мәсәлән, Минзәлә сөйләшендәге интерденталь "з" авазы турыдан-туры Кара диңгез буе угызлары теленнән мирас итеп алынган. Борынгы татар им-том, тылсымнарында Кояшның диңгез артына кереп бату күренеше һ. б. сурәтләнә икән, болар да бабаларыбызның рухи байлыкларыннан, дөньяга карашыннан, аларны әйләндереп алган мохиттән күчкән мотивлар булып торалар. +Читтән килеп урнашкан мөселманнарның дини карашлар системасы катлаулы булган. Әйтик, "Хурлуга һәм Һәмра" дастанының татарларда бик сирәк очрый торган вариантында (Алабуга районының Сарсаз авылында табылды) Гали хәлифә образына хөрмәт белән карау сиземләнә. Нократ татарларының борынгы бабаларыннан берсе Сәйтәкнең кабер ташында да Гали хәлифә искә алына. Ул "А. Мөхәммәт! А. Гали!" дигән сөрән сүзләр белән башлана. Бу - әлеге регион өчен уникаль күренеш. Шушы нигездә Кара диңгез буйларыннан килгән кабиләләр мөселманлыкның шигый тармагы тарафдарлары булганнар дип әйтергә мөмкин. Кем әйтмешли, бу версия Хисаметдин Мөслими сүзләре белән дә ныгытыла. Ул Аксак Тимернең Кече Азиягә, Болгарга ясаган канлы яуларын дини җирлектә, сөнниләрнең шигыйләргә каршы көрәше итеп күзаллый. +Шулай итеп, "Кара бәк шәҗәрәсе"нең күчермәләре һәм вариантлары Идел-Урал буе татарларының этник тарихындагы мөһим этапны тулырак күзалларга ярдәм итә. Әлеге кабиләләр күченеп килү белән (XIV гасыр азагы - XV гасыр башы), Дәште Кыпчакның Болгар олысы халкы тәмам ассимиляцияләнеп бетә. Беренче булып Агыйдел һәм Ык буйларындагы иштәк кабиләләре, соңрак Аксак Тимер тарафыннан туздырылган һәм рус кенәзләре белән ушкуйникларның туктаусыз талау һөҗүмнәре нәтиҗәсендә тәмам бөлгенлеккә төшкән (XIV гасырның икенче яртысыннан 1431 елга кадәр) болгарларның бер өлеше (бисермәннәр), татар кабиләләре белән берләшеп, алар арасында эриләр, югалалар... Икенче өлеше башка этник төркемнәр белән кушыла (арлар, марилар һ. б.). +Шул рәвешле, Идел белән Урал арасында - борынгы Болгар дәүләтенең тарихи-этнографик биләмәләрендә, яңа этник элементлар белән баетылып, татар халкының тарихы дәвам итә. +Мәкалә М. Әхмәтҗановның "Нугай Урдасы: +татар халкының тарихи мирасы" (Казан: Мәгариф, +2002, 343 б.) китабыннан алынды +ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮДӘ +ШӘҖӘРӘЛӘР +Татар әдәбияты тарихын өйрәнү юлында нәсел шәҗәрәләре дә зур роль уйныйлар. +Билгеле булганча, татар халкының үз дәүләтчелеге бетерелгәнгә биш г��сырга якын вакыт үткән. Урыс хөкүмәте үз дәүләтендә татар культурасын өйрәнү юлында артык тырышлык күрсәтмәде. Татарның күренекле әһелләре турында эчке эшләр органнары мәгълүматлар туплап тордылар. Ләкин аларның татар әдәбият белеменә файдасы булмады. +Русия архивларындагы татарларга кагылышлы материаллар даими рәвештә юкка чыгарылып киленде. Әдәбиятыбызның борынгыдан алып XX гасыр башынача килгән хәзинәләренең күпчелегенең кулъязмалары фәкать XVIII - XIX йөзләрдәге күчермәләрдә генә сакланып калганнар. Борынгы яки урта гасыр татар авторларының тормышлары турында язма чыганаклар бик аз санда гына мәгъ лүм. Шушы ихтыяҗны тутыру юлында татар шәҗәрәләре галимнәргә кайбер четерекле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә алалар. +Татарның борынгы каләм осталарының тәрҗемәи хәлләре бөтенләй билгесез булып кала килде. Кайберләренең тормышлары турында әллә никадәр бай легендалар сакланса да, аларның хакыйкатькә никадәр якын булуын ачыклау сорала әле. Татар шәҗәрәләре текстлары, кайбер борынгыдан урыс телендә калган документлар, археографик материаллар, эпиграфика язмалары - шушы сорауларга җавап эзләгәндә, ышанычлы чыганаклар булып тора. +Түбәндә без шәҗәрәләр һәм аларга анализ ясау методы аша әдәби мирасыбызда зур урын тоткан XVI гасыр шагыйре Мөхәм мәдья р, XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый, иҗаты XIX йөз башында киң танылган язучы Таҗетдин Ялчыголның тәрҗемәи хәлләрен һәм иҗатларының кайбер якларын ачыклау тәҗрибәсенә тукталырбыз. +Мөхәммәдьяр иҗаты +Казан ханлыгы чорында яшәгән шагыйрь Мөхәммәдьярның тормышы һәм иҗаты турында беренче мәртәбә XIX гасырның урталарында урыс филологы И.Н. Березин язып чыга. Ул вакытта шагыйрьнең "Төхфәи мәрдан" поэмасының кулъязмасы табыла. Ләкин урыс галименең бу ачышы татар халкына килеп җитми, ә башкалар аның белән йөз ел дәвамында кызык сын мыйлар. +Шагыйрь Мөхәммәдьяр һәм аның иҗаты хакында икенче сүзне татар галиме, күренекле драматург Нәкый Исәнбәт әйтте. Ул 1940 елда Казанда бер иске кулъязма китаптан Мөхәммәдьярның "Нуры содур" исемле поэмасының тексты табылуын укучыга җиткерде һәм бу әсәр хакында үзенең фикерләрен бәян итте. +Мөхәммәдьяр әсәрләре шушы табышлардан соң поэтик антологияләргә кертелде һәм аның әдәби мирасы фәнни хезмәткәрләр тарафыннан өйрәнелә башлады. Шагыйрь мирасын барлауга һәм өйрәнүгә XX гасырның илленче елларында филология фәннәре кандидаты Шакир Абилов кереште. Ул Мөхәммәдьяр поэмаларының яңа кулъязмаларын тапты һәм алар нигезендә шагыйрьнең китапларын төзеп бастырды. Шуннан соңгы дәвердә шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләр мәктәп дәреслекләренә, югары уку йортлары программаларына кертелде. Аның иҗаты буенча мәкаләләр, кандидатлык диссертацияләре язылды. +I960 еллардан башлап уздырыла килгән археографик экспедицияләр барышында төрле төбәкләрдә Мөхәммәдьярның әсәрләре (кулъязма хәлендә) табыла килә. +1962 елның җәендә Казан университеты доценты Н.Г. Юзиев җитәкчелегендәге студентларның археографик экспедициясе вакытында Пермь өлкәсе Барда районы Каен авылында Мөхәм мәдьярның 1600 елда күчереп язылган "Төхфәи мәрдан" поэмасының кулъязмасы табылды. +Һәвәскәр археограф һәм шагыйрь Дамир Гарифуллин соңгы елларда Татарстанның Сарман районында "Нуры содур" поэмасының күчермәсе табылуы хакында язып чыкты. +Шушы тикшеренүләр нәтиҗәсендә шагыйрь иҗатыннан безгә алда искә алынган ике поэма һәм "Нәсыйх әт" исемле шигырь мирас булып калуы мәгълүм булды. +Шагыйрьнең исеме Мөхәммәдьяр (яки Ярмөхәммәд) Мәхмүт хаҗи улы икәнлеге, аның Казанда һиҗри ел белән 946, милади ел белән 1540 елда - "Төхфәи мәрдан", һиҗри ел белән 948, милади ел белән 1542 елда "Нуры содур" поэмаларын иҗат иткәнлеге расланды. Ул бу вакытларда Казанда Мөхәммәд Әмин хан каберендә мөҗавир (кабер сакчысы) булып торган. Сәхибгәрәй ханны хөрмәт иткәнлеге мәгълүм. Үзе дини гаиләдә үсеп, карашлары буенча суфи шагыйрьләр рәтенә кергән. Мөхәммәдьяр әсәрләре кулъязмаларыннан "Төхфәи мәрдан" - 3, "Нуры содур" 8 данә күчермәләрдә мәгълүм. Шушы табышлардан соң шагыйрь иҗатына соңгы елларда искә алырлык артык яңалыклар өстәлмәде кебек. Шулай да матбугатта Мөхәммәдьяр иҗатына карата Э. Фазылов кебек әдәбиятчыларның шагыйрь иҗатын "иң иске чыгтай әдәбияты үрнәкләре" дигән яңалыгын һәм Уфада Крупская исемендәге китапханәдә элек сакланган (хәзер югалган) Мөхәммәдьяр әсәре кулъязмасының фотокүчермәсе табылу фактын телгә алырга мөмкин. +Боларга өстәп, шушы хезмәт авторының 1978 елда Татарстанның Әгерҗе районы Акхуҗа авылында "Нуры содур" поэмасының 15,8*21 см форматтагы биш кәгазьле кулъязма фрагменты (андагы текст 1966 елда чыккан басманың 111 - 116 битләрен тәшкил итә, 282 шигъри юлдан гыйбарәт, ләкин басмада булмаган строфалар да бар) һәм 1994 елның җәендә Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында әлеге әсәрнең XVII - XVIII йөзләргә караган янә бер кулъязмасы табылуын өстәргә кирәк (бу нөсхәдә 750 ике юллык бәет бар). Олы Мәңгәрдә табылган кулъязманың соңгы битләре югалса да, ул иң зур күләмле күчермә санала. +Мөхәммәдьярга бәйләнешле моңа кадәр табылган хезмәтләрдә шагыйрьнең иҗат үзенчәлекләре өйрәнелде, аның дөньяга карашы анализланды. Әдәбият фәнендә Мөхәммәдьярның тормышына кагылышлы материаллар, тарихи чыганаклар юкмы икән дип эзләнүче, проблема куючы күренмәде. Хәлбуки Казан ханлыгы тарихына кагылышлы күпсанлы тарихи чыганаклар, мәсәлән, урыс тарихи елъязмалары, башка халыкларның сәяхәтчеләре тарафыннан калдырылган язмалар, Нугай Урдасы белән тарихи багланыш документлары, татар шәҗәрәләре, эпиграфикасы, фольклоры, шулай ук төрле телләрдә басылган тарихи хезмәтләр булып, алар татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә файдалы булса да, ныклап игътибарга алынмады. Ә бит аларның һәркайсыннан әдәбият тарихыбызны б��етырлык мәгълүматлар табарга мөмкин иде. Мәсәлән, Зәки Вәлидинең Кол Шәриф әсәре кулъязмасын анализлауга багышланган хезмәтендә Сафагәрәй ханның да каләм остасы (шагыйрь) булуы хакында хәбәр бар. Нимет Куратның "Казан ханлыгы" исемле тарихи хезмәтендә Мөхәм мәд Әмин ханның фарсы телендә язган шигырьләре булуы, Сәмәр кандта идарә иткән Шәйбани ханның Казанга Голам Шади исемле сазда уйнаучы музыкантны җибәрүе хакында мәгълүмат бар. +Шагыйрь Мөхәммәдьярның тормышына кагылышлы информация бер дә калмадымы икәнни соң? Тарихи чыганаклар, аның әсәрләрендәге аерым мәгълүматларга игътибар белән карау моңа уңай җавап бирәләр. Шагыйрьнең "Нуры содур" поэмасында Сәхибгәрәйгә игътибар итүе, аның шушы хан заманында ук Казанда булуы һәм бу образда дәүләт тотрыклылыгы, куәтле идеалны күрергә теләүдән килә. Мөхәммәдьяр - фәлсәфи шагыйрь, аны Казан ханлыгының сәяси хәле борчыган. 1966 елгы басмада төшерелгән Сәхибгәрәй хан хакындагы строфа Нәкый Исәнбәт кулъязмасында һәм поэманың Олы Мәңгәр нөсхәсендә дә бар: +Димәк, Мөхәммәдьяр әсәрләрен өйрәнгәндә, аның карашларына анык төшенү өчен, бу яңа табылган кулъязмалардагы мәгълүматлар да, һичшиксез, искә алынырга тиеш. (Шагыйрьнең 1997 елда басылган җыентыгына да әлеге шигъри юллар кертелгән.) +Казан ханлыгының үзендә язылып та сакланып калган документлар саны хәзергә бик аз. Ләкин шул чордагы Нугай Урдасы татарлары тарафыннан язылган дистәләрчә документлар безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Урыс елъязмалары белән берлектә, Нугай Урдасыннан Мәскәүгә язылган рәсми хатларда Казан дәүләтенең идарәчеләре, андагы күренекле кешеләр турында күп кенә мәгълүматлар бар. Әлбәттә, шагыйрь Мөхәммәдьяр да Казанның мәгълүм, укымышлы кешеләреннән саналган. Аның Мөхәммәд Әмин дөрбәсендә мөҗавирлек итүе аңа күп кешеләр белән аралашырга, сәяси тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм иткән. Ул монда Мәскәү хәле, аның сәясәте белән дә таныш булган. Шул вакытларда Казанда булган урыс илчеләрен күрү аңа урыс телен өйрәнүгә дә кызыксыну уяткан дип уйларга нигез бар, чөнки татар укымышлыларының һәркайсы телләр өйрәнүгә һәвәс булган. Мәскәү тарафыннан бертуктаусыз дәвам иткән агрессив сәясәт алымнары да татар укымышлысының урыс теленә игътибарын үстергән. Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләренең сәяси активлашуы да тел өйрәнүгә этәргеч биргән. Фәлсәфи шагыйрьгә бу дәвердә урыс телен белү дәүләт язмышы өчен дә кирәк дип табыла. Чөнки Казан хөкүмәтенә, сөйләшүләр алып барганда, үзенең ышанычлы тәрҗемәчеләре кирәк була. +Нугай Урдасы идарәчесе булып торган Сөембикәнең атасы Йосыф морза 1549 елның июнендә Иван Грозныйга хат җибәргән булган. Хатында ул Мәскәүгә әсир төшкән татарларны кайтаруны үтенә. Шул хатның бер фразасы кызыклы: +"...Да прошу у тебя: из Казани попал толмачь, Магмед яром зовут, и ты бы его к нам прислал..." +Шунысы кызыклы: Мәскәү хөкүмәте б�� елларда Казан белән хисаплашмау, аңа карата үзенең агрессив амбициясен көчәйтү белән дә шөгыльләнә. Казанның дәүләтне идарә итәрлек катлавын системалы юк итүгә керешә. Серле шартларда Сафагәрәй хан үтерелә. Шаһ Гали хан Казан тәхетенә куелгач, 1551 елның октябрендә үзенә оппозициядә булган Казан бәкләрен (70 кешене) үтертә. Бу арада Шаһ Гали хан, халыкны котырта дигән сылтау белән, Боерган сәйеднең башын чаптыра. Янә 1552 елның 6 мартында Шаһ Гали кулы белән тагын 84 дәрәҗәле казанлыны алдап, башкаладан чыгарталар һәм тоткын итеп Мәскәүгә озаталар. 1553 елда Мәскәүдә тоткынлыкта утырган татар илчесе Аднаш Хафиз төрмәдә үзенең китап язуын теркәп калдыра. +Бу очраклар Мөхәммәдьярның да 1549 елда шуңа охшаш сәбәпләр белән тоткын ителүен дәлиллиләр. +Казаннан илчелеккә тылмач булып барган Мөхәммәдьярны шул ук исемдәге шагыйрь булган дип уйларга нигез бар. Чөнки Йосыф морза гади бер тылмач өчен сүз куертмас иде. Мөхәммәдьярның әсәрләре язылган кулъязмаларның табылу урынына күз салсак, алар күбрәк хәзерге Татарстанның көнчыгыш районнарына туры килщ: Актаныш, Сарман, Әгерҗе, Әтнә районнары һәм Пермь өлкәсенең Барда районы. Бу җирләрнең күбесе (Әтнә районыннан башкасы) XV - XVI гасырларда татарларның Нугай Урдасы карамагында булганнар. +Иван Грозный хөкүмәте Йосыф морзага язган хатында Мөхәммәдьярның 1549 елның җәендә Муром шәһәрендә урыслар тарафыннан үтерелүен хәбәр иткән. Шагыйрь шәхесенә мөнәсә бәттә Ык елгасы буендагы Баулы, Туймазы районнарында табылган Шәех Дирбеш нәсел шәҗәрәсе күчермәләре дә кызыклы. Ул нәселнең Баулы районы Акбаш, Төмбарлы авылларында һәм Туймазы шәһәре янындагы Иске Турай авылында табылган шәҗәрәләре бар. Болар арасында яхшырак сакланганы Иске Турай авылына бәйле шәҗәрә. +"Төп бабаларымыз төркестанлыдыр. Сәлман фарсига барып терәләдер. Миркамал бине Булан бине Миралай бине Йармөхәммәд бине хаҗи Әхмәд бине Исә(н) димер шәйех бине Аста суфи хаҗи Хәлим бине Баҗа шәйех бине Әбел шәйех бине Сиграҗ бине Сасык бине Сабыр бине Сафи бине хаҗи Йулавыҗ бине Сәлмән бине Садирдыр. Сәлмән баба - Сәлмән фарси дия мәшһүрдер..." +Бу нәселнең Миркамалдан соңгы буыннар тәртибенең бер рәте түбәндәгечә дәвам итә. "Миркамалдан: беренче углы Нугай, икенче углы Шәйех Дирбеш, өченче углы Таңатмыш... Шәйех Дирбешнең унике углы бар. Унынчы углы Байсуба, аның углы Миртамә, аның углы Йәрмәк, Йәрмәк углы Бигәш, Бигәш углы Йосыф, Йосыф углы Айыт, Айыт углы Иштуган, Иштуган углы Габделма... Баулыда т оралар". +Тәртибе XIX гасырда туктаган бу шәҗәрәдә 26 буын санала. Бүген инде аңа тагын 4 - 5 буын өстәргә мөмкин булыр иде. Мисаллардан күренгәнчә, әлеге нәсел Мөхәммәд пәйгамбәр заманында беренче булып фарсылардан мөселман булган Сәлмән фарси дигән тарихи шәхескә барып тоташа. Нәселнең Сәлмән фарсидан соңгы буыннары, каяндыр Бохара ягына килеп, Төркестанда яшәгәннәр. Алар үтә дини булган бер нәсел чылбырын тәшкил итәләр - шәйехләр, суфилар, соңыннан муллалар. Сәлмән фарси нәселенн ән саналган, аны бабалары итеп күрсәткән шәҗәрә текстлары Татарстан ның Тау ягында да бар. Апас районына караган Кошман һәм Чир мешән авылларында таралган бер атаклы дини нәсел үзенең чыгышын Урал буеннан дип бара. Иске Турай авылыннан алынган текстта "Миркамалның углы Нугай исемле" дип күрсәтелә, бу, әл бәт тә, кеше исемедер, ләкин мондый исем Идел-Урал буенда фәкать Нугай Урдасы дәверендә, XV - XVI гасырларда гына кулланыла. +Безнең өчен Сәлмән фарси нәселеннән саналган. +Йармөхәммәднең кайсы дәвердә яшәгәнен билгеләү дә мөһим. Шәҗәрәдәге соңгы буыннарны да исәпкә алсак, 18 гә якын буын XVI гасырдан XIX гасыр ахырына кадәр алышынган була. Димәк, Йармөхәммәд һәм аның атасының яшәү дәвере XVI гасырның беренче яртысына туры килә. Текстта Йармөхәммәднең атасы хаҗи Әхмәд исемле булуы искәртелә. Мөхәммәдьяр поэмасында үзенең исемен Йармөхәммәд дип тә, Мөхәммәдьяр дип тә атый, ә атасының исемен поэмада Мәхмүд хаҗи дип күрсәтә. Мәхмүд исеменең, шәҗәрәләрнең йөзәр ел дәвамында телдән әйтелүен исәпкә алсак, Әхмәдкә әйләнү ихтималы юк түгел. Татарда исемнәрнең рифмалашу закончалыгын да исәпкә алсак, Мөхәммәд исеме Әхмәд белән чиратлаша ала. Исем кушу йолалары тәртибеннән чыгып караганда, Мәхмүд дигән исем Мөхәммәд белән чиратлашмый. Мөхәммәд тә, Әхмәд тә "мактаулы" дигән мәгънәгә ия. +Мөхәммәдьярның суфи шагыйрь икәнлеге фәнни әдәбиятта да чагылыш таба. Суфичылык, ягъни "Нәкышбәнди тарикасы" татарлар арасында күптәннән килә. Кама аръягы районнарындагы татар зиратларында XVIII - XIX гасырларда суфиларның җи тәк че ләре булган ишаннарга куелган кабер ташлары табыла тора. Шундыйлардан Чистай шәһәре зиратында "Әл-шәйех әлтәрикаи әл- Нәкышбәндия вә әл-имам әл-Хәнәфия-и Фәхерддин бине Корбангали, 1899 елның июлендә үлгән"; "Шәйех (ишан) Мөхәммәдзакир бине Габделваһһаб, 1310 ел һиҗри, 1893 ел румида үлгән"; Урсай авылы зиратында "Зиннәтел-шәйех әл-имам әлсуфи, мөридел-хәлифәтә котбел-котаб әл-шәйех әл- Эстәрлебаши, әл-Нәкышбәнди-Шәмсетдин бине Нугайбәк, 1828 елда күмелгән" дип язылган кабер ташлары табылды. +Суфичылыкның киң таралуын суфи силсиләләре дә күрсәтә. Андагы мәгълүматлар буенча Нәкышбәнди ишаннары аеруча Ык, Чирмешән елгалары буйларындагы авылларда күренәләр (әл-Такталачыки, әл-Кизләви, әл-Пәрәви, әл-Чалбыви, әл- Әлмәти һ. б.)2. Шуңа күрә шагыйрьнең әсәрләре суфичылык таралган төбәкләрдә күбрәк сакланган да. +Йомгаклап әйткәндә, Шәйех Дирбеш шәҗәрәсе текстлары таралган урыннар Мөхәммәдьярның суфичылык фәлсәфәсе таралган төбәкләр белән тәңгәл килә. +Шәйех Дирбеш нәселе белән бергә Казан ханнарыннан Сәхиб гәрәйдән тарханлык ярлыгы алган Кайкы би нәселләре Ык буендагы Ярмәкәй авылында яшәгәннәр . Казан ханлыгы чорындагы Мәхәммәд Әмин һәм Сафагәрәй ханнардан ярлыклар алган тархан токымнары - Нәдер нәселләре дә Ык буе районнарында (Баулы, Әлмәт, Зәй, Азнакай һ. б.) яшиләр. Ык буенда Казан ханлыгы белән бәйле Сәйман, Кара бик, Шәйех би нәселләренең шәҗәрәләре дә мәгълүм. Шунлыктан суфи имамнар нәселе булган Шәйех Дирбеш шәҗәрәсен Мөхәммәдьяр (Ярмөхәммәд) Мәхмүд углыныкы дип карый алабыз. +Инде шагыйрьнең әсәрләре Татарстанның көнчыгыш районнарында да табылу аның Нугай Урдасы идарәчеләре белән бәйләнеше, суфи имамнар шәҗәрәсендә исеме булу һәм алар белән янәшә Казан ханлыгының тарханнары, бикләре булган Кара бик, Кайкы би, Нәдер морза, Сәйман тархан шәҗәрәләрендә күрсәтелгән нәселләрнең яшәве шагыйрь Мөхәммәдьяр нәселенең Ык буенда сакланып калуы хакында сөйлиләр. +Шагыйрь Мәүла Колый шәҗәрәсе турында +Мәүла Колый иҗатының әдәбият тарихына керүенә шагыйрьнең кулъязмаларын 1926 елларда беренче эзләп табучы язучыпедагог Фазыл Туйкә сәбәпче булды. Моннан соң аның иҗатын әдәбиятчы галимнәр Габдерахман Сәгъди, Хәй Хисмәтуллин, Шакир Абилов, Камил Дәүләтшин, Гайсә Хөсәенов, Раиф Мәрданов һәм Гомәр Саттаровлар өйрәнеп, үзләренең хезмәтләрен яздылар. +Шагыйрьнең иҗат мирасы танылып, ул 1940 елларда ук урта мәктәп дәреслекләренә һәм татар поэзиясе антологияләренә кертелеп өйрәнелә башлады. +Матбугатта басылган хезмәтләрдә Мәүла Колыйның мирасы буенча күп кенә кызыклы фикерләр әйтелде. +Шагыйрь иҗаты белән шөгыльләнгән барлык авторлар да бердәм рәвештә аның суфи шагыйрь булуын күрсәтәләр. Бу факт шагыйрьнең биографиясен ачу өчен мөһим чыганакларның берсе булып санала. Икенче әһәмиятле факт булып шигырьләрнең һиҗри "Сиксән сигез ирде тарих ди көн мең дә" дип язылу вакытын белдерү (руми белән 1677 - 1678 елларга туры килә) тора. Шигырьләрнең язылу урыны "Әйтелде Шәһре Болгар кәндләрендә" дип күрсәтелә. Бу сүзләрдән Мәүла Колыйның хикмәтләре Шәһре Болгар тирәсендәге авылларның берсендә язылуы а ңлашыла. +Шагыйрьнең иҗатын өйрәнүчеләр хикмәтләрдә аның остазы Мелла Мамай турында язуына игътибар итәләр. Мәүла Колый аның туган җире Казан шәһәре икәнлеген, Урта Азиядә суфи остазларыннан белем алганлыгын яза. +Мелла Мамай Балымхуҗа астанәсен һәм Шәһре Болгарда тагын ике астанә төзеткән кеше буларак билгеле. Мәүла Колый хикмәтләрендә Мелла Мамайның 1677 елдан алдарак элек үлгән булуы аңлашыла. Шул ук хикмәттә шагыйрь үзенә "Гасый җани Меллагол кол сүзли, дуслар" дип эндәшә. Йомгаклап әйткәндә, Мәүла Колыйның иҗатын һәм тормышын өйрәнүче галимнәр аның хикмәтләрендәге күп кенә мөһим фактларга игътибар иткәннәр. +Фәнни фикер, әлбәттә, бер урында гына тормый. Татар әдәбияты тарихчылары да үз өлкәләрендә туктаусыз эзләнәләр, мирас хәзинәләрен тирәнрәк тикшерәләр. Шунлыктан күптөрле сорауларга җаваплар табыла һәм бер үк вакытта яңалары куела тора. Шундыйлардан татар әдәбияты тарихында "Мәүла Колый тормышына һәм иҗатына карата бер дә яңа ч��ганаклар калмадымы икәнни?" дигән сорау туа. Әлеге сорау ихтыяҗыннан безнең тарафтан кайбер тарихи документлар өйрәнелде. Өйрәнү нәтиҗәләре турында 1986 елда матбугатта фәнни мәкалә басылды. Ул мәкаләдә беренче мәртәбә Мәүла Колый хикмәтләрендә искә алынган Балынгуз (Балымхуҗа) каберенең борынгы Биләр шәһәре урнашкан мәйданда булганлыгына игътибар ителде. Әлеге хезмәттә Мелла Мамай белән беррәттән Икшәй мелла, Ханыш морза, Мәскәү морза исемнәре дә телгә алынды. Санап үтелгән тарихи шәхесләргә кагылышлы документлар Мәүла Колый тормышына да бәйле булырга тиеш. Менә шундый бер документ "Выпись на пашенную землю стрельцам Булярского городка в Чистопольском уезде 7206/1699 г. по указу царя Петра Алексеевича" дип атала. Анда әүвәлге Болгар дәүләте башкаласы булган Биләр (Бүләр) шәһәре хәрабәләре урынында урнашкан татарларны куып җибәреп, аларның йортҗирләрен тартып алып, урыс стрелецларына бирү турында сүз бара. +Бу документта Биләр шәһәре хәрабәләре янына күчеп килүчеләрнең кайсы елда һәм нинди авыллардан чыккан булулары күрсәтелә. Әлеге тарихи чыганак мәгълүматларыннан күренгәнчә, Сафагәрәй хан заманында (1524 - 1549) Биләр шәһәрендә үлгән Балымхуҗа (Балыкгозя) исемле патша каберенә дөрбә корылган. Ул дөрбәне сакларга аның янында кешеләр торырга тиеш саналга. Бу тәртип Казан урыслар кулына кергәнче үк була. 1678 елда Балымхуҗа дөрбәсен карап-тәрбияләп торучы Чыты авылы кешеләре Бәйрәмхуҗа (Барямгоска) һәм аның иптәшләре инде үлгән булалар. +Тарихта билгеле булганча, 1678 елда Казан өязе морзалары һәм казаклы татарлары, Каныш морза кенәз Яушев җитәкчелегендә, патша администрациясенә Биләрдәге үлеп беткән татарлар урынына Казан өязендәге төрле авыллардан мөселманнар күчереп утыр туны соpaп, гариза бирәләр. Һәм ул урынга Бермелейка Кулаев (Бәйрәмгали Колаев) үз иптәшләре белән күчеп килеп төпләнәләр. Күчеп утыручылар Чыты авылыннан, Бәйрәмгали Колаев һәм аның энесе Кадрәк, Нугай юлындагы Кәкре Күл авылыннан Иштуган Янсарин үзенең энесе белән, Осиняк (Эшнәк) авылыннан Ишбулат Ишмәтов, Кече Укмас авылыннан Теләнче Василов исемле кешеләр булалар. Бу кешеләр дәүләткә яртылаш ясак түләп торганнар. Алар шулай ук Чирмешән, Майна, Ямбакты елгалары буйларында да җирләр биләгәннәр. Биләрдәге Балымхуҗа астанәсенә татарларны утырту теләге Казан артының атаклы нәселе Яушевлар белән бәйле булса кирәк. Бу нәселдән Каныш (Ханыш) морза исеме хакында Хәсән Карачурин белән Степан Разинның алда искә алынган хатында (1670 елда) әйтелә. +Каныш морза бине Ишкәй морза бине Бигеш би Яушев 1648 елда әүвәлдә аталары биләгән Ашыт елгасы буе җирләренә яңадан Казан воеводасыннан язу алган. Зур җирбиләүченең һәм аның замандашлары Мәскәү морза, Икшей мелла, Мамай мелла кебекләрнең, кешеләрне туган нигезләреннән калмыклар хәтәре белән тулы Биләр туфрагына күчертү өчен, абруйлары да, матди хәзинәләре дә җитәрлек булган. Алар бу изге эшне мөселман мәдәнияте үзәкләрен саклап калу ниятеннән, белеп эшләгәннәр һәм барысына да алданрак өлгерергә тырышканнар. Биләрдә мөселманнар яшәгән торак пункт булу Урта Азия һәм мөселман Көнчыгышына бару юлында бер станция ролен дә үтәгән. XVI гасырның икенче яртысында өзелгән икътисади һәм мәдәни татар-Урта Азия бәйләнешләре инде XVII гасырның беренче яртысында җайга салына башлаган. Шуңа бәйле рәвештә Юныс Оруви, Мамай мелла кебек Бохара якларында укып кайткан мәгълүм шәхесләрне беләбез. Бу елларда Йосыф Касыймов җитәкләгән Русия илчелеге дә Урта Азиягә яңадан салына башлаган юллардан үткән (1675 ел). +Биләрдә татарларның ныгый баруы патша хөкүмәтенә бер дә ошамый. Шушындый урта гасыр мөселман мәдәни мәркәзенең татарларны оештыру үзәге булып китүендә христиан дәүләте үзенә куркыныч күргән. Шунлыктан бу төбәктән татарларны куып таратып, анда урыс хәрби үзәге оештыру планына керешәләр. Инде XVII гасырның икенче яртысында, бигрәк тә азагында, Урта Идел өчен тышкы куркыныч көчләр булмый, урыс колониаль империясенең чиге меңнәрчә чакрым көньяккарак Җаек елгасы һәм Каспий диңгезе буйларыннан уза. +Бу план нәтиҗәсендә Биләрдәге татар үзәген бетерү патша Петр Алексеевичның 1699 елгы указы белән законлаштырыла. Ләкин бу җирләрдән татарларны куу эше шактый күптән башланганга охшый. Анда яшәүче татарлар үзләренең Чирмешән, Майна, Ямбакты елгалары буйларындагы җирләренә таралган булганнар һәм үз биләмәләрендә яшәп калганнар. +Кама аръягы һәм Ык елгалары буйларындагы төбәкләрдә уздырылган археографик экспедицияләр вакытында халык кулында сакланган күп кенә нәсел шәҗәрәләре кулъязмалары тупланды. Аларда халыкның Казан, Зөя, Алатырь, Төмән, Хан-Кирмән шәһәрләре тирәләреннән килүләре конкрет күрсәтелә. +Шагыйрь Мәүла Колый - укымышлы, суфи галим, Биләр татарларының җитәкчесе. Аның да нәсел шәҗәрәсе булуы бәхәссез. Әлбәттә, суфи имамнар нәселдән-нәселгә халыкның дини эшләрен җитәкләгәннәр. Шушы сәбәптән аларның нәсел шәҗәрә ләре саклануына өмет зур һәм алар Биләрдән ерак булмаган Чирмешән, Шушма, Зәй, Ык буйларында табылырга тиеш иде кебек. Экспедицияләр вакытында әлеге регионда табылган "Бимкә суфи шәҗәрәсе" текстлары игътибарны җәлеп итә. Әлеге шәҗәрәнең иске кулъязма китапларда XVIII гасырның икенче яртысында һәм XIX гасырның беренче чирегендә язылган үрнәкләре берничә данәдә табылды. Бимкә суфи шәҗәрәсе Ризаэддин бине Фәхреддингә дә мәгълүм булып, аның турында "Асар" китабында кайбер мәгълүматлар бар. Андагы нәсел шәҗәрәсенең бер вәкиле Сарабиккол авылы кешесе Әлмөхәммәт бине Нурмөхәммәт бине Дусай бине Бимкә суфи 1197 һиҗри, 1783 руми елда зур күләмле "Көһестани" китабын күчереп язган булган. Билгеле булганча, Сарабиккол авылы Шушма елгасы буенда (Лениногорск районы), Биләрдән ерак түгел урында урнашкан. +Әл��өхәммәттән алып саный башласак, аның бабасы Бимкә суфи 1640 елларда туган булып чыга. Кулъязма шәҗәрәләргә килгәндә, икесе дә XVIII йөзнең соңгы чирегенә карыйлар. Аларның 5870 номерлы шифр белән сакланучы нөсхәсе исемнәргә баерак. Һәр шәҗәрәдә дә текст Бимкә суфидан гына башлана. Аның Корыч, Дусай, Чикә, Әкә исемле дүрт улы булган һәм бу нәселдән күп кенә дин эшлеклеләре чыккан. Аның бер чылбырыннан өзек китерәбез: +"Бимкә суфи - Чикә - Сөләйман - Сөлук - Кол Шәриф - Сәгыйд - Ишмөхәммәт". Нәсел XVIII гасыр ахырына җиде буын тәшкил иткән. +"Татар әдәбияты тарихы"ның беренче томында Бимкә суфиның (анда аны Бимәк суфи дип язалар) 1698 елда хәзерге Татарстанның Минзәлә районы Шыгай авылында Насретдин Рабгузыйның "Кыйссасел-әнбия" исемле атаклы әсәрен күчереп язуы турында хәбәр бар. Димәк, ул 1698 елда исән була. +Мәүла Колый хикмәтләренең чагыштырмача бер тирәдә урнашкан Кизләү, Зәй-Каратай, Камай (Бакалы районы) авылларында кулъязмалары табылу һәм Бимкә суфи шәҗәрәсенең дә шушы ук төбәкләрдә таралуы, суфилык ләкабе - барысы да шагыйрь Мәүла Колый шәхесенә туры киләләр. Монда Мәүла Колый исеме белән Бимкә суфи атамасын бер-беренә бәйли торган чылбыр булып Биләр шәһәрендә 1677 - 1678 елларда Балымхуҗа каберендә сакчы булып торган Бәйрәмгали Колаев исеме тора. +Татарларда XVII - XVIII гасырларда исемнәрне кыскарту гадәти бер хәл булган. Мәсәлән, Акмөхәммәтне - Акман, Акмәт, Ишбулатны - Бутай, Иштуганны - Ишәй, Кадермөхәммәтне - Кадрәк, Туймөхәммәтне - Туйкә, Килмөхәммәтне Килкә дип кыскартканнар. Шуңа таянып, Бимкәне дә Бәйрәмгалидән кыскартылган исем дип әйтергә нигез бар. Моннан тыш, Мәүла Колый телендә мишәр диалектизмнары барлыгына игътибар итсәк, академик Гайсә Хөсәеновның шагыйрьнең милләтен "башкорт" дип яздырырга тырышуы XVII-XVIII гасыр "паспорты" киртәләренә сыймаганлыгы аңлашыла. +Югарыда бәян ителгәннәрдән күренгәнчә, шәҗәрәләр, борынгы документлар, археографик табышлар, шагыйрь Мәүла Колыйның шәхесен ачыклау өчен, шактый зур материал бирәләр. +Мәүла Колый хакында бәян ителгән әлеге фикерләр фәндә таныла да башлады дияргә мөмкин. "Татар поэзиясе антологиясе"нең 1992 елда чыккан басмасында шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турындагы белешмәдә әлеге хезмәт авторының фикерләре файдаланылды. +Таҗетдин Ялчыголның шәҗәрәсе хакында +Татар язучысы, галим һәм шагыйрь Таҗетдин Ялчыголның (1768 - 1838) тормышын һәм язма мирасын өйрәнү юлында соңгы елларда әдәбиятчыларыбызның эшчәнлеге сизелерлек артты. Археографик экспедицияләр вакытында аның әсәрләренең дистәләрчә кулъязмалары табылды, һәм алар фәнни китапханәләрдә сакланалар. Таҗетдин Ялчыголның мирасын өйрәнү юлында соңгы елларда әдәбиятчы Мәсгут Гайнетдинов нәтиҗәле генә эшләп килә. Ул заманында Таҗетдин Ялчыгол яшәгән авылларны йөреп, аның әсәрләренең кулъязмаларын тапты, аның "Рисалә-и Газизә", "Һәфтияк тәфсире", "Тарихнамә-и Болгар" әсәрләрен һәм шигырьләрен өйрәнеп, аларны текстологик әзерләп, мәкаләләр язды. Аның зур гына хезмәтенең бер өлеше "Татар әдәбияты тарихы"на да кертелде. +Ләкин бу очракта сүз Таҗетдин Ялчыголның "Тарихнамә-и Болгар" исеме белән мәгълүм булган шәҗәрәсе хакында гына барыр. Аның әсәре күбрәк үзенең нәсел тарихын бәян итүгә б агышланган. +"Тарихнамә-и Болгар" әсәре белән беренче мәртәбә 1810 елларда ук татар галиме Ибраһим Хәлфин кызыксына башлаган. Санкт-Петербургтагы М.Е. Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәнең сирәк китаплар бүлегендә "Тарихнамә-и Болгар" кулъязмасының Ибраһим Хәлфин кулыннан үткән күчермәсе саклана (ТНС 32-91, 93a б.). Әлеге хезмәттә дә аның тексты файдаланылды. 1960 - 1970 елл арда Таҗетдин Ялчыголның бу хезмәтен текстологик яктан унлап күчермәсе нигезендә тарихчы Миркасыйм Госманов өйрәнде. Аның хезмәте нәтиҗәсендә "Тарихнамә-и Болгар" әсәрендә күрсәтелгән чыганакларның берсенең дә реаль эчтәлеге булмавы ачылды. Шулай ук бу әсәрнең телен тикшерүгә багышланган хезмәтләр дә барлыкка килде. Галим Ф.С. Фәсиевнең бу өлкәдә кызыклы фәнни мәкаләсе басылды. Аның мәкаләсендә Таҗетдин Ялчыголның бу әсәрен тикшерүгә өлеш керткән галимнәргә кыскача бәя бирелә. Ф.С. Фәсиевнең мәкаләсе тирән тикшеренү һәм М.А. Госманов хезмәтендә каралган аспектларны күреп, нәтиҗәләр ясавы белән кызыклы. "Тарихнамә-и Болгар"ның мәгълүм булган барлык кулъязмалары буенча лингвистик хезмәт Уфадагы башкорт телчесе Ишмөхәммәт Галәветдинов тарафыннан башкарылды. Телче төгәл булырга тиеш. Ләкин аның хезмәтенең исемендә үк "Тарихнамә-и Болгар" авторының фамилиясен "Ялсыгулов" дип язуы бөтен хезмәтенә карата бер лингвистик шөбһә уята. Таҗетдин бине Ялчыгол үзен Яхшыкол улы дип күрсәтсә дә, "Ялсыгол" дип бер урында да атамаган. Аның шулай икәнен И. Галәветдинов китабының 29 нчы битендә рәсеме күрсәтелгән мөһердән дә күреп була. Дамир Гарифуллин тарафыннан Сарман авылында табылган әлеге мөһердә "Таҗетдин Ялчыгол углы" дип бик ачык язылган. +Хезмәтнең максаты башка булганлыктан, бу урында мәсьәләнең тарихына тирән тукталып тормастан, Таҗетдин Ялчыголның шәҗәрәсенә яңадан бер кыска анализ ясау кирәклеге сорала. Татар галимнәреннән М. Госмановның да, М. Гайнетдиновның да, Ф. Фәсиевнең дә күзәтүләренә караганда, Таҗетдиннең нәсел тарихы бик томанлы язылган һәм андагы фактлар шәҗәрәнең дөреслегенә шөбһә уяталар. Шуңа да карамастан әдәбиятта, Таҗетдин Ялчыгол шәҗәрәсенә нигезләнеп, субъектив фикерләр тарату дәвам итә. Галимнәр арасында бу шәҗәрәнең дөреслегенә ышанучылар хәзер юк дияргә дә мөмкин. Ләкин Уфадагы башкорт әдәбиятчылары һәм телчеләре аңа ныклап ябышып яталар. Хәтта академик, филология фәннәре докторы Гайсә Хөсәенов та Таҗетдин Ялчыголның Кол Гали нәселеннән булган башкорт икәнлегенә и нанып яза. +Бу шулаймы соң? Аңа карата фикер әйтү өчен, Таҗетдин Ялчыголның шәҗәр��се күчермәсеннән сәхифәләр китерик. Бер версиянең тексты Р.Г. Кузеев чыгарган "Башкирские шежере" китабыннан алынды. Китапта транскрипция белән бирелгән текстның фотокопиядә баш өлеше юк, бу, текстны транскрипция ләгәндә бозганны күрмәсеннәр өчен, шулай эшләнгәнгә охшый. Чөнки төп нөсхәдә "өчен" дип язылган сүзне "өсөн" дип язып кую башкортлаштыру өчен файдалы күренә. Тексттан өзек китереп китик: "XXIV Шежере башкир племени Айле // Миргали гыйлем тәхсил өсөн Хаварезмгә килде. Үргәнендә утыз йыл мөдәррис улды һәм анда вафат улды. Аның углы Миршәриф Үргәнечдән Хивага килде. Алтмыш йыл имам, мөдәррис улды. Хивада вафат улды. Аның углы Мирсәйед галим һәм фазыйл адәм ирде. Бик куп фәнгә хашийә итде. Ахыр гомерендә Саҗауеңдә дидеки куйдә "Фараиз" мәтненә шәрех язды. Аның углы Нурсәйед ханлык дәгъуасы кыйлды. Үргәнеч, вә Хиваны, вә Коңратны алды. Алларда йегерме өч йыл ханлык кыйлды. Ахыр кызыл башлар, Надир шаһ оругындан, килеб, Нурсәйедне ултерделәр, шәһәрне талаб китделәр. Нурсәй еднең бер калмык хатыны бар иде, хамилә (йөкле) иде. Шул хатын мәһләкәдән качыб төрекмәнгә килде. Төрекмән хатыны булды, хәмелендән Сәйдәш атлы угыл тугды. Бу Сәйдәш газим, баһадир хунириз (кансыз) улды, хәрамилек әйләде: каракалбак вә кыргыз ханының кызын угырлаб качыб, Мийач дәрьясына килде. Әй суының башында бер тубә бардыр. Ул Сәйдәш ханның йортыдыр. Анда мәкам тотды. Бу Сәйдәшдән ике угыл тугды: бери Тыныш, бери Коштаймас. Икесе бер анадан... +...Кубан йортына бардым, бер карт кемсәнәдә кунак улдым. Сөаль кылды: ни йерлек фәрзәндсәң (бала, кеше. - М.Ә.), диде. Бән әйдем: болгарлык иштәкмен, дидем... +...Безгә төб баба Тынышдыр. Бу Тынышдан ике угыл тугды: бере Көди, бери Кошчы. Бу ике угылдан куб халайыклар йәйелде. Хисабын Аллаһе Тәгалә белер... Безгә төб баба Көдидер. Мәзкур бәян улмыш бабаларның гомере мәгыум дәгелдер. Баба Көдидән Яныш тугды. Гомер мөддәте мәгыум дәгелдер. Әй дәрйасында тереклек әйләде, әмма Әй дәрйасында гарык улмышдыр (суга батып үлде. - М.Ә.). +Бу Янышдан Бәбеш тугмышдыр. Ул һәм Әй дәрйасында тереклек әйләде. Мөддәте гомере мәгыум дәгелдер. Бәбешдән Үлмәс хаҗи тугды. Хаҗә китдекендә Әчтерханда вафат улмышдыр. Гомере туксан йылдыр. Үлмәсдән Габдерахман хаҗи тугмышдыр. Габдерахман хаҗи Җилем суында тереклек әйләмешдер... Габдерахман хаҗидан Җалынбай мелла тугды. Ул Җалынбай мелла Әй буйында Кыйгы дидеке дәрйа буенда мөдәррис улмышдыр... Җалынбайдан Котлыбулат тугмышдыр. Ул һәм Ардаш дәрйасында мәкам тотмышдыр. Анда ике угыл тугмыш: Җийанчура, вә бери Җийангол, безгә баба - Җийанчурадыр. Бу һәм Әй буйында мәкам тотмышдыр. Мөддәте гомере нәмәгълүм. +Җийанчурадан Янтимер тугмышдыр. Ул һәм Әй буенда тереклек әйләмешдер. Янтимердән Мәмбәткол тугмыш. Ул һәм Арша илә Әй арасында мәкам тотмыш... Мәмбәтколдан мелла Ялчыгол тугмыш. Әй дәрйасында тереклек кылыб, гомере ахырында хаҗ таләб кылып, углы Таҗетдин илә Әчтерхан йортында тормыш. Андан Дагыстанә вармышлар. Анда Дияребәкерә варыб, углы Таҗетдин мелланы Бәкердә куйыб килде, үзе хаҗел мөслимин илә хаҗә китде. +Бән фәкыйрь Таҗетдин, атам Ялчыголны ундүрт йыл көтдем... Атамыз Ялчыголга әҗәл зәхмәте ирешде, Сон дидеке ауылга йитдекемездә дөньядан үтде, алтмыш биш йәшендә, рәҗәб айында, җәүзәнең 26 нчы йәүмендә, тарихе һиҗрәтнең 1200 нче йылында, куй йылында. +Мелла Таҗетдин мелла Ялчыголдан тумыш бер фәкыйрь..." +Р.Г. Кузеев төзегән җыентыктагы басмада шәҗәрәнең фрагменты гына китерелеп, ул Кол Галинең улы Миргалидән генә б ашланган. +Таҗетдин Ялчыголның Санкт-Петербургта М.Е. СалтыковЩедрин китапханәсендә сакланучы шәҗәрә тексты түбәндәгечә бәян ителә: +"...Баба Тукый тарих Һиҗринең тукызынчы сәнәсендә вөҗүдә килде, углы Айдар хан. +Айдар хан Шәһре Болгар тәхетенә кичте. +Зәбир бине Җәгъдә һәр икәүсе Мәдинәйә китеп, вә хәзрәти Хантал Болгарда калды (Мәдинә шәһәреннән ислам дине таратырга чыккан сәхабәләр. - М.Ә.). Баякы, хастадан сихәтләнмеш хан кызыны никах әйләйүб, берничә дәверләр кичерәкәеп, газин (соңыннан) вафат әйләде. +56 нчы баба Айдар хандин Сәйед хан тугып. Әмма Айдар хан илә Сәйед хан һәр икесе Болгарда йөз йыл ханлык сөрделәр, вә андин Солтанморат хан тугып вә ул дәхи илле йыл ханлык кылды, вә андин 57 нче баба Сәйед хандин Әмирхан тугып, вә ул дәхи илле йыл ханлык кылды. 58 нче баба Сәлим хан тугды, кырык йыл хан улды. 60 нчы баба Сәлим хандин Илһам хан тугды, вә аның заманында Җингиз хан хоруҗ әйләйүб (килеп чыгып) Илһам хан аңа вармакла бәйгать вирде (барып буйсынды), вә халайыкара тамга салдырмак Җиңгиз хандин катышдыр. +61 нче баба Илһам хандин Габдулла хан тугып, илле йыл ханлык сөрмешдер. Нам вә нишаны (исеме һәм билгесе. - М.Ә.) Аксак Тимер мәзкүрнең (югарыда әйтелгән. - М.Ә.) заманында Болгари харап әйләйуб, Габдулла ханның кәндусене (үзен. - М.Ә.) ултерде. Бу Габдулла ханның дәхи ике углы калмышдыр, бере Галим бик вә бере Алтын бикдер ки. +Галим бик заманында нәселе хан мөнкатыйг улынып (бетеп), ләкин безим бабамыз Галим бикдер. Мәзкур Галим бик горбәтлекләр чикеп (читтә йөреп. - М.Ә.), әмма зиядә галим ка... да Болгар нәхияләрендән Кашан нам кечекчә кальгада имам вә мөдәррис улып дормышдыр. +63 нче баба Галим бикдән баба Мирхаҗи тугып, ул дәхи Кашанда утыз сәнә тереклек идеп вә соңра нәһре, Зәй (Зәй елгасы. - М.Ә.) кашындагы Бараҗ диян вә Йабуз Әҗим ханда имам улмакла Зәй нәһре тамагында улмышдыр. +64 нче баба Мирхаҗидан баба Кол Гали тугмышдыр, вә мәзкур Хаварезмә китеп, анда кырык биш сәнә мөдәррис улып тормышында, әмма Хытай диярендән Туси нам кемсә Хаварезма Ибн Хаҗиби ултермәкчун гаскәрлә килеп, хәттан Хаварезмны харап, Ибне-Хаҗиби кател әйләде (үлтерде. - М.Ә.). Мән бәгъде кателдән калган кемсәләр, дөньяның икенче тарафына чыгып, бер шәһәр бина итмәклә, исемене Үргәнеҗ куйдылар. Ләкин Кол Гали шул мәһлакәдә качып кыргыз халкына варды, вә дәхи шу илә качып атасы йорты Зәй тамагына качып килде, вә өч сәнә... Зәй тамагында дәхи бер аждаһа пәйда улынмак илә Зәй тамагының халайыкы ушал (шул) аждаһадин качып нәһре Чирмешән узәринә бер шәһәр бина, вә исме Буләр куйдылар. Кол Гали Буләрдә вафат идеп мәдфундер (күмелгәндер) вә Аксак Тимернең мәһлакәсе соңында гомри ахры улмышдыр..." +"Тарихнамә-и Болгар" әсәре белән кызыксыну соңгы елларда да дәвам итә. Шәҗәрәнең кулъязма күчермәләре табылып тора. Аның бер версиясенең тулы тексты Уфа филологы, фәннәр докторы И. Галәветдинов тарафыннан текстологик әзерләнеп, урыс теленә дә тәрҗемә ителеп бастырып чыгарылды. Аның басмасындагы текст "Тарихнамә-и Болгар" әсәренең иң тулы нөсхәләреннән санала. Әлеге текст монда китерелмәде. +Таҗетдин Ялчыголның "Тарихнамә-и Болгар" әсәренең бер кулъязмасы Татарстанның Кукмара районында археограф Р. Мәрданов тарафыннан табылган иде. Сакланышы үтә начар булган әлеге кулъязманың тексты өйрәнелеп, матбугатта нәшер ителде. Шәҗәрәнең бу версиясенең дә үз үзенчәлекләре бар. +Әсәрнең язма версияләренә күз салсак, аларның бер-берсеннән аермалары барлыгы күзгә ташлана. Әлбәттә, бу гаҗәбрәк тоела, чөнки әсәр Таҗетдин Ялчыгол тарафыннан язылгач, аермалар алай күп булырга тиеш түгел. Бу очракта Таҗетдин Ялчыгол үз язмасын кабат-кабат редакцияләп язмадымы икән дигән шик туа. Югыйсә шәҗәрәләрне өйрәнү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, борынгыдан килгән текстларның кыскартылулары күзгә ташланмый. +Безнең карамакта атаклы Идегәй бинең ничә йөз еллар дәвамында Идел буеның төрле җирләрендә бер үк рәвештә язылган шәҗәрә текстлары бар. Идегәй шәҗәрәсенең берничә гасырлык язу традициясе мәгълүм. Аның тексты язмаларда үзенең тотрыклы булуы белән кызыклы. +Аларның беренчесе XVII гасырның татар әдәби ядкяре "Дастане Чыңгызнамә" китабына теркәлгән. +Икенче текст XIX гасыр урыс тарихчысы Небольсин тарафыннан Түбән Иделдә язып алынган. +Өченче версия XVIII гасырда Мәскәүдә урыс телендә тәрҗемә ителгән тексттан кенәз Б. Юсупов нәшер иткән китапка кергән. +Дүртенче версия XIX гасырның уртасындагы татар кулъязмасында теркәлгән. +Идегәй шәҗәрәсе текстларында зур аермалар күренми, алар бер-берсен тулыландыралар гына. +Таҗетдин Ялчыгол шәҗәрәсен ни өчен шундый уйдырмаларга урап язган соң? +Моңа жавап табу өчен, ул яшәгән дәвернең катлаулы сәяси иҗтимагый вазгыятен һәм Хисаметдин Мөслиминең шул елларда күренә башлаган "Тәварихе Болгария" әсәренең язылу тенденциясен белү кирәк. Шулар белән таныш булган белгеч кенә Таҗетдин Ялчыголның, узганын яшерү өчен, легендар шәҗәрә төзегәнен сиземли алыр. +Авторның чит җирләрдә озак йөреп, үз шәхесенең чыгышын буташтырып язган "Тарихнамә-и Болгар" әсәре, ул татар халкының 1773 - 1774 елларда милли-дини изүгә каршы алып барган кораллы көрәштә катнашкан берәр шәхес гаиләсеннән булмадымы икән, ди��ән фикер уята. Бу фикер яңа түгел, аңа күпләр үзлегеннән килгән инде. Без шул фикергә тулаем кушылабыз гына. Таҗетдин Ялчыголның замандашларыннан Габдерәхим Утыз Имәнинең дә 1797 елга кадәрге тормышы ачыкланмыйча кала бирә. +"Тарихнамә-и Болгар" әсәрендә түбәндәге фикерләр ята: +1) Болгар вилаяте - бик борынгы дәүләт җире; +2) ул мөселман дәүләте буларак формалашкан; +3) аның ханнары нәселен Таҗетдин Ялчыгол дәвам итә; +4) аның төрле көчле дошманнары - аждаһалар бар, ләкин явызлык мәңгелек түгел, ул бетәргә тиеш. +Мондый идеяләр XVIII гасырның 60 нчы елларында булып узган Мулла Морад хәрәкәте өчен хас булган. Ул хәрәкәт "болгарчылык" байрагы астында барган. Тарихчылар язуы буенча, мулла Морад хәрәкәтенең шигаре "Аллаһедан Болгар иленә яңарырга вәхи (хәбәр) килгән" дигән фикер була. Әүвәлге мөселман дәүләтен торгызгач, аның идарәчеләре дә кирәк була бит. Таҗетдин Ялчыголның "Тарихнамә-и Болгар" әсәре нәкъ шул ихтыяҗга җавап йөзеннән язылган дигән фикергә китерә. Бу яктан караганда, ул Хисаметдин Мөслиминең "Тәварихе Болгария" әсәре белән аваздаш. Мөслими әсәре дә "Болгар вилаятенең халкы - бик борынгыдан бирле мөселманнар, алар христианнар агентурасы булган монафикъ мөфтигә хезмәт итәргә тиеш түгел, ә бәлки әүвәлгечә мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш" дигән фикер уздырган. Бу ике әсәрнең дә турыдантуры максатлары ачык күрсәтелгән булса, аларны бик тиз җыйнап алган булырлар иде. XVIII гасыр ахыры һәм XIX гасыр башы татар җәмгыяте өчен аларның, тарихи әсәрләр буларак, әһәмияте булмаган. Тарих Таҗетдин Ялчыголга да, Хисаметдин Мөслимигә дә алдавыч фон буларак кирәк булган. Ул дәвердә бу тарихи язмалар дөресме, юкмы дип сораучы булдымы икән? Ихтимал, б улмагандыр. +"Тарихнамә-и Болгар" чын тарихи әсәр булса, анда X - XI гасырлардагы Шилки, Алмыш (Җәгъфәр), Әхмәд, Талиб, Мөэмин, Шәмгун, Мөхәммәд, Ибраһим кебек болгар әмирләренең исемнәре булыр иде, ләкин алар анда юк. +Таҗетдин Ялчыгол тарафыннан бабалары исәбенә кертелгән Габдулла хан, Галим бик, Алтын бикләр - ярым тарихи, легендар кешеләр, аларның нәселе Чыңгыз ханга барып тоташа. Ярым легендар Бәбеш, Үлмәс хаҗи, Габдерәхман хаҗи кебек бабалар Биләр шәһәреннән Тау ягына күчеп утырган Инсан бик нәселенең шәҗәрә чылбырын тәшкил итәләр. +"Ул Инсандин бер угыл тугды, Сөләйман куйды. Сөләйман углы Кадрә, углы Нурдәүләт, углы Нурхәсән углы Нурәбдәл, Нурәбдәл углы Котыш, Котыш углы Мактым, Мактым углы Игәнәй, Игәнәй углы Мөхәммәт, Мөхәммәт углы Хуҗамөхәммәт, Хуҗамөхәммәт углы Тәукил, Тәукил углы Җантай, Җантай углы Бибеш (Бәбеш), Бибеш углы Үлмәс, Үлмәс углы мелла Габдерахман, мелла Габдерахман углы Габделгазиз..." +Китерелгән шәҗәрә өзеге XVII гасыр азагында язуга беркетелгән һәм аның орфографиясе дә шул вакыттагы рәвешен саклаган. Таҗетдин Ялчыголның "Тарихнамә-и Болгар" әсәре язмалары XIX гасыр татар орфографиясе үзенчәлекләренә ия. +Искә алынган әлеге ике шәҗәрәнең борынгы өлешләрендәге өч буын исемнәренең тәңгәллеге, шулай ук беренче чыганакның монда китерелмәгән текстындагы Габдулла хан, Галим бик, Алтын бик исемнәре, сюжетларының Таҗетдин Ялчыгол әсәрендә кабатлануы, әдипнең "Дастане Чыңгызнамә" ("Чыңгыз-хан нәселе дастаны") әсәрен нык файдалануына дәлил булып тора. +Шәҗәрә авторы "Тарихнамә-и Болгар"да үзенең нәселе хакында "башкорт" дип язмаган, чөнки ул аның сословие термины булганлыгын яхшы белгән. Үзенең милләт билгесен ул - "болгарлык иштәкмен" дип саный. Мондагы "болгарлык" сүзе фәкать территориягә нисбәтне белдерә, ул үзен "Болгар вилаяте" кешесе итеп таный. X гасырдан бирле бөтен мөселман Көнчыгышы Урта Идел зонасын шул термин аша белгәннәр. "Иштәк" дип узган гасырларда Пермь һәм Себер ягы татарларын һәм башкортларны атаганнар. +Бу фактлардан чыгып, "Тарихнамә-и Болгар" әсәренең борынгы өлешен уйдырма дип уйларга нигез бар. Шуның белән бергә, Таҗетдин Ялчыголның да, Кол Галинең дә бернинди башкорт милләтенә мөнәсәбәте булмаганлыгы ачыла. +Йомгаклап әйткәндә, Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый, Таҗетдин Ялчыгол кебек шагыйрь һәм язучыларның тормышларын ачыклауда татар шәҗәрәләре җитди чыганак булып хезмәт итәләр. +Югарыда искә алынган һәм бәян ителгән сәхифәләрдән күренгәнчә, татар кулъязма китабының тарихы гаять фаҗигале була. Ул бары тик халыкның китапка, мәгърифәткә тирән мәхәббәте, аның батырлыгы, тырышлыгы аркасында гына безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Аларны саклап калу юлында күп кенә укымышлыларыбыз, галимнәребез Сәет Вахиди, Вәли Зәбиров, Альберт Фәтхи һ. б. үзләренең гомерләрен дә кызганмаганнар. +Кулъязма китаплар иске әдәби мирасыбызны өйрәнгәндә төп чыганаклар булып торалар. Аларда борынгы чорлардан алып XX гасыр башына кадәр иҗат итеп киленгән рухи мирас хатирәләребез теркәлеп калган. Шул ук вакытта борынгы кулъязма китаплар әдәбиятыбыз тарихын фальсификацияләүчеләр юлында ышанычлы дивар хезмәтен дә үти. Безнең көннәрдә барлыкка килгән "Җәгъфәр тарихы", "Бараҗ дастаны", "Шан кызы дастаны" кебек оссианизм әсәрләренең асылын ачып бирүдә татар археогра фиясенең урыны бәһасез. +Иске кулъязмаларның бер тармагын тәшкил иткән шәҗәрәләрне, урта гасыр әдип һәм шагыйрьләренең биографияләренә ачыкл ык кертү максатында кулланып, әһәмиятле казанышларга и решелде. +Гомумән алганда, беренче бүлектә татар археографик материалын анализлау юлында үзенчәлекле фәнни ысул файдаланылды. Бу ысул кулъязмаларның сакланыш дәрәҗәсенә карап кулланыла. Яхшы сакланган кулъязмаларның исеме, күчерелү вакыты, авторы кебек мөһим информацияләрне белү авыр түгел. Ләкин начар сакл анган, башы-ахыры булмаган кулъязмаларны, әсәрләрне анализлау өчен аерым ысул кирәк. Бу очракта кулъязмаларның язу каралары, аларга теркәлгән төрле язмалар басылган мөһерләр игътибарга алына. Әсәрнең теле, палеографик үзенчәлекләре, табылу тарихы хакындагы мәгълүматлар да соңгы нәтиҗәләр чыгарганда ф айдаланылалар. +Мәкалә М. Әхмәтҗановның "Татар кулъязма китабы" (Казан: Татар. кит. нәшр., 2012, 270 б.) китабыннан алынды +М. ӘХМӘТҖАНОВНЫҢ ФӘННИ ЭШЧӘНЛЕГЕ: ИСТӘЛЕКЛӘР ҺӘМ РЕЦЕНЗИЯЛӘР "ЯЗМА МИРАСЫБЫЗДА - ФӘН, ТАРИХИ ХӘТЕР, ИМАН..." +Без аның редакциябезгә килүен түземсезлек белән көтеп алабыз. Берничә көннәр күренмәсә, хафаланып, телефон номерын җыя быз. Чыбыкның теге очыннан килеп ирешкән җавап һәрвакытта да диярлек бер үк төрле була: "Ә, менә үзем дә кереп чыгармын дип тора идем әле. Бик кызык әйбергә тап булдым, бәлки, сезнең журнал өчен ярап куяр..." Ике сәгать тә үтми, ишектә Марсель абыебыз үзе күренә. Авыр портфеленнән чираттагы язмасын яисә берәр тарихи документ чыгарып сала да безне "Татар тарихы" дигән гаҗәп кызыклы һәм шул ук вакытта ифрат та катлаулы дөньяга алып кереп китә. Олуг галимебезне без сәгатьләр буе тыңларга әзер. Әмма аның вакыты чикле: "Ярар, керәсе җирләрем, эшлисе эшләрем күп", - дип, җәһәт кенә кузгала да ияләнгән сукмагы буйлап чал Кремль биләмәсендәге Мирасханәсенә юнәлә. Альманахыбызда татар археографиясенә караган язмалары белән даими катнашып килгән кадерле авторыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов, безнеңчә әйткән дә, Марсель абый белән сөйләшкәннәр күп очракта, әлбәттә, диктофонга да "эләгеп" кала. Әнә шул сөйләшүләрдән кайбер өзекләрне, укучыларыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы буласын аңлап, альманахыбыз битләрендә дә бирергә булдык. +- Марсель абый, Сез татар археографиясе өлкәсенә шактый урау юллар үтеп килеп кергәнсез: мәктәптән соң башта Казанның авыл хуҗалыгы, аннары химия-технология институтлары... Аннары кискен борылыш ясыйсыз да Казан дәүләт университетының тарих факультетына килеп керәсез... +- Миндә тарих белән кызыксыну балачактан ук бик көчле иде. Кечкенәдән үк китап укырга яраттым. Шул китапларда тасвирланган хәлләр чиксез тәэсирләндерә иде. Без Яңа Кенәрдә (ул вакытта Әтнә районы, хәзер Арчага керә) яшәгәндә, әни район башкарма комитетында машинистка булып эшләде. Ул шуннан "Совет әдәбияты" журналы алып кайта да безгә кычкырып укый. Ф. Кәримнең немецлар тарафыннан яндырылган өйдән бер хатынны алып чыгып коткарган солдат турындагы шигыре күзләремнән яшьләр чыгарган иде. Икенче-өченче классларда: "Әби, әкият сөйлә әле!" - дип, әбине аптыраттым. Китапханә безнең өй янында гына иде. Чапай турындагы кечкенә генә китапчык үзлегемнән укып чыккан беренче китабым булды. Аннары инде китапханәдәге китапларны "ашадым" гына. Әкренләп урыс телендә дә укый башладым. Өй түренә чыгып, "Царевна-лягушка"ларны абзацлап укып, үземчә урыс телендә эчтәлеген дә сөйләп утыруларның киләчәктә файдасы зур булды. +Әти-әни, киләчәкне үзләренчә күзаллап, мине гел урыс классына күчәргә өндәделәр. Ә мин: "Юк, татарча укыйм!" - дип, гел үземнекен итә тордым, чөнки кечкенәдән татар мәдәниятенә мөкиббән идем. Әмма әти-әнинең сүзен тыңлап, авыл хуҗалыгы институтына киттем. Анда баллар буенча үттем үтүен, әмма стажың юк дип, мине читтән торып уку бүлегенә генә алдылар. Мин монда укуның кызыгын тапмадым, "нәрсәгә миңа авыл хуҗалыгы" дип, химия-технология институтына барып кердем. Бу өлкә дә минем өчен ят иде. 1959 елда, егерме яшемдә Казанның компрессорлар заводына балта остасы булып эшкә урнаштым һәм ун ел буена шунда эшләдем. Ул еллар дәверендә тарих буенча үзлегемнән бик күп укыдым. Инде олылар, укымыйча кала дип борчылып, үзләре үк "тарихка бар" дия башладылар. Ниһаять, Казан дәүләт университетындагы тарих факультетының әзерлек курсларына кереп, алга таба укуны кичке бүлектә дәвам иттем. +Историографияне, ягъни тарихи фикернең үсешен өйрәнүче фәнне мин университетта уздым. Алда әйтеп үтелгән Ринат Газиевич, Сөләйман Даишев, тагын бер немец теле укытучысы Валентович бар иде әле, миңа карата һәрвакыт игътибарлы һәм яхшы мөнәсәбәттә булдылар. +Университетта фәнни эшем совет тарихчыларының татар этногенезына караган хезмәтләрен әйләнешкә кертүдән гыйбарәт булды. Мәктәптә уку чорымда әнидән азмы-күпме гарәп имлясына өйрәнеп калган идем, шул белемем менә кайчан кирәк булып чыкты! Сылтамаларын ясап, урысчага тәрҗемәсе белән кертеп җибәреп эшләгән хезмәтем Альфред Халиков һәм башкалар тарафыннан югары бәя алды һәм фәнни юнәлешемне билгеләүдә дә хәлиткеч роль уйнады дип әйтергә була. (Сүз уңаеннан шуны әйтеп китим: татар телен җүнләп белмәгән, гарәп әлифбасындагы текстларны укый алмаган кеше чын татар тарихчысы була алмый!) Мин, әдәбиятка гашыйк кеше буларак, борынгы татар әдәбиятына кереп китәрмен дип уйлый идем, татарчамның яхшы булуын, гарәп язуын тануымны белгәч, тотканнар да ИЯЛИгә, Фазыл Салих улы Фәсиевнең аспиранты итеп тәгаенләп куйганнар. Мин "Татар шәҗәрәләрен тарихи һәм тел гыйлеме күзлегеннән тикшерү" дигән тема сайладым. +- Марсель абый, безнең татар халкында шәҗәрәләр төзү киң таралган булган. Моның тамырлары каян килә? +- Шәҗәрә - ата-бабалар тарихы турындагы борынгыдан килгән хәбәрләрне саклаучы чыганакның исеме ул. Шәҗәрәләр беренче чиратта дәүләтчелек традициясе буенча килә һәм соңрак ислам традицияләре белән дә ныгытыла. Язу культурасына ия булган татарда шәҗәрәләр авыл җирләрендә дә таралып, гомуммилли күренеш буларак ныгыган. +Татар шәҗәрәләре белән кызыксыну XVIII гасырда көчәя. Моның сәбәбе - Россия монархиясенең урыс булмаган халыкларны ассимиляцияләп, алардан ярсып-ярсып урыс ясарга керешү сәясәте нәтиҗәсендә илдә милләтара зур каршылыклар килеп чыгу. 1552 елда үзенең дәүләтчелеген югалткан милләтебез 1775 елга кадәр явыз империянең регуляр армиясе белән канкоюлы сугыш алып бара. Властька килгән Екатерина II исә урыслаштыру процессын ашыкмыйча, мәкер һәм ��әйлә белән алып бару юлларын сайлый. Менә шул чорда татар халкына, үзенең мәдәни йөзен азмы-к үпме саклап калу өчен, шартлар туа. Бик нык туздырылган элита катламын шәҗәрәләр ярдәмендә тәртипкә китерү мөмкинлеге ачыла. +- "Татар шәҗәрәләре" исемле теоретик хезмәтегез бүгенге көнгә әле тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәгән булса да, шәҗәрәләребез буенча монографик хезмәт булып тора. Сезгә кадәр бу өлкәдә фәнни эзләнүләр алып барылганмы? +- Миркасыйм Госмановның бер-ике мәкаләсе бар иде һәм "Татарские исторические источники XVII - XVIII веков" исемле монографиясе. Беркадәр мәгълүмат Каюм Насыйри хезмәтләрендә сакланып калган. Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре ул вакытта чыкмаган әле. Алга таба инде аның "Шура" журналында басылган язмалары белән танышырга мөмкин булды. Басмаларга тап булган шәҗәрәләрнең күпчелеге археографик экспедицияләрдә үзем туплаган материаллар, шулай ук Мирасханәдә, Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә ачыкланган текстлар. Аларда шулай ук ИЯЛИ хезмәткәрләреннән Фазыл Фәсиев, Ленар Җамалетдинов, Дөрия Рамазанова, Айдар Гайнетдинов, Сарманнан Дамир Гарифуллин, Әлмәттән Рәфикъ Әмирханов тапкан шәҗәрәләр дә бар. +- Сез үз гомерегездә хисапсыз күп археографик экспедицияләрдә булгансыз: Татарстаннан тыш, күршедәге Марий Эл, Башкортстан республикалары, Пермь, Оренбург, Рязань, Курган, Әстерхан өлкәләре һ. б. Сез алып кайткан чыганаклар, фәнни яктан кыйммәтле табышлар булудан тыш, шул төбәктә яшәүчеләрнең тарихи күзаллауларын һәм рухи дөньясын баеткан. Моның күркәм мисалларын үз күзләребез белән күреп инанырга туры килде (мәсәлән, Яшел Үзән районының Ислам авылында, Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә, Марий Эл Республикасында). Арада иң уңышлы экспедициягез дип кайсын саныйсыз? +Иң беренче экспедициямдә 1972 елда, аспирантурада укый башлагач, ноябрь аенда Фазыл абый белән Яшел Үзән районына чыгып киттек. Археографлык эшчәнлегем моннан 42 ел элек әнә шулай башланды. Карагуҗа, Чүриле, Күлбаш, Кармыш һәм башка авылларда унбиш көн буе йөреп, бик күп кулъязма табып кайттык. Ял иттек тә шул ук районга, Иделнең Тау ягына (Сара Садыйкова туган Тутай авылы тирәсе) чыгып киттек. Ул арада көннәр суытты, кар күренә башлады. Бер бабайда утыра торгач, төн җиткәнен сизми калганбыз. Бабай әйтә: "Кунып кына кал инде!" - ди. Калдым. Фазыл абыйның коты алынган, төн буе кайгырып яткан, кая микән бу дип. +Икенче елны Казан артына чыгып китеп, 120 көн йөрдем. 700 гә якын кулъязма табып алып кайттым. Әтинең туган авылы Олы Мәңгәрдә тапкан китапта 54 шәҗәрә бар иде! Дөрес, күп битләре ертылган, 30 нчы елларда эзне буташтыру өчен. Ул чорда кулъязмалар күп әле, тик халык аларны бирергә курка иде: "Исемемне язып куйма, яме!" - дип, шикләнеп кенә бирәләр иде. +1975 елда, Ризаэддин Фәхреддин архивын өйрәнү максаты белән, Уфага бардым, әмма уфалыларның мине архивка кертәсе килмәде. Галимнең икенче архивы Петербургта саклана, шунда киттем. Барсам, материалларга тасвирлама эшләнмәгән икән. "Әйдәгез, үзем ясап бирәм!" - дидем. Чыганакларны укып, урысчага тәрҗемә итә башладым. Ярдәмгә бер ханымны билгеләделәр. Фондта 150 ләп татар шәҗәрәсе бар иде. Хезмәтем өчен миңа шулардан 60 биттән артык күчермә эшләргә рөхсәт бирделәр. +- Фәндә татар халкының этногенезына карата ике төрле караш яшәп килә: күпчелек галимнәребез "Без Идел буендагы Бөек Болгар дәүләте варислары" дип барганда, Сез этник чыгышыбызны Алтын Урда дәүләте, төгәлрәк әйткәндә, Алтын Урда таркалганнан соң күптөрле төрки кабиләләрдән оешкан Нугай Урдасы белән бәйләп карыйсыз. "Память о предках татар Поволжья и Приуралья: Судьба татар Ногайской орды" (2007), "Нугай Урдасы" (2009) исемле хезмәтләрегездә әлеге карашыгызны тарихи чыган аклар белән дәлилләп бирәсез. Әлеге караш Сездә кайчан туды? +- Бик күптән. Әле фән белән җитди шөгыльләнә башлаганчы ук, матур әдәбият белән беррәттән бик күп тарихи әдәбият та укыдым. Каршылыклы сораулар шул вакытта ук туа башлады. Мәсәлән, X гасырда Бөек Болгарга килгән гарәп сәяхәтчеләре андагы халыкның галимнәрне агач башына асып куюы, кызларын гарәпләргә сатып җибәрүе турында яза... Белемгә, мәгърифәткә омтылган халык (ә безнең татарга нәкъ менә шушы сыйфатлар хас) моны эшли аламы? Аннары, Бөек Болгарның китаплары да юк, әгәр булса, алар дөньяга чыкмый калмас иде. Укымышлы кешеләре Хорасанга китә, ә анда бит - шигыйләр. Болгарда куфи язуы гамәлдә йөри, ул да шигыйләрдән калган. Болгар теле әдәби тел түгел, алар әдәби тел "бары тик гарәп-фарсы теле генә була" дип фикер йөрткәннәр. Без Болгарның элеккеге мәдәниятен белмибез, аны чагылдыручы тарихи ядкярләр сакланмаган. Андагы ташбилгеләр Болгар дәүләте 1236 елда мөстәкыйльлеген югалтып, Алтын Урданың бер олысы булып яши башлаганнан соңгы чорга карый. Тамырларыбызны Болгар дәүләте белән генә бәйләп карау - СССР яшәгәндә татар тарихы өстенә куелган чикләүләр нәтиҗәсе ул. Узган гасырның соңгы чирегендә тарихи чыганакларга карата карашның үзгәрә башлавы, хәтта ки авылларда яшәүче һәвәскәр тарихчыларның да архив материалларына мөрәҗәгать итеп, үз язмаларында файдалана башлавы фән өчен дә бик уңай күренеш булды. Шуның белән беррәттән, тарихыбызны Татарстан чикләре белән генә чикләү дә юкка чыкты. "Нугай Урдасы" исемле хезмәтебез археографик экспедицияләр вакытында табылган автохтон татар язма чыганакларга - шәҗәрәләргә һәм эпитафик язмалар системасына таянып иҗат ителде. Идел белән Урал арасында яшәгән бабаларыбыз тарихына кагылышлы 70тән артык язма тарихи чыганак арасында болгар этногенезына караган язмалар да бар. Китерелгән шәҗәрә текстлары татар халкының Нугай Урдасы варислары булуын раслау өчен тулысынча җитәрлек. +- Әлеге хезмәтегездә Сез мәшһүр тарихи ядкярәребездән саналучы "Дастане Чыңгызнамә"дән өзек ��итерәсез. Анда Чыңгыз ханның кабиләләр башлыкларына - биләргә аерымлык билгеләре бүлеп бирүе тасвирлана: "Андыйн соң Җиңгиз хан әйтди, - Әй Кыбчак би, синең агачың Карама, кошың Бөркөт, вә ораның "Тук Саба", тамгаң тарак улсун" (Нугай Урдасы, 11 бит). Бүген Интернет челтәрендә безгә кардәш төрки халыклар - казакълар, үзбәкләр, кыргызлар, каракалпаклар һәм башкалар арасында барган форумнарны күзәткәндә, аларның үз генеалогиясенә булган мөнәсәбәте, шәҗәрәләрен, нәсел тамгаларын, хәтта оран, агачларын белеп аралашулары сокландыра. Без инде оран, агачлар турында сүз алып бара алмыйбыздыр, әмма бит тамгалы ташбилгеләр зиратларыбызда шактый очрый? Ул тамгалар бездә дә Алтын Урда чорыннан ук килә дип әйтә алабызмы? +- Тамга ул - пичәт, ярлык. Ул күбрәк күчмәннәргә хас. Тамганы мал-туарларга салганнар. Татарстан территориясендә, Лаеш районында бүген дә борынгыдан калган Тамгачы авылы бар. Идел елгасы буйлап килгән тауарга тамга сала торган урын булган ул. Тамганың тарихы безнең эрага кадәрге чорларга барып тоташа. Рун язуы бит - әнә шул тамгалар системасы. Аларның бездәге кабер ташларына килеп керүе Нугай Урдасы белән бәйле. Идел буенда яшәгән нугайлар ел саен ат сатканнар - 25-26 шар меңгә җиткән сатылган атларының саны! Атларның арт санына тамга сугылган. Кораллар да тамгалы булган. Әлбәттә, гасырлар узу белән, элеккеге тамгаларга үзгәрешләр керә бара, чөнки нәсел ишәя. Тамгаларга бик сак карарга кирәк. Аларның когортасын җыеп, рун әлифбасы белән чагыштырып өйрәнгәндә генә, мәгънәләрен дөрес итеп ачыкларга мөмкин. Бүгенге көндә татар галимнәре арасында тамгаларны өйрәнүчеләр юк түгел - димәк, киләчәктә тамгалар буенча кызыклы ачышлар килеп туар дип өметләнә алабыз. +- Сез озак еллар дәвамында Мирасханәбезнең, ягъни Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фондының мөдире булып тордыгыз. Мирасханәдә 8000 нән артык кулъязма саклануын һәм шуларның 6000 гә якыны Сезнең тарафтан эзләп табылган хәзинә икәнлеген беләбез. Бүгенге көнгә ничә кулъязма тасвирланган? Сезнең эшегезне алга таба дәвам итәрдәй шәкертләрегез бармы? +- Кулъязмаларның 5800 гә якыны тасвирланган. Кулъязмалар белән эшләү өчен, гарәп әлифбасын тану гына җитми (гарәп язуының бит әле үзенең тәгъликъ, сөлес, нәсех, нәстәгъликъ төрләре бар), тикшеренүче галим тарих, тел-әдәбият, фольклор өлкәләрендә тирән әзерлекле булырга тиеш. Мин алты аспирант әзерләдем, алар минем дәвамчыларым булыр дип өметләндем. Гомумән, Мирасханәдән мин киләчәктә Татар Кулъязма институты үсеп чыгар дип хыяллана идем. +- Марсель абый, Сез татар дөньясында туры сүзле, какшамас ихтыярга ия шәхес булып калкып торасыз. Әлеге сыйфатлар гаиләдән киләме, әллә бу тормышның "ачы тәҗрибә авазы"мы? +- Икесе дә бардыр. Әтиемә чын ир-атлар холкы хас иде. Өч яшен дә әнисеннән, 1921 елгы ачлыкта әтисе��нән дә калып, үги ана кул астында бик күп җәфалар күрә. "Ун-унике яшьләремдә булганмындыр, үги анамның атыбызны санламавын, өшәндерүен күреп, түзмәдем, сәнәк тотып артыннан куа киттем", - дип сөйли иде. Аны тәрбиягә урта хәлле крестьянга бирәләр. Әлеге кеше, ялчы тотасың дип гаепләнүдән куркып, әтине мөстәкыйль тормыш сукмагына чыгарып җибәрә. Әти гомере буе җаваплы эшләрдә, күбесенчә райкомда эшләде. Бронь бирелгән булса да, үзе теләп сугышка китеп барды. "Бервакыт Яңа Тазлар урамы буйлап бара идек, бер хатын: "И балалар, шушы гәүдәләрегез белән ничек йөрисез, безнекеләр күптән үлеп бетте бит инде!" дип килеп ябышты..." - дип сөйли торган иде сугышка китүе турында. +- Тальян гармунда уйнавыгызны беләбез. Бу да әтиегездән киләме? +- Әйе. Әти сугышка киткәч, гармунны әледән-әле әниебез кулына ала башлады, көйләр чыгарырга да өйрәнде. Качып кына мин дә гармунны тоткалый башладым, аннары инде ныгытып үзләштердем. Шунысы кызык: гомерем буе уйнаган тальянның бас ягы яңгырашын чынлап торып соңгы вакытта гына тоя башладым. +- Вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләрегезнең бик күбесе татар теленең бүгенге хәле, киләчәк язмышы белән бәйле гамьле уйланулардан, тирән борчылулардан туган. Тел язмышы турында сөйләп авыз суы корытучыларның кайберләре үзенең газиз баласына туган телне бирергә "оныткан" булып чыга. Авылдан чыккан, шактый еллар татар мәдәнияте өлкәсендә җаваплы урыннарда эшләгән бер ханым, Кытайдан килгән татар яшьләренең татар телендә иркен сөйләшүенә гаҗәпләнеп, бердәнбер кызының бер авыз татарча сөйләшмәве турында сөйләп торды. Сезнең юрист профессиясе сайлаган өч улыгыз да теттереп татар әдәби телендә сөйләшә. +- Ни чәчсәң, шуны урасың инде. Мин улларыма кечкенәдән үк: "Чит телегезне бусага аша алып кермәгез, урамда калдырыгыз!" - дип әйтә килдем. Безнең татар теленең сүз байлыгы 400 меңгә якын дип исәпләнә. Фигыль формаларыбыз - үзе бер дәрья. Татар теленең кодрәте теләсә кайсы фәнне, фәлсәфи фикерне җиткерергә дә, сүз, фикер көрәштерергә дә, хакыйкатькә ирешергә дә, күңел тынычлыгы табарга да җитә. +- Халык арасында йөргәндә, кайберәүләр авызыннан "Юраулар, ырым-шырымнар турында язасыз. Бу бит - ислам диненә каршы килү" дигән кебегрәк сүзләр ишетәбез. Әлеге кешеләргә җавап ны Сез дән, "Татар халкының борынгы ырым-арбаулары һәм төрле фал на мәләре" (Казан, 2012) китабы авторыннан да ишет терәсе килә... +- Адәм баласы, уйлау сәләтенә ия булганнан бирле, үзе һәм тирә-як табигатьнең, галәмнең үзара бәйләнеше барлыгы турында гениаль фикергә килгән. Күпьеллык күзәтүләр, тәҗрибәләр нигезендә вакыйгалар, күренешләрнең бер-берсе белән логик бәйләнеше барлыгын исбатлаган. Аналитик фикерләү нигезендә туган күпьеллык тәҗрибә-белемнәре катлаулы фаллар системасы булып формалашкан. Фалнамәләрне гарәп философлары төзегән. Алар кытайларда да бар. "Козгын фалы", "Мәлхәмә", "Төш юрау китабы" һәм башка борынгы ядкярләр - безнең фикер хәзинәбез, белем һәм тормыш хәзинәләребезне тәшкил итәләр. +- Марсель абый, галим буларак башкарган фәнни хезмәтегезнең зурлыгын һәм колачлылыгын аңлау өчен, берничә басмагызның исемен атау да җитә: "Татар кулъязма китабы" (1998), "Татар шәҗәрәләре" (1995), "Төш юрау китабы" (1991), "XVII - XVIII гасыр татар ташбилгеләре" (2011), "Олы Мәңгәр тарихы" (2000), "Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы" (2002, 2009)... Ун китаптан торган "Татар шәҗәрәләре" өчен 2013 елда Сез Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек булдыгыз. Әйтегез әле: Сез үзегезне бәхетле галим дип саныйсызмы? +- Әйе, мин үземне бәхетле археограф дип саныйм. Баш өстемдә атаклы татар археографлары Сәет Вахиди, Гали Рәхим, Вәли Зәбиров, Нур Алимов һәм башкаларның гомерен өзгән 1937 ел куркынычлыклары юк иде. Шулай ук Н. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә директоры, татарның бөек археографы Альберт Фәтхинең хезмәтен "макулатура ташыйсыз!" дип мыскыллаган Гурьянов кебек чиновниклар изеп тормаганга да бәхетле идем. +Кырык елдан артык вакыт эчендә меңәрләгән чакрымнар узарга, исәпсез-чутсыз авылларга барып җитеп, дистә меңләгән татар халкы вәкилләре белән очрашырга туры килде. Меңнәрчә кулъязмалар, документлар, шәҗәрәләр тупланды. Кулым, аягым, телем белән эзләп тапкан ул мираста - фән, мәгариф, тел, әдәбият, фольклор, сәнгать, хокук, дин, тарихи хәтер, иман... - кыскасы, милләтебезнең тарихта калдырган эзләре. Дошманнарыбыз аларны юк итәргә, безне әлеге мирастан аерып куярга тырыштылар һәм хәзер дә тырышалар. Мин халкыма болай дип әйтер идем: Татарларым! Бу язма истәлекләр - безнең үткәнебез ул. Иң кадерле хәзинәбезне - борынгы телебез белән берлектә язма мирасыбызны югалтсак, без дә югалачакбыз һәм инде үзебезнең аерым милләт булганлыгыбызны беркайчан да исбатлый алмаячакбыз... Аң булыйк, уяу б улыйк! +...1998 ел. 22 октябрь. Казан дәүләт университетының махсус гыйльми советында докторлык диссертациясен яклау бара. Темасы - "Яңа археографик материаллар һәм аларның татар әдәбияты тарихын өйрәнүдәге әһәмияте". Оппонентлар - филология фәннәре докторлары, профессорлар Р.К. Ганиева (Казан), Ә.Б. Халидов (С.-Петербург), Ә.З. Нигъматуллин (Уфа), хезмәтне сизгер гыйлем бизмәненә салып, һәр яклап тәфтишли, аның бүгенге фән таләпләренә җавап бирү-бирмәве, принципиаль яңалыгы, зарурияте хакында фикер йөртә. Әлбәттә, аерым җитешсезлекләр, кытыршылыклар да игътибардан читтә калмый, тәнкыйди сүзләр дә әйтелә. Ләкин, нигездә, диссертация яңалыклы чишелеш тапкан хезмәт, әдәбият белеме өлкәсендә генә түгел, бәлки, берничә фән "ялганышы"ндагы казаныш, гомумән, иҗтимагый-гуманитар фәнгә лаеклы өлеш дип бәяләнә. +Әлеге җитди сынау һәм рухи тантананың үзәгендә күренекле галимебез - Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов тора. Яклау барышында ул хезмәтнең зарурлыгын, максатын, гамәлгә кую хасиятләрен бәян итеп, киң эрудициясен күрсәтә, һәртөрле сорауларга нигезле җавап биреп, уңышлы имтихан тота. Нәтиҗәдә хезмәт югары бәя ала, ә диссертантка бертавыштан филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирелә... +Әйтергә кирәк ки, үз һөнәрләренә гашыйк, тырыш, кулларында ут уйната торган байтак шәхесләрне беләм мин. Әмма шулай да Марсель Әхмәтҗанов кебек үз шөгыленә илаһи дәрәҗәдә мөкиббән киткән, гыйлемне яшәү кыйбласы иткән затларны шактый сирәк очратырга туры килде. Марсель әфәнденең иҗади колачына, кызыксыну, аралашу даирәсенең киңлегенә хәйран калырлык. Тәүлегенә 16 - 18 әр сәгать эшләүче бу галимнең хозурында кемнәргә генә юлыкмыйсың да, аның катнашында нинди генә эшлекле әңгәмәләргә шаһит булмыйсың! Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән, ыгы-зыгыдан нык арыса да, Марсель әфәнде өстәмә гамәлләргә дә үзендә вакыт таба, хәтта, эш урынына килеп, шимбә-якшәмбе көннәрендә дә китап, язу-сызу белән әвәрә килә. Бу күркәм сыйфатларны аның киң күңеллелеге, ярдәмчеллелеге тагын да тулыландыра. +Тирән кызыксынучан, киң белемле, ул бер үк вакытта телче дә, фольклорчы да, әдәбиятчы да, текстолог та, этнограф та, археограф та, тарихчы да, хәтта ки шагыйрь дә. Әлбәттә, кызыксыну офыклары да биниһая киң. Шуның өстенә Марсель Әхмәтҗанов коры кабинет галиме генә түгел - ул Татарстанны, аның йөзләгән авылларын, андагы зиратларны аркылы-торкылы җәяүләп (!) берничә кат "айкап" чыккан кеше. Борынгы кабер ташларының мүкләнеп, яшелләнеп кыршылып беткән язуларын барлаганда, ничәмә-ничә чалбарларының тез башлары сизерәп беткән аның. Галимнең фәнни карашлары, дәлилләре, гөманнары белән килешергә яки килешмәскә, фаразларын кабул итәргә яисә итмәскә мөмкин. Ләкин шунысы бәхәссез: үз хөкемен ул "җиде кат үлчәп бер кат кис" кенә түгел, бәлки "җитмеш кат үлчәп, бер кат кис" принцибына нигезләнеп чыгаручылардан. Чөнки фәнгә кәсеп дип түгел, бәлки намус, вөҗдан эше дип карый. +Марсель Ибраһим угылы Әхмәтҗанов шомлы-фаҗигале 1939 елның 26 мартында хәзерге Лениногорск төбәгенә керә торган Шөгер район үзәгендә дөньяга килә. Әнисенең ыру-тамырлары шул Иске һәм Яңа Шөгер авыллары белән бәйле. Дүрт кешелек гаилә дәһшәтле сугыш чорында, 1943 елның февралендә, хәзерге Арча төбәгендәге Яңа Кенәр авылына килеп төпләнә. Булачак галим 1947 - 1957 елларда Яңа Кенәр урта мәктәбендә белем ала, шул чорда ук программадан тыш төрле-төрле китаплар укый, татар халык иҗатына бәйле әдәбият туплау белән мавыга башлый. Ләүхелмәхфузында язылган булгандыр инде: кече яшьтән үк телгә, әдәбиятка, тарихка ихлас күңел куя. Ләкин менә бәла: әти-ә нисе улларының әдәбият-тарих белән кызыксынуын өнәми, аның "саллырак" һәм төшемлерәк профессия кешесе - инженер булуына өмет баглый. +Әти-әнисенең теләгенә буйсынып, үсмер егет башта читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында укып ала, аннары, Казанга күчеп килгәннән соң, химия-технология ин��титутының кичке бүлегенә кереп карый, ләкин ярты елдан монысын да ташлый. Чөнки андагы гыйлемнәргә күңеле тартмый. Кенәр егете, һаман да иске "чирен" оныта алмыйча, татар тарихы, тел, әдә бият мәсьәләләре, фольклор, борынгы кулъязма китаплар белән "җенләнү"ен дәвам итә. Марсельгә күренекле тюрколог Әмир Нәҗипнең 1956 елда "Совет әдәбияты" журналында басылып чыккан борынгы әдәбият истәлекләренә багышланган ике фәнни- популяр мәкаләсе аеруча көчле йогынты ясый. +Ниһаять, тормышның үзенчәлекле агышы булачак галимне күптәнге хыялы белән "кавыштыра". 1963 елда ул Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга керә, кичке бүлектә гыйлем өстәп, вузны 1968 елда тәмамлый. Килере чикле генә гаиләдән чыккан авыл егетенең уку һәм яшәү шартлары авыр була, башлыкүзле булганнан соң (1966), кыенлыклары тагын да ишәя. Бу чорларда иң изгәне фатир мәсьәләсе була, әлбәттә. Очны-очка ялгау, тормышны алып бару өчен, Марсель Әхмәтҗанов 1957 - 1968 елларда әле бу, әле теге предприятиедә эшли, яраткан шөгыле өчен вакыты бик аз кала. Шуңа да карамастан бик тырышып укый, лекцияләрне бирелеп тыңлый, конспектлар яза, имтиханнарны да зур күтәренкелек белән "бик яхшы" һәм "яхшы" билгеләренә генә тапшыра. Фатиры булмау сәбәпле, үз белгечлеге нигезендә тиз генә эшләп китә алмый. Торак мәсьәләсен хәл итү өчен, гаилә башына Казан авиация предприятиеләре белән бәйле бер оешмага инженертоваровед хезмәтенә керергә туры килә. Ниһаять, аңа 1969 елда Казан уртасындагы иске генә бер йорттан фатир бирәләр. Уку, эш, фатир юнәтү кебек проблемалар белән мәш килеп йөргәндә үк, Марсель әфәнде энциклопедик белем иясе, әдип Н. Исәнбәт, галимнәрдән А. Фәтхи, Ф. Вәлиевләр белән очрашып, аралашып яши, алар белән үзлегеннән тапкан борынгы кулъязмалар, фольклор материаллары, татар сәнгатенә караган җисемнәрне күрсәтеп фикер алыша. Бу өч шәхеснең һәркайсысы Марсельгә игътибарлы булып, аның эшләрен хуплап, файдалы киңәшләр биреп тора. Шушы даирәнең шифалы йогынтысын татыган Марсель Әхмәтҗанов авиация предприятиеләрендә "бил бөккән" чорында ук Казанга якын районнарга кыска вакытлы археографик экспедицияләргә чыга. Ул Татар Алаты, Ары, Олы Мәңгәр, Түбән Оры, Иске Кенәр, Сөрде авылларында була, анда йөз иллеләп борынгы кулъязма туплап, күбесен Казан университетының фәнни китапханәсенә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеген җитәкләүче А. Фәтхигә тапшыра. +Бу - татар мәдәнияте өчен авыр еллар. Милләтпәрвәр эшл еклеләр эзәрлекләнә, газета-журналларның тиражы кими, татар мәктәпләре ябыла, татар теле кысрыклана иде. Ләкин барлык кыенлыкларга, киртәләргә, тискәре рухи вазгыять хөкем сөрүгә карамастан, булачак галим балачак хыялыннан ваз кичми, милли тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, тарих белән кызыксынуын дәвам итә. 1972 елның көзендә Марсель әфәнде, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантура��а керү өчен, имтиханнар тапшыра. Анда аны тел галиме, өлкән фәнни хезмәткәр Ф. Фәсиев тел тарихы бүлегенә керергә инандыра. Конкурс имтиханнарын шушы белгечлеккә "төбәп" тапшырган һәм аспирантурага аяк баскан Марсельнең фәнни җитәкчесе итеп бу "могҗиза"ны үзе табышкан Фазыл Салих улы Фәсиев билгеләнә. Кенәр егетенең "бәхете баса": аңа инде берничә ел дәвамында кызыксынып, өйрәнеп килгән татар шәҗәрәләренең телен тикшерүгә багышланган тема бирелә. +Кул астында шәҗәрә материаллары күп булмаганлыктан, архивларда исә аларның җыелмалары тупланмаганлыктан, аспирант алдына беренче чиратта яңа текстологик язмалар эзләп табу бурычы килеп баса. Фәнни җитәкчесенең оештыруы белән 1972 елның ноябрендә үк, Фазыл ага белән берлектә, Марсель Татарстанның Яшел Үзән төбәге Кара Хуҗа, Каратмән, Чүрчиле, Күлбаш, Кармыш, Олы Җәке авылларына археографик экспедициягә чыга. Эшне бик борынгы, зур тарихлы Кара Хуҗа авылыннан башлап, алар тирә-яктагы авыллардан дүрт-биш көн эчендә йөздән артык китап туплый. Остаз белән "шәкерт" биредә Казан ханлыгы дәвере белән бәйле Кара Хуҗа нәсел шәҗәрәсе фрагментларын, Үтәк шәҗәрәсен таба, тарихи топография буенча мәгълүматлар, фольклор матераллары, ономастикага караган мәгълүматлар җыйный, Кара Хуҗа авылы зиратында Казан ханлыгы дәверендә куелган каберташ язмалары барлыгын ачыклый. +Бу төркем авылларын "сөреп" чыккач, Ф. Фәсиев белән М. Әхмәтҗанов шул ук айда Иделнең Тау ягындагы Күгеш авылына килеп туктый һәм шушы тирәдәге берничә авылдан янә бай гына кулъязмалар коллекциясе, шәҗәрә үрнәкләре табып ала. Табылган кулъязмалар арасында иң әһәмиятлесе Татар Танае авылының зур шәҗәрә китабы була. Анда Татар Танаеның берничә буын нәсел тарихы бирелә. Шулай ук Карашәм, Күгәй авылларында табылган шәҗәрә үрнәкләре дә зур әһәмияткә ия булып чыга. +1972 елның менә шушы кара көзендә Марсель әфәнденең археографик экспедицияләргә даими чыгуы башлана. Беренче максатчан экспедиция нигездә уңышлы була, "яшь" аспирант чыныгу ала. 1973 елның бөтен җәен һәм сентябрьнең яртысын тынгысыз егет Татарстан авыллары буйлап археографик экспедициядә йөреп уздыра. Беренче чиратта эзләгән әйберләре, әлбәттә, шәҗәрәләр була. Ләкин алар кулъязма китаплар белән бәйле булганлыктан, Марсель гарәп имлясындагы барлык очраган истәлекләрне дә "биштәр" төбенә озата тора. Бу елда ул Казан артының Арча (Әтнә), Биектау, Балтач, Мамадыш, Саба (Теләче), Балык Бистәсе һ. б. төбәкләрдәге йөзләгән татар авылын айкап чыга. Экспедицияләр барышында булачак галим һәр авылның зиратын, андагы ташлардагы эпиграфик язмаларны, шулай ук шәҗәрәләр, топонимнар, борынгы җыеннар, кушаматлар, авыл тарихына караган риваятьләрне өйрәнә. Ләкин болар белән генә дә чикләнми. Авылларда узган археографик экспедицияләрнең максатын аңлатып, җирле радио аша чыгышлар ясый, кулъязма мирасыбызның әһәмияте ��урында район газеталарында мәкаләләр бастыра. Юлга фотоаппарат белән чыкканлыктан, тарих өчен әһәмиятле булган истәлекләрне, кабер ташларын төшереп, бөтен бер тупланма җыя. Шулай итеп, 1972/73 ел "сезонында" Марсель Әхмәтҗанов җәмгысы 132 көн (!) экспедицияләрдә йөри, Татарстанның Тау ягы һәм Казан артындагы 150 дән артык авылында эз калдыра. Шушы сәфәрләре дәвамында 600 дән артык кулъязма китап, дистәләрчә шәҗәрә "кулга төшерә", берочтан бихисап фольклор материаллары туплый һәм, инде әйтелгәнчә, татар эпиграфик ядкярләре белән таныша. +Икенче һәм өченче уку елында археографик экспедицияләргә барлыгы 140 көн сарыф ителә, аспирант хәзинәсендә яңадан-яңа табышлар көшеле пәйда була. Кайбер кыйммәтле ядкярләргә ул Ленинград, Уфа шәһәрләренең фәнни архивларында да юлыга. Традиция буенча, Марсель әфәнде борынгы кулъязмаларны саклау турында бу юлы да киң аңлату эшләре алып бара, җирле радиодан чыгышлар ясый, бер-бер артлы мәкаләләр бастыра. +Интенсив экспедицияләрнең фәнни эш өчен әһәмияте зур. Җитәрлек дәрәҗәдә татар шәҗәрәләре текстларын туплау Марсель әфәндегә кандидатлык диссертациясен хәтта срогыннан алда төгәлләргә мөмкинлек бирә. 1975 елның көзендә ул диссертациясен өстәлгә китереп тә сала. Гөнаһ шомлыгына каршы, шул ук елның азагында бөтен СССР буенча диссертация яклау советлары гамәлдән чыга, аларның кайчан торгызылачагы да мәгълүм булмый. Фәнни хезмәтләргә яңа таләпләр куелачак икән дигән хәбәрләр дә тарала. Шул сәбәпле Марсельнең дә яклау мәсьәләсе билгесез вакытка һавада эленеп кала. +Ләкин диссертациясе якланмаган дип тормыйча, шактый әзерлекле "яшь" белгечне Институтның тел бүлегендә эшкә калдыралар, ә озакламый әдәбият бүлегенең яңа оешкан текстология төркеменә күчерәләр. Күнегелгән гадәте буенча, Марсель әфәнде биредә дә даими төстә археографик экспедицияләргә чыга, тоташтан кырыгар көн республика салаларын "айкап" йөри, ел саен 200-300 данә кулъязма китап җыеп кайта, аларны тасвирлый, аннары Институт архивына тапшыра. Күбесе таушалган, карасы уңган, гарәп язулы, гарәп-фарсы, гомумтөрки тәгъбирләр белән "шыплап тутырылган" китапларны "дәвалау", уку, тасвирлау өчен, күпме түземлек, вакыт, көч сарыф итәр - гә, күз нурын түгәргә туры килгәнен галим үзе генә белә торгандыр. +Фәнни хезмәткәрлегенең башлангыч чорында ук Марсель Әхмәт җанов Г. Ибраһимов әсәрләренең тарихка караган VII томын төзүдә беркадәр катнаша. 1976 елда ул инде Һ. Такташ әсәрләренең күптомлыгын төзү эшенә тартыла. Саный торгач, шагыйрьнең әсәрләре өч җилдкә җитәрлек дип табыла, шуның берсе Марсель әфәндегә тәгаенләнә. Такташның моңарчы бер һәм икe томлы әсәрләр җыелмасы гына нәшер ителгән иде. Алар академик басмалар түгел, ә популяр характердагы җыентыклар булды. Галимгә тапшырылган томга шагыйрьнең драма әсәрләре, аларның вариантлары, хатлары, көндәлекләре, документлары, почтасы керергә тиеш була. Ләкин ул материалларны ике томга бүлеп урнаштырырга карар кылына. Шулай итеп, Марсель Такташның берьюлы II һәм III томнарын төзүдә катнаша. +Әйтергә кирәк ки, Һади Такташ әсәрләрен гарәп имлясында гына язган диярлек. Аның әсәрләрен яңалифтә биргәндә, еш кына яңа сәяси вазгыятькә яраклаштырып басканнар, ә төрле план сызылмалары, әсәрләрнең вариантлары, хатлары гарәп графикасында гына калган, аларга бертөрле дә аңлатма-искәрмәләр бирелмәгән. Шунлыктан шагыйрьнең шәхси тормышы да, иҗат лабораториясе дә өйрәнелмичә калган. Менә шушы кимчелекләрне бетерү юлында Марсель әфәнде армый-талмый эшли, шагыйрьнең замандашларыннан, аны күргән-белгән кешеләрдән байтак кызыклы истәлекләр язып ала, туганнары белән таныша, алар белән хат алышып яши. Такташ әсәрләре җыелмасына җитәрлек дәрәҗәдә материал туплап әзерләгәч, галим бу өлкәдәге икенче катлаулы иҗади эшкә керешә: шагыйрь көндәлекләренә, хатларына, документларына искәрмәләр яза. Үзе тапкан 69 хаты һәм аларга язылган аңлатмалары белән Марсель Әхмәтҗанов шагыйрь тормышының күп якларына зур ачыклык кертә. Галим төзүче һәм текстолог буларак биниһая көч сарыф иткән Такташ томнары җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына, матбугатта югары бәя ала. +Марсель әфәнде, әлбәттә, текстологик эш һәм башка иҗади гамәлләр белән генә чикләнми. 1981 елның гыйнварында Такташның 80 еллыгы уңае белән фәнни конференция үткәрелә. Такташ мирасын барлаудагы һәм өйрәнүдәге казанышлары искә алынып, Марсель Әхмәтҗанов әлеге корылтайның гыйльми сәркатибе итеп билгеләнә. Озакламый ул әлеге конференция материаллары тупланган "Һади Такташ - яңа тормыш җырчысы" дип исемләнгән җыентыкны гамәлгә куя. Бу хезмәт тиздән басылып та чыга (1982) һәм шулай ук уңай бәягә тап була. +Галимнең иҗади егәре арта, гыйльми офыклары киңәя. Казанда тиешле совет булмау аркасында тоткарланган, татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә багышланган диссертация, ниһаять, 1981 елда Алма-Ата шәһәрендә яклана. Нәтиҗә буларак, Марсель әфәнде филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була. "Табадан гына төшкән" фән кандидаты татар әдәбиятының күп томлы тарихында (I - II томнар) яңа табылган археографик материаллар нигезендә язылган сәхифәләр белән катнаша, җөмләдән, Габдессәлам, Кол Мөхәммәд, Җамалетдин Сабави исемле борынгы чор шагыйрьләренең иҗат җимешләрен әдәби әйләнешкә кертә. +Үзенең нәтиҗәле эшчәнлеген үстерә барып, галим шуннан соңгы елларда Институт күләмендә чыккан фәнни җыентыкларда татар теленә, татар әдәбиятына, археографик табышларны текстологик эшкәртүгә багышланган бихисап язмаларны матбугатка әзерли. +Матбугат димәктән, Марсель Әхмәтҗанов - гаҗәп тынгысыз каләм иясе ул. Аспирант вакытыннан башлап, җөмһүриятебезн ең үзәк һәм башка абруйлы газета-журналларында ("Социалистик Татарстан", "Советская Татария", "Татарстан яшьләре", "Мәгъриф әт", "Вечер няя Казань", "Молодежь Татарстана", "Шәһри Казан", "Татарстан хәбәрләре", "Мәдәни җомга", "Ватаным Татарстан", "Звезда Поволжья", "Татар иле", "Мирас", "Казан утлары", "Идел", "Татарстан", "Казан", "Сөембикә", "Офык" һ. б.), махсус фәнни журналларда ("Эхо веков", "Татарика", "Панорама-форум", "Татарс кая археология" һ. б.) ул татар әдәбияты тарихы, фольклоры, татар этник тарихы, мәдәният тарихы һ. б. буенча йөзләгән мәкалә һәм бәяләмә бастыр а. Соңгы елларда аларның полемик характердагылары да байтак булды. Санап карасаң, хәйран каласың: 2003 елның башына матбугатта яисә махсус җыентыкларда, белешмәләрдә Марсель Әхмәтҗ а нов имзасы белән 700 дән артык хезмәт дөнья күргән икән. Димәк, республиканың үзәк газета-журналларын даими төстә 1975 елдан мөнбәр иткән галимнең ел саен уртача 25 хезмәте басылып чыккан дигән сүз бу. Аларның төрлелеге, үзенчәлеге, актуальлеге үзенә бер тема. +Һ. Такташ томнарын төгәлләгәч, текстология бүлегенә Фатих Әмирх ан әсәрләренең дүрттомлыгын әзерләп чыгару бурычы куела. Марсель әфәндегә әдипнең әдәбият-сәнгать тәнкыйтен, хатларын, көндәлекләрен эченә алган томын әзерләү эше йөкләнә. Галимгә Ф. Әмирханның шәхси архивыннан исән калган документларны өйрәнеп чыгарга, әдәбият-сәнгать тәнкыйте буенча "Әл-Ислах", "Йолдыз", "Кояш", "Аң" кебек басмаларның төпләнмәләреннән әдип әсәрләрен эзләргә туры килә. Эш процессында Ф. Әмирханның тормышы, даирәсе, иҗаты начар өйрәнелгән булуы, әдипкә бәйле мөһим дөньяви хәбәрләрнең чыганаклары төгәл булмавы ачыклана. "Ак таплар"ны бетерү йөзеннән, Марсель әфәндегә Казандагы дистәләгән шәхесләр аша Ф. Әмирханга нисбәтле кешеләрне, йә булмаса аларның балаларын, туганнарын эзләргә, аларның истәлекләрен тупларга, Казан, Чистай зиратларында сакланучы эпитафия текстларыннан мәгълүматлар алырга, төрле архив оешмалары белән бәйләнешкә керергә туры килә. Шулай итеп, галим Ф. Әмирхан әсәрләренең IV томын әзерләү процессында күп яңалыклар ача, классик әдип турында, аның мирасы хакында белем "әрҗә"безне зурайта. Шунысы игътибарга лаек: ул чордагы байтак төзүчеләрдән, текстологлардан аермалы буларак, Марсель Әхмәтҗанов заман шаукымына бирелми, шактый гына әр, әче сүзләр ишетсә дә, "тамгаланган" шәхесләргә төрле җете ярлыклар тагудан сак була. +Кызганыч ки, томнан Ф. Әмирханның Г. Исхакый иҗатына бәйләнешле дүрт мәкаләсен, шәкерт чагындагы көндәлеген нәшрият мөхәррире төшереп калдыра. Шунысын да искәртик: үз вакытында без Марсель әфәнде төзегән IV томга татар һәм урыс телләрендә уңай рецензияләр бастырган идек ("Казан утлары", "Вечерняя Казань" һ. б.). +Беркадәр вакыттан соң Марсель Әхмәтҗановның җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алынган "Татарские шеджере" (Казан, 1991) исемле хезмәте басылып чыга. Ул шәҗәрәләрне тел һәм тарих чыганагы буларак өйрәнүгә багышланган. Шул ук елны галимнең күп еллык археографик эзләнүләр җи��еше булган кечкенә генә күләмле, ләкин гыйбрәтле "Төш юрау китабы" нәшер ителә, матбугатта уңай бәяләнә. 1995 елда Татарстан китап нәшриятында шул ук авторыбызның "Татар шәҗәрәләре" җыентыгы (I китап) дөнья күрә. Беренчесеннән аермалы буларак, биредә нәсел агачы текстлары һәм аларга бай искәрмәләр урын ала. Хезмәт җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, матбугат битләрендә аңа байтак уңай бәяләмәләр урнаштырыла. +Марсель әфәнде кабинет кысаларында гына эшләүне әүвәлгечә үк өнәми, биштәрен күтәреп, әледән-әле ерак сәфәрләргә чыгып китә. Тынгы белмәс эзләнүченең иң нәтиҗәле соңгы археографик экспедициясе 1994 елга карый. Бу сәфәреннән ул 250 дән артык XIV - XIX гасыр кулъязмалары җыеп кайта, кызганыч, соңгы еллардагы матди кысынкылык әлеге эзләнүләрне дәвам иттерергә мөмкинлек бирми. Шулай да галим аптырап калмый, бу өлкәдәге эшчәнлеген шәхси инициативага кора. Мәсәлән, Марсель әфәнде 1998 елда Әтнә, Балтач, Әлмәт, Актаныш төбәкләренә экспедицияләр оештырып, аннан байтак кына табышлар белән кайта. +Галимнең эзләнү, тикшерү колачы киңәйгән саен, аның "гыйльми статусы" да, җаваплылыгы да арта бара. 1986 елда Марсель әфәнде Институтның өлкән фәнни хезмәткәре дәрәҗәсенә ирешә, шуңа бәйле рәвештә Кулъязмалар төркеме җитәкчесе итеп билгеләнә. Бу инде соңгы елларда фәнни зарурияте ягыннан үсеш кичергән Мирасханәнең әһәмияте берничә баскычка күтәрелүенә китерә. +Электән килгән тәҗрибәсенә таянып, Марсель туплау, барлау, тасвирлауның тиңдәшсез остасына әйләнә, кечкенә генә кулъязмалар бүлеген бөтен бер хәзинәләр дөньясы - Мирасханәгә әйләндерү аның тагын бер рухи каһарманлыгы булды. +Әйе, Марсель Әхмәтҗанов - милли мирасның тәмен, кадерен белү, аны күз карасыдай саклау ягыннан барлык галимнәргә, тарих сөючеләргә үрнәк. Ул "постка" басканнан бирле халкыбыз өчен биниһая кыйммәтле, әһәмиятле "мирас сарае"на 70 ләп яңа фонд өстәлде, шуның белән бик күп әдәбият, сәнгать һәм фән эшлек леләребезнең шәхси мираслары сакланып калды. Алар арасында мөкәммәл фондлар сыйфатында Г. Ибраһимов, Ф. Бор наш, Р. Иш морат, Ф. Насретдинов, Н. Дәүли, Җ. Фәйзи, З. Хәби буллин, М. Рахманкулова, Х. Вахит, Н. Дәүли, И. Сәлахов, Һ. Мәхмү тов, М. Гайнуллин, Б. Гыйззәт, Х. Хәйри, Х.Туфан, Й. Гәрәй, С. Садыйкова, З. Хәйруллина, Г. Таһирҗанов, Н. Юзиев, Г. Иделле, С. Рәхмәти, Җ. Алмаз, Р. Фәхретдин, Г. Исхакый, Һ. Максуди, С. Сө ләйманова, Я. Гиршман, А. Халиков, Г. Таһиров һ. б. бик күп ләрнең каләме һәм иҗади хәзинәләре бар. Моннан, тыш элек гамәлдә булган Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Һ. Такташ һ. б. фондлары яңа өстәмәләр белән баеды. Якынча булса да тасвирланып, галим җитәкләгән Мирасханәгә археографик экспедицияләрдә тупланган барлык кулъязма китаплар, документлар тапшырылды һәм тапшырылып килә. Марсель әфәнде шәхсән үзе җыеп тасвирлаган кулъязмаларның саны 3,5 меңнән (!) артып китә, шуның өстенә ул тагын 320 ләп шәҗәрә язмасы, 1,2 меңнән артык төрле документлар, фотосурәтләр, шамаилләр һ. б. туплаган. Аларның байтагы Мирасханәнең алтын фондын тәшкил итә. +Галим җыйган кулъязмаларның иң борынгысы 1203 елга карый. "Сахихел-Бохари" исемле бу әсәр Казан шәһәрендә таралган. Марсель әфәнденең затлы табышлары арасында янә Алтын Урда чоры астрономы Камалетдин Төрекмәни тарафыннан язылган хезмәтнең XVII - XVIII гасырларда эшләнгән күчермәләре, Әбүгалисинаның XVI гасыр тирәсендә күчерелгән "Анатомия һәм гигиена"дан (рәсемнәр белән бизәлгән) кулъязма әсәре һәм аның XVIII гасырда төрки телгә тәрҗемә ителгән кулъязмасы һ. б. күчермәләр бар. Татар әдәбиятына кагылышлылары турында сүз йөртсәк, Марсель үзе тапкан берничә варианттагы "Таһир белән Зөһрә", "Хурлуга һәм Һәмра", "Ләйлә белән Мәҗнүн", "Каһар ман Катил", "Түләк белән Сусылу" һ. б. кебек татар халык әдәби дастаннары кулъязмаларын искә алырга кирәк. Галим ачкан кыйммәтле ядкярләр арасында Габдессәлам, Колмөхәммәд, Яхья бине Сәфәргали, Әхмәтҗан Тубыли һ. б. шагыйрьләрнең әсәрләре язылган кулъязмалар аерым урын били. Марсель әфәнденең эзләнүләр колачын анык билгеләүче бер күркәм фактка игътибар итик: Мирасханәдә сакланучы "Кысса-и Йосыф" дастанының кырыктан артык кулъязмасының егерме җидесе аның тарафыннан табылган. Мондый кешене гыйльми азамат, каһарман археограф дими ни дисең! +Марсель әфәнде җитәкләгән һәм рух биргән Мирасханә материаллары белән кызыксыну зур һәм ул көннән-көн көчәя бара. Бирегә Казаннан, Татарстаннан һәм Русия өлкәләреннән генә түгел, бәлки БДБ илләреннән, Төркиядән, Мисырдан, Германиядән, Франциядән, Япониядән, АКШтан һ. б. мәмләкәтләрдән галимнәр килеп, чыганакларны өйрәнеп китә. Абруе торган саен күтәрелә барган Мирасханә материаллары Казанда, Чаллыда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта уздырылган күп кенә күргәзмәләрдә күрсәтелде. Хәзинә сараеның тоткасы булган Марсель Әхмәтҗановның хезмәте дә югары бәягә тап булды. Мәскәүдә РСФСР Министрлар Советы каршындагы Үзәк архив идарәсе тарафыннан оештырылган кулъязмалар һәм иске басма китаплар күргәзмәсендә катнашкандагы хезмәтләре өчен ул "Мактау грамотасы" белән бүләкләнде (1987). Моннан чак кына элегрәк, ягъни 1983 елда, Марсель әфәнде тарафыннан юнәтелгән "Кысса-и Йосыф" кулъязмасы СССРда табылган иң кыйммәтле ике кулъязманың берсе буларак бәяләнде. +Рухи хәзинәгә, гыйлем учагына әйләнгән Мирасханә җөмһүрияттә, хәтта ки бөтен татар халкы күләмендә әһәмияткә ия. Ул җәмәгатьчелеккә торган саен таныла барды һәм бирегә Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт педагогика институты (соңрак университет), Казан дәүләт мәдәният институты (хәзер университет) студентлары лекция тыңларга килә башлады. Бай эчтәлекле лекцияләрне, әлбәттә, беренче чиратта Мирасханәнең рухи атасы Марсель Әхмәтҗанов үзе укыды. Шуның өстенә Марсель һәм аның хезмәттәшләре республика музейларына, мәктәпләргә, иҗади оешмаларга, аерым кешеләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтеп килә. Моннан тыш, Марсель әфәнде шәхсән үзе телевидениедән чыгышлар ясый, Мирасханә эшчәнлеген әледән-әле телевизион фильмнарда чагылдыру һәм аңа башкалада яңгыраш бирү чараларын күрә. +Галим - киң даирә кешесе. Ул Г. Ибраһимов исемендәге Институтның җәмәгать эшләрендә аспирант вакытыннан ук актив катнашып килә, күп кенә иҗтимагый-мәдәни башлангычларның үзәгендә кайный, татарның мәшһүр тарихи шәхесләрен пропагандалау йөзеннән, сәламәтлеге һәм вакыты белән хисаплашмыйча, район авылларына, ерак төбәкләргә чыгып китә, төрле дәрәҗәдәге галимголәмә, зыялылар аның дәлилле чыгышларын тыңлауны үзе өчен мәртәбә дип саный. +Галимнең иҗади колачы торган саен киңәя бара. Бу хасиятләр бер үк дәрәҗәдә һәм әдәби-лингвистик һәм иҗтимагый- тарихи фәннәргә карый. Әйтик, Марсель әфәнденең археографик сәфәрләрдә тупланган дистәләрчә риваятьләре, легендалары, мәкальәйтемнәре, җырлары, мәзәкләре 80 нче еллардан чыгып килгән "Татар халык иҗаты" антологиясе томнарын зиннәтләп торучы җәүһәрләрдән санала. Аның археографик эшчәнлеге Мәскәүдә, Ленинградта басылган халыкара яңгырашлы хезмәтләрдә искә алынды. 1992 елда Марсель Әхмәтҗанов җитәкчелегендә һәм якыннан катнашында "XVIII гасыр татар әдәбияты" антологиясе төзелде. Гомуми күләме 50 табакка җиткән ике томлы бу әсәрнең байтак текстлары галимнең үз каләменә бурычлы. +Марсель әфәнде яңа фәнни тикшеренүләр өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли. 1992 - 1996 елларда ул "Татар кулъязма китабы" исемле монографик хезмәте белән мәшгуль булды. Бу әсәр "Татар кулъязма китабы: археография һәм текстология - әдәби мирасны өйрәнү ысуллары" исеме белән төгәлләнде, галимнең докторлык диссертациясенә ныклы нигез булды. Башта әлеге хезмәт 1998 - 1999 елларда "Мирас" журналында басылды, ә инде 2000 елда Татарстан китап нәшриятында монография сыйфатында дөнья күрде (15 бас ма табак). Әсәр күп гасырлык рухи Мирасыбызны барлауга нәтиҗәле өлеш кертә, әдәби-тарихи үсешне күп яктан яңача бәяләргә мөмкинлек бирә. +Марсель әфәнде Мирасханәнең юлкүрсәткечен язуга кереште. Байтак иҗат җимешләрен нәшер итәргә форсат чыкмаса да, Марсель Әхмәтҗанов 1997 - 1998 елларда аерым хезмәтләрен җәмәгатьчелеккә җиткерүгә иреште. Журналларда һәм махсус җыентыкларда басылган саллы фәнни мәкаләләрен һәм күзәтүләрен искә алмастан, 1997 елда аның катнашында төзелгән "Мөхәммәдьяр һәм аның чоры" китабы, 1998 елда үзе әзерләп биргән "Каһарман Катил" исемле борынгы дастан китабы, шул ук елда Төркиядә аның катнашында (кереш сүз һ. б.) "Огузнамә" дастанының факсимиль басмасы нәшер ителде. +Соңгы өч-дүрт ел исә галимнең иҗат биографиясендә аеруча уңышлы, күтәренке чор булды. Бер "Мәгариф" нәшриятында гына да Марсель Ибраһим улының "Дастаннар ватаны" (1999), "Үлгәннәрнең каберен бел" (2000), "Меңьеллык татар нәселе" (2001), "Нугай Урдасы" (2002) исемле дүрт монографиясе дөнья күрде. Боларга әле инде телгә алынган "Татар кулъязма китабы"н (2000), "Олы Мәңгәр авылы тарихы" н ("Идел-PRESS" нәшрияты) һәм галимнең турыдан-туры катнашында басылып чыккан "Габдулла Тукай. Энциклопедический словарь-справочник" (Казань, 1998), "Атлас истории Татарстана и татарского народа" (М., 1999), "Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан" (Казань, 1999) дигән хезмәтләрне дә өстәргә кирәк. Кыскасы, 1981 елдан башлап, Марсель әфәнде автор яки төзүче буларак, егерме китап әзерләп бастырган икән. Бу инде - ел саен бер китап нәшер итү дигән сүз... +Бу кадәр колачлы, каһарманлыкка тиң хезмәт галимгә Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән исем бирү өчен, шаять, җитәрлек җирлектер. Минем инануымча, бу мактаулы исемгә ул инде күптәннән лаек. +Хәер, Мактау грамоталары, дипломнар, дәрәҗәле исемнәр дигәннән Марсель әфәндене олылап торалар, эшчәнлеген тәкъдир итәләр. 1987 елда Мәскәүдә Үзәк архив идарәсе тапшырган Мактау кәгазеннән тыш ул "Туган як тарихын өйрәнү өлкәсендә казаныш лары өчен" Ризаэддин Фәхреддин исемендәге диплом белән бүләкләнде (1999), Кол Гали исемендәге премиягә (1999), гуманитар Фәннәр Академиясе академигы дигән мактаулы исемгә лаек булды (Санкт-Петербург, 2000). +Иҗтимагый-мәдәни тормышның һәр өлкәсе белән кызыксынучы галим буларак, Марсель Әхмәтҗанов фәнни, фәнни-гамәли конференцияләрдә, телевидение һәм радиодан чыгышлар ясый, биниһая күп төрле мәсьәләләр буенча каләм тибрәтә, гыйльми бәхәс мәйданында басынкы сүзләр әйтә, оппонентлары белән әдәп кысаларында бил алыша. Аспирантлар җитәкләү, яшь алмаш әзерләү, яңа буын тикшеренүчеләргә юл күрсәтү дә - аның күпкырлы эшчәнлегенең бер тармагы. Кыскасы, нинди генә гамәленә күз салсаң да, галимнең һәр хәрәкәтеннән сайлаган кыйбласына, тоткан мәсләгенә тугрылык рухы бөркелеп тора... +Инде шушындый уңышларга ирешүгә карамастан, Марсель әфәнде килә чәк кә зур өметләр белән яши. Аерым алганда, ул әдәбият тарихы, текстология, этник тарих, эпиграфика, кулъязмалар, халык авыз иҗаты һ. б. өлкәләрдә биниһая иҗади планнар кора, яңадан-яңа фәнни ачышлар турында хыяллана. +Шушы хасиятләрдән хәбәрдар булып, без Марсель әфәнде Әхмәт җановка барлык иҗади планнарының тормышка ашуын, күңеле нең көр, рухының күтәренке, гомеренең озын булуын телибез. +Равил Әмирхан, +тарих фәннәре докторы +Мәкалә "М. Әхмәтҗанов. Библиографик күрсәткеч" +(Казан, 2003) китабыннан алынды +ҮЛГӘННӘРНЕҢ КАБЕРЕН БЕЛ... +Марсель Әхмәтҗанов - татар халкының язма чыганакларын барлау, туплау һәм аларны өйрәнүгә гомерен багышлаган кеше. Татарстан җирендә ул булмаган, олыларын күреп сөйләшмәгән, зиратларын тикшереп чыкмаган авыл калды микән? Юктыр. Дистәләгән, йөзләгән кулъязмалар, шәҗәрәләр мирасханәгә туплана, өйрәнелеп аерым китаплар булып бастырыла торды. Татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи байлыгы - кулъязма китапларны өйрәнү аның доктор��ык диссертациясе нигезенә салынды. Марсель әфәнде - татар халкының рухи байлыгын халыкка җиткерү, пропагандалау өстендә эшләгән иң актив фән кешеләренең берседер. Аның "Мирас", "Казан утлары", "Гасырлар авазы" журналларында, "Ватаным Татарстан" газетасында чыккан язмаларын халык яратып укый. Рәсеме белән кечерәк күләмдәге тасвирлама яисә күләмле мәкаләме - барысының да нигезендә аның үзе эзләп тапкан материал булыр. Кулыбызга алган яңа китап та - авторның 1997 елда Әлмәт төбәгенә оештырылган экспедиция нәтиҗәсе. +Болгар, Казан кабер ташларын өйрәнүгә XX гасырда Н.Ф. Калинин, Һ.В. Йосыпов, Ф.С. Хәкимҗанов зур өлеш керттеләр. Марсель Әхмәтҗанов эпиграфик һәйкәлләрне өйрәнүгә соңрак кереште. Әмма татар эпиграфикасының әле беркем тарафыннан өйрәнелмәгән XVIII - XX гасыр һәйкәлләрен барлау, аларны өйрәнеп, бастырып чыгару эшенә төптән җигелде. Нәтиҗәдә Лаеш, Арча, Биектау районы эпиграфик истәлекләре турындагы язмалар дөнья күрде һәм Әлмәт төбәге кабер ташларына багышланган яңа китабында Әлмәт, Колшәриф, Габдрахман, Кичүчат, Тайсуган һәм башка авыл зиратларында сакланган илледән артык мөселман кабер ташларының фоторәсеме, текстының укылышы һәм хәзерге татар теленә күчермәсе бирелә. +Эпиграфик истәлекләр - мәдәниятебез тарихында гаять әһәмиятле чыганакларның берсе. Ул - археология һәйкәлләре һәм язма истәлекләрнең иң кыйммәтле якларын үзендә туплаган тарихи чыганак. Шуңа күрә Болгар шәһәре эпиграфик истәлекләрен моннан 280 ел элек үк өйрәнә башлыйлар һәм галимнәр тарафыннан аларга багышланган йөзләгән хезмәт языла. Казан чоры ташлары да игътибардан читтә калмый. Сәнгать белгечләре Казан ханлыгы чоры ташларының аеруча матур бизәлешен билгеләп үтәләр. Әмма соңгырак чорда - XVIII - XIX гасырда татар халкы тарихы язма чыганак лар да киң яктыртыла башлагач, кабер ташлары, чыганак буларак, әһәмиятен югалта диптерме, бу материалларны өйрәнүче булмады. Шуңа күрәдер галимнәр арасында XVIII - XIX гасыр башында куелган кабер ташларында Болгар, Казан, хәтта XVII йөз ташларына хас булган бердәм стиль чагылыш тапмый, үзенең эшләнеше, бизәлеше һәм теле ягыннан борынгы болгар-татар эпитафияләрен кабатлый дигән фикер үткәрелә. Чыннан да, XVIII гасырның икенче яртысы - ХХ гасырның башында куелган татар эпитафияләрендә болгар һәйкәлләренә хас булган югары каллиграфия бизәлешнең камиллеге, Казан чоры ташларына хас "гөлбакча алымы" да күренми. Татар эпитафияләре таралган бөтен территорияләрне берләштерә торган стильнең булмавын М. Әхмәтҗанов бу чорда Татарстан җирлегендә икътисади үсешнең түбән булуы һәм татар халкының милли изелүендә күрә. Әмма Казан ханлыгы җимерелеп, халыкны күпләп чукындыру башланган чорда Казан чоры стилендәге ташларны кую дәвам итә, XVII гасырның икенче яртысында эпитафияләрнең яңа стиле туа һәм бу стиль XVIII гасыр ның ахырына кадәр яши. +Зират һәм кабер өстендә��е билгеләр (ташлар - шул билгеләрнең берсе) татар халкы тормышында гаять зур урын алып тора. Бу билгеләрдә рухи, сәнгати, шигъри алымнар аша халыкның дөньяга фәлсәфи карашы чагыла. Кешенең шәхси кайгысы халыкның рухи гореф-гадәтләре нигезендә материальләшә. Эпитафияләрдә яңа стильнең формалашуы, традицияләрнең яңаруы өчен билгеле бер вакыт узу кирәк. Чыннан да, XVIII йөзнең ахырында куела башлаган аерым ташлар XIX йөздә профессиональ таш кисүчеләр кулында стиль буларак формалаша. Өске өлеше ярымтүгәрәк итеп эшләнгән сөлес язулы мондый ташлар татар җирлегендә киң таралыш ала. Бу типтагы эпитафияләрне Казан, Балтач, Лаеш, Чистай һәм башка җирләрдә очратып була. Китапта шундый бер ташның фоторәсеме бирелгән. Ул - танылган мәгърифәтче, мөфти Ризаэддин бине Фәхреддиннең әтисенең кабер ташы. Таш Минһаҗетдин бине Фәхреддин тарафыннан кисеп эшләнгән. +Автор ташка уеп язучы осталар турында шактый зур мәгълүмат туплап, аңа үз китабында урын бирә. Осталарның үз имзаларын ташка уеп язуы Болгар, Казан чоры өчен хас күренеш түгел. Беренче тапкыр оста имзасы XVII йөздә куелган Имәнкискә авылы ташында искә алына. Әлмәт төбәге ташларында М. Әхмәтҗанов дистәдән артык останың исемен барлаган. +Китапта Әлмәт якларында яшәгән төрле милләт кешеләренең кабер ташлары яисә билгеләренә дә урын бирелгән һәм бу өлкәдә татар милли традициясенең башка халыкларга, аерым алганда, чувашларга тәэсирен автор ассызыклап үтә. Чыннан да, бу шулай. Шәһре Болгарда XIV йөздә әрмән кабер ташлары болгар ташларына охшатып эшләнә. XVIII йөздә Әлмәт төбәге мәҗүси чуваш ташлары Зөя елгасының түбән агымындагы татар эпитафияләреннән бер дә аерылмый. Биредә бер үк яшәеш шартларының бер үк төрле мемориаль культура тудыру мөмкинлеген дә истән чыгарырга ярамый. Академик М.Г. Госманов Себердә татар һәм русларның каен агачы кәүсәсенә охшатып эшләнгән бер үк төрле кабер ташларына игътибар итә. Шундый ук ташларга ул Аурупа уртасында - Венгриядә тап була. Татарстан җирлегендә XIX йөздә татарлар һәм руслар арасында дүрт кырлы багана формасындагы ташлар киң тарала башлый. Мөселман һәм христиан таш билгеләренең формалашу традицияләре үзгә булса да, тышкы эшләнешендәге уртаклыкны күрми мөмкин түгел. +Марсель Әхмәтҗанов үз китабында әле хәзергә өйрәнелмәгән ташъязмалар поэзиясенә аерым туктала. Бу поэзиянең үрнәкләрен без Болгар, Казан чоры ташларында да күрәбез. Аларда күп гарәп сүзләре белән чуарланган шундый шигъри юлларны укырга була: +Соңгысы XIII йөздә Болгарда сугылган акчаларда да очрый. Болгар, Казан ташларының поэзиясе югары фәлсәфи пәрдәгә төрелеп бирелә. Аларның төп идеясе - кеше гомере вакытлыча, ә мәңгелек тормыш ахирәттә булуы. Ләкин XVI йөз ташларында ук үлем - аерым кеше, аның якыннары өчен олы фаҗига буларак кабул ителә: +үлем куанычы җитте, +безнең куанычымыз +китте, +мәгәр шонкар +булып очты. +өметләребезне +өзеп киттең, +хәсрәтеннән дөнья +гизә китте, +егет җаным куанмай. +тилмереп көткәй егет җаным алгай. +XVIII - ХХ гасыр ташларында бу традицияләр дәвам итә. Биредә М. Әхмәтҗанов Әлмәт төбәгендә тапкан, тирән кайгы белән сугарылган юлларны китерми мөмкин түгел: +мине хәзер оҗмах +түрендә бер матур +хур иркәли, +мин юанмыйм, +елыймын, +син түгелсең, дим, әни. +ул гыйльманнар +җаныма килеп миңа +бирәләр тәти, +мин юанмыйм, +мин елыймын, +сез түгелсез, дим, әти. +Әлбәттә, мондый шигъри юллар тетрәндергеч фаҗига булган балалар үлеменә карый. +Татар кабер ташлары турында сөйләгәндә, эпитафияләрдәге тамгалар турында да берничә сүз әйтергә кирәк. М. Әхмәтҗанов үз китабында Түбән Абдул авылы зиратындагы ике тамгалы ташның рәсемен китерә һәм аларны XIV - XV йөзләргә нисбәт итә. XIV йөзгә караган тамгалы ике таш Болгарда табылды табылуын, ләкин ул тамгалар - балчык чүлмәктәге билгеләр күк ташны кисүче останың тамгасы. Калган дүрт йөзгә якын болгар эпитафияләрендә тамга очрамый. Шулай ук Шушма елгасының Татарстан чигенә кадәрге территориядә барлыгы бер болгар ташы билгеле. Шулай итеп, тамга нигезендә генә бу кабер ташларын Алтын Урда чорына нисбәтләп булмый. Бары XVIII йөз ташларында гына тамга кую киң тарала. Аны Татарстан, Башкортстан, Чувашия җирлегендә дә күрергә була. М. Әхмәтҗанов үз китабында XVIII йөзгә караган Клементейкино мәҗүси чуваш зиратының тамгалы ташларын китерә. Ташларга тамга кую эпиграфиканың әле ачылмаган бер бите буларак, киләчәктә зур тырышлык белән өйрәнүне таләп итә һәм, минем уйлавымча, бу өлкәдә галимнәр тиз арада уртак фикергә килә алмаслар. Мисал өчен, Башкортстандагы Иске Калмаш ташын китерү дә җитә. Бу ташка багышлап дистәләгән хезмәт язылса да, хәзергә кадәр таштагы тамгаларның төгәл датасы билгеле түгел. +М. Әхмәтҗановның монографиясе күптөрле фоторәсемнәр белән яхшы кәгазьдә басылган. Бу эштә "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе һәм "Әлмәт энциклопедиясе" фонды күп ярдәм күрсәткән. Китапта бирелгән, зәвык белән эшләнгән хәзерге ташлар совет чоры пирамидаларының тарих булып кына калуын, татар халкының үзенең борынгы традицияләренә кире кайтуын күрсәтүче бер дәлил булып тора. +Әлбәттә, бер китапта төрле милләт - татар, урыс, чуваш һәм төрле дин - мәҗүси, мөселман, христиан әһелләренең билгеләрен бергә җыеп бирүне кайберәүләр өнәп тә бетермәс һәм алар хаклыдыр. Тел белгечләре, тюркологлар: "Транскрипция бирелсә, китап тагын да отышлырак булыр иде", - диярләр, алар да хаклы. Әмма тирә-якта чәчелеп яткан бу кыйммәтле чыганакларны җыеп, аларны өйрәнеп, халыкка җиткерү - үзе бер батырлык. Авторга "моның белән тукталып калмасын, яңадан-яңа эшләрен укучыларга җиткерсен" дигән теләктә калабыз. +Татар халкының күркәм традицияләре арасында нәсел тарихы белән кызыксыну, шәҗәрәләр төзү, аларны, саклап, буыннан буынга тапшыруны күрсәтеп булыр иде. Татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр дин әһелләре һәм галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин традицияләрен хәзерге заманда дәвам итүче, аны фән дөньясында дөньякүләм күтәрүче, меньеллык татар тарихын бүгенге көн белән тоташтыручы бай фәнни мирас иясе Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов аерым урын алып тора. +"Әйтергә кирәк ки, үз һөнәрләренә гашыйк, тырыш, кулларында ут уйната торган байтак шәхесләрне беләм мин. Әмма шулай да Марсель Әхмәтҗанов кебек үз шөгыленә илаһи дәрәҗәдә мөкиббән киткән, гыйлемне яшәү кыйбласы иткән затларны шактый сирәк очратырга туры килде. Марсель әфәнденең иҗади колачына, кызыксыну, аралашу даирәсенең киңлегенә хәйран калырлык. Тәүлегенә 16-18 әр сәгать эшләүче бу галимнең хозурында кемнәргә генә юлыкмыйсың да, аның катнашында нинди генә эшлекле әңгәмәләргә шаһит булмыйсың!" - дип язды моннан 10 ел элек олуг галимне күптәннән белгән, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында дистәләгән еллар бергә эшләгән күренекле галим, тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан. 60 яшендә фани дөньядан бакыйлыкка күчкән, тик күпләрнең күңел түрендә мәңге сакланачак дустым һәм коллегам Равилнең бу сүзләрен махсус китердем, чөнки ул биредә Марсель әфәндегә, галим һәм кеше буларак, бик дөрес һәм төгәл бәяләмә биргән. +Марсель Ибраһим улы, дөнья халыкларына иксез-чиксез кайгы-хәсрәт алып килгән Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан, 1939 елның 26 мартында Лениногорск районы Шөгер эшчеләр бистәсендә туган. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы вакытының иң авыр 1943 елында Әхмәтҗановлар гаиләсе Яңа Кенәр авылына (Арча районы) күчеп килә. Ул биредәге урта мәктәпне 1957 елда тәмамл ый. Мәктәп елларында ук телгә, әдәбиятка, тарихка зур кызыксынучанлык күрсәтә, бихисап китаплар укый, татар халык иҗатына бәйле әдәбият туплый башлый. +Марсель абый өчен гыйлем юлын сайлау җиңел булган, дисәк, тарихка хилафлык китерер идек. Татар тарихы, филология өлкәсен фән юнәлеше итеп сайлап алачак булачак галим, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килә, шактый предприятиеләрдә гади эшче булып эшли. Шул арада Казан авыл хуҗалыгы, аннары химиятехнология институтларында да аз булса да укып ала. Тик аны бу профессияләр үзенә җәлеп итми. 1963 елны ул Казан университетының тарих факультетының кичке бүлегенә керә. Күптәнге хыялы булган данлыклы университет аудиторияләрендә тарихчыларның лекцияләрен бирелеп тыңлый, семинарларда катнашу өчен тырышып хәзерләнә. 1968 елда ул университетны уңышлы тәмамлый. +Галим булу теләге аны 1972 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына алып килә. Фәнни җитәкчесе итеп танылган галим, өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Фазыл Салих улы Фәсиев тәгаенләнә. Диссертация темасы итеп инде күптән кызыксынып, өйрәнеп килгән татар шәҗәрәләре телен тикшерүгә багышланган тема бирелә. +Әйтергә кирәк, ул вакытта институт архивында бер генә татар шәҗәрәсе дә булмый. Шунлыктан шәҗәрәләр эзләү өчен аңа, 1972 елдан башлап төрле экспедицияләрдә катнашып, ел саен диярлек дистәләгән авылларда булырга, анда борынгыдан сакланган шәҗәрәләрне табарга һәм барларга туры килә. Ул, фәнни остазы Фазыл Фәсиев белән Яшел Үзән якларындагы төрле авылларда булып, Казан ханлыгы белән бәйле Кара Хуҗа нәсел шәҗәрәсе фрагментларын, Үтәк шәҗәрәсен таба, кызыклы фольклор материаллары, каберташлардан мәгълүматлар җыеп кайта. Марсель Әхмәтҗанов төрле төбәкләрдә үткәрелгән эзләнүләр вакытында шәҗәрәләр генә түгел, ә бик күп кулъязма китаплар, тарихи документлар, эпиграфика мәгълүматлары, фольклор, җир-су атамаларын, авыл тарихына караган риваятьләрне язып ала һәм аларны фән өчен саклап кала. Яшь галим бу экспедицияләрдә Татарстандагы авылларда гына булып калмыйча, татарлар яшәгән башка төбәкләрне дә җәяүләп диярлек айкап чыга. Авылларда табылган чыганаклар белән генә чикләнмичә, ул Лениград, Уфа шәһәрләре фәнни архивларындагы татар шәҗәрәләрен дә барлый. +Марсель абый Әхмәтҗановның татар шәҗәрәләрен күпләп тирәнтен өйрәнүе һәм шуннан татар тарихы өчен моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар ала белүе аерым игътибарга лаек. Шәҗәр әл әрне төрле яктан, тирәнтен өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкаләләр һәм китаплар бастырып чыгарды. Алар арасында "Мәгариф" нәшриятында әзерләнгән "Нугай Урдасы: татар халкының милли мирасы" китабы аерым игътибарга лаек. +Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә, татарлар яшәгән барча төбәкләрдә шәҗәрә, гаилә тарихы, туганлык мөнәсәбәтләрен тирәнтен өйрәнү белән елдан-ел күбрәк кеше шөгыльләнү Марсель абый Әхмәтҗановның бу өлкәдә күп еллар дәвамындагы хезмәт җимеше дип бәяләргә кирәк. Шәҗәрә белән шөгыльләнүчеләр, гадәттә, тарих белән дә тирәнтен кызыксыналар. "Гаилә елы" кысаларында шәҗәрә тарихы буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы, башка оешмалар үткәргән төрле конкурсларда гына да төрле төбәкләрдән 600 дән артык мәктәп баласы катнашты. Марсель Ибраһим улы, кайберләрендә җюри рәисе вазифаларын башкарып, турыдантуры әйдәп баручылардан булды. Аның җитәкчелегендә элегрәк тә Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан шәҗәрәләр конкурсы оештырылган иде. +Совет заманында шәҗәрәләр белән кызыксыну бөтенләй юкка чыккан вакытта Марсель абый Әхмәтҗанов, фәндә беренчеләрдән булып, шәҗәрәләрне өйрәнүне фәнни юнәлеш итеп ала. Шушы 30 - 40 ел эчендә ул кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый, китаплар, йөзләгән мәкаләләр бастыра. Аларның гомуми саны инде бер мең данәдән артып киткән. Галим кеше өчен бу искиткеч зур, Гиннесс рекордлар китабына теркәрлек күрсәткеч. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, XVIII - XX гасырларга караган 500 данәдән артык татар шәҗәрәсен эченә алган тупланма җыела. Ул - Галимҗан Ибраһимов и��емендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының иң зур байлыгы һәм горурлыгы, ә тупланма Мирасханәнең 99 нчы фондында саклана. +Марсель Ибраһим улы татарның танылган шәҗәрәчесе генә түгел. Ул - бер үк вакытта телче дә, фольклорчы да, әдәбиятчы да, кулъязма мирасыбызны өйрәнүче текстолог та, этнограф та, тарихчы да, хәтта шагыйрь дә. Моннан башка ул яраткан тормыш иптәшенә туг ры ир, өч улына әти, оныкларына дәү әти дә. Иҗтимагый- мәдәни тормышның һәр өлкәсе белән тирән кызыксынучы галим буларак, ул төрле фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый. Тик аяныч, бөтен гомерен фәнгә багышлаган олы галим халык арасында күптәннән академик дәрәҗәсендә бәяләнсә дә, рәсми дәүләт оешмалары тарафыннан аның бу фидакяр хезмәтенә әлегә тиешле бәя бирелмәгән иде. Алланың рәхмәте, үткән елны ул, фән өлкәсендәге казанышлары өчен, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. +Марсель абыйны олы юбилее белән котлап, гомеренең озын булуын, иҗади планнарының тормышка ашуын теләп калабыз! +Фәйзелхак Ислаев, +тарих фәннәре докторы, профессор +Мәкалә "Шәһри Казан" газетасының +2014 елгы 29 апрель саныннан алынды + +1. Татарские шеджере (Исследование татарских шеджере в источ никоведческом и лингвистическом аспектах по спискам XIX-XX вв.) - Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. - 158 с. +2. Татар шәҗәрәләре (Беренче китап). - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. - 128 б. +3. Дастаннар ватаны. Кама аръягының көнчыгыш төбәкләре һәм татар әдәбияты тарихы. - Казан: Мәгариф, 1999. - 158 б. +4. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. - Казан: Мәгариф, 2000. - 159 б. +5. Татар кулъязма китабы. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. - 270 б. +6. Олы Мәңгәр авылы тарихы. - Казан: ГУП ПИК "Идел-Пресс", 2000. - 73 б. +7. Меңьеллык татар нәселе: Татар шәҗәрәләре һәм этник тарихыбызга бер караш. - Казан: Мәгариф, 2001. - 63 б. +8. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. - Казан: Мәгариф, 2002. - 343 б. +9. Мирасханә: фонд һәм коллекцияләр күрсәткече. - Казан, 2005. - 224 б. +10. Память о предках татар Поволжья и Приуралья (Судьба татар Ногайской Орды). - Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2007. - 48 с. +11. Касыйм шәйех-газиз. - Казан: ТФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих ин-ты, 2008. - 48 б. +12. Мирас истәлекләре. - Казан, 2008. - 160 б. +13. Мәгариф, археографик эзләнүләр. - Казан: ТФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих ин-ты, 2009. - 188 б. +14. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. - 351 б. 334 Әхмәтҗанов М.И. Сайланма хезмәтләр +15. Дәшми калмам - Газраилне күргәндә дә... - Казан: Паритет, 2010. - 190 б. +16. Ахметзянов М.И., Шарифуллина Ф.Л. Касимовские татары (по генеалогическим и этнографическим материалам). - Казань: Магариф, 2010. - 375 с. +17. XVII-XVIII гасыр татар ташбилгеләре. - Казан, 2011. - 260 б. +18. Әхмәтҗанов М. Татар археографиясе: Милли-мәдәни мирас хәзинәләре системасына сәхифәләр. - Казан, 2011. - 216 б. +19. Ташбилгеләргә язылган татар әдәбияты үрнәкләре. - Казан, 2011. - 215 б. +20. Татарская археография: Отчеты о результатах а��хеографических экспедиций (1972-2010 гг.). - Ч. 1. - Казань, 2011. - 188 с. +21. Татарская археография: Отчеты о результатах археографических экспедиций (1972-2010 гг.). - Ч. 2. - Казань, 2011. - 180 с. +22. Татар археографиясе (соңгы елларда археографик экспедицияләр вакытында тупланган кулъязмаларның тасвирламалары). Сигезенче кисәк. - Казан, 2011. - 196 б. +23. Татар археографиясе. Милли-мәдәни мирас хәзинәләре системасына сәхифәләр. - Казан, 2011. - 216 б. +23. Татар шәҗәрәләре: I т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. - 407 б. +24. Татар шәҗәрәләре. II т. - Казан: Яз; ТР ФА Г. Ибра һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. - 372 б. +25. Татар археографиясенә сәхифәләр. Тарих пәрдәләре күтәрелгәндә. - Казан, 2012. - 132 б. +26. Татар археографиясе. Татар эпиграфикасын өйрәнү дәверендә тупланган зират культурасы хакындагы кайбер материаллар. 1 т. - Казан, 2013. - 360 б. +27. Татар археографиясе. Татар эпиграфикасын өйрәнү дәверендә тупланган зират культурасы хакындагы кайбер материаллар. 2 т. - Казан, 2014. - 276 б. +28. Татарская археография: Описи рукописей, собранных во время археографических экспедиций (1972-2010 гг.). - Ч. 3. - Казань, 2013. - 255 б. +29. Әйтер сүзләрем шушыдыр (мәкаләләр җыентыгы). - Казан, 2015. - 336 б. +30. Археографик экспедицияләр һәм Габдулла Тукай хатирәләрдә. - Казан, 2015. - 132б. +31. Татар халкының борынгы ырым-арбаулары һәм төрле фалнамәләре. Тулыландырылган икенче басма. - Казан, 2015. - 308 б. +32. Татар археографиясе. Соңгы елларда археографик экспедицияләр вакытында тупланган кулъязмаларның тасвирламалары (1972-2012 еллар). Бишенче кисәк. - Казан, 2016. - 224 б. +33. Татар археографиясе. Соңгы елларда археографик экспедицияләр вакытында тупланган кулъязмаларның тасвирламалары (1972-2012 еллар). Алтынчы кисәк. - Казан, 2016. - 212 б. +34. Борынгы татар риваятьләре хәзинәсеннән. - Казан, 2017. - 104 б. +35. Археографик эзләнүләр юлында. Беренче кисәк. - Казан, 2017. - 284 б.